Логотип Казан Утлары
Публицистика

Патша хөкүмәте вакытында Төркестанда татар мөгаллимнәре

Татар шәкертләре вә мөгаллимнәре хәятында (тормышында) яз көннәрендә казакъ далаларына барып балалар укыту вә шуннан кыш көнендә мәдрәсәдә укырлык «хосуль» (керем, акча) җыеп кайту аерым бер дәвер тәшкил итә. 19нчы гасырның соңгы яртысында, бәлки, соңгы чирегендә, татарның иске ысулы кадим мәдрәсәсе шәкертләре вә хәлфәләре тарафыннан ясала торган бу сәфәрләрдә, бер яктан, иң мөһиме, матди як – кыш көне мәдрәсәдә укырлык запас җыйнау булып, икенче яктан, ярым мөселман, ярым мәҗүси булган казакъ халкының балаларына дин өйрәтү рәвешендә булган. 5нче елдан соң бу агым тагын киңәебрәк «Галия», «Хөсәения» вә «Мөхәммәдия» шәкертләре тарафыннан якындарак казакъ далаларына гына тукталмастан, Төркестан өлкәсендәге казакъ-кыргыз, үзбәк вә хәтта төрекмәннәр эчендә йөри башлау юлына керә.

12-13нче елларда бу эш тагын да киңәя төшеп, Сырдәрья, Җидесу вилайәтләрендә татар мөгаллиме булмаган кышлак (авыл) юк дип әйтерлек бер рәвешкә керә; Фәрганә вә Сәмәрканд вилайәтләрендә дә татар мөгаллимнәренең саны арта.

Татар мөгаллимнәренең бу рәвештә Төркестанда күбәюләре ул вакытта Төркестан җир (җирле) халыкларының һәрбер хәрәкәтен, алар арасындагы һәрбер үзгәрешне нык тәгькыйб итеп (күзәтеп) бара торган жандармерия идарәләренең, Победоносцев кебек мәшһүр урыс миссионерларының күзенә бәрелми үтә алмый. Бу хәрәкәтне аерым бер җитдият вә игътибар белән тикшереп бару башлана. Бу тикшерү бары Төркестан күләмендә, Төркестан жандармерия идарәсе даирәсендә генә тукталып калмыйча, эшне төптән алып бару өчен, татар мөгаллимнәренең чыккан урыннары – Уфа, Казан, Оренбург жандармерия идарәләре белән дә мөнәсәбәт тотылып, әтрафлы тикшерү юлында бара. Ниһаять, 1913 нче елларда Төркестан жандармерия идарәсе вә миссионер Победоносцевларның күрсәтүләре буенча, мәшһүр кадет Милюков тарафыннан Думада бу хакта доклад ясалып, татар мөгаллимнәренә Төркестанда укыту катгыйян мәныг ителә (катгый тыела) вә татар мөгаллимнәрен нык тәгькыйб башлана.

Төркестанның уйгану тарихында вә ул дәвер татар мөгаллимнәренең хәятында зур әһәмиятле урын тоткан бу вакыйгаларның бер читен ачып бирә торган Төркестан жандармерия идарәсеннән алынган түбәндәге документны без «Безнең юл» укучыларына гарыз (тәкъдим) итәргә уйладык.

Бу мәсьәлә артык ачык булганга, бу документка тәфсыйль биреп торырга хаҗәт күрелмәде.

* * *

«Рәкым (номер) 5809 (Махсус шәгъбәнең (бүлекнең) полиция департаментына җибәргән доклады) ЯШЕРЕН 4 август, 1913 ел.

Төркестан генерал-губернаторына

Шуның белән бергә Төркестан өлкәсендәге мәктәпләр Назиренең (инспекторының) 1912 нче елдагы 11898 нче рәкымле доклад копиясен тәкъдим итеп, зате галиләрегезгә (бөек затыгызга) белдерәмен ки, махсус агентларның биргән хәбәре буенча, бөтен Төркестанда кыргыз-казакъ вә үзбәк халыкларының Русиядән килгән татар мөгаллимнәре тарафыннан яңа ысул белән хөр вә мөстәкыйль рәвештә укытылганлыклары мәгълүм булды. Хосусан, Сырдәрья вилайәте, Акмәсҗед, Казалы өязләрендә Русиядән килгән татар мөгаллимнәре булмаган казакъ авылы һич юктыр.

