РУХЫҢ САУМЫ, МИЛЛӘТЕМ?

– Татар халкы кайда гына сибелеп яшәми. Заман зилзиләләре аны төрлечә
сыный, Чиләбе өлкәсенең бөтен тарихы татар дөньясы белән бәйле. Татарсыз
чор беркайчан да булмаган монда, татар җәмгыяте гел яшәп торган. Язмышның
бар ачысын татыган, «Чиләбедә чиләнгән» татар рухы бүген саумы?


Лена КОЛЕСНИКОВА,
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы
Башкарма комитеты рәисе:

– Татар дөньясын бүген Бөтендөнья татар конгрессыннан
башка күз алдына китерүе кыен. Аның Урал татар җәмгыятенең
яңарыш хәрәкәтенә йогынтысы да бәя биреп
бетергесез.
Әйе, Чиләбе өлкәсенең бөтен тарихы татар дөньясы
белән бәйле. Татарсыз чор беркайчан да булмаган монда,
татар җәмгыяте гел яшәп торган. Чиләбедә ХIХ гасырда һәм
ХХ йөз башында сәүдә, сәнәгать өлкәсендә танылган милләттәшләребезнең затлы
архитектура үрнәге – сәүдә йортлары әле дә исән. 110-120 ел буе туктаусыз эшләп
килгән мәчет һәм милли китапханәбез татарларга «сез – татар, сез – мөселман», дип
искәртеп торган фактор булгандыр дип уйлыйм. Татар сәнгате, татар әдәбияты да
гасырлар буе милли нур чәчкән. Татар үзешчән сәнгате совет елларында мәдәният
йортларында ышык табып эшләп килгән һәм эшләп килә дә. ЧТЗ мәдәният сараенда
күп еллар тамашачыларын сөендергән татар театры турында бүгенге көндә дә матур
риваятьләр йөри.
Мондагы татар дөньясының тарихи үзәге – Троицк каласы. Исеме рус диненнән
алынган булса да, аның урамнарында Тукай, Гафури, Зәйнулла ишан, Шиһабетдин
Мәрҗани, Акмулла, Бабич, Габделбари Баттал, Габдрахман Сәгъди, Г.Газиз (Газиз
Гобәйдуллин), Атилла Расих, Исхак һәм Исмәгыйль Иляловлар, Гамил Афзал, Сәрвәр
Әдһәмова, Миңгали Надрюков, Мохтар Мутин, Сара Садыйкова, Бари Тарханов һәм
тагын йөзләрчә танылган татарның эзләре бар.
Магнитогорски каласы – «Бөтенсоюз комсомол төзелеше» булып, илдән сөрелеп
җыелган катнаш милләтләр конгломераты рәвешендә формалашса да, татар рухының
тагын бер учагы ул. Халкыбызның иң талантлы композиторларының берсе Рафаил
Бакировыбызның иҗаты нәкъ менә шунда чәчәк атты. Гамил Афзалны да хәтерли
әле бу тимер-корыч шәһәр. Гамил аганың дусты, яшьтәше, шагыйрь Басыйр абый
Рәфыйков бүгенге көндә Троицкта яши, әдәби очрашуларда яңа шигырьләрен укый.
Мөсәгыйт абый Хәбибуллин да яшьли мондагы металлургия комбинатында берникадәр
вакыт токарь булып эшләп киткән. Болар – җирле татар дөньясыннан үсеп чыккан яки
формалашуына биредәге татар җәмгыяте йогынты ясаган талантлар.
Милли хәрәкәтнең яңа дулкыны узган гасырның сиксәненче еллары ахырында
күтәрелде монда. Ул заманда өлкә милли мәдәният үзәге оешты. Дөнья кайнап
торды.
Җир шарындагы татар дөньясының илһамланып, җанланып китүенә 1992 елның
июнендә Казанда татар халкының беренче съезды җыелу һәм Бөтендөнья татар
конгрессын оештыру турында карар кабул ителү сәбәп булды. Бу безнең Чиләбе
өлкәсендәге эшчәнлегебезгә дә яңа көч, яңа күтәрелеш өстәп җибәрде. 1998 елның
язында, өлкәбез төбәкләреннән татар делегатлары җыелып, Өлкә татар конгрессы
оештырылды. 2002-2003 елларда узган «Чиләбе өлкәсендә Татарстан көннәре» һәм
«Татарстанда Чиләбе өлкәсе көннәре» шушы абруйлы җирле Конгрессыбызның өлкә
хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә оештырган чарасы булды.
2009 елда исә, Конгрессның чираттагы съездында, Конгресс башкарма комитетының
җитәкчесе дилбегәсен ышанып миңа тапшырдылар.
Төп максатыбыз татар рухын һәр татарның йөрәгенә җиткерү, татар милләтенең
гүзәллеген бөтен гаммәви чаралар аша дөньяга киң һәм сокландыргыч итеп
күрсәтеп тору, Татарстан, Казан һәм татар яшәгән бүтән төбәкләр белән тыгыз
элемтәдә эшләүдән гыйбарәт иде. Бераз алга китеп әйтик: Чиләбе өлкәсе Татар
конгрессының бүгенге көндәге уңышлары һәм югары абруе – нәкъ менә Татарстан
белән, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты белән бергәләшеп
эшләү нәтиҗәсе.
Чиләбедә һәм регионның берничә төбәгендә татар телен укыту курсларын
ачып җибәрүдән һәм өлкә күләмендә (Чиләбе өлкәсендәге 43 төбәкнең берсе дә
читтә калмый) ел саен уза торган «Җәлил укулары» бәйгесен, Тукай көннәрен
оештырудан башлаган идек эшебезне. Тиздән шуңа «Хәзинә» исемле атналык
телевизион тапшыруыбыз һәм шулай ук «Хәзинә» дип аталган айлык, 15 мең тираж
белән чыга торган газетабыз өстәлде. Хәзер исә безнең тормышка ашырылган, әле
