КҮКРӘК ТУЛЫ МОҢ КАЛГАН...

Куа заман...
Арттан куа заман чыбыркысы,
Көннәр, айлар, еллар йөгерә:
Үгез чаба, барыс, куян чаба...
Узып барсын кеше элдерә!
Ашыктыра тормыш ихтыяҗы –
Хыял, максат, чынлык бәйләнә;
Өлгерә алмый җәяү барып адәм,
Ул ябышкан көпчәк-хәйләгә:
Түгәрәк эчендә түгәрәк,
Әйләнә өстендә әйләнә;
Минутлар сәгатькә,
Ай-еллар гасырга,
Мизгелләр гомергә әйләнә...
Куа килә тарих тәгәрмәче!
Алга куйган иблис сыбызгысын:
Абын, тор, чап-йөгер
йә тиз юл сап,
өлгер, –
Кеше диеп тормас – сытылырсың!
Туктый алмый вакыт тәгәрмәче, –
Аста калсак җирдә...
хушыгыз!
Ярсу типкән йөрәк пешкәгеннән
Атылып чыга янган «уф»ыбыз...
Түгәрәк эчендә түгәрәк,
Әйләнә тышында әйләнә...
Җәйләрдән җәйләргә,
Бәйрәмнән бәйрәмгә,
Бәладән – бәлагә...
Көйләнгән
язмышлар шәйләнә!
Тыныч яшәү күптән артта калган,
Гомер елы тизрәк бәйләнә;
Буыннарны буын алыштыра...
Тизлек кулда – җаның жәлләмә!
Тәмам шашкан тиен тәгәрмәче!
Көләсе дә килә, елыйсы да... –
Хәят чыгры күптән буш әйләнә –
Кодрәт кипкән милләт коесында...
Түгәрәк эчендә түгәрәк,
Әйләнә өстендә әйләнә...
Күпме май калгандыр шәмнәрдә? –
Бар җиһан – шоу-кино
зырылдап әйләнә!


Бәхетле булыйк!
Бу дөньяга гел бәхетле тусын,
Бәхетлеләр, әйдә, Җирдә бик күп булсын;
Бәхет белән бөтен җиһан тулсын...
Бәхетсезне килеп менә кем юатыр?!.
Тук кеше ул белми ач кайгысын,
Күңеле бөтен китеккә күз салырмы соң?..
Шаркылдаган сыктаганны таныр, димсең, –
Бәгырьләрдән тамган яшьне кем туктатыр?!.
Килсен Җиргә бәхетлеләр... килсен!..
Кадер-назны алар бездән күбрәк күрсен...
Тормышлары балда-майда йөзсен, –
Гамьсезлектән кешелекне кем уятыр?!.
Гафил булып,
мүкле таштай ятмаслармы...
Ата йортын сүтеп учак якмаслармы...
Бер-беренә ләгънәт уты атмаслармы...
Өр-яңадан таш гасырга кайтмаслармы...
Яшәү өмтен Җирдә кабат ни кузгатыр?!.
Бәхетленең гел татлымы татыганы,
Гамьсезлекнең зур очышмы атынганы?..
Кара төндә якты йолдыз атылганы
Һич тынгылык бирмәс җанга,
ул уйлатыр!
Юк, кирәкми әзер бәхет – торсын...
Тормыш җиргә ныклап басып йөрсен!
Бәхет өчен көрәшүче килсен!
Рәхәтлектә оетмаслык иман бирсен –
Киң җиһанда ул гына тик нур уйнатыр!..

Аерылышу
Биздереп дөнья гаменнән,
Үзеңне тик уйлатасың;
Чыккысыз сагыш сазына
Керттең гомрем куласасын...
Үзең киттең, алып киттең
Ихтыярым ике кулдан;
Үткәннәрем хатирәсе
Йөртә хәзер мине юлда.
Иңнән сөйри көннәр, еллар...
Әвәләнәм төн буена;
Күчеп йөрим – атсыз җайдак,
Бер урыннан бер урынга.
Төпсез төннәр чоңгылыннан
Чыгасың да сүз катасың...
Төшләр азмы – аягүрә,
Уяу килеш сызлатасың?..
Инде барсы хәл ителгән:
Мең кичереп, мең янган;
Киләчәккә алыр нәрсә –
Күкрәк тулы моң калган...
Сине бәхетле итәргә
Ниләр биреп җиткермәдем...
Төннәремдә җил тәрәздән
Җан даулар дип ник белмәдем?
Адәм тәне чи иттән лә...
Тиз янып сызып беталмый;
Бәргәләнә җан – иреккә
Күбәләк булып күчалмый:
Кичтән төртеп аударасың,
Таңнан сөйрәп кузгатасың;
Янмый калган көнең... дипме –
Сүнмәс утта аунатасың?!.


