ҺӘРКЕМ ЯШЬЛЕГЕН ЭЗЛИ

Була шундый әсәрләр – исеме телдән төшми, кайтып-
кайтып укыйсың, сокланасың да хәтта. Язучысын
сагынабызмы, геройларының язмышы синекенә
охшаганмы, әллә кабатланмас югалтулары хәтеребезне
яңартамы?!. Җирсүнең аңлатып булмый торган өянәге бу.
Әхсән Баяновның (алга таба – Әхсән Баян)
«Яшьлегемне эзлим» повестен эзлим. Шөкер,
редакциябездә 95 ел буе чыккан журналларның бөтен
нөсхәләре дә саклана, кирәксә, һәр санның электрон
версиясе дә бар.
Һәркем үзенең яшьлеген эзли.
Алыгыз. Еллар, биргән акылыгызны,
Кайтарыгыз
Яшьлегемне кире!
Повесть әнә шулай, авторның үз шигъри юллары белән башланып китә, ул «Казан
утлары»ның 1967 елгы (нәкъ 50 ел элек) өч санында басылып чыга. Бу вакытта инде
авторга кырык яшь тулып килә. Кырык яшь – кеше гомеренең югалтуларны барлый
торган фасылы. Һәм инде дистәләрчә шигырь китабы чыгарып өлгергән Әхсән
Баянның монументаль прозага керү урталыгы.
Урам исемнәре, тарихи кыйммәтләр, эстетик зәвыклар яңарган, «җылылык еллары»
бу. Партиячыл әдәбияттан ялыккан укучы инде яңа идеаллар эзли.
Гариф Гобәйнең биш тапкыр кабатлап басылган «Маякчы кызы», Фатих
Хөснинең «Йөзек кашы», Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянке астында иде», Аяз
Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән», «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары әдәби
мохиткә яңа сулыш алып керде.
Әхсән Баяновның «Яшьлегемне эзлим» повестен унҗиде яшемдә үк укыган идем
инде, кабат укып утырам.
«Сезнең чит кеше өенә үзе юкта кергәнегез бармы? Бик сәер һәм катлаулы хис
били анда күңелне. Кеше дөньясына керүең аермачык сизелеп тора. Бөтенесе дә
монда синең иркеңдә, сиңа кеше үз өен, юк, өен генә түгел, үз тормышын, үз күңелен
ышанып калдырган...»
Үзе өйдә юк чакта, кырык яшьлек Әхсәннең «өенә керәм», геройларын бәхетле-
бәхетсез иткән гашыйклар дөньясын үзем аша үткәрәм, бүгенге күзлектән карап
нәтиҗә ясыйм. Мин бу повестьның автобиографик булуын телим...
Әхсән Баян Язучылар оешмасына килгән саен бәйрәмчә киенгән була иде:
пөхтә, җыйнак, зәвыклы. Аның нәсел-шәҗәрәсе борынгы татар морзаларына барып
тоташканны яхшы беләбез. Сынаулы караш, төзек чырай. Талир тәңкәләргә сугарлык
илаһи силуэт... Өстендә көрән төстәге вельвет костюм-чалбар, курткасы да көрән
төстә – түше ялтыравык, ә җиңнәре кайры күннән иде. Аягында замш туфли – анысы
да көрән. Чәченә чал йога башлаган ирләргә көрән төснең килешкәнен мин Әхсән
абыйны күргәч кенә аңладым. Аңа гел абыем дип эндәшәсе килә... Әнис (повестьның
төп герое) Консерваториягә керү турында хыяллана, тик музыкаль белеме җитми, иллә
дә шәп баянчы, клубта кызлар тынгы бирми торган сөйкемле сөяк... Әхсән дә – Югары
Яркәйдә, Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, фамилиясенә күрә оста баянчы,
Әхсән Баянның тууына 90 ел
129
ягымлы тембрлы тавышлы. Әниснең мәхәббәт маҗаралары язучы биографиясенә
теркәлгән географик мохиттә бара... Язучы белән персонаж туып-үскән уртак манзара:
мәңге яшь һәм һаман Яңа Агыйдел; Илеш урманы, Югары Яркәй урамнары; биек
таулы Исмаел ярлары; Базы болыны, Түбән Черек күл былбыллары, Әнис белән
Фәһимә кочаклашып йөргән мул табигать кочагы. Сөйгән ярларны бер-берсеннән
аерган Уфа – Казан сәяхәте...