дә дәвам иткән проектларны санап чыгу да кыен: «Озын толым», «Бишек җырлары»,
«Шәҗәрә», «Сабыйлар халык әкиятләрен рәсемгә төшерә» бәйгеләре... Бөтен татар
(хәер, татар гына да түгел) кавемен шаккатырып сокландырганы – «Татар кызы»
бәйгесе булды, әлбәттә. Берничә дистә татар кызының апрельдән сентябрьгә
кадәр җырлау-бию-артистлык осталыгын күрсәтүен, спорт чаралары, авылда каз
өмәләре үткәрүен, су ташу, печән эскертләү, өчпочмак, бәлеш һ.б. милли ризыклар
әзерләвен, калфак, изү, беләзек чигү, татар теленнән, тарихыннан имтихан тоту һәм
тагын күптөрле сынаулар аша үтүен телевидение, газета һәм интернет сайтлары
аша бөтен өлкә күзәтеп торды. Бу бәйгенең төп мәгънәсе – примитив чибәрлек
конкурсы түгел, ә кызларыбызның сәләтлелеге, рухи күркәмлеге аша милләтебезнең
бөеклеген күрсәтү икәнен хәзер күпләр аңлый инде. Соңрак «Татар кызы»на аның
сабыйлар варианты – «Нәни энҗеләр» өстәлде, хәзер исә, менә икенче ел рәттән
инде, «Татар егете» дә уза.
Мәгълүм ки, «Татар кызы» хәзер Бөтенроссия, хәтта Халыкара конкурс дәрәҗәсенә
кадәр үк үсеп җитте.
Татар кинофильмнары фестивале, районнарда берничә милли көрәш заллары
ачып җибәрү, һәр ел саен, мәгариф министрлыгы белән берлектә, өлкә татар теле һәм
әдәбияты олимпиадалары үткәрү, «Чиләбе өлкәсе татарлары энциклопедиясе» проекты
өчен мәгълүмат туплау – болар барысы да Татарстан белән, Бөтендөнья татар конгрессы
белән бергә, алар ярдәмендә алып барыла. Татарстан җитәкчеләре – министрлардан
башлап Президентка кадәр – бездә еш була, ә Ринат Зиннур улы Закиров һәм БТК
Башкарма комитеты әһелләре белән без көн саен элемтәдә.
БТК тәҗрибәсен үзләштерүдән туган тагын бер эш даирәбез – татар авыллары.
Коншак, Үзбәгәрәк, Караболак, Арслан, Әптерәк, Әчлекүл, Әмин, Редутово,
нугайбәкләр (Фершампенуаз, Париж) авылларына без бүләкләр төяп кенә түгел, ә
үзебез дә чын татар рухын тояр өчен, татар һавасын сулау өчен барып йөрибез.
Бүгенге көндә Чиләбенең ике урамы Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемнәрен
йөртә. Татар мәдәнияте сыйныфы эшләп килгән 81нче мәктәпкә дә Җәлил исеме
бирелде, һәм анда Чулпан апа Җәлилова катнашы белән каһарман шагыйребезнең
музеен да ачтык. Шәһәр уртасында, Пушкин урамындагы бакчада, Җәлилгә һәйкәл
дә куелды. Троицкида, Тукаебыз 1912 елда тукталган йортның диварында истәлек
тактасы урнаштырдык. Быелгы «Татар кызы» һәм «Татар егете» бәйгеләренең туган
якны өйрәнү этабы нәкъ менә Троицк каласында, аның XIX гасыр архитектурасына,
мәчетләренә, иске сәүдә йортлары биналарына экскурсия һәм биредәге татар
җәмгыятенең тарихына имтихан тоту формасында узды. Троицкиның беренче татар
театрлары барлыкка килгән калаларыбызның берсе булуын истә тотып, егетләребез-
кызларыбыз Г.Камалның «Беренче театр»ын сәхнәгә куйды. Ул көнне монда булган
Г.Кариев исемендәге театр артистлары безнең спектакльгә югары бәя бирде.
Сабан туйлары хәзер, русларның Масленицасы кебек, һәр шәһәрдә-районда ел саен
үткәрелә торган бәйрәм булып китте. Бер сыңар татар гына яшәгән урыс авылларында
да шаулатып татар бәйрәмнәре уза. Ә менә моннан ике ел элек, БТК тәҗрибәсенә
таянып, «Ак калфак» оешмасын булдыргач, һәм бу фидакарь хатын-кызларыбыз
өлкәбезнең бөтен татар төбәкләрендә – Чиләбедә һәм Магнитогорскида, Златоустта һәм
Миәстә, Копейскида һәм Троицкида, тагын берничә дистә шәһәрдә-авылда остаханәләр
үткәреп чыккач, Конгрессыбызның абруе аеруча да үсеп китте кебек.
Соңгы елларда мондагы татар дөньясы җанланып китү генә түгел, шактый киңәйде
дә. Күпләр «кем мин?» дип уйлану чорына керде.
Чиләбе өлкәсендәге 200 меңнән артык татар арасында «татар бәхете өчен мин
җан атармын», дип торган шәхесләр күп: Ирек Сабиров, Сания Шевченко, Мәхмүт
Шәрәфетдинов, Марат Канафин, Луиза Алмаева, Рәсимә Нашарова, Реда Кәбирова,
Сәлимә Габидуллина, Валя Заһидуллина, Әлфира Усманова, Дамир Сафин, Искәндәр
Шәмсетдинов, Рәүф Гыйззәтуллин, Рөстәм Вәлиев һәм тагын йөзләрчә милләттәшебез
– шул токымнан.
Менә шулай, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә без дә алга атлыйбыз. Узган
юлыбыз, һичсүзсез, вакыйгаларга һәм уңышларга бай. Әмма эш күп әле. Артыбыздан
яшьләр килә, тәҗрибәбезне, уй-фикерләребезне аларга сеңдереп өлгерергә кирәк.


