ӨСТЕМДӘГЕ ЗАТЛЫ ҖИЛӘНЕМ... (хикәя)

Казаныбыздан көн кичке якка авышканрак мизгелдә чыгып киттем. Аттан
төшсәм, арбага эләктем, дигәндәй, ашыгып, кабаланып, кичке бишләргә мин
инде Саескан тавында идем. Бүген бит җомга көн, кичке якта кичүдә беркем
булмас, дигән идем. Болытлар да куерып тора. Ашыкмаска, кабаланмаска соң,
печән өсте җитте бит. Чалгы уйнатырга кул, уч төпләре кычыта торган чак. Ә
Карабаш тугаенда мине әле чалгы белән бер тапкыр да кизәнмәгән ун гектар
болын көтә. Кичүгә халык кара болыт булып җыйналган. Җитмәсә, Алексеевск
ягына ташучы паромнарның да бүген берсе генә пыш-пыш килә. Гадәттә алар
бишәү була торган иде. Халык та кичүдә болай җыйналмый иде. Елга порты
ниндидер бәйрәм чараларымы, әллә өйрәнү-учениелармы үткәрә, диделәр.
Пассажирларны тыз да быз ике якка ташып торучы паромнарның дүртесен
шул чараларга алганнар икән. Анысы да аңлашыла.
Болытлар куерып торганда, көн кичке якка сәлам биргәндә, яр кырыена кара
болыт булып җыйналган халыкның халәтен күз алдына китерү кемгә дә кыен
түгел. Һәркемнең яңгырга кадәр, аяк асты коры чакта өенә кайтып керәсе килә.
Халык гасабилана, бер дә юктан кабынып китәргә әзер. Әнә ике исерек бер-
берсенең күлмәкләрен ертып якалашалар. Ә бу башта чегәннәр «спектакльләрен»
әзерлиләр. Чегән диаспорасы әлеге «спектакльне», чыр-чу, шоу-бизнесны, бик оста
корылган режиссура буенча башкарырга җыена бугай. Кайбер ачыгавызларның
игътибарларын җәлеп итү максатында. Аларның бу трюклары миңа таныш. Бер
тапкыр Казанда авыл хуҗалыгы алдынгыларының республика киңәшмәсендә
булдык. Киңәшмәдән соң барыбызны да «Татар ашлары» ресторанына алып
бардылар. Ресторанның икенче катында, дүрт-биш өстәлне берләштереп, чегәннәр
төркеме туймы, мәҗлесме уздыра. Бер дә галәмәт чыр-чу, шау-шу. Хатын-кызлары,
төрле яшьтәге бала-чагалары өстәлләр тирәли тыз да быз чабыша. Ресторанда
алай кылану килешми дә. Әмма аларны кисәтүче кеше дә күренми. Чегәннәр исә
ашап-эчеп, гитаралар чиртеп, җырлашып утырган җирдән кинәттән генә кызып,
талашып киттеләр. Бу баштарак утырган кап-кара чәчле чегән егете, теге очта
Альберт ХӘСӘНОВ (1937) – язучы, публицист; «Җәнбәт җәвере», «Бүре баласы Чатан»,
«Яратмый мөмкин түгел» һ.б. китаплар авторы. Рафаэль Төхвәтуллин, Саҗидә Сөләйманова
исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Әлмәт шәһәрендә яши.
43
утырган егетнең йөзенә стакан белән чәй тондырды. Ачы гына сүгенеп куйды.
Тегесе шунда ук өстәлгә менеп басты. Гармошка итеп бөкләгән йомшак хром
итеге кунычыннан кояш нурларында ялт та йолт ялтырап торган зур гына пычагын
тартып алды, йөзенә усал елмаю йөгертте. Пычагын учында шаярып-мазар гына
ялт-йолт уйнатамы дип торсак, йөзен үзенә килешле куе кара сакал баскан чегән
егетебез, пычагын бөтен залга ялтыратып, аңа чәйле стакан тондырган бәхетсез
өстенә китте. Өстәлләр өстеннән. Ә залда утыручылар, сыннары катып, ни була
соң инде бу, дип көткән арада, әлеге чегән, өстәлләр өстеннән лап-лоп атлап, стакан
тондырган кардәше янына барып та җитте. Менә нинди тамаша. Килеп җитте
дә үгез чалырлык пычагын теге бичараның корсагына тыгып та җибәрде. Каны
тамып торган коралын, күлмәк итәгенә сөртеп, кире кунычына тыкты.
Зур киңәшмәдән соң гөр килеп гәпләшеп, ашап-эчеп, бал кабып, тәмләп чәй эчеп
утырган зал бу тамашадан «аһ» итте. Күбесе йөрәген тотып, тизрәк нитроглицерин
кабарга ашыктылар. Теге бичараның, пычак белән һөҗүмне алдан ук көткән төсле,
күлмәк эченнән бөркелеп кан чыкты. Китте шау-шу, ах та вах, кычкырыш. Бар дөнья,
җир йөзе үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, проблемалары белән чәнчелеп
китсен шунда! Бар халыкның игътибары боларда, чегәннәрдә генә. Хәтта аскы
каттан, раздевалкадан, ресторанга керүчеләрнең кием-салымнарын алып-биреп
торучы пенсионер, һаман да акчага туймаган отставкадагы полковник-майор агайлар
да бу тамашаны күрми калмаска, төркемнәре белән күтәрелгәннәр. Мондый тамаша,
канкоеш, кул чабып сорасаң да дигәндәй, көн саен булып тормый.
– Милиция дәшәргә кирәк! «Ашыгыч ярдәм» машинасы! – дип кычкырдылар.
Чегән егетләре ул чакта бик талантлы режиссура сценариенә корылган
«спектакльдә» уйнаганнар, халыкча әйтсәк, күз буганнар. Кул чабып,
алкышлыйсы булган үзләрен. Пычак кадаганнан соң гөрләп кан акса да,
чегәннәр милиция-мазар килгәнне, протоколлар төзегәнне көтмәделәр. «Канкоеш
үзебезнең арада чыкты. Мы сами и разберёмся!» – дигән булып, бер-берсен
ашыктырып, тиз генә чыгып сыздылар. Теге пычак кадалган егетнең дә күлмәк
эчендә алдан ук канга охшаш сыеклык тутырган шешә булгандыр, мөгаен.
Чегәннәр куйган «спектакль»нең нәтиҗәсе шул: «Татар ашлары»на ашарга
кергән ханымнарның бишәве шул мизгелдә кыйммәтле туннарыннан колак
какканнар. Унике ир – чәшке бүрекләреннән. Чөнки киемнәрне биреп-алып
торучы агайлар да тамашачылар иде бит.
...Саескан тавы ярында халык бүген аеруча күп. Кичүдә дә чегән дуслар
чираттагы тамашаларын куярга җыйналганнар иде төсле. Ныклап ызгышып
китәргә өлгермәделәр. Югыйсә, халык ата – улны, ана кызны белми мәш
килгән чак. Кичү сәхнәсе аларга бер дигән мәйдан иде. Тик ярга, пыш-пыш
килеп, соңгы кораб-паром килде. Килде дә, киерелеп, бар көченә гудок бирде:
– Әйдәгез, хөрмәтлеләрем, барыгызны да палубага чакырам. Ашыга
төшегез. Әле миннән төшкәч тә байтак кына кайтасыгыз бардыр. Көн кичкә
авышып бара! – диюе булгандыр.
Чегәннәргә шул комачаулады, ахры. Халык, унтугызынчы гасырларда
французларның Бастилия төрмәсен штурм белән алган кебек, баржага ыргылды.
Шунда, дебаркадерның бер ышыграк читендә, дөньяның асты-өскә килсә дә,
исем китә бик, дип, бернигә катнашмый, шаккатмый, мин бу тормышта атаклы
художник Крамскойның «Помпейның соңгы көне» картинасындагы хәлләрдән
дә хәтәррәк хәлләрне күп күрдем, дигән кыяфәттә, шактый таушалган куе зәңгәр
джинсасының ике тезе дә ертык, өстенә ковбойлар кия торган эре шакмаклы
бумази күлмәк кигән, күп булса егерме-егерме бер яшьләр тирәсендәге бераз
44
сәер һәм серлерәк төсмерле бер егеткә игътибар иттем. Дөресрәге, күзем төште.
