Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бәләкәй Әзһәр

Мин егерме йортлы Яңа Ташлыяр дигән кечкенә бер авылда үстем. Челтерәп аккан чишмәләр, таллар, зирек агачлары, әкрен генә аккан инешне күз алдына китерегез. Тау битләрендә кызарып пешкән җиләкләр, исле гөлләр, мәтрүшкәләр – кыскасы, санап бетергесез төрле-төрле чәчәкләр. Өйдән ишегалдына чыккач та синең җаныңны шушы матурлык биләп ала. Бер сүз белән әйткәндә, үзенә күрә бер оҗмах инде. Урманында, күп булмаса да, җаның ни тели, шул бар: чикләвек, миләш,шомырт,карлыган,кура җиләге дисеңме...Иң сөендергәне шул: ул җирләрне машина-трактор таптамаган, анда зур көтүлекләр кермәгән, табигать ничек бар, шулай сакланып калган. Су буйларында «Йомры күл», «Тирән күл» дигән чокырлар бар, тирәнлеге ике-өч метр, киңлеге өч-дүрт метр. Шул суларда хәтта кушбаш балыклары да йөзеп йөри, нинди зурлыкта икәнен, бөтен матурлыгын күреп була. Шуларга сокланып, кызыгып, ничек кенә тотарга икән дип уйлап көннең үткәнен сизми дә каласың. Мин авылым турында бу сүзләрне бүгенге күзлектән карап язам. Бала чагыңда исә аларга әлләни игътибар да итмисең, чөнки алар синең белән бергә туган, күз алдыңда, җаныңа, күңелеңә шулкадәр сеңеп кереп калганнар ки, алар турында уйлап торырга вакытың да юк. Менә хәзер инде авылны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Бүген инде ул авыл юк, зираты гына калды...
 

Җиңү килгәч
Балачагым, мәктәптә укыган елларым, нәкъ әйткәнемчә, кайбер әйберләр ниндидер томан эчендә искә төшә. 1945 елгы Җиңү көне, миңа әле биш яшь кенә тулган икән. Без урамның уртасында җыен бала-чага, укучылар, апалар, әбиләр. Кем аягында йөри ала, барсы да «сугыш бетте!» дип кычкыралар. Мин әле сугышның нәрсә икәнен хәзерге мәгънәдә аңламыйм, шулай да хәтергә кереп калган инде. Матур җиз таска агач кисәге белән бәреп Гайшә әбинең: «Война бетте, война бетте, биш малай кайта!» – дип бии-бии кычкырганы әле дә истә. Нишләптер башкаларның алай бик нык шатланганнарын хәтерләмим. Күрәсең, күбесенең йә ире, йә баласы һәлак булгандыр. Ә менә итле аш ашаганымны хәтерлим. Мин яшь чакта сакау идем, кайбер хәрефләрне әйтә алмыйм, бигрәк тә «р» хәрефен. Шуңа күрә миңа: «Яле, «тыр-тыр» дип атны туктат», – диләр. Мин бик каты итеп «тыг-тыг» дип кычкырам. Шуннан барысы да рәхәтләнеп көләләр. Менә бер заман немецчә сөйләшә башладым, сугыштан кайткан кешеләрдән немец сүзләре ишетеп, шуларны сөйләп йөрим. Күрше-тирәләр мине немецчә сөйләтеп рәхәтләнеп көләләр. Күрәсең, немец теле мин сакауга килешеп торган, анда бит «р» хәрефе сакаурак яңгырый. Үзем дә шуннан ниндидер рәхәтлек табам. Беркөнне күрше Мөҗәһит абыйларга кердем, аларның минем яшьтәге кызлары, малайлары бар. Боларга немецчә сөйләп күрсәтергә телим, бик каты кычкырып: «Агбайтен, агбайтен! Угыс шваен...»1 — дип сөйли башлаган идем, берәү күткә китереп типте, очып киткәндәй булдым.
 

1 Арбайтен — эшләргә, шваен — дуңгыз. 


