ЧИЯЛӘНДЕ БАШЫМДАГЫ БАР УЕМ

Бөркет күләгәсе
Күккә карап җайлы форсат көттем,
ашкын җайдак ише чабып киттем
бөркет күләгәсе артыннан.
Япан кырда озак шәүлә кугач,
кисәк кенә ияр какшап куйгач,
мәтәлдем мин акбүз атымнан.
Кан-яшь йоткан хәлдә матур уйлап,
безгә насыйп җир-су юлы буйлап
атлап үттем алга өч адым, –
ачык күргән кебек шомлы төштә,
кара елан кабык салган төштә
кинәт ау-тозакка очрадым.
Үргә менеп, тирән урга төшеп,
тезне ташка бәреп, башны тишеп,
күпме киртә аша узылды.
Базлык булып чыкты һәрбер калкым,
авыз ачып торды ничә капкын –
алар мине шулай үз кылды.
Күңел кошын хәвеф белән сынап,
хәтәр мина кырын кичкән сымак,
гаҗиз кыяфәткә йөз кердем.
...Гыйбрәт өчен барча көчне куеп,
япан кырда тере шәүлә куып,
бөркет юлы буйлап йөгердем...

Серле сәйях
Кальбең яхшы хәбәр көткән чакта,
ах, бу вакыт шундый тын ага, –
ерак юллар үтеп кайткан төсле,
сабый бала килә дөньяга.
Парылдаша тәрәз пәрдәләре,
гүя галәм кичәр ал җилкән.
Тәүге тапкыр аһлап куя бәби –
озын сәфәр тәмам алҗыткан.
Үзе җитди, әллә инде безгә
нидер тапшырырга ант эчкән.
Аннан... җәннәт исе аңкып тора –
әйе, ул чынлап та алыстан!
Түбән төшеп йөзә каурый болыт,
әйтерсең лә күкләр саярган.
Япь-яшь затны лаек юньгә кертеп,
чәбәләнә тәндә сәйяр җан.


Ефәк юлы
Тәрәз аша офык чиген күзлим,
ефәк пәрдә сыйпый битемне.
Һәрбер сурәт төштә күргән кебек –
безгә кәрван килмәс бит инде!
Сихри нурлар чәчкән кытат парча
чагып алды җанны җылытып.
Болгарымның затлы билбауларын
җиргә җәям озын юл итеп.
Кылкаланган дала кылганнары
кагылгандай була яңакка;
юмшан* исе аңкый әллә кайдан –
карангалап куям ян-якка.
Бозлы таулар тынын бөркеп тора
өленгенең көмеш җепләре.
Кызыл малга ничек сеңми калсын
хәтәр үткелләрнең җил-кары.
Йөзгә йомшак кына тиеп китә
ефәк пәрдәләрнең дулкыны.
Дымык күзгә кереп тулыр төсле
утлы көлдәй кызган чүл комы...
Сабый сыман офык чиген күзлим,
нидер көтеп – кәрван юк һаман.
* Юмшан – әремнең бер төре.
Аңышмастан илләр адашканда,
фөрьяд кылыр соңгы юламан.
Сатулашу дөнья сәхнәсендә
яулый бара яңа ярлыклар.
Ефәк пәрдә төшкәч дәвам иткән
уеннарда ачы гарьлек бар.
Ишетелә елан ышылдавы,
«Ау!» – дип аваз сала таш санәм...
Нигә әле шулай эчтән сызып,
көпә-көндез өндә төшләнәм?!
Сахраларда сусап саташкандай,
тоя башлыйм кан-яшь тәмен дә;
ярам теккән ефәк җепләр, имеш,
кыймылдашып ала тәнемдә...
Тәрәз аша олы юлны күзлим,
тузганакның башын җил кисә.
Пәрдәләргә орнып хушланырга
исәпләгән идем югыйсә.


