ХАК-БӘҺАСЕН ВАКЫТ ҮЗЕ ӘЙТЕР

Шигырь сатам...
Без очрашуларда еш булабыз. Әлеге
шигырь Татаграпромпаркта очрашуда
булып кайтканнан соң язылды.

Мин базарда бүген шигырь укыйм.
Шигырь сатам, шигырь, кем ала?
Сәүдә дәрте, сәүдә маһирлыгы
Бабамнардан күчеп калмаган.
Тауарым – сүз, шигърем – рухи азык,
Бармы монда моны аңларлык?
Кайчак бер сүз, бары бер сүз җитми
Алтын бәһасенә торырлык.
Бер сүз белән башлар себер киткән,
Бер сүз белән илләр таркалган.
Шигырь тыңлап базар сату итә,
Кем битараф, кемдер таң калган.
Базар тулы кара халык монда,
Тауары да – көньяк нигъмәте.
Без – төркиләр, дибез, бер тамырдан,
Арадашчы, тылмач кирәкми.
Без – төркиләр, дибез, гомер бакый
Сату итеп, гомер, көн күргән.
Малын гына саткан, ил сатмаган,
Җир сатмаган, эшләп көн күргән.
Каймак-маен сата үз татарым,
Ул да бераз колак салгалый.
Сүз кадере беткән бу заманда
Шигырь сатуымны аңламый.
Аңламый ул тарих төпкелендә
Кала бару, җуела баруын.
Керем саный, малын барлап куя,
Аннан сөйли ничек аруын.
Ә мин менә бүген шигырь сатам,
Китап сатам, журнал-мәҗмуга.
Гаҗәпләнмә берүк, милләттәшем,
Китап, арба тарткан
Акмуллалар чыкса каршыңа.
Гаҗәпләнмә, бары бераз уйлан
Базар кала синнән, миннән дә.
Әнкәң сөте аша кергән телең бетә,
Милли йөзең, милли моңың бетә,
Милләт бетә, шунсы жәл менә...
...Мин базарда бүген шигырь укыйм.
Бәһаләре ни хак, кем әйтер?
Туган телне сатып булмаганын,
Хак-бәһасен вакыт үзе әйтер!


Безнең заман
Әбкәм кочагында үсалмадым,
Тыңламадым әкият төннәрен.
Без китаптан укып-танып белдек,
Тукаебыз Шүрәлеләрен.
Без китаптан укып белә идек
Илдә, җирдә ниләр булганын.
Тәлинкәдән генә тыңлап үстек
Халкыбызның моңлы җырларын.
Язу карасында чын төс иде,
Чын төс иде күктә, җирләрдә.
Мәхәббәтне еллар саклый иде,
Тыныч сымак иде илләр дә.
Бер-беренә ярдәмләште кеше,
Бер-беренә терәк булалды.
Китаплардан укып түгел моны,
Күңелебез белән тоялдык.
Безнең заман шундый гади иде,
Гадилеге белән гали иде.


Еллар аша хәбәр юлладың
Үткәннәрдән бүген хәбәр килде:
«Бу – мин, – дисең, – ничек хәлләрең?»
Белә алмыйм, нинди ният белән
Хәлләремне белмәк теләдең?
Нинди уйлар сиңа искәрттеләр
Мин барлыгын әле дөньяда.
Саубуллашкан идек, юкса, күптән,
Бәхилләшкән идек сыман да.
Күңелеңдә ни барлыгын белсәм,
Сөйләр идем дә бит хәлемне.
Ниләр сөендерер, нинди җавап,
Ни әйтсәм дә, хәлем – хәл инде...
Яшь аралаш: «Әйбәт!» – дияргәме,
Көлә-көлә: «Начар...» – диимме?
«Бу – мин!» – диеп хәбәр салыр өчен,
Еллар аша кабат иңдеңме?
Җырларыма бак син, белим, дисәң
Хәлләремнең ничек икәнен.
Сурәтемне яңарт күңелеңдә,
Сөеп баккан яшькелт күзләрем.
...Еллар аша хәбәр юлладың да
Искә төштең янә, кабаттан.
Оча алмый күңел, тик талпына,
Канатларны сөю канаткан.


