Логотип Казан Утлары
Хикәя

Бәйрәм (хикәя)

Гарахан өендә бүген бәйрәм булырга тиеш иде, эшләре бетмәгәнлектән, һаман да кырдан кайтып җитә алмады. Инде җирен сукалап чыккач та, күршесе Амаяк, гаиләгезне борчып тормыйм, эштән соң арытылды да, кырынасы-юынасы да килә, үземә генә кереп китәрмен, дигәч, анысына инде каршы төшмәс санап, Бәйрәмнең туган көнен «аман өе»ндә билгеләп узарга булды. Гарахан якындагы коргаксыган агачлардан, ташлардан, иске хайван тиреләреннән ясаган һәм таулардагы юлчылар өчен борынгыдан сакланып калган каралтыга охшаган чатырын, бер кызык табып, шулай атый иде. Хатыннар тавышыннан, бала-чага ыгы-зыгысыннан арыган вакытларда алар, Амаяк белән шунда барып, Кара юкә астындагы күләгәдә ял итеп, гәп корып утырырга ярата. Кемдер андый чакта чәйханәгә юл ала, ә күршеләр менә монда – агач ябалдашларына сыенган чатыр эчендә хушлана.

Кара юкәләрне калкулык итәгенә, туфракны яхшыртсын дип, Гараханның әтисе Афят утыртты. Агачлар төпләндердем дип, буш урында үзеннән-үзе җимеш бакчасы барлыкка килмәде. Атасы вафатыннан соң, шулкадәр җирне эшкәртергә Гарахан гаиләсенең генә көче җитәрлек түгел иде. Инде менә юкәлек ата кешенең кадерле ядкаре булып калды, улы анда үзенә күңел тынычлыгы китерүче ял урыны тапты.

«Аман өе»ндәге кәгазь тартмачыкта богмалылар да җитәрлек, там уртасында казылган һәм коры печән, сайгакча белән каплап куелган чокырдагы савытларда сыйры, казылыгы да саклана. Өйдән буш кул белән чыгып киткәндә, кая барасың, дип аптыратырга хатыны Гөлсарыга сәбәп табылмый. Алайса, аның күңелен күрим дип, башка эшләрне онытып, гел янында утырасы, гел йорт тирәсендә генә кайнашасы, Бәйрәмгалигә күз-колак буласы. Гарахан хатынына ярдәм итүдән баш тартмый, әмма үзен чын ир-ат итеп тоярлык гамәлләр күңеленә хушрак килә. Әле дә ярый җир кишәрлекләре зур да, гранат бакчаларының мул җимеш бирә торган еллары, югыйсә йорт тавыгына әйләнеп куюы да бар.

Баланың туган көнен бергәләп юарбыз дип, чатырга чакырырга гына торганда, алдан ук сиздеме, Бәйрәмгалинең туган көненнән хәбәре бар идеме, Амаяк үзе сүз башлады:

– Сезгә дә, синең аман өеңә дә кереп тормыйк, менә шушында трактор күләгәсенә генә утырып алыйк. Моннан кайдалыгыбыз өйдәгеләргә дә яхшы күренә, урыны да җиләсрәк, югыйсә һавасы бик тынчу.

– Ни дим соң… – Үз кырыңны бетерүне бер бәйрәм итү начар түгел дә түгелен… Ярар, күрше теләгәнчә булсын, дип уйлады Гарахан.

– Синең яшерен урыныңда ни дә булса калгандыр әле. Гранатыңның исәбехисабы булмый. Шәрабның иң яхшысы синдә инде.

– Анысы шулай…

– Шушында гына бер-ике армудуны чөйик тә, Бәйрәмгалиеңә исәнлек телик. Шуның белән җитәр, иртәгә инде минем кырларны сукалыйсы бар, рәхәтләнеп ял да күргән юк, яхшысы шул булыр: мин кайту ягына кузгалырмын…

Гарахан каршы төшмәде:

– Ярар соң.

Аның үзен дә бик арыткан иде. Гарахан «аман өе»ннән төрле кирәк-яракны, булган сыен алып килде дә, чынлыкта да беркая аяк атларга теләмәгән, атна буена йончылганчы һәм, күрше хакы дип, ихластан эшләгән риясыз Амаяк янына килеп утырды.

Бу вакытта Гараханнар өендә туган-тумача шактый җыелган, инде көмеш билле армудуларга хуш исле чәйләр коелган, өстәлгә бик мулдан тәм-том чыгарылган иде. Бәйрәм исе кырга да таралды.

Гөлсары иртән иренә бер коштабак тутырып җыз-быз җибәрде. Төш тирәсендә улы Бәйрәмгали әтисенә чыгыртма илтеп кайтты. Инде менә кичкә итле төшбар әзерләп йөри Гөлсары. Кырдагы кешенең карыны нык ачып кайта аның дип, көн саен ашны мулдан, төрледән әзерли. Бүген – бәйрәм. Көндәлек сый гына ярамый. Кичә чалган куйның ите бик күп тә, майлы да чыкты. Бүген генә түгел, атна буена кунак җыярлык әле. Гөлсары, башка балалар белән ишегалдында уйнап йөргән Бәйрәмгалигә, чебен ише нәрсәләр кермәсен өчен ишеккә тарттырылган марля аркылы гына, гадәттәгедән дә йомшаграк, ягымлырак итеп дәште:

– Улым, әтиеңнәрнең эше бетә микән – карап килче. Кунаклар җыелганны, табынның башланырга тиешлеген дә әйтерсең. Без әле чәй белән юанып торырбыз.

Хатынның аш бүлмәсендәге эсседән йөзләре ут яна, яулык читләреннән чыгып торган чигә бөдрәләре тирдән чыланып, маңгаена ябышкан иде. Булса да булыр икән эсселек! Әле яз башы гына югыйсә! Әле колхоз кырлары да сукаланып бетмәгән, ашлык чәчүне сөйләп тә торасы юк. Тәмамларга торучылар булса да, районда алдынгылар рәтендә йөрүче хуҗалыклар гынадыр.

Илдә, колхозларны реформалаштыралар икән, дигән сүзләр йөри. Күмәк хуҗалыклар – совхозмы ул, колхозмы – дәүләтләрнең миллионлаган манатлары агып торса да, яшәү көчен югалтты. Алар урынына барлыкка килгән яңа төрләр белән дә бүгенге шартларда шул ук булачак, ди ире Гарахан, хөкүмәт ярдәме кемгәдер эләгер, кемгәдер юк, үзгәрешләрдән һәрвакыт узаманнар гына ота.

Гөлсары үз тормышларыннан канәгать. Өстәлеңдә ризыгың торгач, суыткычыңда итең булгач, амбарыңда икмәк тулы капчыклар өелгән бер чакта ничек зарланырга кирәк? Ишегалларында тупырдап торган Бәйрәмгалиләре тәгәрәп уйнап йөргәндә бигрәк тә!

