Логотип Казан Утлары
Публицистика

Тулганай тотылганда

5-9 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә унөченче тапкыр Халыкара «Нәүрүз» театрлар фестивале узды. Әлеге фестиваль, матур традициягә әйләнеп, тамашачыларга – төрки театрларның иҗаты белән якыннан танышу, ә театрларга исә үзара тәҗрибә уртаклашу, иҗади осталык алмашу мөмкинлеге бирә.

Башлангычында торган Шамил Закиров, Марсель Сәлимҗанов кебек легендар шәхесләрнең исемнәре белән бәйле булуы «Нәүрүз» фестиваленең абруен тагын да арттыра. Төрки театрларның үзара «бил алышында» катнашкан «Ай тотылган төндә» (Мостай Кәрим, Фаил Ибраһимов) спектакленә нисбәтле язма укучыларыбыз күңеленә дә хуш килер. Редакция

Кызганыч ки, бүген трагедия жанры татар сәхнәсендә сирәк күренә. Әмма Чаллы драма театры бу «Түрк халыклары җыены»на нәкъ менә трагедия алып килгән иде. Театрның баш режиссёры Фаил Ибраһимов куелышында Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектакле фестивальнең аерым бер бизәге булды. Әлеге тамаша Чаллы театрының иҗади йөзен күрсәтте, бу иҗади йөз сәламәт, гүзәл һәм талантлы йөз икәненә ачык дәлил булды. Милләттәшебез Мостай аганың «Ай тотылган төндә» пьесасын йөзләп театр сәхнәләштерде, шулар арасында Туймазы татар театры, Татар Дәүләт академия театрлары да бар иде. Бөтен Советлар Союзы театрларында гөрләп бара торган бу пьеса Татар Дәүләт академия театрында уңышсызлыкка очрады (1963). Режиссёр Ширияздан Сарымсаков куелышындагы әлеге спектакльнең сәхнәдә озак бармавының сере, минемчә, әсәргә салынган фаҗиганең режиссёр тарафыннан артык купайтылуында иде: караңгы сәхнә җиһазлары, алама-сәләмә киемнәр, кургашын болытлар, авыр-трагик музыка, актёрларның алдан ук «трагедия» уйнаулары спектакльне бармас дәрәҗәгә китергән иде.

Ә менә Башкорт академия театры артистлары бу спектакльне якты-гүзәл декорацияләрдә, Җыр-бию ансамбленә тегелгән киемнәр кебек матур киемнәр киеп уйнадылар. Тамашаны сәхнәләштерүче сәнгатькәрләр гүя фаҗигаләр бай йортларда, матур табигатьтә ешрак була, дип әйтәдер кебек. Башкортларның бу тамашасы бик зур уңыш казанган иде. Алар спектакльне хәтта Кремль театрында да уйнап, Мәскәү тамашачысын сокландырган иде.

Чаллы театрының «Ай тотылган төндә» спектакле бөтенләй башка, үзгә ысул белән бизәлгән саран сәхнә җиһазлары, риваять чорына якын киемнәр мохитендә уйналды. Һәм актёрларның сәхнәдәге яшәеше шушы саран детальләрне баетты. Күчмә тормыш шартлары үзе шартлы җиһазлар ясарга мәҗбүр итә. Йөк машинасына декорация тутырып йөрү заманнары узды-китте. Сәхнәне аркылыга урталай бүлеп, «киптерергә» дип тарттырылган зур бер җылкы тиресе эленгән. Ул тире Дәшти-Кыпчак даласының харитасы кебек күренә. Як-яктагы керү-чыгу урыннары да кибәргә эленгән куй тиреләре белән капланган, тиреләр ишек вазифасын үти, җиргә (идәнгә) җанвар тиреләре җәелгән. Вакыйгада катнашучылар шул җәелгән тиреләр өстенә утырып ризык җыялар, киңәшмәләр уздыралар, яратышалар. Югарыда, вакыйгалар өстендә тотылачак тулган ай балкый. (Рәссам – Валерий Яшкулов.) Фаҗига менә шушы мохиттә булачак.