Төшмәскә, әлеге егеттән бигрәк, аның янында, саф мәрмәрдән койган сын кебек,
соры йонлы, гаҗәп сынлы овчарка утыра. Сын да сын, һәйкәл дә һәйкәл! Искиткеч
күренеш. Мин үзем дә әүвәл-әүвәлтеннән, нәни бала чагымнан, эт-маэмай ыруы
белән бер нәселдән. Аларның миндә Муйнак, Актүш, Акбай, Сарбай, Дүрткүз
исемлеләре дә күп булды. Менә хәзер дә, аларны кайда күрсәм, очратсам да,
нинди генә кызганыч шартларда булсалар да, сәлам бирәм, башларыннан сөеп
узам, сыйпап, ипиле кулымны сузам.
Әлеге егетнең овчаркасы да прастуйлардан, урам маэмайларыннан гына түгел.
Дворяннар кастасыннан булмагае! Беренче бәям – эт егете бик акыллылардан,
интеллигент, эрудит затлардан булырга тиеш. Кеше телен, кирәкле командаларны
аңлый, су кебек эчә булыр. Үзен-үзе тотышы да аристократларча. Кичүгә
җыйналган халык арасында кайсылары аю кебек йонлач, бозау хәтле эре, ә
гайреләренең тавык чукырлык та йоннары булмаган, уттай кызу җәй көне дә
дер калтырап йөргән, өйдә асрашлы дворняшкалар да күренеп киткәли. Ә бу,
мәрмәр сын, аларның ник берсенә борылып карасын. Аристократ!
Дебаркадерның такта идәнендә утыруын гына күр. Позасы – үз кадерен
үзе бик белеп, горурланып утыручылардан. Безнең эрага чаклы 287-212 нче
елларда яшәгән борынгы грекларның бөек галиме, катлаулы сызымнар өстендә
озак баш ватканнан соң, ниһаять, өчпочмакның почмаклары квадратын исәпләп
чыгаргач, «Эврика!» дип кычкырып җибәргән. Архимед агайныкы белән бер.
Хуҗа егет белән аның «мәрмәрдән койган сын»ы арасында сүзсез, кырыс әңгәмә
бара. Анысын мин күреп сизәм. Алай да ни турында бәхәс тоталар икән алар?
Болар беркая да ашыкмыйлар, ахры. Халык, дебаркадер идәненә җәйгән
чат шырпы калын такталарга абына-сөртенә, паромда үзләренә уңайлырак
урын ала. Ә болар баскан урыннарында тора бирәләр. Кабалану исләрендә дә
юк. Мондый чакта мин берәүгә дә сүз катмый узып китә алмыйм. Якынрак
килдем, сүз катарга җыендым. Шунда егетнең артындагы стенада шактый
эре хәрефләр белән язылган кәгазь кисәге күреп алдым. «Породистая овчарка
Казбек. Три года. Срочно продаётся», – дип укыдым. Әһә-ә! Шуннан әлеге
егеткә турыдан-туры сүз каттым. Колумб атлы булып чыкты ул егет. Геолог
икән. Гади генә бер геологка мондый зур дәрәҗәле исем күбрәк түгелме,
әй? Христофор Колумб – Америка материгын ачучы. Без аңа шуның белән
бурычлы. Үзен кыю «диңгез бүресе» дип беләбез. Ярый, ярый, бу исемне син
дә горурлык белән йөрт.
– Сколько же просишь, так сказать, за своего учёного пса, то-бишь
волкодава? – дидем, тамагымны кырып.
– Вы правы, Казбек наш в самом деле с академическим образованием, очень
умная служебная собака. Человеческую речь с полуслова понимает. Очень
сложные команды легко выполняет. А на счёт цены... – Егет берара уйланып
торды. – Тут ведь не рынок. Торговаться не будешь. Да и некогда, спешу я.
Сколько дадите, как говорится, сколько не жаль. Казбек, мой пёс, очень добрый,
рассудительный. Общение с ним – одна радость, одно удовольствие.
– Я вижу... – дидем мин.
Безнең үз өебездә дә тугры хезмәте өчен Чекист кушаматы алган Сарбай
исемле дворняшкабыз бар. Бик яратабыз үзен. Өебезне дә бик тырышып саклый.
Ишегалдыбызга күрше тавыкларын да кертми, аяк та бастырмый. Маэмай
түгел, табыш! Әмма үземнең, һич югында, фасон өчен, дус-иш арасында бераз
тәкәбберләнү өчен дигәндәй, Бөекбритания лордлары төсле, классик нәселле
А Л Ь Б Е Р Т Х Ә С Ә Н О В
45
күркәмрәк маэмай, җитәкләп түгел инде, ияртеп йөрисем килә. Для понта, для
фарса, рус интеллигентлары әйтмешли. Ике тез башы ертык джинсалы егет
Колумбның бу бурзае миңа бер күз ташлау белән ошады. Маэмай миңа да үз
итеп, хәтта ышаныч белән карый төсле. Әллә шулай тоела гынамы?
– За сколько же рублей оцениваешь голубчика, спрашиваешь?
– Да здесь не базар. Дай сто-о... сто пятьдесят! И дело с концом, получай товар!
– Сто пятьдеся-ят! Я не ослышался? – Мине җиңелчә очкылык тотып
алды. – Хәзер бит базарда каз канаты да биш йөз тәңкәләр. Чынлап, ялгыш
ишетмәдемме? Чәнчә бармагымны тыгып, уң колак тишегемне кашып куйдым.
Мондый затлы маэмайлар, мондый овчаркалар! Иң түбән бәядән исәп-хисап
йөрткәндә дә, кыш кышлаган тана бәясе, кимендә дүрт-биш мең торалар.
Артыграк булмаса әле.
– В чём дело? Бик арзан сорыйсың түгелме? – дидем. Хәтта сәеррәк, шөбһәгә
тарта. «Акылыңдамы соң син?» – дип, чүт сорамадым. Килешмәс, дидем.
– Үзем дә бик беләм. Кичүгә инде өченче көн чыгам. Йөз илле сумга да алучы
юк. Урыны ул түгелме? Ә мин иртәгә Ерак Себергә, экспедициягә очам. Геолог
мин. Калдырыр кешем юк. «Мин сине бик яратудан гына суям бит, кәҗәкәем», була
инде. – Егет йөзенә җиңелчә генә көлемсерәү йөгертте. – Ничего не поделаешь.
Ә Казбек арт аякларына утырган хәлдә миңа төбәлгән. Утырып торуы ук
килешле. «Ал мине, агай, ал! Мин сиңа тугры хезмәт итәрмен.Үкенмәссең!»
– дия төсле. Авыз тутырып әйткән дә булыр иде, теле юк бит бичараның.
Мин дә үземне, мондый малны кулдан ычкындырырга ярамый, дип кисәтеп
куйдым. Тәвәккәллә!
Кесәмнән мең тәңкәлек чыгардым.
– Йөз иллесе маэмаеңа үзең куйган бәя. Калганы сиңа премиальный булсын.
Бигайбә!
Мондый чибәр эт егетеңне әтәч, песиләр бәясенә генә ала алмыйм. Минем
аны муенчагыннан тотып йә янымда йөртеп, кеше, дус-иш арасында да
күренәсем бар.
Казбекның күзләрендә: «Ай, маладис та, егет икәнсең, агаем!» – дигән
шатлыклы очкыннар күрдем. «Кая, бер кочаклыйм әле үзеңне!» – дигән сыман,
миңа тартылып куйды.