Аш тирәсендәге эшләрне тизрәк тәмамларга кирәк. Инде тәмамланган да ул: Гараханнарның эше бетмәгән булса, дуслары андый чакта бик яратып авыз итүчән, авылда берүзе генә хәзерләүче корытыбны чәйгә чыгара торыр да төшбарны ире кайткач кына табынга куяр. Савыт-сабаның затлысы – кунакка тотыла торганы чыгарылган, өстәлгә тезеләсе тезелгән, кисәсе ризыкның күбесе киселгән, вазаларга тутырылган.

Гөлсарының туган җирендә дә бүгенге ризыкларның кайберләрен әзерлиләр иде, тик ел буена яңа суйган ите, кайвакыт оны да булмагандыр. Базлы да, нык тормышлы да кеше инде җәйләрен тозлаган ит ашаган елларда да кысыр ашта яшәгән әби-чәби, ятим балалы йортлар җитәрлек иде ул үскәндә. Заманалар башка иде, табигать шартлары да башка. Бер илнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, килен булып төшкән көннәрдән үк Гөлсарыга монда тормыш кешене артык бетәштермәгән, сындырмаган кебек тоелды. Бер дигәнең сүздә генә аның, җәелеп яткан зур илнең бөтенләй башка якларына, таулар-үзәннәр ягына китерде язмыш җилләре… Ипи-чәйле, шикәрле кеше тормышын, әнисе бик мулдан санап, байларча торалар, дип мактап әйткәли торган иде. Чын байлыкны күрмәгәнгә генә ул. Нинди байлык, кешечә яшәрлекне күрмәгәнгә! Ә менә ул күрде. Килен булып төшкән йортында аның бервакытта да ризык кытлыгын тойганы булмады. Бәхетне анда гына дип санасаң…

Үзе пешергән тәгамнәрдән дә бер-бер мәгънә таба Гөлсары. Балланган чәкчәк, ысланган ит ише нәрсәләр йортыннан озакка аерылучан, җәйләүләрдә кыш уздыручан, ат өстендә сәяхәт итүчән, күченеп яшәүчән халыкта күбрәк пешерелә шикелле. Димәк, аның ерак бабалары да шулай яшәгән, ә монда әле хәзер дә шулай көн итүчеләр җитәрлек. Куй йә елкы көтүлекләре белән тауларга менеп китәләр дә айлар буена өйләренә кайтмыйлар.

Кабып карамыйча, ят ризыкның тәмен һич кенә дә дөрес чамаламыйсың. Ул нәкъ Гөлсарының иленнән аерылган, ирен яратса да, үз туганнарын оныта алмаган, яшәгән җиренә ахыргача ияләнеп бетмәгән күңеле шикелле. Әле ул күңелне беркемнең дә ишекләрен ачып караганы юк! Ай-һай, моннан соң инде гомумән ачылыр микән?..

Ире Гарахан Гөлсарының һәр ризыкны үзенчә атавына ияләнде инде. Нәрсәгә аптырыйсың?! Дюшбар, димәк, камыр эчендә төш бар! Казанда аны пилмән диярләр иде. Себердә дә пилмән ул. Мәскәвендә дә шул исемдә. Аның кайсы телнеке икәнлеге дә күптән онытылгандыр инде, галимнәр генә, бу безнең сүз, дип үзара бәхәсләшәләрдер. Гөлсары андый бәхәсләр хакында газеталардан күп укый. Менә аңа сүз өчен бәхәсләшер сәбәп юк, барысы да аңлашыла кебек. Тарттырылган-чыгарылган иттән пешерелә торган чыхыртманы ул, татарчага охшатып, чыгыртма дип атый. Курутоб дигәннәрен, татарның табада корыга кыздырган юкасына охшаш камыр ризыгыннан пешергәнгә, корытыб дип кенә йөртә. Анысы инде аның монда да ятрак ризык – таҗиклар яраткан салат. Алардагы мәгънәсен кем белгән дә, Гөлсарыга нигә кирәк ул?..

Менә шулай: ят якларда һәм ят ризыклар ашап яши, йөрәге, күңеле әллә кайларда Гөлсарының. Монда яраткан ире, баласы булмасамы соң?! Әллә кайчан йөгерепләр кайтып китәр лә иде:

Без утырган машинаның

Тоткалары җиз генә шул;

Йөгереп китәрдәй булам ла,

Кайтып җитәрдәй булам

Көзге ачы җилләрдә ләй,

Туган-үскән илләргә.

Чит туфракны ничек кенә яратып китсәң дә, анда яңа туганнар, дуслар тапсаң да, үзеңнеке үзәкне өзә, аңа берни дә җитми икән лә! Югыйсә үзен кар бүрекле түбәләре белән таң калдырган таулар илендә яхшылыктан, игелектән башка берни күрмәде бит Гөлсары. Каенатасы белән каенанасы ул дип үлеп торды. Килен булып төшкән чаклардагы бу яклар гадәтеннән чигенеп, тел дә яшерттермәделәр, гел озын күлмәк-ыштаннан, яулык яптырып кына да йөртмәделәр: теләгәнен киде, уйлаганын сөйләште.

Гөлсарының башка бер гадәтләрдә тәрбияләнгәнен, иркенлек сөйгән татар кызы икәнлеген аңлыйлар иде монда. Ишегалларына аяк басканда, каршы алучы башка туган-тумачадан аерылып, үзе дә сизмәстән, башкалардан да алдарак аңа тартылган – алгарак чыккан әнкәсе:

– Сөбханалла, сабый гына икәнсең лә әле! Үз кызым кебек күрермен, – дип куйган иде, рас әйткән.

Ул өйләнешү дигәннәре дә Гөлсарының гомерендә онытылмаячак бер көне булып калды. Аяк астына ташланган тәлинкәне кияү бүләгенә бирелгән түфлиләренең уймак үкчәсе белән бик җиңел генә ватты ул, аяк алдына ташланган шампуллардан, башына түбәдән коелган алмалардан гына куркып калгандай итте, юкса берсе дә аны имгәтәсе булмаган, каенатасы үзенең баш киеме белән һәрберсеннән саклаган… Андый йолаларның мәгънәсен ул яши-яши төшенде: килен, син бу йортка хыянәт итсәң, шушы савытлар кебек ватылырсың, сине инде төрле афәтләрдән каенатаң да саклый алмас, дигәннәр аңа. Ул менә һаман да учакны көн дә үзе кабыза…

Туй көнне аны киендергәннәр-ясандырганнар, алдына никадәр бүләк куйганнар, теләкләр теләгәннәр, туганнары арасында бик бәхетле яшәгән гаиләнең сабыен кулына тоттырганнар иде. Гадәтләрнең төрлелегеннән үк кыз аңлады – аны бу якларда үзе күргәннән мулрак, ә бәлки эшлерәк тә, бөтенләй таныш түгел тормыш көтә – мае бугазына килгәнче симертелгән сарыкны гадә корбанына чалдылар, итен җиде йортка тараттылар, канын аның маңгаена сөрттеләр. Менә монысына инде ул көчкә түзеп утырды, башыңа төшкәч…

Гөлсарыга бигрәк тә туйарты ошады, ул иртәнге чәйгә китерелгән гуймагы – майлы он боткасы белән яшь киленгә мич куенындагы чүлмәкләрдә куерып утырган манный боткалы, коймаклы үз өен, үз ягының кадерле гадәтләрен исенә төшерде. Каената йортына аяк басканда «хуш килделәү»не дә ул һичкайчан онытмас, югыйсә инде үзе дә күпме шундый тамашаларда катнашкан, кызыгыкүңеллелеге сүрелергә тиеш кебек.