Нәрсә ул бәхет?
«Бөтен нәрсәм бар, бәхет кенә юк».
Өлкән яшьтәге бер шагыйрь сүзләре.

Илсезгә – ил ул бәхет,
Җирсезгә – җир ул бәхет,
Йортсызга – йорт ул бәхет.
Күзсезгә – күз ул бәхет,
Телсезгә – тел ул бәхет,
Сүзсезгә – сүз ул бәхет.
Парсызга – пар ул бәхет,
Ярсызга – яр ул бәхет,
Сырхауга саулык бәхет.
Болар синең бар да бар.
Юксылларга бер күз сал.
Көфер сүз шайтаннан, диләр,
«Шөкер» сүзен искә ал.
Юк, димә, син, зарланма,
Зарлар – зарга иш була.
Бәхетнең ни икәнлеген
Дөм бәхетсездән сора.
Сора ятим балалардан,
Сора ялгыз җаннардан,
Сора иреккә сусаган
Гаепсез тоткыннардан.
Син – ил күргән, син – җир күргән,
Гомерең – гомерләнгән.
Сорамасаң да беләсең
Бәхетнең,
Мәңгелек түгеллеген.
Акыл өйрәтүем түгел,
Үзең – акыл иясе.
Бәхетнең ни икәнлеген
Килде сөйләп бирәсем.


***
«Тәрәзәдән карамыйча гына,
Каргый идем һәрбер бәйрәмне».
Л.Шагыйрьҗан
Каргый идем аны көтәр таңны,
Төнне, көнне, айлар, елларны.
Көн яктысы иңгәч тели идем,
«Исән йөрсен!..» диеп аннары...
Бәйрәмнәре миңа түгел иде
Бу җиһанның никтер, аңламыйм.
Күпме таңнар ялгыз каршыланган,
Тәрәзәдән күзем алалмый.
Бер сөенечкә – мең борчулы тормыш.
Бер елмаю көтеп көн үткән.
Каргышлы төн каралтканмы җанны,
Ерагайткан, җиде ят иткән.
Ерагайткан, күңел җепселләре
Өзелгәннәр соңгы чиккә җитеп.
Сагышлары калды гомерлеккә,
Бәйрәмнәре үтә читләтеп.


Соңгы юл
Илһамчысы иде шагыйрьнең ул
Яшьлегендә, иҗат таңында.
Бүген менә җыелдылар аны
Озатырга соңгы юлына.
Илһамчысын озатырга шагыйрь
Соңгы юлга никтер килмәде.
Әллә инде белеп белми калды,
Әллә инде яшерен елады.
Соңгы җырын, бәхилләшү сүзен,
Белмим, шагыйрь, ничек юллады.
Сер тудырган, җыр тудырган ярын,
Мәхәббәтен яшерен уйлады...


Яшел төс – яшәү төсе
Аллы-гөлле төсләр арасыннан
Яшел төскә күбрәк күз төшә.
Яшел төсне яшәү төсе, диләр,
Яшьлек төсе дә ул, югыйсә.
Тугангамы әллә бу дөньяга
Кышлар китеп, язлар килгәндә.
Кыш аклыгы күңелемә күчкән,
Язлар яшеллеге – күзләргә.


Кошчык
Ачык калган тәрәзәмнән
Бер кош кергән балконыма.
Чыгарга юл таба алмый,
Әй талпына, әй талпына.
Чарасызлык тоткынында
Бөтен тәне калтырана.
Кешеләрдән курку хисен
Кем аңлатып биргән аңа?
Бәргәләнә, бәгырькәем,
Чырык-чырык нидер сөйли.
Минем телне ул аңламый,
Аның көе ят бер көйдер.
Юатамы шулай көйләп,
Ялгыз җанга иш булыйм, дип.
Ни әйтсәң дә, җан иясе –
Тавыш килә – чырык-чырык...
Кемнәрнеңдер хәбәрләрен
Җиткерәме миңа шулай.
Бәлки, берәү бәйрәмемә
Кошчык аша котлау юллый?
Туган көнгә туры китереп,
Кошчык юкка кермәс болай...

Реклама