ПАР ГЫНА КҮКЕЛӘР ЧАКЫРГАНДА...


Халык санын соңгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Татарстаныбыздан,
Башкортстан Республикасы һәм Төмән өлкәләреннән кала, Чиләбе өлкәсе – татарлар
күпләп яши торган төбәкләр исемлегендә. Биредә гомер итүче халыкның 5,4%ы
үзен татар милләтеннән дип саный, бу сан аларның монда күпчелекне тәшкил иткән
милләтләр арасында икенче урында булуларын күрсәтә. Әле нагайбәк дип язылган
туганайларның рәсми төстә татарлар исәбенә кермәгәнен истә тотсак, биредәге
милләттәшләребезнең саны тагын да арта. Шуңа да Татарстан Фәннәр академиясенең
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган комплекслы
фәнни экспедицияләрнең берсе нәкъ менә Чиләбе өлкәсенә булу бер дә очраклы хәл
түгел. Институтыбыз – татарларны һәрьяклап фәнни өйрәнә торган академик оешма,
Чиләбе өлкәсе татарлары белән кызыксыну тел, халык иҗаты, тарих, археография,
сәнгать белгечләрен бергә туплады.
Экспедициянең җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты Илмир Ямалтдинов,
белгечләрдән телче, филология фәннәре докторы Флёра Баязитова, фольклорчы, филология
фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, археограф
Айгөл Әхмәтова – комплекслы экспедиция әлеге составта эшләде, татар авыллары буйлап
безне институтыбыз автобусында Наил абый Шәрәфетдинов йөртте.
Биредә табигать искиткеч! Ул җиләк, җәнлек, кош-корт тулы калын урманнар,
төп-төз купшы наратлар, күкрәп үсеп утырган очлы башлы мәгърур чыршылар, бөдрә
каеннар, кыя-ташлар, Җаек елгасы үзе, җәелеп аккан Өфе, Нәзе, Ураим, Гөмбәй һ.б.
эреле-ваклы матур елгалар, Кондыравы, Чибәркүл кебек зур-зур күлләр – болар бар
да борынгы әби-бабаларыбызның Көньяк Уралны үз итүләре нигезендә зур хикмәт
ятуы хакында сөйли. Кайчандыр көчле булган шул төрки бабаларыбыз, шуңа да яшәү
өчен иң гүзәл, иң уңайлы урыннарны сайлый белгәннәр.
Бу тирәләрдә татарлар турында тарихта иң беренче мәгълүматлар XI гасырга ук
барып тоташа. Шул чордагы фарсы галиме Әл-Гардизи Көньяк Урал территориясенең,
шул исәптән бүгенге Чиләбе өлкәсенә карый торган җирләрнең урта гасыр төрки
дәүләтләренең берсе – Кимак каганлыгына керүе хакында язып калдырган. Кимак
каганлыгы составына җиде үзара якын кардәш кабилә кергән, шулар арсында Татар һәм
Кыпчак кабиләләре дигән исем белән билгелеләре дә булган. Татарлар каганатта идарә
итүче йорт исәбендә торганнар1, каганлыкның көнбатышын, ягъни хәзерге Чиләбе өлкәсе
урнашкан территорияне биләгәннәр. XIV йөз тарихчысы Ибн-Халдун шулай ук кыпчаклар
арасында татарларның аерым этногенетик тармак тәшкил итүләре турында яза.
Татар этносы ныгып формалашу чорында Чиләбе өлкәсе җирләре данлы һәм
шанлы татар дәүләте – Алтын Урда территориясе булган, биредә батырлар дан алган,
нигезләр корылган, төрки нәсел дәвам иткән... Алтын Урда чорында хәзер Чиләбе
өлкәсенә керә торган җирләрнең көньяк өлешеннән кәрван сәүдә юллары үткән, бу
исә җирле татарларның әле урта гасырларда ук сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә
актив катнашуы турында сөйли. Бүгенге көндә Чиләбе өлкәсендә Алтын Урда чоры
кайтавазы булып татар шәһәрлекләре, «Тамерлан манарасы» исеме белән билгеле һ.б.
борынгы төрбәләрнең табылып торуы, әлеге төрбәләрнең төзелеш архитектурасы,
төзүдә кулланылган материаллары, бигрәк тә квадрат формалы «татар кирпече» һ.б.
– болар бар да татар культурасы эзләре, элгәрләребез тормышының урта гасырлар
катламына карый торган ядкарьләре.
Алтын Урда таркалгач, бу җирләрнең төньяк өлеше – Себер ханлыгына, көньяк
1 Исхаков Д.М., Измайлов И.Л. Этнополитическая история татар в VI – первой четверти XV века. – Казань:
Иман, 2000. – 136 с.
