Логотип Казан Утлары
Публицистика

Балачак хатирәләре

Безнең әткәй, Миргалим карт, балта остасы иде. Ел тәүлегенә бер көн дә калдырмый, балтасын кыстыра да төзелеш бригадасына юнәлә. Шунда арба-чана ясыйлар, ватык-җимерекне төзәтәләр. Әмма җәйге челләдә плотникларны, бу эштән алып, кыр станына, ашлык суккан җиргә күчерәләр. Әткәй безне – Рафаил абый белән мине дә шунда ияртте. Яслегә, балалар бакчасына йөрү мөмкинлеге булмады. Әнкәй уракта иде.
Ындыр табагының, ашлык сугу күренешенең үз хозурлыгы, күңелгә дәрт өсти торган сихрияте бар. Хис-тойгыларда ниндидер бер рәхәтлек, күтәренкелек пәйда була. Өстәвенә ындыр табагы әле үзенең сыен да әзерләп куйган икән. Молотилка туктап торган арада уңган, җитез хатын-кызлар подаука төбендә бодай куырып алалар. Кыздыргач борчак кына түгел, бодай да тәмле була икән.


Бер кичне әткәйгә авылга кайтырга кирәк булды. Ара шактый ерак. Иртүк килеп җитәсе дә бар. Шунда әткәй эскерт төбен йолкып иркен генә куыш ясады.
– Кайтып йөрсәгез арырсыз. Йокыгыз да туймас. Йоклагыз шушында гына. Мин иртүк килеп җитәрмен, – диде әткәй.
Куыш эчендә бик рәхәт. Ястык йомшак, молотилкадан яңа гына чыккан салам җылы, хуш исле. Кәеф күтәренке. Инде йокыга китәбез дип оеп барганда гына, өлкәнрәк бер малай, куыш янына килеп:
– Әнә бүре килә, – дип, безне өркетмәкче булды. Ләкин, хәтерлим, без артык шүрләп калмадык. Килсә соң! Ул бит иң әүвәл безне түгел, әлеге малайның үзен күрер иде. Шулай итеп, теге «бүре» дигәнебез тыныч кына юкка чыкты.
Безгә ындыр табагындагы мәгыйшәт бик җанлы, күңелле тоелды.
Без дөньяга килгәндә, әткәй-әнкәй колхоз членнары булганнар инде. Әткәй гомере буена атын сагынып, юксынып яшәде, шул ук вакытта аның белән горурлана иде.
– Юлда ат артыннан баруны бер дә яратмады. Берәрсен куып җиттеме, билдән көрт ерып, йөзеп булса да алдагы атны узып китә иде, – дип еш искә ала иде. Күрәсең, карап торган бахбайны яхшы тәрбияләгән. Бәлки, бердән артык ат тотуның хәвефсез түгеллеген күңеле белән тойгандыр. Шуңа күрә бер булсын, берәгәйле булсын дип аны ике атка торырлык итеп ашаткан, эчерткәндер.


Атка җылы мөнәсәбәт тумыштан киләдер дип уйлыйм. Бераз өлеше әткәйдән дә күчкән булуы ихтимал. Атлар тирәсендә чуала идем. Болар инде – колхоз атлары.
Бераз калкына төшкәч, миңа ярарлык атлы эш тә табылды. Ындыр табагында чүмәлә тарттыра башладым. Миңа «Очкын» исемле тай беркетелде. Гәүдәгә зур булмаса да, бик көчле, җитез, карусыз ат иде ул. Молотилка эшли башлагач, атың белән машинадан агылган салам, кибәк астына кереп китәсең дә чүмәләнең уң ягына килеп чыгасың. Шунда эшләүче хатын арканны камыт бавына шудырма итеп кенә бәйләп куя, кузгалып киткәндә, чүмәләне тырма сабы белән бераз саклап бара. Эскерт янына җиткәч, иелеп, арканның очын тартып җибәрәсең. Ул бик җиңел чишелә. Очкын белән кабат молотилка янына җилдерәсең. Хәтердә әлеге гамәлнең әнә шул яклары калган. Тәнгә кибәк, кылчык тула дип борчылуны мин хәтерләмим.
