Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТИРӘЛӘР

Төркестан вә башка Көнчыгыш мөселман
түркләренең милли яшәеше һәм культурасы
өчен көрәше.
Алсүз
Бу хатирәләргә нигез булып яткан кулъязмаларым Төркестаннан Иранга чыгар
алдыннан Бохараның Кабул шәһәрендәге илчелеге вә Мөхәммәдабадка китүче
сәүдәгәрләр тырышлыгы белән 1923 елның башында чик аша узды. Берничә кыйммәтле
документлар якташым Госман Токымбәт тарафыннан шул ук елда Финляндиягә
чыгарылды. Төрле юллар белән читкә чыгарылган, шифрлап язылган кәгазьләр һәм
документлар. 1943 елда Алманнарга әсир төшкән якташларыбыз белән берлектә бу
Әдәби хәзинәләребез
* Бу хатирәләремне дөньяга чыгаруда миңа ярдәм иткән сөекле хатыным Назмия Унгар Туганга багышлыйм.
140
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
язмалар Берлинда укылды вә алардан аеруча бик күп мәгълүмат алынды. Боларны
Берлиндагы бөек илчебез, мәрхүм Саффәт Арикан бәй Төркиягә алып кайтты.
1957 елда Америкада Станфордта «Һоовер Хәрби китапханәсе»ндә сакланган һәм
Ф.А.Керенский тарафыннан тупланган урысча чыккан гәзитәләр төпләмәләреннән,
бу затның рөхсәте вә китапханә мөдире поляк, проф. В.С.Свораковскийның ярдәме
илә киң файдаланылды. Берклей университетыннан мистер Ричард Пиерснең
Русияга барып, бөртекләп-кадерләп җыйган Төркестан гәзитәләренең микрофильм
тупламаларыннан нык файдаланылды. Бу шәхескә мин миннәтдарлыгымны (канәгать
булуымны) әйтергә тиеш идем.
Алынган мәгълүматның дөреслегенә инаныр өчен, бу документлар Габделкадыйр
Инан, Коҗауглы Госман, Габдулла Таймас вә милләт өчен җантаучы Ширмәхмәт бәк вә
кыргыз рәһбәре Парпи Хаҗи кебек көрәшләрдә катнашкан шәхесләргә дә укытылды.
Әсәрнең беренче караламасы 1924 елда Берлинда язылды, әмма кулай нашир
табалмадым, шуңа күрә ул соңга калып чыкты. Ниһаять, бер көллият укучысы
үзенең эшләп тапкан (җыеп барган) акчасын милли нәшриятка биргән, ләкин
үзенең исемен матбугатта чыгармаска кушкан, бу китап аның акчасына чыкты.
Китап Көнчыгыш Түрк шивәләре тәэсире илә язылган, нигездә, Төркия төрекчәсе
аша күздән кичерү вә басма техникасының уңышлы булуын тәэмин итү кыенлыгын
әдип һәм шагыйребез Орхан Шаик Гөк-яй үз өстенә алды. Һәр икесенә дә самими
рәхмәтләремне ирештерәмен.
18 февраль, 1967 ел
Яшьлегем
Гаиләбез
Уралларның вә Урта Азиянең соңгы йөз еллыгында бөек сәяси хәрәкәтләрдә, түрк
милләтенең бик киң массасының коллыктан котылыш өчен көрәшләрендә рәһбәрлек
итәчәгем, икенче яктан милләтләр арасы Шәрекъне өйрәнү мәйданында сүзе үтә торган
абруйлы галим булачагым турында башыма да китермәс идем.
Урал тауларының Көньяк тарафында бер яны таулар вә урманнар, башка бер тарафы
дала булган бер авылда мал асраучылык, бераз игенчелек вә урман эшләре белән көн
күргән башкорт вә татарларның тулысы белән урта гасырда яшәгәннәре кебек, мин
дә гади тормышлы, совет колхозы хуҗалыгында михнәт чиккән туганнарым сыман,
гап-гади вә карусыз-буйсынучан бер авыл кешесе буларак яшәргә мәҗбүр ителгән
булыр идем.
Шуның белән бергә тауда вә җәйләүләрдәге артык гади булып күренгән тормыш
итүебез, бигрәк тә, халкыбызның тарихтагы могҗизалары турында бала чагымда
ишетә белә идем, хатирәләрдә яшәгән кайтаваз, бу мохиттә яшәгәннәрне һәртөрле
маҗараларга алып кереп китәчәк. Түрк вә Ислам галәменең бүгенгесе вә киләчәгенә
кагылышлы планнар артына төшәргә мәҗбүр итәчәк. Бу язмам – тормышымның,
халкымның эчендә яшәгән тарихи хатирәләрнең бер мантыйкый нәтиҗәсе буларак
кабул ителсен. Бу вазгыятьне ачыкламак өчен, укучыларыма беренче карашка һичбер
әһәмияте булмаган бәгъзе нечкәлекләрне аңлатуым кирәктер.
Татар, мишәр вә мөселман чувашлардан гыйбарәт булган авылыбызның асылын
30-40 йорттан артмаган хуҗалыклар тәшкил итә иде. Авылыбыз «соклыкай», «унгыт»
исемле ике нәселдән тора.
