Логотип Казан Утлары
Публицистика

«МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН...» (дәвамы)

ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ
ЗӘЙНӘБ ФӘРХЕТДИНОВА ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН ӨЗЕКЛӘР
Идән юучы чиләгендәге каеннар
Класстагы Костя исемле бер малай белән борчак пешмәде безнең, укуның беренче
көннәреннән үк. Әтисе кибет мөдире дә булып эшли иде шикелле, шуңадырмы, бик
ирәеп беренче сыйныфтан ук үзен әллә кемгә куймакчы. Русчасы бик яхшы булса да,
башка фәннәрдән әллә ни алдыра алмый, язарга, укырга бик озак өйрәнә алмый интекте.
Ә үзе русча яхшы сөйләшмәгәннәрдән көлгән була. Тәнәфесләрдә мин булып кыланып
та җанны ашый, имеш, мин «бедная татарочка». Минем моның кыланмышларына бер
дә «исем китми», башкалар кебек җавапка үртәшмим, ишетмәмешкә, күрмәмешкә
сабышам – туган апаның ире, җизнәй шулай өйрәтте. Шуңадырмы, Костяның ачуы
тагы да ныграк чыга, һич тә тынычлана алмый, койма ярыгыннан бар узганга өреп
торучы эт кебек тота үзен. Әтисе улына кыйммәтле ручкалар, каләмнәр, пеналлар алып
бирә – безнең андыйларны күргән дә юк. Чираттагы рәсем дәресенә бик затлы буяулар
белән килде бу. Дәрес башланыр алдыннан барчабыз рәсем дәфтәрләрен парта өстенә
куйдык. Партадаш кыз минем альбомны ачып, өйгә бирем итеп бирелгән рәсемемне
ачып карап, «Здорово, как красиво!» – дип кычкырып җибәрмәсенме. Рәсемнәрне
чыннан да матур ясый идем, бу юлы да агачлар чын булып күренсеннәр дип, кич буе
бик тырышып утырган идем. Башкалар да безнең парта янына җыелышып минем
каеннарымны карый башладылар. Шунда кешеләрне этә-төртә бу да борынын тыгып
маташа. Шул арада «Дай, посмотрю!» – дип, минем рәсем дәфтәрен тартып алды да,
без аңышканчы, идән юучы онытып калдырган, класс бүлмәсенең почмагында торучы
чиләктәге пычрак суга илтеп ыргытты. Аннары: «Извините, не хотел, кто сюда вообще
ведро поставил?» – дип, безгә карап авыз ерды. Мин дә аптырап калмадым, ачуымнан
атылып барып өстәлендәге өр-яңа буяуларын кабы белән идәнгә төртеп төшереп
җибәрдем дә рәхәтләнеп өстенә басып таптадым. Аннары, аңа телемне күрсәтеп, «И
я не хотела, извини», – дип, тыныч кына урыныма барып утырдым. Нигә кайгырырга,
мин рәсемемне кабаттан да ясый алам бит, дәфтәрем дә биш тиенлек кенә. Ә бунтарь
малайга әтисеннән шәп кенә эләкте булса кирәк, миңа бәйләнүеннән туктады. Төрле
авырлыкларга каршы торырга өйрәткән тормыш университетының тәүге беренче
баскычларыннан ук менә шундый чирканчыклар ала-ала, төрле чыныгулар кичеп
менәргә туры килде миңа.
Озын колаклы шатлык
Биредәге балачагым шатлыклы мизгелләргә дә бай иде. Дус-ишләр, туганнан
туган абыйларым, апаларым белән чыр-чу килеп, бар дөньяны онытып, рәхәтләнеп
уйнаулар, рәсем ясаулар бары да нәкъ балачактагыча булды. Кечкенә чак хайваннарга,
җанварларга да мәхәббәтсез булмый. Җылы якларда гына яши торган бик тә комик
кызык хайваннар – ишәкләрнең кыланмышлары искә төшеп, балачак хатирәләрен
яңартып, әле бүген дә ирексездән елмаерга мәҗбүр итә. Вак-вак атлап килүләре, озын
колаклары, төп-төгәл сәгать саен кычкырып вакытны белдерүләре – барсы, барсы да
без сабыйлар өчен, әлбәттә, бик кызык иде. Ни өчен кычкыралар икән алар дигән
сорау да гел баштан китмәде, шул сорауга, күпме эзләсәм дә, җавап таба алмадым...
Минем «ахирәт ишәгем» дә бар иде. Уйламаган җирдән дуслашып киттек без аның
Ахыры. Башы узган санда.
117
белән. Мәктәптән кайтып барам, карыйм, өрек агачына ышыкланыбрак кечкенә генә
ишәк баласы басып тора, башын аска игән, колаклары шәлперәйгән. Узып барышлый
күзендә яшь күреп янына килдем. Тибә күрмәсә ярар иде дип, курка-курка гына
муеныннан сыйпыйм. Ә ул, киресенчә, миңа табарак борылып, башта башын иңемә
куйды, аннары, кочакла инде дигәндәй, гел бөтенләй елышты. «Ярар, елама, тукта...
Әниеңне югалттыңмы әллә? Әйдә, тынычлан...» кебегрәк сүзләр белән аны үземчә
юатам, ә ул балаларча иркәләнә, күзләрен мөлдерәтеп туп-туры минем күзләремә
бага. Аны күпме генә жәлләсәм дә, гел янында басып торып булмый бит инде, өйгә
дә кайтырга кирәк, ашыйсы да килә. Агач кәүсәсенә сөяп куйган букчамны алып,
моның белән саубуллаштым да өйгә таба кузгалдым. Карыйм, бу да миңа иярде. Шулай
бергәләп сөйләшә-сөйләшә апаларга кайтып җиттек, алар үз йортлары белән торалар.
Тиз генә өйгә кереп, ишәк малаеның да карыны ачкандыр дип, сөткә манчылган бер
телем ипи алып чыгып ашаттым. Икенче, өченче көнне дә очраттым мин моны, әллә
махсус көтеп тора иде инде ул мине шул агач янында көн саен, аңламадым. Мин аны
төрлечә сыйлыйм, үз артымнан барырга рөхсәт бирәм, ә ул кайчакта авыр букчамны
җилкәсенә дә куйдырттырып бара – миңа «булыша». Мин аңа «Матур» дип исем дә
куштым, ишәк булса да ниндидер сөйкемлелеге бар. Беркөнне мәктәптән кайтканда
күрәм, ике малай моның янында мәш киләләр. Бәләкәйлегеннән файдаланыпмы, моңа
атланырга чамалыйлар, чөнки олырак ишәкләр утыртмыйлар бит, чөеп кенә аталар.
Мин бу хәлне күрүгә ачыргаланып, ерактан ук: «Что вы делаете, он же ещё маленький!»
– дип кычкырам. Таныш тавышны ишетеп, «Матур» да батыраеп китте, малайларның
берсенә арт аягы белән нык итеп типте, теге авыртуына түзә алмыйча кычкырып
җибәрде. Миннән арттарак бер апа килә икән, ул да кечкенә ишәкне җәберләүчеләргә
«Бессовестные!» дип кычкыргач, бу тәртипсезләр тизрәк таю ягын карадылар.
Чын туганнар
Үзләренең дүрт балалары өстенә мине дә сыендырган, киң күңелле Мәмдүрә апага,
Гали җизнәйгә мин гомерем буе рәхмәтле. Тормышлары җиңелдән булмаса да, алар миңа
бер генә тапкыр да кырын күз белән карамадылар. Балалары белән дә бертуганнар кебек
дус, тату яшәдек, туганлык хисләрен аларга җизнәй белән апа сабый чакта ук бирә белгән,
күрәсең. Кыскасы, мин үземне бу гаиләдә чит буларак хис итмәдем, туганны туган итү
буенча тәүге дәресләрне дә шушында алдым. Мәмдүрә апа – әниемнең бертуган апасы,
аның иң якын сердәше. Алар бер-берсе турында энәсеннән җебенә кадәр беләләр, бер-
берсен шулкадәр якын итәләр, яраталар, берсе икенчесе өчен соңгы күлмәген дә бирергә
әзер. Әти абыйны алып Сарлыга кайтып киткәч тә, апа иң беренче булып әнигә үзе сүз
ката. Мәрҗәнә, акыллым, ди ул, иреңне ялгызын кайтарып җибәреп дөрес эшләмәдең,
киткәненә дә шактый инде, ир-ат ир-ат инде ул, шайтан коткысына тиз бирелә алар. Үзе
матур, үзе ялгыз булган ирләрне эләктереп алырга әзер хатыннар да аз түгел. Холкы
усал булса да,Фазлетдинның күз явын алырлык. Гармунын уйнап, җырлап та җибәрсә...