Ә менә горурлык, канәгатьлек хисе истә калган.
Сугыш чыккан елны миңа – унбер, әткәйгә алтмыш ике яшь иде. Әнкәй дә пенсия яшендә.
Ул елны иген бик нык уңды. Җыеп алырга гына эшче көчләр кинәт азаеп калды. Шул чакта әнкәйгә шактый зур участокны бүлеп бирделәр. Аны берүзенә ерып чыгарлык, урып бетерерлек түгел иде. Без өчәүләп: әнкәй, мин, Рафаил абый, уракларны яхшылап тешәтеп, урырга керештек. Әгәр көлтәне бастырып куйсаң, ул кеше буе була иде. Бераз җилләгәч, көлтәләрне чүмәләгә салабыз.
Бер елны колхоз абзар-кура төзү өчен саман кирпечләр сугарга кереште. Ул болай эшләнә. Җирне кара туфрактан әрчиләр дә кызыл балчыкны көрәкләр белән казып йомшарталар, аннары ныклык өчен аңа салам турап тараталар, су сибәләр. Мин шуны ат белән таптатам, балчык әлеге салам – «арматура» белән аралашканчы, үзле хәлгә җиткәнче шунда атны йөртәм. Бу – әллә ни кыен шөгыль түгел. Тайга атланып йөрүе – үзе бер хозурлык. Тик менә яланнан шул тайларның берәрсен тоту шактый мәшәкатьле. Башка бригаданыкы булгач, аларны танып, холкын-фигылен белеп бетереп тә булмый. Аның каравы эштән соң атны тирән сулы буага кертеп йөздерү күңелдә әйтеп бетергесез канәгатьлек, куаныч тудыра, кәефне күтәрә. Җан рәхәте. Юыну-чистарыну тайның үзенә дә ошамады микән дип уйлыйм.
Мин еш кына әткәй эшләгән җиргә барып чыгарга, йомычкалар арасында, алачык тирәсендә уралырга ярата идем. Ял итеп алган арада картлар дөнья хәлләре турында әңгәмә коралар, уйлап җиткерелмәгән гамәлләр турында карашларын белдерәләр. Аларның сүзе, фикер сөреше мәгънәле, мавыктыргыч була торган иде. Әткәй – Миргалим карт – төзү бригадасы башкарган эшләрне язып бара, аннары миңа әйтеп яздыра. Мин озак вакыт әткәйне язу танымый дип йөри идем. Баксаң-күрсәң, ул гарәп имлясын белә икән. Тик әле бу хакта артык шауламый иде. Аны куллануны бәгъзе берәүләрнең килештермәве бар дип уйлавы булды микән? Мин шулар нигезендә ведомость кебек нәрсә төзеп идарәгә тапшырам.
Әткәй балтасын үткенләгәндә, миңа чар әйләндерергә туры килә иде. Ул чар гел суга тиеп тора. Моның хикмәтен соңрак аңладым. Чыланмаса, тимер кыза, йомшый, үткенлеген җуя икән.
Төзү бригадасына ике ат беркетелгән: туры алаша «Канаш» һәм күк бия. Монысы да җитез, ләкин усалрак кебек күренә. Мин Канашны үз итәм һәм күп вакыт үзем карыйм. Аны кайбер сәер гадәтләргә дә өйрәттем. Әйтик, чабып барган җирдән тыр-р дип тезгенне тартсаң, шып туктый иде. Бервакыт Рәсхәт дигән дус малай:
– Атланып чабып килим әле, – дип сорады. Урамны урады бу, килеп җиткәч, туктарга дигән ымны аңлау белән ат кинәт туктады, дүрт саны белән бераз шуып та барды әле. Рәсхәт атның башы аркылы очып төште. Ул моны көтмәгән иде. Канашның ошбу гадәте турында дус малайга искәртергә башка килмәгән. Җайдакның хәбәрдар булмавын бахбай да белми иде.
