Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ САБАК ЛАРЫ СЫНАВЫНДА (ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИННЫҢ «СӘЕТ САКМАНОВ» ТРИЛОГИЯСЕНӘ ЯҢАЧА КАРАШ)


Киң карашлы әдәбият галиме, үткен
тәнкыйтьче, публицист, Кол Гали,
Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов
исемендәге бүләкләр иясе, Россия
гуманитар фәннәр академиясе академигы,
Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-
әгъзасы, профессор Тәлгат Галиуллин
исеме киң катлау укучыларга яхшы таныш.
Ул – өч дистәдән артык монография һәм
тематик җыентык, дистәләрчә дәреслек
һәм уку әсбабы, ярты меңгә якын мәкалә
һәм рецензия авторы, утызга якын фән
докторы һәм кандидаты тәрбияләгән
остаз. Бу мәкалә аның татар әдәбиятында
үзенчәлекле феномен төсендә урын алган
«Сәет Сакманов» исемле трилогиясе
хакында. Сәбәбе дә бик җитди – трилогия олы бүләккә, Габдулла Тукай исемендәге
Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.
Бездә трилогияләр еш язылмый. Тәлгат Галиуллинның укучы тарафыннан хуплап
каршы алынган «Тәүбә», «Элмәк», «Төнге юллар» исемле романнарын бергә туплап,
алардагы үзәк персонаж исеме белән аталган трилогиясе ике мәртәбә (2005 һәм 2013
елларда) басылып, матур әдәбият сөючеләр киштәләрендә урын алды. Авторның бу
романнары әле аерым-аерым, бер-бер артлы дөнья күргәндә үк, хәзерге чорыбызны
сурәтләүне үзәккә максат итеп куйган булулары белән җәмәгатьчелекне һәм әдәби
тәнкыйтьне битараф калдырмады. Укылды, югары бәяләнде, авторы Язучылар
берлегенең мәртәбәле Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә лаек табылды. Бигрәк
тә замана «бизәкләрен» үзендә туплаган, катлаулы язмышлы Сәет Сакманов образы
тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре, укучылар даирәсендә төрле фикерләр уятты.
Бәяләр төрле-төрле, хәтта еш кына каршылыклы булды. Һәм бу табигый дә. Аның
социалистик реализм концепциясенә җавап бирердәй уңай герой түгеллеге әйтелде
(Л.Дәүләтшина), иблис тә, фәрештә дә була алмавы ассызыкланды (А.Хәлим), шул ук
вакытта нинди генә мөһер сугылмасын, аның әдәбияттан (бәлки, тормыштан да!) тиз
генә китәргә җыенмаган тип икәнлеге дә искәртелде (С.Хафизов) һ.б. Ләкин, шуның
белән бергә, ике гасыр «күрешкән» чорда туган каһарманның ни сәбәпле шулкадәр
кызыксыну уятуын, әйтергә яраса, феноменын ачыклап бетерергә кирәклеге вакыт та,
тирән гыйльми-аналитик хезмәтләр дә сорый.
Коммунистлар фиркасеннән котылып, СССР таркалгач, озын-озак еллар дәвамында
«авызлыкка» өйрәтелгән күп кеше югалып калды. Әдәп-әхлак кануннары пыран-
заран килде, көтмәгәндә кабынган уттан качкан бөҗәкләр кебек, халык төрле яшәеш
стихиясенә кереп батты. Берәүләр сатты, хәрәмләште, икенчеләре алданды, өченчеләре
ил малын таларга кереште. Менә шул чорда, «борылыш» дип аталган болганчык
елларның уңай һәм тискәре хасиятләрен үзләренә сеңдергән Сәет Сакманов, Шөреп,
Гаяров кебек затлар өскә калыкты. Ягъни аларны тормыш үзе барлыкка китерде,
Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар
141
тәкъдим итте, укучыларга аларны аңлыйсы һәм бәялисе кирәк булды. Чөнки, шагыйрь
әйтмешли, әгәренки йолдызларны кабызалар икән, димәк, алар кемгәдер, нәрсәгәдер
кирәк. Әйе, һәр ихтыяҗны иҗтимагый-сәяси яки шәхси мәнфәгатьләр тудыра. Сәет
Сакмановны да, аның мохитен, аның фикердәшләрен дә, дошманнарын да икъдисади-
иҗтимагый яшәеш шартлары калыплаган бит. Бу каһарманга мөнәсәбәтебез уңай
булып, аны хуплаган тәкъдирдә дә, Сәет Сакмановны идеаль герой йөри торган тәртә
арасына кертеп булмый, ул анда сыймый, андагы таләпләргә җавап бирми.
