Логотип Казан Утлары
Бәян

АСЫЛТАШ (сатирик маҗара)

Мәгълүм ки, һәр авылда теләсә нинди техниканы сүтеп җыючы, аның эшләү
тәртибен аңлардай талантлы адәм бар. Техника җене кагылган андый инсаннар
конструкторларның башына да кермәгән ысулларны кулланып, якын кешеләренең
тормышларын бераз гына булса да үзгәртә һәм җиңеләйтә алганнар. Аларны халык
инженерлары, урысча әйтсәк – кулибиннар дип тә атаганнар. Шундыйларның берсе
– һәр тишеккә борынын тыгып, үтә кызыксынып гомер итүче Зиннур бабай. Ул
үзе, ничектер сүтеп-җыештырып ясаган детектор радиосын тыңлап, имеш, әйткән
булган: «Ярман безгә яу белән килергә охшаган. Тиздән сугыш булыр ахрысы...»
– дигән. Чын тарих соңрак авыл күрәзәчесенең әйтүен тулысынча раслаган-
раславын. Ләкин баштагы мәлендә сәяси фаразлау Зиннурга бик кыйммәткә
төшкән. Радиоалгыч ясарлык сәләте булган акыллы агай да вакыйгаларның тиз
арада шулхәтле трагик рәвештә килеп чыгуын берничек тә күз алдына китерә
алмаган. НКВД хезмәткәрләре бу сәяси фаразлауны коткы тарату дип бәяләп,
Зиннур аганы һәм үз куллары белән ясаган «җинаять җиһазларын» конфисковать
итеп, бер әрҗәгә җыештырып-төяп, «воронокка» утыртып, тиешле җиргә алып та
киткәннәр. Кешеләр сугышта катнашып, орден-медальләр тагып, урам тутырып,
гармун тартып кайткан мәлдә, радиосөюче Зиннур агай, чиләнеп, урман кисеп,
алты елын «Карлаг» дигән төрмәләрдә черки ашатып, туберкулёз хастасын ияртеп,
авылына шым гына кайтып төшкән. Әле, күрше-күлән күрмәсен дип, бакчаларны
әллә кайлардан урап, төн караңгылыгына төренеп кенә туган йортының тәрәзәсен
шакыган... Әйе, аның аянычлы мисалы әле күп еллар авыл кешеләрен, шомлы бер
искәрмә сыман, һәрдаим өркетеп тора иде. Бу җирлектә яшәгән һәркем аңлый инде:
озын тел гомерне кыскарта. Әлеге гыйбарәне биредә ана сөте белән дә, тана сөте
белән дә кертәләр иде. Кем-кем, ә Тимәш кешесе хәзер урамга чыгып серен җилгә
дә сөйләмәс. Җае чыкса-чыкмаса да, теле үтереп кычытса да, ул дәшми калуны
хуп күрә. Кинәнеп китеп, хакимиятләрне сүгү теләсә нинди авылда шәйләнгәндер,
чөнки яңа сәвит влачы гади кешене санга сукмавы, җәберләве белән дөньяда
атказанган. Тик Тимәш халкы җаны-тәне белән яңа влачны күрәлмәсә дә, телен
аркылыга тешләп яшәгән. Һәм моны буыннан-буынга сеңдереп калдырган. Әлеге
яшәү рәвешен Зиннур аганың оныгы Сабир мыегына бик яхшы чорнап куйган
иде. «Күп күрмә, күп сөйләмә!» кагыйдәсен тотып, ул башлап мәктәпне, аннары
Дамир ГЫЙСМЕТДИН (1949) – шагыйрь һәм прозаик; «Әйтсәм әйтим», «Атта да, тәртәдә
дә», «Өметсез шайтан», «Кая ашыгырга?..» һ.б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре. Казанда яши.
89
сәүдә университетын тәмамлап, үз көнен үзе күрде, бернинди маҗараларга, гадәти
булмаган хәлләргә, сәяси уеннарга катнашмый гына, Аллага шөкер, пенсия яшенә
килеп төртелде. Лаеш шулпасы эчеп үскән Сабир, инде ниһаять, пенсиягә чыгып,
абыстае Гөлчирә, оныклары белән бергә чөкердәшеп, намаз карты булып яшәргә
хыялланган мәлдә, дөньялар тагын үзгәреп, катлауланып китте. Менә бүген дә,
пенсиядә булуына карамастан, ул ашык-пошык җыенып, ике авылдашы Галимҗан
һәм Зөлфекәр белән, Мәскәүгә бәхет эзләп китеп бара.
Поезд белән бу кичтә Мәскәүгә бәхет эзләп китеп барган Тимәш
пенсионерларының өчесе дә эшче-крәстиян хакимиятенең «игелеген» ачлы-
туклы яшьлекләрендә байтак тәмсенгәннәр иде. Шул ук Галимҗанны гына алыйк.
Нишләптер илгә ияреп колхозга кермәгән Биктаһир бабасы нәсел-нәсәбәсен
шактый авыр сынауларга дучар итте. «Кулак нәселе» дигән мөһер әйтерсең лә
бөтен ыруының маңгаена кләймә сыман чәпәп куелган иде. Инде картаеп барган
Биктаһир аганың егерме биш сутый бәрәңге бакчасы мәктәпнең спорт мәйданчыгы
белән янәшәдә урнашуы гына да кулак агайның күпме гомерен кыскарткандыр.
Волейбол тубы, ара-тирә, Биктаһирның бәрәңге бакчасына килеп төшсә – эшләр
харап! Биктаһир абзаң әйтерсең лә шуны гына көтеп торган. Ул яшенә карамастан,
беренче булып тупны табып ала һәм, «ул миндә» дигәндәй баш өстенә күтәреп,
спорт мәйданчыгындагыларга күрсәтә. Аннары буразнадагы тупка баса да дүрт
япьле сәнәк белән мәктәп милегенең язмышын шундук хәл итеп куя.
– Мәгез тубыгызны, уйнагыз!..
Әлбәттә, бу усал гамәлнең нигезендә Биктаһир бабайның мәктәп
балаларына түгел, ә сәвит влачына тирән нәфрәте яткандыр, мөгаен. Тик кулак
бабасының оныгы Галимҗанга шундый дәү әтисе булганга күпме рәнҗеш
сүзләре ишетергә туры килде...
***
Мәскәү поездында йоклап баручы команданың тагын бер әгъзасы Зөлфекар
Ибраев турында бер-ике кәлимә әйтмичә ярамас. Аның да бабасы үтә кызыксынучан,
белемле, туры сүзле кеше булган, диләр. Шулай килеп чыкты ки, өч
авылдашның да бабалары тәртә кебек тугры сүзле, нишләптер влач белән уртак
тел тапмыйча, үзләренең туксанын туксан итеп, үҗәт адәмнәр булып яшәгәннәр.
Мәгълүм ки, Сәвит хакимияте яңа тормыш коруны җимерүдән башлый.
Бердәнбер төзек нәрсә авылда – мәчет-мәдрәсә. Чөнки догада булган диндар
кешеләр гыйбадәтханәләрне үз тырышлыгы, хәләл акчасына, зәкятләр, сәдакалар
хисабына тәртиптә тотарга тырышканнар. Ә кызыл куштаннар башкача фикер
йөрткән: нишләп соң әле бу искелек символы шулай әллә кайдан күренеп, кояш
нурларында горур балкып, яңа тормышны мыскыллап торырга тиеш! Зөлфекарның
бабасы Байтимер, бисмиллалы кеше буларак, мәчет манарасын кисүгә ачык
рәвештә каршы төшә. Намазга баскан саен динсез иблисләргә бәддога укый.
Әлбәттә, балкып торган манараны вәхшиләрчә кисүгә теше-тырнагы белән
каршы чыккан Байтимер агайны халык дошманы дигән мөһер чәпәп, алып китәләр...
***
Тимер поезд әрҗәсендә сәяхәт кылган Тимәш пенсионерларын асылда бер
нәрсә генә бәйли иде – мәнфәгать! Дөресрәге – акча. Һай ул акча дигәннәре!
Мәмләкәтләрне, дөньяның иң затлы кешеләрен дә каршылыкка кертерлек
көчкә ия булган, көтелмәгән сугышлар башлап, кан коюларга китергән акча
галиҗәнапләре! Бәхетле булуның ставкалары да билгеле. Картаймыш көнендә
хатыны Алия белән шул акча аркасында аерылуга барып җиткән халыкара сәүдә
флоты матросы Галимҗанның иң татлы хыялы – якын арада баеп китеп, фатир
90
Д А М И Р Г Ы Й С М Е Т Д И Н
алу. Үз почмагына ия булу. Ике тапкыр аерылып, өч тапкыр өйләнеп тә бәхетле
булалмаган Зөлфекарның төшләренә нишләптер Австралия, дөресрәге Һинд
океаны ярларында урнашкан Аделаида шәһәре керә. Ул үзенең белеме, тәрбиясе
белән ерак Австралиядә дә югалмас, киресенчә, бәхетле булырга тиеш иде.