Бу кабиләләр белән бераз танышмак өчен өстәп әйтим, башкортлар һәм башка
түрк кабиләләре «з» вә «ч» авазлары урынына «д» вә «с» дип сөйлиләр, алар дүрт
төркемгә бүленәләр:
1. Тау башкортлары (Бөрьян, Үсәргән, Тамьян). 2. Ялан (дала) башкортлары
(Юрматы, Күдәй, Гайнә, Ирәкте, Янәй, Танып ыруглары). Бу ике төркем Милади
елларның башыннан алып Уралларда яшәгән, дип уйланыла. Тау башкортлары
«с» урынына «һ» авазын куллана, җәйләү башкортларының күбесе исә «тһ»
141
ХАТИРӘЛӘР
дип сөйләшә. Ләкин соңгылары көнбатыш вә төньякта яшәгәннәренең байтагы
татарлашып беткән. 3. Өченче төркем исә төрле гасырлар дәвамында Көнчыгыштан
килеп башкортларга кушылган кыпчак, каңлы, сувын, уран, кайлы, катай, байлар
(баят), кәрәй (кераит), чураш, нугай, кыргыз, мәркит кебек ыруглар төркеменнән
гыйбарәттер. Боларның башкортлар арасында урынлашканнары саф башкортча
сөйләшә, Көнбатыш тарафларга җирләшкәннәренең күбесе татар теле шивәсе
тәэсирендә калган. Бу өч төркем, белгәнебезчә, соңгы йөзьелларда барысы да
башкорт гаскәрендә хезмәт итә иде. 4. Дүртенче төркем Көнбатыштан, Болгар
вә Казан якларыннан, алары урыс гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгәч,
Башкортстанга күчеп килгән качаклар (яки типтәр, ягъни госманлыча – «дәфтәрле»)
татарлардан торган мишәр вә мөселман чувашлардыр. Көнбатыштан Казан
ханлыгыннан килгән бу качакларны урыслар «Башкиры припущенники», ягъни
«уртага алынган башкортлар» дип атаганнар.
Исемнәре аталган бу дүрт төркемнең беренче өчесе ярымкүчмә булып, киң
туфракларга вә җәйләүләргә хуҗа иделәр вә алар бер кабиләгә оешкан иде; дүртенче
төркем исә, борынгыдан бирле игенчелек белән шөгыльләнүче авыл кешеләре,
кабиләнең тарихын, дастаннар вә йолаларны, гореф-гадәтләрне белмиләр иде.
Минем кабиләм «соклы-кайлар» исә өченче төркемдәгеләр булыр. Илле биш
елдан бирле тарихчы галим саналганыма күрә, иң аз белгәнем мәүзугъ үз ыруымның
тарихыдыр. Агыйдел елгасына коючы Игән ермагының бер тармагы янына урнашкан
вә авылыбызның нигезен тәшкил иткән соклы-кай вә унгыт ыруглары 1800 елларда
аталарыбыз Көзән вә Бакы хуҗа булган, ике калкулыкта вә Якуб коесы тирәли таралып
утырган 12 каралты-курадан гыйбарәт иде. Унсигезенче йөз ел сугышларында болар
бик күп югалтуларга дучар булган һәм туфрак кысыр калган, буш калган җирләргә
соңыннан 1860 елда, атамның туган елында, патша хөкүмәте бездән тартып алынган
җирләргә бик күп «Минзәлә мишәрләре» дип аталган Көнбатыш Башкортстандагы
авыл кешеләрен китереп, аерым мәхәллә итеп урнаштыргач, авылыбыз кинәт зураеп
киткән. Игән елгасы тармаклары янында утырган Әрмит, Үтәк вә Тугай исемендәге
авыллар да ХVIII йөз ахырларында башкорт авыллары бик кечкенә булган, Үтәк вә
Төкен авыллары, Сәлим Үтәбаевның «Ядигәр» атлы әсәрендә язганына күрә, «Кече
табын» кабиләсеннән, имеш. «Әрмит»ләрнең исеме «Әрбит» дип язылганына күрә,
кайчандыр Көнбатыш Себер «төмән»нәренә баглы булгандыр дип уйлыйм, аларның
кайсы кабиләләргә караганнарын мин белмим. Болар да үз җирләре тартып алынгач,
Көнбатыш Башкортстаннан сөрелгән бу күчмә кабиләләргә җир бирелгән икән.
Җирләре тартып алынганга күрә, «Көчек Солтан», «Морад Солтан» вә «Солтан
Гәрәй» исемендәге баһадирлар идарәсендә, җирләрен кайтару өчен, халык Русиягә
каршы баш күтәргән. Безнекеләр, «Көчек Солтан»ны бик хөрмәт иткәннәр, аның
идарәсендә Көнчыгышта Табул сулыкларында Әркарагай, Көнчыгыш Уралда Ирәндек
вә Чубаркүл дип аталган җирләрдә дә яшәгәннәр, язын эссе чакта Акбиек атлы
тауларда җәйләгәннәр. Көчек Солтанның идарәсендәге кешеләр Кәмәлек, Кубань
тарафларына күчеп киткән дә урыслар белән сугышып йөргән. Күршебез Катай
башкортлары да безнекеләр белән дус булган, фәкать күрше авыллардагы «арлар» бу
солтанны кабул итмәгәннәр. Бу арлар бездән кыз алып, кыз бирмәгәннәр; «көчек, эт»
дип аталганнарына күрә, ар халкы «сезнең солтаныгыз эт-көчек икән» дип бездән
көлә торганнар иде; без дә аларны: «җылан йоткан ар» дип үрти идек. Безнең башка
аркадашларыбыз Көнчыгыш Уралдагы «Кучи», «Исмәгыйль» вә «Нугай» авыллары
илә Юрматы олысында «Мукач» авылларында да яшиләр иде. Кучи вә Нугай авыллары
әүвәлчә авылыбызның Көнчыгышында Игән елгасы буенда «Күчи Йорты» дип аталган
җирдә иде, бездән ул тарафка киткәннәр, алар Уралга, Ирәндек тирәләренә күченә,
безнекеләр исә үз урыннарында кала. Ләкин арадагы дуслыкны өзмиләр, дәвам
итәләр. Акбиек җәйләүләренең Көнчыгыш тарафында «Бетерә» исемле бер елга бар.