Балалар кызганыч, ике ятим бар бит инде, берсе әтисен, икенчесе исә әнисен күрергә
тилмерәләр, инде бу нарасыйны да әтисез калдырмакчы буласызмыни, ди ул минем
якка ишарәләп. Гайнетдин абыйны ничәмә еллар тәрбияләп, үз баласы кебек яратып
өлгергән, аның язмышы өчен инде Ходай каршында да җаваплы әни дә, үзенең дә бик
каты борчылуын, уйларга чумып йөрүен, абыйсыз калган Гайнетдинне сеңлесеннән дә
мәхрүм итәргә ярамаганлыгын, кызын да туганы белән бергә әтиләре янында үстерергә
теләгәнлеген әйтә. Ләкин уку елы башында мине мәктәптән аерырга теләми, ә кызын
ташлап китүне күз алдына да китерә алмый. Мәмдүрә апа бу сөйләшүгә бераздан кабат
әйләнеп кайта, монысында үз сүзен җизнәй дә әйтә. «Мәрҗәнә, балдыз, бар кайт ирең
янына, Зәйнәбне бездә калдырып тор, ялгыш кына да авыр сүз әйтмәбез, ул безнең
күңелләргә бик якын бала, без дә аңа чит түгел. Уку елы тәмамлангач кайтып алырсыз»,
– дип, мәсьәләне хәл итә дә куя.
Мәмдүрә апа гомер буе мамык җыюда бил бөгә, басу-кырларда җанлылык тынып
торганда, үзенә башка шөгыльләр таба, бер эштән дә куркып тормый: дүрт баланы
туйдырасы, киендерәсе, кеше итәсе бар. Мин аның үзем укыган мәктәптә идән
юып йөргәнен дә хәтерлим. Гали җизнәй – мәчеттә имам, бөтен нәрсәгә үз фикере
118
Г Ө Л Г Е Н Ә К Ә Р И М О В А
булган, киң карашлы, бик тә хөрмәтле кеше. Сугыш еллары белән бәйле тетрәндергеч
хатирәләргә дә бай иде аның тормыш китабы. Дошман белән бик каты бәрелешләрдә
камалышта калган, тулысынча әсирлеккә алынган Волхов армиясендә хезмәт иткән.
Ул чорның үз хакыйкате: пленга алганнармы, төшкәнсеңме, аерма юк – син барыбер
сатлык. Үз иленең иминлеге, якыннарының якты киләчәге өчен җанын да бирергә
әзер җизнәй мондый хурлыклы ярлык белән яшәргә җыенмый да, теләми дә. Бу
хәлдән котылу буенча башында берничә план өлгерә һәм шуның берсен озакка сузмый
тормышка ашырырга ниятли: армияне урман аша алып киткәндә ничек булса да
качарга! Эчем авырта дип хәйләләп, еш кына куак араларына «йомышын йомышларга»
керә башлый, үзенең авырып киткәнлегенә тегеләрне тәмам ышандырып бетерә һәм
чираттагы керүендә «озаграк тоткарлана», армия күздән югалгач кына чыгып, бөтен
көчен җыеп кире якка йөгерә. Берничә көн юл эзләп, адашып йөргәч, ул якындагы бер
авыл кешеләренә юлыга. Бу миһербанлы җаннар аны ашатып, киендереп озаталар. Шул
ук вакытта алар аңа үзе турында беркемгә берни сөйләмәскә, бигрәк тә хәрби киемле
кешеләрдән ераграк булырга, кайсы армиядә хезмәт иткәнен, гомумән, сугышта, пленда
булуын авыз ачып беркемгә дә әйтмәскә, туган ягыннан ераккарак китеп төпләнергә
киңәш бирәләр. Туган авылына юлны ул бик озак һәм зур авырлыклар белән үтә:
документлар юк, теләсә кайда туктатып, кемлегеңне тикшертеп, ахыр чиктә трибунал
чәпәп куярга да мөмкиннәр. Кайтып җиткәч тә төнгә кадәр урманда качып утыра,
авыл урамнары кара шәл ябынгач кына арткы бакчалар аша өенә юнәлә. Ә инде таң
атып, көн узып, кабаттан төн җиткәч, гаилә бергәләп юлга чыга. Бәхет эзләп түгел,
менә-менә эләктерергә әзер булган гаделсез язмыш ыргагыннан мөмкин кадәр ераграк
җиргә, колак ишеткән булса да, күз күрмәгән якларга качу уе белән, беркем белән дә
саубуллашмый, хушлашмый, бер төенчек кием, бер төенчек юлда капкаларлык азык
алып тимер юл станциясенә киләләр. Товар поездында – күмер вагонында яшеренеп
Үзбәкстанга юл алалар, Ходай ярдәме белән килеп җиткәч, Красногорскта төпләнәләр.
«Тәңрем коткарып калды мине, әсирлеккә төшкән армия солдаты дип атып та үтерерләр
иде – еллары шундый иде. Шуңа да гомерем буе Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итәргә сүз
бирдем», – дип сөйләгәннәре хәтердә җизнәйнең. Ул мине дә сабыр булырга, шөкер
итә, көтә белергә өйрәтте, таңның да төн узгач кына атуын, ләкин шул ук вакытта
бәхет өчен көрәшү кирәклеген дә аңлата алды. «Кызым, беләм, сиңа әнисез, әтисез
авыр. Ләкин бу – вакытлыча гына бирелгән тормыш сынавы. Иң мөһиме, алар исән-сау
һәм сине кайтып алачаклар», – диде ул берсендә. Мин җизнәйне бик яратам, ул алдый
белми, бары дөресен генә сөйли, аның әйткәннәре һәрчак уйландыра да. Чыннан да,
әнием мине тиздән кайтып алачак бит! Шунда минем күз алдына Гайнетдин абыйның
сагышлы йөзе пәйда була. Ул да әнисен сагына бит! Яныңдагылар никадәр яхшы,
мәрхәмәтле булмасын, үз әниең үз әниең инде ул, аңа беркем җитми. Моның чыннан
да шулай икәнен, абыемның ничәмә еллык эчке кичерешләрен, аның нинди утларда
янганын бөтен барлыгым белән үземнең татып каравым түгелме соң бу?! «Абыем, мин
сине аңлыйм, мин сине яратам, мин сине тыңлармын, каршы бер генә дә сүз әйтмәм!»
– дип кочаклаплар аласым килде аны шул чакта, тик үзе генә янда юк, аралар ерак.
Шул мизгелдә күңелемдә бер шәм кабына – абыема карата ниндидер үзгә – тагын да
җылырак хисләр уяна...
Таулар иле яки коммунизм утраучыгы
Красногорск Ташкенттан ерак түгел, нибары илле чакрым ераклыкта. Тянь-Шань
тауларының көнбатыш өлешендәге Чаткал сыртлары битендә, ике тау елгасы кушылган,
диңгез тигезлегеннән 700 метр биеклектәге җирдә төзегәннәр аны. Таулар зур, кызыл
төстәге ташлардан тора. Без биредә яшәгән чакта ул – әле яшь, Мәскәү тәэминатындагы
шәһәр тибындагы шахтёрлар бистәсе иде. Уран һәм башка табигый хәзинәләргә
бай, статусы буенча ябык бу торак пунктны ул чакта «коммунизм утраучыгы» дип
йөртәләр иде. Чөнки монда баштан ук, аңа нигез салганда ук, шахтёрлар, илнең төрле
почмагыннан килеп төпләнүче кешеләр өчен барлык уңайлыклар тудырганнар. Яши
торган халкы күп түгел, бары ун меңнән артыграк. Ләкин, кечкенәлегенә карамастан,
зур кинотеатры, бихисап кеше сыйдырышлы Мәдәният йорты, төрле спорт, мәдәният,
119
«МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН...»
медицина корылмалары бар. Мәктәпләре генә дә унга якын, дөрес, шул исәпкә сәнгать,
музыка белемнәрен бирү юнәлештәгеләрен дә кертеп. Кыскасы, заманына күрә ул бик
тә уңайлы, төзек шәһәрчек булган. Бистәне чыгуга ясалган күлдә халык рәхәтләнеп
ял итә. Кибетләр саны да монда ул чакта ук аз түгел иде, кешеләрнең товарга кытлык
кичергәннәрен, чират торып интеккәннәрен хәтерләмим. Киресенчә, башка җирдә
юк әйбер монда һәрчак бар иде. Без Сарлыга, әби янына, Башкортстанга туганнарга
кунакка кайтканда күчтәнәчкә нәрсә генә алып кайтмыйбыз.
Бистә халкы, әйткәнемчә, нигездә күчмә – шахталарда эшләр өчен, бәхет эзләп
килгән кешеләр: руслар, татарлар, немецлар, үзбәкләр. Мәктәпнең икесе генә милли,
башкаларында уку рус телендә бара иде.
Истәлекләремне бистәнең, аның тирәлегенең искиткеч матур табигатен сурәтләми,
тасвирламый дәвам итсәм, туган ягым һәм балачагым мине дөрес аңламаслар, гафу
итмәсләр. Красногорск, язганымча, таулар арасында, дөресрәге, таулыкларда урнашкан.
Шул кечкенә тауларга, калкулыкларга менә-төшә йөрдем дә инде мин мәктәпкә. Сине
һәр урамда, үзәнлекләрдә өрек, персик, гранат, биек чия – черешня агачлары, куаклары
каршылый, озатып кала. Безнең якта үсүче агачлар да шактый монда, әлбәттә. Әллә
кайлардан сәлам биреп, елмаеп кәефне күтәрүче, бөтен дөньяны, үзәнлекләрне,
болыннарны тутырып үсүче, бу якларны искиткеч гүзәллеккә күмүче лалә-кызалак,
мәк чәчәкләре исә бай, юмарт табигатьнең үзгә бүләкләре. Тоташ кызылга «буялган»
болыннар әле дә күз алдымда, күзләрне камаштыручы, зиһеннәрне чуалдыручы бу
күренеш хәтерләрдән мәңге җуелмас, юылмас. Офыкта күкләр белән тоташучы, үзе
бер серле галәм – биек, мәгърур, бар дөньяга билгеле Тянь-Шань таулары. Аннан
инде Кытай чигенә дә ерак калмый. Очы-кырые күренмәгән мамык басуларында
кечкенә балалардан алып олы яшьтәге апаларга кадәр зур осталык белән бу якларның
ак алтынын – йомшак хәзинәне җыялар. Аны күзәтеп тору үзе бер хозурлык! Хәтер
төпкелләремә менә шундый искиткеч гүзәл җир булып уелып калган балачагымның
тәүге елларын үз сандыгында саклаучы бистә бу.