Күтәрелеп карасам, Мөҗәһит абый икән. Куркудан аска җибәргәнмен, ике балактан агып чыкты. Балалары рәхәтләнеп көләләр: «Астына нитте, астына нитте, нимес!» Мин елый-елый су буена төшеп киттем. Тегеләр минем арттан үрти-үрти киләләр. Ыштанны салып, тегеләрне куарга тотындым. «Әтигә әйтәбез, әтигә әйтәбез, ул синең җаныңны ала!» – дигәч кенә туктап калдым. Мөҗәһит абый «Буралы»да авыл советында эшли иде. Кайчагында, салып кайтса, хатыны Нурлыхадә түтигә кул күтәрә. Андый вакытта минем әни Нурлыхадә түтине безнең базда яшереп тота. Икенче көнне, тегесе айныгач чыгарып җибәрә. Мөҗәһит абыйның сугышта нервылары беткән, салып алса, бик тиз кыза, нәрсә эшләгәнен дә белми. Ул эчкән көнне барыбыз да бик куркып тора идек. Хәтта безнең этне – Актүшне атып үтерде. Аны жәлләп елаганым һич истән чыкмый.
 

Сәхнәгә чыктым!
Мәктәп урам аркылы, каршыбызда гына иде. Шуңа күрә мин алты яшемдә беренче класска укырга кердем. Ничек кердемме? Бер партага килдем дә утырдым. Укытучы Сәхипҗан абый куып чыгармады тагын, ул яңа гына сугыштан кайткан, малае Рим белән бергә утыртты. Мәктәптә өч класс бергә укый, хәзер инде хәтерләмим, ничә бала булганбыздыр, унмы, уникеме. Өйдә бәләкәй генә кара такта бар, шунда язарга өйрәндем акбур белән. Кайвакыт ак таш та була. Язарга исә дәфтәр юк иде, өйрәнгәч кенә бирделәр.
Беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Шул беренче класста укыган чакта октябрь бәйрәменә (7 ноябрь көнне) сәхнәгә чыкканымны хәтерлим. Сәхнә шул мәктәпнең идән такталарын бераз югары күтәреп эшләнгән бер почмак, аны концерт беткәч кире сүтеп урынына куялар. Безне карарга бөтен авыл җыелгандыр, мәктәп тулы иде. Нәрсә сөйләгәнемне хәтерләмим. Хәзер уйлап куйдым: кияргә юньле кием юк, буй кечкенә, үзем сакау, җитмәсә яман кычкырып, «р» хәрефен әйтергә теләвем булгандыр, болай да сүзем аңлашылмый, бәләкәй көчек кебек ырылдаганмындыр гына. Шуңа күрә авыл халкы рәхәтләнеп көлгәндер. Халык көлгән саен минем көлдертәсем килә. Рәхәт бит, көләләр, кул чабалар. Алар бит мин сөйләгән әйбердән көлмәгәннәр, минем үземнән көлгәннәр. Авыл кешесе кызык эзләргә, күңел ачарга ярата ул... Ни генә булмасын, бәлки, шул вакытта җанымда сәхнә дигән «җен»не ярату уянгандыр.
 

Җәннәткә кердем!
Тагын бер вакыйга исемә төште. Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Зәйтелҗиһан апа белән Сарман янындагы Әлмәт авылына Җәннәт апага кунакка барыш. Җәннәт апа Әлмәт авылы кешесенә кияүгә чыккан иде. Күз алдына китерегез: безнең авылдан Әлмәткә егерме чакрымнар булыр. Әйткәнемчә, миңа — биш, Зәйтелҗиһан апага унбер яшьләр тирәсе. Шулай барабыз-барабыз, барып кына җитә алмыйбыз бит. «Апа, мин арыдым, — дип елый башладым. – Аяклар шеште, атлап булмый!» Апа: «Җылак тәре, әни сиңа: «Барма, балакаем, ул бик ерак», – дип күпме ялынды. Үзең бит, үкерә-үкерә: «Барам, барам!» – дип яшьләреңне агыздың, хәзер түз инде! Җылама, җылак, әгәр тагын бер тапкыр еласаң, үзеңне генә калдырам да китәм!» – дип котымны алып бара. Шулай талаша-талаша, елый-елый бара торгач, иртән-иртүк чыккан кешеләр Әлмәт авылына кич белән генә килеп җиттек. Килеп җиттек тә авыл уртасында басып торабыз: кая барырга, кемгә керергә белмибез. Бездән: «Сез кемгә килдегез соң?» – дип сорыйлар. Без: «Апа