Логотип Казан Утлары
Драма

САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА... (драма)

...Без сыерлы йортта туып үстек,
Ул бит безне исән саклады.
Сыер эзләренә баса-баса,
Безнең тыйнак бәхет атлады.
Балачакның шушы шәфкатьлесе
Тиң булмаса әгәр бер җырга,
Мин багышлап шигырь язмас идем
Шомырткайга – безнең сыерга.
Юкка әйтмәгәндер зирәк әткәм:
– Минем өчен СССР –
Чыжылдатып безгә сөтен биргән
Шушы юмарт Шомырткай-сыер...
Зөлфәт
2 ПӘРДӘ, 16 КҮРЕНЕШТӘ
К а т н а ш а л а р :
Я ш ь Ш а һ и д ә – яшь кыз. Чая, нык холыклы.
К а р т Ш а һ и д ә – 90 яшьләрдә. Шактый нык күренә.
З ә к и я – яшь кыз, Шаһидәнең апасы.
Н и г ъ м ә т – 40 яшьләрдә, Шаһидәнең әтисе. Караңгырак чырайлы, бер
кулы гарип, басынкырак табигатьле.
М ә р з и я – Шаһидәнең әнисе. Мулла кызы булганга, үз-үзен тотышында
беркадәр зыялылык бар.
Ә ү х ә т – күрше егете. Шаһидәнең яшьтәше.
Г ө л с е м – 37-45 яшьләрдә, Әүхәтнең әнисе. Телчән хатын.
К а с ы й м – 40 яшьләрдә, Әүхәтнең әтисе. Ябык кына, чирләшкә генә
кыяфәтле.
М ә р ф у г а – 40 яшьләрдә, авыл хатыны.
С ә л и м ә – 40 яшьләрдә, авыл хатыны.
С а б и р а – Сәлимәнең кызы, Шаһидәдән бер-ике яшькә кечерәк.
Х ә м и т – 40-45 яшьләрдә, авыл активисты. Әрсез, оятсыз, үзен власть иясе
итеп хис итәргә, шуны башкаларга күрсәтергә яратучы бер адәм.
Ф ә н и я – Шаһидәнең төпчек кызы, 45 яшьләр тирәсендә.
Эпизодларда: яшь кызлар, авыл ирләре.
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА – язучы, пьесалар һәм киносценарийлар авторы; «Синең өчен
яшим», «Баланнарда бал тәме», «Таллыкүлдә былбыл бар» һ.б. китаплар авторы. М.Кашгарый
исемендәге халыкара премия лауреаты. Чаллыда яши.
58
Вакыйга егерме беренче гасыр башында һәм
1935-1945 еллар тирәсендә бара.
1 ПӘРДӘ
1 күренеш
Безнең көннәр. Авыл өенең ишегалды. Ишегалдына өй ишеге, болдыр
караган. Бер якта – капка, аның янында бүрәнә өеме, икенче якта ике
сәндерәле эскәмия (аскы өлеше – эскәмия ролен, өске сәндерәсе кайбер
күренешләрдә
сәке ролен дә уйный ала). Койма башына чиләк эленгән.
Эскәмиядә, таякка таянып, карт Ш а һ и д ә утыра. Озын итәкле аксыл
күлмәк, аның өстеннән кыска җиңле камзул кигән. Сузып-сузып сыер мөгрә-
гән тавыш ишетелә, ул торган саен ерагая. Шаһидә бер учы белән авызын
каплаган, әйтерсең, кулын төшерсә, менә-менә кычкырып елап җибәрер...
Ш а һ и д ә (капка ягына моңаеп
карап тора, үзалдына). И Ходаем,
сыйлы көнем – сыерлы көнемнән
аерылгач, ни белән генә көн үткәрер-
мен? (Түзми, сулыгып кына үзалдына
елап җибәрә.)
Шулчак болдырга Ф ә н и я чыгып
баса. Кулында тас, анда юылган
керләр. Әнисен бик кызганып карап
тора, үзенең дә күңеле тула. Тик
ничек тә сиздермәскә тырыша.
Ф ә н и я . Әнкәй, йөрәгеңне бозып
утырма инде, әйдә, кер. Мин дә җые-
нып беттем бугай.
Ш а һ и д ә . Күрчәле, яланаяк
чыгып баскан, акыл кермәсә дә кер-
мәс икән, агай. Фәния, сиңа әйтәм
түгелме?
Ф ә н и я . Киям, киям, менә, синең
башмагыңны кидем.
Фәния кер эләргә бау суза. Яшел
җирлеккә чәчәкләр төшкән
җәймәләр элә.
Ш а һ и д ә (эскәмиядә утырган
килеш кенә сөйләнә). Абыеңнар да, син
дә, ничә кайтсагыз, «нигә сыер асрап
интегәсез, кибет тулы сөте, мае», ди
идегез, тынычланырсыз инде.
Ф ә н и я (кер элә-элә сөйләшә).
Соң, үзеңне жәлләп әйтәбез ләса. Кул-
ларыңны кара, кәкрәеп каткан, һаман
сыер дисең.
Ш а һ и д ә . Атагыз иртәрәк китеп
барды. Икәү булсак, ничек тә тер-
келдәр идек әле. Сезнең сүзгә карап
тормас идек. Булганны бетерүкәйләр
бик тиз шул...
Ф ә н и я . Үзебезгә алып китәм
дибез – тыңламыйсың.
Ш а һ и д ә . Таш калагызда тыным
кысыла, кызым, ике көн дә тора ал-
мыйм мин анда.
Ф ә н и я . Алып китәм дигәч, ур-
танчы абыйны да әрләп ташлагансың.
Ш а һ и д ә . Әрләми ни. Аның
хатыны, җиңгәңне әйтәм, зарланудан
башканы белми. Бу җире авырта, теге
җире...
Ф ә н и я (көлеп). Соң, әнкәй,
пенсиядә бит инде ул, тагын ни эше
булсын.
Ш а һ и д ә . Диванга кадакланып,
көне буе тилебәдәр карап ятсаң,
авыртмый нишләсен. Ике кулыңа эш
табып, селкенеп торсаң, зарланырга
вакыт калмый ул.
Ф ә н и я . Син генә ул, эшсез бер
минут утыра алмыйсың.
Ш а һ и д ә . Эш тә калдырмадыгыз
инде. Ул үзе юа торган машинасы җай-
лы нәрсә булса да, күлмәк-оегымны
гына юып куймаска мин.
Ф ә н и я . Түзмәгәнсеңдер әле,
менә боларны да кул белән угансың-
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
59
дыр. Юарга дип салдыртам – чип-
чисталар.
Кире элмәдем, машинада
чайкаттым инде.
Ш а һ и д ә (кеткелдәп). Өченчекөн
генә апаң белән җизнәң килеп, юып,
үтүкләп, элеп киткәннәр ие.
Ф ә н и я . И... әйтәм аны... Әле дә
алар күрше авылда гына, ике көннең
берендә килеп әйләнәләр.
Ш а һ и д ә . Атлаган саен йөрмә
дип тукыйм апаңа. Өендә килене,
оныклары, алар янында ныграк кирәк
бит ул. Яратмаслар.
Ф ә н и я . Кит, әнкәй, каенананың
кунакка киткәнен кем яратмасын.
Озаграк
торса ярар иде дип, дога
кылып утырадыр әле җиңгәчәй.
Ш а һ и д ә . Шулай инде, картлар-
ны кем сөйсен... Бар инде, караңгыга
каласың. Кеше куян куа дип, маши-
нага утырган булып... кайтсаң-китсәң
йөрәгем алынып тора.
Ф ә н и я . Куян куам дип түгел
инде. Бер өйрәнгәч, бик рәхәт, әнкәй.
Киявеңә ялынып торасы юк. Утырам
да китәм.
Ш а һ и д ә . Күрше Надир абыең,
әнә, рульдәге хатын-кыздан абизьян
дип көлә. Гранаты капкан абизьян
диме шунда...
Ф ә н и я . Надир абый гына тү-
гел, бөтен ир-ат шулай дигән була,
хәчтерүшләр. Машина рулен генә
түгел, тормышның бөтен тоткасын
хатын-кызга тоттырды да үзләре.
Ш а һ и д ә . Без яшь чакта ярый
инде, ир-ат сугышка китеп беткән ие,
дөньясы хатын-кыз җилкәсенә калды.
Хәзер соң... И, адәмкәйләр... Михнәт-
кә чыдыйлар, рәхәткә түзә алмыйлар...
Ф ә н и я (өйгә керергә бара, көлеп).
Ай, тагын яшь чаклар дип сөйли генә
башлама! Кырык ишеттем, әнкәй!
Ш а һ и д ә (үзалдына әйткәндәй).
Ишетсәң соң... Сагынган чакларымда
искә төшерәм дә сөйлим инде.
Ф ә н и я . Сагынган чакларым,
дисең. Үзең бер бөртек рәхәт күрмә-
гәнсең.
Ш а һ и д ә . Күрелгәне дә булды,
Аллага шөкер, зарланмыйм. Мәгәр
яшьлегем сагындыра! Ачлы-туклы
булса да сагындыра! Михнәттә үтсә
дә, үзәгемне өзеп сагындыра! Мәрүч-
кәгә тиклем сагынам!
Ф ә н и я (өйгә үтешли). И әнкәй!
Хан заманындагы сыерыгызны гына
сөйли күрмә тагын.
Ш а һ и д ә . Олы абыең да миннән
соңгы магикан дип көлә. Мин дә китеп
баргач, кем ишеттерер, балам? Без
күргәнне сезгә күрергә язмасын, улла-
рыгыз, оныкларыгыз сугыш афәтенә
эләкмәсен дип сөйлим. Тыныч дигән
дөньясында да тынышалмый, тавышланып
яталар бит әнә... Инәйләр бала-
сын сугыш өчен дип үстерми...
Фәния, башын чайкап, өйгә кереп
китә, сумкаларын болдырга чыгара.
Ш а һ и д ә . Фәния дим, идәнгә
ике банка сөт куйдым, сөт өсте белән
катык халадильникта онытылып
кала күрмәсен. Йолдызымның соңгы
ризыкларын авыз итсеннәр дип, күп
итеп корт та әзерләгән ием, аны да
алырсың.
Ф ә н и я . И әнкәй, үзеңә үзең
мәшәкать тудырмасаң инде. Корт
ясыйм дип, сөт кайнатып, сәгатьләр
буе плитә саклаганчы… Без бит ач
ятмыйбыз.
Ш а һ и д ә . Ярар, сөт-майны соңгы
тапкыр апкитәсең, чәпчемә. Көз кай-
туыгызда атагыз юк иде, бу кайтуыңда
сыер юк, алдагысында мин булмам –
Ходайныкын белмәссең.
Ф ә н и я . Теләсә нәрсә сөйләнмә
әле, әнкәй. Саулыгың минекеннән
ныграк, яшәргә дә яшәргә әле.
Ш а һ и д ә . Гомерең түгәрәкләнеп
килгәндә, көнеңне түгел, сәгатеңне
саныйсың, балам.
Ф ә н и я . Ярар-ярар, дөбердәтеп
сыер сауганда, яшеңне дә белмәдең,
зарланма. Кызлар кебек әле син.
Ш а һ и д ә (кулларын әйләндер-
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
60
гәләп, үзалдына көлеп). Дөбердәтеп
сауганда дисеңме? И бала-бала...
Гәзиткә төреп күкәй әзерләп куйдым.
Чүпрәк сумкада апаңнарга дигәне.
Аларга дигән сөтне шешәгә тутыр-
дым.
Ф ә н и я . Элегрәк көлә идең,
әнкәй, хәтереңдәме? Киткән кыздан,
мине дә апкитмәсә ярар иде дип,
почмактагы пумала куркып тора, ди
торган идең. (Әнисен кочаклап сөя.)
Ш а һ и д ә (кызының кул аркасы-
на Шаһидәнең күз яшьләре тәгәри).
Гомерем, җегәрем булганда, балала-
рымны сөттән өзмәм дигән сүзем бар
иде бит, балам...
Ф ә н и я . Әнкәй, беләсең бит инде,
авыл сөтеннән бизеп барабыз. Балалар
да борын җыера, үлән исе килә, диләр.
Кайчагында әрем тәме килгән кебек
шул сөттән...
Ш а һ и д ә . Ашатырсың сыерга
әремне, якын да бармый ул аңа...
(Авыр сулап.) Адәм баласы дөньяның
ачысын-төчесен татып караганнан
соң гына әремнән бал тәме килгәнен
аңлый шул, балам. Әрем ачысыннан
күпкә ачырак сыйлары да бар яз-
мышның, авыз иткәннәр үзләре генә
белә…
Моңсу көй яңгырый. Фәния юыл-
ган керне тартып куя, җәймәләр
болдырны да, Шаһидә утырган
эскәмияне дә каплап, болын кебек
балкып күренә.
2 күренеш
Шул ук ишегалды. Тик ул хәзер су буен хәтерләтә. Бертөркем кызлар
чишмәгә килгәннәр. Балаитәкле күлмәктән, канатлы алъяпкычлардан, арт-
тан чөеп бәйләгән яулыклардан. Чырык-чырык киләләр. Араларында З ә к и я
кебек җиткән кызлар да, С а б и р а , Ш а һ и д ә кебек үсмерләр дә бар.
З ә к и я (чәчен ике толымга аерып
үргән, чулпылар таккан). Дөньяның
матурлыклары, кызлар! Карагыз әле
бу чәчәкләрне! (Бауга эленгән җәй-
мәләргә ымлый. Кызлар сокланалар,
аһ-ваһ диешәләр.)
С а б и р а (Шаһидәгә). Бигрәк ма-
тур синең Зәкия түтәң, име? Гел карап
кына торасы килә.
Ш а һ и д ә . Матур шул! Тик җе-
бегән. Берәр авыр сүз ишетсә дә
мәлҗерәргә генә тора. Миңа охша-
маган.
С а б и р а (пырхылдап). Син бит
малайлар кебек. Әүхәт белән шәпиле
уйнаудан кайчан гына туктадың.
Ш а һ и д ә (кызарыбрак). Кит әле.
Әллә кайчан бит инде ул.
1 к ы з . Кайтып китәсе дә килми,
әйме, кызлар! Бигрәк ямьле инде без-
нең чишмә буе.
2 к ы з . Ямьле... мунчага шушын-
нан унбишәр көянтә су ташып кара-
гыз, булыр ямьле.
3 к ы з . Сезгә инеш суы гына яра-
мыйдыр шул.
2 к ы з . Инәкәй бит. Чишмә суы
тәнгә йомшак, ди.
1 к ы з . Синең инәң авылда бер
бит, Латыйфа. Баскычыгызны да
бишәр кат юдырта, дисең бит.
3 к ы з (көлеп). Фатыйма апаның
самавырны ничек чистартканын бөтен
авыл белә, хи-хи-хи... Тышына катык
сөртеп куеп, көн буе агарта... Ул көнне
чәй суын казанда гына кайнатасыз,
хи-хи-хи.
З ә к и я . Кызлар, куегыз әле шул
самавырны.
