ХАТИРӘЛӘР

Әстерхан сәяхәте вә Гомәр углы Гадеррахман
Мин Нәби углы Муса хаҗи белән Закир Рәми бай биргән акчама иң башта
Әстерханга, соңыннан Казанга барыр өчен Орынбурдан йөк поезды белән киттем.
Юлда Бозаулык шәһәрендә төшеп, Галиәсгар Чагатай исемле имам вә мөхәррир
белән күрештем. Бу зат либеральлек максаты илә пәйгамбәребезнең хатыны Гайшәне
яманлап, бер әсәр чыгарган иде. Әңгәмәбездән бу мәүзугка кагылышлы язганнарын
урыс миссионерларының әсәрләреннән алганлыгын әйтте, өендә Ислам тарихи
чыганакларының берсен дә күрмәдем. Самарада «Икътисад» исемле бер журнал
чыгарырга уйлаган имам Фатих Мортазин белән күрештем, зыялы бер зат иде ул.
Аның белән милли тормышыбызга кагылышлы бик күп ихлас әңгәмәләр узгардык.
Ул миңа икътисад белеме алу, мөгаллимнәр мәктәбен тәмамлау белән генә чикләнеп
калмыйча, университетка керү юлларын карарга кирәклеге турында әйтте. Самарадан
пароход белән Әстерханга киттем. Әстерханга баруымның бердәнбер сәбәбе: «Идел»
исемле гәзитәне чыгара башлаучы Габдеррахман Гомәров белән күрешү иде. Каранугай
түркләреннән булган бу зат Казанда Мәрҗани мәдрәсәсендә агам Хәбиб Нәҗҗарның
шәкерте булган, мин кечкенә чакта берзаман остазын эзләп, авылыбызга килгән иде,
агам Вәли мулла белән дә атам белән бөтен югары Агыйдел, Җаек буйларын гизеп,
борынгы Нугай дастаннарында искә алынган җирләрне, Ирәмәл, Шыкмамай вә башка
җәйләүләрне күреп кайттылар. Мулла агам, атам белән гел хат алыша торганнар иде.
Бу зат Әстерханның читендә, «Тирәк» дип аталган җирендә яши икән. Ул мине өендә
кунак итте. Әстерхан тирәсендәге нугай авылларын күрсәтте. Бу шәхес борынгы түрк
дастаннарына муеннан гашыйк кеше иде. Шул турыда әзерләгән әсәрләре дә бар икән.
Бер өлешен рисалә шәкелендә бастырып та чыгарган. Ул гарәп теле вә әдәбиятын
су кебек эчкән, белеме мөкәммәл. «Кафия» исемендә гарәп теле грамматикасын
тәрҗемә итеп бастырып чыгарган. Мин аңа укырга теләгем турында әйттем. Ул минем
язма эшләрем турында белгәч, үз нәшриятында мөхәррир сыйфатында Әстерханда
калуымны үтенде, өйләнергә дә тәкъдим итте. Ләкин мин Казанга барып, бары тик
уку эшләре белән генә шөгыльләнәчәкмен, дигәч, мине пароходка утыртып җибәрде.
Бу пароходның йөкләре арасында ярымкачак хәлендә Казанга менеп киттем.
Казанга җиткәнче, бер пристаньда төшеп, акча эшләп алырга иде. Саратовны узгач,
Балаков пристаненда төшеп калдым. Пароходтагы кешеләрнең киңәше белән, мин
Прохоров атамалы бер урыс авылына җәяү киттем. Аркамда Әстерханда тектереп
алган кышкы кием, китапларым бар. Утыз чакрым юл, бара-бара аякларым кабарды,
ахшам өсте бу авылга килеп җиттем. Бер чәйханәгә кереп, Ибраһим Качкынбайга, анама
хат яздым. Нинди кыен хәлгә төшкәнемне аңлаттым. Укырга дәртем аркасында бу
кыенлыкларны күрергә әзермен, дидем. Атама хат язарга җөрьәт итмәдем, чөнки аның
миңа үпкәсе бар. Бу хуҗалыкта ашлык суктыру машинасында мин 15 көн эшләдем. Бу
эшем шактый күңелле иде. Бәлки, 25 көнгә калып эшләрмен, дидем, суктыру машинасы
сафтан чыкты, хуҗалык идарәсе мөдире (управляющий) машинаның көйсезләнгәнен
миннән күрде, ачулана башлады. Миңа кыен булды, җаным кысылды. «Тырышып
Әдәби хәзинәләребез
Дәвамы. Башы 7, 8, 10нчы саннарда.
158
эшләгән акчам харам булсын!» дип, мин, нахакка рәнҗетелгән кеше буларак, хакымны
түләп, араны өзүләрен теләдем. Мөдир үз хатасын аңлап, уналты көн эшләгәнемә акча
бирде. Хәләл көчем белән тапкан акчам исраф булмасын, дип, Балаков пристинена
тагын җәяү киттем. Бер көн пароход көтәргә кирәк иде. «Кәмәлек» ыруыннан бер
башкорт кешесе үз авылына кайтырга тора икән.
– Мине алырсыңмы? Минем Кәмәлекне күрәсем килә, чөнки борынгы дастаннардан
Иштуган шунда вафат булган, – дидем.
Ул шатланып риза булды. Без «Чулак» исемле бер җиргә килеп җиттек. 1917 елда
Башкортстан хәрәкәтендә Кәмәлек башкортларыннан күп зыялылар безнең хәрәкәттә
катнаштылар. Бу сәфәрем моннан тугыз ел соңыннан булачак вакыйгалар өчен бик
файдалы булачак. Иртәгесе көн тагын пристаньга баручы бер агайга утырып, Балаковага
юл алдым. Пароходка өлгермәдем, башка бер көймә көтәргә туры килде. Шушы
форсаттан файдаланып, мин анам вә Ибраһимга урыс авылында эшләвемне, Кәмәлек
сәфәремне аңлатып, озын-озын хатлар яздым. Минем бер шигырь дә язганым булмады,
әмма бу маҗараларымны мин шигырь белән язганмын икән. Соңыннан белдем, минем
бу шигъри хатымны кулдан-кулга йөртеп күчереп алганнар. Пароходта Пушкинның
«Пугачёв гыйсъяны» исемле әсәренең тәрҗемәсе белән шөгыльләнә башладым.
Мәрҗани вә аның әсәрләре
Казанга килеп җитәр-җитмәстән, агамның остазын эзләп табар өчен, Мәрҗани
мәдрәсәсен, аның углы Борһан мулланың йортына киттем. Мәдрәсәсендәге мөдәррис
Сафи хәзрәт вә хәлфәләре белән сөйләштем. Мәрҗани, чыннан да, соңгы гасырларда
Русия мөселманнары арасыннан үсеп чыккан иң бөек галим. Ул – урыс шәрекъчылары
(востоковеды) арасында да танылган шәхес. Аларның гыйльми конгрессларында
катнашып килә. Ләкин аның мәдрәсәсендә идарә эшләрен башкаручы Сафи хәзрәт
мине ошатмады. Касыйм хәзрәт, аның иярченнәре белән минем мөнәсәбәтем яхшы
иде. Әмма агамның тәрбия күргән урынын, Мәрҗани мохитен үз мохитем кебек хис
иттем. Аның углы Борһан мулланың вә казанлыларның бөеге Галимҗан Барудиның
китапханәләрендә Мәрҗанинең басылып чыккан «Вафият әл-Аслаф» исемендә сигез
томлык гарәпчә тарих китабын укып чыктым. Бу әсәрнең тәкъдим сүзе генә дә үзе бер
том хасил итә. Гарәп фәйләсүфе ибн Халдунга баш орып язган бу «Мөкаддимә»сендә
Мәрҗани бераз либераль фикерләрен уртага ташлый. Мәрҗани бу бөек әсәрен 1881
елда бастырып чыгарган «Мунтаһаб әл-Вафия» исемле гарәпчә аңлатмасында да
белгерткәне кебек, хәлифәләр тарихына, Ислам галимнәренең тәрҗемәи хәлләренә йөз
тотып эшләгән, соңгы томнарында Идел буйлары, Төркестан вә Госманлы галимнәренең
тарихын язды. Бу бөек әсәр хакында бала чагымнан бирле бер шәйләр ишеткән
булсам да, кулыма алып уку минем өчен чиксез ләззәт иде. Бүген бу бөек әсәр урыс
телендә Казан университеты китапханәсендә саклана, ләкин аның кыскача эчтәлеге
дә, хәтта аның күрсәткечләре дә тәртипкә китерелмәгән. Бу әсәрнең фотокүчермәсен
Истанбул университетына китертү эшен Төркиянең Мәскәүдәге илчесе профессор
Гали Мозаффар бәй аша йөретсәк тә, тиешле нәтиҗәләргә ирешә алмадык. Мин
1908-1909 елларда бу сигез томлык әсәрне баштанаяк укып, бер томының эчтәлек
күрсәкечен эшләп куйдым. 1915 елда Мәрҗанинең 100 еллыгы бәйрәменә Казан
университетының Археология җәмгыяте минем аннотациянең эчтәлеген чыгарды,
анысы да урысча басылган иде. Көнчыгыш түркләре арасында узган гасырда шушы
бик тә мөһим әсәрне – культура тарихын – өйрәнүче кеше табылмаганына хәйран
каласың. Һәрхәлдә, Казан татарлары арасында соңгы заманнарда гарәпчәне тирәнтен
белгән тарихчы шәхес тәрбияләнмәгән, күрәсең, ни кызганыч.
Казан ислахчылары (реформаторлары)
Казан татарлары арасында бу араларда милли мәйданнарда киң реформаларга
сусаган яшьләр, мәктәпләрнең заманча үзгәртелүен теләүче егетләр мохите барлыкка
килде. Чынлыкта мин Казанда күп кеше белән аралашмый идем. Алар «Әл-ислах»
дигән гәзитә дә чыгара башладылар. Мин бу ислахчылар белән күрештем. Ләкин
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
159
аларның төгәл планы юк, фикерләрен дә нигезсез дип таптым. Болар үзләре укыган
татар мәдрәсәләрен һәм гимназиягә, инженерлар әзерләүче мәктәпкә яки университетка
әверелдерү теләге белән яна. Минемчә, хакыйкатән, искергән татар мәдрәсәләрен
бары тик ике тип урта мәктәпкә әйләндерергә кирәк. Берсе христианнарда булганы
кебек, «теологик семинарияләр» (дини мәктәпләр), икенчесе – «мөгаллимнәр
мәктәбе» шикелле уку йортлары. Шушы турыда «Бәянелхак» исемле татар гәзитенә
бер мәкалә яздым. Бу фикер зыялы ислахчыларның башка бер төркеменең хушына
китмәде. Шагыйрь Габдулла Тукай бу мәкалә мөнәсәбәте илә бер шигырь, Фатих
Әмирхан атлы мөхәррир бер-ике мәкалә бастырды. Ләкин алар бу мәкаләмне Габдулла
Гыйсмәти кушаматы белән башка берсе язган, дип уйладылар. Мәкаләләре тупас тел
белән язылган иде. Габдулла Тукай исә минем язмамны мыскыл итү максаты илә: ул
зыялыдыр, беләмсең, мәгърифәт хикмәт сата, дип бер каһкаһә язган иде. Бераз вакыт
узгач, бер шагыйрь мине Тукай белән таныштырды. Габдулла Гыйсмәти түгел, ул
мәкаләне мин язганны аңлагач, Тукай үз шигыренең уңышсыз чыкканлыгын әйтте.