белән җизнигә», – дибез. Халык аптырап, безгә карап көлеп тора. «Апа белән җизни күп була ул, кемгә килдегез, исемнәре ничек?» – дип сораштыралар. Җизнинең исемен белмибез дә белмибез инде, каушаудан апаның исеме дә онытылган. Кинәт искә төште. Сөенечебездән: «Җәннәт апа, Җәннәт апа!» – дип кычкырабыз. Аны беләләр икән, түбәсе калай белән ябылган бик матур бер йортны күрсәттеләр, безнең авылда андый матур йорт юк! Бу йортка керү миңа ул чакта җәннәткә эләгү белән бер булды! Җизнинең исемен барыбер тиз генә искә төшерә алмадык. Соңыннан искә төште, Хаҗи Әхмәт бит инде, бик кунакчыл, киң күңелле кеше иде, мәрхүм. Авылда кешегә исем-фамилия белән эндәшмиләр ич. Апа, җизни, абый, җиңги, әти, әни. Кире авылга кайтканда, бер апа мине бәләкәй арбага утыртып, Карамалыга хәтле тартып алыпкайтты.УлМинзәләбашавылыннанбулганикән.Минхәзеркүзалдынакитерә алмыйм, биш яшьлек баланы әни шундый ерак юлга ничек чыгарып җибәргәндер? Күрәсең, бик нык теңкәсенә тигәнмендер инде. Бүген биш-алты яшьлек балалар шундый ерак юлга җәяү йөрерләр иде микән, ышанып бетмим. Шулай да Җәннәт апага кунакка бару күңелемә онытылмаслык хатирә булып кереп калды.
 

Зелпеләндек!
Мин инде алты-җиде яшьтә үк урман буена җиләк җыярга бара идем. Урман безгә ерак түгел, булса бер-ике чакрымдыр. Шуңа күрә һәрвакыт үзем генә җиләк җыярга яратам, бер кешене дә ияртмим. Иптәшләрем миңа үпкәлиләр, нишләп бездән качасың, диләр. Гадәтем шундый, кеше белән җиләк җыя алмыйм, хәзер дә шулай. Урманга барган саен матур, эре, кызарып пешкән җиләкләрне сабагы белән җыеп әнигә алып кайтам. Ул авыру булганга урманга җиләккә баралмагач, күрсен әле, нинди матур җиләкләр була, сабагыннан өзеп ашасын дип үземчә сөендермәкче идем. Әни шунда: «Рәхмәт, балакаем, җиләкләреңне әтиеңә бир, аның күңеле булыр», – дигәне әле дә хәтердә.
Беркөнне шулай әти белән зелпе тамыры җыярга барабыз. Ул зелпе тамырына нәрсәдер биргәннәр, күрәсең, акчамы, бүтән әйберме, анысын хәтерләмим. Күп кешеләр зелпе агачын белми, чөнки аның ашый торган җимеше юк. Бераз балан агачына охшаган, бик зур булып үсми. Чәчәк атар алдыннан тамырын кисеп алабыз, балта белән
суккалагач, тамыры тиз кубып төшә, шуның каерысыннан каучук ясыйлар, янәсе. Ул сирәк-сирәк кенә үсә, аны эзләргә кирәк. Мин эзләп табам да әтигә кычкырам: «Әти, монда кил, мин таптым!» Әти килә дә эшен башлый, мин тагын эзләргә тотынам. Тагын берсе очрый, тагын кычкырам. Шулай көне буе эзли торгач, шактый күп җыелды зелпе тамыры. Мин инде кайтырбыз дип уйлап тора идем. Әти әйтә: «Килгән-килгән, тагын бераз җыйык әле, улым», – ди. Мин эзләп чокыр кырыеннан барам, монда юк, тукта әле, бераз өскәрәк менеп карыйм дип өскә күтәрелгәч, озак кына эзләгәч, зелпе очрады. «Әти, монда кил, мин таптым!» Әтине көтә-көтә хәл җыям, бераз вакыт үткәч, тагын кычкырам: «Әти, монда кил, мин таптым!» Бик матур зелпе бу. Нишләптер әти генә күренми. «Әти, мин монда, нишләп килмисең?!» – дип кычкырам. Бер тавыш та ишетелми. Нәрсә булды икән дип әти янына киттем. «Әти, син кайда? Нишләп дәшмисең?» Әтине эзләп теге калдырган зелпе янына барып җиттем, әти юк. «Әти! Әти! Син кайда?!» – дип бар көчемә кычкырам. Бер тавыш та ишетелми. Югыйсә шушында гына калган иде бит. Куркудан тәнем калтырана башлады.