Зөлфекар белә – ул бу илдә ялгыш, очраклы гына туган. Күктәге көчләр ярдәмендә
ул хатаны ничек тә булса төзәтәчәк, әлбәттә. Йә зур акча казанып, йә бер бай татар
хатынына өйләнеп, ул соңарып булса да, теләсә ничек, морадына ирешергә тиеш!
Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә чын-чынлап җирдә басып торучы кеше – бәхет
эзләүчеләрнең өченчесе – Сабир иде. Ул буш хыял артыннан чабып йөрми, үзенең
урынын әйбәт белә. Күктәге йолдызларга үрелми-нитми генә үз көнен үзе күрә.
Гомернең кешегә бер генә тапкыр бирелгәнен дә яхшы аңлый ул. Кооператив
төзеп, үз көче белән баеп китеп, соңрак салым инспекциясендәге аферистларга
эләгеп, тутый кошын кулыннан ычкындырганга, хәзер һәр адымын, һәр гамәлен
уйлап, җиде кат үлчәп, бер генә кисәргә тиеш! Мәскәүгә килеп төшүгә үк, ул иске
дусты Нургаянга шалтыратыр. Эшкә ашкынып торучы коллективның позитив
энергиясен, җегәрен яңадан матур тормыш коруга юнәлтер! Алга!
***
Илле яшьләрендәге Нургаянның күзләре бер дә тик тормады. Гадәттә, андый
йөгерек күзләрне психологлар йә түземсез, йә ялганчы кеше дип фаразлыйлар.
– Җегетләр, сезне исән-сау күрүемә бик шатмын! – диде ул, күзләрен төрле якка
уйнаткалап. – Хәзер объектка барабыз, сакал биетеп алабыз, ягъни ашап алабыз, ял
итәрсез. Иртәгә ударный труд, җегетләр. Алары хакында иртән баш заказчик килгәч,
янә бер гәпләшербез... Безнең Тимәштә сөйләшкәннәр барсы да көчендә кала.
Әйтергә кирәк, мондый җылы каршы алу Казан командасына ниндидер шифалы
оеткы салгандай булды. Кәефләр әйтерсең лә бер стаканны түнтәреп куйгандай
иде. Димәк, әлегә барсы да яхшы! Аларга Сабир авылда җыелганда вәгъдәләрне
әзрәк шәрехләгән иде. Ачыклык йөз процент булмаса да, бар, бригаданың әлегә
борчылырлык сәбәпләре юк иде. Бер иске «УАЗик»ка төялеп, төзелеш осталары
Мәскәү астындагы бер авылга җитеп, иске бүрәнә йортка урнаштылар.
***
Эш кешесенең вакыты бик тиз уза. Бигрәк тә кылган гамәлеңнең нәтиҗәсе
күренеп торса. Ә ул, ягъни «кәтиҗ» диварлары һәр көн өскә күтәрелеп, хуҗа
абзыйның да кәефен күтәрә, капитализмны үз куллары белән төзүчеләрнең дә
күңелләренә дәрт-өмет өсти иде.
Ике ай тирләп-пешеп эшләгәч, төзелеш мәйданының иң хәлиткеч өлешендә
эшләр кинәт тукталды. Гадәттә, иртән килеп эш бирә торган иде – Нургаян каядыр
юкка чыкты. Кәтиҗнең хуҗасы Сабирның шалтыратуына, смскыларына баштарак
илтифат итмәде, ә бер тәүлектән соң үзе шалтыратты. Җегетләр, янәсе, вакытлыча
эш туктала. Всем лечь на дно!.. Соңрак сөйләшербез... Потом всё растолкую!
Әлбәттә, мондый форс-мажор хәл акча казанырга килгән Тимәш
бригадасының планында юк иде. Шуңа алар аптырашып Сабирга төбәлделәр.
Янәсе, аңлат бу хәлләрне!
Дөресен әйткәндә, сакланганны Алла саклар, дип яшәгән Сабир үзе дә бу
көтелмәгән хәлләрдән югалып калды.
– Бу эш турында, Тимәштә җыелгач, без болай сөйләшмәгән идек, якташлар,
валлаһи!
Берәү дә паникага төшәргә җыенмый, бу халәттә нәрсәдер эшләргә кирәк
икәнен аңлыйлар иде. Галимҗан: бүгенгә бераз суынып, моны онытып
торырбыз, ә иртәгә яңабаштан нәрсәдер уйлап табарбыз, дигән тәкъдим кертте.
91
АСЫЛТАШ
Зөлфекар башын чайкап куйды:
– Ай-һай, җегетләр, без әфиристләр белән эш итмибез микән?..
Компаньоннар дәшмәде. Көнбатыштан әллә нинди кара, шомлы болытлар
чыкты. Йортка терәлеп торган наратлар шатырдашып, җилдә чайкала башлады.
Ярты сәгать үткәндерме-юкмы, күкләр гөрселдәде, бик көчле яшен яшьнәде...
***
Табигать маҗаралары һәркемне дә гаҗәпләндерә, кайберәүләрне
сокландыра, кайберен өркетә. Галимҗан намазда булмаса да, мондый чакта
эченнән генә белгәннәрен укыштыргалый иде. Мәчет тирәсендә булгалап,
сәдакаларыннан да өлеш чыгара иде. Бу Мәскәү өстендәге яшенле яңгырның
иртәнгә хәтле котыруын да Галимҗан курку катыш дулкынлану белән кабул
итте. «Тикмәгә түгел бу, тикмәгә түгел, әстәгъфирулла!» дип пышылдады.
Җилле-давыллы яңгыр таң алдыннан әкрен генә тынычланып, ниһаять,
юнәлешен үзгәртте булса кирәк. Шундый хәвефле төн кичергән тимәшлеләр
каударланмый гына ихатага чыктылар.
– Карагыз әле наратларны – биргән кирәкләрен – шырпы кебек башларын
сындырып чыккан, ә – анасын сатыйм! – дип сүгенде Зөлфекар.
Читтәрәк, урман кырыенда, Галимҗан бер-ике потлы өч күгелҗем таш
күреп алды. Аның йөзе балкып, ниндидер серле нурга күмелде:
– Валлаһи, яшен ташы бит бу! Җегетләр, бу яшен ташы гына түгел! Бу безгә
Аллаһы Тәгалә тарафыннан күктән иңдерелгән һәдия! Ура-а, хәерчелектән
котылабыз, димәк! Ниһаять! Догаларым кабул булды, йә Раббым!
Зөлфекар балта түтәсе белән күгелҗем ташка сугып карады:
– Нишләп күктән төшсен ул?! Кичә иртән ком карьерыннан Николай
«КамАЗ»га салып кайткан иде ич аларны. Ком белән бергә төяп, әлбәттә.
Галимҗан вазгыятьне гадиләштерүгә кискен каршы чыкты:
– Җегетләр! Сез ашыкмагыз... Могҗиза ул меңгә бер тапкыр гына була!
Нишләп мин әлеге гамәлне безгә Аллаһы үзе иңдерде дип саныйм. М...мин
инде берничә төн рәттән гел шул күкнең бүләге турында төшләр күрдем бит!
Теләкләр теләдем. Ник ышанмыйсыз, Зөлфекар, Сабир, ә?!
Беркүпмегә сузылган пауза Галимҗанның юлдашы иде. Ул шулхәтле хисләнеп,
дулкынланып, ышандырырлык итеп сөйләде ки, хәтта питон кебек салкын
канлы тыныч Зөлфекарның да башындагы кепкасы дымланып чыкты. Җитмәсә,
Галимҗан Җир шарына иләкләп-чиләкләп ява торган метеор-кометалар турында
шактый хәбәрдар икән бит! Серле вә хикмәтле нәрсә. Адәм баласы бу иксез-
чиксез күкләрдән иңгән могҗизаны аңлый алырлык халәттә түгел. Космос дигән
нәрсәнең дә чиксез, төпсез икәнен күз алдына китерә алмый ул. Галактикада
нинди хәрәкәт, нинди кануннар, нинди шартлаулар, аларның Җир-анабыз белән
нинди багланышларда булуын бер инсан да төгәл генә фаразлый алмый. Без бу
якты дөньяга аңсыз туабыз, шул килеш китеп тә барабыз. Җир шулай яратылган
ки, аның өстенә йолдызлар яңгыры булып туктаусыз төрле ташлар ява. Шөкер,
алар, космос дигән иләк аша иләнеп, безнең башыбызга кар, яңгыр, боз рәвешендә
генә төшә. Зөлфекар түзмәде, Галимҗанның йолдызлар турында мавыктыргыч
лекциясен өзеп: «Бу бит, дуслар – Коперник, Галилей бит бу!» – дип куйды.
