ӨЗЕК ӨМЕТЕМНЕҢ АК ТЫНЫ...

Яшәү хакым
Эчендәге – тышындамы?
Кем генә соң ачылсын.
…Ачылганнар күбрәк татый
Ачынуның ачысын…
Йомшак җиреңне табалар,
Басалар яраңа да.
Шул җирлектә беркемгә дә
Ышанмау ярала да.
Ә мин – ачык… Калмыйм качып,
Чаксыннар елан булып.
Җайлашып, җылы эзләмим
Хәйләкәр, елдам булып…
Җил, яңгыр, давыл, яшендә,
Кимсетелгәннәр яше дә
Уза йөрәгем аша.
Минем өчен һәр көн – көрәш,
Түгел арзан тамаша.
Уза, уза минем аша
Михнәткә дучар халкым.
Эчемдә – ут, тышымда – ут,
Шул җирдә яшәү хакым.
Үз эчемә йомылмыйм да,
Шуңа әкәм-төкәмчә.
…Мин ачылып, ярылырмын,
Түземлегем төкәнсә.
Әйтмәсеннәр: «Үз бәхетен
Ул вакытсыз сулдырган».
Үксеп елаган шигырь мин –
Тормыш Үзе тудырган…


Бер гомердә
Теләктәшлек йөрткән, кеше иткән
Аң таҗыннан мәхрүм түгелмен.
Шигырь саен туган туфрагыма
Им ямгуры булып түгелдем.
Кара төннәрдә дә хыялымда
Таң балкышын җаннан уздырып,
Яшьнәдем мин, кабатланмый торган
Үз дөньямның йөзен тудырып.
Фанилыкның агы, карасы да
Алмаш-тилмәш миңа ягылды.
Карашымда үзгәрүгә юлдаш
Кайчак кырыс, кайчак ягымлы,
Каршылыклы тормыш чагылды.
Гасырларның афәт ташкыны да,
Күкрәк читлегемә сугылып,
Аягымнан екты...
Йөрәгемнән
Корбаннарның каны ургылып
Аккан чакта
Бер гомердә ничә гомер кичтем...
Яраланды уем яуларда.
Хәтерләмим, күпме хәсрәт эчтем
Язмышым тап булган ауларда.
Төрле-төрле халәтләргә күчеп,
Пыскып сүндем, кабат кабындым.
Гамәлләре белән вөҗданлыны,
Денле, иманлыны сагындым...
Эзләгәнем хаклык вә гаделлек
Мәмләкәте иде... Таптыммы?
...Җирне ташлап күтәрелә күккә,
Тоташырга теләп мәңгелеккә
Өзек өметемнең ак тыны...
Бер гомердә ничә гомер кичтем...


Моңым
Бөкресен дә биштәр баскан моңым
Таштан да чык сыкты…
Кешеләрнең күзләренә карап
Теләнергә чыкты…
Җәрәхәтле моңым яшәмәде
Үзен-үзе саклап.
Урам буйлап ул каңгырып йөрде,
Көчкә-көчкә атлап.
Колагына керде, тавышлары
Сөенечсез ятлар.
…Арып ауды моңым, күмде аны
Гайбәт, яманатлар…
Кайда калды, кайда калды икән
Кыңгыраулы атлар?!
Үткәннәрнең моңын кем кайтарыр,
Кем догасын ятлар?
Томаннарда әллә адаштымы
Язым сыерчыклы?!
Гаҗиз калып моңым, шуңадыр ла,
Теләнергә чыкты…
Баедымы моңым? Киресенчә
Бөлде… бөлде бугай.
…Хыялына кайткан тургай гына
Хәлен белде бугай…


