Логотип Казан Утлары
Роман

АТЛЫ КАЗАКЛАР (роман)


1
Хисамый Җәләй белән сөйләшеп алырга ашыкты. Хисамыйда бүген иртә
белән ничектер кинәт кенә шундый теләк кабынып куйды. Әле йокыдан торган
вакытта да ул мондый фикердә түгел иде. Әмма, уяну белән үк, аның күңелен
нәрсәдер тынычсызлый, ул нәрсә турындадыр борчылып уйлана башлады.
Иренең шундый уйчан хәлдә булуын күреп, Мәгузә дә аңа һичбер сүз әйтмәде.
Ул, әгәр дә иренә берәр сүз кушса, аның карышып һәм киреләнеп китүеннән
курка иде. Әйе, иренең комганына җылы су салганда да, аның өс киемнәрен
киендергән һәм кулына чалмасын тоттырган вакытларда да, Мәгузә аңа бер
сүз дә әйтмәде. Бу хәл Хисамыйга, чыннан да, Мәгузә уйлаганча уңай тәэсир
итте. Үзалдына борчылып уйлаган саен, Хисамыйның Җәләйне күреп сөйләшү
теләге көчәя генә барды. Ә өеннән урамга чыккач, ул инде үз-үзенә тәмам
ышанып: «Кешеләр азрак вакытта барыйм да картны аулакта гына күреп әйтим,
миңа рәнҗеп йөри күрмәсен», – дип уйланды. Ләкин Хисамый соңгарак калды.
Ул килгәндә, мәчеткә байтак кеше җыелган иде инде.
Хисамый, үз теләгенә ирешү өчен, ничек тә Җәләйгә якынрак булырга
тырышты. Ләкин алдан килеп утырган кешеләрне аралый-аралый үтәргә
уңайсызланып калды һәм ишек янындагы мич буена гына барып урнашты.
Хәзер Хисамыйда башка теләк – ерактан булса да, Җәләйнең күз карашларын
тотып алырга һәм ул карашларның мәгънәсен аңларга тырышу теләге туды:
нишли икән, Сабан туенда көрәшкә чыгарга җыенуым өчен карт миңа рәнҗеп
йөрмиме икән, дип борчыла иде Хисамый. Ләкин ул Җәләйнең күз карашларын
да тота алмады. Чөнки Җәләй һич тә кузгалмый һәм як-ягына каранмый гына
утыра. Ул хәтта янындагы кешеләр белән дә сөйләшми иде бүген. Хисамый,
кичә кичтән үк Җәләй картның өенә кереп, аның белән барысы турында
Нәфикъ ЯҺУДИН (1910-1977) – Ватан сугышы ветераны. Күпсанлы хикәяләре һәм очерклары
«Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында дөнья күргән. Башкортстанның
атказанган укытучысы. Әлеге романны аерым китап итеп чыгару турында Татарстан
Язучылар берлеге 1941 елның 21 июнендә карар кабул итә. Сугыш башлану сәбәпле, карар үтәлми
кала. Кулъязманы авторның улы – Россиянең Язучылар һәм Татарстанның Журналистлар
берлекләре әгъзасы Марс Яһудин тапшырды. Автор хакындагы тулырак мәгълүматны роман
ахырындагы искәрмәдән укыгыз.
9
да ачыктан-ачык сөйләшеп куймавына үкенә башлады. Кичә аны бу эшкә
ниндидер горурлык, турысын гына әйткәндә, үзен тәкәбберрәк тотарга теләве
җибәрмәде. Хатыны Мәгузә дә әйтеп-әйтеп караган иде юкса:
– Әтисе, сиңа әйтәм, көрәшкә чыгам дип йөрисең йөрүен дә, Җәләй
абзыйның моңар хәтере калмасмы? Ничә әйтсәң дә, байтак еллардан бирле
мәйдан тотып килгән кеше бит. Безнең Яңа Чиркас авылында гына түгел,
бөтен әйләнә-тирәдә йөзәр чакрымга аның даны таралган. Оренбург кадәр
Оренбургның үзендә ел саен батыр булып килде. Җитмәсә тагын, гомер-гомергә
күрше булып, тату гына көн кичереп киләбез үзебез. Егылсаң – үзеңә хурлык,
ексаң – Җәләй абзый кызганыч.
Аңа каршы Хисамый җитди генә бер тавыш белән үзенең гадәттәге җавабын
кайтарды:
– Сөйләмә әле, әнисе, дөньяда мин дә казачи исемен күтәреп йөрим ләбаса!
Чын-чынлап казачи булу өчен нәрсә кирәк? Көмеш кашлы ияре, җиз саплы
камчысы, чуклы йөгәннәре белән яхшы ат, бүресен дә, куянын да тота торган
озын танаулы эт, шулар өстенә тормыш итүеңнең рәте-башы булырга тиеш. Ә
мин нәрсә? Мин боларның берсе белән дә мактана алмыйм. Андый бәхетләр
безгә бала-баладан ук насыйп булмады. Мин үземнең бер-бер артлы туган өч
ир бала үстерүем белән генә мактана алам. Әйе, менә дигән яшь казачилар
үстерәм мин! Ходай аларга күп-күп бәхетләр бирсен.
Мондый сүзләрдән Мәгузә дә кәефләнеп куйды. Ул, иркәләнеп кенә:
– Шул җиткән инде, тагын нәрсә кирәк сиңа! – диде. – Улларың үз бәхетләре
артыннан үзләре куарлар.
– Юк, әнисе, җитмәгән шул әле! Дөрес, атын да, башкаларын да булдыру
– анысы байлыкка бәйләнгән. Ул безнең кулдан гына килә торган эш түгел.
Белмим, аны безнең улларыбыз да булдыра алыр микән. Ә менә үзең казачи
исемен күтәреп йөреп, гомерең буенча бер мәртәбә дә мәйданга чыгып
көрәшмәү – бу инде бик зур хурлык. Чын казачи өчен оят эш бу.
– Ә егылып куйсаң?
Хисамый кызып китте:
– Егылып куйсаң да, егылып куйсаң, сиңа тагын! Егылып куйсаң – җир
күтәрә, җир астына берәүнең дә төшеп киткәне юк бит әле.
Мәгузә, иренең азрак тынычлана төшүен көтеп торды да:
– Әтисе, шушы гомер түзеп килгәнсең икән, тагын берәр елга гына
түзәсеңме әллә? Киләсе елга көрәшер идең, – диде.
– Куйсана, әнисе, башымны катырма әле син минем! Хәзер инде минем
көрәшкә чыгарга җыенуымны бөтен кеше белә. Хәтта чит авыл кешеләре дә
ишеткән инде бу хәбәрне. Шуның өстенә, әти мәрхүм үлгән вакытта васыять
итеп әйтте бит: улым, Сабан туйларында көрәш мәйданына чык, кеше арасына
кереп, үзеңне кешеләргә күрсәтеп йөр, диде. Әтине беләсең, мин гомерем буена
көрәшеп килдем, мәче шикелле булдым, дип әйтим инде, берәү дә сыртымны
җиргә тидерә алмады, диде мәрхүм.
– Белмим инде, әтисе, ул якларын үзең беләсең тагын. Җәләй абзый рәнҗи
күрмәсә ярар иде, дип кенә әйтүем. Әтеки мәрхүм вафат булганнан соң, ел саен
Җәләй абзый батыр булып килде бит... Үзе белән сөйләшеп алсаң да яхшы
булыр иде, бәлкем...
Мәгузәнең тел төбендә әйтелеп бетмәгән башка уйлар да бар. Ул үзе бер
нәрсә турында сөйли, ә бөтенләй башка нәрсәләр турында фикер йөртә иде.
Җәләй гаиләсе белән Хисамыйныкылар күптәннән аралашып, байтак
10
еллар буенча аерылмас дуслар булып яшиләр. Ә соңгы елларда, Миңлебай
белән Мәрьям якты дөньяга килгәч, бу ике гаилә арасындагы якынлык тагын
да ныгый һәм беркетелә төште. Әйе, бервакыт шулай Хисамый белән Мәгузә
Җәләйләргә кунакка керделәр. Аларның уллары Миңлебайга өч яшь иде. Аны
да үзләреннән калдырмадылар. Җәләйнең Мәрьяменә бер яшь тулып, аның
да күңелле генә итеп тәпи йөрергә өйрәнеп килгән чагы. Кунаклардан берсе,
идәндә уйнап йөргән балаларга карап:
– Болар икесе дә бик матурлар, бер-берсенә бик пар киләләр икән, – диде.
Икенче берәү:
– Чынлап та, бу балаларны колак тешләтеп куйсагыз, пар күгәрчен шикелле
гөрләшеп гомер итәрләр иде, – дип, тегенең башлаган фикерен куәтләде.
Җәләй белән Мөршидә дә бу уйга каршы түгелләр иде. Җәләй, Хисамыйның
«кылын» тартып карау теләге белән:
– Колак тешләтү безнең татарларда бик кулланылмый инде үзе. Ул, асылда,
казакълар гадәте бит, – диде.
Хисамый исә, үзенең бу эшкә һич тә каршы түгеллеген белдереп:
– Асылда казакълардан кергән гадәт булса да, безнең авылда хәзер күп кеше
шулай итә бит, – дип куйды. Күңелле генә елмаеп хатынына таба ымлады да:
– Мин үзем дә Мәгузәнең колагын шушы улым кадәр вакытта тешләп куйган
идем. Болай, яхшы гына гомер итеп киләбез бугай, – дип өстәде.
Нәтиҗәдә Мөршидә кызы Мәрьямне үз янына сәкегә чакырып алып
утыртты. Мәгузә улы Миңлебайны, җитәкләп алып барып, Мәрьямнең
каршысына бастырды да:
– Йә әле, улым, әнә шул матур сеңлеңнең колагын тешләп ал әле, – диде.
Миңлебай шунда ук Мәрьямнең сул колак яфрагын нык кына итеп тешләп
тә алды. Һәм аның «матур сеңлесе» кычкырып елап җибәрде. Кунаклар исә
кызарып пешкән пар алма шикелле чибәр балаларның озын гомерле булуларын,
үсеп җиткәч, тигез һәм бәхетле тормыш итүләрен теләп, озак-озак дога
кылдылар.
Әнә шул көннән алып Миңлебай белән Мәрьямне ике гаиләдә дә үз
балалары итеп күрә башладылар. Бу вакыйгадан соң, берсе артыннан икенчесе
агып, унбер ел вакыт үтте. Шул гомер буенча Хисамый белән Җәләй дә, шулай
ук Мәгузә белән Мөршидә дә бер-берсенә караңгы чырай күрсәткәннәре, берсе
икенчесе белән авыр һәм күңелсез сүзгә килгәннәре булмады.
Ә менә быел, шушы Сабан туе аркасында, Мәгузәнең күңеле борчылып
тора. Хисамый белән Җәләйнең көрәш вакытында сүзгә килүләреннән,
кешеләр алдында ызгышып, моңарчы саклап килгән дуслыкларын югалтып
куюларыннан курка иде ул. Ә халык телендә хәзердән үк төрле-төрле сүзләр
сөйләнә. Хисамый белән Җәләйне ничек тә сугыштырырга җыенып йөрүчеләр
дә юк түгел...
Моны Хисамый үзе дә яхшы аңлый...
Мәчет эчендә тирән тынлык. Кешеләр акрын гына пышылдап намаз
укый. Ләкин Хисамыйның уйлары башка нәрсәдә, аның фикере хатыны
Мәгузә әйткән сүзләр тирәсендә чуала. Дөрес, Хисамый да кешеләр торган
вакытта торды, башкалар белән бергә утырып, алар яткан чагында ул да ятты.
Хәлләф мулла белән Габделхалик мәзиннең нәрсәләрдер укыганын, ниләрдер
сөйләгәнен тыңлады. Ләкин үзе бернәрсә дә аңламады, бер хәрәкәтен дә уйлап
һәм шулай кирәк булган өчен дип эшләмәде. Аның күзләре һәрвакыт Җәләй
картта булды.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
11
Җәләй карт үзен гадәттән тыш җитди, тирә-янындагы эш һәм хәрәкәтләргә
бөтенләй игътибарсыз тота. Күрәсең, ул намазын бик нык бирелеп укый һәм
үзен көрәштә өстен чыгаруны Аллаһыдан ялынып-ялварып үтенә. Моны
күргәч, Хисамый тагын да шомлана төшә, үзенең быелгы Сабан туенда
көрәшергә уйлавына үкенә башлый. Җәләй карт аңа тагын да олырак булып,
Алла ярдәме белән бөтен кешене егып йөрүче бер изге җан булып аңлашыла.
Кешеләр шау-гөр килеп мәчеттән чыга башлады. Хисамый монда да Җәләйнең
үзен генә аулакта туры китерә алмады. Мәчет капкасыннан урамга чыккач кына,
аларга аулаклап сөйләшергә мөмкинлек туды. Әнә, Җәләй карт Хисамыйдан
биш-алты адым гына алдан бара: кулында намаз таягы, башында зур ак чалма,
өстендә кап-кара җилән. Аның җиләне кояш нурларында елкылдап-елкылдап
күренә. Җәләй карт бу җиләнгә аерым бер хикмәтле мәгънә биреп йөри. Кешеләр
арасында аны «серле җилән» дип тә, «сихерле җилән» дип тә атап йөртәләр.
Җәләй карт ул җиләнне нәкъ ун елдан бирле һәм елына ике мәртәбә генә кия:
беренчесе – менә бүгенге шикелле, Сабан туе көнне иртәнге намазга барганда;
икенчесе – көрәш мәйданына чыккан вакытта. Хисамый, Җәләй картның әнә шул
җиләненә карап, эченнән генә көлемсерәп куйды. Әмма адымын кызулатмады.
«Сөйләшәсе килә икән, ул үзе адымын акрынайтсын. Ашык-пошык аны куып
җитәргә мин дә бит инде бала-чага түгел, дип уйлады ул. Ә куып җиткәч нәрсә
дип әйтер? Абзый, мин сине быел көрәштә егам икән, моның өчен миңа ачуланма
инде, дип әйтерме? Әгәр дә ул үзе мине әйләндереп салса?..
Мәгәр Җәләй карт та үзен эре тотарга яратучан кеше иде. Ул, артыннан
Хисамый килүен белә торып, аңар әйләнеп тә карамады, адымын да акрынайта
төшмәде. Моңар ачуы тәмам кабарган Хисамый: алайга калса, Җәләй картта
булган тәкәбберлек бездә дә табылыр, дип, уң яктагы тыкрыкка борылып китте.
Аларның өйләре бер-берсенә киртәдәш һәм озын гына тар тыкрык аша иде.
Тыкрык эчендә Хисамыйны Котырык Муллагали куып җитте. Ул, сүз
башлап җибәрү өчен генә әйткән шикелле итеп, башта Хисамыйга сәлам бирде
һәм аның хәлен сорашты. Аннан соң:
– Шулай, Хисаметдин кордаш, бүген көрәшкә чыгасың икән. Ярый-ярый,
бик хуп, бик мәслихәт эш. Җәләй картны әйтәм әле, дөньяда аннан башка кеше
юк шикелле итеп, бик кәпрәеп йөргән була бит. Синең хакта көрәшкә чыга икән
дип ишеткәч тә, әһә, мин әйтәм, Җәләй картның борынын җиргә бәреп янечә
икән инде бу, мин әйтәм, килбәтсез борынын бик югарыга чөеп йөри иде, дим.
Хисамый, уйламаганда гына тәнен кигәвен чаккан шикелле, чыраен сытып
һәм җилкәсен куырып куйды. Аңарда, кинәт кенә борылып, кулындагы юан
намаз таягы белән Котырык Муллагалинең башын сугып яру теләге туды.
Ләкин ул моны эшләмәде: салмак кына адымнар белән эре-эре атлап баруын
дәвам итте, Котырык Муллагалигә җавап итеп бер генә авыз сүз дә әйтмәде.
Әгәр дә Хисамый аңа каты-каты сүзләр әйтеп ташласа, шау-шу зурга китәчәк,
хәтта бу эш Хисамыйның олы улы Миңлебайның хәле мәсьәләсенә дә барып
кагылачак иде.
Ә Миңлебайның хәле бу соңгы көннәрдә нәкъ кыл өстендә тирбәлә иде.
Закон буенча, һәрбер казак үзенең улын кече яшьтән үк патша хезмәтенә
әзерләргә тиеш. Әгәр дә ул моны берьюлы гына булдыра алмый икән, улы ун
яшькә җиткәннән алып егерме дүрт яшенә җиткәнче елына ун сум хисабыннан
казна банкына акча сала барырга бурычлы санала. Бу акчалар, хезмәт итәргә
барачак яшь казак егетенә ат, ияр, камчы, хезмәткә бару өчен атап тегелгән яңа
чикмән, итек һәм башкалар сатып алу өчен тотыла. Әнә шул билгеле сумманы
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
12
да үз вакытында түләп бара алмаучы була икән, аның улын берәр бай казакка
эшкә бирәләр. Патшага хезмәт итү өчен кирәк булган акчаны бай үзе турыдан-
туры казна банкына кертә бара.
Хисамыйның Миңлебае хәзер ундүрт яшендә. Хисамый аның өчен казнага
бары тик ун сум гына акча кертә алды. Узган еллар өчен тагын утыз сум бирәсе
бар. Хисамый, өен һәм каралтыларын сатып бетерсә дә, бу акчаны түләп чыга
алмаячак. Шуның өстенә алдагы ун ел өчен йөз сум бирәсе кала әле.
Авылның уряднигы Миңлебайны Котырык Муллагалигә малайлыкка
бирергә тели. Урядникның шундый фикердә булуын да, Котырык Муллагалинең
аңа риза булып, хәтта Миңлебайны үзенә бирүләрен сорап йөрүен дә Хисамый
яхшы белә. Урядник, Хисамыйны берничә мәртәбә чакыртып, аңа улының хәле
турында ачыктан-ачык әйтте. Алай гына да түгел, улын Котырык Муллагалигә
илтеп бирергә кушты. Ләкин Хисамый моңа һаман карышып килә. Ул, үзе
җитәкләп алып барып, улын Котырык Муллагалинең кулына тоттырырга һич
тә җыенмый иде...
Хисамый боларны гаять авыр борчылып искә алды. Ул, үзенең урамда
икәнен дә онытып, каты гына тавыш белән:
– Менә сиңа кирәк булса! Кешеләргә Сабан туе, ә миңа җәфа өстенә җәфа,
– дип көрсенеп куйды.
Шуннан соң гына ул, янында Котырык Муллагали булырга тиешлеген
хәтерләп, артына әйләнеп карады. Ләкин Котырык Муллагали күренмәде.
2
Көрәш яланаяклы, ялангач башлы, кайберләренең әле ботлары да
капланмаган кечкенә балалардан башланып китте. Аларны, шаяртып, уен-
көлке сүзләр әйтеп һәм мактаган булып, нечкә генә беләкләреннән җитәкләп
яки җилкәләреннән этәргәләп, берсе артыннан икенчесен мәйдан уртасына
чыгара тордылар. Екканына да, егылганына да батыр исеме биреп, чыккан
берсен арзанлы сабын, чигелмәгән кулъяулык, агач саплы пәке һәм конфет
кебек әйберләр белән бүләкләделәр. Кешеләр беркадәр көлешеп күңел
ачып алганнан соң, мәйданга һаман зурракларны чыгара бардылар. Чират
Хисамыйның уртанчы улы Гатауга да килеп җитте. Бу сигез яшьлек бала, үзен
бик олысыман тотып һәм матур гына елмаеп, бер халыкка, бер исә үзе белән
көрәшкә чыккан ачык изүле юан гына малайга карап торды да кулындагы
сөлгене тиз-тиз генә беләгенә чорный башлады. Кешеләр аңар кызыксынып
карап торалар иде. Кемдер:
– Йә әле, энекәш! – диде дә Гатауның аркасына төртеп куйды.
Гатау тиз генә иелде дә каршысында басып торган баланың биленнән
эләктереп алды. Алар, бер-берсен нык кочаклап, мәйдан уртасында эткәләшеп
йөри башладылар. Озакламый Гатау тегене күтәреп тә ташлады. Гатау тын
алырга да өлгермәде, каршысында икенче малай әзер тора иде инде...
Гатау үз тиңнәреннән һәм үзеннән олырак булганнардан да әле барысы биш
малайны екты. Алтынчы булып Котырык Муллагалинең Гарифҗаны Гатауның
каршысына килеп басты. Бу хәл кешеләр арасында зур ризасызлык һәм көчле
шау-шу тудырды. Алар, төрлесе төрле яктан торып, кулларын селтәнгәләп
кычкыра башладылар:
– Аз гына оят кирәк, күсәктәй балагызны бер сабыйга каршы чыгармакчы
буласыз!
– Баланың өметен кисәсез бит!
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
13
– Чыкмасын!
Икенче бер төркем боларга каршы кабынып китте:
– Чыксын, көрәшсеннәр!
– Батыр егет көрәшүчене сайлап алмый ул.
– Ха-ха-ха, каршы төшмәгез!
Мыскыл итеп көлүчеләрнең шау-шуны зурайта барулары Котырык
Муллагалинең күңелен күтәреп җибәрде. Ул, мыек чолгыйларын бөтергәләп
һәм гаять зур кара эчлелек белән көлемсерәп, кешеләрнең ачуларын китереп
торды. Котырык Муллагали янында авылның кибетче бае Тәбәнәк Хәмчки тора
иде. Ул, зур корсагын киереп баскан килеш, үзеннән башкаларның барысын
да җиңәргә, һәммәсенең дә тавышын юкка чыгарырга тырышып:
– Җәмәга-ать, – дип кычкырды, – тыныч булыгыз! Әйдә, көрәшә бирсеннәр!
Көннең-көн буенча шул көзге әтәчләрне сугыштырып утырырбызмыни?
Зурракларга күчәргә вакыт!
Хисамый, башта тыныч кына утырса да, Котырык Муллагали белән Тәбәнәк
Хәмчкинең канатлануларына түзә алмады: ашыкмыйча гына урыныннан
кузгалды, йодрыкларын нык кысып йомарлады да салмак кына адым белән
мәйдан уртасына чыга башлады. Моны күреп, бөтен мәйдан халкы кинәт кенә
тынып калды. Бу тынлык эчендә кайберәүләрнең ара-тирә пышылдашулары
һәм түзә алмыйча пырхылдап көлеп җибәрүләре генә ишетелгәләде.
– Бу, туганкай, бер бирсә дә берәгәйле итеп, зеңкелдәтеп бирер.
– Тәбәнәк Хәмчкине бер сугуда сытып ташлар.
– Суга алмас, дисеңме? Әле син Хисамыйның холкын белмисең икән:
дисбителни дә әписәрне сугып еккан кеше бит ул...
Сабан туен карау өчен чит авыллардан килүчеләр дә күп иде. Алар
арасыннан берсе:
– Яңа Чиркаска килсәң, шул булыр инде, сугышмыйча калмаслар, – дип,
ризасызлык белдереп куйды.
Миңлебай энесе Барыйны уйнатып утыра иде. Ул кинәт кенә сикереп торды
да әтисе янына йөгереп килде.
– Әти, көрәшә бирсеннәр. Гатауны екса, Гарифҗанны мин аны үзем атып
бәрәм, – диде.
Хисамый азрак тынычлана төште. Аскы иренен тешләре арасына кысып
һәм кулын нык кына селтәп, яңадан үз урынына – хатыны Мәгузә янына
барып утырды.
Гатау белән Гарифҗан бер-берсенең биленнән сөлге белән эләктереп
алдылар. Гатау, үз хәлен үзе сизеп булырга кирәк, Гарифҗанны күтәреп алырга
уйламады да. Ул аңа нык кына асылынып, үзен күтәреп алырга ирек бирмичә
йөри башлады. Гатауның бу кадәр тырышлыгы, һич тә көтелмәгән хәл буларак,
бая гына аны яклап чыгучыларга дәрт кертеп җибәрде. Алар:
– Нык ябыш, Гатау!
– Шулай, энекәш, махы бирергә тырышма! – диешкәләп тордылар.
Байтак кына вакытлар эткәләшеп йөргәннән соң, аякларына ак әрем
чорналып, Гатау егылып китте, һәм шул уңайга Гарифҗан аның өстенә авып
төште. Ләкин, Гатауның күкрәгенә таянган сул кулы таеп китте дә, Гарифҗан
йөзе белән җиргә капланды. Кешеләр шау-гөр килеп көлешә башлады. Юри
шаяртып, каршы якны котырту өчен генә:
– Булмады бу, алай аяк чалып екмыйлар аны, – дигән булды берсе.
Башкалары аны куәтләп куйды:
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
14
– Әйе, аяк чалып екты, эт егышы булды бу.
– Яңадан көрәштерергә кирәк, егетләр, яңадан! Гатау ега аны барыбер.
Котырык Муллагали һәм аның тирәсендәгеләр тынып калды. Гатау белән
Гарифҗан, бер-берсенең каршысына басып, нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап
торалар иде. Хисамый Гатауны үз янына чакырып алды. Йомшак кына итеп
аркасыннан сөйде дә, Гатауның кулындагы сөлгене алып, олы улы Миңлебайга
тоттырды.
Миңлебай куян шикелле җиңел генә сикереп торды да як-ягына карангалап
аптыраган Гарифҗанның каршысына ук барып басты. Бу хәл Котырык
Муллагалигә ошамады. Ул, тынычсызлык белән кашларын җыергалап,
иләмсез озын мыекларын селкеткәләп куйды. Тәбәнәк Хәмчки дә, нәрсәдер
әйтергә теләп, торган урынында тыпырчынгалап алды. Ләкин Миңлебайның
Гарифҗанга каршы көрәшкә чыгуына алар һич тә тоткарлык итә алмый иде.
Күп еллар буенча сакланып килгән гадәт шулай: энесе егылган икән, аның
урынына агасы чыгарга тиеш. Бу урында Миңлебай, бертуган энесе егылганнан
соң, үз нәселенең дәрәҗәсен саклау өчен дип мәйданга чыкты. Шуның өстенә
Миңлебай белән Гарифҗанның яшьләре дә бертигез. Алар икесе дә бер елны,
урак өстендә туган. Аерма фәкать шунда гына: Гарифҗанның анасы йөкле
килеш авыр эшләр эшләп йөрмәгән, баласын үзенең өендә, һәрьяктан да яхшы
тәрбияләр күреп тапкан. Мәгузә исә, Котырык Муллагалигә урак урган вакытта,
көлтәләр бәйләп йөргәндә авырып, шунда ук, бодай көлтәләре төбендә, улы
Миңлебайны дөньяга китергән. Ире Хисамый аңа «кендек әбисе» булган.
Миңлебай белән Гарифҗан арасында көрәш башланды. Миңлебайның
тыны шактый иркен иде. Озак та үтмәде, Гарифҗанның күкрәк челтәре
аның күкрәгенә менеп утырды, аяклары югары күтәрелде, арт саны аның уң
аягы өстенә салынды. Миңлебай үзенең бөтен гәүдәсе белән селкенеп алды,
уң аягын кинәт кенә күтәреп, сул кулын сөлгедән ычкындырып җибәрде.
Гарифҗан очып киткәндәй булды, әйләнгәләп-әйләнгәләп барып, йөзе белән
җиргә капланды.
Миңлебай, масаюлы гына бер кыяфәт белән елмаеп, мәйдан уртасында
басып калды. Мәйдан читендә атасы Хисамый белән көрәшче Җәләй
сөйләшеп торалар. Аларның йөзендә шатлыклы елмаю сизелә, күзләре белән
Миңлебайны иркәләүләре, аның тулы тәнле таза гәүдәсенә канәгатьләнеп
караулары аңлашыла.
Мәрьямнең кечкенә йөрәге Миңлебай белән үзе арасында ниндидер бер
якынлык барлыгын сизенеп тибә. Нәрсә өчен шулай икәнен ул үзе дә аңлап
җиткермәстән, Миңлебайның үзен, аның һәрбер хәрәкәтен ярата, аның һәрбер
кыланышына сокланып карый, аның ата-анасын һәм туганнарын үзе өчен
якын кешеләр итеп, нәкъ үз туганнары шикелле итеп хис кыла. Миңлебайның
менә бу көрәш мәйданында туган шатлыгы кечкенә Мәрьямнең дә шатлыгына
әверелде. Ул, ата-аналарының гына түгел, хәтта барлык кешеләрнең дә
Миңлебайны мактауларын, аның турында һаман яхшы сүз генә сөйләп
торуларын тели. Миңлебай да, аерым нык дикъкать биреп, Мәрьямгә карый,
аның шатлыктан нишләргә дә белмәвен күреп сөенә иде. Менә аларның күз
карашлары бер-берсе белән очрашты...
Шулвакыт Сабан туен алып бару өчен куелган кешеләрдән берсе
Миңлебайның иңбашына баш-башы кызыл белән чигелгән зур сөлге салды.
Миңлебай, зурларча эре генә кыяфәт белән кулын изәп, энесе Гатауны үз янына
чакырып алды һәм, батырлыгы өчен бирелгән бүләк сөлгене аңа тоттырып:
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
15
– Мә, әнигә алып барып бир! – диде.
...Ниһаять, халыкның көткәне – Хисамый белән Җәләйгә дә чират килеп
җитте. Мәйдан уртасына Җәләй чыгып, рәттән алты кешене екты. Шуннан
соң аны ял итәргә утырттылар да, кулына сөлге тоттырып, көрәш мәйданына
Хисамыйны алып чыктылар. Ул, үзе көрәш өчен әзерләнеп килгән булса
да, ни өчендер башта каршылык күрсәткәндәй итеп торды. Мәйдан алып
баручылардан ике кеше аны ике ягыннан култыклап, төрлечә уен-көлке сүзләр
сөйләп, ирексезләп чыгарган шикелле иттеләр... Хисамый да, Җәләй кебек үк,
алты кешене һичбер кыенлыксыз гына ыргыткалады...
Батырларны шул рәвешчә ял иттерә-иттерә көрәштерү берничә мәртәбә
кабатланды...
Оренбург кадәрле Оренбургның үзеннән килгән Җаппар батыр белән
көрәшәсе булгач, Хисамыйның кашлары җыерылып, сакал һәм мыеклары
селкенгәләп куйды. Җаппар батыр үткән ел Җәләйне дә ега язган иде. Җәләй,
әнә шул үткән елгы хәлләрне исендә тотып булса кирәк, быел Җаппар белән
очрашмаска тырышты һәм аны Хисамыйга калдырды. Тәҗрибәле мәйданчылар
моны ачыктан-ачык сизенеп торалар иде. Кешеләр арасында тирән тынлык
урнашты. Шул тынлыкны бозып:
– Хисамыйны ял иттереп алырга кирәк.
– Әйе, Хисамыйга авыргарак туры килә, – дигән тавышлар ишетелде.
Ләкин мәйдан алып баручылар моңа артык игътибар итмәде. Бу Яңа Чиркас
кешеләренең Хисамыйны яклап һәм аңа дәрт бирү өчен генә әйткән сүзләре
иде. Шулай ук Хисамый үзе дә ял итеп алуны кирәксенмәде. Ә инде Җаппар
белән көрәшә башлагач, Хисамый үзенең аңардан көчлерәк булуын бик тиз
сизеп алды...
Җаппар батыр да егылгач, мәйдан хуҗалары булып Җәләй белән Хисамый
торып калды... Арттан караганда, аларның кайсысы Хисамый, кайсысы Җәләй
икәнен дә аеру кыен. Икесе дә бертигез урта буйлы, юан гәүдәле, киң җилкәле
булып, икесенең дә өстендә кара җилән иде. Аерма фәкать шунда гына:
Хисамыйның җиләне, яшь вакытында ук тегелгәнлектән, аз гына кыскарак та,
Җәләйнекенә караганда искерәк тә – шомарып, терсәк турылары тишелгәләп
беткән. Җәләйнең җиләне яңарак булганлыктан, кояш яктысында елкылдап,
җентекләп караучы күзләргә беленер-беленмәс кенә яшькелт төс чагылгалап
үтә.
