Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәшһүр вә укымышлы булган Фәрһад белән мәгъшукасы Ширин хикәясе

Кереш сүз
Әле күптән түгел генә Казан университетының Сирәк кулъязма китаплар бүлегендә XIX гасыр татар шагыйре Әхмәтҗан Тубылиның (1825-189?)1 701-т номеры белән тагын бер кызыклы кулъязмасы табылды. Аның кем тарафыннан, кайда табылуы билгеле түгел. Ә.Тубыли аны Тубыл (Тобольск) шәһәрендә сөргендә вакытта язган. 1-11 битләрендә көйләп укыла торган, әхлакый характердагы кыска гына хикәяләр урын алган. 11-49 битләрне шактый зур күләмле «Мәшһүр вә мөтәгәрриф улан Фәрһад гашыйк илә мәгъшук Ширин хикәясе» тәшкил итә. Ә.Тубыли кулъязманың беренче битендә үк Фәрһад һәм Ширин турындагы әсәрен кайчан тәмамлаганын әйтеп китә: «Тарих миляди 1879 санә бөрҗи-җәүзәнең2 13нче йәүмендә тәмам улынды».
Татарлар арасында Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, Йосыф-Зөләйха, Сәйфелмөлек-Бәдыйгелҗәмал турындагы мәхәббәт әсәрләре киң таралган. Ләкин Фәрһад һәм Ширин мәхәббәте турындагы тарих фольклорда һәм әдәби әсәрләрдә бик сирәк очрый. Моның сәбәбе, бәлки, шунда ки: Низами, Нәваи, Әмир Хөсрәү Дәһләви, Җами кебек Шәрекънең бөек классиклары әсәрләрендә Фәрһад белән Ширин мәҗүси диндәге кешеләр булып күрсәтеләләр һәм бу ике гашыйкның мәхәббәте күбрәк дөньяви планда сурәтләнә. Эчтәлеге буенча һәм композицион яктан Ә.Тубыли әсәре, Низами, Нәваи поэмаларыннан аермалы буларак, Фәрһад һәм Ширин турындагы төрки легендаларга якын тора.
Татар әдәбиятында бары тик ике генә шагыйрь бу сюжетка мөрәҗәгать итә: Алтын Урда чоры әдибе Котб (XIV г.) һәм XIX гасыр шагыйре Әхмәтҗан Тубыли. Котбның «Хөсрәү-Ширин хикәяте» текстын җентекле һәм җитди рәвештә Х.Й.Миңнегулов һәм Р.Г.Әхмәтьянов тикшереп чыктылар. Р.Г.Әхмәтьянов аны хәзерге татар әдәби теленә күчерде3 . Әхмәтҗан Тубылиның Фәрһад белән Ширин турындагы хикәясенә килгәндә исә, шуны әйтергә мөмкин: ул төрки-татар әдәбиятларында киң таралыш тапкан катнаш проза белән шигъри (бәйтләр белән; алар текстта курсив белән бирелде) рәвештә язылган. Ихтимал, әсәрнең фольклористик варианты булгандыр. Тик анда әдәби интерпретацияләр шактый гына күп урын алып тора. Шуңа күрә аны татар авторының оригиналь әсәре дип атап була. Кызганыч ки, кулъязманың соңгы битләре сакланып калмау сәбәпле, бу гүзәл әсәрнең азагы юк. Шулай да «Мәшһүр вә мөтәгәрриф улан Фәрһад гашыйк илә мәгъшук Ширин хикәясе»нең сакланып калган өлеше 76 кулъязма сәхифәдән гыйбарәт. Текст кыскартылган вариантта бирелә.


МӘШҺҮР ВӘ УКЫМЫШЛЫ БУЛГАН ФӘРҺАД БЕЛӘН МӘГЪШУКАСЫ ШИРИН ХИКӘЯСЕ


Равилар түбәндәге риваять һәм шундый хикәят итәләр ки, Гаҗәм икълимында һәм Хөрәсән өлкәсендә бер зур шәһәр бар иде. Һавасы әйбәт урында урнашкан булып, тирә-ягын баг-бакчалар, гөлбакчалар биләп, һәр бакчада бер зур гына инеш бар иде. Һәм шәһәрдән дүрт якка ераграк киткәндә киң сәхрә, анда куаклыклар, сөнбелләр, миләүшәләр, лаләләр үсә иде. Һәм ул сәхрәнең уртасыннан зур елга шаулап ага иде.
Ул шәһәр халкы барчасы күңел ачу, кәеф-сафа илә мавыга иде. Өстәвенә шәһәрнең ире булсын, хатын-кызы булсын бик матурлар иде. Берәрсенең йөзенә баксаң, матур бөдрә чәчләре күңленә уралып әсир итәр иде. Һәм ул илнең патшасы хатын кеше иде, һәм ул илдә шундый кагыйдә бар иде: патша үлеп, аның углы калмаса, кызын тәхеткә утыртып, патша итәләр иде. Һәм менә бер заман патша булып Мәһмәнәбану4 исемле хатын тора иде.



1 Аның турында кара: Әхмәтҗанов М. Шагыйрь Әхмәтҗан Тубыли // Казан утлары. – 1997. – No1. – Б.147- 154; Ахметзянов М.И. Новые археографические материалы и их значение в исследованиях по истории татарской литературы // Дис. ... докт. филол. наук. – Казань, 1998. – С.285.
2 Бөрҗи-җәүзә – төрки календаре буенча зодиакаль ай исеме. Май-июнь аена туры килә.