Гөлсарының күзләренә тиктомалдан яшь килде. Йөрәге әллә нишләп китте. Бер сәбәпсез диген, бер сәбәпсез. Ул эшеннән туктап, стенага терәп куелган урындыкка барып утырды. Якындагы савыттан, утырган килеш кенә, су алып эчте. Бу суларның тәме алай да икенчерәк, дип уйлады. Әле күңелдә яңарган туйлары бөтенләй башкача, сөйләшүләре дә, инде ачык аңлашылса да, барыбер икенчерәк икәнлеге онытылмый.

... Киленгә кияү йортындагы егет, хуш килдең, дигән саен, яшь кенә бер ханым аңа атап китерелгән төрле ботакларның берсен алып әлеге дә баягы сүзләрне тәкрарлаган иде:
Гялин, дейир йохду атам,

Гялин, дейир йохду анам,

Гайнатаңдыр – сяниң атаң.

Гайнанаңдыр – сяниң анаң,

Гялин, хош гялдиң, хош гялдиң.

Гялин, хош гялдиң, хош гялдиң.
 

Хатынның башка сүзләреннән яшь килен шуны аңлады: ул йортка озын гомер, байлык һәм кыска тел алып килергә тиеш... Шулай була алдымы-юкмы, монысын бер Алла гына белә. Аңа ни каенанасы, ни каенатасы, син андый булдың, син мондый булдың, димәделәр, кызыбыз, диделәр дә тордылар. Килен, дип дәшүләре дә, кызым кебек үк, җанына сары май булып ята иде.
Аның исем тарихының үзенә бер мәгънәсе бар иде. Әнисенең хәлен белергә дип, акушерлык йортына беренче килүендә, кендек әбисе мич артындагы караваттан чүпрәк-чапракларга курчак кебек төрелгән кызын алып чыгып, кулына тоттыргач, әтисе Габделәхәт, нәселендә булмаган сары чәчләргә таң калып:
– Тач сары гөл икән бу! – дигән.
Үзе аңа тартса да, чәчләре әнисе Маһитапныкы иде Гөлсарының. Ул, башын такырга ала торгач, төсе барыбер үзгәрер әле, дип уйласа да, алай булып чыкмый. Бишектәге һәрвакыт бишкә төрләнми икән: ишегалдында комда уйнаганда да, бакчага йөргәндә дә, мәктәпкә баргач та, кызның чәчләре шул сары төсен югалтмады. Авылда Гөлсара исемле әллә никадәр кеше бар иде. Әнисе, шуларныкына охшатып кушыйк алайса, дисә дә, әтисе ризалашмаган – Сары гөл – Гөлсары булсын, дигән. Әнә шулай итеп, бераз колакка читрәк, әмма үзе бик яраткан исемле кыз булып үсте ул.
Азәрбайҗаннарда да исем кушуның аермасы әллә ни юк: улны баба хатирәсе итеп тә атыйлар, мөселман икәнлегенә дә ишарә ясыйлар, исемнең асыл мәгънәсенә дә карыйлар. Беренче бала булгач, Гарахан Бәйрәмгалине Илчин дип атарга теләгән иде, Гөлсары тартышты, беләгенә асылынып ялынды:
– Туган ягымда яраткан энем Бәйрәмгали калды, шуны исемә төшереп торыр, исеме белән атачы, – диде. – Нәкъ безнеңчә әйтелешле булсын.
Гарахан килеште, Гөлсарысын, япь-яшь кыз килеш, туганнарыннан аерып алып киткәнлегенә үзенең дә җаны әрни, бер кунакка да бармаулары турында гел уйлый иде. Тормышлары авыр булдымы, озын юлдан куркып калдылармы – әти-әниләре үзләре дә, ни сагынсалар да, балаларын күрергә дип килмәде. Тора-бара олыгаеп та киттеләр.
Гарахан, балабыз тугач, сезнең якларны да бер әйләнеп килербез әле, диде дә, тик әле бу эш чыкты, әле тегесе. Тәүдә әнкәсен җирләделәр, аннан йорт тоткасын – атасын. Инде менә, Алла боерса, Бәйрәмгали тернәкләнеп, егет булып килә – сөннәте узган, үзе кул арасына керә башлады, вак-төяк йомышка ярый, бергәләп кайтып килербез, дип уйлады.
Көн дә ул хакта гына уйлап утырмаса да, Гараханының, туган ягыңа алып барырмын, дигән вәгъдәсен Гөлсары беркайчан онытмады, әмма иренең исенә төшерергә йөрәге җитмәде. Алкөн кичке аш вакытында шул хакта Гарахан үзе әйтеп ташлагач, түбәсе күккә тиде, сөенеченнән төне буена йокыга китә алмый ятты. Алла боерса, Алла боерса, дип кабатлады... Алла боерса, кыр эшләре генә бетәр дә...
Алла боерса, дигәннән, Бәйрәмгали бик көттереп, Гөлсарыга егерме биш тулганда гына Ходай кушканы белән дөньяга килде, табиблар инде балаң булмас, дигәннәр иде. Язса, соң калып та була икән ул. Ходайның тагын да шул бирмеше: ул инде, көткәнегезнең әҗере, дигәндәй, берне бирде дә биргәне белән бетерде...
Гөлсары, уена батып, бер кашына кынаны ныграк та тартып җибәргәнен сизми калды. Стакандагы юеш суга мамык чылатып, артыгын җай гына сөртеп алмакчы иде, ул исә бөтен күз кабагына җәелде. Күп уйлап тормады, әле кибә дә башламаган буяуларның барысын да сөртеп атты. Көрән төстә булса да, аның үз кашлары болай да матур иде. Ул тагын бер кат көзгегә күз салды. Күз төпләре кызарып, яшьләнеп тора сыман. Анысы менә яхшы түгел. Елаган икән бу, диярләр. Җитмәсә, бүген йөрәге дә иртәдән бирле әллә нигә чәбәләнә. Шуның дулкынлануы йөзенә хәвеф төсе биргәндәй. Бер кирәк түгел чакта үзе дә инде... әле тегесен исенә төшерә, әле монысын.
Ай буена сузылган орыҗлык узган, шуның рәхәте килгән Ураза арты – апрель ае иде бу. Дөньяда хәсрәт арты хәсрәт булып торса да, илләр, тормышлар үзгәреп китсә дә, яшәү хәсрәттән генә тормый. Кайдадыр сугыш бара, илләр үзара ызгыша, кайдадыр бала туа, кайдадыр кемдер туй итә. Менә Гөлсарыларда да бәйрәм өстенә бәйрәм. Гаете, туган көне бер-бер артлы. Үзгәртеп корулар дигәненнән соң яшәүләр авыраеп китсә дә, мәҗлес өстенә мәҗлес иде.
Бәйрәмгалинең туган көне кыр эшләренең иң кызган чагына туры килде, аны бер читкә куеп тора алмыйсың, югыйсә башка елларда ярдәмгә кеше дә тапмассың, дип уйлады Гарахан. Аларның авылы зур түгел, анда нибары ике токым яши: Солтанлылар акрабалары белән, Шәүкәтлеләр нәселе. Ике нәселнең дә тормышы ярыйсы гына, җыелып бирелгән ата малына калганнар да, читләр ярдәме – галиҗәнаплек белән яшәгәннәр дә бөтенләй юк. Эшләрне үзара кулалмашка гына эшлиләр.