Атлар тирәсендә мин иркен эш итә идем. Атка үземчә атлана идем. Атның ялын сул кул белән урап тотасың да, бераз чигенеп, гәүдәңне ат сыртына ыргытасың. Кайчак бу алым уңышлы гына чыга. Әмма бәгъзе тайларның ат өстендә синең ныклап урнашканыңны көтеп торырга сабырлыклары җитми, эре адымнар белән юыртып китәләр, син койрыкка таба шуып төшеп каласың. Ярый әле тезген кулдан ычкынмаган.
Печән өстендә плотникларны болын эшенә җибәрәләр. Безнең бригада болыны Чәчер аръягында Өшәр күле буенда урнашкан. Күлнең теге ягында Әнәк печәнлеге. Миңа Өшәрнең тирән суының сафлыгы ошый иде. Иркенләп йөзәсең, төбенә төшеп җитү буенча малайлар белән ярыш оештырырга да кулай. Зур куыш та Өшәр тирәсендәрәк корыла. Гүзәл җир. Анда озак вакыт күңелдә саклана торган үзенә бер төрле сихри матурлык бар.
Болынның икенче башы нарат урманына терәлеп тора. Бу урман хәзер юк инде. Түбән Кама төзелеше уңае белән кисеп бетерделәр.
Печәнгә әткәй – Миргалим карт, Нуретдин абзый, Шәйхелгали абзый, Нургали абзый һәм башкалар төштеләр. Алар һәммәсе дә өлкән яшьтә. Ләкин әле эшкә ныклылар. Шулар арасында мин аеруча Нургали абзый хезмәтенә сокланып, кызыгып карап торам. Гәүдәгә җыйнак булса да, эшкә бик сәләтле, куәтле, күп сөйләшми торган, тыйнак зат. Менә ул, киң алдырып, үләннәрне төбеннән үк кыркып, алдан бара. Эре, кызыл җиләкләр күренеп кала. Ул үткән пакус үткен пәке белән чәч алганны хәтерләтә. Хәер, чалгының үткенлеге чәч пәкесенекеннән ким түгелдер. Телевизорда печән чабу күренеше үләннәргә таяк белән сугып баруны хәтерләтә. Режиссёрлар Нургали абзый кебекләрнең ничек чапканын күрсеннәр иде дип әйтәсе килә. Сәнгатьтә барлык элементлар да югары кимәлдә булырга тиешләр бит.
Печәнне киптереп кибән койганда – мин кабат чүмәлә тарттыруда.


Кышкы каникул җитүгә, без Рафаил абый белән кабат чәчер тарафына, әнкәйнең апасы Фәхрикамал әбиләргә юл тотабыз. Заманында бу гаилә җитешле, таза тормышлы булган. Колхоз оештыру елларында аңа кулак мөһере сугылган. Гаилә башлыгы Салах җизни Себергә сөрелгән җирдән кайта алмаган. Без белгәндә Фәхрикамал әби янындагы өч баласы белән кеше өендә өйдәш булып яши иде. Барлык уллары сугышта үлде. Җиңел түгел иде аңа. Шулай да безне якты чырай белән каршылый иде. Бик туган җанлы, ягымлы карчык иде ул.
Безнең монда килүнең төп максаты табигать хезмәтеннән файдалану, күл бозында тимераякта шуып, шуның рәхәтен, хозурлыгын тою иде. Моның өчен әбинең улы Мирхәт абый белән бергә, конькиларны кыстырып, урман ышыгында җилгә каршы барабыз. Күлнең аргы башына җиткәч, конькиларны тагабыз, ышыктан чыгып, бозга төшәбез, бишмәтне җәеп җибәрәбез, җилкәнне җил иркенә тапшырабыз, ул безне «ә» дигәнче шудырып күлнең икенче башына китереп җиткерә. Ошбу гамәл берничә тапкыр кабатлана. Арып, хәлдән тайгач кына визитның планы үтәлгән санала. Бер баруда көчле буран чыкты. Безне әткәй ат белән килеп алды. Песи балалары кебек башны да чыгармыйча толыпка төренеп кайттык.