Әмма алдан караган вакытта бу ике батырның бер-берсеннән аермасы
бик зур. Беренче карашта ук Җәләйнең олылыгы, Хисамыйның яшьрәк кеше
булуы күзгә бәрелә. Дөрес, икесенең дә күзләре соргылт, сакаллары куе һәм
түгәрәк булып үскән. Ләкин Хисамыйның сакалы кара һәм кыскарак булып,
күзләре үткенрәк карый, маңгаенда һәм колак яфракларында тап-тап чуарлар
бар. Үзеннән-үзе өйрәнелгән гадәт буенча булырга кирәк, Хисамыйның, тик
кенә торганда да, ияк асты кузгалгалап, сакалы селкенгәләп куя. Җәләйнең
исә куе һәм озын сакалы күкрәк челтәрен тулысы белән каплап алган. Шул ук
вакытта аның сакалы соргылт, күзләре юаш һәм сабыр карый.
Менә шул ике кеше, сөлге белән бер-берсенең биленнән кысып тоттылар да,
сөзешкән вакытта сак һәм акыллы кыланучан карт үгезләр шикелле, мәйданның
бер читеннән икенче читенә этәрешеп йөри башладылар. Хисамый үзен-үзе
аерата сак тотарга, һәрбер адымына кадәр уйлап атларга тырышты. Моңарчы
Җәләй белән көрәшеп караганы булмаса да, Хисамый аның кайбер гадәтләрен
белә иде инде. Көче һәм сәләте белән хисаплашырга туры килгәнрәк кеше
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
16
булганда, Җәләй аны һич тә башлап үзе күтәрми. Ул, зур хәйләкәрлек белән,
элек тегенең күтәрүен көтеп йөри. Әлбәттә, яңа кеше гадәттән тыш озак түзә
алмый. Чыдамы бетеп, тиздән ул Җәләйне күтәрә башлый. Ләкин ул моны
булдыра алмый. Моңар Җәләйнең авыр булуы да, хәйләкәрлеге дә, аркасында
шуып йөри торган кара җиләне дә уңайсызлый. Кеше аны биленнән тотып
күтәрә башласа, кулы шуып, ул аны муеныннан кочаклап кала. Шулвакыт
теге кешенең гәүдәсе турылана төшә һәм ул: «Мә, мине күтәреп ал да олактыр
инде!» – дигән шикелле, үзе дә сизмәстән, Җәләйнең кочагына барып керә.
Нәкъ шулвакыт Җәләй аны бик нык итеп кыса һәм күтәреп ала да сырты белән
капландырып җиргә сала.
Хисамый әнә шуларны исәпкә алды һәм үзе башлап Җәләйне күтәреп
карарга һич тә җыенмады. Ләкин Җәләй дә, аны күтәреп карап, үзенең чамасын
белергә ашыкмады. Шулай итеп, шактый гына минутлар буенча егучы да,
егылучы да булмады. Батырларның икесе дә тәмам арып, тирләп беткәннән
соң, аларга биш-алты минут чамасы утырып ял итәргә ирек бирелде.
Ял итеп алгач, икесе дә, җиләннәрен салып, күлмәк җиңнәрен терсәк өстенә
кадәр сызганып, янә көрәшкә керештеләр. Икесе дә ярсып һәм кызурак хәрәкәт
итә башлады. Йөри торгач, Хисамый Җәләйне шулкадәр нык көч белән кызу
этәреп алып китте ки, алар мәйдан кырыенда утыручыларның өстенә менә
яздылар. Кешеләр тиз-тиз торып, көчкә-көчкә генә артка чигенеп өлгерделәр.
Үзенә бер күңелле шау-шу күтәрелеп алды. Әнә шул арада, бөтен гәүдәсе белән
селкенеп куйды да, Хисамый, Җәләйне күтәрергә чамалап карады, һәм ул карт
көрәшченең тагын бер хәйләсен ачты. Күтәрә башлауга, бөтен авырлыгын
салып, Җәләй кешенең уң беләгенә ята һәм күтәреп алырга ирек бирми икән.
Шулай да Хисамыйның моңа ачуы килмәде. Киресенчә, Җәләйнең һаман
хәйләгә сабышып кына йөрүен белгәннән соң, Хисамыйга дәрт һәм көч
өстәлгәндәй булды. Аның үз-үзенә ышанычы артты. Ул, димәк, Җәләйне
егарга телисең икән, аны кинәт кенә күтәреп алырга һәм шул ук уңайга бөтен
эшне дә бетереп куярга кирәк, дигән фикергә килде. Менә хәзер, кешеләрне
чыр-чу китереп, мәйдан читенә барып чыкканнан соң, Хисамый Җәләйгә
үзен этәреп барырга ирек куйды һәм мәйдан уртасына кадәр кире чигенде.
Шуннан соң, тагын бик нык этәреп алып китәргә җыенгандай итте дә, тик үзе
моны эшләмәде, ул Җәләйне кинәт кенә күтәреп алды һәм, аның чуен шикелле
авыр гәүдәсен үзенең югары чөелгән уң аягы өстенә утыртып, тиз генә сулга
борылды да җиргә салды.
Халык, бөтен мәйданны көчле яшен бәреп үткән шикелле, тын булып калды.
Атасының көрәш мәйданында егылуын беренче мәртәбә күргән Мәрьямне
ниндидер курку һәм рәнҗү тойгылары чорнап алды. Аның кечкенә йөрәге
ашкынып һәм өсте-өстенә «лепелдәп» тибә башлады. Нәрсә булыр? Әгәр дә
аның атасы белән Миңлебайның атасы арасында талаш-кычкырыш чыкса?..
Бераздан халык айнып киткәндәй итте. Кешеләр арасыннан:
– Ялгышрак булмадымы икән соң бу?
– Яңадан көрәштереп карарга кирәк иде.
– Чынлап та, картның күңелендә калырлык булмасын, – дигән сүзләр
ишетелә башлады.
Җәләй егылган урыныннан акрын гына кузгалып торды да ничәмә еллар
буенча тарап-сыйпап кына үстерелгән сакалындагы чүп-чарларны һәм
өстендәге тузан-туфракларны какты. Янына ук килеп баскан кызы Мәрьям
белән хатыны Мөршидәгә карады. Аларның куркудан йөзләре агарган һәм
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
17
тәннәре калтырана иде. Җәләй, мәйдан әйләнәсендәге барлык кешеләр
өстеннән күз йөртеп чыкты да, уң кулын салмак кына югары күтәреп:
– Кардәшләр, барыгыз да тыныч булыгыз! Хисамый күрше мине дөрес
екты, бик һәйбәт итеп екты, – диде.
Ул, әнә шул сүзләрне әйткәннән соң, үзенең сул ягындарак басып торган
Хисамыйга кулын сузды; чын дуслык һәм татулык билгесен белдереп, аны
кочаклап ук алды. Баш-башлары бик киң итеп чигелгән зур мәйдан сөлгесен
Хисамыйның иңбашына салды да:
– Бүгеннән соң Җаек һәм Сакмар буйларының батыр көрәшчесе булып син
калырсың, энем. Көчеңнең һәм сәләтеңнең игелеген күр! – диде.
3
Җәләй егылганнан соң, Сабан туеның көрәш өлеше бетте. Аякка капчык
киеп йөгерү, катык тутырылган зур табакка башны тыгып, табак төбендәге
көмеш акчаны авыз белән алу шикелле кызыклы уеннар башланды. Бу
уеннарның нәкъ кызган вакытында гына мәйдан әйләнәсендә уйнап йөргән
бала-чага:
– Атлар килә, атлар килә! – дип шаулаша башлады.
Авылдан ике-өч чакрым ераклыкта гына җәелеп яткан бер тау булып, бу
якта аны Карбыз тавы дип атыйлар. Карбыз-кавын бакчалары ел саен шул тау
өстендә булганга күрә, аңа шундый исем кушылып калган. Чабышкы атларның
килүләре турындагы хәбәрне ишеткәч тә, кешеләр арасында буталыш һәм
шау-шу туды; берсен-берсе эткәләшеп, алар барысы да әнә шул Карбыз тавы
ягына таба агыла башладылар. Атлар чыннан да килә иде. Бу әле беренче
әйләнү генә. Сабан белән сөреп чыгылган зур әйләнмә буенча атларның тагын
ике мәртәбә ярышып киләселәре бар...
Атлар көрәш мәйданына тәмам якынлашты. Кешеләр хәзер кемнең аты
алдан, кемнеке арттан килүен дә аера башлады. Иң алдан нечкә-озын торыклы
ябык кына күк ат, Оренбург аты килә иде. Икенче урында – Герьял чабышкысы,
өченче – Котырык Муллагалинең аты, дүртенче булып Җәләйнеке. Котырык
Муллагалинең атына – улы Гарифҗан, Җәләйнекенә Миңлебай атланган.
Халык алдыннан атлар әнә шулай үтеп китте. Җәләй картның чиксез дә
борчылуын күреп, аның өчен Хисамый кычкырып калды:
– Улым, ныграк куа төш!
Миңлебай, аяклары белән тибенгәләп, камчысын селтәп җибәрде.
Атлар икенче тапкыр әйләнеп килгән вакытта Герьял чабышкысы, алтынчы
урынга ук калып, икенчелекне алу өчен, Котырык Муллагалинең туры кашкасы
белән Җәләйнең җирәне тарткалашып килә иде. Менә атлар көрәш мәйданы
турысына килеп тә җитте. Кешеләр, үзләре тапталу куркынычыннан сакланып
һәм атларга юл ачып, берсен-берсе этәргәли-төрткәли чигенә башлады.
Шулчак һичбер вакытта да булмаган һәм аны шулай булыр дип һичкем дә
уена китерә алмаган бер хәл, гадәттән тыш вакыйга булып алды: Гарифҗан,
уң кулындагы җиз башлы юан камчысын югары күтәреп селтәде дә алга чыгу
өчен тарткалашып килгән Җәләй атының башына нык кына итеп сукты.
Халык арасында көчле шау-шу һәм куркудан буталулар туды. Хатын-кыз
һәм бала-чаганың чырыйлап кычкыруы, кемнәрнеңдер ачулы тавыш һәм оятсыз
сүзләр белән сүгенүе, йодрыкларын һавада селтәп җикеренүләре ишетелде.
Кешеләр атлар чаба торган әйләнмә тирәсеннән тагын да ераккарак кача һәм
көрәш мәйданы уртасына җыелып өелә башлады. Моның белән алар тагын да
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
18
начаррак эшлиләр, тапталудан котылабыз дип уйлап, ат юлына үзләре барып
керәләр иде. Менә хәзер, берничә секунд эчендә, башына камчы белән сугудан
нык ярсыган ат халык төркеменең нәкъ уртасына кереп китәчәк тә кешеләрне
таптап-изеп ташлаячак иде. Ләкин ат өстендә оста утыра белүе белән электән
үк танылган Миңлебай бу урында да үзенең үткенлеген һәм булдыклы егет
икәнен күрсәтте. Ул, гаять зур җитезлек белән, атының уң як тезгенен тартып
өлгерде. Ул атны аямыйча бик каты итеп тартты. Ачулы ярсу белән бөтен гәүдәсе
калтыранып торган, тагын да сузыла һәм нечкәрә төшкән җирән ат, кисәктән генә
уңга борылып, халык төркемен ерактан ук әйләнеп чаба башлады. Юк, аңа халык
төркемен генә түгел, башка авыллардан килгән кунакларның арбаларын да,
аларның тышаулап җибәрелгән төркем-төркем атларын да әйләнеп узарга туры
килде. Шул арада Миңлебай кешеләргә дә күз төшереп алды. Көрәш мәйданында
шау-шу куптарып буталучылар, томан эчендә селкенгәләгән шәүләләр шикелле,
Миңлебайга тоташ бер кара күләгә булып күренделәр. Шулар эченнән Җәләйнең
куллары белән һавада нәрсәдер капшавы, Миңлебайга нәрсәләрдер кычкырган
шикелле итеп авызын ачуы, кечкенә Мәрьямнең исә куркудан агарынып катканы
хәлдә атасы янында тыпырчынгалап торуы – болар Миңлебайның күзләренә
аермачык чалынып үттеләр. Ләкин атасы Хисамый белән Җәләйнең:
– Атны харап итәсең!
– Миңлебай!
– Тукта-а! – дип кычкыруларын ул ишетмәде. Ул һаман «һай-һу»лап
кычкыра, сул кулындагы тезгенне тарткалап, уң кулындагы камчысын һавада
өзлексез селеккәли иде.
Миңлебай яңадан атлар чаба торган әйләнмәгә барып төшкәндә, аның аты
тугызынчы урынга калган иде инде. Үзеннән алда баручы сигез атны күреп,
Миңлебайның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Аның ярсу йөрәген
әрнү, миен үч алу, Гарифҗаннан ничек тә булса өстен чыгу теләге чорнап алды.
Аның, үзе атланган ат белән бербөтен булып, киң канат җәеп очасы һәм бик
нык очасы килә иде.
Озак та үтмәде, Миңлебай дүртенче, аннан соң өченче урынга чыкты.
Әйләнмәнең уртасына җиткән вакытта, икенче урынны алу өчен, ул тагын
Гарифҗан белән тарткалаша башлады. Бу юлы инде Миңлебай үзе дә хәйләгә
кереште. Күп еллар буенча сакланып килгән Сабан туе тәртибен бозу булса да,
ул, атының сул як тезгенен тартып, әйләнмәнең эчке ягыннан, Гарифҗанның
камчысыз сул кулы астыннан юл алды. Шуның аркасында тегесе Миңлебайның
узып китүен сизми дә калды.
Беренче урынны һаман да шул шәһәрдән килгән ябык күк биләп бара иде.
Миңлебай аның белән ярты әйләнмә чамасы тарткалашып барды. Шәһәр аты
әйләнмәнең эчке ягында булып, уза торган ат өчен юл ераклаша төшә, һәм ул
ара-тирә артка да калгалап куя иде. Миңлебай, тагын да алгарак иелеп, бөтен
гәүдәсе белән атының муены өстенә сузыла, атын тагын да ныграк куа башлый
һәм шәһәр малаен яңадан куып җитә...
Кешеләр, нәкъ ике төркемгә бүленеп, бер төркеме атларның әйләнмә
буенча китә торган юлын каплап, авыл ягына таба юл ачты. Атлар, соңгы кабат
әйләнеп, бу яңа юлга килеп кергәндә, Миңлебай атланган ат иң алдан килә иде.
Җәләй берникадәр вакыт кешеләрнең әйткәннәренә һәм үзенең күзләренә
үзе ышана алмыйча торды. Ә инде, чыннан да, аның аты беренче булып килүенә
тәмам ышангач, куанычыннан нәрсә эшләргә һәм кая барырга да белмичә
сикергәләп, балалар шатлыгы белән шатланып йөри башлады. Йөгереп барып,
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
19
атының муенына асылынмакчы, атын да, Миңлебайны да кочаклап алып
сөймәкче һәм иркәләмәкче булды. Ләкин атның нинди хәлдә булуын, хәзер
аны ярты гына минутка да туктатып торырга ярамаганлыгын Миңлебай яхшы
белә иде. Ул, Җәләйнең нинди теләк белән үзенә таба ашкынып килүен, юлын
буып торган кешеләрне ян-якка эткәләүләренең мәгънәсен тиз генә аңлап
алып, халык төркемен узгач та, сулга борылып китте. Җәләй исә: «Һай үткен,
һай акыллы да бала соң бу Миңлебай! Кара син аны, күрсә дә, күрмәмешкә
сабышып үтеп китте бит, каһәр!» – дип уйланып калды. Аның йөрәгендә
Миңлебайга карата якынлык хисе шулкадәр көчле, шулкадәр көчле иде ки,
моны берничек тә сөйләп һәм язып аңлатырга мөмкин булмас иде.
Миңлебай, башта атын җилдереп, соңгарак юырттырып, һәм юргалатып,
татар зираты ягына таба юл алды. Ул, атын җилгә каршы тотуы белән мавыгып
бара торгач, Карбыз тавына кадәр сизми дә калган. Кирегә борылып, яңадан
Сабан туе мәйданына таба китте.
Аның мәйданга якынлашуын бөтен кеше көтеп тора иде. Ләкин Җәләй,
атына күз-фәлән тиюдән куркып, аны кешеләргә якын ук китереп җиткермәскә
тырышты. Ул аты өчен бирелгән бүләкләрне кочаклап алды да, йөгерә-атлый,
Миңлебайның каршысына бара башлады. Мәрьям дә атасы артыннан иярмәкче
иде, анасы аны үз яныннан җибәрмәде.
Миңлебай, тезгенен дә тартмыйча, муеныннан сөеп кенә атын туктатты.
Җәләй исә, егеткә күп-күп рәхмәтләр әйтеп сөйләнә-сөйләнә, атның муен
астындагы тир күбекләрен сыпыргалады, әле һаман да дерелдәп-калтыранып
торган арт санын сөйде. Миңлебай, картның кулындагы әйберләргә карап:
– Бәйгегә яхшы нәрсәләр биргәннәр икән, – дип куйды.
Җәләй, берөзлексез атын сөя-сөя:
– Әйе, бәйге бик яхшы булды: бер сарык, җиде аршынлы ефәк күлмәклек,
сөлге, – диде.
Кулындагы ефәкнең бер очын – атның муенына, икенче яртысын
Миңлебайның муены һәм гәүдәсе тирәли чорнады; ике башы да кызыл белән
чигелгән зур сөлгене егетнең уң як иңбашына салды да, сул култык астыннан
алып, баш-башларын бәйләп куйды.
– Болары сиңа миннән бүләк, – диде.
Ул, нәрсәдәндер уңайсызланган шикелле булып, сөйләүдән тукталып калды.
Миңлебай, аның йөзенә һәм күзләренә карап, картның тагын нәрсәдер әйтергә
теләвен, ләкин моңар кыюлыгы җитеп бетмәвен аңлады. Карт, атының алгы
тоягындагы кечкенә генә балчык кисәген аягы белән төртеп төшерде дә:
– Ефәге аның хатын-кыз күлмәгенә яхшы инде. Син әле егет буласы кеше,
кирәге чыгар, – дип өстәде.
Миңлебайның кабарынкы йөзенә куе кызыллык йөгерде. Ул, үзенә бирелгән
бүләкләр өчен картка рәхмәт әйтерлек тә хәлдә түгел иде. Җәләй карт:
– Бар, улым, бар! Атны тәмам суынганчы йөртеп кайт. Авылның һәрбер
урамыннан йөреп, бәйгене кешеләргә күрсәтеп чык, – диде дә егетнең
аркасыннан сөеп куйды.
Миңлебай, аякларын тиз-тиз тибенеп, атын кузгатып алып китте. Ул башта
болын ягына таба юл тотты. Берникадәр барганнан соң, олы юл буендагы казна
ындырлары яныннан узып, авылдан өч-дүрт чакрым ераклыктагы Якты Күл
башына барып чыкты.
Кызгылт кояш ерактан ук ялтырап күренгән Якты Күлнең аргы башына таба
тәгәрәп, көн кичкә авышып бара иде инде. Күл өстеннән килгән салкынча дымсу
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
20
җил, күл буендагы камышларның, тал яфракларының акрын гына селкенгәләп,
үзара пышан-пышан сөйләшкән сыман тавыш чыгарып утырулары – болар
Миңлебайның бик яшь һәм кечкенә йөрәген җилкендереп җибәрделәр. Көрәш
мәйданында Гарифҗанны ансат кына алып ыргытуы, ат чаптыру вакытында аны
икенче мәртәбә көлкегә калдыруы, шул хәлләрнең барысын да Мәрьямнең карап,
үз күзләре белән күреп һәм шатланып торуы – болар һәммәсе дә Миңлебайның
күз алдына кабат-кабат килеп басты. Җәләй картның ягымлы сүзләре тагын
ишетелгәндәй булды: «Ефәге аның хатын-кыз күлмәгенә яхшы инде... кайчан да
булса кирәге чыгар». Җәләй аңа, нәкъ үзенең атасы шикелле, олы да, акыллы да,
шулар өстенә, ни өчендер, кешенең йөрәгендә нәрсә барын белә торган бер серле
кеше дә булып аңлашылды. Аның күз алдына тагын Мәрьям, әле бик кечкенә,
ләкин искиткеч матур һәм акыллы Мәрьям килеп басты. Бу тау кадәр шатлыкның
барысы да аның эченә сыеп торырлык түгел иде. Ул үзенең күңелен тагын да
күтәрергә, эчендәге әллә нәрсәләрне бушатып ташларга, бугазындагы ниндидер
буып торган әйберне алып ыргытырга, аны патша хезмәтенә әзерләү мәсьәләсе
буенча ата-анасының көн-төн кайгырып кан-яшь түгүләрен онытырга, әйе, берничә
минутка гына булса да онытып торырга теләде. Һәм ул, аларның мәгънәсен үзе
чын-чыннан аңлапмы, әллә егетләрнең урамда җырлауларыннан ишетү буенча
гынамы, түбәндәге юлларны җырлап җибәрде: «Атымның дагасы алтын, сынмаса
алдырмамын. Үлмәсәм, гүргә кермәсәм, ятларга калдырмамын».
4
Миңлебайның кайтышына Җәләй карт капкасын ачып ук куйган, үзе өйдә
тәрәзәдән карап утыра иде. Егет ишегалдына килеп керешкә, Җәләй үзе дә, хатыны
Мөршидә һәм кызы Мәрьям дә йөгерешеп каршы чыктылар. Миңлебай, җирән
чабышкыны ишегалды уртасында туктатты да аның муенына чорнап бәйләнгән
ефәкне чишә башлады. Җәләй карт турыдан-туры атының тезгененә барып
ябышты, аның маңгаен һәм колак артларын сыйпаштыргалап торды. Мөршидә
дә чабышкыны яратып һәм иркәләп сөйде. Аның арт санын учы белән кага-кага:
– Һай, малкаем, зур эшләр эшләдең син бүген. Кешеләр арасында йөзебезне
ак иттең, – диде.
Миңлебай, ат өстеннән төшүгә, Җәләй карт чабышкыны лапаска таба
җитәкләп алып китте. Миңлебай ефәк белән сөлгене яхшылап төрә башлады.
Мөршидә кеткелдәп кенә көлә-көлә егет янына килде, симез генә йомшак кулы
белән аның аркасыннан кага-кага сөеп:
– Сиңа да бик зур рәхмәт, балакаем, уңган егет икәнсең! Син булмасаң,
без бу куанычларны күрмәгән дә булыр идек. Җаның-тәнең сау, кул-аягың
сызлаусыз булсын, – диде.
Лапас эченнән Җәләй картның тавышы ишетелде:
– Карчык, синең анда барысы да әзерме?
– Әзер, әтисе, әзер! – диде Мөршидә. Үзе, тагын егетнең аркасыннан сөеп:
– Җәләй абзыең белән чәй эчәргә керерсең, улым. Мин тиз генә самавырның
утын яңартып җибәрим әле, – диде дә, симез үрдәк шикелле әвеш-тәвеш атлап,
акрын гына өйгә кереп китте.
Миңлебай Мөршидәгә сүз дә әйтә алмыйча калды. Шул арада Җәләй карт
та лапастан чыкты. Ул, ипләп кенә егетнең беләгеннән тотып:
– Әйдә, энем, өйгә керик, – диде.
– Юк, Җәләй абзый, рәхмәт, мин үзебезгә кайтыйм инде, – дип, егет читкәрәк
тайпылды.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
21
– Кайтырсың әле, менә чәй эчеп алыйк башта. Син бүген иртәдән бирле
ашамагансыңдыр бит?
– Өйдә ашармын әле, Җәләй абзый, тизрәк үзебезгә кайтасым килә.
Җәләй карт, тәрәзәдән карап утырган чагында, урядник белән Котырык
Муллагалинең Хисамый өенә таба китүләрен күреп калган иде. Шул вакытта ук
картның башына ниндидер хәвефле уйлар килде. Шунлыктан, өйләрендә андый-
мондый хәл булса, тизрәк кайтуы яхшырак булыр дип уйлап, хәзер ул Миңлебайны
артык кыстамады. Янында басып торган Мәрьямнең чәч толымыннан сыйпады:
– Бар әле, кызым, әниеңә әйт, Миңлебай абзый чәй эчәргә керми, диген.
Әти, диген, күчтәнәчкә берәр нәрсәсе юк микән, дип әйтте, диген.
Мәрьям, «куштан итәкле» ак күлмәген бөтерелдереп әйләнде дә очарга
җыенган кош шикелле сикергәләп һәм кулларын һавада җилпендерә-
җилпендерә өйгә кереп китте. Күп тә үтми әйләнеп тә чыкты. Аның кулында
җиде-сигез коймак һәм күлмәк кесәсендә берничә кәнфит иде...
Энесе Гатау белән күрше малае Габдрахман Миңлебайны каршы алырга
килгәннәр һәм Җәләйнең капка төбендә көтеп утыралар иде. Урамга чыккач
та, Миңлебай аларның урталарына кереп алды. Кулындагы кәләпүшеннән
алып, аларга берәр коймак белән берәр кәнфит тоттырды.
Караңгы төшеп җитмәгән иде әле. Ләкин алар барган тар гына озын тыкрык
эчендә бер кеше дә юк, шуның өстенә бу тыкрык ягына берәүнең дә өй тәрәзәсе
карамый иде. Шунлыктан, караңгы төшкәннән соң, урамга чыгучы егетләр
гадәтенә туры китереп, Миңлебай җырлап җибәрде:
Өй артында кәкре тал,
Кәкре талда кәккүк бар.
Безнең сөйгән җаныйларның
Кесәсендә кәнфит бар.
Тыкрык чатыннан борылып, үзләренең капкалары турысына җитүгә,
Миңлебайның җыры бүленеп калды.
Ишегалдында Котырык Муллагали белән урядник басып тора иде. Әнисе өй
баскычы янында. Ул вакыт-вакыт яулык почмагы белән күз яшьләрен сөртеп
ала. Әтисе, ялынулы һәм кызганыч тавыш белән урядникка нәрсәләрдер
сөйли, аңардан ниләрдер үтенә. Күпереп торган кып-кызыл йөзле урядник
Хисамыйның сүзләрен ишетергә дә теләми: итек шпорларын челтерәтеп, сул
кулы белән билендәге кылычының ап-ак көмеш сабына таянып, ишегалды
буенча йөргәләштерә, уң кулы белән бертуктаусыз мыек чолгыйларын бөтерә,
сирәк-сирәк кенә тамак кыргалап куя.
Миңлебай капканы кинәт кенә ачып җибәрде дә, йөгереп барып, анасына сыенды.
Коргаксыган буш мичкә эченә кычкырган вакыттагы шикелле, урядникның
саңгырау һәм калын гына тонык тавышы яңгырады:
– Бөек патша хезмәте! Станица атаманының үзеннән язу. Бүген, дигән, иң
соңгы срок, дигән, Гомәров Миңлебайны, дигән, Яфаров Муллагалигә эшкә
бирергә кушам, дигән. Аңлыйсызмы? Моңарчы ул, кемгә булса да эшкә бирергә
тәкъдим итәм, дип кенә яза иде. Ә хәзер? Кушам, дип кырт кисеп әйткән,
Яфаров Муллагалигә бирергә, дигән.
Мәгузә, хәзер инде яулык почмагы белән бөтен йөзен каплап, үксеп үк елый
башлады. Анасының елавы Миңлебайның күңелен тагын да боза, кайгы-хәсрәт
күреп өйрәнмәгән йөрәген телгәли һәм әрнетә иде.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
22
Әүвәлге шикелле үк тонык һәм саңгырау тавыш белән:
– Киттек. Гомәров безнең белән бара! – диде урядник. Үзе, тау шикелле
кабарып торган корсагын киереп кенә, капкага таба атлады.
Баштан ахырга кадәр сүзсез торган Котырык Муллагали, иләмсез озын
мыек чолгыйларын ике кулы белән дә бөтереп җибәреп, бик нык итеп тамагын
кырып алды да урядник артыннан китте. Аның бу кыланышы: «Менә, мә!
Шулай була ул! Бүген бигрәк артыгын очынып җибәргән идегез», – дигән
мәгънәне аңлата иде.
Хисамый, капканы ипләп кенә ябып, улы артыннан карап калды.
– Иртәдән бирле күңелем чуарланып, үземне-үзем кая куярга да белмичә
йөргән идем аны, шушыңар булган икән, – диде ул.
Мәгузә ире янына килде. Ул:
– Бала алдында әйтәсем килмәде инде, әтисе, күңеленнән безгә үпкәләп йөрер
дип. Үзеңә генә әйтүем: азрак җир сатарга да уйламадык инде, үзебез дә. Ул
баланың үз өлешенә тигән җирне генә сатсак та, азрагын түләгән булыр идек.
Хисамый тавышын үзгәртеп һәм хатынын үчекләп сөйләргә кереште:
– Ә-ә, шулаймыни? Мин ул җир барын онытып та йөрим икән әле.
Хатынның озын чәче уйлап тапмаса, искә дә төшә торган түгел икән. – Ул
кинәт кенә чынлап һәм җитди сөйләүгә күчте: – Ә Гатау белән Барый турында
нәрсә уйлыйсың?
5
Кышкы ачы җил котырына. Ишегалларын әйләндереп алган читәннәр яки
такта коймалар селкенгәләп, үзләренең хәлләре өчен кемнәргәдер ләгънәтләр
укыган шикелле итеп, рәнҗеп һәм калтыранып утыралар. Бик нык тузгытып
җибәрелгән карлар, берсен-берсе узарга теләгән шикелле, очсыз-кырыйсыз
киң дала буенча себерелеп йөриләр-йөриләр дә авыл ярлыларының кечкенә
өйләрен һәм читән алачыкларын – Котырык Муллагалинең дала уртасында
кышлап калган печән һәм ашлык кибәннәрен күмгән шикелле үк итеп – күмеп
китәләр. Муллагалинең сары буяулы биек агач өе күл буе урамына урнашкан.
Урам буенча бөтерелеп килгән карлар ташкыны ул өйнең һәм өй янындагы яшел
буяулы карагай капканың түбәсенә менеп җитә алмый. Өй алдындагы биек такта
коймага бәрелә дә, дулап килгән җилнең гайрәте кайта, ул кинәт кенә юашланып
кала, һәм, Миңлебай өчен артык эш ясап, капка алдында зур кар тавы өелә.
Башка вакытлардагы шикелле үк, бүген дә буран күтәрелүгә чаң кага
башладылар. Печәнчеләр җилнең түбән ягында иде. Алар, чаң тавышын
аермачык ишетеп, шуның буенча авылга кайтып керә алдылар. Печәнгә дүрт чана
белән барганнар иде. Алдагы ике үгезне Акмырза, арттагы үгезләрне Миңлебай
куып кайтты. Миңлебай, чана тәртәсенә нык ябышып, кечкенәрәк өй зурлыгы
кызыл үгезгә ышыкланып барды. Шулай итеп, аңа җил-буран тими. Ләкин ул
аякларын көчкә-көчкә генә сөйрәп атлый. Аның чабаталарына кар тулган, киндер
чалбар балаклары башта җепшек кар белән юешләнеп, юлга чыккач катканнар
да, аяк атлаган саен, «кыштыр-кыштыр» килеп баралар. Кар астындагы кибәнне
казып алу, буран башлангач, азаплана-азаплана печән төяү, кар күмеп киткән
юлдан кайтулар Миңлебайны тәмам хәлдән тайдырды. Ул тизрәк кайтып җитү,
Муллагалинең ишегалдындагы кирпеч алачыкка кереп ял итү турында уйланып
барды. Әйе, нинди генә җил һәм бураннар булуга карамастан, кирпеч алачыкның
эче һәрвакыт җылы була. Дөрес, байның бу тәбәнәк кенә алачыгы анда Акмырза
белән Миңлебай торган өчен түгел, илледән артык сарык бәрәне асрагач, үзе
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
23
шулай җылына ул. Яшь бәрәннәр туңмасын өчен, хуҗаның олы хатыны Хәят
бу алачыкка суык көннәрдә өч күтәрәм камыш яки бер зур күтәрәм тал ягарга
рөхсәт итә. Монда ягар өчен тизәк бирелми. Тизәк яхшы ягулыклардан санала
һәм аны хуҗалар тора торган зур өйгә генә ягалар...