Авылда тагын бу ике нәселгә карамаган, инде кайдан һәм кайчан килеп утырганлыгы да онытылган Амаяк белән бер дә дуслашып китәр түгел кебек иде Гарахан. Авылдашлары телендә сөйләшсә дә, әрмән чыгышлы булгангамы, Амаяк үзе дә гел читтәрәк торырга тырышты, күрше-күлән арасындагы ыгы-зыгыларга бик катышмады, кеше арасында сүз йөртмәде, Гарасуда һичкем белән ызгышка кермәде. Хатыны Ануш та үзе шикелле иде: йортына йомыш белән килгәнне кире борып чыгармады, кунакларга караңгы йөз күрсәтмәде, күрше-күләнне бәйрәменә чакырырга онытмады, әмма барыбер дә һичкем белән дә ныклап якынаеп китә алмады.
Бу елда Амаяк, бөтен туплаган акчасын тиененә кадәр бетереп, ихатасына өр-яңа трактор алып кайтып утыртты. Гараханның үз техникасы шактый искергән, вакыты чыккан, ә төзәтерлек акча юнәтә алганы юк иде, кулалмашка эшләрбез дип, күршесе Амаякка үзе керде, елын-елга тирәләренә-тумаларына мөрәҗәгать итеп тормаска булды. Амаяк йортында кызлар гына үсә иде, ул берсүзсез ризалашты, ичмасам, моннан соң якыннан аралашырлык бер гаиләм булыр дип уйлады. Менә шулай көтмәгәндә бик якын булдылар да киттеләр. Аларны якынайтыр да, башка берәүләр булса, ерагайтыр да сәбәпләр бар иде...
Илленче елларның урталарында Гараханның әтисе Афят, зур налогтан куркып, гаиләгә бүлеп бирелгән җирләрнең яртысыннан баш тарткан иде, түләү дигәннәре кимүен кимеде, әмма, табыш азайгач, тормышлары да шактый какшады. Җитмәсә, еллар узгач, яңадан җир алу өчен тартышкан әтисен, уйламаганда-нитмәгәндә бөтенләй башка бер нәрсәдә – милләтчелектә, ягъни мәсәлән нәсел-кавеменә туфрак дәгъвалауда гаепләделәр, җир кирәк икән, үз ватаныңа кит, диделәр. Аның кишәрлекләрен әрмәннәр алган һәм авылларында алар күбәеп килә иде. Элегрәк мондый хәлләрне Сталин боерыгы белән аңлаталар иде. Сталин үлгәнгә дә ни вакыт узган, алар гаеп тагарга башка кеше тапмады – гомер бакый иңгә-иң яшәгән авылдаш әрмәннәргә чын күңелләреннән үпкәләде.
– Сталин кайда да, боерыкны үтәүчеләр кайда! – ди иде әтисе Афят, тарих турында сөйләшкәндә, аның үлеме алдыннан илдә булган вакыйгаларны искә алсалар. – Башта, Сталин кушканга, диделәр. Менә минем китүемне кем кушкан?! Ул инде кабер эчендә ятадыр. Бер-бер бәхәс чыктымы, авызыңны ачтырмыйлар, сез безне унбишенче елда суеп бетерә язган, диләр. Кем кемне суйган? Минме суйган?! Минме ул елларда яшәгән?! Менә миннән авылдашларга ни зыян?!
Афятка гаеп таксалар таксыннар да инде, аның белән бөтен кавемнәренә әллә ниләр өелде. Чит милләт күзендәге ак сыман яшәү белән бер тормыш башланды. Ахырда түземлекләре төкәнде, кайчан да бер куылганчы, үз иркебез белән китәргә кирәк, дигән уйга килделәр. Ичмасам, берни алмыйча, башларын кая куярга белми качмаслар... Аксакаллар белән дә утырып сөйләшкәндә, ни булса да яхшыга булсын, җиргә иркенрәк, электән кайберләре белән белешлекләре бар, инде кайберәүләр кодалашкан да Шәүкәтнекеләр янына китик, диештеләр. Шулай итеп, атна эчендә җыендылар да Гарасуга күченделәр.
Авыллар көннән-көн кимеп, юкка чыга башлаган бер заманда аларның яңадан җиргә берегүе – кырык кат тиреңне салдыручы колхозга төпләнүе мәгънәсезрәк тоелган бер адым булса да, тормышлар рәтләнеп киткәч, Солтанлылар кайчандыр икеләнебрәк эшләгән адымнары өчен инде һич кенә дә үкенмәде. Барысы да тәмәкечелек, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән ныклап шөгыльләнергә тотынды, һәм җитмешенче еллар ахырына, алар көче белән дә, Гарасу күзгә күренеп тернәкләнде.
Шәүкәтнекеләр дигәннән, алар бу якларга бераз алдарак Яманджалыдан – 1967 елдан Дегзут дип исемләнгән һәм тора-бара тәмам әрмәнләштерелгән авылдан килгәннәр иде. Ике нәселнең дә хәсрәте бер булгач, дуслашып- туганлашып ук киттеләр, үзара алыша-барыша торгач, бер кавемгә үк әверелә башладылар.
Ходай ни язса да, яхшыракка яза, дигәннәре дөрес икән. Кура үзәннәрендәге иркенлек тә, муллык та элек Солтанлылар яшәгән якларда, чыннан да, юк иде. Начар туфраклы тау-таш арасында әллә ни майтара алмыйсың, ә монда һәр эшең күңелне куандыра. Кызылгадик тауларының текәлекләреннән башланып, Гөрҗестан аша аккан һәм Каспийга ашкынган Кура аларга ут та, эчәргә су да, үләннәргә-малларга, кырларга шифа-дым да алып килә. Гарахан бакчаларын да көмеш сулы тау елгасы Кура сугара. Өй артындагы кишәрлекләргә тоташып диярлек башланган һәм ике чакрымга сузылган ашлык җирләре, бәрәңге буразналары, анар бакчалары аның сыенда яши.
Трактор күләгәсендә хәл алганда, бакча-кырларының икмәк-җимеш үстерүгә әзерлегенә сөенеп ятты Гарахан. Дусты Амаяк та нидер уйлый, ниндидер планнар кора иде сыман. Кулында әле эчелә дә башламаган армаду, аның кызыл утларына карап, әллә ул да узган гомерен башыннан кичерә иде микән? Әллә соң Бәйрәмгали хөрмәтенә әйтергә татлы-баллы сүзләр эзлиме?
Гарасуда уразада түгел, башка бер вакытта да ачыктан-ачык аракы эчү гадәте юк иде, күршеләр бу гадәтләрен хатыннарына да сиздерергә теләмәде. Эш беткән көнне ярдәмчеләр белән бер утырып алсаң да, зыян итмәс иде, анысына әле өлгерербез, барысы да Амаяк җиреннән соң, дип уйлады Гарахан. Шуңа күрә кырның баш-башында трактор узган урыннарда җир төзәтеп торучыларны да үзләре янына дәшмәде, соңгы әйләнештә, инде кайтсагыз да була, дип кычкырып кына узды.