Инде китап турында бер-ике кәлимә. Безнең урамда, якында гына шактый бай китапханә эшли иде. Хезмәткәрләре дә ачык йөзле. Мин аннан алып байтак роман- повесть укыдым. Алар шундый кызыклы. Тәэсирләрне үзеңдә генә калдырасы килми, малайлар белән дә уртаклашасы килә. Бервакыт Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары» әсәрен күршедәге дусларга – Фоат белән Рәфкатькә сөйли башладым. Бирелеп тыңлыйлар. Дәвамын алга таба укыгач сөйләрмен, дим. Сабыр гына көтеп торалар.


1942 елда «Совет әдәбияты» журналында Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» повесте басылып чыкты. Гаҗәп матур әсәр иде ул. Мин аны бөтен класска укырга иде дип ана теле укытучысы белән киңәштем. Ул моңа уңай карады. Тик шулай да моның өчен вакыт бик күп кирәк, диде.
– Без болай итик. Син аны үзең кабат укып чык та класста сөйләрсең, – диде. Мин риза булдым. Шактый тулы итеп, детальләре белән, стилен дә саклап сөйләргә тырыштым. Кызыксынып тыңладылар. Журнал кулдан-кулга күчеп йөрде. Газета-журналны безгә Казанда яшәүче Хәнифә апа яздыра иде.
СССР Верховный Советына сайлауларга әзерлек барышында мине сайлаучылар исемлеген төзергә, Пучы халкының исем-фамилияләрен язарга чакырдылар. Без башка тагын берничә «писарь» белән авыл советында төнге сәгать берләргә кадәр язып утыра идек.
Яз көне кырчылык бригадасының хисапчысы итеп билгеләделәр. Кайчак кешеләрне эшкә дә дәшәм. Кайбер колхозчылар моңа бик үк куанмыйлар. Миңа кыен булып китә. Дәресләр беткәч, басуга җыенам. Ул вакытта балта осталары нишләптер тратайка – бер күчәрле арба ясаганнар иде. Мин, ат җигеп, җыелма сажинны алам да кырга юнәләм. Көн бик матур, баш түбәсендә тургайлар сайрый. Хыял еракларга китә. Колхозчылар Бүләк белән Урдалы арасындагы басуда булырга тиешләр. Бүләк – каен урманы, Урдалы – имән урманы. Күңелгә бик якын урын. Анда хатын-кызлар һәм Кәшби мулла абзый язгы культураларны чәчәләр.
Кәшби мулла абзый – аеруча игътибарга лаеклы шәхес. Аның белән күрешү, хәл-әхвәл белешү – үзе бер күңелле күренеш. Ул – тирән белемле, кешелекле, мөлаем карт. Бераз гәпләшеп алгач, мин чәчелгән җирне үлчим. Дәрестә алган белем ярап куя.
Аннары ведомость төзеп бригадир Фәтхи абзыйга тапшырам.
Игеннәр өлгергән мәлдә ындыр табагында весовщик-үлчәүче итеп билгеләделәр.
Башта мин моны бик җиңел итеп, молотилкадан чыккан ашлыкны теркәп тору рәвешендә генә күз алдына китерә идем. Чынлыкта ул башкачарак икән. Үлчәү өч аяклы таганга беркетелгән. Көянтәнең бер башында – герләр, икенче башында – тимер мичкә. Шул тулгач, әйләндереп бушатасың да язып куясың. Бушатылган ашлыкны даими көрәп торырга кирәк. Көрәмәсәң, алга таба бушатырга урын да калмый. Гер янында зур көшел хасил булгач, берничә кеше бергәләп таганны буш урынга күчерәбез. Малай-шалай сугылган ашлыкны капчыкларга тутырып, амбарга ташый. Әмма капчыкны арбага күтәреп салырга көч җитеп бетми. Ул өмет белән миңа карый. Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә, бәлки, уңайсызлана да торгандыр. Нишлисең, күтәрешәсең инде.