Миңлебай әнә шулар турында уйланып килгәндә, Акмырза үзенең үгезләрен
туктатты. Мөгезләре белән алдагы чананың печәнен сөзеп, Миңлебайның
үгезләре дә туктады.
– Энекәш, көрәгеңне алып кил әле, – дип кычкырды Акмырза. Егет,
бастырык бавына кыстырып куелган киң генә агач көрәкне алды да, алдагы
чаналар кырыеннан карга бата-бата Акмырза янына барды. Ул, кар-буран
эченнән беленер-беленмәс кенә күренеп торган зур өйгә карап:
– Ә-ә, кайтып җиткәнбез икән, – дип куйды.
– Кайтып җиттек тә җитүен, ишегалдына кереп булырлык түгел әле, – диде
Акмырза. Капка алдындагы кар тавына таба башы белән ымлап күрсәтеп һәм
шундый артык эш килеп чыккан өчен ул үзен гаепле санаган шикелле, юаш
кына тавыш белән: – Кая, энекәш, тиз генә көрәп ташлыйк инде, – дип өстәде.
Кар тавын икесе ике урыннан кискәләп ыргыта-ыргыта, капка ачылырлык
юл салдылар. Акмырза:
– Энекәш, чаналарны ишегалдына кертеп, үгезләрне мин үзем тугарырмын,
син алачыкка яга торсаң яхшы булыр, – диде.
Бүген аларның тал кисеп куярлык вакытлары булмады. Акмырза, Миңлебай
үгезләр җигеп азапланган арада гына, йөгерә-йөгерә чоланга ике күтәрәм
камыш кертеп калдырган иде. Миңлебай, көрәген чолан почмагына сөяп
куйды да, алачык ишеген ачып, камышларны тиз-тиз генә эчкә кертә башлады.
Акмырзаның ике күтәрәмен аңа дүрт мәртәбә кертергә туры килде. Сарык
бәрәннәре уянып бетте һәм, бәрәнлек рәшәткәсенә сикерешә-сикерешә, колак
тондыргыч ямьсез тавышлар белән бакырыша башладылар.
Миңлебай, камышны кертеп бетереп, алачык ишеген япкач, кинәт кенә үзенең
чиктән тыш арыганлыгын сизде. Аның аяклары авырта, куллары сызлый, бөтен
тәне, барлык сөяк-санаклары ватылып-уалып беткән шикелле булып тора иде.
Идән уртасындагы камыш өеме аша үтеп, түр як шүрлектәге шырпыны алырга
һәм мичкә ут кабызып җибәрергә үзенең көче дә, куәте дә җитмәс кебек тоелды.
Һәм ул, кулларын җәеп, йөзе белән камыш өеменә капланды... Аз гына, бары тик
бер генә минут ятып алыйм да... Ах, менә шулай. Сарык бәрәннәренең әчкелтем
тирес исен җиңеп таралган яшькелт камыш исен сулый-сулый, бик озак итеп
йокласаң икән... Тукта, тагын бер генә, ике генә минут...
Аны иртә белән Акмырза уятты:
– Тор, энекәш, тор! – дип йомшак кына эндәште дә иркәләп кенә аркасыннан
кагып алды. Миңлебай, акрын гына ыңгырашып, аякларын сузып куйды,
өстенә япкан сырма бишмәтен аяк очына таба шудырып, ашыкмыйча гына
урыныннан кузгалды. Ул, йокысын ача алмыйча, берничә минут як-ягына
карангалап утырды. Акмырза күптән торган һәм киенеп тә өлгергән иде инде.
Миңлебай: «Бәлки, ул әле йокларга да ятмагандыр? – дип уйлады: – Тукта,
мин ничек болай сәкегә менеп яттым икән соң?»
Акмырза алачыкның җир идәне уртасында басып тора. Иске генә саргылт
чикмәне өстеннән билен бозау муенчагы шикеллерәк юкә бау белән бәйләп
куйган. Бер кулында чит-читләре тузгып-өзгәләнеп беткән кама бүрек, икенчесе
белән ап-ак итеп кырылган такыр башын сыйпаштыра. Ул бер-берсе белән
кушылып торган киң кара кашларын сикертеп алды да:
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
24
– Йә, энекәш, йокың туйдымы инде? – дип сорап куйды.
Миңлебайның йокысы туймаган иде, һәм ул Акмырзаның соравын җавапсыз
калдырды. Ул, үзенең оек һәм чабаталары мич алдына кибәргә куелуын күреп:
– Акмырза агай, мин кичә идәндә йоклап калган идем түгелме соң? – дип
сорады.
Акмырза, башын аз гына кыйшайта төшеп һәм зур кара күзләрен уйнатып:
– Шулай, эшне бетереп керсәм, камыш өстендә йоклап ятасың, – диде. –
Үзеңне күтәреп сәкегә салганны да, киемнәреңне чишендергәнне дә – берсен
дә тоймадың.
– Ай-һай, бик нык арылды шул, арка-җилкәләр бүген дә авыртып тора әле
– тоташтан катып калган шикелле.
Акмырзаның йөзендәге уенчак елмаю юкка чыкты. Ул, ачы әйбер капкандагы
шикелле, чыраен сытып һәм моңсу гына юаш тавыш белән:
– Шулай инде, энекәш, язмыштан узмыш юк, дигәннәр бит. Бәхетең
булмагач, әллә кая барып булмый, – диде.
Миңлебай Акмырзаның Алла һәм язмыш турында сөйләгән сүзләрен
бик үк аңлап җиткерә алмый. Ләкин, аны олылап каршы да дәшми. «Менә
ул, Акмырза, ничек армый икән? Ничек соң аның озак итеп, бик тәмле һәм
ләззәтле итеп йоклыйсы килми икән? Әгәр дә Аллага Акмырза агай эшләгән
кебек авыр эшләр эшләтсәң, шулай аз гына йокыга да түзә алыр идеме икән?..»
Ләкин, шуннан соң ук, үзенең уйларыннан үзе куркып киткәндәй була. Тәүбәгә
килгәндәй, авыз эченнән генә «бисмилла»сын әйтеп һәм ишеткән-белгән
догаларын укыштыргалап ала, аягына чолгавын чорнарга һәм чабатасын кияргә
керешә. Әйтерсең лә Алла дигәннәре, ниндидер канатлы зур күләгә булып,
аның баш очында гына басып тора. Һәм ул, начар уйлары өчен, Миңлебайны
үлгәннән соң җәһәннәм утында яначак «начар», «гөнаһлы» кешеләр исемлегенә
язып куячак иде. Ә инде «бисмилла»ны әйтеп, догаларны укыганнан соң,
әйтерсең лә Алланың күңеле булып китә: «Әй, шайтан малай икәнсең, бер
юлга калдырып торыйм инде үзеңне», – дип әйтә дә үлгәннән соң җәһәннәм
утында яначак кешеләр дәфтәреннән Миңлебайның исемен бозып ташлый...
Миңлебай, ишегалдына чыккач, иреннәр кибеп сусаган вакытта салкын
чишмә суын эчкәндәге шикелле рәхәтләнеп, бераз гына саф һава сулап торды.
Буран кичәге кебек үк көчле иде. Ялкау гына кагылган чаң тавышы бүген дә
ишетелеп тора. Акмырза кыштыр-кыштыр лапас тирәсендә чуала. Миңлебай
да аның янына барды.
Бер чана печәнне, буран тынгач лапас эченә тарату өчен дип, бушатмый
калдырдылар. Ике чананы лапас түбәсенә ыргыттылар. Калган бер чана печәнне
исә, үгез җигеп, Акмырза «аргы ишегалдындагы» мал-туарларга алып китте.
Акмырза киткәч, Миңлебай мондагы карларны көрәде, лапас эчендәге
хайван тиресләрен чыгарды. Шуннан соң гына тузгып торган кар өермәсе
эченә таң яктылыгы сирпелә барганлыгы сизелә башлады.
Миңлебай лапастан үгез алып чыкты һәм аны мичкәле чанага җигәргә
кереште. Шулвакыт өй ишеге шыгырдап ачылды, һәм аннан байның олы
хатыны Хәят чыкты. Аның өстендә озын һәм киң җиңле, җирдән сөйрәлеп
йөри торган итәкле борынгы күлмәк. Эш арасында кия торган кара хәтфә
бишмәтен җилкәсенә генә салып алган. Ире кыйнаганнан соң, Хәятның маңгае
берничә урыннан күбеп, чигәләре күгәреп-күгәреп калган иде, алары кешегә
күренмәсен өчен, яулыгын күзенә кадәр төшереп бәйләгән. Сул кулында зур
җиз комган булып, комган борыныннан җылы суның пары чыгып тора. Хәят
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
25
ачулы иде. Ул, кызу-кызу атлап, Миңлебайга таба килә башлады. Миңлебай,
сыңар камытка гына җигелгән зур гәүдәле ялкау үгезне куып ишегалдыннан
чыгып китәргә өлгермәде, Хәят аның каршысына барып чыкты. Ул:
– Һи-и, чукынчык урыс! Хәерче танау! Гарифҗанга нигә кагылдың? Кичәдән
бирле авырып ята. Муллагали абзаң кирәгеңне бирер әле! – диде дә комганы
белән Миңлебайның аркасына сугып калды.
Миңлебай мичкә өстенә атланып утырган иде. Җил алгы яктан исә.
Миңлебай, муенын һәм битләрен чикмән якасына тыгып, җилгә аркасы белән
әйләнеп утырды. Карт үгез үзенең һәр көнге юлын яхшы белә. Ул, башын
селеккәләп һәм күзләрен йомгалап, Миңлебайның кууын да көтмичә, акрын
гына атлап бара бирә. Миңлебай урамның як-ягындагы йортларга карап ала.
Аларның кайберләренә ут алынган, морҗаларыннан төтен дә чыга; ә кайсы
кешеләр исә, «үгезем юк урамда, кайгым юк буранда» дигән шикелле итеп,
тыныч кына йоклыйлар иде әле. Челтәрләнеп тузган чикмән һәм аның эчендәге
иске бишмәт аркылы салкын җил үтеп, Миңлебайның кар көрәгән вакытта
тирләгән тәне буенча суык йөгерә. Һәм ул, арка-җилкәләрен куырып, утырган
җиреннән кузгалгалап куя. Ара-тирә генә булса да, үзенең әле яшәвен, дөньяда
бар булуын белдерергә теләгән шикелле итеп:
– Са-ап! Һай-й, са-ап! – дип, үгезгә тавыш биргәләп ала.
Аның аркасы, Хәят комган белән суккан урыны, тәненә суык үткән саен
ныграк авырта. Аркасы авырткан саен, ул кичәге хәлне исенә төшерә.
Акмырза печәнгә бару өчен чаналар рәтләп, Миңлебай мичкәдән су бушатып
йөргән вакытта, муеннарына зур букчаларын асып, Гарифҗан белән сеңлесе
Сабира абыстай сабагыннан кайттылар. Алар капканы япмыйча керделәр дә,
ишегалдындагы ике яшь үгез урамга чыгып китте. Акмырзаның моңа чиктән
тыш ачуы килде. Ләкин ул, ачуын үз эченә йотып, сабыр гына тавыш белән:
– Энекәш, капканы ябып йөрергә кирәк! Әнә үгезләр чыгып китте, – диде.
Моңа каршы Гарифҗанның күзләре ачу очкыннары белән зәһәрләнде. Аның
авызыннан, чукаеп алга чыккан иреннәре арасыннан, селәгәе агып төште. Ул,
Акмырзаның ипләп кенә әйткән сүзләренә каршы:
– Әй, башкырт, үзең дә ябарсың әле, – дип җавап кайтарды. Аның янындагы
Сабира исә, агасын яклап, Акмырзаны мыскыл итәргә кереште:
– Ак чук, зәңгәр чук,
Акмырзага чукынса да хатын юк.
Сабирага кушылып, Гарифҗан да такмакларга кереште:
– Башкырт-башкырт барана,
Кермә безнең арага;
Керсәң безнең арага,
Утыртырбыз бүкәнгә.
Алар тагын, бөтен ишегалдын яңгыратып һәм һәрбер сүзгә аерым-аерым
басым ясап:
– Ак чук, зәңгәр чук,
Акмырзага чукынса да хатын юк,
– дип кычкырдылар.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
26
Миңлебай, кашларын җыерып һәм ачулы күзләрен Гарифҗанга туп-туры
текәп:
– Син нәрсә, үзеңнән олы кешене үчекләгән буласыңмы?! – диде.
Гарифҗан аңа каршы:
– Әй, хәерче! – дип җавап кайтарды.
– Хәерче, хәерче! Башкыртны яклаган була бит әле, – дип кушылды Сабира
да.
Миңлебай Сабирага бөтенләй игътибар итмәскә тырышты. Ул, тагын
Гарифҗанга карап:
– Син үзең кем, ә? Үрдәк авыз, селәгәй бит әле син! Селәгәеңне җыя
белмисең, үзеңнән олы кешене үчекләп маташкан буласың, – диде.
Гарифҗан:
– Ах, с-син, хәерче! Ирәкә хәерчесе! Син әле мине мыскыл итәсеңме? – диде
дә, аяк астындагы туң ат тизәген алып, Миңлебайга бәрде. Миңлебай мичкәдән
чиләк белән су алып азаплана иде. Ат тизәге аның нәкъ маңгаена килеп тиде.
Миңлебай, сулы чиләген тиз генә чана кырыена утыртты да, башын түбән
иеп, маңгаен кулы белән тотып торды. Маңгае күбеп чыккан иде. Ләкин ул
маңгаеның авыртуын тоеп җиткермәде. Аның хурлануы барысыннан да, хәтта
тәненең әрнеп-әрнеп авыртуыннан да өстенлек алды. Аның йөрәге ачудан
ярсып тибә башлады. Аның күзләренә яшь агымы килеп тыгылды. Ләкин ул:
«Мин нәрсә, шул җебекиләр алдында елап тораммы?» – дип уйлады.
Гарифҗан, өр-яңа кара киез итегендәге карларны каккалый-каккалый,
өйалды баскычыннан менеп бара иде.
Миңлебай аңа:
– Их-х, с-син! Нигә качасың, куян йөрәк? – дип кычкырды.
Гарифҗан яңадан Миңлебайга таба килә башлады:
– Кем кача? Кем куян йөрәк? Син миңа исем кушасыңмы, күпкән маңгай!
Миңлебай, чиләк белән суны тиз генә күтәреп алды да Гарифҗанның өстенә
сибеп җибәрде:
– Менә, мә!
Миңлебай әнә шулар турында уйлады. Ул, үзен борчып килгән шул уйлардан
арыну теләге белән:
– Са-ап, һай-й, са-ап! – дип, үгезгә һаман тавыш биргәләп барды.
Җаек сулары өзлексез агып торган кебек, Миңлебайның көннәре һәм еллары
да, бер-берсенә үрелеп, әнә шулай акрын гына үтә тордылар.
6
Бер башы белән Җаек елгасына килеп төртелә торган озын гына күл бар.
Аны Үле Җаек дип атыйлар. Ул, чыннан да үлеп калган шикелле, өстендә
кыл да кыймылдатмыйча тын гына ята бирә. Саерак җирләрендә аны аксыл
үги ана яфрагы каплап үскән дә, күлнең өсте үлгән кешенең көлсыман йөзен
хәтерләтә. Аны урыны-урыны белән Җаекка караганда да киң һәм тирәнрәк
дип исәплиләр. Аның ике як кырые да буйдан-буйга куе камыш һәм исәпсез-
хисапсыз таллар белән каеп алынган.
Җәләй картның печәнлеге әнә шул Үле Җаек буена туры килде. Башка
елларны ул печәнне кем белән булса да кушылып эшли иде. Күбрәк ул атлы
кешеләр белән печәндәш булып килде. Быел ул эшне башкачарак итеп, болын
печәнен үзе чалгы белән чабып, кызы Мәрьям җыеп бара торган итеп көйләде.
Кыр печәнен кемгә булса да уртагыннан биреп эшләтергә булды. Бодай һәм
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
27
солы саламы, ара-тирә кибәк-фәлән кушкаласа, аның бер аты, бер сыеры, бер
пар үгезе һәм унлап сарыгына шул печән дә җитәчәк иде.
Җәләй карт чалгысын салмак кына селтәп печән чаба һәм акрын-акрын
гына алга бара. Аның артында буй-буй тезелеп ямь-яшел печән покослары
кала. Аның киң ак күлмәге һәм төбе капчык сыман салынып төшкән соргылт
ыштаны, суга манып алган шикелле булып, тир белән чыланган. Кояш
җыерчыклы муенын кыздыра. Тамагы тәмам кипкән һәм бер генә йотым булса
да су эчеп җибәрәсе килә. Ләкин ул: «Тукта, шушы буйны гына алып чыгыйм
инде», – дип уйлый һәм чабуын дәвам итә.
Шушы буйның башына барып чыккач, Җәләй карт, туктап, тын алып торды.
Башта чалгысын янап куймакчы булган иде, ул уеннан ни өчендер кире кайтып,
чалгысын иңбашына салды да, зур-зур атлап, кызы Мәрьям янына китте.
Мәрьям, акрын гына җырлый-җырлый, кипкән покосларны күбәләп йөри
иде. Атасын күргәч, тырма сабына таянып, аның килеп җитүен көтеп торды.
Җәләй карт кызының Җаек буенда гына очравы мөмкин булган нәфис сыек
тал шикелле зифа буй-сынына сокланып карап куйды. Бу секундта аны эчке
бер канәгатьләнү һәм горурлык тойгылары чорнап алгандай булды. Мәрьямнең
кояшта янган бит урталары, өлгереп пешкән пар алма шикелле, кып-кызыл
булып янып торалар иде. Ап-ак яулыгын артка каерып бәйләгән. Чит-читләре
зәңгәр белән каелган кесәле, гармун итәкле ак алъяпкычы Мәрьямнең нечкә
гәүдәсен килешле генә тулыландырып тора. Җәләй карт: «Сөбханалла,
сөбханалла! Инде үсеп җитте, кызыма күз генә тия күрмәсен», – дип сөйләнә-
сөйләнә, як-ягына төкеренгәләп куйды. Чал керә башлаган куе зур сакалы
буенча агып төшкән тир тамчыларын сул кулы белән сыйпап алды да:
– Әйдә, кызым, арттан бай куып тормый әле. Рәхәтләнеп ял итеп алыйк,
– диде. Мәрьям, анасы юк вакытларда атасының иркенрәк ял итәргә яратуын
искә алып:
– Әти, әле берәү дә туктамый бит, иртәрәк түгелме соң? – дип сорады
һәм иркәләнеп кенә елмаеп куйды. Җәләй, Мәрьямнең сүзләрен бөтенләй
ишетмәгән шикелле итеп, бераз вакыт кояшка карап торды. Аннан соң: – Ай-
һай, эссе! Бүген һава бигрәк бөркү булып тора, – дип өстәде. – Әйдә, төш
авышканчы Җаекта су коенып, ашап-эчеп алыйк.
Мәрьям атасы артыннан иярде. Берәр минут алар сөйләшми генә бардылар.
Тынлыкны Мәрьям бозды. Ул:
– Әти, кайчан кибән куябыз инде? – дип сорады.
Җәләй, кызына әйләнеп карамыйча гына баруын дәвам итте һәм:
– Алдагы атнаның башы белән керешербез, – диде. – Хисамый күршеләр белән
кушылып өяргә булдык. Аларның Гатавы ат йөртер, син чүмәлә җибәреп торырсың.
– Аларның печәннәре бик күп түгелме соң? Алар дүрт пай, без бер генә
пай алабыз бит.
– Юк инде, кызым, алар җиде-сигез елдан бирле бер генә пай чабалар. Өч
пайның җирен Миңлебайларын Котырыкка биргән елны ук саттылар бит.
Аларның куышлары Үле Җаек буенда иде. Куыш бик гади генә эшләнгән:
тал куагы янына куелган арбаның тәртәләре югары күтәреп бәйләнгән дә, аның
өстенә эре-эре таллар салып, кояш кызуы һәм яңгыр-фәлән үтмәсен өчен, тал
өстеннән калын гына итеп печән капланган.
Җәләй карт чалгысын арба күләгәсенә куйды.
– Кызым, син хәзер Җаек буена төш, коенып ал, – диде ул. – Шул уңайдан
бер чиләк су да алып мен.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
28
Мәрьямнең шомарган чабата табаны куыш алдындагы тапталып беткән
үлән өстендә таеп китте.
– Әтекәем! – дип кычкырып җибәрде ул.
Җәләй карт, кызын елан-фәлән чакты микән әллә дип куркып, куыш эченә
кереп барган җиреннән тукталып калды. Эшнең нәрсәдә икәнен күргәч,
иркәләүле генә елмаеп:
– Ипләбрәк йөри күр, кызым! Бер-бер җиреңне авырттырып ала күрмә
тагын, – диде.
– Юк-юк, әти, бернәрсә дә булмады, – диде Мәрьям.
Кызы су буена төшеп киткәч, Җәләй карт, кояш эссесенә чыгып, чалгы
чүкергә утырды.
Менә ул чалгының бер ягын чүкеп чыкты. Баш бармагының битен чалгы
йөзеннән йөртеп, чүкүнең нәтиҗәсен карап алды. Сандал өстенә чалгының
икенче ягын әйләндереп салды һәм чүкүен дәвам итте. Өч корычның (сандал,
чүкеч һәм чалгы) бер-берсенә сугылуларыннан чыккан саф һәм яңгыравык
чыңлау авазлары Җаек буена, якындагы таллар арасына җәелеп торды.
Моңардан үзенә бер матур көй хасил була, һәм Җәләй карт әнә шул көйне
өзмәскә тырышып чүки иде.
7
Миңлебай, әле генә салып бетергән чүмәләсе янына биш япьле зур тимер
сәнәген кадап куйды да, киң маңгаеннан агып төшкән тир тамчыларын кул
аркасы белән сөртеп:
– Фу-у, бу Гарифҗан батып калдымы әллә? Бозлы әйрән китерәм дип киткән
иде бит! – диде.
Акмырза, барлык авырлыгы белән сәнәгенә таянган хәлдә, чүмәләсенә
салып бетерәсе печән күбәләренә карап нәрсәдер уйланып тора иде. Ул,
күзләрен печән күбәләреннән акрын гына алды да таллык буендагы куышка
таба карап куйды. Шуннан соң гына, егетнең сүзләренә җавап итеп:
– Китерәме соң ул! – диде.
– Китермәсә, үзебез барыйк, нигә аны көтеп торырга ди монда!
– Барырга ярамый шул, энекәш. Баягынак, син чокырда өеп йөргәндә,
Котырык үзе килеп китте. Шушы покосларны өйләгә кадәр чүмәләгә өеп
бетерегез, диде.
Миңлебай кызып китте. Ул, киң кырыйлы киез эшләпәсен тиз генә
башыннан салды да, аны яңадан киеп һәм җиргә кадаулы сәнәген әйләнеп
чыгып:
– Өйлә дә өйлә! Биш өйлә җитеп үткәндер инде! Безнең дә җаныбыз бар
ла! – диде. – Әйдә, тотабыз да кайтабыз куышка.
– Ярамый, энекәш, алай ачуланып булмый ул. Ничек тә түзәрбез әле.
Көндәгечә, Миңлекамал апай тәртә башына чикмән элеп күтәргәч кайтырбыз.
Анда кайтып, Котырыкның эт урынына өреп торуын ишетәсем килеп тормый
әле: ач тамагым, тыныч колагым.
Миңлебай аның белән килешмичә булдыра алмады. Ул, инде юашлана
башлап:
– Алайса, Җаекка төшеп су эчеп меник. Башларны юып алыйк, – диде.
– Менә монысы ярый. Тик икебез дә берьюлы китмик, бар, башта син
барып кил.
Миңлебай, якындагы эт шомырты һәм зелпе куакларын аралап үтеп,
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
29
Җаек буендагы таллыкка таба китте. Таллык белән әрәмә арасында печәне
чабылмаган ачыклык иде. Миңлебай, кураларны, чабыр үләннәрен чытырдатып
изгәләп, үзенең буе кадәр булып үскән әнә шул печәнлекне үтеп чыга
башлады... Кинәт аның йөрәге тибүдән тукталган шикелле булып калды, тын
алуы бөтенләй диярлек кысылды, бәхет очкыннары белән дәртләнеп янган кара
күзләре алга, таллык буендагы сукмактан Җаекка таба баручы ап-ак күләгәгә
карап текәлде. Әйе, ап-ак күләгә, ләкин күбәләк түгел иде ул үзе. Юк, андый
зур күбәләкнең булуы һич тә мөмкин түгел... Миңлебайның:
– Мәрьям! – дип кычкырасы килде.
Ләкин аның тавышы чыкмый калды. Муенына елан чорналган шикелле
булып, тыны бугазына тыгылды. Мәрьямнең артыннан куып җитәргә тырышып,
шул ук сукмактан Гарифҗан бара иде. Миңлебай, аларга күренмәскә теләп, тиз
генә җиргә, үлән арасына чүкте. Тегеләр икесе дә Җаек буена төшеп киттеләр.
Миңлебай яшеренеп утырган җиреннән торды. Аңардагы чиксез сөю,
көчле мәхәббәт тойгылары көнчелек һәм ачу тойгылары белән бергә кушылып
буталдылар. Ул:
– Менә сиңа кирәк булса! Ә соң Мәрьямнең миңа биргән меңнәрчә
вәгъдәләре кайда?! Мәрьям булып Мәрьям дә алдар микәнни? – дип уйлады.
Мәче җитезлеге белән алга, Җаек буена таба ташланды. Менә ул, бер минут
эчендә, яр буендагы зур гына агач янына барып тукталды. Бу агач яныннан яр
астындагы кешеләрнең сөйләшүләре генә түгел, йөгерек агышлы Җаек суының
шаулавы да ишетелеп тора. Һәм менә Миңлебай тыңлый.
– Мәрьям, син нигә минем хатларыма бер генә дә җавап кайтармыйсың?
– Нинди хатлар? Мин синең хатларыңны күргәнем дә, алганым да юк.
– Эх, син, кызый! Күрәләтә ялган сөйләп торасың бит... Миңлебайга дигәндә
иренмисең син.
– Анда синең эшең юк! Минем кемгә хат язганымны тикшереп торырга дип
сиңа кушмаганнардыр бит. Кит моннан, яман кеше юл бөяр, дигән шикелле,
юлыма аркылы төшеп торма!
– Кайда ул хәтле ашыгасың, җитез кыз, ә?!
– Бар, җитез булганнарны эзлә! Нәрсәмә миңа бәйләнеп йөдәтәсең?
Китче моннан! Хатларың белән аптыратып бетүең җитмәгән, инде артымнан
карауллап йөри башладыңмы?
– Мәрьям! Шул хәерче Миңлебайны әллә кемгә куясыңмы? Кара аны!
– Акырма да, куркытма да мине! Бар, Хәмчки Хәдичәсенә җикерен, син
аның колагын тешләгән бит.
– Ә-ә, син әле Миңлебай колагыңны тешләде дип йөрисеңме? Колак тешләү
нәрсә инде ул?! Миңлебай үткән ел Сабираны суга баткан җиреннән коткарды.
Хатын итеп аласы килмәгәч, нигә коткарган ул аны? Суга бату колак тешләү
генә түгел. Шулай булгач, Миңлебай сиңа түгел, Сабирага өйләнергә тиеш.
– Китче моннан, әллә нәрсәләр лыгырдап торма минем каршымда!
– Җитезләнми генә тор!.. Әгәр дә Миңлебай безнең Сабирага өйләнми икән,
әти аңа хезмәткә киткәнгә кадәр өйләнергә ирек бирмәячәк. Менә син көтеп
утыр аның хезмәттән кайчан кайтканын. Әбигә әйләнеп бетәрсең. Хәзер дә
син бик яшь түгел бит инде. Синең кебек чибәр кызлар унбиш яшьтән кияүгә
чыга. Хәзер инде сиңа өч-дүрт бала анасы булырга кирәк иде.
Мәрьям Гарифҗанның битенә төкерде. Гарифҗан учы белән битен сөрткән
арада тиз генә үтеп китмәкче иде, теге яңадан кызның каршысына төште:
– Юк, мин сине җибәрмим! Әле мин сине!
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
30
– Китче әле! Суымны түктерәсең бит! Кагылма миңа кулың белән! Ә-ти-и!
Мәрьямдәге ныклык Миңлебайның күңелен үстереп җибәрде. Көн буенча
эшләп арыган булуы да, салкын су эчәсе килүе дә онытылды. Ул үзеннән бер
генә адым ераклыктагы текә ярдан аска сикереп төште. Яр бик биек һәм текә
иде. Миңлебайның аяклары ком өеменнән генә торган җиргә батып керде,
каталарының эченә, оекларының тишек-тошыкларына ком тулды. Авыр эш
белән хәлсезләнгән аякларының тез буыннары бөгелеп китте; һәм ул, егылып
йөзе белән җиргә капланмас өчен, куллары белән эссе комга таянды...
Яр башыннан Миңлебай сикереп төшкәч тә, Гарифҗан Мәрьям яныннан
читкәрәк тайпылды. Аннан соң, үзенең куркып, каушап калуын сиздермәс
өчен, ясалма бер кыланыш белән шаркылдап көлгән булды да:
– Син өтеккә монда ни калган тагын?! Кара, чалбар аламаларыңа ком тулган
бит! Үзең кызлар артыннан йөргән буласың тагын, – диде.
Миңлебай исә, җиргә төшкән эшләпәсен алып киде дә, Гарифҗанның янына
ук барып һәм аның яшькелт зәңгәр күзләренә туп-туры карап:
– Ә син селәгәйгә монда нәрсә калган? – диде. – Үзең эшләүчеләргә салкын
әйрән алып киләм дип киттең, ә үзең әллә кайларда югалып йөрисең, тинтәк
малай!
Миңлебайның бу сүзләре Гарифҗанның йөрәгенә агулы ук булып кадалды.
Ул, чиктән тыш хурланып һәм ачуыннан еларга җитешеп:
– Сиңа әйрән ташып йөрергә мине хатыннар дип белдеңме әллә? Әнә, теге
йолкышны хатын итеп алгач, әйрән китерергә аңа кушарсың. Тик ул вакытта
әйрәнегез генә булмас, – диде.
– Анысын синнән сорамаслар!
Гарифҗан, йодрыгын Миңлебайның борын төбенә үк куеп:
– Анысын сорамасаң, менә монысын сорарсың! Эшләми йөрергә сиңа кем
кушты? Менә мин әтигә әйтим әле.
Миңлебай аның йодрыгын читкә этәрде.
– Кулыңны җыебрак тот! – диде ул. – Синең ул кулың авызыңнан аккан
селәгәеңне сөртү өчен генә ярый бит. Бүгеннән башлап, син түгел, атаң да
миңа кагыла алмас, менә күр дә тор!
Гарифҗанны «үрдәк авыз» дип тә, «селәгәй Гарифҗан» дип яки
«Котырыкның селәгәе» дип тә атап, мыскыл итеп йөртәләр иде. Яшьләр
арасында әйтелеп йөри торган шул сүзләрнең монда, Мәрьям бар урында
кабат-кабат искә алынуы Гарифҗанның түзәр хәлен калдырмады. Ул:
– Ай-һай, гайрәтләнгәнсең икән, – диде дә, күзләренә килеп тыгылган
яшь бөртекләрен Миңлебай белән Мәрьямгә күрсәтмәс өчен, тиз генә читкә
борылды. Текә ярны кисеп эшләнгән тар сукмакның баскычларыннан сөрлегә-
сөрлегә атлап, югарыга менеп китте...
