Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮПСЕНМӘСЕН КҮКЛӘР ГЕНӘ...

***
Миллионлы шәһәремдә
Миллион йөз чагыла.
Шул йөзләрнең барчасыннан
Берсе бик якын миңа.
Меңәрләгән машиналар
Тыз да быз чабып тора.
Җанга уелган санлысын
Күзләрем табып тора.
Йөзәрләгән таш биналар
Чатлары, почмаклары...
Һәркайсының бар күңелдә
Сакланырдай чаклары.
Бихисап исем-дәшүләр –
Ишетүем сак минем.
Берсен-бердәнберен генә
Күңелемдә саклыймын.
Миллионнан да, дистәдән дә
Табыла эзләгәне…
«Яратам!» – дип дәшсен иде
Өметем өзмәгәне...
Миләүшә Закирова – 1989 елның 26 августында Казанда
туа. 2006 елда 68нче татар-рус гимназиясен көмеш медаль
белән тәмамлый. Уку вакытында татар теле, әдәбияты буенча
олимпиадаларда катнашып, татар әдәбиятыннан республика
күләмендә алдынгы урыннарны яулый. 2006-2011 елларда КДУның
(хәзерге КФУ) социология бүлеген кызыл диплом белән тәмамлый.
Университетта алман телен дә өйрәнә, аспирантурага
керә. Аспирантурада укыган вакытта төрле социологик
тикшеренүләрдә, конференцияләрдә катнаша. Шигырьләрендә
– фәлсәфи фикерләү, тормыш турында уйланулар, яшь кешенең
үз-үзен эзләү тематикасы.
6. «К. У.» № 11
162
***
Без –
Аллаһ тарафыннан
Бер тамчыдан шытым биргән
Кечкенәдән кечкенәрәк
Адәм бөртекләре –
Бәндәләр генә...
Безгә хаталану, ялгышу хас.
Безгә
Вак нәрсәләргә кубып борчылу,
Белми торып сәбәбен дә,
Соралмаганда бәя бирү,
Искәрми әдәп, әхлак таләбен дә,
Үзебезгә үзебезнең
Игътибар үзәге булу хас.
Кайчак
Тезгенне нык тоталмыйбыз,
Хис ташкынын тыялмыйбыз,
Ашыгып-кабаланып абынабыз,
Алдын-артын күрми атлыгабыз,
Әйтегезче,
Кайсы бабабыздан бу мирас?
Юкса,
Аллаһ Тәгалә каршында
Кечкенти генә кешеләрбез...
Әгәр үзебезгә үзебез
Хаклык күзеннән карарга
Өйрәнсәк,
Бәлки, бераз зураербыз?
***
Белмим
Бүтәннәр ничек яшәгәнен,
Аларның кайда, ничек йөргәнен,
Нинди уй, тойгы кичергәнен,
Бары сизенәм генә...
Дөньяда
Нинди мәхшәр, мәсхәрәләр булганын,
Цунамилар купканын,
Кешелек тарган шатлык-кайгыларын
Мин белмим әлегә...
Почмаклар,
Юллар чатында ни көткәнен,
Төнге йолдызлар ни дип күз кысканын,
Ачы җилләр нигә елавын,
Яфракларның тын пышылдавын –
Аптырамагыз белмәвемә.
М И Л Ә Ү Ш Ә З А К И Р О В А
163
Анык беләм, шөкер:
Үткәнемә кайтырга һич теләмәгәнемне,
Беләм тик синең белән бүгеннән
Бәхетледән дә бәхетле икәнемне!..
Күпсенмәсен күкләр генә...
***
Бар да кирәк бу тормышта:
Акыл үстерер өчен,
Гыйбрәтле хәл алу өчен,
Тәкатең артсын өчен,
Сын-рухың ныгысын өчен –
Бар да кирәк бу тормышта.
Көтелмәгән очрашу.
Кинәт кавышу.
Бер-берен табышу.
Кирәкме?
Кирәк!
Туктаусыз гәпләшү.
Эчкерсез сөйләшү.
Күңел ачып көлешү.
Кирәкме?
Кирәк!
Нужа чигү.
Ачы яшьләр түгү.
Билләр бөгү.
Кирәкме?
Кирәк!
Ялгышу, хаталану,
Абынып егылу,
Аннан кабат торып,
Яңа юллар ачу.
Кирәкме?
Кирәк!
Саташу.
Югалып калу.
Адашу.
Ә соңрак
Аңыңа килү.
Кирәкме?
Кирәк!
Каядыр ашыгу.
Каядыр соңга калу.
Каядыр иртәрәк булу.
Кирәкме?
Кирәк!
Бар да кирәк бу тормышта:
Акыл үстерер өчен,
Гыйбрәтле хәл алу өчен,
Тәкатең артсын өчен,
Сын-рухың ныгысын өчен –
Бар да кирәк бу тормышта.
Кирәкми тик
Акылыңны җую.
Яшәешнең ямен кире кагу,
Зарарлы шөгыльгә алыну,
Хыянәт упкынына чуму –
Кирәкми берүк.
***
Иркәләп, сыйпап,
Сөеп, назлап,
Күңелемнең кайсы кылларын
Тибрәттең син?
Тәнемнең кайсы авазларын
Таныдың син?
Көлеп, елап,
Күккә ашып,
Йөрдем мин
Җир өстеннән,
Йөздем мин
Күл өстеннән.
Көйдем, яндым,
Бардым, таптым.
Югалтуның ни икәнен
Тагын татыдым.
Эзләндем, хафаландым,
Сабыр иткәч, аңладым:
Табышымның җимешен,
Тормышымның җисемен.