Язмасын
Яхшыга ымсынган өметнең
Иң соңгы төгенме өзәргә?
(Мыскылга юлыктың, и-и-и, гасыр...)
Күпмегә сузылыр бу гасып?
Түзәргә өндиләр... Түзәргә...
Түзәбез... телләрне тешләп без
Кояшлы сәгадәт хакына...
Сак кына атларга күнегү –
Гомерлек юлдашмы халкыма?
Түзгәннәр... Элек тә түзгәннәр...
Әҗере кайда соң?
Әҗере талана, югала.
...Йөрәкне йодрыкка йомарлап,
Бүген дә түзәбез... И, Алла...
Түзәбез... Түземлек тездәме
Баш иеп, буылып тын ала?
Буйсынып көн күргән язмышлар
Каһәрдән кыйналып кыйрала.
Канына кыргыйлык катышкан
Җәмгыять ничәгә бүленгән?
…Тынычлык теләнә үлемнән
Кешеләр, көчләре кайтышкан…
Кайчан соң кешечә яшәргә
Мөмкинлек капусы ачылыр?
Гаделлек таләбен ишетеп,
Дөньялык чүп-чардан арчылыр?
Яхшыга табынган өметнең
Мөмкинме йөрәген өзәргә?!
…Бездән соң киләчәк буынга
Язмасын колларча түзәргә…
Язмасын…


Тыелганны татып
Иксез-чиксез галәм... Галәм өчен
Энә очы – дөнья үзе дә
Сәнәгатькәме соң аркаланып,
Тәкәбберлек – инсан күзендә?
Төшенсә дә матди яшәешкә
Юлыкканын узып барышлый,
Котырынган, кыргый нәфесенең
Хаҗәтенә гомрен багышлый.
Тән-кабыкка иңгән гыйсъянлы җан
Хак юлыннан читкә тайпылып,
Һәр чорда да сугыш яланына
Барып керә каудар атылып.
Боҗра эчендәге тиен кебек
Әйләнүме аның язмышы?
...Шаһит – вакыт, тыелганны татып
Яшәвендә һаман ялгышы...
Үзгәрерлек көчкә ияме ул,
Чарасызмы әллә бөтенләй?
Кояшның да нурын җуймабызмы
Тончыктырсак рухны төтенгә?
Яулап алу сәясәтен алга
Максат итеп куйса кешелек,
Бүгенгесе, киләчәге төшәр
Кызыл балчыккача ишелеп...
Мордар киткәннәрне кая куар,
Тәмугкамы җиһан акылы?
...Сынатканны түргә дәшүче юк,
Сөйләшәләр ишек аркылы...

Төрлелек
Сыеп яшәмә син, исән акыл,
Әзер фикерләрнең калыбына
Янып-көеп, туңып, батып, калкып
Омтыл үзгәлекнең Алыбына!
Үз дөньясын ачкан шәхес кенә
Башкаларны күндәм кабатламас.
Кемдер яулап алган биеклектә
Канәгатьлек татып канатланмас.
Балчык ташый-ташый үз оямны
Кордым кебек тоташ серлелектән.
…Кешелекнең бөтен матурлыгы,
Тиңсезлеге туа төрлелектән...


Килешүле бергәлектә
Яшим җирдә һәрбер күзәнәкнең,
Гөлгә кунган нәфис күбәләкнең
Тынын җаным аша үткәреп.
Аяк астында да язмыш ята, –
Алыгызчы, зинһар, күтәреп!
Үпкәләргә ургып хуш ис керә
Күбәләкнең канат җиленнән.
Җәрәхәтләремә җилем булыр, –
Агу тамса елан теленнән...
Куянга да минем атканым юк,
Басканым юк, күрсәм, бөҗәккә.
Кырмыска да минем иҗатымда
Әверелә җанлы бизәккә.
Чәчәкләргә дәшәм, алар мине
Аңлый, санлый, ихлас ышанам.
Бар барлыгым күләгәсез уйлы
Сабыйгамы әллә охшаган?!
Тамырларда тоям тереклекнең
Үлемсезлек каны акканын.
Килешүле бергәлектә генә
Кешелекнең корыч калканы...
Җимерелми бөтен тапканы...
Ләкин... ләкин хаксызлыкны тоеп
Ярсып дулаганда күңелем,
Кылыч тешле юлбарысым исән,
Дисәм, димәк, юаш түгелмен…

Реклама