Логотип Казан Утлары
Роман

КАРАБӘК (тарихи роман)

Ерак бабам, бөек Карабәк рухына багышлыйм.
1
– Туктамыш ханнан чапкын!
– Яңа хан чапкыны!
Ихатада яңгыраган шушы хәбәр барча кирмән эчендә корт күчедәй мәхшәр
куптарса да, сарайның түр бүлмәсендә яткан Карабәкнең күңелендә кыл да
кыймылдамады. Тышта, табаннарына ут капкан шикелле, йөзбашлар белән
ясавыллар1 чабыша, хәтта меңбашлар да ни кылырга белми изалана: әттәгенәсе,
күз өстендә каш булырлык затлы җайдак килгән, Урда мәркәзендә чираттагы
хан калыккан икән! Юкса, төкерәсе! Бик күп булды андый түнтәрешләр.
Карабәк үзе дә – Сарай тәхетенә ике тапкыр арт тидергән таҗдар. Беренчесенә –
егермегә якын, икенче кабатына унбишләп ел үткән. Ә аннан соң, күк йөзендәге
Ай шикелле, Урда тәхетендә дә ай саен йә ярты ел саен хакимнәр алышына.
Бер хакимнең йөзен күреп калырга, алдына тезләнеп бигать2 китерергә дә
өлгермиләр, анысын тагын да кансызрагы, залимрәге суеп ыргыта да, бөке
кебек, яңа таҗдар калка. Тик ул табадагы коймак шикелле яңарып торучылар
олуг хан таҗын үлчәп карарга да өлгерми, анысын да йолкыш бүре урынына
куып җибәрәләр. Кара гавамның, бичара, таҗдарларның исемнәрен дә ятлап
калганы юк...
Карабәкнең үзенә Туктамышның исеме күптән таныш. Сабый чактан
бирле, дип күпертсәң дә ярый. Егерме ел чамасы элегрәк аларның олыслары
бер-берсеннән кул сузымында гына иде. Карабәкнең әтисе Дәүләт-Хуҗа
Сакмар буендагы Актүбә олысына йортбаш булып торды, Туктамышның атасы
Туйхуҗа бәк алардан шәрык ягынарак сузылган Җаек ярындагы Сарайчык
олысында кышлау-җәйләү тотты. Кырым-йорт, Болгар иле, Күк Урда атлы
1 Ясавыл – кала-кирмәннәрдәге эчке сакчы.
2 Бигать – тугрылыкка ант.
Вахит ИМАМОВ (1954) – язучы; «Татарларның Ватан сугышы», «Сәет батыр», «Утлы
дала» һ.б. китаплар авторы. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Г.Исхакый
исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши.
12
үзбаш йорт төзүләр, каш ясыйм дип күз чыгарган кебек, Сарайдан аерылып
йөрүләр юк иде ул заманда. Дәүләт-Хуҗа олысы – нигездә гәрәйлеләр,
Туйхуҗа бәкнекеләр ак мангыт дип аталса да, барча ыру-кабиләләр, лапасларга
бикләнгән маллар төсле, Алтын Урда атлы гомумтүбә астында мәгыйшәт
асрый иде. Шул елларның берсендә Сарайда Җанибәк атлы олуг хан сырхаулап
егылды да, Җучи төзеп калдырган шанлы Алтын Урда, комнан әвәләгән йорт
шикелле, янтайды да төште.
Тәүге гаеп кемдә? Чыңгыз әманәт итеп калдырган «Яса» кануннарын таптап,
Алтын Урда нигезен әүвәл кем какшатты? Каһәр-ләгънәт атлы күз яшьләре,
иң беренче чиратта, кемгә тиеш?
Тирәнгә үк чумып тормыйм дисәң, һәлакәт һәм мәхшәр Җанибәкнең атасы
Үзбәк ханнан башлангандыр, бәлки. Туктай атлы хан, әле түшәккә ауганчы ук,
үз урынына өлкән угылы Илбасмышны утыртырга васыять иткән була. Иллә
мәгәр хан җәнапләре әле исән чакта ук хата җибәрә – ул Харәзем дәүләтендә
шәех булып утырган Имаметдин хәзрәтне үзенә якынайта. Аның вәгазьләренә
мөкиббән киткән Туктай-таҗдар шәех Имаметдинне Сарайга чакырта да, үз
теләге белән дилбегә тоттырган төсле, сәед итеп куя. Ә Туктай хан хаста булып
егылуга ук, ошбу сәед агулы җимгә тиң үз вәгазен башлый.
– Сарай белән Үргәнеч калалары – ике игезәктер. Сезгә имамнарны
Бохарага җибәреп гыйлем эстәтү дә, асыл затлы суфилар кулында булган
Харәзем мәмләкәте илә сәүдә итмеш тә килен төшерү төсле бик муафыйк
гамәл. Мүнкә-Тимер хан оныгы вә Тагрул угылы булган Үзбәк атлы әмир-
солтанымыз Коръән-хафиз булмыш өстенә суфилар мәмләкәтенә йөз тотуы
илә дә танылмыштыр.
Сәеднең мондый татлы вәгазеннән аеруча Үргәнеч белән Бохара ягына
сукмак салган сәүдәгәрләр кавеме мәмнүн кала. Үз чиратында, шулар әмир
белән бәкләр колагына тукран төсле тукый.
– Сәүдә гамәлләре вә иҗтиһад – мәмләкәтне көч-куәтле итүнең нигезедер.
Тауар-нигъмәт белән берлә байлыгы да, салымы да кайта. Ат аунаган җирдә төк
кала ди, табын-казналарның мөбарәк булуы – түрә кавеме өчен дә коргаксымас
кое. Безгә тәхтемезгә Үзбәк солтанымызны күтәрү отышлырак.
Нәтиҗә шул: байлар, сәүдәгәрләр ул елны ак киезгә Үзбәкне күтәрә. Яңа
таҗдар һич вакланып тормый – вәли гаһед3 булган Илбасмышны гына түгел,
аны яклап йөргән йөз егерме түрәне дарга озаттыра.
Хыйлаф үрнәк – үләттән дә яман. Мәгълүм ки, җиде йөз дә кырык ике санәдә4
дөнья куйган чакта Үзбәк үзе моны күз чалымына да китереп карый алмый.
Ул да, беркатлыланып, үзе урынына өлкән угылы Танибәкне варис иткән була.
Бәхетсезлегенә, Танибәкнең Сарайдан еракта, Нишапур-Кәшмир якларында,
Чагатай туруннарына5 каршы яу кылып йөргән чагы. Ә тәхетне чебен төсле
сырып алган түрәләрнең һәркайсында тешләренә сөяк йә калҗа каптырган
этнеке шикелле үк начар гадәт – алар калҗага хәтта үзләренең газиз балаларын
да якын китерми. Ханбикә ятагына ияләшкән Тайдула да юрганны олуг ир булып
җитлеккән Танибәк белән бүлешүне тарсынган бит. Ире Үзбәк күзен йомуга ук,
берәм-берәм каршысына тезеп, әмирләре алдында җыр башлаган.
– Олы улым бәләкәй чагыннан ук мән белмәде, ә ханымыз аны башлы-күзле
иткәч, энеләрен генә түгел, әмирләрне санга сугу дигән гадәтне дә онытты.
3 Вәли гаһед – тәхеткә кануни варис.
4 Милади белән 1342 ел.
5 Турун – онык улы яки оныкның оныклары.
В А Х И Т И М А М О В
13
Танибәк алга табан мәмләкәтне хосусан үзе вә хатыны илә биетеп тотар сыман.
Үзбәк ханымыз, әнә, бер Үргәнеч каласында гына да шәех Шәриф, Түрәбан хан,
чичән Нәҗметдин Кобра пулатларын, Ак Кала кирмәнен, башка тарафларда
ничәмә-ничә җәмигъ мәчетләр вә алтын илә нәкышләнгән мәрмәр төрбәләрдә
төзеттереп куйды. Дәүләт илә, Үзбәк ханымыз төсле, әмирләр вә бәкләр берлә
киңәшләшеп, күмәкләшеп идарә кылу фарыз. Ә Танибәк кансыз. Ул, юньсез
бозау сыман, әмирләрне талап имүдән башканы белмәячәк.
Тамчы ташны тишә. Җанибәкне, ашык-пошык кына, тәхеткә иңдерделәр.
Ул да түгел, Урда күген көпә-көндез яшьнәгән яшен төсле хәбәр айкап үтте.
– Дилбегәне Тайдула ханбикәбез кулдан ычкындырмый, ул угылы Җанибәк
илә бергәләп идарә итәчәк, ди.
«Танибәк кайта», – дигән хәбәр таралуга, Тайдула үзенә бигать китергән
әмирләрне асыл варис олавына каршы куды.
– Вәгъдәләшкән гамәлне үтәп кайту насыйп итсен сезгә. Хан җәнапләре
сезнең тугрылыкны мәңге онытмастыр...
Танибәкне Сарай-Бәркәдән ике тәүлекле юл арасындагы Сарайчык каласына
чаклы каршы барып уен ясадылар. Танибәк мондагы әмир сараена үтеп мәҗлес
корган булган.
– Юлда кайткан чакта чит итмәсен өчен без шушында ук бигать китерәмез.
Һәркайсымыз, эргәсенә кереп, кул үбәргә әзер.
Шундый күндәмлек күрсәтүләргә яраннары каршы тора алмаган. Ә соран6
әмирләр залда Танибәкне урап алганнар да күз ачып йомган арада буып
үтергәннәр. Сөенечле хәбәр җиткерүгә, Җанибәк үзенең бердәнбер энекәше
Хасарны да буып ташлаттырган. Тик Җанибәк тә үзен нинди канлы тәкъдир
сагалап торуын чамалый алмаган шул.
Җанибәкнең тәхеткә менүенә унбиш ел тулганда, мәмләкәттә көтелмәгән елан
пәйда булды. Каф тау өркәчләре артына таралган азәриләрнең Әшрәф атлы бәге,
тавык кетәклегендәге куначасын онытып, бөркет сыман тоя башлагандыр, шул
хөрәсән үзен мәлик-солтан дип игълан иткән! Әтәчләрнең кайсысы гына төн
уртасында саташып бугаз ярмый, анысына гына төкерер дә идең. «Моннан ары
Сарай тарафына сыңар арбалык та ясак озатмыйбыз!» – дип шәрран ярып хат
язган бит әле. Мин-минлеге чуан шикелле сытып уятылган Җанибәк, өч төмән
гаскәр кузгатып, Каф таудагы тарлавыклар арасына чумарга мәҗбүр булды.
Дәште Кыпчактагы барча татар «Тимер Капка» дип йөрткән Дирбәндне
дә, аның артыннан Ширбән каласын да тиз үттеләр. Дәрьял тарлавыгында
берьюлы ике яктан турап ташларга ниятләп, мәлик Әшрәф төмән ярым җайдак
белән генә каршы чыккан булган. Мәгәр урдалылар тарлавыкны җәйрәндәй тиз
узды, ә тигез яланда азәриләрне зур боҗрага алып, давыл шикелле котырынып,
дулап тукмадылар. Мамай атлы меңбаш мәликнең шәхсән үзен аркан ташлап
әсирлеккә алган. Мамай кичә генә кияү егетедәй үз-үзенә хозурланып йөргән
Әшрәфне олуг ханның аяк астына китереп ташлагач та, Җанибәк, күркә сыман
кабарынып, бик кукраеп дәште:
– Монда суйсам, дошманнарың гына күрә, сабак алучы юк. Җиңүчегә
кан дошманын үз илендә, туганнарының күз алдында җәзалап үтертүдән дә
татлырак ширбәт, ләззәт булмас. Мин синең төн уртасында саташып кычкыра
торган әтәчнекедәй буш башыңны мәркәз үзәгендә, Тәбриз мәйданында
чаптырып ташлыйм әле!..
Җанибәккә тау һавасы ярамады, ахры, ул түшәккә ауды, ут шикелле
6 Соран – төсен үзгәртүче җәнлек, хамелеон.
КАРАБӘК
14
кызышып, тоташ укшып ятты. Ике-өч тәүлектән соң, чатырына чакыртып,
янындагы улы Бирдебәкнең колагына тиз-тиз пышылдады.
– Тәбризгә чаклы барып йөрердәй гайрәтем юк. Мин ике төмәнне үз
артымнан ияртәм дә кайтыр юлга чыгам. Син сүземне үтә. Тәбризгә җит.
Әшрәф гыйсъянчының башын зур бүкәнгә куеп чаптырмыйча калма. Үзең өчен
гомерлеккә ятла. Ханияләр өчен гыйсъянчы яраннарыннан да хәтәррәк бәла-
каза юктыр. Читтән килгән дошман хәвеф түгел, алар синең тәхетеңә менми,
акыртып талый вә ахыр чиктә төянә дә китә. Ханияләр өчен үз мәмләкәтендә
баш күтәргән гыйсъянчылар – иң әшәке дошман.
– Мәлик Әшрәфнең башын чаптырмый кайтмыйм, әткәй, – дип тел кузгаткан
Бирдебәкне сәйяхчы хан ярты сүздә бүлде.
– Әшрәфнең җанын кыйганнан соң да кайтмыйча тор әле. Аның урынына
яңа җасус7 табылуы мөмкин. Фәрман әзер. Мин сине Тәбриздә Урда каладары8
итеп тәгаенләп китәм. Хаҗәт туса, шундук чакыртырмын...
Хан чатырыннан чыгуга ук, Бирдебәк солтан меңбаш Мамайны үз янына
дәште.
– Ияреңә сикер, юл буенча бер адым да калмыйча, хан җәнапләренең янында
йөр. Чире тотып, тормастай егыламы, җанын тәслим кыламы, әллә үзе урынына
минем берәр борадәрне калдырырга васыять яздырамы – барысы хакында да
шундук миңа җиткер. Ә Сарайга кайткач, шыпырт кына бәйләрбәге Тулбайга
да белгерт. Ул да, син дә – таянырдай якын яраннарым. Мин тугры яраннарны
соңыннан алтын-мәрҗәннәргә күмми калмам.
...Җанибәкне исән-сау көенә кайтарып җиткергәннәр, ул Сарайда да ике-өч
атна буе сырхаулап яткан әле. Бер төндә ханның һуштан язуын күргәч, Тулбай
үзе ясавыллар арасына чыгып, меңбаш Мамайны ияргә күтәрттергән.
– Табын әзер. Кунаклар сугым ашын гына көтеп утырадыр. Алар дога
кылачак хәзрәтнең килүенә нык сусаган. Шушы сүзне түкми-чәчми тапшыр...
Берәр айдан соң ун гына җайдак иярткән Бирдебәк авыртмаган башка тимер
тарак кебек кайтып җитсә, Җанибәк хан сырхавыннан туктап, аягына басарга
җыена икән. Чигенердәй ара калмаган бит, Бирдебәкнең фәрман бозуын белсә,
ханзадәнең башсыз калуы да озак йөрмәс. Гыйсъянчылар, тараканнар төсле,
Тулбай бәкнең йорт эченә кереп бикләнәләр. Ил юынтык суы булмаган йорт
шикелле үк гайбәтсез дә тормый, хәтта җансыз койма-капкаларның да колагы
бар. Качаклар турында Җанибәк ханга да илтеп җиткерәләр. Аның таянычы –
бәйләрбәк бит! Ул, җилем сыман тартып-сузып тормыйча, Тулбай бәкне дәшкән.
– Бирдебәк нишләп монда? Аны кайсы мәкерлесе Тәбриз каласыннан
чакырттырып алган?
– Мин ачыклармын, төбенә төшми калмам. Баш өсте, баш өстедер, ханым
җәнапләре, – дип билен бөккән булган икейөзле әмир.
Ә сарайдан чыгуга, кабат көянтәдәй бөгелеп, ханбикә Тугай-әкә янына
барып кергән.
– Нинди ният илә кайтканлыгын белсә, Җанибәк хан Бирдебәкнең башын
чаптырачак. Син – Бирдебәк анасы. Газиз угылыңның җанын коткар.
Хан булса да, Җанибәк тә – адәм баласы бит, киңәш-уңашка дип хатынын
чакырттырган. Тугай-әкә, күрәсең дә, улын кызгангандыр, кызу-кызу тезгән.
– Бирдебәк каян килеп монда булсын инде? Аның хакындагы гайбәт –
барысы да ялган. Ышанмасаң, үз яныңа каравылбаш Гарифҗанны чакыр,
7 Җасус – астыртын, мәкерле рәвештә килеп җан кыючы.
8 Каладар – наместник.
В А Х И Т И М А М О В
15
шаһитлеккә Тулбай бәкне дә дәш. Һәркайсының йорты кул сузымында гына,
кирәк икән, үзем чакыртам да кертәм...
Тәбриздән бирле төн йокламый кайткан һәм хәзер инде Тулбай бәкнең
кибәндәй гәүдәсе артына яшеренеп кергән чапкын ирләр, тәхет залының түренә
үтүгә үк, таҗ иясен тавык чебеше урынына буып аткан. Хан җәсәден йокы
бүлмәсенә ертык юрган төсле кертеп яшерүгә, Бирдебәкнең үзен чакырганнар.
Бирдебәк нәкъ әтисен бугазлап үтергән келәм өстенә аякларын бөкләп утырган
да кан катарлык әмер ташлаган.
– Берәм-берәм, бөтен энекәшне сөйрәп китерегез!..
Юлда чакта ук ишәк урынына кыйналган бичаралар кереп бил бөгәргә
яисә ант китерү өчен авыз ачарга да өлгерми, Бирдебәк һәрберенең йә билен
сындыртып, йә суйдырып бара. Уникенче саналган төпчек энекәшен, сигез ае
да тулмаган нарасыйны, һич югы монысын кызганмасмы дип, Тайдула әбисе
күкрәгенә кочып кергән булган.
– Юк, үсеп җиткәч, монысы да барыбер җан кыячак! – дип үкергән дә,
әбисенең күкрәгеннән үләксә бүлешкән сыртланнардай йолкып, Бирдебәк
сабыйны ишек ниргәсенә башы белән орган...
Ә язмыштан барыбер узмыш юк бит. Ике ел үтүгә үк, әмирләре Бирдебәккә
каршы фетнә корган. Шулар бер төн эчендә канэчкеч ханны да, икейөзле
бәйләрбәге Тулбайны да суеп үтергәннәр. Ә аннары Урда Сараенда – шайтан туе!
Дөрләп янган учак яисә кайнап торган казанны хәтерләткән хан сараена моннан
ары һәркем кул селтәр, дип уйлаганнар иде, ни әкәмәт, мичкәсе белән ширбәт
тапкан бал кортлары кебек, кабат ябырылдылар. Урдадагы барча әмир шашты.
Ул чагында даими гаскәрдәге бер канатка Мамай ия иде. Ул – хан кияве,
куенында Бирдебәкнең кызы Гөләндәм бар. Әмма Мамай – тәхеткә дәгъва
итәргә бөек Чыңгыз ханның нәселеннән түгел. Шуны чамалапмы, ул үзенә
бабай тиешле Бирдебәк хан исән чагында ук әүвәл ике-өч төмәнгә йөгән
ташлап өлгерде, аннары Сарайдан ерактарак, Идел тамагы ягында Үкәк атлы
кала корып куйды. Аның хакында «Мамай бабасы Бирдебәк ханны суюда
катнашкан», «Бабасын суюны Мамай оештырган», дигән уттай кайнар имеш-
мимешләр дә тараттылар. Мамай – шомарган таш, түнтәреш хәтле түнтәрештән
аның читтә калуы да бик икеле. Хакмы-ялганмы бу хәбәр, ачыклаучы юк бит.
Мамай үз эзләрен елан төсле тиз яшерә белде. Чынлыкта исә, пошмас бәндә
сыман, тау башында кысла сызгыруын көтеп йөрмәде ул. Сарайдагы тәхет
бушануга, Кырымны тез астына бөгеп салды да, аерым хан төсле, ясакны үз
биштәренә тупларга тотынды, мәркәзне гел онытты. Аннан күрмеш, Урда
ханы исеменнән Болгар олысына ясак җыярга барган Тимер-Булат үзен
әмир дип игълан итте, Болгар-Җүкәтаулар аерым йорт шикелле аерылып
чыкты. Кичә генә Бирдебәк кул астында әмир булып йөргән Хаҗи-Чиркәс
Хаҗитархан каласын учына сосып алды һәм хаким кыяфәтендә баш калкытты.
Җаек буендагы олысларда һәм Сарайчык каласында Айбәк атлы әмир үзбаш
булды. Мәркәзләре Мукшы булган олысны Сәркиз атлы әмир үз кулына алды
һәм Сарай фәрманнарын кире борды. Билгеле ки, Владимир, Сүздәл, Тверь,
Мәскәү, Рәзән каласында утырган кенәзләр дә авыз ачып калмады, аларның
да һәммәсе Сарай казнасына ясак озату дигән гадәтләрдән бизде.
Җидесу9 атлы зур олыста утырган Чымтай углы Ырыс10 барысына караганда
да елгыр, үткер икән. Ул әүвәл бер-бер артлы Сыгнак, Сауран, Әтрәр атлы
9 Җидесу – Сыр-дәрья белән Әму-дәрья арасы.
10 Ырыс – иске төрки телдә «бәхет» дигән сүз.
КАРАБӘК
16
калаларны учына җыеп алган, ә аннары инде үзен, Күк Урда дигән аерым
йорт ханы итеп, ак киез өстенә күтәрткән дә куйган. Сасы көзән, кетәклеккә
керсә, бер генә тавыкны буып туктыймы соң! Гоҗ тамаклы хаким Харәзем
таҗы булган Үргәнеч каласын да үзенә кушып куйгач, инде Алтын Урдадагы
Сарай-Бәркәгә дә күз ташлаган. Ә гаскәр җитенкерәми, булганы – бик көчсез.
Меңкышлак олысына таралган ак мангыт кабиләсеннән дә чирү сораган бу.
Башлык булып торган Туйхуҗа бәк Җучи олысын тез астына салырга маташкан
Ырыска төмән җыеп бирүдән баш тартырга батырчылык иткән. Ә Ырыс хан
Туйхуҗаны үсмер угылы Туктамыш һәм барча бәкләр күз алдында дарга
озаттырган. Шул кайгы һәм мәсхәрәгә түзмичә, Туктамыш Сәмәркандта әмир
булып калыккан Аксак Тимер янына качып киткән. Дөнья чиләктәге юынтык
су шикелле айкала да, чайкала да бит ул. Менә, өч ел элек Туктамыш үзе шул
зобани Ырыс хан урынына Күк Урданың хуҗасы булып калды. Тик монысы да,
сасы көзән йә чүл бүресе кебек, һич туюны белмәс, гоҗ бер ерткыч. Карабәк
барысын да, мең кат белеп тора. Туктамыш та Сарай тәхетен ул иясез чакта,
Мамай мирза Тверь кенәзе Михаилны яклап урыс олысына яуга киткән атналар
эчендә килеп эләктерде бит. Тын елга буендагы Шөлди кырында11 Мамай яу
барышына кул селтәп киткәч тә, Мәскәү кенәзе Митрәй үзенең исән калу
турындагы сөенечен, галәмдә күрелмәгән зур җиңүдәй күпертеп, барыннан
да элек, Сарайга кереп оялаган Туктамышка язган. Димәк, мәскәүлеләр
Туктамышны яклап яуга кергән, киләчәктә ул аларга ясак җыюда ташлама
ясаячак, дигән сүз бу. Митрәй кенәз яңа ханның тәхеттә ныгып калуына ярдәм
итә, ул аның колына әверелеп өлгергән инде, димәк. Мәскәү боярлары гына
түгел, Туктамышка хәтле гасыр ярым буе гомер сөргән Урда әмирләре өчен
дә никадәрле хурлык!..
Менә шул Туктамыш үзенең Күк Урдасыннан тыш бөтен Алтын Сарай
иленә дә бугалак ташларга, тышау салырга җыенадыр инде. Кырым хәтле
Кырым җиренә дә чапкын куган икән, димәк, Карабәк шикелле әмир-
бәкләрне дә үз каршына тезләнеп китертмәкче, антлар иттермәкче. Тик
шунысы сәер: Мамай мирза Кырымга исән-сау көенә әйләнеп кайтты,
Мәскәү өстенә үч явы белән бару өчен кабат гаскәр җыя. Ә Туктамыш
мондый чакта Мамайны нишләтмәкче? Мамайның кул астында бүген
үк өч төмән бар, аның канат ышыгына иртәгә тагын шуның чаклы
җайдак җыелуы мөмкин. Ахыр чиктә Мамай мирза, нәкъ Митрәй өстенә
баргандагы кебек, Каф тау буендагы әрмәннәрне, алан-чиркәсләрне, Дәште
Кыпчак буйлап чәчелгән кумык-бәҗәнәкне яки Кәффа каласында үзбаш
булып яшәүче җәнәвиз12 яугирләрен дә яллап җыя ала. Анда алтын-якут,
байлык-нигъмәт дигәннәре кәрван-кәрван. Шыр-тилеләр үз-үзләрен
«иелгән башны кылыч кисми», дип юатса да, Мамай мирзаның, бу рәвешле
гаярь була торып, Туктамыш каршында тезгә чүгәсе юк. Ул очракта Җучи
илен, андагы олысларны тагын өр-яңа яу, үзара суеш-кырылыш көтеп
торамыни? Әллә... әллә Мамай мирзадан башка яшерен генә чакырып,
Туктамыш хан минем шикелле әмирләр кулы белән утлы учактан күмер
сосмакчымы?..
Карабәк, ятаган-хәнҗәрләрен тагарга онытмыйча, алгы як бүлмәгә атылып
чыкты. Каравылбаш Нургали бәк болай да аягүрә басып көтә иде, хуҗа әмир
күренүгә, капылт әсәренде.
11 Шөлди кыры – Дон елгасы буенда 1380 елның 8 сентябрендә Мамай мирза белән Дмитрий кенәз яу
үткәргән Куликово кыры.
12 Җәнәвиз – Кырым ярларында колония төзеп яшәгән генуэз-венециялеләр.
В А Х И Т И М А М О В
17
– Йә, чапкын мондамы соң? Әллә инде куып җибәрдеңме?
Хуҗа сер бирмәгән булып шаяртса да, йөрәге каен тузы шикелле бөгәрләнеп,
чатнап яна инде, аны гына күз алдына китермәскә Нургали бәк беркатлы
шалкан түгел.
– Юк, кумадым. Сине ашыктырмас өчен, аны тамак ялгап алырга
утырткан булдым әле. Ясавыллар аның чаптарын чистарткандай итеп
кыйлана. Чапкынның гаебе юк, ул бичара да камчылап куылган адәм
баласы бит.
Карабәк киң елмайды. Ап-ак тешләрен ялтыратып елмаю аңа бик килешә.
Аның йөзе беркая да качмыйча, гомер буе кояшның иң эссе, рәхимсез нурлары
астында каралган бакыр ләгән йә җиз комган сыман. Нургали белә-белгәннән
бирле Карабәкнең маңгай-яңаклары кара-кучкыл. Ул белгәннән бирле Карабәк
барча кеше белән ачык йөзле. Кычкыруны-җикерүне белми. Кешеләргә түгел,
эткә дә таяк күтәргәне, сукканы юк. Шуңа кара гавам, гади сугышчылар аны
гел үз итеп Карабәк йә Бәкчура дип йөртә дә бит инде.
– Юлчы кешене өзлектереп булмас, йә соң, әйдә, чакыр, – дип эндәште ул,
тагын риясыз елмаеп.
Чапкын яугир, залга иңүгә үк, җиләненең җиң эченнән алып, мөһерле хат
сузды.
– Олуг ханымыз Туктамыш хәзрәтләре сине үз янына, корылтайга дәшә,
олуг Габдулла хан!
Чапкын моны билен бөгеп, башын иеп әйтте, ә Карабәкнең йөрәгенә
әйтерсең лә хәнҗәр кададылар. Ул тешләрен ком капкандай шыгырдатып
кысты, йөзендәге ярсуын күрсәтмәс өчен, сыңар учы белән маңгаен һәм ияген
угалады.
– Хатыңда да шул ук сүзләрме соң? – дип ашыгып сорау бирде.
– Шул ук чакырудыр, ханым, мин бит укымадым. Чөнки Туктамыш хан
аны сүзләр белән дә җиткерергә кушты. Габдулла ханның килүен бигрәк тә
нык көтәм, дип, аерым да өстәргә онытмассың, диде.
Карабәк тел очына килгән яңа чәнечкеле сораудан үзен тыя алмады.
– Миннән соң тагын ничә әмиргә хат илтәсең әле?
– Туктамыш хан һәрбер олырак бәк илә әмирләр янына аерым чапкын куды.
Җәмгысы никадәрле бәкне чакырадыр, ул тиклесен белмим, – дигән җавап
тотты чапкын, берни яшермичә.
– Ә Мамай мирзаны? Мамайны чакырамы?
– Анысы да миңа дөм-караңгы, – дип җаваплады чапкын элеккечә, аннары
барыбер дә тиз-тиз пышылдады. – Чакырмыйча калмас. Мирза килсә, иң төп
имән ава, ил-койманы тоткан зур багана ава. Баганасы ауса, койма-киртәләр,
чапкан печән сыман, бик тиз егыла ул.
«Менә сиңа гап-гади бер чапкын! Ил тоткасы кемнәр булганны да, ханнар
ни кылырга җыенып йөргәнне дә алдан белеп тора», – дип нәтиҗә ясады
күңеленнән генә. Чапкын күз алдыннан чыгып югалуга, каравылбаш Нургали
тарафына катгый әмер бирергә онытмады.
– Ашыгыч рәвештә Сарай каласына чапкын җибәр. Туктамыш атлы
яңа килмешәк нинди эшләр кырып ята анда, аның тирәсенә нинди этләр
килеп оялаган? Мамай янына да шымчы чапсын. Аны Туктамыш янына
чакыралармы-юкмы, ул мирза Туктамышка каршы нинди этлек әзерли, безгә
барысын да белеп тору хәер.
Кабат түр бүлмәгә кереп бикләнгәч, Карабәк ирексездән янә хатирәгә чумды.
КАРАБӘК
18
2
Габдулла хан. Чынлап баксаң, мондый атны ил халкы да, Карабәк үзе дә
онытты бит инде. Әйе, аның да кайчандыр тәхет өчен янып, хан исеме күтәреп
йөргән көннәре бар иде. Күптән артта калды бит инде ул хәлләр, дивар сыман
тезелешкән карурман эчендә йомылып һәм онытылып калды.
...Беренче нәүбәттә, тагын шул Бирдебәкне эттән-эткә салып сүкми
булмый. Чөнки соңгы егерме елдагы бар түнтәреш, һәммә канлы мәхшәр
башында Бирдебәк хан тора. Үзенең барча энекәшләре белән газиз малайларын
бертоташтан юк итүен күргәч, олуг хандагы залимлек угының үзләренә
төбәлүеннән шик-шөбһәгә төшкән әмирләр, җыйнаулашып, Бирдебәкне йокы
бүлмәсендә суеп җанын кыйды. Ләкин айныгач эзләнсәләр, Җучи ханның
барча туруннары кырылып беткән, Бирдебәк бу нәселнең соңгы орлыгы булып
торган икән. Бушбугазларга, үз җанына куыш табалмыйча ил буенча тәгәрәп
йөргән дүңгәләкләргә юл ачылды шулчак.
– Мин – Җанибәк ханның җариядән туган улы булам, Сарай тәхете хәзер миңа
тиеш! – дип, Көлнә атлы ниндидер вак бер әмир ил түренә үтәргә җөрьәт итте.
Аны, ничәдер ай үтүгә, нәкъ шундый ук уйнаштан туган Нәүрүз тотып
суйды. Мондый мәсхәрәгә бик салмакчы булып, Иртеш аръягыннан Җучиның
бертуган энекәше Шәйбан ханның туруны Хызыр бәреп кергән.
– Миндә бөек Чыңгыз каны ага! Бату агам нәселен юк иткәнсез икән, аның
йортын мин, Шәйбан хан оныгы, үз кулыма алам! – дип Хызыр оран салгач,
Сарайга күсе кебек кереп оялаган сатлыкҗаннар Нәүрүз бәкнең үзен генә түгел,
аның хатыннары белән малайларын, хәтта бүлмәдән-бүлмәгә йөреп, саташа-
саташа нәни оныгын эзләүче Тайдуланы да арканнарга бәйләп китергәннәр.
Тик Хызырга асып үтерелгән Нәүрүз гаиләсенең газапларын күргәч тә озак
вакыт тантана итәргә язмады шул, җәллад ханны үзенең газиз улы Тимерхуҗа
идән буенча тәгәрәтеп суйды. Тик исеме булса да, җисеме белән ул бичарага
да Сарай тәхетенә ияләнү, үзен хуҗа итеп тою бәхете эләкмәде.
Бирдебәк кияве булып канат җәйгән, өстәвенә Урда гаскәренең яртысына
хуҗа булып алган Мамай мирзаның дистәләгән олысларга ятьмә ташлаган,
тамырларын бик тирәнгә җибәргән чоры иде. Шул мирза әүвәл Тимерхуҗага
каршы усал яу оештырды да, тегене боҗрага алып капкынга эләктергәч,
чатырына иңеп җанын кыйды. Аннары инде гаскәр башында Сарайга бәреп
керде һәм унбиш яшьлек Габдулланы тәхеткә утыртты да куйды. Аерым
олыс бәкләре яисә әмирләрнең Мамай мирзага теш күрсәтерлек куәте юк
иде, барчасы да, юаш бозау сыман, яңа ханга бигать китерде. Габдулла хан
әле яшь булса да, нәселе өчен шикләнерлек түгел, аның чишмәбашы Бачман
тарханнан ук инеш ярган иде. Болгар илендәге Саксин каласын бирмичә каршы
торган Бачман бабасының башын Чыңгыз ханның улы Мүнкә чабып өзгән. Ә
Бачманның җиткән кызы Зөбәйдәне үзенә хатынлыкка алып куйган. Габдулла
менә шул үзе җәллад та, үзе каһан да булган Мүнкә ханның бер туруны иде.
Турунлыкка турун, әмма таянырга Мамай шикелле икейөзле мирзадан башка
нигез-терәк табылмады аңа. Ә тегеңә илне үз кулында биетеп тоту өчен тәхеттәге
балбал гына кирәк. Гаскәр фәкать аны гына тыңлый, меңлек яки төмәннәр башында
– Мамай белән бергә Тимер Капка, Баку калалары янында, Дәрьял тарлавыгында
азәриләргә, аланнарга13 каршы сугышта сыналган сыбай14 һәм әмирләр. Габдулла
тәхетне саклап утырган кыяфәт чыгара, ә Мамай мирза йә Кырымга, йә Рәзәнгә
13 Аланнар – чукынгач, осетинга әверелгән кавем бабалары.
14 Сыбай – офицер. Төрекләрдә һаман да шул исемдә.
В А Х И Т И М А М О В
19
барып орыша да төмәнбашларның һәммәсен дә талап кайткан байлыгына күмә.
Башына таҗ элгән Габдулла ничарадан бичара кыяфәттә әле теге, әле бу әмирне
чакыртып кармак сала, үз ягына аудармакчы була, ә тегеләр, кабыгын алыштырган
елан төсле, икенче таңда ук аны мирза колагына барып чага.
