Логотип Казан Утлары
Публицистика

Юллар һәм җырлар

Рифат Әхмәт улы Фәттаховны гомер буе беләм кебек. Минем күз алдында ул Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен алды... Инде менә хәбәр иреште: Рифат Фәттаховның татар халкы алдындагы хезмәтләре «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бәяләнгән икән. Ләкин бәяләрнең иң зурысы әле бу түгел. Аны туган ягы бәяләгән! Ул хәзер Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының шәрәфле гражданины! Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе сыйфатында хезмәт юлын узган кешегә хөрмәтләүләр исән чагында сирәк эләгә. Ә ул бу хөрмәтләүләргә нәкъ менә исән чагында тиешле зурлау күрмәгән якташларын таныту юлында куйган эшләре белән иреште. «Рәшит Ваһапов. Заман. Иҗат. Шәхес» китабы өчен «Бәллүр каләм» премиясе белән бүләкләнүе  юлның башы гына булган икән әле.Бай тарихлы, талантлы шәхесләрне  мул биргән төбәк дөньяга Рифат Фәттахов дигән кеше килүен көтеп яшәгән диярсең. Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кынамы соң әле монда?! Кави Нәҗмиләр генә дә түгел татар халкы яңадан ачасы шәхесләр...Аның үзен  белүчеләр дә хәзер бер Татарстан белән генә чикләнми. Алай да беркадәр чигенеп, аның тәрҗемәи хәленә экскурс ясау зыян итмәс.

Җәяүле кеше сукмагы

1966 елның 17 ноябрендә Нижгар төбәгендәге Актук авылында туган егет кечке­нәдән үзен егет буларак танытып үсә. Барысы да каләм тибрәтергә яратудан бигрәк, каләмнең кодрәтен аңлаудан башлана бугай. Чү, ашыкмыйк әле. Барысы да биш баланың уртанчысын журналист итеп тәрбияли алган әти белән әнигә тоташмый микән? Нәни генә әңгәмә корып, үткәннәргә сәяхәт кылып алыйк әле. Әйдә, башлап үзе сөйләсен:

«Әти инде исән түгел. 50 яшем уңаеннан туган якка быелгы кайтуым әтием Әхмәт белән яу кырында ятып калган бабам Фәттах рухын яд итеп, корбан чалдырып, Коръән укытып китәр өчен иде. Ниятем бик матур итеп үтәлде – шуңа мең шөкер.  Әтием Әхмәт гомер буе машина йөртте. Әнием Нурсанә, Актуктан Уразавылга көн дә җәяү йөреп, типографиядә хәреф җыючы булып эшләде. Ул әле газета битләрен – полосаларны салучы да иде. Безнең өйгә Казанда чыккан газета-журналлар – «Социалистик Татарстан», «Татарстан яшьләре», «Ялкын», «Яшь ленинчы», «Азат хатын» килеп торды. Мин бишенче сыйныфтан яшь хәбәрче булдым. Әй шуңа горурлануларым! Авылда  абруй күтәрелде – миңа Юнкор дигән кушамат тагылды. Авылның үзхәбәрчесе булгач, вакыйгалар үзәгендә кайныйм инде мин. Берзаман Актукны Уразавыл белән кушмакчы булдылар. Фетнә уртасына кереп киткәнемне сизми дә калганмын. Тәмам идеолог сыйфатында әтәчләнеп йөргәнем һаман да истә».

Димәк, егетнең абруе, «әтәчләнү» өчен сәбәп тә булган...

«Бар инде, бар... Бер елны мине колхоз рәисе сарык йоны кыркучыларга баш итеп куйды. Мин хатын-кызлар кыркыган йонны үлчәп торам. Хәрәмләшергә бер дә ирек бирмим. «Энем, киткәндә дәфтәреңне калдырып тор әле», – дип юмалап та карыйлар. Катылыгымны күреп, август аенда бухгалтерлык җәһәтеннән тагын да күтәрделәр. Инде ындыр табагына кайткан ашлыкны үлчәп торам. Остарып та җиттем: исемлекне күчергеч кәгазь аша тутырам. Яңа һөнәремне әти дә хуплады. Бу инде учыңа каләм кыстырып йөрү генә түгел. Булды бу. Совхоз-техникумга бухгалтерлар курсына китәм! Шуны тәмамлагач, колхоз рәисе булам дип йөрим. Татар теле укытучым Әнвәр абый Ташбулатовка  бу хыялым бер дә ошамады. Шуннан ул мине үзе белән Казанга алып китте. Габдулла Тукай, Рәшит Ваһапов каберләрен күрсәтте. Бу сәяхәт минем тормышта борылыш ясады».

