Логотип Казан Утлары
Бәян

Әдрән (бәян)

Чү! Миңа ни булды?

Йөгерә-атлаган җиремнән шып туктап калдым. Аягыма авыр-авыр герләр такканнармыни – кыймылдата да алмыйм. Әйтерсең лә мине әкиятләрдәгечә, әфсенләп, тораташка әверелдергәннәр.

Нигә туктадым мин? Тирә-якка колак салам: ник бер тавыш булсын. Сәп-сәер тынлык. Безнең йорт янында хәтта багана уты да янмый. Тоташ караңгылык... − Ччерррррррррр...

− Чикерткә-ә! – иң газиз кешемне очраткандай, сөенечемнән пышылдыйм: – Чикерткә дус...

Менә нәрсә туктаткан икән мине! Гәүдәмә көч кайтты, колагыма чикерткәнең канат кагышы моңлы көй булып ишетелә башлады, шунда безнең тугыз катлы тулай торакның түбәсенә сузылып яткан кабарынкы болыт мендәрләрен ертып якынлашкан алтын яктылыкка күзем төште. Таң ата! Аякларым ирексездән йорт янындагы агачлыкка – чикерткә моңланган сазлыклы күл янына әйдәкләде.

− Чччерррррр...

Әллә сөенеп, әллә хәвефләнеп, ул тагын да суза төште.

− Эх, чикерткә дус! − мин аркылы яткан черек бүрәнәгә чүмәштем. – Әйдә, сайра, җырла, туктама! Мин сиңа тимим дә, кумыйм да!

Гүя сүзләремне аңлагандай, чикерткә якында гына аваз салды.

Әллә кайчангы бер вакыйганы исемә төшереп, үзалдыма көлемсерәп куйдым. Кечкенә чагымда, мич артында төннәр буе черелдәгән чикерткәне, тотып, урамга чыгарып атканчы тынычланмый иде Камәр әбием.

− Ник тузынасың син, кортка! – дип сүгә иде аны Гайнан бабай. – Тик сайрасын шунда. Файдалы бөҗәк ич ул!

− Ниткән файдасы булсын аның! Бер колагыма син гырла, икенчесенә бу черләсен, ничек түзәргә кирәк бу галәмәткә?!

− Ник файдасы булмасын! Чебен-черкине киметә ул! Иччу матур җырлый! – Бабай, үзенә фикердәш эзләп, миңа эндәшә: − Әдрән улым, йоклыйсыңмы әле?

− Юк...

− Тыңладыңмы чикерткә сайраганын?

Миңа бабай сүзен куәтләргә кирәк. Юкса...

− Теләсәң нишлә, бер сүзем юк, әмма әбиең сүзен генә сөйләмә, − ди ул миңа.

Шуңа ул ишетергә теләгән җавапны бирдем:

− Тыңладым, бабай...

− Матур сайрый бит?

− Ие...

− Менә-менә! Моңлы бала шул, безнең якка тарткан. Мәгънәле...

− Һии, икәүләшеп бер сүздә тормасаларые... − Әби, тузына-тузына, ачулы шыгырдатып, караватка менеп ята. − Төне буе тыңлагыз, алайса, җырчыгызны!

− Бернәрсә дә аңламыйсың син, кортка. − Бабай әбине шелтәләп ала. Аннан инде чират миңа җитә.− Әдрән улым, йокламыйм, дисеңме?

− Юк, бабай...

− Әбиеңнән булмады, бар, мич артыннан чикерткәне тот та урамга чыгарып җибәр әле, бүгенгә кәнсирт тәмам...

− Менәтерәк... − Әби, тавышын күтәреп, сүз башларга өлгергәнче, бабайның калын тавышы аныкын басып китә:

− Әнә минем кипке белән тотып кара, улым, бер дә булмаса...

Тавышы колак төбендә генә кебек, әмма үзе һич кенә дә күренми. Себеркене тегеләйгә-болайга селеккәли торгач, чикерткә үз «сәхнәсе»н калдырырга мәҗбүр булды. Тоттыммы мин аны, әллә шуннан соң тынып калдымы ул − һич кенә дә хәтерләмим. Әмма Гайнан бабайның чикерткәне үзенчә шулай зурлавы истә калган.

Камәр әбием вафат инде. Гайнан бабай исә сиксән биштә дә егетләр кебек әле. Атна ахырында авылга кайткан саен, күзен хәйләкәр кыса да:

− Сиңа бу матур исемне кем кушкан әле? – ди.

− Син инде, бабай! − дим, җилкәсеннән кочып. – Тагын кемнең башына килсен инде мондый исем?

− Әйтмә дә генә! Әлфрид булып йөрисе идең син, тузгыдым, тузындым, әмма үземнекен иттем! Бер дигән җегеткә бер дигән исем кушабыз, дидем! Анаң лычык-лычык борын суганы тарта, атаң караңгы чыраен йөзенә ягып, тамак чылатып йөри. Әбиең, әтәчкә ияргән тавыктай кырт-кырт: «Кеше эшенә кысылма, үз балаң түгел, теләсә нишләсеннәр!» − ди. «Ничек инде үз балам түгел?! – дип, бик яхшылап әйтергә туры килде әбиеңә. – Үз малаеңны итәк астында йөртеп боламык ясадың, онык − миңа!» − дидем. Менә шулай бу вәйнәне җиңдем мин.

Бабай − алтын куллы механик. Колхозда кайсы техника ватылса да, ул җыйган, ул ясаган. Хәзер дә урамнан үтеп барган машиналарны туктаткалый:

− Энем, генератордагы подшипникларың тузган, алыштыр...

Гайнан бабай, элек тә, хәзер дә нинди генә эшкә тотынса да, авыз эченнән «Әдрән диңгез»не суза. Кайчагында дәртләнеп эшләгән җиреннән: «Ай, гүзәл диңгез!» – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала.

− Менә, улым, үсәрсең, кеше булырсың, дөньялар күрерсең. Бабаңның васыяте шул: кайчан да булса бер Әдрән диңгезгә барып, шуның яр буенда кычкырып бер «Әдрән диңгез»не җырларсың. Менә шул вакытта бабаң теге дөньяларда сөенеп ятар!

− И бабай, икәү барабыз без синең белән, икәү җырлыйбыз! – мин әйтәм.

− Юк, улым, миңа үзебезнең Чияленең Якты күле дә бик җиткән, − ди ул, елмаеп. – Атаң да шуннан ары китә алмады, колхоз эшеннән бушап булмады шул, эх, тәрбияләрлек хут калмады шуны!

− Әти маладис ул, − дип каршы төшәм мин. − Районда иң яхшы комбайнчы, иң шәп тракторчы ул!

− Тракторны кем дә йөртә аны! – ди бабай, кул селтәп. – Олы йөрәк җитми, моңлы йөрәк! Кулың алтын булуы бер хәл, күңелнең дә алтын булуы кирәк! Менә синдә ул бар! Әйдә, җырлыйбыз, улым...

Әдрән диңгез, даулы диңгез,

Даулы ул диңгез.

Тирәләре таулы диңгез,

Бик таулы диңгез.

Хәлен җуйган син бөркеткә,

Ай, син бөркеткә

Шифа бирсен изге диңгез,

Изге ул диңгез. Әй! Үз тавышымнан дертләп айнып киттем. Таң атканда, кем әйткәндәй, шәһәр уртасында җырлап утырам икән! Борын тәмам җебегән. Битемне сыпыргач, үзем дә аптырап калдым – елап утырам икән ләбаса! Әгәр кемдер мине читтән карап торса, хәйран калыр иде, билләһи. Ап-ак кәчтүмнән, кара күлмәккә ак күбәләк таккан япь-яшь егет кара төн уртасында елап-җырлап утырсын әле! Авылда булса, өрәк йөри, әнә елый, дип шәрран ярырлар иде, мөгаен. Хәтерлим әле, балачакта без, өч сыйныфташ егет, өч дус – Сәет, Марсель һәм мин – әниләргә күрсәтми генә алган ак җәймәләргә төренеп, бер төнне, дөресрәге, төп-төгәл уникедә, зираттан атылып чыккан идек. Янәсе, кабердән өрәкләр кубарылган, очраган бер кешене, коты ботына төшәрлек итеп шыр җибәртәбез. Зират капкасыннан акырышып чыгуга ук, тавышыбыз кинәт сүнеп калды: ап-ак җәймәгә баштанаяк уралганлыктан – җәймәне тишәргә ярамый! − бер җан иясенә килеп төртелгәнемне сизми дә калдым. Зур куллар җәймәне бер тартуда суырып алды, шәрә король кебек үк булмаса да, Газиз малае Әдрән булып, карашымны өскә күтәрдем. Хәлим абый! Авылда теләсә кемгә очрасаң да, алдап-йолдап, һич югында, елап, ялынып, вәгъдәләр сибә-сибә котылырга, гафу үтенергә мөмкин әле. Әмма Хәлим абыйдан гына түгел! Юкса әти белән бергә тракторда, урак өстендә комбайнда эшли, урып-җыю башлануга, гел шулар янында кайнашам. Хәлим абый – күз яшенә, тәмле сүзләргә төген дә селкетә торган кеше түгел. «Үзенекен бирми, кешенекенә тими, − ди аның турында әти. Тагын өстәп тә куя: − Шушы кагыйдәне бозсаң, Хәлимнән якты чырай өмет итмә!»

Гәүдәгә әкиятләрдәге Алыплар сыман зур булса иде тагын: юк, киресенчә, Хәлим абый буйга кечкенә, башы да йомры, малайларныкы сыман. Өстәвенә пеләшләнеп тә килә, шуңа да зур колаклары филнеке кебек сәлам биреп тора. Әмма аның яргаланган, таш кебек каты кулы күрешкәндә үк җанны суырып алган сыман, нык кыса. Сыек зәңгәр күзе исә караңгыда да яктылыгын җуймый.

− Фию-фит!

Ул бер сүз дә әйтмәде, колактан эләктерде дә янәдән зират капкасына таба өстерәде. Тирә-якка карашымны йөгертәм, тик ярдәм итәрдәй бер генә дә өметле нәрсә күренми. Кая ул! «Өрәк»ләр күптән өйләренә таба сыпырткан, Хәлим абыйның кулына берәүнең дә эләгәсе килми. Мин генә менә...

− Хәлим абый...

Җавап юк.

− Башка алай эшләмәс идем...

Зират капкасыннан эчкә уздык. Зиратның урта бер җирендә алан сыман урын бар, шунда кадәр кердек. Колакны ычкындырмаган килеш, Хәлим абый бер кулы белән генә кычыткан җыеп алды.

− Әтигә әйтәм... − дип еламсырадым. Бу минем иң соңгы чара иде. Ләкин файдасы юклыгын үзем дә беләм. Тешемне кыстым, мускуллар киерелеп килде.

Хәлим абый дәшми. Хәлим абый ашыкмый.

− Чыжжт!..

− Чыжжт!..

− Чыжжт!..

Авыртудан түгел, гарьләнүдән елап җибәрдем. Телгә килгән бөтен әшәке сүзне йөзенә бәреп әйтәсе, сөмсез битенә йодрык белән кундырасы, тукмыйсы килде үзен!

− Ыштаныңны күтәр, энекәш, киттек! − Хәлим абыйның үз итеп әйткән сүзләреннән гәүдәмне туктаусыз дерелдәткән сабырлыгым-түземлегем ычкынды да китте, акырып еларга керештем.

− Булды, булды, − диде Хәлим абый, җилкәмнән кочып. Үзе үк чалбарымны күтәрде. Җилкәдән кочкан килеш, чыгу юлына юнәлдек. Инде елавымнан гарьләнеп, борынны мышкылдата-мышкылдата, янәшәсеннән атладым. Хәлим абый ашыкмый гына капканың биген эләктерде. Мин һаман тынычлана алмый идем әле, югыйсә ачу белән бер таш алып тондыр да кач бит инде! Аякларым сумалага батканмыни – кымшатуы да кыен. Хәлим абый тәмәке кабызып җибәрде.

− Йә Әдрән, хуш иттек! Миңа ачуланма, син әйбәт малай, үз итәм мин сине, − диде ул һәм кулын сузды.

Минем елак күңел тагын да сытылды. Әмма сынатырга ярамый иде, кулны бирдем дә, кырт борылып, өйгә таба киттем. Күпмедер баргач, артка борылып карадым: Хәлим абый һаман да урынында басып тора иде.

Менә хәзер, ак кәчтүмнән, ак күбәләк таккан кара күлмәктән, шул вакыйганы искә төшерәм дә уйланам: Хәлим абыйга һич кенә дә ачуым калмаган икән. Мин ул хәлне беркемгә дә сөйләмәдем. Марсель ул вакытта да, еллар узгач та, кабат-кабат сорашты, әмма сер бирмәдем. Үзләренең шыр җибәреп, өйләренә сыптыруларын исләренә төшерәм дә, шым булалар. Ул төн исә авыр узган иде минем: тән кабарды, әүвәл кычытуга түзеп булмады, аннан инде авыртудан борсаланып чыктым.

Тән авыртуына түзү берни түгел ул, ә менә күңел тынычлыгы югалсамы?!

Мин – җырчы. Төгәлрәге, мәҗлес җырчысы. Ягъни мәсәлән, тамада Рузиләгә ияреп, җырлап йөрүче. Менә хәзер дә Казан янындагы район үзәгеннән туй уздырып кайтып килешебез. Теләмичә чыгып китәм, авыруга, ярым-йорты кешегә әйләнеп кайтып керәм. Бу эш миңа һич тә канәгатьлек бирми. Үземә нибары егерме биш яшь, үзем инде чытык чырайлы бер кемсәгә әйләнеп барам. Әмма мәҗлесләргә бармый хәлем юк, чөнки бөтен керемем шуннан. Мәктәптә музыка түгәрәге алып барудан кергән акчага гына гаиләне асрап булмый. Шуңа да Рузилә атна урталарында шалтыратып, җырларга чакырмаса, йөрәгем жу-у итә, күңелне ниндидер курку баса. Яшь ярымлык улым Искәндәр һәм аның белән өйдә утырган хатыным Миләүшәнең матди иминлеге өчен мин җаваплы...

− Ахырзаман алдыннан кемне уйласаң, шул каршыңа килеп чыгар, − дип кабатлый торган иде Камәр әби. Мин Миләүшә белән Искәндәр турында уйларга да өлгермәдем, тулай торакның беренче катында, без яшәгән бүлмәдә кинәт ут кабынды. Якынрак килеп, колак салсам, Искәндәрнең үксеп-үксеп елавы аермачык булып ишетелә иде. Күршеләр тагын диварга кагадыр инде, иртәгә Галя түти тагын арттан өреп калачак икән. Миләүшә кабат капланып елаячак, кайчан гына үз фатирыбыз булыр да, шушы җәһәннәмнән котылырбыз икән дип, язмышын каһәрләячәк. Шулай... өч елга якын без кайда гына яшәмәдек, ничәмә-ничә мәртәбәләр төрле фатирларга түләп тордык. Бала тугач, иң арзанлы санап, шушы тулай торакка калдык. Эһ... Искәндәр акырыпмы-акыра. Төне буе без аны чиратлашып күтәреп чыгабыз. Йокының иң тәмле вакытында чырыйлап кычкырып җибәрә дә кулга алганчы тамак төбе белән акыра. Аннан инде бик озак тынычлана алмый. Таныш-белешләр: «Күз тиюдәндер, әбиләргә алып барып карагыз, өшкертегез, − ди.

Барып карадык – файдасын күрмәдек.

«Берәр чире бардыр, табибларга күрсәтегез», − дип киңәш бирүчеләр дә булды. Йөреп чыктык. Без күренмәгән түләүле дә, түләүсез дә табиб калмады бугай Казанда. Кул селтәдек. Баланың әллә ниткән авыруларын да дәваладылар, эчендәге бөтен бозымнарын да чыгарып бетерделәр, янәсе, әмма яшь ярымлык Искәндәр генә һаман да ябык, инде йөгереп йөрергә тиеш булса да, хәлсез генә атлый, буе кечкенә, иң куркынычы – төн саен шулай тоташ үкерә. Миләүшә елап ялвара, сүгеп тә карый – һич тә көен таба алмый.

− Шәһәр һавасы килешми аңа, − ди Гайнан бабай. – Син үзең дә, Әдрән улым, Казанга китү белән, суырылып-ябыгып беттең. Калдыр берәр айга, көн дә яңа сауган сөт эчсә, кире кайтканда балаңны танымассың да.

Мин бабайның тәкъдимен Миләүшәгә әйтеп карыйм. Ул, черки кугандай, борын төбемдә кулын гына болгый:

− Ничек калдырасың аны авылда? Берәр җире авырта башласа, нишли ул? Булмаганны!.. Тулай торакка якынайган саен, Миләүшәнең ярым шыңшып җырлаганы ачыграк ишетелә: «И туган тел, и матур тел...»

Искәндәр башка җырны кабул итми. Тәмам тынычланмаса да, инде тавышы дөнья куптарырдай түгел.

Тәрәзә турысына чүгәләдем дә әллә нигә Искәндәргә кушылып елыйсым килә башлады. Кинәт ниндидер бер ярсу көч урынымнан торгызды, җилләнеп ишектән уздым.

− Миләүшә!

Ул, сискәнеп, артына борылды да, нишлисең, исәр, дигәндәй, имән бармагын ирененә аркылы куйды.

− Көчкә тынычландырдым, тагын башлый бит... − Аның тавышы шелтәле иде. – Яңа күзен йомды...

Мин, Миләүшәне кочкан килеш, Искәндәргә бактым: улым мес-мес йоклый иде, ара-тирә иреннәре тартышып куя, йомылып бетмәгән күзе исә менә-менә ачылып, тутырып карар сыман. Карашымны Миләүшәгә күчердем. Туктаусыз баланы кулында тирбәтеп торган хатыным күзгә күренеп кечерәйгән, бөкрәеп калган кебек, йокысызлыктанмы, авыр уйларданмы күз астында кара мендәрчекләр хасил булган, битендә хәтта җыерчыклар эз салган сыман. Әллә ничек, кыен иде миңа.

− Миләүшә, болай булмый...

Ул, баланы тирбәтүдән туктап, аптыраулы карашын миңа төбәде.

− Мин күптән әйтмәкче идем инде... − Миләүшәнең күзеннән ниндидер хәвефле дулкыннар йөгерешеп узды. – Әйдә, үзебез дә интекмик, баланы да интектермик, авылга кайтып торыйк... Һич югы, бераз аякка басканчы...

− Әдрән!.. − Миләүшә капылт арты белән борылды. Иңсәсенең җиңелчә бер күтәрелеп, бер төшеп торуыннан аның тавышсыз гына елавын чамаларга була иде. Э-эһ! Кычкырсын, сүксен иде ул – анысы берни түгел, әмма шулай, тешен кысып, иренен тешләп кенә еламасын.

− Миләүшә, беләм, өйләнгәндә вәгъдә бирдем, яхшы тормыш вәгъдә иттем, Казан уртасында фатирыбыз булыр, дидем. Әмма, үзең күреп торасың, кыен бит. Сиңа да, миңа да. Шушы унике квадрат метрлы бүлмәдә күпме интегергә мөмкин? Анысы да үзебезнеке түгел. Әйе, мин булдыксыз, ялганчы, бушкуык... Сиңа биргән вәгъдәләремнең берсен дә үти алмадым. Әйе, мин юаш, куркак − шушы тавышым белән сәхнәгә күтәрелергә теләдем. Әйе, заманнан артта калганмын – миңа мәктәптә шул мескен тиеннәргә музыка түгәрәге алып бару ошый. Әйе, мин тәкәббер – мәҗлесләрдә җырлау миңа ошамый, үзем өчен түбәнлек дип саныйм...

Миләүшә берни дә дәшми. Мин туктагач, өйдә, әй лә, бүлмәдә үле тынлык урнашты.

− Авылда клуб директоры эзлиләр. Миңа әйткәннәр иде...

Җавап юк. Ләм-мим. Акылы киткән кешедәй сөйләнүдән мәгънә юк, болай да йөрәгем урыныннан купты. Кечкенә караватта Миләүшә Искәндәр белән йоклаячак иде. Һәр төнне шулай, малай мине әнисе яныннан куа, шуңа идәндәге матраста йоклыйм. Миләүшәнең абыйларыннан калган иске карават пружиналары шыгырдап куйды да, ниһаять, бүлмә тынып калды.

Күзгә йокы керми – йомсам, күздән әчеттереп яшь сытылып чыга. Миләүшә тәкъдимемне кабул итмәде. Беләм инде, аның бик тә шәһәрдә яшисе, баланы яхшы мәктәптә укытасы, үз һөнәре буенча сәнгать мәктәбендә эшлисе килә.

Ул, бала тапканчы, музыка юнәлешле мәктәптә фортепиано дәресләре алып барды. Үзе үк көйләр дә чыгара, шуларны укучылары белән төрледән-төрле конкурсларда тәкъдим итеп, еш кына уңышларга да ирешә иде. Без аның белән институт лифтында таныштык.