Чүп-чар тавы
Ничек инде гамьсез килеш калып булсын,
мәгыйшәтнең серләренә орын да.
Ачыш ясар кыяфәттә басып торам
көне-төне чүплек янган урында.
Ачы сөрем, утлы ташкын, шомлы күкрәү...
Яңа дөнья яралгандай тоела.
Уйчан күңел нигә шулай зурлап тиңли –
чынлап баксаң, монда пәри туе ла.
Алагаем ала-кола албастының
авызында тимер эреп, таш яна!..
Өтәсләнгән чүплек тавы итәгендә
җитмеш төрле әйбер күзгә ташлана.
Каткан күмәч, ертык әләм, дога бите,
шәрә курчак, зәһәр шешә бөкесе...
Культуралы катламнарда күтәрелгән
пычрагына батып бара бу кеше.
Яралгысын калдык-постык әрҗәсенә
ташлаучыга ничек өмет баглыйсың?!
Эссе кабар хәлгә килгән Җиргә дәшәм:
«Чәчәк атып яши алыр багмы син?»
Күпне күргән Идел-йортта озак еллар
чүп өстенә чүмәләләр өелгән...
Аста калган хуш ис бөркер яшел болын
гөлләр көтеп ята кебек ил-көннән.
...Көне-төне чүплек тавы янган төштә
чияләнде башымдагы бар уем.
Яңа дөнья яралуын күрдем монда,
ах, юк, сиздем Җирнең сызып баруын.


Тамчылар төрлелеге
Без сезне юк дәрәҗәсендәге сыеклык
тамчысыннан (орлыктан) яралтмадыкмы?
Коръән, 77: 20

Ике тамчы кебек тәңгәл, диеп
әйтмә, телмәр, сүзең бар чакта.
Берәмтекләп кара бөртекләрен –
тиңдәшлекне сөйми борчак та.
Өлгең үзгәрт, акын, чынлык мөһим
купшы мәдхияләр җырлауда.
Хәл-халәтне ничек калыплыйсың?!
Төрле мәгънә ала елау да.
Хәсрәт ташы мәрмәр ташны тишә,
шатлык яше җанны эретә,
ә җан тире кемнән куркак ясый,
кемне гаярьләнгән ир итә.
Балдай тамган мәлдә чәчәк суты,
рия чәчрәп чыга кайманда*.
Каләм очын юар кара тамчы
кайчак өстен тора каннан да.
Җирне игез затлар басып алса –
гөман кылчы, хәким, чак кына.
Җем-җем килгән таңгы тетрек чыкта
дөнья чуар булып чагыла.
Күңеленә күкләр күндергәнне
үзенчәрәк ача бар иш тә.
Гамәлләрне шагыйрь галәмедәй
чачак-чуклап язмас фәрештә.
Ике тамчы кебек тәңгәл, имеш...


Өстен калу
Р.Я.ны искә алып
Үзгәрергә теләп, үз-үземә:
«Аның чистарасы юк», – дидем.
Мөселманча госел коенгандай,
антлар эчеп махсус юындым.
* Кайман, ягъни крокодил күз яше истә тотыла. (Автор.)
Пычрак аткан мәнгә әйтеп килдем:
«Соңгы төкерегең чәч миңа!..»
Башны якты уйлар биләп торсын –
эркет суын койдым чәчемә.
Төрле янау җиле сеңгән йөзгә
бик сак кына баллы тоз яктым.
Ногыт оны белән озак итеп
һәрбер тырнак астын тазарттым.
Кирле-мырлы уен керләндерде –
дегетлесен алдым сабынның...
Аруландым шулай иренмичә,
гүя пакьлек аңкыр сабый мин.
Хәзер исә эшчән чиста кулым
сөткә манып яза каләмен.
Сәясәткә бүтән кагылмыйча,
инде биектәрәк каламын.


Кочаклау
Үчле кеше күкрәгендә яши зәһәр көч саклап,
ниләр генә кылмый ханжа, безне дустай кочаклап.
Ике кулын җәеп атлый, үзе шундый очына;
көлемсерәп исәнләшкәч, тибеп китә эчеңә.
Кочкан саен җанга газиз күлмәгеңдә тап кала,
ах, пәйгамбәр чәчәкләре монафикътан таптала!
Күрешүче фарисейның бугазында үт тора;
кочаклаган кыяфәттә ул... буып та үтерә.
Зәнки затның күңелендә шиксез ялган ант ятар,
кочкан чакта керле җиңнән килеп чыга алтатар.
Кара уйлар уйнап торган кару тулы кочакта
үзен бәйсез итеп тоя канга сусар пычак та.
...Тукта, каләм, мәэюсләнеп, кәгазь битен кашыма –
әле генә тәпи баскан онык килә каршыма!..