Гараханның аман өе калкулык янындагы уйсурак бер җирдә иде. Амаякның, авылдан дәшеп килүче була-нитә калса, ерактан ук күренсен дип, тракторны калкулыкның башына ук куюын ул хуп күрде. Башкалар кайтып та, эш бетеп тә, алар соңласа, Гөлсарының борчыласын көт тә тор. Җитмәсә, туган-тумачалары да чәйгә дәшелгән бер кичтә.
Кояш эссесе кимегән, инде ул таулар артында югала башлаган вакытта монда утыру үзе ни рәхәт. Кичке кояш баешында тирә-якны күзәтүдән никадәр тәм аласың. Ерактагы тауларның манзарасына, болытларның талгын агышына, дөнья хозурлыгына таң каласың. Ә шул таулардан борылып-борылып аккан елгалар турында да уйласаң... Кура кебек, илне, халыкны яшәткән суларны яратуны сөйләп бетереп кенә буламы соң?! Ул әниләргә мәхәббәткә тиң торырлык бер хистер кебек иде Гараханга.
Ике күршенең һәркайсы аерым-аерым, кулларындагы армадуларын да онытып, шулай уйга бирелеп утырганда, артларыннан, якында гына кемнеңдер чәриләп кычкырганы ишетелде. Гарахан белән Амаяк икесе берьюлы сикереп торды.
Тавыш Гараханны йөрәге турысыннан икегә яргандай булды. Алар борылып караганда, Амаякның тракторы, кул тормозына куярга онытылган булып, түбәнгә төшеп бара иде. Инде кул сузарлык ара да түгел, йөгереп, артына барып асылынсаң да берни үзгәрмәячәк, трактор тагын да тизләнәчәк кенә... Ничек аны сизмәскә, ишетмәскә була иде соң?! Артыңа терәтеп үк куелган дигән тракторны! Менә бу хатирә, хыял, хәсрәт дигәннәрең нишләтә!
Көтелмәгән хәлдән каушап калган Амаяк:
– Кем соң чәриләде, кем? – дип уйларга өлгермәде, тәгәрмәчләр астыннан Бәйрәмгалинең сытылган гәүдәсе килеп чыкты.
Эчке сиземләве куркытса да, өметсез шайтан гына, дигәндәй, Гарахан, бәлки, тавыш аныкы булмас, куркудан ялгышканмындыр, дип уйлаган иде... Улын үзе кичә генә туган көненә бүләккә дип алып кайткан зәңгәр футболкасыннан таныды...
Ата кеше тынсыз калды. Тез буыннары тотмас, аягы атламас булды, күрер күзләре кан белән томаланды... Шулчак Амаяк малайга атылды. Кара канга буялган гәүдәне тиз генә җирдән күтәреп алды, аның куллары, киемнәре буйлап кан чишмә кебек ага иде... Ул шул сурәтендә Гараханга таба борылды. Борылды да кулындагы үле гәүдәне чүт кенә җиргә төшереп җибәрмәде: каршысында мизгел эчендә чәчләре ап-ак булган япь-яшь ир өнсез-тынсыз калып басып тора иде.
Сугаргыч каналга төшеп киткән трактор да, Амаяк та, башка берни дә аның күзенә күренмәде. Канга томаланган күз алмасында бары тик зәңгәрсу футболка уйный иде... Әле генә таң калдырган табигать хозурлыгы юкка чыкты, дөнья караңгылыгында бары тик бер төс калды...
Моңа кадәр биек күкләрдә тибрәлгән, болытлар арасыннан җанга тынычлык бөркегән әлеге өрфия төсне Гарахан инде күрәлмәде. Ул, зәңгәр булган өчен генә, күкләрне кылычлар белән кискәләргә, фирүзәләнеп аккан тау суларын буарга, ташлар астында калдырырга әзер иде! Мизгелләр генә элек, Әнкә-Кура дип хисләнеп, сөюенә сөенеп утырган ир аннан юл алып килгән каналдагы зәңгәр тракторга да нәфрәт күзе белән карады. Аларның һәрберсе яши алганда – күкләр ишелеп өскә төшмәгәндә, елгаларны янартаулар йотмаганда, иртәгә үк буразна арасыннан узачак шундый ук зәп-зәңгәр трактор табанынача җимерелеп төшмәгәндә, аның улы, мәңге яшим дип туган Бәйрәмгалие, беренчесе тынсыз иде! Ир тонган күзләре белән бер Амаякка, бер аның кулындагы улына карады, барып ала алмады, тик аягүрә чайкалып торуында булды.
Амаякны да көтелмәгән хәл үткәненең хәсрәтле уйларыннан пычак белән кисеп төшергәндәй аерды. Нинди аеру гына?! Күсәк белән башына органдай итте! Үзенең дә кайчандыр шушындый ук таулар кочагында утырган, аннан язын силләрдә, көзен давылларда тау башларыннан тәгәрәгән эре-эре ташлардай гына очып-атылып-ватылып юкка чыккан авылы, җирсез-ашсыз калган, туган туфракларыннан күченгән, дөнья буйлап таралган кан-кардәшләре турында уйлап утырган ниндидер моңсу чагы иде бит. Кулындагы богмалысын да ирененә китерә алмыйча, күңеленнән сыкраган яшьләрен, йөрәгеннән саркыган канны сиздермәс өчен, дустының улын котлап, изге теләкләрен дә әйтә алмый торган чагы иде... Инде менә Бәйрәмгалинең үле гәүдәсе янында болар барысы да юк бер нәрсә шикелле булды да калды. Сабый гомере бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк, ата-ананың балага бәйле хәсрәте барысыннан да зуррак, җаныңа якын кешеләргә китергән хәсрәтең барысыннан да авыррак икән лә!
Амаяк, баланы күтәреп, Гарахан каршында сүзсез шактый торганнан соң гына, нибары:
– Кичерә алсаң кичер, үтерәм, дисәң, үтер мине, Гарахан, аңлап кылган гаебем булмаса да, Бәйрәмгалиеңнең гомере минем өстемдә...– диде.
Гарахан аның кулындагы зәңгәрсу футболкалы улына да, җирән чәчле әрмәннең зәңгәрсу күзләренә дә туры карый алмады, баланы да кулына күчермәде.
– Бәйрәмгалине аман өенә кертеп сал, – диде дә, сулкылдый-сулкылдый, җиргә сыгылып төште.
Амаяк кушканны эшләде. Тагын Гарахан янына китте. Ул инде торып утырган да күзләрен еракка – кояш тәмам төшеп киткән офыкка төбәгән иде. Амаякка борылып карамады, дәшкәненә каршы җавап бирмәде. Бик озак тын да алмагандай утырганнан соң, булдыра алганча сабыр калырга тырышып:
