ТУКАЙ ҖЫРЛАРЫНЫҢ ОЧКЫНЫ ЧӘЧРӘСӘ…


Шәйхи Маннур диделәрме, йөрәгем дертләп куя. Үкенеч һәм оят ки: исән чагында,
туганлыгын белеп тә, аралашмый калганмын, аның нәселен турыдан-туры дәвам
иткәннәр белән һаман да якынаймаганмын... Әле шунысы да бар: әдип белән очрашып
сөйләшеп торганда да, мактангандай тоелырмын дип, кардәшлегебез хакында зур
язучының үзенә түгел, хәтта әле ул чакта йөргән егетем булган Ләис Зөлкарнәйгә дә
әйтергә кыенсынган идем.
Без Шәйхи аганы Колхоз базарыннан чыгып килгәндә очраттык. Минем, 1980
елның язы иде булса кирәк, ял көннәренең берсендә Казанга килгән һәм, колхоз
базары аша узып, турыдан гына электричкага баруым иде. Ул чакта әле базар болай
җәелмәгән, тимер юллар да киртәләнмәгән, урамнарда киңлек, иркенлек. Шәйхи
ага кара пальтодан, кепкадан булып истә калган. Ап-ак чәче күренеп тора. Таягына
җиңелрәк таяну өчен, бераз гына бөкрәйгән. Җиңелчә генә елмаеп барган җиреннән
Ләисне күреп тукталды булса кирәк. Хәер, ничектер авыррак атлагандай тоелды ул
миңа, Ләис, аның белән сөйләшергә теләп, үзе үк адымнарын кызулаткан иде бит.
Ләис Зөлкарнәй җитмешенче-сиксәненче еллар чигендә яшьләр арасында танылып
баручы, бөтен кеше дүрт күз белән Башкортстаннан Казанга укырга килүен көтеп
алган, күпләрдә әдәбиятның киләчәктә көчле янган йолдызы булачакка өмет уяткан яшь
шагыйрь иде дип уйлыйм. Андагы иҗади потенциалны югары бәяләвемне кайвакыт
хәтта дуслары да көлкегә алырга тырышуларына карамастан, барыбер дә һаман үз
чорыбызда Ләис дәрәҗәсендә нечкә тоем белән, үзенчәлекле образлы, хисләрнең бай
палитрасын кулланып язган кеше юк иде дип саныйм. Шәйхи аганың яшь шагыйрьгә
булган якын мөнәсәбәте мине тагын бер кат бу әйберләргә инандырган иде. Алар бер-
берсен яхшы белгән танышлар кебек җылы гына, хәл-әхвәл сорашып, тагын ниләрдер
сөйләшеп тордылар. Мин, кызларга кысылу килешмәс сыман, аз гына кырыйгарак
чигендем.
– Шәйхи ага Маннур, таныдыңмы? – диде булса кирәк Ләис, аның белән хушлашып,
бераз читкәрәк киткәч. – Яшьләр иҗатына игътибарлы кеше.
Мин исә танылган каләм иясенең никадәр итагатьлелегенә, мөлаемлыгына һаман
да таң калып бара идем. Ләисне игътибар белән тыңлавын күрсәтергә теләгәндәй,
аз гына башын кыңгырайткан иде ул. Йөзеннән әллә нинди илаһи яктылык сирпелә,
күзләре кечкенә генә кояшлар кебек. Хәзер менә шул елның июнь аенда вафатлыгы
турында уйлап утырам да, шуннан соң бик аз яшәгән икән бит, дип куям.
ХХ гасыр татар әдәбиятының күрекле каләм ияләреннән саналган Шәйхелислам
Фәрхулла улы Маннуров, хәзерге үлчәмнәр белән үлчәсәң, шактый кыска гомер яшәгән
икән, әмма күләмле мирас калдырып өлгергән. Шигърияттә Тукай һәм Такташ мәктәбе
вәкилләре санала алган Шәйхи Маннур, әлбәттә, алар кебек үк иҗатта иҗтимагый-
сәяси юнәлешне читләп китә алмый иде. Аның мирасханәсе заманча яңгырашлы,
күләмле, үз чорының иң мөһим проблемаларын кискен куйган һәм җавабын да тапкан
әсәрләрдән тупланды да.
Ш.Маннур поэзиясе, жанр сыйфатламаларын саклау ноктасыннан караганда да,
Тукайныкы кебек, башкаларга үрнәк булырлык. Бүген шушы планда нык аксаган
поэмаларны укыганда, аның төрле күләмдәге, укырга җиңел, образлары бөтен
эшләнгән поэмалары искә килә. Аны шулай ук әле һич кенә дә искермәгән, Тукайдай
үткен тотып алынган детальле юмор-сатирасы, төрле чорларда әдәбиятыбызга үтеп
кергән калыпларны активлаштырган лирикасы белән яшь иҗатчыларга үрнәккә куярга
мөмкин.
Башка галимнәр дә Ш.Маннур иҗатына, Җәлил һәм Такташ белән беррәттән, Тукай
166
йогынтысы да барлыгын һәрдаим ассызыклыйлар. Ул үзе бу хакта шушы рәвешчә
яза: «Китерде мине ерактан / Ленин, Горький яктысы / Һәм Тукаең, Такташыңның
/ Җырларының чаткысы».