Димәк, алда – Казан! Казанга Рифат Фәттахов пар атта түгел, җәяүләп чыгып киткән икән. Урыным – Казан дәүләт университетының журналистика фа­культетында, дип ышанган, алтын медальле аттестат алган егетне хәрби комиссариат хәрби-сәяси мәктәпкә димләп торуга карамастан, ул Казанны сайлый.  Казан студентлары арасына Рифат Фәттахов дигән егет килеп керүен бик тиз ишетеп алган идек без. Чөнки рус телендә генә чыгып килгән «Ленинец» газетасы  Нижгар төбәгеннән хөр фикерле, таза сынлы егет килүгә татарча сөйләшә «башлаган».

Ул Казанга килүгә үк, бөтен газеталарга язарга керешә. «Социалистик Татарстан» газетасы ишеге төбеннән тиз боралар аны. Миргалим Харисов дигән җитди журналист: «Энем, профессияне дөрес сайламагансың», – ди. Башка газеталар да бетмәгән. Өченче курста укыганда ук, факультет диварында «Рифат Фәттахов иҗаты» дигән стенд эленеп тора. «Ленинчы»га тотынганда, ул аспирант иде инде. Урамда, мәйданнарда милли хәрәкәт активлаша. Рифат та рухы белән милләтче. Нидидер файдалы эшләр майтарасы килә. Ул бит,  гомумән, кул кушырып утыручылардан түгел. Аны бераз мактандырып алганда да ярар иде. Булдыклы кешегә мактану килешә ул.

«Студентлык чорында ике ел гына авылдан ярдәм алдым. Аннан үзем продюсерлык итә, ягъни концертлар оештыра башладым. Авылдашларымны ул вакыттагы мәшһүр артистлар белән күрештерәм, үземә дә азмы-күпме әҗере кала. Казанга килүгә, иң беренче продюсерлыгымны Хәйдәр Бигичевларга кунакка килүдән башладым. Зөһрә ханым сыйлаган шулпаның тәме әле дә теш төбендә. Бик җылы кабул иттеләр. Менә шуннан соң, мин аларның концертын оештырып, авылыбызга алып кайттым».

 Бу хакта Рифат Фәттахов белән әле иркенләбрәк сөйләшербез. Хәзергә «Ленинчы» белән эшне бетереп куйыйк. Остазы Флорид Әгъзәмовны сагынып искә алу өчен дә җай чыгып тора.

«Әйе, мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул мине кулымнан җитәкләп йөртте. Идеяләр бирә, юл күрсәтә торды. Мин йөгерә-йөгерә үти тордым. Нинди ишекләргә шакыйсын да ул өйрәтте. Әле шулай да җиңел генә булмады ул эш. Иң нык ярдәм итәргә тиешле кешеләр сыната иде. Бер генә мисал: университетның русча чыга торган газетасының бүлмәсе бар, ә татарчасыныкы юк. Бүлмә таләп итеп кергәч, ул вакыттагы проректор Миркасыйм Госманов мине «әрсезләнеп» йөргәнем өчен кыздырып чыгарды».

Үткән эшкә салават. Ул бит барыбер «Ленинчы» белән генә чикләнеп калмый. Юрганын тарсынып, «Мәгърифәт» газетасы дип җенләнеп йөри башлый.

Монда да алар Флорид абый белән бергәләп йөриләр. Чыннан да, уку йортларының һәркайсында студентлар өчен газеталар чыга. Нигә дип әле барысына уртак вузара газета чыгарып карамаска ди? Исемен генә матурны сайламаганнар. Үзенә дә шулай дип әйтәм.