3 Котб. Хөсрәү вә Ширин (шигъри роман). – Казан: Мәгариф, 2003. – 363 б.


Аның берничә акыллы вәзире бар иде. Һәрберсе гакыл вә гамәл иясе иде. Һәм ошбу падишаһның дәүләт башында торган елларында бар тирәдәге дәүләтләр тыныч иминлектә иде. Тик тирәдәге хәтта күп гаскәрле булган шаһлар да, Мәһмәнәбанудан хәвефләнеп, ел саен һәдия-бүләкләр бирәләр иде.
Мәһмәнәбануның кыз карендәше бар иде. Исеме Ширин булып, Зөләйхага тиң матур иде. Йөзе-күзе ачык, керфекләре – ук, кашлары – җәя. Һәм бу ир-атның күңелен багларлык заман афәте нибары ундүрт яшендә, Дәүләт көлаһы5 башында иде. Шунлыктан мәзкүр шәһәрдә бик атаклы иде. «Адәм заманыннан бирле килмәгән синдәй бер гүзәл, / Исемең – Ширин, сүзең – ширин, син инде шундый бер гүзәл», – диерләр иде.
Мәһмәнәбану Ширин өчен матур күшек6 һәм күркәм касер7 төзетмәкче булды. Чөнки Мәһмәнәбану Ширинне шулкадәр ярата иде ки, ансыз бер минут торалмас иде. Мәһмәнәбануның бер оста төзүчесе бар иде. Һөнәрдә гаять үсешкән, һәртөрле сәнгатьне үзләштергән иде. Һәндәсә8 гыйльмендә җиде дәрәҗәсе9 бар иде. Һәм аңарда берничә шәкерт өйрәнә иде. Алары да һәндәсә гыйльмендә маһир иделәр. Бәс, Мәһмәнәбану ул төзүчене чакырып әйтте: «И төзүче, Ширин өчен бер күшек ясатырга телим, ләкин ул шундый булсын, дөньяның дүрт өлешендә дә тиңе булмасын иде», – диде. Төзүче, җир үбеп: «Шаһ фәрманыңа, мин әзер», – диде.
Мәһмәнәбану аңа бәясе бөтен өлкәдән алынган салым акчасы кадәр торган кием бүләк итте. Төзүче шатланып, шаһинә ягыннан чыгу белән, һәндәсә гыйльмен кулланып, һәркөн таңнан алып йолдызлар кабынганчы кадәр эшләде. Мәһмәнәбану ул касерне җиде кат күккә охшатып, җиде кат күкнең һәрберсенә тиеш итеп эшләргә кушты. Әүвәлге касер тулган ай10 шикелле ак төстә булса, диван әһле шул төстәге киемнәр кисен. Падишаһның аңа килгәндә кигәне дә ак була. Икенче касернең исеме Меркурийга нисбәтле, төсе зәңгәрсу, шуның өчен анда намаз укырга зәңгәрсу киенәләр. Өченче касернең аты Зөһрәдер. Төсе ал һәм һәммә диван әһеле ал кияләр. Дүртенче касер ай төсендә сарыдыр, диван әһеле сарыдан киенәләр. Бишенче касер Миррих- Марс, кызыл төстә һәм диван әһеле вә шаһ үзе кызылдан киенә. Алтынчы касер Юпитерчә, төсе яшел, диван әһле яшелдән киенә. Җиденче касер Сатурнча булырга тиеш, төсе карасу, диван әһле кара киенәчәк.
Шуннан соң төзүче оста шул күрсәтмәләр буенча касерләрне төзеп бетерде. Хәзер бизәкләргә кирәк иде. Ул шәһәрдә бер оста бизәкче бар иде. Бәһзад нәккаш диерләр иде. Төзүче-архитектор ул Бәһзадны чакырып, [касерләр янындагы] күшекне буяу-бизәүне аңа тапшырды.
Әлеге нәккашның бер углы бар иде, атына Фәрһад диерләр иде. Ул да әтисе кебек һөнәрче иде. «Әле тик унбиш яшендә, дәүләт таҗы башында. / Гыйззәт һәм шәрәф кафтаны11 өстендә, кулы һаман эшендә». Кашы, керфеге кара, муены ак, күз бәбәкләре кара, үзе гаять якты төстә, яңаклары гөл, күзләре хыялый шикелле. Тәне камфара һәм, гомумән, тулган ай кебек иде ки, аны бер күргән кеше җаны белән мәфтүн булыр, тартылыр иде.
Ничектер бер көнен болар аталы-угыллы ул күшекне бизәгәндә, иркә кыз Ширин эшне карарга дип, аның белән бергә Мәһмәнәбану да йөрергә чыгып, икәүдән-икәү бакчага килделәр. Күшек тирәли карап йөргәндә, Шириннең күзләре нәккашның углы Фәрһадка төште. Һәм Ширин, шул сәгатьтә җаны-тәне, эче-тышы белән гашыйк булып, үз-үзен көчкә кулга алып, баш төзүчегә: «Болар нинди бизәүчеләр?» – диде. Төзүчеләр башлыгы: «Болар, солтаным, ике нәккаш, әтисе һәм углы, әтисе Бәһзад, углына Фәрһад диләр», – диде. Шулай итеп, Ширин боларны бик яратты, Фәрһад та бер карауда Ширингә шундый мәхәббәт баглады, әйтеп-сыйфатлап бетермәле түгел.
 


