БЕЗ – ТУКАЙЛЫ ХАЛЫК МӘҢГЕГӘ

Хәерле иртә
Хәерле иртә, туган җирем,
Хәерле иртә, торган җирем!
Илем-көнем, балаларым,
Авылларым, калаларым.
Хәерле көн, хәерле кич,
Килеп җитте көткән сәгать,
Изгелекләр кылыр өчен
Чыгып торсын төрле сәбәп.
Елгаларым көнгә ага,
Көнгә ага, көн дә ага.
Үзәннәргә бу таңнарым
Ак каймактай томан яга.
Сөзәк тауның итәгендә
Чәчәкләргә көн кагыла.
И сылу ла каен кызы,
Ак тәненә күз чагыла.
Яфракларның серләшүе
Моңнар сала әйткән сүзгә.
Табигатьнең үзе булып
Эндәшәмен бүген сезгә:
Хәерле иртә, туган җирем,
Илем-көнем, балаларым!
Уяныгыз,
Ямыйсы бар
Бу дөньяның яраларын!

Без – Тукайлы!
Иске Казан,
Синең урамыңда
«Дон Кихотлар» туе бар иде.
Тукай кебек халык улларына
Ул чакларда урын тар иде.
Х.Мөҗәй

Мәңгелектән килеп, мәңгелектә калдың,
Син җырларда калдың, аңнарда.
Тугры булып тарихларга кердең,
Байрак булып яндың таңнарда.
Әткәм теле булып иркәләдең,
Әнкәм теле булып назладың.
Үткәннәрдән киләчәккә китеп,
Җир әйләнә моңлы сазларың.
Чын безнеңчә итеп, милли итеп,
Йөрәкләргә үтеп, бәгырьгә.
«Зиләйлүк»ләр килә, «Тәфтиләү»ләр,
«Әллүки»ләр кайта хәтергә.
Гамәлләре, гамь-гарьләре кайта,
Рухы торып баса шул чорның.
Үлеләрне хәтта терелтерлек
Көчен тоясызмы сез җырның?
Якты исем килә дастаннардан,
Милли моңнар килә үткәннән.
Без тумыштан «Туган тел»гә гашыйк,
Туган җиргә гашыйк күптәннән.
Чишмәләрен эзләп, Кушлавычка,
Өчилегә бардык, Кырлайга.
Арабызда берәү бармы икән
Табынмаган бөек Тукайга?
Бәйрәм ясап күңел түрләрендә,
Пар атлары чаба заманның.
Тукайлары туганчыга кадәр
Нуры булды микән Казанның?
Нуры булды микән авылларның,
Якты җыры җитү кызларның?
Язы барның җирдә җыры булыр,
Язлар бирде Сине бу җиргә.
Зур җаннарга гына насыйптыр шул
Гасырларга үтеп керергә.
Җыры барның җирдә даны булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле,
Без шагыйрьле халык,
Без – Тукайлы халык мәңгегә!

Каюм коесы
Гасырларны кичеп исән калган,
Исән калган Каюм коесы.
Күпме чишмә юлын югалтканда,
Адашканда иң мул сулысы,
Насыйрилар нәсел агачының
Бер тылсымы булып,
Ядкяре,
Нуры булып изге гамәлләрнең,
Бер әдәбе булып,
Әхлагы –
Исән калган кое.
Һәм бүген дә
Тибеп тора көчле чишмәсе.
Ничә килеп,
Күпме мәртәбәләр
Сындырганнар булыр
Сиртмәсен...
Кискән саен үсеп чыккан кебек,
Тылсым көче белән кабаттан,
Изгелеккә тугры якташлары
Сиртмә-чыгырларын яңарткан.
Яңарткан да сипләп,
Ипләп кенә
Су алырга йөргән коедан.
Терек суы,
Гүя гыйлем суы
Агып чыга Шырдан буеннан.
Су бирегез,
Кирәк бер йотым су,
Кайчагында җитә бер тамчы.
И Табигать,
Каюм коесында
Шул бер тамчы саф су булсамчы!..