Нишләп мине ташлап китте икән? Бу урманнан хәзер ничек чыгарга? Күз алдына китерегез, ул чагында миңа сигез яшь чамасы. Шуңа менеп, үземнең кай төштә икәнемне күрергә дип бер зур усак агачы янына килдем. Карасам, усак агачы төбендә әти ята, янында балтасы, киндер капчыгы, үзе яланбаш. Әти үлгән! «Әти, әти, нәрсә булды, нишләп үлдең», — дип җылый-җылый әтине акрын гына селкетә башладым. Әти кымшанмый да! Янында күпме утырганмындыр, анысын хәтерләмим, бары тик күздән бертуктаусыз яшь ага, инде нишләргә белмичә: «Ярдәм итегез! Ярдәм итегез, әти үлгән!» – дип җан ачысы белән кычкырганым гына хәтеремдә. Бервакыт акрын гына әтинең күзе ачыла башлады, ул: «Улым, су китер», – диде. Мин чокырга, тау астына төшеп киттем. Башымдагы фуражканың төбенә әрекмән яфраклары салып, әтигә су алып мендем. Әти эчте дә калган су белән битен юып төшерде. Минем аптырап җылап торганны күргәч: «Улым, мин бит үлемнән калдым, — диде. — Әнә, күрәсеңме, усак агачында шөпшә оясы булган, мин аны умарта күче дип торам. Балта белән бер-ике мәртәбә суккан идем, шунда бик зур кара шөпшә муенымны чакты. Башыма агач белән китереп суктылармыни. Аңымны югалтып аудым. Мин үтергән шөпшә шунда булырга тиеш». Чыннан да, әтинең эшләпәсе янында үлгән шөпшә ята. Андый шөпшәне үз гомеремдә күргәнем булмады, бармак озынлыгы, сары-кара төстә, карарга куркыныч. Ишеткәнегез булдымы икән, җиде еллык шөпшә чакса, кеше һәлак була диләр бит. Әти акыртын гына торды, кулына балтасын алды, миңа зелпе тамырларын күтәрергә кушты. Без аны киндер капчыкка җыя идек. Берзаман әтинең бөтен бите шеште, күз күрмәс булды. Көч-хәл белән өйгә кайтып егылды. Болайдаберүпкәсебулмаганкешебит—шактыйазапланыпятты.Шөкер,әнитөрле авырулардан дәвалый иде, монда да әти исән-сау калды.
 

Чия чияләнгәндә
Мин җәй буе урманда ни очраса, шуны җыям. Шулай бер көнне Мөдәррис әйтә, Буралы урманында, Тырыш янында чия бар диләр, әйдә шунда барыйк, ди. Безнең авылга алты-җиде чакрым булыр. Әйтүе булды, киттек Мөдәррис белән чия җыярга. Чыннан да, урыны-урыны белән зур-зур чиялекләр очрый, биек түгел, булса шул билдән булыр. Бервакытны карыйм, каршымда кып-кызыл эре-эре чияләр үсеп утыра, Мөдәррис килеп җиткәнче дип тиз-тиз җыя башладым. Берзаман аяк ниндидер йомшак әйбергә тиеп китте. Карасам, еланнар чия төбендә уралып яталар, куркуымнан әллә кая сикердем. Нишләргә, шундый эре, кызыл чияләрне җыймасаң, әрәм була бит, бер таяк сындырып алдым да еланнарны куам.