4 Мәһмәнәбану – борынгы легендар Иран патшабикәсе Семирамида. Мәһмәнәбану – аның прототибы.
5 Көлаһ – гадәттә, дәүләт кешеләре һәм кызлар кия торган ялбырколаклы киң бүрек.
6 Күшек – җәйге зиннәтле сәрайчык.
7 Касер – зур булмаган хәрби ныгытма.
8 Һәндәсә – геометрия; бу очракта – инженерлык.
9 Дәрәҗә – осталык дәрәҗәләре мөселман илләрендә элек тә булган.
10 СемирамидаборынгыБабил-ВавилонпатшабикәсеСаммурамат(Шаммурамат)беләнярышакебек.Алар
да җиде төстәге касерләр корганнар. «Семирамида баглары» борынгы антик заманнарда дөньяның «җиде
гаҗәеп корылмасы»ның берсе булган.
11 Кафтан – төрки-татар сүзе (каты «к» белән әйтелә). Тексттан күренгәнчә, «кафтан» татарча «каптал»;
һөнәрчеләрнең киеме булган. 


Мәһмәнәбану белән Ширин сәрайдан чыгып, күңел ачулар һәм уенлы-чынлы сөйләшүләр белән мәшгуль булдылар. Әмма Шириннең дәртенә гыйшык уты кабынып,
сабыры-карары калмыйча, бер сылтау белән кулына гаҗәеп алтынсу лимон алып, бергәй кеше-фәлән булмаганда Фәрһад эшләгән төшкә барып, нәзакәт белән үзен күрсәтте. Һәм Фәрһад [кем йөри икән дип] әйләнеп караса, Ширин алтын лимонны аның нәкъ күкрәгенә тондырды да, Фәрһад лимонны тотып, үзенә атканны күргәч, тиз генә бер якка тайпылды. Һәм Фәрһадның да гашыйк икәнен аңлап, артык мавыкмыйча сәрайга кайтты, һәм Фәрһад та ахшамгача көчкә эшләп, төнен күзләренә йокы кермичә, иртән иртүк торып, атасыннан өч сәгать элек эшкә тотынды. Равилар әйткәнчә, бу тарафтан Шириннең гыйшкы ялкынланып яна башлады. Тагын кулына алтын лимон алып, сак- сак кына килеп, гөлләр арасыннан ай кебек күренеп, тагын Фәрһадка лимон ыргытты. Фәрһад шундук әйләнеп карады һәм Ширинне күрү белән кулындагы фөршаты12 төшеп китте – ул һуштан язды. Шуннан Ширин сәрайга кайтты. Фәрһад бераз ятып, аһ-ваһлар белән, һушына килеп, кичен өйгә кайтып бераз ял иткәч, төн уртасыннан торып, ахшамда ук эш урынына килде. Ике көн узды. Шириннең сабыры-тәкате калмады. Галәмдә беркем булмаган кебек вакытта бакчага килде. Һәм бичара Фәрһад тагын да элекке тиешле даирәсеннән чыгып, биһуш булып егылды. Ширин бу хәлне күрде дә, форсатны ганимәт белеп, тиз генә килеп, Фәрһадның яңакларын берничә тапкыр үбеп, түбәндәге бәйтне язып, дивана Фәрһадның баш очына куеп калдырды. Бәйт: «Белмәм, мәләкме син яки фәрештә, аклым алдың, әфәндем, бер күрештә. / Мин бит дәрт хәлләрен һич тә белмәгән идем һичбер гәз. / Мәхәббәт бер бәла шәйдер, грифтар булмаган белмәс».