Тимәс авылына барганда, юл бу елга белән берничә тапкыр кисешә. Моннан 150
еллар элек берәүсе безнең авылдан Күчә авылына киткән ди, икенче берәү Күчәдән
142
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
безгә юл тоткан. Икесе дә кыз алырга йөриләр икән. Бу ике төркем, ике килен, юлда
очрашкан ди. Бездән киткән килен озын юлда Бетерә елгасы аша хисапсыз кичүләрне
кичә-кичә ана йортыннан ераклашкан саен алҗый икән, шуннан бу әйткән: бетерә-
бетерә дип сөйлисез, бетмәс бетерә булырмы? дип елый башлаган. Күчәдән килүче
килен дә: «Бетерә» елгасы кичүләре бетмәсен иде вә хәзер барачак Игән елгасында
аны ниләр көтә икәне турында җылый-җылый җырлый икән: «Бетерәләр бетереп
йөрәгем янса, гаҗәп, ялкынын Игән елгасының сулары сүндерерме?» 14 яшемдә
чагымга Ирәндектәге Күчи вә Нугай авылларына берничә тапкыр барганым булды,
иске дусларым вә апаларымда кунак булган идем, шунда мин без белгән «Мурадым»
(Идегәй мирза углы Нурадин)ны язып алдым вә үз риваятьләребезгә өстәп куйган
идем. Минем беренче эзләнүләрем-тикшеренүләремнең берсе шушы дастанга
кагылышлы. Ул 1911 елда нәшер ителгән беренче мәкаләмдер. Безнең җылкыларыбыз
яз башында, борынгы заманнан бирле, күнегелгән гадәт буенча Акбиек җәйләүләренә
үз башларына көтүчесез китә торган булганнар. Күчәләрнең дә язның эссе көннәрендә
җылкыларын алып, Акбиеккә китү гадәтләре булганлыгы турында алар җырлаган
җырларны күчереп бирделәр. Бу җырларда шулай сөйләнә: «Акбиек кеби бер тауны
Тәңре безгә бүз тирмә (кәҗә тиресеннән чатыр)лар корып, җәйләмәк өчен бирде. Аның
(ияр салынмаган бияләре), тайлары утарга, ягъни бияләрне савар өчен тышаулардан
азат булып, араннарда уйнаклап чабып (җылкычыларга) «безне корык кулланмыйча
гына тотыгыз» дип үзләре араталарга керә икән. Ягъни мондагы һава (язын) эссе
заманнарда бик салкынча булганга тайлар араннарга үзләре кереп, бәйләнмәгән килеш
рәхәт чигә торган булганнар.
Бу җәйләү бездән (Көнчыгышта) бәлки йөз чакрым чамасы ераклыкта булгандыр.
Ата-бабаларыбыз бер-берсеннән ерак арадагы җәйләү вә кышлакларда яшәгәннәр
дә еракларда барган сугышларда һәлак булганнар. Бәгъзеләренең каберләре билгеле.
Кайсы мәрхүм турында: ул «Кубаньда үлде», диләр иде. Ул – Төньяк Кавказның
Кубань елгасыдыр. Башка бер бабабыз Төмәнгә, Мансилгә китеп, Урал тавының
Көнчыгышында Чубаркүл исемле күл тирәсендә калмыклар вә урыслар белән
сугышта шәһид китүе турында сөйлиләр иде. Картлардан олы агам Вәли мулла вә
уңгытлардан Гүссам ага борынгы дастаннарны күп белә иде. Бу дастаннар Алтын
Урда дәверенә кагылышлы шигъри хикәяләр иде (Идегәй, Җирәнчә, Исауглы Әмәт
в.б.). Борынгы бабаларыбыздан бу дастаннарны бик яхшы белгән берәү (кабере
авылыбыздан өч чакрым ераклыкта урнашкан Карлы бүләк дигән югары җәйләүдә),
Аллабирде искә алына, моңа «Аллабирде Нугай» вә каберенә дә «Аллабирде
гүре», диләр. Бабаларыбыз арасында озын буйлылар бар иде, дип сөйлиләр иде,
Аллабирденең каберен атам ачып карады, чыннан да, гүр иясенең озын буйлы икәнен
күреп хәйран калды һәм кабердә кылыч калдыклары да табылды. Аллабирде белән
чордаш Нугай бәге нәселеннән Борнак бәк исемле кеше турында хатирәләр бар,
Нөгеш елгасы якасында Акбиеккә якын бер җәйләү шуңа (нугай Борнакка) нисбәт
ителә. Башка нугай бәкләре Кубань-су ягына күчкәч, бу Борнак илә Аллабирде монда
калганнар. Эстәрлетамак шәһәрендәге голамә «Нугай угыллары» бар иде. Алар
Нугай мирзалары нәселеннән, имеш. Боларның аталарыннан берсе «Аллабирде»
каберлегенә җирләнгән, имеш. Атабызның вә агаларыбызның остазлары шулар
икән. Алар безгә кунак булып киләләр иде, дин голамәсе әгъзалары булсалар да, алар
хәмергә битараф түгел иде. Көзән угылларыннан булган бишенче буынның берсе
Иштуган (шуннан минем нәсел исемем) бездән бик еракта, Кәмәлек дигән урында
урысларга каршы сугышта һәлак булган. Авылыбызның әтрафында «Урыс үлгән»
вә «Урыс кырылган», «Урыслар тар-мар ителгән җир» кебек атамалы урыннар бар,
җир сөргәндә, корал калдыклары да табыла иде.