Финалда әлеге җылкы тиресе, дала харитасы урталай аерылып-ертылып китә. Бу да – символ. Тиренең ертылып китүе – ул фикерләрнең урталай бүленүе, Бөек Даланың урталай бүленүе, йолаларның урталай ертылуы һәм, ниһаять, милләтнең урталай ертылуы турыда сөйләмиме икән? Бу – зур фаҗига.

Фаҗиганең шаукымы сәхнәгә Дәрвиш (Илфат Әскәров) кыяфәтендә килеп керә. Әсәрнең төйнәлеше шуннан башлана. Серле, шомлы Дәрвиш сөяк кимерүче Дивананың җәйләү патшабикәсе Тәңкәбикәнең никахсыз туган үз баласы икәнен белә. Һәм мәкерле Дәрвиш, шушы хәлдән файдаланып, Тәңкәбикәне шантажлый башлый. Ул Шәфәкъка өйләнергә мәкер кора. Салмак кына башланган тамаша әкренләп кыза бара, актёрлар бирелеп уйный. Әүвәлге камерный-сабыр тавышлар көчәйгәннән-көчәя. Күрәсең, режиссёр актёрларының тавышын башта саклый, ул тавышлар фикерләр, ихтыярлар (ирадәләр) бәрелешендә, ягъни кульминациядә кирәк булачак. Әсәрнең төп фикере: йолаларны хөрмәт итегез, йолага каршы барганны алда фаҗига көтә, ди автор.

Ярашкан спектакльдә сәләте чамалы артист – сәләтле булып, сәләтле артист талантлы булып күренә. Чаллы театрының «Ай тотылган төндә»се – ярашкан тамаша (ансамблевый спектакль). Пластика (Нурбәк Батуллин), музыка (Юрий Чаплин), рәссам (Валерий Яшкулов), режиссураларның (Фаил Ибраһимов) үзара ярашып иҗат итүе актёрлар составын да ярашканлыкка тарта. Театрның корифейлары Инсаф Фәхретдинов (Беренче аксакал), Булат Сәлахов (Икенче аксакал), Рафил Сәгъдуллин (Өченче аксакал) янына талантлы яшьләрнең (Руслан Әюпов, Зөлфия Гыйльметдинова, Энҗе Шиһапова, Фәнис Сәхәбетдинов, Зөлфия Галиуллина) туплануы шушы ярашканлыкны барлыкка китерә.

Иң олы йөк Энҗе Шиһапова (Тәңкәбикә), Зөлфия Гильметдинова (Зөбәрҗәт), Фәнис Сәхәбетдинов (Дивана) белән Руслан Әюповның (Акъегет) иҗади җилкәсенә төшә. Һәм алар бу йөкне башыннан азагынача уңышлы тартып бара. Актёрлар гади пьеса уйнамый, ә риваять уйный, шуңа күрә романтик риваятьләргә хас мохиттә хәрәкәт итәләр, алар кайвакыт балет хәрәкәтләре белән сәхнәдә йөри, Дивананың Дәрвишне эт булып талау күренеше – үзе бер уңышлы эпизод. Монда актёрның акробатлыгы да, эт рәвешен алуы да, физик әзерлек тә, актёрлык гайрәте дә таләп ителә.

Мәхәббәт каһарманы Руслан Әюпов белән мәхәббәт гүзәле Зөлфия Гыйльметдинованың дуэты әсәрнең төп уңышын тәшкил итә. Егетнең актёрлык гайрәте, кирәк чакта пышылдавы, кирәк чакта югары-каты тавыш белән сөйләве, дикциясенең шәплеге һәм, гомумән, Чаллы театрында ачык-чиста Ана теленең яңгыравы да тамашачының күңеленә хуш килде.

Форсаттан файдаланып, режиссёр Фаил Ибраһимовның иҗаты турында кыскача гына мәгълүмат биреп узам.