Шуннан соң Ширин сәрайга кайтып китте. Шунда Фәрһад һушына килеп, ул кәгазьне табып укыды. Тагын аһ итеп һушыннан язды. Соңыннан акылына килеп, алтынлы рам һәм буяулар илә Шириннең рәсемен ясады.
Кич-иртән ул тасвирга багып-карап, күңелен юатыр иде. Ләкин кичә-көндез күзләреннән яшь урынына кан агар иде13. Әмма бу тарафта Ширин дә саргаеп сулды. Менә бервакыт төн чагында гөлстанына сәрай паркына барып күшеккә каршы утырып, бу бәйтне сөйләде: «Ширин әфәнде бер ширингә14 төште: аһ итеп күңеле Ширингә төште. / Күзләребез шундук язмышка баглап, Фәрһад белән Ширин бу көнгә төште». Фәрһад капка янында эшләр икән. Бу былбыл авазларын ишетеп, күңеле бер үлеп, бер терелеп, сабыры-тәкате калмыйча, шунда тагын бер тапкыр аһ итеп, бу бәйтне әйтте: «Күзләрем шикәр, имеш, кем дисәң, Ширин, имеш. / Мин аны шикәр дисәм, чыннан да, ширин, имеш», – дигәчтен, Шириннең сабыры-тәкате калмыйча, шундук йөгереп килеп, болар бер-берсенә сарылып, гүя ки лаякыл исерек булдылар. Бераздан үз-үзләрен кулга алып, бераз шатлыча сөйләшеп, шуннан соң Ширин сәрайга китте. Фәрһад бичара, тагын ялгыз калып, бу бәйтне укып әңләнде15 : «Минем күңелем дәртеннән, һәр кала багып әңләнер. / Әңләнмичә мөмкин түгел, бу хәлгә багып әйләнер».
Шулай итеп, ул көн ахшам булып, төзүчеләр башлыгы кул астындагыларга ялга рөхсәт бирде. Ширин белән Мәһмәнәбану килеп күшекне карадылар. Бик канәгать булдылар вә тагын кечерәк күшек ясатырга карар кылдылар. Мәһмәнә, төзүче башлыкны чакырып: «Афәрин осталыгыңа, әмма бу күшекнең каршысында тагы кечерәк бер күшек булуын телим һәм аның монысыннан бераз матуррак нәкышле булуын эстәр», – диде. Төзүче башлык «фәрман – солтаннан» дип, киләсе иртәдә эшкә керешеп, берничә көн эчендә тагын бер күшекне төзеп куйды.
БукөннәрдәШириннеңдайәсе16 аныңбеләнФәрһадарасындамөгамәләрнекүзәтеп тора иде. Һәм күңеленнән «бер нәккаш углы белән бер патша кызы арасында нинди мөнәсәбәт булырга мөмкин» дип, гыйшык уты барлыгын башына да китермәде. Ә тегеләр исә кичә-көндез гыйшык утында яндылар. Ул арада, кыскача әйткәндә, күшек тәмам булды. Нәккашлар да китеп бардылар... Мәһмәнәбану белән Ширин күшекне бер тамаша кылдылар да сәрайга киттеләр.


