ТАТАРЛАР ҺӘМ ИГНАТЬЕВ*


…Без, гади партия әгъзалары, партия өлкә комитетының беренче секретаре
З.И.Моратовның эштән алынуын авыр кичердек. Ул гадилеге, кешеләрне
тыңлый белүе, эчкерсезлеге белән хәтердә уелып калды. Югары түрәләр
алдында бик бил бөгәргә дә яратмый иде. Аңа алмашка Семён Денисович
Игнатьев килде. Татарстан тарихында гаять тирән эз калдырып киткән олуг
шәхес ул.
1957 елның июнендә үткән өлкә комитеты пленумында А. Б. Аристов ҮК
исеменнән С.Д.Игнатьевны беренче секретарь вазифасына тәкъдим итә һәм,
гадәткә кергәнчә, ул бертавыштан раслана…
* * *
…Язмабыз каһарманының мәктәпләрдә татар теле статусын яңадан
торгызуга уңай карашын онытасыбыз юк. Ул вакытта мин өлкә комитетында
фән һәм мәктәпләр бүлеге инструкторы булып эшли идем. Әлеге олуг мәсьәләне
хәл итүдә миңа да беркадәр катнашырга туры килде. Чөнки киеренкелек тулы
бу хәлләр документларда тулы килеш теркәлмәгән, өстәвенә, матбугатта
чынбарлыктан ерак торган мәгълүматлар да басылгалый.
Ул чактагы вазгыятьне кыскача болай дип аңлатырга мөмкин. Татар
халкының рухи тормышын мәҗбүриләп дигәндәй «интернациональләштерү»
телнең йотылуына китерде. Ул укыту, фән һәм эшлекле аралашу даирәсеннән
ерагайды, 20нче – 30нчы еллар башындагы татар теленә җентекләп өйрәтүче
байтак кына милли сәясәт казанышлары юкка чыкты. Ул чакта бит югары уку
йортларында татар телендә укыту группалары бар иде. Кайбер структураларның
җитәкчеләре тикшерелгән нәрсәләрне аңлау кимәлендә булса да татар телен
белергә тиеш иде. 30нчы еллар ахырында да әле өлкә партия конференциясендә
отчёт докладлары ике телдә ясала иде...
1954 ел ахырында республика мәгариф министры Әминә Вәлиуллина татар
мәктәпләрендәге хәлне пленумда карыйк дигән үтенеч белән Игнатьевка
мөрәҗәгать итә. Бу уңайдан Игнатьевның үзен ничек тотуы хакында хәзер
тәгаен нидер әйтү кыен. Ләкин өлкә комитетының ул чакта татар теленең
элекке статусын кайтаруның аңардан да активрак пропагандисты булмый.
Игнатьевны КПСС ҮКның бүлек мөдире урынбасары В.Н.Дербинов та яклап
чыга, Казанга килгәч, өлкә комитетының бу җәһәттән тырышлыгын ленинчыл
милли сәясәтне гамәлгә ашыруның тарихи үрнәге дип бәяли.
Партия өлкә комитетының 1958 елның 21 маенда үткән пленумы бу
эшнең иң югары ноктасы була. Аның көн тәртибенә «татар гомуми белем
бирү мәктәпләрендә эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы
мәсьәлә куела.
* Басылган мәкаләдән өзекләр бирелә.
«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНА – 95 ЕЛ
186
Доклад белән өлкә комитеты секретаре К.Ф.Фасеев чыгыш ясый...
Татар мәктәпләре турындагы мәсьәләне пленум тикшерүенә куйганда,
Фасеев «татарлаштыру» процессын – аның ин тыйнак вариантында – элекке
хәлгә кире кайтып булмаслык итәргә омтылды. Баштарак хәтта Игнатьев үзе дә
моны әүвәлге милләтчелек шаукымы димәсләрме дип шикләнеп калды. Чөнки
«милли мәдәният» төшенчәсен реаль эчтәлек белән баетырга омтылганнары
өчен система тарафыннан юк ителгән Солтангалиев, Мохтаров, Брундуков,
Мансуров һәм Галимҗан Ибраһимов кебек каһарманнарның күзгә күренмәс
сыннары 40 елдан соң янә шушы эшкә тотынучыларның аңында яңарды. Ләкин
сәяси «җепшеклек» рухы өметкә дә урын калдыра иде...