Бу шагыйрь әгъза булып саналган төркем, Фатих Әмирхан төркеме хәмер эчә, азгын
уеннар уйный икәнен белгәч, мин алар белән бик аралашмадым. Габдулла Тукайның
шәхсән Болгар кунакханәсендә тормыш кичерүен белгәч, мин аның янына бик еш
бара идем. Габдулла «Әл-ислах» гәзитендә басылган шигырендә минем максатымны
ялгыш аңлаганы турында мәкалә язган икән. Гәзитә хуҗасы Фатих Әмирхан
тәкәббер вә мәгърур бер кеше булганлыктан, минем тәнкыйтьләремә ачуы чыккан вә
Тукайның бу мәкаләсен бастырмаган. Соңыннан үзләре дә аңлады: мәкаләнең ялгыш
аңлашылуының сәбәбе – «Бәянелхак» гәзитәсе минем мәкаләнең бер өлешен төшереп
калдырган булып чыкты.
Катанов, Ашмариннар белән танышуым
Исеме телгә алынган Емельянов мине «Урыс булмаганнар өчен урыс теле
укытучылары әзерләү мәктәбе»ндә дәрес бирүче, мөгаллим-шәрекъче (ориенталист)
Николай Ашмарин белән һәм, ниһаять, профессор (ориенталист) Н.Ф.Катанов белән
таныштырды. Шул сәбәпле, мин Казандагы шәрекъчеләр мохите белән дә аралашып
киттем. Николай Ашмарин үзе чуваш кешесе икән. Николай Катанов исә Алтайның
«Сагай» түркләреннән булып чыкты. Һәр икесе дә – Рус шәркыять институтын бетереп,
рус ориенталистлары мохитенә килеп кергән затлар. Мин бу ике шәхестән бик күп
файда иттем. Шул елда Ашмаринның «Рус мәгариф Вәкиллеге» («Министерство
народного образования») журналында чыккан «Татар әдәбияты» атамалы мәкаләсен
урысчадан татарчага тәрҗемә иттем. Бу тәрҗемә соңыннан Орынбурда «Вакыт»
матбагасында аерым бер әсәр буларак басылып чыкты. Гомумән, мин Казанда бик
мәшгуль идем. Күп укыдым, фәкыйрь тормышта яшәдем. Март аенда атамнан 70 сум
акча алдым. Ибраһим да 40 тәңкә акча салган. Анам да, Ибраһимның анасы да бик
күп кирәк нәрсәләр, эчке кием-фәлән җибәргәннәр. Бик куандым. Китап сатып алу,
мөгаллим имтиханнары өчен түләү мөмкинлеге ачылды. Ашмарин да миңа Глухарёв
исемле бер укытучыны табып бирде. Мин урыс әдәбияты, математика, педагогика
дәресләр алуымны дәвам иттем.
Авылымда җәйге татил (каникул)
Май аенда (1909) пароходка утырып Уфага киттем. Анда мәдрәсә ачып, милли
дәгъвалар юлында көрәшкән хәлфә Зиятдин Кәмали һәм башка зыялылар белән
күрештем. Бу минем губерна шәһәребезне беренче тапкыр күрүем иде. Мин монда
башкортларның тарихы белән җитди сурәттә мәшгуль булган Филопенко исемле урыс
мөгаллиме белән таныштым. Бу зат берничә еллардан соң үзенең эзләнүләрен, тапкан
материалларын аерым китап итеп бастырып чыгарды. Авылыбызга кайттым. Атам
да, агам да миңа булган үпкәләрен күптән оныткан. Атам – өйдә абруйлы хөкемдар.
Аннан куркып, аны санга сугып торалар, ләкин сорауларына ипләп җавап биргәндә,
канәгать кала иде. Минем Казанда Исламиятне өйрәнеп ятуыма ышанмый, урысча
гына укый, дип уйлый.
ХАТИРӘЛӘР
160
– Урысларның яхшымы, әллә начармы икәнен өйрәнгәннәреңне сөйлә! – диде.
– Урысның яхшысы аягы астына чаптырыр, яманы муеныбызга камыт тактырыр,
– дидем.
Бу сүземне атам бик ошатты. Чөнки атамның уенча, безнең тормыш итүебез вә
мәдәниятебез шулкадәр мөкәммәл иде ки, урыслардан вә ауропалылардан техникадан
башка һичнәрсәгә өйрәнеп булмас.
Тәмәке тартканымны алар киемемә сеңгән истән белделәр. Урысларга охшаган
кием кигәнем дә аларга ошамады. Тәмәке исе атам белән анамның күңелен болгата
иде. Алар бу киемнәремне чормага менгезеп элделәр һәм алар көзгә чаклы, авылдан
аерылып киткәнемә кадәр, шунда эленеп торды. Өйгә кайткан көнне иртән, яраткан
кола атыма атланып, тирә-якны карап йөрдем. Кире кайтканда, өй яныннан гына агып
ятучы кечкенә инештә электән сөйгәнем мишәр кызы Ләйлибәдәрнең кер чайкаганын
күреп алдым. Аның ярәшелгән икәнен ишеттем, бу гүзәл мине күрүгә үк качты. Минем
аңа булган самими гыйшкым һич үзгәрмәде. Шушы эчтәлектәге халык такмагын язып,
кызның төпчек энесенә бирдем.
Су буенда керләр чайкый,
Талмый микән беләге;
Күрше торып, күрә йөреп,
Янмый микән йөрәге!
Ул да миңа язу күндерде.
Күтенә кигән чалбарының
Балаклары тар икән,
Коръән өе мәдрәсәдә
Тәмәке тарта икән.
Кигәне сасык, шул исенә
Күрше-күлән төчкерер,
Авызы янсын корагорның,
Ил янмасын, ди микән?!
Ул вакытта тәмәке тарту бездә нәҗес эш санала иде. Кыз шул турыда минем йөземә
бәрде. Шулай итеп, шушы елның җәй татилендә кызны ара-тирә күрүем миңа ләззәт
бирә иде. Ләйлибәдәрнең тәнкыйте тәэсирендә бу татил вакытында, хәтта яшереп
булса да, тәмәке тартмадым.
Күзлек кияргә мәҗбүр итте
Берничә көн өйдә торганнан соң, кола атыма атланып, Яру вә Карагач җәйләүләренә,
Ибраһим Качкынбайларга киттем. Ибраһимга никадәр тирән бер мәхәббәт белән
бәйле булганымны бер ел аерылып торгач кына аңладым. Юлда барганда, Нәваиның
«Чәһрәсе фәрештә кеби вә инсаннар арасында тиңе булмаган бер егет күңлемне биләде,
мәгънәсендәге шигырьне яттан сөйләдем. Мин «Карагач йорты»на килгәч, Ибраһим
куй чалып, дусларымны чакырды. Болар минем яшьтә (кордаш) иде, аларның барысы
да өйләнгән, һәрберсе хатыны янына кайтмыйча, минем бер ел эчендә күргәннәремне,
нәрсәләргә өйрәнгәнем турында тыңлап утырдылар. Тукранга ау оештырдык,
биләмәләрне карау өчен ат өстендә тауларга каршы ат чаптырдык вә төрле җәйләүләргә
йөреп, кымыз эчеп, вакытыбызны бик шәп уздырдык. Бер җайсызлык килеп чыкты.
Төнен Нөгеш елгасында шәм белән һәм чатал сәнәк белән салкын суда балык тотканда,
суык тидердем. Үпкәм кабармасын, дип курыктым, мине мендәр-ястыклар белән төреп,
арбага утыртып, җәйләүдән алып кайтып киттеләр. Бер ай, бәлки, артык тадыр, чирләп
яттым. Авырып ятканымда «Биржевые ведомости» гәзитәсенең кушымтасы буларак,
чыгарыла торган романнарны укып ятам. Морат Рәмзинең югарыда искә алынган
ике томлык тарихи әсәрен, Русиянең Исламга каршы рәнҗетүле гамәлләре хакында
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
161
кискен сүзләр белән ачынып язылганына күрә, Рус хөкүмәте ул китапны сатудан
алган. Әсәрне бастырып чыгарыр өчен акча бирүче Троицкиның Зәйнулла ишан иде.
Зәйнулла хәзрәт китапның тентүдән яшереп калган нөсхәләренең бер өлешен безгә вә
агама күндерде. Бу китапларны тарату эше белән атам шөгыльләнде. Мин килешмәгән
кайбер урыннары булса да, мине түрк кавемнәренең тарихы белән тирән кызыксынуы
илә мәшгулъ булырга мәҗбүр иткән бу әсәрнең байтак урыннарын, патша хөкүмәтенең
ачуын чыгарганга, мин кат-кат укыдым. Хаста килеш китап укып ятакта ятканымда,
күзләрем бозылды. Моны ятактан торгач, ук ату уенында катнашканда аңладым.
Укны өебезгә якын мәчет манарасының һилалыннан (аеннан) чыгарып уйный идек.
Мин бу эштә иң алдынгы мәргән (төз атучы) идем. Бу юлы ук атарга дип калкынсам,
манара башындагы һилалны күрмәдем. Соңыннан урманга барып, кош аулаганда
да, күземнең ерактан яхшы күрмәгәнен аңладым. Шуның нәтиҗәсендә мин өч-дүрт
айдан соң, күзлек тагу мәҗбүрендә калдым, гәрчә мин күзлек кияргә яратмый идем.
Әстерханга икенче сәяхәтем
Көз җиткәч, атам мине тимер юл ыстансасына хәтле озата барды. Агам исә быел
Әстерханга кит, дип киңәш итте. Габдеррахман Гомәровка тапшырыр өчен, кайбер
бүләкләр белән бер тәпән бал бирде. Быел атам белән Ибраһим Качкынбай берәр ат сатып,
акчасын миңа бирделәр. Анам да акча бирде, бу җәһәттән Әстерханга сәяхәтем әйбәт
булды. «Идел» гәзитенә мәкаләләр яздым. Болар, гәзит мәкаләсе булулары белән бергә,
минем беренче фәнни хезмәтләрем дә иде. Иң башта мин Морад Рәмзинең югарыда аталган
әсәрен җентекләп өйрәнеп, тәнкыйть итеп, бер мәкалә бастырдым. Бу язучы Мәрҗанигә
хаксыз ябырылган иде. Мин Мәрҗанине алдынгы фикерле дин галиме, Морад Рәмзине исә
бер кадимче санаганыма күрә, Мәрҗанине бик каты якладым вә мәкаләмне «берәүсенең
хәрәкәтләре хуш күрелсә, аның гаепләренә дә күз йомалар, берәүсенә ачулары чыкса, аның
керле киемнәрендә казына башлыйлар», дип, бер гарәпчә шигырь белән тәмамладым. Бу
язмамны Мәрҗанинең шәкертләре вә дуслары бик яхшы каршылады.