– Ана телебездә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләсе һәр чорда да актуаль һәм
четерекле булды. Аеруча да Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен. Бүген
герой-шагыйрь Муса Җәлилне укыткан, тәрбияләгән Оренбург төбәге мәгарифе
һәм педагогикасы нинди һава сулый? Милләт яшьләрен ничек үстерәсез?


Руслан ЗӘБИРОВ,
Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте
рәисе:

– Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәриятенең
тарихы 1989 елдан башланды, шул вакытта «Оренбург татар
иҗтимагый үзәге» барлыкка килде. 1996 елдан ул «Оренбург
шәһәре милли-мәдәни автономиясе» исемен йөртә башлады.
Шул ук вакытта Оренбург өлкәсендә Орск, Богырыслан,
Бозаулык, Сорочинск шәһәрләрендә һәм Татар Каргалысы
белән Әсәкәй авылларында җирле татар иҗтимагый оешмалары
барлыкка килә башлады.
1999 елда Шәһәр татар автономиясе әгъзалары инициативасы белән, район
татар җәмгыяте вәкилләре катнашында «Оренбург региональ татар милли-мәдәни
автономиясе (мохтәрияте)» оештырылды. 2013 елда аңа яңа исем бирелде: «Региональ
иҗтимагый оешма «Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе».
Бүген Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясе – ул җирле татар
милли-мәдәни автономияләреннән һәм иҗтимагый оешмалардан торган челтәр.
Өлкәдә Абдуллин, Александровка, Әсәкәй, Матвеевка, Тоз-Түбә районнарында һәм
Орск, Богырыслан, Оренбург шәһәрләрендә 8 иҗтимагый оешма эшли.
Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллык тарихы бар,
аның үз структур бүлекчәләре төп юнәлешләр буенча эшли:
133
РУХЫҢ САУМЫ, МИЛЛӘТЕМ?
1. Этнокультура (татар) компонентлы мәктәпләрнең директорлары һәм
укытучылары берләшмәләре.
2. Татар яшьләре берләшмәсе.
3. «Ак калфак» татар хатын-кызлары берләшмәсе.
4. Хәйриячеләр берләшмәсе.
Иң элек без заманча этнокультуралы (татар) мәгариф системасына игътибар итәбез.
Безнең максат – татар теле укытылган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрү.
Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте өлкәдәге татар этнокультура
компонентлы мәктәпләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Ел саен аларның директорлары һәм
укучыларның ата-аналары белән очрашулар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары
өчен
семинарлар оештырыла. Анда Оренбург өлкәсенең мәгариф, Татарстан
Республикасының
Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре катнаша. Семинарларның максаты – иң шәп
татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату; инновацион
методика алымнары, укыту технологияләре белән танышу.
Шушы көннәрдә Оренбургта «Татар мәгарифе көннәре» уза. Анда Татарстанның
Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да вәкилләр катнаша.
Шулай ук ел дәвамында өлкәнең Региональ мәгарифне үстерү үзәге белән бергә
татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикумнар оештырыла.
Җирле
татар иҗтимагый оешмаларында татар телен өйрәнү клублары эшләп килә. Андый
клублар Оренбургта, Әсәкәй һәм Тоз-Түбә районнарында бар.
Һәр елны уза торган чараларның иң күңеллесе – «Җәлил укулары» дип аталган
региональ шигырь укучылар конкурсы. Ул якташыбыз, каһарман-шагыйрь Муса
Җәлилнең туган көненә багышлана.
Анда 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар катнаша. Конкурсның тарихы ун ел
элек башланды, ә биш ел элек ул региональ статус алды. Ел саен конкурста өлкәнең
төрле төбәкләреннән 40тан артык укучы чыгыш ясый. 2016 елда бу чара Җәлилнең
туган авылында – Мостафада уздырылды. Конкурста җиңүчеләр дипломнарга һәм
акчалата бүләкләргә лаек була. Шулай ук Россиянең атказанган табибы Рамил Әхмәт
улы Зәбиров исемендәге премия дә тапшырыла.
Ризаэтдин Фәхретдин әйткән: «Милләтләр югары күтәреләләр, түбән төшәләр, алга
китәләр вә артта калалар, хуҗалык итәләр, хезмәтче булып йөриләр; шушы эшләрнең
һәрберсендә асыл көч, төп сәбәп – яшьләрдәдер». Оренбургның татар милли-мәдәни
автономиясе каршында инде икенче ел Татар яшьләре берләшмәсе эшләп килә. Биредә
яшь активистлар җыела. 2016 елда Оренбург яшьләре «Аулак өй» дип аталган берничә
чара уздырды. Анда алар татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтте.
Мәсәлән, «Татар туйлары», «Каз өмәсе» һ.б. Яшь активистлар ел дәвамында автономия
уздырган чараларда волонтёрлар булып катнашалар. Димәк, киләчәгебез – ышанычлы
кулларда.
Мәдәният һәр чорда хәйриячеләр ярдәмендә яшәп килде. Татар милли-мәдәни
автономиясе бизнес вәкилләре белән элемтәләрне өзми. Бүген дә безгә автономиянең
Хәйриячеләр берләшмәсе акчалата зур ярдәм күрсәтә. Ел дәвамында автономиядә
10-12 чара уза.
Ундүртенче ел рәттән «Ак хисләр» исемле халыкара конкурс-фестиваль оештырыла.
Бу конкурс Әсәкәйдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашында уза. Чара
кысаларында конкурсантларга Татарстан педагоглары җыр һәм бию буенча мастер-
класслар бирә. Әсәкәйдә шулай ук «Алтын көз» исемле балалар конкурс-фестивале
дә үткәрелә.
Өлкә Сабан туе 2016 елда Әсәкәй районында узды. Шулай ук әлеге татар бәйрәме
Тоз-Түбә шәһәрендә дә гөрләп үтте.
Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе эшен төрле юнәлешләрдә алып бара.
Күп проектлар – планнарда, аларны тиз арада эшкә ашырырга уйлыйбыз. Иң мөһиме
– бездә үсешкә, активистларның санын арттырырга бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Булганны саклыйк, ишәйтик.