12 Фөршат – буяу пумаласы.
13 «Күздән яшь урынына кан агу», әлбәттә, төп-төгәл мәгънәдә түгел, фольклорда да «төрелгән» фразеологизм
гына (күп тапкыр очрый).
14 Ширин – төп мәгънәсендә «шикәрле су».
15 Әңләнде – моңланып җырлады.
16 Дайә – мөселманнарда балаларны балигъ булганчы карап-багып йөрүче хатын.


Көннәрдән бер көн Мәһмәнәбану, сарае тирәсендә гизгәндә, бер тирән чокырны ябып- бикләп торган зур бер таш күрде. Ул зур ташны заманында Сөләйман пәйгамбәр диюләре китереп куйганнар иде. Моның тирәсендә йөргәләгән җарияләр «әллә бу бер кое микән» дип, килеп колак тоттылар. Аста су агып ятканлыгын Мәһмәнәбануга хәбәр иттеләр. Мәһмәнәбану әмере буенча хезмәткәрләре килеп, ул ташны тырыша-тырыша бераз кузгатып, бер бакыр чиләк илә бераз су чыгардылар. Тик берәве дә ул суны эчәргә җөрьәт итмәде. Үлемгә хөкем ителгән бер кешене төрмәдән китереп, ул суны эчерделәр, берни булмады. Шуннан барысы да эчтеләр. Шикәр ширбәтенә охшаш эчемлек татыдылар. Ширин әйтте: «Бу су безнең касеребезгә булса иде. Бер хәвез ясатыр идек». Мәһмәнәбану осталар чакырып каратты, чара таба алмадылар. Чөнки касер белән теге ташландык кое арасында зур тау бар иде. Мәһмәнәбану әмер итте: кем дә кем шул суны килтерер исә, ни теләсә, шуны бирәм, дип. Беркем дә батырчылык итмәде, чөнки «мөмкин түгел» диярләр иде. Тик Фәрһад кына, бу хәбәрне ишетү белән: «Мин суны күчерә алам», – диде. Мәһмәнәбану: «Әгәр син бу эшне булдыра алсаң, ни теләгең булса да, үтәрмен», – диде. Фәрһад әйтте: «И, шаһым! Минем синнән теләгәнем – капу агалыгыдыр17», – диде. Мәһмәнәбану: «Мин сине сәрайга эшкә алам, тәхеткә утыртам», – диде. Фәрһад: «Минем карашымда капу агалыгы синең тәхетеңнән дә биегрәктер», – диде. [Бу сүзләр] Мәһмәнәбануга ошап, шундук әмернамә булып, [сәрай хезмәткәрләренә] «эшкә ни кирәк булса, бирәсез», дип фәрман итте.
Равилар әйтер ки, бу тарафта Ширин-назның хәле көннән-көн пәришан-кайгылы булып, гыйшкы ялкынланып, ниһаять, Мәһмәнәбанудан Фәрһадны барып күрергә рөхсәт сорады. Мәһмәнәбану рөхсәт итте. Ширин сәрайдагы күпсанлы кызлар вә җарияләр белән йөреп, җирле-мәхәлли мүрәдкә18, арба-көймә остасына барып, бер мәгәлдәк19 алып, юлга карар итте.
Ә бу тарафта Фәрһад бичара күрде ки, Ширин килә. Шундук кулындагы киркәсен куеп, сәламләүгә урыныннан торды. Мәрхәбәләшкәч, Ширин сазын чиртеп, былбыл сайраган кебек бу бәйтне әйтте: «Мине җәфага салган җәя кашым каршымдадыр, / Вә сөеп, бәндә итеп елаткычым каршымдадыр». Һәм кулындагы сазын Фәрһадка сузды. Карыйк, Фәрһад ничек җаваплар: «Бәндәсен җәфага салган, Йари-гарым20 килде янә, гүзәлем. / Язгы гөлләр кеби миңа, гүзәлем, һәрвакыт дөнья шатлыгы янә, гүзәлем. / Ләгылем21, күңел уем, рәхимле бул, бул ягымлы Фәрһадыңа, гүзәлем. / Минем имкян юк хәзер үк, сөймәгә, гүзәл шаһым. / Бар ки күкләрнең казасы, валлаһи, шуңа аһым», – дип, сазын Ширингә бирде. Ширин дә тагы күрик ниләр сөйләде: «Ашкарә22 булмас иде дәрт, бер кыенлык булмаса, /Кемсәләрбелмәсиде,аһ,беркырын23 якбулмаса»,–дип,боларбер-берләренәсарылып, ниһаять, серебезне берәрсе күрә калмасын дип, бәрәләп-куркынып тизрәк аерылдылар да, Ширин ялт-йолт сараена килде. Шуннан соң Ширин һәр өч көн саен Мәһмәнәбанудан изен24 алып, тамаша итим дип Фәрһадны күрергә килер иде.
Равилар әйткәнчә, Фәрһад инде бер риваятьтә – кырык көндә, бер риваятьтә бер елда Ширин гыйшыгында теге суны агызды. Су хәвезгә килгәч, бихисап корбаннар киселде – бәйрәм ителде. Мәһмәнәбану Фәрһадны баштанаяк кеш тиресеннән тегелгән киемнәргә төреп киендерергә теләде. Ләкин Фәрһад моңа бөтенләй игътибар итмәде. Фәрһадны мунчага җибәреп, бер букчайга затлы кием-салым күндерде һәм, ул мунчадан чыккач, шул киемнәргә киендерделәр. Шуннан Фәрһад Мәһмәнәбану каршысына килеп, җир үпте. Мәһмәнәбану әмер итеп, бер хуш исле үлән түшәделәр, Фәрһадка бер хезмәткәр һәм бер кол тәгаен иттеләр. Әмма Фәрһад: «Мин үзем хезмәткәрмен, миңа хезмәткәр кирәкми», – диде. Ләкин Мәһмәнәбану ашчылар башлыгына, әмер итеп: «Көн саен өч суфра25 миңа китергән шикелле тәгамне аңарга бирәсез», – диде.
[Мәһмәнәбануның Фәрһадны үзенә ир итеп, патша ясарга тырышулары нәтиҗәсез кала. Шуннан соң Мәһмәнәбану Фәрһадны төрмәгә утырта. Фәрһад төрмәдә утырганда, музыкаль аләтләрдә уйный, җырлый һәм шигырьләр яза. Аның шигырьләре бөтен
кулланылган.
 