Боларның бөтенесе дә ыругыбызның башыннан кичкәннәренә кагылышлы
риваятьләрдән гыйбарәт булуы минем зиһни өлгерүемә тәэсир иткәндер. Болар
күрсәтәдер ки, минем ата-бабаларым күрше авыллардагы башкортлар белән
чагыштырганда, хәрәкәтчән, күчеп йөри торган, сугышчан кабилә булган, безнеңчә
143
ХАТИРӘЛӘР
«Төбәк» дип аталган анайортыбыз «Игән буе» өлкәсе булуы белән бергә Акбиек
җәйләүләре вә Көнчыгыш Башкортстандагы Ирәндек тирәсе дә аларның йортлары
саналган, хайваннар илә бу тирәләрдә күчмә тормышта яшәгәннәр; ханнар, бәкләр
вә мирзалар җитәкчелегендә Көнбатыш Себердә Мансил, Тубылда, Иркарагай,
Көнбатыш Башкортстанда Кәмәлек, Төньяк Кавказда Кубань елгасы арасында
булган бөтен сәяси вакыйгаларга катнашканнар; урысларга каршы орышканнары
кеби, алар калмыклар белән дә сугышканнар. Күршебездәге кечкенә Калмык авылы
халкы аталарыбыз белән берлектә, мөселман булмаган (будда) калмыкларына
каршы сугышканнар, шуның нәтиҗәсендә алар хәзерге җирләренә килеп
утырганнар. Ләкин өндәрләр (җитәкчеләр) буларак искә алынган кешеләрдән Көчек
(Күчүк) Солтанның вә Борнак би, Аллабирде вә Көзән бәкләрнең кем булганнары
мәгълүм түгел. Бары тик үсә төшкәч, урысча өйрәнеп, 1912 елда Уфа «Җир чикләү
комиссиясе» архивында эшли башлагач кына вә Көнбатыш Себер тарихына
кагылышлы русча әдәбият вә «Башкорт шәҗәрәләрен» өйрәнә башлаганнан соң
гына, «Күчүк Солтан»ның Көнбатыш Себер ханы мәшһүр Күчем ханның ХVII
гасырда яшәгән Аблай Солтанның углы «Күчүк Солтан», Борнак вә Аллабирде
биләрнең дә XVI йөзьелда яшәгән Нугай биләре булганлыгын, аталарыбызның,
Күчүк Солтанның әмерендәге сугышчылары буларак, бу ханзадәләр вә аның
кардәше Абага вә Кансуар Солтаннар белән берлектә Көнбатыш Себердә, Әстерхан
вә Кубань тарафларында урысларга каршы сугышканнарын, шул сугышларда
ганимәткә алынган маллар хисабына яшәүләре, бу ханзадәләрнең җирләре төрле
тарафларда булганлыгын белдем. Көчек Солтанның 1663 елда бер башкорт биенә
биргән түркчә фәрманы сакланган, ул Башкортстанның Гыйлемнәр академиясе
«Тарих материаллары»нда 1943 елда нәшер ителде. Борынгы бабаларыбызның
бу ханзадәнең сугышта катнашуы турында Аскар авылында яшәүче Һидаят
Суфи атлы затның кулындагы шәҗәрәдә язылган. Борнак белән Аллабирде
биләрнең безгә якын Мукас авылында бүген дә исән яшәүче торыннары «Нугай
Юрматы»ларның шәҗәрәләре дә 1960 елда Башкортстандагы Гыйльми академиясе
тарафыннан матбугатта бастырылды. Күчүк Солтанның 1664 елда урыслар белән
сугышларда янында 6400 нугай сугышчысы булганлыгы (Акты исторические IV,
331) аңа буйсынган башкортларның «Күчүк хан ничек итеп мөстәкыйль бер дәүләт
корса, без дә шулай ук азатлыкны кулга төшерер өчен сугышачакбыз», дигәне
(Дополнения к актам историческим) урыс чыганакларында язылган. Гыйсъяннарда
җитәкчелек иткәннәрдән «Солтан Мурад», бу «Күчүк Солтан»ның углы булып,
Кырымга вә Истанбулга китеп, Төрек Солтанын күргән. Дагыстандагы сугышларда
урыслар тарафыннан әсир ителеп, үлем җәзасына тартылган. «Солтан Гәрәй»
дигәннәре «Күчүк Солтанның углы булып, урыслардан качып яткан заманнарда
«Карасакал» вә «Шуна» кушаматларын йөрткән. Авылыбызга исем биргән бөек
атабыз «Көзән Карт»ның кай заманнарда яшәгәнлеге билгеле түгел. Бары тик
авылыбыз янындагы бер тау гына аның исемен йөртә. Бу Көзәннең торыннарыннан
Айдак илә Чуракның Юрматы ыругы Тәлтим 42 би арасында, ягъни алар белән
берлектә 1577 елда Эстәрле елгасы башында үзләренең җирләрен Сәет (Каргалы)
татарларына сатканлыкларын белдергән антлашма кәгазенең түркчә вә урысча
нөсхәләрнең фоторәсемнәре 1956 елда Башкортстанның Гыйлемнәр академиясе
тарафыннан «Башкортстан тарихына кагылышлы материаллар» тезмәсендә түркчә
дә, урысча да басылып чыкты. Җир вә нәсел шәҗәрәсенә кагылышлы хәбәрләр
башка бер документлар арасында да бар иде. Агаларыбызга җитәкчелек кылган
солтаннарыбызның исемнәре «Солтан Морад», «Бәхти Гәрәй», «Солтан Гәрәй»
соңгы вакытларга чаклы безнең якта балаларга бик тә таныш һәм кадерле исемнәр
була килде.