Һәр чор әдәбияты һәм сәнгате үз геройлары белән дөньяга килә, шулар белән
тарихка кереп кала. Ягъни ил-көннең яшәеш вазгыятенә бәйле рәвештә образлар
системасы тудыра һәм алар үзгәреп-яңарып тора. ХIХ гасыр әдәбиятының классикасы
саналган образларны: аталары калдырган байлык исәбенә типтереп яшәүче Евгений
Онегин, Ленский, Печорин, ата жулик Чичиков, ялганчы, буш куык Хлестаков, хыялый
һәм ялкау Обломов, мәхәббәттән башканы, кайгы-хәсрәтне белмәгән И.С.Тургенев
кызларын искә төшерик. Шул чор әдәбияты тәкъдим иткән геройларның берәрсе сука
артыннан йөреп, мал абзарын тазартамы, юкә каезлап, чабата үрәме? Лев Толстой
каләме астыннан чыккан чибәр ханым Анна Каренина колхозның хезмәт «таягы»на
тигән барлы-юклы икмәген кире хөкүмәткә илтеп бирер идеме икән?
ХХ гасырның әдәби-эстетик казанышы саналган «Клим Самгин тормышы»
(М.Горький), «Доктор Живаго» (Б.Пастернак) кебек эпик әсәрләрне алыйк. Икесенең дә
романнарга исем биргән үзәк геройлары – тормышта үз кыйблаларын таба, системага
җайлаша алмый бәргәләнгән шактый ук урта кул, шул ук вакытта фаҗигале шәхесләр.
Совет әдәбиятының торышына җиңүче кыяфәтен биргән 20нче еллар, 30нчы елларда
да Илья Ильф белән Евгений Петров каһарманлык бизмәненә шахтёр Стахановны
да, Ардуан батырны да, атасын сатып үрнәк пионер даны алган Павлик Морозовны
да түгел, ә яңа типны – авантюрист, алдакчы Остап Сөләйман-Берта-Мария Бендер
Задунайскийны утыртып куялар. Холкы, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре, караклыгы
белән ничек кенә ачуыбызны китереп, саруыбызны кайнатмасын, Остап Бендер
әдәбиятыбыз тарихына тип булып кереп калды. «Күчеш чоры» тибы дип әйтергә
мөмкин, чөнки ул үз вазифаларын «намус» белән үти: көлдерә, нәфрәтләндерә,
көендерә, уйландыра... В.Катаевның «Вакыт, алга!», Л.Леоновның «Соть», «Дәрьяга
юл», В.Панфёровның «Бруски» дигән 30нчы еллар роман-повестьларының үзәгендә
вакытны узарга ниятләгән алдынгы эшчеләр, хыялый галимнәр, колхоз тормышы
«ләззәтен» татый башлаган крестьяннар торса да, хәтта авторлары талантлырак булса
да, берсе дә «Унике урындык», «Алтын бозау» исемле әсәрләр шөһрәтенә күтәрелә
алмады, үз чорының сурәтле елъязмалары гына булып калды. Сәбәбе ачык: Сөләйман
малае Остаптан рекордлар таләп итмиләр, «фирка уставын бозасың, коммунист
исеменә тап төшерәсең», дип дәгъва белдермиләр. Хезмәт процессы никадәр генә матур
да, ямьле дә күренмәсен, аны турыдан-туры сурәтләү үзе генә поэтик образ дәрәҗәсенә
күтәрелә алмый. Аны кеше характеры, эчке дөньясы, кичерешләре ярдәмендә генә
шигърият итәргә мөмкин. Көнбатыш әдәбиятының Бальзак, Флобер, Стендаль,
Мопассан, америкалы Драйзер кебек бөек реалистлары яшәгән чорда да авыр физик
хезмәт булган: шахтёр күмер чапкан, крестьян җир сөргән, иген үстергән... Мәгәр
сүз осталарын күбрәк кешенең рухи дөньясы, мәхәббәте, өйләнүе, балалар үстерүе,
башкалар белән аралашуы, алар белән мөнәсәбәте, батырлыклар кылуы, дингә карашы,
фани дөнья белән хушлашуы... кызыксындырган. Акны кара дип расларга мәҗбүр
ителгән совет әдәбият белеме бу төр әсәрләрне иске җәмгыятьнең тончыктыргыч
шартларын, начар, тискәре якларын ачы тәнкыйтьләп, буржуаз дөньяны фашлауга