2 к ы з . Ие шул. Минем әнкәйне
чәйнәмәгез әле.
1 к ы з . Кеше сөйләгәнче, җыр-
лыйкмы әллә, кызлар?
Ш а һ и д ә (Сабирага). И, тагын
тотынырлар инде. Ни кызыгын таба-
лардыр. Әйдә, Сабира, кайтыйк.
С а б и р а . Әз генә тыңлыйк инде,
Шаһидә.
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
61
Кызлар шау-гөр килеп уен җыр-
лары җырларга тотыналар:
Алма бөреле, алма бөреле,
Алма бөреле була ул.
Җан яраткан, күңел тарткан
Яр бер генә була ул.
Ш а һ и д ә . Кыланчыклар! Бездән
ике-өч яшькә генә олы инде үзләре.
Егетләр турында җырлаган булалар...
Һи..
Сабира белән Шаһидә,
көянтә-чиләкләренә су алып,
кайтырга кузгалалар.
Ут сүнә. Яктыра.
3 күренеш
Нигъмәтләрнең өй эче. Ярлы гына өй. Тәрәзәгә чигүле пәрдә эленгән, сәкегә
кулдан тукылган кечкенә палас җәелгән. Мич, почмакта агач кисмәк. Сте-
нада агач шүрлек, анда гади генә табак-савыт күренә. Тәрәзә төбендә яран
гөлләре. Н и г ъ м ә т артсыз агач урындыкка утырып, чыра телә. Өстендә
озын җиңле, чалбар өстенә чыгарып салынган күлмәк. Аның бер кулы гарип.
М ә р з и я сәкедә оекбаш ямый. Ике кыз әнисе булса да, зифа буйлы, яшь йөзле.
Өйалдында көянтә-чиләк тавышы. Сулышына кабып, Ш а һ и д ә килеп керә.
Ш а һ и д ә . Инәкәй, әтекәй!
Әтекәй дим! Төштән соң, тург ясарга
дип, кәнсәләрдән безгә төшәчәкләр!
М ә р з и я (оекбашын куеп). Су-
луың капкан! Рәтлерәк итеп сөйлә,
нәрсә дисең?
Ш а һ и д ә . Әле судан кайтканда
Фәһимә апа әйтте, кулга тотардай
әйбер-караларын базга булса да
күмсеннәр, диде. Он-мазарыгыз бул-
са, анысын да яшерегез, диде. Уф!
(Кисмәктән агач чүмеч белән су алып
эчә, лып итеп сәкегә утыра.)
Н и г ъ м ә т . Ала-ай… Ала-ай…
Үтмәс балта белән юнган калхузлары
безнең сырган юрганга калды микәнни
соң… (Тынып кала. Ияген учлап утыра.)
М ә р з и я (рәнҗүл е т авыш
белән). Болай да күзгә кырып салыр-
лык әйбер калдырмадылар бит инде,
тагын ни генә эзләп төшәләр икән,
җир йоткырлары?! Атасы дим, Нигъ-
мәт, әйт инде берәр сүз!
Н и г ъ м ә т . Теге юлы калхузла-
рына кермәгән өчен черки урынына
канны эчкәннәр ие, хәзер кандала
урынына ябышырга уйлаганнар инде
алайса…
М ә р з и я . И Ходаем, шушы авыл-
да яшәп, үзеңнекеләр шулай мыскыл
итсен инде… (Шаһидәгә.) Зәкия түтәң
кайда йөри?
Ш а һ и д ә . Ул чишмә буенда кал-
ды, кызлар белән. Без Сабира белән
кайта торыйк дигән иек. Уф! Ярты
суым түгелеп бетте.
М ә р з и я . Бар, балам, Зәкия түтәңә
дә ипләп кенә әйт, кайтсын. Бирнә-сөл-
геләрен булса да бакча артлатып кына
әбиеңнәргә илтерсез. Теге убыр авыз-
ларны белмәссең, җан күек күргән,
төн утырып чиккән тастымалыңны да
тартып алырга күп сорамаслар.
Шаһидә чыгып китә.
Н и г ъ м ә т . Бу сәвит дигәннәре
алты почмаклы өебезне дә, яңа салган
келәтне дә, ихатадагы мал-туарны да
талап алды бит инде.
М ә р з и я (торып, өй эченә кара-
на). Әйтәсең бармы. Ястык-мендәргә
чаклы алып чыгып киттеләр бит!
Н и г ъ м ә т . Төртсәң аварга торган
бу өйдән ни-нәрсәне тамаша күрсәтеп
сатарга җыеналардыр.
М ә р з и я . Ярый әле, күрше авыл
гаиләсен мыскыл иткән кебек, берәр
кара мунчага күчермәделәр диген.
Н и г ъ м ә т . Хамсамул Нәкыйпнең
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
62
бу өе мунчадан кай җире белән ар-
тык... Һәр ярыгыннан җил өреп тора.
Әй, Мәрзия, Мәрзия... бар, әйбер-ка-
раларыңны җыештыр...
М ә р з и я (өтәләнеп). Җыешты-
рыр нәрсә бар дисеңме...
Өйалдында лап-лоп атлаган аяк
тавышлары ишетелә. Ишекне кае-
рып ачып дигәндәй, Х ә м и т , аңа
ияргән берничә ир заты килеп керә.
Хәмит үзен хуҗаларча тота.
Х ә м и т (сәлам бирми. Иреннәрен
кыеш-мыеш китереп, әле түшәмгә,
әле идәнгә карана). Нәрсә, гөлләргә
генә күмелеп утырабыз, ә? (Мыскыл-
лы елмаеп, тәрәзә төбенә килә. Гөл
ботагын сындырып ташлый.)
Шулчак сулулары кабып Ш а һ и -
д ә белән З ә к и я кайтып керә. Мич
буенарак посалар. Зәкия яулык чите
белән йөзен каплабрак тора.
Н и г ъ м ә т . Хәмит түгел, аяклы
каза, үзе бер кәмит булдың син, ә...
М ә р з и я (яулык чите белән авы-
зын каплабрак). Кулым корыр дип тә
курыкмыйсың, Хәмит!
Х ә м и т . Телләрегез озынайган
бугай. Кыскартырбыз!
Ш а һ и д ә (апасына пышылдап).
Түтәй, толымыңдагы чулпыларны
яшер инде, исәр, анавысы кыек танау,
көмеш дип белеп, тартып алырга да
күп сорамас. Чәй савытын кисә-кисә,
тикмәгә генә тырышканыбыз булыр.
Х ә м и т (гөл чүлмәге янын-
да яткан, кәгазьгә урап ясалган
кәтүкләрне ала). Языгыз: берсе кы-
зыл, берсе сары ике кәтүк!
Ирләрнең берсе кулындагы олы
дәфтәрне ача.
Ш а һ и д ә (алга атылып чыга).
Инәкәй, ул бит минем чигү җебе,
аңа тимәсеннәр! (Ике кулы белән чы-
тырдап Хәмитнең җиңенә ябыша.)
Кәтүк түгел ул, мин аны әбекәйнең
иске тастымалларын сүтә-сүтә, үзем
ясадым. Абзыкай, алма минем җепләремне,
бир!
Х ә м и т . Бу ирдәүкәгезне аяк
астыннан алыгыз, кысылмасын! Ату
тибеп очырырмын!
Н и г ъ м ә т . Синнән булыр, кыз
бала дип тә тормассың. Кызым, мин
сиңа базардан яңаны апкайтырмын,
бар, апаң янында гына тор!
Шаһидә, тешен кысып, Зәкия
янына килә. Хәмит агач урындыкны
сөйрәп, мич башына үрмәли. Андагы
җилпучны күтәреп төшә.
Х ә м и т . Ач тараканнар, шушымы
бар оныгыз? Монда ике уч та юк бит!
Ярар, ул сезне барыбер аяк сузудан
коткара алмый! (Ыржаеп көлгән җи-
реннән, уртын чәйнәп басып торган
Нигъмәтнең ут карашы белән очрашкач,
тамагына кылчык кадалгандай тотлы-
гып кала. Аннан кискен хәрәкәт белән
җилпучны идәнгә әйләндереп каплый.)
М ә р з и я . Аһ!
Х ә м и т . Сез контрларны йә ачка,
йә салкынга катырып кына үтерергә
кирәк! Күзгә төтен җибәрмәкче була-
сыз, ә: имеш, хәерчеләр, имеш, бернәр-
сәләре дә юк! Алтын-көмешегезне кая
яшергәнне барыбер әйттерербез! (Идән-
гә сибелгән он бөртекләрен күн итеге
белән рәхәтләнеп таптый. Мәрзиягә.)
Бай кызы идең бит син, Нигъмәткә чык-
канда, атаң сандык-сандык бирнә белән
озатканны белмиләр дисеңме әллә?
М ә р з и я (яулык чите белән авы-
зын капласа да, дуамалланып китә).
Иманыңны иблискә саткан нәрсә бул-
дың тәки, башта әткәйләргә каныгып,
аларның соңгы юрганнарына тиклем
талап чыктың, безне күпме тинтерәт-
тең. Адәм талаучы, җирбит! Каян
килеп бездә алтын-көмеш булсын, мич
артындагы тараканнар гына алтынга
әйләнмәсә…
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
63
Н и г ъ м ә т . Анасы, телеңне әрәм
итмә. Ходай барысын да үзе күреп тора.
1 и р (ишектән керә). Хәмит, анда
халык җыелды җыелуын. Абзарда тург-
ка куярдай мал юк, шул бер сыер гына.
Н и г ъ м ә т . Сыерны да алып,
балаларны ачтан үтерергә телисезме?
М ә р з и я . Бирмим! Җан урынына
күргән Мәрүчкәмне бирмим!
Х ә м и т . Синнән сорап торалар
ди... (Иргә.) Көрәк-сәнәк алып, абзар
артларын, тирес, саламнарын әйбәт-
ләп тикшерегез. Яшерелгән маллары,
ашлыклары табылмасмы...
1 ир чыгып китә.
Н и г ъ м ә т . Каян килеп? Аласы
бөтен әйберне теге юлы талап чыкты-
гыз бит, оныттыңмыни?
Х ә м и т. Талап? Бу сүзең өчен төр-
мәдә черетә бит сине сәвит хөкүмәте.
Авызыңны үлчәп ачарга өйрәтә!
Урамда халык тавышы, гөж-
ләгән, кычкырышкан тавышлар
ишетелә. Сузып-сузып сыер мөгри.
Мәрзия тәрәзәгә ташлана, алъяп-
кычы белән йөзен каплый. Ишектә
К а с ы й м пәйда була. Ул бик ябык,
чирләшкә кыяфәттә. Нигъмәткә
гаепле йөз белән карап тора.
К а с ы й м . Нигъмәт, күрше... Ни...
сыерыңны без алдык... Рәнҗемә. Мәр-
зия, ни...
Х ә м и т. Нәрсә син анда контр сүзе
сөйлисең, Касыйм? Нинди рәнҗү?
Сәвит влачы сиңа мәрхәмәт күрсәткән
икән – аңа рәхмәт укы, бу дошманнар
алдында баш иеп йөрмә!
К а с ы й м . Нишләп дошман ди...
Гомер буе терәлеп торган күрше бу-
лып яшәдек... (Горык-горык ютәлли,
башын иеп чыгып китә.)
Мәрзия сәкегә утырып, сыгылып
төшеп елый. Кызлар да аның янына
килеп утыралар. Нигъмәт уртын чәй-
нәп басып тора. Берничә ир-ат керә.
1 и р (ишектән кереп). Бөтен җир-
не актардык, бер әйбер дә тапмадык.
Х ә м и т (җенләнеп). Әйттерербез!
Кая яшергәнегезне берзаман үзегез үк
йөгерә-йөгерә килеп әйтерсез! Сәвит
законы әйттерә ул! Җыеныгыз! Рай-
онга аптөшәргә куштылар үзегезне!
Ш а һ и д ә . Әтекәй! Без дә сезнең
белән барабыз!
М ә р з и я . Кызым, балаларым...
(Нишләргә белми, елый.)
Н и г ъ м ә т . Кызым, без озаклама-
быз. Өйне тәртипли торыгыз.
Х ә м и т (ыржаеп). Өй кайгысы
берәүдә... әйдә, әйдә, атлагыз. Болай
да озак кыштырдадык.
М ә р з и я . Алланың ачы каһәре
төшсен үзеңә! Мәңге рәхәт күрмә!
Х ә м и т . Алла да, мулла да – Сәвит
влачы хәзер. Авызыңны үлчәп ач, Мәр-
зия! (1-2 ир Мәрзия белән Нигъмәтне
терсәкләреннән тотып алып чыгалар.)
З ә к и я , Ш а һ и д ә (артларын-
нан икәүләп). Инәкәй, әтекәй!
Х ә м и т (1 иргә). Бу асылкошлар-
ны колхоз келәтенә илтеп ябыгыз.
Ата-аналарын исән күрәселәре килсә,
байлыкларының кая качырылганын
бик тиз әйтерләр...
Ут сүнә.
4 күренеш
Караңгы. Сүрән генә ут төшә. Баягы ишегалды келәт эче ролен уйный.
Идәндә тезләрен кочаклап Ш а һ и д ә белән З ә к и я утыра.
З ә к и я . Абау, шушы караңгы
келәттә төн кунарбыз микәнни?
Ш а һ и д ә . Мин караңгыдан
курыкмыйм
ла. Әнекәйләрне кайта-
рырлар микән, түтәй?
З ә к и я . Белмим, Шаһидә үскә-
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
64
нем, мин берни дә белмим... Беттек
без, беттек... (Елый.)
Ш а һ и д ә (караштырып килә.
Тыныч тавыш белән). Зәкия түтәм,
монда тычкан-мазар юк микән?
З ә к и я . Синдә тычкан кайгысы...
(Башын иеп елап утыра, кинәт сике-
реп тора, күлмәк өстендәге чигүле
алъяпкычын салып ата. Аны кулында
бөтергәли, ныклыгын тикшергәндәй,
кат-кат тарткалап карый.)
Шаһидә шаккатып апасына төбәлә.
Зәкия, кулы белән кармалана-карма-
лана, түшәм такталарын сыпыра.
Ш а һ и д ә (аны күреп).Түтәй, син
нишләмәкче буласың?
Зәкия келәтнең һәр тактасын,
һәр бүрәнәсен барлап чыгарга
җыенгандай, ашыга-кабалана, бер
почмактан икенчесенә атыла. Аннан
кычкырып еларга тотына.
З ә к и я . Адәм көлкесе, ындыр
табагы чаклы келәттә тырпаеп торган
бер кадак кисәге булмасын инде…
Яшим дисәң, яшәп, үлим дисәң, үлеп
булмый дөньяларында.
Ш а һ и д ә . Түтәй, ычкындыңмы
әллә, минем үләсем килми, өйгә кай-
тасым килә. Тамагым ачты. Әтекәйләр
кайчан кайтыр икән?
З ә к и я (яшь аралаш кызганыч
елмаеп, Шаһидәгә карый). И апаем,
син бәләкәйрәк, сиңа тимәсләр. Менә
теге җирбит Хәмит мине мәсхәрәләп
ташласа, ни кылырмын? Аны бит гел
сөйлиләр...