– Әстерхан – бик борынгы, заманында ханлык мәркәзе, төркиләрнең төп сәүдә
үзәкләренең берсе булган өлкә. Аны, табигый гүзәллегенә бәйле рәвештә, «Көньяк
Венеция», дип тә йөртәләр. Мәскәүдән 1 400 чакрым ераклыкка «качып» сыенган,
куенына йөздән артык милләт, ундүрт дини конфессияне сыендырган төбәктә
милләттәшләребез үзләрен ничек хис итә?


Әнвәр АЛМАЕВ,
Әстерхан «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы
рәисе:

– 1989 елда Әстерханда «Дуслык» татар милли-мәдәни
оешмасына нигез салынды. Ул – Әстерхан өлкәсендәге рәсми
рәвештә теркәлгән беренче милли оешма.
Оешманың төп максаты – татар милли мәдәниятен торгызу
һәм үстерүгә, милли үзенчәлекләрне саклауга, татар милли
бәйрәмнәрен, йола һәм гореф-гадәтләрен торгызуга, халыкның
культура дәрәҗәсен арттыруга, халкыбызның элекке һәм
хәзерге мәдәниятен белүгә нигезләнгән ватанпәрвәрлек хисен
һәм югары әхлаклылык тәрбияләүгә ярдәм итү.
«Дуслык» җәмгыяте оешу белән, сиксән елга якын ябылып торган «Идел» татар
газетасы 1990 елның августыннан янәдән чыга башлый. Ул мәдәни, әхлакый һәм
иҗтимагый проблемаларны яктырта. Әстерхан татарларының тормышы, күренекле
шәхесләре хакында яза. Мәктәп укучыларын һәм студентларны татар теленә якынайту
максаты белән, «Тукай – минем йөрәгемдә», «Минем гаиләм» һ.б. иҗади бәйгеләр
уздыра.
2002 елдан алып бу көнгә кадәр өлкә күләмендә беренче татар милли китапханәсе
эшләп килә. Ул, татар авылларының мәктәп китапханәләре белән элемтәдә тора,
аларга Казаннан килгән яңа китапларны тапшыра, татарларның иҗтимагый һәм
мәдәни тормышындагы истәлекле даталарны билгеләп үтү, олуг татар шәхесләренә,
шигърияткә бәйле әдәби һәм мәдәни кичәләр, «түгәрәк өстәл»ләр, китап күргәзмәләре
уздыру кебек чаралар башкара. 2002-2005 елларда китапханәдә татар якшәмбе мәктәбе
дә эшләп килде.
«Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе булып татар
халык бәйрәме Сабантуйны киң форматта уздыру тора. Әстерханда 2008, 2017 елларда
Федераль Сабантуй бәйрәме узды. Хәзер бәйрәм 30 меңнән артык кешене җыя. «Нур»,
«Ялкын» кебек милли ансамбльләр югары дәрәҗәгә күтәрелде. Әстерхан татарлары
өчен өлкә һәм Татарстан Республикасыннан килгән артистлар катнашында даими
рәвештә төрле чаралар уздырыла.
Оешма каршында берлекнең «Дуслык» яшьләр бүлеге дә эшли. Ул оешма уздырган
барлык чараларда да актив катнаша. Төрле кичәләр, мастер-класслар уздыра.
«Дуслык» оешмасы тарафыннан «Ел татарлары» һәм «Татар кызы» кебек проектлар
да тормышка ашырыла. 2008 елда беренче тапкыр «Татар теле укытучысы» бәйгесе
узды.
Әстерхан өлкәсендә бай тарихлы Татар халык драма театры эшли. Труппа өлкәнең
Яшь тамашачылар театры, филармония кебек зур сәхнәләрдә спектакльләр, милли
концертлар куя. 1998 елдан театрның репертуары киңәя, ел саен бер-ике яңа спектакль
дөнья күрә.
2012 елда оештырылган «Көрәш» федерациясе дә зур нәтиҗәләргә ирешә башлады.
Милли көрәш белән яшь буын бик теләп шөгыльләнә. Шулай да «Дуслык» милли татар
оешмасының иң зур эшләре – Татарстан Республикасы белән багланышта Тукайга һәм
Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр.
Әстерхан татарларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ярдәме
бәяләп бетергесез. Шул ук вакытта Әстерхан өлкә Думасындагы татар депутатлары
да милли тормышыбызда зур роль уйный.