Ә хуҗа егетнең – Колумбның әллә ни исе китмәде. Мин биргән акчаны йәлт
кенә йомарлап, шакмаклы ковбойкасының түш кесәсенә тыкты. Алай гына да
түгел. Егет бераз сәеррәк, хәтта шиклерәк тә кыландымы? Кичү мәйданыннан
тизрәк сызу, ычкыну ягын карады. Минем белән дә, аристократ Казбек белән дә
кая ул җылы саубуллашу, җылы аерылышу? Китте дә югалды. «Бу агай уеннан
кире кайтмасын, овчарканы миңа кире кайтармасын тагы», дип шикләндеме?
Аптырагански.
Паромга төялгәч бушап калган Кичү мәйданында без Казбек белән икәү
генә. Күзгә-күз карашып, тын гына торабыз. Ул арада баржабыз кузгалырга
өченче гудогын бирде. Мин, Казбекны җитәкләп, шунда ашыктым.
Баржа палубасы пассажирлар белән инкубатордагы чебешләр кебек шыгрым
тулы. Агымга каршы йөзеп, Чистай пристанена кичке сигезләрдә генә килеп
җиттек. Бу вакытта безнең Чияле тауга машина, автобус-мазар туры килүе турында
уйлыйсы да юк. Кунарга туры киләчәк. Йоклап чыгарга урын, кунакханә-мазар
эзләп киттек. Казбек, акыллы баш, мине шунда ук үзенең хуҗасы итеп таныды.
Туктап-туктап, аны башыннан сыйпап, сөеп алам. Мин – тормыш дигән иксез-
чиксез диңгезнең кайчакны авызга алмаслык ачы катыкларын байтак авыз иткән,
ӨСТЕМДӘГЕ ЗАТЛЫ ҖИЛӘНЕМ...
46
татыган, ак сакаллы ук булмасам да, башыма ир-егет халкын бизәүче көмеш чал
кергән чәчле агай. Педучилищедагы студентларга математика укытучы хатыным,
берсе икенчесен куып үсеп килгән гүзәлләрнең гүзәле – өч кызымлы гаилә атасы!
Кама аша Саескан тавы кичүендә искиткеч оста режиссурага корылган
«спектаклен» «Геолог» бик оста башкарды. Ул соңыннан дебаркадердан этешә-
төртешә паром штурмлаган чегәннәр арасында күзгә чалынды. Чалынса да,
Казбек аңа тартылмады. Ә минем – үз сөенечем. Мондый акыллы, күндәм
маэмайның йөгәнен үз кулымда тотудан мин бик шат идем. Шушындый
абруйлы, күрер күзгә дә сөйкемле овчарканы ияртеп, дус-ишләрем, күргән-
белгәннәр арасында күренү минем күптәнге хыялым иде.
Чистай хәтле зур шәһәрдә анысы, кунар җир табарбыз да. Паспортсыз-
нисез, бернинди документ-белешмәләрсез, бозау хәтле маэмай белән безне
кунарга, йоклап чыгарга кертерләрме? Ул уй башыма хәзер генә килде. Урнаша
алмасак, басуга чыгып, берәр печән кибәне төбендә кунарбыз. Көнаралаш
явым-төшем булып торса да, җәй уртасы бит әле. Салкын булса, Казбекны
кочаклап кунармын.
– Ризамы, дустым? – дим.
Сүземне аңлап, Казбек башын селки.
Ул арада Чистайның үзәк урамнарының берсендә маңгаена «Гостиница»
дип язылган бер катлы төзек бина каршында туктадык. Эчкә уздык. Өстәл
артында урта яшьләрдәге, ак чәчле, яшь чагындагы чибәрлеген җуймаган бер
ханым утыра. Гозеремне белгәч:
– Что сез! Бездә ул якка бик строго! Сезне кертә, урнаштыра алмыйм, –
диде. – Буш бүлмәләр дә юк.
Бездә, Рәсәйдә, элек тә булганнар, хәзер дә бар алар – адәм баласына кым-
кырыс килгән чакларда, көтмәгәндә, миһербанлы кулларын суза торган тётя
Нюралар, Нәсимә абыстайлар. Рәсәйне шулар аякта тота, шулар! Сау, исән-имин
генә яшәсеннәр! Әлеге гостиницаның да түрендә, караңгырак почмагында, бер
апай чиләк-швабралар белән дөбер-шатыр килә, җыештырып маташа иде, ахры.
Администратор ханымның мине боруын ул да ишетеп торгандыр.
– Паром шулай соң килдемени? Бик соңга калгансыз бит, апайларым, –
диде ул, бөтен интонациясе, безгә җылы мөгамәләдә дәшүе белән хәлебезне
аңлавын күрсәтеп. – Сәгать тугызынчы. Җитмәсә сез икәү.
– Икәү шул, – дидем. – Юлдашымның документлары да юк. Алырга
өлгермәдек.
– Хәзер кая барасыз инде? – Әлеге апай юеш чүпрәкләрен сыга төште.
– Беркая да китмәгез. Минем тирәдәрәк булыгыз. Надежда Ивановна тугыз
тулгач китә ул. Буш бүлмәләре дә бар. Райком секретарьләренә дигән бүлмәләре
һәрчак буш. Үзем җыештырып торам бит. Шунда урнаштырырмын. Әнә,
бурзаеңның да йокысы килә бугай, күзен ачып-йомып утыра. Рәхәтләнеп,
байлар номерында кунарсыз.
Бу мәрхәмәтле ханымның исеме Сәрия апай икән. Рәхмәтләр яугыры үзенә.
Аның әйткән сүзе дә аткан ук булып чыкты. Администратор ханым китү белән,
ул безне, җилтерәтеп, райкомның беренче секретаре урнаша торган элитный
номерга урнаштырды. Әй, киң күңелле дә икән бу Сәрия апа, җаныем!
– Юл йөргән кешеләрнең тамагы һәрчак бүре йотарлык ач була. Сез дә
кыстатып торучылардан түгелдер. Номердагы «Мир» суыткычын да чистарта
төшегез. Аны барыбер көнаралаш чистартып, яңа продухтылар белән тутырып
торалар, – диде мәрхәмәтле апабыз.
А Л Ь Б Е Р Т Х Ә С Ә Н О В
47
Ачып карасак, анда ни генә юк: колбаса, тәмле балык уылдыклары, шоколад
конфетлар. Мин дә, Казбек та туйганчы сыйландык. Шулай итеп, беренче
секретарь бүлмәсендә Казан байларыча киерелеп йоклап чыктык. Мин – ике
кешелек киң караватта, Казбек – йомшак диванда.
Иртән-иртүк өстемдәге юрганны Казбек килеп тартты. Вакытында аякта
булып, үзебезнең Чияле тауга юл алдык. Мәшәкатьләрсез кайтып җиттек.
Өйдәгеләрем юлдашымны килештереп кабул иттеләр. Нәселле берәр овчаркалы
булырга теләгемне алар да белә, күптәннән хуплый иделәр. Капкадан керешкә:
«Кемне ияртеп кайттың? Кемгә хаҗәт бу килбәтсез нәрсә?» – дип, Чекист
кына зур тавыш куптарганые да, «Тсс, Сарбай! Күпне күрмә!» – дип, бармак
янагач, ул да тынды.
Ашагач-эчкәч, бөтен өй эчебез белән күлгә төшеп, коенып мендек. Монда
да Казбек үзенең укымышлы, тәрбияле зат булуын раслады. Күлгә аягын да
тыкмады. Ул һәркайсыбызның кием-салымнарын саклап утырды.
Коенып менгәч, былтыргы бик суык кыштан бераз чирләбрәк утырган әнис
алмасы төбенә, бер төзек кенә оя урнаштырып, Казбекны чылбырга утырттым.
Шунсыз ярамый. Күнегә торсын.
– Бездә шундый тәртип, – дидем. – Ишегалдын иңләп, эленке-салынкы,
шалтай-балтай йөрү юк. Безнең хуҗалыкта үзеңне ничегрәк тоту тәртибен әнә
Чекисттан сораштыр, өйрән. Ә хәзергә дворец-сараең шушы булыр!