Ыругыбызның асылы Соклы-кай һәм тагын безгә якын Сәнәкле-кәй, Йөрәктау-
кай, Таулы-кай төркемнәре кеби Кай яки Кайлы ыруының бер тармагыдыр. Бу
ыругның хәзерге җирләребезгә килгәнче үк Көнчыгыш Уралның Ирәндек тирәләрендә
144
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
утырганнары риваять ителәдер. Кай (Кайлы) ыруының байтагы Көнбатыш
Башкортстанда яши. Исәт елгасы якасындагы «Ялан Катай» вә безгә якын «Урман
Катай» пеләмәләре хан заманнарында ук хәрби төркемнәр тәшкил иткән, ХVII йөзьел
башларыннан бирле тарихта күренгән «Катай кальгасы» («Катайский острог») вә
«Кай-город» буларак мәгълүмдер. Авылыбызда башка бер ыруг Уңгыт пеләмәседер;
бу кабилә Чыңгыз хан заманында «Ак-татар» исеме белән мәшһүр булган. Кай, Катай
кабиләләренең карахитайлар дәверендә табын (кабилә исеме) вә уңгытларның исә
моголлар дәверендә башкортларга килеп кушылганын фараз итәм. Катай кабиләсе,
нигездә, чыңгызлы Шибан угыллары булганга күрә, Мавәраэннәһерне алганнан соң,
аларны «Катай ханнары» дип йөрткәннәр. Бу хәбәрне ХVI гасырда яшәгән Алман
илчесе Һерберштейн язып калдырган. Атам үз авылының Көнбатышындагы башкорт
авылларын бик яхшы белми иде. Бөтен багланышлары аның Көнчыгыш башкортлары
белән иде. Болар – Күчем хан вә угыллары заманында Русияга каршы бер сафта
сугышканнарының нәтиҗәседер. Атам мине 14 яшемдә өйләндерде. Җаек елгасы
буйларында яшәүче Тәңгәбир башкорты Хаҗи Мәхмәт Якшымбәтовның кызы минем
хәләлем булды.
Гаиләмнең мәдәни багланышлары
Мине әйләндереп алган мохитнең көнкүрешен мәдәният тарафыннан алып
бакканда, нәселебездә гыйлемгә яки башка бер фәнгә омтылыш яки безнең нәселдән
чыккан мәшһүр шәхесне күрмәссез. Шулай булса да, мәмләкәтебезнең зыялы даирәләре
эчендә Соклы-кайларның роле зур. ХIХ йөзьелның беренче яртысында олы бабам
Вәлид байның өе тирә-яктагы зыялыларның җыелу урыны булган, бу йорт гомум
сый мәҗлесләренең мәркәзе вазифаларын үтәгән, башкорт кантоны рәисләре, урыс
генераллары, губернаторлар, олы муллалар вә танылган шәхесләр дә бу мәркәздә
олы кунак булган. Өебездәге иске кымыз савыты илә бераз искергән келәмнең йорт
хуҗасына (алтынчы буын вәкиленә) бер бай тарафыннан бүләк ителгәнлеге турында
гел сөйлиләр иде.
Ата-бабаларымның сугыш турындагы хатирәләре
Гаиләбездә дуслык мөнәсәбәтләрендә булганнарның күбесе – ата-бабаларыбыз
белән берлектә әүвәлге башкорт гаскәрендә хезмәт иткән кешеләрдер. Боларның
башында авылыбыздан алты чакрым ераклыкта урнашкан Макар авылыннан Кармыш
угылларыдыр, Алакуян авылыннан Качкын бай угыллары килә торган иде. Качкын
бай углы Шәмсетдин мулла илә олы агам Вәли мулла урдада (гаскәрдә) баш офицер
буларак бергә хезмәт иткән. Кармыш нәселеннән Гомәр хаҗи исемле олы яшьтәге
берәү Кантон рәисе иде. Вәли мулланың вә атамның дусты бу гаиләгә якын мөгаллим
вә офицерлар безнең милли хәрәкәтебездә вә урдабыз (гаскәребез) дә иң алгы
сафларда сугыштылар. Кармыш нәселеннән майор дәрәҗәсендәге Йосыф Карамышев
исемендәге бер субай (офицер) чыккан. Халкыбыз Йосыф майорга багышлап җырлар
чыгарган, шул җырларны җырлап, үзләре дә ләззәт алып, башкаларга да ләззәт
тараткан. Бу җырларның ноталарын Рудаков вә аркадашым, мәрхүм доктор Таган вә
профессор Янский Вена каласында Гыйлемнәр академиясе нәшриятында чыгардылар.
Хәрби хезмәттә булу сәбәпле, бу гаиләләрдән урысча белүчеләр дә чыкты. Вәли мулла
– шундыйлардан. Хәрби хезмәттән алда ул мәдрәсә тәмамлаган. Вәли мулла хәрби
хезмәттә булып, Сыр-Дәрья елгасы буйларында хезмәт иткән, атам Дагыстанда хезмәт
иткәндә, гарәпчә, фарсыча яхшы өйрәнү форсатын ычкындырмаган. Вәли мулланың
гарәпчә-фарсыча язган әсәрләре бар, мин дә, бик яшь булганыма күрә, бары тик Идегәй,
Җирәнчә, Иса углы Әмәт кеби түркчә милли-тарихи дастаннарны гына өйрәнә алдым.