Утыз өч ел дәвамында Фаил Ибраһимов – дистәләрчә (80) спектакль куйган һәм мул уңыш яулаган режиссёр, Минзәлә һәм Чаллы театрларында баш режиссёр булып озак еллар эшләгән җитәкче, Камал һәм Әлмәт театрларында пьесалар сәхнәләштергән шәхес.

Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр... Театр өлкәсендә дә, әдәбиятта да профессиональ тәнкыйть үшәнләнде. Юкса тәнкыйть талантлы кешенең иҗатын хупларга, үстерергә бурычлы яки аның иҗатын инкарь итәргә тиеш. Соңгы елларда җирлексез мактау, җирлексез хурлау мәкаләләре еш күренә башлады. Андый гамәл әдәбиятны да, сәнгатьне дә үстерми, халыкның зәүкын боза гына. Әле анысы бер хәл, талантлы кешенең игътибарга лаек әсәрләрен, сыйфатлы спектакльләрен мактамау да, сүкмәү дә эчне пошыра торган нәрсә. Бу да – инкарьнең бер шәкеле, әлбәттә. Битарафлык, күрмәмешкә салышу, талантлы кешенең талантлы икәненә шик белән багу, талантлы кешенең уңышлы әсәрен салып таптау, югары кимәлдәге эшен күрмәгәнгә салышу куркыныч мохит тудыра. Әлеге тенденция – әдәбиятның, сәнгатьнең башка өлкәләренә дә хас күренеш. Сәнгатьнең дә «үз рэкэты, үз мафиясе» бар, күрәсең. Сәнгать булмаганга тәнкыйть юкмы, әллә тәнкыйть юкка сәнгать юкмы? Әлбәттә, алар тыгыз бәйләнгән, тик сәнгатьтә дә, әдәбиятта да, тарих фәне мәйданында да уңышлар бар. Кызганыч ки, ул уңышларның байтагы тәнкыйтьнең эзлекле игътибарыннан төшеп кала. Галимнәрнең гафу ителмәс хәбәрдарсызлыгымы бу? Әллә субъективлыкмы? Әллә театр белгечләре арасындагы гап-гади «күрә карау» галәмәтеме?

Фаил Ибраһимовның катлаулы, бай иҗаты да шулай шау-шусыз гына, мактау таләп итмичә генә өлкәнәйде. Кызганыч, бөтен татарына җиде-сигез генә режиссёр булып та, аларның кайберләре тәнкыйть, матбугат игътибарыннан читтә кала. Юкса, биш-алты спектакль куюга ук, яшь режиссёрның иҗат атналыгын уздырып, аның тоткан юлы, өслүбе, иҗат алымнары турында тәфсилле сөйләшүләрне оештыру Театр әһелләре җәмгыятенең, Актёрлар йортының, Фәннәр академиясенең даими планында булырга тиеш. Гәзитләр, журналлар һәр режиссёрның иҗаты, яңа куйган спектакльләре турында махсус заказ белән мәкаләләр яздырырга, бастырырга тиештер бит инде. Төрле уку йортларында белем алучы шәкертләргә курс, диплом эшләре яздырып, киләчәктә диссертациягә кадәр барып җитәрлек итеп, максатлы рәвештә театр тәнкыйтьчеләре, театр белгечләре әзерләү бер тәртипкә салынырга тиештер. Профессиональ театр тәнкыйтьчеләре, кызганыч ки, бик аз.

Үзенең озын иҗат гомерендә (33 ел) Фаил Ибраһимовның хезмәте турында язылган мәкаләләр күп түгел, унлап булыр. 80 спектакль куйган режиссёр өчен бу – сиксәннән бер өлеш кенә. Ни өчендер җитди тәнкыйтьчеләр Фаилнең иҗатын күрми, күрергә теләми? Очраклымы бу? Әллә монда ниндидер сәламәт булмаган мөнәсәбәтләрнең чагылышы бармы?