Татар мөгаллимнәренең бу муаффәкыятьләренә (уңышларына) түбәндәге эшләр сәбәп булса кирәк: җирле халык яңа ысул белән укытканда, иске мәктәпләргә караганда балаларның җиңел рәвештә уку-язуга өйрәнеп, укыган нәрсәләренең җиңел төшенгәнлекләрен беләләр. Кыргызлар балаларын «русско-туземный» мәктәпләргә бирергә куркалар. Чөнки муллалар, балаларны «русско-туземный» мәктәпкә биргәндә, аларның христиан рухы белән рухланып, бөтенләй христиан диненә чыгып китәчәкләрен сөйләп халыкны куркыталар.

Кыргызларның татарларга булган мөнәсәбәтләре дә ул чаклы ышанычлы булмыйча, Яурупа киемендә килгән кайбер татарлардан, балаларыбызны аздыралар, аларда ислам диненә булган кадер-хөрмәт калмас дип, ибтидаи (башлангыч) мәктәп бетергәннән соң балаларын яңа ысул белән укыттырмыйча, ысулы кадим мәктәпләренә бирәләр.

Мөгаллимнәр байлыгы булган кыргыз яисә үзбәкләр тарафыннан махсус чакырылып, бер гаиләдә булган берничә баланы укыталар һәм моның өчен вазифа итеп алты ай мөддәтенә (вакытына) 90 белән 150 сум арасында акча алалар. Артык байлыклары булмаганнары байлар кулындагы мөгаллимнәр белән сөйләшеп, аларга мәзкүр (әйтелгән) мөддәт өчен 25-30 сум биреп, балаларын укырга йөртәләр. Укыту, гадәттә, мөгаллимне чакырып китергән кешенең өендә була. Әгәр дә мөгаллимне мулла яхуд (яки) башка рухани сыйныфыннан булган кеше китерсә, ул вакытта укыту мәсҗедтә булып, мөгаллим һәр бала башына айга бер сум илле тиеннән биш сумга чаклы акча ала.

Казакълар эченә килә торган мөгаллимнәр, гадәттә, 5нче мартларга килеп җитәләр. 5нче марттан 20нче мартка кадәрле вакыт мөгаллимнәрне тәгаен итү эшенә сарыф ителеп, аннан соң казакълар Сарысу буе, Каратау һәм Акмулла областьләренә җәйләүгә китәләр (Акмулла областена азрак китәләр). Мөгаллимнәрне тәгаен итү, гадәттә, түбәндәге рәвештә була: мөгаллим кирәк булганда, волость һәм авыл башлыклары аркылы ишаннарга мөрәҗәгать итәләр, килгән мөгаллимнәр дә ишаннарга җибәреләләр. Халык тарафыннан булган мөрәҗәгать буенча, ишан килгән мөгаллимнәрне тәгаен итә. Казалы өязендә бу эш белән мәшгуль кеше мәшһүр ишан Хуҗамбирде ахундыр ки, аның Казалы шәһәрендә вә өязендә берничә мәсҗеде бардыр. Акмәсҗед өязендә мөгаллимнәр тәгаен итү эшен Әхмәд ишан Уразаев башкарадыр. Бу ишан шул өязнең Төгелем дигән бер урынында торып, җирле халык арасында һәртөрле могҗизалар күрсәтә торган изге кеше дип санала. Мөгаллимнәрнең күбрәге Уфадагы «мәдрәсәи Галия», «мәдрәсәи Госмания», Оренбурдагы «мәдрәсәи Хөсәения» вә Казандагы «мәдрәсәи Мөхәммәдия»нең мөгаллимнәре вә шул мәдрәсәләрнең югары сыйныф шәкертләреннән булалар. Бу шәкертләр эчендә җирле халыктан булганнары да очрый.