Мәрьямнең шатлыгы эченә сыймый иде. Ул, Гарифҗан бөтенләй китеп
күздән югалу белән үк, кулындагы сулы чиләген җиргә утыртты. Кыюсыз гына
адымнар белән Миңлебай янына килде. Аңа нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин
һичбер сүз таба алмады һәм җайсызланып калды. Ә Миңлебай, барысын да
аңлыйм, сүзнең кирәге дә юк инде хәзер, дигән шикелле елмайды да аның
алъяпкыч бавы кысып торган нечкә биленнән ипләп кенә кочаклап алды.
Бу – ничәмә еллар буенча сөешеп, хатлар аша һәм төннәрен тәрәзә пыяласы
аркылы гына вәгъдәләр бирешеп йөргәннең соңында – беренче мәртәбә
шулай бер-берсенә якын килү, беренче мәртәбә шулай тиңе булмаган ләззәт
һәм рәхәтлекләр табу иде. Мәрьям, Миңлебайның муеныннан кочаклап
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
31
алып, башын аз гына арткарак чөйде. Миңлебайның башы түбән иелде.
Тәмам кипкән, сусызлыктан хәлсезләнгән иреннәре Мәрьямнең кайнар,
дәртле иреннәре белән бергә кушылды. Берничә секундка, бары тик берничә
секундка гына алар икесе дә тынсыз калды һәм бөтен дөньяларын онытты...
Беренче башлап Мәрьям айныды һәм иреннәрен читкәрәк алды, аннан соң
гына Миңлебай башын күтәрде. Ул Мәрьямгә текәлде:
– Су сорасаң, ширбәт бирә безнең Җаек кызлары, дигәннәре шушы буладыр
инде күрәсең, – дип куйды.
Шул арада Мәрьям Миңлебайның кочагыннан чыкты. Аның озын
керфекләре астындагы соргылт күзләре сөйкемле генә елмаялар иде. Ул:
– Кара аны, Миңлебай, моннан соң болай итәсе булма, – диде.
– Син миңа үпкәләмә, Мәрьям, мин бит яратып...
Мәрьям, кыйгачланып торган нечкә генә кара кашларын уйнатып, алай
булса ярый, дигән мәгънәдә елмаеп һәм башын иеп куйды. Аның кояшта янган
кып-кызыл бит урталары, бөтерелеп-бөтерелеп аккан Җаек суының уелмалы
урыннары кебек, уйдык кына чокырланып торалар иде.
8
Көз. Печән эшләре күптән беткән һәм онытылып бара инде. Ашлыгы
күп булмаган кешеләрнең сугу эшләре дә тәмамланган. Байларның исә кыш
көнендә һәм язгы сабаннан соңгы буш арада сугыла торган өлеше кибән һәм
эскертләргә салып куелган. Авыл әйләнәсендә, авылдан унар-унбишәр чакрым
ераклыкка кадәр, шундый бик күп кибән һәм эскертләр утыра. Петлюк –
шәһәрдән килеп, Муллагалигә ялланган яңа хезмәтче – әнә шул байлыкларга
карап ымлый да:
– Йә, Акмырза, синең эшләр ничек соң әле, ашлыгың кышка калу
куркынычы юкмы? – дип сорый.
Акмырза аның шаяртуын аңлый һәм бер дә иренмичә генә:
– Байларның шул булыр инде аларның – һаман кеше актыгына калып йөриләр.
Ә менә минеке тып-тыныч. Быел үсәчәк ашлыкларым моннан әллә ничә ел элек
үк чабылган да, сугылып та алынган, ашалып та беткән, – дип сөйләнә.
Муллагалинең Карбыз тавы битендәге утыз алты дисәтинә җире көзге
сөрүгә калдырылган иде. Акмырза, Петлюк һәм Миңлебай, ике атнадан бирле
әнә шул җирне сөреп, авылга бөтенләй кайтмыйча, салам куышта яшиләр.
Аларның өчесенә алты пар үгез, өч сабан. Миңлебайның хезмәткә бара торган
аты да шунда үзе белән, ләкин ул аны җикми дә, атланмый да. Алар, сабан
саен икешәр пар үгез җигәләр дә, берсе артыннан берсе төшеп, бер караңгыдан
икенче караңгыга кадәр буразна буенча акрын гына әйләнеп йөри бирәләр.
Аларның эше авыр һәм ялыктыргыч... Шулай булса да, Петлюк үзенең бер генә
минут вакытын да бушка үткәрми. Ашаган-эчкән вакытларда, утырып тәмәке
тарткан араларда гына булса да һәртөрле китаплар яки кулдан гына язылган
кәгазьләр укый. Укыганнарын Миңлебай белән Акмырзага да сөйләп аңлата. Ул
бик күпне белә, тормышның ул таныш булмаган бер генә тармагы да юк кебек.
Ул байлар һәм ярлылар турында, байларга каршы көрәш белән җитәкчелек
итүче яшертен партия булуы һәм революция турында сөйли. Ул боларны бик
җиңел һәм аңлаешлы итеп, үзенең карашларына һәркемне дә ышандырырлык
итеп аңлата. Аның сүзләрен тыңлап утырганнан соң, Миңлебайда аерым бер
дәрт һәм кыюлык туа бара. Ул моңарчы үзе өчен бик буталчык кебек күренгән
тормышка ачык һәм барысы да аңлаешлы итеп карый башлый.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
32
Менә хәзер дә алар куыш алдындагы учак әйләнәсендә, кичке ашны
пешергәннән соң калган утлы күмер өеме янында утыралар. Акмырза, сорау-
фәлән бирмичә тыңлап кына утыра. Миңлебай исә, теге яки бу мәсьәләләр
буенча кызыксынып, әңгәмәне һаман куерта бара.
Озак кына шулай сөйләшеп утырганнан соң, Петлюк, куыш алдына эленеп
куелган чолгауларын үрелеп алды да, аягына итеген кия башлады.
– Ярый, мин юнәлим инде, үгезләр берәр якка кереп китмәсен тагын, – диде
ул. – Ә син, туганкай, Мәрьямең янына кайтырга тырыш. Өченчекөннән бирле
кайтканың юк, тәмам сагынып беткәндер инде үзеңне.
Аннан соң, куыш кырыенда яткан юан зур чыбыркыны иелеп ала-ала:
– Ә безгә, карт кешеләргә, ярар шунда, үгезләр тирәсендә генә чуалсак
та... Шулай, туганкаем, син Мәрьямеңне ничек та кулыңнан ычкындырмаска
тырыш, – диде. – Кем әле, теге юнкерлар мәктәбенә укырга киткән? Гарифҗан
бит әле? Күзеңне ачыбрак йөрмәсәң, яшь офицер киемнәрен киенеп кайтыр
да Мәрьямеңне каптырып та куяр...
Вакыт төнгә авыша һәм караңгылана бара иде инде. Акмырза, зур гына
яңалык ачкан шикелле итеп:
– Карагыз әле, кемдер килә! – дип күрсәтте.
Чыннан да, эскертләр ягыннан берәү кызу-кызу гына килә иде. Аның кем
икәнен таныгач та, Миңлебай:
– Васильев! Соң, дустым, бик соңга калдыгыз бит, – диде.
Озын гына буйлы, зур кылыч борынлы Васильев, фуражкасын рәтли-рәтли
алар янына килеп җитте дә, өчесенә берьюлы җавап кайтарып:
– Бездә күңелсезлек килеп чыкты әле. Бүген хуҗа, Григорий Григорьевич,
үзе килде. Улы Михаилны чакырып алды да, куыш янында бик озак сөйләшеп
утырдылар, – диде. Петлюктан бераз җайсызланыбрак торганнан соң: – Иван
Петрович, алар кемнедер эзлиләр, сезнең маңгаегызда ниндидер яра эзе
булырга тиеш дип шикләнәләр, – дип өстәде. – Бая Михаил сезнең янда булды
түгелме? Хәзер ул авылга кайтып китте. Безгә монда килмәскә кушты. Беләм
мин сезнең ни өчен йөргәнегезне, ди.
Васильев, үзе белдергән яңалыклардан соң тегенең исе-акылы китәр дип
уйлап, Петлюкның зур кара күзләренә йотлыгып карады. Ләкин Петлюк
гадәттәгечә үк тыныч һәм салкын канлы иде. Ул, кызык кына итеп көлемсерәде
дә, Васильевка якынрак килеп һәм аның җилкәсенә кулын салып:
– Хәбәр итүегез өчен рәхмәт, – диде. – Михаил сезгә янап китте, дисез?
Бер дә курыкмагыз. Ул бу мәсьәләдә нәкъ балаларча эш итә икән әле... Ярый,
сез хәзер үк иптәшләрегез янына кайтыгыз да тагын бер мәртәбә исләренә
төшереп куегыз: ишеткән-белгәннәре турында авызларын да ачмасыннар,
үзегезгә җайсыз булыр...
– Ә сез, Иван Петрович?
Петлюк, Васильевны җилкәсеннән сөя-сөя:
– Ах, бик яхшы дуслар булдыгыз әле сез! Мин сезне һич тә онытмам, –
диде. – Ә минем турыда тыныч булыгыз. Хәзер инде алар мине тота алмаслар...
Васильев китте. Петлюк Миңлебай янына килде. Гаять тыныч һәм җитди
тавыш белән:
– Ә син, туганкаем, Мәрьямең янына тизрәк кайт! Ләкин бүгенгә аны
күрмәсәң дә ярар. Урядникның планнарын беләсе иде. Ул, мөгаен, Муллагалидә
булыр. Үзеңне сак тот, синең бүген авылга кайтуыңны Акмырза белән миннән
башка берәү дә белмәскә тиеш. Артык озаклап каласы булсаң, миңа сине
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
2. «К. У.» №11 33
көтәргә туры килмәс. Ярый, туганкаем, сәламәт бул, – дип, Миңлебайның
кулын нык кына кысты да, чыбыркысын болгый-болгый, үгезләр киткән
уңайга таба атлады.
Миңлебай аңа нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Ул караңгылык эченә кереп
югалганчы карап торды-торды да, үзендә көчле бер эч пошуы сизеп, теләр-
теләмәс кенә сулга борылды һәм авылга кайтып китте.
9
Көз аеның салкынча төне. Һава тын. Ай, качышлы уйнаган шикелле, әле
бер болыт артына, әле икенчесе артына яшеренә. Вак ташлы комсу юл, айның
шулай кылануын һич тә яратмагандай, ай күренү белән, әллә кайларга сузылып
ялтырый да, ул яңадан болыт артына яшеренгәч, чыраен сытып, тиз генә күздән
югала башлый. Ләкин бөтенләй үк түгел...
Миңлебай алга таба атлап барган саен, аның алдында кыска гына аксыл
тасма һаман сузылуында дәвам итә. Юлның бер ягында карбыз-кавыннары
алынган буш бакча, икенче ягында печәне чабып алынган ялан. Ара-тирә
сөрелгән урыннар да очрый. Юлның ике ягы да, ай болытлар артына яшеренгән
минутларда, куе караңгылык пәрдәсе белән каплап алына. Әмма теге аксыл
тасма, Миңлебайның алдында сузылып барган комсу юл тасмасы, ул һич тә
бетми һәм кара пәрдә белән дә каплап алынмый. Әйтерсең лә Миңлебайның
алдында гаять зур йомгак, чыннан да аксыл тасма йомгагы булып, Миңлебай
аның сүтелгән урынына баса-баса атлаган саен, йомгак тагын да күбрәк сүтелә
һәм алга таба тәгәри дә тәгәри иде. Менә ай кинәт кенә болытлар артыннан
чыгып куя да, әлеге йомгак күз ияргесез җитезлек белән алга йөгерә...
Миңлебай кинәт тукталып калды. Аңардан берничә адым гына ераклыкта
ике бүре ята иде. Гаять зур бүреләр. Икесе юлның ике ягында, алгы аякларын
юлга салып, башларын аяклары өстенә куеп һәм үзләре Миңлебайга таба карап
яталар. Аларның икесе дә, ай яктысында ялтырап күренгән комсу юл шикелле
үк, аксыл-соргылт төстә иделәр. Миңлебай, күктәге айлы болытларга карап
килә торгач, бүреләр янына килеп җитүен сизми дә калган...
Моннан байтак еллар элек, Котырык Муллагалигә ялланып эшли
башлавының нәкъ беренче елында, Миңлебай шушындый ук хәлгә очраган
иде. Анда да көзге сөрү вакыты булып, шушындый караңгылы-яктылы төндә
ул Мәрьямне күрергә кайтып бара иде. Ул вакытта әле, чын-чыннан егет
булып, кызлар белән йөрүнең барлык тәмен һәм ләззәтен белеп йөрү түгел
иде. Юк. Үзенең авылдагы бердәнбер акыллы һәм чибәр кыз белән йөрүен
кешеләргә сиздереп масаю шикеллерәк тойгы белән йөри иде әле Миңлебай
ул вакытта. Шунда ук: «Котырыкка ялчы булу белән генә минем кешелегем
юкка чыкмас. Акмырза агай, гомере буе Котырыкка эшләп йөреп, хатынсыз
һәм йорт-җирсез калган икән, мине һич тә андый хәлгә төшерә алмассыз. Мин
яшәрмен һәм үземнекен итәрмен әле», – дигән кебегрәк бер фикердә булып, ул
фикер Миңлебайны өзлексез тынгысызлап тора иде. Һәм бу фикер егет булып
үскән саен киңрәк тамыр җәя һәм ачыклана барды. Завод эшчесе Петлюкның
Яңа Чиркас авылына килеп чыгуы һәм аның белән булган әңгәмәләр мондый
фикернең көчәя һәм билгеле бер эзгә салына баруына ярдәм итте...
Хәзер ул бүреләрдән дә курыкмый кебек. Ә ул чакта Миңлебай алардан
шундый курыккан иде... Әйе, бүгенге кебек үк ул төнне дә Миңлебайга ике бүре
очрады. Башта ул катып калды. Бераздан, анасының бүреләр турында кабат-кабат
сөйләгәннәрен хәтерләп, үзенең курыкканын бүреләргә сиздермәс өчен, туп-туры
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
34
аларга таба китте. Аның уң кулы чалбар кесәсендә иде. Ул, бүреләргә якынлашу
белән, кесәсендәге кечкенә пәкесен учына кысып тотты. Ләкин ни өчендер кулын
кесәсеннән чыгара алмады. Шул хәлдә бүреләргә якынлашты. Бүреләр, юлдан
аз гына читкәрәк тайпылып, яңадан юлга карап һәм койрыкларын читкә ташлап
яттылар. Миңлебай бүреләрнең нәкъ уртасыннан үтеп китте. Мондый вакытта
кешенең өне алына икән дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде Миңлебайның.
Аңарда да шундыйрак бер хәл туды, күрәсең. Аның тәне кызышты, уйлау һәм
нәрсәне булса да аңлау куәсе бетте...
Бүген, үзенең каршысында яткан ике зур бүрене күргәч тә, Миңлебай әнә
шул кечкенә вакытында булган хәлләрне исенә төшерде... Бүген ул үзенең
курыкканын да, курыкмаганын да сизми калды. Әйтерсең лә ул ниндидер
тылсымлы дөньяга барып кергән иде. Шул тылсым эчендә сихерләнеп, ул үзенең
бүреләр янына ничек килеп җитүен, аңар юл бирү теләге белән, бүреләрнең
читкә тайпылуларын, үзенең Карбыз тавы биеклегеннән ничек итеп төшүен һәм
авылдан ерак булмаган ындырларга якынлашуын сизеп тә, аңлап та өлгермәде.
Башында, хәзергене онытырга тырышып, төрле-төрле уйлар кайный; аяклары
үзләреннән-үзләре җиңел атлыйлар. Миңлебай, теге вакыттагы шикелле үк,
бүреләрнең үзе артыннан ияреп килүләренә ышана, ләкин ындырларны узып
киткәнгә кадәр артына әйләнеп карамаска тырыша иде. Салам һәм ашлык
өемнәре белән тулы ындырларны узып бераз баргач кына – нәкъ шулвакыт ай
да болытлар арасыннан үрелеп карады – Миңлебай артына әйләнеп күз салса –
бүреләр, икесе юлның ике кырыеннан акрын гына атлап һәм койрыклары белән
җир себереп, чыннан да аның артыннан киләләр иде...
Менә Миңлебай авыл кырыена килеп җитте. Шулчак ул егетләрнең гармун
уйнап, җырлашып килүләрен ишетте һәм тукталып тыңлап торды. Артына
әйләнеп караса, бүреләр дә чүгәләгәннәр һәм, балчыктан коеп куйган шикелле,
кузгалмый гына утыралар иде. Миңлебай, бүреләргә таба шаян ымлап: «Ярый,
озата килүегез өчен рәхмәт... Сез минем авылга кайтуым турында кешеләргә
шаулап йөрмәссез инде», – дип, эченнән генә көлемсерәп куйды.
10
Акмырзаның колагына кемнеңдер сүгенүе, нәрсәдер эзләнеп, куыш
әйләнәсеннән актарынып үтүе ишетелде. Ләкин ул озак кына уяна алмый
ятты. Ул күзләрен ачарлык һәм кузгалып тора алырлык хәлдә түгел иде. Күз
кабакларын тырышыбрак киерү белән, әллә нинди ачы агу кергән шикелле
булып, күзенең эче әрни һәм авырта башлый. Татлы йокы барыбер үзенекен
итә – күзләр яңадан рәхәт кенә йомыла.
Шулай да башта Акмырза уянды. Ул, яткан җиреннән генә күзләрен ачып
җибәрүгә, куышның тишек-тошыкларыннан саркып торган аксыл кояш
нурларын күрде. Акмырза, өстендәге каеры тунын аяклары белән этәреп
җибәрде дә сарык тиресеннән тегелгән калын чалбарын кия башлады. Шул
ук вакытта:
– Энекәш, тор! Тор әле, без йоклап калганбыз, – дип, Миңлебайны уята
башлады. – Әллә кемнәр сүгенеп йөри анда...
Соңгы сүзләр Миңлебайның йокысын шундук ачты. Ул, тиз генә торып
утырды да, авызын Акмырзаның колагына ук куеп:
– Без бернәрсә дә белмибез, кичтән үк ятып йокладык...
Котырык Муллагали зур гәүдәсе белән куышның авызын бөтенләй каплап
басты:
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
2.* 35
– Сез, эттән туган нәрсәләр! Шушы көнгә хәтле нишләп ятасыз? – дип
кычкырып җибәрде. – Үгезләрегез ындырдагы ашлыкны таптап бетергән. Бар,
хәзер үк күземнән югалыгыз!
Акмырза ашыга-ашыга чабата бауларын бәйли иде. Ул, аптырап кына
әйткән шикелле итеп:
– Менә, Иван Петрович һаман килмәгән, Муллагали абзый. Йоклап-нитеп
калды микән әллә берәр җирдә? Без ул уятыр әле дип ята биргәнбез, – диде. Ә
үзе тиз генә урыныннан кузгалып куыш эченнән чыкты һәм ындырга таба китте.
Акмырзаның әйткәннәре чын булырга да мөмкин иде. Андый хәлләр башка
вакытларда да булгалап тора иде бит. Ләкин Муллагалинең күңеле нәрсәдәндер
шикләнде. Акмырзаның тавышы артык тыныч һәм ышандырырлык иде. Ул,
бер мәртәбә күз төшереп алу белән, Миңлебайның авыз кырыенда кечкенә, бик
кечкенә генә елмаю, ниндидер мәгънәле һәм шатлыклы елмаю билгесе барын
күреп калды. Янында торган урядникка карап, серле генә каш сикертте һәм
ияге белән Миңлебайга таба ымлады да, үзе ындырга китте.
Куыштан чыгуга, Миңлебайның күзләре кояш нурларыннан чагылды.
– Бүген үгезләрне көтү кайсыгызның чираты иде? – дип сорады аңардан
урядник.
Миңлебай, инде төшлеккә якынлашкан кояшка карап нык кына төчкереп
җибәрде дә, Акмырзаныкы шикелле үк сарык тиресеннән тегелгән авыр ак
чалбарын күтәреп куйды. Шуннан соң гына:
– Бүгенме? Бүген Акмырза агайның чираты, – дип җавап кайтарды.
Урядник Миңлебайның юри аңлап җиткермәгән булып кылануын сизеп
алды. Ул, ачулы гына калын тавыш белән:
– Юк ла! Бүгенгең миңа нәрсәгә? Кичә, менә үткән төнне? – дип соравын
кабатлады.
– Иван Петровичның чираты иде, менә бу үткән төнне, – диде егет.
– Ә ул хәзер кайда булыр?
– Кем белсен инде аны. Даладагы бүреләр белән ябалаклар гына белмәсә...
– Җитәр сиңа! Патша хезмәтендә торучы казак, имеш! Минем каршыда
туры гына басып тор, сорауларыма әдәпле генә җавап кайтар. – Ул, җиз башлы
юан камчысын һавада селтәп җибәрде дә: – Кая, куыш эчендәге әйберләрне
чыгар әле монда! Жи-во! Барысын да чыгар! – диде.
Миңлебай карышмыйча гына куыш эченә кереп китте. Андагы үзенең
чикмәнен, Акмырзаның каеры тунын, түшәк һәм мендәр урынына түшәлгән
арыш саламын – һәммәсен дә берәм-берәм куыш авызыннан тышка ыргытып
бетерде. Куыш эчендә ачы, чыдап булмаслык тузан күтәрелде. Миңлебай,
күзләрен йомгалап, борынын учы белән каплый-каплый ачык һавага чыкты.
Урядник бераз тузанның басылуын көтеп торды. Аннан соң, камчы сабы белән
төрткәләп, куыш эченнән нәрсәләрдер эзләргә кереште...
Муллагали килеп, урядник белән нәрсәдер пышылдашып алды. Шуннан
соң, читкәрәк китеп баскан Миңлебайга таба борылып:
– Сине станицага начиз уенына чакыралар. Иртәгә үк барырга. Хәзер
авылга кайт, кирәк-яракларыңны әзерләп, җыенып куй, – диде. – Кич белән
әллә кайларга китеп йөрмә, господин урядник синең белән сөйләшергә тели.
Миңлебай шунда ук үзән буенда курпы ашап йөргән атына таба ашыкты.
Бу озын торыклы җирән кашканы атланып йөрү, аның белән уенга бару
һәм һәртөрле сугыш һөнәрләренә өйрәнү өчен асрыйлар. Шул вакытларда
аяктагы зур сабан катасын, боттагы калын һәм авыр тире чалбарны, өстәге
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
36
иске чикмәнне, баштагы тишкәләнеп-тузып беткән киез эшләпәне салып
ташлау, алар урынына форма буенча тегелгән яңа һәм тәнгә җиңел киемнәр
кию – болар барысы да Миңлебайда аерым дәрт һәм күңел ашкынуы тудыра
иде. Мондый вакытта ул ничек тә Мәрьямне күрергә, җирән кашкасын матур
гына уйнаткалап, Мәрьям торган өйнең каршысыннан, ягъни алар урамыннан
үтеп китәргә тырыша. Бүген, менә хәзер генә авылга кайту аны бигрәк тә
шатландыра. Ни өчен дисәң, Муллагали белән урядникның колак төбендә
быжылдауларыннан азга гына булса да котылып тору иде бу. Шуның өстенә,
Мәрьямне күреп сөйләшү мөмкинлеге иде. Аның белән аңлашырга кирәк
иде. Нигә әле төнлә авыл егетләре Сабира белән Миңлебай турында җырлап
йөри иде?
Миңлебай атын йомшак кына юырттырып олы юлга барып төшүгә, сул
яктагы сукмактан Васильев килеп чыкты. Ул да үзенең хезмәт атын иярләп
атланган иде. Олы юлның комсу тузанын тузгытып, аларның атлары янәшә
юырта башлады. Миңлебай:
– Нихәл, дустым! Синең дә начизга юнәлешме? – дип сорады.
– Әйе. Үзегездә хәлләр ничек соң?
Ни өчендер, алар икесе дә кинәт кенә артларына әйләнеп карады. Анда,
куыш әйләнәсендә, Акмырза сабанга үгезләр җигә, Муллагали белән урядник
биек читәнле тарантас һәм кыңгыраулы атлар тирәсендә чуала иде. Миңлебай
күңелле генә елмаеп куйды:
– Әмма утлы табага бастырдык та соң үзләрен!
– Димәк, барысы да шома гына үтеп китте? – дип сорады Васильев.
– Бу кадәр уңышлы чыгар дип һич тә уйламаган идем. Бигрәк кызык икән
бу эш! Ләкин бездән әле каты гына сорау алачаклар. Нык торырга кирәк.
– Әлбәттә. Үз күзләре белән күрмәгәч, алар безгә бернәрсә дә эшли
алмаячак... Безнең егетләрдән сүз чыга торган түгел. Акмырза гына нык
булсын инде.
– Акмырзамы? Ул синең белән миннән дә хәйләкәр икән андый чакта...
Алар авылга якынлашты. Васильевка авылның руслар тора торган як
яртысына борылып керергә кирәк иде. Ул, атының сул як тезгенен тартып:
– Ярый, хәзергә исән булып тор, – диде. – Иртәгә миңа тукталырсың, бергә
китәрбез.
Миңлебай аңа җавап кайтарырга өлгермәде. Уң яктагы киң урамнан
Мәрьям узып бара иде. Әнә, кызу-кызу гына атлап, ул Хәнифә ахирәтенең
өенә якынлашып килә. Миңлебай аны чачаклы зәңгәр шәленнән, яшькелт
күлмәгенең гармун итәген җилбер-җилбер китереп вак-вак кына атлап
баруыннан һәм, гомумән, озын гына зифа буй-сыныннан танып алды.
Миңлебай аны куып җитәргә һәм бер генә авыз булса да сүз кушып үтәргә
теләде. Һәм ул, атын кинәт кенә уңга борып, Мәрьям артыннан китеп барды.
Тезгеннәрен тарткалап, аякларын тибенеп атын куды. Җирән кашка кызу гына
җилә башлады һәм, ат өстендә утырган кешесе тукталыбрак өч-дүрт мәртәбә
сулыш алган арада Мәрьямне куып та җитте.
– Сиңа хәерле юл булсын, Мәрьям, хәлләрең ничек?
Кызу гына чабып килгән ат, кинәт туктаган уңайга борылып китеп, кызның
каршысына чыкты да, үзенең биек озын гәүдәсе белән аның юлын кисте.
Мәрьям дә тукталып калды. Шулвакыт, терсәге селкенеп китеп, аның шәл
почмагы бик аз гына ачылды; Миңлебай кызның курку һәм ачудан агарынган
йөзен, калтыранып торган юка гына яфрак иреннәрен күреп калды.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
37
Мәрьям:
– Сездән хәл сорарга калган көнебез юк әле! Юлыгызда булыгыз! Нәрсәгезгә
мине кешеләр алдында көпә-көндез мыскыл итәсез? – диде.
– Мәрьям! Син нәрсә сөйлисең? Бу нинди хәл?
– Бернинди хәл дә түгел. Зинһар өчен, үз юлыгызда гына булыгыз!
– Тукта әле, Мәрьям, син аңлап сөйләшәсеңме?
– Мин барысын да белеп сөйләшәм.
Мәрьям, гармун шикелле сырланып-сырланып торган озын һәм киң күлмәк
итәге белән тузан тузгытып борылды да, киредән әле генә үзе килгән якка
таба китте. Миңлебай аның зәңгәр белән каеп чигелгән өр-яңа сары читегенең
үкчәсен генә күреп калды.
Бу нинди хәл? Бу Мәрьямнең Миңлебайны кимсетеп шулай кылануымы?
Гөл чәчәге шикелле булып киенгән чибәр кызның малайлыкта йөреп үскән
ярлы Миңлебайны, аның сарык тиресеннән тегелгән шыксыз калын чалбарын,
тупас кына киндер күлмәген һәм тузып беткән киез эшләпәсен мыскыл итүе
һәм хурлавымы? Әллә, узган төндә булган хәлләр, берәрсенең аны, бәлки,
Котырык ишегалдында күрүе аркасында туган гади бер аңлашылмаучылык
кынамы? Кыскасы, Миңлебай артык нәрсә дип әйтергә, Мәрьямнең бу
кыланышын ничек итеп аңларга да белмичә аптырап калды. Әмма җирән кашка
Миңлебайның исен-акылын җыюын һәм нинди дә булса берәр фикергә килүен
көтеп тормады. Ул, егетнең тезгенне ычкындыра төшүеннән файдаланып, урам
буенча чабып китте.
11
Атасы Хисамый ягыннан Миңлебайның бердәнбер якын туганы Фатыйма
иде. Аның, Герьял станицасы егетенә кияүгә чыгып, авылдан китүенә җиде-
сигез ел тула инде. Ләкин ул ире белән рәхәтләнеп, бәхетле кешеләр шикелле
тигез тормыш итә алмады. Моннан дүрт ел элек аның ирен хезмәткә алдылар.
Өч елы тула, озакламый кайтыр инде, дип көтеп торганда гына, Япония белән
Россия арасында сугыш башланып китте. Ул сугышка Фатыйманың ирен дә
озаттылар. Фатыйма өчен ачы кайгы һәм авыр хәсрәт көннәре килде: ике-өч
ай да үтмәде, иренең үлүе турында хәбәр алды...
«Начиз» көннәрендә Миңлебай әнә шул Фатыйма апасында торды. Бүген
ул соңгы бер ай эчендә беренче мәртәбә яхшылап ял итте. Ул, урманнан
утын кисеп кайткандагы шикелле арып, аерата каты һәм тыныч йоклады.
Ул Фатыйма апасының иртә белән иртүк торуын да, мичкә ягып кабартма
пешерүен һәм күмәч салуын да, гөжләтеп самавыр куеп җибәрүен дә сизмәде.
Самавырын кайнатып мич алдына куйгач, Фатыйма Миңлебайның тәмләп һәм
рәхәтләнеп йоклавына сокланып карап торды. Һәм аны беркадәр иркәләгән
йомшак тавыш белән генә:
– Тор инде, энем, Миңлебай! – диде.
Егет апасының сүзләрен беренче әйтүендә үк ишетте. Ләкин аның шунда
ук торасы килмәде. Ул – апасы тарафыннан әйтелгән сүзләрнең, күңелгә
шулай ягымлы һәм колакка шундый йомшак тавыш белән әйтелгән иркәләү
сүзләренең, яңадан кабатлануын тели, ул аны балаларча өмет итеп көтә иде.
Һәм ул күзләрен ачмый гына киерелгәләп, сузылгалап куйды. Фатыйма апасы
бу иркәләнүләрнең тәмен, ләззәтен белә; моның ул бик тыныч, үз хәленнән
үзе канәгать чакларда гына була торган иркәләнү икәнен аңлый иде.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
38
* * *
Моннан бер ай элек кенә әле Миңлебай гаять кайгылы һәм күңелсез иде.
Ул вакытларда Миңлебай рәтле-башлы йокламый да, кирәгенчә ашамый
да иде. Ул Мәрьям кайгысыннан, үзе белән Мәрьям арасында чыккан
аңлашылмау аркасында шундый булды. Китәр алдыннан саубуллашырга дип
үз өйләренә кайткач, аны анасы белән атасы да тиргәп, өйдән куып дигәндәй
чыгарып җибәрделәр. Анасы Мәгузә, Миңлебайның йөрәгенә агулы ук булып
кадалырлык итеп:
– Оятсыз ук икәнсең, балам! Мин сине бу кадәр өметсез булырсың дип бер
дә уйламаган идем. Ул Котырык Сабирасы, кырык мирдән калган сөйрәлчек,
синең ни җаныңа хаҗәт булды? Үз балам булсаң да, синнән бигрәк Мәрьям
җанашымны кызганам. Шундый акыллы, шундый инсафлы кыз! Ничә
еллардан бирле сине көтеп утыра бит. Бер абруйсыз кешенең баласы булса,
йөз мәртәбә аты-чабы чыгып бетәр иде инде. Көн саен килеп торган яучылар
аның бусагасын таптап туздыралар бит инде, – диде. Шуннан, күз яшьләрен
яулык почмагы белән сөртә-сөртә дәвам итте: – Шулкадәр якын, шулкадәр үз
булып китте бит ул безгә, җанашым! Бүгеннән үк килен, дип әйтергә дә риза
идем үзенә... Кызым, Мәрьям кызым, дип кенә йөртермен кебек уйлап йөри
идем. «Алла бирсә» дип әйтмәгәнмен, күрәсең дә, уйларым фәрештәләрнең
«амин» дигән чакларына туры килмәгән икән.