Габдеррахман мулла янә Әстерхандагы Габдеррахман Иләков вә Мәхмәт Садыйк
исемле башка ике имам белән берлектә «Мәгариф» исемле бер журнал чыгара
башладылар. Мине бу журналның нәшер эшләрен башкаручы итеп куярга теләделәр.
Беркөнне Садыйк белән Габдеррахман муллалар мине Әстерханга якын бер җирдәге
«Соңгыр Түбә» исемле бер тарихи урынны күрсәтәбез, дип каядыр алып киттеләр.
Бер бай Нугай хаҗиның өендә мөкәммәл Нугай милли ашлары әзерләп куйганнар.
Бу затның бик гүзәл бер кызы бар икән, кызны күрсәтәчәкләр икән вә шуңа игътибар
итәргә куштылар. Бераздан мин утырган ачык тәрәзә каршыннан ике тәгәрмәчле, өсте
каплаулы, «кимә» дип аталган, матур итеп бизәлгән арбадан милли Нугай киемнәре
кигән, бик гүзәл бер кыз төште. Бу гадәттән тыш бер манзара иде. Җанымны тартучы
гүзәл бер кыз иде бу.
Әстерханга кайткач, мине «Мәгариф» журналының идарәсен үз өстемә алырга һәм
Әстерханда торып калырга бик нык кыстадылар. Кыстау гына түгел, бу боерык, фәрман
кебек яңгырады. Мин бу тәкъдимне кабул итмәдем, арабызда салкынлык урнашты.
Мин дә Габдеррахман мулла өеннән бер кунакханәгә күчендем. Мулла Әстерханнан
киткәндә, пароходка билет алу эшен дә оештырмады һәм озатырга да төшмәде.
«Идел» гәзитәсенә язган мәкаләләрем өчен дә түләмәде. Ул минем фәкыйрьлегемне
белә иде, юкса, мохтаҗлыкта булганыма күрә, алар мине бу эшкә ялларга булганнар.
Гәрчә, мин Әстерханда «мөхәррир» буларак, берәр урынга кереп оялау ниятендә түгел
идем. Әстерханнан киткәч, Габдеррахман муллага язган озын хатымда мин боларның
барысын да аңлаттым. Баш мөхәррир вазифаларыннан баш тартуымның сәбәбе –
журнал наширләренең дини мәүзуглар белән артык кызыксынуы һәм бу мәсьәләдә
аларның кире фикерле бәндәләр булуы иде вә кайбер четерекле мәсьәләләрдә артык
кычкырып бәхәсләшүебез, аларның каткан фикерләрен үзгәртә алмаячагын аңлаганга
күрә булды. Гомәровның миңа боерык биреп сөйләшүендә иде ул сәбәп, дидем.
Габдеррахман белән Мөхәммәд Садыйк муллаларның Әстерханга якын Нугай
авылында бер бай хаҗиның өендә күрсәткән кыз һич акылымнан чыкмый. Баштанаяк
6. «К. У.» № 12
ХАТИРӘЛӘР
162
Нугай милли киемнәргә төренгән, бизәнгән, гадәттән тыш гүзәл кыз, түркчә укый-
яза белә торган бу гүзәлгә хат язарга вә киләсе елда Әстерханга тагын киләчәгем
турында әйтергәме-юкмы дип, бик җитди уйладым. Ләкин гарәпләрнең мәшһүр
хәрби җитәкчеләреннән Мухалләб ибн Аби Суфрадан: «Сугышта син ничек җиңү
яуладың?» дип сорагач, ул: «Һәр эштә алдан күрүчәнлегем һәм дәртемне, алгысуымны
җиңүем аркасында», – дип җавапланган, диләр. Бу сүзләр шулкадәр хушыма китте
ки, мин гүзәлгә хат язудан ваз кичтем. Миңа, белем алып, алга барырга кирәк, һич тә
өйләнергә түгел, дидем.
Әстерханга икенче сәфәремнең башка бер кызыклы нәтиҗәләре дә булды. Анда
Җәмил исемле авыл имамының кулында борынгы Ислам тарихына кагылышлы милади
889 елда вафат иткән ибн Котәйбә исемле бер затның танылган «Әл-имама вәлсиясәт»
атлы әсәренең язма нөсхәсен табып, «Идел» гәзитәсенә мәкалә яздым. Бу әсәрдә
«яман хөкемдарлар» дип саналган Әмәви хәлифәләре күккә чөеп мактала, исемнәре
изге саналган кайбер сәхәбәләр тәнкыйть ителә, бу әсәрне мин бик ошаттым. Шул
заманның бөек галиме сыйфаты илә югарыда искә алынган Ризаэддин Фәхреддин бу
мөһим әсәрнең Әстерханда табылганына ышанырга теләмәде, бәлки, башка бер әсәрне
ялгышлык белән әсәр буларак кабул иткәнмендер, дип шикләнде. Китапның нөсхәсен
аңа күрсәттем. Җентекләп тикшерде вә минем дөрес сөйләгәнемне аңлады. Әсәрдә
имамәт хакындагы фикерләрне дә, «Идел» гәзитәсендә дөрес язганымны күргәч, миңа
карата арабызда һичбер вакыт какшамаган бер ышаныч хасил булды. Бу турыда ул үз
теле белән, 1926 елда Истанбулга килгәч, өемдә кунак булганда әйтте. Чыннан да, бу
ике мәкаләм, бер тарафтан, түрк кавемнәре тарихына, икенче яктан, Ислам тарихына
кагылышлы эзләнүләремнең башлангычы иде.
Пароходыбызның капитан ярдәмчесе
Мин Әстерхан сәфәремне һәм Мәрҗанинең шәкертләре арасыннан чыккан бөек
галимнең заманына кагылышлы хатирәләрне тыңлап кичердем. Идел суы буйлап
Казанга китеп барышымда Мәрҗанинең Ислам гыйлеменә кагылышлы бөтен
фикерләрен бергә туплап язылган «Бөек юл» (әл-Тарикать әл-Мутхла) атлы әсәрен
укып вакыт уздырдым. Җәйге айларда укыган урысча әсәрләрдән Җ.В.Дрэперның
«Дин белән фәннең каршылыклары», профессор Овсянико-Куликовскийның «Урыс
интеллигентлары тарихы» исемле әсәрләре.
Суыклар бик иртә башланды. Кар яуды һәм пароходыбызны боз тотты, ул төнлә
йөри алмый иде. Ярый әле, бу әсәрләрне юлга алганмын. Дрэперның әсәрләрендәге
либераль фикерләр миңа электән, Төркиядә Әхмәт Мидхәт әфәнденең нәшрияты
мәйданга чыгарган китапларыннан ук таныш иде. Бу юлы урысчасын өйрәнеп чыктым.
Төрекчәсе җентекле тәрҗемә иде, урысчага тәрҗемәсе исә католик дошманлыгы белән
сугарылган иде. Бу китап вә Овсянико-Куликовскийның әсәре тормышымда миңа бик
нык йогынты ясаган хезмәтләр булды. Юлда Царицында (хәзер – Сталинград) сатып
алган бер сандык «әнис» дип аталган кечкенә баллы алмалар эшкә ярап куйды. Мин
бара торган өченче классның бүлмәләре юк, суыктан карыш-карыш калтырап утырам.
Пароход капитаны ярдәмчесе, минем яннан узып барганда, кулымдагы китапка күз
ташлаганын сиздем. Беркөнне ул мине югарыга, үз каютасына чакырды.
– Мөселманнардан бу китаплар белән кызыксынган беркемне дә күргәнем булмады,
биредә кал, – дип, мине бер матросның җылы бүлмәсенә урнаштырды. Мишкин исемле
бу капитан ярдәмчесе бик тә зыялы, укымышлы кеше булып чыкты. Бу китаплар анда
да бар икән, укый икән. Сембер каласыннан, андагы татарлардан Акчуриннарны бик
яхшы белә. Укый торган гарәпчә әсәрнең ни турында икәнен дә сорады. Адресын бирде.
Соңыннан миңа Р. Милюковның «Рус мәдәниятенең тарихы» китабын вә Дрэперның
«Ауропа зыялылары хәрәкәтенең тарихы» атлы әсәренең урысчага тәрҗемәсен вә
Чернышевскийның бер-ике китабын бүләк итте. Бу зат минем Сембердәге Ибраһим
Акчурин исемле зыялы зат белән танышуыма да арадашчы булды. Советлар дәверендә
вафат иткән Ибраһим бәй урысчадан башка алманча, чагатайча, уйгырча да белә иде.
Бер ел соңра мин, Сембергә барып, Ибраһим бәйдә кунак булдым. 1923 елда Русиядән
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
163
киткәнчегә чаклы күрешеп, уйгыр хәрефләре белән хатлар алыштык, Ибраһим бәй вә
гаиләсе миңа иң нык тәэсир иткән инсаннардан булды. Бу гаилә белән таныштырганына
күрә, капитанга һәрчак миннәтдар (канәгать) булып калдым. Пароходыбыз, бозларны
вата-вата, мең бәла белән, Казанга килеп җитте. Без дусларча хушлаштык. Кызганыч
ки, без кабат күрешә алмадык.
Казандагы мөгаллимлегем вә урыс мохите
Бу 1909-1910 уку елында мине «Касыймия» мәдрәсәсенә түрк тарихы вә гарәп
әдәбияты тарихы укытырга куйдылар. Казанның урыс мәхәлләләрендә зур авыл
хуҗалыгы җирләрендә урнашкан пансионда бер бүлмә алдым, бу пансионның хуҗасы
Шалыгин атлы кеше иде. Гаиләсендә кеше бик күп. Аның улы Николай (Коля) белән
дуслашып алдым. Ул табиблыкка укый. Икебез бер бүлмәдә яшибез. Алар миннән
көләләр, дуңгыз ите ашатмак булалар, ләкин аларның бу эшләре барып чыкмый иде.