– Фикерне бутамагыз, – диде Галимҗан катгый тавыш белән һәм йолдыз –
метеор темасын дәвам итте. – Әле бит космосның явым-төшемнәрен тотып карау
да мөмкин түгел, чөнки бик сирәге генә планетабыз белән бәрелешә. Аларның
барысы да диярлек атмосферабызга кергәч янып бетә. Биредә тоташ серлелек.
Андый яшен ташларының үзенең базары да оешкан. Мондый метеоритны,
килолап түгел, граммлап кына саталар, башлыча интернет аша әмәллиләр.
92
Д А М И Р Г Ы Й С М Е Т Д И Н
Сез, якташларым, теләсә нишлисез, ә мин күкнең бу сәламен бик җитди кабул
итәм! Би-ик! Хәер, һәркемнең үз юлы... Ышанмасагыз ышанмыйсыз инде...
Түлке монда Николай кебек денсезләрне катнаштыра күрмәгез! Бу саваплы
эштә һәммәсе бер дөрес тәртиптә булырга тиеш.
– Димәк, бу – безгә тегеннән килгән посылка! – дип, күккә бармагы белән
күрсәтеп шаярткан булды Зөлфекар.
– Монда шаяртулар урыны түгел! – дип кырт кисте Сабир.
Дөресен әйткәндә, Галимҗанның ялкынлы чыгышы, ягъни сүз бөртекләре
дымлы, уңдырышлы туфракка төште булса кирәк. Алда әле нәрсә булыр, ә менә
метеор дигәне – чынбарлык. Ул әнә реаль, лапас астында ята. Аны каккалап та
суккалап карарга мөмкин; телисең икән, тешләп кара, күтәреп бак. Кыскасы,
Тимәшнең бер абруйлы әгъзасы күкләрнең хәдиясен ифрат җитди вә өметле
һәм иң мөһиме – бик вакытлы иңдерелгән дип кабул итте. Өч кешенең берәүсе
болай дип саный икән – бу пүчтәк түгел инде, агай-эне…
Авылдашлар шапырынмаска килештеләр. Бу могҗизалы тормышта
нәрсәләр генә булмый, шайтан белсен! Күк җисеме темасын өч кешедән гайре
беркем бернәрсә белмәскә тиеш. Үз арабыздан бернинди сүз чыкмаска тиеш.
Зөлфекар бөтен эшне тәртипкә салырга тәкъдим итте. Николайдан бер-ике
яртыга әлеге ташны тулаем сатып алуны да үз өстенә йөкләде. Берәр белгечне
табып, фәнни киңәш алу – беренче гамәлләрдән. Әлбәттә, бу җитди эш идея
авторы Галимҗанга тапшырылды. Сабирга төзелеш эшләренең очына чыгарга,
расчёт ясауны ахырына хәтле җиткезергә куштылар.
Ниһаять, җил-давыллар, яңгырлар узып китте. Мәшәкатьле төн кичергән
команда, сөйләшеп туймаганга күрә, үзләре дә сизмәстән, алда нәрсәләр булыр
икән, дигән сорауга дулкынланып җавап эзләде. Әгәр дә мәгәр, Галимҗан
әйткәннәр рас килеп, затлы ташка тап булсалар... И-их, нинди әкәмәт булыр
иде! Авылдашлар бер-беренә дәшмәсәләр дә, күңелләрендә ниндидер татлы
мизгелләр, эйфория кичерәләр иде. Әйтерсең лә алар фантастик, хәзергечә
әйтсәк, маҗаралы виртуаль әкияти дөньяга килеп эләктеләр.
Ләкин көндәлек тормыш кайчак мантыйксыз борылышлар ясый, берәр мөгез
китереп чыгара. Һәм матур гына бизәлеп килгән рәсемгә көтмәгәндә, галәмәт ямьсез
кара буяу тама. Җиде ятып, бер тапкыр төшкә дә керми торган нәрсәләр пәйда була...
Зилзиләле яңгырдан соң, кәтиҗ төзелешенә кинәт кырыс йөзле өч ир заты
килеп төште.
Баштарак үзен участковый дип таныштырган капитан яңгырлы төндә
күрше йортта аяныч җинаять кылынганлыгын әйтте: җитмеш биш яшендәге
пенсионерканы вә аның балигъ булмаган оныгын өч ир көчләмәкче булган.
Кайдандыр килеп кәтиҗ төзегән, биредә теркәлүсез яшәгән өч маньяк. Адәм
актыкларын яшәгән урыннарында, әлбәттә, табалмаганнар. Алар, мөгаен, тиз
генә үз якларына сыпыртканнардыр. Ә менә торган урыннарыннан бәдрәфтән
гайре беркая чыгып йөрмәгән Казан пенсионерлары, һич көтмәгәндә, кул
астындагы капкынга килеп эләкте. Ниндидер билгесез өч адәм актыгы
аркасында! Мич башында яткан җиреңнән себер китәсең бит, валлаһи!
Җитмәсә, сан ягыннан да, һөнәрләре, төзелештә регистрациясез эшләүләре
белән дә полиция Тимәш егетләрен шундук шик астына алды.
– Менә сиңа геморрой! – диде Галимҗан, сызланып.
Зөлфекар әкрен генә:
– Болар бит безне хәзер алып китәргә дә могут... – дип куркуын белдерде.
Капитан, чит телдә сөйләшкән шабашникларның янына ук килеп:
– А вы кто такие? Грузины... Азики? Вроде нет. Татары что ли?! – дип
сорады.
93
АСЫЛТАШ
Галимҗан «Әйе!» дип башын селекте.
Әлбәттә, үз гомерендә милиция-полиция белән якынрак танышкан абзый-
агайлар хакимиятнең бу тармагын нишләптер үз итеп бетермиләр иде. Баксаң,
алар кешенең иминлеген криминалдан саклый. Күкрәген бандит пулясы астына
куя. Берәр нәрсә булса, «Милиция!» дип разбой салабыз, йә «пожар!» дип
кычкырабыз! Шулаен шулай да, гражданнарның шомлы күңеленә полициянең
якты вә мәрхәмәтле образы никтер үтеп керәлми. Күпсанлы фактлар, погонлы
кешеләрнең дорфалыгы, ямьсез вә рәхимсез гамәлләре аркасында полициянең
якын арада гына граҗданнарның ихтирамын, хөрмәтен яулап алалмас кебек
тоела. Юкса, бердәнбер факт – җинаятьчеләрнең сан ягыннан туры килүе,
әлбәттә, очраклы хәл дип кенә бәяләнерлек бер версия иде. Ләкин алар
бу фактны беркатлы гына бәяләмәскә җыенганнар булса кирәк. Зөлфекар
әйтмешли, җинаятьчеләре нинди – тикшерүчеләре дә шул ук бер чамада.
Кәтиҗ төзүчеләрдән көне буе сорау алдылар. Тиздән төзелешкә хуҗа абзый
белән прорабны да алып килделәр. Шул яшендә булса да, көчләнә язган Марфа
түтәй үз акылында булып чыкты. Турысын әйткәндә, җинаять корбанының чиста
кыяфәте, пөхтә киемнәре яңгырлы төндә булып узган фаҗигагә бөтенләй катышы
юк кебек иде. Әле башы тәртиптә, кул-аяклары сау-таза!.. Куркудан котлары алынган
Тимәш ирләрен Марфа түтәй яшәгән бүлмәгә берәм-берәм дә, өчесен бергә дә алып
керделәр. Нинди генә сораулар белән дөмбәсләмәделәр. Берничә сәгать бимазалагач,
тикшерүче, ниһаять, өч ирнең икесен «свободны!» дип бүлмәдән чыгарып җибәрде.
– Этих-то ребят я знаю... Они тут уже два месяца. Всё время работают. Им,
чай, не до баловства... Нет, энти – ничего худого не делали! – дип искә төшерде
зыян күрүче карчык, протезлы аңкауларын чәпелдәтеп. – Вот третьего я толком не
приметила... Может он, может кто другой... Внучка приедет завтра – расскажет...
Зөлфекарның бертуктаусыз арзан сигарет тарта-тарта башы тубалга
әйләнгән, әледән-әле аркасыннан салкын тир бәрә иде. Ерак Австралияләргә
китеп, җәннәт почмагында яшәргә хыялланган татар кешесенең баш өстеннән
бер мизгелдә нинди генә караңгы уйлар, явыз кара сәмруглар очып үтмәгәндер.
