Логотип Казан Утлары
Публицистика

Сер саклаучы фотолар

Журналда менә шундый
яңа сәхифә ачып җибәрергә
булдык әле.
Кайбер фоторәсемнәрне
маңгай күзе генә түгел, күңел
күзе дә күреп җиткерә алмый.
Аңлап бетерер өчен ниндидер
сер ачылырга тиеш.
1913 елның 1 апрелендә,
ягъни Тукайның вафатына
ике атна кала Клячкин хаста-
ханәсендә төшерелгән менә
бу фотоны күргәч тетрәнми
калган татар кешесе булды
микән? Үлем суыгы кочып
алган кебек бит бөегебезне...
Юк, алай ук түгел икән шул. Астындагы мендәрләр аңа тән җылысы гына түгел,
күңел җылысы да биреп торганнар икән бит.
Ошбу мендәрләр фоторәсемне беренче күрүемдә үк гаҗәпләндергән иде. Ул
заманда хастаханә мендәрләре шулай зур булды микәнни? Бер генә дә түгел, ике бит
әле алар. Моның серенә «Казан утлары»ның 1000нче саны чыгу уңаеннан «Сүнмәс
утлар балкышы» дигән китап әзерли башлагач юлыктым мин. Журналның 1944 елгы
4нче санында Тукайның җиңгәсе Рабига Әмирова хатирәләре басылган... Җиңги
дип, Габдуллабызның яшьтәше генә булган әле ул. Аның ире Кәбир исә Габдуллага
әнисе Мәмдүдә ягыннан бертуган абый тигән һәм ул да нибары бер генә яшькә олы.
Арча районының Өчиле авылында яшәгәннәр алар. 1912 елның декабрь урталарында
Габдулла хат язып абыйсын чакырып ала. Һәм: «Җиңги нинди табигатьтә, әгәр дә
беркадәр вакыт мин сезгә кайтып ятсам, тарсынмасмы?» – дип сорый. Абыйсы исә:
«Кайт, бер дә тарсынмас», – дигән. Атлы чанада кайтып төшкәч, икәүләп күтәреп
керткәннәр үзен. Бер атналап хәрәкәтсез яткан. Аннары торып утыра һәм аз-маз
гына йөри дә башлаган. Ашавы да яхшырган. Бер айлап үткәч, нык кына төренеп
караңгыда ишегалдына чыгып йөри башлаган. «Ләкин үзе бер дә кешегә күренмәскә
тырыша иде һәм абыйсына беркемне дә янына кертмәскә куша иде», – дигән җиңги
кеше. Гомеренең азагында бөегебез өстендә кара болытлар куера башлаган дигән сүз
кереп калган иде шул хәтеремә.
Сәхифәне җиңги сүзләре белән очлап куйыйк. «Бездә барлыгы өч ай ярым чамасы
торды. Яхшы гына тазарды, рухы күтәрелде. Төннәр буена утырып бик күп яза
башлады... Без җәйгә кадәр тор дип кыстасак та, тормады. «Җәйгә яңадан кайтырмын»,
– диде... Ятырга рәтле мендәре юклыгын белеп, киткәндә үзенә ике мамык мендәр
биреп җибәрдем... Март ахырларында абыйсы Казанга үзе илтеп куйды. Киткәндә
миңа бик рәхмәт укып китте. Ләкин Казанга кайткач, салкын тидереп, яңадан авырган.
Шуннан соң озакламый үлде».
Рабига Әмированың хатирәләре «Сүнмәс утлар балкышы»на кертелде. Шуннан
да укый аласыз.
Авторлар һәм укучыларыбызга үтенеч шул: сер катышлы фотоларны белсәгез,
җибәрегез яки бу хакта безгә хәбәр итә күрегез.

2016, №4