«Исемнән бигрәк акча табу проблемасы  борчыгандыр инде», – ди Рифат. Вузларның һәркайсы уртак эшкә мая кертергә ризалаша. Мәдәният университеты проректоры Рәис Беляев аеруча теләктәшлек күрсәтә. Ә менә ул вакытта үзе депутат, тел һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, үзе педагогика институты ректоры Рүзәл Юсупов бик озак тарткалаша. Җае чыккач, студент-яшьләр газетасының финанс чатырын кору өчен матур хәйлә дә табыла. Моның өчен ул вакыттагы мәгариф министры Васил Гайфуллинга рәхмәтле Рифат Фәттахов. «И егетләр, мин сезгә бик ярдәм итәр идем. Вузлар Россия карамагында. Әйдәгез, газетаны укучы яшьләр һәм студентларныкы дип атыйк. Шул чагында мин сезгә акча табармын», – ди ул. «Мәгърифәт» зур тиражлар җыя, вузлар буйлап китә алды. Менә шул газетаны оештырган чагында яшь журналист зур чыныгу үтә дә инде, психологик тетрәнүләр дә кичерә. Һәркайда җидешәр ел эшләгәнен исәпләп чыгардым.

«Татарстан» журналында озаграк эшләдем анысы. Ул журналга республика дәүләт учреждениесе статусы  алуга ирешеп киттем мин.  «Татарстан» журналын  мавыктыргыч басмадан бигрәк, мәгълүмати журнал итеп күрергә теләгән идем. Җитәкчелеккә минем инициативаларым ошап бетмәде. Тышына «Татарстан» дип язылган журналның милли концепциясе булырга тиеш иде ләбаса. Милли концепция  тарафдары мин. Һәр эштә! Аларча эшләргә күнгән булсам, бәлки, китмәгән дә булыр идем. Журнал  хәзер реклама ягына авышып бара кебек. Хәзер инде киткәнемә үкенмим. Аннан соң «Идел» журналын да өч елга якын җитәкләдем бит әле. Менә тагын җиде ел  ук түгел...»

«Идел»дән соң Рифат Фәттахов Рәшит Ваһапов исемендәге Фондка «чумды». Менә хәзер аның продюсерлык эшчәнлеге турында сөйләшсәк тә ярыйдыр. Тик аңа кадәр...

Фондка «чумуы» 2004 елда ук булган дип исәплик. Чөнки шул елны Рәшит Ваһапов исемендәге Беренче Халыкара татар җыры фестивале уздырыла. Фәттахов  ялгызы түгел. Түбән Новгород якташлар җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә!

                                        Җырны җигеп, җилдереп

Кем әйтмешли, продюсерлык турында сөйләшүне дә шушы төштән башлыйк әле. Һәр сүзен, һәр эшен «якташлар» дип башлый ул. Хәер, хәзер ул «якташларның», Якташлыкның башында да үзе тора түгелме соң?

  «Әйе, шулай. Казанга барырга җыенуымны белгәч, әбием мине өйрәтеп җибәрде: «Улым, безнекеләр ярдәмчел. Менә Кыяметдин абызыңның улы – «Татарстан» дигән кунакханәнең иң зур кешесе. Кыен хәлдә калдыңмы, аңа бар. Ташламас», – диде. Бардым, таптым, ташламады. Безнекеләр бөтен җирдә бар. Мәскәүдә дә. Андагылар да ташламады. Егылам дигәндә, якамнан күтәреп торгызган чаклары да булды. Әле дә бар эшемдә аларга таянам».

Шулай итеп, Рифатның Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиевага продюсерлык итеп башлаган «нәни шаярулары» татар җырын дөнья буйлап йөртерлек зур бер гамәлнең башы булган икән. Зур юлга төшү авыр булдымы, дип сорамыйм. Тәвәккәл таш яра, диләр, әмма кайчагында таштан алда баш та ярылучан...

«Мин Актукка башка җырчыларны да алып кайттым. Шул җырчылардан тормыш сабагын да өйрәндем. Иң кызыгы Әлфия Авзалова белән эшләү булгандыр. Уйнап кына йөрсә дә, Әлфия апаның математикасы бик шәп иде. Клубка барып керүгә, иң әүвәл урындыкларны саный. Аннан, башын юләргә салып, миннән сораган була: «Бу клубта ничә урын, энем?» «З00ләп», – дисәң: «Юк, энекәш, 400 урын монда», – дияр иде».

Хәйдәр Бигичев истәлеген мәңгеләштереп, китап итеп төпләп куйганнан соң тотынган иде Фәттахов  мәшһүр якташы Рәшит Ваһаповка. Дөресрәге, аның бай җыр мирасын барлау эшенә.