Көннең икенче яртысында, ниһаять, Зөлфекарның туалет белән төзелеш
арасындагы шул вакыт эчендә ураган юлын полиция алибига чутлады. Бигрәк
тә җирле котлетлардан соң аның активлашуы барсына да билгеле иде. Кыскасы,
Казан ир-егетләре өстендә очкан хәтәр кошлардан соң ниндидер мәрхәмәтле
фәрештәләр дә канат җәйде. Әмма Марфа түтинең һәм оныгының әлегә
ачыкланып бетмәгән серле җинаятькә дучар булуы якын арада беркемгә дә
җинаять урынын ташлап китмәскә дигән кисәтүгә кул куярга форсат бирде.
– Картлык көнемдә шул гына җитмәгән иде, анасын сатыйм! – дип сүгенде
Галимҗан.
Шулай да лапас астында яткан яшен ташлары Галимҗанга ниндидер җылы
нур, өмет сибеп тора иде. Үзләре генә калгач, Тимәш ирләре яңадан бу әллә
Сириустан, әллә Кызлар йолдызлыгыннан килгән сәлам турында эшлекле
сөйләшүне кирәк дип таптылар. Бу ләззәтле темага сөйләшү өч геройның
да яшәвендә ниндидер өмет – мәгънә тудыра иде. Кем белә, бүген тузанлы
тулай торакта ярымтоткын рәвешендә яшәгән буш кесәле авылдашлар иртәгә
миллионер булып китсә! Тиз арада бу эшләрдә белем-фикере булган кешене
табарга кирәк дигән бердәм уйга килделәр...
Табарга тек табарга, ләкин тикшерүче каккан казыкка өч яшьти дә канун арканы
белән бәйләнеп, беркая да китә алмыйлар иде. Хет утырып көл, хет үкереп ела...
Ә теге күктән төшкән хәдия серле сандык кебек үз җаена лапас астында
ята бирә. Нинди сюрприз анда? Нинди хикмәт? Чын, зиннәтле асылташмы,
әллә комлыкта аунап яткан гипслы известнякмы?!
94
Д А М И Р Г Ы Й С М Е Т Д И Н
Төзелеп бетмәгән йорт хуҗалары бу шомлы хәлләрдән соң нишләптер
бөтенләй күренми башлады. Ә Галимҗан үзләренә килгән галәм сәламе
турында бик ышандырып сөйләде.
– Үзегез уйлап карагыз, җегетләр. Без кемнәр? Әйе, без – галахлар, без –
язмыш корбаннары. Без – бичаралар. Без – хәерчеләр! Без галактиканы, космосны
бөтенләй аңламыйбыз, без – наданнар! Безнең бернәрсәбез дә юк. Без – гади
кешеләр... Димәк, барысын күреп-белеп торган Хак Тәгалә безгә шул өмет
билгесен юллаган. Калганы безнең эш. Шапырынмыйча, менә бүгенгесе кебек
аяныч хәлләргә эләкмичә генә, яшен ташын анализга тиз арада бирергә кирәк.
Зөлфекар белән Сабир якташларын тын алмыйча тыңладылар. Бу галәм,
астрономия өлкәсенә якынрак торган таныш-белешләрен барлаштыргаладылар.
Һәм Галимҗан, и, ничәнче кат рәхмәт төшкере, башына кулы белән «леп» итеп
сугып куйды.
– Бар бит андый кеше, бар! Казан обсерваториясендә эшли!
– Нүжәли?! Кем?!
Галимҗан, озакка сузмый, кайчандыр йолдызлар белән мавыгып, күк
җисемнәре белән саташып-җенләнеп йөргән, күрше Сорилендә туган
Хәмидулланы искә төшерде. Аның чире заманында миңа да эләккән иде, дип
өстәп куйды Галимҗан.
– Хуп-мәйле! – диде Зөлфекар, кесәсеннән телефонын чыгарып.
– Бозауламыйк, тизрәк кыланыйк! Безне бөек эшләр көтә!
Якташлар тагын тынып калдылар. Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә бит!
Кесә телефоны дигән могҗизаны уйлап тапкан кешенең урынын җәннәтләрдә
генә насыйп әйләсәң иде, Раббым. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан
шалтырата аласың, секундта үзеңә хәбәр килә, гаҗәеп нәрсә! Ходайның
рәхмәте, Хәмидулла исән-имин булып чыкты. Теманы да бик тиз эләктереп
алды. Ниндирәк адымнар ясарга дигән киңәшләрен җиткерде. Мондый шок вә
стресс тудырган вакыйгаларны гади авыл мужиклары бер кабуда гына чәйнәп
йоталмадылар, әлбәттә. Шулай да астрономия белгеченең киңәш-күрсәтмәләрен
истә тотып, план кордылар. Иң мөһиме – галәмнән кинәт иңгән метеоритлар
хакыйкый булсын иде. Бу теләкне Хәмидулла якташларына җиткезергә кушты.
Әйдәгез, Аллаһы Раббыбыздан бергәләшеп әнә шул хакта сорыйк...
Калганы Тимәш егетләренә вак-төяк кебек кенә тоела башлады. Күкнең
бүләген күзгә ташланмый торганрак җиргә яшереп, күксел брезент белән каплап
куйдылар. Экскаваторчы белән бульдозерчы кызыксына калса, аларга андый
ташлар һәрьякта тәгәрәп ята, кирәге – бер тиен, кебегерәк буш фразалар әйтеп,
башка темага күчәрләр. Метеорит темасын башкага бору вазифасы Зөлфекарда
иде... Төзелештәге чүп-чарны нәчәлство кушуы буенча төяп җибәргәннәр, и –
бетте китте – маладис! Ком арасында нәрсә генә аунап ятмыйдыр анда?!
Бу яңгырлы төндә әллә кылынган, әллә кылынмаган серле сексуаль җинаятькә
Тимәш мишәрләренең бернинди катнашы булмавын полиция, ниһаять, аңлады
булса кирәк. Хокук саклаучылар гамәлдә җинаятьчеләргә карата мөмкин кадәр
күбрәк факт казып чыгарырга тырышалар». Кыңгыр эш кырык елдан соң да
беленер», «Без капчыкта ятмый» дигән гыйбарәләр Феликс Дзержинскийның
«канатлы афоризмнары» белән янәшә торырлык һәм полиция өчен изге кагыйдәләр.
Шулай да, Галимҗан фикеренчә, «Алмагачы»н җырларга йә «Яблочка»ны
биергә иртәрәк иде әле.
Шабашниклар дигән ямьсез статуска ия булган өч ир-егет акчасыз,
ашамлыксыз Мәскәү астындагы урманда, ристан рәвешендә, язмышның
чираттагы сынавын башларыннан кичерергә мәҗбүр иде. Галимҗан, бу уңайдан,
изге Коръәннән: «Аллаһы Тәгалә яраткан балаларына җитди сынаулар җибәрер»,
95
АСЫЛТАШ
– дигән сүзләрне искә төшерде. Әкрен генә безнең чал чәчле геройларның
зиһене ачылды: үз ирекләре белән шабашкага алынганнарның төзелеш эшләренә
ни контрактлары, ни хакимият тарафыннан имзаланган рөхсәт кәгазьләре,
лицензияләре һ.б. юк иде. Гомерләренең соңгы чигенә килеп терәлгән бу адәми
затлар, үзләренең беркатлылыгы аркасында, чыннан да, бик мөшкел хәлдә иде.
Кем әйтмешли, ир-җегетләр начар һәм бик начар арасында эленеп калды.
Кайдан акча табарга да ничек яшәргә? Нәрсә эшләргә?
Төнлә кинәт Нургаянның, әллә вөҗданы уянганга, әллә эшкә полиция
тотынганга, телефоннан хәбәре килде. «Җегетләр, кайгырмагыз. Мин сезне
япа-ялгыз карурманда калдырмам. Чапай думает. Дайте миңа бер көн. Мин
всё решу... Җегетләр, потерпите!»
Бу кыска гына смсканы тишек корабта утырган тимәшлеләр коткару көймәсе
сыман кабул иттеләр.
– А как же! – дип телгә килде күкләр белән даими элемтәдә торучы Галимҗан.
– Безне Хак Тәгалә шундый авыр хәлдә ташламас! Әнә бит, Нургаян: «Җегетләр,
чыдагыз, без сезнең белән!» дип яза... Башкалар да шул ук татлы фикер бишегендә
тибрәнсәләр дә, вакытыннан алда кычкырган күкене искә төшереп, дәшми калдылар.
Ул арада тимәшлеләр яшәгән бүлмәнең ишеген шакыдылар. Тагын нинди
сюрприз икән, дип пошаманга калган фатирантлар аптырашып бер-беренә
карады. Ачтылар. Бусагада тешсез Марфа әби һәм аның кырында һушны алырлык
чибәркәй, зәңгәр күзле, кызыл калфак кигән илаһи бер зат басып тора иде. Бу
манзара ир-егетләрне аптырашта калдырды. Контрастлы ханымнар исәнләшеп,
кереш сүзне кыска тоттылар. «Көчләнгән» әби дәшми генә оныгының сөйләгәнен
тыңлап утырды. Ара-тирә башы белән ымлап, «Вот именно», «А как же» дигән
ымлыклар белән матур оныгының хикәятен раслап торды.
