Логотип Казан Утлары
Шигърият

МЕҢ ТӨСМЕРЛЕ ҖИhАН ҮЗЕ...

Ә беркөнне...
Ә беркөнне... алар безне «үткәндә яши», диделәр,
Ә без бары фасыллар агышында бераз уйландык.
Тик Әл-Гафур биргән карлар төшкәч учка чайкалышып,
Без әле бу җирдә гүзәл яңарыш барлыгын тойдык...
Ә беркөнне... алар безне «инде сизгерсез», диделәр,
Ә без дөньядагы ак hәм карага бераз яраштык.
Тик Ән-Нур биргән йолдыз нурлары калебләргә үткәч,
Без яңа саф хыял-максатлар өчен янә уяндык...
Ә беркөнне... алар безне «инде сүлпәннәр», диделәр,
Ә без кайбер максатларга ирешмәүдәнме сүрелдек.
Тик бөек Аллаh-Әл-Рәхиим безгә миhербанлы булгач,
Үсемлекләр белән бергә кояшка янә үрелдек...


***
Әйттеләр: карлар түбән оча, дип,
Ә дөресендә ак карларга таба оча икән
Мең төсмерле җиhан үзе...
Шәhәрләр, авыллар...
Адашып югалган ярымтукталышлар...
Һәм аларда без очабыз,
Безнең үзгәрмәүчән бетмәс хыял-теләкләр,
Безне тырышып ышыклаган агачлар, –
Безнең саваплар,
Әйтерсең лә аларга җитми аз гына ныклык...
Безнең гөнаhлар,
Әйтерсең лә аларга кирәк аклыкта юылу...
Әйтерсең лә безнең элеккеге пакь хыяллар,
Безнең беренче саф хисләр,
Мәхәббәтләр,
Иң матур теләкләр
Кайчандыр киткәннәрдер дә Күккә,
Янә җиhанга кайталар ап-ак карларга әверелә-әверелә...
Һәм дөнья күмелә янә ямьгә,
Матурлыкка, сафлыкка, эчкерсезлеккә
Һәм янә тәүбәгә,
Чистарынуга өзлексез
Чакыра...


Өмет
Без дөньядан нидер өметләнеп көттек,
Ә дөнья бездән берни көтмәде,
Ә бары үзе белгән әкиятләрне
Яз, җәй, көз, кыш итеп көн дә сөйләде.
Без күкләрдән нидер таләп иттек hаман,
Күкләр исә бездән таләп итмәде.
Ә бары үзе белгән әкиятләрне
Яңгыр, болыт, карлар итеп җибәрде.
Без хыялда җирне еш оныта идек,
Ә җир безне оныта белмәде.
Ә бары үзе белгән әкиятләрне
Урман-кырлар, диңгез итеп бизәде...


***
Ә мин хыяллардан аерылмыйм әле.
Аерылсам хыяллардан, ни соң калыр?
Инде ирешелгән үрләр калырлар да,
Ирешелмәгән биеклекләр югалыр...
Ә мин өметләрдән аерылмыйм әле.
Аерылсам өметләрдән, ни соң калыр?
Җиңел чакта, билгеле, җиңел булыр ул,
Авыр чакта кайсы хис безне коткарыр?!.
Ә мин мәхәббәттән аерылмыйм әле.
Аерылсам мәхәббәттән, ни соң калыр?
Бу ярлар, билгеле, монда калырлар ул,
Тик, каршы ярга саф күперләр югалыр...

Тәкъвалык
Күпме вакыт бу җир өстендә үтелгән,
Һәм узар әле тагын күпме вакытлар.
Тик матур вакыт булып искә алыныр
Тәкъвараклар тормыш итеп яткан чаклар...
Күпме еллар бу җир өстендә үтелгән,
Һәм узар әле янәдән күпме еллар.
Тик матур эзләрне яратып сакларлар
Тәкъвараклар басып узган кантар юллар...
Күпме көч бу җирдә инанып куелган,
Һәм куелыр әле янә күпме көчләр!..
Тик матур хисләр белән искә алыныр
Тәкъвараклар калдырган якты гамәлләр...


***
Бер-береңне аңлар өчен кайчак җитә мизгел дә,
Ә кайчак җитмәс төсле хәтта озын айлар.
«Аңларлармы микән болар бер-берен?» – дип уйланып,
Карап уза кебек адәмнәргә фасыллар...
Бер-береңә килешергә кайчак җитә бер адым,
Ә кайчак җитмәс төсле хәтта чакрымнар.
«Бер-беренә юл куярлармы икән?!» – дип сызланып,
Таңда сүнә төсле төнне кичкән утлар...
Бер-береңне аңлар өчен кайчак җитә бер сүз дә,
Ә кайчак җитмәс кебек озак аңлашулар.
«Берсе-берсен кичерсәләр иде...» – дип теләк теләп,
Күкләр укый төсле кешеләргә шигырьләр...


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.