Ш а һ и д ә (аңа сыенып). Матур
шул син, түтәй. Инәкәй күрмәгәндә,
кашларыңны корым белән каралтып,
бит очларыңа кишер суы да тигезгән
булдың. Теләсә кем кызыгырлык.
З ә к и я . Хәмит ише бәндәгә ма-
тур ни, ямьсез ни, тора салып өстемә
ябышса? Аннан суларга ташланырга
гына кала бит миңа.
Ш а һ и д ә . Кит, исәр, тумаган
тайның билен сындырып утырма әле.
(Бала итәкле күлмәгенең кесәсеннән
кечкенә саплы пәке чыгара.) Сиңа
тиеп кенә карасын, шушының белән
күзләрен чокып алырмын!
З ә к и я . Әтекәй гел әйтә бит сиңа,
малай булып кына туасың калган дип.
Булмышың белән гел малай шул син...
Кесәңдә пәке йөртмәсәң...
Ш а һ и д ә . Әүхәтнеке ул, әллә
кайчан
инде шәпиле уйнаганда отты-
рган иде. Менә тиле!
З ә к и я . Телеңә ничек тилчә чык-
мыйдыр, кызый, әле тиле, әле исәр…
Бир әле, хет шуның белән ишекне
ачып булмасмы. (Пәкене алып, келәт
ишеге янында кайнаша башлый. Бе-
раздан, үртәлеп.) И Аллам, бөтен
кеше пәке белән тимер кисәр ие аны…
Ш а һ и д ә . Түтәй, исәр дими ни
дисең инде сине. Кем инде шулай
итеп тимер кисәргә маташсын. Ана-
высы йозакка туры китереп, тактаны
җомрылатып чокып карале. Чокы да
чокы инде, аннан каерып карарсың.
З ә к и я . Кайчагында акыллы сүз
дә чыга шул үзеңнән... (Тактаны
каезлый башлый.) Ачылды, үскәнем,
ачылды! Әйдә, яхшы чакта котылыйк!
Йөгерә-йөгерә чыгып китәләр.
Ут сүнә.
5 күренеш
Нигъмәтнең өй эче. Ш а һ и д ә белән З ә к и я шыпан-шыпан гына кай-
тып керәләр. Зәкия керосин лампасын кабыза, тәрәзәләрдә пәрдә юклыгын
абайлап, лампаны идәнгә куя.
Ш а һ и д ә . Синең пәкең безне
төрмәдән коткарды дип сөйләсәм, теге
капчык белән суккан ышанмас та әле,
име, түтәй?
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
65
З ә к и я . Кемгә сукканнар дисең,
бер сүзеңне аңларлык түгел! Инәкәй
кебек, гел мәкаль белән сөйләшәсең!
Ш а һ и д ә . Суккан ди сиңа…
Әүхәтне әйтәм, сабын куыгы очыра-
сың дигән булыр әле.
З ә к и я . Әүхәт тә Әүхәт телен-
дә. Әтекәйләр ни хәлдә икән анда?
Җибәрсәләр генә ярар инде үзләрен,
и Ходаем!
Шулвакыт ишек ачыла, бик ары-
ган кыяфәттә Н и г ъ м ә т белән
М ә р з и я килеп керә. Кызлар алар-
ны кочаклап ала. Ир белән хатын
икәүләп сәкегә утыралар.
Н и г ъ м ә т . Сезнең бәхеткәдер
инде, балалар, дөньясында мәрхәмәт-
ле җаннар да калган икән әле.
М ә р з и я (өй эчендәге пыран-за-
ран килгән дөньяга күз төшергәч,
йөзе тартылып китә. Шаһидәгә).
Балам, теге дәҗҗал таптаган онны
канат белән ипләп кенә себереп ал әле,
иләгәч, бер пычрагы да калмый аның,
умач итәрбез.
Шаһидә, каз канаты алып, ипләп
кенә онны себерә. Бераздан кызлар
да әниләре янына менеп утыралар.
З ә к и я . Әле дә җибәргәннәр үзе-
гезне, инәкәй!
М ә р з и я . Бер изгелек мең бәладән
коткара дигәннәре хак икән.
Ш а һ и д ә (аңа сыенып). Инәкәй, ә
безне берәү дә коткармады, без үзебез
качып кайттык, менәтрәк, вәт!
Н и г ъ м ә т (шаккатып). Каян
качтыгыз?
З ә к и я . Теге җирбит безне бит
колхоз келәтенә яптырды.
Ш а һ и д ә . Әткәй, әткәй, беләсеңме,
Зәкия түтәй...
З ә к и я (аның ни әйтәсен ча-
малап, тиз генә бүлдерә, терсәге
белән төртә). Шаһидәнең әле дә
пәкесе булды, ишекне ачып кайтып
киттек.
М ә р з и я . Кыз балалар дип тә
тормый бит, дәҗҗал...
З ә к и я . Әтекәй, сөйлә инде, нәр-
сәләр булды районда?
Н и г ъ м ә т . Өченче ел буранда
адашып, малае белән бер адәм кереп
кунган ие бит, тикшерүче дигәннәре
шул булып чыкты. Үзе танымаса,
аны җүнләп карау да юк инде… «Сөт
эчереп, сез генә исән калдырдыгыз
безне», дип ике куллап күреште.
М ә р з и я . Өтермәнгә тыгарлар
дип барган җиреңдә шулай каршы
алсыннар әле, Ходаның хикмәте.
Ш а һ и д ә . Әйе шул! Әтекәй ул
малайның кулларын-аякларын уып
утырган иде.
З ә к и я . Ә без инәкәй белән сөткә
мәтрүшкә салып кайнаттык.
М ә р з и я . «Улым өчен бик курыккан
идем, коткардыгыз, мең рәхмәт
сезгә!» дип саубуллашып киткән ие
бит. Менә шул кешегә тап булдык,
Алланың рәхмәте.
Н и г ъ м ә т. Бер җамаяк сөт анагыз
белән мине өтермәннән коткарды,
балалар.
Әтәч кычкырганы ишетелә.
Мәрзия чәчрәнләп сәкедән төшә.
М ә р з и я . Сыер саварга... (Кинәт
кенә исенә төшә. Сыгылып төшә,
елый.) Сыеркаем, сыеркаем…
Н и г ъ м ә т . Ярар, анасы, баш исән
бит әле…
М ә р з и я . Баш исән дип кайчанга
кадәр юанып яшәрбез соң, атасы?
Н и г ъ м ә т . Күрше урыс авылын-
нан кәҗә алып кайтырмын, ул да мал.
М ә р з и я . Кәҗә? И Ходаем... Бе-
тебез белән түликме ул кәҗәсенә дә?
Н и г ъ м ә т . Юкка көймә. Алып
кайтам дидем бит. Алып кайтам.
Ут сүнә. Яктыра.
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
3. «К. У.» № 3
66
6 күренеш
Нигъмәтләрнең ишегалды. Читән койма. М ә р з и я н е ң абзардан чыгып
килүе. Кулында кечкенә калай бидон, беләгендә шадра сөлге. Койманың
икенче ягында Г ө л с е м күренә.
Г ө л с е м . И сыерыңның сөтеннән
уңдык, Мәрзиякәем, бидрәм чүмәкәй
булганчы савам бит. Иллә мәгәр холкы
яман, койрыгы белән битемне кыйнап
кына тора. Аптырагач, ботына бәйләп
куйганыем, аягын күтәрә башлады.
М ә р з и я (кырку). Гомердә дә
холыксызланмады.
Г ө л с е м . Сезне әйтәм, кәҗә ал-
гансыз, дигән иде Касыйм, саудыра-
мы? Шулай инде, ишле өйдә сөтсез
буламы соң.
М ә р з и я . Савам. Бик ипле. Сөте
дә күп, Аллага шөкер.
Г ө л с е м . И-и, безне бәхет басты
инде, Мәрзиякәем, басты...
М ә р з и я (ачы көлемсерәп). Ике
карга талашса, бер козгынга җим
төшәр, диләр бит. Кәнсәләрнең безнең
дөньяны пыр туздыруы сезне ничек
бәхетле иткән.
Г ө л с е м . Кәнсәләр дип... Касыйм
бит... Нигъмәтләрнең Мәрүчкәсен үзе-
безгә алып чыгабыз, дип чата-карман
килде, өзмәде-куймады...
М ә р з и я . Рәхәтен күрегез.
Г ө л с е м (уңайсызланыбрак
китә). И Мәрзиякәем... (Нидер әйтер-
гә уйлый да кулын селтәп китеп бара.)
Мәрзия аның артыннан бик озак
текәлеп карап тора. Кереп китә. Кул-
тык астына бер-ике учма үлән кыстырган
Ш а һ и д ә керә. Читәннең
икенче ягында Ә ү х ә т пәйда була.
Ул – ачык йөзле, шат күңелле үсмер.
Ә ү х ә т (читән аша). Шаһдә,
Шаһдә дим!
Ш а һ и д ә (читән янына килеп,
егетнең борын төбендә йодрык
күрсәтә). Исемемне бозма дип ничә
әйттем, ә?
Ә ү х ә т . Ярар инде, Шаһдә. Кайда
йөрисең? Көтү әллә кайчан кайтты.
Безнең сыерны юллыйсыңмы әллә?
Ш а һ и д ә . Сезнеке түгел, безнең
сыер ул! Көтүдән кайтканда да инәң
чыбык белән ярып кына алып керә
ишегалдыгызга, ул туп-туры безгә
кайта, менәтрәк, вәт! (Әүхәтнең белә-
геннән чеметә.) Абау! Как сөяк – тач
май, как сөяк – тач май!
Ә ү х ә т . Ә сез хәзер кәҗә сөте
эчәсез, фу-у! (Кызны үртәп такмаклый.)
Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,
Имиләрең бәләкәй.
Бер ыстакан сөт бирмисең,
Каһәр суккан нәмәкәй.
Ш а һ и д ә . Инәкәй әйтә, кәҗә сөте
сыерныкына караганда да файдалы-
рак, ди, беләсең килсә!
Ә ү х ә т . Сасы бит ул, аны ничек
эчәсез? Фу-у-у…
Ш а һ и д ә . Булыр сасы! Безнең
Әүхәдән мамык исе генә килеп тора!
Ә ү х ә т . Диванадыр син, кем инде
кәҗәгә шундый исем кушсын!
Ш а һ и д ә . Инәкәй әйтте, кышка
аның бәкәйләре туачак, диде. Кәҗә
тәкәсе туса, анысына бөтенләй Әүхәт
диярмен әле, вәт!..
Ә ү х ә т . Ярар. Безнең сыер бозау-
ласа, мин аңа Шаһдә диярмен.
Ш а һ и д ә . Әйтеп кенә кара!
Ә ү х ә т . Әйтәм! (Як-ягына кара-
нып, тавышын әкренәйтеп, елмаеп.)
Бозавын абзарыгызга кертеп куям.
Сыер итеп үстерерсең (Үртәп, бозау
чакыргандай итеп.) Шаһдә, туә-туә,
Шаһдә, туә-туә...
Ш а һ и д ә (йөзен балкытып ел-
мая, тагын Әүхәтнең беләген че-
метә). Менә тиле! Үгез бозау булса?
Шаһдә, имеш...
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
67
Ә ү х ә т . Чеметмә әле! Шул гадә-
тең... Үгез булса да, Шаһдә, дим. Аңа
ныграк та туры килә әле ул исем.
Шаһидә ишек ачылган тавышны
ишетеп, ялт кына читкә тайпыла,
Әүхәткә йодрык болгый. Өйгә юнәлә.
Әүхәт тә читәннән югала. Болдырга
Н и г ъ м ә т чыгып баса. Карашы
белән бер ноктага төбәлеп, уйланып
тора, гарип кулына карый-карый, ба-
скычка утыра. Уйга бата. К а с ы й м
керә. Гаепле кешедәй көрсенеп кенә
Нигъмәт янына килеп утыра. Тегесе
башын гына күтәреп карый.
К а с ы й м . Саумы, Нигъмәт? Син,
ни, миңа ачу саклама инде, кордаш...
Н и г ъ м ә т . Бөтен кайгың шулмы,
Касыйм?
К а с ы й м (корк-корк ютәлли).
Кайгы дип... Сөенерлек бернәрсә дә
күренеп тормый шул.
Н и г ъ м ә т . Ала-а-ай... «матур
тормыш» дип җырлап йөрисез түгел-
ме соң?
К а с ы й м (кул селтәп). Җыр-
ларсың (ютәлли). Влач дигәннәренә
җыен әтрәк-әләм менеп кунакласын
да...
Н и г ъ м ә т . Башны алып җир чи-
тенә олага торган да түгел, бу гарип
кул белән кайда, кем көтеп тора.
К а с ы й м . Син кул дисең, мин...
(Бик нык ютәлли.)
Н и г ъ м ә т . Бер дә ару күренми-
сең әле син, күрше. Үпкәңне әйтәм...
К а с ы й м . Үтәр әле... Кордаш, сы-
ерың өчен рәнҗемә. Чит-ят кулына ки-
теп әрәм булмасын, дидем. Заманалар
болгана да, бер көн килеп тынмасмы
әле... Үзеңә алып чыгарсың.
Нигъмәт. Нинди көнгә калдык.
К а с ы й м . Сөйләмә, кордаш!
Н и г ъ м ә т . Ачуың да килмәс иде.
Син әйтмешли, җыен ялкау, җыен
булдыксыз түрә булып йөрсен әле.
Тир түгеп тапкан малыңны талап,
сәвит төзиләр, имеш. Ичмаса, үзләрен
влач дигәнче, талаучылар, караклар
дисеннәр иде...
К а с ы й м . Кордаш, бик кычкы-
рып сөйләшмә әле. Авылның кырык
күзе, кырык колагы бар...
Н и г ъ м ә т (кул селтәп). Сөйләшү
түгел, сулыш алырга да өркәбез шул...
Өрәкләр дөньясында үзебез дә өрәккә
әйләнеп беттек...
Ут сүнә. Яктыра.
7 күренеш
Нигъмәтләрнең өй эче. М ә р з и я гөлләрен карап, су сибеп, яфракларын
өзгәләп маташа. Н и г ъ м ә т идәнгә утырган, сәламәт кулы белән капчык
ямый. Йөгереп Ш а һ и д ә килеп керә, йөзе кызарган.
Ш а һ и д ә . Инәкәй, Мәрүчкәне
үгез сөзгән, җилене канга баткан!
Н и г ъ м ә т (капчыгын куеп, то-
рып баса). Үгез сөзгән?
Мәрзия гөлләргә су сибеп маташ-
кан җиреннән дертләп китә, әмма
эндәшми.
Ш а һ и д ә . Ишетмисеңме әллә,
инәкәй, Мәрүчкәне сөзгәннәр,
дим!
М ә р з и я . Хуҗалары бар бит, ка-
рарлар. (Сул кулы белән йөрәген тота.
Түзми, тәрәзәгә каплана.)
Берара өй эчендә үле тынлык
урнаша.