Кыскасы, Марфа әби бөтенләй көчләнмәгән икән. Шул ук хикмәтле
яңгырлы төндә әбинең оныгы мәктәптән өйгә соңрак кайткан. Ә аннан соң
әнисе белән әбисенә өч ир миңа бәйләнделәр, каядыр алып китә яздылар,
шуңа тоткарландым дигән версияне сөйләгән. Кызның кычкырганын ишеткән
кешеләр, янәсе, ярдәмгә килгәннәр.
– Бу вакыйгага безнең нинди катнашыбыз бар? – дигән сорауга әби белән
онык беркүпме дәшми тордылар. Аннары онык беренче булып телгә килде:
– Ну что вы, как невзрослые дяди. Вы не понимаете о чём речь?! Попытка
к изнасилованию несовершеннолетней. Статья...
Зөлфекар түзмәде:
– Дәлилләр кая?
Чибәр кыз, бер дә уйлап тормый:
– Алар урысча сөйләшмәделәр. То ли узбеки, то ли татары были...
– Вәт, менә бу ичмасам аргумент! – дип көлде Галимҗан. – Это всего лишь
сказки про белого бычка! Читали такую?
Эшнең төбен сизеп алган Сабир, дусларына карап:
– Болары да бездән акча саварга килгәннәр... – диде.
– Заявите в полицию! – диде Галимҗан. – Раз такое дело...
Кызый чыгып китәргә дип тора:
– Я думала, что мы договоримся. Вам, конечно, это дороговато станет...
Тимәшлеләр нишләргә белми басып калдылар.
Зөлфекар араларны бөтенләйгә бозарга теләми:
– Урманда йөргән һәр кешене төрмәгә утырталармы? Ә без монда ике айдан
артык яшибез, ләкин бер дә урманга барганыбыз юк. Вакытыбыз тар, эшебез
кызу... Бәдрәфкә дә йөрергә онытабыз... Кайчак... Так что, поймите нас. Нам
по лесам ходить, соснами любоваться – невдосуг, – диде.
96
Д А М И Р Г Ы Й С М Е Т Д И Н
Әби белән онык китеп бардылар. Ләкин тимәшлеләрнең кәефләре тәмам
кырылган иде.
– Бу нинди әкәмәт?! Нәрсә эшлибез, егетләр? – диде бөтенләй кәефе төшкән
Галимҗан.
– Уңга-сулга сибәрлек акчаң булса иде ичмасам! – диде Сабир, гарьләнеп.
Зөлфекар замананы сүкте. Янәсе, барысына да акча кирәк: анасына,
баласына, әбисенә, сәбисенә... Черек ил! Сплошной разврат!..
Шулай итеп, көчле яңгырдан соң тагын ике көн узып китте. Тимәш
бригадасы билгесезлектән, эшсезлектән интеккәнгә, бер-берсе белән юк-бар
мәсьәлә буенча низагка да кергәләделәр. Рухи төшенкелек аркасында, карап
торырга дустанә якташлар, күкерт кебек капылт кабынып китә башладылар.
Галимҗан, сабыр төбе – сары алтын, дип, якташлар арасындагы киеренкелекне
күп очракта йомшартырга тырышты.
Ләкин вакыт уза торды, ни төзелештә, ни полиция ягыннан, ни метеорит
мәсьәләсендә бернинди гамәли үзгәрешләр сизелмәде.
Хәер, сүзендә тимердәй нык торучы Нургаян, берәр атна узгач, офыкта янә
пәйда булды. Ул тимәшлеләрнең моң-зарын озак тыңлап тормады:
– Җегетләр, хәлләр шәптән түгел. Шеф бөтенесен ташлап каядыр Кипрга
ычкынган. Аны эзлиләр. Кәтиҗ арестован... Акча тю-тю! Мин сезгә юлыгызга
берсәк акча таптым... Ычкыналсагыз моннан – ычкыныгыз... Полицайлар
сезне болай гына җибәрмәс... Мондый хәлләрне зур акча гына решать итә...
Үзегез дә аңлыйсыз!
Нургаянның теле шактый чишелгән иде. Ул халыкара темаларга, илдәге
коррупциягә тукталды. Влачны сүкте. Һәрхәлдә тимәшлеләр Нургаянның
махмырлы авызыннан бер генә өметле сүз дә ишетмәделәр. Ләкин маҗаралы
урманда утырудан гарык булган, кыргыйлаша башлаган адәмнәр биредә калуны
да берничек тә теләмиләр иде.
Галимҗан, Нургаяны тыңлап, бригаданың бердәм теләген җиткерде.
– Нургаян дус, син сөйләгән сүзләр безне бик борчый. Без монда ике ай
вакытыбызны салдык, күпме көч куеп, йортны күтәрдек. Нәтиҗәдә, шыр
хәерче булып кайтып китәргә мәҗбүрбез. Безнең кечкенә үтенечебез бар:
инструментларны вокзалга илтергә берәр машина тапсаң иде. Калганнарын
хуҗа абзый табылгач сөйләшергә туры килер инде. Монда маҗаралар көтеп
утыруның бернинди мәгънәсе юк, билләһи газыйм!
Шул ук кичне Нургаян, беркая да китмәскә дигән күрсәтмәне үз белдеге
белән гамәлдән чыгарып, капитализм төзүчеләрне вокзалга Казан поездына
илтте. Әлеге вазгыятьтә монысы да тимәшлеләр өчен бик зур ярдәм иде. Ул-бу
була калса, без – сине, син безне күрмәдең, дип җавап тотарга килештеләр. Иң
мөһиме – утызар килолы өч кисәк метеоритны поезд кондукторына сиздерми
генә вагонга кертеп куйдылар. Монда мишәр факторы ярдәм итте. Мәгълүм
ки, Казан вокзалында гомер-гомергә мишәр-татарлар хакимлек итә. Ә йөк
ташучылар вокзалдагы бөтен ишек-тишекне, кем әйтмешли, һәр этне белә.
Аларның берсе проводникны сөйләштереп торган арада, Галимҗан командасы
күкләр һәдиясен чит күзләр күрмәслек итеп ипләп кенә урнаштырып та куйды.
Поезд туган якка кузгалып киткәч, Зөлфекар түзмәде, әкрен генә такмак
әйтә башлады:
Мәскәү – Казан арасы,
Унбиш сәгать барасы.
Әзрәк кенә саласы,
Печтик ашап аласы,
Бераз йоклап аласы.
Ике шәһәр арасында
Йөри татар баласы.
Мәскәү алып киткәнне
Бик тели кайтарасы.
Шактый күп җыелган икән
97
АСЫЛТАШ
Ала каргадан аласы.
Матур татарның каласы,
Көчле Мәскәү каласы.
Шуңа Мәскәү ике куллап
Тоткан татар якасын.
***
Галимҗан соңгы көннәрдәге җанкыйнау аркасында хәтта поезд тәгәрмәчләре
текелдәвенә дә йоклый алмады. Йокларсың монда: «кругом шестнадцать».
Мәскәүләр шымытыр тоттырып җибәрделәр. Метеорит белән дә эшләр суга
сәнәк белән язган кебек – эзе бар, ә гамәле юк. Һаман бер урында таптанабыз.
Ходаем, асылташ кына без теләгәнчә булып чыксын иде инде... Әйе, без
барчабыз да бу яшен ташына инанып, аңа дәү өметләр баглыйбыз. Монда
Галимҗанның җилкәсендә зур мәсьүлият ята. Үзе дә инанды, якташларның
да башын борды. Әгәр дә метеорит дигәнең юк кына бер чуерташ кисәге –
биш тиенлек чичикай кебек нәрсә булып чыкса?.. Юк, Галимҗанның әлеге
караңгы фараз уена да керергә тиеш түгел! Ул ахыргача бер фикердә торачак.
Алла боерса, безнеңчә булыр! Асылташ!
Тимәшлеләр исән-имин Казанга кайтып төштеләр. Астроном Хәмидулла,
бер миллионлы Казанда метеоритлар турында хәбәрдар булган бедәнбер белгеч
иде. Аның күк җисемнәре хакында белеме дә, иң мөһиме – бу өлкәдә үзенең
дус-ишләре, корпоротив элемтәләре дә байтак иде.