– Амаяк, Алла хакы өчен кач, бу хәлләр беленгәч, сине хатын-кызлар бугазлап ук атачак, мин дә ярдәмгә килмәм, йөрәгем дә җитмәс, баласын югалткан Гөлсарымны тыярга хакым бар дип тә санамам, – диде.
– Мин боларның барысына да риза, яныңда калыйм, күрәчәктән качып буламыни?.. – диде үзе дә яшенә буылган Амаяк, көчкә-көчкә генә тел тибрәтеп. – Үтерсәң үтер, кичермәсәң кичермә...
– Синең дә өеңдә күзеңә карап утырган ничә балаң бар. Атасыз калса, алар нишләр, хуҗасыз хатының кая барып сыеныр? Безнең авылда бердәнбер чит кавем бит син... Җитмәсә, туган туфрагым дип, кайтып егылыр җирең дә юк. Без ничек тә яшәрбез. Хода шушы бәгырь кисәгемне алмаштырырлык бер ул бирсен, дип телә инде син миңа моннан ары. Хуш, кач, кит!
Амаяк, каршы төшеп, аны тынычландырырга уйлаган иде, үзенең дә күзләре кан белән тулып килгән Гараханга карагач, әллә нишләп китте, үкенечен, үзенең гаепле икәнлеген белдереп, тагын бер:
– Их, Гарахан! Үтергән генә булсаңчы! – диде дә җан-фәрманга хатыны Ануш белән балалары янына йөгерде. Алар, берни алмыйча, шул сәгатьтә үк авылдан чыгып качтылар. Әле дә ярый хатынының авыр көнгә дип саклап тоткан берникадәр акчасы булган икән.
Шуларны түш кесәсенә салганда, елаган хатынын кочагына алып, Амаяк:
– Туганнарым яшәгән берәр шәһәргә кадәр булса да җитсә ярар иде. Җитмәсә, ялынып-ялварып булса да утырырбыз, кызганучылар табылыр әле.
Инде мин авыл җирендә яши алмыйм. Үз гомеремдә икенче тапкыр бөтен нәрсәмне авыл туфрагына күмдем, югалттым бит, – диде.
Амаяклар гаиләсе кая китте, аннан соң ничек яшәделәр – болардан моннан ары һичкем хәбәрдар булмады. Сирәк-мирәк тузгый, тарала башлаган «аман өе»нә барып чыкканда, Гарахан, күршесен искә алып:
– Аның әллә ни гаебе дә юк иде инде. Аңлылык белән киселгән гомер түгел. Күрәчәк булгандыр. Бу хәлләр Амаякның да күрәчәгенә бит, – дия иде. Ни Бәйрәмгали, ни Гарахан кайтмагач, Гөлсары бакча артына чыкты. Кояш таулар артына төшеп киткән иде инде. Карабах каналында да ялгышып кына төшеп калган кебек алтынсу нурларының соңгылары тирбәләдер. Тирбәлерләр, дулкыннарда чайкалырлар да шулар эчендә үк эреп юк булырлар, ә мондагы арыкларга җылысы килеп җитәр.
Гөлсары – бу якларда үзе дә кунак кына кебек. Гомере шунда узса да, әллә бер яшәгән урыныннан киселгәнгә, әллә иң матур чагы – яшьлеге еракта – Казан артында узганга, гел үз авылын, үз туган-тумачаларын уйлый. Инде ул белгәннәрнең кайсы исәндер дә, кайсы юктыр... Хат аша гына барысы турында да сорап бетереп буламыни?..
Заманага сылтасаң да инде... Китте дә суга төшкән кебек югалды, диләрдер. Әти-әнисе йортыннан киселгән икмәк кыерчыгы кебек аерылды ул. Югыйсә елын-елга кайтырлар, ике арада хатлар өзелмәс кебек иде. Алары да өзелгәләде шул. Әллә... әллә... Гөлсары туганлык якынлыгын, чакырып кадерләүне башкалардан көткән, әллә... туган якның никадәр газизлеген аңларга баштарак бик яшь булган. Бик яшь дип... никахыннан соң ике айдан унсигезе тулган иде инде...
Гөлсары, унынчыны тәмамлармын да тракторчылар әзерли торган училищега китәрмен, дип кенә торганда, планнары үзгәрде дә куйды. Бу елда инде кызларны алмаячаклар, ул эшкә ир балаларны гына укытачаклар, имеш. Телисең – сыер фермасына төш, теләмисең икән – ындыр тирәсендә эше табылыр, читават урыны бушарга тора, диделәр. Ә аның бик тә, бик авылыннан читкә чыгып китәсе, һич югы район үзәгенә барып укып йөрисе килгән иде. Әллә язмышы, әллә ялгышы булды, шулвакыт ян күршеләре Фатыйма түтиләренә әллә нинди ерак җирләрдән, Әрмәнстан якларыннан туганнары кайтып төште. Шунда кияүдә булып, ир ягыннан карендәшләренә кыз эзләп йөрүләре, имеш. Кияү дигәннәре, Гөлсарының, матур көянтәсен җиңенә атлатып, бөрмәле алъяпкыч итәкләрен җилфердәтеп, чишмәгә суга барганын тәрәзә аша күреп калган да:
– Өйләнсәм, шул кызга, башкасына түгел, югыйсә китәм дә барам! – дигән, имеш.
Гөлсарының әтисенә кияүләп йөрүченең мондый ныклыгы, егет сүзе бер булыр дигәндәй торуы ошады. Сугыш кичеп, яраланып, түшенә дистә орден-медаль тагып кайткан, күкрәк кагып мактанырлык солдат, аксак аякларында ни еллар авылны тарткан рәис иде ул. Болар барысы да Гөлсарының бәхетенә инде. Ул сугыш елларында да, аннан соң да әтиле бала булып үсте, әмма йортта бай тормышны сизмәде. Колхозга ни җитмәсә, шуны әтисе үз ихаталарыннан табып алып илтә дә бирә торган иде, әмма бер уч икмәген дә алып кайта белмәде, алып кайтучыларны да җене сөймәде.
Кичен, кызы клубка чыгам дип торганда, Габделәхәт абзый аңа йомшак кына сүз катты:
– Әллә соң, балам, күршедәге кунак егетен дә үзең белән дәшәсеңме?
Башка бер чакта артыннан кайтучыларны да сагалап пыранлатып җибәргән әтисенең бу кыланышы Гөлсарыны аптырашта калдырды, әмма үзе дә күп уйлап тормады:
– Ярар соң, – дип ычкындырды.
Алар Гарахан белән «индийский» кинога бергә чыктылар, кинодан соң, вичерга да калмыйча, бергә кайттылар. Аннан соң да әллә ни вакыт капка төпләрендәге утыргычта сөйләшеп утырдылар. Азәриләрнең теле җиңел генә аңлашылмаса да, тәмам төшенмәслек түгел иде – яшьләрнең сөйләшкәне килеште.
