ТУЗГАНАК ТАҖ ЛАРЫН КӨРИБЕЗ

О-ныт-мас-ка!
1
Алар өчен телең дә юк синең,
Илең дә юк...
Сүндер төшләреңне!
Яшьлек хыялыдай
Беркатлырак
Булганга, ул бик тиз өшәндеме –
Безнең ирек?
Очсызгарак төшеп
Югалттымы үз кадерен, затын?
Алар өчен
Без олтырак кына,
Дәверләрдә солтан булган халкым.
2
Кемнең тәхетенә әверелер
Яңа җан йөгерткән кирмәннәрем?
Әйтерсең, мин, кендек каным тамып,
Дөньясына хәтта килмәгәнмен...
Бик борынгы кояш асларында
Күпне күргән
Һәм бик күпне белгән. –
Мин, әйтерсең, бетмәгәнмен янып,
Әйтерсең, баш калкытмаган көлдән.
Оныт, диләр,
Кайсы кышлауда син
Чыккан идең соңгы кабат кышлап.
Тик онытма:
Кемгә тез чүктең
Һәм
Ант китердең,
Кемнән алдың бөят.
Әйтерсең, без булмаган да җирдә.
Әйтерсең, без – тамактагы сөяк.
3
Яшем белән юып
Үбәм синең
Ташларыңны –
Хәрабәгә калган.
Дөньялыкның
Кай читенә барма,
Сөйләшәләр
Минем телдә һаман.
Кайсы гына
Туфрак
Сугарылсын,
Кубарылсын –
Минем тарих калка:
Тәңкәләре, әнә,
Сөңгеләре,
Каберлекләр
Еламсырап ята.
Әнә, бик борынгы
Тынлыгыннан
Күләгәләр
Күтәрелә иңрәп:
Мин – аларны,
Алар мине таный,
Һәрберсенә
Кушуч
Дога кирәк.
Сөт тәмен дә,
Сөю тәмен дә мин
Үз илемдә
Үз телемдә
Белдем.
Оныт, диләр,
Тик йөземә бәрә
Бик борынгы,
Ирек сөйгән
Җилем.
4
Оныт, диләр,
Кайсы җәйләүдә син
Чыккан идең соңгы кабат җәйләп.
Ул җәйләүдә атлар үрсәләнә,
Күз алартып, авызлыгын чәйнәп.
Кендек каным тамган тамырларны
Кубарам да,
Бер йодрыкка
Төйнәп,
Карап торам:
Ватанымны
Минем
Йота бара
Дәвасы юк
Үләт –
Б и т а р а ф л ы к
Ул очсызга төшә
Кемнәргәдер.
Ә кемгә –
Бик кыйммәт.


***
Сөйләшәсем килә, дисең,
килә сөйләшәсем.
Белмим, ләкин сиңа хәзер
ничек эндәшәсен.
Тынлык аша, колак ярып,
ишетелә тының.
Сүзләр күп ул,
сөйлим кайсын –
ялганынмы? Чынын?
Сиңа кайсы кулай, белмим,
һәм кайсысы тансык?
Гавамың бит
сүздән тора:
и сөйлиләр, ярсып,
кайчан кемне сөйгәннәрен,
сөймәүләрен кемне, –
агып керә бүлмәләргә
серме? Дөнья кере?
Безнең, дисең, сөйләшер сүз
бер дә калмаганмы?
Миндә сүзләр күп,
юк никтер –
сиңа яраганы.


Югыйсә
Иделне кубарып җил исә...
кайдандыр –
Тынлыкның түреннән.
Тавышын ишетеп уяндым.
Качырды йокымны
бүген дә.
Уяндым,
шул тавыш эчендә
ишетеп тыенкы көлүен
кыңгырау чәчәкнең.
Көтүгә
әйдәкләп
Актырнак өрүен.
Төшләрдән төшләргә күчкәләп,
бер кайта,
бер килә йөрибез.
Ил дә шул
югыйсә.
Дәвер дә.
Тузганак таҗларын көрибез.
Ә аннан –
шашынган карларны...
Үзгәреш көтәбез –
кемнәндер!
Офыкта бер күкрәү
уяна…
Ул, бәлки,
соңарган сөрәндер?!
Төмәнче
гаскәрен барлыйдыр:
кем үле бу илдә?
Кем тере?
Иделне кубарып җил исә...
Җил түгел.
Халкымның хәтере.

***
Каракучкыл җилгә чыгып бастым.
Язмышымның шундый чаты бу:
Йә шул җилнең кочагында янып,
Йә, коргаксып, җиргә ятып үл.
Каракучкыл җилгә чыгып бастым,
Карашында күреп үземне.
Һәм карчыга күзле бер угланны,
Җирдә әйтелмәгән сүземне.
Каракучкыл җилгә чыгып бастым,
Әверелеп җаны корычка,
Атлагандай учагына Жанна –
Короленә тугры, кылычка.
Каракучкыл җилгә чыгып бастым.
Йөгәннәрен кулдан чөйде дә,
Ул күтәреп алып кайтты мине
Давыллардан корган өенә.
Һәм аңладым:
Мин дә – шул ук давыл.
Кубарылып, кайнап, сүнәбез...
Елмая ул:
– Очрашмаган булсак,
Белмәс идек хәтта – кемнәр без.
Каракучкыл җилгә кереп качтым.


Кичке пастораль
Урамнарга кич кергәндә,
җил төргәндә – сине, мине, –
баш очында йолдызлана,
коңгызлана Аның иле...
Дөнья җиргә яңа туган,
күзен ачкан сабый ише.
Кайсыбызның өнедер бу,
кайсыбызның, белмим, төше.
Белмим.
Көләм!
Кыңгыраулар
көлә ерак басуларда.
– Алар, – дисең, – шундый наян
һәм нәзберек – ачулана –
Ялгыш кына орынсаң да...
кыңгыраулар –
күгең төсе.
Тып-тын гына эри бу кич,
биләвенә төреп
безне.
Кичләр хәзер сиңа охшаш –
үзе сабый,
бакый үзе,
дөнья җиргә яңа туган:
тибрәп тора
ап-ак бүзе.
Урамнарга кич кергәндә...
– Томан, – дисең, –
көзге... томан...
Мин кыңгырау
сабагында –
өзелми –
чак
эленеп
торам.

Реклама