Бу кеше егетнең йөрәгендә бала чагыннан ук яши. Тавышы тәлинкәләргә язылып куелып, әбисе сандыгында саклана торган әлеге җырчының үз авылларыннан икәнлеген аңлау өчен бәләкәй малайның хыялы  җитми. Күк гөмбәзенең  чиксезлеген аңлый алмый йөдәгән кебек. Рәшит Ваһапов! Актукныкы! Әбисе, сандыгын ачып, тәлинкәне  иске патефонга куеп җибәргәндә,  өй эчен әллә нинди могҗизаи моң биләп ала. «Казанга килгәч, авылдашымның иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннанрак кызыксындым. Ләкин тапканым бик аз булды. Менә шуннан инде мин бу эшне үземә  бурыч,  авылдашым васыяте итеп кабул иттем», – ди Рифат.

Ул бу бурычны бише белән генә түгел, йөзе белән үти. Хәзер инде «Ваһапов кем соң  ул?» дигән сорау беркайчан да куелмас. Беренче Фестивальдә үк килгән кунакларга аның тавышы язылган 600 кассета биреп җибәрелде. Югыйсә, ул кассетаның «ХХ гасырның бөек җырчылары» сериясеннән чыгарылуы үзе генә дә зур казаныш иде! Бу тема Рифат Фәттаховны кыздырып җибәрә.

«Бөек Җырчылары бар татарның. Әнә, Зур концерт залында Бах, Бетховен кебек композиторларның бюстлары тезелеп тора. Ни өчен соң  анда үзебезнекеләр – Булатова, Даутов, Насретдинов, Ваһапов юк?! Казанның 1000 еллыгын форсат итеп, бөек татарларга һәйкәлләр тезеп чыга ала идек. Инде аннан соң да унике ел үтте. Казан урамнарында Кол Галидән башка берәр бөек шагыйрьгә һәйкәл куелдымы? Урам исемнәре татарча сөйләшәме? Бервакыт Финляндиядән дуслар килеп төште. Вокзал ягыннан Азинога таба үткәнче, миннән урам исемнәрен сораштыра бардылар. Саныйм: Чернышевский, Толстой, Бутлеров... Һәйкәлләрне күрсәтәм: Ленин, Горький, Шаляпин... Өйгә кайтып җиткәндәрәк: «Теге юл аэропортка илтә», – дигән идем, кунакларым миңа: «Безне шунда илт. Син безгә татар шәһәрен күрсәтәм дип алдалагансың. Без андый шәһәр күрмәдек, кайтып китәбез», – диделәр».

Аның каруы, бөек якташларын һәйкәлле итүгә ирешә. Авылы Актукта Рәшит Ваһаповка бюст куйдыра. Инде быел Хәйдәр Бигичев белән Рәшит Ваһапов һәйкәлләре Нижгар төбәгендәге Уразавылда – Кызыл Октябрь районы үзәгендә  мәгъруранә басып тора. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Түбән Новгород  губернаторы Валерий Шанцевка, Бөтендөнья татар конгрессына,  якташларына чиксез рәхмәтле ул. «Бер мин генә йөрсәм, әллә ни майтара алмас идем», – ди.

Сөйләшүебездә һәрдаим чагылып киткән «Финляндия» сүзенә игътибар итәм. Ул анда да үз егет бугай...

«Мин  анда туасы булганмын бит, – ди Рифат, – бабайның әнисе Айниҗиһан әбием шунда күмелгән. Ерак бабам белән ул әбием гаиләсе – инкыйлабның тагын бер корбаны. Айниҗиһан әбием, барып урнаша торырга дип Финляндиягә киткәч кенә, чикләр ябылган. Болар икесе ике якта каңгырып яшәргә калганнар. Бабай кулында яшь бала да калган бит әле. Минем Фәттах бабам ул. Айниҗиһан әбиемнең каберен күреп кайттым».