21 Ләгыль – асылташ.
22 Ашкарә – Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән билге.
23 Кырын – тискәре.
24 Изен – рөхсәт бирү.
25 Суфра – өлеш. 


Көннәрдән бер көн Мәһмәнәбану, сарае тирәсендә гизгәндә, бер тирән чокырны ябып- бикләп торган зур бер таш күрде. Ул зур ташны заманында Сөләйман пәйгамбәр диюләре китереп куйганнар иде. Моның тирәсендә йөргәләгән җарияләр «әллә бу бер кое микән» дип, килеп колак тоттылар. Аста су агып ятканлыгын Мәһмәнәбануга хәбәр иттеләр. Мәһмәнәбану әмере буенча хезмәткәрләре килеп, ул ташны тырыша-тырыша бераз кузгатып, бер бакыр чиләк илә бераз су чыгардылар. Тик берәве дә ул суны эчәргә җөрьәт итмәде. Үлемгә хөкем ителгән бер кешене төрмәдән китереп, ул суны эчерделәр, берни булмады. Шуннан барысы да эчтеләр. Шикәр ширбәтенә охшаш эчемлек татыдылар. Ширин әйтте: «Бу су безнең касеребезгә булса иде. Бер хәвез ясатыр идек». Мәһмәнәбану осталар чакырып каратты, чара таба алмадылар. Чөнки касер белән теге ташландык кое арасында зур тау бар иде. Мәһмәнәбану әмер итте: кем дә кем шул суны килтерер исә, ни теләсә, шуны бирәм, дип. Беркем дә батырчылык итмәде, чөнки «мөмкин түгел» диярләр иде. Тик Фәрһад кына, бу хәбәрне ишетү белән: «Мин суны күчерә алам», – диде. Мәһмәнәбану: «Әгәр син бу эшне булдыра алсаң, ни теләгең булса да, үтәрмен», – диде. Фәрһад әйтте: «И, шаһым! Минем синнән теләгәнем – капу агалыгыдыр17», – диде. Мәһмәнәбану: «Мин сине сәрайга эшкә алам, тәхеткә утыртам», – диде. Фәрһад: «Минем карашымда капу агалыгы синең тәхетеңнән дә биегрәктер», – диде. [Бу сүзләр] Мәһмәнәбануга ошап, шундук әмернамә булып, [сәрай хезмәткәрләренә] «эшкә ни кирәк булса, бирәсез», дип фәрман итте.
Равилар әйтер ки, бу тарафта Ширин-назның хәле көннән-көн пәришан-кайгылы булып, гыйшкы ялкынланып, ниһаять, Мәһмәнәбанудан Фәрһадны барып күрергә рөхсәт сорады. Мәһмәнәбану рөхсәт итте. Ширин сәрайдагы күпсанлы кызлар вә җарияләр белән йөреп, җирле-мәхәлли мүрәдкә18, арба-көймә остасына барып, бер мәгәлдәк19 алып, юлга карар итте.
Ә бу тарафта Фәрһад бичара күрде ки, Ширин килә. Шундук кулындагы киркәсен куеп, сәламләүгә урыныннан торды. Мәрхәбәләшкәч, Ширин сазын чиртеп, былбыл сайраган кебек бу бәйтне әйтте: «Мине җәфага салган җәя кашым каршымдадыр, / Вә сөеп, бәндә итеп елаткычым каршымдадыр». Һәм кулындагы сазын Фәрһадка сузды. Карыйк, Фәрһад ничек җаваплар: «Бәндәсен җәфага салган, Йари-гарым20 килде янә, гүзәлем. / Язгы гөлләр кеби миңа, гүзәлем, һәрвакыт дөнья шатлыгы янә, гүзәлем. / Ләгылем21, күңел уем, рәхимле бул, бул ягымлы Фәрһадыңа, гүзәлем. / Минем имкян юк хәзер үк, сөймәгә, гүзәл шаһым. / Бар ки күкләрнең казасы, валлаһи, шуңа аһым», – дип, сазын Ширингә бирде. Ширин дә тагы күрик ниләр сөйләде: «Ашкарә22 булмас иде дәрт, бер кыенлык булмаса, /Кемсәләрбелмәсиде,аһ,беркырын23 якбулмаса»,–дип,боларбер-берләренәсарылып, ниһаять, серебезне берәрсе күрә калмасын дип, бәрәләп-куркынып тизрәк аерылдылар да, Ширин ялт-йолт сараена килде. Шуннан соң Ширин һәр өч көн саен Мәһмәнәбанудан изен24 алып, тамаша итим дип Фәрһадны күрергә килер иде.
Равилар әйткәнчә, Фәрһад инде бер риваятьтә – кырык көндә, бер риваятьтә бер елда Ширин гыйшыгында теге суны агызды. Су хәвезгә килгәч, бихисап корбаннар киселде – бәйрәм ителде. Мәһмәнәбану Фәрһадны баштанаяк кеш тиресеннән тегелгән киемнәргә төреп киендерергә теләде. Ләкин Фәрһад моңа бөтенләй игътибар итмәде. Фәрһадны мунчага җибәреп, бер букчайга затлы кием-салым күндерде һәм, ул мунчадан чыккач, шул киемнәргә киендерделәр. Шуннан Фәрһад Мәһмәнәбану каршысына килеп, җир үпте. Мәһмәнәбану әмер итеп, бер хуш исле үлән түшәделәр, Фәрһадка бер хезмәткәр һәм бер кол тәгаен иттеләр. Әмма Фәрһад: «Мин үзем хезмәткәрмен, миңа хезмәткәр кирәкми», – диде. Ләкин Мәһмәнәбану ашчылар башлыгына, әмер итеп: «Көн саен өч суфра25 миңа китергән шикелле тәгамне аңарга бирәсез», – диде.
[Мәһмәнәбануның Фәрһадны үзенә ир итеп, патша ясарга тырышулары нәтиҗәсез кала. Шуннан соң Мәһмәнәбану Фәрһадны төрмәгә утырта. Фәрһад төрмәдә утырганда, музыкаль аләтләрдә уйный, җырлый һәм шигырьләр яза. Аның шигырьләре бөтен
кулланылган.


21 Ләгыль – асылташ.
22 Ашкарә – Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән билге.
23 Кырын – тискәре.
24 Изен – рөхсәт бирү.
25 Суфра – өлеш.


