Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘСЕН ИДЕ ХАЛКЫМ...


Без киткәч...
Әле дә моңлы һәр көнебез һаман –
Без әлегә исән, карагыз!
Узып бара безнең җырлы заман,
Үзебез дә китеп барабыз.
Без – шигърият сөйгән соңгы буын.
Әйтче, айфон тоткан яшь иптәш:
Кырлай болыннарын, Ашыт суын
Кемнәр җырга салыр без киткәч?
Мәгърур Тукай! Узса да шул гомрең
Ятимлектә, ачлык-салкында,
Аз булса да, яшәп өлгергәнсең
Милләтемнең таза чагында.
Сине ятлап яшәсәк тә әле,
Ерагая инде арабыз:
Безнең дә бит узып бара заман,
Үзебез дә китеп барабыз...


Теләк
Әлмисактан янәшәдә яшәп,
Чыдап уртак кайгы-сагышка,
Бер-берсенең китапларын укып
Килгән ике халык ызгыша.
Беркем өстен, һичкем түбән түгел,
Беркем түгел кол йә падишаһ;
Борынгыдан бергә иген игеп
Килгән ике халык сугыша.
Мин аларга (ишетсәләр иде!)
Әйтәсемнәр килә ачынып:
Нәрсә җитә Җирдә шат яшәүгә,
Бер-береңә ихлас ачылып!
Дуслар! Яңа тормыш төзибез, дип,
Элеккесен нигә җимерү?
Болай да бит заманыбыз чирле:
Хәерчелек, рухи тилмерү...
Низагларны балаларыбызга,
Оныкларыбызга калдырмыйк,
Гасырлардан килгән туганлыкны
Заман янгынында яндырмыйк!
...Ишетмиләр...


Үз халкыма сыенам
Күп язганмын ят телләрдә;
Инде әйтәм: «Җитте, – дим, –
Фикер-хисләремне күбрәк
Үз халкыма җиткерим».
Хәер, элек тә каләмем
Язды аңлап бурычны:
Бөеклегенә татарның
Сокландырдым урысны,
Рәхмәт әйттердем үзбәкне,
Көнләштердем яһүдне;
Яңгыраттым, җырга салып,
Сөю дигән бәхетне.
Хәзер исә басып бара
Ят карашлар дөньяны,
Үзгәрә рухы Җиһанның,
Җиле, җыры, иманы;
Килде Җиргә аң чуалган,
Зиһен саташкан заман;
Бүген козгын – күгәрченгә,
Дошман дуска охшаган.
Никтер күңел кителгәндәй,
Нәрсәдер җуйган сыман;
Шуңа өшеп, өмет эзләп,
Мин халкыма сыенам.
Мин сыенам милләтемә –
Ул әүлия, ул әдип!
Сыенам газиз халкыма –
Булсын, җиңсен, үссен дип.
Күршеләр белән сайрашып,
Аңлап белеп кыйбласын,
Телен, динен, йөзен саклап
Яшәсен иде халкым...


Мөрәҗәгать
Гает көне. Мөселманнар уза.
Урам аша – синең чиркәвең.
Шул мәчеткә барган мөэминнәргә
Сукранасың никтер, чиркәнеп.
Имеш, яратмыйсың азан моңын,
Коръән укучының сөйләмен...
Мин дә әйтер идем җавап итеп,
Әмма тиргәшергә теләмим:
Ызгыш-талаш түгел, гөрләп яшәү –
Бу дөньяда минем миссия.
Синең чиркәү чаңы миңа тими,
Минем азан сиңа ник тия?
Низаг түгел Җирдә безнең максат,
Аңлашу һәм дуслык яклы без.
Әле юкса бу җирләргә безнең
Сезнекеннән күбрәк хакыбыз.
Мәчетемә син күз ташлаганда,
Карашыңда тоям – бозлавык:
Димәк, нәни генә Явыз Иван
Йөрәгеңдә куя кузгалып.
Ичмасам бер: «Нихяль, сосед!» – диген,
Тату күршелеккә юл ачып:
Кызыксынсаң гына – белү туа,
Белгәч кенә була аңлашып.
Мин тумыштан яшим кызыксынып,
Белеп синең рухың-телеңне,
Ә син исә минем рухиятне
Тамчы гына аңлап белдеңме?
Киңәшем бер: арын ачуыңнан,
Шәфкать белән күз сал кыйблага.
Сукрануың – юкка: бетми татар,
Үрчи генә татар дөньяда!