Атам Кавказда Шәех Шамилнең штабы урнашкан Гуниб авылында хезмәт иткәндә,
шәехнең кәтибе (секретаре) Дибр әл-һинди исемле бер галим зат белән таныша,
аның белән 1905 инкыйлабына чаклы гарәпчә хатлар алыша. Агамның да, атамның
да гарәпчәсе бик яхшы иде. Атамның хәрби хезмәте бетерелгәч, Дагыстанда бер елга
145
ХАТИРӘЛӘР
калып, гарәпчә өйрәнүен дәвам итә. Олы агам Вәли янына һәр елны Гомәр Акай исемле
бер дагыстанлының килгәне вә агамның угылларына (шул чираттан, Вәли муллага)
гарәпчә вә фарсыча дәресләр биргәне мәгълүм.
1860 елга чаклы башкорт гаскәрендә, урыс хәрби бүлекләрендә хезмәт иткән вә
хәрби мәктәпләрдә урысча белем алган башкортлар арасында урыс мәдәниятенә
тартылыш күренми. Йосыф майор шикелле субайлар хезмәт тышында авылга
кайткач, хәрби киемнәрен салып ташлыйлар, урыс музыкасы вә җырлары белән
кызыксынмыйлар, үз итмиләр, бию һәм урысча уеннарга катнашмыйлар иде.
Кармыш угылларының өйләрендә Көнбатыш вә урыс мәдәниятенә кагылышлы
һичнәрсә юк. Өй вә каралты-кураларын бары тик Сыр-Дәрья буйларындагы кебек,
Төркестан ысулы белән җиһазлыйлар иде. Совет дәверендә бастырган әсәрләрендә
бәгъзе башкорт тарихчылары түркләргә урысның уңай йогынты ясавы турында
шапырыналар. Бу бары тик урыс басымы астындагы күренеш кенә. Дөрес, һичшиксез,
урыс заман техникасында өстен, ә мәгънәви мәдәният һәм рухи культура ноктасыннан
караганда, башка мөселманнар кеби, башкортларның өстенлеге дә гомуми вә катгый
бер дөреслектер. Арабызда сатучы яки тимерче-фәлән булып эшләүче урыслар
телебезне бик тиз өйрәнеп алалар иде яки аларның балалары исламият йогынтысында
яши башлый һәм урыслар тарафыннан тыелган булуга карамастан, Исламны кабул
итәләр иде. Урыслар башкортларның тормышын оригиналь рәвештә кабул итүе
турында язучылар да бар иде. ХIХ йөзьел уртасында Орынбур гаскәренең башлыгы,
поляк чыгышлы генерал Циолковский да Макар авылында Йосыф майор йортында
кунак булган чакта башкорт тормышының оригинальлеге, башкорт музыкасын бик
ошатуы турында сөйли һәм башкортларга үз йолаларын сакларга куша. Бер заманнар
Төркиядә яшәүче төрек зыялылары да Көнбатыш культурасына табына иде. Төрек
зыялыларының берсе Фатих Солтан Мәхмәт Ауропа, аеруча Италия Ренессансына
гашыйк булган, имеш. Ләкин бу хакыйкатькә туры килми. Фатих Ислам мәдәниятенең
бер асыл вәкиле буларак, Ауропадагыларга өстән карый һәм үз мәдәниятенә гашыйк
кеше буларак, аның белән горурланган. ХVIII-ХIХ йөзләрдә урыс культурасының
мохите белән теләр-теләмәс элемтәгә кергән башкорт укымышлылары шул ук хәлдә
иде, чыгышлары белән Урта Азияле буларак, үз культураларын саклыйлар һәм моның
белән горурланалар иде.
Бохара-Хива муллалары
Гаиләбез муллалар белән бик күп кайнаша иде. Эстәрлетамактан Нугай нәселле
Шәрәфетдин белән Кәмал, Сәйран авылыннан Әпсәләм вә аның углы Бикбулат мулла,
Юмагуҗа авылыннан Солтан Гәрәй, Коншак авылыннан Галләм, Эстәрлебаштан
Нигъмәтулла белән Зәйнулла, көньяк Урал Муллакай авылыннан Сәет углы Габдулла,
Колбактыдан Ханнан вә Троицкидан мәшһүр Зәйнулла Ишан исемлекнең иң башында
торалар. Болар – гарәпчә, фарсыча яхшы белүчеләр, диндә галим кешеләр, мәдрәсә
тотучылар, китап укучылар, Бохараның Накшбәнди тарикате (җәмгыяте) әгъзалары.
Вәли мулла да, атам да надан муллалар белән аралашмаска тырыша иде. Бу шәехләрнең
иң галиме Троицкида яшәүче Зәйнулла белән Муллакай Габдулла иде. Бохарада
белем алган Габдулла дин гыйлемендә зур абруй казанган, гарәпчә-фарсыча шигырь
иҗат итүче олуг остаз иде. Ул – суфыйчылыкта Һиндстандагы Мөҗәддид-и Халиди
оешмасының Накышбәнди тарикате әгъзасы. Бу шәхесләрнең мәдрәсәләре дә, мәсәлән,
Казан тарафындагы Кышкар вә Түнтәр муллалары вә башкорт илендәге «Ишаннар»
исемендәге мәдрәсәләр кебек, Бохара, Хорезм ысуллы мәдрәсәләре. Бу шәхесләр
кадимчеләр (фанатик) түгел, алар сәясәт өлкәсеннән дә хәбәрдар, зиһенле адәмнәр иде.