Мәскәү белән Тверь калаларыннан икесе берьюлы, әмма аерым-аерым юлдан
Сарайга килеп төшкән Митрәй һәм Михаил кенәзләр каршында да көчсез булып
калды Габдулла хан. Берәм-берәм Сарайга иңдергәч, аларның тел төпләрен
чамалау өчен бөкресе чыкканчы һәм сакалы чаларганчы гыйлем эстәгән
мөхтәсиб йә мөдәррис булу да һич кирәкми. Икесенең телендә дә бер үк гозер:
– Олуг кенәз ярлыгын фәкать миңа гына язып бирче, зинһар? Шуны бирсәң,
мин урыс илендәге барча калалардан ясак җыяр идем дә аны түкми-чәчми
сиңа гына китереп бирер идем.
Ә Габдулла хан яшүсмер көенә дә яттан белеп тора – җыйган ясакның
яртысын үзләренә йомып калдырачак та шуның хисабына мәркәз ныгытачак,
гаскәр ишәйтәчәк, ахыр чиктә идән-түшәмнәрне дер селкетеп типтерәчәк
болар. Һәр бәндәнең бармагы елан мөгезедәй үз ягына кәкре, бу ике кенәз дә
Аллаһының кашка тәкәләре түгел.
Берәм-берәм үтеп кергән саен боларның һәр икесе Габдулла хан каршына
бүләк-нигъмәт өя. Мәскәү каласыннан килгән кенәз Дмитрийга унике яшь
кенә, әле борын астында мыек төртә башларга да бик нык иртә. Карап торышка
да күндәм, юаш сыман, моның ише яшь бозауның аран җимерүе, сөзешә
башлавы да бик икеле. Менә шуны үлчәп, Габдулла хан олуг кенәз ярлыгын
яшь кенәзгә язып биргән иде. Дмитрийны сарай тупсасыннан озатуы булды,
икенче мизгелдә, котырынып-шашып, тәхет залына Мамай атылып керде.
– Син нәрсә монда бер кәрҗин сасыган күкәй хакына ярлык өләшәсең? Атаң
мирас итеп калдырган ханлыгың бармы әллә? – дип, ярсый-ярсый төкереген чәчә.
Габдулланың тораташтай утыруын күргәч, усал әтәч сыман, янә очып куна.
– Тверь кенәзе миңа унике мең данә алтын тәңкә салды, ярлык аңа тиеш!
Анасының имиеннән аерылмаган Митрәйне һичбер кала боярының олуг кенәз
итеп таныйсы юк. Аннан ясак көтмә! Әгәр Михайлога син бирмисең икән, мин
ярлыкны аңа үзем бүләк итәм!
– Соң, мин ярлыкны Митрәй кенәзгә язып бирдем ләбаса инде! Иртәнге
акылы кичкә алышына торган таҗдар буламыни! – дип, яшь Габдулла тузгып
караса да, картлач төлке Мамай аны, ялтыравык тәтәй күргән сабый урынына,
бик тиз сатып алды.
– Төш вакыты үтүгә үк ачып чыга торган ашны пешермәскә, бер тапкыр
кискәнче мең үлчәргә өйрән! Ә үкенмәс өчен, Михайло өеп калдырган алтын
тәңкә тавының яртысын керттерәм мин сиңа!..
Габдулла хан эндәшмәде, эченнән генә пескәк яңгыр булып елады-сыкрады
да тынды инде ул чак. Ә ике кенәзнең икесе дә бер үк төрле ярлык алып китте.
Кайтуга ук Тверьдагы Михаил яндагы Владимир каласын да барып яулаган,
аны Мәскәү авызыннан тартып алган икән. Әле ярый, Дмитрий яшь булганга,
Мәскәү кенәзлеге белән Алексий атлы атакай идарә итә, ә ул, җавап итеп,
Ростов белән Галич калаларын үзенең чиркәвенә буйсындыра алган.
Яшь Габдулла белән төлке Мамай менә шулай, бер каенанага ярамаган ике
көндәш килен төсле ызгышып ята иде, Күк Урда ягыннан Шәйбан ханның яңа
бер туруны – Урда-Мәлик атлы солтанның бәреп керүен сизмичә дә калды.
Сарайдагы гаскәр бик аз иде, Габдулла хан белән Мамай мирза икесе тиң Идел
аръягына чыгып сызды.
КАРАБӘК
20
Сарайга иңгән Урда-Мәлик тә әллә ниләр майтарып өлгермәде. Аның
Сарайдагы әмир һәм бәкләрне, уңга-сулга аерып тормыйча, дарга озатуын
күреп алуга, исән калган аксөякләр фетнә оештырган һәм таҗ залында ук
аның җанын кыйган. Мамай мирза ул вакытта үзенең биләмәсе булган Үкәк
каласында качып ята иде, түнтәреш турында белешергә шактый соңга калган.
Гаскәр туплап Мамай кузгалганда, Урда мәркәзе Бату ханның яңа бер энекәше
– Тукай-Тимер нәселеннән булган Килдебәк хан кулына эләккән иде инде.
Атасының йорты Актүбәдә качып яткан Габдулла хан янына әмир йә бәк
шикелле түрәләрне түгел, хәтта гади чапкын җибәреп тә вакланып тормадылар.
Бактың исә, Чыңгыз йортының үз эчендә яман ызгыш купкан, бөек бабалары
әманәт итеп калдырган изге «Яса» кануннарын тишек кәвеш урынына җиргә
ыргытканнар, Шәйбан токымнары Тукай-Тимер нәселенә каршы чыккан икән.
Шулар Алтын Урда иленә гаскәр җыеп килгән, Килдебәкне тотып үтергәннәр.
Җучи тәхете хәзер инде ике ел элек суелган Хызырның бертуган энекәше
Морад кулына кайткан. Иллә мәгәр Морад ханның Идел аръягына кулы җитми,
анда Мамай хуҗа. Ни әкәмәт, урыс кенәзләренә ярлыкны да чиратлашып өләшә
башлаганнар. Митрәй белән Михайлоның олуг кенәз ярлыгы алып кайтуларына
бик нык рәнҗеп, Морад хан каршына Сүздәл белән Җүнкала15 хуҗасы булып
торган Константин16 кенәз килеп җиткән. Аның авызында да – иске бер җыр:
– Олуг кенәз ярлыгын миңа кайтарыгыз? Ул шалапай Митрәйгә караганда
ясакны мин күпкә шәбрәк җыям! Владимир каласы, каз оясы төсле, гомер-
гомергә Суздальныкы булды, ул да миңа тиеш!
Яңа ярлык алып хан сараеннан чыкса, Константин каршына киртә булып
икенче чапкын баскан.
– Син Иделнең уңъяк ярына кем хуҗа икәнлеген белмисеңме әллә? Исән-
имин кайтырга исәп тотсаң, Мамай йортына сугылмыйча калма!..
Мамай мирзаның Үкәктәге, Идел ярындагы калкулык өстендә күркә сыман
кукраеп утырган ап-ак сараена17 Морадныкына караганда ике тапкыр зуррак
бүләк кертеп өйгәч, хуҗа моңа өстәмә ярлык сузган.
– Моннан ары Сарай ханын оныт, мине санга сана. Сыер көтүенә
чыбыркысын җуйган көтүче түгел, шәпле үгез хуҗа. Җыйган ясак миңа килә
икән, олуг кенәз ярлыгы гомерең буе синең кулда булыр. Танучы булмаса,
минем камчы әзер!..
Сүзе җилгә очмасын дип тырышкандыр, ахры, Мамай мирза Константин
кенәзне рус җирендә олуг итеп таныттыру өчен хан исеменнән Арык-Буга
атлы зур илчене куган. Шуннан яңа бер әкәмәт: Мәскәүдәге Митрәй белән
Тверьдагы Михайло хәзер инде яңа хан алдында бил бөгү өчен, олауны мул
төяп, юлга кузгалган ди.
Алар Морад ханны күрергә өлгерә алмый калды. Әллә каян гына Газиз
шәех атлы әмир табылды да, шул килмешәк Морад гомерен кыйды. Мондый
башбаштаклык Мамай мирзага һич кенә дә ошамаган икән, ул яллаган
җанкыярлар, Идел суын кара төндә кичеп, Газиз шәехне йоклаган түшәгендә
буып үтергән.
Бичара Габдулла бу хәлләрнең һичберсен дә белми, әтисенең олысында
туй хәстәре белән яна иде. Сарай тарафыннан көтмәгәндә зур илчелек килгәч,
аптыраудан гел таралып төште.
15 Җүнкала – Түбән Новгородның Алтын Урдадагы атамасы.
16 Суздаль-Нижгар кенәзенең тарихтагы исеме Дмитрий Константинович. Ике Дмитрий арасында
буталдырмау өчен, монысының атын үзгәртергә булдык.
17 Бүгенге атаклы Мамай курганы – элек мирза сарае урнашкан калкулык ул.
В А Х И Т И М А М О В
21
– Мамай мирза җәнапләре синең хозурыңа безне куды. Ил бәкләре синең
кабат Сарай тәхетенә кайтуыңны сорый.
– Нинди тәхет кабат, нинди ханлык? Мин соң сезгә Мамай сыйрагына
ярамаган саен алыштыра торган кәвешмени? – дип әүвәл күкерттәй кабынып
караса да, даладагы ялгыз учак сыман, бик тиз сүнде.
Шулай икән, тәхет һәм таҗ атлы шайтан коткысы зәмзәм суы, газиз ана
кочагы, сөекле ярның оҗмах бакчасы, күкрәкләре очындагы татлы чия төшләре
шикелле үк ымсындыргыч вә һич туйдырмас икән. Габдулла, үз башына, бу
юлы да риза булды инде, тискәре кәҗә тәкәседәй аяк терәп каршы тора алмады.
Ә Сарайга килсә, шул ук Мамай кубызы да Мамай чыбыркысы.
Габдулла Актүбәдә бикләнеп яткан айлар арасында урыс кенәзләре
туктаусыз яу йөргән. Әүвәл әле яңа гына олуг кенәз ярлыгы алып кайткан
Суздаль кенәзе Константин Владимир атлы каланы кулына эләктергән Михайло
кенәз өстенә ташланган ди. Михайло чигенмәгәч, тверьлыларга ярдәмгә
мәскәүлеләр гаскәре килеп җиткән. Бердәм һөҗүмгә каршы тора алмаган,
Константин кабат Суздалена качкан. Митрәй белән Михайло, әтәчләнеп, моны
Җүнкалага тикле куа барган. Ахыр чиктә Константин үзенең бер кызын унбиш
яшьлек Дмитрийга хатынлыкка биреп кенә котыла алган икән.
Ә көтүдә үгезләр үзара сөзешә башладымы, бүреләргә бәйрәм. Кенәзләрнең
гаскәр дә калдырмыйча калаларын ташлап йөрүен белгәч, Сәркиз бәкне куып,
Мукшы җирен үз кулына эләктергән Гарәбшаһ атлы әмир хәзер инде урыс
калалары өстенә ыргылган ди. Өч кенәз дә, бердәм гаскәр туплап, мукшыларга
каршы чыккан-чыгуын, иллә мәгәр урыс яугирләре, ни галәмәт, нәкъ Пьяна
дигән елга ярында, ыстан да кормыйча, исерешеп-тәгәрәшеп яткан. Гарәбшаһ
аларның һәммәсен Пьяна ярына кысрыклап, сарык көтүе урынына тотып ярган
икән. Урыс ирләренең күпчелеге кызган баштан елга суына сикергән дә шунда
батып үлгән. Юлы уңгач, берочтан, Гарәбшаһ Җүнкаланы да тоташ талап
качкан. Кенәзләр соңыннан, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, бер гөнаһсыз
Болгар иленә зур яу белән чапкан.
Урда тыныч түгел, һәр тарафта ызгыш, һәрбер почмагында яңа учак. Кырым
атавыннан чапкын килеп җитте.
– Рум диңгезе18 аша йөзләп кораб килде. Гаскәрләре санап бетергесез.
Алпарлары19 тоташ көбәләргә төренеп беткән. Атау ярындагы Кәффа белән
Солхат20 калаларын кулга эләктерделәр. Аларны коры куллар белән генә кире
куып булмый. Корабларының диварлары тулы бакыр туп та, тимер таганнары
саен грек уты.
Мамай мирза өч төмән гаскәр ияртеп, шәхсән үзе чыгып киткән иде, ике
айдан әйләнде дә кайтты.
– Рум иленең Генуя илә Венеция калаларыннан җыелышып килгән
җәнәвизләр анда. Алар Урда казнасына зыян-зәүрәт салмый. Кала-дәүләт төзеп,
остаханә ачып, сәүдә корып гомер итмәкчеләр. Башлыклары тамга салымын
да, ясакны да икеләтә түләргә әзер тора. Алар Мәскәүдәге юеш борын Митрәй
дә, Болгардагы астыртын Тимер-Булат та түгел. Боларда әйткән сүз – аткан ук.
Җәнәвизләр җир җимертеп эшли һәм яши дә белә. Менә, утыз олауга төяп, иң
беренче ясакларын алып кайттым инде.
Габдулланың тәхеттә бишектәге сабый бала кебек тын да чыгармыйча гына
утыруы да, Мамай кубызына биеп йөрүе дә олыс бәкләренә ошамаган. Мукшы
18 Рум диңгезе – Кара диңгез.
19 Алпар – рыцарь.
20 Кәффа – хәзерге Феодосия каласы.Ә Солхаты Аксак Тимер тарафыннан юкка чыгарылган.
КАРАБӘК
22
җиреннән Гарәбшаһ куып җибәргән Сәркиз белән Болгардагы Тугаш атлы
бер бәк Урда ханының мәркәздәге сараена килде. Зарлары, койма-капкалары
җимерелеп беткән тол хатыннарныкыдай, гел әрнүле.
– Илдә хаким бетте, яклаучы-саклаучы юк. Ата – улын, ана – кызын
белми. Ханнар туктаусыз алышынып торган тотрыксыз дәвердә яшәүдән дә
бәхетсезрәк, өметсезрәк замана юк икән. Һәрбер түрә үз ягына каера, һәрбер
олыс хуҗасы ил казнасын талап, ана каз шикелле, бар байлыкны үз канаты
астына туплауны хуп күрә. Алга карап, ил турында уйлап яшәү бетте. Ил
өстендә хуҗа берәү генә булса, ул йортын талатмас, аны үз улына төзек, бөтен,
берәгәйле итеп калдырып китү өчен ут йотар иде. Ә болай, ай саен йә атна
саен хан-таҗдарлар алышынып торгач, ул вакытлы хакимдарлар ил турында
кайгырта димени?! Аларга бит үз гомере, үз тәгаме якын. Талап калыйк, баеп
калыйк дип, сасы көзән сыман котыралар. Яфрак ярып, яшь үсенте җибәреп
утырган ямь-яшел агачларга су да сибүче юк. Ә сипмисең икән, йөзьяшәр
имәннәр белән йөзьяшәр карагайлар да коргаксып егыла ул...
Боларның һәрбер сүзе кайнар энә урынына Габдулланың җанын өтеп ала,
ул утлы таба өстенә утыртылган кебек боргалана һәм кыбырсый иде. Мукшы
белән болгар халкы исеменнән килгән бу ике илченең дә аңа һәр фикере якын,
күңеленнән алар белән ризалаша иде. Ләкин авыз ачып җавап кайтарырга
бер җае да юк бит. Сарайның һәр ишеге, һәр ярыгы саен эче мәкер белән
тулы Мамай мирзаның уяу шымчылары тыңлап тора. Илчеләргә шәфкать
күрсәттеңме, кичен сине Мамай җанкыярларының тотып суюы бар.
Илчеләрнең дә җавап көтә-көтә тәкате корыгандыр, иң беренче булып,
мукшы Сәркиз урыныннан купты.
– Сазаган кыз чит-ят бала ярсып еласа да, ул сабыйны үз кулына алмас, аны
юатмас ди. Кара гавам хәлен җиде кат болытлар өстендә йөзгән хаким каян
белсен? Иллә мәгәр барча адәмнәр дә сугым малы сыман бер карусыз түгел.
Ятим бала җылынырга учак тапмый калмас. Үз илеңдәге чишмәне корытсалар,
бичара бәндә балалары күршедәге сасыган күл суына ирен тидереп булса да
сусавын баса ул...
Сәркиз бәкнең кинаясе юкка булмаган бит, ул Мәскәү кенәзе Дмитрий
чатыры астына баш тыккан да шунда чукынган ди. Ә Тугаш бәк чәнечкеле,
күмерле дә булган башка юл сайлаган. Болгар илендәге пырдымсыз һәм үҗәт
татар түрәләре Шәйбан олысыннан Хәсән атлы әмирне чакырган да, күмәк
кубып, күз ачып йомган арада Сарай диварлары янына килеп җиткән.
– Мамай дәвере бетте, безнең кулда Алтын Урда өчен яңа тәсбих. Без
Бирдебәк йә Хызыр хан шикелле җанкыярлар түгел. Алтын Капка ачык,
Габдулла ханны чыгарып җибәрегез. Кан коймыйбыз. Ә Сарай тәхетенә
үзебезнең ханны, Хәсән ханны кертеп утыртабыз.
Мамай-монафыйкның нәкъ мәркәзгә килгән чагы иде, дивар өстеннән
даладагы төмәннәргә күз салуга, ашыга-кабалана итекләрен киде.
– Боларның исәбен санап бетергесез. Кала эчендәге өч мең ясавылны алар
тәгаменә калҗа итеп ташлыйк та, Хәзәр капкасы аркылы ипләп кенә качыйк. Бүген
безнең өчен күктә кояш тотылды. Иншалла, ул иртәгә кабат чыкмый калмас...
Мамай белән Габдулла хан әүвәл бергәләшеп Кырым тарафына чыгып
качкан иде, кабих мирзада ярты юлны үткәнче үк яңа мәкер туган. Габдулла
Кырымда җилән итәгендәге тузаннарын да кагып өлгермәде, Сарай хозурыннан
утлы хәбәр килде.
– Мамай, Үкәк каласындагы бар гаскәрен күтәреп, Сарай өстенә барган.
В А Х И Т И М А М О В
23
Хәсән кабат Болгар ышыгына чыгып качкан. Мамай мирза исә Сарай тәхетенә
Мөхәммәт-Бүләк атлы ханны күтәргән ди...
Габдулла ул вакытны, япь-яшь, сау-сәламәт көенә «талак» сүзе белән
куылып кайткан бәхетсез киленнәр шикелле үкси-үкси, идәннәрне, чирәмнәрне
төйде. Яраланган бүрене көтүендә дә бер дә яратмыйлар, кайтып күрендеме,
ботарлап үтерәләр. Әнә шуңа күрә кабат әтисенең олысына, Актүбәгә әйләнеп
кайтмады ул. Мин-минлеген һәм ярсуын учларына бикләп, ул Кырымда калды.
3
Беренче чапкын әллә нинди утлар эчендә яндырмыйча, тиз әйләнеп кайтты.
– Туктамыш хан иң ерак почмакларга да чапкын куып, бик күп әмир вә
бәкләрне янына җыеп алган. Кайсына яңа кала, кайсына олау-олау бүләк биреп,
һәрберсен үзенең кыйбласына таба аудара ди. Гади антны гына нык азсына,
зур корылтай җыеп, ул гомумбигать китертергә, үзен каһан итеп күтәртергә
исәп тота икән.
– Анысын мин күптән чамаладым, – дип, Карабәк ияк кагып куярга гына
мәҗбүр булды. – Берьюлы ике Урдага йөгән ташлый алгач, Туктамыш бигате
кешенеке төсле генә булмас инде...
Ә Мамай тарафына юлланган чапкын аны гүя кайнап торган казан эченә салды.
– Мамайга да Туктамыштан махсус илче килгән. Мамай Ак-Хуҗаның
сакалларын йолкып, җиләннәрен ертып, җитмәсә әле карт ишәккә утыртып
җибәргән ди. Хәзер гаскәр җыя. Ни галәмәт, җәнәвизләр «төмән бирә
алмыйбыз, ә үзеңне, бик теләсәң, Генуяга җибәреп булса да исән коткарабыз»,
дип хәйләгә керешкәннәр. Шулай да, Мамай барыбер өч төмән тирәсе җайдак
җыйган. Алар белән кай тарафка ташланырга чамалыйдыр инде?..
Ул арада Сарай тарафыннан, Карабәк ише әмирләр яллаган яңа чапкын
килде.
– Туктамыш хан олы гаскәр белән Кырым өстенә бара, ул Мамайны тезгә
чүктермәкче. Җанында дәүләт гаме, Алтын Урда кайгысы калган асыл ирләр
Туктамышка чирү алып килсен...
Ил агалары булып саналган бәк-әмирләр бер-берсенә кунакка чабышты,
ерак араларга хатлар куды.
– Тагын ил эчендә үзара кан коюга ирек куеп булмый. Болай да соңгы
елларда татар каны елгалардай акты. Ике ишәккә кибәк аера белмәгән сантый
кебек буталып йөрүне туктатырга кирәк. Бер көймәче дә берьюлы ике як ярга
да борын төртә алмый. Әйдә, катгый бер карарга килик тә икенең берсен
сайлыйк. Йә Мамай мирза алдында һаман элеккечә, тезләнгән көенчә, якты
кояш йөзен күрми гомер кичерәбез, йә Туктамыш ханга бигать китерәбез...
Һәрбер чапкын Карабәккә әмирләрнең шәхси тамгалары төшерелгән
сөян таяк алып кайтырга тиеш иде, санап бакса, алар өч дистәдән арткан.
Аеруча Барын, Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр – барысы да Туктамышны
яклый. «Бөркетләр өстеннән гади бер әтәчне башлык итеп куйсаң, бөркетләр
дә кетәклектән югарырак очуны онытачак», дигән гыйбрәтле әйтем бар
бит. Димәк, йолкыш әтәчләргә генә буйсынудан туйган инде болар. Барын-
Шириннәр нәселенә дә кетәклекләр биеклеге түгел, күк капусы тансык!..
Мамайның астына да кайнар су йөгергән, чапкыннарны бер-бер артлы
куып кына тора.
– Кырымнан чыкканчы, Җанкай каласы янындагы Каратал яланына
туктап тупланабыз. Шунда ыстан корып, чирүләргә тикшерүләр үткәрмичә
КАРАБӘК
24
булмас. Кайсы әмир чирү белән килми, шуның олысыннан җәза нөгәрләре
көл калдырып уза!..
Әмирләр буйсынды, нишләсеннәр инде? Әмма Каратал яланында
чатырларны аеры корсалар да, казан астындагы учакны бергә кабыздылар. Зур
ашъяулык җәеп мәҗлес корган чакта яугирләрнең эчтә күмер шикелле көйрәгән
утларын чамаларга да, вәгъдәләр беркетергә дә уңай форсат туды. Аеруча
Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан меңбашларның күңелендә
гарьләнү дә, үч тә кайный икән, ярсуларын яшерә алмыйча, әүвәл шулар тезде.
– Мамай сәрдәр түгел, валлаһидыр, түгел! Туктамыш хан белән йөзгә-йөз
очрашса, аңа яу кырын ташлап ычкыну берни тормый. Койрыгын төлке шикелле
генә ялтырата да, эзләп кара аннан. Тын дәрья буендагы Шөлди кырында да Мамай
аркасында гына җиңү кошын кулдан ычкындырдык. Әүвәл Митрәй кенәзнең
алгы төмәннәрен пыран-заран китереп бетергән идек бит инде, сәргаскәр киеменә
төренгән карачкыларын да тимер җәядән очырган уклар белән тетеп аткан идек.
Соңыннан гына белдек, ул карачкы Митрәй кенәз булып чыкмаган. Җебегән,
куркак кенәз үз өстендәге сәргаскәр киемен Бренко атлы гап-гади бер бояр иңсәсенә
аткарган булган икән. Үзе, мөртәт, гади яугир киемендә, астына җибәрә-җибәрә,
башкаларның артына посып йөргән. Урыс гаскәрендә сәрдәр башлык калмаган
иде ул вакытта, әләмнәре дә күптән ауган иде. Менә шул чагында Мамай мирза
татар төмәннәрен алга куган булса, без ул яртылаш кырылып беткән, юлбашчысыз
калган урысларны таптап-сытып кына узасы идек бит, аһ, изәсе идек! Ә Мамай,
тинтәк, яу кырына алтын-көмеш тәңкәләргә ялланып килгән әрмәннәрне,
аланнарны, кумыкларны куды. Кич җитүгә үк кесәләрен акча белән тутырырга
хыялланган кеше яу кырына баш югалту өчен керәме соң?! Юк, кермәде, баш
югалтып орышмады алар. Ялан буйлап, бүре кугандагы сыман улый-улый, кыяфәт
өчен генә йөгереп йөрделәр дә, Боброк атлы кенәз поскындагы төмәннәрне
чыгаруга, барысы да койрык чәнчеп качты. Аларны күрүгә, Мамай шыр җибәрде.
Безне киртә итеп тезеп куйган булса, әле качак әрмәннәрне, аланнарны да туктата
ала идек. Иллә мәгәр Мамай капылт чигенергә әмер бирде. Татар төмәннәрен
саклап кала, ул аларны кырдырттырмый, имеш. Менә шулай итеп адәм хурына
калып кайттык инде. Юк, дим бит мин сезгә, мең мәртәбә юк, Мамай сәрдәр түгел!
– Алайга китсә, Туктамыш та Чыңгызхан йә Искәндәр түгел инде, – дип,
Ширин бәк дөрләп янган утка дары сипте. – Сәмәркандка качкач, Аксак Тимер
аңа Сыгнак каласына бәреп керү өчен өч мәртәбә өчәр төмән биргән, Туктамыш
өчесендә дә бар гаскәрен пыр туздыртып качкан. Дүртенче тапкырында Аксак
Тимер шәхсән үзе төп сәргаскәр рәвешендә юнәлмәгән булса, Туктамыш әле
бүген дә Сәмәрканд әмиренең тәлинкәсен ялап яшәр иде...
Бәхәсләрдән соң вәгъдә куештылар.
– Туктамышка каршы корал тотып сугышуның кирәге юк. Дөрес,
Туктамышның да, Мамайның да акылы бик чамалы. Болар беткә үч итеп
туннарын утка тотып яккан ике сантый сыман. Без беренче булып яуга керәчәк
түгел. Башын иеп килгәннәргә – муенчак, ия белмәгәннәргә элмәк кидерәләр
бит ул, шунысын да истән чыгармыйк. Туктамыш уңай торса, үч алулар белән
янамаса, аңа тугрылыкка бигать китерербез. Ә Мамай коралга чакырса яки
яуга куса, аның үзен Туктамышка биреп котылырбыз...
Мамай килеп җиткәч, һәр меңлекне күз уңыннан кичереп узган булды,
өч-дүрт йөзлекне хәтта ыстан читенә үк куып чыгарды. Болар яу кылырга
да түгел, кәрван йөртергә дә ярамыйлар, имеш. Үзен дөнья кендегедәй тоеп
атлаганда, шапыруына бөтенләй чик-чама юк.
В А Х И Т И М А М О В
25
– Көтүдәге аксак-туксак биш-алты сарыкны куып җибәрүдән чистарабыз
гына. Алар урынына алмаш табылмыйча калмас. Минем кул астындагы халык
чүлдәге ком шикелле – санап бетергесез. Кирәк икән, Каф тау ягыннан да,
Идел буеннан да көтү-көтү куып китертермен.
Аннары меңбаш белән әмирләрне үзенең чатырына җыеп алган булды.
Билгеле ки, үзе түргә куелган кәнәфигә менеп кунаклады. Келәмнәргә
тезелешеп утырган бәк-әмирләр каш астыннан гына, сүзсез күзәттеләр.
Берчакта да хан булырга дәгъва итмәде ул, гәрчә җай табылган саен:
«Минем Каранай бабам – Бату ханның иң шанлы меңбашы! Минем бабам –
урысларның Мәскәү кенәзләрен тетеп салган сәрдәр!» – дип шапырынырга бик
тә һәвәс иде. Ә Каранайның нинди меңбаш булганлыгын мулла-мунтагайлар
җитез ачыклады. Бактың исә, Бату хан урысларның Владимир каласын яулап
алгач, андагы Юрий атлы өлкән кенәзләре, олау-олау алтыннарын төяп,
Новгород ягына чыгып качкан. Бату хан Мамайның ерак бабасы Каранай
меңбашына менә шул качак кенәзне куып тоту бурычын йөкләгән ди. Ертауллар
Юрий кенәзнең Сөт елгасындагы боз өстеннән качып баруы турында хәбәр
җиткергәннәр. Каранай, Бату хан каршында барысына караганда да өлгеррәк,
елгыррак күренеп, өскә үрмәләргә маташкандыр инде. Ул Юрий кенәзне,
юлын кисеп, тозак корып, кулларына эләктермәкче булган. Тик таныш түгел
җирдә һәр адымны сукырларча капшанып кына атларга кирәклеге турында
оныткан шул. Бу төбәктә адым саен яулык кадәр күлләр, аларның арасы да
тоташ сазлык икән. Иләт атлы күл өстенә кергәч, куна тактасыдай юка боз
элпәсе чытырдап ярылган да Каранай җайдаклары, йөзәр-йөзәр булып, су
төбенә киткән. Каранай элмәк кидерергә хыялланган Юрий кенәзне болгар
җайдаклары куып тураклаган. Ә гаскәрен югалтып, чаптары урынына буш
йөгән тотып кайткан көтүчедәй бушбугаз Каранайны Бату хан хәзер инде үзе
Үләт дип яңача исемләгән күл төбенә илтеп батырткан ди...
Менә бу, биек кәнәфидә күркә урынына кукраеп утырган Мамай мирза
– ерак бабасы булган Каранайның тап-тач игезәге. Нәфес чиген белми, киртә-
тыюларны күз чалымына кертми. Барча Урда буенча талап җыйган байлыгы
кәрван гына түгел, кораблар да йөртә алмаслыктыр. Кая алып китмәкче ул
аларны, нишләтмәкче? Һичбер кәфенлекнең дә кесә-бөрмәсе юк. Егылып төшсә,
һәрбер адәм баласына – ике аршын урын. Шуны белә торып, нигә гоҗланырга?!
Карабәк бу адәм актыгын тәмам күрә алмый, җирәнгеч ул аңа. Япь-яшь
егет язмышы белән ничә еллар буе кансыз уйнады бит. Бирдебәктән башлап
никадәрле хан аламаларын суеп үтерделәр. Ходайның рәхмәте, Карабәк исән
калды. Әмма, барыбер, гомере гомер түгел. Яшәештә бер мәртәбә тәхеткә
иңгән кеше җир өстендә, кара гавам арасында, тирес өемендә чокынудан
ләззәт тапмый икән. Кайчакларда Карабәкнең колакларын томалап, күзләрен
бәйләп, җиде тау артына, карурманнар эченә кереп югаласы килә. Әмма тәхет
күләгәсе, ил язмышы, ахыр чиктә шушы Мамай мирзаның тәкъдире дә һаман
бәйләп тора. Шушы ерткычның кадалып төшкән мизгелләрен бер күрәсе
килә. Тик... һаман шуңа үлем тели алмый. Җаны-нәфесе коточкыч гоҗ булса
да, Мамай мирзада бер юньле сыйфат бар – Туктамыш хан шикелле, ул Аксак
Тимер кебек дошманнар ышыгына качып, илен сатмады. Илне талавын-талады,
меңәрләгән адәм баласының җанын кырмыскадай кырды, әмма шушы сасы
көзәндәй җирәнгеч мирза үз татары өстенә, туган йорт эченә дошман чирүен
ияртеп килмәде бит!..
Күршедәге әмирләр дә Мамайга төбәлгән. Кемдер күз яшерә, андыйлары,
КАРАБӘК
26
мөгаен дә, нәкъ Карабәк шикелле үк, явыз мирзаның чәнчелгәнен көтеп
йөридер инде. Икенчеләр Мамайның маңгаендагы чалмасына төбәлгән,
андыйларның мирза җанын ничек итеп, ни рәвешле кыю хакында баш
ватуы мөмкин. Күздән кичерсәң, Мамайга тугрылык белән, мөкиббән китеп,
сокланып утыручы бәкләр бөтенләй юк сыман. Алай икән, аһ, газаплы, аһ,
кызганыч булачак икән бит синең соңгы көннәр!..
Кышның беренче карлары уйный башлаганда, Кырымны калдырып чыгарга
әмер булды. Тын елга ярына якынайган чакта алга озатылган ертауллар кайтты.
– Туктамыш хан белән ике арада ун фәрсах юл калды. Гаскәре зур түгел,
дүрт төмәннән артмас.
Мамай яклы бәк-әмирләр, махсус ишарә көтеп тормастан, бергә җыелды.
Мирза әләме астына тупланган гаскәр дә аз түгел-түгелен. Һәм иң мактанычы
– аның өч төмәнен дистәләгән яулар кичкән, хәтта әле ике ай элек кенә Шөлди
кырында да сынау үтеп кайткан яугир тәшкил итә. Билгеле инде, орышуга
калса, боларның берсе дә яу кырын ташлап качачак йә дошман тарафына
ычкыначак түгел. Һәрберсенең коралы җиткелекле, өсте-башы таза. Әмма иң
яманы – Мамай әләме астына баскан бер генә җайдак та яуга ашкынып тормый.
Комсыз мирза хакына үлемгә ыргылуның асыл мәгънәсе юк.
Һичбер төрле фәрман ташламыйча, меңбашлар һәм әмир-бәкләр Мамай
мирза гаиләсен чолганышка алды. Әйе, мирза бөркәвечле, көймәле арбаларга
хатыннарын, балаларын, хәтта пешекче һәм зәркарләрен дә утыртып чыккан
иде. Олау тирәсендә кысыла баручы боҗраны шәйләүгә үк, ул әүвәл,
котырынып, билендәге Шам кылычын кулына алган булды. Һаваны ялгыз
калган аккошныкына охшаш аянычлы һәм әрнүле тавыш ярып узды.
– Хыянәтме? Алдан сүз беркетеп, түнтәреш кордыгызмы? Мин үземне генә
түгел, хәтта сабыйларымны да Туктамыш хәсис җан кулына бирдертәчәк түгел!
Андый мәсхәрәгә калдырганчы, мин аларны үз кулларым белән турап атам!
Һичбер шик юк, Мамай мирза эт шикелле ыргылып, олаудагы хатыннары,
оныклары өстенә ташланырга әзер иде инде. Олау уртасыннан мирзаның инде
утыз яшен тутырган улы Мансур калкып чыкты.
– Алайса, башта мине тура инде, әткәй. Гайрәтең мине аударырга җитсә,
аннан калганнарны.
Ата белән улга кылыч орышына ташланырга бик санаулы мизгел калган
иде, тимеркүк айгырын арт аякларына күтәреп, алгы сафта Карабәк аваз салды.
– Арабыздагы һичбер әмир-түрә сине Туктамыш кулына тотып тапшырырга
ният тотмый. Без үзебезне һичкайчан да синең колың итеп санамадык,
Туктамыш колына әверелергә дә җыенмыйбыз әле, иншалла. Сиңа юллар
ачык, дүрт ягың да кыйбла. Олаудагы барча хәзинәңне ал да күз алдыбыздан
ычкын. Ходай Тәгалә ошбу гөнаһ өчен безне ярлыкасын...