Фасеевның татар мәктәпләрендәге хәлнең торышы, киңрәк мәгънәдә тел
һәм мәдәният язмышы турындагы доклады бүген дә кызыксынып укыла.
Аны Лениннан күпләп китерелгән өземтәләргә таянып, татар мәктәбенең
үлеменә китерүче вазгыятьнең түзеп тормаслык булуын виртуозларча осталык
белән исбатларга тырышу дип әйтергә кирәк. Фасеев тарафыннан китерелгән
мәгълүматлар чәчләрне үрә торгызырлык... Әгәр 1947-1948 елларда татар
балаларының 95 проценты туган телендә укыса, 1958 елда бу – 70 процентка,
Казанда исә 16 процентка кала. Шәһәрдә 16 татар мәктәбенең нибары икесе
исән, алары да соңгы көннәрен яши...
Язучы Гомәр Бәширов шактый кискен чыгыш ясый. Хакимият ияләренә
һәм татар зыялыларының үзләренә шелтә белдерә. Туган телебезгә югарыдан
түбәнсетеп караудан туктарга вакыт, дип кисәтә...
Иң мөһиме, башка ораторлар да тәнкыйть күзлегеннән чыгыш ясадылар.
Әмма барысы да Дербинов белән Игнатьевның чыгыш ясауларын көтә
иде. КПСС Үзәк Комитетының бүлек мөдире докладның тәнкыйди рухын
саклап, хәтеремә уелып калган мондый мисал китерде – татар мәктәпләрендә
укучыларның нибары 12 проценты гына 10 класска хәтле барып җитә икән,
бу рус мәктәпләрендәгедән ике тапкыр кимрәк. Әмма иң үткен, иң аяусыз
чыгыш Игнатьевның кыскача йомгаклау сүзе булды: «Эшләр түзеп тормас
дәрәҗәдә начар бара. Без чынлыкта татар мәктәпләренең бетү куркынычы
алдында торабыз... Мин Фасеев докладындагы һәм карар проектындагы
фикерләр һәм нәтиҗәләрне тулысынча хуплыйм». Игнатьев үзенә манёвр
өчен урын калдырмый, ул киләчәктәге карьерасы язмышын кузнага куя...
Мөгаен, Г.Бәширов аның хакында: «Шушы рус җитәкчесе теләсә кайсы татарга
караганда безгә күбрәк эшләде», – дип әйтүе белән хаклыдыр да. Игнатьевның
татар иҗат әһелләре белән очрашуыннан соң Нәкый Исәнбәт тә шундыйрак
фикер әйтте. Игнатьев бик кыю адымга барды. Г.Тукай исемендәге премия
булдыруга рөхсәт бирде. Бу исә Мәскәүгә бер дә ошамады. Чөнки үзәктәге
кайбер идеологлар фикеренчә һәм Мәскәүнең җирле куштаннары әйтүенчә,
шагыйрь әсәрләреннән милләтчелек рухы бөркелеп тора икән.
Йомгаклау сүзендә Игнатьев милли үсеш һәм тел проблемалары аны
күптәннән борчуын, ләкин бүген бу хакта инде барысы да ишетерлек итеп
әйтергә мөмкинлек тууын бәян итте һәм бик ачынып болай дип өстәде: «Мин
шундый нәтиҗәгә килдем: эшләр чынлап та бик мөшкел. Без татар мәктәбенең
асылда юкка чыгарылу куркынычы алдында торабыз.» Кайдадыр кухняда яисә
дус-ишләр арасында түгел, ә өлкә комитеты пленумы төрбәсеннән әйтелгән
шушы сүз өчен генә дә С.Д.Игнатьев исеме татар мәдәнияте тарихында
калырга тиеш...
