Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЗ ҖЫРЧЫСЫ – ТУРГАЙ МОҢЫ

Юлга чыкканда
– Үстеләр канатлар,
Әнкәем мин китәм...
– Кайларга китсәң дә,
Кайт, улым, мин көтәм!..

Мин киттем.
Әнием озата чыкканда,
Каеннар уянды шыбырдап.
Оясын югалткан кош кебек
Тәнкәем куйды, әй, чымырдап.
Әнием күңеле шикелле,
Каеннар шыбырдый җай гына:
«Китмә син, әй, улым, кал инде,
Кал инде бер көнгә, аз гына...»
Еракка-еракка юл буе
Озата бардылар арышлар.
Тоямын: башаклар шавында
Шундый ук бер моң бар, сагыш бар.
Әнием күңеле шикелле,
Башаклар пышылдый тын гына:
«Китмә син, кал инде, әй, улым,
Кал инде бер көнгә, аз гына...»
Башаклар пышылдый тын гына...

Әрсез картлык
Куанып җирдә яшәгән чак –
Гөрли бакчам... гөлләрем.
Ә шулай да...
Әрсез картлык сиздермичә
Урлый барган көннәрне.
Хыялларның ашкан чагы –
Һәр һөнәр килә хәлдән.
Ә шулай да...
Хәйләкәр картлык күзгә карап,
Гүзәл елларны чәлгән.
Яшим әле, яшьним, дисәм,
Юл киселгән яшьнәргә,
Картлык килеп кысты билдән,
Белмим ни дә эшләргә!
Кит юлымнан,
Читкә тайпыл,
Юл бир миңа яшәргә!
Кемнәрнедер сөендереп,
Кемнәрнедер көендереп,
Кемнәрнеңдер кәефен кырып,
Тагын бер кат яшьнәргә.


Үлемнән көчле моң
Янулардан тора иде гомерем минем.
Беркем әле яндырмады мине болай.
Мәңгелеккә күчәм инде дип торганда,
Өздерепләр сайрап куйды моңлы тургай.
Болай булгач, китеп булмас, ахры...
Сүнеп барган җанга тансык җыр бу.
Яз җырчысы – тургай моңы.
Менә шул моң кире борды
Китәр юлны, күчәр юлны.


Сабыр ит!
Шатланырлык гамәлләрең булса да зур,
Килми синең бер дә шатланасың –
Телисең тик сабый чагыңдагы кебек
Агач атка менеп атланасың!
Шатлыгың бар, килми ләкин шатланасың.
Матур гомер иткән елларыңда
Әллә инде күбрәк шатлангансың.
Шатланырдай мизгел килер көннәреңә
Улың киткәч, көчең синең бик аз калган...
Ә шулай да, Фарсель, сабыр ит син, саклан,
Син сау булсаң, улың тыныч йоклар...
Хәсрәт китәр, күзләреңдә яшьләр кибәр,
Сабыр иткән – морадына җиткән, диләр.


Сай булса
Кеше күңеле диңгез ул:
Җитәрмен, димә,
Кичәрмен, димә,
Йөзүләрең булса чамалы…
Кеше күңеле карурман:
Адашмам, димә,
Ялгышмам, димә,
Фикерләвең булса чамалы.


Син кирәк
Имеш, җирдә олы эш кырдым.
Ашкындым шул, никтер ашкындым.
Атылдым да кабат ватылдым,
Хәрәкәтсез калган таш булдым.
Күп сикердең, хәзер ят инде
Хастаханә сиңа яд инде...
Ялгыз песнәк тәрәз артында,
Бүген шyңа күзең ат инде.
Көзге яңгыр юа тәрәзне,
Суы ага нәкъ инеш булып.
Су түгел лә, ага яшь тулып.
Стеналар буйлап кара шәүлә,
Күңелемә үрли төн булып,
«Син кирәк, улым, тик син кирәк...»
Язмыш ул чак никтер күпсенде.
Хастаханә бакчасына кинәт
Көтмәгәндә генә төн килде.
Үрмәли күңелгә кара күләгә
Шашам кебек үзем акылдан.
Карасам...
Син торасың, әйе, син торасың,
Улым, яшьле тәрәз артында.


Алдала, син!
Алдала, син:
«Тереләсең...
Яшисең», – диеп.
Белеп торам – ялган!
Белеп торам!
Ә шулай да рәхәт алдану.
Кәеф җибәрер сүзләреңне
Әйтеп салма алдан ук.
Аз булса да яшәп калыйк
Ялганнарга алданып.
Алдала, син: булсын ялган,
Рәхәт яшәү, алданып.


Кайтып керерсең күк тоела
Айваз улыма
Һаман көтәм әле сине, улым.
Бергә булган мизгелләрне уйлап,
Аллаһымнан рәхимлек сорап,
Хәсрәтемне елап юамын.
Раббым кушып бер иртәдә
Кайтып керерсең күк тоямын.
Урамнардан үтсәм, көндә сине
Яшьләр арасыннан эзлимен.
Җир астыннан юллар юк шул –
Никтер һаман шуны белмимен.
Сиңа охшаган берәү килә әнә,
«Улым» диеп аңа омтылам:
Синсез яши алмам, ахры,
Сагынуымнан тәмам онтылам.
Күкрәгемә кысып сине көн дә
Кадерлисем килә, «Улым» диясем,
Күз кабакларым талганчы
Карыйсым килә, килә сөясем.
Болар барысы хыял гына инде –
Күрешү юк безгә әлегә.
Әмма күрешергә булган ышаныч
Миндә яши, яшәр мәңгегә.
Һаман көтәм әле сине, улым:
Язмышыңмы шулай уйнады.
Ялгышыпмы шулай уйладың...
Кайларга соң китеп югалдың?
Барыбер көтәм әле сине, улым,
Раббым кушып, бер иртәдә
Кайтып керерсең күк тоямын.


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.