Сентябрь ае иде ул. Дүшәмбе иртәсе. Мин, ул вакытта икенче курста укучы студент, авылдан туп-туры институтка килдем дә, шул тизлек белән, беренче лекциягә өлгерү өчен, ябылып маташкан лифт ишегенә аягымны тыктым – ул, теләр-теләмәс кенә, сукрана-сукрана кабат ачылды. Анда бер кыз гына басып тора иде.

− Гафу итегез, ашыгам, − дидем мин һәм аңа күтәрелеп карадым. Карадым да... бермәлгә өнсез калдым: кап-кара ике калын толымы җилкәсенә салынган, түгәрәк битендә мәхәббәт чокырлары балкып торган, калын алсу иренле, каратут йөзле, нәфис бер кыз иде ул.

«Чиб-бәр!» – Беренче уем шул булды.

Безнең бәхетсезлеккә, әллә бәхеткәме икән – лифт көтмәгәндә шып туктап калды. Кызыкай, болай да зур күзен тагын да түгәрәкләндереп, миңа бакты. Еламый гына инде.

− Беренче курсмы? – дип сорадым мин, тавышымны ышаныч тудырырдай көр чыгарып.

− Әйе, − диде ул, ишетелер-ишетелмәслек кенә.

− Бу лифтның гадәте шундый. Шулай кәҗәләнә ул. – Мин аны дер-дер селкетә башладым.

− Нишлисең син? − Кызыкайның йөзеннән кан качты.

Шулчак лифт кузгалып китте, алтынчы катта без бергә чыктык.

− Пока, әйбәт кенә укы! – дидем мин. Эчтән генә үземне сүгәм: «Кара инде, нинди буш сүзләр сөйлим бит!»

− Рәхмәт, тырышырмын! − Ул ап-ак тешләрен балкытып елмайды.

Лекция инде башланган иде, шулай да укытучы миңа бәйләнеп вакланмады, иң артка, егетләр янына кереп чүмәштем.

Шул көнне үк без чираттагы лекциягә кергән аудиториядән теге чибәр кызның төркеме чыгып килә иде.

− Егетләр! Ишетсен колагыгыз: бу кыз минеке! Мин әйттем, – дидем мин, ханнар җөпләвен кабатлап!

Кайсыдыр кул селтәде, кемдер көлде. «Дон Жуан» кушаматлы райондашым Радик кына:

− Исеме ничек соң? – дип сорап куйды.

− Белмим, – мин әйтәм.

− Әй, исемен дә белмәгәч, синеке булмый инде ул, бөтенебезнеке дә, − дип, гадәтенчә, кычкырып көлде ул. – Ә болай... кыз ничава күренә...

Шуннан китте... китте инде. Махсус күрсәтмә алган шымчыдай, иң әүвәл исемен белдем – Миләүшә икән. Аннан районын, авылын ачыкладым. Фортепиано, скрипкада уйнавын белештем.

Ул әнисенең сеңлесендә фатирда тора иде, мин – тулай торакта. Бик озак – ике ай бик күп тоелды − мин аның күңеленә ачкыч таба алмый изаландым. Радик бу мәсьәләдә академик: кызлар күңелен эретердәй сүзләрне вагонлап-вагонлап бушату аңа берни тормый, өстәвенә машинасы да бар – монысы инде үзе үк берничә киртәне җиңел генә узу дигән сүз.

− Булмас, ахры, синнән, давай, үзем кылын тартып карыйм, – диде ул беркөнне.

− Уйлап кына кара! – Мин аңа ачудан бармак янадым.

Дәшмәде тагын. Радик, әйткәнемчә, минем райондаш. Әтисе банк хуҗасы булса, әнисе – районның мәдәният «министры».

− Спонсорым да, продюсерым да бар, мин җырламый кем җырласын! − ди үзе.

Ул инде кечкенәдән әллә күпме җыр конкурсларында җиңеп, лауреат булып беткән. Сәхнә киемнәрем генә дә Казан–Мәскәү поезды вагоннарына сыеп бетмәс, ди. Шулай да безнең төркемдә ул иң талантсызы. Төрле кичәләрдә, очрашуларда беркайчан да үз тавышына җырламый – фонограммага авызын кыймылдатып тора. Райондагы иң зур чараларда Радик соңгы булып сәхнәгә чыга. Йолдыз, нишләтәсең...

...Миләүшәне мин барыбер үземә караттым. Дөресрәге, ул үзе юл күрсәтте. Беренче курсларның багышлау кичәсендә өлкәнрәк курслар да катнашты. Оештыру эшләренең эчендә кайнаган әлеге дә баягы тамада Рузилә – ул чагында бишенче курс студенты – минем дә җырлавымны теләде.

− Әдрән, үз диңгезеңне җырлыйсың, − диде ул, ике уйларга урын калдырмаслык итеп.

Бу «үз» җырымны инде берничә тапкыр башкарганым бар, репетицияләргә йөрмәдем. Гайнан бабай белән кичләрен еш кына баян тартып, бакча башында утырырга яратабыз. Камәр әби әйтмешли, «кәнсиртебез» һәрчак «Әдрән диңгез» белән башлана. Аны бабай шулкадәр дәртләнеп, ихластан җырлый да... ахырдан бер рәхәтләнеп, бушанганчы елап ала. Сәхнәгә чыккач та, үземне әнә шулай бакча башындагы каен төбендә җырлагандай хис иттем – кул чабулардан айнып китмәсәм, билләһи, үзем дә Гайнан бабамдай елап җибәрәсе идем.

Сәхнә артына керү белән, күзем Миләүшәгә төште – скрипкасын кулына кысып тоткан, ә үзенең бите буйлап яшь тамчылары тәгәри.

− Әдрән... − Ни булды?

− Син, син – талант. Зинһар, тавышыңны боза күрмә. Мондый халыкчан бай тавышыңны, зинһар, әрәм итмә. Сине тыңлаганда, минем күңелдә яңа көй туды...

Бу, безнең сәлам бирешүләрне санамаганда, беренче тапкыр ачылып сөйләшү иде. Болай да дулкыннар йөгерешкән тәнем эсселе-суыклы булып китте.

− Рәхмәт! − дидем мин, ерылган авызымны җыя алмыйча.

Миләүшә кулымны кысып тоткан иде, шул килеш без аның белән җәяүләп кайтырга да кузгалдык, ахры.

Октябрь ахыры. Ямьсез, шыксыз кара көн, аяктан егардай әче җил, пыскак яңгыр. Ә миңа эссе, якты, күңелле иде. Ул да, мин дә тәмам чыланып беттек. Подъезд ишеге төбенә килеп җиткәч кенә, сөйләшер сүз калмады. Ул миңа тутырып карады, үзем дә сизмәстән, мин аны кочагыма тартып китердем һәм ирененә үрелдем.

Әйтерсең лә мине иң кызу әйләнә торган карусельгә утырттылар...

Йортлар, агачлар, машиналар – барысы да, барысы да зыр-зыр әйләнә, ә без Миләүшә белән, бер-беребезне кочкан килеш, акрын гына югарыга очабыз. Пыскак яңгыр инде коя ук башлады: чәч араларыннан, керфекләрдән, борын очларыннан тамчылар тама, иреннәрне аерып алырлык көч тә, ихтыяр да, теләк тә юк...

Әйтергә оят, шул яшемә җитеп, беренче тапкыр кызлар иренен тәмләп каравым иде. Ул да, минем кебек үк, үбешә белми, ахры, дип уйлавым истә. Аннан инде без гел бергә булдык. Әмма Миләүшә минем өчен дигән көен һаман да иҗат итмәде, мин исә «уникаль тавышым» белән зур сәхнәләргә күтәрелә алмадым. Ул мәктәптә музыка дәресләре укытып, шунда чумса, мин исә мәҗлес җырчысына әйләндем. Әмма шул октябрь киче күңелемә мәңгелеккә кереп калды, иң авыр чакларда һәрвакыт шуны күз алдыма китерәм...

Битем буйлап агып төшкән тозлы тамчы иренемне кытыклаудан уянып киттем: Миләүшә яңагын яңагыма терәгән иде.

− Ни булды? – дидем мин, аңышмастан.

− Тсс... − диде ул, бармагын ирененә аркылы куеп. Аннан караватка таба ымлады: − Йоклый әле.

Мин кырыс чынбарлыкка кайттым. Кичәге төн искә төште, күтәренке кәефем шундук кырылды.

− Син кичә, дөресрәге, бүген иртән уйлап әйттеңме ул?

Мин сагая калдым. Төнлә аркасы белән борылган иде, бүген ничектер сөйләшә әле.

− Әдрән! Минем кычкырышасым килми. Егет белән кыз булып йөргәндә дә, өйләнешкәч тә, бер-беребезгә авыр сүз әйтми идек, соңгы айларда хәтәр-хәтәр генә әйткәләшергә өйрәндек. − Әдрән, ник җавап бирмисең?

− Әйе, дисәм, тагын елый башлыйсың бит... − Әйдә, төптән уйлыйк әле. Чыннан да, болай яшәп булмый. Син бөтенләй тормыштан күңеле кайткан кешегә охшап калдың. Бернәрсәгә күңелең үсми...

− Әйтмәсәм дә беләсең бит инде, Миләүшә!

− Ләкин без бит шәһәрдә калырга теләдек, үзебезгә сүз бирдек! Бергә концертлар куярбыз, дидек. Зур сәхнәгә чыгарга бөтен мөмкинлегең дә бар бит!

− Арыдым мин, Миләүшә. Әйдә, бүген ул турыда сөйләшмик, ә?

− Юк, хәзер сөйләшәбез. Болай дәвам итә алмый. Нәрсә телисең син?

− Минме?

Аптырап калдым. Нәрсә телим соң мин? Мин... мин тынычлык телим, сыгылып торган өстәлләр янында утырган тук чырайлы, кызарышкан абзыйлардан, шунда ук күз кысып, визиткаларын кесәмә шудырган мут апайлардан, эчеп кайткан саен, хатыны Галя түтине акыра-бакыра, тукмыйтукмый бүлмәдән куып чыгарган күрше Коля дәдәйдән, шушы бүлмәдәге кысанлыктан, мәңге бетмәс шау-шудан – бөтенесеннән дә туйдым. Миңа тынычлык, ирек, ихласлык кирәк!

− Кайтып торыйк авылга! Һич югы, беразга. Аякка басканчы, Искәндәр ныгыганчы. Аннан яңа көч белән килербез! 

Миләүшә, еламсырап, мине кочып алды.

− Кайтасым килми, Әдрән! Күңелсез, яшьләрсез, өметсез авылда нишләрбез?!

− Бөтенләйгә түгел бит, Миләүшә! Син көйләр язарсың, мин яңадан җырлый башлармын!

− Әдрән, бу бит – җиңелү! Чигенү, беренче авырлыкларга ук бирешү...

Миләүшәнең елавына саташып уянган Искәндәрнең үкерүе кушылды. Мин үземне гаепле тойдым. Бу кадәр авырлыкны күтәрә алмас идем, урамга чыгып киттем.

Күңелдә бернинди дә рәтле уй юк. Бушлык. Әрле-бирле йөреп туйгач, кире тулай торакка кердем. Ишекне ачуга, бермәлгә югалып калдым: бүлмә уртасында ике зур капчык, бала киемнәрен ташый торган зур сумка һәм тагын берничә төргәк тора иде.

− Карават та, суыткыч та калсын, алар инде тәмам эштән чыккан. Телевизорны гына алыйк, − диде Миләүшә, сагышлы елмаеп.

− Миләүшә...

− Киттек, Әдрән, әгәр сиңа шулай яхшы икән, әйдә, кайтып карыйк...

Ниндидер бер хис ташкыны күкрәктән үк кузгалып, бугаздан буып алды. Тамак төбенә төер тыгылды. Еларга ярамый иде.

Бар булган байлык белән «ундүртле»гә төялдек. Бу сәфәргә Искәндәр генә шат иде:

− Бабба! Әббә! – диде ул, кулын чәбәкләп. – Вуа-вуа! – машинага утырган, янәсе...

Алда − өч сәгатьлек юл. Казан артта калды...

* * *

Әти безнең кайтып төшүне бөтенләй өнәмәде. Үзебезгә әйтмәсә дә, әнинең җанын ашап:

− Аны авылга кайтасы булгач, райондагы механиклар әзерли торган техникумда гына укырга иде инде. Казанда биш ел ыштан төбе туздырып ятасы юк иде... − дип сөйләнүен без дә ишеттек.

− Бөтенләйгә түгел, ди бит атасы, ник караңгы чырай белән йөрисең, ә? Искәндәр ныгыганчы гына, диләр ич. Үз балаң бит. Бердәнбер малаең...

− Кулыннан эш килгән егетләр бөтенесе дә авылдан китеп бетте. Әнә

классташларыңнан кем бар? Берсе дә юк! Белмим, белмим... Җүнле җегетләр, һич югы, район үзәгенә юл саба...

Без кайткач, әнинең дә күңеленә шик-шөбһә төште. Үзе, бер яктан, шат та, икенче яктан, билгесезлек җанын ашый иде. Өстәвенә күрше-күләннең һәммәсенә дә «бар да әйбәт!» кыяфәте чыгарып, безнең кайтып төшүне дөрес гамәл иттереп аңлатып-сөйләп чыгасы бар.

Әле дә ярый Гайнан бабам бар! Менә ул, ичмасам, чын күңеленнән сөенде!

− И-и, дөньялар ямьләнеп китте, сез кайткач. Һай, Әдрән, әле дә кайтып дөрес эшләдегез. Өй генә түгел, авылга да ямь керде бит! Болар белән, – ул әти белән әнигә төртеп күрсәтте, – тормышның бер кызыгы юк. Ни моңнары юк үзләренең, ни күңелләре шып-шыр... Тормышмы инде ул, йә? Һай, син кайттың да яшисе килә башлады бит! Искәндәр − үземә! Боларга тапшырсаң, җансыз калдыралар!

Казан каласында күкрәк турысын яндырып торган учак авылга кайткач та басылмады бит әле! Киресенчә, бер эшкә дә күңел ятмый – тынгысызлык көчәйде генә. Үч иткәндәй, без күченеп кайткан атнаны классташым Сәет гаиләсе белән район үзәгенә китеп барды.

− Башкача түзеп булмый, Әдрән. Гомер әрәмгә үтә, көн-төн трактордан төшмим, өйгә берни дә кайтмый. Барып чыкмады бу инвестордан, үзе дә кыякларга җыена бугай. Районда тракторчы эзлиләр иде, шалтыраттым да, шундук чакырдылар да. Аннан өйдә энекәш кала барыбер. Бушка эшләп, йорт салып булмый, – диде ул миңа.

Минем кайтуым, аның китүе зур вакыйга иде. Сәет, авыл башындагы каенлыкны урап кайтыйк, диде. Элек ул каенлыкта безнең штаб урнашкан иде. Өч классташ егет – өч дус – шул каенлыктагы ерым төбендә ботаклар, яфраклар белән каплап ясалган штабыбыздан кайтмыйча уйнаган көннәр бар иде!

Минем машинаны кабыздык.

− Ышанасыңмы-юкмы, Әдрән, трактор белән җир сукалаганда йә басуга агу сиптергәндә, шул каенлык янында булсам, сикереп төшәм дә тәгәрәп елыйм. Бигрәк күңелсез бит, малай! Сез икегез дә чыгып киттегез. Ялга кайтканда да хәл белешмисез. Берүзем ятим кебек тик йөрим. Беркемгә кирәгем юк. Ул кичләре тагын... Бер яктан хатын талкый, гомер абзар арты күреп кенә уза, дип...

«Ундүртле»не кибет янында туктаттык.

− Тукта, Әдрән, кереп чыгыйм инде. Гомер эчендә бер вакыйга бит... – диде сабакташ дустым.

− Мин эчмим, Сәет...

− Беләм, беләм!

Сәет кибеттән кош тоткандай чыкты:

− Ияләшеп киттем, Әдрән, сизми дә калдым. Арып-талып кайткач, җиңелрәк булмасмы, дип йоткалый башлаган идем. Кая ул безнең тишек авызга?! Гадәткә керде...

Сәет үзенең китүенә шатлана идеме, минем кайтугамы – белмәссең. Өчебез арасында иң аз сөйләшүче иде ул.

− Марсель китте дә югалды. Сиңа да хәбәре юкмы?

− Язгалаган идем ватсаптан, әллә ни аралашкан юк. Ара-тирә кызык-мызык видеоларын куйгалый шунда...

− Авылны тиз онытты егет. Үзе һаман шул Курил утрауларындамы?

− Әйе, өлкән лейтенант булган. Капитан итүләре бар икән. Пенсиягә чыгар вакытым җитә инде, дип язган иде, көлеп. Аннан соң хәбәре булмады. Быел кайтмый, ахры.

− Кара син аны, ташбаш! Егерме биш яшьтә диген! Башкисәр иде шул үскәндә үк.

Без каенлыкка килеп җиттек. Элек сәпитләр белән ярыша-ярыша җилдерә идек, Марсель һәрвакыт беренче була, Сәет ахырга кала иде.

− Авыл бетә, малай, − диде Сәет һәм кара пакеттан шешә тартып чыгарды. Кыяр, ипине ул өеннән алган иде.

− Менә син уйлап кара, Әдрән... − Сәет шешәдән кырлы стаканына аракы койды... – Хәзер июль ахыры, әле авылда кеше бар. Казан халкы баласын кайтара, кемдер ялга кайта. Вәт. Әле түзәргә була. Урак өсте бетә, бәрәңгеләр аласың, и бетте шуның белән – авылда адәм тавышы ишетергә зар-интизар буласың, билләһи! Ничек җан әрнемәсен моңа!.. Ярый, Әдрән, әйдә, күрешү хөрмәтенә...

− Синең стаканың берәү генә мәллә?

Сәет, гаҗәпсенеп, миңа текәлде:

− Син бит эчмисең?

− Әйдә, синең авылдан китү хөрмәтенә берне салып кара әле...

− Әдрән... − Сәет тотлыгып калды. – Әллә башламыйсың гынамы? Без инде, кем әйтмешли, диңгез эчкән кешеләр. Синең характерны да белмәссең. Җүнсез нәмәстә инде бу.

− Йөрәк яна бит, Сәет дус...

Күздән яшь атылып чыкты, Сәет кулыма кыяр тоттырды.

− Ачы шул бу, − диде ул, хәлемә кереп. – Урыс ничек эчәдер моны...

Балачак дуслар очрашса, нәрсә турында сөйләшә? Шул, элеккегеләрне искә төшердек.

− Син хәтерлисеңме?

− Мин ул чакта!..

− Ә мин!..

Вакыйгалар күп иде. Сәет кара пакетыннан тагын бер шешәне тартып чыгарганда, миңа бик рәхәт иде инде.

− Китмә, Сәет. Әйдә, авылны гөрләтәбез!

− Өмет юк, Әдрән. Китәм инде... – Ул җебегән борынын тартып куйды. – Колхоз бетте, мәктәп бетте...

Кинәт ул айныгандай булды:

− Тукта, ә син кая эшләрсең соң? Син бит – җырчы!

− Клуб директоры...

− Әлләй... Ул ябылмадымыни әле?

− Юк...

− Әдрән дус, син маладис, кайтып дөрес эшләдең. Син кайткач, әллә ничек, душага рәхәт булып китте. Менә монда, – ул күкрәгенә какты, – нәрсәдер кабынды.

Сәет мине кочаклап ук алды.

− Абзый, әй, йоклама! − Изрәп киткәнмен икән, Сәет терсәге белән касыгыма төртте.

− Всё нормально! – дидем мин, кузгалып. – Кайтырга кирәк...

− Абзый, җырла әле берне...

Мин кыстатып тормадым.

Хуш, авылым, сау бул,

Сәламнәр көт,

Таң җилләре искәндә...

Сәет элек тә нечкә күңелле малай иде, ә бүген тәгәри-тәгәри елады. − Бәхетсезләр без! – дип үкседе ул. − Ятимнәр, − дип ыңгырашты.

Көч-хәл белән машинаның арткы ишегеннән кертеп салдым үзен. «Ундүртле» үкереп кузгалды.

...Иртән су эчәсем килеп уянып киттем. Тамак кипкән, башны күтәрә торган түгел. Аш бүлмәсе ягыннан ярым пышылдап сөйләшкәннәре ишетелә:

− Казанда да шулай идеме? – Әнинең тавышына борчулы төсмерләр ягылган.

− Юк, гомеремдә беренче тапкыр күрәм... − Монысы хатын. – Бер тапкыр да эчкәне юк иде бит.

− Яшермә, килен! − Әти дә шунда икән. – Салып йөри башлаган инде бу, алайса. Бәйдән ычкынган. Яклама, дөресен сөйлә. Казанда шуңа рәте-башы булмаган...

− Күрше-күлән күрдеме икән?

− Күрмичә! – Әтинең тавышы кырыс иде. – Көтү куарга чыкканнары күрде инде! Машинасының ишеге ачык, үзе шунда ишек төбендә, җирдә ята иде...