Мамай үз олавын боҗра читенә чыгара башлагач, өч меңләп чамасы
ир, барыбер дә, аңа иярде. Шөлди кырындагы яуга яки ил эчендәге талау
сәфәрләренә йөргән чакта җыйган гөнаһлары мәҗбүр итәме, эт шикелле
тугрылыкмы боларда, саташумы – һични аңламассың. Ни галәмәт, Кырым
гаскәрендә качакларга, җасус сораннардай, арткы яклап, ук йә сөңге очыручы
вак җан табылмады. Мәет белән хушлашкандай, һәркайсы да мирза олавын
сүзсез-нисез генә озатты.
Саранча көтүедәй ике гаскәр Кәлтә елгасы ярында йөзгә-йөз килеп
якынайды. Туктамыш төмәннәренең яуга әзерләнүен күргәч, әүвәл башлап
Кырым ягыннан килгән ил агалары, төмәнбашлар ияреннән төште. Алар
В А Х И Т И М А М О В
27
үрнәгенә меңнәр иярде. Бер аяклары белән җиргә тезләнгән көенчә, һәрбер
яугир бигать кабатлады.
– Бер-беребез өстенә яу йөрүдән, кан коюдан туйдык. Безне үз канатың
астына ышыкла да Җучи олысын кабат аякка бастыр, таҗдар?!.
4
Мамайның җанында тоташ ут давылы, ике битендә ачы яшь эзләре.
Дошманын кырып, ганимәтне мул төяп кайткан җиңүченең бөрмәсеннән бет
эзләргә беркем базмый. Ә җиңелгән, җебегән, булдыксыз дигән мөһер белән
каралгансың икән, син сазлыкка кереп баткан яралы фил шикелле йә мескен
ат хәлендә. Һәрбер йолкыш узгынчы сиңа тамак ярып акыра, күсәк күтәрә,
чыбыркысын уйната, тибеп китә, ахыр чиктә таш ыргыта ала. Үз-үзеңне
яклап, ул хөрәсәннәргә җавап бирү, орышу-типкәләшү өчен синең кул-аягың
тышаулы, гайрәтең юк.
Югыйсә бит Мамай җиңелүче түгел. Ир сүзе бер булыр. Мамай Тын елга
буендагы Шөлди кырына Тверьдагы Михайло кенәз ялваруы буенча килеп
баскан иде.
– Сарай тәхетенә иңгән Ырыс атлы яңа хуҗабыз олуг кенәз ярлыгын
янә Дмитрий кенәзгә биреп кайтарган бит. Ул Мәскәүле Митрәй Ырыс хан
алдына мин китергәннән өч мәртәбә күбрәк бүләк кертеп тезгән. Аннары
күлмәк якасын ерта-ерта яшь түккән ди. «Ясакны Тверьдагы карт ишәккә
караганда өч мәртәбә күбрәк китерермен. Владимир илә Серпухов, аларга
кушып Ростов белән Галич калаларын гына берүк миңа кайтар», янәмәсе.
Аныкы чаклы бүләкләрне синең өчен мин дә таба алам. Әлеге биләмәләргә
Дмитрийны кертмә. Әйдә, бергәләшеп арт сабагын укытыйк. Гаскәр туплап
бар да олуг кенәз ярлыгын миңа кайтар. Мин дә сине Мәскәүгә каршы яуда
барча калаларны куптарып каршылармын.
Икәүләшеп, Мәскәү кенәзе туплый алырдай көч-куәтне күз алдыннан
кичерделәр ул чак.
– Суздальдагы Константин – аның бабасы бит. Шул ук Константин
Нижгарга да хуҗа. Кияү аның алдына барып тезләнмичә калмас. Ул очракта
Константин үз киявен якларга барып басар сыман. – Мамай мирзаның баш
кашуын шәйләп, кенәз Михайло шундук өстәп куйды. – Мәскәү белән Суздаль
кенәзләрен Рязаньдагы Олег та һич өнәми, һәр икесенә үте кайнап тора. Мин
Рязань кенәзен безнең якка аударуны үз өстемә алам.
Валлаһи да ишәк булган шушы кенәз сүзен тыңлап, Мамай гаскәр җыйды.
Булгач булсын дия-дия, ләһ21 таҗдары Ягайло янына да илче куган иде. Җавап
бик тиз килде.
– Мин Мәскәү кенәзенә дә, Суздальныкына да күптәннән теш кайрыйм.
Аларны Тын елгадагы Ростов каласыннан да, Стародуб, Воронеж тирәләреннән
дә биздерергә кирәк. Ул калалар минем биләмәләр янәшәсендә, мин аларны
икенче мәркәзем булган Киев олысына кушып кую яклы. Син, барыбер, Тын
елга ягыннан һөҗүм итәсең бит. Мин син билгеләгән тәүлектә гаскәрем белән
килеп җитәргә әзер.
– Бердәм һөҗүмне кайчанга билгелибез? – дип сорады Мамай, янып.
Тверь кенәзеннән «беренче сентябрь», дигән җавап алгач, Ягайло тарафына
тагын бер мәртәбә чапкын җибәрергә туры килде. Ходайга мең шөкер, ләһ
хакиме үз сүзендә таш кыялар сыман мәгърур торды.
21 Ләһ – поляк халкының элекке атамасы.
КАРАБӘК
28
– Ким дигәндә өч төмән алпар белән Тын елга ярына килеп басмый калмам!..
Тверьдагы Михайло да, Рәзәндәге Олегныкын кушкач, иң аз дигәндә дә өч
төмән сугышчы белән килергә ышандыра. Кәффа белән Солхаттагы җәнәвиз
байларына Мамай күптән бер ат арбасы алтын-көмеш биреп куйды инде. Алар
бер төмән алпар юлларга вәгъдәлиләр. Терек, Кура, Сунҗа елгалары буена
сыенган кыпчак белән бәҗәнәк, алан һәм кумык бәкләре дә ике төмән җайдак
җыймый калмас. Мамай аларга да бүләкне мул юллады. Ә Идел белән Чулман
арасына җәелгән Болгар олысы бәкләре бүләксез дә килә. Өч ел элек кенә
андагы Кашан белән Болгар, Җүкәтау һәм Казан калаларын урыс кенәзләренең
берләштерелгән гаскәре талап кайтты. Җүнкаладагы икейөзле Константин
ул чакта зур дружина белән үзенең бертуган энекәше Борисны юллаган
иде. Волын каласыннан Витаутас куып җибәргән кенәз Боброк Мәскәүдәге
Дмитрий канаты астында сыену тапкан булган. Дмитрий бу качак әрәмтамак
булып ятмасын әле, дип, камыт кидергәндер. Боброк урыс гаскәренең баш
сәрдәре сыйфатында юлга чыккан булган. Ахыр чиктә ышанычын аклаган
бит, каһәр. Ике каланы яртылаш яндырып, ә Казан белән Болгардагы Мәхмүт
солтан белән әмир Хәсәннән күп йолым түләтеп, гаскәрен кырдырмыйча,
Боброк кире кайткан. Качак Боброк хәзер дә Мәскәүдә воевода булып йөри,
диләр. Димәк, хәзер ул качактан үч алу өчен Болгар олысындагы татарлар
оран салып тормасаң да килеп җитәчәк. Аларның юл өстендә олысларын шул
ук урыс кенәзләре талап киткән мукшылар, ар вә чирмешләр бар. Бөтенесе
җыйнаулашып килсә, аларның да ике-өч төмән чамасы булулары мөмкин.
Ул чагында... ул чагында Мамайның үзенә өч төмәннән артык гаскәр сөйрәп
интекмәсә дә була. Җаек аръягыннан Алтын Урда җиренә Сыгнакта үзен хан
дип игълан иткән Туктамыш аяк баскан. Мәскәү кенәзен тезгә куйганнан соң,
Мамайның әле Туктамыш атлы бушбугазның да тузанын кагасы бар. Гаскәр
туздырып йөрү саваплы эш түгел. Гаскәрнең иң зурысы Туктамышка каршы
яуда чүлдәге сәйяхка бер йотым су шикелле кирәк булачак бит...
Печән өсте, челлә вакыт дип тормыйча, Мамай төмәннәре җиде йөз дә
сиксәненче елның22 җәй уртасында Борын-Инеш23 елгасына җиткән иде инде.
Җәнәвизләр, Каф таудан ук төшкән әрмәннәр, Көбә үзән24 аръягыннан килгән
кыпчаклар, аланнар, кумыклар – һәммәсе дә монда. Казан ягыннан Идел
яры буйлап юыртучы татар-болгарлар, чирмеш-мукшылар Җүнкаладан соң
башланган сазлык белән карурманнарны үтә алмый җәфалана икән, Мамай
аерым ыстаннар корып көтәргә мәҗбүр булды.
Беренче төндә үк аның ыстаныннан ялгыз җайдак чыгып югалуын
шәйләмәде дә ул. Ә чаптар иясе нәкъ менә Борын-Инеш белән Тын елга
боргаланып, бер-берсенә кушыла язган дугалыктагы җәйләүләргә җәелган
нәни олыс хуҗасы Хазбулат бәк иде. Челләдәй җәй уртасында бу якларда төн
дигәнең бер саплам җеп шикелле гаҗәеп тә кыска. Качак чапкын, каршысында
очраган агач ботакларына йөзен сыдыргалап, бик аз чапты. Аннары дала учагы
шикелле ялтырап, шәрык якта кояш кабына башлады, сукмакларны абайлау
җиңеләйде. Коломна юлына баскач, артына һәм як-ягына каранып торуны
бөтенләй ташлады ул. Бу якларга татарларның теше үтми, аларның күчмә
торгакларыннан шөлләү артык иде.
– Дошман! Дошман! Татар ертаулы! – дип сөрән сала-сала, кечерәк бер
22 Милади белән 1380 ел.
23 Борын-Инеш – Воронеж елгасы.
24 Көбә үзән – Кубань.
В А Х И Т И М А М О В
29
елга аша салынган күпер астыннан аның каршына әзмәвердәй гәүдәле бер ир
йөгереп чыкты. Кулында ике тәртә озынлыгы киртә. Китереп орырга өлгерсә,
сөяк-санагыңны җыеп алуың да бик икеле.
– Дошман түгел, сезнең хезмәтчегез Хазбулат мин! Хопрадагы Демьян
атлы кенәзегез янына илтеп җиткерегез тизрәк. Мин Тын елга дугасы янында
ул яллап калдырган махсус шымчы булам, – дип кычкыра-кычкыра ияреннән
сикереп, чапкынның җир өстендә тиендәй бөтерелә башлаганын күргәч,
каравылчы әзмәвер дә киртәсен ташларга мәҗбүр булды.
Әтәчлеген басу өчен генә бер-ике мәртәбә муен тамырына кундырып
алганнан соң, барыбер дә, ике кулын артка каерган көенә, чапкынны елга
аръягындагы торгаклар ыстанына алып киттеләр. Куе чытырманлыкка
яшеренгән бер чатыр эченнән, ниһаять, яка һәм җиң очлары көмеш җепләр
белән каймалы җиләнгә төренгән түрә килеп чыкты.
– Анаңны фәлән итим, Пулат пәк бит бу, безнең әшнә Пулат! – дип, ике
кулы белән сакал-мыегына ябышкан токмач кисәкләрен сыпыра-сыпыра күз
акайтып килгән торгакбаш, күрәсең лә, каравылчылардан чапкын таләп иткән
Демьян кенәз иде.
Кулларына ябышкан торгакларны, җиң очларын тигәнәк-сырганактан
чистарткандай читкә этә-төртә, канатланган Хазбулат тезеп китте.
– Мамай мирза Воронеж елгасына килеп җитте инде. Карасу25 каласыннан
йөз чакрым арада тукталып ыстан корды. Аның әләме артыннан ияргән
җайдаклар тулы тугыз төмән. Әле Мамайга тагын Тверь кенәзе Михайло
белән Кияү каласындагы26 Ягайло да килеп кушылачак ди. Мәскәүдәге бөек
кенәземезгә барча урыс олысларын күтәрмичә булмас.
– Мамай төп һөҗүмен кайсы якка юнәлтергә ниятли? Безне кайсы көнне
туздыра башлаячак? Әйт, дим, тизрәк әйт, анаңны сатыйм! – дип, кенәз аламасы
хәзер инде үзе Хазбулатны якасыннан алып җилтерәтергә тотынды. Сатлык
чапкын тамагыннан өзек-өзек җавап гыжлап чыкты.
– Төгәл кайсы якка төбәләсен Мамай үзе дә белми. Теге ике аркадашы белән
кушылгач ачыкларга ният тоталардыр. Ә Ягайло хозурына чапкын куган чакта
нык кистереп әйтте. Алма чуагы беткәч. Сентябрьнең бере!
Берникадәр вакыт баш чүмечен кашып торуга ук, кенәз Демьян торгакларга
таба борылып җикеренде.
– Ике ат әзерләгез, Митрәй кенәз янына шәхсән үзем барам! – Аннан гына,
мескен бер сальчега хәер ыргыткандай, татар бәге тарафына сүз ташлады. –
Митрәйгә җиткерермен, синең өлкән угылыңны үзенең сараена өлкән сакчы
итеп алмый калмас. Вәгъдә – иман!..
Сатлык Хазбулат икенче төндә әйләнеп кайткан чакта Мамай урыныннан
гел купмаган иде, утары кул сузымында гына яткан бәкнең югалып торуын
төпченердәй түрә табылмады...
Ике күзеңне акайтып кына һичбер юлбарыс белән арсланнарны өннәренә
кире кертеп булмый. Мамай Воронеж ярыннан купмыйча ике атна буе бик
тилмереп көтсә дә, ул вәгъдәләшкән Тверь белән Киев тарафыннан сыңар
гына җайдак та күренмәде. Мирза урыс олыслары эченә бер ертаул да
куып вакланмаган иде, ләкин уяу колаклар аша, барыбер дә, шөпшә төсле,
көтелмәгән шөбһә-хәбәр килде.
– Унсигезенче августта Митрәй кенәз Коломна атлы калага килеп җиткән.
25 Карасу – Елец каласы.
26 Кияү кала – Киев.
КАРАБӘК
30
Үзе белән алтмыш меңле гаскәр алып килсә, Коломна янында аның кул астына
тагын илле меңгә якын ир өстәлгән икән!
Бушка узган һәр көн – дошман тегермәненә яңа бер инеш ул. Өстәвенә,
яу булачак кырны дошман карамагына тапшыру да зыян. Юньле сәрдәр, иң
беренче нәүбәттә, отышлырак ялан-кырны үзе сайлый, мәхкуль булган һәрбер
адымында ятьмә-тозак үрә, дошманны өненә ябылган аю-төлке урынына
шунда куып кертә дә, аннары инде аранга бикләнгән җанвар хәленә китереп
тукмаклый да җиңә! Юк, яу кырын сайлап алырга ирек куеп, Митрәй сыман
йолкышларны сөендереп булмас!
– Алга кузгалабыз! Тын елга ярына! Ягайло белән Михайло чирүләре безне
шунда көтә! – дип, бик һавалы әмер ташлады Мамай бер иртәдә.
Төмәннәр, бер-бер артлы, буар елан сыман сузылып Тын елгага таба
төбәлүгә, урыс олыслары ягыннан яңа хәбәр килде.
– Митрәй Ука елгасын кичеп чыкты инде. Аңа Сүздәл, Җүнкала, Рәзән
кенәзләренең берсе дә сыңар гына да яугир җибәрмәгән. Шуңа карамастан,
Митрәй канаты астына җыелган сугышчылар саны йөз илле мең чамасы
чутлана ди инде.
– Ялган, ялган! – дип акылдан шашкандай шаркылдады Мамай. – Бу хәбәрне
китергән бушкуыкны дарга озатыгыз! Урыс кенәзләренең һичбер вакытта да
йөз илле меңлек гаскәр җыйганы юк!27
Барыбер дә, Мамай төмәннәренә адымны кызулатырга туры килде. Тын
елга ярына килеп төртелүгә, тораташтай калып шаккаттылар. Тын елга белән
кечерәк бер инеш кушылган киң кыр уртасында канатларын ике якка җәйгән
бөркет сыман гаскәр басып тора. Биек кенә калкулык өстенә корылган чатыр
түбәсендәге әләмнең кан шикелле кызгылт төсенә карап чамалау кыен түгел
– Митрәй гаскәре бу, дошман-мәскәүлеләр...
Ике көнгә якын вакыт әзерлектә үтте. Билгеле ки, Мамай мирза өчен дә
чатыр корырдай тау бар иде анысы. Мамай үзе дә шуннан тын да алмый
күзәтүне белде, аның әмере буенча, меңбашлар да төрле якка чабып кына йөрде.
Алардан тыш, Мамай Ука елгасы тарафына да, Тын елга буйлап та дистәләгән
чапкын куган иде. Гел бертөрле, өметсез җавап кайтты.
– Ягайло төмәннәренә чаклы бер йөз чакрым ара. Синең ашыгырга
чакыруны тыңлап торган, соңга калуына бик үкенгән сыман. Мәгәр төмәннәре
ташбакалар төсле акрын кыймылдый шул. Бер аягын атлаганчы, икенчесен эт
ашый, дип нәкъ менә Ягайлоныкылар турында әйтәләрдер...
Ә Ука ягыннан бөтенләй кара җавап.
– Митрәй кенәз Михайло хозурына бер меңбашын куган. Үз туганнарыңны
кыру өчен монда килеп җитсәң, яудан соң барча гаскәр белән Тверь өстенә
юнәләбез дә синең кенәзлегеңнән кара күмер генә калдырып чыгачакбыз, дип
бик нык кисәткән ди...
Җиденче сентябрь киченә сугыш кыры әзер булып бетте, Мамай аны,
үзенчә, шактый төгәл күзаллады сыман.
Ике канатта – ике олы гаскәр, аларның һәркайсында икешәр йә өчәр
төмән бар да бар инде ул. Үзәктәге чирү ике катлы. Иң төп полк Митрәй
чатырын юан дага сыман нык уратып алган. Ләкин аңа җиткәнче алгы
полк дигәнен дә кырып-сытып узасы бар әле. Кенәз чатыры артында
27 Рус елъязмачылары тудырган «Задонщина» һәм «Сказание о Мамаевом побоище» атлы хикәятләрдә
Куликово кырында руслар ягыннан 303 мең сугышчы яуга кергән, шуларның 259 меңе һәлак булган, дип
тасвирлана. Әлбәттә инде, хакыйкатьтән гаять ерак саннар.
В А Х И Т И М А М О В
31
да бер чирү шәйләнә, куендагы полк дигәннәре, мөгаен дә, шулдыр. Бу
үзәктәгеләрен дә кушып исәпләсәң, валлаһи да, Митрәйнең гаскәре йөз
илле меңнән артмый. Саны байтак, тән чымырдатырлык, иллә мәгәр
кораллары, килеш-килбәтләре бигрәк кылка инде. Тимер-бакыр көбәгә
төренгән сугышчылар саны өч-дүрт төмән чамасы да юктыр. Җайдаклар
да биш төмәннән артмас. Калганнары – бары да җәяүлеләр. Һәрберсендә
диярлек кылыч, озын сапка утыртылган балталар бар-барын. Әмма сөңгеләр
урынына меңәрләгән сәнәк, чалгы, ыргак, ахыр чиктә күсәк күтәргәннәр.
Бу мескеннәр Мамай мирзаның Каф тауларда, Җаек аръягында яуда йөреп
чыныккан арсланнарына, юлбарысларына каршы тора аламыни соң инде?!
Болар җәнәвизләр, алан вә кыпчаклар яудырган уклар яңгырыннан соң
кырау суккан үлән урынына кырылып бетәчәк бит!..
– Бүтәнчә көтеп булмый, – дип нәтиҗә ясады сәрдәр-мирза төнге зур җыенда.
– Ягайло таҗдар утыз гына чакрымда, орыш башлануга килеп җитәчәк ул. Тверь
кенәзе Михайло да юлда, безне һич ташламас. Таң атуга, арысланнар, юлбарыслар
төсле, ярсып-кайнап, дошман өстенә ташланырга кирәк. Һәрбер яусыз үткән сәгать
– дошман файдасына. Алар – үз җирендә, аларга өстәмә көчләр, тамчылап булса
да, гел өстәлеп тора. Урыс гаскәренең үгез урынына көрәюен, көч җыюын көтеп
торып булмас. Кояш калкуга ук яуга ташланабыз. Яуга, яуга!..
Яр буенда томан таралуга, иң беренче итеп, ялгыз батырларны алга
чыгардылар. Чилу бәк – Мамай мирза белән дистәләгән яуны бергә үткән
яугир, үзен бүгенге орышта да кыр хуҗасы сыман иркен тотты. Атлар өстендә
беренче мәртәбә күзгә-күз карашып узгач та, боҗра читенә чыгып, корыч
калканын җиргә атып бәрде.
– Бу монахның өстендә көбәсе юк, ә батырлар көрәше гаделлекне сорый, –
дип, ике як гаскәр дә ишетерлек итеп оран салды. – Көчләр ике якта да тигез
калсын өчен, мин калканны ташлыйм.
Ике кыя, ике тау шикелле кузгалып, алга ыргылдылар. Аралары күз ачып
йомганчы якынайды. Икесенең билендә дә озын кылыч, кулларында тәртә
буе сөңге. Бер-берсен иярдән сугып төшерергә генә ният иткәннәр иде дә,
икесенең дә мәгърур сөңгеләре күкрәкләрен ярып-сытып керде. Ике батыр да
чаптарлары белән җир өстенә ауды. Монах җиләненә төренгән орышчының
чып-чын яугир булганлыгы шундук ачыкланды – ертык җилән астында өзелгән
тимер көбә боҗралары чәчелеп ята иде.
– Чилу бәк җиңә алмады, начар фал бу, – дип, сәрдәр-мирза чатыры алдына
тезелешеп баскан тәнсакчылар усал сүгенделәр. – Аның каравы, урыс батыры
да үз үлемен тапты. Ике якта да өмет тигез әле...
Сафлар тын калуга, Мамай мирза җәнәвизләр төмәнен яуга ташлаттырды.
Алар – җәяүлеләр, әмма һәммәсе дә мең тәңкәле корыч көбәләрдән. Очлымнары
чүлмәк сыман тоташ, күз ерымнары гына чекрәешеп тора. Калканнарын бергә
тезделәрме, дивар хасил була. Беренче рәттәгеләрдә – кылыч та ыргаклы җиңел
сөңге. Боҗра эчендә калганнар дошман өстенә туктаусыз ук яудыра. Җәнәвизләр
урысның алдынгы полкын, сарык көтүенә ташланган бүре өере сыман, сытып
кына барды. Болар ике төмән сугышчыны кырып бетерүгә, дошманның Митрәй
кенәз кул астындагы үзәк алаена28 барып төртелделәр. Мамай янына Болгар
олысыннан тупланган аерым төмән башлыгы Бигеш килеп җитте.
– Митрәй әле өч ел элек кенә безнең Болгар тирәсен дә, Җүкәтау илә Казан
тарафын да тоташ талап китте. Мәхмүт илә Хәсән бәкләребез йолым салымы
28 Алай – полк.
КАРАБӘК
32
чыгарып түләгәннән соң гына кире борылдылар. Безнең үчебез чиксез.
Болардан да каннар костырырга безгә рөхсәтең бир!
Мамай алга таба кулын изәүгә үк, болгарлылар яуның үзәгенә бәреп
керде. Болар – әле мәркәзләрен Митрәйдән саклаган чакта ук туплары һәм
тимер җәяләре белән урысларның котын алган кавем. Бу юлы да тимер җәя
мәргәннәре кыл уртада икән. Борһан атлы мәргәннәре колаклары уч төбе
кадәрле, озынлыгы сөңге буе булган иң тәүге укны зеңләтеп очыруга, кызгылт
әләм астына ялтыравык киемнәргә төренеп баскан кенәзләре әйләнде дә төште.
– Кенәз, кенәз, олуг кенәз вафат! – дигән зур хәвефне иң беренче булып
кайсы як кычкыргандыр, икенче мизгелдә үк аны меңәрләгән яугир кабатлады.
– Олуг кенәз, Митрәй кенәз вафат!
Ул арада мәргән Борһан икенче угын да корып өлгергән бит. Ул тәтә җебен
ычкындыруга, кенәз чатыры түбәсендә торган кызгылт әләм чәчрәп читкә очты.
Инде урыс гаскәрен ике кулсыз да калдыргач, Мамай яклыларга гайрәт иңде.
– Җиңү, җиңү! Урыс башсыз калды! Әләмнәре ауды! Җиңү безнең якта! –
дип илерә-илерә бердәм үкерделәр.
Әмма Мамай урыс кенәзенең нинди мәкерле көчне поскында тотуын
алдан күрә белмәгән шул. Көтмәгәндә әүвәл җиз сорнай тавышы яңгырады
да, Тын елга буендагы бер тау ышыгыннан саранчалар күчен хәтерләткән
ташкын килеп чыкты. Ара ерак түгел, Мамай барысын да төгәл күреп торды.
Дошманның сул канат ясап якынлашкан төмәнен Серпухов кенәзе Андрей
әйдәп килә, уң яктагы төмәннәрне Боброк җитәкләгән. Мамай аларның икесен
дә яттан белә, йөз кат күргәне бар. Андрей атлысы үз каласында хакимлек итү
өчен дә, якын кардәше булган Дмитрийны Мәскәүдәге олуг кенәз кәнәфиендә
калдыру өчен дә, йөз суларын түгеп һәм бүләкләр төяп, Сарай тупсасына унбиш
ел чамасы туктаусыз килеп йөрде. Ә Боброгы әле биш еллар чамасы элек кенә
Волын каласында кенәз булып утырды, аннан аны латышлар кенәзе Витаутас
гаскәре себеркеләп куды. Шуннан Мәскәүдәге Митрәй кенәз сараена иңеп
куыш тапкан булды. Әмма кайсы гына хуҗа утарында өрми йә таламый торган
әрәмтамак эт асрасын инде? Митрәйгә ярыйм дип, качак Боброк Тверьдагы
Михайло өстенә дә, хәтта караучысыз калган Болгар олысына да яулар белән
йөрде. Дөрес, өч ел элекке явында Болгарга да, Казанга да бәреп керә алмады,
ләкин, барган яллык, барыбер дә олау-олау күн итекләр, кенәз хатыннары өчен
читек төяп китте. Менә, шушы качак Боброк хәзер мәскәүлеләр ягында олуг
сәрдәр, ә тирәнрәк чокысаң, яллап китерелгән бер ау эте инде.
Шулчагында Мамай чатыры янына икеме-өчме төмәнбашы берьюлы чабып
килде. Йөзләрендә аптыраш вә хәвеф.
– Митрәй кенәз исән! Әнә, Боброк әләме янындагы бер җайдакны кара.
Иярендә исерек кеше шикелле ава-түнә генә утырса да, Сарайга ярлык өчен
мүкәләп килеп йөргән Митрәй кенәз бит ул. Без аларның үзәк алаенда, сәрдәр
шушы дип алданып, Мәскәүнең Михайло Бренко атлы гап-гади бер боярын
атып үтергәнбез. Митрәй кенәз – җебегән, куркак мөртәт – үзенең киемнәрен
шушы Бренкога салып биргән булган. Мондый җебегән кенәзгә каршы орышка
чыгып йөрү – үзе үк зур хурлык!..
Мамай хәзер үзе дә чамалады. Олуг кенәзнең исән калуы гади сугышчыларга
да куәт-дәрт өстәде, аларның хәтта яу кырында яраланып-миңгерәп ауганнары
да кабат кубып, Кырым гаскәренә ташландылар. Боброк җитәкләгән поскын
гаскәргә дә төмән артыннан төмән өстәлеп тора, алар Мамай чакырып китергән
алан, кумык, кыпчак, бәҗәнәк чирүләрен арба тәгәрмәче астында калган камыл
В А Х И Т И М А М О В
2. «К. У.» №5 33
урынына сыта башладылар. Мамайның бәбәкләренә кан йөгерде, ул келәмгә
ауды. Берникадәр арадан соң шашкан кешедәй сикереп кузгалды да ияренә
менде. Теш арасыннан сытып чыгарган әмерен ишеттеләр:
– Яуга кергән кыпчак-чиркәс алайларын кире чакырмагыз, алар безне
каплар өчен калсын. Ә татар төмәннәренә фәрман таратыгыз, без китәбез!..
Килгән сукмакка аяк баскач та басылмады Мамай, артта калган Мәскәү
кенәзенә янап, йодрыкларын болгый-болгый сытып сүгенде ул:
– Митрәй кенәз, ул тәхеттә калсын дип, юкка гына Туктамышның арт санын
тугры эттәй ялый. Ул Туктамыш, вакыты җиткәч, аһ, Митрәй кенәзне табан
астына салып биетәчәк әле!..
Әйе, Мамай өчен менә шул рәвешчә тәмамланды ул Шөлди явы. Өч-дүрт
атнадан соң төрле хәбәр кайтты:
– Митрәй «без Мамайны җиңдек, куркак мирза яуны ташлап качты», дип
Туктамышка аерым чапкын куган.
– Шөлди кырын мәетләрдән чистарта башлаганнар. Урыслар ягыннан йөз
мең чамасы җәсәд санаганнар ди. Кырымлылар арасыннан кырык меңнән
артык яугир корбан булган...
Менә шулай, Мамай җиңмәде дә ул Шөлди кырында, тар-мар да ителмәде.
Хәтта инде аның хакында җиңелгән дип сафсата сатсалар да, Мамайның,
гомумән, гомерендә дә үз кул астындагы гаскәрне хурлыкка калдырган башка
бер генә орышы да булмады бит. Урданың үз эчендә әмирләр вә бәкләр, угыр
кәҗә тәкәләре шикелле, бер-берсенең олысларын, калаларын таларга күп йөрде
анысы. Иллә мәгәр Мамай Урда җирләренә бер генә чит-ят дошман гаскәрен
керттермәде, мәмләкәтне таркатмый-талатмыйча саклый-яклый белде.
Әлбәттә, ул фәрештә түгел. Сарай тәхетенә утырткан ханнарны байтак еллар
буе үзенең кубызына биетеп кенә тотты. Әлләни хата юк бит. Тәхет тирәсе –
әтәчләр йә сыртланнар сугышы кебек үк яу кыры инде ул. Йә син дилбегәне
үз кулыңда тотасың, йә дошманнар талый. Алар да аз булмады. Чыңгыз
туруннары гына түгел, Болгар, Хаҗитархан, Мукшы, Сарайчык шикелле олыс
әмирләре булган Хәсән, Хуҗа-Чиркәс, Гарәбшаһ, Айбәк бәкләр дә Урда тәхетен
эләктерергә тырышып карады бит. Әйе, куды аларны Мамай, себеркеләп, һау-
һаулатып куды. Чөнки илне җыен вак-төяк һәм хуҗасыз этләрдән талатканчы,
бәйгә куйган һәм симертеп тоткан үз этләре аның өчен отышлырак иде. Хәзер
кай тарафтан, нинди әнчек этләр генә капка асларыннан тавыш ташламасын,
юк, йөгәндә тотты, таркатмыйча тотты Мамай мирза бөек Җучи йортын. Ә җил
кай якка иссә, шунда ава, үз куышын йөз кат алыштыра торган Туктамыш газиз
йортны Мамай шикелле үк какшатмый-аудармыйча тота алмаячак. Юк, ирек
бирәчәк түгел аңа Мамай! Бүген аны куып җибәрдек, моннан котылдык, дип
юкка сөенәләр. Кәффага кереп бикләним, беркадәр тын алыйм, ә аннары утлы
күмер өстенә мендереп биетәм әле мин сезне, җыен соран, җыен сатлыкҗаннар!
Кайнар таба өстендә биергә әзерләнә тор, әрсез Туктамыш хан!
5
Тын елга ярында кырымлылар бигать китергәннән соң, Туктамыш хан
берничә тәүлек буена ау оештырып, чаптарлар ярышы үткәреп күңел ачкан
иде, буранлы кыш башлангач, Кәффа каласыннан аның күңеленә май булып
ятардай хәбәр китерделәр.
– Җәнәвиз сәүдәгәрләре Мамай мирзаны әүвәл колач җәеп каршылаган
булган, ә ул, нәфесен тыймыйча, бер рум сылуына кул суза башлагач, тегеләр
КАРАБӘК
34
моны буып үтергән. Олау-олау төяп килгән хәзинәсен талап бетергәннәр.
Мамайның өлкән улы Мансур гына иң якын яраннары белән чыгып кача алган.
Башка якта ул әмиргә куыш юк бит инде. Аптыраганнан, Киев каласында
утырган латыш кенәзе Витаутас янына юл тоткан ди.
Туктамыш Карабәкне, менә шул хәбәрне алганнан соң, үз чатырына
чакырды да инде. Карабәк моны һич көтмәгән иде, юл буена шабыр тиргә
батып, кырык төрле уй кичереп барды. Габдулланы заманында Мамай мирза
хан итеп тәхеткә күтәрде бит, Туктамышның шуның өчен үч алуы, йә булмаса,
үз тәхетенә дәгъва итәрдәй барча дошманнарыннан арынырга маташуы
мөмкин. Яки Карабәк Мамайның бар ниятен, һәммә серен белеп яшәгән дип
уйлап, Туктамыш хәзер инде мәрхүм булган мирзаның хәзинә яшергән, байлык
күмеп куйган куышын элеккеге хан ярдәме белән эзләп тапмакчымы? Аңа
өмет итсә, бөтенләй беркатлылык. Чүл бүресе, сыртлан, сусар, төлке кебек
җанварлар гына түгел, әрлән, йомран, кумак сыман вак-төяк корткычлар да –
һәркайсысы тапкан ризыкларын, аулаган дошман үләксәләрен бер-берсеннән
читкә яшерә, үзләренең үсеп җиткән балаларының күзләренә дә күрсәтми бит
хәтта. Ә Мамай шикелле мең кат эрләнгән һәм мең кат җилгәрелгән хәйләкәр
үзенең хәзинәсен Карабәктәй ачыкавызларга белдереп яшиме соң!
Туктамышның тагын Мансур язмышы, дөресрәге, Мамай белән Витаутас
бәйләнеше турында сорашасы киләдер, дигән очкын да бар. Ләкин Карабәкнең
Мамай хуҗа булган Үкәк каласыннан гына түгел, хәтта мирзаның сәфәрләргә,
ауга чыккан чакта кора торган ефәк чатырыннан читкә тибелүенә дә унбиш
еллап гомер үтте инде. Шулай икән, нинди генә сер алмакчы була соң бу
Туктамыш? Карабәкнең яңа ханга нигә хаҗәте бар?..
– Хуш килдең, Габдулла хан, әйдүк, мәйлең! – дип, Туктамышның ике кулын
сузып каршылавын күргәч, Карабәк хәтта мәлҗерәп үк төште.
Үткән сынау, күргән мең төрле кимсетелү һәм газаплар эзсез каламы соң!
Ул күз төпләренә сытылып чыккан ачы яшьләрен кул аркасы белән сыпырып
куярга мәҗбүр булды. Туктамыш бөтенләй үк туң бүкән түгел, ахры, аның бу
кыланышын күрмәмешкә сабыша белде һәм элеккечә үк җылы тавыш белән
дастарханга дәште.
