Логотип Казан Утлары
Поэма

УБА (поэма)

– Сталинистмы, әллә түгелме? – дип
сорап куйды дустым нигәдер.
Нинди фикер аның күңеленә
сәяси ук булып тигәндер,
юкса баллы сүзләр генә иде,
рюмка да юк иде табында...
Россиядә рюмка «девоныннан»
төрле сорау, җавап табыла...
Сорау сискәндерде йөрәгемне
һәм сагайтты тыныч аңымны –
әйтерсең лә миңа кәй кушамат
йә бик хәтәр ярлык тагылды.
«...ист»лар, «...изм»нарны күп ишеттек,
без шуларсыз яши белмәдек...
Ярлык үзе медаль дискы булса,
«...ист»ы булды аның элмәге...
Җавап бирергә мин ашыкмадым...
Ул да аңлатмады соравын...
Әлегәчә минем күңелемдә
канлы ыргак булып тора ул.
Мал түшкәсен шундый ыргак белән
өчаякка асып туныйлар...
Әмма шулчак бу дәһшәтле сүздә
Җиңү байрагының тыны бар.
Ренат ХАРИС (1941) – Татарстанның халык шагыйре; Россиянең Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты. Җиде томлык «Сайланма әсәрләр» һәм төрле телләрдә басылган күпсанлы китаплар авторы. Казанда яши.
4
Дустым минем – күренекле кеше!
Бөтен Әлмәт белә дустымны.
Ничә еллар без курсташ булдык...
Сагынуның тансык сусыны
мине, Казан казаныннан алып,
Әлмәт табынына китерде –
студентлык чоры мизгелләрен
без сихәтле шәраб иттердек...
Ул гаҗәеп төгәл – бер сүзне дә
әйтмәс болай гына – сәбәпсез.
Ул көттерә... Мин дә көтә беләм...
Бер ритмда йөргән сәгать без...
Аңның бер яртысы табын тота –
сөйли, көлә, мактый, мактана;
икенчесе – «сталинист»лыкның
эзен эзләп җанда таптана...
Хәтер сызгалана яшен кебек,
гомер мизгелләре кабына...
...Җыр дәресе беренче сыйныфта –
генералиссимус ягына
сөеп карап, бирелеп җырлыйбыз:
(итенергә генә оста мин –
җырлый белмим) чын көчкә кычкырам:
– Яшә, даһи Ста-а-а-а-а-а-лин!1
Ә ул үлде. Бөтен мәктәп белән,
авыл белән үксеп еладык...
Шул көннәрдә, ахры, күңелемдә
нидер туды, нидер югалды.
Шул вакыттан бирле мин, чыннан да,
«сталинист» булып яшимдер?..
Күңел үлчәвемнең төрле якка
һаман чайкалуын яшермим:
шәхес культы кайчак баса төшә
һәм кузгата нәфрәт буранын...
Ә һәрвакыт Җиңү байрагын мин
«эверест»та тотып торамын.
Җиңүгә бит кемдер алып бара,
көчле генә яулый Җиңүне!
Кемнең күргәне бар берәр илгә
көч-куәтнең күктән иңүен?!.
Үлчәүне дә алмаштырып карыйм...
Баланс таба алмыйм һаман да...
Нишлисең бит, яшим, эшлим, язам
шундый илдә, шундый заманда.
1 «Гөрләсен безнең җыр» – Җәүдәт Фәйзи музыкасы.
Р Е Н А Т Х А Р И С
5
Дөреслекне казып чыгарабыз,
ә ул шартлый безнең кулларда –
ябылып бетә язган яраларның
каткан кутырларын кубара.
Ике тәлинкәсен дә үлчәүнең
авырайта тамып яңа кан.
Ил-халыклар шул ук Дөреслектән
плюс-минус эзли яңадан.
Дөреслекнең бармы бөтен Җирне
канәгатьләндерә алырлык
үлчәгече?.. Юктыр!.. Әгәр булса –
ул, мөгаен, фәкать – Сабырлык...
Шундый уйлар яшен тизлегендә
«Сталинистмы?» дигән сорауга
җавап эзләделәр, хәтеремнең
карст2 бушлыкларын бораулап.
Җавап табылмады... Сәер сорау,
кызыксынуымның култыгын,
кети-кети иткән кебек капшап,
түзеп булмас итте кытыгын.
Көлә-көлә үзем әйтә куйдым:
– Ну, Хәсәныч3, синең соравың –
әлегәчә төбен күрә алмыйм:
әллә туры, әллә урау ул?!.