Әле алдагы көндә, иртәгә кияүгә чыгасың син, малай, дисәләр, һич кенә дә ышанмас, кычкырып бер көлгән булыр иде, ә менә бу кич бар тормышын үзгәртте дә куйды, ул кулына да орынырга батырчылык итмәгән итагатьле Гараханга чын күңеленнән гашыйк булды, әтисе белән киңәшкәнче, алардан кулын сораганчы ук, егетнең шаяртып әйткән сүзенә каршы үзе дә, шаяртканга салышып, ризалыгын бирде дә куйды. Иртәгесен күрше апа аларга яучылап кереп тә җиткән иде...
Инде менә... тауларга карый да тәрәзләренә каршы яктагы Аю таучыгын исенә төшерә, арык буена килеп торса – көндезләрен ашкынып, кичләрен акрынаеп аккан суларга текәлсә, бакча башындагы кечкенә инешне ямансулый... Ире Гарахан белән ул бәхетле яшәде, тик туган ягын сагынуын гына оныта алмады. Ике арада йөргән хатлар да, кайтып бер күрә дә алмагач, бу сагышны киметмәде, бары тик күңелен генә ярсытты.
Гөлсары киемнәрен рәткә китергәч, кунак бүлмәсенең ишеген ачты. Каенсеңелләре табын тирәсендә маташа, өстәл тулы ризык, барысы да сөбхәттә иде. Артбакчадан гына Гараханнарны карап керим, дип чыгып китте. Инде шактый караңгыланган иде. Лапасны яктыртмыйча, берни күрерлек түгел. Башта ук утларны кабызасы булган: Гөлсары чүт кенә аяк астындагы әйберләргә абынып егылмады. Капшанып, кабызгычны тапты да төймәсенә басты. Лапас уртасында, кулына улын салып, Гарахан басып тора иде. Бәйрәмгалинең тәне таралып төшкән, зәңгәр футболкасының да, үзенең дә карар җире калмаган... Гөлсары кинәт чәриләп кычкырып җибәрде. Аның тавышына бар кунак ишегалдына атылды.
Бәйрәмгә җыелган туган-тумача, күршеләр әтисе янына гына дип киткән баланың үз туган көнендә шушы хәлдә йортына кайтуыннан илерер бер хәлгә килде. Кайсы – тимер, кайсы агач кисәге тотып, гаеплене юк итәргә дип, юкә агачлы калкулыкка таба йөгерде. Трактор инде каналга төшеп баткан, Амаяктан җилләр искән иде. Ыжгырып, көчле тау елгасы кебек килгән ташкын ә дигәнче тракторны суда килеш ватып-изеп ташлады, моңа кадәр күләгәсе белән ял иттергән юкәләргә дә, хәтта калкулыктан еракта торган «аман өе»нә дә эләкте...
** *
Бәйрәмгали көтелгән бала иде, аннан соң сигез ел узса да, Ходай Гарахан белән Гөлсарыны икенче угыл белән дә, кыз бала белән дә сөендермәде. Беренче бала бер булып калды. Гөлсары да әкренләп гөлләрнең көзгесенә – саргайганына әверелде, картайды, күзләрен сагыш басты. Алай да Гарахан калган гомерен дә аның белән генә кичкән булыр иде, тауларда көтү көткән акрабалары көннәрнең берендә аңа яшь хатынны димләделәр. Ул үзе дә анда көтү көтеп яшәгән, кешене аз күргән, бик кыргый, яхшы күңелле, имеш.
Афагны Гөлсары тәүге тапкыр кунак өендә очратты. Бакчадан карбыз күтәреп кайтып кергән чагы иде. Гараханның өйләнәсеннән хәбәре булса да, нәкъ шул көнне көндәш белән торып китәрмен дип башына да китермәгән иде. Иртә таңнан каядыр чыгып барганда, Гараханы, кеше белән булуым бар, дип, кайтышына өстәл хәзерләргә кушканга, ризык хәстәрләп йөрүе иде. Карбызны ул юл уңаеннан арыкта гына юып алды да кунак йортына кертә китте.
Башка чакта бик сиземле күңеле һич кенә дә керер дә, Афагны күреп, югалып калыр, димәгән иде. Ул үзен ничек тотарга белмәде. Туктале, икенче хатын алган чакта нинди гадәтләрне алга куясы, дип уйлады. Алар ире белән бу хакта алдан сөйләшмәгән иделәр. Гөлсары карбызын өстәлнең буш почмагына куйды да, куркынып диван почмагына сеңгән, болай да зур кара күзләрен шар кебек ачкан Афагка татарчалап, ике кулын кушучлап сузды:
– Әссәламегаләйкүм.
Тегесе үзе кебек исәнләшмәде, бик куркынып кына, ярдәм көткән сабый бала сыман, аның кулларына тотынды:
– Вәгаләйкемәссәлам.
Сүзләрнең ниндиен әйтергә дә белерлек түгел иде. Гөлсары:
– Афаг, хуш килдең. Куркынып карама, мин синең көндәшең саналсам да, дошманың булырга да, үземне усал каенана кебек тотарга да җыенмыйм. Ничек тә бергәләп яшәрбез әле, – диде.
Афаг:
– Яхшы, – диде дә келагайя почмагы белән авызын каплады.
– Мин Гараханның ир туганы түгелмен ләбаса. Бездә яшынма болай да юк, яулык почмагыңны төшер, косынкаң белән генә дә утыра аласың, көн эссе, – дигән булды Гөлсары.
Хатын, баласыз иткән язмышы белән килешеп, Гараханга икенче хатынга өйләнергә ризалыкны чын күңеленнән биргән иде. Нишанлык бүләкләрен дә үзе алды, күлмәкләрне затлы тукымадан авылның оста тегүчесенә тектертте, итен-маен, татлысын һич кызганмады, иренә балдакны да кыйммәтлесен, калынын-киңен сатып алырга кушты, син икенчесен өйләнсәң дә, ул әле кыз бала бит, күңеле булсын, диде. Җәйләүдән әйләнеп кайткач, Гарахан нишанның теләгәнчә узуын, кызның ризалык бирүен, әле чын никах көне ачыкланып бетмәгәнлекне әйтте. Туганнары белән, бу инде икенче өйләнү, диештек; кыз таулардан төшкәч, йортыма ялгызым гына төшерермен дә мулла-мазар гына чакыртырбыз, дип килештек, диде. Борынгы заман түгел, минем дә барысын да йола буенча гына эшләр чакларым узган, дип өстәде.
Гел якты чырай гына күрсәтсә дә, Афаг өлкән бичәдән шүрләүдән туктамады, йорт эшләренә дә тыкшынмады, аның янында ачылып китеп Гарахан белән дә гәпләшмәде, кайсы бүлмәгә керсә дә, гел бер почмакка посып утыруында булды. Гөлсарыга болай яшәү авыр иде. Кайтам, дисә, аны Гарахан үз ватанына да илтер иде югыйсә, ул уе да никтер күңеленнән китте. Никтер дип, туганнарын күрсә, улының кабере калган илгә кире китә алмам, аның рухын рәнҗетермен дип курыкты.