– Мин сине кайчандыр, әле малай чагыңда ук бер мәртәбә күреп калдым
сыман, – дип якын туганыдай сүз башлады. – Ялгышмасам, моннан егерме
биш ел чамасы элегрәк, Җанибәк хан Җаек буена ауга чыккан чакта, синең
атаң Дәүләт-Хуҗа белән минем атам Туйхуҗаны да бер сәйранга дәште. Үз
гомеремдә беренче мәртәбә мин шунда чакматашлы озын мылтык күрдем. Ул
синең атаң кулында иде, шуның белән ул бер җәйрәнне екты. Син ул чакта ияргә
ияләнеп кенә килүче, сыер боты чаклы гына малай идең әле. Шулай да, атаң
белән шапырынасың килгәнгәдер инде, гел җәйрән тирәсендә бөтерелеп, авыз
ерып йөрдең. Чакматашлы мылтык күңелемә бик нык бәргән иде, шуңадыр,
ахрысы, син, бәләкәч Габдулла да, хәтеремдә калдың.
– Ә мин моны онытканмын инде, – дип җавап кайтарырга мәҗбүр булды
кунак, үзе барыбер дә җитдирәк сүз көтте.
– Мин сине, билгеле ки, сабый чакны сагынып утырырга вә чәй эчәргә
генә чакырмадым, – дип аңлап алды хуҗа. – Минем сараема йөзәрләгән
киңәшчеләр, аркадашлар, Җучи бабабыз корган бар олысны кабат бер учка
җыюда ярдәм итәрдәй олы бәкләр кирәк. Әйе, әйе, күзеңне бик акайтма, Җучи
олысын өр-яңадан җыюда минем исәп. Мондый олы юлда байтак гамәлләр
кылынды да сыман. Күк Урда белән Алтын Урда хәзер минем кулда. Шәйбан
В А Х И Т И М А М О В
2.* 35
этләре эләктергән Меңкышлак олысын, Арал буйларын кайтару да әлләни ерак
йөрмәс. Магулстан мәркәзе Алматыдагы Камәретдин әмир белән Харәземдәге
Сөләйман суфи да безнең Урдага кушылу ягында. Миңа аркадашлар,
ярдәмчеләр Җучи олысын тулаем җыйнап бетерү өчен кирәк тә бит инде.
Карабәккә җиде катлы болытлар өстенә менеп киткән ханны итәгеннән
сөйрәп төшерергә туры килде.
– Тыңлап утырам, син гел, Үзбәк хан шикелле, һаман шәрык ягын,
шәрык олысларын гына кайгыртасың. Ул да, менә, Сарай мәркәзендә яки
Кырым илә Болгарның кайсындадыр мәрмәр мәчетләр дә, затлы пулатлар да
калкытмаган. Аның каравы, бер Үргәнеч каласында гына өч-дүрт төрбә-пулат,
хәтта Мисырдан кәрван-кәрван итеп ташылган мәрмәр ташлардан Ак Кала да
төзеттереп куйган. Ә югыйсә, бизмәннәргә салсаң, Җучи олысын иң беренче
чиратта Кырым белән Болгар олыслары туендырып яши. Син кереп утырган
алтын нәкышле сарай да Болгар осталарының кулы белән җирдән күтәрелгән.
Алардан тыш, тагын әле Таш Билбауны тирәләп алган, Ак Идел, Чулман,
Әтил, Нократ дәрьялары буйлап сузылган күпме олыс бар. Ахыр чиктә син
урыс кенәзлекләрен дә күз уңыннан чыгарып ташларга бик ашыкма әле. Алар
Алтын Сарайга ясак озатуны бөтенләй онытты. Әнә, Мамай мирзаны Шөлди
кырыннан куып җибәрүгә, хәзер ярлык сорап Сарайга килүче кенәзләр дә бетте.
– Юк, аларның борын чөеп яшәвенә ирек куясым юк! – дип шашып
кычкыра-кычкыра элеп алды Туктамыш. – Алтын Урда каһаны барлыгын
санга сукмыйча, үзбаш булып, баш бирмичә яшәргә ымсынып карасыннар.
Мин аларны борыннары белән үзләренең нәҗесенә тыгып куям әле!
Карабәк туктамады.
– Әгәр бер олыс бәгенә йомшаклык күрсәттеңме, иртәгә сине башка азгын
бәкләр корт күче шикелле сырып ала һәм иң котырган кигәвеннәр, зәһәр
шөпшә сыман талый башлый. Яман шешне ул борын күрсәтүгә үк яндырып
йә көйдереп юк итәргә кирәк. Син беләсең булыр, вак чуанны вакытында
сытып бетермәсәң, ул аннары тәнне эт имчәге сыман сырып ала. Соңыннан
ул җәфадан төбе-тамыры белән йолкып котылалар. Ә урыслар Бату бабабыз
аларның олыс-калаларын буйсындырганнан бирле узган йөз илле елдан соң
беренче мәртәбә Урда гаскәренә азау тешен күрсәтте. Гап-гади бер ялгыз
мирза чирүен кире борганнармы, әллә Урда ханына каршы чыкканнармы –
кара гавам өчен дә, аларның поплары өчен дә аерма юк. Иң мөһиме, нибары
сыңар Кырым олысыннан гына Мамай мирзаның япа-ялгыз көе җыйган
чирүен куып җибәрүне дә алар барча Урда гаскәрен пыран-заран китергән вә
тарихта күрелмәгән олуг җиңү төсле бүрттереп, буыннан-буынга тапшырып
шапырыначак. Угыллары, оныклары хәтта үзләрен Урда ханнарыннан азат
кавем дип тә саный башлавы бар.
Карабәк сүзләре үтенә тиде, ахры, Туктамыш учактагы казан шикелле
кайнап чыкты.
– Юк, дидем мин сиңа, олыс бәкләренә, нәкъ хатыннар белән эш иткәндәге
шикелле, уч төбен күрсәтергә һич ярамый! Мөгезе чыкмаган бозау кебек
торсаң, шул хатыннар төсле үк алар әүвәл итәгеңә, аннан муеныңа үрмәли
башлаячак. Ярар, минем сүзне үтәп, Митрәй кенәз Мамай мирзага гаскәр җыеп
каршы чыкты. Үзен хан итеп саный башлаган Мамай мордарны чәнчелдереп
төшерү өчен шулай кирәк иде. Ул мордардан котылмыйча торып, бердәм Урда
төзү турында хыяллану да тәмле төш кенә иде. Аны чәнчелдердек. Иллә мәгәр
хәзер инде Митрәй Урдага буйсынудан чыккан еландай баш калкытты. Чиратта
КАРАБӘК
36
ошбу еланның да башын өзү хәер. Һәр түрәне, абзардагы мал шикелле, үзенең
аранына, үз кетәклегенә бикли белү кирәк. Шуңа мин, иң беренче гамәлем
итеп, Мәскәү өстенә яу белән барачакмын, монысы һич бәхәссез!
Карабәк күзәтеп утырды, комарга бер керсә, Туктамышны бәйдән ычкынган
эттәй тотып тыешлы түгел, бу теләсә кайсы киртәләрне дә сикереп чыгачак
икән. Мәмләкәт чаклы мәмләкәткә йөгән кидергән таҗдарга салкын канлы,
аек зиһенле булса отышлырак та бит, мәгәр олы юл башында канат җилпеп
гайрәт күрсәтү дә бик кирәкле шәйдер.
– Иллә мәгәр һәрбер дәүләт тылы белән генә түгел, чик буйларын йозакка
бикли белүе белән дә көчле була ала. Иң тәүге нәүбәттә, безгә нәкъ менә шул
урыс кенәзлекләре чиген таш кирмәннәр сыман ныгытып кую хәер. Менә
шул нияттән мин сине Болгар олысына әмир итеп озатырга дигән ныклы уйга
килдем, Габдулла хан.
Туктамышның үзенә төбәлеп утыруын шәйләп, Карабәк йөзен югарырак
күтәреп бакты.
– Болгар – минем туган йортым Актүбәдән кул сузымында гына, якын олыс,
таныш җир анысы. Әмма Кырымдагы халыкның да яртысы – гәрәйлеләр. Әгәр
чынлап та мине бер олыс әмире итеп күтәрергә ниятләгәнсең икән, шәхсән
үземә Кырым җире якынрак. Монда минем туганнарым, дистәләрчә яуларда
сыналган җайдакларым. Ә син мине бөтенләй икенче тарафка, шимальдәге
Болгар олысына ук күчереп куярга ният иткәнсең. Бу һаман мине Мамай
мөриде, Мамай чирен эләктергән гыйсъянчы дип уйлаудан түгелдер бит?
Яисә әмирләрне үзенең туганнарыннан ерактагы чит олыска утыртып, үзеңчә,
Урданы фетнә-түнтәрешләрдән азат итәм, дигән ышанычмы соң бу?
– Асылда, Габдулла, миңа аркама пычак кадамый торган тугры җаннар,
теләктәшләр кирәк. Заманында Мамай моны ике мәртәбә тәхеткә күтәргән,
дип кенә синең кебек абруйлы вә Чыңгыз канын йөрткән әмирләрне табын
түреннән куып, ат карарга озату йә гади нәүкәр итеп орышларга кертү – ул
өстеңдәге затлы җиләнеңне салып ташлап, сальченекедәй кылка-сәләмәгә
төренү шикелле үк тилелектер. Ата-бабалардан калган бер гыйбрәтле
әйтемне ишеткәнең бармы? «Әтәч булып кычкырырга маташып көчәнә
торгач, карга шартлап ярылган». Тач шуның шикелле, нинди генә булдыклы
хан да ышанычлы әмирләрдән, сәүдәгәрләрдән, мигъмарлардан29, ахыр
чиктә кәтибләрдән башка да берни кыра алмый. Шуңа күрә, әйдә, Болгар
олысын ал син үз кулыңа. Таянырдай, ышанырдай көчле әмирем бул. Болгар
– урыс олысларына иң якын җир. Аны ушкуйларның30 да, кенәзләрнең
дә әтәч сыман бертуктаусыз чукып-талап торуларын беләм. Син ашыгыч
рәвештә кирмәннәр кор анда, сәүдә эшен җайла, гаскәр тупла. Болгар олысы
Мәскәү белән ике арада кыя кебек калкып басмаса, Урдага да кәфенлекләр
әзерлисе була. Шуңа кичекмәстән мәскәүлеләр өчен шәрык ягына бар
юлларны биклә.
Карабәкнең һаман бер җавапсыз утыруын күргәч, риясыз елмая-елмая,
өстәп куйды:
– Мин сиңа җаның теләгән кадәр гәрәйлеләрне дә, кыпчак яки бәҗәнәкләрне
дә үзең белән Болгарга алып китәргә рөхсәт итәм. Тик ул олысны ашыгыч
рәвештә кыя-кирмәннәргә әйләндер син.
29 Мигъмар – төзүче оста, архитектор.
30 Ушкуй – елга баркасы. Шуларга төялеп Болгар яки Алтын Урда калаларын таларга килүче урыс
юлбасарларын элек шулай атаганнар.
В А Х И Т И М А М О В
37
6
Карабәк ничәнче тәүлек буе озын, авыр юлда. Үзе, күбесенчә, кәрванның
иң башында, әмма ярты гына сәгать тә тыныч барганы юк. Аның артыннан,
әллә ничә чакрымга сузылган олы дәрьядагы язгы ташкынга охшап, ун
меңгә якын арба тезелешеп килә. Арбаларның зур-зур печән кибәннәредәй
бөркәвечлеләрен дә, көйләп куелган түбәләрен киндер яисә мал тиреләре белән
яртылаш ябылганнарын, үрәчә-кабыклардан гына корып куйганнарын да санап
бетергесез. Аларда чүлмәк-казаннар, савыт-саба, чаршау-мендәр, ястык-юрган,
чалгы-сәнәк, балта-чүкеч, пычкы-шөшле, очлым-калкан, итек-көбә, бәбкә-чебеш,
кәҗә яки сарык бәтиләре, яңа гына туган колын һәм бозаулар, авырлы хатын-
кыз, карт-коры, бала-чага... тагын бетмәс-төкәнмәс кирәк-ярак, кием-салым,
сугыш кораллары... Арбалар яныннан дистә меңәрләгән кыз-кыркыннар, яшь-
җилкенчәк, чәчләре чалара башлаган ирләр һәм хатыннар атлый. Артта дистә
меңәрләгән сарык, кәҗә, сыер, дөя, бия, айгыр, алаша, ишәк көтүләре. Һәм биш
йөз яки бер мең арба арасында хәрби киемнәргә төренгән уяу сугышчылар.
Һәрберсе ашыкмыйча, каударланмый гына атлый сыман, ләкин әлеге буар елан
алга шуышкан саен, күк йөзенә тузан болыты, тыеп булмас шау-шу күтәрелә.
Карабәк һәр тарафка күз-колак булырга тырышып, әле алга, әле артка чаба.
Болай да кара-кучкыл йөзе, муены, хәтта колаклары да эссе кояш астында чуен
төсле, чутырдай янып чыккан. Ике күзе дә тешләре генә утлы күмер төсле
елкылдап күренә. Аңа күз ташлаган саен, гәрәйлеләр елмаймыйча калмый,
аларның канәгать йөзен күреп, әмир үзе авызын җыя алмый.
Елмаеп йөрерлек кәефе бар хәзер Карабәкнең. Хыялларыннан айный
башладымы, күз алдына Туктамыш хан аңа фатиха биргән сәгать күз алдына
килә. Үпкәләрлек түгел, Туктамыш хан, Солхат читендәге киң яланга дистә
меңгә якын кеше җыеп, ә чынлыкта исә, барча кырымлылар каршында күтәреп
олылады. Билгеле ки, иң беренче чиратта фәрман укыдылар.
– Тугры ярдәмчебез, Габдулла хан Дәүләт-Хуҗа углын, Болгар олысының
олуг бәге итеп билгелибез. Аңа, хуҗа булып алуга ук, ошбу олысыбызның
яңа әмиренә, Болгар, Казан, Җүкәтау, Имәнкала31, Кирмәнчек, Кашан, Чаллы,
Алабуга кебек барча калаларны кирмән итеп корып куюны һәм гареб тарафында
ур вә ныгытмалар төзүне әмерлибез. Ошбу максатларны ашыгыч төстә үтәп
чыгу җәһәтеннән, яңа әмиребезгә башка олыслардан җаны теләгән сандагы
инсаннарны Болгар төбәгенә күчереп утырту яисә үзе белән алып китү хокукы
иңдерелә. Болгар олысына яңа күчкән гавам биш ел әйләнәсенә мәмләкәт вә
ханыбыз файдасына ясак-хәреҗ түләүләрдән азат ителә...
Әле фәрманны тыңлап бетерүгә үк, халык гөж килә башлаган иде дә, тау
итәгенә корылган чатыр алдында Туктамыш хан үзе пәйда булгач, яңгыр явып
үткән күл өсте шикелле, гавам шундук тынды.
– Җанибәк ханымыздан бирле Урдамызның ипле-имин мәгыйшәт күргәне
юк, – дип башлады ул сүзен, тешләрен шыгырдатып. – Шул ханымыздан соң
узган егерме сәнә эчендә мәркәземездә өч дистәгә якын узгынчы алышынды. Эте
дә, бете дә ханиямез таҗын үзенә яратмакчы, җыен әтрәк-әләм Урда мәмләкәтен
сугым малы кеби бугазлап ташламакчы булды. Нәтиҗәдә, Җучи бабамыз төзеп
калдырган мәмләкәт кулдан ычкынган касә урынына ватылып вә теткәләнеп бетте.
Кем иренми, хуҗасыз сыердай күреп, аны килеп сава башлады. Мамай мирзаның
гоҗлыгы аркасында җиңелү хурлыгын, иң тәүге нәүбәттә, менә сез күрдегез. Урыс
31 Имәнкала – бүгенге Уфа урынындагы кирмән.
КАРАБӘК
38
кенәзләре безнең кулдан китәргә вә Сарайдан аеры яшәргә җыена. Әгәр бер генә
тәкәгә читкә качарга ирек куйсаң да, аннан күрмеш, барча мал да уҗым эзләп
чабачак, көтү таралачак. Без Җучи бабамыз төзеп калдырган татар мәмләкәтен
көтүчесез калган мал өере урынына таратып бетерүгә ирек куя алмыйбыз.
Туктамыш бик үтемле итеп сөйли иде, гавам аңа дикъкать салып торды.
Арада Мамай мирза белән Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан
ирләр дә бар, ахры, аерымрак баскан өч-дүрт төркем, Туктамышның әрем
төсле ачы сүзләреннән башын иеп тора.
– Без Урдамызны Җучи бабамыз калдырганча яңартырга тиеш, – дип
кабатлады Туктамыш хан. – Күрше ихатасына таш атканчы, иң элек үз
йортыңның капкаларын, коймаларын ныгытып кую хәер. Ошбу мәсләктән,
карарымыз әзер, барчагыз ишеттегез. Без гамәлемезне һәммә олыс илә
барча калаларны кирмән вә үтмәс диварларга әйләндерүдән башлыймыз. Иң
тәүге чиратта – Болгар. Яңа әмиремезгә – тулы ирек. Аның әләме артыннан
кузгаласыз икән, сез дә – ясак-хәреҗләрдән азат кавем. Хәерле сәгатьтә!
Бисмиллаһи-иррахман-ирраһим!..
Менә шулай, фатихалар алып кузгалганнар иде, күз тимәсен, меңәрләгән
гаилә иярде бит. Карабәк бик чамалый: Мамай изүеннән дә, Сарайдагы һәр яңа
хан талавыннан да туйган инсаннар бу. Кырым Сарайдан кул сузымында гына,
ә Болгар – шималь ягында, мәркәздән еракта ул. Кырымнан бирле сузылып
бару ансат булмаса да, алар соңыннан талау-изүләр күрмичә, азат булып яшәүгә
өметләнә. Үзенә ышанып җиде дәрья артына кузгалган кара гавамның менә
шул өметләрен акларга насыйп булсын әмир Карабәккә!..
7
Карабәк Иделгә җиткәнче үк Көбә үзәнгә дә, Каф тау итәгенә дә, хан
фәрманының нөсхәләрен тоттырып, дистәләгән чапкын куган иде. Үзенең
өметләрен аклаган хәбәрләр кайтып җиткәч, колакларына ышана алмый торды.
– Маҗар каласыннан бер мең чатыр синең олавыңа килеп кушылачак.
Яхшыбай бәк Идел ярында ыстан корып көтүеңне сорый.
– Дирбәнд олысыннан алты йөздән артык олау кузгалды да инде. Алар
юлда ишәйми калмас әле.
Иделнең нәкъ Сарайга каршы ярында тукталып ыстан коргач, Карабәк
чатырына үзенә җигән32 тиешле Көңгер бәкне, меңбашлары итеп билгеләнгән
Бүрәкәй һәм Гайсарны да дәште.
– Ошбу тирәләрдә Иделне кичеп булмый, монда дәрьяның диңгез кеби
җәелгән урыныдыр. Иделне Сәмәр җәясе янында кичү хәвефсезрәк. Анда
дәрья уртасында утраулар да бар, туктап тын алсаң да, комачау кылучы булмас.
Яхшыбай илә Кадыйр-мөхәммәт бәкләр килеп җитешсә, сезгә Иделнең үрге
агымына таба кузгалу хәерлерәк. Ә миңа Сарайга кереп, Туктамыш хан
каршында янә бер мәртәбә тез чүкмичә булмас. Безнең ыстан гына түгел, хәтта
сәфәремез хакында да аңа адым саен хәбәр итәләрдер. Борыным илә килеп
төртелгән көенә илтифат күрсәтмәсәм, аның миңа артын куюы бар. Аннары,
Иделне бер чыккач, үземнең туган нигезем Актүбәгә дә җитез генә сәфәр
кылып алыйм. Алар да безнең олауга кушылмыйча калмастыр дип беләм...
Сарайга кереп бил бөгүгә, билгеле ки, Туктамыш хан үтә мәмнүн калды.Үзен
төп хуҗа санау бик ошыйдыр, ахры, яңа гына кияү мунчасыннан кайткан яшь
килендәй көләчләнеп, сүзне юмарт тезә. Гәрчә һәрбер сүзе җитди яңгырый үзенең.
32 Җигән – бертуганның улы, русча – племянник.
В А Х И Т И М А М О В
39
– Барып төртелгәч тә, син бер тарафка игътибар итми калма. Элек Болгар
олысының терәкләре булган Казан, Җүкәтау, Кашан, Кирмәнчек, Алабуга
калаларын, Болгарның үзен дә урыс ушкуйлары яртылаш рәвештә җимереп
бетергәннәр. Сәбәп бердер, чөнки аларның барчасы да Чулман, Нократ яисә
Идел дәрьялары ярына нигезләнгән. Калаларны елга буена корып кою, бер
яктан гөманласаң, бик тә матур вә уңышлы сыман. Каланы бер тарафтан елга
саклап тора, дип тә күңел юатасың. Иллә мәгәр мәгыйшәттә алай килеп чыкмый.
Елга ярында утырган кала-салаларны һәр узгынчы талап уза башлый. Әлеге
олыстагы Ашлы, Аккирмән, Суар калаларының вәйран ителеп бетүе – һәммәсе
дә кирмәннәрне яр өстенә корып куюларның йомгагы ул. Ач-әрвах ушкуйлар
шуңа күрә аларны иркенләп талаган вә бөтенләе белән юкка чыгарган да инде.
– Ул яктан бәяләсәң, синең Сарай да Идел ярында бит, – дип каршы төшеп
карады Карабәк. – Мәгәр Бәркә хан корганнан бирле, гасырдан артык гомер
кымшанмый да утыра бит әле.
Туктамыш тукталып та тормыйча кире какты.
– Сарайны да кыя таулар рәтендәге кирмәнгә санап булмый. Аны өч-дүрт
сәнә элегрәк шул ук ушкуйлар да талап китте инде, аңа Җидесу ягындагы
кыргыз-кайсакларның да күзе төшүе бар. Шуңа берәр заман Урда мәркәзен
дә мәмләкәтнең куен түренәрәк күчереп кую җәһәте пешеп җитәр. Бүген әле
мәркәз күчерү кайгылары түгел, чик буйларын ныгыту мәслихәтрәк.
– Уйлаган юк иде, – дип сүз кыстырды Карабәк, тик хан ишетмәде.
– Әле Аксак Тимер янына ычкынганчы, аптыраган үрдәк арты белән күлгә
чумган дигәндәй, мин Болгар җиренә дә качып караган идем. Анда куен ачып
торучы гына табылмады. Әмма шул чагында Болгар җәйләүләрен хәтергә алып,
мыекка чорнап кайттым.Чулман дигән зур дәрьяны кичеп, башкорт кавеме ягына
барган чакта Мәнзәл, Зәй, Ык, Сөн, Чәрмәсән атлы ваграк елгаларга барып
төртеләсең. Аларның берсе дә бака туе җыеп ята торган сазлык яисә ерганаклар
түгел. Җаның тели икән, алар буйлап эре-эре баркаслар яисә кырык-илле яугир
сыешлы тирән каеклар җибәрү дә берни тормый. Ул елгаларда балык-сусарлар
да, ярларында урманнар вә җәнлекләр дә хәтсез. Тик, ни галәмәт, аларның
хуҗасы юк, анда калалар юк. Сиңа иң тәүге ыстаннар кору вә казан асу өчен
менә дигән урын. Андагы урманнар, инеш-күлләр – һәрберсе кирмән. Менә ул
төбәккә ушкуйлар яисә кыргыз-кайсакларның гомер буена да үтеп керәсе юк.
– Мин, һичшиксез, син күрсәткән почмакларга аяк басмый калмам, – дип
вәгъдә бирде әмир.
Туктамышның күңеле булды, ахры, ул Карабәккә өч мең җайдаклы өстәмә
гаскәр, Шам ятаганнары, тимер көбә, алтын-көмеш бүлеп бирергә фәрман
әзерләтте. Иң сөендергәне – яңа җиргә килеп төпләнгәч, сыенып тору өчен
йөзәрләгән чатыр, киез тирмә, тау-тау итеп балта-пычкы юллау турында да
онытмаган иде.
Хан яныннан чыкса, сарай тупсасында нәкъ үзенә яшьтәш булырдай бер ир
көтеп тора. Пәһлеван ук түгел, әмма гайрәтледер үзе. Әнә, иңбашлары гына да
һәркайсына чүмәлә утыртырдай. Киемнәре затлы, кыяфәт шәп. Хәтта шулар
да сызганулы җиң астыннан ишелгән бау шикелле күренеп торган сеңерле-
егәрле беләкләрне яшереп бетерә алмый.
– Хәсән бәк булам мин, – дип сүз кушты ул, ачылып сөйләшә алмаганга
кыенсынган төсле. – Хәсән бәк.
Карабәк корт чаккандай әле куырылды, әле котырынды. Бәрәкалла, моннан
унбиш ел чамасы элегрәк аны Сарай тәхетеннән себереп төшергән Хәсән бит бу!
КАРАБӘК
40
– Син Болгарга атап юлга чыгасың, ә мин шул туфрактан, – дип дәвам итте
ул, җавапны һич көтмәстән. – Сине озатып калу минем дә бурычым шикелле,
шуңа синең күзләреңә күренергә булдым.
«Әйе, әйе, Хәсән бәк Болгардан бит, – дип ушын җыйды Карабәк. – Ул
Сарайга мукшы Сәркиз һәм дә Ык елгасы буендагы җәйләүләр хуҗасы
Тугаш бәк котыртуы буенча килеп җиткән иде. Тәхетне Күк Урдадагы Ырыс
хантуганы булган Морад бәк дәгъвалый башлагач, Хәсән кабаттан Болгарына
качты. Дмитрий илә Боброк кенәзләр яу сәфәре белән килгән чакта һаман
Болгар әмире булып санала иде әле, аннары ипләп кенә Казан каласына
күчеп утырды ул. Дүрт ел элек Ырыс хан шәхсән үзе Сарайга бәреп кергәч,
ул Хәсәнне, бәйләрбәге итеп, Сыгнак каласына алып киткән дигәннәр иде.
Сыгнак, Сыгнак... Димәк, Туктамыш басып алгач, шул ук Хәсән яңа хаким
диванына да күчеп утырган булып чыга инде. Ырыс хан янында да бәйләрбәге,
Туктамыш ышыгында да – һаман шул баш әмир. Түбәтәен гел яңартып торган
шикелле, хуҗаларына җайлаша белә дә соң адәм баласы!..»
– Ханиямез Ак-Хуҗаны Мәскәү тарафына юллады. Ак-Хуҗа илә Карача
мирза Туктамыш ханны моңарчы гел уч төбендә генә биетеп яшәде бит.
Дивандагы олуг әмирләрнең берсе булгач, бигрәк тә Ак-Хуҗа мине дә, Ырыс
ханга ияреп, Сыгнакка киткәннән бирле гел ят күреп килде. Имеш, Казанчы бәк
Мәскәү җырын җырлый, гел Мәскәүне яклый, янәмәсе. Шуңа Мәскәү кенәзен
тез чүктерү өчен дә үзе китте. Аның йөгәненнән котылгач, Туктамыш хан мине
бәйләрбәге итеп куйды әле, менә, – дип, Хәсән үзе дә, Карабәк уйларын сизеп
торгандай, тиз ачыклык кертте. – Теләсәң-теләмәсәң дә, моннан ары сиңа да
минем аша эш йөртергә туры киләчәк бит. Ике араны ачыклап куйыйк, төеннәр
калмасын, дигән нияттә мин.
– Мин сиңа үч тотмыйм, – дип телгә килде Карабәк. – Аннары йөкне
икебез ике якка тарту, дилбегә бүлешүләр дә мәмләкәткә куәт өстәмәстер. Без,
мәҗлескә чакырылган мулла-мунтагайлар төсле, заманында бер-бер артлы
Сарай тәхетенә килдек, булдыра алган чаклы дога укыдык та китеп бардык.
Беребез дә Урдага ясин чыгу яисә тәһлил уку кебек хурлык кичермәдек,
Аллаһка мең шөкер. Үткән эшкә салават, ди картлар. Бигайбә, бәйләрбәк.
Инде тагын бер үк басмаларга кереп сөзешүләрдән Ходай Тәгалә үзе саклый
күрсен, Ярабби!
– Амин, амин! – дип кабатлады Хәсән һәм, Карабәкнең беләкләрен кысып,
кайнар хисләр белдерүдән дә тартынмады...
Карабәк шушы ук Идел ярындагы Хаҗитарханга сугылып чыгуны да
артык санамады. Әле аның элек тә анда әмир булып утырган Сәләчи бәкне үз
күзләре белән күрү теләге бар иде. Аның хакында сәер дә, кызганыч та хикәят
сөйлиләр бит.
Имеш тә ки, Болгардагы Шәймәрдән атлы әмирнең кызы Бибисара белән
Кашанда утырган Гомәр угылы Әмәт, әтиләренә ияреп зур сәйранга чыккач,
бер-берсенә гашыйк булганнар ди. Кире кайтып киткәч, Кашанда – Әмәт, ә
Болгарда Сара әтиләрен тыкырдатырга тотынган ди икән.
– Миңа шул ярымнан башка бер тормыш юк, безгә кавышырга рөхсәтең бир.
Ике ата да үз балаларының сүзен тыңламый, чөнки сәйрандагы ауда кайсы
җәйрәнне кем екканын бүлешә алмыйча, болар үзара яман бозылышкан. Ахыр
чиктә, әтисе Гомәрне күндерә алмыйча, Әмәт Болгар каласына качып киткән.
Тик монда да, фатиха булмагач, яшь Әмәткә капка ачып торучылар юк бит инде.
Ике гашыйк качып-посып кына күрешә башлаган һәм, мәгълүм ки, угыллары
В А Х И Т И М А М О В
41
туган. Сараның гөнаһы ачылгач, әтисе моны зинданда тотылган еланнар күченә
ташлаттырган. Әмәт тә, сөйгәнен коткармакчы булып сикергәч, буар елан
кочагыннан котыла алмаган. Шәймәрдән үз оныгын үтерү турында да фәрман
биргән булган, иллә мәгәр яраннары ятим сабыйны бик нык кызганганнар.
Аны бер сал түренә бәйләп салганнар да Идел буйлап агызып җибәргәннәр.
Ни галәмәт, Хаҗитархан янындагы ярга килеп төртелгән чагында да сал
эчендәге сабый исән булган. Аны баласыз парга биреп үстергәннәр. Ә егет
булгач, шушы сабыйны Хаҗитарханның әмире итеп күтәргәннәр. Чын исемен
белмәгәч, сабый чакта аны Салчы дип кенә йөргәннәр, әмир булгач кына ул
үзен Сәләчи дип үзгәрттергән икән. Менә сезгә гыйбрәт...
Хаҗитарханда янына барып кергәч, Карабәк тә нык аптырап калды.
Валлаһи да, япь-яшь егет бит бу. Тәгам өстәле янында киная ташлагач, егет
үзе рәхәтләнеп көлә.
– Ә мин, асылда да, әти-әнине белмим. Бер иш халык аларны Җанибәк
хан чорында котырган үләт зәхмәтеннән егылган, икенче ишләре Сарай
түнтәрешләре вакытында әрәм булган, диләр. Мине кала халкы багып үстерде,
һичбер арттыру юк. Монда мин тамак ялгамаган йорт калмады бугай, шуңа
бөтенесе үз угылы итә.
– Синең хакта биш ел элек ушкуйларга гаять оста тозак корган, дип соклану
сүзләрен күп ишеттем, шуны сөйлә әле, сабак өчен кирәк булуы бар, – дигән
сораудан соң гына Сәләчи беркадәр җитдиләнде сыман.
– Ул сәнәдә ушкуйлар Наугырыттан Чулман аша төшкән, Колын каласында
да, Аккирмән илә Болгарда да аларны кирмән башлыклары сизенмичә калган.
Дивар аша елан кеби төнлә үтеп кергәч, әүвәл шыгавылларны тоташ суеп
чыккан, аннары өч каланы да рәхәтләнеп талаганнар инде. Болар, тәмам
азып, Сарайга ябырылгач, урыс юлбасарлары турындагы хәбәр безгә дә килеп
җитте. Шуннан мин Сарайга чапкын озаттырдым. «Сәләчи Хәзәр диңгезендә
азәриләр бәге Ясакны талап кайтты, кораб-кораб итеп туплаган хәзинәсен
Куштамак дигән утрауга яшереп саклый», имеш. Ясак бәк илә Куштамак
утравының атларына тикле үзем уйлап чыгардым, моны аңлыйсыңдыр. Тегеләр
шикләнеп тә тормаганнар, ут капкандай килеп җиткәннәр бит. Ә без аларны,
асылда да, Идел елгасындагы бер утрауга куып кертә алдык. Аннары кырык
көн буена бер адым да читкә чыгармадык. Берәрсе генә күршедәге утрауга
омтылдымы, анда безнең укчы мәргән көтә. Ашарларына бер кабым ризык
калмады, ач сыртланнар төсле, бер-берсен кыра, үтерә башладылар. Болар
өрәк урынына кибешеп, гел коргаксып бетте. Ахыр чиктә атаманнары миңа
бер каекчы куган. «Аккирмән, Болгар, Сарайлардан талаган бар байлыкны,
һәмишә җарияләремне Сәләчигә бирәм, коры җир өстенә чыгып аяк сузарга
гына рөхсәт итсен берүк?» – дип гозерли. Җавап кайтармадык. Соңыннан аны
минем нәүкәрләрем утрау читендәге чокырдан табып алды. Бил тиңелтен су
эчендә басып торган көе аяк сузган теге...
Карабәкнең Болгар каласына төбәп кузгалуы турында да, әлбәттә, хәбәрдар ул.
– Йөз илле ел элек кенә без Болгар белән бер мәмләкәт булып яшәгәнмез.
Аның аякка баса алмыйча, ятим баладай мәгыйшәт кичерүе – безнең өчен дә
гарьлек. Амбарларыбыз ризыклардан бүселеп тормаса да, бер мең арба ашлык
бирәм сиңа. Олаучыларым да, билгеледер, хатыннары-балалары белән синең
янга китә.
Сәләчинең шушы карарын ишетүгә, дымланган күзләрен күрсәтмәскә
омтылып, Карабәк аны кочагына алды...
КАРАБӘК
42
Актүбәлеләр дә, ниһаять, аның кануни һәм аерым әмир булып күтәрелүе
белән чиксез горурланган. Озатырга чыккач, туганнары аермачык әйтте.
– Сәмәрканд ягыннан, Аксак Тимер атлы әмирнең кысуына түзмичә,
меңәрләгән тирмә кыргызлар качып чыкты. Үзебезнекеләр янына аларны да
кушып, сиңа өч мең чатыр ияртеп җибәрәбез. Мин – чит олыс хуҗасы дип,
борадәрләреңне читкә кага күрмә...
Төп олауны куып җитүгә үк, Карабәк әмер таратты.
– Кичү вакытында меңбашлар янәшәсенә олауларны санап үткәрүче
хисапчылар билгеләп куярга да онытмагыз. Хаҗитархан илә Актүбә нөгәрләре
безне сулъяк ярда көтә.
Иделне өч тәүлек буена кичкәннән соң, хәзер инде кәрванда төп сәрдәрләр
булып исәпләнә башлаган Яхшыбай бәк белән Көңгер-җигән Карабәкнең чатыр
хозурында җавап тотты.
– Ике як яр буенча килгән кәрванны да кушсак, синең канат астында унҗиде
мең арба исәпләнә. Син кузгаткан халык санын һаман булса ерып чыга алмый
интегәбез. Инсаннарның саны йөз илле мең үренә җитеп килә.