Язучы, үзенең Әнисенә бәхетле минутларны бүләк итәр өчен, каләменнән килгән
бөтен көчен куллана: печән болынын яшенле яңгырдан юдыра; әрәмәлекнең бөтен
сайрар кошын шул тирәгә җыя; хуш исле исерткеч җилләрдән иләсләнгән Фәһимә
кибән эчендәге куышка үз иреге белән килеп керә... Әлбәттә, язучы ошбу «зөфаф
кичен»дәге тәүге хисләр давылын укучының гайрәтен чигерерлек итеп төчеләнеп,
тәфсилләп сурәтләми. Ул әле, шушы төннән башлап, ким дигәндә, өч кеше өчен ачы
язмыш яралганын да искәртми. Язучы үзенең уяулыгын югалта... Тукта, бу бит печән
өсте, авылның чалгы-сәнәк тотардай яше-карты, егет-кызлары барысы да болында.
Кунып эшләр өчен, кибән эченә куыш ясардай чыбыкларны да әрәмәлектән күмәкләп
кистеләр, шау-гөр килеп ташыдылар... Димәк, никахсыз Әнис белән Фәһимәнең ни
кылганы бөтен авылның күз алдында... Печәннән соң урак өсте дә бәйрәмчә уза...
Ә көз җиткәч, егет Свердловскига китеп бара. Консерваториягә керә алмаса да, кыз
янына әйләнеп кайтмый. Ул хәтта сөйгәне белән кайчан да булса күрешәсенә дә
ышанмый. Аның каравы, яңа мәхәббәт маҗаралары башлана: Әнис, язучының туган
төбәгеннән бик ерак китмичә генә, Лена исемле тагын бер кыз белән дуслаша (ул
якта яшәүче татарлар арасында Лена, Рита, Борис – киң таралган исем), һәм аларның
мөнәсәбәте тирәнәйгән саен, Фәһимә ерагая, хәтта кибән куышына кергән черкиләрне
сагынырлык, ахыр чиктә «яшьлекне эзләү» газабына китерә.
Фәһимәне күрмәгән арада Лена белән мавыгуны Әнис үзенең йомшак күңелле
булуыннан күрә.
Ни хикмәттер, кеше еласа, кызганудан минем йөрәк сызлый, һәм, кем генә
булмасын, мин аны юата башлыйм, сүзен тыңларга, теләген үтәргә тырышам. Үземә
кыенлык китерә торган эш булса да, аныңча эшлим, ди Әнис.
Һәм йомшаклыкның нәтиҗәсе дә шунда ук.
– Кил әле, утыр әле, – диде Лена, ышыграк җиргә, куак артына җиткәч... Бүген
мин синең ихтыярда. Аңлыйсыңмы син?!
Әлбәттә, кызның бу сүзләре күз яшьләре белән әйтелә.
Көтмәгәндә генә Әнис үзендә каты бәгырьлелек, «батырлык» тәрбияләмәк була.
Ул Лена алдында тере куянны «теш белән суя», канатлары да чыкмаган кошларны
оясыннан алып һавага ыргыта, мескенкәйләр, лыпылдап җиргә килеп төшә. Ләкин төп
героебыз Әниснең бу «батырлыгы» аны тискәре образ буларак кына үстерә. Бактың
исә, каты бәгырьлелек һәм батырлык бер-берсенә капма-каршы төшенчә икән. Фәһимә
Әниснең хыянәтен гафу итми һәм үзенә-үзе кул сала...
Алга таба егеткә Валя кызыга... Пешеп килгән җиләктәй Хәтирә очрый.
Ә илдә сугыш бара. Фронтка китәргә яше җитмәгән Әниснең кыланышлары тылда
калган ир-атларның яшәү рәвешенә әверелгәндәй тоела. Халык ач-ялангач, өшегән
бәрәңге – иң тансык ризык, җан өшердәй салкын өйләр, шыксыз клубларда күңел
ачулар, кырдан икмәк урлаулар, бүреләр улавыннан соң авыл читендә баян авазы,
сугыш чыгарган көйләр, аерылышу җырлары...
Повестьта Бөек Җиңү көне калку сурәтләнми. Җәмгыять өчен шушындый олуг
бәйрәм ике-өч абзац белән генә әйтеп үтелә (!) Әхсән дә, Әнис тә сугыш чоры яшьләре
ләбаса!