Ысылдыйлар, ләкин качалар тагын. Күрәсең, еланнардан куркып башкалар ул чиялеккә кермәгәннәрдер. Мөдәррис килгәнче ярты чиләккә якын чия җыйдым. Шулай итеп, кичкә хәтле бер чиләк чия җыйдык, авылга көтү кайтканда гына кайтып җиттек. Иртәгә тагын барырга сүз куештык. Шулай итеп, көн саен чиягә китәм. Шактый җыелды бит. Әни аны кар базына төшереп куя. Вареньесын эшләр идек, шикәр юк. Беркөнне Мөдәррис: «Әйдә, Әлмәткә чия сатарга барабыз, анда аның стаканы бер тәңкә», — диде. Миңа шул җитә калды: «Әни, мин Әлмәткә чия сатарга барам», — дидем.«Юк,улым,утызчакрымҗиргә чияңненичеккүтәрепбарырсың?»–дидеәни. «Бер чиләген биштәргә салып аркага асам, бер чиләкне кулда тотам, юлда машина очрар әле. Әлмәттә абый янында кунам, мин бит үзем генә түгел, Мөдәррис белән». Бик ялына торгач, әни түзмәде, риза булды. Иртән-иртүк, көтү куганда чыгып киттек. Минзәләбаш авылы безгә биш-алты чакрымнар, килеп җиттек, ул хәтле арымадык та. Күрәсең, әйбер ташып тән күнеккән булгандыр. Минзәләбаштан Кәшер авылына хәтле самосвал машинасында утырып бардык.Аннан соң бурильщиклар автобусына утырдык, шулай итеп исән-сау Әлмәткә килеп җиттек. Әлмәтнең Горький клубы янында мин чия сатарга утырдым. Мөдәррис исә туганнарына китте. Килеп утыруым булды, бала-чага сырып алды, тәмле микән, кабып карыйк дип чиямне акрын гына ашый да башладылар. Күреп торам, болар минем чиямне ашап бетерәчәк! Шулвакыт таза гына бер апа тегеләрне минем яннан куып җибәрде. Чиямне сатып бетергәнче янымда торды. «Рәхмәт, апа!» дип, чия биргән идем, алмады. Күрәсең, мине ятим бала дип уйлагандыр инде. Чөнки яланаяк, яланбаш, өстә бары күлмәк-ыштан гына. Йөз дә алтмыш тугыз сумлык чия саттым. Абыем Нурулла Әлмәттә шофёр булып эшли иде. Аның янына кунарга киттем. Абый кешеләрдә фатирда тора, көчкә эзләп таптым үзен. «Йә ничек, чияңне сатып бетердеңме?» Абыйга бер стакан чия дә калмаган, сатып бетергәнмен. «Менә йөз алтмыш тугыз сумлык чия саттым, кара, күпме акча эшләдем. Иртәгә шикәр, чәй, күмәч алам», – дип акчаны бүлгәләп ята идем, абый әйтә: «Акчаң күп, әйдә, бер шешә вино алыйм, соңыннан бирермен», – ди. Бер дә бирәсе килмәсә дә, әйдә, миннән күчтәнәч булсын дип бирдем инде. Йокларга ятуым булды, стенадан минем өскә әллә нәрсә коела башлады. Утны яндырып карасак, бөтен җиремне кандала сырып алган. Тышка чыгып утырдым инде. Уянып китсәм, кояш чыккан. Абый белән саубуллашып, кибеткә чыгып киттем. Ике чиләккә дә ап-ак ипи, чәй, шикәр тутырып, Мөдәррис белән кайтырга чыктык. Бәхеткә каршы самосвал очрады. Минзәләбашка кайта икән. Әлмәтне чыгуыбыз булды, коеп яңгыр ява башлады, бөтен өс-баш манма су булды. Машина көчкә-көчкә кайта, юлдан чыкса, беттең. Минзәләбаш күперен чыкканда, машина сөрлегеп китте, Мөдәррис белән Минзәлә суына сикердек. Күтәрелеп карасак, машинаның бер тәгәрмәче генә эләгеп тора. Куркуыбыздан суны ерып ярның икенче ягына чыктык. Ничек исән калганыбызны хәзер дә аңлый алмыйм, күлмәк, чалбар ертылган, тән сыдырылган, кан тамып тора. Шулай да биштәрдәге чиләк тә, кулымдагы чиләк тә исән, ычкындырмаганмын. Әмма ап-ак ипи дә, чәй белән шикәр дә су белән буталып бетте. Мөдәррис мине тынычландырырга тырыша: «Борчылма, хәзер кибә ул,су чистабит»,—ди.Чыннанда,кояшчыккач,киемнәребезкибәбашлады,ак ипи белән шикәр дә бераз җилләгән сыман булды. Көчкә авылга кайтып җиттек. Өйгәкайткач,әниминемхәлнекүреп: «Юк,балакаем,моннансоңберкаядаәйбер сатарга йөрмисең, ризалыгым юк!» – диде.
 

Сталин үлгән!