8
Иделдәге Чулман тамагына килеп җиткән чакта Карабәк кәрванын Янтык бәк
каршы алды. Таныш түгел калабәк килештерә белә, ул яраннары белән яланда
ялгыз кибән төсле кукраеп утырган Айгыр тау өстенә менеп баскан. Мәһабәт,
шәп урын. Аста, диңгез хасил итеп, ике дәрья килеп кушыла. Тау үзе, асылда да,
шушы дәрьялар ярына чабып килгәч, арт аякларына күтәрелеп баскан айгыр төсле:
елга яклап – гаҗәп биек, текә кыя, ә дала ягына таба тау итәге сөзәкләнеп төшә.
Янтык – Казан бәге. Мөгаен дә, аны үзе Ырыс ханга ияреп киткән чагында
Хәсән утырткандыр. Җәйләүләре Казан каласыннан Чулман ярына тикле
сузыла ди. Үзе – утыз яшьләр чамасындагы бер ир. Күпчелек татарлар шикелле
үк эре сөякле, таза бәдәнле ул. Иягендә уч төбе кадәрле генә пөхтә, түгәрәк
сакалы бар. Дегет төсле чем-кара мыек чылгыйларын шактый мул үстергән.
Үз-үзе белән соклану чире дә купкандыр шикелле – әледән-әле чылгый очларын
бөтереп, сакалын сыйпап куя. Хәер, булдыксыз да түгел, ахрысы. Әнә бит,
янында инде кул астына керергә әзер булган өч такыр башлы малай тезелешеп
тора. Өс-башлары бөтен, мохтаҗлыктан интекмиләр, димәк.
– Казан кирмәне сине каршыларга әзер, төкле аягың белән, олуг әмир! – дип,
кулларына бер бөтен икмәк тоткан көе, сыңар тезенә чүгеп каршылады Янтык.
Карабәк аны беләгеннән капылт күтәреп аягына куйды. Усал сүз әйтүдән
тыелып, тешен кысты. Янтык кына Карабәкнең бәясен аңламады сыман, көр
күңелле тавыш белән янә телгә килде.
– Туктамыш хан фәрманын күптән алган идек, синең нинди олы кәрван
ияртеп киләсеңне шундук чамаладык. Казан кирмәне ким дигәндә өч мең
гаиләне үз түбәсе астына сыйдырырга әзер.
– Ә мин аларны аналарын төлке урлап киткән каз бәбкәләре урынына төрле
ояларга өләшеп йөрергә җыенмыйм бит әле, – дип телгә килде Карабәк, кипкән
ботак сынгандай коры тавыш белән. – Җүнле ана – кызларын, хуҗачыл ата
угылларын кырлардагы игеннәрне җыеп келәтләргә салганчы үз янында тота.
Яучыларга шуннан соң гына капка ачалар вә башлы-күзле булган улларны да
көзге чебешләргә тикле санаганнан ары гына башка чыгаралар.
Янтык бәкнең йөзе җимерелде. Иңбашына кулын салып, Карабәк аны читкә
алып китте.
В А Х И Т И М А М О В
43
– Кунакларга йөрешер чагым түгел, бер урнашып алгач, махсус урамый
калмам. Хәзергә син яңа илдәшләрең табынына булдыра алган кадәр ризык
озат та, үз калаңнан артырдай балта осталарын, ташчылар бүл. Билгеле ки, яңа
нигез кора башлаган инсаннарга хәтта тишек комган илә ярык тактасы да артык
түгел. Килмешәк көенә моны сиңа сөйләп торасым юк, син – илтотмыш бәк,
үзеңә боларның һәммәсе дә мәгълүм. Ә сиңа аннан тыш та аерым гозерем бар.
Айгыр тауның Идел өстендәге каш очына баскач һәм читтә гөрләшә
башлаган яраннар төркеменә күз ташлагач кына, Карабәк, Янтыкның йөзенә
текәлеп, уйчан төскә керде.
– Чит йортларга яки күрше ихатасына кереп тузан да күтәрмиләр, акыл
да сатмыйлар, анысын гына беләм. Ләкин Болгар олысы минем өчен чит-ят
туфрак та түгел. Гасыр ярым элек без бер күмәк йорт булып яшәгәнбез. Мин
сезгә кунак булып килмәдем, мин Болгар йорт вә Казан йортлар өчен үләргә
дип килдем.
Янтык рәхмәт белдергән шикелле башын түбән иде, Карабәк моны чамалап
өлгерсә дә, барыбер туктамады.
– Мәгълүм ки, тукталып нигез корырдай урын табуга ук, мин кала
бәкләренең һәммәсен дә җыеп алмый калмам. Әмма синең колагыңа аерым
сүзем бар. Казан – Болгар олысының төннәр ягындагы иң олы, иң терәк
кирмәне. Аның урыс кенәзлекләре янәшәсендәге иң соңгы кала булуы – бер
хәтәр булса, иң яманы – ул Идел ярына терәлеп утырган кала, дәрья буендагы
барча сәүдә юлын үз кулында тота. Моны бүген әле, мөгаен, урыс кенәзләре
дә, Урда ханнары да бәяләп бетермидер. Иллә мәгәр шушы сәүдә юлы өчен
иртәгә үк яман орыш кубасына һичбер шик юк. Менә шул мәсләктән Казан
кирмәнен иң беренче нәүбәттә ныгытырга кирәк, аны Болгар-йортның төп
калканы итү – мәҗбүри вә котылгысыз гамәл. Бу, әлбәттә инде, синең белән
минем җилкәләргә ятасы олы бурыч. Моннан ары һәрбер яңа йорт, һәр карыш
диварны шул мәсләктән күтәр.
Көн шактый гына эссе булса да, Айгыр тау өстендә Идел ягыннан күтәрелгән
талгын җил уйнаклый. Исең китеп егылырдай гүзәл, камил төбәк. Җилән белән
каешларыңны салып ташла идең дә ярты сәгать кенә булса да шушы шаян
җилнең кытыклавыннан рәхәтләнеп, онытылып ят идең!
– Мин ишеттем, Туктамыш хан Мәскәү тарафына Ак-Хуҗа атлы бер
әмирен куган. Аны озатып йөрү, ә чынлыкта ясак төяп кайту өчен җиде йөз
җайдаклы чирү дә юллаган ди. Җиде йөз җайдак – ушкуй көймәсе түгел, алар
сиңа сиздермичә үтмәс.
– Идел уртасындагы Сыерлар атавына посып, елга өстен вә яр буйларын өч
йөз яугир саклый. Ак-Хуҗа сәфәре хакында безгә дә хәбәр килде. Алар Сура
елгасын өске яклап үткән. Сарай нәүкәрләре урысларның Мөрем каласына
ермак илә тарлавыклар аша сузыла торган яңа юл тапкан.
Яңагына кемдер чылтыраткан кебек, Карабәк ярсып кабынды.
– Менә күрәсеңме, теләгәндә дошман яңа юлны һәрчак табып тора, май
кисәген телгән хәнҗәр төсле, ил эченә тавыш-тынсыз үтеп керми калмый.
Син – урыс белән ике арадагы соңгы кирмән бәге, нәкъ менә син уяулыкны ун
мәртәбә, йөз мәртәбә арттырырга тиеш! Әгәр ихатабыз аша үтеп йөргән Ак-
Хуҗаны, аннан да яманы – карак илә дошманнарны да тоймый йокы симертеп
ятсак, безнең урын дарда!
– Соң, Ак-Хуҗа безнең Казан яныннан үтмәде, дип такылдыйм лабаса!
Янтыкның тавыш күтәрүен колагына элеп тә карамады.
КАРАБӘК
44
– Казан кирмәнен кичекмәстән көчәйтергә, поскын чирүләр санын
ишәйтергә кирәк. Мин әйтте диярсең, Ак-Хуҗа урыслар ягыннан нинди дә
булса җиңү яулап кайта алмаячак. Әгәр әле исән-имин кайтса. Шөлди кырын
Мамай ташлап качкач, алар нык азынды. Уен-муен түгел, йөз илле елдан соң
ирешкән тәүге җиңүләре. Мамай кул астына япа-ялгыз Кырым олысының
кеп-кечкенә чирүе тупланган булуны да санга сукмый алар. Исереккә диңгез
тубыктан бит. Ә алар бер котырса, ерак урамдагы дошманына буе җитми
икән, күршесенең булса да тәрәз-ишекләрен җимермичә калмый. Көт тә тор,
аларның иртәгә безнең олыска да кул сузуы мөмкин.
Янтык белән хушлаша башлагач, Карабәк янә тиз-тиз кабатлады:
– Ак-Хуҗаны куып кайтаралармы, исерешкән урыс кенәзләре, тол хатынга
санап, безнең итәкләргә үреләме – һәммәсе хакында да ашыгыч хәбәр юлла.
Син әзерләп торган ашлык-казылыклар мин ияртеп килгән халыкка, әлбәттә,
бик кирәк, әмма аларны алмыйм, кулым күтәрелми. Без тары боткасы, чишмә
суы белән булса да тамак ялгарбыз, аякны сузмабыз. Сиңа ризык-нигъмәт безгә
караганда да ныграк кирәк. Балта осталарың илә мигъмарларны да минем
эздән кузгатма, үз яныңда калдыр. Казанны күтәр син, аһ, Казанны күтәр!..
9
Нократ, Чулман елгаларын кичтеләр, Саба, Аккирмән, Кашан, Алабуга,
Чаллы кирмәннәре тезелеп артта калды. Карабәк тирә-якта җәйрәп яткан
каенлыклар, әрәмәлек, елга-күлләр белән сокланып туя алмый. Ходай
Тәгаләнең шушы хәтле күңел биреп, юмартланып яраткан оҗмах бакчалары
булса да булыр икән!
Аһ, гаҗәеп бу як! Идел буеның бер ягы – каен, имән, карагай, нарат, усак,
чыршы, тирәк агачларыннан хасил карурман; икенче яр өсте биек таулар
итәгенә җәелгән киң яланнар иде. Казан каласын тирәләп алган эреле-ваклы
күлләрне, вак-вак инешләрне, Нократ буенда челтерәгән чишмәләрне санап
кына бетермәле түгел. Чулман ярына якынайган саен, таулар сөзәкләнә, бу
тарафта инде араннарын җимереп качу шатлыгыннан сикереп уйнаклаган
тайларны хәтерләткән текә кыялар юк. Гаҗәп: биредәге тау сыртлары белән
алар арасында яткан иңкүлек-яланнар диңгез дулкыннары сыман кабатланып
килә. Унбиш-егерме чакрым буе ашъяулыктай кырлар сузыла да, берзаманны
түбәсенә ияреңнән дә төшмичә күтәрелердәй таулар калкып чыга. Шуның
түбәсен үттеңме, алда тагын бөрлегән-җиләкләр сибелгән тау итәге, аннан янә
ким дигәндә унбиш чакрым сузылачак ялан. Инеш белән чишмә тирәләрен
камырлык, шомырт, гөлҗимеш, чия, карагат куаклары сырып алган. Нократка
килеп кушыла торган йөгерек инешләрдә йөзәрләгән сусар. Төпләренә
күзләреңне чекерәйткәнче карап утырсаң да, мәңге ышанмаслык – үзләре терсәк
буе, үзләре кабартылган турсык кебек симез шул җәнлекләр, колач җитмәс зирек
белән усакларны егып, инеш аша күпер салганнар бит! Кешеләрдән дә курыкмый
үзләре, син якынаерга егерме-утыз адым калганчы, арткы аякларына күтәрелеп,
алгыларын түшләренә кушырып, күзәтеп тик тора. Аннан гына, «ә, вакытлыча
хуҗа булуда икән синең исәп», дигән төсле, өннәренә чумып югалалар.
Күлләрендә кыр казлары, үрдәк, аккош, торна, челән. Урманнарда көртлек,
поши, бурсык, кабан, байбак-суар, төлке, бүре, куян, хәтта аюлар да мыжгып
тора, диләр. Кырымның да, Хәзәр диңгезенең дә табигате бик шәп, ләкин анда
бу яктагы кош һәм җәнлекләрнең эзе дә юк бит инде. Биредә ничек сакланып
кала алган моның ише оҗмах бакчалары?!.
В А Х И Т И М А М О В
45
Мәнзәл33 дип йөртелгән егерме-утыз йортлы авылга җитүгә үк, Карабәк үз
янына Яхшыбай белән Сарман атлы бәкләрен дәшеп алды.
– Туктамыш хан киңәш иткән төбәккә килеп җиттек. Үзегез дә шәйләп
баргансыздыр, Чулманнан соң бу беренче торак. Әйләнеп кайткан ертауллар
да раслый, Ак Иделгә терәлгән Түгәрәк тау өстендәге Имәнкалага җиткәнче
өч йөз чакрым арада бүтән кирмәннәр юк. Безгә нигез кору өчен иң уңайлы
урын. Сез бер төмәнне аерып алыгыз да шушы елга яры буйлап таралыгыз. Син,
Яхшыбай, авыл нигезләрен ачыклауга, янә минем янга кайтып кушылырсың.
Сине, Сарман бәк, соңыннанрак бер урамый калмам.
Ык елгасын үткәч, бүтәнчә түзә алмыйча, Карабәк үз янына барча
төмәнбашны дәште.
– Ярмөхәммәт, Шәймөхәммәт, Кадыйрмөхәммәт, Исәймөхәммәт!
Төмәннәрегез илә ерак бабаларымыз намен йөрткән алдагы Сөн елгасын
кичеп чыгыгыз да Чәрмәсән илә ике арада чәчелеп урнашыгыз. Безнең сафта
Актүбәдән бирле ияреп килгән кыргыз меңнәре бар, аларның да берсен сезнең
кулга бирәм.
Өч абруйлы бәк тә ияк кагып күздән югалуга, Карабәкнең камчы очы бүтән
төмәнбашлар шәүләсе өстеннән сикергәләп узды.
– Кормаш, Балтач, Уразай, Кизүкәй бәкләр! Гәрәй кабиләсенең төше сезнең
кулыгызда. Сезгә сул якка борылып, Ак Идел ягына таралырга вә шул тарафта
төпләнеп калырга әмер бирәм. Белеп торыгыз, тикшерүне, иң беренче итеп,
сезнең йорттан, үз йортымнан башлыйм.
Карабәк моңаеп та калган, тынгысызлана да башлаган төмәнбашларына
таба борылып басты.
– Аккүз, Уразмөхәммәт, Бүрәкәй, Гайсар! Әнә, юл күрсәтү өчен ертауллар
көтә. Алар артыннан Сөн ярына тикле барыгыз да, аннары уң якка каерып,
халыкны Ыкның дугасына кадәр җәелгән яланнарга таратып утыртыгыз.
Янында инде санаулы гына бәкләр торып калгач, Карабәк җилдә яргаланып
беткән кулларын шулар арасында икесенең җилкәсенә салды.
– Исәнбай! Төмәнәй! Туктамышның киңәше дә фәрман. Шуңа карамастан,
икегезне ул кушмаган төбәкләргә озатырга җөрьәт итәм. Исәнбай бәк, сиңа Ак
Идел суларын кичеп чыгасы бар. Аның аръягындагы урманнарда арлар илә
эрҗә ырулары гомер сөрә, диләр. Киекләрне кырып бетерәләр, безгә калмый
дип, мөгаен, тәүге айларда сәнәк-сөңге күтәреп каршыларлар. Берүк алар белән
бәрелешкә кермә, дошманлыктан саклан. Ә сиңа, Төмәнәй бәк, Сөн елгасы
башланган чишмәгә чаклы атларга туры килер. Сөннең чишмәбашында да
һичбер авыллар юк, ул якларда тоташы илә карурманнар икән. Тәүге айда
ук, ул төштәге агачларны егып, Сөн буенча безнең якка саллар агызырсың...
Карабәк янында җигәне Көңгер белән унөч яшен тутырган өлкән улы
Солтан торып калды да Болгар олысының сәеде булырга дип килгән Хөсәен
хәзрәт Гомәр углы гына аптырап калды. Ярый әле ике-өч атнадан соң яннарына
Яхшыбәй бәк авыз ерып кайтты.
– Сарман бәкне танымалы түгел. Мәнзәл буенда агачлар егуга ук, өстендәге
көбә-күлмәкләрен салып ыргытты да, кулына балта алып, үзе бура бурарга
тотынды. Кулына күз иярми, йомычкалар мамык кеби оча. Төмәнбаш булып
йөргән кешедән мин һич кенә дә бу чаклы балта остасы чыгар дип уйламаган
идем!
33 Мәнзәл – ямчылар өчен билгеле бер ара саен Бату хан төзеткән элемтә ыстаннары. Минзәлә атамасы
шуннан туган.
КАРАБӘК
46
– Ә без ни көтеп утырабыз? – дип сикереп торды Карабәк. – Без Сарманнан
кимме? Кая, балта китерегез миңа, балта китерегез! Мин дә үземә тиешле
йортны үз кулларым белән бурап салам!
Карабәк балтасы астыннан йомычкалар чәчрәп оча башлагач, моны
туктатып булмасына тәмам ышандылар.
10
Туктамыш хан юкка гына өметләнеп куган, Ак-Хуҗаның юлы уңмады шул.
Урыс кавеменең якты йөз катмасы Рәзән чикләренә керүгә үк, бүселеп чыккан
иде. Урда илчеләре дугаларына җиз кыңгырау тагып йөрүне гадәт иткән.
Шуның чылтыравы ишетелә башладымы, бистә-салалардагы барча халык йә
өй эченә, йә юлдан читкә кача. Элеккечә юл читенә тезләнеп каршы алу, бил
бөгеп озату кебек гадәтләрнең хәзер эзе дә юк.
Рәзән кенәзе Олег Иван угылы гына Ак-Хуҗаны кара төлке тунының
чабуларын үбеп каршылады. Туктамыш хан каршында тамчыдай гөнаһы
булмаса да, илченең бер – алдына, биш артына төшә.
– Кенәзлектән тиеш барча ясакны да көз керүгә үк тамчысына тикле җыеп
озаттык бит. Бөек ханыбыз каршында бер тиен дә бурычыбыз юктыр.
Ак-Хуҗа тегеннән кыеклап-хәйләләп Мәскәү хәл-әхвәлен, Шөлди кырыннан
соң ясаган тантаналар турында сораштыра, Олег кенәз тәмам саңгырау шикелле
җавап бирми, еландай боргалана.
– Мин Дмитрий Иванычның баҗасы да, кодасы да түгел. Аны белсә, миннән
ары яткан Нижгардагы Константин гына белер инде. Эшләре пешмәсә дә,
Нижгар кенәзе – Дмитрий Иванычның бабасы бит.
«Элек Мәскәү кенәзе моның өчен Митя, йә булмаса Митрәй генә иде, хәзер,
кара, олы Иванычка әверелгән. Шул, Шөлди кырындагы җиңүнең кайтавазы
инде бу, бүтән берни түгел», – дип үз эченнән генә сүгенде Ак-Хуҗа, күңелендә
купкан ярсуын Олегка күрсәтмәде.
Дүрт көн, дүрт төн буе күңел ачканнан соң, Җүнкалага төбәп кузгалдылар.
Дивар янына килеп туктасалар, капка ачучы, каршы алучы юк. Җиде йөз
җайдак башлыгы калкан белән бәреп дөмбердәткәч, капкаларын эчке яктан
тибеп кенә ачып җибәрделәр. Эчкә күз салсалар, әстәгъфирулла, тәмам баш
бетмәле. Капка төбеннән башлап кенәз йортына чаклы юлның ике ягына да
халык тезелеп баскан. Кайсының кулында – күсәк, кайсында – сасыган йомырка
да кыяр. Арада билләренә кылыч-хәнҗәр таккан ирләр дә күренгәли. Саный
калсаң, болар дүрт-биш мең тирәсе бардыр. Урда җайдакларын тыймый калсаң,
боларның җиде йөз нәүкәрне ботарлап атуы бар.
– Нөгәрдәге барча җайдак дивар читендә калсын! – дип әмерләде Ак-Хуҗа
чирү башлыгына. – Ә кала эченә синең белән мин генә керәбез. Әйдә, тагын
унлап җайдакны ал.
Юк, алай да ошамады бу азган урысларга. Илче белән меңбаш халык дивары
уртасына атлап керүгә үк, төрле яктан йә ачы итеп сызгыра, йә авыз тутырып сүгенә
башладылар. Илче унлыгы дәшмәгәч, алар өстенә сасыган йомыркалар, бозык
кыяр очты. Шулай да, баскыч төбенә чыгып, билен бөгеп каршы алды аларны
Җүнкала кенәзе. Ак-Хуҗа халык алдында аның сакалына ябышмыйча көч-хәл
белән түзде. Ә йорт эченә иңгәч, бәйдән ычкынган эт шикелле, аңа ябырылды.
– Син хан әмиренә каршы монда нинди этлек әзерләп ятасың, әйт дим,
кенәз тәре! Әгәр шушы мәсхәрәне түкми-чәчми ханга кайтып әйтсәм, ул синең
Нижгарың урынында көл таулары гына калдыра бит!
В А Х И Т И М А М О В
47
– Мин гаепле түгел, Ак-Хуҗа бәк, – дип, Константин тезләренә чүгеп,
елый-елый, илче кулын үпте. – Мәскәү каласыннан килгән әллә нинди
явызлар котыртты бит. Мәскәү хәзер Сарайга ясак түләми, ул Урдадан азат,
безгә кушылыгыз, дигән коткы тараттылар. Хәзер мин, бичара, үз йортымда
да үземне хуҗа итеп сизмим, кара сарык – холоплар да буйсынмыйлар миңа.
– Миңа Дмитрий янына үтеп, Мәскәү олысыннан ясак җыеп кайту бурычы
җиткерелгән. Нишләргә соң инде миңа хәзер? – дип аптырап сорауга да
Җүнкала кенәзе башын чайкый-чайкый гына киңәш бирде.
– Барма, Ак-Хуҗа бәк, аннан синең исән кайтуың да бик икеле. Анда
Дмитрий үзен җитмеш ил яулаган Искәндәр Зөлкарнәйдән дә яман тота, аяк
астындагы җирне күрми, кикрик күктә. Аннан күрмеш, бөтен Мәскәү азды,
ярты ел буена һаман айнымыйлар. Барып күрендеңме, шайтан туена чумган
холопларның сине чебеш урынына ботарлавы мөмкин...
Хуҗа кушса, бичара кол хәтта үзенең уч төбендә дә тәбә кыздырып
китерергә мәҗбүр. Ходай Тәгаләдән үлем язган икән, котылырмын димә, ул
бала-чагалар ярата торган качышлы уен түгел. Берничә көннән соң Ак-Хуҗага
да, барыбер, итекләрен кияргә туры килде. Константинга соңгы гозерен
җиткерүдән дә тыелып кала алмады.
– Ичмаса, син монда калган җиде йөз җайдакны казалардан сакла. Үзем
белән ун гына атлыны алып юлга чыгам. Дарга асылу тәкъдире көтеп торган
инсан сасы күл эченә чумдырсалар да, барыбер, тончыкмастыр...
Мәскәү эчендәге таш кирмәндә Ак-Хуҗаны әүвәл күз уңына да алып
тормадылар.
– Нинди Сарай илчесе ул тагын? Туктамышны хан дип санамыйбыз. Хәзер
безгә Дмитрий Иваныч үзе падишаһтыр!
Кайсы ишеккә барып сугылырга белми иза чигә иде, аңа түрәләр киемендәге
бер ир саф татар телендә сүз катып туктатты.
– Әллә кенәз янына юл биклеме, илче?
Ак-Хуҗаның шүрәлегә юлыккандай акаюын шәйләп, үзен таныштырды.
– Кырымдагы Мәхмүт бәк Хөсәеннең оныгы мин. Тукай-Тимер нәселе,
аеруча аның туруны Толык-Тимер талавына түзмичә, бабам илле еллар
элек Рәзән олысына чыгып качкан. Ука ярында бер биләмә алу бәхетеннән
бабам әтиемә дә шул елга исемен кушкан. Сәерме? Бик сәер. Мәгәр ул
биләмәне Дмитрий кенәзнең шәхсән үзенә сатып җибәрдем дә аның
мәрхәмәте белән, менә, сараена күчтем. Атымны да үзгәртергә туры
килде инде. Чукынганнан соң мин хәзер Александр Укович Бахметьев
булып чутланамын. Юрий атлы бер абыем Куликово кырындагы урманда
кенәзебез Дмитрий Иванычны агач төбеннән табып алучыларның берсе
булган. Шуның өчен Дмитрий Иваныч абыема Уканың икенче як ярында
яңа биләмә бүләк итәргә өлг ерде дә инде.
Ак-Хуҗаның һаман зәхмәт суккандай авызын да йоммыйча басып торуына
каршы ярсый-ярсый санап китте бу карайөз.
– Син нәрсә, Бахметьевларны монда берьялгызы дип беләсеңме әллә? Татар
Мәскәүдә умарта күчедәй күптән үрчеп ята. Әнә, ун-унбиш ел чамасы элек кенә
Гарәпшаһ атлы бер ханыгыз Мукшы каласыннан Сәркиз бәкне себеркеләп куып
җибәргән булган. Кая барсын? Ул монда килеп сыену тапты. Аның улы хәзер
Андрей Саргизович атлы булып йөри. Сарайдан чыгып качкан Апраксиннар,
Шереметьевлар бар. Мещера каласы янында биләмә тоткан Мещерский,
Мещериновлар – санап бетергесез.
КАРАБӘК
48
«Җыелышып, бергә кадалыгыз!» – дип эченнән генә сүгенеп алды илче, ә
тышкы кыяфәте белән ялварудан тыелып кала алмады.
– Кенәз белән биләмәләр дә алышасыз икән, димәк, якын кеше. Җаен табып,
хозурына иңдер. Туктамыш хан янына шушы килеш кенә әйләнеп кайтсам,
үлем көтә ләса...
Ун көн чамасы көткәч, Александр Укович, асылда да, аны олуг кенәз янына
иңдерде бит. Ак-Хуҗа әүвәл, хан илчесе дигән дәрәҗәне саклап, бик көрпәле
генә сүз башлаган булды.
– Бөек ханымыз Туктамыш, хатларда язышкан вәгъдәңне үтәмичә, аны бөек
хан булуы белән котларга килмәгәнең өчен бик нык рәнҗи. Аннары соңгы биш
ел буена Сарай каласына бер тиен дә ясак илтмәгәнсең һәм олуг кенәз ярлыгын
яңартырга килмәгәнсең икән. Бөек ханымыз Туктамыш, аның сүзен тыңлап,
угры Мамай мирзаны урыс олысына үзбаш хәлдә тыкшынудан туктатканың
өчен сине үз угылыдай якын күрә, әмма шуңа карамастан, ярлык сорап, үз
каршына килүеңне таләп итә.
Дмитрий кенәз, үз-үзен белештермичә кәнәфиеннән сикереп, зал түренә
төште һәм төкерекләрен чәчә-чәчә җикеренергә дә тотынды.
– Мин Сарайга ярлык сорап барасы кеше түгел! Мәскәү кенәзлеге
Туктамышка ясак озатудан туктый! Моннан ары һичбер вакытта да Туктамышка
угыл булып саналып йөрисем юк! Шушы сүзләремне ханыңа түкми-чәчми
кайтарып тапшыр. Күз алдымнан югал!..
Теләсә-теләмәсә дә, Ак-Хуҗага кенәз алдында баш иеп чыгарга туры килде.
Туктамыш еракта ул, кенәз күпме генә төкеренсә дә, зыяны аңа тими. Ә әтәч
төсле кукрайган кенәз сүзләрен кайтарып җиткерү өчен булса да, башны бик
нык сакларга кирәк тә кирәк әле...
Ә Сарайга кайтса, билгеле ки, Туктамыш хан аны эттән алып эткә сала-
сала пыр туздырды.
– Мин Мәскәүгә азау тешен чыгарган, чәч чаларткан әмиремне кудым,
ә ул Сарайны тизәккә батырып, аны сатып кайтты. Ул җиде йөз җайдакны
Җүнкалада калдырма, шул чирү белән булса да Мәскәүнең таш кирмәне
өстенә ташлан идең. Бер татар яугире өч урыска тора. Таш кирмәнен
вәйран китермәсәң дә, ким дигәндә ике мең урысны кырып салыр, Митрәй
кенәзне Сарай тупсасына шуышып килергә мәҗбүр итәр идең. Комың коела
башлагандыр инде, акламадың син минем өметне, ай-һай, акламадың. Дүрт
ягың да кыйбла, күз алдымнан югал!
Ак-Хуҗа артыннан ишек ябылуга, Туктамыш сарайга бәйләрбәге Хәсән
белән үзәк чирү башлыгы Карача мирзаны чакырттырды. Карачасы – аңа туган
тиеш кеше, әле Сыгнак өчен яуларда да күп сыналган сәрдәр.
– Ниләр киңәш итәсез? – дигән сораудан соң, дәрәҗәсе буенча, Хәсән
җавап тотты.
– Кичекмәстән сугыш, фәкать яу сәфәре! Сөзгәк үгез яки кәҗә тәкәсеннән
генә түгел, хәтта чукый торган әтәчтән дә суеп котылалар. Ә котырган эт
хуҗасын талый башлый, менә моны Мәскәү кенәзенең үрнәге дә раслый.
Бәйдән ычкынган этне имгә китереп булмый, фәкать яу белән барып кына
Дмитрийны кабат оясына куып кертеп була.
– Бәйләрбәге борча күргән төсле каударлана, ә каударлык, асылда да,
борча эләктергәндә йә кызлар түшен кармаган чагында гына отышлыдыр.
Ханымызга үз халкымыз гына түгел, барча җиһандагы дошманнары карап,
күзәтеп торуын да онытмаска кирәк. Чаптар атлар тәүге бәйгесендә бер
В А Х И Т И М А М О В
49
абынса, аннан алар чираттагы чабышларда да өркеп туктый йә читкә
ыргылып кача торган була. Туктамыш ханымызның Сарай тәхетенә килеп
утыруына икенче ел гына. Без Урданы тулысынча аякка бастырырга, үгез
төсле көрәйтергә өлгермәдек әле. Яуларда сыналган төмәннәр бик санаулы
гына. Без Мәскәүгә төбәп кузгалсак, арткы якны капларлык яңа чирү дә
юк. Әнә тегендә киек күрсәттеләр дип, ау этләре шикелле йөгереп йөрсәң,
тәхеттән колак кагуың да ерак йөрмәс. Менә шушы мәсләктән мин булган
гаскәрне яуга күтәрмәскә, ә Мәскәү кенәзе янына яңа илче җибәреп карарга
киңәш итәм.
– Кемне күз алдыңда тотып сөйләшәсең? – дип кистереп сорау бирде
шундук Туктамыш хан.
– Рөстәм угылымны, үземнең уң кулымны! – дип шундый ук кискенлек
белән җавап тотты мирза. – Егермесен тутырды бит инде, аңа да мәмләкәт
язмышы өчен бәйгеләрдә сыналырга вакыт.
Берникадәр уйланып утырганнан соң гына Туктамыш кул изәде.
– Мин күзәтеп йөрим, бик акыллы җигән. Мәгәр кайнар. Кызып китеп,
харап булмагае. Хәер, егет чакта кемнәр генә дуамал вә кайнар булмаган соң!
Әйдә, җибәрегез!..
Ике айдан хәбәр кайтып төште:
«Митрәй кенәз Рөстәм бәкне имән бүкән өстенә ташлап, кисәкләргә
чапкалап ботарлаткан!..»
Туктамыш хан елан чаккан сыман котырып әмер бирде.
– Өч төмәнне сәфәргә әзерләгез! Яу башлыгы булып үзем барам! Әмма
Мәскәү ягына «Урда Тәбриз өстенә кузгала, азәриләр өч ел буе ясак түләмәде,
Туктамыш гаскәрне шул сәбәпле җыя», дигән ялган таратыгыз. Аннары
Болгар каласына чапкын озатыгыз. Нинди генә урыс сәүдәгәре килеп
күренмәсен, Габдулла аларның берсен генә дә кире җибәрмәсен. Зинданга
ыргытамы йә бөтенләй суеп ташлыймы – бер сүзем юк. Ә тауарларын талап
алсыннар да халыкка өләшсеннәр. Аларга хәтта ертык капчыкның да бик-
бик кирәк чагы...
11
Туктамыш хан Казан турысына килеп җиткән чакта аны Зөя елгасы ярында
ук Карабәк һәм Болгар, Чаллы, Казан әмирләре бергә каршылады. Кәефе шәп
түгел иде, шундук сизенделәр. Исәнләшеп дога кылуга ук, ул Карабәкне читкә
дәшеп алды.
– Синең исән-имин килеп төпләнүең турында шундук җиткерделәр.
Төмәннәрне җиде-сигез елга ярына таратып утыртуыңа бер сүз дә юк.
Иллә мәгәр кулыңа балта тотып, бура бурап маташуың артык. Шамакайлык
хәтта. Ирлек үзенекен итә, без һәммәбез дә үз кулларыбыз илә йорт тергезеп
калдырырга тиешле инсаннарбыз, анысын гына аңлыйм. Тик синең бурычың
шәхси йорт тергезү түгел, Болгар-йортны аякка бастырудыр. Егетләнеп,
иләсләнеп йөрүеңне туктат, Болгар-йортка ябыш. Әнә, Сарай ханына каршы
Мәскәү эте өрә. Аның өстенә гаскәр ияртеп барырга мәҗбүр булдым. Ә синең
миңа кушып җибәрердәй сыңар төмәнең дә юк. Ярар, бу юлы синең күчеш
чоры, нигез кору дип ташлама да ясап карадым ди. Мәгәр син бит зөфаф
төне үткәрергә дип бикләнгән кияү егете түгел, гел-гел болай булмас, башка
вакытларда читтән генә үтмәм. Моннан ары ерак сәфәрләргә яу атларың
иярләнгән булсын...
КАРАБӘК
50
Туктамыш Мәскәү өстенә Җүнкала аркылы барырга ният иткән икән.
Каладагы кенәз Константинга Сарай чирүе хакында Туктамыш инде Иделне
кичеп чыкканнан соң гына китереп җиткергәннәр. Өне алынудан калтырап
төшкәндерме, Туктамышны каршыларга җиткән ике улын гына озаткан бу. Теге
ике бүкән аның алдына килеп тез чүккәч, Туктамыш хан әүвәл аларның кем
икәнен дә аңлый алмый торды. Икесе тиң, тезләнгән көенчә, авыз эчләрендә
ботка пешергән шикелле, тиз-тиз быгырдыйлар.
– Атабыз авырыбрак тора. Инде илледә бит. Олыгайган кеше корый
башлаган агач кебегрәк инде ул, аз гына җил истеме, шыгырдый ук башлый.
Атабыз да түшәккә сузылу җаен гына карап тора. Атай безне юллады. Синең
алда бил бөгәргә дип. Сиңа гомер буе хезмәт итәргә. Атай бик рәхмәтле.
Мәрхәмәтең өчен һәрчак шәм кабыза. Без дә рәхмәтлебез. Аның ике улы.
Василий да Семён. Синең һәр фәрманны без үтәргә әзер.
Ниһаять, Туктамыш та төшенеп алды бугай, ашыгып сорау ташлады:
– Артта сыртка пычак кадардай вә аумакай көч калдырып булмый. Рәзән
өстенә иң кыска юлны күрсәтә аласызмы?