Ә маэмаем йөзеннән, тәэсирле күзләреннән:
«Хуҗам! Мин барыннан да бик канәгать! Мине ияртеп кайтуыңа, җылы
почмак бирүеңә дә бик шат, бик рәхмәтле!» – дигән сүзләрне укыдым.
Маэмайларның кайберләре кешеләрдән күп акыллы була. Сизгерлек дигән
нәрсәне, зиһен, хәтерне, ис сизүне Тәңребез аларга кешеләргә караганда бермә-бер
күбрәк биргән. Аларның сизгерлеге, хуҗаларына карата тугрылыгы искитмәле.
...Дөньяда бер ата көнче, тик үзен генә яратучы, беренче күрешкә күл
балыгы кәрәкә төсле ваемсызрак, әмма бик тырыш Сарбаебыз янына кече
кызыбыз Майшикәр:
– Әтием, һич көтмәгәндә генә нинди хәзинәгә юлыктым. Шулчаклы мәхәббәтле
җан! – дип, өстенә карарга чиркангыч, шапшак, пычрак, чамадан, чиктәш тыш
укмашкан, киезләнгән көрән йон баскан Кара Әхмәтне күтәреп кайтты. Моңа
кадәр дә адашкан, ятим көчекләрне күп ташыды инде ул. Берләре ишегалдыбызда
калдылар, икенчеләре, ашаткач, бераз хәл алгач, каядыр чыгып югалдылар.
Кызым Майшикәр кош-корт, өй тирәсе җанварларын бик ярата.
– Әтием, безгә туган як табигате бүләк иткән бу искиткеч затны – маэмай
баласын җиде юл чатында ничек күрми узып китәсең? Чүт кенә машина
астына кермәде. Алар тыз да быз узып кына торалар. Чүт таптап китмәделәр.
Ишегалдыбыз киң, урын җитәрлек. Беразга яшәп торсын, – ди.
Аның һәрчак шулай инде. Кемне эләктерә, шуны күтәрә дә китерә.
Маэмай коточкыч ямьсез булса да, аңарда бераз гына юмор хисе дә бар
төсле. Үзенең «Чаян» журналына язып чыгарлык килешсез кыяфәтенә – ноль
внимания! Авызын чәп-чәп ачып япкалап, төчкергәләп, кашларын сикерткәләп,
безне дә көлдермәк була.
Юантык тәпиләре генә түгел, хәтта корсак аслары да мулдан чат йон.
Җирдән сөйрәлә. Урамдагы бар чүп-чарны, нефть-мазут, дегет тапларын
җыештырып, сөртеп йөргәндер. Маэмай заты булып, кеше-карага, ят кешеләргә
«Ау-ау!» – дип өрү юк та юк. Хәтта алардан ояламы, шүрли-куркамы? Болай
үзе шушы кыяфәте белән дә килеп сыенырга, иркәләнергә дә каршы түгел.
ӨСТЕМДӘГЕ ЗАТЛЫ ҖИЛӘНЕМ...
48
Дүрт тәпиенең һәркайсы аю табаннары хәтле калын. Баскан җиренә, монда
эзем калсын дип, бик ышанычлы баса. Эзләренең һәрберсе – Арча чабатасы
эзләре хәтле. Әйе, бер дә тарсынып һәм тартынып басмый. Бу гадәтен каян
алгандыр, кемнән йоктыргандыр – аралашкан, кулга алган чакта мут кына
сул күзен кысып-кысып куя. Безгә шаркылдарга шул да җитә. Үзебез: «Бу
мәхлук җанны, бер дә кирәге булмаса, Хак Тәгаләбез яратмаган, тудырмаган
булыр иде», – дибез. Рас яраткан, җир йөзен бизәгән мәхлугыбыз Кара Әхмәт
игътибарга һәм ихтирамга лаек җан дип, гаиләбез белән кабул иттек.
Менә шулар арасына, ата көнче, интриган Сарбай, май-мазутка баткан Кара
Әхмәт янына, античный дөньяның күренекле фәлсәфәчесе Демокрит агай
төсле, башы тирән уйларга бай төсмерле Казбекны алып кайттым.
Ишегалды егетләребез яңа кунакны дәррәү кул чабып каршы алмадылар,
әлбәттә. Бигрәк тә ишегалдыбызда бар нәрсәгә күз-колак булып торган, үзен төп
хуҗа итеп санаган Сарбай. Беренче көннәрне үк вак интригаларны оештырырга
маташты. Аңа башында мыскал да үз уй-фикере булмаган Кара Әхмәт тә кушылды.
Казбек Сарбайдан дүрт-биш тапкырга гәүдәлерәк. Буй-сыны да килешлерәк.
Кыяфәтне әйткән дә юк. Йөзе, күз карашлары, әйтәм бит, борынгы грек
фәлсәфәчесе Демокритныкы. Сарбай алай да:
– Хуҗам, бу имгәкне ни дип кенә ияртеп кайттың инде? – дип, бөтен
ишегалдына сукранып йөрде. Саф нәселле, тирән эрудицияле овчарка имгәк
буласы, имеш. «Телеңне тый! Үзеңне бел. Атаң-анаң кемнәр икәнне белмисең.
Шып бул!» – дип кисәттем мин Сарбай Чекистны.
Әллә этләр-маэмайларда, Сарбайда алдан күрү сәләте бармы? Сарбаебыз әллә
ата көнчелеген тыя алмаган хисләрдән генә Казбекны күралмый ябырыламы?
– Тыныч булсана! – дим үземә. Кемнең хаклы булуын, кемнең ялгышуын
алдагы тормыш үзе күрсәтер.
Ә Кара Әхмәтнең ишегалдына интеллигент овчаркалар гына түгел, арыслан,
юлбарыс, хәтта жираф җитәкләп кайтсаң да исе китә бик. Ул үзенең ыстырам
көлке кыяфәте белән дә җирдәге тере җаннарны исәпкә куя торган шүрлектә
үзенә аерым урын биләве белән бик канәгать. Бу биеклек – аның өчен күк
йөзендә җайга гына йөзгән иң биектәге болытларның табаннарын 8864 метрдан
кытыклаучы, җир шарының иң биек ноктасы Эверест! Ул үз этикеты белән яши.
Ашарга биргәндә дә, ачкүз булып ташланмый. Тәлинкәгә әдәп, итагать белән
сузыла. Аягына ябышкан чүп-чарлардан уңайсызлана. Үзенең бар җитешмәгән
якларына юмор белән, маэмайларча елмаеп карый.
Менә Казбек үзен ничегрәк тотар инде. Минем бу нәселле эт егете белән дус-
ишләрем арасында, чыннан да, бераз гына мактанырга, хәтта тәкәбберләнергә
дә исәбем бар. Халыкта «Тәкәбберлек – май басудан да харап!» – дисәләр дә.
Кеше холык-фигылендә, бер тора торгач, андый яклар да калкып куя икән ул.
Мин дә үземдә шундыйрак халәт сизә башладым. Хәтта масаю халәте. Мондый
овчарка миндә генә бар, ә сездә юк, күрегез, көнләшегез, дигән.
Мине бит Карабаш болынында чалгы чыжлатмаган ун гектар печән
көтә. Кояш та иртәдән кичкә кадәр елмайган җылы җәй булгач, яңгырлар да
вакытында явып торгач, быел печән аеруча калын. Чабып, җыеп, кибәнгә куеп
кына өлгер. Үткән атнада Казбекны да алып, күп сынауларга бирешмәгән
«Жигули»ем белән, печәнгә төштек. Ун гектар мәйданны берүзең генә чабып
чыгышлы түгел. Посёлокның үзеннән дүрт-биш егетне ялладым. Бер атна
дигәндә болынның печәнен чабып, җилләтеп, кибәннәргә куеп чыктык. Көннәр
булса, ишегалдына кайтарып аударасы гына калды.