Истанбул, Бәйрут, Мәдинә вә Төркиянең башка мәшһүр шәһәрләрендә Русия мөселманнарыннан берничә уннар (дистәләр) белән хисапланырлык санда шәкертләр укыйлар. Алар, анда укуларын тәмам иткәннән соң, югарыда күрсәтелгән мәдрәсәләргә кайтып, мөгаллимлек итәләр ки, аларның тәрбиясе гаять тар милләтчелек вә панисламизм рухында була. Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән мәдрәсәләрнең панисламизм рухы белән сугарылган мөгаллим вә шәкертләре Төркестанга мөгаллим сыйфаты белән килеп, шунда бу мәсләкне таратучы булып хезмәт итәләр һәм балаларны Русия мәмләкәтенә каршы тәрбиялиләр.

Мәзкүр мәдрәсәләрнең эчендә Уфадагы «мәдрәсәи Галия» аерым урын тота. Анда дини гыйлемнәргә башка дөньяви гыйлемнәр дә бүтән мәдрәсәләрдән күп киң рәвештә укытыла. Шул сәбәпле бу мәдрәсәдә укып чыккан шәкертләр, башка яңа мәдрәсәләрдән чыгучыларга караганда, галимрәк вә тугры фикерлерәк булалар. Шуның өчен «мәдрәсәи Галия»дә укыган кешеләрнең тәэсире, бигрәк тә кыргызларга булган тәэсире, бик зур. Шуны да әйтергә кирәк ки: кыргызлар (казакълар) татар халкын үзләренә караганда югары күрәләр, шул сәбәпле кыргызларның татарлашулары бик тизлек белән бара.

Уфа вилайәте жандарма идарәсе начальнигының хәбәр итүенә караганда, «мәдрәсәи Галия»дә Төркестан өлкәсеннән түбәндәге шәкертләр укыйлар. Сырдәрья областе Акмәсҗед өязе Городов волосте Унынчы авылдан: 1) Баймөхәммәд Карнаин, 13 яшьтә, 2) Галибай Мөхәммәдев, 18 яшьтә, 3) Бирҗан Торсынов, 19 яшьтә, 4) Тынбай Калышев, 18 яшьтә, 5) Йосыфбай Исмәгыйлев, 18 яшьтә, 6) Мөхәммәдгали Уразаев, 24 яшьтә; Алтынчы авылдан: 7) Иргали Сәедбаев, 14 яшьтә; Сарский волость Унынчы авылдан: 8) Ширмөхәммәд Канчыкбаев, 20 яшьтә; Алтынчы авылдан: 9) Иргали Йосыпов; Телетол волосте Бишенче авылдан: 10) Колмөхәммәд Уразаев, 21 яшьтә; Җидесу вилайәте Епшен өязе Беренче авылдан: 11) Әбелгазый Юлчыбиков, 22 яшьтә, 12) Әбелгазый Чумиков, 21 яшьтә; Капал өязе Горно-Аксуский волость Бишенче авылдан: 13) Миһран Ирмакташев, 23 яшьтә, 14) Нигъмәт Мортазин, 20 яшьтә; Арасан волосте 5нче авылдан: 15) Әбүбәкер Чапчибиков, 21 яшьтә; Семипулат областе Павлодар өязе Анакузин-ский волость, 4нче авылдан: 16) Нигъмәтулла Күзәмбаев, 20 яшьтә, 17) Шәех Хаҗибиков, 26 яшьтә.

Оренбург вилайәте жандарма идарәсенең хәбәр итүенә күрә, яз көннәрендә мәдрәсә шәкертләренең бер бүлеге, хосусан, югарыгы сыйныф шәкертләре киң казакъ-кыргыз сахрасына таралып, анда аз вазифа бәрабәренә балалар укыталар. Аларның укытулары яңа тәртип белән булып, күп урыннарда яңа тәртип иске ысул укытуны җиңгән.