 Авыл белән Финляндия арасында хатлар йөреп торган. Аннары моңа чик куелган. Бервакыт Финляндиядән килгән посылканы да кире борып җибәргәннәр әле. Янәсе: «Кирәк түгел подачкаларыгыз!» Чөнки тиешле җиргә чакыртып, нык кына өркетеп алганнар. Әмма теге якта калганнар өчен дә кадерле нәрсәләр булган. Хәмидә Чайдам ханымның шундый истәлеге бар: «Минем әти дипломат иде. Кая гына юлга кузгалса да, чемоданына татарча җырлар язылган тәлинкәләр тутыра иде», – дип сөйләде ул. Әлеге дә баягы, Рәшит Ваһапов җырлары инде болар. Менә шуның өчен Ваһапов исемендәге фестиваль дөнья буйлап сәфәренең беренче адымнарын иң элек Түбән Новгородта, аннан Хельсинкида башлый да инде. Беренче елны ук төбәкара фестиваль сыйфатында ул Санкт-Петербургка, Төмәнгә, Екатеринбургка, Башкортстанга юл ала.

Икенче елны Удмуртия,Чувашстан,Ульяновск өлкәсе, Пермь крае, Самара... Өченче елны Мәскәү, Украина, Марий Эл, Кытай, Германия... Һәм янәдән – Актук, һәм янәдән – Казан. Җыр, дөньяны әйләнеп, туган ягына, башкалабызга кайта тора... Кайта һәм яңа исемнәр ияртеп кайта. Татар яшәгән һәр төбәктә кызып киткән җыр бәйгеләре Ваһапов исемен әләм итеп күтәрә. Шул бәйгеләрдә җиңүчеләр Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсында катнашырга атлыгып тора. Конкурсларның жюри рәисе  дә Илһам Шакиров үзе бит әле. Татар эстрадасына яңадан-яңа исемнәр килә. Яңа якты йолдызлар балкый тора. Менә кайчан башланган икән ул татар эстрадасындагы бүген генә исеме табылган Үзгәреш җиле! Миллиард сумнар түкмичә генә! Фәкать Җыр атлы аргамакта җилдереп кенә. Ни өчен шулай дәррәү күтәрелде соң җырлы халык? Татар җырын зурлап, татар фамилияле җырчыларның – кемнең Латвиядән (Эллина Шиһабетдинова), кемнең Прагадан (Галия Ибраһимова), кемнең Алматыдан (Бибигөл Түләгәнова), кемнең Берлиннан (Айдар Гайнуллин) килүләренең дә роле зур булгандыр. Альбина Шаһиморатова Америкада стажировкада иде, ул да кайтты. Хәтта Зураб Соткилава кебек грузин, Алаар Хаак кебек эстон, Фёдор Тарасов кебек рус җырчылары да читтә кала алмады.

«Әлбәттә, аларны кайтару, китерү өчен шактый тырышырга кирәк була торган иде. Беренчесеннән үк Фестивальнең милли премиясен тапшыруны гадәт иттек. Беренчесе – Фәридә Кудашева! Планканы шул югарылыктан төшерергә ярамый иде, төшермәдек тә!»

Фестивальләрнең лауреатлары да бу мәртәбәле исемне горурланып йөртә булыр. Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Марсель Вагыйзов, Айгөл Сагынбаева, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Азат Абитов, Азат Фазлыев...Фестиваль кабызган йолдызларның саны хисапсыз. «Тырышмый гына балык та капмый», ди рус мәкале. Татар җырына лаек заллар юллап йөрүләр, юл чыгымнарын каплардай иганәчеләр табулар да җиңел булмагандыр. Китерелгән җырчыларга юл чыгымнарын, тору хакын, гонорарын каплыйсы да бар бит әле аның.

«Рәшит Ваһапов исемендәге Фонд рәсми төстә оешканнан бирле, хәлләр җиңеләйде. Татарстан хөкүмәте Фондны бюджетка алды, безне теләнеп йөрергә калдырмады. Фондның бюджеты хәзер 10 миллион белән исәпләнә. Штатта да унлап кеше эшли. Чыгымнарга сыеша алмаганда, Президентыбыз һәрвакыт хәлебезгә керә. Рәхмәт аңа».

Унөченче фестивальгә һәм үзенең 50 яшьлек юбилеена дөньяның 11 илендә, Россиянең 56 төбәгендә эз калдырып килә Рифат Фәттахов. Мактанырлык гамәлләре тагын да бар аның... «Эстрададагы башбаштаклыкны җиңеп, фестиваль кысаларында фонограмманы гамәлдән чыгаруда, сәхнәгә профессионализм алып килүдә ролем зур булды дип саныйм. Исемнәре ни кызыккыч булса да, фонограммасыз сәхнәгә чыкмыйм мин, дигән җырчыларны чакырудан баш тарттык. Халык җырларын оркестр белән яңгыратуга ирештек. Иң яхшы оркестрлар белән килешү төзергә тырыштык. Мәшһүр Фуат Мансуров безнең теләктәш, фикердәш, сәхнәдәш булды. Казаныш түгелмени бу! Татар җырын Мәскәүдәге Чайковский исемендәге 1800 кешелек залда, Союзлар йортының 1200 кешелек колонналы залында яңгыраттык. Зур заллар бу!