Мин аларга күчтәнәчкә килгән җылкы итен ашатырга телим, каз ите дип ялганлап,
тәки ашаттым бит, дип куандым, ләкин мин биргән җылкы казысын алар ат ите икәнен
белеп ашаганнар икән. Анам миңа кышын почта аша бик күп итеп катырган пилмән
җибәрә торган иде. Мин бу гаиләдә ике ел тордым. Бик тату яшәдек. Болар Казанда
бары тик кышын балаларын укытыр өчен генә яши. Мин, дәрес китабы буларак, «Түрк
тарихы» атлы әсәремне яза башладым. Тарихи эзләнүләр һәм материалларны туплап,
тарих язу ысулын профессор Кареевның шушы мәүзугка кагылышлы бер әсәреннән
өйрәнеп, дәресләр бирәм. Соңрак өйрәнгән бу әсәр Алман профессоры Е.Бернхейм
белән француз тарихчысы Сейнобосның тарих методологиясенә кагылышлы
әсәрләрдән сөземтә (мәгълүмат) генә булган икән. Соңыннан, тарихны өйрәнү ысулы
турында китап язганда, бу ике галимнең китапларыннан мин нык файдаландым. Һәм
мин профессор Кареевка бу ике галимне 40 ел әүвәл танытканлыгы өчен һәм миңа
күп вакытымны янга калдырырга ярдәм иткәне өчен бик тә рәхмәтлемен. Кареев
тарихны дөрес аңлаткан икән. Петербургта яшәүче мәшһүр шәрекъче, профессор
Бартольдның Урта Азия тарихына кагылышлы таш басма язмаларын укыйм. Бу юлы
милли тарихыбызга кагылышлы мәгълүматны туплаган Карамзин вә Соловьёвларның
урыс тарихына кагылышлы әсәрләрен вә урыс елъязмачыларын өйрәнгәнем кеби,
француз галиме Леон Каюнның вә инглиз галиме Генри Ховорсның түрк вә монгол
тарихына кагылышлы әсәрләрен урыс телендә укыдым. Леон Каюнның әсәре
Е.Лависс Рамбауд тарихына караган кыска өлешенең урысчасы Ташкентта «Урта
Азия» мәҗмугасында басылып чыкты. Тулысы белән башкорт арасыннан күтәрелгән
адвокат Галиәсгар Сыртланов тарафыннан урысчага тәрҗемә ителеп чыкты. Бу
китапны мин Уфада генерал Шәехгали гаиләсеннән алган идем. Ховорс әсәренең
Чыңгыз ханга кагылышлы өлешенең урысчасы Ташкентта «Урта Азия» журналында
басылып чыкты. Боларны укып чыкканнан соң, түрк кавемнәренең тарихын өйрәнүдә
мин дөрес юлда булганымны аңладым. Профессор Катановның ярдәме илә – Гареп,
Лондон, Лейденнан, башка бер тарафтан – Ташкентта, Бакуда шәрекъ китаплары сата
торган китапчылардан тарихка кагылышлы чыганаклар алдыра башладым. Катановның
ярдәме илә мин Лондондагы китапчы Люзактан фарсыча Мирхонд вә Хантимер
тарихларына вә Бабур мирза хатирәләренең төп нөсхәләрен алдырдым. Д-Оссон вә
Ховорсның монгол тарихына кагылышлы әсәрләреннән урысча чыгарылганнарын
укысам да, бу әсәрләрнең төп нөсхәләрен үзем укыр өчен, французчамны ныгыту вә
инглиз телен шәпләп өйрәнү зарурлыгында калдым.
Мәдрәсәдә мөгаллим буларак эшләвем өстенә «Урыс булмаганнар өчен
мөгаллимнәр мәктәбе»ндә һәм дә лицейның программаларына күрә, имтихан тапшыру
өчен әзерлек дәресләренә йөрүемне дәвам итәм. Лицейга имтихан бирәлмәсәм, һич
тә булмаса, урыс теле укытучысы булырмын, дидем. Имтихан әзерлеге дәресләре
бирүче латинча, алманча вә математика өйрәтүче ике зат (Рыклицкий белән Арбеков)
мине урыс зыялылары мохитенә алып керде. Шулай итеп, мин еш кына урыс шәһәр
театрына йөри башладым. Бу минем өчен яңа бер галәм иде. Бер тапкыр операга
бардым, Шаляпин башкаруында «Король Лир»ны тыңладым. Соңыннан бу бөек
6*
ХАТИРӘЛӘР
164
сәнгатькәрне 1934 елда Австрияда Кицбюэльдә очраттым да мин аның җырлавын
беренче тапкыр Казанда тыңлаганымны сөйләп бирдем. Өйләрендә кунак булганым
бар, Шаляпинның гаиләсе байтак кына урыс зыялылары белән танышуыма сәбәпче
булды. Бу гаиләнең кызлары белән мәҗлесләргә, танцаларга йөрим. Кызлары
Татьяна белән, боз каткач, Кабан күле өстендә тимераякта бергә шуабыз. Шаляпин
гаиләсенең бөтен әһелләре дә мине бик хуп күрәләр. Ләкин арабыздагы дин аермасы
бу дуслыкны һәрдаим бер чиктә тота иде. Мин аракы эчмим, алар мине һичбервакыт
аракы эчәргә кыстамады. Боларның китапханәсендә урыс классикларының китаплары
бик күп иде. Мин аларны йотлыгып укыйм. Мәдрәсәбездә миннән әүвәл түрк тарихы
да, гарәп теле-әдәбияты да дәрес буларак укытылмаган. Әмма мин алып килгән
яңалык һәр шәкертнең күңеленә ята, барысы да канәгать. Шәкертләрем бик күп,
алар шәкерт кенә түгел, алар минем ярдәмчеләрем дә иде. Шәкертләремнең берсе
үзенең авылыннан Тимер угыллары заманында яшәгән Сәмәркандлы төрекмән бәге
Дәүләтшаһның фарсыча «Шагыйрьләр тәзкирәсе» әсәрен миңа бүләк итте. Әстерханда
ибн Кутәйбәнең гарәпчә һәм Дәүләтшаһның фарсыча әсәрләренең монда табылуы
миңа мәмләкәтебезнең Ислам, аеруча Урта Азия мәдәнияте әсәрләренең «эзләсәң,
табарсың» мәкален исемә төшерде. Миндә язма әсәрләрне эзләп табу уе ныгып бара
иде. Татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән Казанда яшәгән алман шәрекъчесе
Готвальд узган гасырга кагылышлы берничә мөһим әсәр тапкан. Мин шәкертләремә:
шуның кебек әсәрләрне авылыгызда күрсәгез, миңа хәбәр итегез, дип үтендем вә
«Касыймия»дә дүрт ел сөргән мөгаллимлегем вакытында бик күп әсәрләр турында
хәбәрләр алдым һәм аларны барып күрдем яки аларны китерттем.
Шәрекъче Френ 1840 елда ук Ислам өлкәләрендә эзләнергә тиешле Ислам
мәдәнияте тарихы чыганакларын санап, бер әсәр бастырып чыгарган. Бу китап миңа
юл күрсәтүче булды.
Бу елда алманча өйрәтүче мөгаллимем Рыклицкийның алманчаны гарәпчәдән яки
фарсыча вә төрекчәдән алманчага тәрҗемә ителгән әсәрләрне, хикәяләрне чагыштыру
юлы белән өйрәнүемнең күп файдалы булачагын әйтте. Чагыштыру ысулы урысчамны
яхшыртуга бик файда итте. Профессор Катанов та миңа бу ысулның файдалы булачагын
сөйләде вә тюрколог Радловның «Түрк кабиләләренең халык әдәбияты үрнәкләре»
вә «Котадгу белек» китапларын кулга төшерергә киңәш бирде. Бу мине турыдан-
туры түрк кабиләләренең дастаннары белән мәшгуль булырга мәҗбүрләде. Шул ук
вакытта профессор Позднеевның «Монгол кабиләләре халык әдәбияты үрнәкләре»
китабын өйрәнеп чыктым. Бу эш тикшеренүләремне бары тик түрк кабиләләрен
генә түгел, монгол кавемнәрен дә өйрәнүемә сәбәп булды. Тырышуым нәтиҗәсендә
«Түрк кавемнәрендә дүрт мисраглы халык җырулары» мәүзугына кагылышлы
гыйльми әсәрем барлыкка килде. Быел бу тикшеренүләремнең нәтиҗәләрен «Шура»
журналында бастырып чыгардым. Профессор Катанов минем тырышуларымнан бик
канәгать калды.
Динне кабул итүемдә үзгәрешләр
Мин, ике ел дәвамында атам-анамнан еракта булсам да, намазымны ташламадым,
тормышта вә фикри хәятемдә, уемда, гамәлләремдә атам-анамның тәэсирендә яши
идем. Бу хосус Коръәндә (5: 104; 43: 21), гарәпләр әйткәнчә: «Җаһил вә гафил булсалар
да безгә бабаларыбыздан өйрәнгәннәребез бик җитә». Янә Инҗилдә (Иоанна, 8: 41)
үзләрен Ибраһим нәселеннән санаган яһүдләрнең ана юлы белән түгел, аталарының
ялгыш юлыннан киткән кавемнең ахмаклыгын тасвирлый. Әл-Мәгарри: «Инсаннар
аталары артыннан сукырларча ияреп, үз араларына дин пәрдәсе корып куйдылар», дип
язды. Бер бүлмәдә яшәүче Коля Шалыгин белән әңгәмәләребездә безнең фикеребез
уртак иде: «Аталарыбыздан мирас итеп алган дини догматик ышануларыбыз булмаса,
безнең арада аеры-чөере килүгә һич сәбәп табылмас иде». Коля христианлыктан һаман
суына бара иде. Ул миңа Шишков исемле бер урыс язучысының Гайсәнең (Иисус)
тарихы турындагы яшерен рисаләсен (брошюрасын) укырга бирде. Анда Иисусның
тарихи шәхес түгеллеге, ул бары тик попларның уйдырмасы икәне турында язылган
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
165
иде. Мин дә аңа әл-Мәгарринең «Мин Брахман падишаһларының вә тарафдарларының
йөзләрен сыер сидеге белән юганнарын күреп, шаккаттым, христианнарның да, башка
инсаннарның да, хачка кадакланган кешегә берсе дә ярдәмгә килми, бер бичара бәндәгә
«Аллаһның углы» дигәннәренә аптырыйм, башка бер кавем «шайтанга таш атам»,
дип, ерак-ерак илләрдән Мәккәгә җыелалар, гаҗәп, бу кешеләрнең күзе сукырмы? Иса
(Христос) килде вә Мусаның шәригатен тыйды, Мөхәммәд биш вакыт намаз укуны
кертте, диләр вә үзеннән соң башка бер пәйгамбәр килмәячәген сөйли, шулайдыр,
кешеләр иртә белән ахшам арасында адаштылар (юлларын югалттылар)», дип, мин
Коля Шалыгинга бу сүзләрнең урысчасын әйттем.
Бу зиһенле кешеләрнең бөтенесе дә бергә җыелып, уртак бер дин табачаклары
турында уйлана башладым. Борынгы түркләр токымындагы шаманизм милли дин
була алачакмы, дип уйлыйм. Ихтимал, аның табигать дине икәнен искә алсак, «китап
диннәре»ннән шаманлыкның бик яхшы яклары бар. Ләкин семит халыклары кебек
алга киткән әдәбиятка хуҗа булмаганга, бу башлангыч инанулар төзек бер дини шәкел
булып оеша алмаганнар. Шаманизмга кагылышлы Радлов, Михалов, Вербитский
вә башкаларның, аеруча Чокан Вәлихановның эзлекле хезмәтләрен укыйм. Чокан
Солтанның төпләмәләре кулымнан төшми. Ул да шаманизмны идеаллаштыра,
аеруча бу диннең асылы: гамәлләрдән ваз кичеп, тынычлыкка омтылу һәм табигатькә
мәхәббәт, минем хушыма китә. Алтай түркләренең вә казакъларның шаман догаларын
гарәпчә ислами догаларга караганда мин күп беләм. Ләкин бу башлангыч ышануларның
миллионлаган түрк халыкларының зыялыларын бер җиргә туплап, тартып китерерлек
кодрәте, магниты юк. Шаманлык төзек бер система шәкелен алалмаган.