Вәгазь
«Төкерәм!» – дип, төксе җикерендең,
күңелемә капыл шик килде:
баштанаяк бакчы көндәшеңә –
селәгәең җитмәс шикелле.
Кабахәтлек нинди кабыкларга
төрми икән адәм кәмәшен?!
Сукыр черки кебек кермә күзгә,
чүпкә әйләндерер кан-яшем.
Әгәр миңа нәҗес кара ягып,
ишетмәкче булсаң аһ-зарым, –
каләмемне манып дегетеңә,
сиңа... шигъри вәгазь язармын.


Ашау
Безгә сырхау тамак аша керә,
тәнгә бик күп тәгам килешми.
Нәфес корты зәһәр йоткан мәлдә
күңел кошы укшып гөл исни.
Берәүләргә баллы ярамыйдыр,
икенчеләр сөйми ачыны.
Иблис сыен гына сорап тора
китмәс хәстәлекнең ач җене.
Җанга ятмас ризык канны бозар,
хәрәм азык тартыр языкка.
Мондый чакта ярдәм итеп булмас
дәва күрсәтмәсе язып та.
Нинди генә сырхау килми икән
бары тамак өчен яшәүдән?!
Безнең төп чир куәт ала төсле
татар башын татар ашаудан.

 


Аһәңдәшлек
Оркестрның сихри аһәңеннән
йөрәк ялкынланып, җан эри.
Тәмам оеп тыңлый моңчан халык –
Шопен музыкасы яңгырый.
Залда хушлык тулып ашкан мәлдә
син йөткереп куйдың сак кына.
Ошбу тыйнак ютәл туры килде
көйнең салмак аккан чагына.
Килештереп тамак кыруыңны
һәммә кеше ачык ишетте.
Сөбханалла, синең өн-авазны,
ахры, ноталар да иш итте.
Яңгырашның тоеп ятышлыгын,
хәтта күңелемә шик керде, –
композитор шушы йөткерүне
махсус бизәп язган шикелле.
Әсәрләндем сәер унисонга,
сиздем тәндә янар тау көчен!..
Инде синсез кабат тыңлый алмам
мәшһүр «Шопениана» тавышын.


Ахырзаман галәмәте
Көчтер иргә канат куйган,
үчтер җиргә кан-яшь койган...
Япан кырда күккә багып,
яшь-җилкенчәк киңәш даулый:
«Кистерикче канатларны –
шуышырга комачаулый».
*
Теле барлар халык булган,
теле юклар балык булган...
Изге нигъмәт җуелганда
тешләү өчен ирен кирәк.
Көнләр хәлгә җитте милләт:
«Балык заты иреклерәк».
*
Ямь-тәм аслы төрлелектә,
җан-тән аслы тик берлектә...
Ә тән җанга шелтә ташлый:
«...Килә сөттә коенасым;
тынмас холкың аркасында
гомер буе кыен ашыйм».


Җәза
Җанны тырнар андый җәза барын
шайтан колагына кем әйткән?
Кулдан төшмәс ап-ак кәгазь бите
бармагымны кисте кинәттән.
Үз-үземне белми өзгәләндем,
чынлап өнсез калдым беравык.
Канлы яуда алган насыйп яра
сызлар иде микән болай ук.
Әрле-бирле йөрткән әрнүләргә
вөҗдан сыкрануы өстәлде.
Төрле әмәл табар язмыш ханым
нигә әле шулай үч алды?!
Кичекмәстән ачы кисәтергә
теләгәндер миндәй кылтымны.
Иман нуры сеңгән кәгазь йөзен
пычратырлык гөнаһ кылдыммы?!
Каныккандыр, бәлки, күңелемнән
түгелмичә калган шигырьләр.
Очраклыга санап юаныйммы –
кырыкмаса кырык шигем бар.
Ишарәле гөнаһ шомлыгына
каршы тору юлын кем тапкан?!
...Кулдан төшмәс ап-ак кәгазь бите
бармагымны кисте кинәттән...

Реклама