А Л Ь Б Е Р Т Х Ә С Ә Н О В
49
Печәнгә Казбекны да алып бик дөрес эшләгәнмен. Печән өстендә бер-
береңнең чапкан печәнен берәр йөк чәлдереп китү печәнчеләр арасында зур
җинаятькә саналмый. Андый гына «шаярулар» еш булгалый. Печәнчеләр аны
егетлеккә генә саныйлар. Ә үзең Карабаш болынына зурдан кубып печәнгә
төшкәнсең икән, аны саклый да бел.
Карабаш егетләре кунарга өйләренә кайтып киткән кичләрне печәнне Казбек
белән икәү сакладык. Печәнне чәлдерергә ник берәү килсен. Ә көндезләрен,
тамак бик кипкән чакларны, Казбекны Чияле тауга салкын квас, әйрән алып
килергә җибәрәм. Аркасына бәйләгән сумкасына литр ярымлы термос асып,
чи йомыркалар, өчпочмаклар, кыстыбыйлар, башка ризыклар да төяп, сәгать
ярымнарда әйләнеп килеп тә җитә өлгеребез. Чияле тау белән Карабаш арасы
турыдан гына да унбиш чакрымнар. Аның тиз йөрүенә:
– Казбек дус, әллә инде син ракета тизлеге белән йөрисең? – дип
гаҗәпләнәбез. Ә Казбек палатка алдына килеп сузылып ята да, акыллы
кыяфәттә, безнең мактаганны тыңлый.
Печәннәрне уңышлы тәмамлап кайткан тын кичләрнең берсендә маэмаебыз
нигәдер борчыла, муенына таккан чылбырны да килештерми, ыргыла башлады.
Дулый, кабалана, чәбәләнә.
– Чү! Нишләвең бу, Казбек? – дип, бармак янадым. – Килешмәгәнне!
Себерке сабы белән берне сыптырырга да күп алмам. Тынычланмасаң.
Чүт кенә тынып тора да тагын ыргыла башлый.
– Әллә берәр ярамаган әйбер каптыңмы? – дим.
Ә ул минем борчылып, аны сөеп, иркәләп сөйләвемне колагына да элми.
Аптыраш. Үзен кая куярга белмәгәндәй, борчыла, бичара, бәйдән ычкынмак
була. Болай булгач, мин аны чылбырына тагын да ныграк беркеттем. Ычкына
калса, аның башында нинди уй-ният барын кем белә? Борчылыр-борчылыр да
басылыр, тынычланыр, дип көттек. Ә таң алдыннан Казбегыбыз вак-вак итеп
туктаусыз өрә, улап үкерә үк башлады. Бу ни хәл бу? Кисәтеп, бармак янавыма
да игътибар итми. Бертуктаусыз ыргыла, чылбырын каермакчы, өзмәкче,
ычкынмакчы була. Әллә, мин әйтәм, иректә йөрисе киләме? Күршебездә бала-
чагасыз, хатыны белән икесе генә яшәүче прокурор Кашаповлар тора. Алар
бик затлы, нәселле Принцесса исемле ана эт тоталар. Прокурорның хатыны
Зөлхәбирә ханым ике сүзнең берсендә «Принцесса, Принцессам», дип кенә
тора. Әллә, мин әйтәм, безнең Казбегыбызның күзе күршебез Принцессага
төшкәнме? Алар арасында кайнар мәхәббәт туганмы? Әллә Казбек, тәэсирле
җан, элекке хуҗасын – Колумб исемле егетне өзелеп сагынамы? Тукта, чү!
Шуның янына качмакчы буламы?
Малкайны берничек тә тынычландырып булмады, ул шатырдатып чылбырын
чәйни. Мин аны үгезләр бәйли торган бик таза чылбырга утырткан идем. Бөтен
тешләрен сындырып бетерә бугай инде. Миңа да төпле генә карарга килергә
кирәк. Аптырагач, тоттым да ычкындырдым моны бәеннән, чылбырдан.
– Бар, алайса, гүләй! Ычкындырам үзеңне, иректә ни эшләрсең икән?
Берәрсен очраклы гына да өркетә күрмә. Соңыннан тавышы зур булачак, –
дидем. Кая ул миңа җавап биреп торулар! Ычкындыруга, бәйдән котылуга,
урам капкасын ачканны да көтеп тормады. Урам якка биек койма аша гына
сикерде. Сикерде дә юк булды. Кичен дә кайтмады малым. Ике-өч көннән соң
да күренмәде. Ишегалдындагы Сарбаебыз – Чекист кына ирония белән елмаеп
йөри. Шундыйрак ул, төртке сүзлерәк. Ата көнче!
– Казбек белән бер дә галәмәт яратышасыз иде. Бар маэмай халкы
ӨСТЕМДӘГЕ ЗАТЛЫ ҖИЛӘНЕМ...
50
көнләшерлек мәхәббәтегез момент юкка чыкты. Казбекның духы да күренми,
ау-ау, эһем-эһем.
Мин, чыннан да, «егетем» элекке хуҗасына качты, ахры, дип тора идем
инде. Башкача кая булыр, кая йөри? Хәбәрне күрше малайлары Нурислам
белән Володя китерделәр:
– Сезнең Казбегыгыз сыра чөмерергә ярата икән бит! Белми идегезмени? Ул
шунда, «Голубой Дунай» сыраханәсендә. Сыра шупыра. Барып алыгыз. Үзебез
тотып китермәкче идек тә, аягын да атламый, карыша, ачулы ырылдый гына.
Чыгып югалуына атна узды бит инде. Мин чыктым да Чияле тау
шәһәрчегебезнең теге баштарак урнашкан «Голубой Дунай» сыраханәсенә
йөгердем. Барып керсәмме, ни күрәм! Казбегым арт аякларына баскан. Өстен
мәрмәр белән япкан, сыраханәләр өчен махсус чыгарылган, өч аяклы шактый биек
өстәлләрнең берсенә алгы аякларын хуҗаларча куйган. Андагы разношёрстный
контингент белән гамьсез сыра чөмереп тора. Оялмый, нахал. Тулы хокуклы
үз кеше бу! Сыра чөмерүчеләр шунда сүз арасында Казбекка «Ят!», «Утыр!»,
«Шуыш!», «Бир бишне!» дигән төрле командалар бирәләр. Ә бу, бичара, аларны
берсүзсез үтәп, башкарып тора. Тегеләре шуннан зур тәм табып, гөр килеп, кул
чабып көлешәләр. «Ай, маладис!» – дип, Казбекның башыннан сыйпап алалар.
Сыра кружкасына кушып, «Российская», «Крепкая»ны да тамызгалаганнар,
ахры. Казбек мескенемнең ләх исерек хәлендә идәндә аунап яткан чакларын да
күрүчеләр булган. Казбек менә хәзер дә, ни кушсалар, шуны үтәп тора. Чөнки
үзен дә «сыйлыйлар» бит. Дөм-исерек хәлендә ул тагын да көлкелерәк буладыр.
Мондагы халыкка нәкъ шул гына кирәк тә. Абау, җанашым, нәселле овчаркам
Казбек чын алкоголик икән бит. Теге чакта Саескан тавы кичүендә кыршылган
джинсалы, Колумб атлы «геолог» егет аны миңа тавык бәясе генә хакка бер дә
юкка гына төртмәгән! Киткән чакта хәтта саубуллашмады да, тизрәк олагырга
ашыкты. Казбекны кире кайтара күрмәсен дип шикләнгәндер.
Сыраханәгә килеп керү белән, мин:
– Казбек! Бу синме, балакаем? – дидем.
Маэмаем, ярымябык озын керфекләрен күтәреп:
– Э-э, хуҗам, синме? – дип җавап кайтарды, җиңелчә генә ырылдап куйды.
– Менә шулай, хуҗам. Мин – беткән зат, законченный алкоголик. Син мине
бусагаңнан да атлатмассың инде. Мин синең дәрәҗәңне төшерәм. Син бит
кешеләр җәмгыятендә дәрәҗәле агай. Язучы! Безнең турыда, эт-хайваннар,
кош-корт, өй-йорт маллары, кыргый җанварлар турында күп китаплар
язгансың. Безне яратып һәм сөеп, укучыларыңны да яратырга, сөяргә өндәп.