− И Ходаем! – Әнинең сулкылдавы ишетелде.

Миләүшә эндәшми әле, болар җырына кушылып китмәде. Өмет бар, димәк, – эчемә җылы йөгерде. Шулчак бабайның тавышы өй диварларын яңгыратты:

− И-и пумала башлар, эшегез беттеме? Мужик ул эчми тормый. Йөрәге сызлыйдыр, ул сезнең кебек таш бәгырь түгел! Син монда нәрсә кыз-хатын арасында утырасың? – Ул әтигә ташланды. – Үзеңне лыгыр булып кайткан өчен күпме яңакладым? Оныттыңмы, ә?

− Әйсәнә! Син генә боздың малайны! Сүз әйттермәгән булып... − Әти, өстәлне кузгатып, урыныннан торды. – Мин эшкә киттем...

Шуның белән базар таралды, әти чәй эчәргә генә кайткан булгандыр – әле урак өсте җитмәгән. Мин, авырлык белән генә торып, аш бүлмәсенә чыктым. Беренче тапкыр күргәндәй, бөтенесе дә миңа текәлде.

− Беренче һәм соңгы тапкыр, − дидем мин. Әни кайнаган суны өч литрлы банкага салып куя иде – шуны голт-голт эчеп бетердем.

Ишегалдына чыктым – Искәндәр, аякларын чалыштырып атлап, тавык куып йөри иде.

− Әт-ти, тот! – диде ул, сөенеченнән балкып.

Аның уенына мин дә кушылып киттем − чуар тавык ахыр чиктә читән почмагына кысылды да, куырылып, язмышына буйсынды. Искәндәр чырык- чырык көлеп, аның канатыннан сыйпады.

− Улым, булды, җибәрик инде, әнә әтәч нишләргә белми анда.

− Тот! − Бу юлы Искәндәрнең үзе артыннан кудым.

Безнең уенның ахыры һәрчак Искәндәрнең елавы белән тәмамлана иде, бу юлы да ул сөртенеп егылды да җиргә тәгәрәп китте.

− Аб-бу!

Әмма елау озакка сузылмады, бозау «му»лап җибәрүгә, ул лапаска кереп китте.

− Бүген төнлә еламады... − Миләүшәнең тавышын ишетеп, сискәнеп киттем.

− Ә-ә...

− Әни яңа сауган сөт биргән иде, тагын сорап эчте...

− Әйбәт булган... − Кайчан хатын үгет-нәсихәтен башлар да, җанымда уйнар икән дип көттем. Әмма колагыма бөтенләй көтелмәгән сүзләр ишетелде: − Сүкмим дә, үпкәләмим дә. Син инде тормышның төбенә, тәмам түбәнлеккә төшеп җиттең, хәзер инде күтәрелә башла. Иртәгәдән – эшкә, онытма. Малайны кара...

Ул кырт борылып кереп китте. Әгәр тотып сүксә, кычкырса, болай ук авыр булмас иде, бу сүзләре исә аңымны томалады.

Түбәнлек...

Тукта, нинди түбәнлек турында сүз бара соң? Нигә болар бөтенесе дә мине тәмам беткән кешегә чыгара әле? Нәрсә, туган нигезеңә яшәргә кайту түбән тәгәрәүме? Мин бит әти белән әнинең бердәнбер улы, апам күптән кияүдә, район үзәгендә үз гаиләсе белән яши. Киресенчә, минем бу гамәлем хупланырга гына тиеш түгелме соң?

Мине кечкенә чагымда «үҗәт» дип йөртәләр иде. Мәгънәсен аңлаганчы, ул сүзне мин үчекләү дип кабул иттем. Бабай ипләп кенә төшендерде:

− Мине дә шулай йөртәләр иде, улым, – диде. – Ул бик тә шәп сыйфат. Менә син нинди дә булса эшкә тотынсаң, аны тәмам ахырына җиткергәнче туктамыйсың. Укытучыларың да, тырыша, төбенә төшәргә тели, дия иде. Бик һәйбәт бу. Җырларның да иң матурларын гына җиренә җиткереп җырлыйсың. Комбайнда әтиеңне куалап эшләттең дә, беренчелекне алдыгыз. Менә бу үҗәтлек дип атала инде.

Ни гаҗәп, ул сыйфатымны мин Казанда җуйганмын, ахры. Менә хәзер, Миләүшәнең сүзләреннән соң, аларның аш бүлмәсендә сөйләшүләрен ишеткәч, кан тамырларының кызышып алуын тойдым – кабаттан миндә ниндидер эшкә тотыну, аны җиренә җиткерү һәм шуннан ләззәт алу тойгысы уянды.

− Син боларның сүзләрен күңелеңә авыр алма. − Бабайның сөякчел кулы җилкәмә кагылды.

− Юк, бабай. Менә үҗәтлекнең ни икәнен аңлатуыңны искә төшереп утырам әле.

− Шулаймыни? Һе-һе. Әйбәт.

Ул арада лапас ишегеннән күршеләрнең ак мәчесе атылып чыкты, аның артыннан Искәндәр күренде.

− Мияу, мияу! – Малай аның артыннан урамга чыгып китте. Мин дә күтәрелә башлаган идем, бабай кулымнан тотып туктатты:

− Әдрән, көне буе шуның артыннан йөрмәгез әле, эшегез юк кеше кебек. Йөрсен рәхәтләнеп! Аңа сакчылар кирәкми.

− Адашмасын тагын...

− Адашса ни?! Аның Әдрән малае икәне маңгаена язылган, кайтарырлар! Безнең Чияледә бала урламыйлар...

Бабайның сүзләре кызык тоелды, икәүләшеп көлдек.

− Кара әле, Әдрән, авылга яңа клуб кирәк инде, монысы бигрәк иске...

− Шулаен шулай да, бабай. Газинур абый гына күңелгә шом салды: киләсе елдан ябарга исәпләре бар икән. Ничек тә саклап калырга инде...

− Силсәвит Газинурмы?

− Әйе!

− Ябасы булгач, ник кешене ышандырып эшкә кайтаралар? Син аны гөрләтеп эшләтеп җибәр, улым. Аннан яңасын салу артыннан йөрергә кирәк! Әнә бит район гәҗитендә язалар, төрле авылларда клубын, медпунктын, башкасын – бөтенесен бер түбә астына тыгып, яңа төрле биналар салалар. Безгә ярамыймыни?

− Шулай...

− Силсәвит үзебезнең авылда булмагач, игътибар юк инде, улым. Авылдан кешесе дә чыкмады шунда, каһәр...

− Менә бу иске клубны нишләтеп булыр икән, дип уйлыйм әле, бабай. Кешеләр клубтан бизгән, яшьләр бармак белән генә санарлык...

− Һи-и, заманында! – Бабай имән бармагын өскә күтәрде. – Райунда иң шәп җырчылар бездә иде! Мин гармунны тартып җибәрүгә, башкалар шундук тын кала иде!

− Туктале, бабай! – Берни уйламаска өйрәнгән башымда нәрсәдер гөлтләп кабынды. – Җырлый торган әбиләр калдымы икән әле?

− Ник калмасын? – Бабай бармагын бөкләп санарга кереште. − Маһруй шәп җырлый иде – булды бер, Төлке Саниясе райунда да җырлаштыргалады – булды ике, тагын килеп, Зимагур Әнәснең Мәрьяме, Күке Зөлфиясе бар, аннары – кибетче Гөлчирә... Ничә булды?

− Биш!

− Җырладык инде, Әдрән улым, Сабан туе да, Яңа еллар да бездән башка узмый иде. Хәзер генә ул бер бәйрәм дә юк, Сабан туена да күрше авылга барышлы, Яңа ел бәйрәме дә әллә нәрсә шунда...

Бабай минем башымда нинди уй-фикерләр кайнаганын белми әле! Мин инде клуб директоры булып фикерли башлаган идем! Яшьләр юк икән, алар битараф икән, димәк, картлардан башлыйбыз!

− Бабай! – Мин аның заманны зурдан кубып сүгәргә җыенганын беләм, әмма тыңларга һич вакыт юк. – Син миңа ярдәм итәргә тиеш!

− Ярдәм? – Бабай аптырап калды, аннан кеткелдәргә тотынды. – Сиксән биш яшьлек карттан нинди ярдәм була инде, улым?

− Ансамбль ясыйбыз! Чияле авылы ансамблен!

− Анысы нәмәстә тагын?

− Менә син тагын гармунчыга әйләнәсең, әбиләрең җырлый. Районны аякка бастырабыз, аннан Казанны алабыз!

− Аннан инде теге дөньяга да ерак түгелдер...

Мин чигенергә җыенмыйм. Бабайны кочаклап ук алдым:

− Бабай, син мине яратасың бит?

− Сорап торасың тагын...

− Мин синең иң яраткан улың бит?

− Ие!

− Димәк, син миңа ярдәм итәсең?

− Итәм!

− Яратам да инде бабаемны! Иң яраткан кешемдер ул минем, билләһи!

− Безнең чырайдан кешеләр куркып качмасмы?

− Качмас, бабай! Әбиләрне ничек көйләрбез икән?

− Менә анысы вапрус инде, Әдрән улым. Һи-и, яшь чагым булсамы?! Хәзер инде авызыңны ачсаң – теше юк, инструминтсыз осталар хәленә калдык... − Бабайның күзе ялтырый – минем сүзләр аны җилкетеп җибәрде кебек. – Корткаларны кузгату авыр инде ул, ә бер кузгатса-аң, туктата алмассың әле!

− Искәндәр кайда ул? − Безнең сүзне Миләүшә бүлде.

− Урамда йөри, − дидем мин.

Бераздан ул әйләнеп керде, куркуы йөзенә чыккан иде:

− Әдрән, тыкрыкка кадәр бардым, беркайда да юк...

Мин, атылып, урамга чыктым. Миләүшә дә миңа иярде.

− Кара, дидем бит. Яшь ярымлык баланы машина бәрсә... Әтәч күзен чукыса...

Бездән өч өй аркылы яшәүче Маһруй әбинең капкасы ачык, аннан сөйләшкән

тавышлар ишетелә иде – башымны тыгып карасам, Искәндәр белән икәүләшеп ишегалдындагы сары төс ягыла төшкән чирәмлеккә чүмәшкәннәр.

− Маһруй әби, нихәлләрдә сез? – Мин ике куллап күрештем. Миләүшә исә, еллар буе күрмәгәндәй, Искәндәрне кочаклап алды.

− Менә, җүнсез ак тавыгым, тагын чеби чыгарды. Киребеткән тавык булды шул, җәй ахырында кыртлый да, чебиләре барыбер кеше булмый инде аның. Ничә куып төшердем үзен...

− Искәндәр, әйдә, өйгә кайтабыз, − диде Миләүшә.

− Җоок! – Искәндәр бер кулы белән Маһруй әбигә ябышты.

− Бик дуслаштык әле Искәндәр улым белән. – Маһруй әби канәгать кеткелдәде. – Нәкъ син инде, валлаһи! Суйган да каплаган! Менә чебиләрне күрде дә хәйран калды. Син дә шулай корт-мазарга үлеп тора идең бит.

− Миләүшә, бар, кайт, мин улым белән калам.

− Тагын югалтма! − Ул, кырт борылып, чыгып китте.

− Һе, − диде Маһруй әби, әмма бер сүз дә эндәшмәде.

Камәр әби белән Маһруй әби җәйләрдә һәр кичтә капка төбенә чыгып утыра иде. Алар янында мин дә буталам. Маһруй әби, кесәсеннән суыра торган кәнфит чыгарып, гел җырлата иде үземне.

− Җырламады әле малаең, – дип, Искәндәрнең башыннан сөеп алды ул. – Гайнан бабаң да җырлый, әтиең аннан да остарак, дим үзенә. Аңлаган сыман карап тора. Җырлар әле, моңлыдан моңлы туа.

Маһруй әби сүзләре күңелемә сары май булып ятты, нәни учына сап-сары чебине кысып тоткан улымның юка саргылт чәченнән сыйпадым.

− Син үзең дә шәп җырлыйсың бит, Маһруй әби!

− И-и, кит инде, булмаганны! Яшь чакта кем җырламый инде!

− Бабай әйтә, Маһруй әбиең, калышса да, шул Әлфия Авзаловадан гына калышадыр, ди!

− Гайнан бабаң ни сөйләмәс! – Маһруй әби, үзе дә сизмәстән, яулык чите белән авызын каплады. – Аның теле белән! Камәр әбиең әйтә торгание, сүгеп тә булмый бит аны, дип. Камәрбану, Камәрсылу, дип, әллә ниләр әйтеп бетерә дә сихерли, дия иде. − Маһруй әби инде минем аркамнан сыпырып алды.

Берьялгызы яши ул. Гомер буе авыру − кечкенәдән аяксыз сеңлесе Миңлегөлне карады. Аны ялгыз калдырмас өчен, кияүгә дә чыкмаган. Миңлегөл әбинең вафатына өч ел була бугай, хәзер инде Маһруй әби гел берүзе калды. Бер дә тик тормый тагы: каз-тавыгын да асрый, бакчасында да мәш килә. Әти, аңа әйтеп тә тормыйча, тракторы белән бакчасын сукалый, бәрәңге алу чорында Гайнан бабай, көрәген таяк итеп, иң беренче Маһруй әбигә кузгала. Аңа мин иярәм.

− Бераз авылда торырга кайткансыз икән, әниең әйтте. Әйбәт булган, Әдрән. Авыл һавасы балага килешә ул... − Маһруй әби уйларымны бүгенгегә кайтарды.

− Шулайрак иде шул, Маһруй әби. Нәрсә булып бетәр?

− Бик әйбәт бетәр! − Маһруй әби, ни гаҗәп, гел шундый күтәренке күңелле булды. Юкса аның бу тормышта нинди шатлык күргәне бар да, нәрсәгә куанганы бар? – Гайнан бабаң белән очрашкан саен, синең җырлавыңны сагынабыз. Икенче Илһам син булырсың, Алла боерса! Бездә шул кешене вакытында күрә белмиләр! Үзең дә тыйнак инде...

− Ярар ла, Маһруй әби! Менә без бүген бабай белән синең җырлаганны сагынып утырдык әле!

− Кит, булмаганны!

− Гайнан бабай әйтә, Маһруй җырлый башласа, гармунымны тотып, янына басып җырлыйм, ди!

− И-и, син дә тач бабаң булып беткәнсең икән! – Ул кабат аркамнан сөеп алды. − Бабаң шулай гомере буе миннән көлде...

− Юк, чынлап, Маһруй әби! Мин клубта эшли башлыйм иртәгәдән. Менә көзге эшләр беткәч, бер җыелышып җырларбыз әле...

− Һай, Әдрән, җитмеш биштә кеше көлдереп йөриммени хәзер! Кит, булмаганны! Җүнле кеше бу яшьтә йә намазлык өстендә утыра, йә үлә. Тавышы да чыкмый инде аның хәзер, җырлары да онытылган...

− Көзгә кадәр кабат исеңә төшәр әле, Маһруй әби, − дип, мин дә карчыкның җилкәсеннән кагып куйдым.

Искәндәр, чебине тоткан килеш, капкага юнәлде:

− Улым, тукта, ул әле кечкенә, әнисеннән башка яши алмый!

Искәндәр башын чайкады.

− Тагын керербез, улым, яме?

− Җоок!

Хәзер ул елый башларга тиеш иде – иреннәрен бөрештерде, кашлары җыерылып килде.

Рәхмәт төшкере, Маһруй әби үзе ярдәмгә килде:

− Әнисенә алып кайтып күрсәтсен инде, аннары китерерсең!

− Рәхмәт! − дидем мин.

«Кош тоткандай» дигән сүзнең сөенүгә ни катнашы бар икән, дип уйлый идем элек, менә хәзер аңладым: сап-сары чебине учлап тоткан, авызы колагына җиткән Искәндәр улым дөньяның иң бәхетле кешесе иде бу мизгелдә!

Без өйгә шулай кайтып кердек. Гайнан бабай чәй эчеп утыра иде – тизрәк аның янына елыштым. Минем урында хәрби кеше булса, безнең өйне ике лагерьга бүленгән, дип әйтер иде. Бер якта − Гайнан бабай белән мин, икенче якта – әти, әни һәм Миләүшә.

Әмма мондый вак-төяк уйлар уйлап вакланырга башка вакытым булмады – иске дә, яңа да тормыш мине бөтереп алды.

* * *

Газинур абый туганнан бирле «силсәвит» бугай инде ул. Ипле дә кеше инде үзе! Карап торышка тиз арада әвәләнгән Кар бабайга охшаган – ике зур, бер кечкенә түгәрәктән тора: кыска юан ботларына түм-түгәрәк корсак, аннан түм-түгәрәк пеләш башны утыртып куйганнар. Әмма алтын-көмеш тешләрен елтыратып, күзен сызыкка гына калдырып елмаеп җибәрсәме?! Аннан да чибәр кеше табалмассың дөньяда.

− Әйбәт кеше ул шулай мулдан була... − Газинур абый шактый ук очлаеп торган корсагын яратып уа.

Ул – гаҗәеп кеше! Гел ак күлмәктән йөрер, «Шевроле Нива»сында горур гына узып китәр, кемдер кул изәсә, шундук туктар, аның гозерен, хәтта зарын да ахыргача игътибар белән тыңлар. Сүз сөрешенә карап, кашын җыерып алыр, тел шартлатыр, «Ну да?!» дигән атаклы сүзен йөзләгән интонациягә төрләндерер. Аның белән әңгәмә корган беркем дә канәгатьсез калмый. Иң мөһиме, Газинур абый аларның мәсьәләсен хәл дә итә әле!

− Сезон кергәнче, клубны сипләштереп чыгарсың, дигән идем, энекәш, булмады. Монда пакусны киң алдырырга туры килә, ну да! Район миллион төрле эш куша, кайсыннан башларга да белгән юк. Ну да! – Ул түм-түгәрәк йөзенә

килешеп торган түгәрәк кысалы күзлеген ипләп кенә сөртте, борын очына элде. Өстәлендә кәгазьләр аз түгел иде, берәм-берәм һәммәсен дә карап, миңа «фронт» сызыгын билгеләде: − Беренчедән, культура бүлеге урак өстендә агитбригада сымак нәстәкәй оештырып, кәнсирт-мазар белән игенчеләрнең күңелен күтәрергә тиеш. Культура башлыгы Венера Шәмсиевна әйтә, бездән бер номер, ди. Анда, ди, сезгә Әдрән кайтты, ди. − Ул, күзлеген тагын да аска тартып, зәп-зәңгәр күзен миңа төбәде. – Ул сине белә икән, ну да?! Малае белән бергә укыгансыңмы шунда?

− Әйе, Радик – минем группадаш... − Дөрес, бу хакта әйтәсем килмәгән иде.

− Ярар, бик әйбәт бит инде, ну да? Тәк, шул: моны хәл ит. Карамалыда җырлый белүче юк, үзең җырларсың инде. Венера Шәмсиевна турыдан үзеңә шалтырата башлар, үземә кагылмаган мәсьәләне башка кушмасын...

− Ярар, − дидем мин, ризалашып.

− Берәр атнадан уракка да төшәрләр инде. Кичке сменага ындыр табагына киләсе була. Силсәвитләрнең, клубларның бәхете инде ул. Клубыңа материалларны барыбер инвестордан сорыйсы, ремонтка быел акча каралмаган. Аңладың инде, ну да?

− Ну да! – дигәнемне сизми дә калдым.

Газинур абый теләсә нәрсәне гафу итә, әмма бу сүзләрен башка кешедән ишетүне күтәрә алмый иде. Ул, күзлеген салып, миңа карады.

− Ну да... − диде ул, башын чайкап.

− Газинур абый, гафу ит, телемнән ычкынды.

− Телдән ычкыну хәерлегә илтми. Тәк, дәлше барабыз. Кәнсиртне әйттем, ындыр табагын әйттем. Ә-ә! Ну да! Районда укытучыларның август киңәшмәсе була. Ай урталарында инде. Безнең Карамалыга да керәселәр икән бер ише. Яңа койма тотарга, диделәр. Районның үзендә тишек-тошыкны ямарга кеше җитми, димәк, булышмыйлар дигән сүз. Карамалы мәктәбендә ирләр өчәүме- дүртәүме, аларның да берсенең ир диярлеге юк. Инвесторның кешеләре качып бетте. Бу атнада шунда кайнашырсың, ну да!

− Газинур абый...

− Анысы да монысы, иң мөһимен әйтергә онытканмын бит: бүген районга галимнәр килеп төшкән, ди. Венера Шәмсиевна иртәгә аларны безгә җибәрә. Безнең Карамалы авылы җирлегенә, диюем. Уттай эш өстендә йөрмәсәләр, кылны кырыкка ярырдай чакта! Миңа аларны каршы алып ашатасы, сиңа инде шулар белән йөрисе була.

− Нишләргә тиеш соң мин?

