МОҢ ТАРАЛДЫ АЧЫК ТӘРӘЗДӘН

Капка
I. Әби
Дистәләгән елны алып ташлап,
Кайттым әле үсмер чагыма:
Күзгә сарган энҗе тамчыларда
Шул чакның бер көне чагыла.
Утырдым да каршыдагы йортның
Бакча буендагы тактага,
Хатирәләр эргәсеннән киттем –
Ә күзләрем безнең капкада.
Кемдер кинәт йомшак кына итеп
Капка келәсенә кагылды,
Әби икән, чыга-чыгышка ук
Озын итәгенә абынды.
Карап алды шундук як-ягына,
Догасын һәм әфсен укынып,
Китеп барды аннан түбән очка,
Җил-җил атлап, давыл, ут булып.
Кызулаган саен ак күлмәге
Өермәдәй барды артыннан,
Сихәт илтә китте булса кирәк
Бала көткән яшь бер хатынга.
Шулай йөри инде дәшкән саен,
Карамыйча җил һәм давылга,
Җиде баласына әни булса,
«Кендек әби» бит ул авылга.
Күпме бала аның кулы аша
Җиһаннарга аваз салгандыр,
Күпме парның чиксез рәхмәтләре
Савап булып өелеп калгандыр.
Әбиемнән әле үз гомерендә
Меңнәр китте арынып мең чирдән,
Сызлауларын басар өчен халык
Килә иде хәйран күп җирдән.
Ул гына да түгел: биш ятиме –
Биш оныгы булды кулында,
Хәл килгәнчә булышып, һәммәсенә
Терәк булды тормыш юлында.
Әбиемне шушы изгелеге,
Шул рәхмәтләр имин йөрткәндер.
Бу дөньяда әле мин кирәк дип,
Туксаныннан узып киткәндер…
Табигатьтән көчле иде әби
(әле безгә шактый күчкән ул):
Кайнап торган зур самавыр белән
Өй базына егылып төшкән ул.
Артык зыян күрми генә шунда
Исән калган, Хода рәхмәте.
Чирләп ятканын да беркем белми –
Китермәгән иблис зәхмәтен.
Үз җирендә урак урган чакта
Уеп алгач учының яртысын,
Бер уч тоз сипкән дә шул ярага,
Дәвам иткән эшен ярсынып.
Укымышлы иде безнең әби –
Үзе кебекләрне иш итте.
Гарәп, төрек, фарсы, рус сүзләрен
Әбиемнән әүвәл ишеттем.
Ул гынамы? Байбичәләр булып
Йөргән әби, туганнар дәшкәч,
Ике кызын утырмага йөрткән
Күрше авылдагы кардәшкә.
Баганалы авылы кыркапканы
Каерып ачкан ак пар ат күреп,
Килү белән, әби, апаларым
Авыл әйләнгәннәр иң элек.
Әби, әби! Бер дә картаймыйсың,
Югыйсә бит йөзне вакладың.
Зифа гәүдәң бераз бөкрәйсә дә,
Дәрәҗәңне һәрчак сакладың.
…Шул арада әби кайтып җитте –
Тиз беткәндер эше, күрәсең,
Тагын шулай җил-җил кереп китте,
Шалтыратып капка келәсен.
II. Әни белән әти
Тукта! Кем булыр бу? Атлый-чаба
Безнең өйгә таба кем килә?
Әни ич бу: озын тәнәфестә
Бала имезергә йөгерә.
Хәле китеп, азрак тын алыйм дип,
Капка келәсенә тотынды.
Бераз басып торды тыныч кына –
Авыр сулавыннан котылды.
Ә аннары, кинәт каударланып,
Ачып керде авыр капканы,
Тизрәк-тизрәк, инде китү кирәк –
Сәгатьләп торырга кайтмады.
Тамак туйгач, тынып йоклап киткән
Баласына ябып япманы,
Чыгып чапты, тамагына үзе
Әллә капты, әллә капмады.
Очты гына күпер, сулар аша,
Соңга калмыйм, диеп, дәрескә.
Сиксән дүрт күз берни сизми калды –
Шулай өлгер иде һәр эштә.
Әни кабат киткәч мәктәбенә,
Капка торды бераз «тын алып».
Бала-чага иртүк, чыр-чу килеп,
Беткән иде инде таралып.
Көн авышты. Шалтыр-шолтыр килеп,
«Хәлдән тайды» капка келәсе,
Әле тагын әти кайтасы бар –
Гаиләнең иң зур түрәсе.
Һәм, ниһаять, салмак кына атлап
Кайтып килгән әти күренде.
Ашыкмыйча гына килде дә ул
Капка келәсенә үрелде.
Туктап калды әти, әллә инде
Минем күзәтүне сизенеп,
Борылды да миңа таба карап
Озак торды, куйды көрсенеп.
Бәлки әле аның сизгер җаны
Минем барлыгымны тойгандыр,
Киләчәктән мине күрер өчен
Озак итеп карап торгандыр?
Кереп китте. Балалары дәррәү:
«Әти кайтты, әти», – диеште,
Әни өстәл япты, әтиемә
Салып куйды иң зур өлешне.
Өй эчендә, сүзгә урын куймый,
Унбер кашык «өзелеп җырлады»,
Өй кырында үскән таллары да
Шаулавыннан озак тынмады.
Ут алдылар. Кинәт салмак кына
Моң таралды ачык тәрәздән,
Кыңгыраулы гармун башлаганны
Дәвам итте баян бераздан.
Баян тынып калгач, үзәкләрне
Скрипка кылы өздерде,
Арыса да, әни җыр башлады –
Гүя моңнар аңа көч бирде.
Без кушылдык әни җырларына,
Әти көе безне биетте –
(Киләчәктә хәтта хәсрәтләре,
Авырлыклары да үз итте...)
Мин боларны күрше эргәсеннән
Уелыплар төшеп тыңладым.
Түзалмадым: ятим өебезнең
Инде кыйшык капкасыннан кереп,
Баскычына ятып еладым.


Редакциядән:
Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.

Реклама