Н и г ъ м ә т . Көтүчесе ни караган-
дыр, ә?!
М ә р з и я . Карга, казга охшыйм
дип, ботын сындырган дигәннәре
шушы була инде. Гөлсем бик хәтәр
кыланып, сыер асрамакчы иде бит. Эт
эченә сары май килешәме?
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
3.*
68
Н и г ъ м ә т . Мәрзия дим, күр-
шеләр белән әчелешле булып йөрмә
тагын. Гөлсем чәпчебрәк йөрсә дә,
эчендәгесе тышында.
М ә р з и я . Сыер, сыер дигән
булды... Харап итте Мәрүчкәмне,
хараплар итте!
Н и г ъ м ә т . Мал аркасында бо-
зылышып ята күрмә.
М ә р з и я . Мал, мал... Карый
алмаслык булгач, кеше малына нигә
килеп ябышырга?
Н и г ъ м ә т . Касыйм алмаса, баш-
касы алыр иде. Әнә теге кабихләрне
әйт син, кеше кулы белән утлы күмер
тотмакчы булалар. Күз яше өстендә
төзелгән блачларының гомере булыр
микән, ай-һай…
Ш а һ и д ә . Инәкәй, әйдә, Гөлсем
апаларга керик әле, бәлки синең ку-
лың килешер. Майлар сөртсәң, дим.
М ә р з и я . И балам... Мин хуҗа-
мыни сыеркаема?
Ишек ачыла. Кайгылы кыяфәт-
тә Г ө л с е м килеп керә. Өйдәгеләр
барысы да аңа текәләләр. Мәрзия
күршесен ым белән генә сәкегә чакы-
ра. Гөлсем башын иеп кенә килеп
утыра. Алъяпкыч итәген кайтарып,
битен каплый, елап җибәрә.
Г ө л с е м . Каргагансыздыр инде,
Мәрзиякәем, рәхәтен күрмәсеннәр,
дигәнсездер.
М ә р з и я . Сине каргаганым юк,
Гөлсем, синең ни гаебең бар?
Г ө л с е м . Сезнең сыерга тора са-
лып кызыккан дисеңме? Кешегә сүләп
җөрмәгәч ни… Касыймкаемның хәле
хәл, үпкәсенең рәте юк бит. Кала брачла-
ры көн саен сөт эчәргә кушып кайтарган
булган. Каян алып эчерәем? Яз көне
сыеркаемны үз кулыбыз белән җитәкләп
калхуз фермасына илтеп бирдек бит.
Н и г ъ м ә т . Калхуз, дидегез шул...
(Өстенә юка камзулын элеп, чыгарга
юнәлә.)
Г ө л с е м . Бозаулагач, бозавын
үзегезгә алырсыз дигәннәр ие дә, бир-
деләр, тот… Бер атналык бозауны ачка
тилмертеп үтерделәр, адәм тәганәсе.
Минем бит өй тулы малайлар, аларга
көн саен ни ашатыйм, ни пешерим?..
Мәрүчкәңнең сөтенә тиендек дигән
ием, бер бәхетең булмаса, җук инде,
Мәрзиякәем, җук. Әнә, өйалдына ярты
чиләк сөт кертеп куйдым, тоташ кан,
аны ничекләр эчерәем Касыймга? Җан
талашып көчкә ике имчәген саудым,
җилене мендәр чаклы шешкән, Мәр-
зиякәем, нәрсә эшләргә дә белгән җук.
М ә р з и я . Калхузыгызның мал
духтыры бар түгелме соң, нигә эндә-
шеп карамыйсың, бер-бер хәл кылыр
ие.
Г ө л с е м . Духтыр... исеме генә
бар. Пычагым белсенмени ул? Килде,
сыер тирәли ике-өч тапкыр әйләнде
дә җилкәсен сикертеп кайтып китте.
М ә р з и я (сикереп тора, өстенә
элә, яулыгын төшереп бәйләп, чыгар-
га юнәлә). Карыйк әле, Гөлсем, әйдә,
Мәрүчкәне карыйк, дим!
Г ө л с е м . Карасаң-карамасаң,
аякка басарлык түгелдер инде, Мәр-
зиякәем! Хараплар булды сыерыбыз,
хараплар булды!
8 күренеш
Нигъмәтләрнең ишегалды. Ш а һ и д ә белән З ә к и я көянтә күтәреп
судан кайтып керәләр. Чиләкләрен эскәмиягә куялар.
З ә к и я . Үскәнем, мин әбекәйләр-
гә дә берәр көянтә су китерим әле, син
боларны бушатып кына куй инде, яме.
Ш а һ и д ә . Әбекәйләргә? Әле
иртән генә аларга дип суга бардың бит.
З ә к и я . Бер көянтә су каян килеп,
кая китми инде ул.
Ш а һ и д ә . Алайса, мин дә синең
белән барам!
З ә к и я (ияртәсе килми). Син
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
69
арыгансыңдыр, үзем ялт кына урап
кайтам.
Ш а һ и д ә (чиләкне җитез генә
өйдә бушатып чыга). Нишләп арыйм!
Барам дигәч барам!
З ә к и я . Әбекәй нишләсен ул тиклем
чишмә суы белән. Шуның хәтлене
чәйгә тотарга... Иртәгә барырсың.
Ш а һ и д ә . Берүзе генә барыр
иде. (Авызын ерып.) Белмиләр ди
хәйләңне.
З ә к и я . Абау! Нинди хәйлә?
Ш а һ и д ә . Латыйфаның абыйсы
без суга барганда карап кала, без судан
кайтканда карап кала...
З ә к и я (оялып). Китчәле, нишләп
безгә карасын инде.
Ш а һ и д ә . Безгә түгел. Сиңа ка-
рый. Сүз катар иде – миннән шүрли!
З ә к и я (көлеп). Синнән? Җегетләр-
не шүрләтерлек нишләдең ул тиклем?
Ш а һ и д ә . Эшләмәдем. Әйттем
генә. Минем түтәй тирәсендә төлке ке-
бек бөтерелмә, сине яратмый ул, дидем.
З ә к и я (аптырап, күңелсезләнеп,
сиздермәскә тырышып). Һай, телең...
Әллә ниләр сөйләп йөри икән.
Ш а һ и д ә . Сөйлим шул. Күзе май-
лы аның. Сиңа да карый, бүтәннәргә
дә. Менә сиңа гына карап торса, әллә
әйтмәгән дә булыр идем.
З ә к и я (күңелсезләнеп). Дөрес
әйткәнсең,
үскәнем, дөрес әйткән-
сең... (Борылып, өйгә керергә җыена.)
Ш а һ и д ә . Бәй, чишмәгә бармый-
бызмыни?
З ә к и я . Әбекәй суны күп тотмый
ла ул, иртәнгесе дә бетмәгәндер әле.
(Кереп китә.)
Ш а һ и д ә (аның артыннан). Ну,
Зәкия түтәм!
Абзар буеннан М ә р з и я чыга,
кәҗә сауган. Кулында кечкенә би-
дон, кечкенә сөлге.
М ә р з и я . Шаһидә, бар әле, ба-
лам, калай кружкәне алып чык.
Ш а һ и д ә (өйгә атлап). Кәҗә
саварга гына кушма, инәкәй, калган
бөтен эшне эшлим! (Йөгереп кенә
кружка алып чыга.)
М ә р з и я (бидондагы сөтнең
беразын кружкага бушата). Бар,
кызым, Касыйм абыеңа кертеп чык.
Аңа дару, безгә савап булыр. (Калай
кружканы Шаһидәгә тоттыра.)
Аяк астыңа карап атла, әрәм итә
күрмә!
Ш а һ и д ә (бик гаҗәпләнеп).
Инәкәй, нигә син аларга сөт бирәсең?
М ә р з и я . Әйтәм бит, Касыйм
абыеңның үпкәсе чирле, килешсә сөт
кенә килешә, ди.
Ш а һ и д ә (ярсып). Алар безнең
сыерны алып чыгып китте, алар без-
нең сыерны үтерде, инәкәй!
М ә р з и я . Безнең сыерны... алар
үтермәде, кызым.
Ш а һ и д ә . Рәтләп карасалар...
М ә р з и я . Атаң дөрес әйтә, күр-
шеләрнең бер гаебе дә юк. Заманасы
шундый, ни хәл итәсең… Күрше хакы
– Алла хакы, диләр, кителәсе дөнья
бер җомры сөттән генә торып калмас.
Аллаһ бәндәне авырлык белән сыный
шул, балам, авырлык белән...
Шаһидә кружкадан күзен алмый
гына чыгып китә. Мәрзия аның ар-
тыннан карап кала.
Ут сүнә. Яктыра.
9 күренеш
Эскәмиядә карт Ш а һ и д ә нәкъ баягы халәтендә утыра. Әле генә исенә
төшергәннәрдән күңеле тулган. Камзул кесәсеннән кулъяулык чыгарып,
күзләрен сөртә.
Ш а һ и д ә (таягына ике кулы
белән таяна, ияген дә таякка тери).
Гомеркәйләр, диген... Тегеләй яшәсәң
дә узган, болай яшәсәң дә... Сагынган
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
70
чакларымда шулай артыма әйләнәм
дә карыйм, әйләнәм дә карыйм...
(Башын күтәрә, муенына аскан
сотовыен күзеннән ерагайтып,
вакытны карый, аннан номер эзли,
җыя.) Фәния, Фәния, дим! Әле кай-
тып кердеңме? Урын эзлим, дисеңме?
Нинди урын? Ә-ә, машина куярга,
дисең... Шәһәрегездә машина куяр-
га урын булмаганда, мине чакырып
яткан буласыз... Юк инде, бәбекәем,
синнән көлмим... Ярар, әйбәт булган,
күңелем тынычланды. Мин соң ни...
Эшем беткән. Утырам. Уйланып
утырам. Банкадагы сөтеңне әйтәм,
ачытма, әрәм итә күрмә!
2 ПӘРДӘ
Баягы вакыйга кабатлана. Эскәмиядә карт Ш а һ и д ә нәкъ баягы
халәтендә утыра. Әле генә исенә төшергәннәрдән күңеле тулган. Камзул
кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртә.
Ш а һ и д ә (таягына ике кулы
белән таяна, ияген дә таякка тери).
Гомеркәйләр, диген... Тегеләй яшәсәң
дә узган, болай яшәсәң дә... Сагынган
чакларымда шулай артыма әйләнәм дә
карыйм, әйләнәм дә карыйм... (Башын
күтәрә, кесәсеннән сотовыен ала, күзен-
нән ерагайтып, вакытны карый, аннан
номер эзли, җыя.) Фәния, Фәния, дим!
Әле кайтып кердеңме? Урын эзлим, дис-
еңме? Нинди урын? Ә-ә, машина куярга,
дисең... Шәһәрегездә машина куярга
урын булмаганда, мине чакырып яткан
буласыз... Юк инде, бәбекәем, синнән
көлмим... Ярар, әйбәт булган, күңелем
тынычланды. Мин соң ни... Эшем
беткән. Утырам. Уйланып утырам. Ни
уйлыйм, дип... Михнәткә түзелгән, менә
рәхәткә чыдый алмыйм бит әле, шуңа
аптырыйм. Ике кулыма бер эш юк...
Ярар. Ярар... әйбәт булган... Банкадагы
сөтеңне әйтәм, ачытма, әрәм итә күрмә!
Шаһидә телефонын сүндерә.
Баягыча таягына таяна. Үзалдына
әкрен генә җырлый.
Без барасы юлларның ла
Ике ягы канаулы.
Без моңаймый, кем моңайсын –
Безнең көннәр санаулы.
Атландым атның биленә,
Киттем герман җиренә.
Герман җире кара үлән –
Әллә кайтам, әллә үләм...
Тагын уйга бата.
10 күренеш
Вакыйга Шаһидә хәтерендә җанлана. Сугыш еллары. Кыш. Бертөркем
хатын-кызлар урман кисүдә. Алар арып-талып ялга туктаганнар. Бүрәнә
өстенә тезелешеп утырганнар. Өсләрендә бишмәт, бияләйләр, киез итекләр.
Араларында Г ө л с е м белән М ә р з и я дә бар. (Шактый олыгайганнар.)
М ә р ф у г а . Каһәр генә төшсен
бу Гитлерга! Каһәрләр генә төшсен!
С ә л и м ә . Чыкмаган җан гына кал-
ды бит, катыннар. Күпмегә түзәрбез?
М ә р з и я . Бүген тагын нурмыны
тутырып булмастыр, кулларым өзелеп
чыга бит инде.
Г ө л с е м . Ярар, каш ярылып күз
чыкмаган, төнгә кадәр ничек тә тутырырбыз
әле. Хәмит кенә иснәнеп йөрмәсен..
М ә р ф у г а (кемнеңдер килгәнен
күреп). И-их, бәхетеңне кәҗә сөзсә...
Әнә, килеп ята, иблис токымы.
Кышкы киемнән Х ә м и т килеп
керә. Ике кулын кесәсенә тыгып, үзал-
дына сызгыргалап, хатыннар тирәсен-
дә сүзсез генә әйләнгәләп йөри.
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
71
Х ә м и т . Я-а-ал итәбез, да?
М ә р ф у г а (торып, ул да, нәкъ
Хәмитчә кыланып, аның тирәсендә
әйләнеп чыга). Иптәш быргадир, син
бит, бер күзем бөтенләй күрми, дип
сугыштан калган кеше, безнең бер
минутка ялга туктаганны ничек күреп
өлгерәсең, ә?
Х ә м и т. Ай-яй телләрегез озынай-
ды!
С ә л и м ә . Синеке бик кыска ату.
Хатыннар белән телләшергә генә
җитә.
М ә р з и я . Үзебез монда, кызла-
рыбыз ФЗӨ дигән эт олаккан җирдә
тилмерә. Исемлекне син төзеп бир-
гәнсең.
Х ә м и т . Яп авызыңны, кулак
калдыгы! Каршы әйтеп тора ишшу...
Икенче кызыңны да тотып озатыр-
быз! Үзеңнең генә бридетель булуың
җитмәгән, боларны да сәвиткә каршы
котыртасың һаман! Районга илтеп яп-
тырам мин сине! (Мәрзиянең беләгенә
килеп тотына.)
М ә р з и я (селтәнеп). Канатла-
рыңны җәймә, бригадир булдым
дигәч тә.
М ә р ф у г а (башыннан шәлен
йолкып төшерә, җан әрнүе белән лып
итеп җиргә утыра). Нигә Мәрзияне
генә ди, безне дә илтеп яптыр. Ичмаса,
бу кәтер эшеннән котылып, бер-ике
көн булса да ял итеп кайтырбыз. (Озын
итәген җыера төшеп, аякларын
җәебрәк
куя, бөтенләй көтмәгәндә
уенчак тавыш белән җырлап җибәрә.)
Сания апа суга бара,
Яшел чиләген асып.
Сандугачлар чут-чут сайрый
Көянтәсенә басып...
Х ә м и т (аяк астына черт итеп
төкерә). Нәрсә монда җәмиләңне
җәеп утырасың, сез тутырмаган нур-
мыны әллә мин килеп эшләр дисеңме?