– Ул туры да, ул урау да түгел, –
диде дусым, ихлас елмаеп, –
яңа әсәреңә азык бирәм...
Бүген – август, көне уңайлы...
Чәйле чынаякны читкә этеп,
балкашыгын балда онытып,
мин дустымның көттем хикәятен –
илһам азык җыяр минутны.
Ә ул мине урамга чакырды:
– Йөреп керик, аяк оеды...
Коттеджның капкасы төбендә
көтеп тора иде «Toyota»...
Без кузгалдык һәм каядыр киттек...
Дустымның да теле ачылды –
чишеп җибәрде ул әсәремә
азык хәстәрләнгән янчыгын.
Мең тугыз йөз җитмешенче елда
каты гына чирләп алган ул.
Аны Әлмәт хастаханәсенә
кичекмәстән илтеп салганнар.
2 Карст – известь юылып, җир астында барлыкка килгән куыш.
3 Ф.Х.Закиров – җәмәгать эшлеклесе, пенсионер.
УБА
6
Палатада, күрше караватта
яткан агай белән танышкан...
Әсәремне мин язарга тиеш
икән шул агайга багышлап:
үз чорының типик кешесе ул,
язмышы да шактый гыйбрәтле.
(Әдәбият укытучысы бит –
дустым белә нәрсә кирәген!)
Теге ерак, ГУЛАГлы елларда
тракторчы булган икән ул –
әкиятләрдә җенне җигүчедәй –
көчле «чытызы»ны4 җиккән ул.
Район ярышларында катнашкан,
Мактау тактасыннан төшмәгән,
социализм тизрәк җиңсен, диеп,
бөтен көчен биреп эшләгән.
Төрле-төрле бүләкләр дә алган,
гәзитләр дә мактап язганнар –
колхоз күләмендә генә түгел,
районда да ул дан казанган.
Ә дан тирәсендә һәрвакытта
бөтерелә бер көч – көнләшү:
күзен җиргә төбәп сине котлар,
сине мактый-мактый сөйләшер...
Дусты булган моның – авылдашы,
ярышташы колхоз кырында.
Бик тырышкан, ләкин меналмаган
Мактау тактасына, урынга...
Һәм беркөнне өр-яңа «сытызы»5
кайтып төшкән ярышташына...
Шушы тракторлар, ни кызганыч,
ике дусның җитә башына.
Бәхәсләшеп китә ике егет,
берсен берсе яман чагалар:
– «Чытызы»лар ташбакалар кебек,
«сытызы»лар аттай чабалар...
Ярышташлар китә онытылып,
түбәләшә алар пыр тузып...
– Орып бәрә «Сталинец»ыңны
Түштән6 батыр кебек «чытызым»...
Яшьлек тилелеге чама белми –
ычкынгандыр башка сүзләр дә...
Өч-дүрт көннән «чытызы»ныкының
тормыш юлы кинәт үзгәрә...
4 ЧТЗ – Чиләбе трактор заводында чыккан трактор.
5 СТЗ – Сталинград трактор заводында чыккан трактор.
6 Түштән (Тюштян) – мордва халык әкиятләрендә сукачы батыр.
Р Е Н А Т Х А Р И С
7
Ун ел Колымада була егет...
Кайта... Иң беренче соравы
мондый була: «Теге исән-саумы,
нәрсә эшли, кайда тора ул?»
«Җир йотты бит аны, – дип әйтәләр, –
шул ук елны, август башында»...
«Кайтыр әле... Туган җире тартса...
Мин дә кайттым көткән ашыма...»
Әйтемнәргә без күнегеп беткән –
алар меңәрләгән ләбаса –
«җир йотты» дип кенә җибәрәбез,
әйбер эзләп таба алмасак.
Ә тегене җир чын-чынлап йоткан –
әйтерсең лә көтеп торган ул –
йөгереп барган тракторы белән...
Чуртан йоткан кебек корбанын...
Көпә-көндез... Тигез, такыр кырда...
Ышанмас та хәтта беришең –
җир өстендә тик ыржаеп калган
«Сталинец» зурлык бер тишек.
Төне буе, имеш, җир астыннан
ишетелеп торган гөрелте
кеше аңындагы йоклап яткан
төрле хорафатны терелтеп.
Халык курка калган... Бу тишеккә
бер кеше дә якынлашмаган,
төбе бармы, тирән микән, диеп,
тик ерактан ташлар ташлаган...
Шул урынга7 икән сәфәребез,
шунда икән илһам азыгы!
Хәсәнычның хикәяте миндә
түземсезлек уты кабызды.
