МОНДА АКЛЫК КЫНА ХӨКЕМ СӨРӘ

Мин утырткан чыршы
Кырлай авылында Тукай бакчасына
Мин утырттым чыршы...
Чыршы түгел, ул бит Тукаема
Һәйкәли бер җырчы!.. –
Нечкә ылыслары җилдә, давылларда,
Кышның буранында
Бертуктаусыз көй чыгарып торсын
Тукай моңнарына...
Кырлай аны Тукай кебек итеп
Алды бит уллыкка.
Кызыкмады чыршым Казандагы
Байлык һәм муллыкка.
Тукай кебек ятим йөрмәсен дип
Бөтен Рәсәй буйлап –
Тамырларын Кырлай туфрагына
Күмдем мин тыгызлап.
Менә инде ничә еллар буе
Эчтән уйлап яшим –
Чыршы төбенә мин язу салдым:
«Моны утыртты, – дип, – и, Тукаем,
Энең Гәрәй Рәхим...»
Киләчәккә бик зур теләгем бар:
Оныкларым монда килсә иде...
Эссе көндә Тукай чыршысына
Сулар сипсә иде...

Мәңгелек моң
Моннан ярты гасыр элек
туган авылымда вафат булган
әтием Родионов Василий рухына.

Мин авылга кайтып, кырга чыксам,
Ышанмыйча тора күзләрем –
Ерак басуларга сузылып киткән,
Әткәй, синең итек эзләрең.
Сабантуйда батырга батырлар
Чыга...
Йөрәк, шашма, түз әле!
Батырларның билләренә ята,
Әткәй, синең билбау-эзәрең1.
Кичен яшьләр урам буйлап уза,
Тальян моңын тыңлый өйләре –
Бу моңнар бик якын миңа – алар,
Әткәй, синең сагыш-көйләрең...
Төн кунарга печәнлеккә менәм,
Битне сөя чәчәк йөзләре.
Шулар арасыннан карап тора,
Әткәй, синең зирәк күзләрең...
«Җиңел түгел, улым, бу дөньяның
Кышы, язы, җәе, көзләре –
Тик батыр бул!» –
мәңге колагымда,
Әткәй, синең шушы сүзләрең...


Аннары
(Микропоэма)
.................................................
...аннары мин тудым дөньяга,
Дөнья әле миңа өр-яңа!
Монда тулы иске кешеләр –
Бер мин генә яңа бер бала!
Әниемнең сөте көч биргәч,
Аяк өсте бастым аннары...
...ә аннары – бөтен дөньяның
Мәшәкатен салып иңемә,
Дөнья буйлап сөйрәп киттем мин
Тормыш дигән авыр арбаны...
1 Эзәр – борынгы төркиләрдә билгә бәйли торган бизәкле билбау. Эзәрне Сабантуй батырлары билгә сала
торган сөлге урынына файдаланганнар. Бу сүз керәшеннәрдә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.
Аннарымы?..
Әйтәм: аннары
Куллар өши, күңел күшегә...
Мин дә әверелдем дөньяда
Яңа түгел, иске кешегә...
Ә аннары...
Көтеп ятам мин
Соңгы сулышымны алганны...
Уйлап ятам: «Минем бу гомер
Чынмы соң, – дим, – әллә ялганмы?..»
Ә аннары...
Әйе, аннары
Җирдә калдырырбыз җаннарны...


Кышкы каен урманы
Улым Кубратны сагынып
...Аклык ...аклык ...аклык ...бары аклык...
Ап-ак кышкы каен урманы.
Ак кар ява ап-ак каеннарга.
Ап-ак монда кышның юрганы.
Монда аклык кына хөкем сөрә –
Аклык йоткан урман төсләрен.
Ак томаннар ап-ак түшәк иткән
Каен урманының өсләрен.
Бу аклыкка кереп мин үзем дә
Каеннардай эреп югалам.
Җирдә мин юк инде... Җирдә бары
Аклык кына кала... И, Аллам!..
Юкка чыгам монда гомерлеккә –
Таба алмас дуслар гәүдәмне.
Монда килеп мине эзләсәләр,
Күрмәс алар ап-ак шәүләмне...
Мәрәсимгә2 язган кебек итеп
Дус-туганнар, таныш кемсәләр:
«Кышкы каен урманында эреп
Гаип булды3 бит ул...» – дисәләр –
Мин канәгать.
Каен урманының
Ак юрганын ябып ак иңгә,
Мин шушында гына калырмын, дим,
Тик шушында! Мәңге-мәңгегә!..
2 Мәрәсим – некролог.
3 Гаип булу – юкка чыгу.