Очрашу
Кышкы суык.
Мәктәп бинасында,
Гөл-чәчәкле якты бүлмәдә
Шигърият белән очрашу,
Шагыйранә биек мөнбәрдә.
Әле шигырь,
Әле җыр агыла,
Кагыла-кагыла һәрбер балага,
Кереп тула нәни йөрәкләргә,
Сыялмас моң иркен далага...
Өнсез калган берәү:
Аерылып,
Каерылып җырга текәлгән.
Мин күзәтәм.
Димәк, моңның
Вазифасы бүген үтәлгән!
Кара,
Ничек йотылып тыңлый белә,
Суырылып шигырь сеңдерә.
...Әмма дөнья?.. – Кемгә кояш элә,
Ә кемгәдер шәмен сүндерә...
Сискәндереп, күршем хәбәр бирә,
Күзем төшкән кызны күрсәтеп:
«Чүп-чар савытыннан табылган ул,
Әйтеп куйыйм әле, искәртеп.
Тудырганы нинди кавемнәндер,
Табып алган татар хатыны.
Шаярта да кайчак: «Урам чатын
Себергәндә тапкан «алтыным».
Мин кабаттан кызга текәләмен,
Очкынланып яна ике күз...
Йөрәгемне кысам учларыма:
«Яшь чыгарма, шагыйрь, чыда, түз!»
«Их син, дөнья,
Буялгансың йонга!» –
Дип әйтәсе килә көрсенеп.
Гөл-чәчәкләр,
Җыр-моң арасыннан
Әче язмыш чыга бүселеп!..
Кышкы суык.
Мәктәп бинасында,
Гаҗәп җылы, якты бүлмәдә
Гүя Үлем – Яшәү арасында
Очрашу иде бу мәлдә...

Уйларымда сүз сурәте
Шигырь яздым, җырлар үрдем
Сүзләрдән,
Тыңлаучының акты яше
Күзләрдән.
Дисбе тарттым актан ак сүз –
Бүзләрдән,
Энҗе тездем, сайлап берне –
Йөзләрдән,
Моң таралды, нур сирпелде
Йөзләрдән!
Кайбер сүзнең йөрәгендә
Мең мәргән,
Исе авып һуштан яза
Ул бәргән.
Илһамланып чая-чибәр
Сүзләрдән
Телгә килә, көй чыгара
Моң-әргән!
Сүзләрнең бар чишмә кебек
Акканы,
Сары майдай йөрәкләргә
Ятканы,
Йомырысы, аңда чәчәк
Атканы,
Чәнечкеле, биткә ыштыр
Япканы.
Бар шундые – алга, яуга
Күтәргән,
Кирәк җирдә үзенекен
Үткәргән,
Сабынсыз да чыга белгән
Бикләрдән,
Йөз чөергән дилбегәсез
Хисләрдән.
Кайбер сүзнең юк атасы,
Анасы,
Димәк, алар инкубатор
Тумасы,
Андыйларны көтеп тора
«Хана»сы,
Үлеләрен алыштыра
Яңасы.
Тозсыз сүзнең бармы берәр
Кыйммәте?
Төртмә белән тешләкнең ни
Һиммәте?
Тәмле телле һәрчак сыйлы,
Икмәкле,
Чын шагыйрьдән чыккан сүзләр
Хикмәтле!
Уйларымда сүз сурәте,
Кыскасы,
Сүзләрнең бар үз белгече,
Остасы,
Кирәк тә бит, чүп-чарларын
Утасы,
Тәмам кылам, пешмәсен сүз
Боткасы...

Уйларымда сүз сурәте
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.
Шигырь яздым, җырлар үрдем
Сүзләрдән,
Тыңлаучының акты яше
Күзләрдән.
Дисбе тарттым актан ак сүз –
Бүзләрдән,
Энҗе тездем, сайлап берне –
Йөзләрдән,
Моң таралды, нур сирпелде
Йөзләрдән!
Кайбер сүзнең йөрәгендә
Мең мәргән,
Исе авып һуштан яза
Ул бәргән.
Илһамланып чая-чибәр
Сүзләрдән
Телгә килә, көй чыгара
Моң-әргән!
Сүзләрнең бар чишмә кебек
Акканы,
Сары майдай йөрәкләргә
Ятканы,
Йомырысы, аңда чәчәк
Атканы,
Чәнечкеле, биткә ыштыр
Япканы.
Бар шундые – алга, яуга
Күтәргән,
Кирәк җирдә үзенекен
Үткәргән,
Сабынсыз да чыга белгән
Бикләрдән,
Йөз чөергән дилбегәсез
Хисләрдән.
Кайбер сүзнең юк атасы,
Анасы,
Димәк, алар инкубатор
Тумасы,
Андыйларны көтеп тора
«Хана»сы,
Үлеләрен алыштыра
Яңасы.
Тозсыз сүзнең бармы берәр
Кыйммәте?
Төртмә белән тешләкнең ни
Һиммәте?
Тәмле телле һәрчак сыйлы,
Икмәкле,
Чын шагыйрьдән чыккан сүзләр
Хикмәтле!
Уйларымда сүз сурәте,
Кыскасы,
Сүзләрнең бар үз белгече,
Остасы,
Кирәк тә бит, чүп-чарларын
Утасы,
Тәмам кылам, пешмәсен сүз
Боткасы...

Реклама