Гариф Сәйрани белән Хызыр мулла
Безнең гаиләгә иң нык йогынты ясаган кешеләр Эстәрлетамакта яшәүче Нугай
нәселле муллалар булды. Алар үзләрен Кырымнан күчеп килгән Нугай Уйбакты
мирза нәселеннән дип саный. Казанлы Курсави, Мәрҗани, Көнбатыш Себерле
Чардаклы Хәким кебек галимнәр Бохара белән һәрвакыт элемтәдә тора иде.
146
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
Сәясәттә үз карашлары да бар иде. Агам Вәли мулла белән атам да – шуларның
мәдрәсәсендә белем алган кешеләр. Болар арасыннан кайбер фикер ияләре дә
чыккан, алар математика, тарих фәннәренә җентекле игътибар биргән. Нугаевлар
нәселе мәдрәсәләрендә укып чыккан шәхесләребездән күршебездәге Сәйран авылы
кешесе, исеме телгә алынган Бикбулат мулланың ир кардәше Гариф Сәйранидыр.
Бу зат Корыч авылыннан Катай угылларыннан Низаметдин илә берлектә Нугаевлар
мәдрәсәсендә укыган чакта Казанлы Мәрҗанинең исламият турындагы яңа
фикерләреннән канатланып, ул заманга күрә, «модерн» төшенчәсен йөрткән «әл-
Тарикат әл-мутхла» исемендәге әсәреннән илһам алып, математика вә фәлсәфә белән
кызыксына башлый вә бу юлда белемен арттыру максаты белән, узган йөзьелның
беренче яртысында Бохарага китә. Әмма бу фәннәрнең артта калганлыгын күреп,
аның кәефе кырыла. Минем атама Сәйрани бүләк итеп җибәргән китапның исеме
«Гакаид нәсәфи» дип атала, китап эчендә гарәпчә язган хаты да була, бу хатта ул
Бохарада фәннәрнең ничек укытылуы турында хәбәр итә. Атам бу хатны татарларның
бөек галиме Ризаэтдин Фәхретдингә вә тарихчы Морад Рәмзигә җибәреп, бастырып
чыгарды. Гариф шул ук мәгънәдә Бохара мәдрәсәсендәге хәлләрне аңлата: башларына
сарылган чалмалары таулар кебек биек, нәфесләре диңгез кебек киң, ләкин наданнар
вә нәҗесләр, дип яза ул. Аның бүтән бер гарәпчә хаты Казан тарихчысы Шиһабетдин
Мәрҗанинең әсәрендә басылып чыкты. Бу зат (Гариф Сәйрани) кайнар холыклы
дусты Низаметдин белән берлектә фәнни эзләнүләрен дәвам итү максатында тагын
Бохарадан Һератка вә Кабулга, аннан Иран юлы белән Багдадка китә, ләкин икесенең
дә хыяллары җимерелә, һәр икесе дә 1856 елда хәерчелектә кала һәм сәер шартларда
икесе дә вафат була, ихтимал, үзләрен үзләре үтергәндер, дигән фараз яши. Тормышта
чын гыйлем эзләгән, иҗтимагый тормышта инкыйлаб (үзгәреш) эстәгән бу ике
затның маҗаралар тулы авыр гомере һәм, ниһаять, Бохара, Һерат, Рәй, Багдад кеби
дин мәркәзләрендә фикер хәятенең гаять түбәнлегенә шаһит булулары нәтиҗәсендә,
хыял-теләкләренең җимерелүе алар өчен олы фаҗига булгандыр, ихтимал.
Авылыбыздан дүрт чакрым ераклыкта Бүҗә авылыннан Хызыр исемле бер имам
һәндәсә (геометрия) фәнен бик яхшы белә иде. Атам да аннан һәндәсә буенча белем
алган. Бу зат Сәмәркандта Тимерланның торыны атаклы математик Олугбәкнең
«Руб-и муҗаеб (астрономикал квадрат)ы» белән чагыштырып, мәчетләрнең кыйбла
тарафын тәгаен билгели иде. Ләкин бу замандаш Төркиядә вә Русиядәге математика
белән чагыштырганда, якынча гына, уртача гына белем була килде. Бу имам тирә-
ягыбыздагы тауларның Үлкән вә Алатауларның биеклеген гап-гади кораллар белән
генә хисаплап чыгарган. Хызыр мулла гомеренең соңгы көннәрендә Баҗык исемле
авылда имам булып торды, минем урысча өйрәнүмне бик хуплый иде һәм ул минем
мөһәндис (инженер) булып китүемне бик тели иде. Аның әҗәленнән соң, мин дә
кайбер яңа төзелә торган мәчетләрнең кыйбласын аның ысулы белән билгели идем.
Мин үскән вакытларда Көньяк Урал башкортларына Хива бик көчле йогынты
ясый иде. Мәсәлән, туйларда «Хива чапаны» дип аталган кием бүләк итү гадәттә иде.
Бездәге кыш көне кия торган, комач белән тышланмаган, сары күннән тегелгән туннар
тач Хива-Хорезм рәвешендә, сакал-мыек шәкеле дә Хива-Хорезмдагыларныкы
кебек иде. 1929 елда кышын Хорезмда булганымда шуларны күреп шаккаткан идем.