Студент елларымда, әле ул вакыт совет чоры, Красногорскка барып, балачагым
калган урамнарны, болыннарны, күл тирәләрен кабаттан урадым. Хәзер, белүемчә,
бистәдә хәлләр шәптән түгел икән, шахта ябылган, кешеләргә эш юк. Кем ничек көн
күрә ала инде. Ирләрнең күбесе таулардагы кызыл ташларны кисеп, сатып яши икән
– ягъни легальләштерелмәгән шөгыль белән мәшгуль. Бүген анда башлыча үзбәкләр
генә яши, башка милләтнекеләр туксанынчы елларда кайсы кая таралышкан, теге
әйтемдәге кебек: «Русские – в Рязань, татары – в Казань!»
Сарлыма кайттым әле мин
Мәктәпләрдә укулар тәмамлангач, әти килеп мине Сарлыга алып китте. Самолёт
белән очсак та, юл бигрәкләр дә ерак, вакыт озак уза тоелды. Тизрәк урам капкасын
ачып кереп, ишегалдына мине каршыларга йөгереп чыккан әниемнең чәчемнән
сыйпауларыннан эреп китәсе иде... Кайтып җиткәч, әниемнең кочагына чумып, сыенып
утыруларым, төш кенә түгел микән бу дип үземне чеметеп карауларым, бергәләп
елашканнарыбыз, көлешкәннәребез әле дә хәтеремдә. Мин кайтканчы әти йорт та
күтәртеп куйган. Колхоз рәисе эшкә батыр механизаторга җирне дә бик тә гүзәл, матур
урыннан – Ык буеннан биргән. Йорт җыйнак кына, гади бер авыл өе булса да, минем
өчен аңардан да кадерлерәк, матуррак нигез юк: аның түбәсе астында без бөтенебез
бергә! Бергәләшеп мүклисен мүкләп, сылыйсын сылап көзгә кергәнче эшләнәсе
эшләрен бетердек. Утын ягын да хәстәрләргә кирәк бит – авыл янында урман юк. Ат
белән Ыкны кичеп, Башкортстан ягыннан кыш чыгарлык агач ташыйбыз. Җәйнең
җылы көннәре инде артта калган, караңгы да тиз төшә, кире юлга кузгалганчы кояш
баткан була. Ә кичен су да салкын. Елга агымының зәһәрлеге бөтен күзәнәкләреңә
кадәр үтеп кереп өшетә, бер җебеңне дә калдырмый чылата, юешләтә. Авыр, ләкин
барыбер күңелле. Бергәләп печән әзерләүләр, көтү көтүләр, бәрәңге бакчаларында
эшләүләр – барысы да нык алҗытсалар да, күңелгә ниндидер бер рәхәтлек бирәләр
иде. Мин эшкә ярарга тырышам, әни яныннан китмим, ул нәрсә эшли, шуңа тотынган
булам...
120
Г Ө Л Г Е Н Ә К Ә Р И М О В А
Ходай боерды
Ә эш авылда күп. Бакчабыз да хәйран зур. Алтмыш сутый! Монысы әтинең
Красногорскка мине алып китәргә әйләнеп кайткач, җизнәйгә сөйләгәненнән хәтердә
калган. «Баҗай, бар да яхшы, йорт күтәрдек, алтмыш сутый гына бакчабыз бар», – дигән
иде. Шунда баһадир әтием белән горурланып та куйган идем: йорт кадәр йортны күтәрә
алсын әле! Сүзем бакча турында иде бит. Шул болын буе бакча берничәгә бүленгән.
Аның иң зурысында, сыер, сарык абзары артындагысында, мине Үзбәкстаннан алып
кайтканчы ук бәрәңге утыртканнар. Бәрәңге җиренең очы-кырые күренми. Бераз
алгарак китеп, ничек бәрәңге алганны сөйлим әле. Сентябрь урталары иде. Ярдәмгә
Башкортстаннан туганнар да кайтты. Ир-атлар казыйлар. Хатын-кызлар, балалар
сабакны каккалап, суккалап башта бәрәңгене коябыз, аннары кечкенә өемнәр ясап
киптерәбез дә капчыкларга тутырабыз. Әти: «Иртәгә яңгыр булырга охшаган, бүген
ничек тә бетерергә кирәк», – дигәч, барысы да тагы да ашыгып эшләргә тотындылар.
«Ашарга үзем пешерермен», – дигән кунак апа да өйгә кереп китүне онытты. Әни
генә ара-тирә: «Нишләргә инде, кешеләрне дә ашатырга кирәк, бәрәңгене дә бетерәсе
бар», – дип куйгалый. Дөрес, иртән ашап эшкә чыкканда, табагы белән кыстыбый һәм
бидон тутырып сөт, катык чыгарып куйган иде ул, карыннары ачканнар тамак ялгый-
ялгый эшләрләр дип. Алар да ашалып бетте. Әни бик каты борчылса да, мин генә
кайгырмыйм, чөнки күптән хәйләсен таптым. Дөресрәге, бөтен кеше алдында әнине
шатландырасы, үзем белән горурландырасы килде. Аның бер әйткәне гел колагымда.
«Кызым бар бит минем, ярдәмчем, горурлыгым булыр, Алла боерса», – дигән иде
ул. Бакчада тиз генә чиләгемне тутырам да, «мин хәзер», дип өйгә йөгерәм. Бер биш
тапкыр шулай иткәнмендер. Абый түзмәде, кисәтү ясады. Әни дә сәерсенеп карап
ала. Ә мин аларга игътибар итмим, үземнекен эшлим. Беренче керүемдә эшләрнең
иң катлаулыларын башкардым. Карават астыннан үзем сыярлык иң зур кәстрүлне
тартып чыгардым. Күтәреп булмый икән моны: бигрәк киң, ике тоткычын да берьюлы
эләктереп булмый. Күп уйлап торырга вакыт юк, бер колагыннан тотып газ плитәсе
янына кадәр сөйрәп алып бардым. Ике урындыкны янәшә куеп, берсенә менеп басып,
икенчесенә кәстрүлне тартып менгездем. Аннары бер кулым белән бер тоткасын
эләктереп, икенче кулым белән төбеннән алып газ плитәсенең кырыннан шуыштыра-
шуыштыра өстенә кадәр күтәреп утырттым. Әни чистартып, әзерләп калдырган тавык
та бик зур, аны да көч-хәл белән салдым кәстрүл төбенә. Аннары өсте күмелгәнче дип
идәндәге бидоннан чүмечләп су ташыдым. Газ плитәсен кабызганда ярты кап шырпы
бетте. Икенче кергәндә, тиз генә бәрәңге әрчедем. Өченче кергәндә, бәрәңгене ашка
салдым да, күп итеп – бөтенесенә дә җитсен (!) – камыр бастым. Аны җәям, җәям,
җәеп бетерә алмыйм. Куна тактасыннан да чыгып китеп, салынып ук төште. Нигәдер
ябешә, ертыла да үзе. Әнинеке алай булмый торган иде, күпме карап торган бар... Ничек
итсәм иттем, җәеп бетердем бит. Тизрәк, җайлырак булсын дип абыйның линейкасын
алдым да шуңа тери-тери кистем дә чыктым. Калынрак булдылар кебек токмачларым,
әнинеке нечкә була торган иде. Ярар, бөтенесенең дә ашыйсы нык килә, тамаклары
туяр, тагы чыгасы бар бит әле эшләргә. Урындыкка басып, кәстерүлдән тавык белән
бәрәңгеләрне алганда, чак кына урындыгым авып китмәде. Вакытында тураерга
өлгердем – иң мөһиме беркайчан да югалып калмаска, үзеңне кулга алырга кирәклекне
әнидән ишеткән бар иде. Аннары токмачларны кайнап торган шулпага салдым да
йөгердем эшче халыкны ашарга дәшергә. «Керегез!» – дип кычкырам бакча башыннан
ук, шатлыгымнан күкләргә очарга җилпенгән кош кебек.Әни куркуыннан кулындагы
бәрәңгеле чиләген төшереп җибәрде, ярый әле аягына төшмәде: «Әй Ходаем, нәрсә
булды?!» – ди. Башкалар да эшләрен ташлап, сагаеп миңа карыйлар. «Керегез тизрәк,
токмачым куера!» диюемә бөтен бәрәңге бакчасы дәррәү көлә башлады. Шулхәтле
халыкның берьюлы көлүеннән куркып, якында гына ял итеп утыручы каргалар көтүе
кар-кар килеп күккә күтәрелде. Безнекеләрнең хор белән пырхылдавы авылның икенче
башына кадәр ишетелде булса кирәк, ерактагырак бакчалардагы бәрәңге алучылар
да безнең якка төртеп күрсәтә-күрсәтә нидер сөйләнеп калдылар... Токмачларым бик
калын булса да, ашымны барысы да мактый-мактый ашадылар. Тозны гына салырга
121
«МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН...»