Тагын да язарсың әле.
Мин – конченый маэмай. Бала чагымда мин дә бик тере, туп кебек түгәрәк
көчек идем. Колумблар гаиләсе мине питомниктан, көчекләр интернатыннан
ике айлык чагымда сатып алганнарые. Мин яхшы, бай гаиләгә эләктем. Аңа
сөенеп туя алмыйм. Өстенә ак җәймә җәйгән йомшак күн диванда гына йоклап
үстем. Ашарга дигән ризыкларны фарфор тәлинкәләргә салып кына бирәләрие.
Мине барысы да яраталар, кулга алып сөяләр, уйныйларые. Колумбның әтисе
Христофор агай да бик яхшы кеше иде. Миңа, ашаганда, тәлинкәмә ике-өч
тамчы гына «Русская водка» тамызалар. Мин шуннан әз генә исереп калгандай
булам, барган җирдән авып-түнеп тә киткәлим. Аларга бу бик кызык, көлке
тоела. Тора-бара мин бөтенләй күнегеп киттем. Хәтта сорап, булмаса табып
та капкалый башладым. Колумбны да, Христофор агайларны да бик сагынам.
Алар бер дигән кешеләрие.
А Л Ь Б Е Р Т Х Ә С Ә Н О В
51
Шушы хәленнән маэмай нык уңайсызлана, хурлана кебек. Колакларына
хәтле кызара.
– Әйдә, Казбек дускай, өйгә кайтыйк! Өйгә кайтканның ояты юк, диләрме
әле. Өйгә – безгә кайтыйк, калганын үзебездә сөйләшербез. Хуҗабикәң Сания
апаң да, кызларым Гөлшат белән Гөлназ да сине бик юксыналар. Хәтта
Сарбаебыз – Чекист та сине юксынып өрә. Сиңа карата көнчелек хисләре
тотса да.
Егетләр әллә кайдан гына каеш муенчак табып китерделәр. Аны Казбек
муенына кидердек. Ишегалдына без икәүләп – мин Казбекны җитәкләп
кайтып кердек. Биләмче «егетемне» оясына ябып, бәйгә утырттым. Казбек,
оясын тынчу санап, ишегалдына чыгып, чирәмгә сузыла: тынчудыр да, җәйнең
кызу чагы. Акация шау чәчәктә. Шулай үлле-мәлледәй хәлдә оясы алдында
сәгатьләр, көннәр буе ята. Күзләре дә йомык, махмыр кичерә. Берни капмый.
Шул тирәдә чабышкан тавык чебешләре, иртәнге якта салкын чирәмгә басып
тәпиләре өшегәнлектән җылынырга исәп тотып, җиргә сузылган Казбек
сыртына тезелешеп кунаклыйлар. Аның сыртыннан рәхәтләнеп, ярыша-ярыша,
борчамы-нидер чүплиләр. Чукыр-чукыр килешәләр. Бик канәгатьләр. Бу
күренеш Казбекның үзенә ошыйдырмы-юкмы, ул тын алмый ята бирә. Әллә
үле, әллә тере. Ашамый, алдына берөзлексез кызларым ташып торган салкын
суны гына шупыра, балакай.
– Ят, ят! Шулай. Башыңа бераз акыл кермәсме, – дип узам яныннан.
Искиткеч акыллы, тик сөйләшә генә белми торган бер дигән нәселле-
породалы овчарканың шушындый әрнүле хәлгә төшүен төптән танып, мин
Казбекны бераз пешекләп алырга ниятлим. Бик кирәк чара. Ә хатыным Сания,
кызларым Гөлшат белән Гөлназ Казбекка бармак янау түгел, сүз дә әйттермиләр.
Овчарканы, алкашны Урал тавы булып яклыйлар. Алай гынамы? Комганда су
җылытып, өстенә коялар, битләрен исле сабын белән юалар. Әниләре коймак-
мазар пешерсә, беренче таба коймакны Казбекка чыгаралар. Кибеттән «Эскимо»
алып чыгып, үзләре ашыйсы урында маэмайдан ялаттыралар.
Әмма шулай чыгып югалуларын маэмай һаман ташламады. Хроник
алкоголик бит ул. Ә ул чир, зәхмәт үз эшен аккурат белә. Казбек та, ике айга
бер булса да, башын җуеп, тәмам онытылып ала. Өебезгә килеп тә әйткәлиләр,
барып, җитәкләп тә алып кайткалыйбыз. Биш яшьлек бала бит ул. Аны ни
эшләтәсең инде? Медицина ярдәме белән дә дәвалап булмый икән.
Казбекны бик сөенеп, дәртләнеп алып кайтканыма ике еллап узды. Колумб
дигән егетнең кулыннан сатып алганда, аңа өч яшьләр иде. Димәк, аңа хәзер
биш яшь. Карамадым, асрамадым түгел. Миңа бу маэмайдан котылырга кирәк
түгел микән, дигән уйлар да килгәли башыма. Яхшы, ямьсезләнмәгән чакта ук.
Кешеләрдән уңайсыз. Урамга чыксаң да, китапханәгә, редакцияләргә, кибетләргә
керсәң дә, гел аның турында гына сөйлиләр. Ничек түзәсез, диләр. Әйтерсең,
күргән-белгәннәребезнең көндәлек тормышта бүтән сөенеч-кайгылары юк.
Котылырга уйлап та, аны кая куясың? Гөнаһсыз бер җан иясе бит!
Беркөнне бездән ерак та булмаган «Водоканал» мастерскоена төштем.
Бернинди максатсыз, усал ниятсез. Анда, шахмат клубына ничә ел бергә йөргән
бер танышым, Ягъфәр эшли. Ул мине бер каравылчы агай белән таныштырды.
Сүз иярә сүз чыгып, дигәндәй, хәлне, моң-зарларымны түкми-чәчми сөйләп
бирдем. Андый мизгелләр барыбызда була, бик табигый халәт!
– Исең киткән икән иске чикмәнгә, – диде агай, борыныннан куе төтен
җибәреп. Үзе болай аек. Исерек-мазар түгел. Амбар, склад, гараж, мастер
ӨСТЕМДӘГЕ ЗАТЛЫ ҖИЛӘНЕМ...
52
алачыгы тирәсендә андыйларны еш очратасың. – Ал да төш исерек алкашыңны.
Әнә, уналты калибрлы пушкам баш өстемдә генә, ыргакта эленеп тора. Ярык
түтәле булса да, ике гөрселдәтергә калдырмый. Курокны бер генә басам,
җитмеш яшьлек аюыңны күз алдында мәтәлдерәм. Гөрес итеп ава. Алып төш
маэмаеңны. Тиресе миңа булыр. Как раз кышка унтый тегәргә җыенып тора
идем. Картаелды, аяклар сызлый башлады. Көтәм, сузма.
Аек булса да, бик тәвәккәл кеше күренсә дә, бу агай бераз гына күперенергә,
хәтта шапырынырга да ярата икән. Миңа шулайрак тоелды. Ошамады ул агай
миңа. Алай да килештек, Казбекны алып төшәргә булдым. «Бик яратканга гына
чалам бит сине, кәҗәкәем!»
Берәр атнадан «Табигатьне яшелләндерү» конторыннан, өсте ябулы машина
алдым. Анда да яхшы танышлар эшли. Маэмайны кузовка салып, «Водоканал»
мастерскоена төшеп киттек. Төшсәңме! Агаем ләх исерек. Мастерской
алачыгында, аягына баса алмый, идәндә ята. «Уналты калибрлы пушка»сы да
элгән җирендә юк. Әллә урлап чыкканнар, әллә сатып эчкән. Мине, кузовта
яткан Казбекны күреп, прәме учалана әле.