Ә иң кечкенә зал – Америкада. Сан-Францискода залы 20 генә кешелек Татар йорты бар икән. Анда мин, Филүс Каһиров, баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин барган идек. Андагыдан да кечкенә аудитория Лос-Анджелеста булды. Бер татар бае гаиләсендә. Филүс аларга «Туган тел»не җырлады. Фәйзелхак әфәнде елый, хатыны елый, мин елыйм, Филүс елый, Рөстәм елый... Япония, Кытай, Төркия аша Америкага барып төпләнгән татар нәселен елатып кайттык. Туган илне сагыну, җирсү буыннар аша да басылмый икән. Юк, мин кечкенә заллар турында хыялланмыйм. Казанда эстрада концертларын куеп булырлык бер затлы зал, музыкаль театр турында хыялланам. Профессиональ эстрада кирәк. Шунда ук тавыш яздыру студиясе дә булсын иде ул. Безнең эстрада бригадалары чегән таборы рәвешендә болганалар лабаса. Ә теге музыкаль театр турында моннан дүрт ел элек үк Президентка хат керткән идек. Ул «добро»сын биреп, тәкъдимнәр әзерләргә кушып, виза да салган иде. Нилектәндер йөк кузгалмый».

Алган белеме җәһәтеннән җырдан ерак торырга тиеш кеше дә бит инде ул үзе... Бу ниткән шаукым була соң? Язмыштыр, күрәсең. 13 яшендә «Артек»ка җибәрәләр аны. Татар малае булганына күрәме, татар вожатые аны үз отрядына ала. Ә бу отряд «Артек» музыкантларының – быргычы-барабанчыларның җыелма отряды булып чыга. Музыкаль белеме булмагач, аңа, беләгең таза, дип, «Артек» байрагын йөртергә кушалар. Шулай итеп, 45 көн дәвамында лагерь байрагын тотып, иң алдан йөри, музыкантлар башында! Кызыклы хикәятләре күп аның. «Бер елны чиргә уралдым. Ашап булмый, йоклап булмый, ябыгып беттем. Актукка кайтып киттем, бәхилләшергә дип. Рабига әбием кайтуыма картоф яккан (бәрәңге боламыгы яккан зур пәрәмәч) пешергән. Шуны ашап бетергәнемне сизми дә калдым. Терелеп тә киттем. Мин әле дә гел шулай итәм: дөнья ямен югалта башладыммы – авылга кайтам. Сарсаз күле, Ишмәт тавы тирәсендә бер әйләнсәм, бүтән кеше булам. 360 кына чакрым бит, дөньяны әйләнгәнне, авылга гына кайтам инде мин!»

Күпме генә урап йөрсәм дә, аның татар сәнгать дөньясына продюсер дигән термин алып керүе турында әйтми кала алмыйм. Үзе исә бу турыда:

«Минем чиләнүләрем шундый да матур, шундый да яңа сүзгә сыеп бетсә икән ул! Бер исемсез, билгесез, хәтта ки берәүгә дә кирәкмәгән талантны табып алып, аны җырларга гына түгел, бәлки киенергә дә өйрәтеп, юл сызып биреп, аудитория ясап, репертуар сайлап, алай гына да түгел, фатирлы, машиналы итеп – кыскасы аңа атасын, анасын алыштырып, гомереңнең бер өлешен бирү була инде ул продюсерлык итү. Бездә продюсерлык институты эшләнмәгән. Бу гамәлне, хәтта ки хәйриячелек кебек аңлау да бар. Зур дөньяга юл яра алган, хәзер инде аңа мин кирәкмим дип уйлаган бер «талантым» белән сөйләшәбез: «Син нидән канәгать түгел? Сиңа акча җитмиме?» – дип сорыйм. «Җитә. Сиңа күп кала. Шуңа ачуым килә», – ди бу. Нәрсә әйтим? Хәзер ул егет үзбаш эшли. Эшләсен! Минем эшемнең нидән гыйбарәт икәнен үзем генә беләм. Атаклы продюсер Айзеншпис бар иде. Ул менә көлдән күмәч «пешерә» белә торган остаз иде. Аның «күмәчләре» инде пешеп җиттек дип уйлап, үзбаш яши башлаудан соң, өч-дүрт ай узуга ишелеп төшә торганнар иде. Чөнки «үзбаш» булган төркемне яки аерым бер җырчыны популяр итү юлында ничәмә-ничә кылыч сынганын, сәхнә арты көрәшенең аяусыз икәнлеген алар белми дә кала. Кирәкле кешеләрне табуга, алар белән сөйләшүләр алып баруга киткән вакыт һәм акча чыгымнарын гына санасаң да... Аннары бит әле кабатланмас стильне табу, репертуар туплау кадәресе дә бар. Продюсер менә шул эшләр белән дә шөгыльләнә. Яңа исемнәр, яңа йолдызлар фестивальләр булып торганга кабына дип уйлау дөрес түгел ул. Җырчы Халыкара фестивальләрдә бишәр Гран-при алып та популяр булмаска мөмкин. Җырчы – продюсерына, продюсер талантка ышанганда гына Йолдыз кабына! Минем үзләренә продюсер булуымны, ризалашуымны көтеп торучылар байтак. Шөкер, Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурслары аша байтак талантлар калкып чыкты. Сайлап алырга да мөмкин. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Ә инде кайбер низаглар чыгып тору – бу кадәресе тормыш кануны. Ачынулар да бар. Әйтик, Филүс Каһировны дөнья йолдызы итү мөмкинлеге бар иде. Италиядәге Бельканто академиясе җитәкчесе Мирелли Френи белән сөйләшүләр уңышлы төгәлләнгән иде.Тавышы ошады, үсеш мөмкинлекләрен күрделәр. Филүс үзе теләмәде. Кызганыч. «Үзгәреш җиле» дигән проект та татар җырына шундый үсеш тели ләбаса.

Әмма бу «Үзгәреш җиле» татар җырын дөньяга танытуның иң үтемле юлы, җырны яңа өслүбтә башкарып, заманча сәхнә бизәлешенә төреп бирү була инде ул, дип уйладылар, ахры. Шулай итеп, Опера театры бинасында сынап каралган «Үзгәреш җиле» Мәскәү залындагы концертка тамашачы җыя алмады, диделәр...

«...Чөнки татар бәгырендә яңгырап торган газиз җырларның эчке моңы әллә кая киткән булып чыкты. Бу фикер иске булса да, кабатлыйм инде – татар җырының фишкасы – моң! Үзгәртсәң дә, концертларның структурасын үзгәртү җәһәтеннән генә уйланырга кирәк. Йөрәгеннән моңын алсаң, татар үзе дә юк ул. Җырында аның тарихы, язмышы...»

...Димәк, продюсер талантлы җырчыга икенче дәрәҗәдәге космик тизләнешне бирә, ә менә өченче тизләнешкә чыгу-чыкмау аның үзеннән тора. Ә бит Ходай биргән талантны татар исеменә хезмәт иттермәү үзе гөнаһ.

Шушы урында сөйләшүгә нокта куеп, Рәшит Ваһапов исемендәге 13 нче фестивальнең йомгаклау концертына киттем. Бүген анда Фестивальнең узаманы Рифат Фәттаховны зурларга тиешләр. 50 яшьлек юбилее егетнең!

Концерт шәп, котлаулар мул булды. Рифат Фәттаховның түшенә медальләр дә кадалды, бүләкләр дә бирелде. 50 нче сан белән бирелгән «Тынычлык Розасы» дигән орден аеруча кызыксыну уятты. Ул орден ни-нәрсә һәм нинди казанышлар өчен бирелә икән, дип әсәрләнеп торганда, Грузиядән килгән СССРның халык артисты Зураб Соткилава үз халкының җырларын җырлап, юбилярның йөрәген яулады. «Минем халкым җырчысын зурлап килеп, үз халкыңның моңнарын бүләк иттең. Моннан да зуррак бүләк булырмы? – диде Рифат Фәттахов. Аннары өстәп куйды: Мин, гомумән, милли җанлы кеше. Һәр милли нәрсә минем өчен кадерле». Ышанабыз, Рифат!