Себерелеп йөрергә беләсез.
М ә р ф у г а (җитез генә сике-
реп тора, Хәмитнең йөзенә кизәнә).
Хәшәрәт! Безнең ирләр ут эчендә
йөри, син монда аларның хатыннарын
басып рәхәтләнәсең! Кайтсыннар
гына, фәлән җиреңне кисеп кулыңа
тоттырырлар әле!
С ә л и м ә (башын иеп кенә). Әйтмә!
Бер бетмәсә бер бетәр сугышы
да...
Г ө л с е м . Хатыннар! Сүз әрәм
иткәнче, әллә соң шатырдатып бер
кочаклыйкмы үзен? Җыйнаулашып,
дим! Сөякләре коелып төшкәнче, ха-
ха-ха...
Хатыннар, аның сүзен куәтләп,
Хәмитнең өстенә килә башлыйлар.
Ул арткарак чигенә, бишмәтенең
өске төймәсен ычкындырып, муе-
нын ата каз кебек боргалагандай
итә, кемгә тукталырга белмичә,
кисәк Сәлимәгә текәлә.
Х ә м и т . Боларны син котырта-
сың, мыштым, җавабын да син бирер-
сең! Былач кешесенә кул күтәрүнең ни
икәнен күрсәтермен мин сезгә! (Арты
белән чигенә-чигенә чыгып китә.)
М ә р ф у г а (ачы тавыш белән
кычкырып кала). Безгә күрсәтәсе кил-
гән нәрсәңне авыл савитына үзебез
дә күрсәтешербез, җәме. (Сәлимәгә
борыла.) Кара, кызый, ниемә дип тота
да сиңа бәйләнә соң ул, ә?... Йәле, йә...
Г ө л с е м . Бәйләнми ни, аңа әле
һаман теше үтми бит...
Хатыннар кычкырып көл еп
җибәрәләр. Шулчак Сәлимә, учлары
белән йөзен каплап, бүрәнә өстенә
утыра, иңри. Тынлык.
М ә р з и я . Ходаем икән лә... Син
дә инде, Гөлсем, алдын-артын уйла-
мый әйтеп куясың...
Г ө л с е м . И-и, Мәрзиякәем, мин
бит синең кебек мулла кызы түгел,
культур-мультур итеп сөйләшә бел-
мим.
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
72
М ә р ф у г а . Туктагыз әле сез,
кемәйләр... (Йомшак кына итеп.)
Сәлимә, Сәлимә, дим... Менәтрәк,
тынычлан әле син... (Тегесе катырак
мышкылдый башлагач, тавышын
кинәт кырыслатып.) Нәрсә җебеп
утырасың соң?
С ә л и м ә (кул аркасы белән йөзен
сөртеп, кызганыч елмая). Бетте. Әллә
нәрсә мәлҗерәдем шул.
М ә р з и я . Минем гарип Нигъмәтемә
тиклем трудармиягә дип
апкиттеләр, типсә тимер өзәрлек бу
нәмәрсәгә кагылучы юк.
М ә р ф у г а . Кагылырлар ие дә,
агасы райкум тирәсендә утыра... Сил-
сәвит Шәйдул да шуңа тел-теш тидерә
алмый үзенә. Хәмит абзаң тиешле
кәгазьләрен дә ясата белгән. Үзен
колхоз рәисе йә сәвиткә куярлар иде
дә – абзагызның грамыты җитеп бетми.
Г ө л с е м . Ул азгын синең дә кап-
каңны кактымы әллә?
М ә р ф у г а (Сәлимәгә). Әйдә, тел
яшереп маташма инде.
Г ө л с е м . Безнең ни, хәзер монда
бары да, югы да уртак, сер капчыгын
төйнәп утыра торган түгел.
М ә р з и я . Ярар инде, Гөлсем,
кешенең өстендә торма.
С ә л и м ә (башын иеп утырганнан
соң, кинәт усалланып). Ирем исән-сау
гына кайтсын. Барысын да үз телем
белән сөйләп бирәм.
Г ө л с е м . Нәрсәне?
М ә р з и я . Тәки өзми-куймый бу
Гөлсем.
С ә л и м ә . Кызымны ФЗӨгә китү-
челәр исемлегенә язып куйган иде.
Сыздыртам, авылда калдыртам, диде.
М ә р ф у г а . Кая калдыртсын, Са-
бираңны да ат арбасына төяп озаттың
бит.С ә л и м ә . Озаттым шул (елап
җибәрә). Алдады, кабахәт. Үзем дә
инде... Тәнем куырылып катты шуның
янында. «Син ни, бүрәнә ни», дип
чыгып китте...
Г ө л с е м (бот чабып). Әйттем
бит, сине генә урап узамы соң ул
иблис?
М ә р ф у г а . Алла үзе кичерсен
инде, кемәйләр, башларыбыз гөнаһка
батып бетте.
Г ө л с е м . Башларыбыз, ди, хи-
хи-хи...
М ә р з и я . И чорсыз инде син,
Гөлсем. Көләргә генә торасың.
Г ө л с е м (көлгән җиреннән кинәт
туктый). Йә көләсең, йә җырлыйсың
инде. Җылыйсым килми. Касый-
мымның ярты җаны гына калды, кан
төкерә. Кайчак аны кочаклыйм да
котыра-котыра җырлый башлыйм.
(Ярсулык белән җырлап җибәрә.)
Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде.
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде...
(Җырдан кисәк туктап, тын
тора.) Әүхәтем ут эчендә йөри – аны
уйласам да җырларга тотынам. (Янә
җырлый.)
Алмалар өзәр идем дә
Җепләргә тезәр идем.
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.
Җылыйсым килми, Мәрзиякәем,
җылыйсым килми! (Кинәт сулы-
гып-сулыгып еларга тотына.)
Хатыннар әкрен генә аның җы-
рын бергәләп дәвам итәләр. Шулчак
агачлар арасында кемнеңдер йөргә-
нен ишетеп алалар, сагаеп калалар,
җырдан туктыйлар.
М ә р з и я . Һаман Хәмит иснәнеп
йөриме?
С ә л и м ә . Безне тикшерергә дип
авылдан урманга ат куып менә икән...
М ә р ф у г а . Кемәйләр, әллә соң
чыннан да бергәләшеп дөмбәсләп ата-
бызмы үзен? Без күрәсен эт күрмәс,
беткән баш беткән.
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
73
Г ө л с е м (читкәрәк барып ка-
рый). Катыннар, Хәмит түгел бу. Кеше
булды бугай. Бәй, икәү бит болар.
(Агачлар арасыннан тонык кына
булып ютәлләгән тавыш ишетелә.)
М ә р з и я (нидер сизенгәндәй,
аның янына томырылып килеп баса).
Ай Ходаем! Кинәт йөрәгем сикерә
башлады...
М ә р ф у г а . Әйтәм бит, беткән
баш беткән.
Горык-горык ютәлләп, сәләмә
киемнәргә, ертык шәлгә төренгән
З ә к и я , шундый ук кыяфәттә
С а б и р а керәләр.
М ә р з и я (үзәк өзгеч тавыш белән
кычкырып Зәкиягә ташлана, кызның
шатланырга хәле юк). Балакаем!
Зәкиям! Балакаем!
С ә л и м ә (шаккаткан кыяфәттә
кызына карап тора, учы белән авызын
каплый). Са... Сабирам! Сабирам!
С а б и р а . Әнкәй... (Кызганыч
елмая, иреннәре күгәреп каткан, аның
авырлы икәне сизелә.)
З ә к и я . Инәкәй! Без качып кайт-
тык... (Ютәлли.) Ичмаса... өйдә үлим,
дидем...
М ә р з и я (елый, кызын кочаклый,
нишләргә белми, битеннән сөя). Балака-
ем! Ничекләр урманда адашып үлмәде-
гез? Ничекләр монда килеп чыктыгыз?
С а б и р а . Җәяү кайттык. Авыл-
ларда куна-куна... Зәкия апа бик
авырый, юлда үлмәсә ярар иде дип
котым очты.
С ә л и м ә (һаман кызының кор-
сагыннан күзен алмый). Бу нәрсә? Бу
нәрсә?
М ә р ф у г а . Туктале, Сәлимә,
дапрус алырга ашыкма.
Г ө л с е м . Әйе. Җитешерсең.
Балаларны тизрәк авылга аптөшәргә
кирәк.
М ә р ф у г а . Мәрзия, әллә соң
Шәйдулның өенә барып, сүз ка-
тып карыйсыңмы? Качып кайтканга
бәла-казасы була күрмәсен, диюем...
Хәзергене белмәссең...
М ә р з и я . И Мәрфугакаем, шул
сәвит Шәйдуллар, Хәмитләр төяп
җибәрде бит инде безнең кызларны
җәһәннәм тишегенә...
З ә к и я (ютәлләп). Инәкәй, сез
ничек? Шаһидә өйдәме?
М ә р з и я . Апаең сарык карарга
керде. Көне-төне фермада балакаем.
Атаңның хаты килеп тора, Аллага
шөкер. Шахта чистартырга куйды-
лар, дигән. Син генә менә, чирләргә
сабышкансың бит.
Г ө л с е м . Аякларына кара, чаба-
талары тетелеп беткән! И Ходаем...
М ә р ф у г а . Болай сөйләнеп тор-
ганчы, Гөлсем дөрес әйтә, балаларны
тизрәк авылга алып кайтыйк, тотып
асмаслар әле.
С ә л и м ә . Ничекләр авылга кай-
тасың хәзер?
С а б и р а . Әнкәй...
З ә к и я . Сәлимә апа, Сабираның
гаебе юк. Аны... Фзуда бригадир
көчләгән...
С ә л и м ә (иңрәп). Сабый гына бит
әле ул, сабый гына...
З ә к и я . Андагыларга барыбер.
Әле барып төшкән шәйгә кызлар-егет-
ләрнең барагы да упший иде, шаулаша
торгач аердылар тагын. (Ютәлли.)
С а б и р а . Мунча керергә иде,
әнкәй. Әйтергә дә оят, без бетләп
беттек.
С ә л и м ә . Әйтергә генә оят бул-
мас.
М ә р ф у г а . Сәлимә, кызыңның
ярасына тоз сибеп торма әле. Буласы
булган, чүбек чәйнәүдән файда юк.
М ә р з и я . Әйдә, кызым, менә ми-
нем шәлемә төрен, аягыңа да шушы
чүпрәкне булса да урап куйыйк. Күп-
кә түзгәнне азга түз инде, балам, түз
инде, түз!
С ә л и м ә . Сабира! Мә... син дә
төрен... кызым.
Ут сүнә. Музыка. Яктыра.
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
74
11 күренеш
Мәрзияләрнең өе. Сәке өстендә ютәлләп З ә к и я ята. Ютәлләгән саен
гәүдәсе урталай бөгелә, кыз җыерылып килә. Ш а һ и д ә аның янында уты-
ра, апасының чәчен сыйпый.
Ш а һ и д ә . Түтәй, тагын мәтрүшкәләп
чәй ясыйммы әллә? Кишер чәе
булса да, файдасы тияр, дим.
З ә к и я . Кирәкми, үскәнем, инде
миңа бернәрсәнең файдасы булмас.
Ш а һ и д ә . Шулай дип ятсаң, бул-
мый да булмый! Ә син тереләм дип эч!
З ә к и я . Шаһидә, шулкадәр яши-
сем килә, үскәнем! Шулкадәр яшисем
килә! Җәй җитсә, көянтә-чиләкләрем-
не алып, чишмә буена йөгерәсем килә.
Ш а һ и д ә . Йөгерерсең әле, түтәй,
җәйгә тиклем ерак бит, аңынчы тере-
лерсең...
З ә к и я . Җамаяк тутырып сөт эчеп
торсам, әллә терелер дә идем.
Ш а һ и д ә (күз яшен сиздерми
генә сөртеп ала). Фронтка ит кирәк
дип, кәҗәләрне дә сөйрәп апчыгып
киттеләр шул, түтәй...
З ә к и я . Шаһидә... Әүхәттән хат
киләме?
Ш а һ и д ә . Килә, түтәй. Миңа
да яза! Сагындым дигән була, менә
исәр... Сугышып йөргән җирендә са-
гынырга вакыты бар микән.
З ә к и я . Күңелем сизә: синең
бәхетеңә исән кайтачак ул. Менә мин
әйтте диярсең!
Ш а һ и д ә . Кайтсын гына берүк,
кайтсын гына! Түтәй... түлке син
әнекәйгә ычкындырмый тор: без бит
Әүхәт белән вәгъдәләштек! Мин аны
көтәрмен дип антлар биреп калдым.
Көтәм дә.
З ә к и я . Өй тутырып балалар үсте-
рерсез, Алла боерса.
Ш а һ и д ә (оялып). Әй, Әүхәт тә
шулай дигән була...
З ә к и я . Ул кайтачак! Ышан гына.
Ә мин егетләр сөяргә дә җитешә ал-
мый калдым.
Ш а һ и д ә . Һи, өлгерерсең әле!
Тумас борын картайган берәү...
З ә к и я . Карт кыз бит инде мин,
үскәнем (ютәлли). Миңа караучы да
табылмас...
Ш а һ и д ә . Табылмый ни! Чибәр
бит син, түтәй! Менә терелгәч, тагын
мич артыннан корым алып, кашла-
рыңны каралтып җибәрсәңме?
З ә к и я . И-и, терелсәмме...
Ш а һ и д ә . Зәкия түтәм! Син ни...
Миңа ачуланма инде, яме...
З ә к и я . Нигә ачуланыйм?
Ш а һ и д ә . Теге чакны Латый-
фаның абыйсы синең арттан күзен
алартып калганда дим...
Зәкия (көч-хәл белән елмаерга
итә). Булмаганны...
Ш а һ и д ә . Син дә ошаткан идең
дә аны... Сакчы эт шикелле гел яныңда
йөрдем, күзләре бигрәк майлы тоелды
шул, синең өчен курыктым.
З ә к и я . Әйтәм аны чишмәгә берүземне
җибәрмәскә җан талаша идең...
Ш а һ и д ә . Аның үлгән хәбәре
килгән. Кызлар кулы тотарга да җи-
тешмәгәндер инде, бахыр...
З ә к и я . Үскәнем... Өстемә япчәле,
бөтен тәнем калтырый...
Ш а һ и д ә . Бөтен җелегеңә үткән
икән суык.
З ә к и я . Безне бит заводта эшләт-
теләр. Ни өскә, ни аякка кияргә биргән
кеше юк. Киеп барган киемнәр тете-
леп бетте. Ашарга юк. Соңгы айны
ипи карточкасын урлаттым – Сабира
белән аның валчыкларын бүлешеп
ашадык. Баракта катып үлмәле, алай
да бетләп беттек. Әтекәй элгәре хак
әйткән икән: саласында да, каласын-
да да шайтаннар хуҗа булган шул.
(Ютәлли.)
Ш а һ и д ә (апасының өстенә яба).
Түтәй, мин хәзер Сабираларга төшеп
менәм, аларның сыеры бар бит, берәр
чокыр сөт арттыра алмаслармы...
