Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЛТЫННАН ДА АСЫЛ ТЕЛЕМ

Яшә, «Казан утлары»!
«Казан утлары» журналына
Яшәсәк тә чит илләрдә,
Сибелеп без чит җирләрдә,
Юлдаш булдың һәр җирдә,
Сердәш булдың син безгә,
Яшә, «Казан утлары»!
Гореф-гадәт, телне дә,
Әдәбият, динне дә,
Милләтебез язмышын,
Аңлаталдың син безгә,
Яшә, «Казан утлары»!
Милләт өчен көрәштең
Гасыр буе, арымый,
Ышанамын мин сиңа,
Барырсың һич туктамый,
Яшә, «Казан утлары»!
Сайлап менеп толпарны,
Саклап таза каннарны,
Милләт өчен тырышып,
Яшәртәсең Казанны,
Яшә, «Казан утлары»!


Тукай кабере алдында
Укучыларыбыз иҗаты
Казанга кайтам да
Барам мин кабергә.
Догамны багышлыйм
Тез чүгеп кабердә.
Сүзләрең күңелдә,
Ятлана бары да.
Сагынып искә алам
Каберең алдында.
Сагынам һәр таңда,
Чын тарих алдымда.
Баш ия һәр татар
Каберең алдында.
Сакландың һәр җирдә
Күңелнең түрендә.
Өзелмәс җыр булып
Җырландың күңелдә.
Яшисең мәңгегә,
Татар бар һәр җирдә.
«Туган тел» шигырең
Әйләнде гимнга.
Халкымның газизе,
Мин синнән нур алам.
Тукайлы халык, дип,
Һәр җирдә мактанам.

Гармун моңнары
Гармунның моңнары,
Ул – йөрәк сагышы.
Йөрәкне тибрәтә
Шул моңсу тавышы.
Тыңлыйсың җырларны,
Җырлар бит бик моңлы.
Моңында халкымның
Сагышлы язмышы.
Туйларда уйнасын,
Гармун һич тынмасын.
Буыннан-буынга
Туктамый җырласын.


Газиз халкым
Өйрәтте әнкәм туган телен,
Татар телен шуннан белдем.
Телем ачтым – сөйләгәнем –
Минем туган татар телем.
И, сөекле туган телем!
Туган илнең кадерен белдем
Асыл туган телем белән.
Бар дөньяны шуннан белдем,
Минем газиз татар халкым,
Минем асыл туган телем,
Алтынга да алмаштырмам,
Алтыннан да асыл халкым,
Алтыннан да асыл телем.


Сөю булса
Сөю – дару,
Сөю – шифа,
Сөю булса арада.
Сөю – саулык,
Сөю – шатлык,
Сөю булса һәркемдә.
Сөю – рәхәт,
Сөю – җәннәт,
Сөю булса чын-чыннан.
Сөю – байлык,
Сөю – барлык,
Сөя белгән кешегә.


Шагыйрь
Шагыйрь күңеле чиксез диңгез,
Сыя аңа барысы.
Шагыйрь тормышы тынгысыз,
Кайгырта ул чынлыкны.
Шагыйрь яза, шагыйрь сөйли
Һәм уйлый чынбарлыкны.


Гыйззәтулла ХӘСӘН,
Кытай республикасы Шенҗаң-Уйгыр автоном районы,Элә өлкәсе