− Анысын үзем дә белмим. Кирәк булса – җырларсың, тыңласалар − сөйләрсең, үзләре әйтер, диде Венера Шәмсиевна. Башта Карамалыга килерләр, аннан үзеңнең Чиялеңә алып китәрсең, ну да.

− Клуб мөшкелрәк хәлдә бит әле, коймаларын рәтләп чыгасы иде, тирә-якны алабута баскан, чабармын дигән идем. Сәхнә идәннәре купкан, урындыкларны кагыштырасы бар...

− Ә, әйе! Клуб эшен әйтеп тормыйм, анысы тәртиптә булсын.

− Газинур абый, анда миңа атнасына әллә ничә чара да уздырырга кирәк бит әле...

Ул миңа гаҗәпләнеп карады:

− Уздыр соң...

− Бу эшләр белән мин клубка барып җитә аламмы соң?

− Нәрсәгә сиңа клуб? – Ул балкып елмайды. – Дәкүминтләрең тәртиптә булсын. Аны бит өйдә дә эшләп була, ну да!

− Алай ничек булыр икән?

− Шулай иң дөресе була! Бу клуб болай да ябылырга тиеш, синең өчен бер елга калдырдык. Әйбәт кенә эшләп ал да киләсе елга Карамалыга күчәрсең. Чияленекен барыбер ябабыз. Сезнең йөз йортка тулыр-тулмас авылда клуб тотып булмый. Венера Шәмсиевна шулайрак әйтте. Бераз чыныгу алсын, диде. Шуңа күрә дәкүминт ягыннан тел-теш тидерерлек булмасын...

Газинур абый мине озата чыкты:

− Барысы да әйбәт булыр, энем!

− Кайсыннан башларга соң әле, зиһен чуалды, − мин әйтәм.

− Синең клубта техничка кем әле?

− Разия апа.

− Башка кешең юк та бит инде. Тәк, менә шуңа эш кушудан башла. Кунаклар килер алдыннан, клубны бераз адәм рәвешенә кертсен. Җырлый-сөйли белә торган берничә карчык-корчык та әзер торсын, дигән иде Венера Шәмсиевна, шуларны йөреп чык. Елтыр-йолтыр күлмәкләрен киеп торсыннар иртәгә. Шуларны көйлә дә мәктәпкә койма тотарга бар, ну да...

Мин машинамны Чиялегә кудым.

− И-и Әдрән җаным, бигрәк өч тиенгә калдырдылар бит акчаны, бераз арттырсыннар, әйт әле үзләренә! – Разия апа мөмкинлек чыгудан файдаланып калырга тырышты.

Нәрсә диим? Буш вәгъдә бирә алмыйм, иңсәләремне генә сикерттем.

− Беләм, беләм, барыбер артмый инде ул, болай гына әйтүем. Япмасыннар гына инде, берүк...

− Менә анысы өчен тырышасы бар!

Разия апа, итәкләрен кыстырып, эшкә кереште, мин урам буйлап атладым.

− Китсәнә, Әдрән, Казан галимнәре алдында оялмыйча тагын! Булмаганны, юк-юк! – Сания әби кулын гына селтәде.

− Әйткәннәрие, Газиз малае авылга, клубка кайткан, дип, рас икән! – Мәрьям әби дә егылып төшмәде әле үтенечкә. – Без яшь чакта күлмәкләрнең матурларын киясен кидек, саласын салдык, улым. Хәзер алтыннан ясалганны кисәң дә юк инде. Авызыңда тешең, күзеңдә очкын булмагач... Юк, юк...

− Үләм, Алла сакласын! Алар алдында оятка каласым юк, минем бит гыйлем җиде класс кына. Алар кычкырып көлсенмени? Гайнан бабаң да яшь чагында кәмитче иде, син дә шул икән!

Зөлфия әбидән дә өметле сүз ишетә алмадым.

Маһруй әбинең капкасыннан узаргамы-узмаскамы дип икеләнеп торганда, бәхетемә, үзе күреп алып сүз башлады:

− Әдрән улым, мине эзлисеңме?

− Шулайрак, Маһруй әби. Хәлләр мөшкел әле, син генә коткарсаң инде...

Ул яныма ук килеп басты.

− Нәрсәкәй генә булды, Әдрән улым?

− Газинур абый, Карамалыдагы силсәвит инде, эш кушты. Иртәгә Казаннан галимнәр киләсе, ди. Чиялегә керәселәр икән. Җырлый-сөйләшә белә торганрак әбиләрең матур күлмәкләрен киеп торсыннар әле, ди. Берсе дә егылып төшмәде...

− Кемнәргә кердең соң?

− Мәрьям әбигә, Зөлфия әбигә, Сания әбигә...

− И-и, гомер буе җебегән булдылар инде! Соң, миңа керсеннәр!

− Чынлапмы, Маһруй әби?

− Яңа бал, мәтрүшкәле чәй белән сыйлармын үзләрен.

Мин Маһруй әбине кочаклап алдым.

− Рәхмәт, яме, Маһрүттәй! Иртәгә сиңа алып киләм! Матур күлмәгеңне дә кияргә онытма!

Мин машинама таба йөгердем, Карамалы мәктәбенә койма тотарга булышасым бар бит әле.

− Кая соң болар, сәгать тугыз тула бит инде?! Ни яңа эшкә тотынып булмый, ни башланганына нокта куялмыйм бу җәфалар аркасында, ну да! – Газинур абый, каш өстенә кулын куеп, район үзәгеннән Карамалыга килә торган юлдан күзен алмый.

− Утыз чакрымны бер сәгать киләләр бугай инде... − Мин дә учакка утын өстәдем.

− Заразылар! Унау ди бит әле алар, әбите безнең өстән, ну да! Әдрән, ишетсен колагың, ахыргача шулар белән йөрисең, бүген эшне бетерергә кирәк. Иртәгегә калмасыннар! Монда ничу бака туе ясап ятарга!

− Киләләр! – Карамалыга ак микроавтобус борылды. – Шулар булырга тиеш!

Газинур абый алпан-тилпән авыл советы бинасына кереп китте:

− Сәрия, кая син? Чык, әйдә, ну да!

Ишектән ак калфаклы, милли күлмәктән, камзулдан, читектән, чәкчәк күтәреп чыккан авыл советы секретаре Сәрия апаны күргәч, артыма авып китә яздым.

− Тигез җирдә абына торган гадәтең бар, аяк астыңа карап атла! Теге адәми затлар килгәч, авызыңны ерып тор!

Ашыкмас, пошмас Газинур абыйны җен алыштырдымыни – хәрәкәтләре җитез, фәрманнары хәрбиләрчә төгәл яңгырый.

Автобус килеп туктар-туктамас борын, ул, ике кулын киң җәеп, әллә ни гомер күрмәгән иң якын туганнарын каршы алгандай, кунакларга таба атлады. Җәйге кояш нурлары аның тук чыраен, пеләш башын аеруча яратып яктырта иде. Юк, алай түгел, Газинур абый үзе кояш иде бу мизгелдә, әнә күктән кояш төшкән дә Газинур абыйның баш урынында түм-түгәрәк булып утыра.

− Исәннәрмесез-саулармысез, милләтебезнең асыл затлары, хөрмәтле уллары-кызлары! Безнең Карамалы авылы җирлегенә килүегез өчен сезгә авыл халкы һәм шәхсән үз исемемнән олы рәхмәтемне җиткерәм, сезнең алда түбәнчелек белән баш иям.

Муены булмаса да, ул иелгәндәй итте.

− Без хөрмәтле кунакларыбызны һәрвакыт чәкчәк белән каршы алабыз. Халкыбызның милли тәгаменнән авыз итегез, мөхтәрәм кунакларыбыз!

Сәрия апа сынатмады, малай, авызын ерган килеш, ашъяулык өстенә куелган чәкчәкне галимнәргә тәкъдим итте.

Мин исә урынымда каккан казыктай басып тора бирдем. Чәч аралары юпь-юеш иде. Вәт, Газинур абый, аның сүзләреннән каз тәннәре чыкты, билләһи! Бу бит, ул бит коеп куйган артист! Әгәр спектакль куярга уйласам, әзер талантым бар!

Газинур абый, кулымнан тартып, үз янына бастыргач кына, уйларымнан айныдым.

− Менә бу инде безнең Карамалы авылы җирлегендә генә түгел, хәтта районыбызда гына да түгел, бөтен татар дөньясында йолдыз булачак

талантыбыз – Әдрән Гыйльфанов! Илһам Шакиров эшен кем дәвам итәргә мөмкин, дип сорасалар, минем җавабым әзер: ул, – һичшиксез, Әдрән Гыйльфанов!

Аркадан гөрләвектәй тир ага, күлмәгем лычма су, маңгайны әйтмим дә инде – керфекләргә тама башлады.

− ...Без, аның якташлары, Әдрәннең уңышларына сөенеп, аның белән горурланып яшибез. Ул туган җиренә тугрылыклы булып, Казанда укуын тәмамлагач, анда ике ел дәвамында музыка дәресләре алып барды да менә безгә кайтты, югары белемле белгеч. Хәзер инде безнең Карамалы авылы җирлегенә кергән бик тә ямьле табигатьле, матур күңелле кешеләргә бай Чияле авылында клуб директоры...

− Ммм... − диеште Казан галимнәре. Бетерде Газинур абый. Кунакларга күземне дә күтәреп карарлыгымны калдырмады.

− Бүген сез Карамалы авылы җирлегендә эшләячәксез, диделәр. Программа өчен Әдрән Газизович җаваплы. (Бу Газинур абыймы соң?) – Хәзер Чиялегә кузгалып, төшке ашка Карамалыга килерсез дә кичкә кадәр шушында эшләрсез.

− Рәхмәт, рәхмәт, − диеште кунаклар.

− Хәзер инде мин дә берничә сүз әйтеп үтим... − Ак чәчле, бөкрерәк, калын кысалы күзлек кигән, алтмыш яшьләр тирәсендәге бер абзый аз гына алгарак чыкты. − Беренчедән, болай зурлап каршы алуыгыз өчен рәхмәт! Бу авылларда бер генә көн булу бик кызганыч... – Газинур абый дертләп куйды шикелле, әмма йөзенә чыгармады. – Бу авыллар, мәгълүм булганча, Идел буе Болгар дәүләте вакытыннан ук билгеле. Моны сиксәненче елларда биредә уздырылган археологик экспедицияләр нәтиҗәсе дә, җитмешенче елларда бу якларда уздырылган беренче экспедицияләр дә ачыклаган һәм укылган борынгы кабер ташлары да дәлилли...

− Гомәр абый, тирәнгә кермә, эшкә керешик... − дип бүлдерде аны ярты башы чәчтән арынган, күзлекле, кыска буйлы, утыз яшьләрдәге егет.

− Әйе, безнең вакыт тар... − Кызыл чәчле, какча гәүдәле кыз аны җөпләп куйды.

− Яшьләр шул өстән генә барырга ярата, тирәнгә керми, − дип сукранды Гомәр абый дигәннәре. – Таныштыра да, максатны да аңлата алмадым...

− Борчылмагыз, борчылмагыз, − дип, аның җилкәсеннән үз итеп какты Газинур абый. – Төшке ашта рәхәтләнеп танышырбыз. Хәзер без болай итик, хөрмәтле кунаклар... − Газинур абый үзенең ипле тавышы белән барысын да тыңларга мәҗбүр итте. Аннан янә әфсененә кереште:

− Заман – яшьләрнеке, аларны тыңламыйча булмый. Чыннан да, сез хәзер Чиялегә кузгаласыз. Сезне Әдрән Газизович алып бара. Ул шунда барысын да хәл итәр. Шулай бит? – Газинур абый зәп-зәңгәр күзен миңа төбәде.

− Шулай, − дидем мин. Тагын нәрсә әйтә алам соң?

− Дөресе шул булыр, − дип җөпләде теге күзлекле егет.

− Ә хәзер, мөхтәрәм галимнәребез, автобуска утырып, Чиялегә китәсез. Ул нибары өч чакрым ераклыкта гына урнашкан. − Тимерне кызуында сугарга тырышкандай, ул, егетен, кызын да, әбисен, бабасын да кулларыннан тотып, артларыннан этеп дигәндәй, автобуска кертеште. Үзенең адымнары җиңеләеп, тавышы көрәеп китте: − Рәхим итегез, әйдәгез, − дип сөйләнде ул, ягымлылыгын бер мизгелгә дә җуймыйча. Аннары миңа: − Планканы төшермә, − дип пышылдады, хәйләкәр елмаеп. – Иң мөһиме, бүген эшне бетер, иртәгәгә кала күрмәсеннәр! Ну да!

Мин автобуска кергәч, ул ишекне ябып та куйды. Авызын колагына кадәр ерган килеш, автобус Чияле юлына чыкканчы, кул болгап торды.

Юлда барганда ук танышып чыктык. Гомәр абзый дигәннәре миңа Чияле тарихын сөйли генә башлаган иде, кырык яшьләрдәге яулыклы бер апа аны бүлдерде:

− Гомәр абый, әйдә, кешечә аңлатыйк әле иң әүвәл, − диде ул. – Менә без, автобус йөртүче Рифат абый белән бергә ун кеше, шулай җәй саен төрле якларга экспедициягә чыгабыз. Һәр елны бер районда булабыз. Шуның нәтиҗәсендә китаплар чыгарабыз. Без монда төрле белгечләр, менә экспедиция җитәкчебез Гомәр Садриев, ул – фәннәр докторы, фольклорчы галим, халык авыз иҗатын җыя.

− Гомәр Яруллович, профессор... − Ул, сул кулын күкрәгенә куеп, башын бераз гына иде дә уң кулын күрешергә сузды.

− Менә монысы... − Ул алгы якта ике генә бөртек чәче калып, шуны маңгаена кадәр үстергән күзлекле кыска егеткә ымлады: − Ирек Идрисов, шулай ук фольклорчы, Гомәр аганың эшен дәвам итүче.

Аның сүзләренә җавап иткәндәй, егет, калын кысаның уртасына төртеп, күзлеген өскәрәк күтәреп куйды.

− Без икебез дә фольклорчы булсак та, халык авыз иҗатын төрле аспекттан чыгып өйрәнәбез, − диде ул.

− Менә мин – телче! Динә Мөстәкыймовна, филология фәннәре кандидаты. Тел үзенчәлекләрен, диалектларны өйрәнәм...

− Бик көчле белгеч, между прочим, аның хезмәтләре Мәскәүдә, Новосибирскида да югары бәяләнә. − Гомәр ага миңа таба янтаеп, җилкәсен терәде.

− Артта утырган кызыбыз, − ул кызыл чәчле, ябык кызга таба борылды, − Алинә Мирзовна, сәнгать белгече. Бер ел элек диссертациясен Мәскәүдә уңышлы яклап, институтыбызда эшли башлады. Заманча фикерли, үзенчәлекле уйлый. Фәнни мәкаләләре Петербург журналларында, чит илләрдә даими басыла...

− Еш кына үзебез дә аңламыйбыз аны, шул дәрәҗәдәге югарылыкта хезмәтләре, һе-һе-һе... − Гомәр абзый учы белән авызын каплап кеткелдәде.

− Ә менә бу рәттә безнең кулъязма җыючылар, иске татар һәм гарәп язуы белгечләре утыра. Зәйни Садыйкович, − ул илле яшьләрдәге, балкып елмайган абзыйга күрсәтте, − доктор, бу өлкәдә төп белгеч. Янында – Айваз, аның шәкерте, аспирант.

− Дөнья шәкертләр кулына кала. − Зәйни абзый елмаюын бер дә сүрелдерми, ахры. – Но! – Ул имән бармагын өндәү билгеседәй өскә күтәрде. − Шәкерт остазын узып китәргә тиеш!

Ул әле тагын да сөйлисе иде, Динә Мөстәкыймовна аның сүзен кырт кисте:

− Алар артында кабер ташларын өйрәнүче, мөхтәрәм Госман Вәлиевич бара. Үзе гүзәл Башкортстанда туган.

Ул җавап итеп елмайды. Госман абзыйның әллә алтын, әллә бакыр тешләре күзне камаштырды. Ә менә бу эсседә баш очына кышын кия торган башлык элеп куюы, калын киенүе гаҗәбрәк иде анысы.

Минем күзәтүемне сизде булса кирәк, Динә Мөстәкыймовна: − Ул шул зираттан чыкмый инде. Үләнгә батып казынамы, эзләнәме шунда. Ничек черки ашап бетермидер үзен, курыкмавын әйт тагын... – дип өстәп куюны кирәк тапты.

− Миңа тими алар, − диде Госман Вәлиевич.

− Ә менә бусы инде... − Динә Мөстәкыймовна янында йокымсырап барган илле яшьләрдәге апаның кулыннан алды. – Безнең музыка белгечебез, гүзәлләрдән гүзәл Гүзәл Салиховна!

− Мөнәҗәт әйтүчеләр бармы авылда? Музыка коралларында уйнаучылар? – Гүзәл дигән апабыз шактый ук кырыс, ахры. Тавышы да чыңлап тора.

− Тукта, башта танышып бетерик инде, аннан эшкә керешербез, − диде Динә Мөстәкыймовна. – Ирина Илдусовна белән таныштырмадым бит әле. Ул безнең оста куллы кешеләрне барлый, матур өйләрне, тәрәзә кашагаларының үзенчәлекләрен өйрәнә, фотога төшерә. Соңыннан аны китабыбызга осталарның фотолары белән бергә эчтәлекле мәгълүматка төреп бирә...

Ирина Илдусовна кулын изәде:

− Исянмысез!

Чиялегә кердек. Автобус клуб каршына килеп туктады.

− Хөрмәтле галимнәребез! − Газинур абый искә төшеп, көләсем килеп китте. – Клубта кечкенә генә музей почмагы бар. Эшне шуннан башлыйк.

− Юк-юк, − дип бүлдерде мине Динә Мөстәкыймовна. Кемгә музей кирәк − шул карасын. Безгә җор телле әбиләр, хикмәтле бабайлар кирәк...

− Миңа – мөнәҗәт әйтүче...

− Миңа − мулла бабай, кулъязмаларны, белсә, ул белер...

− Зиратка кем алып керә мине?

− Ирина Илдусовнаны урам буйлап машинада йөртергә кирәк...

− Чигүчеләргә кем алып бара?..

Бөтенесе миннән җавап көтә, бу кадәр игътибардан телсез калдым.

− Әйдә, күпне белгән, күпне күргән бер әбигә алып бар, ул үзе безне бүлеп бирә. − Динә Мөстәкыймовна мине авыр хәлдән коткарды.

− Киттек, − дидем мин, сөенеп.

Маһруй әби ап-ак яулыгын башына япкан, борынгы яшел күлмәген киеп, борчылып, безне көтеп тора иде. Ишегалдындагы сары чебине күрүгә, сәнгатьче Алинә Мирзовна белән Ирина Илдусовна, берсе – телефонына, икенчесе фотоаппаратына ябышып, черт тә черт фотога төшерергә тотынды, үзләре чебиләрне мактап-сөеп туя алмады.

Маһруй әбине яратам да инде, имтиханга бик яхшы әзерләнеп килгән студент кыз ише, галимнәр каршында нык торды, бөтен сорауларына да җавап бирде.

− Мулла абзый өендә иде, әле генә күрдем. Безнең Вәгыйз мулла бик укымышлы, әтисе дә шундый иде, иске китаплары бар да бар инде... − Ул сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Зәйни Садыйкович белән шәкерте шунда юнәлде, аларга кабер ташларын укучы Госман агай да иярде.

− Туктагыз әле, самавыр куйган идем элеккечә. Мәтрүшкә салып, чәй кайнаттым. Яңа вәринҗә белән эчәрсез...

− Вәринҗә! Әһә! Мин әби янында калам, − диде Динә Мөстәкыймовна. Теге ярты башы пеләш, күзлекле егет тә ушлы икән ләбаса:

− Мин дә биредә калам. Фольклор ягыннан күп материал барлыгы сизелә.

− Без, элеккеге буын, кыр шартларында эшләргә күнеккән, − дип, Гомәр Яруллович, таягын каккалап-суккалап, урамга чыгып китте.

Калганнарын Маһруй әби үзе бүлеп бирде: сәнгатьчене – Сания әбигә, музыка белгечен, билгеле инде, Гайнан бабайга озатты. Ирина Илдусовнаны урам буйлап машинада мин йөртергә тиеш булдым.

Бер мәлгә күңелне шом басты: галимнәр өчен җаваплы итеп мине билгеләгән Газинур абый ялгышмадымы икән? Боларны таратып бетердем бит мин!

− Вот! – Ирина Илдусовна Сабир бабай йортына төртеп күрсәтте. Машинамны туктаттым.

− Ай-яй-яй! – Галимә апам тел шартлатты.

Гап-гади кечкенә агач йорт. Алгы якка өч тәрәзәсе карап тора. Сарыга буялган. Төсен ошаттымы? Сабир бабай – оста куллы кеше, чорма тәрәзәсе бизәкле – шул гаҗәпләндердеме галимәне?