187
***
Мәскәүдә бик тә югары кимәлдә, уйлавымча, Сусловтан түбәндәрәк булмас,
«татар экспериментын» туктатырга дигән карар кабул ителә...
Фасеевның фаразына караганда, барысы да Моратовның өлкә комитетына
юллаган вәрәкасеннән (записка) башланган. Ул анда Фасеевны милләтчелектә,
өлкә комитеты бюросын исә аның кубызына биюдә гаепли. Хәлбуки, бу
кәгазьнең һәм шуңа ияртеп җибәрелгән, өлкә комитеты карарын яңадан
тикшерергә тәкъдим иткән хатның һаман табылганы юк әле...
Игнатьевның сәяси карьерасы ахырына якынлашты. Монда инде Аристов та
ярдәм итә алмый иде, бәлкем, теләмәгәндер дә... Игнатьевка кешечәрәк китү, әйтик,
Монголиягә илче булып бару вариантын тәкъдим итәләр. Ләкин ул сәламәтлеге
аркасында отставкага чыгуны артыграк күрә. Юкса аңа 56 гына була әле.
Шул рәвешчә, татар телен һәм татар мәктәбен җәмгыять тормышының
тулы хокуклы компоненты итәргә тырышудагы икенче омтылыш та (беренчесе
20нче еллар башында ясалды) һәлакәткә дучар булды…
Тормыш исә ага бирә: өлкә комитетның яңа җитәкчелеге Тукай бүләге
тапшыруны туктата (туктатып тора. – Ред.) һәм «тугрылыклы хезмәт итүнең»
башка төрле адымнарын да ясый. Фасеев әнә Табиевның әхлак кагыйдәләрен
бозуы турында яза. Нәрсәгә ишарәләвен әйтә алмыйм, әмма беренче секретарь
Мәскәү алдында тәлинкә тотуда ай-яй оста һәм елгыр булды. Республиканың
Игнатьев чорында «тапланган» абруен «аруларга» кирәк була бит. Шул
җәһәттән өлкә комитетының 1960 елның октябрендә үткәрелгән пленумында
Табиев, «Татар теленең ролен һәм әһәмиятен күпертеп күрсәтүнең мәгънәсе
юк, шулай эшләргә маташучыларны гаепләргә кирәк», – дип искәртте. Фасеев
язуынча, Табиев тагын 15-20 елдан татар теле бетәчәк дип фараз кылган, моны
ул тар даирәдә түгел, өлкә комитеты пленумнарының берсендә әйткән...
2008, №12


БЕРДӘМ БУЛЫЙК!*
...Әмма быелгы халык санын алу республикаларның болай да юк
дәрәҗәсендәге мөстәкыйльлеге тәмам бетерелеп, милли мәгариф бик нык
тарайтылган бер чорда үткәрелә. Халык исәбен алуны да шушы максатка
ярашлы итеп үткәрү куркынычы бар. Коткыга да, басымга да, мәкер-хәйләгә
дә бирешмик, газиз милләттәшләр! Тарихи бергәлегебезне, бердәмлегебезне
саклыйк! Җавап бер һәм аермачык булсын: без – татарлар, туган телебез–
татар теле. Шуны тирән аңларга кирәк: бербөтен татар милләтенеке булу
үз кавемеңнең этник-этнографик төркеменнән йөз чөерү түгел ул. Без бергә
булганда гына үзенчәлекле тарихи этник-этнографик йөзебезне, ягъни туган
телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калачакбыз. Моны
балаларыбыз-оныкларыбызга да аңлатыйк. Безне олы тарих, уртак әдәби тел,
уртак культура, уртак яшәү рәвеше берләштерә.
«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», ди милли уртак мәкалебез.
Аң булыйк: киләчәгебез кыл өстендә торган бу чорда безне берәү дә
сакламаячак та, якламаячак та. Моны без бары үзебез генә, бер йомгак булып
тупланып кына эшли алабыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!..
2010, №6

Реклама