1908 елдан бирле Тәүрат вә Инҗилне укыйм. Мин бу динне яратмадым
(кабул итәлмадым). Ләкин явызлыкка каршы пассив булырга өйрәтүче буларак,
ышанучыларына, бигрәк тә мин белгән урысларга карата хөрмәт уятмады. Инкарь
итүчеләрне, хәттин ашканнарны җәзага тартырга гаҗиз калган дин мине канәгатьләндерә
алмый. Инҗилдә (Иоханна, 8:1-15) иренә хыянәт иткән фахеш хатынны канун буенча
җәзага тартырга кушкан, хәтта Иисус: «Сез бары тик җисеменә (җенесенә) күрә хөкем
итәсез, мин исә беркемне дә хөкем итмим», – дигән сүзләрен укыгач, миңа болар бер
рыякярлык (ихлассызлык) әсәре, бичара җәмгыятьнең бичара фәлсәфәсе кеби күренде.
Христианлык, Дрэперның әйткәне кебек, башта романлыларның золымы астында
ыңгырашкан бер төркем яһүдләрнең тоткан дине иде. Инҗил хикәяләр тупламасыннан
гыйбарәттер, ул кешенең эчке, тышкы тормышын сурәтләгән мәҗбүри тәгълиматны
эчендә тотмый. Һәм Исламият – инсанның эчке-тышкы тормышын төзекләндерүне
максат иткән бер диндер. «Җанга – җан, күзгә – күз, колакка – колак, тешкә – теш»
принцибы көрәшче, сугышчы бер милләтнең рухиятен чагылдыручы буларак, миңа
якын иде. Исламият куәтле хәрби җәмгыятьнең дине буларак барлыкка килде, тора-
бара ул кешенең ихтыярын чикләде, дөньяга карашын тарайтты, гаугаларда үҗәтлек
өстенлек ала иде. Ислам белән христианлыкны чәкәштергән швед Пфандерның «Мизан
эл-Хак» вә Һиндстанлы Рәхматулла Дәһләвинең «Изһар эл-Хак» исеме белән нәшер
ителгән әсәрләре шуңа бер манзара кеби иде. Болар кебек мөтәгассыплар (фанатиклар)
атамның пирләренең пире Ваһаетдин Нәкышбәнд (в.1389) вә Һератлы дин белгече
Гали әл-Кари (в.1605) кулларына корал төшсә, Папа Пий Икенчедән дә артык дәһшәт
белән сугышкан булырлар иде.
Минем фәлсәфә мөгаллимем Давыдов алып килгән Социал Демократик Партия
нәшрияты чыгарган басмаларда Алланы, динне тулысы белән инкарь иткән әсәрләре
дә бар иде. Әсманның, галәмнең төрле шәкелләргә керүче аңлы-зиһенле бер Барлык
тарафыннан яралтылганын һәм табигый кануннар белән идарә ителгәнен инкарь
итүче язулар мине бервакытта да җылытмады. Алла һәм диннең халыклар белән идарә
итүе – чынбарлык. Моны инкарь иткәннәр милләтеннән ваз кичеп, үз башына яшәү
мәҗбүриятендә калачаклар. Ислам мәмләкәтләрендә милләтенә иҗтимагый вә сәяси
мәйданнарда файдалы булырга теләгән дәүләт адәмнәре, дингә формаль гына булса да
хөрмәт күрсәткән шәхесләрне, үзләре вафат булгач, үз халкы аны хөрмәтләп, мәрасим итеп,
гүргә иңдерәчәк. Бу хәлдә бик мөһим бер мәсьәлә калка: үзеңнең Аллага ышанмаганың
турында халыкка әйтергәме, юкмы, әйтеп, хөкүмәт вазифасыннан баш тартыргамы яки,
ХАТИРӘЛӘР
166
халкың белән бергә булып, аңа файдалы гамәлләр кылыргамы? Бу хәлдә ихлас сөйләсәм,
минем динем нинди дин? 1910 елда, майның берендә, мин шулай уйлап утырам. Шул көнне
минем янга килгән шәкертем Госман белән, инде исеме онытылган тагын бер шәкертем
бу сорауга җавап бирүемне бик тели иде. Җавабым минем шундый иде: инсан галәмнең
барлыкка килүенә шакката, бу яки башка диннең мәрасименә туры килгән бер сурәттә
инсан ул йолаларны үти. Мөшкеллеккә төшкәч, ул Аллага сыена, моны атам-анам өйрәткән
мәрәсим белән башкарырга кирәк. Ләкин дини йолаларны үтәү дини мәүзуглар хакында
хөр уйларны тыймаска тиеш. Дин тотам дип, кеше артыгын кыланмаска тиеш. Дин кешенең
ихтыярын алмаска тиеш. Ислам дине рухи азык буларак кабул ителергә тиеш. Минем дингә
тартылуым доктор Дрэперныкы кебек. Мөселманлыгым Коръәннең «мәхлук»1 булганын
белгән Габбаси хәлифәсе Мәэмүннеке вә либерал мүтәззиләрнеке2 кебек.
Дин һәм Исламият хакында бу шәкелдә фикерләсәм дә, мин үземне диннең киң
катнашуыннан үземне катгый рәвештә саклау турында да уйлыйм. Намаз белән ураза
минем өчен авыр йөк була башлады. Шушы елда мин май аеның унынчы көнендә
Казанның «Ташаяк ярминкәсе» дигән базарына киттем. Базарда йөргән чагымда мин
бу йөкне өстемнән алып атып, аннан котылырга булдым. Моңа кадәр һич кермәгән
урыс мәйханәсенә кердем, бу көнгә чаклы харам санаган ризыклар китерттем, исерткеч
тә алдым. Шалыгиннарның «Суконное» мәхәлләсенең өске тарафында югарыда
булган өйләренә көчкә кайтып җиттем. Үрне менеп җиткәндә, мин егылыр хәлдә
идем. Бүлмәмә керүгә үк, ятакка аудым. Яныма дәрес алыр өчен, минем иң яраткан
шәкертем Госман килергә тиеш иде. Ул «шәһәр мәктәбе» дигән урыс мәктәбендә
укый һәм авыл хуҗалыгы мәктәбенә кергән бер егет иде. Урыс мәктәбеннән чыгып,
Исламча белем алыр өчен, Касыймия мәдрәсәсенә күчте. Тарих дәресләреннән башка
минем өйгә килеп, гарәп әдәбиятыннан өстәмә дәрес ала. Ул да, минем кебек белем
алыр өчен, Бәйрутка китәргә җыена иде. Дәрес алыр өчен килгәч, мине уңайсыз
рәвештә, чишенмичә аунап ятканымны күргән һәм, бакчага чыгып, мин айныганны
көтеп утырган. Ул миннән хәлемне сорады, мин дөресен сөйләп бирдем дә Нәваидан
бер шигырь сөйләдем:
Еллар буе шәехнең сүзләрен тыңладым,
Фәкать бу сүзләр нә күңлемә бер зәвык,
Нә дә рухыма бер ләззәт бирде;
Фәкать шәраб сатучы кяферулы бер йотым биргәч,
Күңлемә җыр салды, җанымны дәртләндерде.
Бу ахшам һәр икебез китапларыбызны бер янга куеп, динебез тыйган нәрсәләр
турында сөйләшеп, зәвык белән сафа кордык. Госман бу мәсьәләдә минем белән
бер фикердә иде. Без бер үк кыенлыкларны күргән икәнбез. Хәзер Госман минем
карарымны хуплады. Мәдрәсәдә татар теле укытучысы буларак, мин аны кисәтеп
куйдым: беркемгә дә үземнең дини кануннарны бозганымны әйтмәячәкмен. Без
аның белән ата-ана үзләштергән дини кануннар белән генә яшәргә ярамаганлыгы
турында сөйләштек, тормыш киңрәк, аны өйрәнергә кирәк, кешеләрне фикер (идея)
коллыгыннан коткарырга кирәк, кыланып гамәл кылу (подражание) бары тик фән
юлына гына буйсынырга тиеш, дигән фикергә килдек. Без Госман белән май аеның
унберенче көнендә Идел өстендә пароход белән сәяхәткә чыгарга булдык һәм бергәләп
безнең якка – Урал тауларына китәчәк идек. Самара вилаятендә, Мәләкәс исемле
салада яшәп ятучы, гарәп теле грамматикасына кагылышлы «Әлфия» исемле әсәрне
түркчәгә тәрҗемә итү белән мәшгуль Гатаулла мулла илә хәбәрләштек. Аннан бу
китапны юлда укырга-өйрәнергә алачак идек. Бергәләшеп Самарага юл алдык. Юлда
Иске Болгар шәһәре хәрабәләрен зиярат иттек. Мәләкәстә Жлобин исемле бер урыс
гаиләсенә кунарга кердек. Һәм Гатаулла мулладан бер ай дәрес алдык. «Әлфия» исемле
бу әсәрнең бер өлешен әүвәлендә Әхмәд Шинкитидән өйрәнгән идем инде, монда
калган өлешләрен мулланың үзеннән өйрәнеп, күңелдән ятладык.
1 Мәхлук – Коръән Алла тарафыннан төшерелмәгән, кеше кулы белән язылган.
2 Мүтәззилләр – Алла кешене яралткан, әмма ул адәмнәре язмышына битараф, дип әйтүчеләр.
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
167
Урал якларына юлга чыгар алдыннан, бер-ике көн алдан монда бер вакыйга булып
алды.
Карт Жлобин углы, хатыны вә килене белән өерелешеп эчәләр. Углы Степан
әхтәри уеннарында катнаша (картёжник). Эчәргә акчалары беткәч, болар әйберләрен
чыгарып сата. Бу юлы Степан үз әйберләре белән минем Казанда сатып алган яхшы
күнитекләремне дә шуыткан. Углына караганда шактый көчле күренгән Жлобин
килене белән йоклаган. Боларны өсләрендә тоткан углы атасы белән сугышты. Без
Госман белән әхтәри суга идек. Бу хәлләрне күргәч, әхтәриләребезне ташлап, Госман
белән карашып алдык. Ни уйлаганыбызны икебез дә аңладык: «Атабыз вә анабыз
тарафыннан алга сөрелгән инанычлар буш булса да, без мөселманлыкта калырга
тиеш!» дип уйладык без шул чакта. Боларның ата-аналары өйрәткәне үзләренә булсын,
дидек. Безнең мохиттә була алмый торган вакыйгаларга шаһит булдык. Мин карар
кылдым: бу йорттан тиз чыгып китәргә һәм башка урынга күчәргә яки Мәләкәстән
Башкортстанга китәргә! Чөнки шәһәрдә яшәүче урыс халкына караганда, авылда
яшәүче урыслар диндар кебек күренә. Ләкин болары да Тәңре каршында җаваплылык
вазифасын төгәл үтәргә күнекмәгән. Христианлык та Исламият кебек, кеше яңадан
терелергә вә Тәңре каршында хисап тотарга тиеш, дип өйрәтә, ләкин христианнарда
ул төгәллеккә җиткезелмәгән: «инсан бу дөньядан аерылганнан соң үзен йөгәнсез,
авызлыксыз иркендә яшәргә хаклы, дип саныймы әллә?» һәм шуңа күрә, христиан
дине кешенең рухи (эчке) дөньясына йогынты ясый алмый. Минем бу фикерләрем
белән барысы да килешә кебек, хәтта мондагы поп та.