Казан – зур шәһәр, ләкин берәр кызыклы хәбәр булса, ул рәсми каналлар
буенча да, сарафан радиосы аша да кирәкле вә кирәкмәгән колакларга бик
тиз барып ирешә. Тимәшлеләр кайтып берничә көн ял итәргә өлгермәделәр,
кайбер гәҗитләрдә, интернет сайтларда Казан геологик экспедициясе Мәскәү
астындагы бер авылда бик зиннәтле метеоритка тап булган дигән сенсация
таралды. Әлбәттә, мондый эштә шау-шу бер дә кирәкмәгән нәрсә иде.
Һәрхәлдә моны Галимҗан бөтенләй көтмәгән иде. Шуңа да бер уч валидол
эчеп, Хәмидуллага шалтыратырга җөрьәт итте.
– Агай-эне Хәмидулла, монда безнең хакта галәмәт тузга язмаган хәбәрләр
йөри башлады... Сезнең тирәдән чыккан сүз түгелдер бит?!
Галим кеше бу эшләрдән хәбәрдар иде.
– Юк, Галимҗан ахири, шту син! Моны соң үз арагыздан берәрсе
ычкындырмады микән?
– Безнекеләр арасында андыйлар булмас...
Хәмидулла тирән сулап куйды:
– Безнең халык мактанырга ярата инде ул. Бигрәк тә теленә бераз шайтан
суы да эләксә... Дустынамы, хатынынамы, күршесенәме – аннары русча әйтәм:
далее везде со всеми остановками. Син артык борчылма, Галимҗан якташ: әле
бит ташны өйрәнәсе, аңа исем кушасы бар... Болар беркөнлек кенә эш түгел. Менә
аннан соң пьесаның иң кызык өлеше башлана. Ә бүген әле борчылырга да, нәтиҗә
ясарга да иртәрәк, Галимҗан әфәнде!..
Ләкин Галимҗан андый битараф, тыныч кеше булып тумаган шул. Әле бит
күктәге айның Хәмидулла белмәгән икенче ягы да бар. Мәскәүдән рөхсәтсез
кайтып китүләр. Андагы полициянең дәгъвалары... Ә җир җимертеп эзләтә
башласалар? Һәр чатта: «Игътибар, полиция эзли!» – дигән игъланнар белән
фоторәсемнәрен чәпәп куйсалар?.. Менә нинди мәрәкә! Картлык көнеңдә!
Мондый вазгыятьтә елганың иң тирән урынына кереп төпкә ятарга һәм бераз
көтәргә кирәк! Борчылудан кан басымы шактый күтәрелгән Галимҗан түзмәде,
Зөлфекар белән Сабирга шалтыратты: «Җегетләр, кичектермичә гәпләшеп
алырга кирәк!» Ял паркында очрашырга килештеләр.
Галимҗан кан басымын уйнаклатып тоткан уй-фикерләре белән ачыктан-
ачык уртаклашты. Сабир якташының хәленә керебрәк сөйләшсә, Зөлфекар,
4. «К. У.» № 7
98
Д А М И Р Г Ы Й С М Е Т Д И Н
киресенчә, сез ситуацияне катлауландырасыз, бер дә юкка паникага биреләсез,
алай ярамый дигәнрәк мәгънәдә сукалады. Сабирның кайчандыр курсташы
булган, ә хәзер прокуратурада эшләгән Зиннәт дигән дусты бар икән. Һич
булмаса аның белән киңәшеп алуны кирәк дип таптылар. Күп белүче, күп
күрүче журналистлардан котылу юллары шәйләнмәсә дә, Галимҗан Тимәштә
туган Гали бабайның оныгын – Алтанны эзләп карарга вәгъдә бирде. «Каны
тартмаса, бәлкем, җаны тартадыр...» Зөлфекарның паникага бирелмәскә дигән
кисәтүе дә урынлы, дип, якташлар таралыштылар.
***
Хәмидулла атна-ун көн эчендә метеоритның моңарчы рәсми исемлекләрдә
теркәлмәвен ачыклады. Димәк, Тимәш делитантларына метеорит базарында
аны ваклап-күпләп сату хыялы белән хушлашырга туры килә. Дөньяда андый
мисаллар байтак. Хәмидулла, иманлы кеше, вөҗданлы галим буларак, бу ачы
хакыйкатьне берничек тә яшереп калалмый. Тормышка җиңелчәрәк баккан
яшьрәк галимнәр бу эшләрне шухыр-мухыр китергәлиләр. Кайчакта әҗерен
дә күрәләр. Имештер, көч түгәләр. Ут белән уйныйлар, кәнишне. Күптән
түгел Хәмидулланың бер шәкерте, карап торырга акыллы гына егет, Рафис та,
шундыйрак уеннарда катнашып, җылы урынын югалта язган иде. Соңрак дус-
ишләр аркылы ниндидер шәхси лабораториядә җайлы эш тапкан, диләр. Хыялый
Тимәш пенсионерларына ничек булса да турысын әйтмичә ярамый. Гәрчә гомер
буе акча кытлыгыннан интеккән кешеләрнең соңарып булса да тутый кошны
эләктерергә хыялланып йөрүен дә аңлап була. Тик ник соң мондый күңелсез
хәбәрне алар нәкъ менә Хәмидулла авызыннан ишетергә тиеш?!
Хәер, соңгы арада вакыйгалар бераз кирегә китә башлады кебек. Галимҗан
нишләптер Хәмидуллага шалтыратмый хәзер. Ә бит моңа хәтле көненә берничә
кат шалтырата иде. Моның сәбәбе дә тиз арада ачыкланды. Бу мөнәсәбәтнең
кинәт үзгәрүе астрономның беренче нәтиҗәләре белән бәйле икән. Галимҗан
һәм аның иярченнәре Хәмидулланың беренче прогнозын ишеткәч, «буш
куык» галимне башкага – булдыклырак белгечкә алыштырырга булганнар.
Эшлекле белгеч Хәмидулланың шәкерте Рафис булып чыккан. «Менә кайда
икән чикләвек!» Ташның беренче анализларын ниндидер юллар белән кулга
төшергән әрсез белгеч тимәшлеләргә бөтенесен эшләп бирергә вәгъдә кылган.
«Алай булса, эшләсеннәр Рафис белән! – дип тынычландырды үзен
Хәмидулла. – Ә мин бу китапны ябып куям һәм әлеге гоп-компаниядән ераграк
торам...»
Прокурор белән журналист икесе ике буын кешеләре булып чыкты.
Хокук саклаучы, тәҗрибәле, дөньяны күргән-белгән кеше буларак, Тимәш
пенсионерларын җентекләп тыңлап: «Дөресен әйткәндә, мин андый
авантюралардан ерак торыр идем... Әле ул метеоритның тоннасы бер тиен
тора торган нәрсә булып чыкса?.. Җитмәсә, Мәскәү астындагы полициянең
җинаять эшен ябуы-япмавы да билгесез. Ул фактор да чуваш апарасы кебек
калкып чыкса, нишләрсез?»
Зиннәтнең сүзләрен ишеткәч, Галимҗанның кан басымы күтәрелде.
– Менә мин дә бит сезнең белән килешәм, иптәш прокурор. Тутый кош
әлегә кулыбызда түгел бит. Тегендә безне болай печтеләр, монда болай
сөйлиләр. Кемне тыңларга белмәссең, валлаһи! Сез, безне ташламагыз инде...
Без Сабир классташыгыз белән дә килешкән идек. Әйе, без аңлыйбыз, сезнең
хезмәт тә бәяләнергә тиеш... Математикада, кем әйтмешли, тапкырлау гына
түгел, бүлү дә бар. Яхшы килеп чыкса, Алла боерса, бүлешербез, барыбызга
да җитәр...
99
АСЫЛТАШ
Зиннәт, уң кулын алга сузып, Галимҗанны кырт туктатты:
– Шту сез, шту!
Бер минут та узмады, хокукчы абзый тиз генә машинасына утырып китеп
тә барды. Әлбәттә, шулхәтле халык алдында ришвәт турында ачыктан-ачык
сүз куертырга ярыймы соң инде! Ул бит чит-ят күзләргә чалынмый торган
яшертен гамәл!
Ә журналист Алтан Бату белән сөйләшү бөтенләй башкача килеп чыкты.
Прокурордан аермалы буларак, Алтан бер-ике җөмләдән соң ук вазгыятьне
бик тиз ачып салды:
– Җегетләр, сез моның маркетинг ягын яхшылап санадыгызмы? Бу
кәҗә белән сарык әкиятендәге кебек булмасын! Монысын, агайлар, мин
үз өстемә алам... Каршы килмәсәгез, әлбәттә... Чөнки минем астрономия
лабораториясендә белгән кешем бар. Дустым бар дисәң дә була!..