– Бай традицияләре, үз-үзен саклау иммунитеты булган татар авылы...
Бүген аның язмышы кем кулында? Гомер-гомергә милләтнең зыялы катламының
төп өлеше авылларда тәрбияләнгән. Ульяновск өлкәсе татарлары да искәрмә
түгелдер... Халкыбызның киләчәген тәрбияләүдә сезнең автономия нинди вазифа
башкара?


Рамис САФИН,
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең
Башкарма комитеты рәисе:

– Соңгы тапкыр халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча,
безнең Ульяновск өлкәсендә 150 меңнән артык татар кешесе
гомер кичерә. Бүген татарлар барлык халыкның 12% ын алып
тора. Өлкәбезнең 67 торак пунктында милләттәшләребез
күмәкләшеп гомер кичерә. 1998 елда Россиядә иң беренчеләрдән
булып өлкә татар милли-мәдәни автономиясе төзелде.
Бүгенге көндә Өлкә законнар чыгару җыелышына һәм Шәһәр
Думасына 9 кеше депутат булып сайланды. Төрле тармак буенча
14 милләттәшебез – профессор, 105 е фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия.
Хакимият, мәгариф һәм мәдәният органнарында татар халкының мәнфәгатьләрен
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе яклый. Аның Башкарма комитетында
– 105 кеше. Соңгы елларда барлык муниципаль берәмлекләрдә дә милли-мәдәни
автономиянең район советлары булдырылды. Алар, җирле район хакимияте белән
уртак тел табып, нәтиҗәле эш алып бара.
Озакламый безнең автономия оешканга 20 ел тула. Шуңа күрә бүген ниндидер
нәтиҗәләр ясарга да була, алга таба нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында
да уйланабыз. Мәгариф буенча горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. 2004 елда
Димитровград шәһәрендә татар мәктәбе ачылды. Узган ел аңа Г.Тукай исеме бирелде.
Бүген анда укырга теләүчеләрне конкурс нигезендә кабул итү зарурлыгы турында
уйланабыз. Мәктәптә урын җитмәгәнлектән, балаларның күбесе башка мәктәпләргә
китә. Шунысы сөендерә: әлеге мәктәпне тәмамлаган укучыларның барысы да диярлек
Казанда, Самарада, Ульяновскида һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларына керә.
Гомумән алганда, ун ел элек татар теле өлкә мәктәпләрнең 25-30% ында өйрәнелсә,
соңгы елларда ул мәгариф системасының яртысына диярлек үтеп керде. Бүген
Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә белем алучы балаларның 50% тан артыгы (ун ел
элек 32% иде) ана телен фән буларак яки факультативларда һәм түгәрәкләрдә өйрәнә.
Кызганычка каршы, һәр төбәктәге кебек, бездә дә мәктәпләр һәм укучылар, шул
исәптән татар милләтеннән булган балалар саны елдан-ел кими бара. Мәктәпләрдә
акча бала санына карап бүленеп бирелә башлау да милли мәктәпләргә тискәре йогынты
ясады. Шунлыктан, 2006 елда Ульяновск шәһәрендә ачылган татар мәктәбе быел
янәшәдәге мәктәп белән берләштерелде. Авырлыклар аша булса да, мәгариф идарәсе
белән уртак тел табып, без биредә татар телен дәрес буларак укытуны калдыра алдык.
Хәзер бу мәктәптә татар, чуваш һәм мукшы балалары үз ана телләрендә белем ала.
Монда һәр милләтнең үз мәдәни үзәге дә булдырылды. Без бүген биредә татар халкы
музеена экспонатлар туплыйбыз.
Милли мәгариф системасындагы проблемалар һәм югалту турында сөйләгәндә,
Россиянең һәр төбәгендәге кебек, милли тормышта кыенлыклар бездә дә җитәрлек.
Гомумән, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга бу илдә яшәү, милли мәгариф
системасын җайга салу элек тә авыр булган, хәзер дә җиңел түгел, алга таба тагын
да катлаулы булачак. Федераль мәгариф министрлыгы тарафыннан милли телләрне