Тизрәк барып күз саласы килде
әләкчене йоткан авызга –
кечкенә бер чокырчыктыр әле,
бәлки, камыш баскан саз гына?!.
Барып җиттек... Теге хәтәр тишек,
җиде дистә еллар ишелеп,
зур бүрәнкә булган – йота ала
бер кабуда йөзләп кешене...
Ә бугазы әле тыгылмаган
меңләп тонна ак таш йотса да...
Төбендәге шымган кара суы
йөрәкләргә һаман шом сала.
7 Әлмәт районы Кәләй авылы янындагы «Акташ упкыны» («Акташский провал») – табигать истәлеге.
УБА
8
Бер очраклы туры килү микән
яки хаклы хөкем эшеме –
шушы җиргә төбәп алып килгән
шул мизгелдә теге кешене?
Юлбашчыга тел-теш тидерү дә,
дустын батырырлык әләк тә
чара күрелмичә калмаганнар –
берсе төрмә, берсе һәлакәт...
Ишеткән бар: куллары кипкән, дип,
югалткан, дип, акыл-аңнарын
мәчет манарасы кисүчеләр,
ватучылар чиркәү чаңнарын.
Алары да шундый очрак кына,
хорафаттан калган уйдырма,
берәр ялган түгел микән дигән
сорау янә сорау тудыра.
Мәҗүсилек тере әле бездә...
Кемдер аны тирән яшерә,
ә кемнәрдер (хәтта язучылар)
шуны язып рәхәт яшиләр...
Мәҗүсилек беркайчан да үлмәс
җирдә, суда, тауда, урманда
(безнең Әлмәт янындагы кебек)
серле хәлләр була торганда.
Теге агай инде дөнья куйган...
Аңа биреләсе сораулар
күңелдәге карст бушлыкларын
тирәнәйтә бара бораулап.
Сорауларның гади өслегеннән
ераккарак киткән саен мин
якынлашам иң-иң тирәненә:
гафу иткәнме ул хаинны?
Гафу иткән булса, кайчан иткән?
Бу адымга нәрсә этәргән?
Кичермәсә, нигә кичермәгән?
Үч-ачуын ничек күтәргән?
Каргаганмы тракторы исмен?
Юлбашчыга нәгърә органмы?
Әллә гомер буе үз вөҗданын
тозлы кыргыч белән кырганмы?..
Ул агайны үзем күргән булсам,
бер сөйләшкән булсам әгәр дә,
җаваплары «азык» булыр иде
дустым миннән көткән әсәргә...
Ә мәхәббәт? Шунсыз булмый әсәр –
сораштырыр идем ипләп мин...
Сөю хисе безнең җанны ача,
сер ишеген хәтта бикләтми...
Р Е Н А Т Х А Р И С
9
Безне көчле итә сөю хисе –
кешегәме, эшкә, илгәме –
туендыра шәхес горурлыгын
һәм сугарып тора илһамны.
Ә хәзергә минем күз алдында
гап-гади бер карст тишеге –
бәгъзе аңда – тәмуг яки җәннәт,
яки риваятьләр ишеге...
Сәясәтнең монда эзе дә юк...
Тукта, тукта! Бәлки, бардыр да!..
Кеше аны «Халыклар атасы»
исме белән истә калдырган.
Юлбашчыны яклаган өченме,
дустын саткангамы бер юкка
ул мескенне шулай, ап-аязда
яшен суккан кебек, җир йоткан?!.
Һәр заманның яхшы ягы да бар!
Гаепмени шуны сагынсак?..
Әйе, бездә заманабыз яши –
аң да уяу һаман, тел дә сак.
Ләкин үткәннәрне сагынудан
бүгенгемә зарар киләме?..
«Сталинист»мы, әллә «анти...»мы мин?
Кем үлчәгән шулар күләмен?..
«Мәтәләсең!..» диеп, йолкып алып,
уйларымны дустым бүлдерде...
Мин убаның кара көзгесендә
хәтер утын күреп өлгердем...
Убалар күп... Алар төрле-төрле...
Өстәлеңдә... Аяк астында...
Хәтта сүздә... Шундук убыласың,
авыр гөнаһ асып бас кына!..
Ә бу уба, бер карасаң – чокыр,
бер карасаң – серле тирәнлек...
Басып торам авызына карап,
үз җанымны үзем өйрәнеп.
Әллә анда, әллә шомлы җанда,
эшли кебек теге трактор...
Төсе качкан дустым пышылдады:
«Уба авызыннан ерак тор!..»