Чыннан да, әгәр сиңа олуг шагыйрьләр кабызган утларның ялкыны һәм яктысы
төшә, һич югы очкыннары чәчри икән, ничек алар салган юллардан читкә чыгасың
ди?! Ш.Маннур да Тукайны, аның тулыканлы, пульсланып торган иҗатын үзенә
бер идеал, юаныч, таяну ноктасы итә. Мәсәлән, «Эчем пошса» шигырендә ул иҗат
иткән герой моңсуланган вакытында Тукайны кулына алуы турында сөйли. Әсәрне
укыганда, Тукайның үзенә урын таба алмаган чакларында Коръән укыган лирик мине
күз алдына килә: «Эчем пошса, моңсулансам кайчак, / Тукайны мин алам кулыма, – /
Актаргалыйм аны әкрен генә, / Тукталгалыйм кайбер юлына... / Һәм укып та китәм
– ябышып калам».
Үз иле, кайвакыт хәтта җире дә булмаган милләтләрнең шагыйрьләрен еш кына
ирексезлек, халкының мескен хәлдәлеге, кысылуларга дучар ителүе кулына каләм
тоттыра, ә бит милләтне һәм телне саклау Ш.Маннурны да иң борчыган мәсьәләләрдән
иде. Ул, бу теманы ачканда, Тукай образына да мөрәҗәгать итте. Шагыйрьнең балалар
арасында бүгенгәчә популяр «Яхшы бел»дә мондый юллар бар: «Бу телдә рух байлыгың
/ Һәм йөрәк кайнарлыгың / Җырлаган бу телдә безгә / Сөекле Тукай моңын».
Ш.Маннур туган ил, туган туфрак темаларын күтәргәндә, эпиграфларны Тукайның
үтә тирән мәгънәле әсәрләреннән сайлады («Исәнме, туган җир!»). Ул остазын
татарның кабатланмас бөек шагыйре санады һәм бу хакта хәтта юмор-сатира әсәрендә
дә чагылдырды: «Узды Тукай, Такташ язган чорлар / Һәм кайтмас та алар гомергә.
/ Сак булыгыз, гамьсез гулливерлар, / Лилипутлар килә шигырьгә!» Әле бит бу – без
әдәбият, бигрәк тә шигърият үсештә дип лаф орган елларда язылган юллар. Чыннан
да, шигърияттән, гомумән алганда, фикер һәм тасвир масштаблылыгы китеп бара
бит... Чын шагыйрьләрдә пәйгамбәрлек, димәк, фаразлау орлыгы булу хакындагы
карашлар хактыр.
Вахит Имамов «Һәйкәл салган әдип» мәкаләсендә болай дип яза: «Мамадыш
янында бардыр / Бер авыл, Тулбай, диләр.
Бөек Тукаебыз үскән Кырлай авылы белән аһәңдәш икән бит Шәйхи аганың
туган авылы да. Берсен, менә, Тукай исеме бөтендөнья тарихына керткән һәм татар
авылларының йөзек кашы иткән, Тулбайның да даны, беренче чиратта, Шәйхи Маннур
исеме белән бәйледер ул.
Хәер, шундук сорау туа: без киләчәк өметебез, дип, мәйданнарда, мөнбәрләрдә
көткән яшь буын, мәктәп балалары Шәйхи Маннур һәм аның китапларының исемен
яттан белә микән?» («Мәдәни җомга». 2015. – 17.01)
Бик кирәкле сорау. Әлбәттә, татар телендә белем биргән мәктәп укучылары
Ш.Маннурның татарча да, русча да яхшы белергә чакырган шигырен хәтта яттан
да беләдер, әмма безне аркабыздан сөеп үстергән күрше картларыдай якын Гайҗан
бабайлар хакында алар ни уйлый? Ш.Маннурның чор тарихы сәхифәләрен яктырткан,
еракта калган елларның кайтавазын түкми-чәчми диярлек китереп җиткергән
поэмаларын безнең кебек үк яратып укыймы? Ул шагыйрьнең юмор-сатирасында,
үзенчәлекле мәсәлләрендә халыкчан юморны тоя һәм аңлыймы?
Бер карасаң, Ш.Маннур да – Тукай кебек, балалар әдәбиятында зур эз калдырган
каләм иясе. Ул, тормыштан алынган хәл-ситуацияләрне җанландыру ярдәмендә, малай
һәм кызларда кече яшьтән үк белемгә омтылыш, тырышлык һ.б. уңай сыйфатларны
тәрбияләү кирәклеген сөйләгән. Татар милләтенең киләчәген күздә тотып, шуны
яшәтүгә хезмәт итүче идеяләр уздырган күпсанлы югары поэзия үрнәкләре булырлык
әсәрләр язган. Һәм шагыйрь бигрәк тә балалар шигъриятендә Тукай традицияләрен
дәвам итүче буларак бәяләнергә хаклы. Алай да әлегә күңелгә шунысы җылылык
биреп тора: Ш.Маннурның кечкенәләргә адресланган сюжетлы әсәрләре дә Тукайныкы
кебек үк популярлык казанды.

Реклама