Беркөнне иртән-иртүк, укырга барганчы, безгә Раиф килеп керде. «Әйдә минем белән, мин сиңа бер әйбер әйтәм», – ди бу. «Нәрсә әйтәсең, әйт». Үзе нәрсә икәнен әйтми, йөзе ап-ак, бик нык курыккан. Авылда Раифларның шырпы кабы хәтле генә радиоалгычлары бар. «Мә, тыңла, үзең аңларсың». Колакка радионы куеп тыңлый башладым, бик ямансу музыка уйный. Берзаман русча: «Говорит Москва. Сегодня 5 марта1953годаскончалсятоварищСталин»,–диделәр.АвылданБуралымәктәбенә чыгып чаптык. Аз гына буранлап тора. Буралы авылы безгә өч-дүрт чакрым. Мәктәпкә бик тиз килеп җиттек. Мәктәп ишегалдында балалар кар атышып, куышып, берсен- берсе карга батырып уйныйлар. Мин ишегалдына килеп керүгә үк: «Малайлар, ишеттегезме, Сталин үлгән!» —дип кычкырдым. Берсе дә миңа борылып карамый, уеннарындәвамитәләр.Түзмәдем,мәктәпбаскычынаменеп:«Сталинүлгән,Сталин үлгән!» – дип бар көчемә кычкыра башладым. Бөтенесе тып-тын калды. Шулвакыт укытучы Сәлихов абый, ул директор да иде, мине карга алып атты, борыным белән бозлы карга кадалдым. Борыннан кан ага, үзем җылый-җылый: «Сталин үлгән, Сталин үлгән, радиодан ишеттем. Нишләп миңа ышанмыйсыз, ышанмасагыз, Раифтан сорагыз!»— дидем. Сәлихов абый мәктәпкә кереп китте. Малайлар мине сырып алды: «Йә, сөйлә, кайчан ишеттең?» «Әле яңа гына радиодан сөйләделәр».– «Нәрсә диләр? Ничек үлгән, кем үтергән? Бәлкем, ялгыш ишеткәнсеңдер?» «Юк ла инде, Сталин үлгән!» Берсе дә миңа ышанмый. Ничек инде Сталин үлсен, ул үлсә без нишләрбез, ничек яшәрбез дип уйлыйлар инде. Берсе: «Беләсеңме, сине моның өчен нишләтәләр, мәктәптән куалар, ялган хәбәр таратканың өчен җаныңны алачаклар», — дип тә әйтте әле хәтта. Борыннан кан ага, үзем калтырыйм: «Нишләп миңа ышанмыйсыз, үлгән инде, үлгән». Шунда мәктәптән укытучым Нәзирә апа килеп чыкты: «Балалар, классларыгызга керегез». Минем кыяфәтне күреп: «Әзһәр, син дә класска кер», – диде. Бераздан линейкага тезделәр. Шунда Сәлихов абый Сталинның үлгәнен әйтте. Барсы да елый, бигрәк тә укытучылар, бер мин герой кебек басып торам. Күрдегезме, янәсе, миңа ышанмаган идегез, хәзер елагыз инде барыгыз да. Еламый кара, Сталин үлгәндә дә еламады дип утыртып куюлары да бар. Шул кадәре бөтен күңелем, җаным белән рәнҗедем, ник шунда елап үлмиләр. Күрәсең, бу хисләрем бөтен кыяфәтемә чыккан булгандыр. Укытучым Нәзирә апа минем янга килде дә: «Сине директор Сәлихов абыең үз янына чакыра», – диде. Минем әле директор кабинетына кергәнем юк иде, чөнки гел «5»кә генә укыйм. Сәлихов абый яныма утырды да, болай диде: «Әзһәр, энем, Сталинның үлгәнен кычкырып йөрмиләр. Бу бит шатлык түгел, бик зур кайгы. Син Сталинның үлгәненә сөенәсең дип уйлаулары бар. Бу безнең ил өчен иң зур кайгы. Үзеңә сабак алгансыңдыр дип ышанам, хәзер сиңа тагы да яхшырак укырга кирәк. Бар, безнең ни турыда сөйләшкәнне беркемгә дә әйтмә». Мин, җиденче класста укый торган малай, директор Сәлихов абый әйткән мәгънәне каян белим. Ничек инде мин Сталин үлгәненә сөеним ди. Минем бары тик үземне генә күрсәтәсе килде, сез берни дә белмисез, ә мин беләм, шул гына. Сәлихов абыйның сүзен тоттым, бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем булмады.