Фәрһад та актив катнаша. Мәһмәнәбану үз тарафына бер-бер артлы ике җадучыны34 китереп карый. Ләкин Хөрмүз шаһ тарафдарлары ул җадучыларның әмәлләрен җиңәләр һәм үзләрен дә юк итәләр.
Шул вакыйгалар эченә актив фигурант булып Хөрмүз шаһның углы Хөсрәү килеп керә. Җадучыларның кәсәфәте арасында, диелә, Хөсрәү Ширингә гашыйк була. Шулай итеп, әсәрне Фәрһад-Ширин-Хөсрәү өчпочмагы җанландырып җибәрә. Мәһмәнәбануны берничек тә Ширинне туйлап бирергә күндереп булмагач, Хөрмүз шаһ бөтен гаскәре белән һөҗүмгә күчә, һәм Мәһмәнәбану гаскәре тар-мар ителә, ул үзе көчкә исән кала (әсәрнең калган өлешендә аның турында сүз дә бетә).
Инде гашыйклар арасында барча кыенлыклар артта калды дигәндә, Хөсрәү Ширин өчен көрәш башлый. Аңа ярдәмгә (әсәрдә исемсез) бер дайәсе һәм яһүди Бәхтигян – Хөрмүз шаһның вәзире килә. Ширин белән Фәрһад инде кавышабыз, никях укытабыз дигәндә, Фәрһадны янә канал казуга җибәрәләр. Эшеңне бетергәч өйләнерсең, диләр. Хөсрәү Фәрһадны шунда үтермәкче була].
Беркөн Хөрмүз шаһ диванга килеп күрде ки, Хөсрәү юк. Соңыннан сорады: «Углым ни өчен диваныма килмәде?» Әйттеләр ки: «Кәефе булмаганга килмәде». Шуннан соң Хөрмүз биш хәким-табибны китереп әйтте: «Бар, шаһзадә янына бар, аның сәламәтле- әхвале ничек икән?» Хәким килеп күрде ки, гыйшык галәмәтләре бар, хасталык түгел. Һәм моны әтисенә әйтте. Падишаһ углының дайәсен чакырып китереп әйтте: «Барып шаһзадәдән сөальәйлә – кемгә гашыйк, ул синнән яшермәс», – диде. Дайә шундук белдерде: «Шаһзадә Ширингә гашыйктыр», – диде. Хөрмүз шаһ вәзире булган яһүди Бәхтигянны чакырып әйтте: «Мондый хәлгә чара нидер?» – диде. Бәхтигян әйтте: «Миңа өчкөнмөһләт35 бирегез,аныңчарасынтабыйм»,–диде.Падишаһ:«Бикәйбәт»,–диде.
Бәхтигян ханәсенә килеп, бер шәйтани фикергә килде. Шуннан соң шаһка килеп әйтте: «Шаһым, фәлән тауның итәгендә бер сулык бар, су буылып тора, шул суны агызып бу тарафка китерсәң, Ширинне сиңа никяхлап-туйлап бирермен», – диде. Һәм Хөрмүз шаһ та бу фикерне хуп күреп, Фәрһадка тәклиф итте: «Ишеткәнемчә, Мәһмәнәбануның хәвезенә су китергәнсең», – диде. Фәрһад бичара гыйшыклык утында иде. Тик нишләсен? Моны ишетеп ай итте. Башын түбән салып: «Фәләк! Ае36 аңарга кара кебек күренде... Фәрһадның елап әйткәне: «И фәләк, нишлисең, ничек котылыйм кулыңнан мин, и кара бәхетем, нинди караңгы көннәргә салдың син?» Моңа өстәп әйтте: «И шаһым, баш өстендә җаным корбан булсын. Ярым юлында шундый кыенлыклар икән, монда Хак Тәгаләнең бер хикмәте бардыр, киркәмне37 китерегез».
Күрсәтелгәнчә, Фәрһад өч йөз батманлы киркәсен алып, текә кыяларны кырып- ватып, түбәнтен юл ачмага булды. Равиләр әйтер ки, Хөрмүз шаһ Ширингә бер җария тәгаенләде. Ул җария Ширинне бик яратты һәм ислам диненә мөшаррәф булды, Шириннән гайре илә якынлашмады. Ширин дә ул җарияне үзенә ахирәт итте. Ул вакыт- вакыт Фәрһадка сәлат38 җиткереп, сәлам китерер иде. Атын Гөлбайаз диерләр иде.
Көннәрдән бер көн Ширин сердәше булган җариягә: «Фәрһадка миннән сәлам әйлә һәм бер кәррә йөзен күреп кил. Һәм мин дә сиңа багып, күңелем ачылыр иде», – диде. Гөлбайаз тауларга юнәлде һәм Фәрһадны күреп килде. Кырык көнләп тагын тау кискәч, эше бетмәячәген әйтте. Ширин аһ итеп елый башлады. Гөлбайаз, Ширинне юатып: «Кайгырма, ахыр чиктә Фәрһад синеке була», – диде. Шуннан бер-берсенең махсус серләре турында сөйләштеләр.
Бер көн Хөрмүз шаһ вәзиргә һәм Хөсрәү шаһзадәгә: «Бүген Фәрһадның хәлен белеп килик», – диде. Болар өчәүләшеп чыгып киттеләр. Күрделәр ки, Фәрһад янында бихисап арыслан вә капланнар әйләнгәләп йөриләр. Фәрһад шаһның килгәнлеген күргәч, киркәсен болгап, ул җанварларны читкәрәк куалап җибәрде. Болар читкә китеп тыныч кына утырдылар. Бу өчәү дә Фәрһадның эшен күреп, хәйран булдылар. Ташка бәргән саен таш тузан булыр иде. Диюләр дә эшли алмаганча эшли иде. Шаһ һәм вәзир таң калдылар. Тагы сәрайга кайтып киттеләр. Шуннан соң Гөлбайаз җария дә хуҗа туташына әйтте: «Бер көнен без дә барып Фәрһадның тау ярганын күрсәк иде», – диде. Һәм кичен барып, шаһтан рөхсәт алдылар. Иртән бүтән җарияләргә дә әйтте: «Сезләргә дә шаһтан рөхсәт алдым, әйдәгез, Фәрһадны күреп килик», – диде. Ширин: «Менә мин дә барыйм», – дип өзгәләнде.


34 Җаду – сихерче, күз бууычы, күрәзәче.
35 Мөһләт – вакыт.
36 Ае – язмышы.
37 Киркә – китмән.
38 Сәлат – бу урында: изге теләк, дога. 