− Кем яши? – Ирина Илдусовнаның әнисе марҗа икән, шуңа аның татарча җөмләсе ике-өч сүздән генә тора.

− Сабир бабай.

− Узе геня?

− Әйе, хатыны үлде, балалары Казанда тора.

− Исянмы ул?

− Исән, − дидем мин. – Чакырыйммы?

− Чакырыгыз.

Ул, фотоаппаратын тартып чыгарып, черт тә черт төрле яклап фотога төшерә башлады.

Сабир бабайның ишетү ягы чамалы, шуңа кулын колагына куеп сөйләшә.

− Сатмыйм мин йортны, монда үләм, − диде ул, сүзнең өй турында барганына төшенгәч. – Казанга ике дә аяк басмыйм, кайткан саен алып китмәкчеләр...

− Бабай, исянмысез! – Ирина Илдусовна аны кочаклап ук алды.

− Кем кызы син? – Сабир бабай аны танымакчы булып, хәтерен кузгатты.

− Илдус кызы!

− Кем кызы ди? – Ишетеп бетермәгән Сабир бабай миннән «тәрҗемә» көтә иде.

Мин, ниһаять, максатыбызны аңлата алдым. Сабир бабай бу кадәр игътибарга сөенеп, тагын сорау бирмәсеннәр дигәндәй, ашыгып сөйләп китте:

− Менә, балалар, бу йортны җитмеш бишенче елда салдым, ие. Әти дә балта эшенә оста ие, миңа да өйрәтте. Шулай тәвәккәлләдем дә тотындым, ие. Сиксән бишенче яшь белән барам мин, карт инде, әллә кайчан үләргә вакыт, һе-һе-һе...

Ирина Илдусовна, блокнотын ачып, нәрсәдер язды.

− Карчыгым бик әйбәт ие, биш ел инде киткәненә, уйламаган көнем юк. − Сабир бабайның эре генә күз яше бите буйлап тәгәрәде.

− Бабай кем? Профессия?

− Ветврач идеңме әле син, Сабир бабай?!

− Ие. Аллага шөкер, әйбәт эшләдек, булсын дип эшләдек. Ул вакытта кешеләр икенче ие...

Ирина Илдусовна үзенә кирәкле мәгълүматны алды, ахры, күрше йортларны күзли башлады:

− Бу йортта эшем бетте.

− Рәхмәт, Сабир бабай, вакыт санаулы, − дидем мин.

Машинага утыргач, Ирина Илдусовна йортка яңадан кул изәде:

– Курясезме, кояш рясемен?

Мин текәлеп-текәлеп карадым, әмма кояшны күрмәдем.

− Сары булганга әйтәсезме?

− Юк. Балконны курясез?

− Күрәм.

− Анда восточная арка бар...

− Эһе.

− Уртада – тярязя. Анын өстендя полукружие. Уф, татарча ничек?

− Ярымтүгәрәк.

− Вот. Бу − кояш чыгып киля.

Ирина Илдусовна һәр йортның үзенчәлеген ачып бирде. Һәр йортта татарга, мөселманга хас символларны күрсәтте, әллә нинди тарихларга кереп китте. Бермәлне мин үзем дә моңарчы гап-гадәти дип йөргән авыл өйләренә әкият сарайлары сыман карый башладым. Тәрәзә йөзлекләре өстенә кош рәсеме төшерү борынгыдан килә икән. Кош ул татарлар аңына борынгыдан кояш һәм яктылык символы буларак сеңгән, ди. Безнең авылда күгәрчен рәсемнәре генә бар дип йөри идем, Ирина Илдусовна аккошын да, үрдәген дә, сандугачын да, карлыгачын да күрсәтте. Әле боларның һәммәсенең дә мәгънәсе бар икән. Пар аккош ир белән хатынга тигез мәхәббәт, тугрылык, дус-тату тормыш тели, имеш.

Чияленең һәр йортында диярлек туктап, фотога төшереп, хуҗалары белән сөйләшә-сөйләшә, төшке аш вакыты да җитте Миндә ике төрле хис көрәшә иде. Бер яктан, Чияле өйләренең гади генә булмавы, һәр йортның гаҗәеп мәгънәгә ия икәнлеген белүдән горурлык кичерсәм, болар хакында беренче ишетүем шактый ук хурландыра иде.

Галимнәрне җыеп, автобуска утыртырга да Карамалыга илтергә кирәк иде. Өйгә кайттым – бабай да, музыка белгече дә юк.

− Гармунын кыстырып чыгып китте теге галимә дигән хатыныгыз белән. Хәерлегә булсын... − диде әни

Маһруй әбигә кердем, капкасы ачык – өй ишегендә йозак эленеп тора.

Аптырагач, клуб янына киттем. Ак микроавтобус урынында – күңелгә җылы йөгерде.

− Әдрән, син кайда йөрисең, монда кәмит күрсәтәләр. − Разия апа кулымнан тотып дигәндәй өстерәде.

Керсәм... Безнең клубның сәхнәсендә алма төшәрлек тә урын юк. Бабай гармунын тотып, күкрәген киереп баскан. Матур күлмәген кигән Маһруй әби, чәчәкле күлмәгеннән Сания әби, алъяпкычтан Гөлчирә әби, тула оеклардан Мәрьям әби, Зөлфия әби тезелешеп тора.

− Баш-ла-дык! – Гүзәл Салиховнаның дирижёр сыман кулларын болгап җибәрүе булды, Гайнан бабай гармунын тартып та җибәрде.

Йөгереп кердем өйләргә,

Бүрегем элдем чөйләргә.

Яшь чагында уйна да көл,

Калсын сагынып сөйләргә...

Әбиләр алдыннан вәкарь белән генә атлап, кыз сайлагандай җырлый- җырлый үтте бабай. Рәвеше!

Аллия-Гөллия,

Гөллия тирәккәем;

Яшә гөлләр арасында, −

Шул сиңа теләккәем...

Әбиләр дә сер бирмәде, җырны күтәреп алды.

Җыр тәмамлангач, галимнәр аягүрә басып кул чапты.

− Афәрин!

− Менә, ичмасам, чын талантларны ишеттек!

− Әзер фольклор ансамбле бу!

Мин тораташ булып басып тора бирдем. Гүзәл Салиховна яныма йөгереп килде. Якадан гына тотып алмады инде:

− Сез, һичшиксез, фольклор ансамбле оештырырга һәм Казанда чыгыш ясарга тиешсез! Мин үзем кайбер конкурсларда жюри буларак катнашам, сезгә тәкъдимнәремне җиткерермен. Әмма бу талантларны башкала халкы да күрергә тиеш!

− Әбизәтелне киләбез! – диде Гайнан бабай һәм, шуны дәлилләгәндәй, гармунын шыгырдатып куйды.

− И-и, каян килеп чыктыгыз әле? − Маһруй әби һәммәсе белән дә ике куллап саубуллашып өлгерде. – Онытылып беткән уеннарны искә төшердегез, әллә кайчангы җырларны җырлаттыгыз. Яшьлекләр искә төште, перәме!

Сәгать уникедә Карамалыга кире кайтырга тиеш идек, инде сәгать ике тулып килә.

− Гаҗәеп авыл, гаҗәеп кешеләр! – Динә Мөстәкыймовна шулай дигәч, эчемә җылы йөгерде.

− Мин бик канагат! – Ирина Илдусовна да аны җөпләде.

− Халык рухи яктан бик бай... − Гомәр Яруллович салмак кына сүз башлады. – Уеннарны хәтерлиләр. Якты күлгә бәйле кызыклы риваятьләр язып алдым. Әлбәттә, хәзер фольклор үрнәкләрен табу елдан-ел кыенлаша, бу очракта, аңлагансыздыр инде, сүз фольклоризмнар турында бара, ягъни...

− Монда һәр йортта Коръән китапларын саклыйлар. − Зәйни Садыйкович елмаюын сөйләшкәндә дә җуймый икән. – Күбесе Петербург басмасы, Казанныкылар да очрый. «Мөхәммәдия» күп табылды. Безгә мәгълүм булмаган кулъязма да алдык әле мулла абзыйдан.

− Шулаймыни? Менә бит! – Динә Мөстәкыймовна алтын тапкандай шатланды.

− Зиратта XVII-XVIII гасырга караган дүрт таш таптым. Чистартып укыдым. Авылның борынгы булуына дәлилләр инде бу... − Госман Вәлиевич әле дә башлыгын салмаган иде.

− Эх, ул ташларның кайдалыгын билгеләп калмадым, – дидем мин, уфтанып.

− Мулла бабай белә, − контактларыгызны бирсәгез, текстын җибәрермен сезгә. Казанга кайтып, компьютердан тагын бер зурайтып укыйм да...

− Зиратта яз яки көз эшлиләр инде ул, үлән аз вакытта, − диде Госман Вәлиевич. – Зиратлары бик тәртиптә булган авылларны күреп сөенә торган идем. Бүген мин шундый авылда булдым, дип әйтә алмыйм...

Җир тишегенә керердәй булып уңайсызландым. «Егетләрне җыеп, көз башында ук өмә ясарга кирәк!» дип, күңелемә беркетеп куйдым. Быел яз көне биш-алты кеше генә кайнашкан идек шул.

Газинур абый иртән кайда басып калган булса, безне нәкъ шунда каршы алды. Авызы да нәкъ шулай ук ерылган, куллары җәелгән:

− Көтә-көтә көтек булып беттек, − диде ул, балкуын аз гына да сүрелдермичә.

− Без гаҗәеп авылда булдык, иптәш нәчәлник! – диде Динә Мөстәкыймовна. – Соңгы ун елда өзлексез экспедициядә йөреп, мондый да матур кешеләр яшәгән авылны очратканым юк иде.

− Ну да? – Газинур абый, шыттырмыйсызмы дигәндәй, миңа борылды. – Ник соңга калдыгыз, графиктан чыгасыз бит, − дип, пышылдарга да өлгерде.

Чәй өстәле янында да сүз эш турында барды. Бәлеш пешереп килгән Сәрия апага исә бөтенләй тынгылык булмады. Кызыл чәчле сәнгать белгече Алинә Мирзовнаның сорауларыннан ул тотлыга ук башлады.

− Бәлешнең размерын беләсезме? – дигәч, Сәрия апа бөтенләй коелып төште.

Сәнгать белгече, кесәсеннән җыела торган линейка тартып чыгарып, аның диаметрын үлчи башлагач, Газинур абыйның да кысынкы күзләре түм-түгәрәк булды.

− Ни, кем, мадам, туташ, нинди табада пешерәсең, шуңа бәйле инде ул, ну да! Зур табада пешерсәң – размеры зур була, кечкенә табада пешерсәң – кечкенә була, − Газинур абыйның аңлатмасы бик гади дә, бик аңлаешлы да иде югыйсә, әмма сәнгать белгече аны кабул итмәде:

− Фән төгәллекне ярата! − дип кырт кисте. Хөкемдәй яңгыраган сүзләрдән хәтта Газинур абый да шым булды.

Көннең икенче яртысы Карамалыда узарга тиеш. Бу авылга инде Карамалы клубы директоры Фәридә апа җаваплы.

− Син хәзер нишлисең? – дип сорады Газинур абый.

− Койма тотарга барам.

− Тукта, койма качмас, болардан әйбәт кенә котылырга иде бит. Фәридә апаң куркып калды әле, бергәләп йөртеп чыгыгыз инде, син тәҗрибәле хәзер, ну да!

− Рәхәтләнеп, Газинур абый!

− Ә? – Ул миңа сәерсенеп карады.

Карамалы авылында мин бөтенесенә дә ияреп йөреп чыктым. Динә Мөстәкыймовна ике сүзне кушып сөйли белмәгән кешеләрне ача икән − бер-ике сәгать утыргач, әбиләр-бабайлар туктаусыз сөйли башлый, Динә Мөстәкыймовна алар сөйләгән арада диктофонын әле сүндереп, әле кабызып тыңлый, кайчак «әһә» дип куя да блокнотына нидер яза башлый. Үзенә сиздерми генә күз салган идем, әлбәттә, берни дә аңламадым: «Тел очы [н] авазы ирен-ирен [б] авазлары алдында өлешчә охшашлана: сиксәмбиш − сиксән биш, ум малай − ун малай һ.б.», − диелгән иде анда. Ул арада галимә сумкасыннан кечкенә генә чәй каплары тартып чыгара да шуларны әбиләрнең кулына тоттыра. Тегеләр исә тагын да дәртләнеп сөйләргә тотына...

Гомәр Яруллович күбрәк үзе сөйли. Нәрсәдер сөйләп күрсәтә дә, шуны- шуны беләсеңме, дип сорый. Беләм, дисәләр дә язып куя, белмим, дисәләр дә.

Пөшәңгәрнең болынында йөрдем, аяк чылатып,

Нәләт суккан пөшәңгәрләр поши суйган, җылатып...

− Ишеткәнегез бармы моны? Юк? Һәй, моны да белмәгәч, хәзер сөйлим әле...

Шулай да, озак кына утыргач, аның әңгәмәдәшләре дә ачылып, әллә ниләр сөйләп куя. Гомәр Яруллович исә аларны мактап туя алмый:

− Һай, маладис! Әллә ниләр беләсез сез, халык зур ул, көчле ул!

Сәнгать белгече сөлге-тастымал, мендәр ише чүпрәк-чапрак рәсемнәре белән мәш килде, аларны фотога төшерде. Ул арада өй хуҗаларын да сискәндереп алды:

– Информант, фамилия-исемегез ничек әле?

− Ни ди ул? – дип дертләп китте «информантлар». Баксаң, шул мәгълүмат җиткерүчеләр икән инде ул. Фән төгәллекне ярата шул, һәрнәрсәнең үз исеме, үз урыны.

Зәйни Садыйкович иң әүвәл, хуҗаларны мактый-мактый, өч чынаяк чәй эчә. Шуннан үзе турында сөйли, тарихка кереп китә, акрынлап китапларга күчә:

− Эх, шуларны киләчәк буыннарга калдырасы иде, − дип уфтана. – Күпме китапларыбыз теге елларда тартып алынды, яндырылды, күмелде. Без шуларны

бергәләшеп кире кайтармасак, тарихыбыз да, телебез дә, гореф-гадәтләребез дә, милләтебез дә җуелачак, юкка чыгачак! – дип, катгый фикергә килә.

− Кара, әтидә шундый китап бар иде шикелле, чормада ята бугай ул, − дип, бер-берсенә караша, киңәшләшә өй хуҗалары.

Шундый мөхтәрәм галимне, Казаннан килгән профессорны болай чыгарып җибәреп булмый бит инде – чорма ишекләре ачыла, тузанга баткан, дымланып беткән иске китаплар, кәгазь битләре алып төшелә...

− Менә бездә үткәннәргә нинди мөнәсәбәт, − дип сызлана Зәйни Садыйкович. Әмма җитди сөйләшсә дә, көләчлеге җуелмый аның.

Аның өч күзлеге бар икән. Шуларның өчесен дә киеп карагач, берсен сайлап ала. Шәкерте Айваз, блокнотын алып, аңа текәлә, ул исә эшкә керешә:

– Монысы − Коръән, Петербург басмасы. Пөхтәләп саклагыз, монысы – Чәләби, тәк, алга таба − «Бакырган» китабының өлеше...

Хуҗалар, шаккатып, аның һәр сүзен тыңлап, сеңдереп барырга тырыша. Зәйни Садыйковичның хөкеме катгый:

− Бабайлар бездән акыллырак булган! Без алар калдырган китапларны нинди хәлгә төшердек!

Көтү кайтты, сыерлар савылды. Газинур абый кесә телефоныннан ун гына шалтыратмады инде. Ниһаять, рәсми булмаган җитәкче Динә Мөстәкыймовнадан фәрман яңгырады:

− Кузгалабыз!

− Эх, күргән кебек тә булмадык! – дип көрсенде Газинур абый. Еларга җыенган малай кыяфәтендә иде ул. – Сезнең кебек, милләтебезнең йөзек кашларына безнең ишекләр һәрвакыт ачык, теләгән вакытыгызда килегез, мөхтәрәм галимнәр, кадерле кунаклар!

Автобус кузгалды.

− Уф Алла! – диде Фәридә апа.

− Әйтеп бетермә, олы юлга чыксыннар башта, кире борылмасыннар, ну да!

− Рәхмәт, Газинур абый!

− Ә? – Ул сәерсенеп миңа борылды. – Нәрсә?

− Галимнәрне безнең якларга алып кайтканыгыз өчен. Алар минем күзне ачты, хәзер нәрсә эшлисемне, ничек эшлисемне беләм! Гаҗәеп кешеләр, фанатиклар!

− Ну да?! − дип гаҗәпләнде Газинур абый. Ул миңа беренче күргәндәй текәлеп карады. – Нишләп аны баштук шулай әйтмәдең? Венера Шәмсиевнасы, яптырниса, әрәмтамаклар, диде бит. Чынлап шәп кешеләр идемени? Әһ, әйбәтләп күрсәтә дә алмадык бугай авылларны! Их, әйләндереп каплыйсы җен хатыны!

Мин кайтып кергәндә, Гайнан бабай капка төбендә утыра иде. Өй каршындагы комлыкта күрше Хәлим абзыйның Казаннан кайткан оныгы белән Искәндәр уйный.

− Әт-ти! – дип йөгереп килде улым. Мин аны күтәреп чөйдем. Казанда чакта өскә күтәрсәң, дерелдәп, калтыранып елый башлый иде. Хәзер исә чырык- чырык көлә. Урам малае булган да куйган! Көне буе йөреп хәлсезләнгәнменме, ул шактый авырайган сыман тоелды.

− Артык нык яратып карама малаеңа, күз тидерерсең. − Миләүшә капка баганасына сөялеп тора икән.

− Менә, Әдрән улым, бөтенесенә дә әйбәтләп әйттем, син кайттың да авылга ямь керде, дидем. Әнә бөтенесе аякка басты бүген! Маладис, рәхмәт!

− Әт-ти, сөт тәмне!

− Маладис, улым, дәү буласың, көчле буласың...

Өйгә кердем. Әни помидор тозлый иде, Миләүшә ашарга бүлде. Әти исә зал ягында район гәҗитен укып утыра, миңа бер генә күз ташлап алды.

− Бөтен авыл әге-җөге килде бүген, − диде әни.

− Әйбәт бит инде, − дидем мин. Сүзне озайтмадым − кәефне бозасым килми иде.

− Алар шул гәҗиткә төшерүчеләрме инде? – Гомере буе балалар бакчасында аш пешерүче булып эшләгән әни тормышның ул өлкәсеннән бик ерак тора.

− Анда да төшерерләр, китапка да язарлар!

− И Аллам! Яманлап кына язмасыннар инде. Безнең бакчаны төшермәделәрме икән? Ябалар дигән сүзләр йөри, инде әллә ничә килеп тикшерделәр, соңгы ел эшләр, дип әйтәләр.

− Болар яптырмаслар, − дидем, әңгәмәне дәвам итәсем килмичә.

Без Миләүшә белән урамга чыктык. Искәндәр белән күршедәге малай мәче куып йөри.

− Сине көнозын күргән юк, − диде Миләүшә. – Бигрәк эшкә чумдың.

− Бу әле башы гына. Бүген Венера Шәмсиевна шалтыратты, иртәгә районга барам. Урак өстендә бөтен хуҗалыкларда да булырга, дигән глава. Мине ай буе бөтенләй күрмәссең әле.

− Авылга кайткач, мине бөтенләй оныттың...

Миләүшә иренен турсайтты. Кочагыма алдым үзен. Ул арада, алпан-тилпән атлап, Искәндәр килде. Үзе күзен уа.

− Ә-ә итәбезме, улым? – дип сорадым мин.

− Җоок!

Әнисе аны күтәргән иде, башын салды да йоклап та китте.

− Авылга кайтуның бер яхшы ягы бар: сәгатьләр буе күтәреп йөреп йоклатасы юк, урамнан тәмам бетеп керә.

Искәндәрне караватка салып чыккач, Миләүшә белән җитәкләшеп урам әйләндек.

− Соңгы тапкыр болай җитәкләшеп йөргәнне хәтерләмим дә инде, − диде Миләүшә.

− Менә бит, бүген йөрибез...

− Кара! – диде кинәт Миләүшә.

− Ни булды?

− Йолдыз атылды!

− Теләк телә!

Ул тын гына барды.

− Теләдем.

− Чынга ашсын иде.

− Әйтимме ни теләгәнемне?

− Әйтмә.

− Әйтим инде. Тизрәк үзебезнең торыр җиребез булып, Казанга китүне, сиңа яхшы эшләр туры килүен, зур сәхнәгә чыгуыңны теләдем.

Мин җавап бирмәдем.

− Син бу эшеңә чумып, яңа җырлар өйрәнүне, конкурсларда катнашып, зур сәхнәгә чыгу максатыңны онытма!

− Онытмыйм.

Без өйгә таң атканда гына кайтып кердек.

* * *

Венера Шәмсиевна бүлмәсендә ялгызы гына түгел иде. Район мәдәният йорты директоры Рәшит абыйны таныйм, калган икесен белмим.