багышланганнар дип бәяләде. Хәзерге җәмгыять яшәешендәге тискәре күренешләрне,
авыр үсеш юлларын күзалларга мөмкинлек биргән Сәет Сакманов та шул типтагы
образлар рәтендә була алмыймы?! Т.Галиуллин трилогиясен рус һәм Аурупа, Америка
әдәбиятлары классиклары белән янәшә куеп, чагыштырып карауны мин бик урынлы
саныйм. Чөнки ул – фикер тирәнлеге, сәнгати сыйфаты ягыннан да алар белән янәшә
куеп чагыштыру дәрәҗәсендәге әсәр. Сүз алып бара торган авторыбыз һәм аның әсәре
дә, бүгенге укучыларыбыз да андый мөмкинлекне бирә. Автор хыялында канатланган,
сәяси тормыш лабиринтларыннан сайлап алынган образны кабул итү укучының
142
зәвыгына, сәнгати каршылыкны аңлау сәләтенә дә бәйле. Чын шәхес образы катлаулы
һәм каршылыклы булса, укучыда ихтирам уята. Андый образны аңларга тырышу,
аңлату – әдәби тәнкыйтьченең, сүз сәнгате галименең бурычы һәм намус эше.
Шул рәвешле, Р.Мөхәммәдиев «Кенәри – читлек кошы», А.Гыйләҗев «Балта
кем кулында?» әсәрләрендә башлаган традицияне дәвам итеп, җәмгыять белән идән
астыннан идарә итүче кара көчләрнең пәрәвездәй чәбәләнгән катлаулы хәл-әхвәлләрен,
алдау, кирәкмәгән кешене юлдан алып ташлау кебек явыз алымнар белән эш итүчеләрне
«Сәет Сакманов» трилогиясе үзенчә, югары сәнгать осталыгы белән чыбыркылый.
Автор баш героен төрле яклап сурәтли, аның уңай сыйфатларын да күрсәтә,
кояш яктысыннан тартып чыгарып, кимчелекләрен дә ачып бирә. Сәет үзен тайгак,
пычрак юлга баскан, төзәлергә, чын-чынлап тәүбә итәргә тиешле кеше дип санамый.
Аның үз язмышы өчен көрәшә белүе сокландыра. Ул «хәлле яшәешне кешенең акыл
сәләтен күрсәтүче билге» дип саный һәм татарның милли байлары булырга тиеш
дигән ышаныч белән яши. «Без – тычканнар баскан өйне тазартучы санитар мәчеләр»,
дип кабатларга ярата ул үзенең яраннарына. Бай белән ярлыга бүленеш табигый,
адәм балаларын Ходай Тәгалә тигез яратмаган, дип исәпли. Берсенә матурлыкны,
таң калырлык чибәрлекне мулдан биргән, икенчесенә – дөньяны калтыратып тоту,
өченчесенә лидерлык сәләтен тоттырган... Кемнедер горур, эре, тәкәббер итеп яраткан,
кайсынадыр байлык туплау, саранлык чирен иңдергән...
Мәхәббәт маҗаралары белән бәйле мавыктыргыч борылышлар, укучыны кулда
тоту максаты белән уйлап табылган, көтелмәгән хәлләрне сурәтләүгә маһирлык,
сюжет канвасының табигый оештырылуы ягыннан да Т.Галиуллинның бу әсәре
Көнбатышта «Декамерон»нан башланып, ничәмә гасырлар яшәгән «азгынлык,
алдакчылык» романнарын («плутовский роман») искә төшерә. Әмма тышкы якынлык
эчке яңгырашка, фәлсәфи юнәлешкә кагылмый. «Сәет Сакманов» трилогиясендә
үзәк персонажда чагылган сәяси-иҗтимагый тәрәккыяткә мөнәсәбәте һәм бәясе
милләт яшәеше, татар теленең язмышы турында уйланулары, тарих тарафыннан
рәнҗетелгән, башкалар тарафыннан изелгән, кимсетелгән халык баласы бәгыреннән
төшкәнлек сизелү белән аерылып тора. Монда халыкның киләчәге өчен борчылмаган,
җинаятьчеләрне каптыру максаты белән генә мәшгуль алдынгы тикшерүчене яки
милиция хезмәткәрен сурәтләгән маҗаралы (детектив) романнар белән уртаклык та бар
кебек. Ләкин автор тормышка, яшәешкә аек карый. Менә, мәсәлән, соңгы елларда шау-
шу куптарган, үлем белән беткән бер генә җинаятьнең дә ачылмаганын да яшерми ул.