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
75
З ә к и я (аны туктатып). Кирәк-
ми, үскәнем, кирәкми... Инәкәйгә сиз-
дерми тор. Сиңа әйтәм. Син көчле кыз,
малайларга охшагансың. Мин авылга
үләргә дип кенә кайттым, үскәнем.
Чит-ят туфракта аунап каласым кил-
мәде. Мине зиратның теге башына,
наратлык каршына җирләрсез. Әтекәй
исән-сау кайтса, баш очыма да берәр
бәләкәй нарат утыртып куярсыз.
Ш а һ и д ә . Түтәй...
З ә к и я . Бүлдермә. Шуны да оныт-
ма: бу илкәйләрдә беркем дә беркемгә
кирәкми икән, үскәнкәем. Хакыйкать
бардыр, тәртип бардыр, хаклык бар-
дыр дип алданып йөри күрмә. Үзеңә
генә ышан!
Ш а һ и д ә . Түтәй, дим... Син те-
реләчәксең, ишетәсеңме, тереләчәк-
сең! Мин сиңа сөт алып кайтам, түтәй,
сөт алып кайтам! Син тереләчәксең!
З ә к и я . Шулкадәр яшисем килә
дә соң, үскәнкәем, шулкадәр яшисем
килә! (Бөгәрләнеп ютәлли.)
Шулвакыт ишектән, шаулашып,
Х ә м и т белән берничә кеше керә.
Артларыннан ачыргаланып М ә р -
з и я йөгерә.
Х ә м и т . Әһә, монда да бер кач-
кын! (Дәфтәренә нидер яза.) Нәрсә,
сугыш чоры закуннары синең өчен
түгелмени? Качып кайткан өчен,
беләсеңме, нәрсә көтә сине?
М ә р з и я . Бирмим! Кызымны
берегезгә дә бирмим!
Х ә м и т . Синдә генә кыз... Әле
сәвиткә рәхмәт әйт. Төрмәгә озатасы
урынга, силсәвит Шәйдул качкыннар-
ны кире җыеп ФЗӨгә генә җибәрергә
кушты.
М ә р з и я . Үземне алып китсен-
нәр! Өтермәнгәме, җәһәннәмгәме...
Кызымны бирмим! Тәнендә чыкмаган
җаны гына калган.
Х ә м и т . Калган бит әле. Димәк,
яши! Җыеныгыз! Атлар әзер.
Ш а һ и д ә . Түтәйгә кагыласы бул-
ма! Аның урынына мин барам!
З ә к и я . Юк! (Башын калкыта,
көчкә тора.) Юк, үскәнем! Син ничек
тә яшәргә тырыш! Инәкәйгә терәк
бул!
Ш а һ и д ә . Юк, түтәй! Үзем ба-
рам!
Х ә м и т . Сиңа да чират җитәр,
нигә кайгырасың... Бу юлы качкын-
нарны алып китәргә, диделәр! Җыен,
дим!
Зәкия ютәлли-ютәлли киенә.
Мәрзия сыгылып төшеп елый.
М ә р з и я . Балам! Балам! Кызы-
каем!
З ә к и я . Инәкәй, сау бул! Бәхил
бул, инәкәй!
М ә р з и я . Кызыыыым! (Хәмит-
кә.) Башың бетсен, бәдбәхет, кар-
гышым тотсын! Болай да тере мәеткә
әйләнгән кызымны тагын кая олакты-
расыз? Кабахәтләр, барыгызны бергә
җир йоткырлары...
Х ә м и т . Кара, сәвит властен кар-
гап торасыңмы? Үзеңне дә олакты-
рыр җир табылыр, күп сөйләшсәң...
(Җиңенә килеп ябышкан Мәрзияне
селтәп җибәрә.)
М ә р з и я . Төкерәм мин сезнең
влачыгызга! Беркемгә рәхәт күрсәтмә-
гән ул савитыгыз белән чукынышып
китегез!
1 и р . Мәрзия, авызыңны үлчәп
ач! Каторгыга китмиләр бит, кайтыр.
Курчак уйнап утырыр яшьләре узган.
М ә р з и я . Чу-кы-нып ки-те-гез!
Чу-кы-нып ки-те-гез! Кызым, балам...
Ш а һ и д ә (әнисен кочаклап, ныклык
белән). Әнекәй! Сыгылма! Елама!
Елама, зинһар! Мин еламыйм бит,
күрәсеңме, мин еламыйм!
Ут сүнә. Югалту ачысын ча-
гылдырган үзәк өзгеч көй яңгырый.
Яктыра.
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
76
12 күренеш
Ишегалды. Ш а һ и д ә баскыч төбендә утыра. Башына шәл ураган, биш-
мәтен җилкәсенә япкан. Г ө л с е м керә, кышкы киемнән. Шәлен урап бәйләгән.
Г ө л с е м . Нишләп болай утыра-
сың, Шаһидә? Катып үләсең киләме-
ни? Тор әле, балакаем (кызны култыклап
торгыза).
Ш а һ и д ә . Туңганымны сизмим дә.
Г ө л с е м (өйгә ымлап). Мәрзия-
нең хәле ничек?
Ш а һ и д ә . Көчкә йоклап китте.
«Зәкиямне күрмәдеңме, түтәң кая чы-
гып китте» дип саташа кайчак. Әтекәй
турында белгертмәдем, әйтергә куркам.
Г ө л с е м . Бала хәсрәтен күтәрер-
гә тимер йөрәк кирәктер шул... Алла
сакласын инде!
Ш а һ и д ә (кулында бөгәрләнеп
беткән кәгазьне җәеп). Бу хатны
ташлыйм микән әллә дип бөгәрләгән
идем, алайса, кая яшермим, инәкәй
шуны эзләп табып укый да җылый,
укый да җылый.
Г ө л с е м . Сабира язганнымы? Би-
чара, авырыннан котылган икән, станок
ташыганда төште, дип язган анасына.
Ш а һ и д ә . Шул. «Зәкия апа кил-
гәннең икенче көнендә үк җан бирде.
Казанның Татар зиратына җирлә-
деләр», дигән.
Г ө л с е м . Чәчәк кебек чагында,
диген.
Ш а һ и д ә . Наратлык каршына
җирләгез, дигән васыятен үти алмадым.
Г ө л с е м . Син гаеплемени, ба-
лакаем.
Ш а һ и д ә . Кем гаепле соң, Гөлсем
апа? Бу мәхшәрнең барысына да кем
гаепле?
Г ө л с е м . Сугыш бит, закуннары
да коры.
Ш а һ и д ә . Сугыш? Ә мондагы-
лар? Фашист, диләр, мондагыларның
кай җире ким... Югыйсә, кешеләр
бит алар, кешеләр! Нишләп Хәмит
кебекләргә бер җәза да юк?
Г ө л с е м . Чү, Шаһидәкәем, алай
кычкырып сөйләшмә берүк. Инде
сине дә алып китсәләр, әнкәңә тилереп
үләргә генә кала, әйттем исә кайттым.
Ш а һ и д ә . Түтәйгә бер җомры сөт
булса да кайнатып эчерергә җитешә
алмый калдым.
Г ө л с е м . И бала, сөт кенә котка-
рыр иде, дисеңме...
Еракта ниндидер тавыш ише-
телә. Шаһидә сискәнеп китә.
Ш а һ и д ә . Нинди тавыш булды?
Г ө л с е м . Бүреләрдер ул. Мәр-
фуга апаң көндез генә әйтеп тора иде,
Ташландык чишмә тирәсендә күбәй-
гәннәр, авылга төшә күрмәсеннәр, дип.
Шул мәлгуньнәр тавышы булды бугай.
Ш а һ и д ә . Бүреләр? Ташландык
чишмә янында?
Г ө л с е м . Ул тирәдә элек үләт базы
иде бит, авылга якын дип күмдергәндәй
иттеләр. Шуңа иснәнеп йөриләрдер.
Ш а һ и д ә . Абау, бигрәк куркыныч!
Г ө л с е м . Куркыныч булмый. Без-
нең кебек, алар да ач. Ач чагында үләксә
ни, адәм ни, каршыларына килеп чыкса,
кешене дә өзгәләп кенә аталар.
Ш а һ и д ә . Уйласаң да котың
очарлык...
Г ө л с е м . Чыгыйм әле мин. Мәр-
зиянең хәлен белим дип кенә керүем
иде. Ике почмакта ике малаем ашарга
сорап, күзгә карап тилмереп утыра.
Как сәкедә җан биралмый Касыймым
тилмерә... Чыгыйм, Шаһидә. Сезгә дә
сабырлык бирсен Ходай.
Шаһидә Гөлсемне капкага кадәр
озата. Шул урында басып, бик озак
бер ноктага карап тора. Х ә м и т
килеп керә. Шаһидәгә карап тора.
Х ә м и т. Кара, ирдәүкә, кеше белән
исәнләшергә өйрәтмәделәрмени сине?
Ш а һ и д ә . Кеше белән исәнләшәм.
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
77
Х ә м и т . Мин ишетмәдем.
Ш а һ и д ә . Син бит кеше түгел.
Х ә м и т . Ну-ну... Кем димәкче
буласың?
Ш а һ и д ә . Үтерүче син. Кеше
үтерүче.
Х ә м и т . Аягөсте төш күрәсеңме
әллә, авызың әйткәнне колагың ишетми.
Ш а һ и д ә . Минем Зәкия түтәмне
син үтердең. Гарип атамның исемен
трудармиягә алынучылар исемлегенә
син өстәп яздыргансың. Өстенә шахта
ишелеп үлмәде ул, аны син үтердең, син!
Х ә м и т . Вәт акылдан шашкан
нәмәрсә!
Ш а һ и д ә (күзләренә туп-туры
карап). Хет бер сорауга яшермичә,
боргаланмый җавап бирә аласыңмы:
безнең гаиләдә ни үчең бар синең,
сиңа ни зыяныбыз тигәне булды?
Х ә м и т (авызын очлайтып, ирен-
нәрен уңга-сулга йөртеп уйланып
торгандай кылана. Аннан мыскыллы
елмаеп). Яшермим, нигә яшереп то-
рыйм, дөресен әйтәм. Яшь чагында
Мәрзияне ни кыстадым миңа кияүгә
чыгарга, көлде генә. Имеш, мин ялкау,
мин булдыксыз, мин тегеләй... Йә,
Нигъмәтне яратам, диде, аңа кияүгә
чыгып ни отты? Ха-ха-ха... Кая мулла
кызының кичәге байлыклары, ә?
Ш а һ и д ә . Без идек аның байлы-
гы, аңлыйсыңмы, без идек! Барысын
да синең ише кабихләр харап итте!
Ю-ук, сугыш түгел, сез харап иттегез!
Х ә м и т (уенда бөтенләй башка
нәрсә). Карап-карап торам да, ирдәүкә
дисәң дә, син дә кан кыздырырлык
булып пешеп җиткәнсең түгелме?
(Биленнән эләктереп ала.)
Ш а һ и д ә (көчле селтәнеп, Хә-
митнең йөзенә суга). Җирәнгеч бәндә!
Х ә м и т . Менә-менә, анаң да шу-
лай ди иде! Тач шуның сыңары!
Ш а һ и д ә . Тырнак очың белән
генә кагылып кара, чыраеңны умырып
төшерермен!
Х ә м и т . Умырырга вакытың кал-
мас, ирдәүкә! Мә, иртәгә иртән кәнсәләр
каршына килеп баскан бул, шуннан
җыелып китәсез. (Кәгазь кисәге суза.)
Ш а һ и д ә (аптырабрак). Кая
китәргә?
Х ә м и т . Урман кисәргә кеше
сорыйлар. Авыл башындагы урманга
гына түгел, бик еракка юлыгыз.
Ш а һ и д ә . Мин беркая да китмим.
Өйдә инәкәйне берүзен калдыра тор-
ган түгел, ул авырый.
Х ә м и т . Ишеттем, акылы киткән,
диделәр. Психлар бүлнисенә озатыр-
быз, шунда ятар.
Ш а һ и д ә (аңа шаккатып карап
тора). Юк, адәми зат болай булалмый.
Кеше түгел бит син, чыннан да иблис!
Х ә м и т . Ә син миңа ошый
башладың әле, ирдәүкә! Бик кайнар
күренәсең. Ничава, урманда бик тиз
суытырлар үзеңне, анда урыс ма-
жиклары җитәрлек...
Ш а һ и д ә . Мин беркая бармыйм.
Инәкәйне күрәләтә үләргә ташлап
калдыралмыйм. Ассалар да, киссәләр
дә бармыйм!
Х ә м и т . Бәйләп булса да ап-
китәләр. Синең ишене күрмәгәннәр ди.
Ш а һ и д ә . Хәзер үк силсәвиткә
барам, Шәйдулла абыйга үзем аңла-
там. Инәкәй терелгәнче мин авылдан
киталмыйм!
Х ә м и т . Шәйдулны нишли ала
дип беләсең... Сине мин генә алып
калырга могу, ирдәүкә!
Ш а һ и д ә (мыскыллы елмаеп).
Син? Бригадир дигәч тә, кем соң син
шулкадәр? Әллә авылда синнән олы-
рак түрәләр юкмы?
Х ә м и т . Бар. Тик соңгы сүзне
мин әйтәм!
Ш а һ и д ә (нидер уйланып). Һе...
Нинди инде ул синең «соңгы сүзең?»
Х ә м и т . Ирдәүкә... Аның ишене
әйтмичә дә аңларга вакыт. (Колагына
иелеп пышылдый.)
Ш а һ и д ә (тагын баягы кебек
йөзенә селтәнә. Ярсып). Ничек җир
күтәрә синең кебекләрне – шунысына
аптырыйм.
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
78
Х ә м и т . Ха-ха-ха. (Кулыннан
эләктереп ала.) Димәк, җиргә минем
кебекләр дә кирәк!
Ш а һ и д ә . Әгәр мин... (Нидер
уйлап.) Риза, дисәм?
Х ә м и т (учын учка сугып). Син –
миңа, мин – сиңа. Бу кәгазьне вак-вак
кисәкләргә тураклыйм да җилгә очырам.
Ш а һ и д ә . Инәкәй хакына... Бары
аның хакына.
Х ә м и т . Яратам шулай сүзне кыска
тотучыларны. Алайса, бүген төнлә
капка келәгезне төшермичә генә ят.
Урын тапмый калмабыз.
Ш а һ и д ә . Юк! Авылның кырык
күзе бар. Төн дип тормаслар, берәрсе
күреп калса... Исемемне урамга чыга-
расым килми... Ташландык чишмәнең
бурасы һаман исән. Шунда кил.
Х ә м и т . Синең дә акылың ыч-
кынмагандыр бит? Урман очындагы
чишмәне әйтәсеңме? Бер диванасы
буралап куйган. Ул тирәдә бит элек
үләт чокыры булган.
Ш а һ и д ә . Шуны әйтәм. Анда
аулак. Кеше-кара килеп чыгар дип
борчыласы юк.
Х ә м и т . Соң, соң... Шунда хәтле
өстерәлеп йөрергә... син мине...