− Тәк, Рәшит Ризакович, димәк, сездән – алып баручы Сәкинә, баянчы Фәрит, аппаратурага бер кеше. Сез, − ул өлкән яшьтәге апага борылды, − тулы составта чыгыш ясыйсыз. Ничә кеше әле сезнең «Яшь йөрәкләр»дә?

− Алты әби дә ике бабай.

− Яхшы. Сигез плюс өч, булды унбер кеше.

Аннары ул, урта яшьләрдәге, кыска итәктән, нык кына бизәнгән чибәр генә ханымга карап:

− Сез инде, гадәттәгечә, подводить итәсез! – диде.

− Нишлим соң, Венера Шәмсиевна! – дип акланырга кереште тегесе, озын керфекләрен челт-челт китереп. – Ике парны көч-хәл белән ризалаттым. Балаларны йөртергә ярамый бит, сезон булса...

− Сезон булса, сезнең кирәгегез дә юк. Биючеләр буа буарлык районда. Башка костюм сорамагыз миннән! Глава мондый башбаштаклыкны кичерми!

− Дүрт кеше белән биш-алты бию куябыз, борчылмагыз, Венера Шәмсиевна!

− Мин борчылмыйм, сез борчылыгыз!

Венера Шәмсиевна миңа текәлде.

− Таныш булыгыз, яңа коллегагыз – Чияле клубы директоры Әдрән Гыйльфанов. Ул – җырчы, район конкурсларында катнашып урыннар ала иде.

− Беләбез, беләбез, − диеште барысы да. Миңа уңайсыз булып китте. Район конкурсларында урыннар алу турында искә төшермәсә дә була иде Венера Шәмсиевнага. Анда мин гел икенче була идем, беренчедә исә... аның улы Радик.

− Сиңа районның культура тормышына да кереп китү булыр, обкатка да узарсың.

Без һәр хуҗалыкта булып, игенчеләрнең күңелен күрергә, Венера Шәмсиевна әйткәнчә, рухи яктан баетырга тиешбез икән. Көндезге аш вакытында – ындыр табагында, кичке җидедә – басуда, комбайнчылар ялга туктаган вакытта, концерт бирәбез. Кырык-кырык биш минут эчендә җыры да яңгырарга, биюе дә күрсәтелергә, мәгънәле дә, көлкеле дә хикәятләр дә сөйләнергә тиеш икән.

− Бу – глава контролендә! Смотрите! – Венера Шәмсиевна һәр бармагында йөзек ялтыраган йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. – Форс-мажорларны кичермим! Рәшит Ризакович, сезнең җаваплылыкта, аңладыгызмы?

− Аңладым, Венера Шәмсиевна, аңладым...

Көннәр коры килгәнгә, уракка ике-өч көннән чыгалар да икән. Шуңа да без Венера Шәмсиевна бүлмәсеннән туры район Мәдәният йортына килдек.

− Әдрән көн саен утыз чакрым юл йөри алмас, бүген үк Фәрит белән репетиция ясап алыгыз! − Рәхмәт яусын Рәшит абыйга, кешелекле адәм ул.

Фәрит абый исә мине кочаклап ук алды:

− Ичмасам, син булу күңелне күтәрде. Әтрәк-әләм җырчыга уйнаудан да зуррак җәза бармы икән баянчыга?

Фәрит абыйның миңа уйнаганы бар иде, тональностьны шундук дөрес алды. Миңа өч җыр сайларга кирәк иде.

− Көлке сүз сөйләгәннән соң − шаян җыр, мәгънәле сүз сөйләгәннән соң, моңсу җыр булсын. Концерт башында ук игенчеләргә багышланган җырдан алып китәрбез, − диде Рәшит абый.

ӘДРӘН120

− Игенчеләр турында җыр бар инде. Моңсу җыр дигәненә, әйдә, «Җидегән чишмә»не?

− Ярар, − дидем мин, ризалашып.

− Шаян җырга менә моны тәкъдим итәм.

Ул дәртләнеп уйный башлады. Үзе үк сүзләрен дә әйтеп барды:

Капка төпләренә чыгып,

Капка төбендә торасың,

Капка төбендә торасың,

Нечкә билең борасың, Хатирәм,

Нечкә билең борасың, Хатирәм.

Нечкә билләреңне борып,

Нечкә билләреңне борып,

Кемне кызыктырасың, Хатирәм?

Кемне кызыктырасың, Хатирәм?

− Бу җырны ишеткәнең бармы?

− Әллә тагын... − мин әйтәм.

− Флёра Сөләйманова җырлый аны. Мин сиңа сүзләрен өйрәтәм, әйдә, бәрик әле шуны.

Анысына да ризалаштым. Рәшит абыйга безнең репертуар ошады:

− Була бу, егетләр! Бер кызып китсәләр, тагын җыр сорарга мөмкиннәр, анысын да уйлагыз, − дип киңәшен бирде ул.

− Әдрән белән без теләсә кайсы диңгезне кичәбез, − дип шаяртты Фәрит абый.

...Ике көннән районда урак өсте башланды. Беренче тапкыр комбайнчылар янына килеп төшкәч, үземне бик уңайсыз хис иттем. Җиде-сигез җәй әти янында комбайн ярдәмчесе булып эшләдем мин. Штурвал тотып кырда эшләгәндә, үзеңне дөнья кендеге итеп, кирәкле кеше дип хис итәсең. Ул елларда әле колхоз иде, рәисе дә, агрономы да, инженеры да − барчасы да синең җайдан тора. Әти, «Нива»да эшләгәндә дә, «Дон»га күчкәч тә, алдынгылар рәтендә йөрде. Берничә тапкыр район гәҗитендә икебезнең фотоны да бастырып чыгарганнар иде. Ә хәзер? Хәзер урак өстен белүче бармы ул?

− Кирәкле кишер яфраклары! Йөрисез икән, эш калдырып... − Әти, безнең агитбригада турында ишетүгә, кашын җыерды.

− Глава кушкан бит, − дип тынычландырырга тырышты аны әни.

Гайнан бабай исә, гадәтенчә, бу яңалыкны бик сөенеп кабул итте:

− Акыллы икән бу глава! Игенчегә хөрмәтне арттырырга кирәк! Без яшь чакта, шундый агитбригадалар килгәч, дәртләнебрәк эшли башлый идек!

Менә шулай комбайнчылар чәй эчәргә туктагач килеп төштек без басуга. «Яңа заман» хуҗалыгының хуҗасымы-идарәчесеме – хәзер аларны белеп тә бетереп булмый – район башлыгының котлауларын җиткергәч, безнең номерларга чират җитте. Фәрит абый баянын сайратып җибәрде, икәүләшеп түгәрәкләнеп чәй эчкән комбайнчылар каршына килеп бастык.

Игенченең уңганлыгы,

Игенченең хезмәт яме,

Игенченең тырышлыгы

Кырларыннан күренә...

Ни хикмәт, кояшта каралган йөзләрендә баштарак сынап карау сизелсә, алар бик тиз җылынды, җырның ахырын без күмәкләшеп җырлап бетердек.

Беренче көнне үк мин ниятләнгән өч җыр урынына алты җыр башкардым.

− Рәхмәт, егетләр-кызлар, − диеште алар. – Тагын шулай килегез әле бер. Күңелне күтәрдегез, чынлап, малай, рәхмәт...

Үзебезнең дә күңелебез булды. Әмма иң зур сынау минем өчен бер атнадан булды. Бу көнне без «Карамалы» хуҗалыгы басуында чыгыш ясарга тиеш идек.

Әти бу турыда ишеткән, минем белән пыр-пыр гына сөйләште:

− Һәр минут исәпле. Болай да башаклар кибә. Безгә килеп тормагыз, − диде ул.

Мин эндәшмәдем, безнең агитбригаданың даны китте бугай инде, район гәҗитендә дә язып чыктылар. Дөресен әйткәндә, үзебезнең басуда, кайчандыр көннәр-төннәр бергәләшеп ашлык суктырган абыйлар каршында җырлау уңайсыз да. Штурвал тотып җырлап эшләүгә ни җитә?

Бу көнне безне тагын да зур сынау көткән икән: район башлыгы Әхәт Вәдүтович та басуга килеп чыкты. Ул сүзен кыска тотты:

− Табигать-анабыз шартларын тудырып тора. Бу көннәрнең бер генә мизгелен дә бушка уздырмыйк. Агитбригаданың басуларга чыгуы – бу сезгә булган хөрмәт билгесе!

Ул сүзен тәмамлады да комбайнчылар арасына чүгәләде. Мин җырлап килеп чыгуга, әти торып басты да комбайнына таба китте.

Безнең сценарий инде тәмам камилләшеп беткән, нәкъ башка басулардагыча, минем соңгы җырны инде без бөтенебез бергә башкардык. Җыр тәмамлануга, Хәлим абый – зиратта мине кычыткан белән пешекләгән шул Хәлим абый инде – торып басты:

− Әхәт Вәдүтович, рәхмәт сезгә! Егетләр-кызлар, мең рәхмәт! Безгә мондый хөрмәтнең күптән тәтегәне юк иде! Бер үтенечем бар, Әдрән тагын җырласын әле! Мондый җырчы Казанда юк, булса да, безнең Чияледә генә!

− Җырла, Әдрән!

− «Хуш, авылым»ны! – дип кычкырды Хәлим абый.

Җыр дигәндә без ялындырмыйбыз. Ул арада Хәлим абый Әхәт Вәдүтович янына алга күчте дә, җилкәсенә үк терәлеп утырып, нидер сөйли дә башлады. Мин җырлый башлаганда, Хәлим абыйның улы Хәйдәр әти комбайны янына чапты. Җырлап бетергәндә, әти дә башкалар янына килеп чүгәләгән иде.

− Бу агитбригаданы бөтен яклап мактап сөйлиләр иде миңа. Үз күзем белән күргәч, тәмам ышандым. Менә Хәлим абзый миңа Әдрәннең шушы авыл егете булып, кечкенәдән комбайнда эшләвен әйтте. Хәзер клуб директоры икән. Менә бит, авыллар бетә дигәндә, шундый егетләрнең кайтуы күңелгә ышаныч өсти. Алай гына да түгел, җырчының да ниндие бит! Мине күпертә, димәгез, әмма дә ләкин яшьләр арасында мондый да моңлы тавышлыны ишеткәнем юк! Аннан килеп, әтисе Газиз абый да биредә икән. Шундый малай үстергән өчен рәхмәт сезгә! Бу егетнең урыны зур сәхнәдә, ерак китәчәк әле ул!

Әхәт Вәдүтович комбайнчылар белән кул бирешеп чыкты, безгә рәхмәтен җиткерде. Иң ахырдан миңа кулын сузды:

− Молодец! Югалма! Син үсәргә тиеш!

Әти ул көнне дә, аннан соң да ләм-мим бер сүз әйтмәде. Мактамады да, хурламады да.

Венера Шәмсиевна гына үзен сәер тотты:

− Урак өсте тәмамлану хөрмәтенә районда зур концерт куябыз. Сезнең агитбригада вәкилләре анда чыгыш ясаячак. Син дә җырларсың инде, Әдрән, главага ярый белгәнсең икән. Шуңа күрә тагын бер кичәдә чыгыш ясарга туры

киләчәк... − Аннан пышылдауга күчте. – Октябрь аенда Әхәт Вәдүтовичка илле яшь тула. Казаннан зур кунаклар кайтачак. Шунда...

Венера Шәмсиевна баштарак миңа ягымлы шикелле иде, ни әйтсәң дә, биш ел буе улы Радик белән бер төркемдә укыдык. Урак өсте тәмамланганнан бирле, гел тинтерәтә әле үземне. Атлаган саен районга чакырта, вак-төяк эшләр кушып йөдәтә, кәгазь эшен әйткән дә юк. Болай да сезон башланды, кем әйткәндәй, райондагы миллионлаган чарада катнашырга кирәк. Өстәвенә Газинур абый да җайлы кеше тапты − йә тегендә чаптыра, йә монда йөгертә. Нинди оешма бар, кем иренми – шул эш куша башлады миңа.

Әмма минем эшкә дәрт кузгалган иде инде. Ниһаять, Гайнан бабай җитәкчелегендәге «Чияле» ансамбле беренче репетициясен уздырды. Тиздән районда смотр-концертлар башланып китәчәк, һичшиксез, алар анда катнашачак иде! Эх, күлмәкләр дә тектерсәң иде ул! Шул үтенеч белән кергәч, Венера Шәмсиевна беренче тапкыр миңа тавышын күтәрде:

− Вот тебе на, яшьләр! Эшләп күрсәт иң элек!.. − Ул әле, бәлки, тагын да дәвам иткәндер − чыгып киттем. Хатын-кыз чәрелдәвен тыңлаудан да күңелсез, аннан да ямьсез нәрсә юк дөньяда. Аралар суынганнан-суына әле никтер, әмма ни өчен икәнен генә аңышмый идем.

− Гамил Вазыйхович белән сөйләшеп карармын, − дип вәгъдә бирде Газинур абый. Анысы − район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Әмма мин Газинур абыйның беркемгә дә юк дип әйтмәвен беләм, димәк, хәл ителгән очракта да бик озакка сузылырга мөмкин. – Инвесторларга әйтеп тә торма, арыслан авызыннан ит алу белән бер ул!

Чыгу юлы күренми иде әле, ничек тә бу мәсьәләне алдагы ике ай эчендә хәл итәргә кирәк.

Искәндәрне күргән саен, горурлыгым арта – ул инде хәзер чын егеткә әйләнеп бара. Элеккечә өстәл янында чемченеп утырулар бетте, алдына куйганны ялт иттерә. Елаклыгыннан җилләр исте, ниһаять, әнисе итәгеннән туеп, миңа тартыла башлады. Алдыйм икән: аның көне Гайнан бабасы белән үтә, ул аннан бер адым да калмый.

Ә беркөнне кичен Миләүшә колагыма пышылдады:

− Күңелемдә көй туды, нишлим икән? – диде.

Соң иде инде, бөтенесе дә йоклый иде, мин сикереп тордым да аны күтәреп әйләндердем:

− Нишлисең, юләр?! Ишетсәләр!

− Иртәгә үк кәгазьгә төшер! – дидем мин.

Икенче көнне ул минем белән клубка барды һәм иске пианинода яңа көен иҗат итте. Аның очкынланган күзендә шатлык балкый иде.

− Сүзләрен дә языйк. Бу җыр – сиңа бүләгем, − диде Миләүшә.

Әлегә сүзләре булмаса да, бу җырны мин көйләп йөри башладым инде. Кайчагында хыялга бирелеп китәм дә шушы җырны зур сәхнәдән башкаруымны күргән-ишеткәндәй булам. Әмма әлегә... Чияле авылындагы клуб урындыкларын төзәтәм, кыйшайган сәхнә такталарын кагам. Аннан да бигрәк көз бәйрәменә чара уздырырга, райондагысына катнашырга һәм «Чияле» ансамбле белән конкурска әзерләнәм.

Көзге эшләр тәмамланды. Авыл тынып калды. Тәрәзәгә шап-шоп бәргән яңгыр да агачлардан соңгы яфракларны койган усал җил – әле дә шулар бар бу кадәр күңелсезлектән коткарырга.

Әнә шундый көннәрнең берсендә районның иң алдынгы авыл хуҗалыгы

хезмәтчәннәрен Мәдәният йортына җыйдылар. Әти, ашлык суктыруда «Карамалы»да иң алдынгысы булып, районда да бишенче урында иде. Әхәт Вәдүтович сәхнәдән аларга акчалата бүләк, грамота тапшырасын белгәч, бик озак тартышты ул:

− Сәхнәдә йөрүчеләр җитәрлек безнең гаиләдә. Миңа бүләкне басуда бирсәләр дә җиткән!

Әни ялынып-ялварып үтенде, бабай, гадәтенчә, аны сүкте, Миләүшә дә җайлап әйткәч, кая барсын – күнде. Аннан инде аңа кием сайлау башланды, әти кәчтүм-чалбарны кан дошманы күрә, баштарак аларны киюгә баш-аягы белән каршы булды. Аның инде агара башлаган бердәнбер кара кәчтүм-чалбары бар. Әни шуны табып чыгарды, Миләүшә яхшылап үтүкләде, мин, районга барып, ап-ак күлмәк алып кайттым. Бөтен яклап кысуларга түзә алмыйча, әти, кул селтәп, урамга да чыгып качкалады. Әмма иртәгә районга барасы дигән кичне аны барыбер сындырдылар.

− Кияү егете булдың да куйдың! Алып калмасыннар анда, районда ялгыз хатыннар күп, ди. − Әни аның борынына чиертеп алды.

Хәтта әтине мактауга саран Гайнан бабай да түзмәде:

− Анаң – авылның беренче чибәре, атаң да коеп куйгандай матур, нишләп син генә шундый булдың, кайда хата китте, дип йөри идем, болай ничава күренәсең тагын, − диде.

Сәхнә арты гөж килә. Район Мәдәният йорты директоры Рәшит абый – сценарийлар остасы. Ишеккә беркетелгән кәгазьгә бүген башкарылачак номерлар язып эленгән. Ашлык ташучы шофёрларны, ындыр табагы хезмәткәрләрен, терлекчеләрне, агрономнарны, комбайнчыларны – һәммәсен- һәммәсен район җитәкчеләренең төрлесе аерым-аерым зурлый, котлаулар исә концерт номерлары белән үрелеп бара. Иң ахырдан район башлыгы һәр номинация җиңүчеләренә бүләк, ягъни Гран-при тапшыра. Чара, әлбәттә инде, Венера Шәмсиевнаның улы Радик чыгышы белән тәмамланачак.

− Новый хит яздык! Слыхал?

− Юк шул...

− Вот бүген тыңларсың.

Радик һаман да үзе инде, һәр кызга күз кыса, затлы ап-ак кәчтүмнән, күкрәген кылыч белән ярып җибәргәннәрмени − кып-кызыл күлмәктән. Эшлекле кыяфәт чыгарып, эре генә атлап йөри. Каушауданмы, әледән-әле тәмәке тартып керә.

− Быел минем турне по районам, − диде ул, хәл-әхвәл белешкәч. – Аннан столицада аккорд поставлю!

− Котлыйм! − дидем ихластан. – Безнең группадан да бер йолдыз чыгарга тиеш ич инде!

Бу сүзләрдән ул бөтенләй үсенеп китте. Болай да җилкәсен уңга-сулга хәтәр генә авыштырып тиз хәрәкәтләнгән Радик, барысын да сөзеп дигәндәй, тагын тәмәке тартырга чыгып китте. Минем чыгыш ясау вакыты якынлаша иде. Бу юлы күңелле, дәртле җыр башкарасым килгән иде. Әмма Рәшит абый үзенчә хәл иткән булып чыкты:

− «Хуш, авылым»ны җырлыйсың, − диде ул.

− Рәшит абый, ул җыр бу чарага бөтенләй туры килми бит!..

− Быел Гамил Вазыйхович яңа номинация уйлап тапты – районнан читтә яшәп, ягъни җәйге чорда авыл хуҗалыгы эшләрендә Казаннан яки башка шәһәрләрдән кайтып ярдәм итешкәннәр дә хөрмәтләнәчәк.

Әле ничә генә ай эшләп-яшәп, мин шуны аңладым: райондагы барлык мәдәни чараларны башлап йөрүче кеше – район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гамил Вазыйхович иде. Хәтерлим: элегрәк ул үзе дә бик матур җырлады, хәзер инде пенсия яшендә бугай. Берничә тапкыр мактап, җилкәдән какканы да булды аның.

− Гамил Вазыйхович эшли, Венера Шәмсиевна бүләк ала, медаль тага. − Баянчы Фәрит абыйның яраткан сүзе бу.

Менә шулай Рәшит абый мине сындырды. Димәк, мин шул моңсу җырым белән авылдан китеп, читтә яшәгән, әмма күңелләре белән монда булган, хуҗалыкларга ярдәм итәргә алынган кешеләргә ихтирам күрсәтәм икән. Казаннан һәм башка шәһәрләрдән кайтып, җәйге чорда көтү көткән малай-егетләр дә, ындыр табагында тырышып эшләгәннәре дә, комбайн ярдәмчеләренең иң уңганнары да бүләкләнәчәк икән.

− Аннары... – Рәшит абый, икәү генә калгач, әйтергәме-әйтмәскәме дип уйланып торды-торды да түзмәде: – Глава шул җырыңа үлә дә китә инде. Аның да үтенече бу.

Имәндә икән чикләвек! Мин моңа сөенергә дә, көенергә дә белмәдем.

− Радикны быел кертмәскә дип күпме тырышты Гамил Вазыйхович, әмма Венера Шәмсиевна барыбер үзенекен итте!

Әлеге номинациядә бүләк алучыларның бөтенесе дә диярлек өлкән классларда укучы Казан балалары икән. Аларга бүләкне районның якташлык җәмгыяте президенты – Казандагы кайсыдыр төзелеш оешмасының җитәкчесе тапшырды.