Миңлебай анасына йөрәген ярып салырга һәм үзенең гөнаһы юклыгына
антлар эчәргә әзер иде, ләкин ул эчке серләрен, яшертен түгәрәк эшләренә
бәйле булган хәлләрне аңа сөйләп бирергә һич тә булдыра алмады.
Йокысыз төннән соң Миңлебай, аш өендәге ялчы хатыннан күмәч, сөт
алып ашады да, башка вакыттагы кебек Муллагали белән саубуллашып-нитеп
тормастан, тиз генә атын иярләде һәм атланып капкадан чыгып та китте.
Җирән кашка, башка вакытларда өйрәнгән гадәтен саклап, күл буе урамы
белән китеп барды. Ләкин бераздан Миңлебай аны сулга тартты. Бүген ул,
гомерендә беренче мәртәбә, ата-анасыннан хәер-дога алып китәргә теләмәде.
Бүген ул туры Мәрьям тора торган урамга юл тотты. Аның йөрәге Мәрьямне,
шул акыллы һәм чибәр кызның бер генә мәртәбә елмаеп каравын күрәсе килеп
ашкына иде. Башка вакытларда аны Мәрьям йә капка төпләрендә басып көткән
килеш, йә пәрдәсе күтәрелгән тәрәзәдән карап озата торган иде. Бүген Мәрьям
үзләренең капка төпләрендә дә тормый, аның тәрәзә пәрдәсе дә күтәрелмәгән.
Миңлебай алар өе турыннан атын атлатып кына узды, ләкин ул Мәрьямнең
шәүләсен генә булса да күрә алмады. Бу хәл аның хәсрәтен арттырды, кемдер
аның йөрәген чеметеп-чеметеп алгандай булды. Аңа, бу кайгыны азрак онытып
тору һәм җиңеләйтә төшү өчен, юлдагы тузан-туфраклардан өермәле буран
тузгытырга, атының тоякларыннан очкыннар чәчрәтеп чабарга кирәк кебек
тоелды. Менә ул хәзер, атын уңга борып, Лор-лор тыкрыгы дип аталган тар
гына тыкрыкка керәчәк... Әмма Миңлебай атына камчы белән селтәнә алмый
калды. Тыкрык уртасында басып торган Мәрьямне күреп, югары күтәрелгән
камчысын кире төшерде. Көтүгә сыер куа барган Мәрьям, Миңлебайның
шушыннан үтәсен белеп, бу аулакта аны көтеп тора иде. Ләкин ул үзенең көтеп
торуын сиздерергә теләмәде. Миңлебайны күрү белән, ап-ак алъяпкычын
җилфердәтеп, тыкрыкның бу башына таба килә башлады. Егет, атын кызу-
кызу атлатып, кызга таба китте. Барып җиткәч, үзе дә сизмәстән «сез»гә күчеп:
– Исәнмесез, Мәрьям?! – диде.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
39
Атын кинәт кенә борып, кыз белән янәшә бара башлады. Мәрьям аңа
һичбер сүз әйтмәде. Ләкин ул артык дулкынланудан кызарган йөзен дә, яшь
белән юешләнгән озын керфекләрен дә Миңлебайдан яшермәде. Аның дебет
шәле җилкәсенә төшкән, сары кәшимир яулыгы чәч толымнары астыннан
артка каерып бәйләнгән. Чәчүргеч башындагы көмеш тәңкәләре атлаган саен
челтер-челтер тавыш биреп бара, аның кечкенә генә колакларында зур көмеш
алкалар селкенгәли. Аның йөзе саргайган, күз төпләре эчкә баткан. Йокысыз
үткән төн йогынтысы аның моңсу һәм хәлсез күз карашларында да чагыла.
Миңлебай аңа кызганып карап куйды. Аннан соң:
– Мәрьям, сез миңа юкка гына үпкәлисез, – дип сүзгә кереште. – Минем
күңелемдә тырнак очы кадәр дә кер юк...
Мәрьямнең сөйлисе сүзләре бик күп, ләкин аның елыйсы, башын
Миңлебайның күкрәгенә салып, үксеп-үксеп елыйсы килә һәм хәзер ул бер
генә авыз сүз дә әйтә алмый иде.
Миңлебай:
– Менә бит ул ничек килеп чыкты, мин кичә дә синең янга бара алмадым,
– дип сүзен дәвам итте. – Мине кичтән үк урядник чакыртып алды. Ул мине
төн буенча яныннан җибәрмәде... Аның Иван Петрович турында нәрсәдер
беләсе килә...
Мәрьямнең йөзе яктырып киткәндәй булды. Шуннан соң ул сулык-сулык
елый башлады. Шәлен башына күтәреп куйды һәм аның белән йөзен каплап:
– Мин сине бүген төн буенча көттем... Тагын шул Сабира белән чуалып
калуыңдыр дип уйлаган идем. Алайса, син урядник янында гына булгансың
икән? – диде.
– Нишләп алай дисең, Мәрьям? Урядник янында булу бик үк күңелле хәл
түгел бит ул.
– Күңелле булмый бирсен. Шулай да урядник сине миннән аера алмас. Тик
менә, Миңлебай, синең Сабира белән чуалуыңны да дөрес дип әйтәләр бит
әле. Алай бай кызлары белән чуала башлагач...
Кешеләр йөрми торган тар тыкрык бетеп, егет белән кызны адым саен
тәрәзә һәм гайбәт күзәтеп торган киң урамга килеп чыктылар да, аларның
сүзләре шул урында киселеп калды... Миңлебай атын киредән тыкрык эченә
таба борды, Мәрьям аны моңсу гына баш иеп озатты...
Станицага баргач, Миңлебай атна буенча күңелсезләнеп йөрде. Фатыйма
апасы аның кайгысын уртаклашырга теләсә дә, Миңлебай аңа үзенең эч
серләрен сөйләмәде. Ул һәрвакыт үз эченнән генә янды һәм шуңардан ниндидер
тәм-ләззәт тапты. Ләкин бу хәл бер атнага кадәр генә шулай сузыла алды. Аннан
соң Миңлебайда үз башында гына кайнаган уй һәм фикерләрне кемгә булса
да сөйләү, ачыктан-ачык әйтеп бирү, ул кешедән ниндидер киңәш-фәлән алу
теләге туды. Шуның өстенә, бу соңгы «начиз» уены булып, озакламый алар өч
еллык хезмәткә алынырга тиеш. Бу турыда сүзләр көннән-көн куера башлады...
Димәк, Мәрьямгә өйләнәм, хезмәткә кадәр туй үткәреп китәм, дип йөргәндә
генә, аны үпкәләгән һәм рәнҗегән хәлендә калдырып китәргә туры килә.
* * *
Миңлебай үзенең эчендәгеләрне Фатыйма апасына ачып салды. Апасы,
аны баштанаяк тыныч кына тыңлап утырганнан соң:
– Әй, энем, шушы көнгә кадәр әйтмичә, юкка гына үз-үзеңне уй белән
бетереп йөрисең икән, – диде. – Мәрьям моны гына аңламый торган кызмы
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
40
инде. Синең серләрең минем дә, аның да серләре булыр. Безгә Мәрьямне генә
ныгытып алырга кирәк. Ата-анасын ул үзе күндерер...
Яхшылап юынды һәм киенде-ясанды да, Фатыйма шул көнне үк Яңа
Чиркас авылына китте. Миңлебайга озак көтәргә туры килмәде. Ике көн үтеп
өченче көн дигәндә, апасы әйләнеп тә кайтты. Аны, Җәләй картның җирән
чабышкысын җигеп, Җәләй белән Хисамый үзләре озата килгәннәр иде.
Картлар, ишектән керә-керешкә үк уен-көлкеле сүзләр әйтеп, Миңлебай
белән күңелле генә исәнләштеләр. Чәй янында аның хәлен, ничек-ничек хезмәт
итүен сорашып белделәр, яхшы хезмәт итүе өчен рәхмәт әйттеләр. Кояш
күптән баеп, вакыт шактый соң булуга карамастан, картлар икәүләшеп станица
атаманы янына киттеләр. Атаманның кәефле чагы туры килгән, күрәсең.
Шул ук вакытта Хисамый картның күчтәнәче – ул алып килгән ике каз да,
Миңлебайның бик яхшы хезмәт итүе дә үз тәэсирләрен ясаган булса кирәк.
Атаман картларның үтенечен җиренә җиткергән. Хезмәткә китәр алдыннан
туй үткәреп алу өчен картлар Миңлебайны эштән бушатуны сораганнар иде.
Станица атаманы моның өчен бер ай вакыт биргән.
Бу хәл моннан егерме көн элек булды. Шуннан соң озакламый Миңлебай
Мәрьямнән шатлыклы-куанычлы хат та алды...
Менә шул-шул хәлләрдән соң гына Миңлебайның чиксез шатлануы, үзе
өчен дөньяның бер генә дә китек урыны калмаган кебек итеп, үзен-үзе тыныч
тота, кичләрен каты йоклый башлавы Фатыймага бик билгеле иде. Шулай ук
бу тынычлыкның артык озакка сузыла алмавын, егерме дүрт яшенә җиткән
егетнең үз гомеренә беренче мәртәбә килгән һәм фәкать вакытлыча гына
булган шатлык икәнен дә Фатыйма, ничектер йөрәге белән сизенеп аңлый.
Шунлыктан да ул Миңлебайны һәрвакыт иркәләргә, шәфкатьле ана шикелле үк
итеп аны юатырга, аның шат һәм тыныч күңеленә һичбер кара тап төшермәскә
тырыша. Ул, кулыннан килгән кадәр, энесе янында үзен шат һәм күңелле тота;
һәрвакыт Мәрьямне искә алып, аның йөзенә шунда ук яктылык бирә торган
сүзләр сөйли. Ул, еш-еш кына үзенең Яңа Чиркас авылына кайтуын һәм Мәрьям
белән сөйләшүләрен исенә төшереп:
– Куйсана, Ходай үзен яман күздән генә сакласын инде! – ди. – Бу кадәр дә
уңган бала булыр икән! Үземне өрмәгән җиргә утыртмады, иясен яратсаң, этенә
сөяк ташла, дигәндәй, күрсәтмәгән хөрмәте калмады. Авызымдагы сүзләремне,
мин әйткәнче үк суырып алып, йотардай гына булып тора... Кая ул курку!
Миңлебай белән бергә булсам, утына керергә дә, суына төшәргә дә риза, «уф»
дип тә әйтмәм, сыртым сынса да, дошманнарыма сынатмам, дип тик тора.
Миңлебайның урыннан тормыйча иркәләнеп ятуын күргәч, Фатыйма әнә
шуларны хәтерләп алды. Һәм ул, инде өченче мәртәбә кабатлап:
– Тор инде, энем, тор! Соңга калып куйсаң, үзеңә яхшы булмас, – диде. Аз
гына уйланып торганнан соң, елмая төшеп: – Әй, хәтерең коргыры, исемнән
дә чыккан икән. Менә, Мәрьямнән тагын хат килде, әле яңа гына китереп
киттеләр, – дип өстәде.
Миңлебай өстенә ябынган юрганын тезләре белән күтәреп җибәрде дә тиз
генә торып та утырды. Аннан соң, күңелле генә елмаеп:
– Нәрсә, түти? Мәрьямнән хат дисеңме? Әллә юри генә шаяртып әйтәсеңме?
– дип сорады.
– Нишләп юри генә әйтим? Менә, хат бар.
Миңлебай аның кулындагы иске генә сары кәгазь төргәгенә йотлыгып
карады, һәм аңа Фатыйма апасы юри акрын сөйли кебек аңлашылды.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
41
– Авылдан Лор-Лор Ситдыйк килгән икән, шуның Сәрвәре артыннан биреп
җибәргән... Йә, сөенечкә нәрсә бирәсең?
Фатыйма бу сүзләрне сөйләп бетергән вакытта Миңлебай ике балагына да
буйлатып зәңгәр тасма тоткан яшькелт чалбарын, артык тупас булмаган казак
итеген киеп тә өлгергән иде инде. Ул, мич алдындагы калай комганны алды
да, сөенечкә яулык алып бирәчәге турында апасына вәгъдәләр бирә-бирә, эчке
күлмәктән генә ишегалдына чыгып китте. Фатыйма:
– Ай, энем, өйдә ләгәндә генә юын! Тышта бүген салкын, кар яуган, – дип
кычкырып калды.
Миңлебай, өйгә кергәч, өске күлмәген киде һәм биленә каеш буып куйды.
Фатыйма аның кайчан да бер яулык алып бирүенә каршы түгел иде. Ләкин,
әнә шул булачак яулыкка өстәмә рәвештә, аның хәзер үк биеп алуын сорады.
Миңлебай моңа да каршы килмәде. Фуражкасын сул яккарак кырын салып киде
дә, уң як чигәсенә тузгып төшкән куе коңгырт чәчен тиз-тиз генә сыйпаштырып,
авыз эченнән үз-үзенә такмак әйтеп, кулларын селеккәли-селеккәли биергә
кереште. Биеп туктавы белән үк апасы аңа хатны китереп тоттырды.
Хат шактый калын иде. Ул чит-читләреннән һәм урта бер җиреннән ак
җеп белән теккәләп куелган. Кара яки сары җеп белән түгел, ә бәлки ак җеп
белән тегелүе, бу инде, хатның бик зур шатлыклы хәбәрләр китерүен аңлата.
Хатның бер ягына: «Ошбу хат тапшырылса иде Миңлебай Гомәревнең үз
кулына», – дип язылган.
Дөньяда иң яраткан һәм өзелеп сөйгән кешесеннән килгән кадерле хатны
мондый ашыгыч арада гына укуның бер дә тәме, күңелендәгечә ләззәте булмас
кебек тоелды. Шунлыктан, хатны күкрәк кесәсенә салды да, атын карап керү
өчен, Миңлебай яңадан ишегалдына чыгып китте.
Беренче кар яуган төннең иртәсе бик матур, һавасы саф, җиле йомшак
һәм җылы иде. Табигатьнең бу матурлыгы Миңлебайның шатлыгын тагын да
үстереп, йөрәгендәге ашкынулы дәрт хисләрен берничә мәртәбәләргә арттырып
җибәргәндәй булды. Ул ниндидер бер җиңелчә көйгә сызгырынып лапаска кергән
вакытта җирән кашка тиз генә башын күтәрде; аякларын тыпырчындырып,
колакларын уйнаткалап куйды; иреннәрен калтыратып, йомшак кына аваз белән
тавыш бирде: бу аның су эчәргә теләвен аңлатып куюы иде. Миңлебай аның
маңгаеннан, аркасыннан, ботларыннан сыйпаштырды. Муеныннан ипләп кенә
кочаклап алды да, үзалдына уйнаклап һәм селкенгәләп торган колакларын, әйе,
аларның әле берсен, әле икенчесен үпте. Акрын гына пышылдап: «Рәхмәт сиңа,
малкай!» – дип куйды. Җирән кашканы кичәге иң катлаулы һәм авыр сикереш
вакытында беренчелекне алганы өчен кадерләү иде бу.
Миңлебай атын ишегалдына алып чыкты. Бер кулын чалбар кесәсенә
тыккан, ә икенчесе белән озын каеш тезгеннең очыннан тоткан килеш, җирән
кашка өчен күптәннән таныш бер көйгә сызгыргалап торды. Җирән кашка
озак ялындырмады, күпереп торган йомшак кар өстенә ипләп кенә ятты
да, рәхәтләнеп, аякларын селкә-селкә ыңгырашып ауный башлады... Аунап
туйганнан соң торды. Аякларын җәя төшеп, бөтен гәүдәсе белән селкенеп
куйды – өстендәге кар һәм балчык кисәкләре кагылып ташланды. Миңлебай,
аны сугарыр өчен, күлгә алып төшеп китте.
Миңлебай эшләрен бетереп өйгә кергән вакытта сәкегә кызыл шакмаклы
ашъяулык җәелгән, аның өстенә самавыр һәм кечерәк агач табакны тутырып
кабартма утыртылган иде инде. Фатыйма, кабартманы Миңлебай утырасы
урынга табарак этәреп:
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
42
– Йә, энем, утыр! Җылы көенчә генә ашап алыйк әле, – диде. – Әйдә, син үзең
сындыр инде, ир-ат барында хатыннарга көлчә сындырып утыру килешми ул.
Миңлебай, кайнар кабартманы сындыра-сындыра:
– Түти, сиңа бик зур рәхмәт инде... Җылы күмәчең дә булгач, көлчәсен
пешереп тормасаң да яраган булыр иде, – диде.
– Аша, энем, туйганчы аша. Бар вакытта сыйлап калыйм әле.
Кабартмаларны тагын да егетнең алдынарак этәреп, майлыракларын астан
алып өскә куйды. Аннан соң:
– Хатыңны укыдыңмы соң әле? Авылда нинди яңалыклар бар дигән? – дип
сорады.
Миңлебай Мәрьямнең хатын шулай озак укымавы өчен апасы алдында
уңайсызланып куйды. Аның түгәрәк йөзенә алсу кызыллык йөгерде.
– Мин ул хатны иркенләбрәк укырмын дигән идем, түти.
Чәйдән соң Миңлебай хат укырга утырды. Хатның җепләрен тешләре белән
өзә-өзә, аның байтак вакыты узды. Бу арада Фатыйма самавырын алып куйды,
чынаякларын кайнар су белән чайкады; аларны кызыл шакмаклы тастымал
белән сөртә-сөртә:
– Бигрәк тә инде, бер дә кеше ачып укырлык итмәгән, – диде.
Хат бер дә иренмичә һәм күп итеп язылган. Аның чит-читләре чәчәксыман
кәкре-бөкре кызыл һәм ал сызыклар белән бизәлгән. Фатыйма, моны күреп:
– Һай, җан кисәгем, иннек буяуларына кадәр калдырмыйча буяп бетергән
икән, – дип куйды.
Миңлебай хатны игътибар белән генә укый башлады...
...Сәлам хат, хуп күрсәң, укып бак, хуп күрмәсәң, утка як, – дип, гадәттә
һәрбер хатта була торган баш куелган иде. Аннан соң: – Сезки гыйззәтле
вә хөрмәтле күрүче җанкаема, безки сезләрне бер күрергә зар вә интизар
булып, сезнең өчен көн-төн утлар йотып, бик сагынып вә бик саргаеп торган
җанкаеңнан күптин-күп вә янә чуктин-чук сәламнәремне күктәге йолдызлар,
җирдәге чәчкәләр санынча итеп, иртәнге искән салкынча җилләр белән син
җанашым торган Айгырҗал станицасына таба очырып җибәрәм, – дип сәлам
бүлеге язылган. Аннан соң: – Әй, җанашым, энҗе ташым, каләм кашым, син
җанымның дәвасы, ике күзем карасы, йөрәгемнең парәсе, син был-был кош
баласы... кебек сүзләр белән егетне мактау бүлеге дәвам иткән. Боларның
барысыннан соң бик күп итеп җырлар язылган. Хатның иң ахырында, онытып
калдыра язганы өчен бик-бик гафу үтенеп, һәр ике якның да кызу-кызу туй
хәзерлеге алып баруын, шушы көннәрдә генә атасы Җәләй белән Миңлебайның
атасы Хисамыйның Оренбург шәһәренә барып, аннан туй кирәк-яраклары
җитештереп кайтуларын әйтеп язган.
Миңлебайның бу хатны укыгач туган шатлыгын язып та, сөйләп тә бетерә
алырлык түгел иде. Ул, күзләрендәге шатлык яшьләрен туктатып кала алмаганы
хәлдә, Фатыйма апасыннан уңайсызланып, тиз генә ишегалдына чыгып китте.
12
Кояш, һаман саен яктырак балкып, акрын-акрын гына югары күтәрелә.
Ләкин яңа яуган йомшак карлар аның иркәләвен һич тә күтәрә алмый. Кояш
ягымлырак елмаеп, ул йомшаграк караган саен, аяк астындагы карлар да
юкарганнан-юкара һәм соргылт комсу җирнең куенына һаман ныграк сеңә бара.
Станица йортларының төрле капкаларын ачып, аның киң урам яки тар гына
тыкрыкларыннан атларын юырттыра-юырттыра, уеннар мәйданына казак
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
43
яшьләре җыела. Алар, үз урыннарын үзләре белеп, килә-килешкә үк сафка
тезеләләр. Аларның һәммәсенең дә сул ягында ияр өзәнгеләренә тиеп-тиеп
торган ялтыр кара кыннары, ул кыннар эчендә үткен корыч кылычлары бар.
Ул кылычларның сары җиз саплары кояш нурларында җем-җем итеп елкылдап
тора. Саф каршында, әле берсенә, әле икенчесенә бәйләнеп һәм өсте-өстенә
төрле приказлар биреп, зур гәүдәле биек кара айгырга атланган сотник йөри.
Мәйданның бер кырыеннан икенче кырыена кадәр, кара-каршы ике саф итеп
нечкә сыек таллар утыртып чыгылган. Тамаша белән кызыксынучы карт-коры
һәм бала-чагалар мәйдан тирәсендәге өй һәм таш коймалар яныннан карап тора.
Мәйдан станица атаманын көтә. Тынлыкны бозып, анда да монда чапкалап
торучы сотник айгырының тояк тавышлары гына ишетелә; үзен бөтен мәйданга
хуҗа итеп сизгән сотникның карлыккан тавышы әле бер, әле икенче урында
яңгырап кала.
Атаман кызыл калай түбәле биек агач йортлар ягыннан килеп чыкты. Ул,
мичкә кебек түгәрәкләнеп кабарган корсагын көч-хәл белән генә күтәреп, сөт
шикелле ап-ак бия өстендә утырып килә. Атаманның уң һәм сул якларында берәр
офицер, алар артында дүрт-биш казак булып, болар һәммәсе дә уйнаклап торган
таза бияләргә атланган. Һәммәсенең дә бияләре, атаманныкы кебек үк, ап-ак.
Боларны күреп, сотник аптырап калды. Ни өчен атаман бүген генә биягә
атланып чыккан? Башка вакытларда ул йә җирән айгырга, яки кара туры
кашкага атланып чыга иде бит. Бүген әллә ул сотник өстеннән шаяртып
алырга уйлаганмы? Ләкин сотник өчен башка һичбер чара да юк иде инде.
Ул, ажгырып торган көчле айгырының тезгеннәрен нык кына тартып тотты
да, бөтен саф буенча:
– Смир-рно! – дип боерды.
Сафка тезелгән атлар да, алар өстендәге казаклар да торган урыннарында
катып калды. Сотник, айгырның корсагын шпорлары белән тиз-тиз кытыклап,
үзен мәйдан уртасында көтеп торган атаманга таба чаптырып китте. Ул,
атаманга берничә метр җитмичәрәк туктап, сотняның әзер булуы турында
белдерергә тиеш иде. Ләкин ул кирәкле урында тукталып кала алмады. Аның
айгыры, алгы һәм арткы аяклары белән дулап, бөтен мәйданны тутырып
кешнәп җибәрде дә атаманның биясе өстенә ыргыла башлады. Таза гәүдәле,
калын җилкәле сотникның айгырга көче җитми иде. Моңа атаманның ачуы
кабарып китте. Ул, кулындагы җиз очлы юан каеш камчысы белән башта
айгырның нәкъ маңгаена, аннан соң сотникның аркасына сугып җибәрде.
Сафта торучылар кинәт кенә җанланып, бер-берсенә карашып алдылар.
Озын буйлы, чибәр йөзенә ниндидер өстәмә матурлык биреп торучан зур
кылыч борынлы Васильев Миңлебайга таба башын һәм фуражка козырёгын
кагып куйды. Миңлебай аның уйларын, ул моны сүз белән әйтмәсә дә, кояш
кебек балкып торган йөзеннән укып белде.
Станицага җыелган яшь казаклар арасында Миңлебай ай буенча
беренчелекне алып килде. Моңа бай балаларының ачулары чыга һәм аларның
көнчелек тамырлары өзлексез рәвештә кузгалгалап тора иде. Ләкин берсе
дә Миңлебай кулындагы алдынгылыкны ала алмады. Шулай да бай малае
Михаил ара-тирә беренчелекне алгалап куя. Сотник исә һәрвакыт Михаилны
яклый, ничек тә беренче урында итеп аны күрсәтергә тырыша. Бүген таллар
кисү номеры үтәләчәк. Бу – актыккы сбордагы соңгы уен, һәм ул атаман күз
алдында эшләнә. Шушы соңгы уенда өстен чыккан кеше барлык өч ел буенча
да беренче булып килгән исемен алачак. Васильевның Миңлебайга башы белән
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
44
ымлап куюы һәм чын күңелдән елмаеп каравы: «Но, туганкай, булды! Хәзер
инде атаман сотникның сүзләренә колак та салмаячак. Кара аны, беренчелекне
бүген дә син алырга тиеш», – дигән мәгънәне аңлата иде.
Сотник яңадан казаклар янына килде. Ул ачулы һәм көлке бер кыяфәттә.
Ләкин казаклар, ул инде үзе килгәч, аңардан ачыктан-ачык көлә алмыйлар,
бары тик эчтән генә кеткелдиләр иде. Бу аларның шаян якты йөзләреннән,
көлемсерәп ерылган авыз кырыйларыннан, бер-берсенә күз очлары белән
генә карашып куюларыннан аңлашыла. Сотник моны үз күзләре белән күрә
һәм бөтен йөрәге белән сизенеп тора. Ул, башка берәү дә түгел, монда сотник
Петров үзе, бары тик ул үзе генә хуҗа икәнлекне тагын бер мәртәбә кисәтеп
куярга теләгәндәй, бугазының төбеннән карлыгып чыккан калын тавыш белән
кычкырып җибәрде:
– Сот-ня-я!.. Марш-ма-ар-рш!.. Стой!
Тал кисү уены башланып китте. Михаилга кадәр бу эшне берсе дә яхшы
итеп үти алмады. Кайберләре бер-ике талны кисеп өлгерә алмый үтеп китә;
икенчеләре артыннан тал утыртылган агач станнар аугалап кала; өченчеләре
талны тиешле урыннан йә югарырак, йә түбәнрәк кисәләр. Менә чират
Михаилга җитте. Ул, үзенең ак бәкәлле җирән атын уйнаткалап, башкалардан
аерылып чыкты. Кылычын кыныннан тиз генә суырып алды да, аны тантаналы
кыяфәттә югары күтәрде. Ак бәкәл өчен артык бернәрсә дә кирәк түгел иде
инде: ул шунда ук чабып таллар арасына кереп китте. Михаил баштан ук
атаманга ошап куйды булса кирәк. Башкаларга ул күзенең кырыен-кырыен
гына төшергәләп ала иде. Михаилның берничә селтәнүе булды, атаман аны
җентекләбрәк күзәтә башлады. Сотник та җанланып һәм канатланып киткәндәй
булды. Әйе, әгәр дә ул ахырга кадәр шулай уңышлы итеп үтәп чыга алса,
беренчелекне Михаил алачак; сотник аны теше-тырнагы белән яклаячак,
атаман да моңа каршы килмәячәк. Ләкин аларның бу шатлыклары артык
озакка бара алмады. Михаилның кулы, ничектер, калтыранып куйды; аның
кылычы, йөзе белән түбән әйләнеп, бик аз гына үзенең юнәлешен үзгәртте дә,
ак бәкәлнең сул колагын кисеп үтте. Моңа Михаилның шулкадәр ачуы килде
ки, аның тик бер генә талны кисәсе калган иде, ул аны кисеп тә тормады.
Кылычын туп-туры итеп югары күтәрде дә, атын тагын да ныграк чаптырып
үтеп китте. Ак бәкәлнең киселеп төшкән ярты колагы тояк эзендәге пычрак
кар суына батып калды.
Атаман бу хәлләрне башыннан ахырына кадәр карап торды. Ул, ачуыннан
кемне дә булса кыйнап ташлар инде, дип көткән вакытта, бөтен гәүдәсе белән
селкенеп һәм һич тә тыела алмыйча көлә башлады.
Сафтагы казаклар да шаулашып көлешәләр иде...
Чират Миңлебайга да җитте. Ул, сотник приказы буенча башкалардан
аерылып чыгып, киселәчәк таллар тезмәсенә якынлашты. Кылычын кыныннан
суырып алып югары күтәрде. Корсагын итек үкчәләре белән кытыклап алуга,
җирән кашка йомылып алга чапты. Миңлебайның уң кулындагы авыр кылыч,
җиңел генә уйнаклап, бер уңга, бер сулга селтәнә башлады. Җирән кашка үткен
кылычның бер яктан икенче якка селтәнү ритмына шунда ук җайлашып алды.
Ул, беленер-беленмәс кенә, башын әле бер якка, әле икенче якка авыштыргалап
барды. Аның муены һәм башы алга сузылган, колаклары тигез генә сыланып
артка ятканнар; корсагы нык кына эчкә тартылып, ул үзе бөтенләй нечкәреп
калган. Миңлебай актык талны чабып өзгәнгә кадәр ул шулай барды.
Мәрьямнең хаты, Васильевның һаман дәртләндереп йөрүе һәм әле генә
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
45
Михаилның көлкегә калуы – болар һәммәсе дә Миңлебайның күңелен үстерде,
аның үз-үзенә ышанычын ныгытты.
Менә Миңлебай иң соңгы талны кисеп үтте. Аны түземсезлек белән карап
торган атаман, камчысын һавада кискен генә селтәп, нәрсәдер кычкырып
җибәрде. Сотник саклык белән генә атаманга якынлашты. Атаман аңа:
– Гомәровны минем янга! – дип боерды.
Миңлебай шунда ук атаман янына килеп тә җитте. Атаманның кулында
көмеш саплы яхшы кылыч иде. Ул, күзнең явын алырдай булып елкылдап
торган кыйммәтле кылычны Миңлебайга сузып:
– Менә бу миннән бүләк булыр, – диде. – Киләчәктә бөек патша хәзрәтләренә
турылыклы, аның дошманнарына каршы рәхимсез булуыңны телим.
Миңлебай атын атаманга якынрак китерде. Көмеш саплы кылычны бер
кулы белән генә алды да, аны күкрәгенә кысты һәм башын иде. Ләкин ул бүләк
кылычын үпмәде һәм бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Атаманга Миңлебайның
ант итеп вәгъдә бирмәве дә, авыз кырые белән генә көлемсерәп куюы да, үзен-
үзе тәкәббер тыныч кыяфәттә тотуы да ошамады.
Бу хәлләр атаманны айнытып җибәргәндәй итте. Хәтта ул үзенең исерек
баштан сотник өстеннән шаяртулар оештыруыннан үкенеп куйды. Бүләкне бит,
һәрвакыттагыча, тантаналы рәвештә саф алдында бирергә иде. Менә шунда
Миңлебай ант итеп вәгъдә бирмәсен һәм кылычны үпми калсын иде әле! Ул
вакытта күрсәтер иде атаман аңа...
Атаманның миеннән әнә шундый кайнар уйлар йөгерде. Хәтта ул, кулларын
Миңлебайга таба сузып, әле генә биргән бүләк кылычын кире тартып алудан
көчкә-көчкә генә тыелып калды. Ләкин хәзер соң һәм эш беткән иде инде.
Атаман, камчысын ачу белән һавада селтәп, күк биянең алгы ботына каты
итеп сукты да чаптырып кайтып китте. Янындагы офицер һәм казаклар да
аңа иярде.
13
Миңлебай шул көнне үк кайтырга чыкты. Төрле-төрле уйларга бирелеп
бара торгач, ул үзенең Чиркас елгасына килеп җитүен сизми дә калган. Ике
кылычның да бер якка тагылган булуы беркадәр уңайсызлый, алар, бер-
берсенә бәрелгәләп, борчып бара иде. Миңлебай бер кылычын уң якка тагарга
уйлады. Вак кырчын ташлар өстеннән чылтырап аккан саф елга суын чыкканда
һәм атын атлатып кына тауны менгән вакытта Миңлебай әнә шул эш белән
шөгыльләнде.