Дөресен әйткәндә, Батуның ни дәрәҗәдә талантлы журналист икәнен гади
пенсионерлар аңларга әзер түгел иде. Алар гәҗит-журнал укымыйлар, укысалар
да ышанмыйлар иде. Чөнки матбугатны даими карап баручы, тормыш, ягъни
чынбарлыкны белгән, чагыштырырга сәләтле булган укучыны хәзер шәм
яндырып эзләргә кирәк. Алтан Бату шәһәр гәҗитенең криминал хроника
бүлегендә ара-тирә мәкаләләр язуын язгалый иде. Полиция протоколын гади
укучы аңларлык хәлгә җиткерү мөмкин булмаганга, Алтан кебек каләм ияләре
йә полиция хезмәткәрләреннән, йә таныш-белешләрдән ишетеп, ешрак үз
фантазияләрен эшкә җигеп, кимендә атнага бер тапкыр ике битлек текст яза.
Ә асылда берсеннән берсе күчереп алалар. Әрсезлек мәсьәләсенә килгәндә,
Батуның салым инспекциясе белмәгән оттырышсыз керемнәре дә булып тора
иде. Мәгълүм ки, һәр түрә хакында язып була. Йә мактап – очерк, йә хурлап –
фельетон. Хәзер Бату кебекләр икесеннән дә акча каералар икән.
Кыскасы, кайдандыр яшен ташын сөйрәп кайткан якташларын Бату бик
оста гына тынычландырды һәм вакыйгаларның кыл уртасында үз урынын
эләктереп алды. Галимҗан үзенең үт куыгы белән сизенә иде, мондый әрсез
усал, мәнфәгатьле кеше ярты юлда туктап калмас. Әлегә хәтле Аллаһы Тәгалә
тимәшлеләрнең теләк-рәхмәтләрен ишетеп ярдәм кылып килде. Әлеге эшнең
башында кайнаган, сәламәтлеген югалта язган, аңа эчкерсез инанган инсан
буларак, Галимҗан да туктап артка чигенмәячәк. Әлбәттә, үзен ул мондый
иблис командасында вә уеннарында күрми. Тик Бату бу эшкә катнашуы белән
шайтанны чакырды, дип уйлады күкләр белән даими элемтәдә торган Галимҗан.
– Күз күрер, моңарчы ярдәм иткәнне Раббымыз ташламас, – дип тынычландырды
үзен марфлут.
Ләкин Мәскәү өлкәсендәге хезмәткәрләр тимәшлеләрнең эшен игътибар
белән күзәтеп торалар икән. Бигрәк тә гәҗитләр, телевидение метеорит турында
уйдырма артыннан уйдырма тарата башлагач. Полиция, рәхмәт төшкере,
Нургаянны һәм аның карун хуҗасын каты гына кысып, Казан пенсионерларына
тиешле хәләл акчаларын түләттергәннәр! Кем уйлаган, полицияда реформалар
шундый уңай якка борылыр дип. Хәер, биредә сүз реформаларга бик кагылмый,
ә күктән бушлай төшкән метеорит турында бара. Тикшерүчеләргә әнә шул күк
җисеменә бәйләнгән җепләрне капшап, вазгыятьне контрольдә тоту кирәк иде.
Озак та үтми акча казана башлаган Казан астрономнарына җирле полиция да
игътибар итте. Кыскасы, белгечләр, экспертлар полиция башлыгының бүлмәсенә
җыелдылар. Бер караганда, эчке эшләр күзәтүенең әлеге мәсьәләгә тыкшынуын
иртәрәк кенә түгел, урынсыз дип бәяләргә мөмкин иде. Шуңа да сөйләшү
дустанә, ихтирамлы рәвештә барды. Алар күбрәк белгечләрне тыңладылар.
– Баштарак без сезне рөхсәтсез китеп баруыгыз өчен җәзага тартмакчы

идек! – дип башлады Мәскәү вәкиле... – Закон нигезендә. Тик сезнең икенче
эшегездә, ягъни астрономия өлкәсендәге уңышларыгызның җәмгыяви ягын
белгәч тукталып калдык... Ә нигә безгә бергәләп эшләмәскә? Ил өчен, халык
өчен. Канун кысаларында, әлбәттә...
Тимәшлеләр дәшми утырдылар. Чыгышта төп нотыкны үзен эксперт
итеп таныткан Хәмидулланың шәкерте Рафис ясады. Монда ботканы пешерә
башлаучы тимәшлеләргә кайбер кызыклы яңалыклар да мәгълүм булды. Бу
метеорит тимер катыш таштан гыйбарәт икән. Дөнья базарында аңа бөтенләй
кызыксыну юк дияргә була. Һәрхәлдә бүген. Эчке базарда, бәлкем, тора-бара
күренер. Тик аны ваклап сату өчен лицензияләр, дистәләгән анализлар ясарга
кирәк әле. Бу шактый чыгымнар таләп итә. Әлбәттә, без сезнең ярдәмегез
белән эшләрне тизләтә алабыз. Ләкин күпкә түгел...
Бу экспертлар шурасын җыюны журналист Батудан башка күз алдына да
китерергә мөмкин түгел иде.
Аның ялкынлы, патриотик чыгыш ясавы залдагыларны уятып, дәртләндереп
җибәрде: «Илдә барган үзгәрешләрне тизләтергә, яшь буынны тәрбияләүгә яңа
сулыш өрергә. Ришвәтчелек, коррупция белән аяусыз көрәшергә. Ә полициянең
безнең эштә катнашып китүен мин уңай дип бәяләр идем, әфәнделәр! Сез дә
тыныч, без дә тыныч йокларбыз... Әлбәттә, без сезнең хакимият башлыгына
да кайнар сәламнәребезне, рәхмәтләребезне җиткерәбез!..»
Бу сүзләрдә ялагайлык ярылып ятса да, алдан рәсми кешеләр, аннары
гадиләре дә ерактагы губернаторга адреслап кул чаптылар.
Галимҗан, Сабир, Зөлфекар өйләренә җәяү генә кайтырга булдылар.
Дөресен әйткәндә, аларның кәефләре төшенке иде.
Галимҗан, уфтанып:
– Шәхсән, мин бу компания белән эшләмәү ягында! – дип кырт кисте.
Сабир, булганына шөкер, дигәндәй дәшми торды. Ә Зөлфекар югарыда,
фәлсәфи биеклекләрдә йөзә иде.
– Җегетләр, без картаябыз бугай. Әнә мәйданга нинди шустрый әтәчләр
чыга хәзер, күрдегезме?! Галимҗан парктагы буш эскәмияне шәйләп алды:
– Әйдәгез, утырып алыйк әле, дуслар! Никтер соңгы арада йөрәк тоткалый
башлады...
– Булыр, булыр, мондый хәлләрдән соң! – диде Зөлфекар моңсу гына.
– Зөлфекар, ничек соң анда Аделаида?
– Бер әптәй белән хәбәрләшеп торабыз, нәрсә булыр...
Сабир, хәбәрдар икәнен күрсәтеп:
– Ике ел элек кайтып та киткән иде бит!
– Казангамы?
Галимҗан, якташы өчен сөенеп:
– Менә бит кеше өйләнергә җыена, маладис син, Зөлфекар! Картаймыйсың!
Димәк, егәрең, потенциал бар. Хуп, мәйле! – дип, аркасына дусларча какты.
Галимҗан шуннан соң сүзне бераз башка якка борды.
– Дуслар, бу илдә бәхеткә туенып булмас ахрысы... Күктән иңгән малның
да рәхәтен күреп булмый. Метеорит дигәнебез әкрен генә безнең кулдан китә
кебек. Ераккарак шуыша... Үткен күзле карчыгалар күзәтеп торалар... Һәр
адымны. Ә лицензияләр, сертификатлар алу бездә арыслан авызыннан сөяк
тартып алу белән бер. Ул арада безгә тау башындагы зиратка...
Зөлфекар түзмәде, Галимҗанны кинәт туктатты:
– Юк, братлар, картлык, әҗәл турында сөйләшмибез! Минем мондый фикерем
бар: без метеор белән хата ясадык. Аның бер өлешен үзебезгә кысып калырга
иде, шым гына, мыштым гына. Аннары берәр җае чыккач, чит илгә суытырга иде.
102
Д А М И Р Г Ы Й С М Е Т Д И Н
– Һай, хитри-митри! Син, Зөлфекар, бездәге таможняны белмисең ахрысы.
Алар бөтен тишек-тошыкларны актарып, кирәкмәгән нәрсәне һәрвакыт
табалар. Чыгарырсың! Шиш! Ышан миңа: менә бу чәчләрне алар агартты,
агай-эне! Мин яхшы беләм, күпме кеше алар аркасында зинданнарда утыра. Ә
менә теге яшь әтәчләр җаен табарлар... Аларның башы хәзер бик хәтәр эшли.
Әңгәмәне Галимҗан дәвам итте:
– Вәт хәлләр, дускайлар. Яши идек хәерчеләр кебек. Берни белмичә. Ә хәзер
күңелгә кереп утырды теге метеор дигән нәрсә. Ни алга, ни артка җибәрми!