139
өлеше Нугай Урдасына керә2. Чиләбе туфрагының, Казан ханлыгы яулап алынганнан
соң, ханлыктан көнчыгышка таба качып китәргә мәҗбүр булган кан-кардәшләребезне
сыендырган урын икәнлеге дә мәгълүм. Себер ханлыгы алынганнан соң, XVII йөздә бу
территорияләр татар административ идарәсенә әверелә, рус дәүләте колонизацияләгән
җир буларак, йомышлы татарлар урнашып эшли торган биләмәне тәшкил итә. Мәсәлән,
Алексей Иванович Тәвкилев исеме белән патша хезмәтендә полковник дәрәҗәсендә
йөргән Котлымөхәммәд исемле татарның биредә Миасс, Чиләбе, Чибәркүл һ.б.
ныгытмалар салдыруда зур роль уйнавы билгеле. Бу ныгытмаларда исә татар казаклы
отрядлары хезмәт иткән. Соңгырак чорда – XIX-XX йөзләрдә – Чиләбе җирләренә
Оренбург, Уфа губерналарыннан татар мигрантлары агыла, алар да, биредә төпләнеп
гомер итәргә дип, Урал итәгенә утырып кала.
Димәк, биредә татарларның тупланып яшәүләре әле мең еллык тарихка ук барып
тоташа икән. Ун гасырны эченә алган төрки тарихлы җирләр булуында шик юк Чиләбе
өлкәсенең. Без биредә һич кенә дә килмешәк түгелбез, без биредә – җирле халык.
Сакланып калган матди һәм матди булмаган мәдәният үрнәкләре арасында монда
яшәүче татарларның бик борынгы төрки тамырларын раслый торган кыйммәтләр,
чыннан да, күп.
Чал гасырлардан бирле биредә күпме сулар аккан...
Казаннан ала шактый ерак юл аша безне бирегә китергән максатыбызны тормышка
ашыру Нязепетровск районыннан башланып китте. Биредә Нәзенең үзендә (Нәзе
елгасы буендагы Нязепетровскны татарлар шул исем белән атый), татар авылларында
– Арыслан, Әптерәк, Йосып, Постниково, Чулпанда булдык, андагы милләттәшләребез
белән аралаштык. Халык ачык күңелле, ипи-тоз, чәкчәк, җыр-моң белән каршы ала,
безнең белән бик теләп сөйләшә, Казан турында сораша, күңел хәзинәләре белән бик
җиңелдән уртаклаша.
Алдан ук уйланылган маршрут буенча юл тотабыз, җыясы ризыгыбыз безне
Чибәркүл районына алып килде. Биредә Варламово авыл җирлегенә карый торган
Попово авылында нугайбәкләр яши. Эчкерсез, гади, җыр-моңга, төрле йолаларга бай
да соң керәшеннәребез! Попово, Бишкил авылларында эшләдек биредә. Уй районына
керә торган Әмин авылына тукталып, андагы халык белән дә аралаштык. Шулай
экспедициядә йөри торгач, хәтта Парижга чаклы барып җиттек. Нугайбәк районында
шундый исемдәге авыл бар. Эйфель манарасыз нинди Париж булсын, диптер инде,
шуңа охшаш биек каланча да корып куйганнар авыл уртасына. Бу районда Париждан
тыш Кассиль (татарчасы – Кили), Остроленко (Сарашлы) авылларында да булдык.
Өчесе дә зур-зур авыллар, боларда нугайбәк керәшеннәре яши.
Барыбызга да билгеле: бүген – фән-техника заманы, шулай ук халкыбызның кабат
исламга, китапка, уку-гыйлем эстәүгә кайтып барган бер чоры. Бу галәмәтләр никадәр
генә алгарыш булып саналса да, нәкъ менә шушы алгарышның күңел сандыкларына
яшерелгән тел-авыз иҗаты истәлекләренә урынны шактый тарайта төшкән булуы
гаҗәп түгел. Моңа әле гади халыкның яшәү шартлары бер генә дә ал да гөл булып
тормау да өстәлә... Шушындый табигый шартларда Чиләбе өлкәсендә көн күреп ятучы
милләттәшләребездә фольклорның торышы ничек соң? Мәгърур тарихыбызны барлый-
барлый, бүгенгегә таба килеп, шушы сорауга җавап эзләдем мин, Чиләбе өлкәсе татар
авылларында экспедициядә йөргәндә. Милләттәшләрем язмышын, биредә телебезнең,
традицияләребезнең яшәү-торышын күзәтүләрем, бер яктан, куанычлы уйлар тудырса,
икенче яктан, бик нык борчыды да. Булган рухи хәзинәләребезне туплап калырга әле
өлгерәбез, җор телле халкыбыз, татарча сөйләшә торган әби-апаларыбыз, абыйларыбыз
исән-сау әлегә. Монысы өчен шөкер дияргә була. Тагын биш, ун, егерме елдан болары
да табылмас кебек. Яшь буын, мәктәп балалары белән әңгәмә корып карыйм, яшерен-
батырын түгел – он суы да, тоз суы да юк.
– Тукайны беләсеңме?
– ...
– «Су анасы»н да укыганың юкмыни?
– ...
Күрәм: татарча биргән сорауларымны аңлый бала, әмма ни татарча, ни русча җавап
2 Долгих Б.О. Родовой и племенной состав народов Сибири в XVII веке. – М., 1960. – C.62.
