ШИГЪРИЯТКӘ БИРДЕМ ГОМЕРЕМНЕ (робагыйлар)

КЕМ УЛ ӘХМӘТ САТТАР?
Күпкырлы талант иясе, уникаль шәхес ул Әхмәт Саттар. Инде өлкән яшьтә булса
да, Аллаһ биргән асыл сыйфатларын һаман чарлау-яңарту, «яхшы» булганны «бик
яхшы» итәр өчен тырышып йөргән көне. Халыкта андыйлар турында, гадәттә, «тик
торуны белмәс тынгысыз җан», диләр. Чыннан да, бер карыйсың, яшәгән Мәскәвендә
күптөрле очрашу-кичәләргә чакырып алалар үзен; икенче күргәндә, киностудиядә
төшерелүче ниндидер фильмда катнашырга чакырып телефоннан шалтыраталар; янә
игътибар итсәң, якташларының мәнфәгатен кайгыртып, туган ягы Түбән Новгород
якларына сәфәр чыкканын беләсең; боларга тагын аксакалның мәшәкать-борчуларга
тулы җәмәгатьчелек эшчәнлеге, милләт гамен кайгыртуы өстәлә. Шигърият дөньясына
чумып, кыен вә катлаулы жанр – энҗе-мәрҗәннәргә тиң робагыйлар язуы үзе ни тора!
Менә карагыз әле:
– Тугач та без – үлем тоткыннары,
Суласак та ирек һавасын.
Кешелегең күпме данлы булса,
Мәңгелеккә шулай авасың!
– дип яза ул үзенең дүртьюллыгында. Шәп бит, ә?! Яки «Яхшылыкка һәйкәл» шигырен
алыйк:
– Тулып ята сугыш һәйкәлләре
Мәйданнарда, музей түрендә...
Агач булсын, тимер, мәрмәр булсын –
Яхшылыкка һәйкәл салыр өчен
Соң түгелдер әле бүген дә!
– диюе үзе бер ачыш. Нибары дүрт юлдан гыйбарәт шигырь эченә шулкадәр мәгънәне
сыйдыр әле (повесть-романнарыңа торырлык), шагыйрьләрдән бик сирәгенең генә
кулыннан киләдер мондый хикмәти могҗиза.
Фәлсәфи мәгънәгә ия робагыйлары янәшәсендә Кешелек дөньясын яшәтүче, аңа
Җирдәге тормышны дәвам итәргә рух өстәүче, кешене шәхес иттерүче мәңгелек тема
– мәхәббәт темасы да фикри тыгызлыгы җәһәтеннән бер ягы белән дә калышмый
Әхмәт Саттарның «Ихлас» нәшриятында дөнья күргән «Робагыйлар» китабындагы
дүртьюллыкларында.
Авторның чагыштырмача зур булмаган (нибары 160 бит) «Робагыйлар» китабы дүрт
бүлектән тора. «Кечкенә булса да, төш кенә», дигәндәй, шулай булуга карамастан, ул
шактый ук киң спектрны колачлаган. Әйтик, аның «Робагыйлар» дип исемләнгән 106 битле
өлеше, робагыйлардан тыш, «Мәхәббәтнамә», «Әдәби портретлар», «Багышлаулар»га
бүленгән. Алардан соң «Кечтеки мәсәлләр» дигән мәсәлләре, публицистика, рецензияләр
урын алган. Китапның ахырына язучының кыскача иҗади биографиясе китерелгән. Хәер,
боларны сөйләү – бер нәрсә, картинаны тулысынча күзаллау өчен, нәшрият басмасын
кулыңа тотып уку лазем. Ә мин үзем өчен Көнчыгышның бөек робагыйчысы Гомәр
Хәйямнәр традициясен тиешле югарылыкта дәвам итүчене ачтым, шигърияткә гашыйк
бик күпләр өчен дә бу шулайдыр дип уйлыйм.
Фирдәвес ХУҖИН



Ә х м ә т С а т т а р
ШИГ ЪРИЯТКӘ БИРДЕМ ГОМЕРЕМНЕ
РОБАГЫЙЛАР
Уйла, каләм!
Сүз әйтердән алда уйла, каләм,
Юлчы юлны сайлаган сыман...
Маңгай бөкмик ялган көзгеләргә, –
Каләмчеләр исә – каһарман.