укытуны кысу бара. Төбәкләрдәге татар авылларында мәктәпләр ябылу безгә икеләтә
авырлык тудыра. Чөнки татар авылында мәктәп ябылгач, андагы балаларны күршедәге
рус яисә чуваш авылындагы мәктәпкә автобуслар белән йөртеп укыта башладылар. Ә
анда мохит тә, тәрбия дә безнеке түгел инде.
Моннан берничә ел элек, федераль стандартка сылтау итеп, татар авылларында
беренче классларда «Әлифба»ны укытмый башлаганнар иде. Безнең өлкәдә Бөтендөнья
татар конгрессының күчмә утырышы вакытында без бу хакта Губернаторга җиткердек.
Ул моны акылсызлык дип атады һәм мәгариф чиновникларына яңа уку елыннан әлеге
хатаны төзәтергә күрсәтмә бирде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 500
данә һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан 300дән артык «Әлифба» алып кайттык һәм
татар авылларына тараттык.
Сер түгел, соңгы 20 елда татарлар яши торган авылларга Казан артистлары килми
башлады. Хәзер, бу бушлыкны тутыру максатыннан, ай саен татар автономиясе,
Татар мәдәният үзәге артистлары белән бергәләп, «Татар теле һәм сәнгате көннәре»
уздыра. Авылдан без концерт куеп, күңел ачып кына кайтмыйбыз, ә милли тормышны
җанландыру, андагы проблемалар хакында да сөйләшәбез. Чөнки бу чараларга район
башлыкларын, мәдәният һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләрен дә чакырабыз. Әле менә
шундый чараларның берсе район башлыгы катнашында Павловка районы Татар
Шмалагы авылында узды. Андагы китапханәгә татар китаплары соңгы тапкыр моннан
20 ел элек кайткан булган, акча юклыкка сылтау итеп, өлкәбезнең «Өмет» газетасына
да язылмый башлаганнар. Сөйләшү барышында район башлыгы чиновникларына бу
кимчелекләрне төзәтергә һәм матур әдәбият сатып алу өчен акча бүлеп бирергә кушты.
Моннан тугыз ел элек өлкәбездә ачылган Татар мәдәнияте үзәге дә халкыбызның
гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә зур роль уйный. Хәзер биредә Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина җитәкчелегендә 22 кеше (иҗади
һәм техник хезмәткәрләр белән) өлкә бюджеты хисабына татар сәнгатенә хезмәт
итә. Үзәктәге иҗат коллективларына 5 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге үзешчәннәр
йөри. Үзәкнең үзешчән сәнгать коллективларына йөрүчеләр саны 200 дән артып
китте. Татарстанның атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният
хезмәткәре Әлфия Рамазанова җитәкләгән Мәдәни үзәктә балалар иҗатына аеруча
зур игътибар бирелә. Гөлнара Вафина һәм Алсу Әлмәтова кебек үз эшенең осталары
җитәкләгән музыка төркемнәренә дә сабыйлар яратып йөри. Алар шәһәребездә
һәм өлкәбездә уза торган һәр чарада да актив катнаша. Ә узган елда Гөлнараның
«Кыңгыраулар» дип аталган балалар төркеме, көнбатыш илләрендә уздырыла торган
фестивальдә катнашып, дипломант исеменә лаек булды. Күпсанлы семберлеләр үтенече
белән, мәдәният үзәгендә татар театр төркеме ачылу да безнең мәдәни тормышта
зур вакыйга булды. Хәзер ел саен районнарда эшләүче татар халык театрлары өчен
якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Бари Тарханов исемендәге өлкә театр
фестивалендә катнашу зур мәртәбә булып тора.
Мәдәни үзәктә халкыбыз мәгарифенә һәм мәдәниятенә багышланган даими
эшләүче һәм яңартылып торучы күргәзмә дә бирегә килүчеләрдә зур кызыксыну уята.
Ә узган ел, мәдният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина инициативасы белән, беренче
