ДӘВЕР АША КИЛӘ ТАТАР

Ни диярбез?..
Иртә-кичен милли уйлар
Тынмый йөри башымда.
Телдән язсак, ни диярбез
Тукаебыз каршында?
Үзаңын җуйган татарлар
Көтү-көтү тезелә... –
Ни оят белән карарбыз
Җәлилебез күзенә?
Чит милләт белән катнашып,
Күпме камыт киярбез?..
Туфанга нәрсә әйтербез,
Хәкимгә ни диярбез?..
Сүзсез басып торырбызмы
Кызарынып-бүртенеп?
Сораган саен бирдек, дип,
Йөрмәдек, дип, төпченеп?
Ватанны өлкә итәргә
Мең-мең сәбәп бардыр да...
Акланырга сүз булырмы
Гаязыбыз алдында?..
Безгә хас бу тыйнаклыкны
Ханнарыбыз аңлармы?
Татарыбыз берәр кайчан
Тәрәккыять яулармы?
Диюне бер селтәнүдә
Җиңгән зур алып-халык
Тагын никадәр чигенер,
Мескен хәленә калып?..
Татарымның җан тибеше
Йөрәгемдә, башымда...
Милләтебезне бетерсәк,
Үткәнебезгә төкерсәк,
Ни дип ярлыкау сорарбыз
Хак Тәгалә каршында?


Тауга карап...
Кыргызстан Республикасының
халык шагыйре Омор Солтановка

Тауга карап, тау булырга кирәк,
Сау булырга гомер буенча.
Тау да, сау да олуг ил акыны –
Омор ага, минем уемча.
Ала-тавы – аның биеклеге,
Иссык-күле – уйлар киңлеге.
Кыргыз милләтенең үзәгендә –
Тосорында шагыйрь кендеге.
Ә иҗаты аның Бишкәк кадәр,
Парижларга чаклы сузылган.
Җырлар, җырлар, җырлар, дия-дия,
Сигез дистә гомер узылган.
Сөю тулы җырлар, бәхет тулы,
Моң-сагыштан тора һәр юлы...
Бу гомерләр думбра чиртүеме,
Әллә инде кубыз тартуы?..
Тау елгасы шаулап аска төшә,
Агып китә ерак-еракка,
Еллар кебек, даулы еллар кебек
Кире кайтмас өчен бу якка.
Үзәннәргә барып җәелә ул,
Офык чикләренә тарала.
Чал тауларның дымлы шифасында
Алыс якта гөлләр ярала.
Гөлләр яктысында җырлар туа,
Күңел кебек тыныч, ярсулы.
Сөю тулы җырлар, бәхет тулы,
Моң-сагыштан тора һәр юлы...
...Тауга карап, тау булырга кирәк,
Сау булырга гомер буенча.
Тау да, сау да олуг ил акыны,
Төрки күңелләргә иң якыны –
Омор Солтан, минем уемча!


Шагыйрь юлы
Харрас Әюпкә
Шагыйрь көрәш алып бара
Соңгы сулышынача,
Һәр туган шигырь останың
Яңа сулышын ача.
Шагыйрь оча бөркет кебек,
Ыргыла алга таба,
Биеккәрәк менгән саен,
Үзен, асылын таба.
Шагыйрь һәрчак уй тавында,
Йөрештә, йөгерештә –
Ил сагышы булган җирдә,
Милләт борчылган төштә.
Үзәк өзелгән урында
Шагыйрь йөрәге, җаны.
Сүз остасын алдый алмас
Дөньяның малы, даны.
Шагыйрь – тынгысыз күңел ул,
Исән килеш тынарга
Язмасын Ходай.
Соңгача
Язсын гөлгә кунарга,
Былбыл сайравын тыңларга,
Дәрья шавын күрергә...
Көрәш утында янарга –
Очарга, йөгерергә.
Соң мизгелгәчә сөяргә,
Чәчкә чал кагылганчы...
Ашкына шагыйрь
очышта
Йөрәге ярылганчы.


* * *
«Бу дөньяда тынычлык бар!» диеп,
Кемнәр әйтер, кемнәр дәлилләр?
Ялган тынычлыкның тырнагында
Иза чигә бүген күп илләр.
Җәфалана, чәбәләнә алар,
Бер алдангач, юктыр котылу.
Бу – көчсезнең
көчле басымында
Юк булуга бару, йотылу!
Кешелеккә тыныч яшәү – хәрәм;
Дәлилме бу, әллә фаразмы?..
Тыныч башланыр, дип көтеп алам
Чираттагы елны һәм язны!..
Уйлауларым, юрауларым белән
Юкка чыга инде тагы ла...
Бер тарафта ун ел сугыш бара,
Бер тарафта яңа кабына.
Җир җитмиме безгә, ил җитмиме?.. –
Нәрсә җитә дөнья ямьлегә?!
Бер уч гомер эчләрендә кеше,
Байлык, диеп, тауга бәрелә.
Кыяларга оча, упкыннарга,
Су төбенә китеп югала.
«Кабат сугыш була!» – кешелекнең
Киләчәге шулай юрала.
«Бу дөньяда тынычлык бар!» диеп,
Кем соң әйтер, ә кем дәлилләр?
«Тынычлык»ның канлы тырнагында
Җәфалана бүген күп илләр!..


Татар көйләре
Татарымның күңелендә
Каян икән бу моң?
Халык җырын тыңладым да
Бер мизгелгә тындым.
Үзеннән-үзе яшьләнә,
Моңга тула күзләр.
Бу җырны бер ишеткәннәр
Кабат кайтып эзләр.
Моң эзеннән мин дә барам
Үткәннәргә таба.
Каршы ала түбәтәйле
Яшьләр, бала-чага.
Кулларында тальян гармун,
Гөслә, думбыралар.
Скрипкада сыздырып,
Гамьгә чумдыралар.
Курай, сазда, кубызларда
Алар тарта, чиртә...
Күңелемне милли җырлар
Сыза кичен, иртә.
Ераккарак, тирәнгәрәк
Моңлы караш ташлыйм.
Иелгән башны күтәреп,
Горур атлый башлыйм.
Атламассың, бәгыреңне
Сыкратса бу көйләр.
Күзләремнән ачы-ачы
Яшьләр тәгәриләр.
Татар түккән күз яшьләрен
Әгәр алсаң җыеп,
Бетмәс алар елгага да,
Дәрьяга да сыеп.
Ә җырларга сыйган бит, әй,
Сүзләр монда артык.
Дәвер аша килә татар,
Сагышларын тартып.
Өзә генә үзәгемне
Җырның гел шулары...
Ул көйләрдә сызылып ята
Халкым борчулары.
Җиңелүләр, чигенүләр
Хатирәсе анда.
Гаҗизләнү, нәүмизләнү
Хисе яши җанда.
Татарымның күңелендә
Каян бу моң, димә...
Киләчәккә горур атла
Һәм башыңны имә!..

Реклама