Остаз
Әдәбият галиме, фикердәшем
Мәсгуд Гайнетдиновка

Үсмер чактан ләмкә бәйләп, җиглеп милләт көймәсенә...
Бурлак язмышын сайлады тигез дөнья яктысында;
Тартып кертте коллык бавы яшәү-үлем арасына –
Кырык ел ул чәбәләнде, ятьмәдәге балык сыман.
Ерак торды рәсмилектән… кыйммәт иде саклык сүзе,
Чорма башы китабыннан табып җанга аклык тезде;
Кулъязмаларда казынды – орден-исем казанмады,
Булды бәхте – табып сүтү төенләнгән хаклык җебен.
Шәхси өмет акланмады – калды ярсыз, гаиләсез,
Яшьлек дусларын югалтты, бәгъре өзлеп, ихтыярсыз:
Империя мәкеренә түзми эчеп кайсы янды,
Түрәләргә кушлып, күпләр дөньялыктан китте сансыз.
Алып ташлап хан заманнан өелгән бар пычракларны,
Меңнәрне ул күзле итте, аңлы итте чукракларны;
Ачышында милләт күзгә кырып салыр дәва тапты,
Делосында шелтә артты һәм кисәтү чираттагы.
Гадел зат, дип, килде сыенып, берән-сәрән теләктәшләр,
Канат астына җыйналды шәкерт – рухи йөрәктәшләр;
Теләделәр бу дөньяны синең күз белән күрергә –
Өч-дүрт айга үзен шагыйрь итеп тойган көрәштәшләр.
Хозурланып, җан савытын кемдер кат-кат тутрып китте,
Хаклык кизләвен татырга һәркемгә дә урын җитте…
Ялгыз калды… каләм тотып, тау-ташларда чокынырга –
Кем дәрәҗә, кем шигырьдә сыңар шәм күк сүнеп бетте.
Исәннәрен гафу итте, җанны телде киткәннәре,
Максатлары бер иде бит, уртак иде шәкертләре;
Бәхилләде: нишлисең, дип…
милләт, өммәт, Хак каршында
Һәркемнең үз вазифасы,
илтер йөге,
бәхетләре…
Ул карт инде.
Куркып…
нәзрен үтәп чыкмый каласына,
Һәркөн иртүк килеп җитә
мәшһүр китап каласына;
Кереп китә кыштыр-кыштыр,
эшчән-тырыш керпе кебек,
Могҗизалы таш мәгарә – кулъязмалар арасына.


Бәхетле кесә
Кышның очкынлы учагы –
Йолдызлы кичләр иде;
Дәрте күкрәктә дөрләгән
Ялкынлы хисләр иде.
Уттан-суыктан саклаган
Уртак бер кесә иде;
Дөньяда эреп бетәбез,
Кул шунда керсә инде...
Киң урамнарны тарсынып,
Тыкрыкка төшә идек...
Аңлашулар җан күпере –
Куш кулга күчә иде.
Башның күкләргә тиюен
Син безнең күрсә идең;
Сәбәбе шул: уртак оя –
Хикмәтле кесә иде!
Япан кырда сукмак салып,
Кар илен кичә идек;
Уйның бер очы – йолдызлар,
Бер ягы – кесә иде.
Кайчак каршыга рәхимсез
Әче җил исә иде;
Туган йорт, әни яккан мич,
Сабыйчак истә иде...
Җиһан урап кайткан хыял
Бергә үрелсә инде –
Шау йолдызлы өметләрдән
Шып тулган кесә иде!
Җир биргән дөнья гамьнәре
Еракта, эчтә иде;
Ярсу язмыш кануннарын
Аузлыклар исәр идек.
Төннәре бергә кушты да,
Аерды көндезләре –
Тормагач гел юл күрсәтеп
Йөрәктә йолдызлары.
Җилләрендә, суыгында
Аерылмас иңсә идек;
Куш җилкән булып язмышның
Күзенә керсә идек…
Пальтоларда кесәләр күп,
Уртак – бер кесә иде...
...Могҗизалы шул яшьлеккә
Кайтып, их, йөрсәң иде!
Кочак җәеп, бата-чума,
Каршыңа килсәң иде;
Дөньясына алмаштырмас
Кесәңә тиңсәң иде!
Салкын кышларга бирешмәс
Бәхетле кемсә идек...
Гомергә җанны нурлаган
Сөюсез нишләр идек?!.
Серне ят күздән саклаган
Тиңдәшсез кесә иде!
...Кесә үзе юк –
җылысы
Тик искә төшә инде!

Реклама