Минемчә, романлык материалны повесть күләменә калдырып, автор нык ашыккан,
ул әсәрнең укучы кулына тизрәк барып җитүен теләгән. Урыны-урыны белән тоташтан
күпнокталарга мөрәҗәгать итә. Һәм укучы күпнокталар, бер сүзле җөмләләрне, туры
сөйләмнәр арасындагы бушлыкны үз тәҗрибәсе, үз бәясе белән тулыландырып укырга
тиеш була.
Атлыйбыз,
Декорация бер үк: кояш, зәңгәр күк, җир өсте.
5. «К. У.» № 12
130
– Акыллым минем...
...Еллар аша карыйм.
Иртә...
– Син анда нишләрсең минсез?
– Белмим.
Көн уртасы...
Алар бер үк урында унар тапкыр булганнардыр инде.
– Ташлап китмә мине.
Кич. Утлар кабынган инде...
Әхсән Баян йогынтысында, кайбер яшь прозаиклар шигырь белән проза симбиозына
охшаган әлеге алымны кулланып та карадылар, ни хикмәттер, ул стильгә үк әверелә
алмады.
Зурдан кубып иҗат итәргә җыенган кеше ашыгып яши, күңелендәген тизрәк әйтеп
өлгерергә тели. Повестьның, автордан кала, башка мөхәррирләр укымыйча гына
басылып чыгуы нык сизелә:
«Элек ире белән торган квартираларында, ике бүлмәле әйбәт квартирада, хәзер
башка семья яши, ди. Ниндидер закон нигезендә ул шушы квартирасын кайтарырга
хокуклы... булдыра алгач карасын инде үзе дидем. Без аның белән кайчан да булса әнә
шул квартирада торырга тиеш икән, өчәүләп була инде...»1 – дигән җөмләләр еш
очрый. Һәм аларны каләм тотып укыйсы килә.
Язманың ахырына җитәрәк булса да, кереш сүз өстим әле, «Яшьлегемне эзлим»нең
язылу чоры 1964-1966 дип куелган. Нәкъ менә шушы елларда, төгәлрәк итеп әйткәндә
– 1965 тә, «Совет әдәбияты» журналы «Казан» утлары» дигән яңа исем белән чыга
башлый. Һәм исеме үзгәргән арада, журналда бер-бер артлы дүрт-баш мөхәррир
алышына. Алар арасында Әхсән Баянов та бар. Җаваплы мөхәррир булып Рафаэль
Мостафин сайлангач, Ә.Баян җаваплы секретарь вазифасында кала, ләкин бу урында
да озак эшләми (1977-1981 елларда ул әле кабат килә, бу юлысы инде баш мөхәррир
урынбасары булып). Урынның тотрыксызлыгы ашыгып язарга мәҗбүр иткәндер,
бәлки... дигән фикер туа...
Язучылыкны төп һөнәре итеп сайлаган Әхсән Баян гомеренең илле елын иҗатка
багышлый: «Ут һәм су», «Таш китап» романнарын, дистәдән артык повесть һәм күп
кенә драмалар язып өлгерә. Ә Татарстанның Халык шагыйре буларак аның поэтик
иҗатына күзәтү ясауны, аңлашылса кирәк, мин бүген максат итеп куймадым... Чөнки
сүз башы бит... «Яшьлегемне эзлим» повесте турында... Инде финалына килеп җиттек
бугай:
Миндә Бетховен үлде...
Үземнән башка беркемне дә гаепли алмыйм.
Агыйдел рапсодиясе.
Беркем, беркайчан ишетмәячәк аны.
Хыялый һөнәрләренә ирешә алмаган Әнис туган авылына кайтып егыла. Көч
җыя да яңадан юлга чыга, бу юлысы инде пароходта: Агыйдел – Чулман – Идел аша
Казанга килешедер...
Бәхетлеләргә дә, бәхетсезләргә дә иҗади мәйдан киң бит ул – Казанда!
Әйткәнемчә, бу повестьны мин, беренче тапкыр, унҗиде яшемдә үк укыган
идем. Гамәл дәфтәрем чиста иде әле ул чакта. Ләкин мин үзем дә Әниснең язмышын
кабатладым... Әдәби әсәрнең кыйммәте нәрсәдә соң?! Гыйбрәтме ул, кисәтүме, әллә
үрнәкме? Бәхетсезлек үрнәк була аламы? Әдәби геройлар сурәтләнгән эстетик дөньяга
карап – әнә бит, алар да минемчә яши, дип акланырга бер сәбәп кенәме?..
Бу сорауларга мин илле елдан соң да җавап таба алмадым.

Реклама