онытканмын, анысын һәркем, күпме кирәк, үзе өстәде... Минем түбәм күккә генә тими.
Әни шулай да сорамый булдыра алмады: «Кызым, ничек шулай башыңа килде?» – ди.
Мин җитди генә: «Алла бабай боерды», – дип җавап бирдем.
Казлар һәм бәбкәләр яки SOS
Ул җәйне миңа төп, даими эшемне дә ышанып тапшырдылар – Ык буенда каз,
үрдәк бәбкәләрен саклау. Бик тә җаваплы вазифа икәнен дә бәйнә-бәйнә аңлаттылар:
бәбкәләрнең берсен генә дә җуймаска, үтертмәскә, алар көзгә кадәр көр, матур булып
үсеп җитәргә тиешләр. «Кышка кергәч, каз өмәләре уза, аның бөтен күрке казларның
күплегендә һәм матурлыгында, кызым», – диде әнием һәм боларның бары да миннән
торганын тәгаенләде. «Бигрәк тә каргалардан, тилгәннән сак булырга кирәк», – дип,
абыем да зурларча үз киңәшен бирде. Бигрәкләр дә күп белә ул, шуңа да аны һәрчак
тыңлыйм. Каз өмәләренең нәрсә икәнен төбенә кадәр аңлап бетермәсәм дә, аның гаҗәеп
бер бәйрәм икәнлеген күзаллыйм, әлеге күренешне тизрәк үз күзем белән күрәсем
килә. Тик әлегә бәбкәләрем бәбкәләр генә шул, шушы кечкенә томшыкларны каз итеп
үстереп җиткерәсе бар! Аларны каравыллап кына утырмыйсың, әлбәттә, шундый ук
максат-вазифа белән чирәмлеккә үз кош-кортларын алып төшкән яшьтәшләрем, зуррак,
кечерәк кызлар, малайлар белән бар дөньяны онытып төрле уеннар да уйныйбыз, гөр
киләбез. Мондый чакта төп ышаныч бәбкәләрнең әнкәләрендә, әткәләрендә: бигрәкләр
дә уяу алар, без ярдәмчеләре генә. Берәр куркыныч туа башладымы, гаилә башлыклары
шундый итеп ысылдый, канат кага башлыйлар, бирелгән сигналны ишетеп, без дә
йөгереп киләбез... Килеп җитеп өлгермәгән чаклар да була. Берсендә иләмсез зур
каргалар берьюлы берничә каз бәбкәсен урлап киттеләр. Безнекеләр барысы исән булса
да, һавага очып менеп китүче каргалар авызында кечкенә бәбкәләрне күреп, аларны
кызганудан елап җибәрдем. Бер бәбкәнең әнкәсе кычкыра-кычкыра, канатларын кага-
кага алар артыннан чабып та карады, ләкин очып китә алмады шул... Төш җиткәч,
абый әбәд алып килде. Өйдә, өстәл артында утырып ашауга караганда тәмлерәк икән
саф һавада, күк гөмбәзе астында тамак ялгаулары...
Марҗалык белән хушлашу
Шулай итеп, җәй дә узып китте, көз килеп җитте. Абыем Гайнетдин белән мәктәпкә
җыенабыз. Мине башта, рус мәктәбеннән соң татар мәктәбендә алдырта алмас дип,
кабат беренче сыйныфка гына кертмәкчеләр иде. Әни белән үз сүзебезне нык әйттек,
каты тордык, бер генә адым да артка чигенмәдек: «Миңа бит инде сигез яшь, укый, яза,
саный беләм! Нигә яңадан беренчеләр белән укып йөрергә тиеш ди мин?! Икенчегә
алсагыз-алмасагыз да, икенче класслар белән укыячакмын, беренчеләр янына аягымны
да атламаячакмын!» – дидем, үҗәтлегемне күрсәтеп. Аннары: «Мин бит марҗа түгел,
татар кызы, сөйләшә дә беләм!» – дип тә өстәп куйдым. Үземне якларга, бирешмәскә
өйрәткән иде шул мине Үзбәкстандагы үксез язмышым. Мине икенче сыйныфка кабул
иттеләр. Дөрестән дә, җиңел булмады, Красногорскта русчага нинди авырлыклар белән
кереп киткән булсам, монда инде, киресенчә, русчадан татарчага күчәр өчен кабат кискен
борылыш ясарга, кыскасы, тагы икеләтә тырышырга кирәк. Рус теле, җыр дәресләрендә
исә миңа тиңнәр юк. Хезмәт, физкультурада да «бишле» алам. Башка фәннәргә килгәндә,
күп нәрсәне татарча аңлап бетермим. Шулай да туган тел күңелемә нигәдер бик газиз.
Русча да, татарча да, һинд, чех телләрендә дә...
Мәктәптә концертлар оештырылганда, мин үзенә күрә бер табыш. Ник дигәндә,
бернинди акцентсыз, тартынмыйча рус җырларын да сузам:
Солнечный круг,
Небо вокруг...
Шулай ук «Песня Красной шапочки», «Лесной олень»нарны да яратып башкарам.
122
Г Ө Л Г Е Н Ә К Ә Р И М О В А
Бигрәк тә укытучылар
яратып кабул итә мондый чыгышларымны. Интернациональ
рух көчле булган заман өчен бу бик тә мөһим. Ләкин минем күңел ул чакта ук күбрәк
татар җырларына тартыла, грампластинкалардан, радиодан яңгыраган көйләр
арасыннан моңлыракларын сайлап алам, әни белән әтинең «репертуарларыннан» да
үземә ошаганнарын җыр сандыгыма салып барам. Илдә һинд җырлары популярлаша
башлады, мин дә заманадан артка калмыйм, аларын да өйрәнәм. Алай гына да түгел,
бераз алгарак та киттем: чех җырлары пластинкасы кулга төшеп, аннан да берничәне
алдым. Шулай итеп баетам репертуарымны. Әти башта шәһәргә барып телевизор,
аннары инде магнитофон да алып кайткач, эшләр бөтенләй худка китте. Бар булганым
белән җыр дөньясына чумдым: «Җыр канатлары безнең күңелдә...»
«Контр»лар була яздык яки акыллылык бәласе
Авылда заман техникалары иң беренчеләрдән булып безнең өйдә пәйда булды.
Авыл яшьләренең, малайлар, кызларның җыйнаулашып телевизордан кино карарга
килгәннәре дә истә. Кайсыберләре рәхмәттән тыш бакыр акчалар да калдырып
китә, кем биш тиен, кем ике тиен. Шулай итеп, чак кына кинозалга да әверелмәде
йортыбыз. Анысы ярый. Башларыбызны чак кына төрмәгә дә алып китмәде абыемның
радиотехника белән артык җенләнүе. Берзаман ул радиодан төрле дулкыннарны тотып,
чит илләрнең «Азатлык» радиосын да тыңлый башлады. Тора-бара безгә дуслары да
ияләште, җыйнаулашып тыңлыйлар. Тыелганны үз колагың белән ишетү кызыграк бит.
Болар ахыр чиктә бу дулкынны бөтен авыл ишетерлек итеп көйләделәр, тапшыруларны
башкалар да тыңласын, имеш. Болай итүләре яхшы булды – һәркем үз өендә тыңласын,
радиозал ачып булмас. Менә шулай «Азатлык» Сарлының һәр йортына үтеп керде, инде
аны һәркем көтеп ала. Тик колхоз рәисе белән участковый гына бик каты пошаманда,
бергәләп баш ваталар: кайсы йорттан җибәрелә икән бу куркыныч дулкыннар? Үзәккә
ишетелгәнче ничек тә ачыкларга кирәк. Берсендә Гайнетдин абый дулкыннарны гомум
радиочелтәргә тоташтырып йөргәндә, җырлый-җырлый әти кайтып керә, тракторы
белән кемнеңдер бакчасын сөргән өчен бик каты сыйлаган булалар аны. Шулай итеп,
радиоалгычлардан бөтен Сарлыга башта әти җырлап җибәрә, аннары аңа кушылып
«Азатлык» сөйли башлый һәм идән асты радиостанциясенең авылдагы штаб адресы
фаш ителә. Абый белән бик каты профилактик әңгәмә уздырыла, әтиләргә штраф
салалар, Ходай кушып, эш зурга җибәрелми.
Югарырак сыйныфларда
Ә йөзәргә мин барыбер өйрәндем. Дус кызым белән, ул да бик әллә ни йөзә белми
икән, үҗәтләнә-үҗәтләнә, елганың иң авыр урыннарын сайлыйбыз. Берничә ел су юлын
таптап, шактый нык остардык. Үземнән берничә яшькә өлкәнрәк Рүзилә исемле кыз
белән инде. Ыкны аркылыга да чыгабыз, агымга каршы да йөзәбез, утрауларны да
әйләнеп киләбез. Сашок дигән малай безне батырам дип куркытып йөргән булса, без
хәзер аның үзеннән дә шәбрәк йөзәбез. Инде үзе бездән шүрли: безне күрсә, ерактанрак
әйләнеп үтә торганга әйләнде. Моңарчы рәнҗеткәннәре өчен җавап кайтарырбыз дип
шикләнә булса кирәк.
