Логотип Казан Утлары
Шигърият

МОҢНАР БЕЛӘН ШУҢА ЧИГЕЛГӘН


Туган тел
Синдә – шатлык җиңеллеге,
Кайгылар авырлыгы,
Ата-бабам батырлыгы,
Аналар сабырлыгы.
Синдә – күңелләр киңлеге,
Туган җирем ямьнәре;
Синдә – илем иркенлеге,
Синдә – дөнья гамьнәре.
Югалтмыйсың, туган телем,
Сине югалтканны да,
Син алып чыктың дөньяга
Синнән баш тартканны да.
Сиңа тел тидергәннең дә
Телен син ачкан идең,
Ана булып, бишегенең
Янына баскан идең;
Сиңа кырын караганның
Күзен син ачкан идең.
Рухыбыздан табылган тел,
Тагылган тел түгел син,
Тар юлларда тигәнәктәй
Сарылган тел түгел син.
Көлү теле, елау теле
Уртак, диярләр. Беләм.
Ләкин татарча елыйм мин,
Татар телендә көләм.


Гамьнәр илендә
Сәяхәтләр кылып хозурлану,
Илләр гизү насыйп булмады;
Җаным гына һаман юлда булды,
Эзләнүдән аңым тынмады.
Бу тормышны күпме яратсам да,
Бернине дә җиңел бирмәде.
Тапмый калмый ләкин ир-егетнең:
«Табам!» – диеп җилкән киергәне.
Шатлыкларым булса, һәр бөртеген
Табып кайттым Кайгы иленнән.
Нәкышләре шуңа сагышлырак,
Моңнар белән шуңа чигелгән.
Сөюем бар – Югалтулар дигән
Упкын аша кирәк үтәргә.
Йөрәгендә сөю булган кеше
Юл газабын җиңел күтәрә.
Уңышларым булса, менеп алдым
Эзләнүләр, Еллар тавыннан.
Ышанычым минем шул юллардан
Җәяү килгән чакта табылган.
Тынгысызлык һаман алга дәшә.
Ил хәстәрен салып иңемә,
Ваемсызлык иленә тукталмыйча,
Килеп кердем Гамьнәр иленә.


Шик
Гомер буе сине уйладым мин,
Гомер буе сиңа гашыйкмын.
Гомер буе сине эзләдем мин,
Гомер буе сиңа ашыктым.
Һәрнәрсәне синең белән башлап,
Синең исем белән башкардым.
Синдер, диеп, сине сөям, диеп,
«Син»ен сөйдем ялгыш башканың.
Урау иде сиңа барыр юлым,
Җиңел юллар булды – китмәдем:
Сайладым мин, әкияттәге кебек,
Иң авырын – сиңа илткәнен.
Көч җитмәсне син дип күтәрдем мин,
Егылганда, син дип калкындым.
Син дип җиңдем җиде каршылыкны,
Уртасыннан үттем ялкынның.
Син, дидем мин, куәт кирәк булса,
Өметемне өзгән көнемдә.
Һәм, ниһаять, хәлсез юлчы кебек
Торам синең ишек төбеңдә.
Тик ачасы гына...
Ләкин мине
Ышанычым тагын ташлады.
Ачармын да... очратмаммы соң мин
Сине түгел, тагын башканы?


Яшәү өчен!
Бу гомерем өчен мин муеннан
Бурычлыдыр сиңа, ихтимал,
И табигать, нигә бу кадәр үк
Аяусыз соң синең ихтыяр?
Ничә миллиард еллык хезмәтеңнең,
И табигать, кая кадере?
Кеше өчен шушы туфрак – ана,
Шушы туфрак – аның кабере...
Җан өргәнсең безгә, аң биргәнсең,
Җир йөзенә хаким иткәнсең;
Тик дөньяга килгән һәр кешеңне
Үлемгә дә хөкем иткәнсең.
Тик һәр гомер – мәңгелеккә тамчы,
Ташлар тишеп килә тамасым.
Үлемсезлек бирмәсәң дә,
фәкать
Үлем өчен тудырмагансың.
Язгы ташкын булып, ташып, тулып,
Яшәү көче кайный күңелдә;
Аңым, җаным, эшем – яшәү өчен,
Тәнем генә калыр үлемгә.