– Ах, миңа как раз кирәкле товар белән төшкәнсең. Бу «бүре»нең
тиресеннән ике пар унтый чыга, ике пар! Кая? Пушкамны кая олактырдым
икән соң? Чукынып киткере! Иртәгә төш. Әбәзәтельный. Мин хәстәрләнеп
көтеп торырмын! Мин бит үтә тәвәккәл. Уналтынчы калибрдан шалт берне
гөрселдәтәм. Бурзаең ничек тиресен тунаганны сизми дә калыр.
– Иртәгә дә, берсекөнгә дә аяк басасым юк. Мин бу «бүре» малаен аттырырга
гомумән җыенмыйм, – дидем. Хәтта бераз кискенрәк тонда. Агай да аптырап
тормады. Ләх исерек булса да:
– Менә кызык кеше икәнсең, чакырып төшердемме? Үзең төштең бит. Ә
менә кузовтагы «бүре»ңнең тиресе ятларга эләгә калса, жә-ә-әл! Аннан ике пар
бер дигән унтыйлар чыгар иде. Ике пар! Беләсеңме аларның ни бәя торганын?
Белмисең шул.
Машинамның шофёры да бик уңай егет туры килде. «Әйдә, шофёр, тот
рульне, юлларыңа бәхет яугыры!» – дип көйләп алдым да:
– Киттек Чирмешәнгә! – дидем. Андый чакта башка тәвәккәл фикере дә
килеп тора бит аның!
– Чирмешәнгә үк? – дип сорады шофёр егетем Әсхәт. – Чирмешән бездән
йөз егерме чакрымнарда.
– Беләм, – дидем. – Бензиныбыз җитмәсә, Шөгердә туктап, бакны мөлдерәмә
тутырып, үзем салырмын.
Шофёр халкы белән эш йөртсәң, алар белән сүзне бензиннан башла. Замана
тудырган корыч законнарның берсе. Мин дә шул юлны сайладым. Кузовтагы
йөгебезне чүплеккә илтеп ташлап калдыра алмыйбыз бит. Ул тере җан гына
түгел, бер дигән нәселле овчарка. «Салгаларга» яратса да, искитмәле акыллы
җан. Үзем дә бик яратам. Ләкин бер начар шөгыле бар шул. Еш кына исергәли,
шайтан!
– Абау! Сезнең авыздан бик кызык бер нәрсә ишетәм. Ул чир, алкоголизм
дигән кабахәт нәрсә, хайваннар – дүрт аяклылар арасына да кереп киләмени?
Вәт әкәмәт! Вәт зәхмәт?
– Килә шул. Анда, Чирмешәндә, яхшы белгән бер агаем бар, җитмәсә
гармунчы. Тальянны бик шәп тарта.
Әсхәт, сүземне ярты юлда бүлдереп: «Әллә шул агайга этеңне гармун
тыңларга алып барабызмы?» – дип сорады, бик җитди төстә.
А Л Ь Б Е Р Т Х Ә С Ә Н О В
53
– Без барасы, дөнья бәясе егет Мәүлетбай агай белән узган елны
Казанда республиканың умартачылар киңәшмәсендә күрешкән идек. Бер
кунакханәләрдә кунып, бергә ашап-эчеп йөрдек. Сөйләшергә, гәпләшергә бик
уңай, укымышлы агай. Миңа бик ошаган иде. Тормышны сөйгән, бик уңган,
тәвәккәл холыклы кеше. Мәүлетбай агай миңа: «Умарталыгым Чирмешәннән
бик читтә, еракта, калын урман аланында. Умарталарымны басып, кәрәзле
бал ашарга хулиганнар да кереп чыга. Сакларга бер адәм рәтлерәк бурзаймы,
сизгер колаклы этме булдырасы иде. Туры килсә, акча түләп, сатып та алган
булыр идем», – дигән иде.
– Шуңа барабызмыни? – диде Әсхәт тә. – Чирмешәнгә тек Чирмешәнгә.
– Барып карыйк, барып чыгармы сәфәребез, – дидем.
Йөз егерме чакрым хәзерге заман машиналарына арамыни ул! Чирмешәнгә
төш алдыннан ук килеп җиттек. Мәүлетбай агай өендә юк. Үзе дә, тальяны
да урманда – кортлары янында икән. Урман юлы баткаграк булса да, анда да
тиз барып җиттек.
Мәүлетбай агай умарталыгында кортларны тузгытып, карап маташа.
Кортларның шаулавыннан бөтен урман эче гөж килә. Агай, кортлар күч аералар,
тубалга җыеп өлгерешле түгел, дип зарланды. Кая монда гармун тоту?!
Хуҗа безне якты йөз белән, зур кунакларына тиңләп каршы алды. Йөзе
елмаюлы. Учакта тәмле бал белән хуш исле чәй өлгертте. Татлы-тәмле чәй
эчеп утырабыз. Казбек та безнең янда. Килеп җитү белән, кузовтан сикереп
төшеп, умарталыкны җентекләп, үз күзе белән карап чыкты. Маэмаебыз
Мәүлетбай күңеленә беренче күрүдә үк хуш килде. Ул аны каклаган каз боты
белән дә, кичә генә чалган тәкә ите белән дә сыйларга өлгерде. Шулай гәп
корып утырганда, Мәүлетбай үзе:
– Габделхак, ахирием, маэмай үзеннән-үзе кулга ияләшеп тора. Бу малкаеңны
миңа биреп калдыра алмассыңмы? Шушы кара урманда берүзем, бигрәк ялгыз
бит мин. Өйдә балалар да җитәрлек. Хәзергеләр корттан талатырга, урманга да
бик атлыгып тормыйлар. Ә балны яраталар гынамы! Ә маэмаең: «Мәүлетбай
агай, кортларыңны үзем дә карашыйммы?» – дип, миңа сүз катып тора.
Габделхак, ахирием, Казбек атлы маэмай егетең миңа бик ошады. Бәрабәренә
ни сорасаң да, теләгән әйбереңне сора, жәл түгел. Умарталарымны сакларга
миңа иптәшкә калдыра күр. Маэмайсыз яшәү уңайсыз булса, питомниктан
үзеңә яңа эт малае – көчекме алырсың.
Миңа: «Кадерле Мәүлетбай агай, затлы этләр – овчаркалар токымыннан
бу «егет»не махсус сиңа алып килдем. Игелеген күр! Озын гомерле булсын!»
– дип әйтәсе генә калды.
Тәмләп, озаклап чәйләгәннән соң, без Казбек белән умарталыкның аргы
читенәрәк барып бастык. Күк йөзеннән җай гына аккан ап-ак болытларга
карап, гомерләрендә бер генә минут та лепердәми тора алмаган усак яфраклары
шаулавын тыңлап, тын гына торабыз. Мин – Казбекка, ул миңа төбәлгән. Казбек
дускаем, тормыш дигәнебез шулай көйләнгән. Французларча Селяви була.
Ул аерылулардан, күрешүләрдән тора. Мин сине бик әйбәт җирдә калдырам.
Монысын аеруча учти! Яңа хуҗаң Мәүлетбай агаңа тугры хезмәт ит. Сине
монда калдырып китү миңа да шатлык түгел. Ә башка чарабыз да юк.
Җәй булса да, чүт кенә салкынчарак, җиләсрәк көн иде ул. Минем өстемдә,
Германиянең иң атаклы тегү фабрикасы «Маде ин Германи»да махсус
теккәндәй, миңа үтә килешеп, ятышып торган, күзне иркәләүче көрәнрәк
төстәге бик затлы җилән. Күрсәң, үзең дә сизми сызгырып куярлык. Шулай
ӨСТЕМДӘГЕ ЗАТЛЫ ҖИЛӘНЕМ...
54
булырга тиеш тә. Мин бит язучы! Дуңгыз йә каз көтүчесе түгел. Кимсетеп
әйтүемнән Алла сакласын, һәр эшнең үз үзенчәлеге... Металлурглар, корыч
коючылар, әнә, киез кием, костюм-куртка кияләр.