Булсын иде халкым
Минем инде: «Яшьли үләм», – диеп
Куркасым юк – узды яшь чаклар;
Сүнеп, күптән җилгә очты безнең
Яр буенда яккан учаклар.
Мәңге яшәп булмый бу дөньяда:
Килер бер көн – мин дә китәрмен.
Кем булдым мин Җирдә? – Актарамын
Гомер китабымның битләрен.
Мин тормышны сөйдем. Хәсрәттә дә
Рухым: «Яшим!» – диеп талпынды;
Тик шулай да яшәүдән дә бигрәк
Мин яраттым туган халкымны.
Мин яраттым аның телен, моңын,
Шигърияте булды сердәшем;
Тарихыннан, сыкрап, гыйбрәт алдым,
Җырлап үстем Тукай-Сәйдәшен,
Исән чакларында күреп белдем
Мәшһүр Мөштәриен, Камаен,
Сөйдем кышкы таңда алсу карын,
Якты көзен, гөлле май аен.
Татар галәменә гашыйк булып,
Өммәтемне сөйдем чын-чыннан,
Чөнки телем «Тәфтиләү»не җырлап,
«Мокамай»ны ятлап ачылган.
Мин бәхетле. Тик беләсем килә,
И Хакыйкать! Ачып куандыр:
Бәлки, үземнең дә, күпме яшәп,
Милләтемә файдам булгандыр?
Килер бер көн – мин китәрмен Җирдән,
Болытлардай агып кыйблага;
Тик милләтем берүк калсын иде,
Булсын иде халкым дөньяда.


Яшәү рәхәт
Яратуым, саф булса да, –
Уен гына, уен гына;
Хыялларым – ният түгел,
Уем гына, уем гына.
Көзен таңда чык балкымый:
Кырау гына, кырау гына;
Чал башымда җавап тумый, –
Сорау гына, сорау гына.
Җавапларны эзлим күктә:
Йолдызларда, тулган айда...
Барчасында – моңсу бушлык.
Тик шулай да, тик шулай да
Күзең, йөзең, җырың – ләззәт
Диңгезендә бер сәяхәт.
Шуңа да шул – дөнья матур,
Яшәү рәхәт, яшәү рәхәт.


«Татар кызы» бәйгесе
Меңнәр сине басып алкышлады,
Миллионнар күрми үкенде;
Татар бәйрәменнән дер селкенде
Урал төбәкләре ул көнне.
Таҗларыңда балкый – зөбәрҗәтме,
Фирүзәме, алмаз, якутмы?
Карашыңны тойган мизгелемдә
Туктатасым килә вакытны!
Күзләреңдә – галәм серлелеге,
Һәр ишарәң – нәфис, илһамлы...
Дөнья синдә бөтен милләтемнең
Гүзәллеген күреп сокланды.
Таңга калды халык, хис-тойгылар
Ургылыплар торды, ташыплар:
Яшерен-батырын түгел: әйләнәңдә
Төркем-төркем йөрде гашыйклар.
Идел, Чулман, Җаек дулкыннарын
Җыеп тибә микән бу яшь кан?
Тамырларың кайсы Болгар ханы
Нәселенә барып тоташкан?
Хезмәт сөеп, җырлап, дөрләп яши
Татар кызы, халкым баласы;
Милләтемә, димәк, гасырларга
Барасы да әле, барасы...