Кичә вә көндез аһ итеп аны уйлый иде. Хөрмүз шаһ та Фәрһадның янына барып, Фәрһад өчен тагы йөрәге янып, нык ачынды. Тиз арада Ширинне Фәрһадка никяхландыру уена килеп, сәрайга кайтты. Солтанга39 әйтте: «И, минем банди-җиһаным40, минем моннан Фәрһадка тыныч багарлык түземлегем калмады, сабыр-тәкатем бетте», – дигән кебек шактый сөйләште. Соңра читтән генә Ширингә: «Шаһың сиңа рөхсәт бирсен, тагын бер барып, Фәрһад белән күрешсен, моннан соң аңа ни булыр, ни булмас, дөнья хәледер», – диде. Һәм Ширин вә Гөлбайаз тагын бер кич җарияләр белән тауга бардылар. Ширин Фәрһадны күреп, аның бу хәлләргә грифтар булганлыгыннан күп елады. Фәрһад Ширинне тагын күреп, ошбу бәйтләрне сөйләде: «Йөрәген көйдермә Фәрһадның, Ширинем – йөрәгемә дәрде-дәруным. / Гөлләргә көлмәк (?) ярашыр, ди, былбыла гөлләр ярашыр, ди», – дип, бер-берсенә моңлы карашып елаштылар. Инде Фәрһад та тагын сазын кулына алып, бер тапкыр «аһ» дип, җаны-күңеленнән алып, бу бәйтне әйтте: «Күзем кәбаб булды гыйшкың утында, пәрванәмен, ләкин янып та тормам», – дип, сазын Ширингә бирде. Ширин, сазны алып, ошбу бәйтне әйтте: «Күңелсезләнмә хәзер, әйтмә аһны – гашыйкларга аерылу килә инде. / Кил, тыңла сүзем, гүзәлләрнең шаһы, елаганнар бер көнен көлә инде. / Тулган ай кебек әйләнмә-дуланма, вә каршымда мескен булып кыланма. / Мине сөймәс диеп төрле уйланма, сөярләр сөеп карар, белмисеңме», – дип, Фәрһадның кискән ташларын караштыра башлады. Күрде ки, эше күп калмаган икән. Бәс, тагын Хак Тәгаләгә сине миннән, мине синнән аермасын, дип җырлап кабатлады: «Теләгем бу минем, и Изге Мәүләм, аермасын мине синнән, сине миннән», – дип, үзе дә Фәрһадның йөзенә багып, аһу күзләреннән41 энҗе данәләре кебек яшьләре агып чыкты, Фәрһадның йөрәген даглады. Фәрһад шундук Ширингә: «Елама, җөкәреңне- йөрәгеңне яндырма. Инде нибары дүрт-биш көнлеге эш калды», – дип, ошбу бәйтне әйтте: «Китәр кальбеңдәге сары, шатлык аятләре килде, / Ирештек – туйга аз калды, сафа аятьләре килде», – дигәч, Ширин бер сүз әйтте: «Минем тугрылыклы гашыйгым, Фәрһадым, минем күңлемдәге телемдә, монда килгәндә атымның тоягы каерылды, әйбәт галәмәт түгелдер. Әмма, әй Раббем, хәерлегә булсын», – дигәч, Фәрһад та бер аһ итеп, түбәндәге бәйтне сөйләде: «Бу дөньяда морадыңа ирешү ятлардан тора, безнең дә бу эшебез, язмыш Алладан тора», – дигәч, болар бер-берсе белән хушлашып, Гөлбайаз белән Ширин тагы сәрайга килделәр. Ширин кабат төшендә күрде ки, Фәрһады каршына бер ерткыч хәйван килеп, һөҗүм итеп, атылып Фәрһадның өстенә менде, үзен яклый алмыйча калды. Ширин уянып, кайгыга төште. Гөлбайазга сөйләгәч, ул: «Хәерлегә була, әфәндем42 ». Әмма Ширин әйтте: «И җаным Гөлбайаз, Фәрһадны барып күр, иртәгә иртән кайтып җит». Ләкин соңра, кешегә ышанмыйча, төн уртасында үзе барып, Фәрһадны сау-сәламәт, йоклаган хәлдә күреп, Хакка күп мактаулар, данлаулар әйтеп, шөкерләр итеп кайтты. Ләкин халык арасында сүз чыкты ки, Ширин килеп йөри икән, дип. Һәм Фәрһад төннәрен уянып, куышында йокысыз ята торган булды. Ниһаять, Ширин назамин (назлы) көндез килеп, Фәрһадны күргәч: «Әлхәмдүлилляһ ки, сине сау-сәламәт күрдем», – дип, төнге вакыйганы сөйләп бирде. Һәм Фәрһад барысын да хәерлегә юрады. Ширин бәйт әйтте: «Әлхәмдүлилляһ, төнлә сау-сәламәт таптым сине, җан бәдәндә икән, Мәүләм аермасын синнән мине», – диде. Фәрһад, Ширин үзенең куркыныч төшен сөйләгәч, бераз күңеле төшсә дә, белдермичә хәерлегә юрады һәм бәйт әйтте: «Эчкәнмен икән көлкеле бу ярым мәҗлесендә мин...»


39 «Солтан» дип еш кына патша хатынына яисә кызына әйткәннәр.
40 Банди-җиһан – бу дөнья белән бәйләнгән әйбер-күренешләр.
41 Аһу (тау кәҗәсе) күзләре – аһуларның күзләре Шәрекътә традиция буенча иң матур күз мисалы санала.
42 Элек заманда хатын-кызларга да «әфәндем» дип мөрәҗәгать иткәннәр.

 

Кереш сүз авторы һәм текстны бүгенге имляга күчерүче – филология фәннәре кандидаты Алсу Хасавнех