Сәет – гап-гади образ гына түгел, ул – тип. Кыргый капитализм шартларының
типик гәүдәләнеше булган герой, хәтта, әйтергә яраса, серле каһарман. Аның иҗади
көчен, җегәрен җәмгыять тиешенчә куллана, файдалы эшкә җигә алмаган. Аерата
бер яктан ул үзенә уңай мөнәсәбәт уята. Ул – саф татар баласы. Татар иң болгавыр
заманда да югалып калмый, үзен диңгездәге йомычка хәлендә итеп санамый, дигән
фикергә алып килә язучы. Т.Галиуллин бу персонажы белән ХХ гасыр ахыры – ХХI
йөз башы әдәбиятында яңа тип ачты дисәк тә, дөрес булыр. Әйе, Сакмановларны
җәмгыять яшәешеннән сызып ташлап булмый. Әле, бәлкем, шулардан узган гасыр
башындагы кебек меценатлар чыгар, алар милләтебезгә зур хезмәт куяр. Чөнки Сәетнең
атаклы саран Плюшкин кебек үз байлыгына мөкиббән китеп, акча санап ятмыйча, олы
сәясәткә чыгарга, депутат булырга, әдәбиятны аңларга омтылышы кебек мактауга
лаек сыйфатлары да бар. Аны, алда әйтелгәнчә, илдәге вазгыять, ситуация тудырган.
Сәет Сакманов белән якыннан аралашкан кешеләр арасында аның даирәсенә
очраклы килеп эләккән, чын мәгънәсендә инсафлы бәндәләр дә аз түгел. Андыйлар
героебызга мөнәсәбәтле хатын-кыз арасында бигрәк тә күп. Фәнгә тартылган
Мисхәт-Миша – шундыйлардан берсе. Яки, әнә, Сталин лагерьларын узган, лаеш
шулпасын мулдан чөмергән, нечкә күңелле, юморга бай, мөлаем Әхмәдиша карт һәм
аның карчыгы... Бу образлар милли үзенчәлекләрне күзгә артык бәрелеп тормаган
деталь-күренешләр аша тасвирлауга, халыкның ерак тарихи тамырларын эзләүгә,
тоталитар режим тегермәненә эләккән аеры шәхес, гаилә язмышы аша тулы бер
буынны сурәтләүгә мисал була алалар. Әхмәдиша картның гадәти хәл-әхвәлләрен
Сәет һәм яраннары белән бәйләп, язучы татар халкына хас фикерләү үзенчәлекләрен
А З А Т Ә Х М Ә Д У Л Л И Н
143
дә ача. Аңар чылтырап аккан чишмә суыдай сафлык, шәфкатьлелек, игелеклелек,
ярдәмчеллек хас. Кеше үтерүне гадәти бер гамәл санаган бәгырьсезләр дә аның
янында, саф әхлакый тәртипләр боҗрасына эләккәндәй, гөнаһсыз сарык бәрәннәре
кебек булып, юашланып кала.