Әйдәгез, югары кимәлдәге театр тәнкыйтьчеләрен, театр әһелләрен тыңлап багыйк. Менә, ул чагында (моннан 13 ел әүвәл) Фаил Ибраһимов җитәкләгән Чаллы театрының Казандагы гастрольләреннән соң театр белгечләре оештырган конференциядә телдән әйтелгән, ләкин матбугатка чыкмаган сүзләр (1994).

Сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илтани Илялова:

лтани Илялова: – Әлеге театр белән мин моннан дүрт ел элек танышкан идем. Бу юлы мин аптырап калдым. Каршымда – яңа театр, сез яхшы якка үзгәргәнсез. «Курку» спектакле шәп. «Күбәләк булып җаны кайтыр» спектаклен мин моннан дүрт ел элек караган идем. Әсәр үзгәргән. Бу – югары дәрәҗәдәге спектакль. Актёрлар ышандырып уйный. Бу – олы, җитди эш.

Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгулова:

– Чаллы театры – ялтырап торган профессиональ театр! Бу – бәхәссез! Профессионализм – актёрларның яхшы уенында. Әлеге театрда мәһабәт егетләр күп, яшь артисткаларны үз артларыннан ияртә алырдай тәҗрибәле Гөлүсә ханым, Әлфия Рәхмәтуллина кебек артисткалар бар.

Драматург Юныс Сафиуллин:

– Шәп театр! Хикмәт режиссурада!

Камал театры директоры Шамил Закиров:

– Зәвыклы театр! Хикмәт репертуар сайлый белүдә. Фаил символлар белән эш итә! Сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов:

– Бик кызыклы театр. Югары дәрәҗәдәге профессиональ коллектив. Режиссура көчле. Сәхнәне җиһазлау, бизәү эшләре – сценографиянең образлы булуы – Чаллы театрының йөзе.

Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова:

– Театрда зәвык сизелә. Яшь театрның юл башы зәвыктан башлана икән, бу инде бик тә куанычлы күренеш. Театр озын гомерле булсын.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи:

– Әйбәт, әйбәт, бик һәйбәт театр Фаил Ибраһимов театры.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюп:

– Кыска гына әйткәндә, егетләр булдыра!

Бу сүзләрне профессиональ актёрлар һәм театр белгечләре әйткән иде. Ләкин ни өчендер профессиональ тәнкыйтьчеләр шушы фикерләрен матбугатта җәеп салмады. Ә абруйлы матбугат ни өчендер дәшми.

Миңа калса, сәхнәдә символлар куллану, образлы детальләр иҗат итү, мизансценалар аша көтелмәгән мәгънә әйтү – режиссёр Фаил Ибраһимовның иҗат алымнарының берсе.

Татар театры, без белә-белгәннән бирле, «ике такта, бер басма – уртасында мәхәббәт» ысулы белән иҗат итә килде. Бигрәк тә күчмә шартлардагы театрлар спектакльләрне гел бер төрле җиһазлый иде. Арткы диварга каенлык (башка очракта: наратлык, урман, болын) күренеше ясап эләләр дә ян-яктан – өй баскычы (болдыр яки тәрәзә), икенче якта тактага ясалган капкамы, мунчамы төртеп куялар, сәхнә уртасына калку урын ясыйлар да, ике егет – бер кыз артыннан, бер егет ике кыз артыннан куыша башлый, көлә-көлә, елый-җырлый мәхәббәт уйныйлар. Һәрвакыт безнекеләр җиңә иде. Өлкән буын артистлары, режиссёрлары, зинһар, миңа үпкәләмәсен, әлбәттә, театр тарихында бик уңышлы спектакльләр дә күп булды, мин монда фәкать гомум «өслүб» турында әйтәм. Ягъни, режиссёрлар спектакльнең образлылыгы, күчмә шартларда шартлы детальләр белән генә кыен хәлләрдән чыгу турында башларына да китерми, чынбарлыкка якын авыр декорацияләр ясата торганнар иде. Бу күренеш татар театрының торгынлык елларында булды. Шөкер, яңа режиссёрлар, яңа актёрлар, яңа драматурглар килде. Татар сәхнәсендә образлылык, читләтеп әйтү алымнары да пәйда булды.