Тагын...
Күңел тагын мине ташлап китте,
Тагын сиңа табан юл сапты.
Мин күңелсез калдым, мин үземне
Ятим итеп тойдым шул чакны.
Минем күңел синең янга китте.
Кабул итәрсеңме син аны?!.
Әллә тагын: «Бар, кайт!» – диярсеңме...
Күңел – минем тәннең ак җаны!
Күңел тагын юлда булырмыни?..
Ул кайтасы килмәс яңадан.
Сак белән Сок арадашчысыдай
Сыкранырмы ике арада?..
...Менә ярты гасыр буе инде
Мин яшимен шушы халәттә.
Өмет белән килгән күңелемне
Син куарсың тагын, әлбәттә...


Бәрәңге кәлҗемәсе
Бу шигырь Татарстанның күренекле табибы
Рөстәм Бакиров белән әңгәмәдән соң язылды.

Без үскәндә дөрес иде
Тормышның һәр җөмләсе.
Безнең ашаган төп ризык –
Бәрәңге кәлҗемәсе.
Шуны ашап үстек бит без
Шагыйрь, галим, талантлар.
Арабыздан чыкты безнең
Президентлар, Атлантлар!..
Кәлҗемә ашап үскәндә,
Тормыш гади, саф иде.
Хәзер тормышның һәр көне
Куркынычлы, сак инде...
...Шуларны уйлап утырдым...
Инде нәрсә диясе –
Хәзер безнең тормыш үзе
Бәрәңге кәлҗемәсе.

Талларыңа кошлар кунмас
Бер замандашыма
Синең догаларың – имансызлык.
Имансызлык яшәү рәвешең.
Имансызлык белән эшләнә бит
Гайре ләззәт тоеп һәр эшең.
Имансызлык кылып яшәү синең
Бар эшеңдә алгы сызыкта.
Күңелеңдә булган бөтен дәртең,
Бар максатың имансызлыкта.
Имансызлык синең шатлыкларың,
Имансызлык синең батырлык.
Синең кылган имансызлыкларны
Саный китсәң, шаклар катырлык.
Димәк, синдә иман булмаган да,
Синдә инде иман булмас та...
Талларыңа кошлар оя кормас,
Талларыңа кошлар кунмас та...


Кызыл әтәч
Гороскоп буенча 2017 ел «Кызыл әтәч»
елына туры килә. Татар халкының фольклор
ышануларында өй түбәсенә кызыл әтәч җибәрү
йортта янгын (пожар) чыгару күздә тотыла.

Тарих ике мең унҗиде
Елның беренче көнендә
«Җир шары» дигән авылның
Һәрбер йорты түбәсенә
Кызыл әтәч җибәрелде...
...Нишлик инде, нишлик инде...


Җәйге яңгыр
Шундый рәхәт итеп яңгыр ява,
Изрәп ятам җәйнең моңына.
Төне буе мин сокланып ятам
Түбәдәге яңгыр җырына.
Җаным җылы моңда коена.

Юк
Акча да бар, дуслар да бар,
Машинам, өем дә бар.
Йокы туйган, тамак тук –
Бар да бар, бар да җитүле –
Бары бәхет кенә юк.


Бизнесмен догасы
Бизнесменга һәркөн саен
Бер дога әйтү кирәк:
«Дәүләтемә булсын әзрәк,
Минем кесәгә күбрәк!»


Көндез һәм төнлә
Көндезләрен каләмдәшләр
Иҗатымны хурлыйлар.
Ә төннәрен шыпырт кына
Шигыремне урлыйлар.


Заман
Куркып киттем – шундый бер уй килде –
Начар уйлардан да яман бу:
«Бәндә» белән «банда» рифмалашып,
Кочаклашып йөргән заман бу.


Горурлыгым
Җен иясе түгел бит мин.
Мин – җирдә җан иясе.
Бу – бердәнбер горурлыгым.
Инде нәрсә диясе?..

Реклама