Беркөнне тәрәзә янында утырганымда Галишер Нәваиның шушы шигырен гел
кабатлыйм икән, Госман игътибар иткән:
«Һәй, күңел, ярыбыздан аерылдык, без аны рәнҗеттек, башка бер яр эзләек,
тауларны, далаларны гизәек, яңа бер дус, яр табаек, Фәкать... эзләнүдән ни чыгар?
Эзли-эзли кемне табарсың? Иң яхшысы, иске дустыбызны яңадан табаек та аның
күңелен табарга тырышаек».
Госман бу парчаны бик ошатты, өйрәнеп алды, мәгънәсен дә белә. Һәм әйтте:
– Һәй, күңел, дип, син, чыннан да, мине күз алдында тотып әйттеңме? Иске
дустыбыз ул – Исламият. Бу жирәнгеч эшләрне күргәч, Исламиятне яңадан эзли
башладыңмы? – диде. Мин дә:
– Әлбәттә, – дидем. – Әмма алай гына түгел шул, чөнки Исламият безгә инде иске
рәвешендә кайтмаячак!
Бу сүзем Госманны бик кызыксындырды. Исламиятне яңача аңлавымның ниләргә
китереп чыгарасы турында ул кат-кат сораштырды. Безгә кайтканнан соң, Урал
тауларына менеп йөргәндә, шул турыда тагын кабат-кабат сорады. Аңладым, мине
кызыксындырган мәсьәләләр аны да шул ук дәрәҗәдә кызыксындыра икән, ләкин ул
аларга җавап табалмый интегә, хәзер ул сорауларга җавапны миннән алырга тели. Ул
да, минем кебек, диннәргә карашларны әл-Мәгарринең вә урыс язучысы Шишковның
әсәрләреннән өйрәнде: борынгыларның догматик инанулары башкаларга сукырларча
иярүдән гыйбарәт икән. Зыялы кеше болардан котылырга тиеш, ул башка дин һәм башка
догмалар, сүзләрдән башка – яңа мәгънә эзләргә бурычлы. Безнең эзләнүләребез ике
ай буена дәвам итте. Гамәлләребез заяга булмады: без Исламга тугры калдык. Фәкать,
без үзебез аңлаганча, аңа бәйле булып калачакбыз. Моннан соң азгын уен – әхтәрине
кулыбызга да алмаячакбыз. Хәмерне бары тик аз микъдарда гына кулланачакбыз,
намазны бары тик күңелебез кушканча гына укыячакбыз. Мин бу антымнан беркайчан
да ваз кичмәдем. Госман да минем кебек антына тугры калгандыр, дип уйлыйм.
Без Мәләкәс саласыннан август башларында киттек, Самара юлы белән минем
Ватаныма йөредек. Китәр алдыннан Гатаулла хәзрәтне күреп, җәй көнне эссе
вакытларда эшен-көчен ташлап, вакытын безгә дәрес бирүгә сарыф иткәне өчен
рәхмәтләр әйттек. Жлобин гаиләсендә күргәннәребезне сөйләп, хәзрәтнең шушындый
бер мохиттә, бер авылда яшәвенең никадәр кыенлыгы турында сораштык. Ул әйтте:
– Без аларның мохитеннән тулысы белән аерым яшибез, – диде.
Чыннан да, мөселман-түрк вә христиан-урыс мохите арасындагы бу кадәр
контрастны үз гомеремдә минем беркайчан да, бер җирдә дә очратканым булмады.
ХАТИРӘЛӘР
168
Һавалар чалт аяз тора, пароход белән Самарага киттек. Бер көн узгач, Шафран
пристанена килеп җиттек. Моннан өебезгә 150 чакрым. Каты җилдә, туфракка хәтле
иелеп, янә баш калкыткан бодай, арыш басулары арасыннан барабыз. Кайтып җиттек.
Өйдә беркем юк. Атамның печән чабу өчен һәр елда күрше авыллардагы кешеләрне
чакырып эшләтә торган өмә көне булып чыкты. Өмә булган җиргә – Ирәмәл буйларына
киттек. Һәр тарафтан атамның дуслары, туганнары кымыз вә куй ите китерделәр,
атам да берничә үгез суйдыртты. Яшь егетләр йөзләрчә башкорт җырларын җырлап,
уйнап-шаярып печән чабалар. Икенделәргә печән чабу бетте. Суелган куй вә үгез ите
пеште. Аштан соң мәйданны җырчыларга, көрәшчеләргә калдырып, атам йокларга
дип, китеп барды: без төн уртасына чаклы уйнадык, биедек, бу – Госман күрмәгән,
һич ишетмәгән бер тамаша иде. Ләкин аның бөтен халыкның итне, салманы, токмачны
бармаклары белән тотып ашаганнарына исе киткән иде.
Өйдә иртәнге намазга уяттылар. Атамның өйдә юклыгыннан фадаланып, намазны
казага калдырдык. Өебездә берничә көн яшәгәннән соң, Госман белән бергә башка
авыллардагы туганнар, дуслар янына киттек.
Фикер инкыйлабының сызланулар китерүе
Бу айларны гел бәхәсләшеп уздырдык, Госманның сорауларына җавапларымны
мин аңа хат рәвешендә кыягазга язарга мәҗбүр булдым, Госман киткәч, бу хатларым
гаиләбез эчендә зур бер тетрәнү китереп чыгарды. Госман үзенә язып биргән бу
хатларны бер китап эченә кыстырып куйган да, шуны Эстәрлетамактагы «Каләм»
китапханәсе хуҗасының өендә онытып калдырган. Орынбурдан кунакка килгән һәм
Мисырда яки Бәйрутта белем алучы бер татар мөгаллиме Сөнгатуллин Бикбулат белән
бергә бу язмамны укыганда шунда бер чит кеше аларны тыңлап торган, ул чит кеше
минем турыда башкаларга сөйләгән һәм минем хакта гайбәт таралган. Бер мәҗлестә
минем Ислам диненнән чыгуым турында атама сөйләп, атамның кәефен кырганнар.
Шул сәбәпле, атамның миңа булган мөнәсәбәте кинәт үзгәрде. Сәбәбе турында һәм
язманың «Каләм» китапханәсе хуҗасының кулында булуы, язманы юкка чыгарырга
кирәклеге турында миңа анам сөйләде. Атка атландым да җан-фәрманга чаптырып
Эстәрлетамакка киттем. «Каләм» китапханәсе мөдиреннән язмамны алдым. Бу язманы
укымадым да, күрмәдем дә, дип башкаларга сөйләвен үтендем, ул шулай әйтергә сүз
бирде. Өйгә кайттым. Хәлләрне анама аңлатып бирдем һәм атамны тынычландырырга
куштым. Ләкин эш болай гына бетмәде. Мин бер ялгыш җибәрдем: язманы юкка
чыгардым, димәдем. Атам: язу кайда, дип сорауга ук, ялганлый алмадым, язмамны
чыгардым да атама сондым. Арабыз бөтенләе белән бозылды. Минем белән һич
сөйләшмәс булды. Иртәнге намазга да мине уятмый башлады. Анам еш кына җылый.
Кардәшләремә берни дә әйтмәделәр, әмма алар арабызда ниндидер аңлашылмаучылык
булганын һәм гаиләбездә минем ят кешегә әверелүемне сизәләр иде. Атам берничә
тапкыр Үтәк авылына барып килде. Әлбәттә, агам белән ни кылачаклары турында
карарланырга баргандыр.
1920 елда агам бу язмаларымны табып, истәлеккә булсын дип, миңа тапшырды.
Исеме телгә алынган Әхмәтсанины агам бик тә ярата иде. Агам минем язмамны
укырга Әхмәтсанига биргән, монысы язмамны күчереп алган һәм язманы үзе
белән Истанбулга алып киткән дә Өскедарда яшәүче Казанлы доктор Сибгатулла
Дәүләткилдиевка биргән. Соңыннан Әхмәт бу заттан алып, миңа бирде. Бу минем
өчен бик зур шатлык иде, чөнки агам 1920 елда миңа биргән нөсхә Башкортстандагы
әврагымда (архивта) калган иде. Җиде сәхифәдән торган бу язмадагы фикерләрнең
сөземтәсе шушы иде:
«Белеме булган инсаннар өчен дин – инанудан гыйбарәттер: галәмнәрдә зиһенле
(кодрәтле) бер хаким булганына, әсманның, бөек галәмнең зиһниятле бер Барлык
(Асыл, Мәгънә) шул зат тарафыннан идарә ителүенә, инсанның җаны үзенең тәне
эчендә кичергән дәвердә чикләнеп калмыйча, рух сыйфаты белән вакытлы тәненнән
(фани вөҗүдтән) башка да, аерым бер тормыш булачагына ышану «дин» дип атала.
Инсаният бу югары Барлык (Асыл) белән элемтәгә керү юлларын эзли. Гавам исә
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
169
Аллаһны үз телендә сөйләшүче бер инсан кебек, дип фараз кыла, хәтта үз телендә яки
Ибраһим яки Сүрьяни телләрдә сөйләшкән сүзләрне Аллага хас, дип уйлый. Гавам
дөньяда күтәреп йөргән вөҗүден (бәдәнен, тәнен) сөякләре белән бергә кабереннән
кубарылачак һәм хөкемгә тартылачагына, Аллаһ тарафыннан сорау алыначагына
инана. Хәлбуки, Җир кебек ничә миллиардлар, бәлки дә һич санаусыз галәмнәрне
яралткан вә алар белән идарә иткән Аллаһның вәгазь кануннары, табигать төзеклеге
бар. Кырмыскаларның мәш килүе, Әхмәтнең, Мәхмәтнең эшләре белән маташу
Алланың эше түгел, бу Аның вәгазь иткән табигать төзеклегенең эшедер. Инсаннар
арасыннан чыккан пәйгамбәрләр хәятнең вә галәмнәрнең башлангычы һәм бетүе,
әхлак вә киләчәк дөнья тормышы мәсьәләләре тирәсендә күп уйлау нәтиҗәсендә,
башка инсаннар белмәгән бик күп нәрсәләргә өйрәнгән, галәмнәрнең серенә төшенгән
вә Аллаһка якынаерга тырышучы өске катлам кешеләре барлыкка килә. Борынгы
кавемнәрдә безнең түркләрдә дини йолаларны үтәүчеләр «Кам» белән «Шаман»
кебек дини рәһбәрләр пәйда булган. Башка кавемнәр белән чагыштырганда мәдәни
булган Семит (яһүд) кавемнәрендә болар пәйгамбәрләр катлавын тәшкил итәләр.