Ш а һ и д ә . Юк икән – юк инде.
Кеше күзеннән куркам, башкача бул-
дыралмыйм.
Х ә м и т . Вәт ирдәүкә... (Икеләнеп
тора.) Кеше төсле генә кыланырга
ярамыйдыр.
Ш а һ и д ә . Син кеше түгел, иблис,
дидем бит! (Хәмитнең күзенә ут чәчеп
карый.) Мин бары тик авыру әнекәем
хакына гына риза, дидем, онытма!
Х ә м и т (иягеннән тотып). Ма-
три, ирдәүкә, әгәр хәйлә булса, кара
таңнан өегезгә кереп, үзем бәйләп
алып чыгам, үзем бәйләп озатам. Син
урманнан кайтканда, анаңның кипкән
сөякләре генә каршы алыр үзеңне!
Ш а һ и д ә . Кипкән сөякләр? (Ур-
тын чәйнәп.) Киләм, дидем. Авыл
йоклагач. Бура эчендә көт.
Х ә м и т . Матри, ирдәүкә!!! (Бар-
мак янап чыгып китә.)
Ш а һ и д ә (үзалдына). Бар, Хәмит,
бар!.. Димәк, йә син, йә мин... Ходаем!
Җир йөзен хет бер адәм актыгыннан
чистартсаң иде!
Ут сүнә. Шомлы музыка яңгы-
рый. Яктыра.
13 күренеш
Язгы көн. Кайчандыр кышын авыл хатыннары урман кискән урын.
М ә р ф у г а , Г ө л с е м , Ш а һ и д ә чүпрәк капчык тотып, кычыткан,
яшел үлән җыеп йөриләр.
Г ө л с е м (үзалдына җырлый).
Алмалар өзәр идем дә
Җепләргә тезәр идем.
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.
М ә р ф у г а . Гөлсем, сабыр бул
инде, сабырлар бул! Үзең турында уйла.
Ш а һ и д ә . Гөлсем апа, болай бул-
са, син дә инәкәй кебеккә әйләнәсең
бит (кочаклый). Түз, сабыр бул!
Г ө л с е м . Бөтенесе шулай, ди.
Сабыр бул, диләр. Кайлардан алыйм
соң ул сабырлыкларны? (Елый.)
М ә р ф у г а . Кайда йөри соң бу Сә-
лимә? Урман авызына менәбез, дигәч,
көтегез, мин дә барам, дип калды бая.
Йөри бугай, адашкан бәрән сыман...
Г ө л с е м (җырлый).
Яр буенда салкын чишмә,
Агып төшә улакка...
М ә р ф у г а (бүлдереп). Җитәр лә,
Гөлсем! Әүхәтең турында уйлар иең.
Ул кайтып керүгә, Шаһидә әйтмешли,
син дә Мәрзия кебек булып куйсаң...
Алла сакласын!
Г ө л с е м (каядыр борылып, ерак-
ка төбәлеп тора). Өчесе тиң бергә
яталар. Мин генә монда берүзем.
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
79
Иртән торам да тәрәзәдән зират ягына
карыйм. Бәгырькәйләрем, өчесе тиң
бит, өчесе тиң...
М ә р ф у г а . Синекеләр генәме...
Ул шыткан бодай белән ярты авыл
харап булды, тамак тәмугка кертә,
диләр шул, ни хәлләр итәсең.
Г ө л с е м . Ике улым, буй җиткереп
килгән ике балам... Җир идәнне тыр-
ный-тырный үлделәр бит, күз алкай-
ларымда... Сөт эчергән булсагыз, исән
каласылар иде, диләр... кайлардан алып,
кайлардан алып? Сөт булса, Касыймым
да кан косып үлмәс иде... Өчесе тиң бит,
өчесе тиң... Ничекләр сабыр булыйм?
Ш а һ и д ә . Ничек тә яшәргә кирәк
бит, Гөлсем апа...
С ә л и м ә керә, ул да капчык тоткан.
М ә р ф у г а . Теге очлар бөтен
кычытканны җыеп бетерә бит инде.
Кайда йөрисең шул гомер?
С ә л и м ә . Урта урам Гарифәгә па-
харункы килгән, шуны илтсәм дә илттем,
илтмәсәм дә юк. Кайлардан башымны
тыктым бу пашталиун эшенә... көн туса,
яман хәбәр ташудан арынмыйм... Капка
төпләреннән биш әйләндем. Бер атна
яшәп калган ие бит ире белән, бер атна!
Хатыннар утырып дога кылып алалар.
С ә л и м ә . И-и, башкайларымны
әйтерием... Гөлсем апа, сиңа хат бар,
Әүхәтеңнән!
Г ө л с е м (сискәнеп кенә хатны
ала, барысы да, сулышсыз калып,
аның кул хәрәкәтенә, күз карашына
карап торалар. Авыз эченнән генә
иҗекләп укырга маташа). Үзенең
кулы! Исән икән, балакаем!
М ә р ф у г а . Көнгә бер яхшы
хәбәр ичмаса... Аллага шөкер.
Г ө л с е м . Шаһидәкәем, укып бир.
Ш а һ и д ә (укый). «Сезки гыйззәтле
вә хөрмәтле әткәм Касыйм, әнкәм Гөл-
сем! Һәм дә яраткан энеләрем...» (Бары-
сы да елашалар, күз яшьләрен сөртәләр.)
Монда бөтен авылга сәлам тезелгән...
«Минем үз хәлемә килгәндә, әле бу
минутларда исән-сау. Тамагым тук, өс
бөтен. Ике йөз грамм икмәк белән үтә
күренә торган суда пешкән тары үрәсен
ашавы, ашаганда бөтен кеше бер табак-
тан кашыклар белән тары бөртекләрен
куып йөрүләре шундый кызык, шундый
күңелле. Аш алдыннан бисмилла әйтсәң,
бәрәкәтле була, дигәнгә күрә, бисмилла-
ны калдырганым юк. Кайчакта әгузесен
дә әйтеп куям. Укымыш ярый бит ул бер
урынга. Сез әгузе генә түгел, колхуал-
ланы да укый торгансыздыр, сезгә дә
җиңел түгелдер...»
М ә р ф у г а . И-и, җиңел буламы
соң... Ат урынына хатыннар җиге-
лергә калгач, каяннар җиңел булсын.
С ә л и м ә . Кара, Әүхәтне әйтәм,
китап язган шикелле итепләр язган!
Г ө л с е м . Улыкаем... Хатына кар-
шы ничекләр җавап языйм? Монда
нимес атып тормаса да, авылның ач-
лыктан тилмергәнен, ике энекәшенең
кар астында калган шыткан бодай
ашап җан биргәнен, атасының үлгәнен
ничек языйм? (Елый.)
М ә р ф у г а . Ил башына килгән
хәсрәт, ни кыласың. Сыеры булган-
нарга гына бераз җиңелрәк.
С ә л и м ә . Өй тулы аяксыздан-кул-
сыз бала, мин дә әл дә сыеркаем бар,
әл дә сыеркаем, дим! Шуңа гына карап
торабыз.
М ә р ф у г а . Кемәйләр, артык сүз
бозау имезә, ди. Булганын җыйыйк та
кайтыйк. Аллага шөкер, кычытканы,
кузгалагы баш төртте – ачка үлмибез,
яшибез, кемәйләр, җан асрыйбыз!
С ә л и м ә . Яшибез дигәннән... Сез
ишеттегезме соң, Хәмитне тапканнар бит!
Шаһидә сискәнеп китә, әмма дәшми.
М ә р ф у г а . Кит аннан! Ишетмә-
дек! Кайда йөргән?
Г ө л с е м . Ул иблискә ни-нәмәрсә
булсын, диген.
С ә л и м ә . Хәмитне дип... Үзен
түгел, сөякләрен!
Хатыннар аһ итәләр, тиз-тиз
генә битләрен сыпырып куялар.
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
80
С ә л и м ә . Ташландык чишмә
буенда кар эреп, кеше сөякләре килеп
чыккан.
М ә р ф у г а . Әнекәем лә!
С ә л и м ә . Бүреләргә юлыккан
ди. Итекләреннән танып кына Хәмит
дигәннәр, андый күн итекне авылда
Шәйдул киде дә Хәмит киде.
М ә р ф у г а . Кыш көне райуннан
тиклем килеп ни эзләделәр, Хәмит
югалды дигәч, авылның астын-өскә
әйләндергән булдылар.
Г ө л с е м . Эткә эт үлеме булган
икән алайса.
М ә р ф у г а . И, үлгән кеше турын-
да яман сүз сөйләмик инде, кемәйләр.
Нишләп йөргән диген син аны, әҗәлен
эзләп.
С ә л и м ә . Күрше авыл марҗала-
ры яныннан кайтып килгәндер, тагын
кайда йөрсен...
М ә р ф у г а . Өстендә гел кеше
каргышы булды, күз яше төшми ка-
ламы соң!..
Ут сүнә. Яктыра.
14 күренеш
Көз башы. Мәрзияләрнең ишегалды. Көянтә-чиләк күтәреп, судан
Ш а һ и д ә кайтып керә. Башында яулык, өстендә юка камзул. Чиләкләрен
эскәмиягә куйганда, өй ишеге ачыла, М ә р з и я күренә. Ул бик бетеренгән,
күзләрендә нур калмаган, яулык астыннан чәчләре тузгыган.
М ә р з и я . Түтәң кая? Чишмә бу-
енда калдымы?
Ш а һ и д ә (аның янына килә,
кочаклый).
Инәкәй, әле әйбәт кенә
утырып калган идең бит. Инде тагын...
М ә р з и я . Су буенда салкындыр.
Бишмәтен илтеп бир. Мәле, мәле,
менә яулыгымны да бир. Салкын ти-
дерә күрмәсен.
Ш а һ и д ә . Ярар, әнкәй, ярар. Илтер-
мен. Әйдә, син өйгә кер дә ятып тор әле.
М ә р з и я (керергә теләми, бол-
дырга төшеп утыра). Көн ятам, төн
ятам. Тагын башым шаулый башлады.
Ш а һ и д ә . Керик, инәкәй. Яңа су-
дан самавыр көйрәтермен. Гөлсем апаны
да чакырырбыз. Бергәләп чәй эчәрбез.
М ә р з и я (кеткелдәп). Атаң да
озакламас, Касыйм абыеңны да дәш.
Ш а һ и д ә . Ярар, инәкәй, дәшәрмен.
М ә р з и я (башын тотып, елам-
сырый). Эчендә утын кисәләрмени,
әй гөжли башкаем...
Ш а һ и д ә (әнисенең башын сы-
пыра, авыз эченнән генә дога укый,
сыйпый). Бәләкәй чакта үзең өйрәткән
догалар, инәкәй. Аллаһы Тәгаләдән гел
сорыйм, терелтсә генә ярар иде үзеңне!
М ә р з и я (бик гаҗәпләнгән кы-
яфәттә). Мин авырыйммыни?
Ш а һ и д ә (моңсу елмаеп). Кайча-
гында башым авырта дисең бит.
М ә р з и я . Кулың шифалы синең,
балакаем. Менәтрәк, авыртуы да бетеп
киткәндәй булды.
Ш а һ и д ә . И инәкәй...
М ә р з и я (урыныннан кузгалып,
өйгә атлый). Бербөртегем бит син,
балам. Шаһидәм, бербөртегем... (Ке-
реп китә.)
Шаһидә аның артыннан керергә
атлый да кире борыла, лап итеп
баскычка утыра. С ә л и м ә керә.
Иңсәсенә почтальон сумкасы аскан.
Читән койма аша Гөлсемнәр ягына
карап тора. Баскычта башын иеп
утырган Шаһидәне күреп ала.
С ә л и м ә . Абау, Шаһидә, нишләп
утырасың болай?
Ш а һ и д ә . Әәә, Сәлимә апа, син
икән...
С ә л и м ә . Мәрзия нихәл? Шул
көеме?
Ш а һ и д ә . Акыллы гына утырган
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
81
җиреннән көйсезләнеп тә китә, аннан
тагын аңына килгәндәй була.
С ә л и м ә . Әйтмә инде, үскәнкәем.
Андый авырудан терелә торган да
түгел, диләр бит.
Ш а һ и д ә . Барысы да Аллаһы Тә-
галә кулында... Әллә миңа хат бармы,
Сәлимә апа?
С ә л и м ә . Сиңа түгел, Шаһидә...
(Янына килеп утыра.) Аптыраганнан
монда кердем.
Ш а һ и д ә (нидер сизенеп сискәнеп
китә). Яман хәбәр генә алып кермә.
С ә л и м ә . Үскәнкәем... Япь-яшь
килеш син дә ниләр генә кичермәдең...
Ш а һ и д ә . Сузма, Сәлимә апа.
С ә л и м ә . Гөлсемгә... ничекләр
бирим...
Ш а һ и д ә (сикереп тора, үзе дә
сизмичә, Сәлимәне җилкәсеннән җил-
терәтә). Тагын ни, тагын ни? Әүхәтме?
С ә л и м ә (сумкасыннан кәгазь
ала). Әүхәт. Менә пахарункасы. Гөл-
семгә әйтергә йөрәгем җитми.
Ш а һ и д ә (җиргә чүгеп, тезләнеп,
Сәлимәнең аякларын коча, үзе акыл-
дан язгандай пышылдап кызу-кызу
сөйләнә). Әйтмә, Сәлимә апакаем,
әйтә күрмә! Гөлсем апаның җаны бо-
лай да кыл өстендә эленеп кенә тора.
Әйтә күрмә!
С ә л и м ә . Яшереп кала торган
хәбәрме?!
Ш а һ и д ә (тешләрен кысып, сыкранып,
мизгел эчендә ярты картаеп).
Ялгыш хәбәр бу. Сәлимә апа, дөрес
түгел! Әүхәт исән, күңелем сизә, исән
ул! Әйтмик Гөлсем апага, белгертмик!
Әйтсәк,
шул минутта үзе егылып үлә
бит! Бар өмете булып бер Әүхәт калды
ласа!
С ә л и м ә . Бүген булмаса, иртәгә
барыбер беленә бит, Шаһидә. Аннан
мине винават итеп калдырырлар, Алла
сакласын. Хатны тапшырмагансың,
диярләр, башымны өтермәнгә илтеп
тыгарлар.
Ш а һ и д ә . Хатыңны миңа бир,
кирәк дисәң, үзем кул куям. Тик Гөл-
сем апага гына әйтмә!
С ә л и м ә . Үзем дә аптырыйм
инде...
Ш а һ и д ә . Бу хат турында авылда
тагын берәрсе ишеттеме инде?
С ә л и м ә (аптырабрак). Юк.
Юктыр... Әле Шәйдулла да белмидер,
силсәвиттә бүген эт җан да күренмәде.
Ш а һ и д ә . Шәйдулла абыйга да
үзем әйтермен. Бир миңа хатны, Сә-
лимә апа!
С ә л и м ә (кәгазьне биреп). Без
күрәсен кеше күрмәс... Син дә сабыр
бул, Шаһидә. Сабыр бул, балакаем!