– Күрсәтәбез, бөек ханыбыз, хәзер үк ияртеп китәргә дә әзер...
Рәзән кенәзе Олег каяндыр ишетеп өлгергән, ул Урда гаскәрен кенәзлекнең
чигенә үк килеп каршы алды. Йөзе көлдәй соры, күренеп тора, гаҗәеп нык
шүрли. Туктамыш ханны кунак итү өчен олы чатыр корган, ә алдында тау-тау
төлке, ас, чәшке, кеш тиреләре, көмеш савыт-саба, корыч кылыч-калкан...
Чатыр эченә тезеп утыртуга ук, Туктамыш хан урыс кенәзләрен усал элмәккә
эләктерде дә куйды.
– Миңа урманнар эченнән бара торган иң яшерен юл кирәк. Анда киекләр
дә сунарчылар гына йөри торган булсын. Сазлык ише җиргә кертеп батырасыз
икән, һәркайсыгызны иң беренче очраган каен ботагына мендерәм дә асам!
– Мин, мин беләм андый яшерен сукмакларны! – дип, иң беренче,
Җүнкаланың яшь кенәзе Семён чәчрәп чыкты.
Абзый тиешлесе дә әллә җәза алудан, әллә бүләксез калудан курыккандыр,
ахры, ул да сикереп торды.
– Аппарабыз, аппарабыз, Дмитрий гына түгел, бүреләр дә сизмәс!..
Хактан да, Ука буен каплаган урманнарның иң яшерен ерымнары һәм
сукмаклары аша алып китте болар. Кайчагында әрәмә-куаклар кырмавык йә
тигәнәк шикелле җиңнәргә һәм җилән итәкләренә ябыша, ыргакка эләктергән
төсле бер урында тота, ләкин җайдакларның да кулларында ятаганнар,
айбалталар да бар бит, бер селтәнү белән үсемлек-еланнарны күз ачып
йомганчы юкка чыгаралар.
Йөз чакрымга якын ара үтеп киткәч, Олег кенәз чәчрәп алга чыкты.
– Уканы кичеп чыгу өчен иң хәвефсез урын. Бу турыда елга киңәйгән
шикелле, аның каравы, суның тирәнлеге атның корсагына да җитми. Хәтта
олаулардагы шайманнар34 белән ризыклар да суга тимәячәк.
– Башта үзең ыргыл! – дип җикерде Туктамыш, Олег кенәзнең каршы як
ярга аяк басуын күрүгә, калганнарга карап әмер бирде. – Әйдә, минем арттан!..
Сай кичүдән соң кул сузымында гына Серпухов атлы кечкенәрәк кала ята
икән.
– Минем кала түгел, кызганып та әйтмим, мәгәр анда туенырдай бер байлык
та юк шул, – дип, Олег кенәз туктатырга җыенып маташса да, Туктамыш колак
та салмыйча, алга кул изәде.
34 Шайман – хәрби кием яки сугыш кораллары.
В А Х И Т И М А М О В
51
– Минем бүреләрне дә ярсытырга кирәк. Кан исен сизмәсә, бүре котырмый ул...
Ни галәмәт, шушы кеп-кечкенә кирмән аламасы да капкаларын ачмый
интектерде. Ә җайдаклар, Туктамыш теләгәнчә, эттәй котырынды. Алдагы бер
төмән тау түбәсеннән ычкынган ташкын шикелле өерелеп килде дә агач кирмән
диварларын сытып кына узды. Урамга йөгерешеп чыккан ир-ат белән карт-
корыны ятаганнар белән турадылар, өй һәм келәт эченә кереп качканнарын,
арканнарга чылбыр-чылбыр бәйләп, Сарайга озаттылар...
Август ахырында Туктамыш үзенең төмәннәрен Мәскәү диварлары
каршындагы ачык кыр өстенә таратып урнаштырды. «Без өч төмән яугир белән
генә килдек, син күреп тор, һични яшермибез, мәгәр шушы көч белән дә синең
Мәскәвеңне тетеп атачакбыз, капкаңны үз теләгең белән ач син», янәмәсе. Юкка
гына янады Туктамыш хан, калада аны ишетердәй түрә калмаган да иде. Бу
хакта шәһәр эченнән качып чыккан шымчы хәбәр итте.
– Синең Казан каласы янын узуың хакында Хазбулат атлы соран бер
ай элек үк чапкын куган иде, ә Дмитрий кенәз бармакка-бармак та сугып
карамады. Диварларны ныгытырга да, яңа дружина белән корал җыярга да
вакыты билдән иде, юкса. Айнымыйча типтерде-типтерде дә, каланы Киприан
атакайга ташлап, үзе чыгып качты. Кострома каласында гаскәр җыя, имеш.
Хәтта, корсаклы хатынын да үзе белән алып китмәде бит, адәм тәганәсе!
Иллә мәгәр казнаны эләктерергә генә бер дә онытмаган! Шул куркак җан да
Шөлди кырында Мамайны җиңүче булып чутлана бит әле! Җир дә йотмый
үзен, валлаһидыр, хурлык!..
Калада кенәзләре дә, гаскәр дә булмагач, хан кадәрле хан өчен гомумһөҗүм
башлау да зур түбәнлек иде, ике тәүлек буена ни кылырга белмичә, кузгалмыйча
торды.
– Кычытканның зәһәрлеге кырау төшкәнче генә ди, менә ничек мыскыл
итте бит Митрәй безне, – дип сүгенде Туктамыш, якында торганнар гына
ишетерлек итеп. – Эт килгәндә кулда таш юк иде, таш табылгач – эт килми,
дип көлә иде картлар. Шулар төсле мәзәк хәлгә калдык.
Ул арада киң ерым өстенә төшерелгән күтәрелмә капка аркылы шәһәр
читенә япа-ялгыз олау чыгардылар. Ертауллар шундук аңлатма да бирде.
– Җебегән Митрәй калада ташлап киткән Киприан атакай белән кенәзбикә
болар. Кенәзбикә куркуыннан баланы иртә тапкан, хәзер атасы янына,
Җүнкалага ычкынмакчы икән.
– Кадалсын ла, икесе дә китсен, – дип кул селтәде Туктамыш, ә күңелен,
әйтерсең лә, кырыкмаса-кырык елан талый иде...
Кичке якта каладан яңа хәбәр чыкты.
– Митрәйгә ияреп, каладан боярлар да чыгып качкан икән бит. Холопларга
ирек ачылган. Боярларның идән астындагы шәраб мичкәләрен табып, урамга
тәгәрәтеп чыгарганнар да бөтен Мәскәү халкы ду китереп хәмер чөмерә
башлаган. Калада Литвадан сәүдә белән килгән Остей атлы яшь кенә бер кенәз
аламасы адашып калган булган. Исерек холоплар шуны воевода итеп сайлап
куйганнар ди, ә үзләре аның бер генә әмеренә дә буйсынмый, шәрабны чиләге-
чиләге белән дуңгыз сыман чөмерәләр икән. Исереккә диңгез тубыктан бит,
боларны хәзер коры кул белән яуласаң да була.
Туктамыш иллешәр яугирне, төркемнәр оештырып, кала диварларына
якынаерга әмер бирде. Дивар өстендә туплар тезелешеп киткән, араларында
хәтта арба тәгәрмәче чаклы ташлар ата торган түфәкләр дә күренгәли. Урда
яугирләре диварлар астына килеп җитте инде, ә җавап итеп өстән сыңар
КАРАБӘК
52
гына туп та аваз салмый. Исерекләр көтүенә ташланудан ханга нинди файда?
Соңыннан, барыбер, Туктамышны исерек сарык көтүен яулап алды, дип
мыскыл итәчәкләр...
Икенче таңда Җүнкала кенәзенең малайлары Василий белән Семённы капка
каршысына юлладылар. Диварда биш-алты дистә чамасы ирләр күренгәли,
болары айнырга өлгергән «әтәчләрдер» инде. Яшь кенәзләр шуларга сүз катты.
– Без – Дмитрий кенәзнең яраткан каенишләре. Ул безнең апабыз Ольгага
өйләнде бит. Ягъни дә мәсәлән, без – Мәскәүгә туган тиешлеләр. Каланы
бик жәллибез. Чөнки Туктамыш хан санап бетергесез гаскәр белән килде.
Монда аның өч төмәне генә, калган төмәннәре Кострома янында куып җитеп,
Дмитрий кенәзне тулаем тар-мар итте. Ул, бичара, Аккүл ягына чыгып качкан
булган, мәгәр Туктамыш хан җайдаклары янә куа киткән. Ягъни дә мәсәлән,
Дмитрийдан ярдәм көтмәгез сез, ул Мәскәүгә бернинди дә гаскәр алып
кайтмый. Юкка кан коюның файдасы юк. Мәскәү үз теләге белән капкаларын
ачса, Туктамыш хан бер генә холопның да җанын кыймаячак.
Дивардагы сәрхушләрнең аптыраудан баш кашуын күргәч, Василий
белән Семён – икесе тиң муеннарындагы тәреләрне изүдән чыгарып, кызлар
урынына, чуп-чуп китереп, үбә үк башладылар.
– Менә, Иисус Христос исеме белән ант итәбез, Туктамыш хан Мәскәү
каласына бер зыян да салмый!..
Дивар өстендәге ирләр, җил сыпырып төшергәндәй, шундук юкка чыкты.
Берникадәр ара шәһәр урамнарында ыгы-зыгы авазлары да яңгырап торды
бугай. Урданыкылар да киң ерымнар эченә төшеп югалдылар.
Кичке алты тулып килгән чакта шәһәр капкаларын киң ерымнар өстенә
төшерделәр. Олаулар белән ажгырып йөрерлек киң басмага тәре белән Иисус
рәсемнәре тоткан поплар, шәһәрдән качу өчен сак дружиналары ялларга
өлгермәгән бояр аламалары, маңгайларына кәккүш элгән чибәр-чибәр кызлар
тезелешеп чыкты. Туктамыш хан кала каршына нибары өч мең җайдак кына алып
килгән иде, хәзер инде алар арасыннан да нибары дүрт йөз нәүкәрне генә ияртеп,
капка турысына төбәп китте. Аның сөттә коендырып чыгарылгандай ап-ак төстәге
айгыры асылмалы күпер өстенә менеп баскач, мәскәүлеләрнең һәммәсе аһ итте.
Ханның өстендә зәңгәрсу төстәге чәшке тиресеннән тегелгән бик затлы
тун. Баш түбәсенә елкылдап торган алтын очлым кигән. Аякларында алтын
җепләр белән чиккән сафьян итек. Бармакларында әллә якут, әллә мәрҗән
ташлар белән затлыланган зур йөзекләр. Ә ат йөгәнендәге барча аел-нукталар,
ияр сиртмәләре белән өзәңгеләр, дирбиядәге бизәк, хан җиләнендәге җиң
кайтармалары, каеш аеллары, ятаган сабы, кыны – барчасы да тоташы белән
алтын. Айгырның сыртына ябылган хәтфә келәмдәге бизәкләргә чаклы алтын-
көмеш җепләр белән чигелгән бит!
Бояр аламалары белән поплар шаккатудан авызларын да яба алмый тора
иде, кулларына ипи-тозлар тотып, Остей кенәз беркадәр алга чыкты.
– Мәскәү сине җиңүче итеп каршылап тез чүгә һәм синең мәрхәмәтлелегеңә
өметләнә, бөек Туктамыш хан!
Аны Мәскәү кенәзе, һич югы боярлары да түгел, ә ниндидер килмешәк һәм
япь-яшь воевода каршылавы Туктамышның битенә төкерү сыман яңгырады.
Үз-үзен белештермичә, ул ятаганын суырып чыгарды да аның очы белән әүвәл
Остейның бугазына төртеп алды.
– Ни пычагыма дип чит кенәзлек эшенә тыкшынып йөрисең син, сасы чүл
бүресе? Нигә мәскәүлеләрне миңа каршы котыртып яттың монда?
В А Х И Т И М А М О В
53
Остейның сер бирмичә елмаеп торуы Туктамышның соңгы түземлек
серкәсен дә сытты. Ятаганын өскә күтәрде дә килмешәк кенәзнең муенын күз
ачып йомганчы кыеп төшерде ул. Аннан инде ярсуын тыя алмыйча, нәүкәрләре
ягына борылып әмер бирде.
– Мәскәү эченә, алга! Каланың бер генә сараен да калдырмыйча кырып
бетерегез! Каланы бер тәүлек буена таларга тулы ирек бирәм. Мәскәү
урамнарына сыймаган төмәннәр бистәләргә чапсын. Дмитрийга буйсынган
Можай, Звингурыд, Борау, Руза дигән калалар борын төбендә генә. Алардан
тыш, имеш, әле аның үз исемендәге Дмитрий каласы, Юрий илә Вүлдәмир
кенәзләрнең зур-зур кирмәннәре, кайтыр юлда җебегән кенәз төбәп качкан
Коломна каласы бар. Берсен дә кызганып тормыйча, акыртып таласагыз да
була. Чөнки үзен Искәндәр Зөлкарнәйн дип саташа башлаган куркак кенәзнең
инде биш-алты ел буена Алтын Урдага ясак илткәне юк. Сез Дмитрий малын
түгел, ә шул карак кысып-кымтып калган Урда нигъмәтләрен үзебезнең йортка
алып китәсез. Ул карак кенәзне гомер бакый гафу кыласым юк! Моннан ары
урыс кенәзләренең сыңары гына булса да минем каршыма ярлык өчен шуышып
килмичә карасын!..
12
Карабәк Болгар каласында имән бүрәнәләрдән яңа дивар күтәртү белән
мәшгуль иде. Туктамышның Мәскәүне тез чүктереп кайтуын ишеткәч тә, нык
хәйранга калды. Ханның Сарай тәхетенә менүенә ике ел чамасы гына булып
килә, ә ул, әнә, үзен Чыңгыз-сәрдәр, Бату-сәрдәр тиңе санап йөргән Дмитрий
кенәздән дә бик тиз кан костырды. Каты куллы, усал тотынды бу. Моның һәрчак
миһербанлы, мәрхәмәтле булып хакимлек кыласына өмет баглап яшәү – нык
саташу. Эт симерсә, хәтта үз оясында үсеп җиткән көчекләрен дә артыксына,
талый-тешли башлый. Ә Карабәк – көндәш. Туктамышның казна коргаксыды
йә фәлән дошман миңа сугыш белән яный, дигән кырык сәбәп табып, иртәгә
дә, аннан соң да бертуктамый Карабәкнең баш түбәсен чүкеп торуы да
мөмкин. Их, үзбаш булып, беркемгә дә буйсынмыйча яшәрдәй дәүләт төзе
идең! Әнә, башка чыгып, үз йортын һәм келәтләрен корып яшәгән гаиләгә бер
күрше дә ник сыерыңны иртән-кич савасың йә нишләп әле бер каз оясы бәбкә
үрчетәсең, дип кереп бәйләнми бит. Балаларыңа дога ятлатасыңмы син, әллә
инде типкәләп йөртәсеңме – анысына да читләр тыкшынмыйлар. Бер күрше
икенчесенә ясак түләүне, сугыш аты, яугир бирүләрне, бер-берсенең каралты-
кураларын җимереп китүләрне, талауларны белми. Күршеләрнең бер-берсенә
гозере төшә икән, сәнәк кирәк булса, оны бетеп китсә, кибән куйган йә йорт
күтәргән чакта ярдәм кирәксенсә, ахыр чиктә инде килен төшерсә йә кызын
кияүгә-фәлән бирсә... Ә дәүләтләр менә шушы кагыйдәне боза, кара гавамга
түгел, ә казнага, ил табынына хуҗа булып алган таҗдарларга һаман байлык
җитми. Һәммә сугыш, барча даулашулар – санаулы гына караклар аркасында.
Халкыңны иярт идең дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җиргә китеп
олак идең! Бер генә күрше дә сиңа низаг белдермәсен, һичбер дошман өстеңә
яу йөрмәсен, сине ничек яшәргә икәнен өйрәтмәсен иде. Әмма Казан, Болгар,
Чаллы, Алабуга, Кирмән, Җүкәтау, Кашан калаларын тутырган татарыңны,
оясыннан куптарып, кайсы якка гына алып китәсе соң? Татар барып сыенырдай
иясез дала-таулар калмаган бит инде җир йөзендә. Синең Болгар олысың төрле
яктан киртәләп куелган һәм капкыннар корылган гомумурда, гомуми читлек
эчендә. Болгар – чиксез мәмләкәтнең сыңар алачыгы, мал абзары, тегермәне,
КАРАБӘК
54
остаханәсе, ахыр чиктә, бер имчәге генә. Мәркәз каракларының тәгамен тыгар
өчен ит китер, сөтен-маен, тире-киндер, тырма-сабан, ат вә сыер, җариялектә
әрәм булачак җиләк кебек кызлар, мәет булып сытылачак яу ирләре китер. Аһ,
ничек кенә котыласы соң бу этләр тормышыннан?!.
Карабәк Казан каласын да, Җүкәтау, Чаллы, Кашаннарны да биш әйләнеп
чыкты. Әй, беткән соң, җимерелгән, таланган бу җирләр! Болгар каласында
элек сәед булып торган Низами карт сөйли:
– И-и, апаем! Кем иренми, кем җокламый, барысы да эт шикелле килеп
талады инде. Җегерме ел элек әүвәл Наугырыттан җиде җөзләп кенә ушкуй
төшкән иде. Безнекеләрнең Сарайга үзара ызгышып җаткан Хызыр илә
Килдебәкнеңме, әллә Хызыр илә Тимерхуҗаныңмы кайсысындыр җаклап җауга
киткән чагы. Теге ушкуй җулбасарлар каян гына моны белеп алганнардыр, шул
җиде җөз кеше, гарасат сымак җимереп кереп, Болгар сарайларын нигезенә
тикле талап җугалдылар. Безнекеләр җимерелгән җыртыкларны да җамап
өлгермәде, җәренгә, икенче җылны әйтәм, көзге җәмсез җаңгыр төсле әйләнеп
килделәр дә, җәнә барча келәт-лапасларны корыттылар теге җулбасарлар.
Өченче җылны тагын. Җәмгысы җиде тапкыр килеп таладылар. Җимерелмәгән
җорт, җыртылмаган койма калмады. Шуннан нишләп безнең Болгар мантысын
ди инде? Безне җаклар өчен Сарай җагыннан сыңар гына да җаугир килмәде,
Сарай безгә җыгылып җатканда да җәрдәм кулын суза белмәде бит. Шуңа без
ни җыртыгыма дип һәм дә нинди җөз илә ул ханнарга хөтбә укыйк ди соң?!.
Низами картны тыңлау да ширбәт түгел, ә үзе әллә ничә кабат яуга кереп
йөргән Җәүдәт атлы ирдә дә үч вә рәнҗеш һич бетмәгән әле.
– Чулман буйлап төшкән ушкуйлары бер хәл, алар таласа да, көймә белән
каекларына сыймаган байлыкны барыбер дә ташлап китәләр бит. Алар яшь
кызларны да көтү-көтү итеп коллыкка алып китми, монда гына әтәчтәй
таптыйлар да, эсселәре басылгач, барыбер югалалар. Ә менә шулар эзеннән килеп
җиткән кенәз алайлары каза да каза инде. Алары сыңар көбә белән калканны да,
ат вә сарыкны да калдырмый. Өстәвенә, җария итеп тоту өчен меңәрләгән безнең
чибәрләрне үзләренә алып китмичә калмый бит шулар. Каладан чыккан чакта
ут ташлап калдырырга да онытмыйлар. Интек аннан ел буена яңа бура бурап,
дивар корып. Аякка бастырдык бугай дип, тураеп, маңгай тиреңне сөртергә
өлгермисең, икенче бер кенәз килеп җитә. Шуннан, менә, тернәкләнеп кара.
– Урысларны Болгарга кертми калган, куып җибәргән чакларыгыз да булды
лабаса инде. Кырымда яшәсәк тә, без дә ишеттек бит, – дип Карабәкнең куз
ташлавына, әлбәттә инде, Җәүдәт яугир кабынып китми калмый.
– Шулай шул, алты ел элек кыш башында урысларның берьюлы өч кенәзләре
ияртеп килгән гаскәрен Болгарга да, Казан эченә дә якын җибәрмәдек. Юкса,
Болгар каласы өстенә бик шәпләнеп ташланганнар иде. Уен-муен түгел, Чулман
яклап, козгын өере сыман, берьюлы егерме мең ирләре диварга ябырылды.
Өсләренә кайнап торган сумала, мичкә-мичкә сулар, арбасы белән таш коябыз,
юк, күзләре тонган үгез шикелле һаман үрли болар. Янгын элгән бүрәнәләр
тәгәрәтә башлагач кына беркадәр чигенделәр, мәгәр барыбер дә яуга ыргылу
бит исәпләре. Шуннан Хәсән бәгебез туплардан ядрә очырырга әмер бирде
инде...
Хәсән исемен ишетеп алуга ук, Карабәк капылт әсәренде, читтән күз
ташласаң, бу мизгелдә ул үзе дә чукышырга әзерләнгән әтәч төсле иңбашларын
кабарткан, сулыш алулары да кайнарланган иде, әмма моны яугир Җәүдәткә
генә бик үк сиздермәде.
В А Х И Т И М А М О В
55
– ...Ун туп берьюлы ут бөркегәч, һәммәбезнең колаклары тонды, диварларга
чаклы дер-дер килде. Урысларның да коты алынды шул. «Кыямәт, кыямәт!
Шайтан, шайтан!» – дип үкерә-үкерә кирегә сикерделәр. Өнсез калган атлары,
котырынып, җайдакларын җир өстенә койды. Ул гына җитмәгән, Хәсән бәк
капкаларны ачты да дөяләргә атланган аерым бер алайны яу кырына ташлады.
Акыра-акыра, ике өркәч арасына таккан бакыр табак-комганнары белән
ду куптарып өсләренә килгән дөяләрне күргәч, ат-бичаракайлары тәмам
шашты. Җайдакларын коеп төшерү генә түгел, аларның йөгәнен җибәрми йә
авызлыкларыннан эләктерергә маташкан урысларны да таптап бетерделәр.
Аннары барысы да, бүре өере куа килгән сыман, ачык дала ягына торып качты.
Шуннан яу тукталды. Урыс кенәзләре безнең янә туплардан ут ачудан шүрләп
тора. Ә чынында бездә уч төбенә кырып салырлык та дары калмаган шул. Иллә
мәгәр Хәсән бәк моны сиздерми, ул безнең өчен отышлы солых төземәкче...
– Ә ни өчен солых? Хәсән бәккә анысы ник кирәккән? Сез инде тулы җиңүгә
дә ирешә алырлык хәлдә булгансыз бит, – дип Карабәк ярсый-ярсый бүлдерсә
дә, Җәүдәт бирешмәде.
– Урыслар ниндидер качак соран аша бездә дары юклыкны да, каладан тышка
чыгып яуга ташланырдай чирү калмавын да белеп өлгергәннәр. Кенәзләр,
әтәчләнеп, ун мең тәңкә йолым сорый башлады. Безгә ярдәмгә Казаннан
Мәхмүт солтан атлы әмир килгән иде. Ул дивар эчендә җыелган меңбашларга
«йолым түләмибез, яуга керәбез, шәһид булсак та, Ходай Тәгалә каршына чиста
намус белән китәбез», ди. Ә Хәсән бәк каршы. «Йолым өчен без соңыннан
йөз мең тәңкә дә, ике йөз меңне дә табарбыз, ә ирләребез яуда кырылып
бетсә, хатыннар ялгыз, ил баласыз калыр, Болгар үләр», – дип һич чигенми.
Меңбашлар шаулаша, моны тыңламыйлар, һәркайсының лачын, бөркет булып
таныласы килә. Ахыр чиктә шул Хәсән бәк урыс кенәзләренең һәркайсына
берешәр мең тәңкә чыгарып бирергә үгетләде. Кенәзләрнең шундый сәдака
күргәч тә өннәре тыгылды, ахрысы, күлнең төбен күккә аскан кебек, шундук
борылдылар. Меңбашлар һаман тынмый, әмирлеккә Мәхмүт солтанны таләп
итәләр, Хәсән бәкне җебегәнлектә, соранлыкта гаепли башладылар. Ә Хәсән
бәк түзә алмады, бер атнадан соң җыенды да Казан каласына китте. Шулай
итеп, без акыллы бәксез торып калдык ул чак...
– Имәндә икән чикләвек, – дип үзалдына сөйләнеп куйды Карабәк. – Ә мин
аны икейөзлелектә, Болгар-йортны сатып, Туктамыш арбасына күчеп утыруда
гаепләгән булам...
13
Кайвакытта ник туганыңа үкенүдән бәкегә чумардай хәлгә килсәң дә,
бәхет атлы кояшның болыт ертыгыннан елмайган чаклары да булгалый
икән ул.
Туктамыш Мәскәү өстенә яу белән барган чакта Карабәк барыбер дә аңа
җигәне Көңгер кул астына баскан бер мең җайдакны кушып озаткан иде. Орыш-
бәрелешләргә керергә насыйп булмагач, болгарлылар анда сынаулар үтәргә
дә, үзләрен күрсәтергә дә өлгерә алмаган. Әмма, ни әкәмәт, буш кул белән
генә кайтмаганнар. Көңгер энекәше Болгардагы кәрвансарайга йөздән артык
япь-яшь кызны кертеп бастыргач, Карабәк әүвәл үз күзләренә үзе ышанмыйча
торды. Боларның күбесенә унөч-ундүрт яшьтән артык түгел, ләкин берсеннән-
берсе чибәр, һәркайсы да чия кебек пешеп җиткән инде.
Карабәк аеруча җитен төсле аксыл-саргылт чәчлесеннән күзен аера
КАРАБӘК
56
алмый торды. Чибәрлекне бирсә дә биргән Ходай бу марҗага! Иртәнге кояш
нурыннан керфекләрен ачкан чәчәк-гөлләр кебек керсез һәм гүзәл бит бу!
Гаярь ирләрнекенә тиң озын, зифа гәүдә. Күк йөзедәй ачык-зәңгәр күзләр.
Пешкән алма төсле алсу яңак. Коллыкка төшү бәхетсезлегеннән усал кысып
басса да, хәтфәлеген һич тә яшереп булмаслык күпереп торган, йомшак, сусыл
иреннәр. Ә алга чыгарып салган озын толымнары астыннан төртеп торучы ике
дәү алманы сокланудан карап туймаслык шул. Алар ике йомарлам камырдан
әвәләп куйган шикелле түм-түгәрәк, өстәвенә песи балалары кебек җанлылар
да сыман. Әнә, кызый сулыш алган саен, түшенә салган толымнар да кар
астыннан типкән чишмәләрдәй уянып сулкылдыйлар...
Түзде, тешен кысып түзә белде Карабәк, кичке караңгылык төшкәнче сылу
кызның тәненә бармак та тидермәде. Ә мунчага кергәч, җиткән тай йә кыргый
җәйрән белән сокланган шикелле, кызның гәүдәсеннән күзләрен аера алмады.
Озын, нәфис ботлар. Ике учка сыеп бетәрдәй неп-нечкә бил. Аккош канатыдай
йомшак куллар. Һәм, әлбәттә, һаман-һаман үзләренә тартып тора торган,
сихерле һәм тылсымлы ике гүзәл күкрәк. Ә ул – ике шома бот тәхетендәге
җәннәт пәрдәләре!
– Исемең ничек? – дип эндәште аңа Карабәк, кайнар һава белән кипшенеп
беткән иреннәрен ялмап. Әмма дәртләнүдән тамак төбе дә кибеп беткән икән,
сылу кызкай аны аңламады. Карабәк, тамак төбен кыра-кыра, ләкин мөмкин
кадәр ягымлырак булырга тырышып, янә дәште:
– Атың нинди, җаным?
Сылукай Карабәкнең саф рус телендә сүз кушуына гаҗәпләнде бугай, күл
суыдай зәңгәр күзләре җил исеп уяткан чәчәк таҗыдай ачылып төбәлде.
– Анфиса мин, Анфиса атлы булам.
– Матур исем, сиңа бик килешә, үзең дә бик чибәр, – дип, Карабәк теленә
беренче килгән сүзләрне тезгән булды, үзе яшь кызыйның аккошныкыдай ап-
ак муеныннан, шуның аша очлы, тыгыз имчәкләр өстенә таралышкан аксыл
чәчләреннән күзен аера алмады.
– Аһ, чәчләрең бигрәкләр дә хәтфә, бигрәк матур! – дип пышылдый-
пышылдый, Карабәк аның чәчләрен сыйпады, әүвәл шуларга, аннары ап-ак
иңбашына иреннәрен тидереп алды.
Кыз олыс хуҗасының инде талый, көчли башлавын көтә иде сыман, кул
очлары, чияле имчәкләре дер-дер килеп алды. Ә Карабәк бер генә тамчы да
кыргыйлык һәм әрсезлек күрсәтмәде, үзен тыя белде.
– Чәчләрең, валлаһидыр, алтын кебек синең, алтын чәчләр... Тукта, ә нигә
сиңа Алтынчәч дигән исем кушмаска соң?
Кыз, ниндидер хәвефтән саклангандай, ике кулын да күкрәк турысына кысып
баскач, Карабәк элеккечә үк йомшак, назлы тавыш белән аңлаткандай итте.
– Соң, җаныем, син барыбер монда каласың бит. Сине хәзер кайсы яугир
генә кире үз илеңә кайтарып җибәрсен соң? Сездәге кенәзләр дә бер генә
тотакны да кире кайтармый, җария итеп тота, ә аннары, инде чукындыргач,
хатыннары итеп алалар бит. Сине дә әллә кемнәр түгел, ә үз туганнарың
шундый ук язмышка ташлады. Алар урынына безне сүгәргәме?
– Әйе шул, атаем да, агаларым да яклап кала алмады. Үзләре урманнарга
кереп качты, ә безне урам уртасында зәгыйфь бәбкәләр сыман ташлап
калдырдылар. Әйләнеп кайтулар язмас, язмас инде.
Кызның күзләреннән ике тамчы яшь сытылып чыгуын шәйләп, Карабәк
кул очлары белән генә аның ияген күтәрде дә юешләнгән яңакларын үпте.
В А Х И Т И М А М О В
57
– Кайгырма, җаныкаем, сине монда да рәнҗетүче булмас. Бигрәк чибәр бит
син, бик кадерле, түрдә генә утыра торган хатын булачаксың.
Кыз сагаеп калды, янә аккош канатыдай ике кулын күкрәгенә кысты.
– Мине җарияң итеп тотарга исәбең юк, берәр хезмәтчеңә кияүгә бирергә
җыенасыңмы әллә?
– Юк, – дип кайнар пышылдап, аның керәчтәй ак иңбашларын үбеп алды
Карабәк. – Мин сине үземә хатын итеп алам.
Әмирнең иреннәре, акрын гына шуа-шуа, имчәк очларына, ике кызгылт
чияләргә күчте. Кызыйда да дәрт кузгалды, ахры, Карабәкнең башы аның ике
канаттай кулларына, алтын-җитен чәчләренә күмелеп юкка чыкты.
14
Ай артыннан айлар киек казлар кебек үтә торды, ә Карабәк Болгар каласы
белән, барыбер дә, сокланып туя алмый йөрде. Ушкуйлар һәм кенәзләр
никадәрле генә килеп җимермәсен, аның тамырын да, үзәген дә корыта
алмаганнар. Әнә, шәһәр уртасында Ходай Тәгалә тарафыннан кадап куелган
ике калкан, ике маяк төсле, Зур һәм Кече манаралар калага дан һәм шөһрәт
өстәп утыра. Алар шулчаклы да төз һәм мәһабәт ки, гүя күк йөзенә очып
китәргә җыенган аксыл-соры ике каләм сыман. Шәрык ягына келәмдәй
сузылган хәтфә ялан буйлап Ак пулат, Кара пулат, Кәрвансарай, Ак мунча,
Казый һәм Хөкем сарайлары тезелешеп киткән. Карабәк, беренче эше итеп,
Зур һәм Кече манаралар янәшәсендә Ак мәчет күтәрде, гөмбәзләре өстенә
көмеш йөгерттерде. Мәчет хозурында даны борынгы чорлардан ук килгән зур
мәдрәсә булган, аның бинасын ак ташлардан кабат тергезделәр. Инде хаким
йорты, әмир йорты турында да уйларга вакыт иде. Карабәк үзе дәшми йөрсә
дә, башкалар аның аяк табаннарына ут үрләтте.
– Әмир сарае, таш кирмәннән гайре яшәп буламыни? Һәр каланың йөзек
кашы – әмир йорты лабаса!
Ниһаять, кала уртасында Чулман ярындагы ак ташлардан яңа, калын
диварлы кирмән төзү эшләре канат җәйгәч, Карабәк Сөн белән Ык арасында
калган гәрәйлеләр янына барырга ниятләде.
– Сез монда кирмәнне миннән башка да төзеп бетерәсез инде, ә минем үз
туганнарымны ничә айлар буе күргәнем юк. Алып килде дә ачык кыр уртасында
ташлап калдырды бу, дип сүгеп ятмасыннар...
Ык ярларына якынлашкан саен, Карабәкнең күңелендә соклану һәм
горурлану хисләре көчәя генә барды. Үзе сәер, үзе матур бу Ык. Урыны-урыны
белән ике яктан табигать терсәкләре белән төртеп уяткан төсле тарая да тау
елгасы кебек күбекләнеп, котырып ага ул. Аннары бу коллык аранын ерып
чыгуына сөенгән шикелле берәр үзәнлек табып тынычлана, йөгереп йөреп
арган сабый баладай йокымсырый сыман. Елганың менә шулай җәелгән
төшләрендә яр буйларын баскан камышлыклар бар, ә алар арасында җәен,
шамбы, чуртан, кызылканат, алабуга, табан балыкларының иренеп кенә йөзеп
йөрүенә һичбер шик юк. Ыкның колга шикелле йә җәядән ычкынган ук шикелле
туп-туры булып аккан урынын эзләп табу кыен. Ык, кышкы юлда салулаган
чана сыман, әле бер, әле икенче якка боргаланып килә дә, кайчакларда, арттан
куа килүче кансыз сунарчылардан койрык чәнчеп качкан төлке төсле, капылт
читкә ыргыла, ә урыны-урыны белән хәтта эздән җуйдырырга тырышкан
шикелле, бөтенләй кире якка борылып та ага. Кем белә, шул урындагы сихри
КАРАБӘК
58
дөньядан аерыласы килмәгәнгә шулай кабат кайта-кайта хозурланадыр ул.
Ике як ярдагы шау чәчәккә чумган шомыртларны, алар артыннан сузылган
әрәмәлекләрдәге камырлык, гөлҗимеш, чия куакларын ташлап китүләре
ансатмыни?!
Ык турында риваять тә яши. Имеш, Таш Билбауга хуҗа булып утырган
бер албасты аны сылу кызлар урынына гел мәгарәдә генә бикләп тоткан,
матурлыгы белән фәкать үзе генә сокланган, ди. Болыннар өстендә колыннар,
җәйрәннәр шикелле сикергәләп-тилереп уйнарга тилмергәч, албасты гырлап
йоклаган бер төндә чыгып качкан икән бу матур кыз. Аны куып тотмакчы
булып, Билбаудагы албасты аның артыннан улын җибәргән, ди. Елга яры
буйлап сибелгән күлкәйләр әнә шул албасты малаеның куа барганда салган,
йә күсәген тидереп алган кайнар эзләр ди бит. Куып тота алмаган аны яшь
албасты. Ык-сылукай Чулман елгасына чумып югалган, ди.