Фаил Ибраһимов – театрның миссиясен тирән аңлап эш итүче режиссёр. Ул пьесаның «орлыгын» тапмыйча, спектакль куярга тотынмый. Аның өчен пьесаның рухына тәңгәл килә торган сәхнә җиһазы кирәк. Образлы ул җиһазны табу өчен, атналар, айлар уйларга, хыял дөньясында фикер йөртергә кирәк. Фаилнең символлар, абстракция образлары белән эш итүе, иҗат өслүбе беренче спектакленнән үк ялтырап күренә иде инде.

Фаил Ибраһимовның режиссёр буларак тагын бер асыл сыйфаты бар. Ул – тәрбияче-режиссёр. Шәһәрнең стационар театрлары, гадәттә, әзер актёрлар белән, сыналган, танылган артистлар белән эш итә. Күчмә шартлардагы театрларда актёрларга кытлык була, шуңа күрә артистларны читтән, һәвәскәрләр арасыннан алырга туры килә. Алар актёрлык осталыгы дәресләре узмаган. Менә шулардан режиссёр актёр ясарга тиеш. Спектакль куясы урында режиссёр актёрлык осталыгы дәресләре уздырырга мәҗбүр. Фаил – бу эшнең остасы. Ул – театр мәктәбе эшләп бетермәгән җитешсезлекләрне төзәтергә алынган режиссёр. Ул – уртача сәләтле актёрдан – яхшы актёр, яхшы актёрдан шәп актёр ясый ала торган тәрбияче.

Фаил Ираһимов сәләтенең тагын бер гүзәл ягы бар: ул спектакльдә ярашканлык (ансамбль) хасил итә ала. Товстоногов әйткәнчә: бөек актёрларның берсе – агаракка, икенчесе тагаракка тартып, спектакль уйнауга караганда, урта сәләтлеләрнең берләшеп, ярашып уйнавы кадерлерәк. Ачылып бетмәгән актёрны талантлы актёрга якынлаштыра алу сәләте һәр режиссёрга да тәтеми.

Фаил Ибраһимовның тәҗрибәсе бай, куйган спектакльләре күп, ул Татарстан актёрларының нәрсәгә сәләтле икәнен биш бармагы кебек белә. Кайсы театрга барып спектакль куйса да, Фаил Ибраһимовның хезмәте заяга китмәс. Алда планнары бар аның, ул кече күләмле әсәрләргә мөрәҗәгать итмәкче була. Әлбәттә, театр җитәкчеләре, пьесаны куярга алганда, бу пьеса безгә күпме керем бирер, дип уйлый. Ләкин Фаил Ибраһимов, иҗат кешесе буларак, җитди пьесалар сәхнәләштерергә хыяллана. Актёр үссен өчен, комедия белән рәттән, трагедиясен дә, кыска шәкелдәге пьесаларны да уйнарга кирәк.

Фаил – озын иҗат юлында шактый кыен ашаган кеше. Ләкин ул кыенлыкларны җиңә килде, алга таба да режиссёр Фаил Ибраһимов алган юлыннан тайпылмас, сәнгатькә тугры хезмәт итәр, иншалла! Быелгы Төрки халыклар фестивалендә Мостай Кәримнең пьесасы нигезендә Фаил Ибраһимов куйган «Ай тотылган төндә» тамашасы театрның ныклы һәм ышанычлы адымнар белән алга баруы турында сөйли.

Иҗат итү шартларының никадәр кыен булуына карамастан (театрның профессиональ коллективы яшәрлек үз бинасы юк), театрны, зур коллективны тиешле формада тотканнары өчен, театрның баш режиссёры Фаил Ибраһимов белән директоры Рашат Фәйзерахмановларның батырлыгы һәм иҗади каһарманлыгын аеруча билгеләп үтәргә кирәктер.

Чаллы театрының киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешерлек иҗади гайрәте бар.