Тауны менгәч, ул кызурак кайтырга теләде. Аякларын селкеткәләп, ияр
өзәнгеләре белән җирән кашканы кытыкларга кереште; тезгенне дә тарткалап
куйды. Ләкин ул артык озак юырттырып бара алмады. Миңлебайның алдыннан
гына юлны аркылы кисеп чыгу теләге белән чабучы ерткыч аның игътибарын үзенә
юнәлтте. Тезгенне тиз генә тартып кую аркасында җирән кашка тукталып калды.
Бу – зур гына гәүдәле бер карт бүре иде. Ул бик-бик тырышып чаба һәм
арткы аякларын җиргә каты-каты этәреп сикерә. Ләкин аның алга баруы һич
тә үрчеми. Әйтерсең лә ул арткы аяклары белән җирне каты этәреп алга сикерә
дә, нәрсәдер аны койрыгыннан тартып арткарак, ул төшәргә теләгән ноктадан
чигенебрәк төшәргә мәҗбүр итә. Аның калын муены аз гына бөгелеп, башы уң
якка таба карап каткан, тәне юеш, авыз-ирен тирәләре ап-ак күбек. Миңлебай
бу бүренең кемнәр тарафыннандыр күптәннән үк куылып килүен һәм инде
аның тәмам арыган булуын аңлады. Ул: «Башы уң якка карап каткан, сул
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
46
ягыннан барасың икән, ул бернәрсә дә күрә алмый. Маңгаена кылыч сырты
белән генә сугып алырга була», – дип уйлады. Сул кулында атның тезгенен
уйнатып, уң беләгенә эленгән камчыны селеккәләде, хәтта атның алгы ботына
берне сугып та алды.
Җирән кашка җан-фәрманга йомылып чабып китте. Миңлебайның уң кулы
тураеп югары күтәрелде һәм аның ялангач кылычы һавада чайкалгалап бара
башлады. Менә җирән кашка бүренең артыннан куып та җитте. Алар бергә,
янәшә үк бара башлады. Шул ук минутның эчендә дип әйтерлек Миңлебайның
уң кулында югары күтәрелгән кылыч кискен генә селтәп җибәрелде, һәм бүре
әйләнеп-әйләнеп барып җиргә ауды. Ул – судан алып корыга ыргытылган
зур балык шикелле – башын, койрыгын һәм аякларын нык тыпырчындырып,
барлык гәүдәсе белән сузылып чирәмгә ятты. Миңлебай, аз гына узып киткән
җирән кашканы киредән борып бүре янына китерде дә үзе шунда ук җиргә
төште. Бүре үлеп бетмәгән иде әле. Миңлебай, кылыч сырты белән аның
маңгаена, колак төпләренә һәм муен тамырына суккалап, бүрене тиз-тиз генә
үтереп ташлады.
Шул арада бүре чабып килгән яктан биш эт күренде. Алар, үзләре куып
килгән бүрене ниндидер чит кеше сугып алганга ачулары килгәнлекне
аңлатырлык рәвештә ырылдашып, бер-бер артлы алгы аяклары белән җиргә
нык кына таянып туктадылар. Миңлебай бармак янап һәм иркәләү сүзләре
әйтеп аларны тыйды, бүрегә һөҗүм итәргә, аны өзгәләп ташларга ирек
бирмәде. Этләр исә, тешләрен кысып һәм зарлы гына шыңшып, көчкә-көчкә
генә түзеп кала алдылар. Алар арасындагы зур торыклы, бүре шикелле үк соры
йонлы, очлаеп килгән озынча авызлы бер акыллысын Миңлебай яхшы таный
иде. Бу – Мәрьямнәрнең ау эте, авыл халкы телендә бик макталып йөртелә
торган эт, аның исеме – Бурзай. Димәк ки, аучылар арасында минем бабай
буласы кеше Җәләй карт та бар, дип, Миңлебай мәгънәле генә фикер йөртеп
алды. Ул Бурзайны үзенә чакыргалап та карады. Ләкин, көннең-көн буенча
азапланып куган һәм үзе беренче булып килеп алачак бүрене сугып еккан өчен,
Бурзайның хәтере бик нык калган икән. Ул, үзенең хуҗасы Мәрьям янына еш
кына килеп йөри торган һәм шактый таныш, бөтенләй ияләшеп беткән кешесе
булуга карамастан, Миңлебайга якын да килмәде. Хәтта койрыгын да селекми,
күзләрен бүре үләксәсенә текәп, таштан коеп куйган шикелле тик тора иде.
Этләр күтәрелгән яр буеннан иярле атларга атланган кешеләр дә килеп
чыкты. Миңлебай аларны елмаеп каршылады, алар да егет белән күңелле
генә исәнләштеләр.
Аучылар арасында элек-электән үк сакланып килгән гадәт буенча, бүрегә
аны сугып алучы, бу урында Миңлебай хуҗа иде. Ләкин моның тагын икенче
ягы да бар: әгәр дә бу төркем эчендә иң олысы Миңлебай булса, бүрегә дә
ул хуҗа, ягъни ерткычны ул тагып алып кайта; әгәр инде аңардан да олылар
бар икән, ул вакытта Миңлебай үзе кемне олы һәм хөрмәт ителә торган дип
тапса, бүрене әнә шул кешегә тагуны тәкъдим итәргә тиеш. Аучылар хәзер
Миңлебайның нинди карар кабул итүен кызыксынып көтә иде.
Монда ике кеше арасыннан кайсысын сайлау мәсьәләсе кыенрак хәл булып
калды.
Бәетче Низаметдинның ап-ак сакалы бөтен күкрәген каплап алган, төсе-бите
дә шактый картка охшый. Миңлебай уенча, ул Җәләйдән ике-өч яшькә олырак
булырга тиеш. Шулар өстенә, ул әле бәетче дә иде. Аңа тиешле булган хөрмәтне
күрсәтмичә калырга Миңлебайның күңеле һич тә тартмый. Аны бөтен авыл
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
47
халкы хөрмәт итә бит. Шулай булмаска мөмкин дә түгел. Яңа Чиркас авылында
кем генә өйләнмәгән дә, Низаметдин карт кемне генә бәет әйтеп кәләш куенына
илтеп япмаган икән? Авылда иң оста бәетчеләрдән Низаметдин һәм аның
энесе Гыйльметдин санала. Алар үзләре дә бу эшне бик теләп башкара. Аларда
һичбер ялындыру гадәте юк. Билгеле, дөнья булгач, аларның да хәтерләре
калган вакытлары, ачулары килгән кешеләре була торгандыр. Андый чакларда
да алар ялындырып яки кыстатып-мыстатып тормыйлар, алдан ук кисәтеп,
кырт кына өзеп әйтеп куялар: «Бәет әйтү өчен дип безгә килеп йөрмәсен. Без
аның туена барып йөри торган кешеләр түгел».
Бу хәбәр авыл халкына алдан ук ишетелә, шуның белән булачак туйның
дәрәҗәсе шактый гына төшеп тә кала.
Шулай булгач, Низаметдин картка тиешле хөрмәтне күрсәтмичә калу бик тә
уңайсыз иде. Ләкин Җәләй карт аңа караганда да күбрәк хөрмәткә лаек булып
тора. Ул бит сөекле Мәрьямнең атасы, әнә-менә Миңлебайның бабасы булырга
торган кеше. Миңлебай, бүре үләксәсен арткы аякларыннан тотып күтәрде дә:
– Җәләй абзый, бу нәрсәне сезнең ияргә тагыйк инде, – диде. Аннан
соң, сүзләренә беркадәр уен-көлке төсен бирергә тырышып: – Низаметдин
абзыйның да, Җәләй абзыйның да яшьләрен белмим, алай-болай ялгышлык
булса, гафуррахим инде, – дип өстәде.
Миңлебайның бит урталары кызарып киткәндәй булды. Ләкин, аның
шатлыгына һәм гаҗәпкә калуына каршы, Низаметдин картның йөзендә
тамчы кадәр дә ачу һәм көнчелек билгесе сизелмәде. Хәтта ул үзе, егетне
тынычландырырга тырышып:
– Ярый, энем, ярый! Бик яхшы, мин бик риза, – диде.
Алар юл буенча төрле уен-көлке сүзләр сөйләшеп кайттылар. Низаметдин
карт, тыныч кына куе тавыш белән:
– Безне беләсең инде, энем, кышка керсәк, куян шулпасы эчмәгән көнебез
булмый безнең, – диде, ияренең арткы кашагасыннан эләктереп, атының ике
ягына аскан куяннарны селкеткәләп куйды: – Бурзайлар бик яхшы бит безнең,
барысы да Җәләй чордаш бурзаеның балалары.
14
Сабира Миңлебайдан ничек тә үч алырга, аның теләк һәм өметләрен кисәргә
уйлый, шуның өстенә, Мәрьямнең дә бәхетен күпсенә, алар арасына агулы
кара елан булып керергә тели иде. Дөрес, Сабирада Миңлебайны сөю һәм аңа
карата үзендә саф мәхәббәт тойгыларын саклау дигән нәрсәләрнең берсе дә
була алмады. Мәгәр Сабираның хис һәм уйлары яшен тизлеге белән үзгәреп,
өермә шикелле бөтерелеп һәм буталып тордылар. Вакыт-вакыт аның күңеле
Миңлебайга да төшеп куя. Бу уңган егетне Сабира үзенә буйсындырырга,
аны бары тик үзе теләгән сукмактан гына йөртергә уйлый. Атасының малы
һәм байлыгы белән үзенә кияү сатып алучылар Яңа Чиркас авылында элек-
электән була килгән. Ләкин нәрсәдер Сабираның күңелен Миңлебайдан бик
нык кире этәрә. Бала вакыттан ук Миңлебай белән талашып үсүләре, ачы
теллелек күрсәтеп, үзенең егетне «хәерче» дип, «өтек» дип, «килмешәк» дип
хурлау һәм мыскыл итүләреме? Юк. Сабира аларның һәммәсен дә онытырга
әзер. Бөтенләй үк булмаса да, Миңлебайны үз кулына төшереп алганчы, аны
үз сукмагына салып, үзе теләгәнчә генә йөртә башлаганчы онытыр иде ул
хәлләрне Сабира. Аннан соң үзе белер иде әле нәрсә эшләргә, Миңлебайны
ничек итеп үз кубызына биетергә. Ләкин монда Сабирага башка бер хәл
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
48
уңайсызлый. Ул – Миңлебайда булган чиксез горурлык. Хәтта алар арасында
берничә мәртәбә ачыктан-ачык әйтешүләр дә булгалап алды.
Беркөнне шулай, Миңлебай ерак юлга барасы атларга солы салып, ә Сабира
көтүдән кайткан сыерларны лапаска ябып йөри иде. Берсе атлар ягыннан,
икенчесе сыерлар ягыннан килеп, алар икесе дә лапас капкасы янында
тукталып калдылар. Сабира, кулларын аркылыга җәйгән хәлдә Миңлебайның
юлын кисеп:
– Мин сине чыгармыйм, – диде.
Ләкин Миңлебай һич тә Сабира белән шаярырга җыенмый иде. Ул, Сабирага
якынлашыр-якынлашмас кына тукталып:
– Шаярмагыз әле, минем вакытым юк, – диде.
Сабира, аның сүзләрен бөтенләй ишетмәгән шикелле кыланып:
– Миңлебай! Мин сиңа бер сүз әйтергә җыенып йөри идем, – диде.
Миңлебай аны аңламаганга салышты һәм йөзендәге әүвәлге җитдилеген
югалтмыйча гына: – Мин сезне тыңлыйм, әйтегез сүзегезне, – диде.
– Әйтегез дип... Егетләр үзләре башлап әйтә торган сүз инде ул... Миңлебай,
син ни өчен миңа ачулы-кычулы йөрисең әле? Ә мин сине... сине...
Миңлебай аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
– Турысын әйткәнем өчен гафу итегез... Сез нәрсә, минем мәхәббәтемне
сатулаштырырга уйлыйсызмы? Моның өчен бер Сабираның гына түгел,
Котырыклар нәселенең бөтен байлыгы да җитмәс, – диде дә, көлемсерәп,
лапастан чыга башлады.
Әмма Сабира урыныннан кузгалмады. Ул Миңлебайның мондый
хурлауларына да түзәргә әзер, горур егетнең ирке алдында бай кызының
көяз тәкәбберлеген вакытлыча гына буйсындырып калырга да риза иде.
Ләкин Миңлебай аның белән артык чуалмады, аны үз юлыннан читкә этәреп
җибәрде...
Бу хәл Сабираның ачуын чиктән тыш кабартты. Ул, үзенчә Миңлебайга үч
итеп, кемне дә булса башка берәүне сөю, шуның белән үзен-үзе юату, ничек
тә йөрәгенең ярсуын басарга тырышу фикеренә килде. Хатыны һәм баласы
өстеннән йөреп, «мәхәббәтен» Бәхтиярга «бүләк» итте. Бәхтиярны тәрәзә
аша үз янына кертеп, озын да, күңелсез дә, кайгылы да булган төннәрен аның
белән үткәрде. Дөрес, кыз башы белән хатынлы ир белән чуалу кешеләр
алдында аны хурландыра иде. Ләкин Сабираның башка һичбер чарасы юк...
Ул Бәхтиярны көчләп сөяргә, мәҗбүри яратырга, үзен-үзе ирексезләп күңелен
шуңа беркетергә тырышты.
Ләкин боларның берсе дә Миңлебайны кара елан ачуы белән тешләү, ничек
тә аның үзәк-бәгыренә үтәрлек берәр явызлык эшләү теләген юкка чыгара
алмады.
Менә шунлыктан да, Миңлебай белән Мәрьямнең туе турында сүзләр куера
башлагач ук, Сабира бу турыда агасына хәбәр итәргә ашыкты. Гарифҗан да
озак көттермәде, сеңлесенең хатын алгач та кайтырга чыкты.
Иске өйдә Сабира ялгызы гына иде. Ул, зур стена көзгесенең каршысына
басып, үзенә-үзе моңсу гына карап тора. Ни өчендер соңгы көннәрдә ул үзен
олысыман итеп сизә башлады. Ашау-эчүнең дә һичбер тәмен тапмый. Көннән-
көн аяк һәм кул буыннарының хәле китә кебек. Көзге аша ул үзенең эчкә баткан
кайгылы күзләренә, яңак сөякләре калкып торган зур битенә, тузгыган киң
кара кашларына карап торды.
Шулвакыт аның янына Гарифҗан килеп керде. Аның кашлары җыерылган,
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
49
чырае сытык, кыяфәте ачулы иде. Ул туп-туры сәке кырыена барып утырды.
Ләкин бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Исерек башын түбән иеп, бер кулы белән
сәкегә, икенчесе белән тезенә таянганы хәлдә, башлап Сабираның нәрсә булса
да әйтүен көтте.
Сабира ул кергәч үк көзге каршыннан читкә тайпылды. Аркасы белән
ягылмаган салкын мичкә сөялеп, бераз гына агасына карап торды да:
– Абзый, турысын гына әйт әле, син нигә миңа ачуланып йөрисең? – диде.
Гарифҗан, һаман шулай сәкегә таянып утырганы хәлдә:
– Ачулану гына түгел, мин сине эт урынына кисәр идем әле. Теге хахул
Петлюк качкан төнне шушында ниләр булганын да сөйләп бирә алмыйсың бит.
Ә үзең мине чакыртып хат язасың. Хәзер минем күпме укуым калды, – диде.
Сабира ялынулы юаш тавыш белән дәвам итте:
– Абзый, минем шикләнгән нәрсәләрем бар да барын, тик мин аларны
әйтергә генә куркам. Кыз башым белән урядник янына чакыртып йөрсәләр...
Аннан соң, ни... Бәхтияр...
Гарифҗан аңа уендагын тулы ачарга ирек бирмәде. Ул:
– Юкларны сөйләп торма әле син, сеңлем! Син миңа ишеткән-күргәннәреңне
әйт тә бир, калганын мин үзем башкарырмын, – диде.
– Мин, абзый, дүрт нәрсәдән шикләнәм, – диде Сабира. – Берсе шул. Мин
Бәхтияр белән тәрәзә аша сөйләшкәндә, аның янында кемдер бар кебек сизелде.
Мин аңардан, яныңда кеше бармы әллә, дип сорадым да, ул миңа, берәү дә
юк, бер эт үтеп китте бугай, диде. Мөгаен, шунда Миңлебай булгандыр, дим
мин. Теге кәлпәк турында үзең дә беләсең инде. Бәхтияр бервакытта да урамга
кәлпәк киеп чыкмый бит ул. Миңлебайга өйалдына кереп тыңларга җайлы
булсын дип, мөгаен, алар баш киемнәрен алмашканнар.
Гарифҗан кинәт әсәренеп китте. Ул, башын җитез генә хәрәкәт белән
югары күтәреп:
– Син нәрсә дисең? Син ул сүзләрне кайдан алып сөйлисең? Ничек инде
ул – өйалдына кереп тыңлау? – дип, өсте-өстенә сораулар бирде.
Сабира инде үз-үзенә ныклы ышаныч белән дәвам итте:
– Әйе, мөгаен, кем дә булса өйалдына кереп тыңлап торган. Мин
ишегалдында вакытны кемдер шушы бүлмәнең утын сүндерде. Өйгә кереп,
курка-курка гына ут яндырып карасам, котым очып, йөрәгем ярыла язды. Менә
шушы сәкедәге киез өстенә кемнеңдер аяк эзләре төшеп калган иде. Тузанлы
ката эзе. Мин бу эзләр турында әтигә дә, әнигә дә әйтергә курыктым. Барыбер
үземне генә тиргәрләр иде.
Мондый яңалыктан Гарифҗанның йөрәге җилкенеп куйды. Аның өчен
барысы да аңлаешлы иде инде. Ул, ярсуыннан түзә алмыйча сикереп торды
да ишекле-түрле йөрергә кереште. Ул түбәндәгечә сөйләнеп фикер йөртә иде:
– Тәрәзә артындагы шәүлә. Кәлпәк белән кәләпүш алыштырып киелгән.
Киез өстендә тузанлы аяк киеме эзләре. Болай булгач, шик тә юк, Миңлебай
әтиләрнең сөйләшкәнен тыңлап торган, аннан соң хахулга барып әйткән, тегесе
шул төнне үк качып киткән.
Гарифҗан ишек катында тукталып калды.
– Тәрәзәнең биге нинди хәлдә иде соң? – дип сорады.
– Гомер-гомергә бикле торган эчке келә ул төнне ачык иде.
Гарифҗан яңадан ишекле-түрле йөри башлады. Ул, Сабирага күтәрелеп
карамыйча гына:
– Сиңа боларны күптән әйтергә кирәк иде. Ничава, хәзер дә артык соң
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
50
түгел әле! Миңлебайны кәләш куенына керәм дип йөргәндә генә, төрмәгә
илтеп тыгарга бик мөмкин әле. Бәхтияры да ачуымны күп китерде, аның белән
бергә китәр, – диде.
Ишек янындагы агач чөйдән камчысын алып, аны беләгенә киде; биленә
кылычын тага башлады. Сабира аңардан:
– Абзый, син кая җыендың? – дип сорады.
– Айгырҗалга, станица атаманы янына барам.
– Абзый, кара әле...
– Йә, карап торам, нәрсә әйтәсең бар тагын?
Сабира акрын гына почмак якка таба атлады. Яулык кырые белән яшьле
күзләрен каплый төшеп:
– Абзый, зинһар өчен дип әйтәм, Бәхтиярны гаепле итеп йөри күрмә инде,
– диде.
– Ни өчен ул тагын? Бәхтияр кебек затсыз белән башыңны бәйләмәсәң,
үзеңә тиң табылмас дип куркасыңмы әллә?
Сабира почмак сәкедәге түшәк һәм мендәрләр өстенә йөзе белән капланды
да елый башлады. Гарифҗан, сеңлесенең янына ук барып:
– Нәрсә булды тагын сиңа? Нигә елыйсың? – дип сорады.
– Абзый җаным, миңа хәзер үземне-үзем суга ташлыйсы гына инде. Хәзер
минем кеше күзенә күренерлегем дә калмады. Абзый, минем синнән башка
эч серемне сөйләр кешем юк...
– Йә, нәрсә, нәрсә булды тагын? Әйт сүзеңне.
– Абзый! Минем... Минем йөгем бар...
– Кемнән? Шул Бәхтиярданмы әллә?
– Әйе, аңардан...
Гарифҗан сул кулы белән кылыч сабын, уңы белән камчысын кысып
тотты. Аның Сабираны шушы урында йә кыйнап ташлыйсы, йә кылыч белән
чапкалап бетерәсе килде. Ул тешләрен шыкырдатып кысты да тиз генә ишеккә
таба борылып өлгерде.
Юл буенча ул үз-үзенә түбәндәге уйларны тукып барды:
– Менә хәзер мин станица атаманын ничек ышандырырга белермен. Хәзер
ул минем юкка гына уку калдырып йөрмәгәнемне аңлар. Шулай, Миңлебай
чалкасыннан әйләнеп төште дигән сүз инде хәзер.
15
Ярату һәм сөю тойгылары, кайнар ташкын, көчле дәрт булып, Мәрьямнең
бөтен тәнен, миенең иң нечкә җепселләреннән алып аяк һәм кул бармакларының
очларына кадәр өретеп алган иде. Аның йөрәге ярсып һәм ашкынып, кеше
кулыннан ычкынырга омтылган тургай шикелле талпынып-талпынып тибә.
Аның күңелендә оеп яткан талгын рәхәтлек, чын сөю һәм саф мәхәббәт
җылысы аша туган бу хозурлык, ярсу йөрәгенә азмы-күпме тынычлык та, шул
ук вакытта беркадәр борчылу да биреп тора.
Әйе, Мәрьям гадәттән тыш зур шатлыклар алдында тора. Ләкин, бер генә
тәүлек вакыт калуга да карамастан, ул шатлыкның килеп җитүе өметле дә,
шул ук вакыт һичбер өметсез дә кебек иде. Котырык Гарифҗанының нәрсәдер
иснәнеп йөрүен Мәрьям ишеткәләп тора. Шул исенә төшкән саен, аның йөрәге
үзалдына жулап куя. Әйтерсең, аның күкрәк куышы эченә ниндидер куркыныч
җанвар кереп оялаган да йөрәген бер кырыйдан гына тырнап һәм кимергәләп
тора иде. Шулай булмаска соң! Миңлебайга ул нәкъ унике яшеннән, теге зур
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
51
Сабан туе булып үткән көннән үк күңелен салып куйды бит. Аның бу мәхәббәте
еллар узган саен көчәя һәм ныгый барды. Ул үзенең алдагы барлык өмет һәм
юанычларын Миңлебай белән бергә бәйләнгән итеп күрә. Ул һәрвакыт: «Минем
башка һичбер теләгем юк. Ни генә күрсәм дә, аның белән бергә күрәм. Утына
да аның белән, суына да аның белән бергә төшәм», – дип уйлый.
Хәзер Мәрьямгә егерме ике яшь тула. Яңа Чиркас авылында егетләрне болай
озак көтү гадәте юк иде әле. Уналты-унҗиде яшькә җиттеме, тормышы тигезрәк
булган хәлле кешеләр үзләренең улларын өйләндерә, кызларын кияүгә бирә
башлый. Унтугыз яшь тирәләре ул инде иң актыккы баскыч булып танылган.
Мәрьям, ун ел буена Миңлебайны көтеп, бик күп егетләрнең тәкъдимнәрен
кире кага килде. Үз авылыннан яки чит станицалардан килгән күп яучыларның
кайберләреннән ул ансат кына котыла иде. Ләкин арада шундый яхшы кешеләр
килеп чыга ки, ата белән ана аларның яучыларына берничек тә каршы сүз әйтә
алмый. Яучыны тегеләй-болай юаткалап чыгарып җибәрәләр дә, ул киткәч
тә Мәрьямне үгетләргә керешәләр. Мәрьям исә үзенең Миңлебайны көтүен,
сабый чагыннан ук колагы аңа тешләтелгән булуын ачыктан-ачык әйтеп,
ата-анасына ялынып һәм ялварып еларга тотына. Ул, әгәр дә Миңлебайдан
башка кешегә бирсәләр, барыбер дөньяда тормаячагын, үзенең гомерен үзе
һәлак итәчәген яшермичә белдереп куя. Мәрьямнең бу сүзләренә ышанмаска
мөмкин дә түгел иде. Яңа Чиркас авылында андый күңелсез хәлләр булгалап
тора: яратмаган иреннән котылу өчен, бер яшь хатын үзен-үзе коега ыргытты,
ә икенчесе асылынып үлде. Әнә шуңа күрә дә, Мәрьямнең кайнар күз яшьләре
аша әйткән сүзләреннән соң ата белән ананы сагышлы кайгы һәм курку баса.
Бердәнбер балаларының тормышын фаҗигале вакыйгалар белән чикләргә ата
да, шулай ук ана да риза түгел, әлбәттә...
Булачак туйны алар шулай көтеп алдылар.
Бүген Җәләй карт мал-туарларын көндәгедән иртәрәк карап эшен бетерде.
Ишегалдын һәм капка төпләрен тагын бер кабат җыештырып, карларын көрәп,
себереп куйды. Ләкин күзгә күренмәгән башка вак-төяк эшләр дә килеп чыкты:
чормадан ит чаба торган тагаракны төшерәсе, казларга ашарга чыгарып бирәсе,
мунча ишегенең тупсасы купкан икән – аны кагасы, урам бакчаның читәнен
төзәткәләп куясы булды. Җәләй, әнә шуларның һәммәсен эшләп бетергәч кенә,
тәмам арып йокларга ятты. Дөресрәге, аш өе сәкесенең бер кырыена гына
башын терәп, берәр сәгать черем итеп алмак булды.
Ләкин аның күзләренә йокы кермәде, ул берсеннән-берсе тынгысыз уйларга
бирелеп ятты.
Аның хатыны Мөршидә, үзенең бертуган апасы Фәрхиҗамал карчык белән
бергәләп, туй кирәк-яраклары әзерли. Алар көндездән үк инде табак-табак
бавырсак һәм кош теле пешерделәр, дүртпочмаклы озынча җиз подноска баллы
бавырсак катырып куйдылар. Ә хәзер, Мәрьям янына кич утырырга киләчәк
кызлардан пилмән ясатып алу өчен, ашыга-ашыга ит төяргә керештеләр. Җәләй
аларның пычак белән кыштыр-кыштыр ит турауларын, туралган итне тагаракка
салып төюләрен, аны йоклый дип белеп, пышаң-пышаң гына сөйләшүләрен
ишетеп ятты. Апалы-сеңелле карчыклар, булачак туйга кагылышлы теге яки
бу мәсьәлә турында кайгыртып серләшәләр. Хәтта Җәләй карт уйлап яткан
нәрсәләр турында ук фикер алыша башлыйлар.
Фәрхиҗамал карчык:
– Мулла никах укырга риза булды микән инде, кияүдән сорашмадыңмы?
– дип кызыксынды.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
52
Мөршидә:
– Никах укыган өчен бәрәнле сарык бирергә булгач, ризалашкан. Тегеләр
аны котыртып кына торалар бит, таң атканчы тагын кырык төрле уйга төшеп
бетмәсә ярый инде.
Җәләй карт та нәкъ шул турыда уйлый иде: «Габделхалыйк мәзин белән
алданрак сөйләшеп куймый ялгыш иттем. Хәзер ул кайдадыр башкорт ягына
китеп барган. Ә Хәләф мулла бер дә ышанычлы кебек итеп әйтмәде бит.
Котырык – аның кияве. Шулай булгач, ул кемнең җырын җырларга тиеш?
Иртәгә ул никах укымаса йә бара алмыйм-фәлән дип авыру-мазарга салышып
калса – бөтен әзерләнгәннәрең юкка чыкты дигән сүз инде».
Мәрьям ялгызы гына ак өй ягында. Ул, өйне берничә мәртәбә җентекләп
җыештырып чыкты. Киштәдәге кием-салымнарны, почмак яктагы зур яшел
сандык өстенә өелгән ястык һәм мендәрләрне, тәрәзә төпләрендәге матур-
матур чәчәкле гөлләрне, ишектән кергәч тә сул якка урнашкан һәм алды
белән урам як тәрәзәгә карап торган шкафтагы савыт-сабаны – барысын һәм
барысын да кабат-кабат кузгалткалап, үзенең күңеленә ошаганча килешле
итеп урнаштырды. Кич утыра килгән кызларга ашату өчен әзерләп куелган
карбыз һәм кавыннарны өстәл өстеннән алып өстәл астына куйды; чәчәкле
зур ашъяулыкны өстәл кырыеннан салындырып төшереп, өстәл астындагы
әйберләрне тәрәзәгә килгән егетләр күрмәслек хәлгә китерде. Аннан соң, ишек
белән мич арасындагы зур җиз ләгән эченә җиз комганны утыртып, хуш исләре
аңкып торган йомшак сабын белән кулларын һәм битен юды.
Мәрьямнең эшләре моның белән генә төгәлләнмәгән иде әле. Ул, кершән
һәм иннекләрен шкафтан алып өстәлгә куйды да, зур стена көзгесенә киң өстәл
аркылы карап, үз шәүләсенә үзе сокланып кына елмаеп торды. Аның чем-кара
чәчләренең калын һәм озын толымнары калку күкрәге аша алга төшкән. Мәрьям
аларны ипләп кенә сыйпап куйды. Аннан соң, ашыкмыйча гына чулпылы
чәчүргеч белән үреп, чәч толымнарын яңадан артка ташлады; өй эчендәге
тирән тынлыкны бозып, чулпы тәңкәләренең бер-берсенә бәрелеп чыңлаулары
ишетелде. Мәрьям әле һаман да көзгедән күзен алмыйча карап тора. Ул үз
матурлыгыннан үзе канәгать. Аның күзләре сөрмәле соргылт, күз алмалары
төсле үк керфекләре озын һәм тип-тигез, нечкә генә кыйгач кашлары шомырт
кара. Аңа каш карасы тартып торуның да, кашларын нечкәртү өчен вакыт
үткәрүнең дә кирәге юк. Болай карап торуга аның битләренә кершән дә, юка
гына алсу иреннәренә һичбер төрле иннек-фәлән дә кирәкми кебек иде. Шулай
да ул бизәнүдән бөтенләй үк баш тартмады... Шуннан соң ул күлмәк якасын һәм
муенындагы эре-эре сары гәрәбәләрен рәтләде, аягындагы чәмчәле читекнең
җыерыла башлаган кунычын тартып куйды, беләзек һәм йөзекләрен киеп алды.
Аның зәңгәр ахак кашлы көмеш йөзек киелмәгән бер генә бармагы да юк иде.
Шулар белән Мәрьямнең бизәнү-төзәнүләре бетте. Ул бәйли торган шәлен алып
сәке түренә менде дә урам як бакчага караган ике тәрәзә уртасына барып утырды.
16
Кызлар шаулашып килеп керделәр. Алар, нәрсәдәндер кызык тапкан булып,
үзләреннән-үзләре чырык-чырык көлешәләр, бер-берсенә уен-көлке сүзләр
әйтәләр, ишектән кергәндә, берсен-берсе төрткәләп җибәргән булалар. Монда,
Хәнифәдән башка, барысы дүрт кыз иде. Алар һәммәсе дә бәйрәмчә матур
киенгәннәр, берсеннән-берсе уздырырга тырышып бизәнгәннәр.
Алар дөберләшеп килеп керүгә, башындагы уй һәм фикерләре таралып,
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
53
Мәрьямнең дә күңеле күтәрелеп китте. Ул бәйләп утырган шәлен тиз генә
сәкегә куйды да урыныннан сикереп торды. Күлмәгенең озын итәген куллары
белән күтәрә төшеп ишеккә таба бара-бара:
– Килерләр инде, нишләп болай соңладылар икән, дип кенә утыра идем
әле, – диде. Кайсыларының шәлләрен алып почмак яктагы киштәгә элде,
кайберләренә бишмәтләрен салышырга, киез итекләрен алып мич алдына
куярга булышты. Шул эшләрне кызу-кызу башкарган арада:
– Әвекәйләр, ничек соң әле сез болай барыгыз да бергә киләсе иттегез? –
дип сорады.