Сүзнең кыскасы: атамны камап алган мохит төгәл мәгънәсендә Бохара белән Хорезм
мәдәнияте тәэсирендә иде. Халык ярымкүчмә тормыштан бары тик ХIХ йөзьелда
гына аерылган, дөресе, аерылып та бетмәгән иде. Бу мохитнең күзгә ташланып
торган мәркәзе бездән җиде чакрым арадагы Көньяк Сәйран авылы, янә шундый ук
ераклыктагы Төньяк-Көнчыгыш тарафында булган Макар авылы иде. Ягъни Гариф
Сәйрани белән Йосыф майорның авыллары иде. Урыслар империалистик максатлар
белән Чин (Кытай), Тибет арасындагы киң мәйданнардагы авылларга барып
җитә алганнар. Урал тарафларындагы авылларга бөтенләй игътибар итмәгәннәр.
Орынбурда корылган География Җәмгыяте Көньяк Башкортстанның культура
учакларыннан бары тик Зыянчураны гына өйрәнде һәм кайбер материалларын
147
ХАТИРӘЛӘР
бастырып чыгарса да, ул мәгълүмат безнең тарафларга килеп ирешмәде. Башкортстан
вә Татарстанда Сәйран, Шәлче, Япанчы, Сарт Хәсән кеби бәгъзе мәшһүр
шәхесләребезне җитештергән яки тарихи байлыклары булган Көнбатыш Төркестанда
да Сәйран, Шәлче вә Яфәнес кеби тарихта атаклы мәдәният мәркәзләреннән купкан
(күчеп киткән) инсаннарның мәмләкәтебезгә килеп урнашканнарын күрсәтәдер.
Казан мәктәбенең тәэсирләре
Авылыбызның төн ягында 15 чакрым ераклыкта урнашкан Үтәк исемле бер авыл
бар. Ул авылда башкортлар белән типтәрләр аралаш яши. Авылның имамы Сатлык
Кафи иде. Атам шул Кафиның кызы Өммелхәяткә өйләнгән. Өммелхәят минем анам
булыр. Атам Өммелхәяткә өйләнеп алгач, күнегелгән мохиттән бераз аермалы башка
бер мохиткә кереп китте. Бохара, Хива белән арасын өзеп, Казан белән элемтәгә
кереп, башка бер даирәгә якынайды. Үтәк авылыннан борынгыдан бирле абруйлы
дини адәмнәр чыккан. Болар арасында 1826 елда вафат булган Кучкар Әмирханы –
исеме мәшһүр галим зат. Дагыстанда, Истанбулда, Мисыр вә Һиҗазда белем алган,
үзе вә Әхмәтҗан исемле углы (дин гыйлеме өлкәсендәге абруйлы шәхес, ул – Ислам
дине фәнендә бәгъзе яңа карашларны алга сөргән зат). Хаҗдан кайтып килгәндә,
Казанда тукталып, бер мәчеттә имам булып шунда кала. Анам тарафыннан туганыбыз
тиешле кеше Үтәк авылында мәдрәсә тотучы Үтәгул Габделҗәлил хәзрәт 1859 елда
вафат иткән. Хивада Яңа Үргәнеч шәһәрендә белем алган анамның атасы – Сатлык
Кафи (үлеме – 1900) Бохарада, Хивада булган вә һәр икесе дә – фарсычаны яхшы
өйрәнгән кешеләр. Авылыбызда анамның тәэсире аркасында фарсы мәдәниятенең
тәэсире киң җәелгән иде. Мин гарәпчәмне атамнан өйрәндем, анам исә фарсычаны
өйрәтте. Казан тарафларында имам булып урнашкан Әмирхан вә аның углы
Әхмәтҗан Үтәк авылындагы туганнарын укытыр өчен, Казанга чакыра. Шулай
итеп, авылыбызда Казан тарафдарлары күбәеп, Бохара, Хива тарафдарлары азаеп
кала, ике мәдәният арасында көндәшлек барлыкка килә. Казан тарафдарлары Үтәк
авылыннан чыкмыштыр. Бу хәрәкәтнең башында Сатлык Хәбиб Нәҗҗар иде. Ул
мине 11 яшьтә чагымда үз мәдрәсәсенә укырга алган агам булыр. Казанда галим
булып өлгергән Мәрҗани, безнең тарафларда аны «Шиһап Хәзрәт» дип йөртәләр, ул
Ислам гакыйдәләренә (догмаларына) кагылышлы мәсьәләләрдә кыю фикерләве бик
хупланып каршы алынган булса да, тарихка кагылышлы әсәрләре казакъ, башкортлар
хакында бу кавемнәрне кимсетебрәк язган гыйбарәләре сәбәпле, һич хөрмәт ителми
иде. Шул җәһәттән Хәбиб Нәҗҗарга «Шиһап мулланың ялчысы» буларак карыйлар
иде. Мәрҗани гарәп сәяхәтчесе ибн Фадланның шамани «төс» дип аталган пот
(фетиш)ларга кагылышлы сүзенә ялгыш аңлатма бирә вә башкортларда ир җенесе
(фаллос) культы булганына кагылышлы язмалар бастырганлыктан, гарәпчә бик яхшы
белгән Муллакай Габдулла хәзрәт атамның күз алдында Мәрҗанинең «Мостафад
әл-Әхбар» исемле әсәрен утка атып яндырган. Мин өлгергән вакытта бу өч кешедән
аеры тагын бер башка кемсәләр дә бар иде. Шуларның берсе – Муллагол Диванадыр.


Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте.
(Дәвамы алдагы саннарда)