Логотип Казан Утлары
Публицистика

Самара татарлары һәм замана фольклоры

Икътисадта, фән-мәгариф һәм мәдәнияттә Россиянең иң эре үзәкләреннән берсе саналган Самара өлкәсе – милләттәшләребез күпләп сыенган урын. Ул – Россиянең татарлар яши торган төбәкләре исемлегендә унынчы урында. Урта Идел территориясенә урнашкан Самараның үзендә генә дә татар милләтеннән булган 40 меңгә якын кеше яши, калада аларның саны руслардан кала икенче урынны били. Самара өлкәсенә мөселман-татарларның әле XVI йөз урталарында ук килеп утырулары хакында тарихи мәгълүматлар саклана. Гүзәл табигатьле бу якларны үз иткән милләттәшләребез биредә ныклап тамыр җәйгән, зур-зур салалар төзегән, бүгенге көндә тулы хокуклы җирле халык булып яшәп ята. Төбәкнең галимнәрне үзенә җәлеп итүенең сере дә нәкъ менә шунда – компактлы яшәүче татарлар белән аралашу аша халкыбызны этнос буларак һәрьяклап өйрәнү мөмкинлеге чиксез зур биредә. Монда, Рәсәй куенындагы Самара өлкәсендә, Татарстанның татар авылларындагы кебек үк рәхәтләнеп татарча аралашып була торган, татарча сөйли, татарча уйлый, татарча эш-гамәл кыла, тормыш алып бара торган милләттәшләребез яши.

Галимнең бурычы – халкыбыз яшәү-тәрәккыятенең кабатланмас чаткыларын, әһәмиятле мизгелләрен билгеләп калу, бөртекләп җыйнау, теркәү, өйрәнү аша мөһим ачышлар ясау, халыкныкын халыкка кире кайтару. Самара татарлары галимнәрне күптәннән кызыксындыра. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең 75 еллык эшчәнлеге дәвамында татар халкының рухи һәм милли-мәдәни мирасын барлау, туплау һәм өйрәнүгә, гомумән, зур игътибар бирә. Әле алтмышынчы елларда ук бу якларга Институттан Илбарис Надиров, Хуҗи Мәхмүтов, Фатих Урманчеев, Флора Әхмәтова, Халидә Гатина кебек фольклорчы галимнәр, экспедицияләргә чыгып, фактик материаллар туплап алып кайткан, аларны академик басмалар төзегәндә файдаланган, Самара татарларыннан җыелган рухи энҗеләрне милли мирасыбыз буларак бәяләгән. Ярты гасырга якын вакыт аралыгыннан соң бу төбәкнең фольклорында, телендә-сөйләмендә, халык музыка сәнгатенең яшәешендә, археографик, ташъязма һәм этнографик мирас сакланышында һ.б. нинди яңалыклар, үсеш-үзгәрешләр, табышлар һәм югалтулар булуын ачыклау ихтыяҗы Институттан бер төркем галимне янә Самара өлкәсенә китерде.

Биредәге Похвистнево, Келәүле, Камышлы кебек районнарда хәзер 130 меңләп татар яшәве мәгълүм. Фольклорчыларны, археограф, текстолог, диалектолог, сәнгать белгечләрен берләштергән комплекслы фәнни экспедиция бу юлы өлкәнең шушы районнарында эшләде. Эш барышында һәр белгеч үз юнәлешенә муафыйк максатларны тормышка ашыруны күздә тотты. «Юлы уңның – эше уң», – ди халкыбыз. Безнең дә юлыбыз уң булып, эшебез гаять җайлы барды. Экспедиция барышында Самара татарларының рухи һәм матди мәдәнияте төрле яклап өйрәнелде. Элекке дәверләрдән туплана килгән тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл, тапкыр фикерләр, тәрбия алымнары, әхлак нормалары, күңел дөньясының, матурлыкның үзенчәлекле чагылышы, хәерле гамәлләрне аңлау-тоемлау рәвеше, дин, фәлсәфә, хәтер – болар бар да халыкта яши торган тиңсез хәзинәләр. Халык бар икән, димәк, аның күңел байлыгы да исән-сау, ул байлык, тарихның үзе кебек, һаман үсеш-үзгәрештә.

Фольклорчы буларак, төп игътибарымны, әлбәттә, халык авыз иҗаты үрнәкләрен барлауга юнәлттем. Халык белән әңгәмә корулар нәтиҗәсендә бик күп берәмлек тел-авыз иҗаты үрнәкләре язып алынды, шушы төбәккә генә хас булган тарихи, топонимик һәм мифологик риваятьләр, авыл тарихлары, уеннар, җырлар, йола фольклоры, төрле ышануларга бәйле барлыкка килгән яисә халык китаптан укып сөйләгән хикәятләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, мәзәкләр, мәзәк хәлләр архивыбызны баетты. Ачык йөзле, сүзгә оста информантлары, куллары шифалау үзлегенә ия халык табиблары, оста гармунчылары, гармун ясаучылары, тәмле сулары, татлы бавырсаклары, исламны хөрмәт итеп яши белә торган халкы белән күңелгә керде бу төбәк. Ни дисәң дә, Самарадагы татарларда – ата-бабаларыбыз каны, тамырларыбыз бер, гадәтләребез уртак. Һәр мәсьәләгә үз карашы булган тырыш, гаярь, җор телле, ушлы Самара татарлары – асылда милләтебезнең тулылыгын, бөтенлеген тәэмин итеп торучы шактый эре катлам. Биредә очраган һәм язып алынган фольклор әсәрләре – татар халык иҗатының бүгенге торышы, халкыбыз яшәешенә, аның бүгенге сулышына тере мисал.

Үзеңнеке һәрвакыт үз була. «Без – татарлар!» – дип горурланып әйтерлек милләтеңнең булуы шул милләт кешесендә канәгатьлек хисләре тудыра. Бу әйбәт хис татарларның бай тарихка, үзенчәлекле мәдәнияткә ия халык булуын аңлаудан килә, әлбәттә. Самара татарлары белән аралашу, авыллары тарихы, күренекле шәхесләренең эш-гамәлләре, гореф-гадәт, йолалары турында үз авызларыннан ишетү, күңел сандыкларын ачтырып, анда сакланган хәзинәләр белән танышу шушы хиснең яңаруына, ныгуына сәбәп булды. Бөек Тукай әйткәнчә, «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул».

2010 елдан бирле даими чыгып килә торган «Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» дип аталган сериядә дөнья күргән «Милли-мәдәни мирасыбыз: Самара өлкәсе татарлары» җыентыгында (Казан, 2015; 360 б.) 2014 елда Самара өлкәсенә Институтыбыз оештырган экспедиция материаллары һәм шушы чараның барышы тулысы белән яктыртыла. Биредә исә шушы экспедиция составында Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали, Нугай, Красный мост, Яңа Мансур, Иске Мәчәләй, Яңа Мәчәләй, Келәүле районында Назаровка, Камышлы районында Камышлы авылында, Иске Ярмәктә, Яңа Ярмәктә, Иске Балыклыда һәм Дәүләткол авылларындагы татарлардан шәхсән үзем туплаган кайбер үрнәкләрне журнал укучыларына тәкъдим итәм.