Гарахан туй-мазар ясап тормаса да, йортына Афаг төшкән көнне кечкенә генә никах мәҗлесе белән канәгатьләнсә дә, ислам кушуына туры китереп, яшь хатынга икенче яхшы йорт булдырды. Хатыннарны булдыра алганча тиң күрергә тырышты: әле анда, әле иске йортында төн кунды, әмма күңеле яшь бичәдә булмыйча, һаман да гомере узган Гөлсарыда иде. Ел арты ел үтте, ни яше инде бала табарлык түгел Гөлсары, ни гүзәллеге тәмам ачылырга да өлгермәгән Афаг бала алып кайтмады.
Гөлсары Гараханга килгән бу бәхетсезлекнең сәбәбе нидә икәнлеген белми аптырады. Һичкемгә зыяны тимәгән Гараханны Ходай нигә дип аталык бәхетеннән мәхрүм итә соң, дип гаҗизләнде. Моның серен ир үзе генә белә иде. Яраткан хатыны Гөлсарыны рәнҗетермен дип, ул яшь хатыны белән якынлык кылмады. Берсен икенчесеннән аерып куймыйм, шәригатьчә булмый дип, инде Гөлсарысына да төннәрен орынмады.
Гөлсарыга берни сөйләмәсә дә, күңеле белән ул барыбер нидер сизенә иде. Язгы кыр эшләрендә икесе бергә кайчандыр уллары вафат булган калкулык өстендә аны искә алып утырганда, Гөлсары Гараханга әйтә куйды:
– Башка чыгар син мине, Гарахан, авыл читеннән икенче бер өй салып бир дә аерып җибәр. Мин сиңа рәнҗемәм, тик бер вәгъдә генә бир: яшь хатының ир бала алып кайтса, Бәйрәм дип атарсың.
Гөлсарының аны Бәйрәмгали дип атарга теле бармый иде. Үлем чалгысы саташсын, аңа үрелмәсен дип, ул үзе яраткан кадерле исемне бераз гына үзгәртте.
– Нигәдер, син аны Бәйрәм дип атасаң, тормышыбыз яңадан бәйрәмгә әверелер шикелле. Мин аңа карап, үз улымны исемә китерсәм, синең күңелең җирдә орлыгың калганнан шатланыр...
Бар сүзендә торган – йортын да салган, тормышын да караган, әмма суд аша аерып җибәрмәгән Гарахан Гөлсарының соңгы үтенечен бөтенләй тыңламады, дүрт баласын да башка исем белән атады. Һәр сабыйга төенчек- төенчек бүләкләр күтәреп килгән Гөлсарының күзеннән яшь китмәде, ахырда ир түзмәде, төпчегенә – бишенчесенә хатынның үз каршысында мулладан азан әйттереп, Бәйрәм дип кушты.
Гөлсары бу балага исем кушкан көннең иртәгесендә үз йортында да туй уздырды, аның исәнлегенә теләкләр теләтте, догалар укытып, Ходайдан озын гомер соратты. Ул Гарахан улына исем әнкәсе булудан күкләргә ашкандай булды, әкренләп күңеленә тынычлык тапты.
** *
Поезд тәгәрмәчләре, шакы-шокы килеп, юлчыларны Юдино бистәсенә китереп җиткергәндә, төн буе күзенә йокы кермичә, бу хәлләрне уйлап яткан Гөлсары, инде улым уянса да була, купебызга кояш нурлары керсен, дип, тәрәзә пәрдәләрен тартып җибәрде дә жалюзины күтәрде. Аннан Бәйрәмгалинең, и Аллам, Бәйрәменең үз ятагыннан салынып төшкән кулларын сак кына, йомшак кына сыпырды:
– Улым, тор, минем Ватаныма, Казаныма кайтып җитәбез. Алла күңелеңә минекендәге хисләрне дә салса, ул синең дә икенче Ватаның була алыр, – диде.
Әле минем янымда тагын дүрт балам бар бит, дип уйлаган Гарахан, Бәйрәмнең үтенечен тыңлап, сөт әнкәсе белән туган якларына моннан ары шунда гына яшәргә дип кайтарып җибәргән иде.
Гөлсары, Бәйрәмнең уянганлыгын ишеткәч, өстәлгә чәй китертте дә үзе тәрәзәдән туган иленең һәр кисәген бөтен җаны-тәне белән бирелеп карап бара башлады. Поезд юлы буйлап калыккан йортларның, яңача төзелгән тукталышларның берсе дә аңа таныш түгел иде. Ул үз гомерендә бер тапкыр гына күргән Казан да инде танымаслык булып үзгәргәндер. Авылдашлары да башкадыр. Күреп белгән туганнарының өлкәннәре кайсы кай зиратларда ятадыр. Аның азәри туфрагында калган Бәйрәмгалие кебек.
Гөлсары менә туган ягына кайта. Аның шифалы суларын эчеп, кар сафландырган һаваларын сулап, рәхәтлек кичереп яшәргә дип кайта. Йорт алырлык акчалы булып, кием-салым, картайган әти-әнисенә, туганнарына күчтәнәчләр, бүләк төяп кайта.
Озак еллар монда яшәмәгән ханымга туган ягының үз гадәтләре инде чит тоелмасмы? Аны кабул итәрме кырыс якның кырыс шартларында яшәгән кавемдәшләре? Киселгән сыныкмы ул? Әллә кадерле кешеләренең күңеленә май булып ятачак бер кешеме?
Танырмы Гөлсары үзе тәгәрәп үскән болыннарны? Үз итәрме ул һаман да тәме телләреннән китмәгән ризыкларны? Инде ул тәмнәр үзгәргән кебек тоелмасмы? Суларын – сай, болыннарын такыр санамасмы туган ягының? Әлегә аның колагын күрше купедан килгән татар җырлары иркәли:
И туган як, газиз туган як, Бишегемә былбыл кунган як. Сандугачлар белән сайрашып, Сабый чагым узган як.
Гөлсарының күрше купеда кем барганлыгын бик тә, бик тә беләсе килде. Бәйрәме дә, чәен эчеп, коридорга чыккан иде. Безнең якның хозурлыгына кинәнеп бара микән, дип уйлады Гөлсары. Үз купесының авыр ишекләрен этә башлаган иде, ачылып киткән ярыктан улының кап-кара кашлы, зуп-зур күзле гаҗәеп чибәр татар кызы белән сөйләшеп торганлыгын күрде:
– Исем анамла гелирим. Онун йеренә, йурдуна, иленә... Бу – хошбәхт. О буну чохдан гүзләйирди.
– Сез бик игелекле эш кылгансыз.
– Мән сизә эвләнирәм, даһа да яхшы олчакдир.
– Бәйрәм итәбез икән алайса.
– Она гүрә дә мәним адым Байрам.
Кыз егетнең сүзләрен, билгеле, шаярту гына дип кабул иткәндер, рәхәтләнеп көлде.
– Бәйрәм, бәхет... Сезгә чыксам?.. Өч кешенең бергә кушылган бәхете бик көчле булачактыр. Һавадагы хыялый кошка әверелеп, тагын Кавказ тауларына очып китмәсме?
– Ә без хәзер гел шулай очып кына яшәячәкбез. Әле тауларга кунарбыз, әле сезнең якның суларына төшәрбез.
Мондый матур сүзгә өстәп, тагын ни дисең?