тапкыр «Сембер сөлгесе» дигән гаҗәеп кызыклы күргәзмә эшләде. Анда авыллардан
80гә якын чигелгән сөлге китерделәр. Алар арасында ХIХ гасырда тукылганнары да
бар иде.
Монда шулай ук өлкәбездә яшәп иҗат итүче рәссамнарыбызның эшләреннән торган
күргәзмәләр дә оештырыла. Мәләкәс районы Мукшы Күле авылыннан Россиянең
атказанган укытучысы Гыймран Хисмәтулловның «Тормыш мизгелләре» дигән шәхси
күргәзмәсе халыкка аеруча ошады. Өлкәбездә тагын бер яңа проектка нигез салынды
– беренче тапкыр Яңа Малыклы районында татар гармунчыларының «Уйна, Сембер
гармуны!» дигән фестивале уздырылды. Анда 30дан артык гармунчы катнашты.
Шунысы сөенечле: бу чарада балалар һәм яшүсмерләр дә зур активлык күрсәтте.
Узган ел, күпсанлы яшьләрнең һәм ата-аналарның үтенечен искә алып, Татар
мәдәнияте үзәгендә үзебезнең йолаларыбыз һәм гореф-гадәтләребез нигезендә ЗАГСта
язылуны татар телендә оештырдык.
Өлкәбездә уникаль, халыкның 96% татарлар булган Иске Кулаткы районы бар.
Биредә 1932 елдан бирле татар телендә «Күмәк көч» газетасы чыга, үзләренең «Яңа
137
РУХЫҢ САУМЫ, МИЛЛӘТЕМ?
дулкын» дип аталган телеканаллары бар. Авыл мәктәпләрендә балалар татар теле һәм
әдәбиятын укыйлар.
Халыкның милли үзаңын уятуда радио, телевидение һәм газеталарның роле әйтеп
бетергесез зур. Моннан 28 ел элек өлкә телевидениесендә ул вакыттагы СССРда
беренче булып милли булмаган төбәкләрнең берсендә – Ульяновск өлкәсендә татар
телендә «Чишмә» һәм чуваш телендә «Ядкарь» дигән тапшырулар эфирга чыга
башлады. Төрле сәбәпләр табып, аларны 18 елдан соң яптылар. Әлбәттә, халыкта бу
зур ризасызлык тудырды. Шуңа күрә өлкәбезнең Губернаторы Сергей Морозов әлеге
тапшыруларны башка каналда өлкә бюджеты хисабына яңадан чыгарырга дигән карарга
кул куйды. Бүген әлеге тапшырулар аена ике тапкыр 20шәр минут тамашачыларны
милли тормыш белән таныштырып бара. Өлкәбездә 1990 елдан бирле чыгып килүче
«Өмет» газетасының да тиражы елдан-ел арта бара. Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре Исхак Хәлимов җитәкләгән бу редакция базасында соңгы елларда гына
борынгы Сембер төбәгендә иҗат итүче татар язучыларының һәм шагыйрьләренең 90
нан артык китабы басылып чыкты. Бу эш бүген дә уңышлы гына дәвам итә. Ә узган ел
исә без беренче тапкыр «Сембер-Ульяновск татарлары» дигән энциклопедия бастырып
чыгардык. «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең бездә филиалы ачылу
да татар тормышына яңа омтылыш бирде. Хәзер бездә узган чаралар турында көне-
сәгате белән бөтен дөньяда яшәүче милләттәшләребезне таныштыру мөмкинлеге
бар. Моның өчен Татарстан Президентына һәм телерадиокомпания җитәкчелегенә
зур рәхмәт! Аны Ульяновскида ачу инициативасы белән өлкәбезнең Губернаторы
С.И.Морозов үзе чыккан иде, шунлыктан филиалны тоту чыгымнарының да шактый
өлешен үзебезнең хөкүмәт үз өстенә алды.
Биш елдан бирле безнең өлкә Губернаторы каршында Милләтләр советы эшли.
Анда өлкәбездәге һәр милли оешма җитәкчесе әгъза булып тора. Советның рәисе дә –
Губернатор үзе. Өч айга бер тапкыр уза торган киңәшмәдә без, автономия җитәкчеләре,
үзебезне борчыган барлык проблемалар хакында да әйтәбез. Барысы да булмаса да,
мәсьәләләрнең байтагы иртәме-соңмы чишелеш таба.
2014 елда безнең Ульяновск өлкә татар автономиясен Федераль милли-мәдәни
автономиясе Советы «Россиянең иң яхшы татар автономиясе» дип игълан итте һәм
акчалата сертификат белән бүләкләде. Билгеле, бу безне тагын да тырышып эшләргә,
яңа башлангычларга этәрә.