Сөю җәмгыятен төзербез!
«Җир – Мәхәббәт планетасы...»
Антуан де Сент-Экзюпери

Мәхәббәттән кача алмабыздыр,
Матурлыкка һәрчак әзер без.
Планеталар бергә туганлашкач,
Сөю җәмгыятен төзербез!


Минем корал
Минем шигырь – дүрт көпшәле мылтык.
Оста ата беләм – мәргән күк...
Көпшәләрдән ләкин ядрә түгел,
Сүз коела энҗе-мәрҗән күк!


Су алмасаң – чишмә кибә...
Без бит гасыр тирәнлекләреннән
Күтәрелгән нәсел ләбаса!
Корып-кибеп юкка чыга чишмә,
Үз ишләрен әгәр тапмаса...

Кое кануны
Чүлдә – үлән, коеда су типте –
Гәрчә Кояш дөрләп янса да...
Китте халык, сулды-кипте кое,
Су калмады анда тамчы да!


Шигырьләрем – кошларым
Дала сыман ачык шигырьләрем,
Белми дала аран-бикләрне.
Шигырьләрем – азат кошлар сыман, –
Канатлылар белми чикләрне.


Кем кулында дөнья?
...Күпләр күтәрелгән таҗ-тәхеткә
Һәм уйлаган: зирәк – ул гына...
Лира һәрчак читтә... Тәхетләрне
Тапшырыйк без Шагыйрь кулына!


Метаморфоза
Күпме контрастлык: роза гөлләр
Чәнечкедә, әнә, утырган…
Ишәк дигән олы-ы-ы башлы хайван
Башын «кибәк» белән тутырган.


Яшәсен сәер кеше!
«Шат күңелле кешеләр сәламәт булучан...»
Амбруаз Паре, ХVI гасыр табибы

«Юләр», диеп, әйдә, атасыннар –
Сәерлеккә кайчак ни җитә?!
Күңелсезләнмичә яшә, дустым,
Дөньялыкта шулай кич-иртә.


Тынычлык турында
«Сугыш – нәҗес нәрсә...»
Франклин Рузвельт,
АКШ Президенты

Бомбалардан тетрәп тора дөнья,
Ярый әле Акыл тора сакта...
Әй син, Кеше, йөгәндә тот утны,
Күзалмасы кебек Җирне сакла!


Фикер туганда
Фикер туа, яшен сыман яшьнәп,
Тик булмасын аның зәхмәте.
Хакыйкать һәм сүзләр туган икән,
Бу бит безгә – Ходай рәхмәте!


Шагыйрь һәм җыр
Вакыт һәм Парнас алдында
Кирәксә, шагыйрь, тезлән...
Шигырь ул – үз балаң кебек:
Яхшырак булсын бездән!


Югары тойгы
Киеренке хәлдә нервыларым,
Җир-ананы тоймый аякларым.
Мин ишетәм... йолдыз яуганны,
Тарих даласында булганны...


Ни бирдең, эволюция?
Белсәң иде серен дөньялыкның,
Нигә елый кеше, ник сөя?
Сугышабыз, зыр-зыр әйләнәбез –
Шул булдымы эволюция?..


Яхшылыкка һәйкәл
Тулып ята сугыш һәйкәлләре
Мәйданнарда, музей түрендә...
Агач булсын, тимер, мәрмәр булсын –
Яхшылыкка һәйкәл салыр өчен
Соң түгелдер әле бүген дә!


Буразнада йолдыз
Һәркемнең бар күктә үз йолдызы,
Буразнасы – җирдән, түтәлдән.
Йолдыз үрләренә мендең икән,
Буразналар, димәк, күтәргән!


Йортыңа иминлек булсын
Әйтерсең лә без сугышны күмдек,
Әмма Ике Дөнья тартышта.
Солых телим чит ил чордашыма,
Тормышында якты балкышлар!


Редакциядән:
Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә, аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.

Реклама