 

Җеннәр чолганышында
Инде минем тормышымда бик аянычлы фаҗига белән бетәчәк бер вакыйганы да искә төшерәсем килә. Миңа тугыз яшьләр чамасы булгандыр, без көне буе су керәбез. «Син бүген ничә мәртәбә кердең? Унике мәртәбә. Ә син? Унҗиде мәртәбә». Үзебез дер-дер киләбез, йөз ап-ак, күзләр генә утырып калган. Шунда Фазыл: «Әйдәгез минем белән, мин сезгә мәк орлыгыннан тәмлерәк бер әйбер ашатам», – ди. Ул яр буеннан бармак башы хәтле генә кипкән әйберләр җыеп алды да, учына салып уды да: «Менә, карагыз, бу чыннан да мәктән тәмлерәк», – дип ашый да башлады. Мин дә кабып карадым, орлыгы мәккә охшаган, үзе чыннан да тәмле. Яр буенда бернәрсә дә калдырмадык, ашап бетердек. «Әйдәгез, яңадан су керәбез!» Киттек су буена җыйнаулашып. Берзаман Фазыл бөтен тәнен кара ләмгә буяп, кешеләргә кызык күрсәтәм дип урамга менә башлады. Безгә җитә калды, Фазылдан калышасы килми, тәннәребезне кара ләмгә буядык та, кычкыра-кычкыра, урам буйлап кайтабыз. Кешеләр безгә шаккатып карап торалар. Безнең турыга килеп җиткәч, әни мине өйгә алып кереп китте. Аннан соң нәрсә булганын хәтерләмим.
Төнлә уянып киттем, кешегә охшаган, зур башлы, кызыл күзле, аяклары бәләкәй бер җен самавыр артыннан чыкты да миңа таба килә башлады. Куркуымнан кычкырып җибәрдем. Әни: «Нәрсә булды, балакаем?» – дип, башымнан тотты. «Әни, әни, кара әле, самавыр артында нинди кеше басып тора?» Шулай дип әйтүем булды, ишектән икенчесе килеп керде. «Әни, әни, мине үтерәләр!» – дип кычкыра башладым. «Балакаем, монда бит беркем дә юк, күзеңә генә күренә торгандыр. Кызым, Зәйтелҗиһан, бар, әтиеңне алып кайт». (Ул төнге каравылда икмәк саклый иде). Әти кайтканчы тегеләр өйгә кереп тулдылар, минсиңайтим, мендәрләр белән тегеләргә ташланам, әнинең күлмәкләрен ертып бетердем. Әти нәрсә булды дип килеп кергәч, әни елый-елый минем хәлне аңлата. Җеннәр әтидән куркып, акрын-акрын гына чыга башладылар. «Әти, әти, әнә тегендә, ишек янында берсе качып калды, ул мине үтерәчәк, коткарыгыз, коткарыгыз!» – дип кычкырам. Әти: «Улым, анда беркем дә юк, күзеңә генә күренә торгандыр. Яле, минем яныма кил, кара, монда беркем дә юк». Әти башымнан, әни кулларымнан тотып утыра. Әни нәрсәдер эчертте, сөтме, әйрәнме, хәтеремдә калмаган. Менә таң атты, ә мин косам да косам. «Үләм,үләм,ярдәм итегез»,—дим.Тәмам хәлсезләнеп сәкегә аудым,шуннан нәрсә булганын хәтерләмим. Аңыма килгәндә, бу ниндидер саташу, төш сыман тоелды.
Хәзер генә аңладым, без бит тилебәрән орлыгы ашаганбыз. Шул безне харап иткән. Безне дип шуңа әйтүем, иптәшләрем дә нәкъ минем шикелле авырганнар.
Ничек исән калганбыздыр акылдан язмыйча. Мин болай да төсле төшләр күрә идем, шуннан соң инде кайвакыт йокларга да куркып яткаладым. Бу вакыйганы нигә искә төшердең дип сорасагыз, шуны гына әйтә алам. Бүгенге күзлектән караганда, без ниндидер наркотикка охшаган әйбер ашаганбыз, күрәсең. Юкса мондый коточкыч саташу булмас иде. Көне-төне эчкән кешеләрнең генә күз алдына җеннәр күренә дип сөйләгәннәре хәтеремдә калган.
Менә гомерем дә узып китте, яшьлек елларының бер өлеше шушы мизгелләрдә генә калды. Гомер узган саен, күп әйберләр онытыла, әле ярый бераз хәтердә бар икән. Минем туган авылым күптән юк инде, зираты гына калды. Язмышым белән кызыксынган кеше булса, китаплардан укып белерсез, бәлки, иң кызыгы шунда язылгандыр.