Нишләргә белмисең!
Әллә күптән күрешмәгәнгә, әллә сөйләшеп туймаганга, якташлар аерылырга
теләмәделәр. Һәрберсе, әйтерсең, ачык микрофонга нәрсәдер бик мөһим, үзен
борчыганны әйтеп калырга тели иде. Бу юлы якташлар вак-төяк нәрсә турында
түгел, милләт, тел, халык турында сүз куерттылар. Тагын тавыш бирмичә
сайланган әйдаман Галимҗан телгә килде:
– Бер акыллы кеше әйткәндәй, бездә тавыш күп, ыгы-зыгы – дачурта, ә
файдалы гамәл бик аз. Менә безнең таныш-белешләрне генә алыйк. Кайда булса
да очрашса, төпченә, казына, аннары киңәш бирә башлый. Игътибар иткәнегез
бардыр: безнең халык акыл сатарга ярата. Менә фәләнне эшләргә кирәк, тегесен
башкарырга кирәк... Безнең татар кешесе – почтальон рәвешендәрәк. Кайсы
кеше гомер буе «кирәк» дигән капчыкларын таратып йөри. Ул капчыклар –
проблемалар белән тулы. Шул шөгыльне башкару, ягъни «кирәкне» кемнәргәдер
элеп калдыру – безнең татарның иң яраткан төп эше. Ул кирәк капчыгын асып
китә дә, үзе тынычланып, кафега кереп йә йөз грамм шайтан суын чиртә, йә
сөяркәсе янына барып йоклый. Шуның белән эш бетә дип уйлый.
Зөлфекар да татарны тәнкыйтьләүгә өлешен кертте:
– Кирәк дип йөрүчеләр күп, ә менә гамәлдә җигелеп эшкә керешү, нәрсәне
ничек эшләп күрсәтүче сирәк. Тагын безне артка сөйри торган бер ямьсез гадәт
бар. Без – мактанчык халык. Минем үземдә дә бар ул чир.
Сүз остасы булмаса да, ирекле микрофон алдында Сабир да милләтнең
кимчелекләрен бетерү турында янып-көеп йөрүен раслады. Әйтергә
кирәк, гади генә эшмәкәр килеш тә ул бик укымышлы кеше булып чыкты.
Сабирның сүзләренә караганда, бездә күп саннар хикмәтле, еш кына аларга
ышанырга да мөмкин түгел. Җитмәсә, шул ялган статистикага, сәясәтчеләрнең
мактанчык чыгышларына таянып, бер төркем Мәскәү политтехнологлары,
имиджмейкерлары, экспертлары, пиарщиклары Казанның ясалма, чынбарлыкка
туры килмәгән, кыйшайтылган образын тудырырга тырышалар. Бу татар халкы
өчен бөтенләй ят образ, килешмәгән брендлардан арынсак, без яхшы гына
алга китәр идек...
Милләтен яраткан, аның алдынгы, акыллы, белемле булып үсүен күрергә
теләгән гади тимәшлеләр, ни күрсәк тә бергә булыйк, дип аерылыша башладылар.
– Җегетләр, минем бүген яраткан оныгым кайта. Иртәгә аңа уналты яшь
тула. Бәлкем, кич утырырбыз. Чакырам.
Зөлфекар бу тәкъдимне шундук күтәреп алды:
– Минем күптән гармун уйнаганым юк. Рәхәтләнеп бер җырларбыз.
Шулай итеп, якташлар Галимҗанның дачасында җыелырга булдылар.
– Бер күрешү – үзе бер гомер! – дип нокта куйды Зөлфекар.
Адәм баласы ниятли, планнар кора, хәстәрен күрә, ә Ходай Тәгалә бар
нәрсәне үзенчә башкара.
Галимҗан белән оныгы Солтан якташлар, дуслар, туганнар җыенына кичтән
үк әзерләнә башлады. Әле вакыт бар – кибетләр эшли. Дачага – электричка белән
өч тукталыш. Кичен бабай белән малай төрек дөнәрендә шашлык ясарга дип
103
АСЫЛТАШ
ит әзерләп куйдылар. Анысын да бабасы заманында Истанбулдан өйрәнеп
кайткан иде. Татарда бит чит илләргә барып гыйбрәт ал дигән акыллы әйтем
бар. Галимҗан аны кайчандыр оныгына да өйрәткән иде. Дөнәрдә пешкән
итне ашап туялмаслык. Юкка гына таныш бакчачылар ул ризыкны «Галимҗан
дөнәре» дип атамыйлар.
Төнлә, көтмәгәндә, көчле яңгыр ява башлады. Дөньяны дер селкетеп күк
күкри, яшен яшьни.
Диванда «бисмилла»сын әйтеп утырган дәү әтисе кинәт «Һай!» дип
җанөзгеч тавыш белән кычкырды. Солтан шундук бабасына ташланды:
– Бабай! Дәү әти! Нәрсә булды?! Ләкин дәү әтисе берни дә дәшмәде,
куллары салкын иде. Үсмер югалып калмады. «Ашыгыч ярдәм» чакыртты.
Өйдә башка кеше юк иде.
Солтан үзе белгәнчә массажлар да ясап карады. Ләкин Галимҗанның
җанөзгеч авазы, күрәсең, бу якты дөнья белән бөтенләйгә хушлашуы
булгандыр. Һәрхәлдә «Ашыгыч ярдәм» табиблары моны раслады.
Чал чәчле доктор мәетне тагын бер кат карагач, әкрен генә әйтеп куйды:
– Йөрәк... – Солтанга борылып: – дәү әтиегезнең йөрәге авырта идеме?
– Соңгы вакытта даруларны учлап эчә иде! – дип җавап бирде Солтан. – Эх,
дәү әти, дәү әти! Үсмер онык чыдый алмады – үксеп елап җибәрде. Табиблар
Солтанны тынычландырырга тырыштылар, ниндидер таблеткалар бирделәр.
Бу көтелмәгән әҗәл турындагы хәбәр шундый ук көтелмәгән тизлек белән
бөтен таныш-белешләргә, туган-тумачаларга таралды. Галимҗан кебек гади
кешенең бу дөньядан китеп баруы гадәттән тыш хәл дип бәяләнмәде, әлбәттә.
Күктәге кәнсәләрия төгәл эшли: кешеләрнең берсен ала, берсен китерә. Бу –
котылгысыз кагыйдә, һәм ул һәркемгә дә кагыла – патшаларга да, сукбайларга
да. Ниндидер гәҗит кенә Галимҗанны һәвәскәр астроном, зиннәтле метеор
тапкан кеше дип язып чыккан иде.
Полиция, махсус комиссия оештырып, Галимҗанның дачасында тикшерү
уздырды. Мәгълүм ки, безнең мәмләкәттә комиссияләр оештыру – бик мөһим
гамәл, ләкин аның нәтиҗәләре күпләргә мәгълүм түгел. Чөнки түрәләр
шул күпләрнең иминлеге, сәламәтлеге хакында борчыла. Кем әйтмешли,
белмәгәннең беләге авыртмый.
Бу үлем-китемдә, гомумән, метеорит белән бәйле әлеге тарихта,
Хәмидулланың мәгълүматы һәм белеме бик урынлы булып чыкты. Менә шул
абруйлы кеше әйтүенчә, дачада кавын зурлык, күктән төшкән яшен ташы
табылган. Иң мөһиме – аны беренчеләрдән булып Галимҗанның оныгы Солтан
тапкан. Кирәк бит! Тәүге тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөньяда бу иң затлы
ташларның берсе икән. Аның бәһасен кычкырып әйтергә дә ярамый. Хәер,
бу инде башка маҗаралы вакыйганың дәвамы. Ә безнең тарихка килгәндә,
Хәмидулла әфәнде, мәрхүм Галимҗан тапкан ташларны төптән, тагын бер кат
тикшереп, аларның бернинди кыйммәткә ия булмавын раслады.
Серле, могҗизалы дөнья бу... Ә йолдызлар, галәм, метеоритлар белән
Галимҗан кебек мавыккан кешеләр, һичшиксез, бу җиһанның бер табышмагы...
Мәскәү астыннан мәшәкатьләнеп алып кайткан ташларны якташлары
Галимҗанның каберенә куярга булды. Кыска гына матәм чыгышында Зөлфекар
сагышлы тавышы белән болай диде:
– Торсыннар, зират өстендә һәйкәл булып! Безнең өчен алар нинди генә
асылташ әле! Башкалар да күрсен! Аяк астына гына карап йөрергә гадәтләнгән
халык бу дөньяда галәм дигән серле бер могҗиза барын искә алыр. Моның
өчен генә дә без дустыбыз Галимҗанга мәңге рәхмәтле...