(Башын чайкап, чыгып китә.)
Ш а һ и д ә (кәгазьне әкрен генә
ачып укый, бөгәрләп күкрәгенә кыса).
Юк! Ялгыш хәбәр бу! Әүхәт исән!
Зәкия түтәм дә шулай диде. Кайтыр,
көт, диде. Өй тутырып бала үстерерсез,
диде. Ул кайтачак! (Үзалдына иңри.)
Әүхәт, ишетәсеңме, син кайтырга
тиеш! Тормыш гел үлемнән генә торал-
мый, ишетәсеңме, син кайтырга тиеш!
Ут сүнә. Өмет белән сугарылган
музыка яңгырый. Яктыра.
15 күренеш
Мәрзияләрнең өй эче. М ә р з и я яткан сәке чаршау белән бүленгән. Бертөркем
кызлар, кабага йон бәйләп, җеп эрлиләр (1 күренештә чишмә буена килгән кызлар
уйный ала). Ш а һ и д ә дә, С а б и р а да шунда. Бергәләп әкрен генә җырлыйлар.
...Энҗе дә мәрҗән кызларның кул бавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
С а б и р а (чаршау артына ым-
лап), Шаһидә, Мәрзия апага комачау-
ламыйбыз микән?
Ш а һ и д ә . Юк, юк, Сабира, хәзер
бала йокысы белән изрәде ул.
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
82
3 к ы з . Сабира, калада күргән-
нәреңне сөйлә әле. ФЗӨ дигәннәре...
С а б и р а (кырт бүлдереп). Ис-
кәйләремә дә төшермәгез! Әйдәгез,
шыпыртлап кына йөзек салышлы
уйныйк.
2 к ы з . Ватык тилифунлы гына
уйныйк, ул кызыграк.
3 к ы з . Кызык дигәннән, кичә
төнлә кәнсәгә кизүгә менгәч, Сәви-
ядән көлеп үлә яздык!
1 к ы з . Көлмәсәнә, соң, әнкәй
бит, тилифунга шалтыратсалар, күп
сүләшмә, бөтен кеше йоклый, диген
дә тор, дип менгереп җибәрде.
2 к ы з . Әйтәм җирле ярты сәгать
кенә сөйләштең.
3 к ы з (Сәвия булып кыланып,
кулын колагына китереп, телефоннан
сөйләшкән кылана). «Әлү! Әлү! Бөтен
авыл йоклый. Юк, мин йокламыйм...
Фермада атлар бар әле. Әнкәйләр
иртән сыерларны, атларны күтәреп
торгызалар инде, ферма түшәменә бау
белән асып куялар. Юк инде, нишләп
муеннарыннан булсын... Корсакла-
рыннан асалар...»
1 к ы з . Соң, теге кеше бит, әллә
ниләр сораша. Малларга ашатырга
бармы, ди. Мин каян белим.
2 к ы з . Төн уртасында бөтен
кайгысы шул булган икән, бичараның.
1 к ы з . Сезгә көлке, пулнамач
булды микән әллә дип котым очты.
3 к ы з . Әй, кадалып китсен, әйдә-
гез, лутчы ватык телефонлы уйныйк
инде.
Ш а һ и д ә . Кая, сездән булмас, ба-
ла-чагалар... Үзем башлыйм әле. (Иң
читтә утырган Сабираның колагына
иелеп пышылдый, кызлар чиратлап
бер-берсенә пышылдыйлар.)
3 к ы з (иң азакта утыра). Рәтләп
әйтә белмисез, мин ишетми дә калдым.
2 к ы з . Калач!
1 к ы з . Агач, дидем мин сиңа,
а-гач!
С а б и р а . Табагач иде бит! Мин
белдем, хәзер мин башлыйм!
Ш а һ и д ә . Белдең ди... Абага,
дигән идем мин... Ярар, башла әйдә...
табагач...
3 к ы з . Табагач дигәннән... Безнең
инәй мичтә тәбикмәк пешерә торган
иде...
1 к ы з . Ашау сөйләмәгез әле.
2 к ы з . Их, менә монда бер олы
калач булсын иде, әйме, кызлар! Без-
нең инәй әйтә, сугыш бетсә, он да
булыр, авыз тутырып ипи дә ашар-
быз, ди. Чынлап шулай булыр микән,
кызлар?
С а б и р а . Сугышны бетә, диләр
бит инде. Безнекеләр герман җиренә
үк барып җиткән ди.
1 к ы з . Алайса, авылга солдатлар
кайта башлар инде.
Ш а һ и д ә (көрсенеп). Исән ке-
шеләр бер кайтыр.
Ишек артында Г ө л с е м н е ң
үзәк өзгеч тавышы ишетелә.
Г ө л с е м . Шаһидә-ә-ә! Шаһидә-ә-ә!
Ишек шапылдап ачыла, Гөлсем-
нең иләсләнгән йөзе күренә. Яулыгы
иңсәсенә шуып төшкән.
Г ө л с е м . Әүхәтем! Әүхәтем!
Ш а һ и д ә (аңа ташлана). Гөлсем
апа! Сабыр бул!
Г ө л с е м . Кайтты, Әүхәтем кайт-
ты! Балакаем кайтты бит, Шаһидә!
Ш а һ и д ә . Кайтты??? Ничек
кайтты?
К ы з л а р (чыркылдашып чыгып
йөгерәләр). Әлләй, Әүхәт абый кайткан!
Күрик әле!
Г ө л с е м . Әйдәгез, әйдәгез, бала-
лар! Әүхәтем кайтты! (Чыгып йөгерә.)
Ш а һ и д ә (ишек яңагына са-
рылып, күлмәк изүен йомарлап тота).
Раббым, мең рәхмәт сиңа! Раббым,
мең рәхмәт!
Ут сүнә. Лирик көй ишетелә.
Яктыра.
А Й Г Ө Л Ә Х М Ә Т Г А Л И Е В А
83
16 күренеш
1 күренештәге ишегалды. Кер бавына чәчәкле яшел җәймә эленгән.
Ш а һ и д ә белән Ә ү х ә т кулга-кул тотынып, бер-берсенә карап сөй-
ләшәләр. Әүхәт солдат гимнастёркасыннан, башы бинт белән бәйләнгән.
Ә ү х ә т . Шаһдә! Рәхмәт сиңа!
Ш а һ и д ә (бәхетле елмаеп). Ни
өчен рәхмәт әйтәсең, Әүхәт?
Ә ү х ә т . Барысы өчен дә. Әнкәйне
ташламагансың, ике өйне бер итеп
яшибез, ди.
Ш а һ и д ә . Без сине икәүләп көт-
тек, Әүхәт! Мин исән дип ике генә сүз
хәбәр бирсәң соң...
Ә ү х ә т . Госпитальдә озак аунадым,
могҗиза белән исән калдым бит, Шаһдә!
Ш а һ и д ә (күз яше аша елмая).
Ә мин сине берәр марҗага өйләнеп,
мине оныткансыңдыр, дигән идем.
Ә ү х ә т . Синеме? Белсәң иде
ничекләр сагынганымны... Сине,
чылтырап көлүләреңне – барысын,
барысын... (Кысып кочаклый.)
Ш а һ и д ә . Абау, әллә тәмәке тар-
тасыңмы? Кара, бөтен киемеңә сеңеп
беткән.
Ә ү х ә т . Сугыш өйрәтте. Тәмәке-
сенә дә, аракысына да.
Ш а һ и д ә . Үләм! Оялмыйча,
шуны әйтеп тора! Эчеп кенә кара!
(Беләген чеметә.)
Ә ү х ә т (елмаеп). Менә шушын-
дый Шаһдәне сагындым инде мин.
Егетләр кебек чатнап торган Шаһи-
дәмне.
Ш а һ и д ә . Егет, димәсәләр дә,
ирдәүкә, диләр инде. Үпкәләмим.
Ә ү х ә т . Шаһдә! Сугыштан төяп
кайткан байлыгым юк. Яраларым
белән үзем дә ике күзем. Шулар кур-
кытмаса, ризалыгыңны бир!
Ш а һ и д ә (ике күзен зур ачып).
Нәрсәгә?
Ә ү х ә т . Никах укытырга.
Ш а һ и д ә . Кит, кем инде шулай
итеп кызлар кулын сорый, ә?
Ә ү х ә т . Соң, мин бөтен тәртибен
каян белим? Өйләнеп караганым юк
бит.
Ш а һ и д ә (җитдиләнеп). Әүхәт,
мин бит үзем генә түгел. Авыру
әнкәмне бер генә минутка да ялгыз
калдыра алмыйм.
Ә ү х ә т . Мәрзия апаны бергәләп
карарбыз, Шаһдә! Анысына борчыл-
ма.
Ш а һ и д ә . Дөньяда безгә дигән
бер тамчы бәхет тә калган икән әле,
Әүхәт!
Ә ү х ә т . Без бәхетле яшәрбез,
Шаһдә! Өй тутырып балалар үсте-
рербез!
Ш а һ и д ә (оялып башын ия.
Кинәт чаяланып). Исемемне бозма,
димәдемме мин сиңа? (Беләген че-
метә.) Шаһидә мин, Шаһдә түгел,
Шаһидә!
Ә ү х ә т (аны күтәреп әйләндерә).
Өйләнешкәч, мин сиңа, беләсеңме,
кем дип эндәшәм? (Колагына пышыл-
дый.)
Ш а һ и д ә (рәхәтләнеп бәхетле
көлә). Карчык? Үлә-ә-әм, карчык, ди...
Үләм...
Ут сүнә. Лирик музыка яңгырый.
Яктыра. Шул ук күренеш. Шаһи-
дә күршеләр ягына бәхетле караш
белән карап тора, башыннан яулы-
гын төшереп, аяк очында тыйнак
кына бөтерелә. Шулчак Г ө л с е м -
нең читән койма аша үзенә елмаеп
карап торганын күреп ала, уңайсыз-
ланып китә. Койма янына килә.
Ш а һ и д ә . Гөлсем апа, сиңа сүзем
бар иде... Гаепләсәң-гаепләмәсәң, әйтми
калалмыйм.
Г ө л с е м . Һай, гаепләрлек үк
сүзмени?
Ш а һ и д ә . Көз башында Сәлимә
апа Әүхәтнең... пахарункы кәгазен
китерде.
САГЫНГАН ЧАКЛАРЫМДА...
84
Г ө л с е м (тавышын, төсен үз-
гәртми генә). Шуннан?
Ш а һ и д ә (аптырабрак). Мин...
сиңа әйтмәскә куштым. Кара пичәтле
ул хәбәрне үземдә яшереп калдырдым.
Г ө л с е м . Нигә? Ни өчен?
Ш а һ и д ә . Курыктым. Йөрәгең
күтәрмәс, дидем.
Г ө л с е м . Йөрәк дигәнең кайчак
чыдаса да чыдый икән ул, Шаһидә.
Күтәрде бит.
Ш а һ и д ә . Ничек инде?
Г ө л с е м . Сәлимәнең сезгә кер-
гәнен дә күрдем, сөйләшкәнегезне дә
ишеттем мин.
Ш а һ и д ә . Син... барысын да бе-
леп тордыңмы, Гөлсем апа?
Г ө л с е м . Белдем.
Ш а һ и д ә (шаккатып). Гөлсем
апа! Белгән килеш... ничекләр бер-
кемгә сиздермәдең?
Г ө л с е м . Менә бу яңаклар нигә
кибеп корыган дисең, Шаһидә? Те-
шемне кысып, телемне аркылы тешләп
түзәргә тырыштым. Уртларымны
чәйнәп түздем. Нишли ала идем?
Елап күз яшьләрем кибеп беткән...
Мәрзия кебек, акылдан язсам, мин
кемнең кулына калыр идем? Тәүбә,
әстәгъфирулла.
Ш а һ и д ә . Ышанырлык түгел!
Г ө л с е м . Мин дә ул хәбәргә
ышанмадым. «Күңелем сизә – Әүхәт
кайтачак!» дигәнеңне ишеттем дә шул
сүзләргә ышандым, Шаһидәкәем.
Ш а һ и д ә . Безнең бәхеткә кайтты
бит ул, кайтты! (Оялып.) Гөлсем апа,
без бит вәгъдәләшкән идек. Әүхәт...
Г ө л с е м (бүлдереп). Анысын да
беләм! Әнә бит, пыр тузып килен тө-
шерергә әзерләнәм, тәрәзә пәрдәләрен
селте суына салып куйдым...
Ш а һ и д ә (көлеп). Әүхәт әйтә, өй
тутырып балалар үстерербез, ди.
Г ө л с е м . Бирсен Ходай! Тиз-
рәк сугышы бетсен дә тамаклар туя
ризыкка
тиенсен! Сезнең балаларга
ачлык афәтләре күрергә язмасын иде!
Ш а һ и д ә . Ә без сыер алырбыз,
бәләкәй генә, сөтләч кенә! Балала-
рым булса, мин аларны беркайчан да
сөттән өзмәм, Гөлсем апа! Алар ачка
тинтерәмәс! Әүхәтебез исән бит, Гөл-
сем апа! Без шундый матур яшәрбез,
Алла боерса!
Г ө л с е м . Бирсен Ходай! Бирсен
Ходай!
Койма аша кочаклашалар. Еракта
Җиңү көе ишетелә, ул якынайган-
нан-якыная. Ут сүнә. Яктыра. Карт
Ш а һ и д ә баягыча таягына таянып,
эскәмиядә уйланып утыра.
Ш а һ и д ә . И гомерләр, диген...
бер оя балалар үстердек шул, ач ит-
мәдек, Аллага шөкер... Аларны сөттән
өзмәм дигән идем дә, менәтрәк, үз
сүземә хилафлык китердем түгелме
соң? Балалар сүзенә карап, сыер-
каемны сатып җибәреп... Туктале...
(Сотовыен ала, күзләреннән ерагай-
тып, номерларны карый, кирәклесен
эзләп таба. Яулыгының бер колагын
ачып, телефоннан сөйләшә.) Сабира,
Сабира! Әлү! И-и, син миннән ныграк
чукрак... Ишетәсеңме, дим? Соң, кыч-
кырып сөйлим бит инде... Карале, кече
киявеңдә сатлык бозау бар дип сөй-
ләнгән иең теге юлы... Йозак, димим,
бозау, дим, бозау! Үгезме, бикәчме?
Бикәчме, дим! Ай Алла, колаккайла-
рың... (Йөзе яктыра.) Шулаймыни?
Карале, Сабира, берүк ныгытып әйт
– читкә җибәрмәсеннәр, үзем алам.
Үгез алам, димим лә, үзем алам, дим.
Үзем! Ни дисең? Карамый ни, яшь бит
әле мин, йөз дә тулмаган, бозау гына
карамаска. (Кеткелдәп көлә.) Бәләкәй
булса ни, быел бозау, яренгә тана, ан-
нан, исән булсак, сыер дигән сүз бит
ул, Аллаһ боерса... (Урыныннан тора,
үзенчә теркелдәп, күңеле күтәрелеп,
капкага юнәлә.)
Лирик көй яңгырый.
Пәрдә.