140
бирергә фикере юк. Бер дә булмагач, «Су анасы»н үзем сөйләп киттем. Тарак, басма
кебек сүзләрне русча аңлатып барам, юкса ни турында сүз барганын аңламый.
– Бу әкиятне ишеткәнең бармы? – дип аптыратам баланы, «Су анасы»н сөйли-сөйли.
Малайга унбер яшь. Шулай азаплый торгач, ачылып китте бу:
– А! Это тот, кто расчёску украл, а тот его прищемил!
«Прищемил»ы бөтенләй башка әсәрдән булмаса, җавапны ничек тә кабул иткән
булыр идем. Булмады.
– Син татармы?
– Татар.
– Татар шагыйрьләреннән кемне беләсең соң?
– ...
– «Су анасы»н, «Шүрәле»не кем язган?
Бу соравыма каршы, бераз уйлап торганнан соң, малай кычкырып әйтеп салды:
– А-а! Этот – Пушкин!!!
Яшь буын вәкилләре белән әлеге әңгәмәнең урыс катыш авылда түгел, ә саф
татар авылында – Әптерәктә булуы кәефне кырды. Яхшырак нәтиҗә көткән идем,
ник дигәндә, боларның ата-ана, әби-бабалары шуның кадәр матур итеп үз телебездә
сөйли торган буын бит әле, аларыннан дөнья кадәр фольклор материалы язып алуга
ирештем. Ә балалары – менә шундый. Тел белмәүләре турында әйтмим дә инде,
милли мәдәнияткә игътибарлары һәм, гомумән, ихтыяҗлары күренми яшь буынның...
Монысы бик аяныч. Бер-ике дистә елдан: «Бу җирләрдә элек үз телендә сөйли белгән
татарлар яшәгән, кыз алып, кыз биргәннәр, татар-башкорт катнашып, никах туйлары
уздырганнар, мулла чакырып, балаларына татар исемнәре кушканнар, бакыйлыкка
күчкәндә, мәетне ислам кушканча җирли торган булганнар», – дип, үткән заманда
сөйләргә калырмыни? Турысын әйткәндә, бик ихтимал.
Бу җәһәттән караганда, башларына «Сез – татар түгел, ә нугайбәкләр – төрки телле
аерым бер халык, телегез дә нугайбәк теле» дигән фикер ныгытып сеңдерелгән, Россия
законы белән рәсми төстә аз санлы халыклар исәбенә кергән, «Нагайбакща – русща,
русща – нагайбакща» сүзлекләренә кадәр төзеп бастырылган, чынлыкта гомумтатар
халкының керәшен этник төркеменә карый торган туганайларның да хәлләре әллә ни
шәптән дип әйтеп булмый. Нугайбәкләр рәсми рәвештә татар дип саналмыйлар, шуңа
да аларның балаларына мәктәпләрдә татар теле укытылмый, аңа карап нугайбәк теле дә
өйрәтелми, нәтиҗәдә яшь буын ана телләрен өйрәнүдән бөтенләй үк мәхрүм. Татарның
электән үткәрелеп килгән Сабан туе да уздырылмый икән хәзер нугайбәкләрдә. Ник
дигәндә, татарлар яшәмәгән авылда милли бәйрәм уздырып яту бөтенләй дә шарт
түгел ләбаса! Нугайбәкләрнең нугайбәк булуыннан, татарларның татар булып азрак
күренүеннән кем ота да кем оттыра? Уйласаң, уй бар монда. Ә менә Республикабызның
Мамадыш районы Җөри авылында ел саен уздырыла торган атаклы Питрауны Чиләбе
өлкәсе керәшеннәре белә һәм бик ярата. Мамадышның якты данын Уралга барып
ишетү минем өчен бик күңелле булды.
Тупланган фольклор материаллары арасында иң зур күпчелекне авылның килеп
чыгышына багышланган тарихи, урман-таулар исемен аңлатуга корылган топонимик
риваятьләр, бу төбәккә генә хас үзенчәлекләре булган календарь һәм көнкүреш
йолалары, милли уеннар, уен-бию җырлары, йөрәккә үтеп керә торган моңлы да,
шаян да керәшен җырулары, җен-зәхмәтләр турында мифологик хикәятләр тәшкил
итә, моңа кадәр ишетелмәгән табышмаклар, берән-сәрән генә булса да әкият сөйләүче
дә очрап куя хәтта. 12 көн буе дәвам иткән экспедициядә җыелган тел-авыз байлыгы
хәзинәсендә ни бар – шулардан кайберләрен игътибарыгызга тәкъдим итәм. Бүгенге
көндә Чиләбе өлкәсендә гомер сөрүче милләттәшләребез яшәү рәвешләре, холык
үзенчәлекләре, сөйләшләре, иҗатлары белән татар милләтен үзләренә генә хас милли
этник төсмерләргә бизи – ничек кенә булмасын, монысын инкарь итеп булмый әлегә...


Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
филология фәннәре докторы

Реклама