Йа Аллам, мәрхәмәтеңнән ташлама! Фәрит абый белән без сәхнәгә чыктык.

Җырлаганда, мин беркайчан да тамашачыларны күрмим. Сәхнәгә аяк басканчы мең терелеп, мең үлсәм, ни хикмәт, шулчакта мин тынычланып калам. Бу юлы да шулай булды. Җырның сүзләрен белмим, көен тоймыйм сыман, әмма үз-үземә хуҗа түгел идем инде.

Бик көчле кул чабулардан әйтерсең лә каяндыр читтән фани дөньяга кайтып төштем. Башымны идем дә сәхнә артына кереп киттем. Кул чабулар тынмый иде. Алай гына да түгел, көчәйгәннән-көчәя барды. Чараны Рәшит абый белән аның хезмәткәре Сәкинә апа алып бара иде, алар бер мәлгә югалып калды кебек. Шулчак мин Рәшит абыйның сүзләрен ишетеп, имәнеп киттем:

− Әдрән! Тагын бер кат сәхнәгә чык әле, тамашачылар сорый!

− Бар, бар! − Фәрит абый мине этеп дигәндәй чыгарып җибәрде.

Үз гомеремдә беренче тапкыр шундый хәлгә тарыдым, ни чарадан бичара, сәхнәнең урта бер җирендә туктап калып, башымны идем.

− Әдрән Гыйльфанов! – диде тагын бер кат Рәшит абый, үзенең көр тавышына ниндидер ясалма купшылык өстәп.

− Тагын җырласын!

− Сорыйбыз!

− Халык җырын!

Залдагы тавышларны мин аермачык ишеттем. Бу хәлдән Рәшит абый да югалып калды. Тотлыккан кешедәй, иреннәрен кыймылдаткан да төсле үзе, әмма сүзе чыкмый иде. Шулчак әлеге вазгыятьтә югалып калмаган бердәнбер кеше табылды. Коткаручым Фәрит абый иде. Сәхнәгә ул баянын тартып чыкты. Мин аңа кушылып җырлап җибәргәнемне сизми дә калдым:

Олы юлның тузанын

Үзем күрдем тузганын...

Әлеге җырдан соң да мине сәхнәгә тагын бер тапкыр чакырдылар, әмма бу юлы инде җырламадым, кат-кат башымны иеп, тизрәк кереп китәргә ашыктым. Баш әйләнә, аяк астын тоймыйм – ниндидер хәлсезлек биләп алды.

− Район тарихында мондый уңышка ирешкән җырчының булганы юк! Ихластан котлыйм, Әдрән! − Фәрит абый, гадәтенчә, үз шатлыгыдай куанды. Ул шундый инде. – Сиңа уйнавым белән горурланам, − дип тә өстәде.

Тагын кемнәрдер кулны кысты, кайсыларыдыр кочаклады. Алдагы номерны игълан итеп кергәч, Рәшит абый белән Сәкинә апа да бала-чагадай кулларын чәбәкләде:

− Быел Казанны яулыйбыз, болай булгач! – диде Рәшит абый. – Глава белән якташлык җәмгыяте президенты җанымны ашый иде, Казанга алып барырлык җырчыгыз юк, дип. Хәзер ничек сөйләшәсен беләм мин алар белән!

Әтигә кем бүләк тапшырганын мин күрми калдым, һава суларга чыгып киттем. Чара тәмамланганчы, урамда әтине көтеп, бергә кайтып китү иде исәбем. Бераздан телефоным аваз бирде. Сәкинә апа икән:

− Син кайда? Хәзер үк кереп җит! – диде ул.

Күңелгә шом керде, тизрәк клубның арткы ишегеннән эчкә уздым.

− Сиңа тагын сәхнәгә чыгасы бар икән бит! – диде Рәшит абый.

− Рәшит абый, зинһар, чыгарма инде. Көчкә йөрим, хәлем китте, − дидем мин, хатын-кызлардай зарланып.

− Сиңа җырларга кирәк тә түгел. − Рәшит абый серле елмайды. – Шушында гына тор!

Ул яңадан сәхнәгә күтәрелде. Яңгыравык тавышы белән Әхәт Вәдүтовичка сүз бирде.

«Яратам мин Әхәт Вәдүтовичны! Ул – чын мәгънәсендә сәхнә кешесе, − дип еш кабатлый Рәшит абый. – Сценарийдан чыкмый, кыска сөйли...»

Бу юлы да район башлыгы сүзен кыска тотты. Аннан бүләкләүләргә күчте. Сәхнә артындагылар исә тынычланып калган, барысы да инде үз номерларын башкарды. Бары мин генә нәрсә буласын көтеп шомланам да, Радик кына, кулларын угалап, әрле-бирле йөри.

− Тагын фонограммага җырлый инде, яптырный малай! – Фәрит абый аны сөйми иде. – Миңа тагын уйнаган кыяфәт чыгарып, баян тотып торасы. Аннан да авыр әйбер юк дөньяда!

Кемдер миңа төртте. Аңламый да калдым – мин сәхнәгә чыгарга тиеш икән. Утлар яктылыгыннан күз камашты, сәхнәгә менеп килгән әти белән карашыбыз очрашты.

− Быел без яңа номинация булдырдык. Ул «Дәвам» дип атала. Бусы туган җиргә тугрылыклы гаиләләргә тапшырыла. Беренче бүләккә Чияле авылыннан Гыйльфановлар лаек дип табылды. Газиз абый – ничәмә-ничә еллар район күләмендә, алай гына да түгел, республикабызда зур уңышларга ирешкән комбайнчы. Улы Әдрән турында сөйләп тормасам да була, бүген үз күзегез белән күрдегез. Ләкин аның да һәр җәйне комбайнда эшләп, әтисенең уң кулы булуын әйтми кала алмыйм. Бүгенге көндә ул – Чияле клубы директоры, үз эшенең остасы...

Әхәт Вәдүтович әтигә пыяла кысага беркетелгән диплом белән конверт тоттырды.

Район үзәгеннән Чиялегә утыз чакрым. Без юл буе бер авыз сүз сөйләшмәдек. Әти үз ягындагы тәрәзәдән күзен алмады.

Әни белән Миләүшә, үзләре әйткәнчә, кешелеккә дигән күлмәкләрен киеп, бәйрәм табыны белән каршы алды. Без моны ук көтмәгән идек.

− Молодцы! – диде әни. Әтине кочаклагандай итте, мине үбеп үк алды. − Район радиосыннан турыдан-туры бирделәр. Барысын да ишеттек!

− Бабай кая соң?

− Лапаста, − диде әни. – Син җырлаганда елый башлаган иде, шуннан бирле тыела алмый әле...

− Искәндәр үзен артыннан калмыйча юатып йөри. − Миләүшә әллә бизәнгәнме шунда, әллә сагынганмынмы – аеруча чибәр күренә бүген.

Мин лапаска чыктым.

− Әт-ти! Бабай и-ии итә! – Искәндәр, кулымнан тотып, печәнлеккә менә торган баскыч янына алып килде.

− Рәхмәт, улым, − диде бабай, үзенең сөякчел кулын сузып. – Рәхмәт! Бу көннәрне әбиең генә күрә алмады...

Үземнең дә күз яше тибеп чыкты.

− Әт-ти, и-ии итмә! – Искәндәр дә тулышкан иде бугай.

Әллә ни сөйләшми генә бергәләп чәй эчтек.

− Зур акчалар салган глава! – диде әни. – Миләүшәгә бирдем, нәрсәгә тотсагыз да өстәрсез!

− Рәхмәт инде, әни! – диде Миләүшә. – Алай дөрес түгел инде...

− Дөрес, дөрес! – диде әни. – Без башкача ярдәм итә алмыйбыз. Бай баласы булса, Әдрәнне күтәреп кенә йөртерләр иде, әле дә кеше арасында йөри, балакаем... − Әни дә сытылды.

Әллә нәрсә булды әле бу. Октябрьнең елак көне кебек – һәммәбез дә балавыз сыгарга тора.

Башкалар йоклап беткәч, без Миләүшә белән лапаска чыктык.

− Анда илле мең сум акча! – диде Миләүшә. Шатланып әйттеме ул моны, шикләнеп әйттеме – белмәссең.

− Казанда бер квадрат метрга җитә түгелме соң? – дип шаярттым мин.

− Әдрән!

− Әү?

− Мин тыңладым... Тавышың ачылганнан-ачыла. Дөресен әйтәм, бу дәрәҗәгә җиткереп җырлаганың юк иде синең беркайчан да!

Мин дәшмәдем.

− Әле чынаяк юганда, әти белән әнинең пышылдашып сөйләшкәнен ишеттем. «Әдрән җырлаганда, каз тәннәре чыкты», − ди әти. Аның янында кушылып җырлаучылар да, елап утыручылар да булган. «Бу малайдан рәт чыга, ахры, әти дөрес әйтә бугай», − ди әнигә.

− Әни нәрсә ди?

− Ул елый да елый...

Яңа атна башыннан мин янә район үзәге белән авыл арасын таптый башладым – шимбә көнне тагын бер сынау көтә: Әхәт Вәдүтовичның илле яшьлегенә бик зур кунаклар килә. Шул мәҗлестә җырлыйсым бар. Аны исә Карамалы урманындагы аланлыкта уздырасылар икән. Анда «Аучы утары» дигән бик затлы ресторан бар...

Рәшит абый узган чарадан соң канатланып йөри – Әхәт Вәдүтовичтан да, Гамил Вазыйховичтан да мактау сүзләре ишеткән.

− Ну Венера Шәмсиевнадан гына эләкте түлке!

− Ник, Рәшит абый, яхшы уздырдык бит?

− Син күрмәдеңмени? Малае сәхнәдә күренүгә, халыкның бер өлеше ташлап чыга башлады бит. Анысы да монысы әле, глава үз туган көнендә аны

җырлатмаска кушкан Гамил Вазыйховичка. Хәзер апаебыз кан басымы белән өендә авырып ята...

«Аучы утары»нда булганым юк иде, шәһәрның затлы рестораннарына биргесез икән ул: ишегалдында ясалма күле дә, төрле төсләргә кереп бии торган фонтаны да бар. Алансыман җирдә төрле ясалма җәнлекләрнең сыннары һәркайсы үз куышы янында басып тора. Октябрьнең соңгы яңгырларыдыр инде бу. Ара-тирә суык җил исеп куя, димәк, бик тиздән салкыннар башланачак.

Кунаклар күп, ирләр барысы да күлмәк-галстуктан, хатын-кызлар соңгы модалы күлмәкләрдән. Мине – авыл малаен – Миләүшә кием-салым аерырга өйрәткән иде инде.

Ике җыр башкарырмын дип уйлаган идек, тагын берне сорап җырлаттылар. Инде мәҗлес ахырына бара, минем эш бетте. Авылга күп булса биш чакрым ара бардыр, Рәшит абый, Фәрит абый, Сәкинә апа белән саубуллашып, урамга чыктым. Минем арттан ук мәҗлес кунакларының берсе – көмеш чәчен артка тараган, киң җилкәсенә ятышып кына торган түгәрәк корсаклы, ирләрчә җитди, матур кыяфәтле, илле яшьләрдәге абзый атлады:

− Танышыйк: мин Азат абыең булам, − дип, кулын сузды ул.

− Әдрән.

− Беләм. − Азат абый дигәнем кулын селтәде. – Шәп җырлыйсың, җанга үтеп керде.

− Рәхмәт.

− Син Чияленеке икән?

− Әйе.

− Мин дә Чияледә туганмын. Мин тугач, Казанга чыгып киткәнбез. Илле ел элек үк инде! Шәрифулла Хәсәновны ишеткәнең бармы?

Мин әйтерсең лә йөз йортлы авылыбызның һәр тәрәзәсеннән карап үттем – юк, исемә төшерә алмадым.

− Безнең йорт юк инде хәзер. Анда Гыйлаҗи исемле кеше тора. Аны беләсеңме?

− Әйе. Аны беләм.

− Әтине без Чияледә җирләдек, васыяте шундый иде. Соңгы минутларында авыл дип шашты картлач. Алтмышы тулуга ук китеп барды, бахыр. Ул чакта үземә дә утыз гына иде. Аякка басмаган идем әле. Хәзер булса, авылда йорт салып, шунда гына рәхәтләнеп яшәтер идем аны.

Агайның күзе дымланган иде. Кинәт ул үзен кулга алды, җитдиләнеп китте:

− Әхәт, главагызны әйтәм, минем дус. Бергә укыдык. Әйбәт малай. Сине мактады, клуб директоры икәнсең, тырышып эшли, ди.

Хәерлегә булсын, соңгы арада мактау сүзләрен күп ишетә башладым әле мин.

− Ярар, − диде Азат абый. – Мин, энекәш, бераз аякка баса алдым. Төзелеш фирмам бар, кибетләрем, башкасы дигәндәй. Авылга бераз ярдәм итәсем килә, нәсел шушы авылдан бит, кендек каны тамган, диләрме әле?

Мин баш кактым.

− Мәктәп юк икән инде авылда. Да-а... Мәктәп булмагач, бетәр инде ул...

− Бетермәскә иде бит, − дип бүлдердем мин аны. Кинәт күңелдә хис өермәсе купты. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, дигән кебек булды бит әле бу?! Инде кайчаннан бирле җанны борчып, кытыклап йөргән уйларымны әйтеп салыргамы соң әллә?

− Азат абый, әгәр ихластан булышырга теләгең бар икән, эх, бик күп мәсьәләләр бар шул. Зурдан башлыйммы, кечкенәләрдәнме?

− Иң кечкенәдән башла, − дип көлде ул.

Мәҗлес шау-шуы башка каба, без акрын гына читкәрәк атладык.

− Иң кечкенәсе шул: бер айдан район конкурсында катнашу өчен, биш әбиемә һәм бер бабама сәхнә күлмәкләре кирәк...

Ул кәчтүменең эчке кесәсенә кереп китте.

Йа Аллам, әллә акчаны чыгарып та бирә инде?

− Мә, бу – минем визитка. Анда кесә телефоны номеры да, адрес та язылган. Иртәгә офиска килерсең, күпме кирәк – шуның кадәр акча алып китәрсең.

Без кул бирештек.

− Йә, зур мәсьәләңне әйт инде, анысына көчем җитәрлекме икән?

Мин икеләнеп калдым. Беткән баш беткән!

− Азат абый, үзегез дә беләсез: авыл бетүгә бара. Әнә кәчтүмнәр өчен акчаны да әбиләр өчен сорадым. Яшьләр китә, яңа йортлар салынмый. Инвесторның үз хәле хәл, инде банкротка да чыкмакчы бугай. − Мин Азат абыйга күз салам, игътибар белән тыңлый үзе. − Безнең авыл үзебезгә генә кирәк, болай дәвам итсә, берничә елдан Чияле калмаячак, берничә йортны Карамалыга күчерәчәкләр дә – вәссәлам. Авыл яшәсен өчен, эш кирәк. Бездә ул юк. Мәктәп бетте, инде менә клубны, балалар бакчасын ябу турында сүз бара, чөнки алар иске биналарда урнашкан, чыгым күп тотыла. Яшьләр булмагач, аларның да кирәге юк. Димәк, киләсе елга Чияледә тагын унга якын кеше эшсез калачак дигән сүз...

− Мин нишли алам? – Сүзем ураурак булды, ахры, Азат абый мине бүлдереп сорады.

− Хәзер республикада яңа программалар бар. Безгә әнә шуларның бөтенесен бер түбә астына җыйган яңа бина кирәк. Йөз урынлык клуб, шунда ук балалар бакчасы да, китапханә дә булсын. Медпунктка бер бүлмә бирергә кирәк, атнасына өч-дүрт тапкыр районнанмы, Карамалыданмы бер фельдшер килеп, халыкны кабул итсә, начар булмас иде. Авылда ялгыз әби-бабайлар шактый. Кем йөртә аларны? Музей да ясап куярбыз. Менә шундый күп функцияле үзәк төзибез икән, димәк, директорга, китапханәчегә, фельдшерга, идән юучыга, җылытучы-ягучыга эш була, димәк, берничә гаиләгә акча килеп тора, алар читкә китүне уйламый дигән сүз. Балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, аш пешерүчеләрнең дә эш урыны саклана.

− Аңладым, егет! Бу мәсьәлә буенча Әхәт белән сөйләшермен.

− Аннары...

Ул миңа елмаеп карады:

− Мин уйлаганча, гади генә малай булып чыкмадың әле син...

Мин тыелып калдым. Чыннан да, аңа бу проблемалар нәрсәгә инде?

− Юк, юк, барысын да сөйләп бетер.

− Авылда тагын берничә эш урыны булдырасы иде бит! Эш булса, шәхсән үзем берничә егетне авылга кайтарыр идем! Кайтасы килгәннәр дә бар! Менә җәй көне классташым Сәет район үзәгенә күчеп киткән иде. Инвестор акчаны аз түли, башка эш юк, төп йортта энекәше кала. Мин инде үзебезнең силсәвит Газинур абый белән сөйләшкән идем, әгәр Сәетне авылга кайтарсам, яшь гаиләләр өчен каралган программа буенча йорт салырга булышачак аңа. Менә шул егетләргә эш урыны булдырып булмасмы? Әйтик, кирпеч җитештерә, агач эшкәртә торган берәр предприятие ачып җибәрсәгез? Карамалы урманы кул сузымында гына бит. Төзелеш фирмагыз, кибетләрегез өчен нәрсә дә булса эшләрләр иде. Бездә кайсы ир-атны алсаң да − оста куллы. Казан галимнәре дә, агач эшләренә оста икән авылыгыз, дип китте...

Азат абый кычкырып көлде:

− Әй энекәш, энекәш! – Ул кулын иңемә куйды. – Нәрсә диим? Төзелеш фирмам бик зур минем, әмма чималны чит илдән кайтартам. Чияледән алып килүгә караганда, Кытайдан кайтарту бермә-бер арзангарак төшә!

Ул шундук җитдиләнеп калды:

− Әйдә соң, берәр нәрсә уйлап карыйк. Үземә зыянга булса да...

Ул тагын кычкырып көлде:

− Мин синнән «чишмә ясарга кирәк, клуб түбәсенә калай булмасмы» ише сүзләр генә ишетермен дигән идем...

− Эх, минем сүзләрем шулкадәр күп шул әле!

− Аның барысын да үтәп булмас инде, дускай. Минем сихерле таягым юк шул...

− Авылда унбиш еллап Сабан туе булганы юк, әгәр киләсе елда оештырсак, бераз ярдәм итәрсезме?

− Монысы – ерунда, хәл ителгән, дип сана.

− Тагын...

Азат абый башын тотты.

− Мулла бабай картайды, алыштырырга кеше юк. Бер яшь мулла кайтартасы иде дә! Авылга ямь керер, яшь гаилә артыр иде. Шуңа берәр йорт салып чакырасы иде бит! Бүрәнәләре черегән мәчетне ничек тә бергәләшеп торгызыр, зиратның аварга торган коймаларын бергәләп корыр идек әле аннары!..

Шулчак яныбызда Әхәт Вәдүтович үзе пәйда булды. Берничә кунагы китәргә җыена икән, шуларны озата чыккан.

− Авылдашлар очраштымы? – дип, икебезнең дә җилкәбезгә кулын куйды ул. – Егет менә дигән, Азат дус. Поддержать итәргә тырыш.

Шулай диде дә глава китеп барды. Аңа Азат абый да иярде.

− Очрашканчыга кадәр! – дип, кул бирде ул.

Бермәл кузгала алмый тордым, октябрьнең әче җиле йөземә китереп сылагач кына айнып киттем. Үземдә җиңеллек тоеп, авылга юл тоттым.

Азат абый сүзендә торды – икенче көнне үк аннан акча алып, әллә кайчан белешеп-сөйләшеп куйган тегүчегә киттем. Иртәгә конкурс дигән көнне ул аларны өлгертте дә. Казаннан туп-туры клубка, репетициягә кайтып кердем.

Әбиләрем шулкадәрле зиннәтле күлмәкләрне күреп аһ итте.

− Әнекәчкәем лә генә! − Маһруй әби шундук көзге каршына китте.

− Үләм, затлылыгы! Үлчәп теккәннәрмени! – Сания әби дә аның артыннан иярде.

Гөлчирәттәй, Мәрьямбану, Зөлфия әбиләр дә үзләренә күлмәк сайлап алды: Миләүшә ниндирәк зурлыктагы күлмәкләр кирәклеген миңа сызып биргән иде, шуңа һәммәсенә дә таман иде алар.

Гайнан бабай исә бүген тотып өйләндерерлек иде: яшел камзул, күн читек, затлы кәләпүш, ап-ак күлмәк, кара чалбар!

− Безгә беренче урынны җырлап тормасак та бирерлек икән!

Бабайның юраганы юш килде: «Чияле» ансамбле тезелешеп сәхнәгә чыгуга, залдан ниндидер дулкын узды.

Янымда утырган Газинур абый, касыгыма терсәге белән төртте дә, үзе дә сизмәстән, бөтенесенә дә ишетелерлек итеп кычкырып ук җибәрде:

− Анаңны! Каян таптың боларны? Ну да-а!..