Мәктәп үзе бер кызык тормыш. Ике катлы бу белем йорты баскычларыннан
көненә күпме менеп, күпме төшкәнбездер. Югары каттагы спортзалга йөгерә идек буш
вакытларда. Мин физкультура дәресен яратам, ярышларда катнашып, грамоталар да
алам. Йөгерү, граната ыргытуларда аеруча мактый иде физкультура укытучысы Фаяз
абый. Гомумзачётка ату да керә. Менә анысын булдыра алмыйм, күпме туры төзәргә
тырышсам да, «пуля»лар тыңламый. Тир мәктәпнең подвал өлешендә. Фаяз абыйның
үзе белән дә төшеп тренировка ясап карыйбыз, юк инде. Күпмедер чиләнгәч, аңладык,
күз ерактан начар күрә икән. Йөгерүдә төп көндәшем – Фәния Кәримова, үзебез дуслар
да, бүген кем кемне узар, кайсыбыз беренче килер дип көлешәбез, ахырдан сөйләшми
йөргән чаклар да була. Ахирәт дустым Тәслия белән беребез озынрак, икенчебез
кечерәк буйлы булганга, безне «багана» белән «кәтүк» дип йөртәләр. Агылый белән
тагылый кебек идек без, мәктәптә дә, уйнаганда да, зуррак үсеп яшүсмер кызлар булгач
123
«МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН...»
та аерылышмадык, имтиханнарга да бергәләп әзерләндек. Зөфәр белән туебызда минем
яктан шаһит тә ул булды. Мәктәпкә аерым гына бару юк, бөтен урамны гөрләтеп
барабыз. Егетләребез чын джентльменнар, сумкаларыбызны күтәреп баралар. Рим,
Фердинанд, Ленар, Наилләр башка чакларда да ярдәмгә киләбез дип кенә торалар.
Югары сыйныфларда күрше авыл егетләреннән дә саклап йөрделәр. Дәресләр беткәч,
без, активрак саналучылар, төрле түгәрәкләрдә катнашучылар, күп кенә җәмгыяви
йөкләрне дә тартучылар, кайтып китәргә ашыкмыйбыз, яки кичкә таба, өйләребездә
эшләр тәмамлангач, кире мәктәптә җыелабыз. Кызлар бергәләп еш кына спортзалда
мәш киләбез. Соңыннан минем җырлауны сорыйлар. Мин яраткан көйләремне сузам:
Кыр казлары артыннан
Биеклеккә тартылам...
Мәктәбебезнең укытучылар коллективы бик көчле. Аларның һәрберсе һәр бала
өчен җан ата, борчыла. Без аларны якын итеп, исемнәренә өстәп «абый», «апа» дип
дәшәбез. Директор белән завучка гына әтиләре исемен кушып мөрәҗәгать итәбез.
Класс җитәкчебез Хәдия апа һәрберебез турында энәсеннән җебенә кадәр белә. Без
үзебез дә аның белән серләребезне бүлешәбез, киңәшләшәбез.
Бигрәк гүзәл Ык буем
Безнең Сарлы җәннәт кебек бик гүзәл җирдә урнашкан. Вакыт тигәндә, дус
кызлар, сыйныфташлар белән аның төрле почмакларына юл алабыз, тагы да матуррак
урыннарын эзләп табабыз. Авылыбызның буеннан-буена борма-борма су юлы – Ык
елгасы озатып кала. Бу матурлык белән туйганчы хозурланыгыз дигәндәй, табигать
әнкәбез янәшәдә генә таулардан ансамбль да төзеп куйган. Әтеш тауга менеп
Сарлыбызга, аның сөелеп туймас табигатенә тагы бер кат таң калабыз. Аннан Убалы
тау, аның тирәсендәге иркен басулар да, Үчәлле буе агачлыгы да, заманында күпләп
бур чыгарылган Бур тавы да матур пейзаж тудыралар. Әнә без рәхәтләнеп су керә
торган Кара Яр. Ул ярым айга охшаган. «Ай»ның нәкъ урта бер җирендә озынча
утрау. Анда су кереп арыган каз-үрдәк тә ял итәргә ярата. Ачылы төбәк тә бик ачык
күренә биеклектән. Ул куаклар белән капланган, яз җитүгә үк су эчендә кала, су җәй
уртасына кадәр китми. Шуңа да туфрагы сазлык җирләрдәге кебек ачы, дым яратучы
үсентеләр өчен менә дигән урын. Без анда карлыган, балан, миләш, бөрлегән, шомырт
җыярга да йөрибез. Монысы исә үз эченә берничә аланны сыендырган Бәешле! Ул
Сарлыдан берничә чакрым ераклыкта, төньякка китебрәк урнашкан. Аның үз күле
дә бар. Карлыган, кара бөрлегән, балан, шомырт үз җимешләрен монда мул бирә.
Халык рәхәтләнеп печәнгә дә төшә бу җирләргә, өмәләр ясап күңелле итеп чабалар
үләнне. Аучылар кышларын бирегә куян, төлке ауларга йөриләр. Пошилар да очрый
аланнарда. Иңгереш болыннарына күз салсаң, анда көтүләр йөри... Гүзәл, бигрәкләр
дә гүзәл минем авылым! Мондый чакта ничек инде җырламый түзәсең ди?!
Үз илемдә ямьле миңа
Бәрәңге бакчасы да...
Изге Мәрҗәнә яки мәрхәмәтле әнием
Синең әниең гади хатын түгел, ул – изге Мәрҗәнә, шуны онытма, балам, дип
бер авыл апасының урамда мине туктатып әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә. Башта
мин, сабый бала, бу сүзләрнең мәгънәсен бөтенләй аңламадым, тора-бара күпмедер
дәрәҗәдә төшендем. Ә бүген аның тормышын күзаллыйм да әниемнең, чыннан да,
бу бөек исемгә лаек икәненә бар булганым белән инанам.
Әти әнине урлап алып кайткан. Беренче гаиләсе таркалгач, алда язып үткәнемчә,
ике бала да бергә калмый. Гайнетдин сиңа охшаган дип, хатыны аңа кече абыйны
биреп җибәрә. Балага ана тәрбиясе – яңа әни кирәк. Ләкин үги булса да, улына
кырын карый торган булмасын. Шундый максат белән әти тирә-юнь авылларны урап
124
Г Ө Л Г Е Н Ә К Ә Р И М О В А
кайтырга ният кыла. Ык елгасының икенче ягында
урнашкан Башкорт Урманаендагы бер танышы
аңа авылларында бик тә ипле гаиләдә Мәрҗәнә
исемле, күңеле мәрҗәнгә тиң шундый берәүнең
барлыгын әйтә. «Тик риза булыр микән үзе, – ди
ул. – Кемнәр генә яучы җибәрмәде бу йортка, йә
әнисе, йә үзе ризалашмады. Яратып көткән егете
сугыш кырында ятып калган иде, шуны да оныта
алмый диләр. Яше дә бар инде аның, синнән
олырак ул. Моңарчы кияүгә чыкмаганны, хәзер
генә белмим, ай-һай, уңай җавап ала алырсың
микән?! Ләкин күндерә алсаң, балаң өчен аңардан
да яхшырак әни таба алмассың. Ак кәгазь кебек
аның күңеле...» Әти башка кешеләрдән дә әни
турында сораштыра, аның үзен дә читтән генә
күзәтә. Баласына әни, үзенә хатын алып кайту
максаты белән юлга чыккан ир, чыннан да әнидән
дә яхшырагы булмас дип, тимерне кызуында
сугарга була: танышыннан урамга чакырттырып чыгара да урлап алып китә. Инде
утыз тугызын тутырган, дөньяның әчесен җитәрлек татырга өлгергән әни, нык ачуы
килеп, башта качып кайтып китәргә дә уйлый. Ләкин кечкенә Гайнетдиннең күзләре
белән очрашкач, йөрәге түрендә бу сабыйга карата җылылык хисләре уяна. «Күзенә
карадым да, мин китеп барсам, тагы кемне алып кайтыр микән бу ир балага әни итеп,
дип уйладым. Гайнетдин генә тотып калды мине. Үземнән яшь, артык чибәр, олпат
гәүдәле Фазлетдиннең, беренчедән, мине яратып торырына да ышанмадым, аннары
минем кияүгә чыгу инде уемда да юк иде», – дип, миңа да сөйләгән иде ул чираттагы
ачылган, күңел түрендә җыелганнарын актарган мизгелләрнең берсендә.
Әнием тырышлыклары, булганлыклары белән тирә-юньдә дан тоткан гаиләдә
бишенче бала булып дөньяга килә. Зур каралты-куралары, көтүләре белән маллары,
умарталары була. Болар өстенә бабай чабыш атлары асрый, шәп нәселле, озын аяклы
этләр тота, ауга йөри, аңа сунарчы буларак та тиңнәр табылмый. Колхозлаштыру
башлангач, кулаклар дип, аларның бар мөлкәтен тартып алалар, соңгы капчык оннарына
хәтле төяп алып чыгып китәләр. Бабайны цемент шахтасына сөрәләр, берничә елдан
соң үпкәсенә цемент тузаны тулып, бик каты авырып киткәч, комиссовать итәләр, ул
нигезенә кайтып егыла һәм озак та үтми бакыйлыкка китеп бара. Әбигә, балаларына
нәрсәләр генә күрергә, кичерергә туры килми ул чорда. Бер уч он табып кереп, шуны су,
төрле үләннәр белән бутап, пешереп ашаган чакларын да сөйли иде әни. Аннары сугыш
башлана. Ул вакытта әнигә ундүрт яшь була. Унбиш яшьтән аны Ленинград өлкәсендәге
торф җиренә эшкә җибәрәләр. Өч ел буе шунда бил бөгә ул. Бөтен авырлыкларга
түзеп кенә калмый, әнисе, туганнары турында уйлап йөрәге әрни, аларга ярдәм итү
юлларын эзли. Үзеннән кечерәк өч бертуганы өчен икенче әни дә бит әле ул. Паёкка
бирелә торган спиртны җыеп барып, аны ситсыга, төрле кирәк-яракка алыштырып,
өенә посылкалар җибәрә. Каты салкыннарда да туктамыйча, норма үтиләр. Өенә ул
нык бетеренеп кайтып керә. Ләкин тырышлык, гыйлем белән бөтен нәрсәне җиңәргә
күнеккән нәсел үзенекен итә, бирешергә ярамый – максат куйсаң, туган якның һәр
валчыгы булышыр. Әби белән әни бергәләп гаиләне аякка бастырырга керешәләр.
