УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Сине алырга килдем
Нур Әхмәдинең Әлмәт язучылар оешмасын җитәкләгән чагы. Кыш. Шимбә көн.
Суык тидереп, Нурның температурасы күтәрелгән. Хатыны Венера, аны үлән чәйләре
белән дәвалап, урында ятарга мәҗбүр итә.
Көтмәгәндә ишек кыңгыравы шалтырый. Ачсалар – шкаф кадәрле бер милиционер.
– Нур Әхмәдиев биредә яшиме?
– Ул мин, – ди түшәгеннән торырга мәҗбүр булган Нур.
– Тиз генә киен, сине алырга килдем. – Милиционерның «алырга килдем» сүзен
ишеткәч, Венера ханым бөтенләй хафага кала.
– Ни өчен алып китәсез? Аның ни гаебе бар?
Милиционер күп сөйләшеп торуны кирәк санамый:
– Баргач аңлатырлар...
Машинага утыртып, Нур Әхмәдине эчке эшләр идарәсенә түгел, КПССның шәһәр
комитетына алып киләләр. Баксаң, партия өлкә комитетының идеология секретаре
Рево Рамазан улы Идиятуллин килгән һәм Әлмәт бүлеге язучылары белән очрашырга
тели икән. Нурның өендә телефоны булмагач, партия аптырап калмый, дежур
милиционерны җибәрә.
Тиз арада, мөмкин булган кадәр күбрәк язучыларны җыйнап, өлкә комитеты
секретаре нефть төбәге әдипләре белән ике-өч сәгать буена кызыклы әңгәмә алып бара.
Бу партия өлкә комитеты секретареның Әлмәт язучылар бүлегенә тарихта беренче
һәм соңгы тапкыр аяк басуы була.


Төш
Көннәрдән бер көнне, дөресрәге, йоклап ятканда, Казан дәүләт университеты
студенты Нур Әхмәди бер төш күрә. Имеш, ниндидер гаебе өчен аны кулга алганнар
һәм, җәза йөзеннән, бүкәнгә куеп, кулындагы бармакларын палач берәмтекләп чаба
икән. Сул кулының бармакларын чабып бетергәч, түмәргә уң кулын куйганнар. Шунда
Нур түзмәгән, палачка әйткән:
– КПСС Үзәк Комитетының Генераль секретаре Брежневка шалтыратыгыз, ул мине
белә, каләм тотарга ике бармагымны калдыртсын!
Брежневка шалтыратканнармы-юкмы, шалтыратсалар, Генсек ни дигән, анысы
билгесез, чөнки Нур куркуыннан шабыр тиргә батып уяна да, бармакларының исән
икәнлеген күреп, куанычыннан ни эшләргә белми.
Төшкә ниләр генә керми. Күрәсең, фәрештәләр әдәбият мәйданында киләчәктә Нур
Әхмәди атлы берәүнең пәйда булачагын алдан хәбәр итәргә теләгәндер.
Ә бөеклек чире һәр иҗатчыга хас сыйфат: Генераль секретарьлар да аның өчен
әллә кем түгел.