Гайнан бабай яшьләргә биргесез, башын горур чөеп, әбиләре арасыннан гармунын тартып узды:

Йөгереп кердем өйләргә,

Бүрегем элдем чөйләргә.

Яшь чагында уйна да көл,

Калсын сагынып сөйләргә.

Яшь кызларның борынына чиертерлек әбиләр җырны күтәреп алды:

Аллия-гөллия,

Гөллия тирәккәем;

Яшә гөлләр арасында, −

Шул сиңа теләккәем.

Иң көчле алкышлар – аларга, иң зур баллар да аларга иде. Котлаучылар күп булды, шулай да иң истә калырлыгы Гамил Вазыйховичның сәхнәдән әйткән сүзләре иде:

− Эшне өстән кушканга эшләүчеләр бар, күңел кушканга эшләүчеләр бар. Бүген без сәхнәдән шуның нәтиҗәсен күрдек. Әдрән, һәрвакытта да шулай күңел кушканча эшләсәң иде, син райондагы культура торышын әллә ничә баскычка югары күтәрдең, − диде ул.

Инде минем белән исәнләшми дә башлаган Венера Шәмсиевна икенче көнне күктән җиргә төшерде:

− Гыйльфанов! Хватит! Әхәт Вәдүтовичның артын ялап, урын сорап йөрүдән тукта! Синең әбиләреңне барыбер республикага чыгармыйм! Костюмнарың буенча прокурорга әйтәм, нәрсә творится анда синең? Онытма: киләсе елның июненнән клубың ябыла, эш эзли башла. Районда сиңа урын юк...

Мин авызымны ачып сүз дә әйтә алмадым, әмма бу сөйләшү күңелгә юшкын булып утырды. Әнә шундый өермәле хисләр белән Яңа елны каршы алдым.

Клуб ябылачак дигән хәбәр авыл буйлап таралган, соңгы тапкыр дип килүләреме − Яңа ел кичендә клубка кеше сыймады. Яшьләр басып карады, әти-әниләре алдына сыймаган бала-чага идәнгә чүмәште.

Сценарийны Миләүшә белән бергәләп төзедек. Үзенә күрә концерт- спектакль булды ул. Анда тамаша карарга килүчеләр дә катнашып китә: алар үзләренең хыял-теләкләрен, кар бөртеге итеп ясалган кәгазьгә язып, Кыш бабайның урланган капчыгына сала. Ахырдан Кыш бабай таягы белән кагылып алгач, янәсе, ул теләкләрнең һәммәсе дә чынга аша.

«Чияле» ансамбленең инде даны район буйлап таралды. Гайнан бабай үзе генә дә район гәҗитенә, радиосына, телевидениесенә дә кат-кат интервьюлар бирде. Сиксән алты яшь белән барганын онытып, кабат яшьлегенә кайтып йөрүе. Яңа ел кичендә дә алар сәхнә бизәге булды, авылдашлары аягүрә басып кул чапты үзләренә.

Иң соңгы җырны исә − Миләүшә көенә язылганын – мин башкардым. Сүзләрен Рәшит абый язды.

− Шулкадәр рухны күтәрә торган, күтәренке көй бу. Әйдә, «Бәхеткә юл» дип атыйк, − диде ул.

Кичә тәмамланды, әмма халык урыныннан кузгалмады.

− Рәхмәт!

− Мондый чараны күргән булмады!

− Клубны яптырмаска кирәк!

− Яптырмыйбыз!

− Хат язабыз!

− Бөтен авыл белән кул куябыз!

Әле дә ярый пәрдәне япкан идек, юкса күз яшьләремне тыя алырлык хәлдә түгел идем.

− Әдрән, син клубны яптырмаска тиеш! − Миләүшә кулымнан кысты.

Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: Кыш бабай капчыгындагы теләкләрнең күбесе бертөрле – «Клубыбыз киләсе елда да эшләсен», диелгән иде анда...

* * *

Яңа елның беренче көннәре үк минем өчен гаугалы башланып китте: Венера Шәмсиевна көн дә шалтыратып акыра да бакыра. Ул арада авылдашлар, чыннан да, хат язып, кул куеп, Әхәт Вәдүтовичка илтеп җиткерделәр. Газинур абый да миңа сагаеп карый башлады:

− Әдрән, нигә кирәк иде бу сиңа? Син – үсәсе егет бит. Глава яратмаячак моны. Карамалыга директор булып киләсең, бу мәсьәлә хәл ителгән бит инде безнең, ну да. Хәзер Шәмсиевна ашаячак сине! – диде ул.

Минем иңсәләр кабат салынып төште. Өстәвенә әни дә көн саен, еламсырап, бер сүзне кабатлый:

− Улым, Әдрән, сине глава ярата, диләр. Зинһар, яптырма инде бакчабызны. Никадәр кеше эшсез кала бит! Тырышып кара инде, улым, авыл халкы үтенеп сорады бит! – ди.

Мин, Миләүшәне елатып дигәндәй, Казанда чиратта торган Искәндәрне Чияле бакчасына күчерттем. Сәет дус та, ике баласын алып, авылга кайтып төште. Бу аның бик зур батырлыгы иде.

Түзә алмады алар район үзәгендә. Бер бүлмәле фатирда түләп торып карадылар, сулышым кысылды, көн дә авыл ягына карап елыйм, диде Сәет. Район үзәгенә барып кайтуның файдасы шулай да булды: инде кайчаннан бирле ул миңа яшь гаиләләргә йорт салуда булыша торган программа турында сөйли. Бар кыюлыгымны җыеп, Гамил Вазыйховичка җиткергән идем бу үтенечне – дәшми әле. Азат абыйдан да хәбәр юк.

− Әхәт белән син әйткәннең икенче көнендә үк сөйләштем, вәгъдә бирде. Мин дә үз ягымнан эш алып барам: Казан түрәләрен кымтырыклыйм, яңа бинаның проектын эшләттем, − дип, күңелгә өмет салган иде дә, яктылык күренми әлегә. Кысыр өмет булып калыр, ахры.

Җитмәсә, Венера Шәмсиевна белән мөнәсәбәтләргә соңгы нокта куйган күңелсез вакыйга булды. Беркөнне ул шалтыратты да исәнмесез-саумысызсыз гына:

− Радикның республика буенча концертлары бара. Киләсе атнага Чиялегә килә. Зал тулы булсын! Сиңа соңгы сынау бу! Если провалишь... – дип янады, Афишаны, билетларны районнан үзем барып алдым.

− Заразы малай, тәмам туйдырды! − Фәрит абый нишләп йөрүемне белгәч сүгенде. – Республика буенча, имеш! Ике-өч кеше килгән башка район авылларында. Хәзер Шәмсиевна районның бөтен авылына шуны такты, тьфү!

Афишаны тотып, Чияленең һәр йортын йөреп чыктым.

− Ә-ә, бу теге телевизордан гел күренә торган малаймы? Җырлый белми бит ул!

− Кит моннан! Моңа акчам жәл!

− Аның шыңшыганын ишеткәч, радионы сүндереп куям!

Билет сату бик кыен бара.

− Өстән кушканнардыр инде, һәй...

− Синең хакка гына, Әдрән улым...

− Син сораганга гына...

Алланың рәхмәте, йөз билетны тәки саттым бит!

Март киче. Җил басу ягыннан әллә нинди хуш исләрне куып китерә. Аяк астындагы кар юкара төшеп, аңа инде зәңгәрлек йөгергән. Күңелнең каядыр ашкынган чагы бу.

Концертка безнең гаиләдән барыбыз да килде. Радик, гадәтенчә, фонограммага җырлый, аппаратурага кеше яллап тормаганнар – үзем утырдым.

Юк инде! Компьютерга никадәр генә исләре китсә дә, ул да тавышны барыбер ясап бетерә алмый. Кул чабулар җырдан җырга сыекланып, дүртенче җырдан соң бөтенләй ишетелми башлады.

− Авызыңны гына селкетеп торасың!

− Баянга җырла!

− Коммерсант!

Мин баскан урынымда тораташ булып катып калдым. Тагын да яманрагын Радик эшләде:

− Пошли вы...

Залда шау-шу купты, концертны дәвам итеп булмый иде инде.

Телефон ничек түзгәндер – анысын белмим, әмма минем колак түзде. − Провокатор! Заговорщик!

Венера Шәмсиевнаның бу сүзләре калганнары арасында мактау сүзләре кебек аерылып тора иде. Миңа бердәнбер юл калды – эштән гариза язып китү.

Минем эштә гамь калмады. Тагын җиңелү. Тагын билгесезлек. Гомер буе шулай булырмы икән? Нигәдер миңа шатлык өелеп килә дә, аны бер-берсе артыннан тагылган борчу-кайгылар алмаштыра. Тигез генә, бер көйгә аккан тормышны күргәнем юк та бугай.

Өйдәгеләр хәлемне аңлый, ничек тә күземә чалынмаска тырыша. Гайнан бабай күңеленә якын алдымы, әллә әҗәле якынлаштымы − ул кинәт хәлсезләнеп калды, тәненә сары төс ягылды, күзгә күренеп ябыкты. Үзе исә хәлемне гел сорашып тора:

− Улым, бирешмә, чигенмә! Главага кер, ул сине ярата!

Мин Әхәт Вәдүтовичка кермәдем, Гамил Вазыйхович янына киттем. Сөйләп бирергә дә туры килмәде, рәхмәт төшкере:

− Ишеттем, беләм. Бернигә дә карамыйча, эшеңне дәвам ит. Тиздән күңелле яңалыклар булуы бар, − диде ул, күңелгә әллә нинди буталчык уйлар кертеп.

Күңелле яңалык озак көттермәде: безнең күп функцияле үзәк республика планына кертелгән булып чыкты! Ул көнне безнең өйдә чын мәгънәсендә бәйрәм иде, телефон рәхмәт сүзләреннән тынмады, әни исә янымда күбәләктәй бөтерелеп йөрде:

− И-и улым, рәхмәт сиңа! Бөтен авыл рәхмәт укый бит, − диде ул, күз яшьләрен күлмәк итәге белән сөртеп. Хәтта әти булып әти дә җилкәгә сак кына кагылып узды...

− Эт икәнсең, малай, ну да! Нәрсә әйтим, маладис! Тәки Карамалыга китертеп булмас микәнни сине, ә? − диде Газинур абый. – Венера Шәмсиевнаны шартлатасың икән...

Азат абый белән хәзер телефоннан көн дә сөйләшеп торабыз. Бинаны аның төзелеш фирмасы төзиячәк иде.

− Каңгырап йөргән авыл егетләрен барлый башладыңмы? Мин үземнең яктан тырышам... Синең клубыңны төзеп бетергәч, зур пилорама ачам. Алты- җиде егет эшле булыр...

Бу хәбәргә иң сөенгән кеше Сәет иде. Ләкин аның йорт мәсьәләсе генә һаман да хәл ителми иде әле. Гамил Вазыйховичтан кабат сорарга уңайсыз.

Әмма тормыш бер ал ягын күрсәтә башласа, өеп бирә бит ул!

− Син дә йортны Чияледә саласыңмы? – дип сорады беркөн Газинур абый, клуб төзелешен тикшерергә килгән җиреннән.

− Аңламадым, Газинур абый. Нинди йорт?

− Ну да! Глава сиңа йорт салып бирергә кушкан бит. Белмим, димә тагын!

− Ә-ә! Аңладым! Миңа түгел, Сәеткә ул, Газинур абый! Әллә барып чыктымы?

− Ул аерым исемлектә! Анысын кыстырма син! Үзеңне әйт! Дүрт йорт турында сүз бара монда, Азат Хәсәнов дигәннәре ике йорт салмакчы. Мәчет тә төзи икән тагын. Сезгә җир урыны әзерләргә кирәк буламы, буш торган нигезләргә саласызмы... Ну да!

Кинәт башым әйләнеп китте... Җавап бирергә көч таба алмадым.

− Уйларсың да әйтерсең. − Минем югалып калуны ул үзенчә юрады. – Йорт салу уен эш түгел! Ярдәм итәрбез, борчылма! Миңа да начар түгел бит, үзара салым акчасы арта, йортлар ишәйгәч, ну да!

Чияледә тынгысыз көннәр башланды. Җәй буе, авылның тынычлыгын алып, төзелеш эшләре гөрләде. Иң элек Сәетнең ике катлы йорты төзелеп бетте. Азат абый аннан пилорама хуҗасы ясамакчы, шуңа да кая басканын белмичә йөри. Шуннан соң мулла йортын күтәрделәр. Район мөхтәсибе ике кечкенә балалы яшь мулла табып бирде, менә-менә ул күченеп килергә тиеш. Миләүшә прорабка әйләнде – Азат абый егетләре безнең ике катлы йортны түбә астына кертте.. Искәндәр үзенә кояшлы якка карый торган бүлмәне сайлады. Хәзергә исә көн дә балалар бакчасы яныннан урап кайта:

− Мин яңа садикка балам! – дип, канатланып йөри.

Көз көне яңа бинаны зурлап ачтык. Авыл халкының аякта йөри алганы, таякка таянганы, әнисенә асылынганы – һәммәсе дә килде. Быел Сабан туен оештырырга кул җитмәгән иде, читтәге авылдашларны җыярга форсат туды. Хәтта Курилдан Марсель дә ял алып кайтты. Сәет белән икебезнең йортны күреп:

− Скоро – отставкага! Таяклар кагып китәм, күршегездә миңа да урын калдырыгыз! – диде.

Чияле шулай кайнады-кайнады да тагын сүнеп калды. Минем күңелне дә ниндидер рәхәт бушлык биләп алды. Әмма тормышка бик тиз кайтардылар. Яңа бинаны тәртипкә салу өчен, ай-һай, бик күп йөгерергә туры киләчәк әле.

Беркөнне Әхәт Вәдүтовичның кабул итү бүлмәсеннән шалтыратып, тиз генә килергә куштылар. Бүлмәсенә керсәм, Гамил Вазыйхович белән икәү утыралар.

− Ну, Әдрән, үзеңә дә тынгылык юк, безгә дә тыныч яшәргә бирмисең, − дип җылы каршыладылар мине.

− Кемдер гомере буе эшләгәнне майтарып ташладың әле син кыска гына вакыт эчендә. Күрмиләр дип уйлама, мактап үсендермәскә генә тырыштык, һәр гамәлең, һәр адымың билгеле безгә. − Әхәт Вәдүтович сүзләреннән тәнем эсселе-суыклы булып китте. Венера Шәмсиевна тагын шикаять язган бугай,  дип уйладым эчемнән генә. – Дөнья тәгәрмәчен әнә шундый булдыклы кешеләр әйләндерә. Тик андый егетләр көннән-көн азая бара, шунысы кызганыч. Менә без әле Гамил Вазыйхович белән сөйләшеп-киңәшеп утырдык. Ул алтмыш өченче яше белән бара икән, мин дә алтмыш ягына чыктым. Эшне дәвам итәрлек егетләр бармы безнең? Тегеләй исәпләдек, болай санадык, аннан карадык, моннан уйладык. Ахыр чиктә барыбер синең исемгә килеп төртелдек. Бүгенге заманда бетеп барган Чиялегә яңа сулыш өрүең шаккатырды безне. Нинди кысмыр Азат абыеңны авылга эшләтүең генә дә ни тора! Хәзер менә пилорама корып йөри! Пакусны киң алуың әйбәт, Әдрән. Әмма сине Чияледә генә калдыра алмыйбыз инде без. Энергияңне район масштабында файдалана башларга вакыт. (Тешем тешкә тиеп шакылдар дәрәҗәгә җиттем. Бар гәүдәмә калтырану таралды) – Менә без уйлаштык-киңәшләштек тә районның культура бүлеген сиңа тапшырырга булдык...

Ул туп-туры күземә текәлде. Бу туры карашны күтәрү авыр иде, шулай да түздем.

− Гамил Вазыйховичның планы зурдан: ике-өч ел тәҗрибә туплагач, үз урынымны Әдрәнгә тынычлап калдырып, пенсиягә китәр идем, ди. – Әхәт Вәдүтович көлеп җибәрде. – Ә мин исә аннан да ераккарак киттем: ул сине алыштыргач, өч-дүрт ел эшләр дә, мин инде аңа район дилбегәсен үк тапшырырмын, дидем.

Алар рәхәтләнеп шаркылдаша, миндә исә көлү кайгысы түгел.

− Киләчәккә юлны шулай алдан сызарга кирәк, Әдрән. Район үзәгенә күчеп килү синең иҗатыңа да зыянга булмас. Бездә иҗади кешеләр күп, бергәләшеп яңа җырлар язарсыз. Көн саен үзебезнең радио синең җырларны тапшыра, рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Бер яңа җырыңа клип сценариесы әзер булган. Анысын Казанга җибәрәбез. «Бәхеткә юл»ны әйтүем. Шулай бит, Гамил Вазыйхович? Дөрес сөйлимме?

Мин, аптырап, җилкәмне сикерттем.

− Монысы сер иде, Әхәт Вәдүтович. Рәшит Ризакович сюрприз итеп әзерли иде. Әдрән моны белми...

− Ник аны кисәтмәдең? Ярар, беткән баш беткән. Барыбер бергә эшлисез. Аннары... Тәк, фатир мәсьәләсен Гамил Вазыйхович белән сөйләшеп бетерерсең. Без инде эшкә билгеләнүең турында боерык әзерләдек, шулай да өйдәгеләр, хатының белән кайтып киңәшкән бул. Аларның шуннан да күңеле була. − Әхәт Вәдүтович кәефле елмайды.

− Яңа клуб нишли? – Беләм, бу соравым бик ахмакларча яңгырады.

− Директорны үзең билгелисең инде хәзер! − Гамил Вазыйхович та сүзгә кушылды.

Чиялегә ничек кайтып кергәнне хәтерләмим. Яңа бина янында Газинур абыйны күреп кенә туктадым.

− Кая йөрисең син? Документлар белән киләм, дидең бит! Телефоныңны да алмыйсың. Эзләп чыктым үзеңне, ну да!

− Әй Газинур абый, документларны яңа директор белән хәл итәрсең инде...

− Ә-ә? – Ул, куркып, миңа карады. – Ничек инде? Җен карчыгы тәки эштән алдырган икән!

− Алай гына булса!.. Районга чакыралар. Эшкә...

Ул зәп-зәңгәр күзен миңа төбәде. Аннары барысын да аңлагандай, кулын селтәде:

− Мин аның шулай буласын белдем инде. Асылташ җирдә ятамыни ул? Һәй,

мин, карт җүләр, үз урыныма кеше табылды дип, сөенеп йөри идем тагын. Ну да-аа...

Мин кайтып кергәндә, барысы да өйдә иде. Хәбәрне ишетүгә, әни, лып итеп, артына утырды:

− Ничек инде? Ә без, Чияле нишли?

Әти дә район гәҗите укуыннан бүленде:

− Бу кадәр эш күрсәткән кешене алып китәчәкләре билгеле иде...

Шулай да яңалыкны иң авыр кабул итүче тәмам хастага калган Гайнан бабай булды:

− И-и, инде үлсәм дә була икән, барыбер авылның яме китәчәк синсез! Әйдә, соңгы тапкыр буладыр, җырлыйк инде «Әдрән диңгез»не бергәләп.

Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез,

Ай, зәңгәр диңгез.

Култыклары йөз дә сигез,

Ай, йөз дә сигез.

Үзенең батыр улларына,

Улларына

Көрәш дәртен биргән диңгез,

Биргән ул диңгез...

Кочаклашып җырладык, аннан икәүләшеп еладык.

− Васыятьне онытма, − диде бабай. – Диңгезне барып күр, дулкыннарында тибрәлеп, рәхәтләнеп бер җырла!

Мин барыбер дә тормышның асылын аңламыйм бугай. Бу хәбәрдән Миләүшә үрле-кырлы сикерергә тиеш иде кебек.

− Китәсем килми, − диде ул.

− Мин вәгъдәмдә торам, күрәсең бит, Казанга якынаябыз... Тормышның төбеннән күтәреләм...

− Ярар, искә төшермәле! Син вәгъдәңне үтәдең инде. Йортыбыз булды, яңадан җырлый башладың, иң мөһиме: Искәндәр савыкты...

− Район үзәгендә фатир бирәләр...

− Китәсем килми, − дип кабатлады Миләүшә. – Ияләндем, ахры. Карамалы мәктәбендә музыка түгәрәге алып барырга да сүз бирдем... Бала туганчы...

Җир катырак әйләнә иде. Мин урамга чыгып йөгердем. Күпме йөгергәнмендер, белмим – кинәт шып туктап калдым. Аягыма авыр-авыр герләр такканнармыни – кыймылдата да алмыйм. Әйтерсең лә мине әкиятләрдәгечә, әфсенләп тораташка әйләндергәннәр.

Артыма борылып карадым − Чияле утлары күренмәде. Шулай да күктә балкыган һилал ай юлны ак итеп яктырта иде...