Күбесе укый-яза белгән вә халык арасыннан чыккан вә мәдәният дәрәҗәсе белән
гавамга күп якын булган бу дини рәһбәрләр инсаннарның миенә фикер вә идеялар
сеңдереп, тарихи хикәяләрне халык аңлаган телдә сөйлиләр һәм шуларга ышанырга
мәҗбүр итәләр. Кешеләрнең нинди гайрәткә ия икәнен раслар өчен, Коръән җиһангир
Зөлкарнәен (Александр Македонский) кыйссасын китерә. Чынлыкта исә, Мәгърип
(Көнбатыш) белән Мәшрикны (Көнчыгышны) берләштергән бөек җиңүче (җиһангир),
турындагы бу кыйсса, бары тик Македония короле Филиппның углы Александрга
кагылышлы дастанның гарәпчәгә күчерелгән бер риваятендәге каһарман гына.
Дөресе шулдыр, кем, Коръәнгә байтак кына халык мәсәлләре, мәкальләр, әйтемнәр
һәм тарихи вакыйгалар да кергән, Бакара сүрәсендә булган кебек, башка сүрәләрдә
дә болар 24 тапкыр кабатлана. Әлбәттә, пәйгамбәрнең үз заманында вә үзеннән бер
гасыр әүвәл булган Йеменнең Хабәши үзәнендәге вакыйгаларда катнашкан Әбрәхәгә
кагылышлы мәгълүмат, хәтта Гайсә пәйгамбәр турында «Яһүдләр аны үтермәде дә,
асмады да, фәкать (үтерелгән бәндә) аларга Гайсә (Иисус) булып кына күренде» дигәне
кебек сүзләр, әлбәттә, әкият түгел, тарихтыр. Галимнәр арасында бәхәсләр байтак:
«Коръәнне Алла хәрефләр вә сүзләр белән иңдергәнме, әллә, бары тик мәгънәсен
генәме?» Шул җөмләдән мөтәззилләр: Аллаһ мәгънәсен генә иңдерде, диләр. Чынлыкта
исә бары тик хәрефләр вә сүзләр генә түгел, Коръәндәге пәйгамбәр кыйссаларының
вә мәсәлләрнең мәгънәләрен пәйгамбәр заманындагы гарәпләргә яхшылап аңлатыр
өчен кулланылган алымнан гыйбарәттер. Ягъни, максат: вакыйгаларның мәгънәләрен
гарәпләргә кыйсса, дастан вә мәсәлләр аша аңлату. Коръәндәге кыйссаларның барысын
да фәнни чагыштыру ысулын кулланып тикшерсәк, кайсы хикәяләрнең бары тик аңлату
өчен генә кулланылганы, кайсыларының чынбарлыкта булган вакыйгалар икәнен
исбатласак, борынгы Исраил риваятьләрен чынбарлык, дип кабул иткән христиан
миссионерларының Иске Васыять (Ветхий Завет), Яңа Васыятьтәге (Новый Завет)
сүзләренең буш булганы үзеннән-үзе аңлашылыр шәт».
Изге китапларыбызда, җөмләдән, Коръәндә кулланылган кыйссаларга кагылышлы
20 яшемдә чакта язган бу фикерләремнең дөреслегенә бүген тагын бер мәрәтәбә
ышандым. Чөнки Семит кавемнәренең аңлавында бүген Баалбекның аякта торган өч
нәсел баганасы вә терәкләреннән торган «Ирәм кыйссасы» Коръәндә гарәпләр белгән,
аңлаган телдәге киңәшләрдән гыйбарәттер. Коръәндәге «Ибраһим белән Исмәгыйль
Кәгъбәнең нигезен корганда» шәкелендә катгый рәвештә аңлаткан вакыйга саф алар
(гарәпләр) дастанының бер парчасыдыр. Максат: пәйгамбәребез тәкъдим иткән диннең
вә мөселманлыкның бик борынгы булганлыгы, ягъни пәйгамбәрнең үзе тарафыннан
уйлап чыгарылган нәрсәләр түгеллеге турында сөйли. Коръәнне бу шәкелдә аңлаганнан
соң Исламият минем өчен тагын да ныграк сөекле бер дин рәвешен алды. Гади халык
кебек, зыялылар да бу кыйссаларга тарих кебек инансыннар, теләсәләр, хәреф – сүз
янында гына торып калмыйча, мәгънәсе тирәсендә дә уйлансыннар, шул чакта бу ике
төркем берсе өстенә икенчесе гаеп ташламас иде. Сәләхетдин Руми Коръәннең төрле
сурәтле, астарлы гыйбарәләрен бик яхшы белгәнгә күрә, үзенең «Мәснәви»ләренә
ХАТИРӘЛӘР
170
яңадан-яңа хикәяләрен керткән. Ләкин бу хикәяләрнең тарихи хакыйкатькә туры килү-
килмәве турында ул үзе һич уйламый. Безнең түркләребез арасыннан да пәйгамбәрләр
чыккан булса иде, һичшиксез, Коръәндә төрек дастаннарындагы каһарманнар турында
да хикәяләр урнашкан булыр иде. Түрк дастаннарында, мәсәлән, хаин булган кешеләрне
танытыр өчен, Угыз дастанындагы Көләркин Ябгуның хатынына кагылышлы
кыйссалары, гаделлек турында бәян иткән Идегәй дастанындагы «Идегәйнең дөясе»н,
«Куркур»ның ихласлыгын түркләрнең инанычы шәкелендә күчереп була иде. Соңгы
заманнарда инглиз галимнәреннән Кеннет Краггның «Заман мөселманына кагылышлы
дәресләр» исемендә бастырган әсәрләре Коръәндәге кыйссаларның гарәп галәмендә
һәм Көнбатышта байтак галимнәрне томнарча әсәр язарга этәргәне турында укыгач,
1910 елдан бирле бу мәүзуглар тирәсендә баш ватам, бу мәүзуглар белән булашу
мөмкинлеге чыкканга шөкер итәм. Ләкин атам бу мәсьәләдә башка төрле фикердә
тора. Уйларымны белгерткән язмамны укыганнан соң, атам минем мөселманлыктан
тәмам ваз кичкәнемә ышанды. Әмма гаиләбез эчендә бер фаҗига шәкелен алган
бу мәүзуг турында беркемгә дә сөйләмәде, миңа булган нәфрәтен дә беркемгә дә
әйтмәде. Намазга уятмас булса да, башкалар намазга басканда, минем дә намазда
катнашуымны тели иде. Бу эшләрен ул фәкать анам аша йөртә иде. Унбиш көнләп
булыр, тормышымда атамнан һич ишетмәгән авыр-авыр сүзләр ишетеп, аның нәфрәтен
аркамда тоеп яшәдем. Казанга китим, дип уйладым, ләкин бу гамәлем анамның
бәгырен өзәчәк иде, гаиләм белән элемтәләрне кисү булыр иде, сабыр иттем, бәлки
агам берәр чарасын күрер, дидем. Беркөн атам миңа «калык, агаң янына киттек»
диде. Мине үз янына арбага утыртырга теләмәде, «син җайдак барырсың», диде. Үтәк
авылына килеп, агам Хәбиб Наҗҗарның өенә кергәндә бөтен туганнарым, анамның
Ташбүкән, Ялгызкаен, Яңарыш авылларыннан вә Үтәк авылының үз мәхәлләләрендә
имам торучы олы-кече бөрадарлар вә кияүләре, хатыннары килгән иде. Болар миңа
хөкем чыгарырга җыелганнар, дип уйладым. Ләкин сөйләшүләреннән, килгәннәрдән
бары тик кайберәүләр генә мәсьәләне аңлаган булырга тиешләр. Кайберләре минем
белән бик салкын исәнләште, бәгъзеләре минем белән бик шат әңгәмә корды. Ахшам
намазыннан соң кичке аш ашадык. Моннан соң гаиләм миңа хөкем оештырды. Атам
бик кырыс сүз башлады. Ул кереш сүзен бетергәч, мин әйттем:
– Ләгыйн лам тантаһи лә-ерҗүманәккә? Бу фикердән ваз кичмәсәм, сине таш атып
үтертәчәкмен, дип әйтергә телисеңме? – дидем.
Коръәннән алынган бу гарәпчә сүз, атасы янагач, Ибраһим пәйгамбәрнең атасына
әйткән сүзе иде. Атам:
– Юк, улым! – диде. – Сине үз күргәнемә шулай сөйлим, син галимсең, менә
каршыма Коръәнне куй! – диде дә җылый башлады, ул сөйли алмас дәрәҗәдә үкси
иде. Җизнәм Кәбир мулла сүзгә кушылды:
– Бу язма бер кыягаз гына бит ул, багып карыйк, бу сүзләрнең барысы да аның
фикерләреме? – дип мине якларга алынды. Агам Хәбиб Наҗҗар миңа карап әйтте: –
Энем, чит-ят мохиттә болганасың вә күп укыйсың, әлбәттә, фикерләреңдә үзгәрешләр
булачак, бу турыда атаңа да сөйләдем, синең мөселман булып калырыңа без ышанабыз,
ләкин бер намә бар: милләтне сакларга комачау иткән һәм башыңа килгән бер
гарип фикерне бу илдә һичберкемгә сөйләмә, фикерләреңне һич тә кыягазга язма,
моны дошманнарыбыз файдаланачак, бу сүзләр тулганып йөреп, атаңа, миңа, бөтен
гаиләбезгә әйләнеп кайтачак. Әнә Шаһшәриф Метинов (иске Дума әгъзасы) синең
урысчаны бу кадәр дә яхшы белгәнеңә, адвокат кебек гаризалар яза белүеңә хәйран
калган. Без барыбыз да: яшең җиткәч, синең «земство»га (җирле идарәгә), хәтта Думага
бу төбәктән әгъзалыкка сайлануыңны телибез.
Соңыннан ястү намазы булды. Намазда бөтен гаиләбез катнашты. Агамның ике
хатыны да бик гүзәл иде. Һәр икесе дә укымышлы. Әбием мөбарәк галимә бер хатын
иде. Агам имам буларак, безгә намаз укытты. Бу – гаилә намазы, зыялы инсаннарның
намазы иде. Коръәнне аңлаган, гарәпчәдән хәбәре булган затлы нәселнең намазы иде.
Бу намаздан мин бик мәмнүн калдым. Башка намазларны укыр өчен җамига китәбез.
Фәкать ястү генә өйдә укыла. Агам намазда укылмый торган Коръәннең «Әл-Хиҗр»
сүрәсен китерде. Шушы сүзләрне салмак кына укыды.
З Ә К И В Ә Л И Д И Т У Г А Н
171
– Боерылганнарны яхшы аңлат вә (Аллаһка) тиң (дип ташка, потка) табынганнардан
ерак тор. Сине мыскыллаганнарга каршы көрәшергә Безнең ярдәмебез җитәр. «Аллаһ
белән бер дәрәҗәдә», дип алар башка бер уйдырма тәңрегә табына башладылар.