Кызлар арасында шаярып сөйләнүләр һәм бер дә кирәге булмаган урыннарда
да көлгән булып кыланулар дәвам итте. Арадан берсе:
– Менә Хәнифә ахирәтең бит, Бәхтиярын иярткән дә безнең барыбызны да
җыеп чыкты. Әйдәгез, дигәч, әйдәгез, ди, бизәнеп маташмагыз, анда сез кунак
булып утыру өчен бармыйсыз, дигән була.
Икенчесе аңа өстәп:
– Шулай ди, әү! Әллә инде тагын бездән таш кистерергә җыена.
Арада күп сүзле һәм усалрак теллесе шадра Мәрзия иде. Ул:
– Бәхтияры тагын, сөмсез сыер шикелле! Капка төбенә килеп җиткәч тә
безнең арттан калмыйча аптыратты. Әй алла, кызлар күрдеме, сагыз инде менә,
ябышырга гына тора, – дип, Хәнифәгә төрттереп әйтеп куйды.
Хәнифә Мәрзиянең үзенә нәрсәдер кадабрак әйтмәкче иде, акыллы кыз
Гөлсем тизрәк сүзне башка юнәлешкә борып җибәрергә ашыкты:
– Бу Бәхтияр абзый бигрәк кызык кеше инде. Сезне, ди, мин үз өстемә
әманәт итеп алдым. Шулай булгач, барыгызны да санап, Җәләй абзыйга үз
кулым белән тапшырып чыгам, ди.
Мәрзия дә, үзенең урынсызрак ычкындыруын аңлап, Гөлсемнең сүзләрен
куәтләде:
– Сезнең өчен, дигән була, әти-әниләрегез алдында мин җавап бирәчәк.
Сез, дигән була, Мәрьямгә ияреп, бер төн эчендә барыгыз да кияүгә китеп
бармагыз тагын анда, дигән була.
Арадан берсе:
– Хәнифә тутагызны да аздырып куймагыз тагын, ди әле ул, – дип өстәде.
Алар һәммәсе дә көлешеп алдылар. Шуннан шау-гөр килеп сәке түренә
тезелеп утырдылар да шәл бәйләргә керештеләр. Ишектән Мәрьямнең анасы
Мөршидә килеп керде. Ул, кайсысының аркасыннан сөеп, кайсысына килгән
өчен рәхмәт әйтеп, кызлар белән берәм-берәм күрешеп чыкты да Хәнифәне
аш өенә чакырып алып чыгып китте.
Берничә минуттан Хәнифә яңадан кызлар янына әйләнеп керде. Ул
бер кулына зур гына коштабак тулы төелгән ит, икенче кулына иләк белән
дүрткелләп киселгән камыр кисәкләре тоткан иде. Ул, куана-куана көлеп:
– Ягез әле, кызлар, кул эшләрегезне куеп торыгыз. Кул-кулдан гына тизләтеп
пилмән бөгеп алыйк, – диде. Шунда ук киредән борылып чыгып китте дә куна
тактасы һәм, ясалган пилмәннәрне тезеп бару өчен, зур-зур ике ашъяулык
алып керде.
Кызлар, сәкегә куелган куна тактасы әйләнәсенә утырышып, эшкә
керештеләр. Мәрьям, өйнең почмак һәм түр якларын бүлеп торган чаршауны
төшерде дә:
– Егетләр күрмәсен әле үзегезне. Өмәләр котлы булсын, дигән булып,
үчекләргә керешерләр тагын, – дип куйды.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
54
– Әй-й, үчекләмәсәләр тагын! – диде Мәрзия. – Аларның инде, төне буенча
тәрәзә янында катып-туңып тора торгач, телләрен җылытасы килә торгандыр.
– Әле дә рәхмәт инде ул мескеннәргә, – диде Гөлсем дә. – Төннәр буенча безне
сагалап чыгалар бит. Урам әйләнеп кенә киләләр дә, тагын шул тәрәзә төбенә өеләләр.
Берничә минут өй эчендә тирән тынлык хөкем сөрде. Аннан соң, исенә
төшерүдән үзе дә куанып, Мәрзия кинәт кенә кычкырып җибәрде:
– Анысы да монысы, кызлар! Без әле бик кирәкле нәрсәне онытып
җибәргәнбез. Тозлы, җепле, камырлы, күмерле, балдаклы пилмәннәрне безгә
кем ясап бирер? Туй көнендә кияүне сынамыйча булмый инде анысы.
Гөлсем бу урында да Мәрзия әйткәннәрне куәтләде:
– Чынлап та! Әгәр дә кияү әче телле булса – аңа тозлы пилмән, юкка-барга
бәйләнеп эч пошыра торган булса – җепле, җебеки булса – камырлы, кара эчле
булса – күмерле...
Мәрзия Гөлсемгә әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Ул, елмаюлы кысык
күзләре белән Мәрьямгә карап:
– Әгәр дә мәгәр кияү бик яхшы, бик күңелле һәм бәхетле кеше булса – аңа
балдаклы пилмән чыгар. Балдак урынына үземнең ахак кашлы чын йөзегемне
салам, – диде.
Хәнифә аларны каты гына тиргәп әйтте:
– Кызлар, кыбырсымый гына эшегездә булыгыз! Безнең кияүне бер дә
сыныйсы-нитәсе юк, аны без биш былтырдан бирле сынап киләбез инде,
чүп-чарларыгыз белән ашны пычратмыйча гына утырыгыз! Аулак өйләрдә
егетләрне сынау өчен генә килешә ул андый чурт-чураманнар.
– Йөзек кенә салырга да ярамыймы, Хәнифә түти? – дип сорады Мәрзия.
Хәнифә, бу юлы инде тавышын шактый йомшарта төшеп:
– Артык йөзекләрегез булса, ник тә йөзне салмагансыз! Бер сүзем дә юк.
Тик карагыз аны, йөзекләрегез кире кайтарып бирми торган кешегә чыкса,
соңынтын үпкәләшеп йөрисе булмагыз, – диде.
Мәрзия:
– Салабы-ыз, салабыз! Йөзек тә салмагач, аның ни кызыгы була соң? – диде
дә, сул кулының кечкенә бармагына киелгән яшел кашлы матур йөзекне салып,
куна тактасы өстенә куйды. Гөлсем дә, аның артыннан Сәрвәр белән Мәрвәр
дә берәр йөзекләрен салдылар.
Мәрьямне көчле шатлык дулкыннары яулап алды. Аның соргылт күзләре
бәхетле елмая. Бу сөйкемле күзләрдән, булачак кияүне шулай хөрмәт иткәннәре
өчен, иптәш кызларына рәхмәт очкыннары бөркелә. Мәрьям: «Кызлар,
йөзекле пилмәннәрегезне билгеләбрәк куегыз, аларны кияү табагына салып
кертерләр», – дип, хәтта тегеләрнең исләренә дә төшереп куя язды. Тик, нигәдер
уңайсызланып, ул үзенең бу фикерен әйтүдән тыелып калды. Шул арада кызлар
моңлы гына итеп җырларга кереште:
Казлар оча, казлар оча, казлар оча тезелеп,
Алма булсам төшәр идем алларыңа өзелеп.
Бу җырга кушылучыларның берсе дә үзе турында, үзенең сөйгәне турында
уйламый. Бу җырны алар Мәрьям өчен, аның тирән күңеленнән алып
җырлыйлар. Моны Мәрьям үзе дә аңлый, һәм ул эченнән генә җырга кушыла.
Кызлар тагын бер җыр башламакчылар иде, Мәрьям, уң кулы белән һавада
хәрәкәт ясап:
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
55
– Чүегез әле, кызлар! Урамда гармун тавышы ишетелә түгелме соң? – диде.
Хәнифәдән башкалары барысы да, эшләрен ташлап, урам як тәрәзәләргә
йөгерде. Хәнифә почмак якта килеш пилмән бөгүен дәвам итте. Ул, тынын аз
гына кыса төшеп, сагыз чәйнәвеннән бөтенләй үк тукталып, урам якка таба колак
салып утырды. Мәрьям исә, уң терсәге белән тәрәзә яңагына таянып, башка кызлар
шикелле үк башын пәрдә кырыеннан аз гына тыга төшеп тыңлады. Урамда,
өздереп-өздереп уйнаган дәртле гармун көенә кушылып, егетләр җырлый. Арадан
берсе шул ук көйгә бик нык сызгыра. Кайсыларыдыр кулларын шапылдата...
Кинәт җыр тынып калды. Тик гармун гына өзгәләнеп-өзгәләнеп көйләвен
дәвам итте. Кызлар сулышларын да алмыйча тыңлап тордылар. Ләкин
аларга гармун тавышыннан башка бернәрсә дә ишетелмәде. Шулай булса да
кызлар бу тукталуның төп серен яхшы аңлый. Гадәт буенча, Мәрьям тәрәзәсе
турына якынлаша башлагач та, җырны Миңлебай башларга, ә башкалар аңа
кушылырга гына тиеш. Һәм ул җырлар фәкать сөелүче кызга, бу урында, бары
тик Мәрьямгә генә каратып җырланырга, аның йөрәгендәге дәрт, мәхәббәт
тойгыларын тагын да ныграк кузгалта торган булып яңгырарга тиеш иде.
Озакламый, гармунның аеруча дәрт белән сайрарга керешкән тавышына
кушылып, Миңлебайның ягымлы авазы, дулкынланып, бөтен авыл өстенә
җәелеп китте:
– Ач тәрәзәләреңне,
Күтәр пәрдәләреңне,
– аңа кушылып, җырның икенче бүлеген барлык егетләр дә күтәреп алды:
– Күтәрсәң пәрдәләреңне,
Күрәм гәүдәләреңне.
Тагын Миңлебай башлап, баягысы шикелле үк ахырын барлык егетләр
күтәреп алды:
Атымның дагасы алтын, сынмаса, алдырмамын.
Үлмәсәм, гүргә кермәсәм, ятларга калдырмамын.
Мәрьям, сул кулы белән Гөлсемнең муенын кочаклап, җырларның һәрбер
авазын су урынына эчеп һәм йотып торгандай итеп тыңлады. Бүген Миңлебай
үзенең кечкенәдән үк сөеп җырлаган җырларын кабатлый. Соңгы ун ел эчендә
ул бу җырларны һәр көн саен диярлек җырлап килде, ә Мәрьям аларны ишеткән
саен яратып һәм куанып тыңлады. Менә хәзер дә, күңеленнән Миңлебай
шикелле үк ант итеп, Мәрьям эченнән генә кабатлап торды:
– Үлмәсәм, гүргә кермәсәм, ятларга калдырмамын.
Егетләр Мәрьямнәр өе турына килеп җиттеләр. Гармунчы һич тә ялыкмыйча
өзлексез уйный иде. Егетләр аны уратып, бер-берсенең иңбашларына
таянышып туктадылар. Миңлебай уртага, гармунчы янына ук кереп басты да,
тагын җыр башлап җибәрде:
Бакчаңа сулар кермәсен, чәчкән гөлең чермәсен.
Нык тот, бәгърем, күңелеңне, дошман сүзе кермәсен.
Җырның ахыргы өлеше ике мәртәбә кабатланырга тиеш иде. Ләкин, ни өчендер,
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
56
ул артык кабатланмады. «Нык тот, бәгърем» дигән сүзләрне икенче мәртәбә әйтү
белән, Миңлебайның да, башка егетләрнең дә тавышлары өзелеп калды. Өй эчен
дә, шулай ук урамны да шомлы тынлык биләп алды. Ләкин ул тынлык бер минут
чамасына гына сузылды. Озакламый урамда ниндидер буталыш башланды, әллә
ниткән шау-шу күтәрелде, кемнәрнеңдер сүгенүләре ишетелде.
Шуннан соңгыларын Мәрьям тыңламады. Ул, куркынып, башын тәрәзәдән
алды да пәрдә кырыен тиз генә ябып куйды; нәрсәдер үтенгән, нидер сораган
кебек итеп әле Хәнифә ахирәтенә, әле Мәрзиягә, әле Гөлсемгә карап торды.
Аның йөзе кинәт кенә күгәреп киткәндәй булды, иреннәре һәм куллары, бизгәк
тоткан кешенеке кебек булып, дерелди, калтырана иде. Ләкин аңа җавап бирү
турында уйлап та караган кеше булмады. Чөнки өйдәгеләрнең барысы да, нәкъ
Мәрьям шикелле үк, үзләре чиксез бер аптырашта калган иде.
Байтак вакыт шулай узды.
Кинәт, көчле тартылудан эчке биге йолкынып чыгып, өй ишеге төбенә
кадәр ачылып китте. Аннан Бәхтияр килеп керде, һәм ул ишекне тиз генә ябып
куйды. Өйдәгеләр барысы да кинәт айныган кебек булдылар. Ләкин Бәхтияр
аларга һичбер шатлык китермәде. Аның йөзе куркудан агарынган, тавышы
каушаудан карлыккан иде. Ул:
– Миңлебайны алып киттеләр! – дигән сүзләрне көчкә-көчкә генә әйтеп
бирә алды. Аңа шунда ук төрле яктан сораулар яудыра башладылар:
– Нәрсә дисең?.. Миңлебайны?.. Нәрсә өчен?.. Кемнәр?.. Кайда алып киттеләр?..
Бәхтияр:
– Туктагыз әле, кызлар, тынымны алырга ирек бирегез! Туктагыз әле, уф-ф! –
диде. – Менә шулай... Станицадан пәлитсәйләр килгән. Шулар, теге урядник тәре
белән бергәләп, Миңлебайны станицага алып киттеләр... Туктагыз әле, бүлдерми
генә торыгыз әле, кызлар!.. Ни өчен дә ни өчен! Анысын әйтеп торалармыни алар.
Бу вакытта инде, маңгаен беләкләре өстенә куеп, йөзе белән сәкегә капланып
яткан Мәрьям кызганыч рәвештә үксеп елый иде. Бәхтиярның йөзендәге әйтеп
бетергесез үзгәреш, аңардагы чиксез каушау билгеләре Мәрьямгә гадәттән
тыш нык тәэсир итте. Аңа, Бәхтияр барысын да белә, ләкин, Миңлебайның
башына төшкән бәла бик зур һәм йөрәкне әрнеткеч булганлыктан – тик менә
шуның өчен генә – әйтеп бетерми кебек тоела иде.
Хәнифә Мәрьямнең башын тотты; икенче кулы белән аны акрын гына
күтәреп торгыза башлады. Ул, ипле генә йомшак тавыш белән:
– Яле, ахирәт, җылама инде ул кадәр! Үз-үзеңне бетермә, бернәрсә дә булмас
әле, – дип, Мәрьямне юатырга тырышты. Ләкин Миңлебайга нәрсә булса да
булырмы, әллә бернәрсә дә булмый калырмы – анысын Хәнифә үзе дә белми,
хәтта ул болар турында уйларга да өлгермәгән иде әле.
Мәрьям, бер кулы белән Мәрзиягә тотынып, икенчесе белән Хәнифәнең
иңбашына таянып, сүзсез генә тора башлады. Аның күзләреннән бөрчек-бөрчек
яшь тамчылары тәгәри иде. Шул ук вакытта Миңлебайның соңгы җыры аның
колак эчендә, миенең кайсыдыр бик тирән урынында кабатланып, йомшак
кына тирбәлеп торды: «Нык тот, бәгърем, күңелеңне, дошман сүзе кермәсен».
Ул яңадан сәкегә ауды.
17
Мәрьямнең үз гомерендә беренче мәртәбә шундый зур кимсетелүгә
очравы иде бу. Ата-анасының бердәнбер кызы булганлыктан, анасы Мөршидә
әйтмешли, Мәрьям аларның «кунаклары булып», «уч төпләрендә генә»
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
57
үсте. Аның анасы еш кына: «Мин кызымны өрмәгән җиргә дә утыртмыйча
кадерләп үстерәм. Күз алмамдай итеп тәрбияләгән баламны Котырыкның
мәми авызына биреп хур итәмме соң? Дөньяда андый акылга таманнар күп
булыр!» – дип сөйләнә торган иде. Мәрьям үзе дә бик акыллы һәм үз намусын
үзе саклый белә торган кыз булып, әйләнә-тирә авыл егетләре әйтмешли,
Яңа Чиркасның тоткасы булып үсте. Матурлыгы белән ул беркайчан да
масаймады. Матурлыгы һәм үзен-үзе яхшы тота белүе аркасында гына була
алган өстенлекләрен һичбер вакытта да кешеләрне кимсетү һәм хурлау өчен
файдаланмады. Шунлыктан да булырга кирәк, кайда гына бармасын, егетләр
һәм кызлар аңа чиксез хөрмәт белән карадылар. Миңлебай белән Мәрьям
арасында кайнар мәхәббәт бәйләнеше барлыгын яхшы белгәнлектән, авыл
егетләренең күпчелеге бу мәхәббәткә тап төшермәскә тырышып, хәтта аларны
төрле хәвеф-хәтәрдән киртәләп килделәр. Нәкъ менә шунлыктан да, Гарифҗан
шикелле бай балаларының Миңлебайны тере килеш йотарга әзер торуларына
карамастан, аңа берничек тә тешләре үтмичә килде. Бу яктан Миңлебай белән
Мәрьям үзләрен тиңсез бәхетле итеп саныйлар, «йөз сум акчаң булганчы, йөз
дустың булсын» дигән мәкальнең кадерен белеп яшиләр иде...
Ә менә бу соңгысы! Бу соңгы хәл, чиктән тыш авыр һәм хурлыклы кимсетелү
булып, әле яңа гына чәчәккә бөреләнгән яшь тормышның бөтенләй өзелеп
ташлануы булып аңлашылды. Шунлыктан, иптәш кызларының юатулары да,
ата-анасының еламсыраган тавыш белән ялынып газапланулары да – болар
берсе дә Мәрьямнең күзләреннән өзлексез аккан кайнар яшь чишмәсен
туктатырлык көчкә ия була алмадылар.
Ул өзгәләнеп, маңгаен сәке тактасына бәргәли-бәргәли елады. Барысының
да чыгып китүләрен, аның фәкать ялгыз үзен генә калдыруларын үтенде. Әнисе:
– Әй балам-балам, гөл бөртегем! Сине ялгызың гына калдырып буламы
соң инде? Әти-әниеңне кызгансаң, дошманнарның куанычы артмасын дисәң,
үзеңне-үзең кулга ал, тынычланырга тырыш, – диде.
Бераздан Мәрьям тынычлана төште, ләкин берәү белән дә сөйләшмәде.
Нәрсә эшләргә, ничек итеп уй һәм фикер йөртергә икәнен үзе дә белә алмыйча
тып-тын гына ята бирде.
Җәләй карт, салынып төшкән башын күтәреп тә карамыйча, сәке кырыенда
тик кенә утырды. Ул бәлки шулай бер сүз дә әйтмичә уйланып тәүлек буе да
утырган булыр иде. Ләкин Мөршидә карчык аңа бу хәлдә озак калырга ирек
куймады. Ул, Җәләйнең терсәгеннән ипләп кенә тотты да:
– Әтисе, әйдә, без чыгыйк әле, – диде. Аннан соң, кызларга карап: – Мәрьям
янында Хәнифә ахирәте генә калсын да, сез, балалар, өйләрегезгә кайтыгыз
инде, – дип өстәде.
Кызлар сөйләшми-шаулашмый гына кайтырга җыена башлады. Мәрьям
белән шыпырт-шыпырт кына саубуллашып, Җәләй карт артыннан чыгып та
киттеләр.
Бәхтияр ишегалдында тора иде. Җәләй карт аңа:
– Энем, минем бер дә йөрер-нитәр хәлем юк, бу балаларны өйләренә озатып
куй инде, – диде.
– Була ул, Җәләй абзый, – диде Бәхтияр. – Мин әле, дошманлык белән йорт-
җиргә берәр хәл эшләп ташламасыннар, дип саклап тора идем.
Җәләй карт кызларның урам буенча баруларын күздән югалтканчы карап
калды. Шуннан соң, урам бакчаның читәненә сөялеп, яңа яуган йомшак
карларга, күктәге кисәк-кисәк ак болытларга, алар артыннан күренеп-күренеп
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
58
калган айга һәм йолдызларга карап торды. Урамда җил. Салкын. Әле кыш
суыгына өйрәнеп җитмәгән битләрне, колак яфракларын өшетә. Җәләй карт
башындагы түгәрәк кама читле мескен бүреген ике куллап нык кына басып
куйды. Тәрәзәгә күзе төште. Бер пәрдә кырые азрак кына ачык калган икән.
Җәләй карт шул тәрәзә янына килде. Куллары белән салкын бүрәнәгә таянды.
Өй эченә күз ташлады.
Мәрьям торып утырган иде. Ул, куллары белән аякларын кочаклаган да,
билен нык бөгеп, башын тезләре өстенә салган. Хәнифә аның чем-кара чәч
толымнарын сыйпап утыра.
Өй эчен авыр тынлык басып алган. Җаннарны тетрәндерә торган тынлык,
гаять дәһшәтле бер тынлык иде бу. Нинди генә куркынычлар вакытында да
каушамый торган атаның йөрәге, эсселе-суыклы булып, калтыранып китте.
Аның борын очын ниндидер ачы нәрсә әрнетеп үткәндәй булды. Аның
иреннәре дерелди башлады. Аның бөтен гәүдәсе, кинәт кенә көзән җыергандай,
тартылып һәм куырылып куйды. Аның хәлсез карт күзләреннән, вак-вак кына
бозлар шикелле, салкын яшь тамчылары тәгәрәп төште. Кызгану да, азрак кына
юана төшү дә, шулай ук әрнү һәм кимсенү дә бар иде аның бу хәлендә. Әйе,
азрак кына юана төшү дә! Бу минутларда карт атаның сынык күңеле: «Болай
булгач, артык куркыныч юк инде. Акыллым шул ул минем, кирәк урында
үзен-үзе кулга ала да белә», – дип уйлый, шулай дип юана иде.
Шул көннән алып Җәләй бермә-бер картайган һәм исен-акылын югалткан
шикеллерәк булып калды. Ни өчендер, ул мөмкин кадәр кызы белән очрашмаска
тырышты. Ашаган-эчкән вакытларда бергә туры килсәләр дә, ул Мәрьямнең
йөзенә күтәрелеп карамады, аңа бер генә авыз сүз дә кушмады, аның күз
алдыннан тизрәк югалу өчен юллар гына эзләп тора торган булды. Аңа, нәрсә
генә әйтсә дә, ул бик мәгънәсез сүз булыр, кызының йөрәгенә барып кагылыр
да аңарда ялгышлык белән яңа авыртулар кузгалтып куяр кебек тоела иде. Ул
үзенең күбрәк вакытын абзар-кура тирәсендә, мал-туарлар арасында үткәрә.
Йә аш өендә, йә лапастагы печән өемендә ятып ял итә. Хатыны Мөршидә
Җәләйнең шундый итеп йөрүен һич тә яратмый, аңа башын күтәребрәк йөрергә
куша. Аны ешрак мәчеткә барырга өнди. Боларга каршы Җәләй танавын
җыерып һәм кулларын селтәп кенә җавап кайтара. Кайбер вакытларда:
– Үзең белмәгәнне миңа өйрәтмә әле син, хатын! – дип тә кырт кистереп
әйтеп куя.
Мөршидә үзе дә Җәләй кебек үк авыр кичерешләр белән яши, аның шикелле
үк кайгы һәм хәсрәт утлары эчендә яна, кешеләр арасында кимсенә һәм чиксез
дә хурлана, ләкин ул эчендә кайнаганнарның берсен дә тышка чыгарырга
яратмый. Шунлыктан да ул барасы җиренә бара, йөрисе урыннарына йөри,
күрәсе кешеләрен күрә һәм сөйлисе сүзләрен сөйли. Әмма үз йортында
ул да юашланып кала. Аш өендә теге-бу эшләр белән чуалган чагында да,
соңгы вакытларда Мәрьям ялгызы гына көн кичергән ак өйгә кергәндә яки
ишегалдында йөргәндә дә – һәрбер урында Мөршидә акрын йөри, юан гәүдәле
булуына карамастан, күләгә шикелле тын гына шуышып үтә. Әйтерсең лә
һәрбер каты һәм урынсыз тавыш Мәрьямне рәнҗетәчәк, аның нәкъ йөрәгенә
барып тиеп, аңа кирәге булмаган артык сыкранулар тудырачак иде.
Буш вакытларын Мөршидә намаз укып, догалар кылып, һәртөрле теләкләр
теләп үткәрә. Ләкин ул нәрсә тели, кемнең исәнлеге өчен хәер-дога кыла? Әле
кияү булып та өлгермәгән бер егетнең бәладән котылуы өченме? Яки кызының
башка юллар белән бәхеткә ирешүен теләпме? Ул якларын Мөршидә үзе дә
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
59
аңламый, хәтта ул аларны аңларга да, белергә дә теләми. Ул бары тик дога
кыла, сәгатьләр буенча намазлык өстендә утырып, Ходайның, Алласының азрак
шәфкатьле булуын үтенә. Кызы бәхетсезлеккә төшкәннән соң, намаз укуын
бөтенләй ташлаган ире Җәләйне тиргәштереп ала, аңа үзенең рәнҗүен белдерә:
– Әй-й, Аллам! Нинди генә гөнаһе шомлыкларым бар икән тагын? Кара
инде син бу картлачны: кешеләргә ачу итеп, Аллага үпкәли бит. Шулай булгач,
бу өйдә нинди бәхет торсын, бу өйгә нинди бәрәкәт кунсын?!
Миңлебайны ике атналап вакыт станица төрмәсендә яткырдылар. Аны
яшерен оешма әгъзасы Остап Петлюк белән бәйләнеш тотуда, Петлюкны
качырып җибәрүдә гаепләргә тырышып карадылар. Петлюкның кай тарафка
китүен, кайсы юнәлешкә таба юл алуын белергә теләп сорадылар; көн саен,
сәгать саен сорау алып, йоклатмыйча, ял иттермичә теңкәсенә тиеп беттеләр.
Акмырзаны котыртып карадылар, тик Акмырза бер дә алар кушканча итеп
сөйләмәде. Бәхтиярны чакыртып сорау алудан да эш чыкмады...
Ахыр килеп, бик озак азаплангач кына, Петлюк качып киткән төнне
гармунчы Нәбиулланың Миңлебайны авылда күрүен әйттеләр. Мондый
көтелмәгән хәлдән Миңлебай башта аптырап калды. Шулай да ул бик тиз арада
исен җыйды, фикерен туплап өлгерде. Ул, Нәбиулланың күзләренә туп-туры
карап: «Алдыйсың! Котырыклар сине сатып алган», – дип әйтергә булды.
Ләкин Миңлебай белән Нәбиулланы кара-каршы очраштырып сөйләтә
алмый калдылар. Өчтерсәк Хәсән бу ялганны ачып салды. Ул төнне Өчтерсәк
Хәсән белән Нәбиулла тегермәндә, Яңа Чиркастан унсигез чакрым ераклыктагы
Алабайтал авылында булганнар икән...
Бу хәйлә дә барып чыкмагач, Гарифҗан һәм аны яклаучылар тәмам
коралсызланып калды. Миңлебайны станица атаманы үз янына алдырып,
бик озак «үгет-нәсихәт» укыды, «киңәшләр» бирде. Ата-бабасының йөзенә
«кара якмаска һәм казаклык исемен пычратмаска» кушты да Миңлебайны
кайтарып җибәрде.
Миңлебайга авылына җәяү кайтырга туры килде. Күптән үк кич булган.
Авыл өйләрендә берәм-сәрәм генә лампа утлары яна. Миңлебай, үзләренә кайта
торган тыкрыкка борылмыйча, турыдан-туры Мәрьямнәр өенә таба китте.
Мәрьямнәрнең ак өйләрендә ут балкып яна. «Әһә, бик әйбәт, кич утыралар
икән», – дип уйлап алды Миңлебай. Менә ул аларның урам як бакча читәне янында
тукталды. Өй эченнән тонык кына тавышлар ишетелә. Ләкин нәрсә турында
сөйләшкәннәре бик аңлашылмый. Миңлебай тәрәзә янынарак килергә булды.
Шулчак өйдә утыручы кызлардан берсе, Мәрьямнең икетуган сеңлесе Сәрвәр:
– Минем күңелем бүген әллә ничегрәк булып, үзалдына куанып тора!..
Мәрьям түти, әгәр дә Миңлебай абзый хәзер кайтса, сөенечкә нәрсә бирер
идең? – диде.
Аңар каршы Мәрьямнең сагыш белән юашланган, ләкин күтәренке тавышы
ишетелде:
– Әгәр дә юравың юш килеп, шушы ике-өч көн эчендә кайтса, сеңлем, сиңа
мин үземнең әдрәс камзулымны бүләк итәм!
Сәрвәр куанып кулларын чапты. Ул, нәкъ балаларча беркатлылык белән:
– Кайта, Мәрьям түти, менә күр дә тор, кайта! Хәсән абзый миңа иртә белән
үк әйтеп куйган иде инде, – диде.
– Әйдә, берүзең яраткан гына җырны башлап җибәр әле, Мәрьям, – диде
Хәнифә ахирәте.
Мәрьям назландырмый гына җыр башлады, башкалар аңа кушылды:
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
60
Агым суларның агуы,
Дагалы атның баруы.
Кайсы илләрдә бар икән
Янган йөрәк даруы?
Миңлебайның кызларны озак моңландырып утыртасы килмәде. Ул, үзенең
куе калын, тыңлаучыларга яхшы тәэсир итә торган тавышы белән җырлап
җибәрде:
Ач тәрәзәң, күтәр пәрдәң,
Гөл күрмәгән гөл күрсен.
Орма башың, түкмә яшең,
Без күрәсен кем күрсен.
Кызлар Миңлебайның тавышын шунда ук танып алды. Мәрьям тәрәзәнең
пәрдәсен зур итеп ачып җибәрде. Куе гөл яфраклары өстеннән тышка карады.
Тәрәзә янында, чыннан да, Миңлебай тора иде. Ул, уң терсәген тәрәзә кырыена
терәгән дә, үзе тәрәзәгә яны белән тора.
Менә Миңлебай җырлап бетерде. Һәм ул кинәттән генә борылды да туп-
туры Мәрьямгә карады. Ул киң итеп елмайды, бүреген кул аркасы белән
күтәреп куйды. Мәрьям аның саргая төшкән ябык битләренә, шактый гына
үскән сакал һәм мыекларына карап, бер сүз дә әйтә алмыйча байтак вакыт
аптырап торды. Аның тәрәзә аша урамга, Миңлебайның кочагына ыргытыласы,
ә Миңлебайның исә, тәрәзәне рамы-ние белән куптарып ташлап, Мәрьямне
үзенең көчле күкрәгенә кысасы килә иде...
18
Көн иртә иде әле. Акрын гына буран кузгалып тора. Битләрне чеметтереп
ала торган ачы салкын җил исә. Мәрьям белән Сәрвәр, шәлләрен битләренә үк
төшергәннәр дә, ярым атлап, ярым йөгергәләп баралар. Озакламый алар, киң
урамны үтеп, мәчеткә каршы булган тар тыкрыкка керделәр. Бу тыкрык бер
ягыннан Тәбәнәк Хәмчкинең, икенче ягыннан Хафиз байның биек читәннәре,
озын-озын лапаслары һәм таш сарайлары белән камалган. Киң урамга караганда
тыкрык эче тын да, шактый гына җылы да кебек иде. Шунлыктан, тыкрык эченә
кергәч тә шәлләрен бераз күтәрә төшеп, кызлар битләрен ачтылар. Хәзер алар
акрын гына атлап һәм сөйләшеп бара башладылар. Мәрьям:
– Туй көнне Габделхалыйк мәзиннең оннары очмаса да ярап торыр иде
инде, – дип, күңелле генә көлемсерәп куйды.
