ВАКЫТ АГА ҮЗ ИРКЕНӘ

Җирсү
«Туган якка бик ешладың әле,
Сагынасың икән кемнәрне?» –
Дип сорыйлар миннән авылдашлар,
Сагынам мин газиз җирләрне.
Шушы җир бит безне берләштереп,
Якташ итеп туплый бер йортка.
Шул зур йортка илһам эзләп кайтам,
Көчем юкта кайтам, кот юкта.
Баш ияргә кайтам остазларга –
Олы юлга мине чыгарган.
Кайтыр юлым озак төшми торса, –
Сагынуга, беләм, чыдамам.
«Миңештегә бик ешладың әле», –
Колагымда якташ сүзләре.
«Сезнең җирләр илһам чыганагы,
Монда калган Наҗар эзләре.
Шул эзләрдә үскән бәбкә үлән,
Кыр чәчәге бага күзләргә.
Күңелләргә моңлы бер җыр керә,
Җырламыйча ничек түзәргә?!
Монда һәр агачта пар сандугач,
Шагыйрь шуннан илһам алгандыр.
Илһам алгандыр да җырларына,
Безнең күңелләргә салгандыр.
Шушы җырлар, әнә, тынгы бирми,
Кагыла да күңел кылына,
Яңгыр булып күзләремә тула,
Шигырь булып тама юлыма.
Монда үскән агач-куакларга
Шагыйрь моңы әллә уралган, –
Юкәләрдән баллар тамган кебек,
Җыр-моң тама чәчкә-курайдан.
Миңештегә бик ешладым әле...
Моң чакыра, шигырь чакыра.
Һәр тереклек шагыйрь булып дәшә,
Тыңлыйм әле шуны чак кына.
Шагыйрь йөргән сукмакларны эзлим,
Аһ, үләне бигрәк куе ла!
Чәчәкләрнең орлыклары тулган:
Тубыкларга бәрелеп коела.
Шагыйрь чәчкән җыр орлыгы алар,
Шагыйрь чәчкән шигырь орлыгы.
Миңештегә җыр алырга кайтам, –
Җырлар белән монда кыр тулы.


Тургай
Тәрәзәмнән тургай керде.
Кумадым, куркытмадым.
Алларына сибеп куйдым
Гөлҗимеш орлыкларын.
Чүпләп туйгач җим-ризыгын,
Томшыгын сөрткәләде.
Онытмады төзәнергә:
Йон-тунын төрткәләде.
Җылы йөгергәч тәненә,
Бүлмәне иңләп очты,
Тик җитмәде киңлек аңа:
Тәрәз яктысын кочты.
Артыннан гөл авып калды...
«Рәхмәтеңме бу ашка?!
Файдаңнан зыяның артык,
Күренеп йөрмә башка».
Әйттем дә телем тешләдем.
Туйгач очмый нишләсен?!
Адәмгә хас ул комсызлык,
Тик башына җитмәсен...


***
Мин гөл булып юлларыңда чәчәк аттым,
Син назладың минем таҗны җилләр булып.
Давыл купты шулчак минем җаннарымда,–
Син урладың ул давылны җилкән булып.
Мин ут булып кабынганда яңгыр булдың,
Сүндердең дә куйдың минем учагымны.
Ут шарыдай синең җанга атылганда,
Син яшердең миннән назлы кочагыңны...
Тиле яшьлек дулкын-дулкын бәргәләнсә,
Яры булдың минем күңел диңгезенең.
Кыя булып хисләремне тоттың тыеп.
Аңламадым мин ул чакта изгелегең...
Ә мин тиле көттем синнән яшен уты,
Әзер идем бер очкыннан кабынырга.
Әле булса өтә мине күз карашың:
Салдың ялкын... тик ник үзең калдың салкын?..


Вакыт
Вакытны туктатып булмый,
Вакыт ага үз иркенә.
Ачык калган тәрәзәмнән
Өйгә яз исе бөркелә.
Ялындырып килде бу яз:
Йә эретте, йә туңдырды.
Яшьлектә җилкеткән җилнең
Картаюы шушыдырмы?
Туктатып булмый вакытны,
Вакыт ага үз иркенә.
Кайгы да юк, шатлык та юк, –
Ник соң күзгә яшь эркелә?
Ник өмет юк бу язларда,
Туар таңнан ник өркелә?
Ышанычсыз көннәр сөйрәп,
Вакыт ага үз иркенә...
Акма, вакыт, ашыктырма
Санап безнең гомерләрне.
Учагымда куз бар әле
Яндырырга күмерләрне.


Курку
Ничә уздым икән шушы йорт яныннан...
Керфек сирпеп карарга да кыймый гына?
«Мәхәббәтең өчен кирәк көрәшергә», –
Дигән тәгъбир җанны хәзер кыйный гына...
Кыз баланы тыйнак бул дип үстерәләр,
Көрәшү дә, димәк, безнең эш түгел лә.
Еллар үткәч узам янә... Таныш йортка
Үпкә саклап күңелемнең иң төбендә.
Һаман әле таныш хисләр һич сүнмәгән, –
Аяк тавышын басып йөрәк какмасынмы!
Шуны ишетеп, яшьлек дустым чыгар сыман
Таныш йортның таныш «җырлы» капкасыннан.
Чыга калса, әйтер сүзләр күптән әзер.
Һәм яз саен ташкын судай арта алар.
(Ничә еллар кабатлана бу халәтем!)
Һәм яңадан ярларына кайта алар.
Очрамады түгел дустым, очрап торды,
Күңелдәген әйтергә дә булды вакыт.
Тик әйтмәдем: таныш хисле җилкенүне,
Өметемне югалтудан курыктым күк.

Реклама