Гамил Афзал юбилее
Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзалның чираттагы юбилее Әлмәт язучылар
оешмасын Нур Әхмәди җитәкләгән вакытка туры килә. Яраткан шагыйре, үзенең
остазы санаган бу гаҗәеп шәхеснең түгәрәк бәйрәмен җиренә җиткереп уздыру өчен,
Нур бар тырышлыгын куя: дәрәҗәле кунаклар чакырыла, зурдан кубып сценарий
төзелә, мәҗлес уздырырга «Театр» дигән ресторан белән килешенә.
Юбилей уздыручылар алдында мәңгелек бер проблеманың көн кадагыннан төшкәне
юк – кайдан акча табарга? Горбачёв чорында кертелгән аеклык кампаниясе вакытында
уздыручыларга исә тагын бер баш авыртуы өстәлә – ул да булса шайтан суын табу.
Чөнки кибеттә җан башына талонга икешәр шешә генә бирелә.
Ничек итсә итә, Нур Әхмәди акчасын да таба, түрәләр аша ике тартма акны да
юнәтә, ресторанга алдан ук илтеп, директор кабинетына шифоньерга кертеп тә куя.
Барысы да әзер дип тынычланып, Әлмәт татар дәүләт драма театрында кичәне вакытында
башлап җибәрәләр. Ләкин... күпмедер вакыттан соң ут сүнә. Баксаң, ниндидер сәбәпләр
аркасында шәһәрнең ярты өлешендә ут юк икән, кайчан буласын да төгәл генә белмиләр.
Ни эшләргә? Зал тулы халыкны кайтарып җибәрергәме, әллә караңгы залда
дәвам итәргәме? Дәвам итәргә дигән карарга киләләр. Нур Әхмәди ораторларны да,
җырчыларны да чират белән сәхнәгә чакыра тора, халык котырып кул чаба. Ун-унбиш
минуттан сәхнәдә шәм яндыралар, тагын ярты сәгатьтән гөлт итеп лампочкалар кабына.
Кичәнең беренче өлеше әйбәт кенә тәмамлана. Йөзгә якын кеше ресторанга
банкетка юнәлә. Официантлар көтеп кенә торган, табын бай, мәҗлесне башласаң да
була, тик... ак эшләпәләрен кыңгыр салган аракы шешәләре генә күренми.
– Ник аракыларны өстәлгә куймадыгыз? – дип сорый Нур, сәерсенеп.
– Нинди аракы? Безгә бернинди дә аракы бирүче булмады.
– Директор кабинетына ике әрҗәне үзем кертеп куйдым, алып чыгыгыз!
– Булмый. Директор кайтып китте, безгә ачкыч калдырмады.
– Шалтыратыгыз, килеп ачсын!
– Аның өендә телефоны юк...
Халыкны тагын да көттереп булмый, ни дә булса кылырга кирәк. Нур Әхмәди
Гамил Афзалның өлкән кияве Сәлимне чакырып китерә дә болай ди:
– Сәлим туган, мин шәһәр советы депутаты, син посёлокныкы, депутатларны тиз
генә «утырта» алмыйлар, әйдә ресторан директорының кабинет ишеген каерып керәбез!
Сәлим кулына күчкән ит чабучы балтасы мәҗлес кунакларын күз ачып йомган
арада бәхетле итә.
Шома гына узса, Гамил Афзал юбилее буламыни ул!..


Сүзендә тормады
Мөслимдә яшәүче танылган прозаик һәм драматург Фоат Садри, йомышы төшеп,
Әлмәттә куна калырга туры килгәндә, еш кына Нур Әхмәдиләрдә туктала икән.
Берсендә иртән китәр алдыннан өй хуҗаларына Фоат болай ди:
– Нур, Венера, үзем киләм дә киләм, болай ярамый, уңайсыз...
– Нәрсәсе уңайсыз инде аның? – ди Нур, гаҗәпләнеп.
– Ялгызыма әллә ничек, башка вакытта хатын белән килермен инде!


Так точно, иптәш генерал!
Казан университетын тәмамлап, Әлмәттә берничә ел эшләгәннән соң, запастагы
лейтенант Фәрит Гыйльмине хәрби хезмәткә чакыралар. Язмыш аны Оренбург
өлкәсендәге Тоцки шәһәренә китерә. Күп тә үтми, аңа ике солдат белән шәһәргә
патрульгә чыгарга туры килә. Шәһәр буйлап күзәтеп йөргәндә, болар ресторанга да
кереп чыгарга уйлыйлар – тәртипме янәсе. Керсәләр, Фәрит Гыйльминең ике күзе
дүрт була: ресторан түрендә икәү якадан-якага килеп сугыша. Җитмәсә, икесенең дә
погоннарында лейтенантныкыннан зуррак берәр йолдызы бар.
Ни эшләргә? Устав буенча эш итәргә тиешлеген белсә дә, язучы Фәрит Гыйльми
башта аптырап кала, аннан катгый карарга килә – ике генерал сугышканда, барып
аерырга чины артык кечкенә – лейтенант кына – ахыры хәерле бетмәс. Иң яхшысы –
бу хакта гарнизон комендантына хәбәр итәргә кирәк.
Комендант белән офицер арасында түбәндәге әңгәмә булып ала:
– Иптәш генерал, лейтенант Гыйльметдинов бу... Ресторанда ике генерал сугыша...
Тиз әйткәндә «генерал, лейтенант» арасындагы өтере төшеп кала шул…