– Җөмһүриятебездә милли хәрәкәтнең башлануына 30 еллап вакыт узган.
Татарстанга терәлеп торган Чувашстан татарлары да вакыйгалар үзәгендә
кайнады. Бүген әлеге төбәк халкын ниләр борчый? Нинди максатлар белән яшисез?


Фәрит ГЫЙБАТДИНОВ,
Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте
рәисе:

– 2017 елда Чувашстанда татарларның милли яңарыш
хәрәкәте башланганга – 30 ел, Татар иҗтимагый үзәге оешканга
– 20 ел, милли-мәдәни мохтәрият төзелгәнгә 10 ел тула.
Безнең республикада бүген 36 мең татар яши. Аларның
күпчелеге республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы
авылларда гомер итә. Шул ук вакытта шәһәрләрдә дә татар
мәхәлләләре актив эшләп килә.
Чувашстандагы татар авылларында татар мәктәпләре,
мәчет-мәдрәсәләр халыкка хезмәт күрсәтә. 2016 елда Урмай авылы мәктәбенең 150
еллыгын бик зурлап үткәрдек.
Милләттәшләребезне Республика татар милли-мәдәни автономиясе берләштерә.
Аның тырышлыгы белән ике дистә елга якын авыл-шәһәрләрдә Сабантуйлар,
төрле милли бәйгеләр, конкурс-фестивальләр, мәдәният хезмәткәрләре өчен укулар
138
оештырыла. Моннан тыш, Чувашстан татарларының «Мишәр» халык фольклор
ансамбле Чувашстанда гына түгел, барлык татар дөньясында дан тота. Шулай ук 25
ел дәвамында төбәкара «Урмай моңы» татар эстрада җыры фестивале Чувашстан
татарларын күп җирләргә танытты. Бүген Татарстанның күп кенә танылган җырчылары
беренче чирканчыкны шушы бәйге аша алды. Хәзерге көндә Чувашстан татарлары
тырышлыгы белән төрки халыкларның «Урмай – Зәлидә», югалган җәүһәрләребезне
торгызу максатында, мөнәҗәтләр, дини җырларны үз эченә алган «ART MADHIA»
фестивальләре, милли мирасны фәнни яктан өйрәнү максатында, төбәкара «Мирас»
фәнни-гамәли конференцияләре уза.
Чувашстан татарларының Казан, Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы белән
бәйләнеше бик тыгыз. Татар конгрессы Башкарма комитеты белән Чувашстан татар
автономиясе берничә проектны бергәләп алып бара. Татар конгрессы оештырган күп
кенә чараларның кунаклары Чувашстанга тәҗрибә алырга даими килеп тора.
Чувашстандагы татарлар бүгенге көндә бердәм. Күп кенә төбәкләр өчен үрнәк
булып торалар. Чувашстандагы татарларның мәнфәгате Татарстанның, Бөтендөнья
татар конгрессының милли сәясәтенә тулысынча туры килә.
Шулай да күпкырлы эшчәнлегебездә без тарихка азрак урын бирәбез сыман.
Бүгенге көнгә кадәр Чувашстандагы татарларның тарихына багышланган саллы гына
бер тарихи хезмәтебез дә, тарихны өйрәнүче галимнәребез дә юк. Бу эштә без Казанга
гына таяна алабыз.
Шыгырдан, Урмай, Тукай, Чичкан, Бикшик кебек үсеп, зураеп барган авылларыбыз
белән беррәттән, проблемалы авылларыбыз да бар. Балалар саны азаю сәбәпле,
кечкенәрәк авылларыбызда мәктәпләр ябылды. Шунысы сөендерә: хәзер бу авылларга
да яшьләр яңадан кайта башлады. Мәктәпләребезнең яңадан ачылуына да өмет бар.
Милли хәрәкәт бу эшләрдә дә әйдәп бара.
Республика күләмендә чыга торган татарча газета, төрле фестивальләр,
Сабантуйлар, бәйгеләр, татар дөньясына танылган фәнни конференцияләр, икътисади
форумнар, Алтын Урда дәвере мәчет-мәдрәсәләренә охшатып төзелгән яңа гыйбадәт
йортлары, авыллар арасында спорт ярышлары – барысы да милли хәрәкәт җимешләре.
1987 елда Урмай һәм Шыгырдан кебек зур татар авылларында картларның яңа
мәчетләр төзү идеясе белән чыгуы Чувашстанда татар милли хәрәкәтенә этәргеч
биргән иде.
Совет чорында республикада ике мәчет кенә эшләп килсә, хәзер аларның саны
50гә якын. Бу эшне картларыбыз башлап йөрде. Аннары милли яңарыш шаукымы
башка өлкәләргә дә үтеп керде.
Тагын бер мәсьәлә калыкты бит әле. Ул – Милләт мәдәнияте йорты оештыру. Милләт
мәдәнияте йорты – татарлар өчен яңалык түгел. Бу җәһәттән без Финляндиядәге
татарларның «Мәхәллә йорты»н, Австралиядәге татарларның «Милләт йорты»н,
Мәскәүдәге Асадуллаев йортын мисал итеп китерергә мөмкин. Әлеге йортның
функциясе, беренче чиратта, милли методик үзәк ролен үтәү булса, икенче чиратта
милли сәнгатьне, мирасны, мәдәниятне бергә туплау, аны пропагандалау. Шул максатта,
анда музейлар оештырыла, әдәби салоннар ачыла, җыелышлар, конференцияләр
уздырыла. Әнә Казандагы яһүдиләрнең гыйбадәт йорты – синагога бинасында
урнашкан милли үзәк уңышлы гына эшләп килә.
Бүген Чувашстанда яшәүче татарлар милли, дини үсеш, мәдәни мирасны саклау
җәһәтеннән шактый зур көч куя. Халкыбыз хәленнән килгәнчә татар мохите тудырырга
омтыла, зур планнар корып, милли-дини мәнфәгатьләребезне саклау-яклау юнәлешендә
эшли.
Рамил ХАННАНОВ әзерләде.

Реклама