Авылда умарталык ачылачагын ишетеп, әни умарталык курсларын бетерә – әбиләр бит
үзләре дә заманында умарта тотканнар. Бал – бөтен авыруларга каршы иң яхшы дәва.
Мәрҗәнәсен шул юл белән генә саклап калып булуга инанган ана үз ихаталарында да
кабат бу эшне торгызу максаты белән җиң сызганып эшкә тотына. Ихатада кечкенә
генә булса да умарталык пәйда була. Гаилә балдан төрле төнәтмәләр ясап, авылның
шактый кешесен төрле авырулардан коткарып кала. Киң карашлы әти-әни тәрбиясендә
үскән укымышлы, гыйлем әби кызына карап шакката: кара әле, миннән дә күбрәк
белә бит бу, Ходай ярдәм итәдер инде үзенә, дип фикер йөртә ул, Мәрҗәнәсенең
игелекле гамәлләренә дүрт куллап фатиха бирә. Умарта умарта инде, җелекне колхоз
8 айлык Зәйнәб әнисе Мәрҗәнә белән
125
«МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН...»
эше суыра. Сугыштан соң күмәк хуҗалыкны күтәрергә кирәк, анда эш тәүлек буена
диярлек сузыла, ир-атның күбесе сугышта үлеп калган, әйләнеп кайтканы да кайсы
кулсыз, кайсы аяксыз... Әни колхоз умарталыгында кайнашырга да, башка эшләргә дә
өлгерә. Башлы дип хисапчы итеп тә куялар әле үзен. Менә шундый Мәрҗәнә килен
булып төшә дә инде ул Азнакай районы Сарлы авылының Фәрхетдиновлар гаиләсенә.
Әни үзен әти урлап киткәнче бер төш күргән була. Имеш, аның янына бер кыр казы
очып килә дә аннары кечкенә кызга әверелә. Юраучы: «Кияүгә чыгарсың, кыз бала
алып кайтырсың», – ди.
Әни Гайнетдин абыйны, җиде яшьлек сабыйны бер күрүдә үк ярата. Моны сизепме,
бала да аңа тиз ияләшә. «Малайлар малайлар инде, кызларга караганда шуграк та
булалар. Ләкин, үз әнкәсе булмагач, фикереңне бик тә нык итеп җиткерергә кирәк
чагында да, сүзеңне сайлап, чамалап кына әйтәсең, бала күңелен җәрәхәтләүдән дә
яманрак нәрсә юк, шуны беркайчан да истән чыгармаска тырыштым», – дип сөйли
иде әнием инде үзе картаеп әби булгач. Ул Гайнетдин абыема һәрчак чын әни булырга
омтылды, абыем да аңа үз итеп «әнием» дип кенә дәште. Өфедәге олы абый да әбиләргә
еш кына кунакка кайткалый иде. Абыемнарның үз әниләренең (ул да Өфедә икенче
тапкыр гаилә корган иде) гомере озын булмады, ул Сирин абый хәрби хезмәттә чакта
вафат булды. Олы абый армиядән ялга туры безгә кайтты. Гайнетдин абый гына
әнисе исән чакта аның белән бер генә тапкыр да очраша-күрешә алмады... Абыем бик
күрсәтмәсә дә, мин аның әнисен ничек күрәсе килгәнен, аны сагынганын тоя, аңлый
идем. Кайчакта бик боегып, уйга калып йөргәнен ул үзе дә яшерә алмады. Гитарада
уйнап, моңланып җырлап утырган чакларында качып кына үземнең елаганнарым
да булды. Көчле рухлы абыем булу белән гел горурлана идем. Әнигә дә ул бер генә
тапкыр да авыз күтәреп каршы әйтмәде, күңелен җәрәхәтләмәде. Әнием дә язмышы
болай да әче булган абыйга беркайчан да әче миләш тоттырмады.
Әни Сарлыда мин белгәннән бирле мәктәптә, күрше-тирә авыллардан килеп йөрүче
укучы балалар яши торган интернатта ашарга пешерде. Ул эшкә иртә таңнан чыгып
китә иде. Анда йөгергәнче әтигә, безгә дә табын әзерләп калдырырга кирәк бит әле.
Әни – бик оста пешекче. Ул безнең як ризыкларын гына әзерләми, бөтенләй таныш
түгел ят ашлар белән дә шаккатыра иде авылдашларын. Аның кебек үзбәк халык
ашларын да җиренә җиткереп пешерүче юк Сарлыда. Кыскасы, аш-суны төрләндерергә
бик тә ярата. Әни барына да җитешә. Балаларының, әтинең өс-башын карарга да, өйне
җыештырырга да. Каралты-курада да, маллар янында да эш җитәрлек. Авылыбызда
умартачылыкны җәелдереп җибәрүче дә әнием булды. Ул бу шөгыльнең үзенә күрә
бер профессоры кебек, аның бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Әнием бал кортларын
безне – балаларын яраткан кебек ярата. Аларның теленә хәтле аңлый. Кортлары да
аны тыңлыйлар, әнине беркайчан да чакмыйлар. Салкыннарда ул аларны өйгә алып
кереп тәрәзәләр куенына җибәрә. Ахырдан кортларын ничектер бик тә җайлы итеп,
бик кадерләп кенә учларына алып җыя. Үзе аларга «бәгырьләрем», «матурларым»,
«баллыларым» кебек матур сүзләр белән дәшә, бар дөньясын онытып кортлары белән
сөйләшә! Ул – кортларның дирижёры кебек. Аның алар белән кайнашуы үзе бер
сәнгать! Әни үзе белгәннәрен башкалар белән дә бик теләп бүлеште, авылдашларын
да умартачылык серләренә өйрәтте, аларга чын мәгънәсендә осталык дәресләре бирде.
Әниебез эшкә батыр булса да, күңеле артык йомшак иде. Миңа әйтәсе сүзен дә
беркайчан да каты итеп, кистереп әйтмәде. Шулай итсәң яхшырак булмасмы, диебрәк
бирә иде киңәшләрен. Тавыш, моң бирелгән булса да, җырларга бик һәвәс булмады.
Әти баянда уйнап җырлаганда да күбрәк уйга батып тыңлады. Мин һөнәр сайлаганда
җырчы булуыма каршы да килде әле. Ахырдан, чып-чынлап җырчы булып киткәч,
минем өчен куанып бетә алмады. Зөфәрне дә бик яратты ул. Җәйләрен, хәл белергә
кайткач, киявен таңда уятып, иртән сауган сөтләргә кадәр эчерә иде.
Әнкәемне яратуым шулкадәр көчле иде, репертуарымда да аналарга, бары тик
аңа багышланган җырларым шактый урын алды. Беренче чиратта, ул кичергәннәрне
чагылдырган, әниемне тасвирлаган җырларны эзләп таба, сайлап ала идем:
Су өстендә үскән төнбоектай,
Карашларың, әнкәй, ник боек...
126
Г Ө Л Г Е Н Ә К Ә Р И М О В А
Әнием 84енче яшендә, 2009 елның август аенда, минем туган көннән соң озак
та тормый вафат булды. Ул җан биргәндә, кызганычка каршы, без гаиләбез белән
Төркиядә ялда идек. Юлга чыкканчы янына кайтып килдек, хәле яхшы иде әле.
Тугызынчы дистәсе белән барса да, үз аягында, ихатадагы эшләрне карап, умарталары
янында кайнашып, баллар аертып йөрде. Төркиядән көн саен шалтыратам, хәлен
белешеп торам, үзебезнең исән-саулыкны җиткерәм. Бер шалтыратуымда, сизәм,
тавышы зәгыйфьрәк чыга. Әни, авырыйсыңмы әллә, дим. Суык кына тиде бугай,
зарарлы түгел, ди әни. Аның белән сөйләшкәннән соң, шундук абый белән җиңгине
җыйдым. Алар пошаманда. Кинәт кенә әллә нәрсә булды, диләр. Икенче көнне дә хәле
яхшырмагач, хастаханәгә салырга булдык. Мин телефоннан Азнакайның башлыгы
белән сөйләшеп, әнине яхшырак палатага яткырып, шәбрәк карауларын сорадым.
Мансур Камаретдинович, рәхмәт яусын, кулыннан килгәннең барын да эшләде.
