УЛ ХАКЫЙКАТЬНЕ БЕЛГӘН…

Давыл
Ни булган соң бу дөньяга?
Җәй гел кояштан иде.
Дошманга да җавабыбыз
Таш түгел, аштан иде.
Ераклардан куе болыт
Каралып монда ага.
Тагын көрәш башланамы –
Безнең капканы кага.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер
Офыкта күк йөзләре.
Һәр болыт бер аждаһадыр,
Канлы чокыр – күзләре.
Түбәләрне куптарырмы?
Диварлар чыдар микән?
Диварларны терәшергә
Күршеләр чыгар микән?
Чыкмый да чыдар микән?
Кояш кайда? Колмы әллә?
Безнеме әллә яратмый?
Якты нуры белән ярып,
Ник давылны таратмый?
Таң алдыннан йокы тәмле,
Бәла-каза көтмиләр.
Илне каплап давыл килә,
Чаң кагам – ишетмиләр.
И торыгыз, туганнарым,
Беләкләрдән бәйләник.
Гарасат җиңә алмаслык
Таш диварга әйләник!
Безнең күкрәккә бәрелеп,
Башын ярсын ташка ул,
Кояшны да кол итәргә
Уйламасын башка ул!


Шагыйрь абыем Рәшит Әхмәтҗанга
Талларга качты сандугач,
Мин аны эзлиммени?
Сандугач керде күңелгә –
Җырламый түзиммени?!
Рәшит Әхмәтҗан
Сандугач иде күңелеңдә,
Ялыккандыр шул җаның:
«Аръягында сайрыйм әле
Бу битараф дөньяның», –
Дигәнсеңдер, аңлыйм сине,
Арыткандыр дөньяны,
Көйгә салып булмасмы, дип,
Меңгә бүлү бер җанны.
Сандугач иде күңелеңдә,
Сайра да сайра гына...
Күбрәк кырылдымы җаның
Шигърият кайрагына –
Нечкәрде, өзелде кинәт,
Көйләрең тынды, дисәм:
«Шагыйрьләр үлә димени?!
Шагыйрьләр мәңге исән!» –
Дип, җиһаннан кычкырасың,
Шул бәгырьләрне кисә!
И абый, аңлыйм, һәр шагыйрь
Ул хакыйкатьне белгән…
Шагыйрь абыем үлмәс тә,
Рәшит абыем үлгән!
Сандугач идең күңлемдә!
Сайрар да сайрар идең…
«Каләмем сынды, энекәш,
Соңгысы иде», – дидең.


***
Йоклар әле бу ил чак кына,
Таң да ата монда сак кына,
Тауларын да сарган ак томан,
Йокы белән төргән шәл сыман.
Бөккәлидер күндәм талларын
Давыл түгел, зәгыйфь җилләр дә.
Хисләр каткан монда таш булып
Егәр сүнгән тимер билләрдә.
Акча төсләренә манчылган
Тамырлардан бәргән кан монда.
Базарлардан алган бәяле
«Саттым-алдым» һәрбер җан монда.


***
Син эзләгән ак идеал мин түгел ул.
Мин гөнаһлар белән бергә үрелеп үсәм.
Син эзләгән тапсыз Кояш мин түгел ул.
Менә – Җирем! Шуннан атлыйм.
Барысын да шуннан таптым.
Үз күңелем:
Үзем таплыйм,
Үзем пакьлыйм!
Ялгышларым барлап, Җирдән атлыйм.
Тик
Син зләгән – мин түгел ул.


Мал
Без өйләнгәч, төн кыскарды, диләр...
Безнең заман, чынлап, әллә ни!
Җырлап яшәр өчен килгән идек,
Мал дәрьясы йотты жәлләми.
Мал дәрьясы чоңгыллары тирән,
Бер бөтереп алса – җибәрми.
Гүргә хәтле шулай безнең йөрәк:
«Мал! Мал!» – диеп һаман тибәрме?
Андый йөрәк... элек иде сирәк.
Тибүеннән типмәү хәерлерәк!


Мизгелләр
Шатлыкның да, газапның да һәр мизгеле,
Кан сарса да, җан алса да, барыбер изге.
Бер бәхеткә, бер хәсрәткә ташласа да,
Синең гомер түгелмени шул бер мизгел?!
Әче, димә, төче, димә, туктаталсаң,
Тотып кара мизгелләрне кочагыңда.
Син аларның гүзәллеген, бик әзлеген
Аңлый алырсың бары тик шул чагында.


***
Агым суның яры була, таралыплар
Сахраларга сибелепләр кипмәс өчен.
Ирекнең дә яры була, чиге була,
Ил ирләре башын салып бетмәс өчен.
Күккә якыннарның бер сүзе дә
Сәбәп кайчак күкләр күкрәвенә.
Илләр күкрәгенә ук яуганда,
Калкан була ирләр күкрәге лә!


***
Күңелем ап-ак кәгазь иде,
Әллә кайдан юшкын җыйдым.
Җыюлары минут булса,
Юуларын еллар юдым.
Юдым, ләкин пакь кәгазьдән
Нидер җуйдым... нидер җуйдым.

Реклама