Казан вилайәте жандарма идарәсе начальнигының хәбәренә бинаән (караганда), Казан мәдрәсәләренең кайбер шәкертләре (шулар эчендә казакъ-кыргыз шәкертләре дә булганы хәлдә) яз көннәрендә казакъ далаларына таралып, анда казакъ-кыргыз балаларын укыталар да, шул хезмәтләренә каршы алган вазифалары белән кыш көннәрендә уку өчен үзләрен тәэмин итәләр.

Казакъ-кыргызлар эчендә таратыла торган казакъ телендәге китапларга килсәк, алар ике фирма тарафыннан нәшер ителә: берсе – Кәримевләр, икенчесе – Хөсәенев варисларының фирмасы. Бу ике фирма тарафыннан хәзергә чаклы житмешләп китап нәшер ителгән. Жандарма идарәсе тарафыннан бу китапларның һәммәсе каралып чыкты вә аларның эченнән әһәмияткә малик (ия) булганнары хакында Казандагы Матбугат эшләре комитетына хәбәр ителде. Бу китапларның спискы ошбуларга гыйлавә ителәдер (беркетелә) .

«Уян, казакъ!» исемле китапның таратылуы Казандагы Матбугат эшләренең вакытлы комитеты тарафыннан мәныг ителде (тыелды) һәм моның мөхәррире Миръягкуб Дулатов Омски судебный палатасы тарафыннан бер ел мөддәткә хәбескә (кулга алынып ябылуга) хөкем ителде.

Яшерен тикшерүләрнең нәтиҗәсендә, Русиядән килеп казакъ, үзбәк балаларын укытып яткан түбәндәге татар мөгаллимнәренең барлыгы мәгълүм булды.

Пишпәк өязе Тинай волостендә Даса Уранбаев дигән кешенең карамагында Нәҗметдин Шиһабетдин угылы Ишмөхәммәдев-Салихов казакъ балаларын укытмакта һәм Тинайдагы русско-туземный школада дин укытмактадыр. Ул үзе Уфа вилайәте Эстәрлетамак өязе Кармыш волостеның бер крәстиян баласы. Пишпәк шәһәрендә вә ярминкә мәсҗедләрендә татар мөгаллимнәре үзбәк вә кыргыз балаларын татар телендә укыталар. Пишпәктә яңа ысул белән укытыла торган мәктәпнең мөгаллиме Әхмәд Габделбәдыйгов, Мамадыш өязе Нижний Сөн волосте татарыдыр. Шулай ук Пишпәктә мөгаллимлек итүче Хәсәнҗан Галимҗан угылы Баязитов та Уфа вилайәте Бирски өязе Әсән волосте Суык Күл авылы татары булып, «мәдрәсәи Галия» тәмам иткән кешедер.

Ташкәнд тимер юлы өстендәге «Бер Казала» стансасына якын авылда Госманбик Хуҗатов дигән казакъ өендә Садретдин дигән бер татар балалар укытмактадыр

Шул ук юл буенда Чиле стансасыннан дүрт чакрым ераклыкта булган Скоблов авылында Харис Фәтхуллин дигән бер мөгаллим бар. Ул үзе Самар вилайәте Бозаулык өязеннән булып, «мәдрәсәи Галия» шәкерте.

Мөгаллимнәр билгеләү эшендә Скоблов кышлагында сәүдә итеп торучы Вятка вилайәте, Малмыж өязе Кокшин волосте вә Кокшин (хәзерге Кукмара районындагы Күкшел) авылының крәстияне Хәбибрахман Гыйбадуллинның күп хезмәте тиеп, бу кеше яңа килгән мөгаллимнәрне элек үз өенә кабул итеп, аннан акрынлап мөрәҗәгать иткән урыннарга аларны җибәреп тора. Хәзерге көндә Скоблов волостенда Гыйбадуллинның күрсәтүе белән тәгаен ителгән мөгаллимнәр бик күп булып, мәшһүррәкләре түбәндәгеләр: мөгаллим Габдессабур Дистанов – Уфа вилайәте Бәләбәй өязе Аксаков волостеннан булып, 3нче авылда тормактадыр. Скоблов кышлагыннан унбиш чакрымлык җирдә Малый Кутум авылында «мәдрәсәи Галия»- дән килгән мөгаллим Исмәгыйль Кибилов торадыр.