Әни белән телефоннан сөйләшеп торам, ул, балам, борчылма, бар да яхшы булыр,
ныклап начараеп китсәм, әйтермен, ди. Мин, болай булмый, кайтып китәргә кирәк,
дип уйлыйм, килгәнебезгә дүрт көн узган иде. Ял итү кәефе бөтенләй юк, ул көнне
дә үзебезнекеләргә ияреп кенә диңгезгә чыктым. Зөфәр һәм кече улыбыз йөзәргә суга
кереп киттеләр, мин исә яр буенда – пляжда калдым. Уйларым гел әни турында. Бер
мәлне барлык акылым белән фани дөньямнан ниндидер бер бөтенләй башка киңлеккә
чумдым. Әни белән ике арада моңарчы булмаган бәйләнеш барлыкка килде. Кабаттан
фанилыкка әйләнеп кайтуга, күземә иң беренче булып күктә бик ерактан – минем якка
таба бөркет кебек зур кош очып килгәне күренде. Кош канатларын ачык китап кебек
киң итеп ачып җилпеп килә. Ул да булмады, якындагы агач ягыннан бер кошчык очып
килеп чыкты, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй ачыргаланып, кычкырып баш өстемнән
берничә кат әйләнде дә кабат юкка чыкты. Күктәге зур кошым да күренмәде. Минем
йөрәгемнән, җанымнан шул мәлдә нәрсәдер өзелеп төште... Әнием, әнием, китеп
барасыңмы әллә минем кайтканымны да көтмичә?! Күземнән яшь тамчылары тәгәрәде.
Диңгездән Зөфәр белән Фоат чыкканда, мин шундый халәттә идем. «Әни инде исән
түгел бугай, аның җаны килеп хушлашты минем белән», – дип үксеп аңлатырга да
өлгермәдем, кесә телефоны шалтырады: әнием чыннан да мәңгегә күзен йомган.
Очып килгәч, булып кош,
Әйткәнсеңдер: «Балам, хуш!»
Юксынамын, уйлыйм еш,
Синсез узар быел кыш.
Алып киттең. Хыянәт
Иттең миңа ник, җәем?!
Хәлең ничек, догалар
Көтәсеңдер, әнкәем.
Әрнеп елый, үкси көз,
Ничек яшим, әйт, синсез?!
Кемнәр көтәр өзелеп,
Авыр икән әнисез.
Ял күрмәдең, белмәдең
Җир йөзендә ник бераз?!
Оҗмахтамы урының? –
Анда, диләр, һәрчак яз.
Очып килгәч, булып кош,
Әйткәнсеңдер: «Балам, хуш!»
Сагнам, әнкәй, уйлыйм еш,
Синсез үтә тагы кыш...
Юк, юк,
Юк, үлмәгән, Әнкәй, югалмаган –
Суга гына киткән нибары...
127
«МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН...»
Талантлы, матур, кырыс әтиебез
Әти, әтиебез... Мин аны зур итеп «ӘТИЕМ!» дип әйтә алмыйм, ул безнең белән
параллель генә барды. Әнием белән яшәсә дә, ул аныкы гына һәм безнеке генә түгел
иде. Әти, зинһар, кичер, боларны мин язмый булдыра алмыйм. Хәер, син үзең дә
ялгышларыңны аңлап, Ходайдан гафу сорап, гомереңнең соңгы елларында дин
юлына бастың. Мине дә дөрес аңла, мин бүген, үзем дә ир хатыны, ике бала анасы,
әниемнең кичергәннәрен еллар узган саен тагы да ныграк аңлыйм, үземнең йөрәгем,
бар күзәнәгем аша уздырам. Әни сине бәхилләп китте, без дә сине соңгы юлыңа
бәхилләп, олылап озаттык. Туганнар белән җыелганда, җылы итеп искә алабыз, шулай
ук юксынабыз, сагынабыз. Ләкин әниемнең күргәннәрен оныта алмыйм, гафу ит.
Үзбәкстаннан да әни юкка гына мине, җаныннан өзелеп төшкән нарасыен ташлап,
балалар ятим булмасын дип кайтып китмәде бит. Ике балаң ятим булу өстенә, чак кына
мине дә ятим итмәгәнсең: авылга кайтуга ук башка хатын белән тора башлагансың.
Әниебезнең батырлыгы мине, абыемны ятим итмәде, ләкин синең бу чираттагы хатаң
җир йөзенә тагы бер үксезне тудырды. Ләлә сеңлем, аның гаебе юк, без кечкенә чакта
бергә уйнадык, аралаштык. Ул безгә килеп йөрде, мин аларга бара идем. Бүген дә,
Аллага шөкер, туганнар икәнебезне аңлап, багланышларны өзмибез... Әти, әниебез
үлеп, төп йортта син берүзең калгач, ул күрше урамнан синең яныңа көн дә килеп,
ашарларыңа пешереп, өйне җыештырып, сине – әтиебезне балаларча тәрбияләде,
карады. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле.
Әти үзе бик матур, олпат гәүдәле ир иде. Ходай аңа талантны бар яклап биргән:
сыздырып баянда, Саратов гармунында уйный, оста итеп бии. Матрос биюен биегәндә
аңа сокланмый мөмкин түгел. Ул Кырымда, диңгез ярында хезмәт иткән, бу биюне
җиренә җиткереп башкара. Шулар өстенә, әтиебез искиткеч матур итеп җырлый. Артист
булып китсә, һичшиксез, зур җырчы булыр иде. Аңа күбрәк авыл тематикасы якын
булган, күрәсең, еш кына «Авыл» көен суза, аның башка тагын шундый моңлы җырларын
яратып тыңлыйбыз. Шаян җырлары да шактый иде. Берсен әле дә искә төшерәм:
Татарча: «Кая барасың?»,
Урысча: «Куда пойдёшь?»
Уйларыңны күп уйласаң,
Наверно, сума сойдёшь...
Димәк, әти үзенең тормыш юлы хакында уйлап йөргән, тыштан гына сиздермәгән
безгә.
Аңа җыр, биюгә булган сәләтләре нәселдән нәселгә күчеп килеп җиткән. Бабайның
әтисе белән әнисе авылдан авылга йөреп җырлаучы чәчән артист булганнар. Әтинең
әнисе мөнәҗәтләр әйтә иде, аның матур тавышын тыңлап утырырга ярата идем.
Морза нәселе булган Баязит бабай Америкагага дүрт баласы белән китә – уллары
белән. Кызларын бер гаиләдә яшереп калдыра. Яхшы вакытка кадәр сакла дип.
Раскулачивание еллары. Ачлык еллары. Бабам да яшь чагында җырлаган, миңа аны
күрү насыйп булмады, ул сугышның беренче айларында ук һәлак булып чит җирләрдә
ятып кала..
Әти һәрчак эшкә дә батыр булды, гомер буе механизатор булып хезмәт куйды.
Колхоз эшенә генә бер дә күңеле тартмады аның. Авылда беренчеләрдән булып нефтькә
– геофизиклар оешмасына эшкә урнашты. Акчаны да яхшы алды, ләкин эчсә, холкы
бик начар иде, андый чакта барыбызга да эләгә, әнине кул күтәреп тә рәнҗеткәләде.
Җырчы булырга фатиханы, алдарак әйткәнемчә, зурлап әти бирде, үсмер чагымда
ук ул мине зур җырчы итеп күрде. Бәлки, үзенең чынга ашмаган хыялын минем аша
күрергә теләгәндер. Ул миңа үз-үземә ышаныч уятырга ярдәм итте, моның өчен әтигә
бүген дә чиксез рәхмәтлемен. Әти шул ук вакытта мин әнием кебек артык йомшак
күңелле булмасын дип тә курка иде. Мин җырчы булгач, зур сәхнәләргә менгәч тә,
репертуар сайлаганда, ул, җыр-моңга гашыйк кеше, әти буларак үзенең киңәшләрен
һәрчак биреп килде. Халыкка нинди җыр кирәген, кайсы җырымны бигрәк тә яратып
тыңлауларын иң әүвәл әнием һәм әтием әйтәләр иде.
128
Г Ө Л Г Е Н Ә К Ә Р И М О В А
Абыйларым, туганнарым
Гайнетдин, Сирин абыйлар кебек бик тә якын туганнарым булуына мин Ходайга чиксез
рәхмәтлемен. Язганымча, без кечкенәдән үк бергә үстек, шатлыкларны, кайгыларны бергә
бүлештек. Бүген дә шулай. Абыйларым искиткеч талантлылар, җырлыйлар, төрле уен
коралларында уйныйлар. Яшүсмер чакта ук вокаль-инструменталь ансамбль оештырып
авылны гөрләттеләр. Миңа гына клубка чыгарга рөхсәт бирмәделәр: «Кызлар йөри
торган җир түгел, башың яшь, вакыты җиткәч, өлгерерсең!» Аларның җырлаганнарын,
уйнаганнарын карыйсым, клуб дигән сәнгать, җыр, моң диңгезенә чумасым, аның
казанында кайныйсым килсә дә, олы абыйларга каршы килүне дә булдыра алмыйм.
