Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕР ҮЗӘНЕНДӘ ТОРА САКТА


Тукай кайтып төшсә...
Әгәр Тукай кайтып төшсә
Бүгенге көнебезгә, –
Кулын куеп каш өстенә
Ни әйтер иде безгә?..
Терелеп кайтсамы Тукай
Бүгенге Казанына,
Азык тапмый калмас иде
Үзенең язарына.
Дияр иде: татарымның
Рухы-җисме тазамы?
Ничекләр соң дәвам итә
Алу-сату базары?..
Кай патша идарә итә
Сез яшәгән чорларда:
«Әллүки»ләр калды микән
Сез җырлаган җырларда?
...Туган тел язмышын күреп,
Кабатлар иде шуны:
«Әй син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бумы?»
Карәхмәтләр урынына
Бур Әхмәтләр ишәйде.
Урлашуда, гөрләшүдә
Мафияләр көчәйде!
Шүрәле каргаган авыл
Юк, дисеңме, һаман да, –
Өр-яңадан кайтып төштек
«Крепостной» заманга!
Ит белән сөт һаман әле
Крәстиан җилкәсендә.
Үзгәреш күренми хәтта
Мәхәббәт өлкәсендә:
Кайда – Таһир-Зөһрә кебек
Сөюдә янган утлар;
Китап битләренә чумып
Ләззәт эчкән минутлар?
«Интернет» белән «инкыйраз»
Рифмалашкан заманда, –
Вәсвәсәче иблис токым
Уен уйный һаман да.
Харап була яшь-җилкенчәк –
Капты «афәт» базына:
Эшен ташлап, берөзлексез
«Портал»ларда казына.
Әдәп-әхлак, сәясәтнең
Саекты чишмәләре.
Хәтта классик әсәрләрнең
Чүплеккә киткән мәле!
Рухы түгел, акча өчен
Ил эчендә дау бара.
Монафикълар, балта тотып,
Кабер ташын аудара...
Кешелеккә ябырыла
Супер глобальләшү, –
Ходай нигъмәтләре белән
Мәңгегә бәхилләшү.
Яшәеш – ватык куласа,
Бер әйләнә, бер баса.
Сугыш-сугыш уйный илләр,
Дөнья – канлы тамаша.
...Әй, Тукайҗан!
Кайта күрмә
Безнең бүгенге көнгә, –
Дучар буласыбыз килми
Синең усал хөкемгә!
Уттан алып, суга салып
«Пешекләр» идең безне!
Зарыбызны аңлаучы юк,
Белүче хәлебезне...
Шигырьчеләр бик күп хәзер,
Сатирада
Юк шул синдәй маһирлар.
«Дефицит» бездә – шагыйрьләр,
Синең кебек шаһ ирләр!..


Дөреслек
Метеордай чабып узды еллар...
Таш ватылды. Үлде патшалар.
Ә хакыйкать барыбер үлми икән –
Арка терәп хәтта атсалар!

Теләк
Дәрвиш сыман, әй, кичәсе килә
Урман белән урман арасын, –
Күрәсе һәм иркәлисе килә
Яңа туган поши баласын!


Бүген
Черки җилдән һәм кояштан курка,
Кыргый адәм уттан курыккан.
Йолдызларны, күкне айкый кеше,
Бүген аңа – галәм тубыктан!


Таң
Һәр көн саен таңны каршы алам –
Булсын, диеп, илдә бәрәкәт.
Ничә илнең куенында – бомба,

Тәүлек саен
Көтми микән безне һәлакәт?..


Хәтерләү
Басуларга тагын чыгып китәм,
Табанымда – камыл эзләре.
Юл читендә күзен кысып кала
Күкчәчәкнең зәңгәр күзләре.


Көнләшү
Казакъ якта милли университет
Ачтылар бит – әттәгенәсе!
Татаргамы? Шушы горурлыкның
Калды бары мескен «көлтәсе»...


Комсызлык
Америка гарәп илләренә,
Көчли-көчли,
«Демократик» калҗа өләшә.
Кыйтгаларны кабып йотар иде –
Рөхсәт биреп, Ходай теләсә!..


Җанисәп
Империя ганимәтен барлый:
Кешеләр дә,
Җир һәм сулар – бар да исәптә.
Сугышларны туктатмаган Илаһ,
Күпме генә корбан бирсәк тә...

Күчеш
Дәште кыпчак далаларга дәшкән, –
Җир тетрәгән. Таулар авышкан.
Бөек күчеш! Дәверләрне кичеп,
Кыйтга белән кыйтга кавышкан...


Тартыш
Дошманыммы? Бары берәү генә!
Гаҗәпләнмә, ул бит – мин үзем.
Төртеп егам, тартып торгызам да
Чакма-чакма киләм көнозын...


Биеклек
Бөркет оча торган, һай, киңлекләр
Канатсызга мәңге тәтемәс.
Йөрәгендә иман булган затлар
Кылыч каршында да баш имәс!


Ачы!
«Күңелем ачы тели», – дисең –
Гәрчичме, әллә суган?
Тормыштагы «ачы»лыклар
Җитмиме сиңа, туган?


Кырым
Тарихчылар һаман бәхәсләшә:
Кемнеке бу утрау китеге?
Ничәнче кат Кырым буйлап атлый
Рәсәй солдатының итеге?


Мәскәү
Такташ сыман күчим микән әллә
«Аһ... анасын сатыйм»га?!
Рекламалар... Неон утлар яна –
Мәскәү үзе
Әллә кайчан күчкән латинга!


Алма исе
Агачларны ап-ак сыкы баскан,
Гыйнвар ае тәмам бозланган.
Ни могҗиза: карлар яуган чакта,
Алма исе килә кызлардан...

Ветеран
Ветераннар нигә картаймасын:
Айлар, еллар бара авышып.
Мәйданнарга чыксам – ишетәмен
Култык таяклары тавышын.


Яхшылык
Картаймый – таң саен һаман да
Яшәргә ашкына бу күңел.
Гомернең өч көне калса да,
Яхшылык эшләргә соң түгел!


Тар-мар
Минем кулда – мылтык-фәлән түгел,
Үткен каләм, куен дәфтәрем.
Ямьсезлекне тар-мар итү өчен –
Мин чакырам шигырь гаскәрен!


Шәҗәрә
Ага-ага Идел тирләп чыккан,
Күбекләнеп ярга бәрелә.
Идел-йортның газиз бер тамчысы
Кушылгандыр минем тәнемә.


Кисәтү
Әдип сүзен, китап сүзен әгәр
Кыса барсак шулай без тагын, –
Бернинди дә текә икътисадлар
Коткаралмас Илнең әхлагын!..


Мәгыйшәт
Мәгыйшәтнең менә шундый чагыдыр:
Ярлы мескен совет чорын сагыныр.
Урта хәлле – тыпырчыныр уртада,
Байлар исә акчасына табыныр...


Балбал
Бернәрсә дә тоймый, ишетмидер,
Хәтер үзәнендә тора сакта.
Миллион гасыр кичкән таш кисәге
Елый белә – яңгыр яуган чакта...