Ташкәнд тимер юлы буендагы Солы түбә стансасына якын җирдә татар мөгаллиме Закир Рәшидев бар. Аның хатыны Мөнәүвәрә дә мөгаллимә булып, Кабил Иркәбаев дигән бер кыргыз (казакъ)да торадыр ки, бу кыргыз сәясәттән хәбәрдар, Төркия файдасына һәртөрле ярдәмнәр җыя торган кешедер. Май ае уртасында Ташкәндтән Акмәсҗед һәм аның өязенә алты татар мөгаллиме үтеп китте.

Чиназ ягында татар мөгаллимнәреннән Хәеров һәм Һади Даутовлар мөгаллимлек иттеләр. Боларның соңгысы Иске Ташкәндтә Пагахан дигән кешегә күчеп килде.

Богородский кышлагына якын бер кыргыз авылында татар мөгаллимәсе Бибимәрьям Исхакова торадыр.

Хөҗәнд өязе Далвирзин дигән урында Бикбулат атлы татар мөгаллиме бар. Бу – Әстерхан вилайәтеннән килгән кеше.

Хуканд өязендә – 6, Нәмәнган өязендә – 4, Широв стансасыннан 8 чакрымлык урында – ике татар мөгаллиме тора. Серов өязе Атамыш районы Кабил авылында ике татар мөгаллиме торып китте. Боларның берсе – Гыйбадулла Габидов, икенчесе – мулла Солтан Абдин Хуҗа угылы.

Бакаш күле буендагы мәҗүси кыргызлар арасында татар мөгаллимнәре кыргыз балаларын укыту белән мәшгуль булып, аларның фикере – мәҗүси кыргызларны мөселман итүдер.

Пишпәк өязе Тимербулат волостенда «мәдрәсәи Галия» тәмам итеп кайткан кыргыз мөгаллимнәре, рөхсәт алмастан мәктәп ачтылар. Лакүл волостенда «мәдрәсәи Галия» тәмам иткән Ишангали Арабаев дигән кыргыз мөгаллим рөхсәтсез мәктәп ачты.

Соңгы вакытларда хөкүмәтнең нык тикшерүен игътибарга алып, татар мөгаллимнәре бераз саклык белән хәрәкәт итә башладылар һәм алар акрын-акрын Сырдәрья областеннан Фәрганә, Сәмәрканд, Закаспий областьларына юнәлә башладылар.

Югарыда саналган кешеләрнең һәркайсы электән шәгъбәгә мәгълүм булган кешеләр түгел һәм аларның сәяси ышанычлыклары хакында һич мәгълүмат булганы юк.

Югарыда әйтелгәннәргә гыйлавә (өстәмә) итеп шуны әйтәмен ки: яшерен тәфтиш (тикшерү) эшләре, статский советник Миллерның тикшерүеннән хасил булган нәтиҗәләрне тасдыйк итәдер (раслый) һәм Сез җәнабе галиләрегез тарафыннан 1912 елның 25 гыйнварында Сырдәрья вилайәте мәктәпләр директоры вә халык мәктәбе инспекторларына бирелгән 844 рәкымле әсаси (төп) кагыйдәләргә хилаф булган эшләр белән көрәшмәклек кайбер мәэмүрләрнең (чиновникларның) ул эшләргә яхшы караулары вә бигрәк тә җирле халыктан булган Тәрҗеманнарның һәртөрле яңа планнарны халыкка белдереп торулары сәбәбеннән бик авырлашадыр.

Асыл нөсхәсенә имза иттем: подполковник Сизых. Тугры: ротмистр (имза)».

1922, №5