Геройлар да түлимени?
Нур Әхмәдиевнең бер дусты, Мөҗәһит Кәримов, Әсәй авылында туып-үсеп,
гомере буена күмәк хуҗалык атларын карады, сирәк-мирәк читтә яшәүче туганнарына
кунакка барып кайтуларын исәпкә алмаганда, беркая да чыкмады. Хәтта өйләнмәде дә.
Мөҗәһит абыйларына ияреп, төнгелеккә ат сакларга чыккан малайларның хәтерендә
ул ат җене кагылган, киң күңелле кеше булып саклана.
Аның гәүдәсе башкаларныкыннан бераз аерылып тора иде – калкурак гәүдәсенең
өчтән ике өлешен диярлек аяклары тәшкил итә. Башкалар атка сикереп менсәләр, ул,
оста циркачлар сыман, сыңар аягын аркылы гына ыргыта иде.
Сирәк-мирәк кунакка баруларының берсендә, Бөгелмә вокзалына килеп төшә бу. Бар
чагында бүредәй, юк чагында шүредәй, дигән әйтем бар, Мөҗәһит тә булган акчасын
поездга утыргач та тотып бетергән була. Тәүлеккә якын инде ризык күрмәгән, үтереп
ашыйсы килә. Эчендә туктаусыз бүреләр улый, этләр тырмаша, мәчеләр мыраулый.
Анысына ничек тә түзәр иде, баш авыртуына түзәр хәл юк.
Озын-озак уйлап тормый Мөҗәһит, вокзал ресторанына керә дә яшь кенә официант кыз
хезмәт күрсәтә торган өстәл артына барып утыра: йөз илле грамм аракы белән ашарына
китерергә куша. Заказ үтәлә, ашагач-эчкәч, Мөҗәһиткә хәл керә, дөньясы яктырып китә.
Официант кыз килеп, түлисе сумманы әйтә. Мөҗәһит югалып калмый, кызны
аптырашка сала:
– Нәрсә, сеңлем, сездә Советлар Союзы Геройларыннан да акча алалармыни?!
Кыз югалып кала.
– Гафу итегез, абый, хәзер мин сорап киләм, – ди. Мөҗәһиткә шул гына кирәк:
кыз китүгә, рестораннан чыгып ычкына һәм халык арасына кереп югала. Эзлә син
диңгез төбеннән энәне!


Министрның культурасы
Пролетариат язучысы Максим Горький әсәрләренең тулы җыентыгын әзерләү өчен
дәрәҗәле комиссия төзелә. Комиссия белән СССРның мәдәният министры җитәкчелек
итә. Теге яки бу әсәр турында вакыт-вакыт кайнар бәхәсләр дә туа.
Чираттагы шундый бәхәсләрнең берсендә барысы да, ни әйтер икән дип, министрга
борылып карыйлар. Министр:
– Ни өчен тынып калдыгыз? Культура министрыннан куркасызмыни? – ди.
Танылган әдәбият галиме Бялик шунда әйтеп куя:
– Культура министрыннан түгел, ә министрның культурасыннан куркабыз.
Бу җавап министрга шулкадәр ошый, көлеп җибәргәнен сизми дә кала.