Сөйләшергә инде бүтән сүз тапмый, Казбек – очлы колак белән кара-каршы
торабыз. Икебездә дә гаҗәеп халәт. Исемең – Кавказ тауларының икенче иң
биек ноктасы «Казбек!». Моның белән син дә үз бәяңне бел, диюем. Горур
бул. Син, балакаем, берүк миңа үпкә тота күрмә. Минем гаиләмә сөенеч-
шатлыкларны күп китердең. Кем белә, беравыктан, бәлки, тагын килеп
чыгармын, күрешербез. Ә хәзергә сау бул... Дүрт аяклы тыйнак дустым.
Шулчак, һич көтмәгәндә, Казбек малай, минем бик затлы җиләнемнең нәкъ
күкрәк өстенә уң як алгы тәпие белән шап иттереп китереп сукты. «Булмаса
бир бишне!» – диюе булдымы? Аңламадым, нинди ым, нинди серле билге
булды икән ул?
Казбекны Мәүлетбай агаем кулына тапшырганда: «Бу дустыбызның кача,
чыгып юк була торган гадәте көчле. Сак бул!» – дигән идем.
Чуар йөрәк, тынгысыз җан Казбек Мәүлетбай умарталыгын да озак
сакламаган. Качкан, шайтан. Бу хәбәргә хәтта сөендем дә...
– Миннән кача алма-ас! Мин аны мир үгезләрен арканлый торган, беләк
юанлыгы чылбырга утыртам, – дигәние Мәүлетбай агай. Чуар йөрәк Казбек
тәки качкан. Аны төрле авыллар тирәсендә аракы кибетләрендә күргәннәр.
Эчкән хәлдә, кибет ишек төпләрендә аунап ятканын да. Мин, махсус машина
яллап, бу авылларны йөреп, сораштырып чыктым. Күрүчеләр күп булган.
Эзләдем, таба алмадым. Очрашканда, аны күрүчеләр, бераз елмаеп, чак кына
уңайсызланып:
– Ул Алып гәүдәле маэмаегыз бераз җиббәреп алырга ярата иде бугай, –
диләр. – Берәр кибет тирәсендәдер әле.
Шулай да нык үкенеч. Хәтта елыйсы килә. Аны беренче качуында ук тотып,
алкоголизмнан дәвалаучы табибларга алып барырга булган. Юк, алып та барган
идем бит. Алкоголикларны дәвалаучы, медицина фәннәре кандидаты башкорт
егете Равил Шакирович Алибаев дустым катына. Якын фикердәшем булса да,
ишектән үк шаркылдап көлеп:
– Тапкансың эш! Юк белән йөрисең! – дип каршылады. – Этләрне, мәче-
песиләрне түгел, хайваннарның ике аяклыларын да дәвалап өлгерә алмыйбыз.
Алар белән палаталарыбыз тулы.
Алкоголизм зәхмәте, җәмгыятебезгә бик кадерле бөек шәхесләрне генә
түгел, аристократлар сыйныфыннан булган бер дигән овчарканы да харап итте,
имансыз, дип килешергә генә кала. Кешеләр, бу зәхмәттән сак була күрегез,
дип кисәтми, бу хикәямне тәмамлый алмыйм.
Казбекның, теге затлы, миңа искиткеч килешеп торган җиләнемнең
түшенә шап иттереп суккан эзе һаман да бетмәде. Химчисткаларга биреп,
чистартып карадык. Юк, бетмәде. Җиләнемне дә яратып киям, өстемнән
төшермим. Ул эзне таныш-белешләрем, дусларым да беренче итеп күреп
алалар. Затлы җиләндә нинди эз, нинди билге бу? Нигә аны юмыйсыз? Хәтта
май-дегет тапларын да юк итә торган порошоклар кибет саен. Нигә шуларны
кулланмыйсыз?.. Серне ачып, сөйләп биргән чакларым да күп.
Ә менә теге чакта Казбек түшемә нинди максат белән шапылдатты икән?
Җиләнем түшендә дүрт бармак эзе бүген дә ярылып ята. «Хуҗам, бир бишне!»
– диюе булды микән, әллә нык үпкәләпме? Ул серне мин бүгенге көнгә кадәр
ачканым юк. Нык уйлансам да. Җиләнем үтә затлы булганы өчен генә түгел, ә
А Л Ь Б Е Р Т Х Ә С Ә Н О В
55
түш өлешендә ярылып яткан тамгасы, чабата хәтле эт-бурзай тамгасы булган
өчен якын һәм кадерле.
P.S. Башка әйтер сүзем булмаганда, мин: «Аһ, Алла!» – дип куям. Бу
мәгълүматларны «Ватаным Татарстан» газетасының 87 (27699) санында
басылган битеннән алдым. Узган Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби паёклар
алып, алтмыш меңнән артык этләребез хезмәт иткән. Диверсантлар итеп
хәзерләнгән дүрт аяклы балакайларыбыз дошманның дистәләрчә эшелоннарын
күккә очыра. Танкларга һөҗүм максатында өйрәтелгән йонлач маэмайлар,
дошманның өч йөз меңнән артык бронетехникасын юк итә. Беркут, Казбек,
Каштанкаларның, аркаларына мина тагып, безнекеләр өстенә ажгырып килгән
«Фердинанд», «Мёртвая голова» танкларына каршы үзләрен кызганмый
шуышканнарын мин бик яхшы күз алдына китерәм. Сугыш операциясен бер
танк хәл иткән чаклар да булгандыр. Дүрт аяклы геройлар дошманның 300
меңнән артык техникасын юкка чыгаралар.
Элемтәче маэмайлар ике йөз меңнән күбрәк донесениене иясенә китереп
җиткерәләр. Ат урынына җигелгән дүрт аяклы санитарларыбыз каты яраланып
кан эчендә яткан җиде йөз меңнән артык кызылармиячене һәм аларның
командирларын сугыш кырыннан алып чыгалар. Аларны ничек сөймисең дә,
кулыңа, кочагыңа алып, башларыннан сыйпамыйсың, юеш борыныннан әп
итеп алмыйсың.
Сапёр этләр ярдәмендә 303 шәһәр һәм торак-яшәү җирләре, шул исәптән
Ленинград, Киев, Харьков, Львов, Одесса мина-шартлаткычлардан чистартыла.
Шул рәвешле, дүрт миллионнан артыграк дошман минасы һәм фугас
бомбалары табылып зарарсызландырыла.
Урам чатларында, базар, вокзал ишек төпләрендә гамьсез дөнья көтеп
йөргән маэмай егетләренә җылы сәлам биреп:
– Бөек Ватан сугышында дошманны тар-мар итеп, җиңеп чыгуыбызга
сезнең өлкән нәселләрегез егетләре дә зур өлеш кертте. Хәтта үз гомерләрен
биреп. Исемнәре дан-хөрмәткә күмелгән Ватан уллары Александр Матросов,
Газинур Гафиятуллин һәм башкалар кебек, сезнең дә геройларыгыз бар! Гомер
кешегә дә, кигәвен-үсемлекләргә дә кадерле. Үз гомерен биреп, фашистларның
бер «Фердинанд»ын юк иткән маэмай да герой! Бу исемгә бәхәссез лаек.
«Эт – кешенең дусты», – дибез. Кеше дигәнең агач башыннан төшеп, атлап
китү белән, беренче гамәле итеп этне ияләндергән. Чөнки аңа ышанычлы
дус кирәк булган. Шул көннән бирле миллион еллар маэмай халкы белән
дус яшибез. Мәңге шулай булсын. Мин хәзер дә Казбекны еш искә төшерәм.
Башын котылгысыз алкоголизм сөреме баскан бәхетсез җан исән булса, мин
аны үзебезгә алып кайтырга, дәвалап карарга да әзер. Инде дәү үсеп бетсәләр
дә, кызларым да һаман Казбек турында сорашалар, ул менә-менә кайтып керер
кебек...


Редакциядән:
Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә, аңа исәнлек-саулык,
иҗат уңышлары телибез.

Реклама