САГЫНДЫРГАНЫ – ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ


***
Тормышымда акыл кергән чак кына.
Каударланмыйм, атлап барам сак кына.
Авыр булды «уфалла»ның арбасы –
Мин тартканны тарта алыр ат кына.
***
Адашмавым – кирәк читкә чыкмавым.
Үргә таба үзем салган сукмагым.
Чынлап әйтәм, тормышымнан канәгать,
Авыр, диеп, юк йөземне чытканым.
***
Гаҗәп түгел монда бәхет табуым –
Туган җирдә өзелмәслек тамырым.
Шушы җирне яратып, газизем, дип,
Күңелемнән күптән инде тануым.
***
Күңелемнән багамын да ил-көнгә,
Сорап куям: яшибезме иркендә?
Яклаучысыз калган урам этедәй
Түгелме без кирәкмәгән беркемгә?
***
Юлы ерак – барасы да барасы.
Ниләр генә күрми адәм баласы.
Ә чынында, тууга, һәр мизгелдән
Якыная яшәү-үлем арасы.
Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ (1951) – шагыйрь; «Суз җырыңны, былбылым!», «Карурман чишмәсе»,
«Таныш халәт» һ.б. китаплар авторы. Актанышта яши.
144
***
Сабый түгел, күрәсез бит, мин үстем.
Инде хәзер ваклыклардан мин өстен.
Тормышымда күп нәрсәгә ирештем,
Әйтә алмас дөнья миңа: и мескен!
***
Инде күптән сизелсә дә арганым,
Артка түгел, алга таба барганым.
Алла кушып, алда исән-сау булсам,
Көйләп булыр әле, димен, калганын.
***
Агымыдай талгын аккан елганың
Сизелми дә үтеп киткән елларым.
Әйтмәсәнә, шул елларга ияреп
Үтеп киткән ямьле чагы дөньяның.
***
Валчык кына – зурдан түгел капканым.
Алтын түгел, бакыр гына тапканым.
Эшләвемнең нәтиҗәсе тир түгеп –
Хәләл барсы, шуңадыр да шат җаным.
***
Йөк күтәреп мендем гомер үренә.
Кызыкмадым урынның иң түренә.
Инде хәзер үргә менеп күз салгач,
Тормышымда бар да ипле күренә.
***
Илем, дисәм, мине ишетерме?
Улы итеп мине хис итәрме?
Онытылып торган үз баласын
Таныр өчен анда көч җитәрме?
***
Күкләре язган кеше язмышын.
Үзгәртеп булмас гомер агышын.
Күргәннәре дә җитеп ашса да,
Ниләр көтәргә икән тагын соң?
***
Уйларга чумып карап тормалы –
Турыга түгел, юлым бормалы.
Исемә төшеп, үзәккә үтеп
Сагындырганы – яшьлек еллары.
***
Алга барам, димен, салмак кына.
Адымнарны эчтән санап кына.
Ф Ә Н Ә В И С Д Ә Ү Л Ә Т Б А Е В
145
Кабатлана бер үк ялгышларым –
Алып булмый әмма сабак кына.
***
Аңлап эш ит шуны, и син бәндә:
Бар өстенлек – алдан өлгергәнгә.
Берни дә юк артка чигенгәнгә,
Йоклап калма вакыт йөгергәндә!
***
Яшәгән чак уйга талып кына.
Уйламыйдыр мәхлук сарык кына.
Ялгышлардан гыйбрәт алып кына,
Яшәп була алга барып кына.
***
Замананың эңгер-меңгер мәле.
Сытык йөзле әллә мин генәме?
Бер ай-һайсыз, кайгы-сагыш күрми
Яшәгәне бар соң кемнең әле?
***
Уйладыммы, борчуларым арта –
Шәп чакларым калып бара артта.
Нык кыскарды сиңа язганы, дип,
Вакытмы ул – чабуымнан тарта?
***
Бу дөньяның агы, карасы бар.
Безгә монда гыйбрәт аласылар.
Намус-кыйбласыннан тайпылмаган
Кеше булып җирдә каласы бар.
***
Акыллыдан ясый аңгыра.
Тормыш кайчак хәйран калдыра...
Тормыш сынауларын үтә алган,
Көче булган алга алдыра.
***
Кемдер – өстә, кемдер – төпкелендә.
Ныклап баксаң, монда юк кем генә.
Күтәрделәр, диеп, син масайма –
Ялган дан ул, дустым, төтен генә.
***
Бакчаның да иснәлмәгән гөлләре бар.
Гомернең дә менеп җитмәс үрләре бар.
Гомер буе эчтән генә саклап йөрткән
Күңелнең дә гел ачылмас серләре бар.
САГЫНДЫРГАНЫ – ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ
146
***
Күңелемнән белсәм дә мин ни әйтергә,
Тик мөнбәрдән сүз бирмәсләр мин ятимгә.
Әйтер идем: тел-динеңне сакла, диеп,
Әкеренләп бетеп барган милләтемә.
***
Уйламый да ничек авыр тапканыңны.
Бер әрсезе тартып ала капканыңны.
Тик онытма – аңардан да хәтәрерәк
Хәрамчылар урап алган як-ягыңны.
***
Савап кылып яшәп калыйм дигәннәргә
Сабыр гына юл күрсәткән пәйгамбәр дә.
Хөкем кырыс – чит өлешкә кергәннәргә,
Комсызларга, акча, байлык сөйгәннәргә.
***
Үзләренә җәза алар сорап тора –
Бәндәләрең хәрам җыя, гөнаһ кыла.
Тыелалмый азынганны-тузынганны,
Тәңрем, җыеп җәһәннәмгә олактыр ла!
***
Тыныч йокла, әлли-бәлли бәү, диясе.
Китеп барды дөньяның бер әүлиясе.
Туганнан соң, гомер дигән тукталышта
Озак тормый җирдә һичбер җан иясе.
***
Тыймасаң, эштән кудыра тел дигәне.
Буранлап карны туздыра җил дигәне.
Бәйрәмнәре бетеп торган араларда
Матәм көннәре уздыра ил дигәне.
***
Юлым – туры. Ак күңелдә – ак уйларым.
Ил – упкында, ник күрмисез, казыйларым?!
Кирәк икән, итәгенә ут төртегез
Ил талаган апаларның, абыйларның!
***
Кем ул әйтә: хаклык эзләп маташма да.
Юк ул хаклык – өндә килеш саташма ла.
Бар ул хаклык – Хак Тәгалә, аның дине
Юл күрсәтә саташканга, адашканга.

Реклама