Сара Садыйковада кунакта
Сиксәненче еллар башы. Нур Әхмәдинең Азнакайда яшәгән чагы. Көннәрдән бер
көнне район җитәкчеләре аны чакырып әйтәләр:
– Сарман турында җыр бар, күршеләрдән Мөслимнең дә, Баулы белән Бөгелмәнең
дә җырлары бар. Безнең Азнакайныкы юк, әйдә, языйк әле!
Күпмедер вакыттан соң Нур Әхмәди җырның сүзләрен язып, заказчыларга күрсәтә.
Район җитәкчеләре текстны ошата. Инде көен кемнән яздырырга? Уйлаша торгач,
авторның тәкъдиме белән килешеп, Сара апа Садыйковага мөрәҗәгать итәләр.
Озакка сузмыйча, яшь шагыйрь, халыкның сөекле аһәңсазы белән элемтәгә керә
һәм гозерен җиткерә. Сара ханым риза була.
Иҗат дәвамында композитор белән сүз авторы телефон аша бәйләнештә торалар.
Сара апа тәкъдиме белән, Нур тексттагы бер-ике сүзне үзгәртә.
Ниһаять, җыр әзер, Сара ханым аны телефоннан җырлап күрсәтә. Инде, җайлы
форсат табып, халыкка тәкъдир итәсе генә кала.
Ләкин «Азнакаем – ак бишек» җырын вакытында халыкка тыңлату насыйп булмый.
Әүвәл җайлы вакыт көтәләр, соңрак Сара апа күзенә операция ясатырга хастаханәгә керә.
Нур Әхмәдинең чираттагы командировкасы Сара апаның больницадан чыккан көннәренә
туры килә. Үзе урнашкан «Татарстан» кунакханәсеннән ул аның өенә шалтырата, Сара апа
Татарстан урамында – якында гына яши икән, адресын әйтеп, өенә чакыра.
Бөек композиторны сәхнәләрдә чыгыш ясаган чакларда күргәләгәне һәм телефоннан
берничә тапкыр сөйләшкәне булса да, моңа кадәр аларга күзгә-күз очрашырга туры
килгәне булмый.
Нур, ун-унбиш минуттан килеп җитәсен әйтеп, чыгып йөгерә. Исәбе – трамвай
белән бару. Ашыгудан ул җир асты юлына да төшеп тормый, тукталышка турыдан гына
чыгарга тели. Тик милиционер сыбызгысы черелдәп, туктарга мәҗбүр итә. Тәртип
сакчысы аның паспортын сорап ала һәм, банкка барып, штраф түләп килергә куша.
Нур Әхмәди, хәлне аңлатып, штраф суммасын милиционерның үзенә генә бирмәкче,
ләкин теге алмый. Аның өчен Сара Садыйкова әллә бар, әллә юк – тәртип булсын!
Банкны эзләп тапканчы, чират торып акча түләгәнче һәм, түләгәнлекне раслаган
кәгазьне тәртип сакчысына барып күрсәтеп, паспортын кире кайтарып алганчы,
сәгатьтән артык вакыт уза.
Ниһаять, Нур Сара апаның хозурында. Ул әле алдагы көнне генә хастаханәдән
чыккан, шуңа күрә операция ясаткан күзе кара тасма белән капланган. Бу кыяфәтендә
ул гарәп әкиятләрендәге мәгълүм юлбасарны хәтерләтә.
Күрешкәндә композитор:
– Синең, Нур, ун-унбиш минут дигәнең сәгать ярымга тора икән, – ди.
Чәй табыны артында Нур Әхмәди тоткарлану сәбәбен сөйләп биргәч, Сара ханым
ихластан көлә.
Чәй эчү тәмамлануга, ул, пианинода уйнап, «Азнакаем – ак бишек»не җырлый. Көйне
азнакайлыларга ирештерү хакында сүз чыккач, терелим инде, аннан соң карарбыз, ди.
Югарыда әйтеп үтелгәнчә, төрле сәбәпләр чыгып тора, озакламый мәшһүр анәңсаз
үзе дә бакый дөньяга күчә, Сара апа исән чагында җыр Азнакайда яңгырый алмый кала.
Әлеге очрашудан соң шактый еллар узгач, Нур Әхмәди Сара Садыйкова фонды
җитәкчесе Әзһәр Хөсәенов белән таныша. Сүз иярә сүз чыгып, ул «Азнакаем – ак
бишек»нең тарихын сөйли. Әзһәр, композиторның архивыннан эзләп табып, җырның
күчермәсен Нурга җибәрә. Үз чиратында Нур Азнакай районының ул чактагы хакимият
башлыгы Әнәс Исхаков белән элемтәгә керә. Нәтиҗәдә, район сабан туенда талантлы
яшь җырчы Ландыш Шәрәфиева башкаруында Сара апа иҗат иткән соңгы әсәрләрнең
берсе булган әлеге җыр, ниһаять, азнакайлылар хөкеменә тапшырыла.


Таныласы килгәч нишләсен?!
1967 ел. Бөтен җирдә Бөек октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгын
лаеклы каршылау өчен зур хәзерлек бара. Шул уңайдан Г.Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры коллективы Николай Погодинның «Баһадирлар» («Третья
патетическая») исемле әсәрен сәхнәләштерә. Спектакльнең режиссёры – Новохижин.
Тегенди-мондый гына кеше түгел, Мәскәүнең үзеннән!
Спектакльдә бик күп кеше катнаша. Театрның үз кешеләре генә җитмәгәч, Казан театр
училищесы һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге каршында
эшләп килүче театр студиясе студентлары да җәлеп ителә. Университет студентлары
«Хуҗа Насретдин», «Миркәй белән Айсылу» һәм тагын берничә спектакльдә катнашалар.
Булачак татар филологлары массовкаларга бик теләп йөриләр.Чөнки, беренчедән, театр
азмы-күпме акча түли, икенчедән, теләсә кайсы спектакльгә бушлай керергә рөхсәт бар,
өченчедән, атаклы артистлар белән аралашу һәм уйнау үзе ни тора!
Тик яшьлек дигән нәрсә бар бит әле. Тамашачылар арасында таныш кызлар да утыра,
алар каршында егет кешенең ялтырап күренәсе килү гаҗәп түгел. Шуңа күрә университет
студентлары алгы пландарак булырга тырышалар. «Баһадирлар»ны уйнаганда, берсендә
шундый хәл була: пәрдә ябыла, тамашачылар котырып кул чабуны дәвам итә. Баксаң,
пәрдә ябылганда, Фәрит Гыйльми сәхнәгә керә алмыйча калган һәм пәрдә аша үтәлми,
тыпырчына икән. Бу кызык эзләп утырган тамашачыларда зур җанлану тудыра.
Моның өчен Фәриткә эләгүен эләгә, ләкин буласы булган, узасы узган, тузасы
тузган. Фәритне танып калучыларга көлеп сөйләргә менә дигән форсат туа.

Реклама