Озакламый барысы да ачыкланачак. Син бүгеннән Раббыңа мәдхия укып, тәсбих
әйт вә сәҗдә иткәннәр сафында бул. Әҗәлең килгәнгә чаклы Раббыңа гыйбадәт кыл!
Икенче рәкәгатьтә «Фуссиләт» сүрәсеннән ул:
– Раббыбыз, Аллаһ – бер дигәннәргә, дин юлында нык торганнарга фәрештәләр
үзләре иңәр, алар курыкмасын вә кайгырмасыннар. Фәрештәләр аларга дөнья вә ахирәт
тормышында дус вә аларны саклаучы булачаклар. «Мин, әлбәттә, мөселман» дигән
вә Тәңресенә дога кылган кешедән тагын да гүзәлрәк сүзле кем бар? Игелек белән
яманлык икесе бер түгел, яманлыкка игелек белән җавап бирсәң, дошманнарыңны
тагын дус буларак күрерсең»,– дип дога кылды.
Агамның бу аятьләрне укуы миңа төбәлгән иде. Чөнки ул атам белән чагыштырганда
тагын да либеральрәк фикерле шәхес иде. Намаздан соң ул миннән сорады:
– Истикамәт ул ни? – диде дә үз соравына үзе җавапны әйтте. – Үҗәт рәвештә алга
бару! Алгысау! Тәвәккәллек, дигән сүз. Хак дип белгән юлыңны шикләнүсез дәвам
итмәктер, истикамәт ул буш эшләрне бер кырга ташлап, бөек юлдан югарыга таба
менә белү, дигән сүз. Исламда истикамәт вөҗданың, акылың белән дөрес тормыш
юлын табу булыр. Син дә югары белем алу юлында иман белән һәм истикамәт белән
укуыңны дәвам итсәң, максатларыңа, иншаллаһ, ирешерсең.
Соңыннан тормышта максатыңны белеп, һичкемгә бакмастан, юлыңны дәвам
итүнең файдасы, читкә тайпылуларның зарары турында гарәпчә шигъри парчалар,
хәдисләр сөйләде. Намаз, дога, үгет-нәсихәтләр беткәч, атам әйтте:
– Менә шулай агаң бөтен мәсьәләләрне хәл итте, – диде.
Агам әйтте:
– Ислам тарихында иң бөек шәхесләрдән Әмәви Вәлид ибн Муавия Коръәнне ертып
ата, һәм ертык китапка мөрәҗәгать итеп: бар, кит! Кыямәт килгәч, хуҗаң –Аллаһка
сөйлә, Вәлид мине ертып ташлады, диген... Әмәви Мәрван ибн Мөхәммәд белән халифә
Мәэмүнне хөр фикерләре өчен «зыйндыйк» дигәннәр. (Мүтәзиләр – дин рәһбәрләренең
артыннан сукырларча ияреп баруны инкарь итәләр. Шикләнүләрне дөньяны танып
белүдә беренче шарт, дип карыйлар. Гаделлекне һәм Аллаһны бер дип саныйлар.) Әмир
Тимер мүтәзилләрне якын күргән. Шамлылар риза булмаган көе, Тимер мүтәзилләрне
дүрт мәзхәпкә имам итеп куя. Шуңа күрә, Шамлылар Тимерне «кяфер» дип игълан
итәләр. Безнең улыбыз болардан да яманрак мөселман түгелдер, шәт. Аның башына
гарип фикерләр килгән икән, андый фикер һәр уйлый торган башка килергә тиеш.
Мөселман галимнәре арасында Зөлкарнәеннең Юнан (Грек) хөкемдары Искәндәр-и
Кәбир икәнлеген сөйләүчеләр бар, – дип агам сүзен тәмамлады.
Атам әйтте:
– Ләкин углыбыз Әхмәт Мидхәткә түгел, гяур Дрэперга, христиан гарәпләргә вә
һәр укыган урыс китабына инана вә фикерен үзгәртә, – диде.
Агам аңа каршы:
– Фикер үзгәрмәсен дип, китап укудан качып та булмас! – диде.
Бу сүзләрдән һәм намаздан соң бөтен гаиләбезнең кальбендәге киеренкелек узды-
китте. Агам әйтте:
– Солтаннарның остазы Хызыр бәй углы Синанэтдин дә шулай булган, икеләнгән,
шикләнгән, фәкать шәех Вафаның ярдәме белән тугры юлга төшкән вә Фатих Солтан
Мәхмәткә мөгаллим булган. Иншалла, Әхмәт Зәки дә үз юлын табар, – диде.
Атам әйтте:
– Бары тик аның шәех Вафасы христиан яки денсез булмасын! – диде.
Агам:
– Юк! Ул нәрсә булмас! Монда бер хата бар, башына килгән фикерләрне кыягазга
язган вә гайбәтләргә юл ачкан. Моннан соң фикерләреңне кыягазга язмассың! – диде.
Мине яргулаган (хөкем иткән) гаиләбездә бимазалар тудырган бу мохитне бер
намаз дәвамында, Коръәннән мисаллар китереп, арабызны татулаштыру гадәттән тыш
бер вакыйга булды. Монда беренче тапкыр буларак, катгыян мәгълүм булды ки: агам
ХАТИРӘЛӘР
172
төгәл мәгънәсендә либераль фикерле шәхес икәне ачыкланды. Ул минем фикерләрем
белән эчтән килешә, аларны фикер буларак кабул итә. Ләкин монда иң мөһим нокта
– ул тактикада үзенең маһарәтен (осталыгын) раслады. Ләкин ул минекенә охшаш үз
фикерләрен башкаларга әйтеп, минем сыман, үз башына бәла алмый. Атамның хәтере
өчен, ул мине хөкем итәргә чакырган, ә чынлыкта ул мине яклады-саклады. Ул яклау эшен
Коръәнгә кушты. Һәм атамның башын идерде. Коръәннән укыган аятьләре белән атамны
җиңде. Атам тынычланды. Агам алган юлымны дәвам итүемә теләктәш иде. Бу мохитнең
тагын да күп игелекләре бар иде. Ул бер-беренә самимилек, ихласлык тәрбиясенә бәйле,
тырыш хезмәт кешеләре, һәр эшендә тәвәккәл, җанлы, гамәлләре фәкать үлчәүле,
бөтен әгъзалары кимчелексез, артык үҗәтлектән (фанатизмнан), сәрхушлыктан, һәр
төрле әхлаксызлыктан тулысы белән ерак торган бер мохит иде ул. Һич булмаса, миңа
пәйгамбәрнең «тормыш юлыңда инсаннарга зарар вә кыенлык тудырырдай гамәлләр
кылмау иманның бер өлеше», дигән фикерен сеңдерде, без урманда юл өстенә ауган
агачны күрсәк, аны читкә алып куябыз, юлда таш ятса, алып куябыз, үләксә күрсәк
аны күмеп куябыз, юлда машиналарның тәгәрмәчләрен тишәрдәй мал мөгезе, кадак,
шешә ватыкларын күрсәк, читкә алып ыргытабыз. Шуннан канәгать калабыз. Мине
тәрбияләгән мохит һичбер кешегә кыенлык тудырмады, без кешеләрнең хәтерен
калдырмадык. Бу мохит киләчәктә байтак абруйлы шәхесләр тәрбияләр әле. Ләкин
урыс инкыйлабының милләт өстенә китергән афәте моңа юл куймады. Кызыл урыслар:
башкаларны укырга, язарга без өйрәттек, дип дөньяга кычкырдылар, хакыйкатьтә
исә югары культурага хуҗа булган мохитне төбеннән–тамырыннан корыттылар. Бу
вакыйгаларга чаклы кунакка килгән шәкертем Госман белән бергә төрле авылларга
таралып утырган гаиләбез әгъзаларын зиярәт иткән идек. Агам Госманны игенчелек
мөһәндислегенә (инженерлыкка) укуын хуплаган-тәбрик иткән иде. Ул Госманга:
– Гаиләбез мөгаллимнәр, имамнардан гыйбарәт, милләтебезгә бары тик патшаның
фәрманын (указ) алгач кына хезмәт итәбез. Син күргән балаларыбызның күбесен мөһәндис,
хокукчы буларак үстерәсебез килә, берничәсе Әхмәт Зәки кебек тарих, әдәбият вә фәлсәфә,
Гарп вә Шәрекъ гыйлемен өйрәнсен. Шул вакыт гыйлем вә белем мәркәзе ачачакбыз, –
диде. Максаты – үз авылында заманча игенчелек мәктәбе ачу иде. Бу хәбәр Госманның да
күңеленә хуш килде. Менә, мәктәбеңне тәмамлап, бәлки бер көн монда мәктәп ачып, бу
эшне үз кулыңа алырсың, «земский нәчәлник» Солтанов та моңа тарафдар, диде.
Икенче тарафтан агам Әхмәтсани белән Мансур Кылычның Төркиядән
Ватаннарына кайтып, бер «көллият» ачарга теләүләрен бик хуплап каршы алган иде.
Бер матбага ачу турында да уйлана иде. Шулай булганда Үтәк бер культура мәркәзе
хәленә киләчәк иде. Мин хәзер Әхмәтсани белән сөйләшүләремдә, атамның хозурында:
– Коръән ул – инсанга тәэсир итәр өчен иңдерелмеш тәгълимат, Аллаһның сүзе, бер
инсан (Пәйгамбәребез) тарафыннан бер милләтнең телендә, аның фольклорын вә культура
дәрәҗәсен югарыга менгезгән мәңгелек әсәр буларак, ул пәйгамбәр сүзе! – дидем.
Атам канәгатьсезлеген сиздермәде. Үтәктә үткәрелгән «гаилә хөкеме» атама бик
яхшы тәэсир иткән булып чыкты. Үзем теләгәндә генә намаз укырга хокук яулавым шул
булды. Атам иртәнге намазга мине уятмый башлады. Минем хакта башкаларга атам:
– Ул инде үз иҗтиһаты белән гамәл кыла, үсеп җитте бит инде, үзе беләдер, – ди.
Атам белән дини, фәлсәфи мәүзугълар турында һич бәхәскә керми идек. Моннан соң
мин дә шушындый мәүзугълар турында беркем белән дә бәхәскә кермәдем, беркемнең
дә дини ышанычларына кагылмадым, Пәйгамбәребез әйткәнчә, «сөйләшкәндә
акылларына сыйдыра алган микъдарда гына сөйләшә» идем.
Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте.


Редакциядән:
Хөрмәтле укучыларыбыз! Зәки Вәлиди Туганның «Хатирәләр» дип аталган
хезмәтенең журнал вариантын шуның белән төгәллибез. Төрекчәдән тәрҗемә итеп,
басмага әзерләүче Рабит Батуллага рәхмәтебезне җиткерәбез һәм әлеге хезмәтнең
тулысы белән китапта басылып чыгуын телибез.

Реклама