Асылда да, елга яры буйлап сибелгән эреле-ваклы күлләрне яшь кияү
кыз алырга килгәч чәчеп җибәргән көмеш тәңкәләргә дә охшаталар бит бу
якларда. Көзгедәй су өсләрендә – төнбоек, ярларында – камыш, ә ул камышлар
арасында, һичбер шиксез, кондыз, көзән, сусар. Күлләр чәчелгән үзәнлекләрдә
түбәтәй-түбәтәй булып утырган күкчәчәк, тукранбаш, зәңгәр чәчәк, кыңгырау
утраулары, яр буйларында бәбкә үләне, бака яфрагы, аксыргак, сарут, кылган...
Иң мөһиме – бу якларда төмән-төмән атлар изеп киткән ялан-үзәнлек юк,
ошбу тарафның кылыч орышларын да, уклар болытын да күргәне юк сыман.
Кыргый, садә, керсез табигать. Мондагы алкалы каеннар, ак чәчәккә күмелгән
юкә агачлары – үбелмәгән кызлар, кочылмаган яшь кәләшләр сыман. Аһ, гүзәл
соң, әй, тылсымлы, оҗмахтай бу яклар!..
Карабәк үзе белән бер йөз җайдак кына алып чыккан, ә сәфәре хакында
һичбер кемне кисәтмәгән иде. Ык ярында үзен Кормаш, Балтач, Уразай бәкләр
иярләреннән төшеп каршы алгач, гаҗәпләнүдән баш чайкарга гына мәҗбүр
булды.
– Миңа хәзер ауга чыгу да өметсез, сез анысын да белеп, киекләрне миннән
алда урачаксыз икән, – дигән шаяртуына каршы көлеп кенә җавап кайтардылар.
– Кунакка кисәтмичә килеп төшкән кода-кодагыйлар бик тиз бозылыша,
дигән сүзне ишеткәнең юкмы әллә, Карабәк әмиребез? Алар килгәч кенә чәкчәк
ясый йә токмач баса башлаган кодагыйны ялкауга чыгаралар, ә хатыннар
аркасында аннары кодалар да бер-берсенә сыртын куешалар.
– Ау димәктән, түрәләрнең авы да кешенеке төсле булмый икән лә ул, –
дип, Карабәк чаптарының йөгәнен эләктергән Балтач авыз ачты. – Олы түрә
кисәтеп килә торган булса, вак түрәләр киекләрне бауга бәйләп йә элмәккә
үк утыртып чыга икән. Шуннан олы хаким үзен мәргән дип шапыра да инде.
Нәкъ төртмә әйтемдәгечә. «Карт алаша үз койрыгын күргәч, мин колын дип,
и-и, масая икән».
– Оһо, мине карт алашага да чыгара башлады бу Балтач, – дип, Карабәк
бер үпкәсез рәхәтләнеп көлде. – Алай алаша икән, хатыннарың белән бер
мунчага җибәр.
Айгырлар шикелле кешнәп көлешкәннән соң, төтен сызып утырган
казаннар һәм ашъяулыклар янына барып тезләнделәр. Хатыннар уртага зур-
зур җамаяклар белән ит калҗалары, карта-эчәгеләр китереп тезгән арада
Карабәк тирә-якка күз йөгертеп алды. Бик күп ябалдашлы, матур гына тирәк
ышыгы бу. Яр астында гына Ык челтери. Кул сузымында бер күл. Әйләнәсе
ике чакрымга сузылган тип-тигез үзәнлек, аны ике ягыннан иң мәгърур
В А Х И Т И М А М О В
59
наратлардан да биегрәк тау уратып алган. Бер уйласаң, бу иңкүлек үзе – олы
таба, ә җайдаклар һәм бәкләр шуның бер читендә утыралар сыман. Авыл кору
өчен менә дигән урын.
– Бу төбәккә килеп төпләнгәнгә биш ел үтеп китте. Инде ничә авыл калкып
чыкты икән? – дип сорады ул, аерым гына беркемнең дә йөзенә текәлмичә.
– Һи, кем санаган аны! – дигән җаваптан шундук чамалады. Әһә, Кормаш
телгә килде, күрәсең, калган ике бәк алдында абруе төплерәктер.
– Үзебезнең түбәдә генә дә җиде авыл булдык, – дип һаман да шул Кормаш
дәвам итте. – Шуларын әйләнеп чыгарга да вакыт җитми әле. Былтыр гына,
менә, көз ахырында, кар тирән ятканчы дип, Сөн буйларын айкап кайтканыем.
Күршеләр ни кыйлана икән, алардан артта калып адәм хуры булып йөрергә
язмасын дип.
– Ни җитмәсә, артта калган, тар маңгайлы булып саналасыз? – дигән
Карабәкнең соравыннан да мәлҗерәп төшмәде ул.
– Һе, ни дип, авылда шул инде. Мәчетең юк, тегермәнең аякка басмаган,
аннан килеп, арба-чана ясый торган осталарыңа, тимерчеләреңә алачык юк
икән – син үзеңне Аллаһның кашка тәкәсенә санап, күкрәк киереп йөрмә
инде, туган.
– Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, – дип, Карабәк баш чайкады. – Ә мин
әле авылларга тимерче дә кирәклеген күз чалымына да китереп карамадым.
– И, апаем, тимерче дә, аннан килеп, ияр тегә, камыт вә ыңгырчак ясый
белә торган осталары да күче-күче белән кирәк инде. Атларның урманнан агач
ташымый, кибән тарттырмый торган чагы юк та бит ул, бичаракайларның.
Өстәвенә, ара ерак дими, унар-унбишәр чакрымга кунакка йөрешәбез. Анда
да, Аллаһның кашка тәкәсе сымак, гел атларда инде. Менә шуңа күрә дирбия-
камыт ясаучыларыннан тыш, каз каклый, чәкчәк-гөбәдияләрен телеңне
йотардай итеп пешерә, килешле итеп күлмәк тегә белә торган алтын куллы
хатыннарыбыз да, ай-яй, бик кадерле безгә!
– Ә шулай да, Сөн ярында ничәләп чамасы авыл санап кайттың? – дип
Карабәк янә иске эзгә кайтты.
– Сикиядан Сөнгә төшә-төшә, уннан артык авыл санадым бугай инде. Беренче
чиратта, мәчетләре, базарлары булган олырак авылларга исләр китте. Яхшый,
Үрәзмәт, Әмәкәй, Күбәк, Гайсар, Аккүз, Исәммәт, Яркәй, тагын... э-э-э, Шәммәт,
Кадермәт, Аеш, Кыргыз, Ябалак... Менә шушыларын башыннан ахырына чаклы
урап чыктым, мәчет төзеп өлгермәгәннәренә кереп вакланмадым.
– Нинди Яхшый, каян килеп төшкән Исәммәт, Кадермәт ул? – дип күкерттәй
кабынды Карабәк. – Исемнәрен һич кенә дә аңлап бетермәдем.
– Һе, безнең татар менә шулай кисек телле инде, мин нишләтим? – дип
Кормаш иңбашларын сикертте. – Яхшый дигәнен Яхшыбай бәк кора башлады
да аннары үзе Сарман бәк янына китеп барды. Тегесе моңа кызын биргән дә
Зәңгәр тау итәгенә сарай салган икән. Ул югалып бер кыш үтүгә үк, авыл
исеменең койрыгын кыскарттылар. Аннары шундый ук очкылык чиреннән
Әлмөхәммәт урынына Әмәкәй, Кадыйрмөхәммәт урынына Кадермәт торып
калды. Тегеләрдән күрмеш, Уразмөхәммәт, Ярмөхәммәт белән Шәймөхәммәтне
дә тач шул рәвешчә сөннәткә утырттылар.
– И-и, болай барса, без үзебезнең әткәйләрнең исемнәрен дә онытачакбыз
икән! Әйтергә шулай ансат дип, иртәгә сабыйларны Мөхәммәт урынына Мәмәт,
Габдулла урынына Апуш, тагын да яманрагы, урыслардан күрмеш, Нәчтүк,
Ләксәй, Ибан дип йөртә башлаулардан Ходай саклый күрсен!
КАРАБӘК
60
– Әстәгъфирулла! – дип һәммәсе төкеренде, Карабәккә каршы төшмәделәр...
Кормаш, Балтач авылларын карап чыкканнан соң, Уразай бәк Ак Идел ягына
таба алып китте. Сүзсез дә аңлашыла, бер җилләндереп кайтуда гына түгел
моның исәп. Әллә чит-ят колаклардан яшереп чишәсе сере бар, әллә нинди
дә булса сабак бирергә җыена микән картлач?..
Бер-ике фәрсәх чамасы ара узгач, алда искиткеч табигать хозурлыгы күреп,
әмир хәйран калды. Көнчыгыш тарафтан сихри тасма төсле ике олы елга
боргаланып, уйнап килгәннәр дә, калкан булып баскан мәһабәт тауны ярып,
бергә кушылганнар. Бер карасаң, алар берсен-берсе табышып кавышкан япь-
яшь парлар кебек, бер карасаң, дошман кулыннан качып котылган җиткән
кызый чал чәчле әнкәсенең кочагына атылып чумган сыман. Хәер, ике елга
да искиткеч гайрәтле һәм җитез, аларны әбәкле уйнап куышкан шук малайлар
белән чагыштырсаң да артык түгел бугай. Ике елга да, йөзәрләгән чишмә
һәм инеш суларын җыя-җыя, гасырлар буена челтерәгән, мең чакрым юл
узгандыр, аларны чал сакаллы картлар итеп күз алдына китереп карау да,
бәлки, урынлыдыр. Ләкин юк, бигрәк гаярь, үтә мәһабәтләр, аларга картлар
төсе мәңге кермәстер, шәт.
– Чулман белән Ак Идел кушылган урын менә шушы инде, – дип, янда
талгын тавыш белән Уразай телгә килде. – Җәннәт кайда, дип эзләп йөрисе
юк, Ходай Тәгалә аның бер кисәген шушы җиргә бүләк иткән бугай.
Карабәк елгалар ярына күз йөгертеп чыкты. Ак Иделнең бер як ярын ак
чәчәккә күмелгән шомырт куаклары каплап киткән. Арада сарырак йә шәмәхә
төстәрәк чәчәкле куаклар да очрый. Бу яктагы халык «камырлык» дип йөрткән
куаклармы, «эт шомырты» дигәннәре шулай нык үзгәме? Алай дисәң, бу
якларда гөлҗимеш агачлары хәйран үсә, диләр.
– Бу ике елга турында сәер бер бәян бар. Әле бәләкәй чагымда ук карт
агайлар авызыннан ишетеп үскән идем, инде үзем дә кәкре таякны юлдаш итә
башладым, ә шул бәянның серен чишкәнем юк.
Уразай бәк ике елга кушылган төштәге биек тау өркәчләренә текәлеп баскан,
карашында уйчанлык, ул моңсулык теленә дә күчә бара сыман.
– Чулман елгасы да, Ак Идел дә Таш Билбауда чишмә ярган, диләр. Ул
олуг тау инде мең-мең еллар элек үк бар җиһанның умыртка баганасын хасил
иткән, аңа ул заманда бер дәү дию хуҗа булган, имеш. Чулман – тауның гареб
кыйсемендә, Ак Иделкәй гареб тарафында түгәрәк күл хасил итеп яткан.
Әүвәл бүре, төлке, куян, бурсык, болан, поши, җәйрән, суар – һәммә җәнлек
шушы күлләр тирәсендә истирәхәт кичкән. Мәгәр берзаманны Таш Билбауга
җирән җонлы аю үз балалары белән адашып килеп кергән дә, гоҗлык өянәге
кузгалган саен, ул бурсык, куян, поши балаларын буа башлаган, ди. Моңа
үзенең бер дистәләп баласы белән ана бүре чәчрәп каршы чыккан. Җирән
аю кайсы тарафка гына ауга кузгалмасын, бүре балалары моның артыннан
калмый, хәвеф тудымы, башка җәнлекләрне кисәтәләр икән. Берсен-берсе
саклап тора-тора, кайвакытта җирән аю бүре балаларын буып ташлый, моңа
җавап итеп, ана бүре дә аю балаларының бугазларын чәйнәп өзә икән. Таш
Билбауда шулай тәмуг туган, аю белән бүре балалары олуг тау өркәчләренә
дә сыймый башлаганнар. Аюда нәфес котсыз, Чулман суын тик үзенеке генә
итмәкче булып, күлнең бер як ярын ишеп җибәргән бу. Иреккә чыккан Чулман
Таш Билбаудан аска томырылган да, үзенә өркәчләр арасыннан юл яра-яра,
гөрелдәтеп ага башлаган, ди. Үзенең олы күлдән мәхрүм калуын күргәч, дәү
карт дию бүре көтүенә фәрман биргән.
В А Х И Т И М А М О В
61
– Ак Идел күленең читен ерып торам, шуның дулкыннары өстенә көймә-
сал тезегез дә бичара Чулманны куа чыгыгыз сез. Мин зур бер ялан уртасына
балчыктан тау өеп, киртә корып торырмын. Сез тиз арада төшеп җитегез дә,
Чулман суын борып, Таш Билбауга кире кайтарырбыз. Тик карагыз аны, юлда
сезнең берегез дә аерылып китәргә тиеш түгел. Фәкать бергә булсагыз гына,
сез карак аюны да, Чулманны да җиңә алачаксыз...
Карабәк сиздермичә генә күз уңын Уразай бәккә таба төбәп ала. Карашын
ике елга тарафыннан гел алмыйча сөйли, йөзе җитди, иреннәренә тикле усал
кысып куйган. Ул үзе ишетеп үскән бәянга сабый чагында ук ышанган һәм
шул хисне кунак әмир күңеленә дә түкми-чәчми күчерәсе килә.
– Менә шушы биек, тоташ тауны Таш Билбаудан төшкән дию өеп куйган.
Тизрәк куып җитик, дип ашыга торгач, бүре гаиләсе утырган сал менә шуның
бер сыртына бәрелеп чәлпәрәмә килгән. Ана бүре үзе, Чулманны бору өчен юл
ярыйм дип, тау итәген икегә телергә тотынган. Ә бүренең ике җиткән улы ике
як ярга йөзеп чыкканнар, ди. Шулвакытны биек тау өстеннән күк күкрәгәндәй
тавыш ишетелгән:
– Мин сезне бер-берегездән һич тә аерылмагыз, аерыласыз икән, бер-бер
артлы барыбер бетәчәксез, дип каты кисәттем бит. Нигә минем гозеремне аяк
астына салып таптадыгыз? Аерым көе михнәт чигеп яшәү юлын сайлагансыз
икән, интегегез инде...
Шул мизгелдә үк диярлек дию юкка чыккан. Ә бүренең ике улы Ак Идел
сулары аша ике ярда ята. Берсен – татар, икенчесен инде башкорт, диләр...
– Үзе кызганыч, үзе яралы булды синең бу бәяның, – дип, Карабәк тик
бераздан гына җавап бирде. Ул һаман карашын Ак Иделне буып утырган ике
тау өркәченнән аера алмый, йөзе-кыяфәте таш балбалдай иде.
Уразай бәк Ак Идел ярына сыенып утырган йортлар тарафына бармак
төртте.
– Өшәр35 авылы бу. Шул яралы бәян сакчылары. Ә без үз ихатабызга
кайтыйк, син күрмәгәндә калыккан яңа авылларга бер күз салыйк әле.
Ак Идел яры буйлап кирегә юырттылар. Карабәк әле һаман гыйбрәтле
бәян уйларыннан арына алмый бара, Уразай бәй, яучы карт шикелле, һаман
саен алда.
Дистәләп күл ялтыраган үзәнлектә йә иңкүлек, йә тау итәкләренә сузылып
яткан дүрт авылга, артыгын түзә алмыйча, камчы очы белән төртеп күрсәтте ул.
– Менә, соклан инде, Карабәк, күз уңыннан кичер. Югары Гәрәй – берсе,
калганнары – Түбән, Урта, Кече Гәрәй. Сөннең аръягында тагын бер Гәрәй
бар. Барысы да үзебезнең кабилә исемендә. Аксакаллары Мөхәммәт, Гайнан,
Әбелшәех атлы булса да, үзләре баш тартты. Юк, безне бутамасыннар, без –
Кырымнан ук канны монда алып килгән гәрәйлеләр, диләр. Ун-егерме авыл
бер үк атлы булмасын дип кенә, кайберләренә Бурсык, Кабан, Әтәч, Куян дигән
кушаматлар таптык, бер төрләрен үзебезчә гап-гади – Такталачык, Каентүбә,
Чалманарат дип кенә атап чыктык инде...
Юл уңаендагы беренчесе – Түбән Гәрәй, урамнарына барып керүгә үк,
Карабәкнең күзләрендә якты ут кабынды. Матур, төзек, килешле бит, шайтан,
күз тимәсен! Урамнарның киңлеген йөзәр адым чамасы корып куйган болар.
Димәк, янгын дигән хәвеф туа калса, очкын йорттан-йортка әтәч сыман гына
сикерә алмаячак. Капкалары – такта, коймалары – читән. Йортлары йә нарат,
йә усактан. Ихата түрендә мунча, келәт, лапас тезелешеп киткән. Байтак
35 Өшәр – баскыннар килгәч, ул Семиостров атамасы белән йөрде, хәзер бөтенләй юкка чыкты инде.
КАРАБӘК
62
гомерләрен сәфәрдә йөрсәләр дә, алдан күрүчән, бик нык әзерлекле бит ул
гәрәйлеләр. Келәт идәне астында, һичбер шиксез, кар базлары да бардыр.
Урамнарында бер җан иясе дә күренмәгәнгә генә, як-ягына, хәтта ихаталарга
да күз йөгертеп барырга мәҗбүр булды. Әй, юк, җансыз түгел, бер капкадан
җиткән буйлы ялгыз кыз чыкты бит, әнә. Иңнәрендә – көянтәгә аскан ике
чиләк. Җайдакларны күрүгә үк, мәче җитезлеге белән ихатага кире чумган
иде, Карабәк аваз салды.
– Без шулай ук өркеп качардай котсызмыни, сылу?
Яртылаш ачылган капкадан үрелеп, кызый сүз ыргытты.
– Юк ла инде, абый, котсыз түгел лә сез. Каршыга буш чиләкле кеше очраса,
юл уңмый дигән ырым бар бит. Мин шуңа гына качтым.
– Ә минем барасы җирем шушы авыл иде, мин килеп җиттем бит инде,
сылукай. Әйдә, чыгып күрен. Мин ырымнар белән баш катыра торган кеше
түгел. Аның каравы, бер канунны гомерлеккә ятлап куйдым, менә. Бүредән
курыксаң, урманнарга йөрмә... Әйдә, чык, дим, ичмаса, су эчер син безгә.
Ниһаять, кыз тәвәккәлләде, ахрысы, чиләкләрен алъяпкычы белән каплый-
каплый, кабат пәйда булды. Карабәк күз йөгертте: агайлар әйтмешли, авызыңда
эреп китәрдәй җиләк төсле пешеп җиткән сылу бала бит бу! Яше, мөгаен дә,
ундүрт-унбиштәдер, әмма үзе төлке-сыртланнар да куып тота алмас җитез
җәйрән сыман. Алъяпкыч канатлары астыннан ике алма төрткән. Алъяпкычны
буып куйган биле бер уч көлтә төсле. Озын итәкләре аякларын каплый, тик
зеңгелдәп барган тәңкәле толымнар астына күз текәсәң, тиз-тиз уйнаклаган
тыгыз таучыклары аның төз, көчле аяклы икәнлеген ассызыклап тора. Аз
да түгел, күп тә түгел, бүген үк яучы җибәрерлек килен ләбаса бу сылу-
җанашкаем!
Урам уртасында сиртмәле коены чаптар да инде күптән сизенгәндер,
түземлеген җуеп, ул да шунда тартты. Бура янына килеп җитүгә үк, Карабәк
ияреннән сикереп төшкән иде дә, кыз бик җитез икән, сиртмә бавын
эләктерергә өлгерә алмый калды. Ә кызыкай, кулларын тиен шикелле җитез
биетә-биетә, кое сиртмәсен әүвәл торна борыныдай аска таба иде, аннары
күз ачып йомарлык арада бура авызында ялык-йолык килеп, комнар белән
ышкып чистартылган бакыр чиләк калкып чыкты. Аны бура почмагына җайлап
утыртты да телгә килде сылу:
– Рәхим итегез, әйдә, эчегез соң!
Карабәк, сихерләнгән сыман, аңа текәлеп тик торуын белде. Кеш тиреседәй
елкылдап торган чем-кара, хәтфә, йомшак чәчләр. Карлыгачның ике канатыдай
кыйгач кара кашлар. Озын, куе керфек. Шомырт төсле чем-кара күзләр. Бер
генә сыры да булмаган алсу, сусыл иреннәр. Нәни, йомры ияк. Оялудан,
тарсынуданмы икән, кызарып чыккан ике матур яңак.
– Үзегез су сораган идегез ләбаса, йә, эчегез инде, – дип кызның елмаюын
да күргәч, Карабәк, әйтерсең лә, телен үк йотты.
Менә сиңа гап-гади бер авыл уртасында иң беренче булып очраган татар
кызы! Син шушыңа гашыйк булмый йә, хәвеф-мазар туса, якламыйча,
коткармыйча кара!..
Карабәк иреннәре белән көмеш суга чумды. И-и, бу суның келәм кебек
йомшак, нәфислеге, әй, аның тешләреңне чымырдатырдай хәтфә суыклыгы!
Шушы таныш түгел сылу кулыннан алып эчкәнгә генә шулай татлымы соң
бу, әллә туган якның тәгәрмәч эзенә җыелган сулары да зәмзәм буламы ул?..
– Атың кемдер, сылу? – дип аваз бирде Карабәк тик бераздан гына.
В А Х И Т И М А М О В
63
– Айзирәк мин, – дигән җавап Карабәккә болытлар өстеннән төшкәндәй
талгын ишетелде.
– Ә нишләп япа-ялгызың син? Авылыгызда нигә берәү дә юк?
– Ялгыз түгел, өйдә инәкәй бар. Күрше карчыклары, бала-чага монда бик
күп әле.
– Ә өлкәннәр? Мин ирләрне, хатын-кызны әйтәм.
– Һи, абый, мәзәк тә инде син. Гәрәйләрнең хәзер кул арасына керердәй
барча малай-шалаена, кыз-кыркынга тикле болында бит. Инде атна буе Ак
Идел буендагы тугайлыкта печән чабып, печән җыеп ята барча халык.
– Ә син нишләп монда? Нигә анда түгел?
– Андагылар көн кызуында ял итеп алырга туктады, мин авылга чаптым.
Инәкәй чирләп егылды, мин аның хәлен белергә дип кайттым. Чәй генә эчерәм
дә тагын шунда торып йөгерәм мин.
– Алай икән, алай, – дип маңгаен һәм чигәләрен уып торды Карабәк. Аннан
барыбер дә тагын сорау бирде. – Әтиең дә болындадыр инде?
– Минем әткәй юк бит, – дип юаш тавыш белән җавап тотты сылу. – Өч
кыш элек Ак Иделгә батып харап булды.
– Нишләп инде?
– Сусарларга куйган җәтмәләрне тикшерергә дип җыенып киткән иде, Ак
Идел өстендә боз ярылган да, әткәй, мәрхүм, су төбенә чумган. Безнекеләр
өч көн буе ыргаклар белән дә эзләп карадылар, таба алмадылар. Идел аңа
кушылган Шәбез төсле, Бәҗәнә шикелле вак-төяк инеш түгел, ул бит диңгез
сымак. Колга буе гына ярык эченә ыргак ташлап, минем әткәйне ничек итеп
таба алсыннар ди?
– Үлгән артыннан үлеп булмый, сеңел, җаны оҗмахтадыр, син кайгырма
бик үк, – дип юатырга мәҗбүр булды Карабәк. Аннары үзен төрткәләүгә
сискәнеп, башын борса, чаптары чиләктәге суны төбенә кадәр эчеп бетергән
дә тагын сорый, ахры.
– Җитте, җитте, наный, – дип, хәзер инде атны юатты ул, муеныннан шап-
шоп сөеп алды. – Без өебезгә кайтып җитмәдек бит, тагын юл чыгасы.
Карабәк Айзирәкнең кулларыннан алды, кыюланып дәште.
– Син тагын болынга төшәм, дигән идең. Әйдә, алып төшеп, ул тугайлыкны
миңа да күрсәт әле. Мин печән чабып кәҗә маемны чыгарган оста түгел-
түгелен, шулай да сәнәк тоту, кибән куюларны гына булдыра алырмын сыман.
– Ай-һай, абый! Кибән түбәсендә печән алып тору өчен минем Саттар абый
кебек булу кирәк. Менә ул, ичмаса, булдыра да инде. Кулларына карап өлгереп
тә булмый, бер уч печәнне дә кире төшермичә җыеп бара белә. Үзе тиен кебек
боргалана, әле шунда тузан болыты күтәрердәй итеп биергә дә өлгерә.
– Ярар, укам коелмас, кирәк булса, мине дә мендерерсез. Алай-болай синең
арттан яучы җибәрергә кирәк булса, миңа Саттар абыең белән дуслашып кую
да артык булмас.
– Әй-лә, абый, тиктомалдан нигә шаяртасың? Синең кебек ай-кояшлар безнең
ише хәерче ихатасына нурын ташлый димени инде? – дип, Айзирәк асылда да
нык кына үпкәләде, яулыгының бер очын авызына кабып, борылып ук китте.
– Сылуым, сылуым, – дип, артыннан юыртырга мәҗбүр булды әмир. –
Серкәң бөтенләй дә су күтәрми икән, миңа шаяртып сүз кушарга да ярамый
микәнни соң?
– Ярамый! – дигән коры гына җавап ишетелде, әмма ни хикмәттер, сылу
кызыкай адымнарын барыбер сүлпәнәйтте.
КАРАБӘК
64
– Мине болынга алып бар, дип сорадым бит. Әйдә, җыен да чык. Тугайлыкка
аптөш инде мине.
– Ярар, ярар...
Күз ачып йомган арада Карабәк эргәсенә алмаш чаптар китереп җиткерделәр.
Айзирәк иңгә-иң басып бара башлагач, Карабәк аны кысып кочаклап алудан
үз-үзен көч-хәл белән тыйды. Ут кебек янган тәннәрен бер-берсенә тидерергә
дә шүрләп, юл буена талгын юырттылар. Биек тау өстеннән ачылган искиткеч
манзараны күреп алгач кына, Карабәк капылт чаптарының йөгәненнән тартты.
– Тыр-р-р, малкаем. Тик кенә тор берүк. Мин мондый матурлыкны кабат
кайчан күрәм әле.
Тау астында, тиңсез дәрья булып, Ак Идел-сылукай талгын гына ага.
Карабәкнең чал Иделне, Чулман-Нократларны, Тын елганы, Җаек-Сакмар
буйларын, Кондырча, Ык, Сөн, Нокыш суларын, хәтта Җидесу төбәгендәге
Ак-су белән Күк-су атлы дәрьяларны да барып күргәне бар. Һәммә елга, һәрбер
чишмә, пыскып янган учак шикелле үк, гомер бакый карап туймаслык ул. Ләкин
кайсысы гына шуларның Ак Идел атлы сылу елга белән тиңләшә ала икән?
Әнә, тау астында нинди хәтфә болын! Үләннәре талгын искән җилдә дә
диңгез дулкыннары төсле берсе артыннан берсе куышып йөгерешә. Бу үлән
диңгезенең чиге-чамасы юк, ул яр буйлап офыкларга кадәр сузылып юкка
чыга. Тугайлыкта, түмгәк-түмгәк ясап, куе әрәмәлек үсеп чыккан. Агачлар
арасында кәккүк кычкыруы, былбыл белән тургай сайраулары. Әрәмәлекләр
артындагы сай сулыкта аккош, челән, ләкләк, торна аваз сала. Барысы да –
хыялларда күреп иләсләнгән җәннәт бакчасыдай, монда тутый кошлар һәм
тәвис-ханбикә үзе генә җитми.
– Ныклап кара, хәтереңә салып куй, синең гыйшкың менә шунда кала, –
дигән сәер җөмлә колакларына килеп ишетелде. Үз-үзенә ышанмыйча, Карабәк
иярендә утырган Айзирәкнең иреннәренә күз ташлады. Юк, ул түгелдер, аның
иреннәре нык кысылган. Алай булгач, әллә Ходай үзе, әллә йөрәге эндәштеме
соң аңа?
– Һай, безнекеләр эшкә кузгала бит! – дип аваз бирде сылу. – Сүзләүләре
мөмкин, яннарына ашыгырга кирәк.
Карабәк чаптарының касыгына үкчәләрен тидереп алды, ике янган йөрәк
тау өстеннән аска томырылды. Уразай бәк күптән инде бирегә төшеп җиткән,
колачын киң ачып каршылады.
– Җаны теләгән – җылан ите ашаган, ди. Печәнчеләргә ярдәм кулы сузарга
ниятләгәнсең икән, рәхим ит тә уртасында бул, кунак түрә.
Карабәккә әүвәл чалгы, шабыр тиргә баткач, сәнәк тоттырдылар. Кибән
куючы яшь-җилкенчәкне күргәч, шулар янына чапты. Анда килсә, сүз
берләшкән сыман, һәммәсе дә кибән түбәсенә төртеп күрсәтәләр.
– Май ягылган күмәчне ялкау да ярата ул. Син, әйдә, шул күмәчнең тәмен
татып кара әле.
Югарыда унтугыз-егерме яшьләрдәге, Карабәкнең үзе шикелле үк, кара-
чутыр егет. Качышлы уйнап та маташмады үзе.
– Сиңа су эчергән Айзирәкнең абыйсы инде мин. Саттар атлы булам. Минем
белән рәттән һич югы тирләгәнче басып тора алсаң, бер атна буена ашаудан
баш тартам, – дип рәхәтләнеп көлә.
Өчме-дүртме егет берьюлы чүмәлә чаклы печән ыргытуга, Карабәк кибән
өстеннән мәтәлде дә төште. Гарьлегеннән тагын өскә таба ыргылган иде дә,
итәгеннән тартып, ирек бирмәделәр.
В А Х И Т И М А М О В
3. «К. У.» № 5 65
– Кетәклектә һәр тавыкның үз урыны мәгълүм. Каш ясыйм дип күзеңне
чыгарырсың. Безгә син печән чүмәләләрен ташып өлгертсәң дә җитә.
Кичке эңгер-меңгердә күз бәйләнә башлаганчы печән ташый-ташый,
Карабәкнең ике кулы өзелеп төшә язды. Аякларын да көч-хәл белән генә
сөйри иде инде, Аллаһның рәхмәте, «ярхәмкалла, тәмам», дип кычкырып,
эшне туктаттылар. Карабәк чүмәлә төбенә чүгүгә үк йоклап китәр сыман иде,
яшьләрнең тугайлык уртасында учак кабызуын күреп әсәренде. Монысы ни
тагын да, болар ни кылмакчы?
Учак өстеннән сикереп уйнаулар да, әйлән-бәйлән килеп биюләр дә, учка
йөзек салып җәза бирүләр дә – берсе-бер калмады. Карабәк өчен болар, әлбәттә
инде, чит-ят, ул аларның бер бөртеге турында да ишетеп белми иде. Хәйран
калып, күзәтеп тик утырды. Инде аның күз кабаклары йомыла башлавын
шәйләделәр бугай, Уразай бәк чышан-пышан килде.
– Тал белән печәннән әвәләп куйган чатырларның иң кырыйдагысы, әнә
тегесе – ул синеке булыр. Кер дә ят, Карабәк. Иртән йоклап калсаң, хурлыгын
соңыннан Ак Идел суы белән дә юып бетерә алмассың...
Иртән төш күрдеме ул, саташтымы – яшерен бер фәрештә аның борынын,
колакларын хәтфә үлән белән кытыклап уяткандай булды. Баш астына
салынган иярдән калкынып як-ягын карманса, бернинди фәрештә дә, хәтфә
үлән дә юк. Чатырдан баш сузса, болынлыкта да бер җан иясе дә күренми
бит әле. Таң атмаган дияр идең, әнә, Ак Иделнең үр ягыннан офыкны
кызартып, кояш чыгып килә. Димәк, йоклап калмаган, Ходайга мең шөкер,
аны хурлыклардан йолып алган бит ул. Ул дигәне тагын фәрештә бит, кайда
икән үзе?
Карабәк чишмә урынын кичә кич үк ятлап калган иде. Гер таккандай
кулларын яман болгый-болгый, тәнен яза-яза, су янына килсә, чишмә улагы
янында Айзирәк елмаеп утыра.
– Уяндыңмы, түрәм? – дип эндәшкән тавышына кадәр газиз, кайнар.
– Мине син уяттың бит, әйт, шулаймы? – дип сүз кушты Карабәк тә, артык
түзалмыйча.
– Юк, мин түгел, ә фәрештәң, – дип елмайды таң сылуы.
– Синең кебек фәрештәне көтеп күпме хыялландым! – дип пышылдады
әмир, таң сылуын кочагына алып.
– Мин дә, түрәм! – дип җаваплады әллә таң сылуы, әллә барча җиһан...
Карабәк Айзирәкне җитәкләде дә печәнчеләр ыстаныннан читкә торып
йөгерде. Аякларга урыны-урыны белән аксыргаклар, сарут, кандала үләннәре
тешләк ата каз шикелле ябышмакчы була, яшүсмердәй кызган Карабәкне генә
һич туктата алмый. Уразайлыларның ботаклардан корган чатырлары тәмам
күз алдыннан югалганчы, Агыйдел ярына килеп төртелгәнче йөгерде алар. Яр
буенда Айзирәк, артта калган чатырларга төртеп, искә-аңга чакырмакчы иде,
яргаланып беткән иреннәре белән әмир аның сабый баланыкыдай үпкәләп
бөрешкән нәни генә авызын томалады.
– Син хәзер мәңгегә минеке, тик минеке инде! – дип пышылдады ул, ут
капкандай тиз-тиз сулыш ала-ала.
Аннары әмирнең иреннәре колак очларына, иңбашларга, муенына, ике пөхтә
ими арасына очып күчте. Җиргә тезләнделәр. Зәңгәрсу алъяпкыч, яшькелт
күлмәк, аксыл итәкләрнең җиргә шуышып төшүен дә һичкем шәйләмәде.
Тездән узган үлән искиткеч тә хәтфә, шундый кайнар иде, ул ике ярны юрган-
ястыклар шикелле җәелеп кочагына алды. Кызның аккош канатыдай аксыл,
КАРАБӘК
66
шома тәненә, дәрттән ташып тулган күкрәкләренә күз салуга, яр буендагы
таллар да көнләшүдән түбән иелде, ә җир җиләкләрнең яңаклары оялудан
кызарып чыкты сыман.
Айзирәкнең имиләре ике алма зурлыгыннан артмыйдыр да әле. Очларын да
пешкән чия дип кычкырырлык түгел. Ләкин нишләп бу кадәрле нәфис, татлы,
үзләре йомшак та, тыгыз да һәм сихерле соң алар! Карабәк онытылыбрак
үпкән чакта чия төше чаклы ими очларыннан ике тамчы сөт тә сытылып
чыкты бугай. Сөбхәналла, җир йөзендә кырыкка хәтле яшәп, үз гомерендә
мондый да татлы, бу чаклы да исерткеч сыеклыкка телен тидереп караганы
да булмады бит аның!