Билгеле инде, әдәби әсәр уңай яки тискәре геройны сурәтләүгә генә кайтып
калмый. Ул – идән, түшәм, тәрәзә, ишек, ишек тоткасы, баскыч, җылыткыч, яктырту
җиһазлары... берәмлегеннән торган өй шикелле, композиция, сюжет, конфликт,
характерлар, лирик чигенешләр, тел-стиль, сүз-сурәтләр гонсырыннан төзелгән
катлаулы бина. Бу яссылыктан «Сәет Сакманов» трилогиясе җитди һәм һәрьяклап
сөйләшүгә, фикер алышуга зәмин бирә. Автор төрле яшьтәге, дөньяга һәркайсы үзенчә
карашлы йөзләгән персонажлар белән зур оркестр дирижёры кебек оста идарә итә;
вакыйгалар җебен чуалтмый. Инде онытыла башлаган геройның яңадан «кирәге» чыга,
ул яңадан сүзгә, хәрәкәткә катнашып китә... Күп кыллы, күп тавышлы полифоник
әсәрдә кеше җанының бәргәләнүләрен, «зиһен ташкынын» сурәтләгән урыннар
да җитәрлек. Катлаулы композициянең «сүтелгән, убырылып төшкән урыннарын»
оста итеп сурәтләү авторга озак еллар дәвамында татар, рус әдәбиятлары тарихын
студентларга өйрәтү, сүз сәнгате әсәрләрен анализлау буенча махсус курслар алып
бару да ярдәм иткәндер дип уйларга кирәк. Әгәр бу әсәрнең иҗат методын якынча
«кырыс реализм» дип билгеләсәк, трилогиянең теләгән фикерне, хәтта эстетик идеалны
ачуда үз бурычы бар. Трилогиянең беренче кисәгендә («Тәүбә» романы) Көнчыгыш
әдәбиятлары романтизмына барып тоташкан шигъри мәхәббәт фонында автор безнең
көннәрдәге җинаятьчелекнең килеп чыгуының иҗтимагый һәм икътисади сәбәпләрен
ача. Икенчесендә («Элмәк») хакимият һәм хөкем оешмаларының кайбер вәкилләре
«фатихасы» белән җинаятьчелекнең көч-куәт алып бәйдән ычкынуының нәрсәләргә
алып килүе шактый ук тирән психологик анализ ярдәмендә тикшерелә. Өченче роман
(«Төнге юллар») «ахыр чиктә бер түлисе була, берсе генә дә – мәхәббәт ләззәтләре
дә, байлык хозурлыклары да – мәңгелек түгел» дигән мәгънәне, кичерешне укучыга
җиткерү бурычын үти. Гаилә бәхетенә, байлыкка ирешкән Сәет бу рәхәт тормышның
озакка бара алмасын «татлы бер сиземләү» белән сиземли. Мәхәббәт – аның өчен
җитди, ләкин үтеп чыгарлык сынау. Өч романның стиленә дә тормышка җанлы
мөнәсәбәтнең ачык чагылышы, сурәтләү чараларының күптөрлелеге, тапкыр һәм
көтелмәгән чагыштырулар, юмор хисе, фаҗигале хәл-әхвәлләр уңае белән дә «күз
яше аша көлү» хас.
Автор традицион сынландыру алымнарын һәм чараларын урынлы куллану белән
беррәттән, төрле яссылыкта яткан төшенчәләрне янәшә кую, төсләр, хисләр берлеге
һәм каршылыгы, синестезия күренешләренә мөрәҗәгать итү ярдәмендә сурәтне
төрләндерә, җанландыра. «Мәҗүси җил», «битараф ай», «шадра йолдызлар» кебек
табигать сурәтләре янында «төссез, иссез, тәмсез, ләмле, үчле тавыш» кебек эпитетлар
психологик халәт тудыруга ярдәм итә. Онытыла барган, яки җирле сөйләшләргә хас
сүзләрне кулланудан да автор тартынып тормый һ.б.
Кыскасы, татар әдәбияты бүгенге заманыбызны каршылыклары, табигый
матурлыклары белән сурәтләгән роман-трилогиягә баеды. Сәнгатьчәлек ягыннан
югары дәрәҗәдәге трилогия герое – Сәет Сакманов, бер тәнкыйтьче әйткәнчә, китәр
өчен килгән, узгынчы каһарман түгел. Шунысы хак: ул тормыштан алынган, әмма
язучының сәнгати хыялы ярдәмендә агымдагы тормыш каршылыкларын, бүгенге
адәми зат рухының гаҗәеп бай һәм катлаулы булуын тагын да ачыграк һәм тулырак
чагылдыра торган итеп сурәтләгән. Бу трилогия, һичшиксез, әдәбиятыбызның олы
бүләгенә – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек әсәрләрнең берсе.


Азат ӘХМӘДУЛЛИН,
профессор, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге
Дәүләт премиясе лауреаты