Ярамый! Олы туган – олы туган, аның сүзе һәрчак дөрес. Җырга, моңга һәвәс булсалар
да, абыйларым зур сәхнәгә менүне максат итеп куймадылар. Гайнетдин абый, инде
белгәнегезчә, кечкенәдән үк техника белән дә җенләнде, радиоалгычлар, телевизорлар
сүтеп, җыеп ремонтлады. Башка төрле техниканы да. Кемнең нәрсәсе ватылган – аңардан
беләбез: бөтен авыл аңа килә. Бу шөгыльләрнең барысы әтидән күчкәндер дип уйлыйм,
ул да бит тракторын, техниканы һәрчак үзе ремонтлады, шуңардан рәхәт тапты. Кече
абыем туган якта төпләнеп калды, бүген Азнакайда яши. Азнакайга кайткан саен шуларда
инде без. Гайнетдин абый үзе дә, Рүзилә җиңги дә, балалары да бик тырышлар, авылдагы
йортка да күз-колак булып торалар. Туган нигездә бергәләп гөр киләбез, бакча эшләрен
дә күмәкләп башкарабыз. Шулай күңеллерәк. Балалар да аралашып үсә.
Сирин абыйлар Себер якларында яшәделәр. Пенсиягә чыккач, балалары янына
Казанга күченделәр. Мөнәвәрә җиңги дә аралашырга бик рәхәт кеше. Кунакка йөрешеп
яшибез дию генә аз булыр, Сирин абый безнең иҗат төркеме белән илебезнең төрле
почмакларын иңли, җырга мәхәббәт аны да труппабызга китерде.
Мин – алдынгы сыер савучы
Унынчыдан соң классыбыз белән авылда, фермада эшләргә калдык. Күрше авыл
мәктәпләрен тәмамлаучылар да бер ел сыер саудылар, терлек карадылар. Берничә
авыл яшьләре үзара йөрешеп, клубларны гөрләтеп, ярыша-ярыша тырышып эшләп,
көз, кыш узды, яз җитте. Сыер савучылар бәйгесендә икенче урын алып бүләкләндем.
Шуның белән бу һөнәргә нокта куелды. Тулысынча класс белән бер ел колхозда эшләтү,
яшьләрне читкә җибәрмәү ул чакта республикабызның барлык районнарында – авылны
саклап калу сәясәте кысасында барлыкка килгән матур башлангыч иде. Чөнки әлеге
бер еллык хезмәт чорыннан соң шактыеның бәхетне шәһәрдә, читтә табу планнары
үзгәрә. Безнең класстан да авылда төпләнеп калучылар аз булмады. Кемдер гади
колхозчы һөнәрен сайлады, кемдер читтән торып укырга керде.
Табибмы, җырчымы?
Ә минем уйда бары Казан – укырга керергә! Кем булырга дигәндә, миндә, Такташ
әйтмешли, ике «мин». Җырчы булыргамы, табибмы, тәгаен хәл итә алмыйм. Әни
җырлап йөреп кенә тамагыңны туйдыра алырсыңмы икән дип борчыла. Әти белән
рус теле укытучысы Роза Фәттаховна, киресенчә, талантыңны җуйма, җыр сине
биеккә күтәрәчәк, диләр. Документларымны алып, Казанга юл тоттым. Барып җиткәч,
Медицина институтына юнәлдем. Кабул итү комиссиясендә утыручы апа, ниндидер
справка җитми дип, мине кире борды. Сарлыга кайтып, ул кәгазьне юллап, кабаттан
Казанга киттем. Автобуста карыйм:
бер таныш кыз. Ул да укырга керергә документлар
тапшырырга бара икән – Мәдәният институтына. Янәшә утырып, сөйләшә-сөйләшә
башкалага барып җиткәч, мин дә аның белән исеме үк җанга якын булган вуз тирәсендә
төшеп калдым. Документларымны кабул иттеләр. Тулай торакта гына урын юк икән.
Анысына артык исем китмәде. Медицина институтында укучы авылдашым Римма
белән әллә ничә ай элек үк сөйләшеп куелган бит, Казанга килеп төшүгә, туп-туры аның
янына барам, дип. Адресы кесәмдә. Кешеләрдән нинди транспортка утырып, кайсы
тукталышта төшәсен белешеп, киттем ул яши торган тулай торакны эзләп. Казан бигрәкләр
дә зур икән. Зур калаларны моңарчы да күргән бар, шулай булса да, исем китеп барам.
129
«МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН...»
5. «К. У.» № 7
Легендар җырчы Әлфия Авзалова һәм хәләл
җефете Зөфәр Билалов белән. Чаллы. 1995 ел
Кечкенә чагымда, Үзбәкстанда яшәгәндә,
әни белән дә, аннары туган апам белән дә,
бистәбездән ерак булмагач, Ташкентка гел
барып йөрдек. Әллә Ташкенттан да зуррак
инде бу Казан?! Үзебезнең Сарлы мәктәбе
укытучылары Өфегә дә еш алып баралар
иде безне, экскурсиягә. Өфедән һичшиксез
зуррак! Монда адашу да озак түгелдер...
Адресны җуймасам, югалмам – әледән-
әле кесәдәге дүрткә бөкләнгән кәгазьне
барлыйм. Исән, Аллага шөкер! Тулай
торакның ишеген ачып кергәндә, шәһәр
урамнарына караңгылык иңә башлаган
иде. Әй Ходаем, Римма берүк бүлмәсендә
була күрсен! Вахтёр апа, күңелгә шикләр
иңдереп, әйләнгеч тимер җайланмасын
тормозга куйган, мине кертергә ашыкмый.
Паспортымны сорый, кирәкмәс сораулар бирә: кем булам, нинди йомыш, максат белән?
Төрмәдә дә шулай кыланмыйлардыр. Мин, иртә таңнан юлга кузгалып, күпме эшләр
башкарып, бөтен Казанны гизеп, болай да арыган кыз, түзмәдем: «Нәрсә, апа җаным,
Римма Габдрахманова шулхәтле секретный врач булырга укый мәллә?» – дим. Апам
башта аңышмыйча, күзен зур итеп ачып миңа бераз карап торды, аннары шаркылдап көлеп
җибәрде. «Әй, балам, бездә тәртипләр шундый инде, каян киләсең, арыгансың да бугай»,
– дип, бөтенләй йомшарып китте. «Азнакайдан ук, дөресе, аннан да ераграк авылдан, бер
хәлем дә калмады», – дим инде. «Тукта, хәзер карыйм алайса, бүлмәсендә микән безнең
кызыбыз», – дип, ул җөмләсен ахырга кадәр әйтергә дә өлгермәде, мин, аны бүлеп: «Юуук,
апа, арысам да, ул хәтле үк түгел инде, бүлмәсенә җитәрлек кенә көчем бар, кайсы якка
барырга икәнен генә әйтегез, сезне йөртмәм инде!» – дим. Апа көлүеннән бөгелеп үк
төште: «Икенче катта яши, ләкин тулай торактамы, юкмы икәнен монда гына утырып та
яхшы беләм», – ди бу, атылып чыккан яшьләрен сөртә-сөртә. «Әллә күзәтү камералары
куйганнар инде бүлмәләргә?!» дигән уй йөгереп узды башымнан. Ярый бу сорауны үзенә
бирмәдем әле, телемне тыеп кала алдым. «Менә хәзер карыйбыз, бүлмә ачкычы монда
микән? Бәхетең бар икән, ачкычлары юк, димәк, бүлмәдә кемдер бар. Икенче катка менеп,
сулга борылырсың», – дип, әйләнгеч җайланманы, ниһаять, хәрәкәткә китерде апабыз.
Римма, бәхетемә каршы, гомуми кухнядан кичке ашын алып кереп килә иде. Мондый
тәмле кыздырылган бәрәңгене беренче тапкыр ашадым. «Тулай торакта бәрәңге үзенчә
тәмле ул», – дип көлә Римма. Табыннан торырга өлгермәдек, бүлмәгә авылдашымның
төркемдәшләре, дуслары кереп тулды, чәй эчүне бергәләп дәвам иттек. Имтиханнарын
бетереп, кем практикага, кем каникулга өенә җыенып, бер-берсе белән киләсе уку елына
кадәр хушлашып йөрүләре икән. Берсе шул арада гитара да алып керде, аның җырына
башкалар белән мин дә кушылдым. Медицина институтына керергә насыйп булмаса
да, табиблыкка кандидат абитуриентлар, студентлар белән менә шулай аралашырга,
гөрләшергә язды. Шунда: «Әй, табиблыкка бирәсе калган мәллә документларымны?»
– дип әйтеп куйдым. Лилия исемле Казан кызы: «Без бары гади врач булачакбыз, ә син
врачларның врачы, җырың, моңың белән яралы җаннарны, барлык чирләрне дәваларга
сәләтле, яраларны бернинди скальпельсез төзәтүче табиб булачаксың... Их, синдәге тавыш
булсамы миндә!» – дип, барлык икеләнүләремне юкка чыгарды.
Мәдәният институтында иҗади бәйгене җиңел уздым. Имтиханнарда тиешле
балларны да бары ике фәнне: рус әдәбияты һәм белгечлек буенча сынауны биреп җыйдым.
Калган предметларны тапшырып торырга кирәкмәде дә. Кабул итү комиссиясенең төгәл
нәтиҗәләре булганны көтеп йөрдек әле аннары. Узганыңны белсәң дә, рәсми документ
чыкмыйча – ректорның боерыгына кул куелмыйча, син студент түгел. Институтның
стенасына эленгән булачак студентлар исемлегендә үземнең фамилиямне күрү минем
өчен иң зур бәхет иде ул көнне. Урраа, Казан, мин синеке, исәнме, яңа тормыш!
Истәлекләрне кәгазь битенә Гөлгенә КӘРИМОВА төшерде.