Айзирәкнең ими башлары, кендеге, беләкләре әүвәл Карабәкне яшь
кычыткан шикелле өтеп алган иде, аннары рәхәтлеге, кырмыска өере төсле,
бөтен тәне, иңбашлары, аяклары буйлап таралды. Ә бераздан, Айзирәк
тәненең кайнарлыгын, керсезлеген, кадерен тоя барган саен, Карабәк үзен әле
кычыткан, әле япь-яшь, хәтфә, куе чыршы миллеге белән чабынгандай тойды.
Рәхәтлек мизгелләре чыршының йомшак ылыслары кебек тә кадый, кычыткан
кармагы төсле чеметә, яндыра, кыздыра гына бара, ләкин мондый ләззәттән
аерылып булмый, ул бу чаклы бәхетне һичбер кайчан татымаган сыман, кайнар
мунча ләүкәсендәге шикелле, кабат-кабат чабынасы килә!
Айзирәк тә назлы аваз белән, истирәхәт кичереп ыңгыраша. Ул су эчәргә
сусап нәни инеш буена төшкән тай шикелле. Карабәк белеп тора бит, япь-яшь
тайны елга янына йөгәнләп тә, хәйләләп тә китерергә була, әмма муенына
менеп атлансаң да, ул иренен су өстенә тидерәчәк түгел! Ләззәт, шифа, рәхәт,
бәхет, оҗмах Карабәккә!..
15
Бер атна буе бөтен шартын китереп туй иткәннән соң гына кайтыр юлга
чыкты яңа, яшь пар. Саттар аларны Ык елгасындагы Мирза кичүенә чаклы
озата килгән иде, аерылышканда Карабәккә туры карап дәште.
– Айзирәк өчен калкан булып яши белсәң иде, җизни түрә. Без, аның
борадәрләре, берни сорамыйбыз, кара гавам кызы, ятимә дип, аны гына син
рәнҗетә күрмә.
Инде кочаклашулар бетеп, иярләргә менгәч, Карабәк сорап куйды.
– Карале, кем, каениш, Мирза кичүе дигән атама монда ничек килеп
эләккән?
– Аны беркем дә анык кына белми. Тимер-Булат атлы әмирне тез чүктерү
өчен бу төбәккә Мамай мирза да килеп җиткән, дигән имеш-мимешләр бар. Ә
чынлыкта, ай-һай, килде микән? Ул һич югы бер төмән белән ябырылган булса
да, Ык буен да, Ак Идел тирәсен дә айкамый вә измичә генә кайта белмәс иде.
Бу якларда түмгәк хәтле вак-төяк түрәләргә дә кибән чаклы олы исем тагу кебек
сәер гадәтләр бар. Сарман янындагы Зәңгәр тауда Майкы би атлы бер меңбаш
та гомер иткән булган, мәгәр үзен һаман онытмыйлар. Ул Бату хан гаскәрендә,
хактан да, бик абруйлы меңбаш булып йөргән, ә Биләр каласын яулап алганнан
соң, бер болгар кызына гыйшык атып, шушы якта торып калган икән. Шул
Майкы бине ошбу төбәк халкы кайчакларда әмир йә хан дип тә җибәргәли.
Әнә, Ык буендагы Тәмьян авылы янәшәсендә Тугаш атлы бер бәк алагаем утар
корып яши. Чулманга коя торган бер инеш янәшәсендәге тау башында Бигеш
атлы түрә зур йорт салып куйган. Нинди галәмәттер, халык аларның икесен дә,
В А Х И Т И М А М О В
3.* 67
бер чыбыктан сөреп, хан дип атап йөри. Һәр бәндәнең авызына сугып йөреп
булмый, ә алар юк кешене дә күккә чөя шулай. Инде аптыраганнан, үзебез
дә, торып-торып, һаман баш ватабыз. Шул Мамай мирза чирүендә яу кылып
йөргән өчен генә кичүне дә мирзаныкы дип атамадымы икән ул түрәләр?..
«Сәер, гаҗәеп кыргый хәл бу, – дип, үз эченнән генә уйга чума-чума, кайту
юлына чыкты Карабәк. – Мамай хөрмәтенә кушкан булсалар, алар шул мирзаны
сагыналар, димәк. Ә ни өчен? Мамайның аларга нинди изгелеге тиде икән?
Каты, корыч куллы булганы өчен кадерлеме шулай? Итек ыштыры, аяк чолгавы
сыман, туктаусыз алышынып торган хан аламаларыннан туеп беткәннәрме?
Менә, баш ват.
Һичбер шик юк, әлбәттә, халык бу Сарайның таган сыман әрле-бирле
уйнаган түнтәреш-суешларыннан да, тотрыксыз заманадан да туеп беткән инде.
Бозау сыман юаш ирне, үшән алашаны, чи утынны да өнәмиләр, күралмыйлар
хәтта. Халыкка тыныч кына, кайгы-хәсрәтләрсез гомер итү өчен ил сагына
кыя-калкан булып баса алырдай гаярь ханнар, күмәк гаскәр кирәк бит ул.
Әнә, теге чакта Болгарда зар елаган Низамины гына искә төшер. «Без урыс
ушкуйларыннан, урыс баскыннарыннан арына алмыйча, канга батып яттык,
шул көннәрдә Сарайдагы ханнар безне яклау өчен бармакка-бармак та сугып
карамады, Болгар олысын да үзләренә ясак түләргә вакыт җиткән чакта гына
искә төшерәләр». Анысы шул чамарак тетеп салган иде, ә гади яугир булып
йөргән Җәүдәтне генә кара, ул да үз йортын, үз илен билбирмәс баһадир итеп
күрергә хыяллана ласа!
Менә шундый ул хакыйкать, кичәге Габдулла хан һәм бүген йорт хуҗасы
булып күтәрелгән Карабәк әмир! Син юкка гына Болгар олысын Урдадан аерып
алу яисә халкын үз артыңнан ияртеп кайсыдыр кыйтгага алып китү, аерым
ханлык төзеп гомер итү турында хыялланасың. Син йөзәрләгән авылны, йөз
меңләгән ир вә хатыннарны күк йөзенә иңдерә дә, аларны җиде кат болытлар
өстендә яшәтә дә алмыйсың бит. Халыкның туган-үскән нигезе дә, кендек
каны тамган туфрагы, туганы-тумачасы, кода-кодагые, хәтта чикне бозган өчен
тибешеп-төрткәләшеп яшәгән күрше-күләне дә бары шушында, Болгар атлы
бер олыста гына. Хәтта тирес өемендә тибенгән тавыклар да үзенең ихатасын
ташлап китә белми, ызан аша яткан күршеләр бакчасына кереп суалчан
каптырса да, кабат үзе ияләшкән ихатага йөгерә дә кайта. Туган җир – ул иңгә
элгән йә аякка кигән кәвеш белән җилән генә түгел, аны монысы ертылды
йә тишелде дип кенә алыштырып һәм яңартып булмый. Менә шушы яшәгән
җиреңне гөлбакчага әйләндерә белергә, ә аны куян-төлке түгел, аю-бүреләр
дә үтеп керә алмас кирмәннәргә төреп куярга кирәк.
Әнә, Кормаш, Балтач, Гәрәй авылларын күреп, мең сокланып киттең.
Гөлбакчадай авыллар кору, гаиләләр ишәйтү, мал үрчетү, һөнәр алачыклары
төзеп кую өчен Кырым хәтле Кырымнан кузгалып килгән халыкка да кан
коюсыз, сугышларсыз үткән биш ел вакыт җитте. Ипле-имин биш ел дәверендә
Болгар белән Казан калаларың да, Җүкәтау белән Кашан кирмәннәре дә
диварларга төренеп, аякка күтәрелде. Әгәр Туктамыш хан Мәскәү кенәзләрен
тез чүктереп, арт сабакларын укытып кайтмаган булса, синең Болгарыңа
ул ушкуйлар, ул ачәрвах урыслар ирек куеп, ярхәмкалла дип кенә торыр
идемени? Димәк, син Болгарыңның култык таякларын ташлап, тураеп һәм
көрәеп басуы өчен дә, иң беренче чиратта, Туктамышка гына бурычлысың.
Кабык эченә йомарланган әкәм-төкәм сыман, үз йортың, үз гаиләң иминлеге
өчен генә янып-көеп яшәү оят, гарьлек! Урда куәте дә, бер йодрыкка укмашкан
КАРАБӘК
68
бармаклар шикелле, Болгар, Хаҗитархан, Кырым, Сарай, Актүбә кебек
аерым-аерым йортлардан туплана ул. Берең аксый икән, күршеләр кул сузар.
Икенчең егылса, дошман таптамасын өчен башкалары каплар. Хаҗитархан,
Кырым, Актүбәләрдә дә – синең татарларың! Җучи хан төзеп һәм васыять
итеп калдырган олуг илне саклау – безнең бурыч. Их, аны көчәйтер һәм үгез
шикелле гаярь итү өчен тәкъдир аларга тагын биш-алты ел сугышларсыз гына
гомер бирсә икән!..
Карабәк янәшәсендә күләгә шикелле беркеп барган Айзирәкне кочагына кысты.
– Шуны уйлап кайтам, көзге айлар якынаеп килсә дә, быел кичекмәстән
Ага-Базарда зур ярминкә уздырырга кирәк. Ике йөз, өч йөз еллар элек үк безнең
Болгар нәкъ менә Ага-Базары белән бар җиһанда бик зур шөһрәт тоткан. Каф
таудан төшеп тә сәүдәгәрләр килеп җиткән монда, Үргәнеч ягыннан кыргыз-
кайсаклар, мангытлар, калмык-ойротлар зур кәрваннар куган. Ни әкәмәт, хәтта
гареб ягындагы варяглар да кораб-кораб булып килгәннәр бит. Яшь хатын алды
да сараена кереп бикләнде бу, димәсеннәр әле. Яшь хатынлы булган сөенечтән
Ага-Базар ярминкәсен дә дошманнарның эче янарлык итеп үткәрергә кирәк.
Кайтуга ук һәр тарафка елгыр чапкын юллыйм. Үргәнече, Каф тавы, варяглары,
мадьярлары – һәммәсе дә килсен. Минем күңел иркен, бүген арт якларыннан
тын алып яшәгән Мәскәү белән Рәзәненә дә чапкын җибәрттерәм, эчләре
янсын ла, чукынып китмәгәе!
16
Ага-Базар ярминкәсе генә үтеп киткән иде, Туктамыш хан чакыру юллаган.
– Сарайда туй! Туктамыш хан үзенең Нәкыя атлы кызын мангыт кабиләсенең
олугбәге булган Балтыкчы бәк угылы Идегәйгә бирә. Бөек ханымыз барлык
олыс бәкләрен, кала әмирләрен, сәедләрен вә юлтотмыш сәүдәгәрләрне олы
туйга дәшә!
Туй икән, туй. Олыс әмире генә булган Карабәк, билгеле ки, мәшһүр хан ук
түгел, Айзирәк белән аңа мәркәз үзәгендә, таҗдар сараенда меңәрләгән кунак
чакырып туй гөрләтү кебек бәхет елмая алмый. Карабәк, гомумән, өч туен да
артык тыйнак кыйланып, түрәләр күзеннән качып бәйрәм итте. Үзенә калса,
туйның теләсә кайсысы да, беренче нәүбәттә, гаилә шатлыгы ул. Ә шатлыктан,
зур кыңгырау тагып йөрмәсәң дә, бик тиз көнләшәләр. Әмма бүтән бер чараң
юк, илтотмыш хан олугбәккә санап туйга дәшә икән, син арба артына тагылган
дегет чиләге түгел дигән сүз бу, юлга җыен инде, Карабәк-Габдулла хан...
Карабәк ун-унбиш олаулык бүләк әзерләтте, үзе белән улы Солтанны,
җигәне Көңгерне, ике йөз җайдаклы сак нөгәре алды. Кияү буласы Идегәйдән
бигрәк ханның үзенә дип әзерләнгән ун чабышкы тайны олау уртасына бәйләп
куйганнан соң гына, таштан салган сараеның ишегенә килеп, Айзирәккә дә,
ниһаять, аваз салды.
– Олау әзер, сине генә көтәбез, җаныкаем...
Идел яры буйлап төшә башлагач та, Карабәк һәр тарафны мыегына чорнарга
онытмады. Сәмәр кирмәнен, Җигүлат тауларын, алардан соң Караяр, Мәчетле,
Кайтарма салаларын үттеләр, һәммәсе дә коры-сарылардан арынган яшь
таллык шикелле кабаттан күтәрелгән, куәт-сүл җыйганнар. Үзәнлекләр саен
сыер, сарык, кәҗә, елкы көтүләре утлый, арпа, солы, арыш басулары тезелешеп
кала. Бер генә татар авылында да җимерек келәт-сарай, сугым малы төсле
җиргә тезләнгән мунча, янгыннан соң кара кисәүләре белән чулак-гарип сыман
кызгандырып утырган хәрабә юк. Яши, гөрли, тернәкләнә бара Алтын Урда!..
В А Х И Т И М А М О В
69
Сарай каласы да арасына балчык һәм таш тутырылган икешәр катлы имән
диварга төренгән. Идел ягыннан бөтенләе белән ак таш. Капкалары биек,
тимердән тышлаганнар. Дивар артларында зур басмалар, алар түбәләнгән.
Почмак саен биек манаралар. Һәркайсында көбә, калкан, сөңге, айбалталар
белән коралланган сакчы.
Мәркәз урамнарын санап кына бетермәле түгел. Үзәктәгеләрнең юлына
таш түшәлгән. Таш диварлар белән уратылган сарай чаклы йортлар. Боларның
һәркайсы аерым кирмән төсле, дошман урамнарга бәреп керсә дә, бу йортларны
кан түкмичә генә яулый алмаячак. Мәчетләр күп. Хан сараена җиткәнче үк
Карабәк утыздан артык Аллаһ йортын санап үтте инде. Әле күрше урамнарда,
шәрык, шималь якларында да манаралар, гөмбәзләр, ярымайлар ялтырап
күренә бит, гомум алсаң, бер йөз генә бардыр. Алардан тыш, Сарайда икеме-
өчме нәсарә чиркәве дә яшәп килә иде, Туктамыш та аларга зыян-зәүрәт
салырга җөрьәт итмәгәндер. Мәскәү-Сүздәлдәге Митрәй, Константин, Олег
кенәзләрнең барчасы да хәзер, каз-үрдәкләр төсле, тәпиләрен яшереп, шуышып
кына, ярлык өчен һәр ел саен Туктамыш каршына килеп йөри диләр. Аларда,
күркә сыман кабарып, үз-үзләре белән хозурлану тузганак мамыгы шикелле
җилгә очты инде...
Карабәк хан сараена кергәнче үк, бәкләр бәге Хәсәнне күреп сораштырырга
карар итте. Хәзер аңа томаннар артындагы кара көннәр өчен теш кайрап
йөрүдән бер файда да юк бит. Син – кайчандыр ярты җиһанны дер селкетеп
торган Болгар бәге, йортың яшәеше хакына тез чүгә бел...
– Ә мин, колакларны ябалакныкыдай тырпайтып, Болгар хакында адым
саен сораштырып торам. Үзең Сарай тарафын бөтенләй ташладың бит, – дип,
Хәсән аны колач җәеп, кочып каршы алды.
Карабәк төче камыр төсле җәелеп сөйләшүне бик өнәми иде. Ләкин ул туй
түрендә утырырга, күңел ачарга дип чакырылган олы кунак лабаса, чамадан
тыш җитди булып кыйлануны да артык күрде.
– Синең өчен Болгар юлына киртә корылмаган, гайбәтче хатыннар төсле
читтән генә төпченеп ятканчы, кайт та күрен идең, – дип, сүзләрен бик иләп
тормыйча гына авыз ачкан иде, Хәсәннең урт кысуын шәйләгәч, шып туктады.
«Әһә, синең Болгарга булган үпкәң һич үтмәгән икән», – дип нәтиҗә ясады
ул күңеленнән һәм бәйләрбәге көтмәгән сүз кузгатты.
– Карале, бәк, туйга килгән булдык инде без килүен, мәгәр Идегәй хакында
бөтенләй дә ишеткәнебез юк бит. Мин сарайда утырган чагында ниндидер
Балтыкчы бәк исеме колакка чалынды анысы. Әмма кабилә башлыгы идеме
ул аксакал, әллә мангыт олысының бәге идеме, аныкларга вакыт эләкмәде. Ә
хәзер үзең туйга кил, үзең кияүнең кем икәнен дә белмә, болай әллә ничек,
караңгы төн уртасында күзеңә яулык бәйләп, әбәкле уйнаган сыман.
– Һо, гаять катлаулы туй бу, аның бөтен серләрен белмичә килүең
отышлырак түгелме икән әле, – дип Хәсән үзе үк баш чайкады. – Син исемен
ишетеп кенә калган Балтыкчы бәк күптән юк инде ул. Моннан җиде ел элек
безнең Туктамыш хан аны үз куллары белән тотып чапты.
Карабәк, корт чаккандай, үзенең кәнәфидән сикереп торуын да шәйләмичә
калды.
– Ничек инде, ничек?
– Тарихы бик озын. – Хәсән янә башын чайкап куйды. – Аксак Тимердән өч
төмән чирү алгач, Туктамыш Күк Урда өстенә тәүге тапкыр җитмеш алтынчы
КАРАБӘК
70
санәдә36 үк килеп җиткән иде. Сауран каласы тышында без аны пыран-заран
китереп тар-мар иттек, Туктамыш үзе көч-хәл белән генә качып котыла алды.
Аксак әмир ягындагы нәүкәрләр – умарта оясында бал кортлары сыман. Аксак
моңа янә өч төмән җайдак биргән. Тагын шул ук Сауран кирмәне янында
каршы алдык инде Туктамышны. Бу юлы Күк Урда чирүен Ырыс ханның
икенче угылы Токтагый җитәкләде. Туктамышның үз нәүкәрләрен кирмән
диварларына ташлавын гына көтеп җиткердек тә, поскындагы төмәннәр белән
арттан томырылып, Аксак Тимер озаткан икенче чирүне дә тоташ кырып
салдык. Туктамыш Ак-су аша йөзеп кенә үлемнән ычкынды ул чакта да.
– Бәрәч, бәрәч, Туктамыш хан, шулай итеп, үз хакына алты төмән яугирне
кырып бетерттеме? – дип, Карабәк кабат күзен акайтырга мәҗбүр булды.
– Алай гына да түгел, – дип кул селтәде Хәсән, аннары элеккечә үк, җитди
дәвам итте. – Бу юлы да гаскәр югалтып кайткач, Аксак инде үзе әллә туксан, әллә
бер йөз меңлек гаскәр белән, мәркәзебез Сыгнакка төбәп, юлга чыга. Ырыс хан
да аны ярты юлда тугыз төмән белән каршы алды. Иллә мәгәр орышка керергә
өлгерә алмадылар. Әллә кайдан гына давыл килеп чыкты. Карлы яңгыр атна буе
койды. Шуның артыннан ук кисәк салкын бәрде, җир өстен тоташ боз катламы
сарды. Хакмы-юкмы, төгәл әйтә алмыйм, мәгәр Аксакның шул яланда бер
атна эчендә унбиш мең баш аты әрәм булган, диделәр. Ырыс хан, Туктамышны
кайтарып бирүен таләп итеп, Аксак янына илче дә юллап карады, мәгәр теге
барыбер тыңламады. Ахырда инде, яуны башлый да алмыйча, кире чигенделәр.
– Ниндидер «Тайгак орыш», «Пычрак орыш» дигән яулар турында хәбәр
Кырымга да килеп җиткән иде, бактың исә, гел булмаган икән, – дип Карабәк
сүз кыстырды.
– Җитмеш сигезенче санәгә аяк баскач, Аксак әмир янә ияргә күтәрелгән.
Нәкъ шул көннәрдә, һич тә көтмәгәндә, Ырыс ханыбыз китте дә барды, туган.
Нишләп, ни сәбәптән – һичкем белә алмады. Тәхетне Токтагыйдан да кечерәк
Тимер-Мәлик эләктергәч кенә, күңелгә корт төште. Шушы сәрхуш кулы
уйнамадымы икән? Бу озак вакыт буе хан булып утырса, безнең эшләр харап,
дибез. Менә шундый уйлар белән пошаманга калдык. Ә бу ике дә уйламый,
төш җиткәнче түшәктә гырылдый, аннары кич буена, төн буена эчә. Хәтта
Аксак әмир дә сәрхуш Тимергә каршы яу кылып йөрүдән хурланган, дүрт төмән
гаскәрен Туктамыш кулына ташлап киткән. Ни галәмәт, исерек хан кул астында
яуга ташланып, бу бәрелештә дә җиңүгә ирештек әле без. Туктамыш нибары
иллеләп нәүкәре белән генә яуны ташлап качты. Тимер-Мәлик Туктамышның
башы өчен бер мең елкы вәгъдә иткән иде. Җайдакларыбыз аны илле чакрым
куды. Ләкин Аксак әмир Туктамышка гарәп чаптары бүләк иткән булган,
безнекеләр андый аргамакны тота алмый кайтты.
– Могҗиза, әкәмәт бу, – дип, учы белән тезләренә суга-суга гаҗәпләнде
Карабәк. – Туктамышка нинди генә фәрештә шулай ярдәм итте икән?
Хәсән дә кул селтәде.
– Белмим инде, белмим. Мәгәр моны саклап йөртүче фәрештә, асылда да,
бардыр. Өч тапкыр гаскәр туздырып кайткан Туктамышка Аксак әмир дүртенче
кат чирү бирсен әле! Могҗиза инде, валлаһи, могҗиза, син хак әйтәсең. Күз
алдыңа китер. Җитмеш сигезенче елның азагында Туктамыш Күк Урда өстенә
дүртенче кат килгәч, түземе коргаксыган Сауран кирмәне ак әләм күтәрде бит!
Каладагылар, кырга чыгып, Туктамышка бигать китерде. Аксак әмир гаскәренә
Сауран чирүе дә кушылгач, Сыгнак каласы да озак һөҗүмнәргә түзә алмады.
36 1376 ел.
В А Х И Т И М А М О В
71
Каладагы бәкләр Тимер-Мәликне, арканнарга бәйләп, Туктамыш кулына
чыгарып бирде, ә ул аны ике дә уйламыйча бүкәнгә озаттырды. Тимер-Мәлик
Балтыкчы бәкнең кызын хатынлыкка алган, шуңа күрә кияү-хан бабасын
бәйләрбәк итеп тә куйган иде. Мондый абруй күргәч, билгеле ки, Тимер-Мәлик
янында аңа бабасы тиеш булган Балтыкчы бәк тә сугышларга керде. Туктамыш
каршына бауларга чорнап китергәч, Балтыкчы би, газиз кызы белән киявенең
абруйларын саклап, яңа табылдык хан алдына тезләнеп бигать китерүдән
бөтенләй баш тартты. Меңәрләгән инсаннар каршында, үзәк мәйданда бит.
Шуннан Туктамыш, котырынып, ятаганын суырып чыгарды да Балтыкчы
бәкне икегә телеп атты. Булачак кияве Идегәйнең әтисе менә шул инде ул...
Һәм иң гаҗәбе – Идегәй шунда, дилбегә буе аралыкта гына басып тора иде...
Үз күзләре, үз күзләре белән күрде барысын да...
Карабәк озак вакыт буе башын кочып утырганнан соң гына телгә килә алды.
– Минем башыма сыймый. Үзенең әтисен кылыч белән чапкалап үтергән
катыйльнең кияве булырга ризалык бирү өчен нинди соран, нинди җансыз
бүкән булырга кирәк икән? Шул катыйльнең кызын ничек кенә назлап, сөеп
булсын? Минем өчен коточкыч кыргыйлык, монафыйклык бит бу! Үз атаңны
ничек сату, аяк астына салып таптау мөмкин?
– Күреп торасың бит, сата да, таптый да аның ише җаннар, – дип уртаклашты
Хәсән, ә үзенең тавышы сүнеп торган учак өстендәге казанныкы төсле тонык
кына чыкты. – Ләкин Идегәйгә үз җаны кадерлерәк дигән сүз генә түгел бу.
Уйлавымча, аста соранлык, мәкер һәм дә зәһәр утлы өмет яшеренеп ята.
– Бабасы, ягъни Туктамыш урынына үрмәләргә ният итүен күз алдында
тотып әйтүеңме?
– Әйе, тәхеткә дә өмет итүе бар.
– Анысы барып чыкмас. Идегәй – ул Чыңгызыйлар нәселеннән түгел.
– Шуңа карамастан, Ногай мирза белән Мамай мирза егермешәр ел буе
Сарай хакимнәрен уч төбендә биеттеләр, әнә.
Тагын уйга калдылар. Карабәк умарта күче эченә чумган кебек булды. Сәер,
сәер кабатлану бу. Мамай мирза, Бирдебәк кызына өйләнеп, хан киявенә һәм
иң төп сәрдәренә әверелгән, чынлыкта исә бабасын да, гомумән, Урданы да
үзенең уч төбендә биеткән. Хәзер Идегәй Туктамышның кияве булып килә,
ул да, мөгаен, гаскәрнең бер өлешен үз кулына эләктермичә калмас. Чишмә
шулай акса, иртәгә Туктамышның да Идегәй кулында уенчык хан гына булып
калуы бар. Идегәй ни кыйланыр аннары, ни күрсәтер?.. Янә дә килеп, болар
икесе дә бер үк сират күпере аша үткән, бер үк тәкъдир кубызына биеп йөриләр
бит. Туктамышның әтисе Туйхуҗаны Күк Урдага атланып алган Ырыс хан
ботарлаткан. Идегәйнең әтисе Балтыкчыны инде үзе үк шундый канлы язмыш
кичергән Туктамыш хан, тагын шул ук Күк Урдага хуҗа булып алган явыз, телеп
аткан. Туктамыш хан, ярлыкау һәм яклау эзләп, Аксак Тимер янына чыгып
качкан, шуннан чит гаскәр, дошманнар чирүен алып килеп, ханга әверелгән.
Тәкъдир дигәннәре бу юлы да кабатлана калса, Идегәй кайсы таҗдар ышыгына
барып борын төртергә мәҗбүр булачак соң? Әгәр Идегәй Туктамыш мәктәбен,
аның язмышын өлге иткән икән, димәк, кабатланачак бит, аһ, якынлаша бит
бу канлы һәм аяныч язмыш! Моннан ничек, ничек котылырга?..
Тынлыкны янә Карабәк башлап бозды.
– Ә син ничек Туктамыш кылычыннан исән кала алдың? Аның Сыгнакны
яулап алган чагын күз алдымда тотам. Син Ырыс хан янында да олугбәк
булып, диван хәтле диванны да үз кулыңда биетеп утыргансың. Ни галәмәт,
КАРАБӘК
72
Туктамыш сараенда да син – ханның уң кулы. Кайсы җайдакка да яраган
чаптар шикеллерәк.
Хәсән кырыс тавыш белән, кистереп һәм катгый итеп дәште.
– Менә монысын мин сиңа чәйнәп каптыра алмыйм. Чөнки чәйнәп биргән
икмәк катысы хәтта сабый өчен дә тансык ризык түгел, дигән сүзне ишеткәнең
бардыр, үзеңә уйларга да урын калсын. Ходай насыйп итсә, бермәлне синең
башыңа да шул ук кайгы төшәр, шулчак ни өчен минем әүвәл Ырыс, аннары
Туктамыш ыстанын сайлап туктаганны үзең чамаларсың. Ханнар килә дә
китә ул, икебез дә үз башыбыз белән сынап карадык бит. Ә минем өчен бер
кыйбла гына изге һәм кадерле. Нинди генә адым ясасам да, мин иң элек үзем
түгел, бәлки бердәм Урда, бердәм татар иленең бөтенлеге, иминлеге өчен көеп
йөрдем. Шуның хакына мин шайтан алдында да бил бөгәргә әзер. Бер генә
теләк яндыра – татар, татар гына яшәүдән туктамасын, илем таркалмасын!
Сүзләремдә бер мыскал ялган да юк, моңа Ходай шаһит!..
Хәсәнне ул яңадан туйда гына күрде. Ләкин инде Карабәкнең анда бер
гаме юк, аны Идегәйнең кыяфәте җәлеп иткән иде. Нинди галәмәттер, утыз
яшен тутырып килгән Идегәйдә моннан биш ел элек югалган Мамай мирза
чалымнарын шәйләп шаккатты ул. Карабәкнең күңел көзгесе генә шулай,
анда үч бар, дип кенә нәтиҗә ясар идең дә бит, юк, әйгенәм, әнә, бер үк төрле
гәүдә, бер үк буйлар. Тегесе дә базыграк гәүдәле иде, әмма төптән юан. Бу да
нәкъ шул. Мамайның соңгы елларда чәче сирәкләнеп, баш түбәсе пеләшләнеп
бетте. Идегәй яшь әле, аның чәчләре сагыз кебек ялтырап, бөдрәләнеп тора.
Моның йодрыклары бала башы чаклы, беләкләре имән кәүсәсе сыман. Хәер,
Мамай мирза да алышларда, орышларда бер дә сынатмады. Күз кабаклары,
мөгаен, беркадәр аерылгандыр. Мамай кабаклары каш астыннан ук шешеп,
керфекләре өстенә төшеп яткан иде. Идегәйдә дә кысык күзләр, юкса, әмма
каш астыннан төбәлгән карашында – яшен, очкын, ялкын, ут бураны. Юк,
бу бер сайлаган юлыннан чигенә йә төлке сымак койрык болгап йөри торган
аумакай бәндә түгел. Туктамыш моннан ни өчен кияү ясарга омтылуы җиңел
аңлашыла. Әйе, ул Балтыкчының җанын кыйган өчен нык үкенгән һәм гөнаһын
юмакчы булып кыйланадыр инде. Идегәйне үз ягына аударса, аңа ияреп, барча
мангыт кабиләсе, мал көтүе төсле, Туктамыш хан чатыры астына кереп баса.
Ләкин менә Идегәйнең үзенә хан кияве булу ниләр өчен хаҗәт? Ул ни ота?..
Туй шәп итеп ягылган мунча төсле кыза-җанлана башлагач, бары да
аңлашылды. Төп «туй бүләге» хакында Туктамыш хан үзе торып әйтте.
– Мин Идегәй киявемне үземнең угылым дип игълан итәм һәм дә ки ул
олуг хан чирүендәге сул канатның башлыгы итеп билгеләнә!
– Афәрин! Машалла! – дип үкерде барча ялагай, соран яраннар.
– Хурлык, оят! – дип төзәтте күңеленнән генә зиһене булганнары.
Билгеле ки, алар берсен-берсе, гомумән, ишетмәде.
17
Олыс чигенә аяк басканнар гына иде, атын сары күбеккә батырган чапкын
каршы алды.
– Сөенче, сөенче, олуг әмиремез, синең угылың бар! Алтынчәч бикәмез
сине таза, бөтен бәби илә көтә!
– Әттәгенәсе! Мәгыйшәтнең иңгә канат куя торган мондый сәгадәт чаклары
да була икән! – дип, ияреннән сикереп, Карабәк бәхет китергән чапкынны
кочагына алды. – Менә мондый сөенеч хакына яшәсәң дә була!
В А Х И Т И М А М О В
73
Олаулар ягына борылып күз салса, Айзирәкнең иреннәре кыстыбый чите
шикелле бүлтәйгән шул.
– Көнләшмә син, көнләшмә, җанкисәгем! – дип, Карабәк инде Айзирәкне
арба өстеннән төшереп һәм кулларыннан тотып әйләндерде. – Синең дә менә
шушылай сөендерер чакларыңны көтәм!
Ә ияргә менгәч, барыбер түзә алмады. Айзирәкне иелеп кенә яңагыннан
бер үпте дә чаптарының касыгына төртте.
– Мин китим, кулларыма алып багыйм инде тизрәк!..
Болгарның диварлары күптән сукыр түгел, яннан куян йөгереп узганны
да ярканатлар төсле шәйләп тора. Карабәк ташкирмән эченә аяк баскан
иде, Алтынчәч тә, кырнак кызлар белән ясавыллар да ихатага тезелеп
каршылады. Алтынчәчнең кулларында ефәк биләүгә төргән тиңсез бүләк.
Актарып интекмәсен, җайсыз тиюе бар, дигәннәрдер инде, сабый йөзен
ачык калдырганнар. Биләү авызында кызгылт яңак, почык борын, бармак
башыннан да бәләкәйрәк ике сызык ирен. Карабәкнең каткан уч төпләрен,
кайнар сулышын да сизенгәндер инде, һич тә көтмәгәндә ул күзләрен ачты.
Нигә мине хуҗабызга кисәтми күрсәтәсез, дип рәнҗүдәнме икән, шактый
яңгыравык тавыш белән аваз салды.
– Ү-у-ә-ә, ү-у-ә-ә!
Сабый тибенүгә, ефәк биләү астыннан арыш саламыдай сары чәчле нәни баш
ачылды. Үзен тыеп тора алмыйча, Карабәк таш кирмәнне тутырып шатлык чәчте.
– Минем малай туды, минем угылым бар! Үзем кебек каралар рәтендә
йөрмәсен дип, мин аңа Алтынбәк атлы шанлы исем кушам!
– Сугыш-казалар күрмәсен, бәхет-сәгадәт эчендә гомер кичерергә язсын бу
нарасыйга, – дип артта кайсыдыр бер ясавыл пышылдады.
– Улыма орыш-афәтләрсез, түбәнлек-хурлыкларсыз гомер язса иде! – дип
Карабәк кабатлады...
Теләкләре Ходай Тәгаләнең «амин» дигән чагына туры килмәгәндер, ике ай
чамасы вакыт узуга, Сарайдан күңелгә ук булып кадалырдай хәбәр җибәрделәр.
– Аксак Тимер әмир миңа бигать китергән, алай гына да түгел, хәтта
аркадаш булырга ант сулары эчкән Харәзем мәмләкәтенә бәреп кергән. Аның
мәркәзе Үргәнечне яуламакчы булып, бер ай буе камап интеккән дә, теше
үтмәгәч, кире борылган, ди. Иллә мәгәр Кабул ягындагы пуштуннар илә
әфганнарның фетнәсен бастыруга, кабат Үргәнечне тезләндерергә ният кора
икән. Үргәнечтәге Сөләйман суфига ярдәмгә бер-ике төмән чирү җибәрмичә
булмас. Күмәк карар өчен мин диванга дәшәм.
Менә сиңа угыл өстәлү, менә сиңа япь-яшь ата булу шатлыклары! Барысы
– чәлпәрәмә! Юкка гына яу-орышсыз тормыш ялварып догалар укымаган, саф
сулы чишмә төбенә караган шикелле, Карабәк барысын да үтәли күреп торган,
һәр тарафны дөрес гөманлаган. Болай булгач, чиксез тетрәнүләр кичерәсе,
канлы елгаларга да чумасы бар икән! Их, ул Үргәнечләргә, ул Аксак Тимергә
теш күрсәтеп, үз Урдабызга дошман чирүләре чакырмаска иде дә бит, тик
Сарай хакимнәре кара гавам ризалыгын сорап торамы