Беркөнне кичке якта Мирзагали аты белән безнең капка төбенә килеп туктады. Төнге сменага чыгарга кирәк икән. Ялт итеп торган айлы төн. Шул чакта ашлык төяп соңгы арбага утырып амбарга кайту җылы истәлек булып хәтердә калган.
Тазартылган икмәкне малайлар белән бергә Дербёшка элеваторына илткәләдек. Хәзер, ул хакта язганда, Чыңгыз Айтматовның «Җәмилә» повесте күз алдына килә.


Без бәләкәй чакларда чорына хас шөгыль – маһирлык та барлыкка килә иде. Мин үземә тунлык тире иләргә өйрәндем. Әмма бу эшне осталардан карап торырга, отып алырга туры килмәде. Авылда иләүчеләр булмады микән? Белгән кешеләрнең сөйләүләренә карап кына эшкә тотындым. Ул чакта тирене бик күп көч сарыф итеп илиләр иде. Башта ике тире ертылды. Шуннан соң процесс үз эзенә төште. Иләү үз җае белән китте,
тиреләр кулъяулык кебек йомшарды. Ахырдан мин аларны тал кайрысы белән сары төскә буядым. Тун әйбәт кенә килеп чыкты. Йоны озын, җылы.
Ләкин уңайсызлык килеп чыкты. Или башлаганчы тирене юарга кирәк булган икән. Бу хакта миңа нишләптер әйтүче булмады. Ул заманда порошогы да юк иде. Сарык өстендә юмыйча да яраса да, тун өчен алай бик әйбәт түгел икән. Шулай итеп, дублёнканың абруе әллә ни югары булмады.
Бер җәйне озын арба белән Мөшеге урманыннан бүрәнә ташыдык. Озын арбаның идәне булмый. Кучер утыра торган урынга бау чорныйлар да шуңа иске сырма җәеп куялар. Урманга беренче башлап кемнәр белән барганмындыр, хәтердә калмаган. Соңгы рейста ялгыз барырга туры килде.
– Юлны белгәч, үзең генә дә бараласың инде, – диделәр. Белеп әйтәләрдер инде. Арбаны кайту ягына каратып, бүрәнәләргә терәп диярлек куйдым. Әүвәл агачның бер башын арбага салдым, аннары икенче башын менгереп куйдым. Кирәк кадәр, гадәттәгечә төягәч, йөкне тыгызлап бәйләдем. Таралып, тәгәрәп китмәсеннәр. Җай гына, бахбайны атлатып кына кайттым, сөян бүрәнәләрне ишләре янына кертеп бушаттым.
Җәй көне авылда эш бетеп тормый. Менә иген өлгереп килә. Без ерак басуда Фоат белән бер тирәдә борчак чабабыз. Шулчак безнең янга тарантаска үзе яраткан кара айгырны җиккән колхоз рәисе Шәрип абзый Шәймиев килеп туктады. Төшеп безнең белән исәнләште. Тирә-юньгә күз салды. Җылы гына сөйләште. Эшебез аңа ошады. Фоат белән миңа рәхмәт әйтте.
Малайлар өлешенә әле тагын пар җирен сөрү дә калган икән. Күрше егет Сабир белән, төрәннең тирәнлеген көйләп, әнә шул пар җирен сөрдек.
***
Аны-моны эшләп йөрү, күрәсең, хакимиятнең күзенә чалынгандыр. Унсигез яшькә чыккач, 1948 елның 20 февралендә хөкүмәт миңа «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Инде моңа да алтмыш тугыз ел үткән икән. Ошбу бүләк үз артыннан башка медальләрне ияртте.