Моннан күп еллар элек Габделхалыйк мәзин, тегермәннән кайтып килешли
буранда адашып, далада кала. Чананың астын өскә әйләндереп, шуның куышына
кереп ятарга туры килә. Төне буе бүреләр улап чыга. Иртән торып чыкса, мәзиннең
капчыкларын бүреләр ерткалап бетергән. Ике олау оны җилгә очкан. Шул вакыттан
бирле Яңа Чиркас авылында буран көнне «Габделхалыйк мәзиннең оннары оча»
дигән әйтем яши. Мәрьям дә әнә шул гадәт буенча әйтеп куйды.
– Сезнең никахны мәзин укыймы? – дип сорады Сәрвәр.
– Әйе. Хәлләф мулла укымыйм дип әйтеп җибәргән, – диде Мәрьям. – Ә
безнең өчен кайсысы укыса да барыбер.
– Бу Габделхалыйк мәзин, – диде Сәрвәр, – мулла карышкан урында
һәрвакыт ул җайлап җибәрә. Һаман саен муллага кире төшә дә йөри.
Мәрьям, каршы якта кеше күләгәсе күреп, сискәнеп куйды.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
61
– Кара әле, Сәрвәр, ул нинди кеше икән? Бер дә урыныннан кузгалмый.
Кызлар аңа шикләнә-шикләнә генә якынлаштылар. Толып эченә яшеренгән
кеше Гарифҗан булып чыкты. Ул, кызларның юлына аркылы төшеп:
– Туйларыгыз котлы булсын, Мәрьям! – диде.
Мәрьям:
– Рәхмәт, шулай булсын, – диде дә, Гарифҗанны тиз генә узып киткән
Сәрвәр артыннан йөгермәкче булды. Гарифҗан, җилкәсендәге толыбын читкә
ыргытты да Мәрьямнең юлын бүлде.
– Ул хәтле кая ашыгасың?! Хәерче Миңлебайларда кайнар әлбә пешереп
куймаганнардыр бит, суынмас!
Бу сүзләрне Гарифҗан шулкадәр ачу белән әйтте ки, ул Мәрьямнең өстенә
ыргылудан, аның бугазыннан алудан үзен көчкә-көчкә генә тотып кала алды
кебек тоелды. Гарифҗанның иреннәре, куллары, бөтен гәүдәсе калтырана иде.
Мәрьямнең аны мондый ук хәлдә күргәне юк иде әле. Ләкин ул үзенең куркуын
Гарифҗанга сиздермәскә тырышты. Ул, үзен-үзе мөмкин кадәр тынычрак тотып:
– Урамда очраган кеше саен тукталып тора алмыйм, йомышым бар, – диде.
Бу сүзләр Гарифҗанны тагын да зәһәрләндереп җибәрде. Аның йөзе-
кыяфәте бозылып, аксыл күзләреннән нәфрәт очкыннары чәчелде. Ләкин ул,
эчке ачуын Мәрьямгә белдермәскә тырышып һәм ялагайланып кына:
– Мәрьям, мин синең белән соңгы мәртәбә сөйләшәм. Мин Оренбурга
китәргә җыендым. Тыңла, хәзер үк чанага утыртам да алып китәм үзеңне.
Рәхәтләнеп шәһәрдә торырсың... Бай хатыны булып, ялчыларга эш кенә кушып
йөрисең килмиме әллә синең? – диде.
Мәрьям аңа:
– Юкны сөйләнеп оятсызланма әле, Гарифҗан! Үгезебез үлгән, уртагыбыз
аерылган, дияр идем, синең белән минем уртак үгезебез дә булганы юк бит, –
дип кырт кистереп кенә әйтте.
Әмма Гарифҗан чигенмәде. Ул, Мәрьямне читән буенарак тагын да кыса төшеп:
– Тукта, ул хәтле кәпрәймә әле! Миннән узып син барыбер рәхәт күрә
алмассың. Кара аны, әле уйларга соң түгел!.. Әгәр дә миңа килсәң, урының
түрдә, авызың балда-майда гына булыр.
Мәрьям:
– Мин синнән урын да, бал белән май да сорамыйм! – диде дә, Гарифҗанны
этеп җибәреп, тиз генә юлга ташланды. Ләкин ул үзе дә сизмичә тирән көрт
эченә барып керде, тезенә кадәр карга батты. Чәмчәле читек өстеннән кигән
кунычлы калошына кар тулды.
Гарифҗан аның күпереп торган зур дебет шәленнән эләктереп алды. Ул, чиксез
бер ачу белән, Мәрьямне яңадан артка таба этәреп җибәрде. Сәрвәр, бу тупаслыкка
инде түзеп тора алмыйча, башта яхшылык беләнрәк алдырмакчы булды:
– Ай Алла-а, Гарифҗан абзый, бу нишләвең тагын синең? Без сиңа
бәйләнмибез лә, тик кенә барган кешедә синең ни эшең бар иде соң әле?
Ул, Гарифҗанның калын итеп чорналган кызыл путасыннан һәм бишмәт
итәгеннән тартып, Мәрьямне алга таба уздырып җибәрергә тырышып карады.
Ләкин Гарифҗан Сәрвәрне күкрәгеннән этәреп җибәрде. Кыз аркасы белән
көрткә егылды. Ул, куллары белән карга таянып тора-тора:
– Миңа суккан өчен, илаһи, кулың черсен, чучка авыз! Синең кебек җүләргә
кыз бирәләрме соң?! – дип, Гарифҗанны мыскыл итәргә, аны хурларга кереште.
Гарифҗан Сәрвәргә борылып кына карады да:
– Син, сеңлем, ачуымны китереп торма әле! – диде.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
62
Сәрвәр аңа каршы:
– Ачуың килсә!.. Кешедә синең ни эшең бар, Котырык җүләре! – дип җавап
кайтарды.
Шулвакыт тыкрык башыннан бер чаналы ат килүе күренде. Моңардан
Мәрьямнең куркуы тагын да артты. Аның, кинәт кенә йөрәгенә кан коелгандай
булып, йөзе агарып ук китте. Ә Гарифҗан масаюлы эре кыяфәткә керде. Ул, чыннан
да, үзенә ат һәм ярдәмгә кеше килүен көтә иде. Аның үз кешесе белән сөйләшеп
куюы шулай. Бүген ул Мәрьямне ирексезләп булса да алып качарга җыенды. Аның
кешесе әле яңа гына Хафиз байның читәне аша карады. Гарифҗан аңа ачуланып
йодрыгын күрсәтте. Бу Гарифҗанның тегеңә тизрәк килеп җитәргә кушуы иде.
Мәрьям дә, шулай ук карга егылган Сәрвәр дә моны күрми калдылар. Хафиз байның
ишегалдында җигүле торган әзер атны китереп җиткерергә вакыт иде инде...
Ләкин шул ук вакыт Мәрьям Бәхтиярның кара юргасын танып алды. Ул,
шатлыгыннан тиз генә кирегә борылды да, ат белән килүчегә каршы йөгерде.
Бәхтияр атын туктатырга да өлгермәде, Мәрьям аның чанасына менеп тә
утырды. Кулындагы шәле белән битен каплап, акрын гына елый башлады.
Аның артыннан Сәрвәр дә килеп утырды. Бәхтияр:
– Нәрсә, ни булды бу сезгә? – дип сорады.
Мәрьям аңа тиз генә җавап кайтарып өлгерде:
– Атыңны тизрәк ку! Безне Ситдыйк абзыйларга илтеп ташла! – диде.
Гарифҗан яныннан узып киткән вакытта эшнең нәрсәдән торуын Бәхтияр
үзе үк аңлап алды.
19
Хафиз байның Харисы бары тик бер генә минутка соңга калды, һәм шуның
белән, үзе аны һич тә теләмәгән хәлдә, Мәрьямне тиңе булмаган бәхетсезлектән,
гомерлек үкенечле булган күз яшеннән һәм бәла-казалардан коткарды.
Гарифҗан белән Харис, Котырыкларга кайтып, мунчада аракы эчәргә
утырдылар. Гарифҗан, дустын тагын да ныграк әрләү өчен, бик үк «тупас
әйтелми» торган сүгенү һәм хурлау сүзләре эзли иде. Ул, Харисның кабарып
торган килешсез шадра битләренә, килбәтсез зур борынына карап алды да,
инде әллә ничәнче мәртәбә:
– Иштең син дә ишәк чумарын! Син үгезгә ышанган мин җүләр, – диде.
Гарифҗан шактый ук исерә башлады. Ул, үзенә тагын бер кечкенә генә
чынаяк өсте аракы салып эчте дә:
– Аңгыра түгел диген инде сине! Шундый уңай килеп чыккан иде бит. Кызлар
тыкрык эченә кереп киткәч тә, артларыннан ат белән төшәргә иде бит сиңа.
Харис, үзенең тубал кадәр зур башын түбән иеп, байтак вакытлар дәшми
утырды. Шуннан соң гына:
– Нишлисең. Үзебезнең сөйләшү шулай булды бит. Мин һаман синең
әйткәнне көтеп тордым, – диде.
– Син бит әле мин әйткәч тә бик озак чыкмадың. Анда да әле син Бәхтиярга
кадәр өлгерә идең.
– Син кушкач та, мин тизрәк ат янына йөгердем. Барсам, ни күзем белән
күрим, атымны лапас ягына борып керткәннәр дә, алдына печән салып,
аркалыгын чишеп куйганнар. Дилбегәсен читәнгә чияләндереп-чияләндереп
бәйләп бетергәннәр.
– Әһә! Соң, бу кайсысының эше булыр дип уйлыйсың?
– Вәлидән башка берәүнең дә эше булмас. Лапас тирәсендә ул гына чуала иде.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
63
– Соң, син аңардан сорамадыңмы, бу кем эше дип?
– Сорау гына түгел, мин аңа төбәп әйттем. Син, мин әйтәм, кушмаганга нигә
куштанланып йөрисең? Бу атны, мин әйтәм, ни өчен монда китереп бәйләдең?
– Соң?
– Юк, дигән була. Кайсысы шулай иткәнен мин үзем дә күрми калдым,
дигән була.
Гарифҗан, күп аракы эчүдән бүрткән кып-кызыл танавын җыерып,
кашларын кинәт күз өстенә төшереп һәм тагын күтәреп куйды да:
– Аңардан башка берәү дә түгел, әлбәттә! Миңлебайның кордашы, икесе
бергә хезмәткә баралар.
Харис:
– Мин әле, без лапас буенда сөйләшкән вакытта ул эчке яктан тыңлап та
тормады микән дип шикләнәм, – диде.
Гарифҗан ачынып тешләрен шыкырдатты:
– Инде нәрсә эшләргә? Барысын да шул килеш кенә калдырабыз да, мин
үз юлыма китә биримме?.. Бу тәмам җиңелү булыр иде.
– Нишлибез соң?
– Синең янга тагын таза гына җиде-сигез егет табарга кирәк. Кияү
уеннарының астын-өскә китереп, барысын да кыйнап, канга батырып чыгарсыз.
– Кешеләре табылыр. Тик менә син үзең дә барсаң яхшырак булыр иде инде ул.
– Юк, миңа ярамый. Үзең беләсең, офицер кеше...
– Ярый алайса, без үзебез дә...
– Ә Бәхтиярны, кадерне белмәгән ул кара ишәкне, үтереп салырга
тырышыгыз.
– Бәхтияр дигәннән, Сабира белән алар мәсьәләсе ничек булып калды инде?
– Ничек булып калганын күреп торасың бит. Башта ул Сабирага өйләнергә
йөрде. Әти дә моңа күнгән иде инде. Миңлебай мәсьәләсе куера башлагач та,
без һаман Бәхтиярны яклап килдек. Шуның аркасында Миңлебай өстеннән дә
кирәгенчә тулы күрсәтә алмадык. Ә хәзер, беләсең бит, Бәхтияр Миңлебайның
кияү егете булды да китте. Ул Сабираны чын-чынлап алдады дигән сүз.
Шулвакыт ишегалдында ниндидер шау-шу күтәрелде. Кемдер, ачы тавыш
белән өзгәләнә-өзгәләнә елап:
– Үлгән! Үзен-үзе харап иткән! – диде.
Бу тавыш мунча тәрәзәсеннән аермачык ишетелде. Ләкин Гарифҗан ләүкә
кырыена утырган җиреннән кузгалмады. Ул, Хариска үзенең болганчык су
төсле тонык күзләрен текәп:
– Карап кил әле, нәрсә бар икән анда? – диде.
Харис шунда ук чыгып китте, һәм ул берничә минуттан әйләнеп тә керде.
Ул, булган хәл турында кинәт кенә әйтергә уңайсызланып:
– Сабира... Ак серкә эчкән, – диде.
Гарифҗан, сикереп торып, ишеккә таба берничә адым атлады. Ишек
тоткасына ябышкан хәлдә тукталып калып:
– Син хәзер үк кирәкле кешеләрне җый. Җиң эчләренә тыгып, тимер башлы
чукмарларын алсыннар. Сезнең белән мин үзем дә барам, – диде.
20
Кияү уенына егетләр һәм кызлар тиз җыелды. Бәхтияр, уенны тәмам
оештырып җибәргәч, уенга кияү белән кызны алып килергә тиеш иде.
Ул, зур гына артлы чана өстенә чуар чыбылдык корып, Хисамый йортына
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
64
китте. Миңлебай аның килүен тәрәзәдән карап көтеп утырган икән. Ул, тиз
генә йөгереп чыгып, Бәхтиярга капка ачты. Миңлебай капканы киредән яба
башлаган иде дә, Бәхтияр:
– Үзең әзерләнеп беткән булсаң, мин өйгә кереп тормыйм, – диде.
Миңлебай, Бәхтиярга бер мәртәбә күз төшерү белән, ниндидер күңелсезлек
барлыгын аңлады. Аның чырае сытык, танавы җыерылган, киң сары кашлары
нык кына төелгән иде. Ләкин Миңлебай аңардан нәрсә булганын сорашып-
нитеп тормады. Әйдә, үзе рәтләсен, үзе кичерсен – шуның өчен дә ул кияү егете
бит. Әгәр дә хәл кылынмаган берәр зур вакыйга булса, ул вакытта Бәхтияр үзе
башлап Миңлебайга әйтер иде.
Миңлебай әнә шундыйрак фикердә булып алды. Ул бүреген баскалап һәм
кызыл билбавын рәтләп торган арада, ишегалдын әйләнеп чыгып, Бәхтияр
атны борып китерде. Миңлебай:
– Әйдә, киттек алайса! – диде дә, чанага менеп, чыбылдык эченә кереп тә
утырды.
Мәгузә карчык Бәхтиярны чәйгә дип чакыра чыккан вакытта урам буенча
карлар тузгытып, чыбылдыклы чана шактый ерак киткән иде инде.
Бәхтиярга кызларны чакыру өчен дә өйгә кереп йөрисе булмады. Тәрәзәдән
карап утырган Сәрвәргә кулын гына болгады. Сәрвәр белән Мәрьям шунда
ук чыгып та җиттеләр. Алар, Бәхтиярның әйтүен дә көтмичә, чыбылдык
эченә, эндәшми генә утырган Миңлебай янына чумдылар. Бәхтиярның
куллары дилбегәне аз гына күтәрә төшүгә, кара юрга ачык капкадан чабып
чыгып та китте. Бәхтияр, атын урамның нәкъ уртасына борып төшерде дә,
дилбегәсен каккалап, аны тагын да кызурак чаптыра башлады. Ачы салкын
җил Бәхтиярның йөзен кисә, аңа күзен ачарга да ирек бирми. Ул, ара-тирә
башын артка ташлап:
– Сез анда тотыныбрак утырыгыз, егылып калмагыз тагын, – дип шаяртып куя.
Миңлебай, үзен уртага алып утырган кызларның әле берсенә, әле икенчесенә
карап, күңелле генә елмаеп куйды. Мәрьямнең алсу юка иреннәренә, озын керфекле
соргылт күзләренә иркәләп карады. Ләкин ул бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Шулай
тып-тын гына бер-береңә терәлеп утыру күңелле дә, рәхәт тә кебек иде.
Алар барып җиткәндә, уен шактый гына кызган иде инде. Гармун тавышы
һәм кызып-кызып әйтелгән такмак авазлары урамга ук ишетелеп тора иде.
Бәхтияр атын капкадан кергәндә бик нык чаптырып керде дә, «тыр-р!» дип
һәм дилбегәсен каты тартып, ишегалды уртасында аны туктатып та өлгерде...
Кияү белән кыз килеп керүгә, уен тагын да җанланып китте. Башта кияү
егете Бәхтияр белән аның хатыны Хәнифәне биетеп алдылар. Аннан соң, гадәт
буенча почмакка, хатын-кыз арасына кереп утырган Миңлебайның биюен
сорый башладылар. Ул артык кыстатып йөдәтмәде. Идән уртасына чыгып,
Мәрьям биргән чуклы кулъяулыгы белән маңгай тирен сөртә-сөртә, үзе өчен
Бәхтиярның гармунчыга акча түләвен көтеп торды. Кияү акчасы гармунчының
дәртен үстерерлек, карап торучыларның күңелләрен хуш итәрлек иде. Камалы
бүрек эчендәге ике тиенлекләр өстенә, чыңлап, илле тиенлек көмеш төшеп ятты.
Миңлебайның нинди көйгә биергә яратканын гармунчы үзе дә белә иде.
Ул өздереп-өздереп уйный башлады. Миңлебай ишек ягыннан бер әйләнеп
килүгә, Мәрьям дә биергә төшкән иде инде. Ул, шәл кырыен нәкъ күзләре
турыннан куышлап тотып алган да, терсәкләрен канатсыман итеп җәеп
җибәргән. Миңлебай шунда ук аның каршысына барып басты. Уң кулының
бармак очлары белән генә кызның сул җилкәсенә таянып, тыпырчынып һәм
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
3. «К. У.» № 11 65
гәүдәсен килешле селкеткәләп, биюен дәвам итте. Алар шулай – әле әйләнгәләп
һәм бер-берсеннән аерылып, әле яңадан кушылып – бик озак биеделәр. Такмак
әйтүне Акмырза башлый, тагын биш-алты егет аны күтәреп ала:
Бас, дустым, эзенә,
Күз тимәсен үзеңә,
Фәрештәләр канат җәйсен
Синең баскан эзеңә.
Уен гадәттә була торган уеннар шикелле үк дәвам итте. Үзләре яраткан
егет белән бию өчен кызлар арасында тарткалашлар, ирләре белән биегән
кызларны яшь киленнәрнең тиргәүләре булгалап алды. Шул ук вакытта, бер
генә кыз-хатыннар, биергә төшмичә дә, кайбер егетләрне көлкегә калдырып
бетерделәр. Миңлебайның бертуган энесе Гатауга хәзер унсигез яшь. Аның
бер дә арымыйча биюенә бөтенесе хәйран калырлык булды. Ул, еш һәм оста
биюе өстенә, бер төшкәндә икешәр-өчәр кыз белән биеп, тәмам тирләп һәм
арып беткәч кенә туктый иде.
Төш вакытлары якынлаша иде инде. Ишектән Хәнифәнең энесе Бикбулат
килеп керде. Ул, тиз генә почмак якка үтте дә, ашыга-ашыга сөйләп, никах
укылганлыкны әйтте. Миңлебай җизнәсе аңа сөенечкә агач саплы матур гына
пәке тоттырды. Малай, шатлыгыннан кайда басканын да белмичә сикергәләп,
уен бара торган өйдән чыгып та китте.
Никах укылу турындагы хәбәр уенның барышын тагын да җанландырып
җибәрде. Такмак әйтүчеләр дә, бер-бер артлы төшеп биючеләр дә күбәеп китте.
Моңарчы кычкырышып алган хатын-кызлар да, ничектер, кинәт кенә барлык
ачу-кычуларын онытып җибәрде. Тагын, инде алтынчы мәртәбә, кияү белән
кәләшнең биюен сорый башладылар...
Уенның шундый кызган гына вакытында гармунчы Нәбиулланы өйалдына
чакырып чыгардылар.
Өйалдында җиде-сигез исерек егет белән бергә Гарифҗан басып тора
иде. Күп эчү һәм йокысызлыктан аның күзләре кызарып беткән, яңак итләре
суырылып эчкә баткан. Ул, Нәбиулланы күрү белән, күзләрен ямьсез кысып,
тешләрен шыгырдатып куйды. Бераз шулай сүзсез генә карап торды. Аннан соң,
сарык өстенә ыргылган ач бүре шикелле, кинәт кенә ташланып, аның чикмән
якасыннан эләктереп алды. Йодрыгын гармунчының борын астына ук илтеп
терәде. Үләргә җитешкән кешенең гырылдаулы тавышы белән:
– Хәзер үк күземнән югал! – диде. Артына тибеп, гармунчыны өйалды
ишегеннән чыгарып җибәрде.
Бәхтияр нәрсәдәндер шикләнде, ләкин ул гармунчыга өйдән чыкмаска куша
алмый калды. Ә инде үзе гармунчы артыннан чыга башлагач, аны киредән
эчкә бәреп алып керделәр...
Өй эчендә сугыш башланып китте. «Чыр-чу» килгән хатын-кыз шау-шуы
күтәрелде. Эшләр иң соңгы чиккә үк барып җитмәсә, Миңлебайга сугышырга
һич тә ярамый иде. Ул, унлап хатын-кыз белән Мәрьямне почмак як сәкегә
мендерде дә, үзе аларның алдына чыгып басты.
Сугышырга төбәп килгән исерекләрнең бишмәт җиңнәрендә агач
чукмарлары бар икән. Ләкин Акмырза, берсенә чукмары белән файдаланырга
да ирек бирмичә, аны якасыннан тотып алды, тиз генә идән уртасына егып
салды һәм аяклары белән типкәли дә башлады. Ә Бәхтиярны өч исерек өч
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
66
яктан камап, чукмарлары белән кыйный да башлаганнар иде. Бәхтиярның хәле
чын-чыннан мөшкелгә әйләнеп баруын күреп торучы Миңлебай, энесе Гатауга
кычкырды һәм Бәхтиярга булышырга кирәклек турында ымлап күрсәтте. Гатау
ишек тирәсендәрәк чуала иде. Ул, үзенең көчле гәүдәсе белән ныклы сикереш
ясап, бер секундның эчендә түр якка килеп җитте. Сәке кырыендагы гармунны
ничек эләктереп алуын үзе дә сизми калды. Һәм шул ук мизгелдә Бәхтияр
тирәсендәге исерекләрне гармун белән бер-бер артлы дөмбәсли дә башлады.
Гармун берсенең башына, икенчесенең авыз-борынына, өченчесенең колак
төбенә һәм тагын әллә кайсы җирләренә эләкте. Бәхтияр тирәсендәгеләр бер-
бер артлы читкә тайпылды. Аларның чукмарлары уендагы егетләр кулына
төште, һәм аларны үз чукмарлары белән үзләрен кыйнарга керештеләр...
Гарифҗанның кешеләре берәм-берәм ишектән чыгып кача башлады...
Гатау, урталай өзелгән гармунның ике кисәген ике кулында тотып, идән
уртасында басып калды. Егетләр һәм кызлар, күңелле генә көлешеп, аңа
карадылар. Аның талчыга төшкән сары йөзендә һәм куе зәңгәр күзләрендә
ашкыну, дәртле ашкыну нурлары балкый иде. Кулындагы гармун кисәкләрен
ул сәкегә ыргытты. Кемнәрдер көлешә-көлешә аларны тотып алды. Гатау исә,
җиңелчә генә хәрәкәт ясап тыпырчынды да идән уртасыннан бер-ике әйләнеп:
– Егетләр, уенны туктатмыйбыз! Кая, кызлар, тарак белән көйләп җибәрегез
әле, башлап үзем биим! – диде.
Хатын-кызлар ягында үзара пышаң-пышаң сөйләшүләр булып алды. Хәнифә
кызларның әле берсе, әле икенчесе белән сөйләште. Аннан соң, арада оста
уйнаучылардан Сәрвәр, Мәрвәр һәм шадра Мәрзия, башларыннан таракларын
ала-ала, бер тирәгәрәк җыелдылар. Хәнифә Гөлсемне дә таракта уйнарга кыстый
башлады. Ә Гөлсем, шәле белән нык кына капланып актарына-актарына, күкрәк
кесәсеннән кубыз китереп чыгарды. Һәм чаршау кырыендагы тарак осталары
янына барып басты. Аның кулындагы кубызны күргәч, уендагылар шатлыктан
шау-гөр килеп, уен-көлке сүзләр әйтешә башлады. Гатау исә:
– Булды гына, гармунның кирәге дә юк хәзер безгә! – дип кычкырып
җибәрде.
Гөлсем, иреннәрен матур гына бөрештереп һәм кубызны алгы тешләренә
терәр-терәмәс кенә куеп, «Әпипә» көен уйнап җибәрде. Юка гына кәгазь
куелган тарак тешләрен иреннәренә терәп, башка кызлар Гөлсемгә кушылды.
Егетләр такмак әйтергә кереште.
Гатау шактый озак биеде. Аның белән башта Хәнифә, аннан Мәрьям
җиңгәсе биеделәр. Ләкин ул һаман дәвам итте. Гөлсем, кубыз уйнаудан туктап,
Гатау белән биергә төшү өчен җыена башлады. Ләкин, моны күреп, икенче
яктан Сәрвәр төшеп тә китте. Ул шулкадәр ашыга иде ки, шәленең идәннән
сөйрәлгән кырыена абынып, чак кына егылмыйча калды. Ләкин ул үзенең
хатасын шунда ук төзәтте һәм, орчык шикелле бөтерелгәләп, матур гына итеп
биеп китте. Кайберәүләр шактый ук кычкырып көлешеп алсалар да, такмак
әйтүчеләр дәртләнеп-дәртләнеп дәвам иттеләр:
Әй икегез, икегез,
Икегезнең битегез,
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез.
Алар бик озак һәм кызып биеделәр. Гатау тиргә батты. Гөлсемнең Сәрвәргә
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
3.* 67
ачуы килде, ул кубызын киредән күкрәк кесәсенә салып куйды. Ә Сәрвәр, ул
Гатауны аяктан егарга тели иде булса кирәк, һаман бөтерелепме бөтерелде.
Таракта уйнаучылар да, шулай ук такмак әйтүчеләр дә тәмам арыдылар. Алар,
көлешеп, берсенә иярә икенчесе акрын-акрын тукталып беттеләр. Ләкин Гатау
белән Сәрвәр һаман биеде. Алар уйнаучыларның тукталуын да, кешеләрнең
эчләрен уа-уа көлешүләрен дә сизмәде...
Шулвакыт, бөтен шау-шуны басып үтеп, кемнеңдер ачы тавышы ишетелде:
– Мулла килә, мулла-а!
Ябырылып тәрәзәдән караучылар аның сүзләре дөрес икәнен раслады:
– Егетләр, мулла килә!
– Чукмар башлы яшел таягын болгый-болгый килә, егетләр!
Өй эчендәгеләрнең барысы да ишеккә атылды. Сәрвәр белән Гатау да,
икесе бергә бөтерелеп, ишектән тизрәк чыгып калу өчен ашыгучы кешеләргә
кушылып китте...
Шулай итеп, уен таралды.
21
Төн шактый гына салкын булып, җил искәләп һәм карларны себертеп тора
иде. Пар ат җигелгән иң алдагы чанага, чана өстенә корылган чуар чыбылдык
эченә кереп, Миңлебай белән Бәхтияр утырдылар. Гатау аларның кучерлары
булды. Икенче һәм өченче чаналарга бәет әйтүгә яхшырак кушылырдай
егетләрдән алтысы, дүртенче чанага бәетче Гыйльметдин һәм тагын ике егет,
калганнарына да икешәр-өчәр кешедән урнаштылар.
Капканың тышкы ягында, урамда, бәет әйткәнне тыңлау өчен җыелган
ирләр, хатын-кыз һәм бала-чагалар шаулый. Аларны ишетеп, бәетче
Гыйльметдиннең йөрәге ярсый. Аның тизрәк бәетне башлап җибәрәсе килә.
Менә кешеләр чаналарга урнашып беттеләр. Хисамыйның:
– Барысы да булды. Башласаң да ярый инде, Гыйльметдин энем! – дигән
сүзләре ишетелде.
Урамда һәм ишегалдында халык тынып калды. Капканың ачылуын да
көтмәстән, Гыйльметдин бәет1 әйтә башлады.
Мөҗарибат якын ирде Диаим бән делләрем,
Рәхатендин җан гүзәл яшь Кызлари бән үтмәдем.
Мәгузәнең бәет әйткәнне тыңлап каласы килә иде. Ул, күзләреннән аккан
кайнар яшь тамчыларын яулык почмагына сөртә-сөртә, байтакка кадәр капканы
ачмый торды. Ул арада Гыйльметдин бәетнең яңа бүлеген әйтә башлады:
Бел яратмыш хак кәрима
Кызлар оҗмах нигъмәти,
– башкалар аны күтәреп алды:
– Мәюсән җиңгән егетләр
Таба җан тик ләззәти.
Мәгузәнең бирелеп тыңлавының чиге юк иде. Хисамыйга хатыны капканы
1 Бәет – Халык шулай «бәет» дип атый иде. Казакъларның «Сәүлемай» көенә тартым, ләкин үзенә аерым
бер моң белән әйтелә.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
68
һичбер вакытта да ачмас кебек тоелды. Ул, тиз-тиз генә барып, Мәгузәне
читкәрәк этәреп җибәрде һәм капканы үзе ача башлады. Бәет әйтүчеләрнең
тамаклары һаман саен көйгә салына һәм дәртләре үскәннән-үсә барды:
Гөлбакчага чыгар таңда шәлен салып муенына,
Ихтыярсыз гашыйк булып гизләер сән куенына.
Иштиһа зәүкыни салыр кальбә нечкә билләри,
Хәйран итәр гаклымызный Зифа нәзкәй буйлари.
Бәет тыңларга килүчеләр берничә минутка тын калды. Алар, урам буенча
өермәле кар тузгытып киткән чаналарның артларыннан карап, зур игътибар
белән тыңлап тордылар. Тынлыкны беренче башлап Өчтерсәк Хәсәннең
хатыны Сәлиха бозды:
– Нәрсәгә авыз ачып карап торабыз? Алар барыбер яңадан монда килмиләр
инде!
Арадан берсе:
– Тик кенә тор әле, тыңлыйк! – дип, ачуланып әйтте.
– Сүзләре ишетелмәгәч, нәрсәсен тыңлыйсың инде аның?!
Кемнәрдер урыннарыннан кузгала башлады:
– Киттек Җәләй картларга!
– Әйдәгез, әй, малайлар! Мылтык атканны ишетми калабыз.
Төн йокыларын калдырып, бәет тыңларга килүчеләр кыз йортына таба
киттеләр.
22
Җәләй картның өе тирәсенә бала-чага кичтән үк җыела башлаган иде инде.
Кечкенә капка да, шулай ук зур капка да төбенә кадәр ачып куелган. Кеше
шулкадәр күп, урам белән ишегалдын аерырга да мөмкин түгел. Олылар,
төркем-төркем өелешеп, әңгәмә кора. Бала-чага ишегалдына үтеп керү өчен
эткәләшә. Зур капканың бер ягында Өчтерсәк Хәсән, икенче ягында Габдулла –
икесе дә мылтык тотып, кирәкле минут килеп җитү белән үк атарга әзерләнеп
торалар. Өчтерсәк Хәсән янында аның бик күп сөйләшә торган хатыны Сәлиха
тора. Ул, иренең колагына гына иелә-иелә, сүзләрен тизрәк әйтеп бетерергә
теләгәндәй ашыгып, нәрсәләрдер сөйли. Менә кешеләр нәкъ дулкын шикелле
чайкала башлый. Төрлесе төрле яктан:
– Киләләр, киләләр!
– Кияүләр килә! – дип хәбәр бирә.
Кешеләр кинәт кенә тынып кала. Алар чанада килүчеләр тарафыннан
әйтелгән бәетне тыңларга керешә:
Җөмлә кайгым заел улды назина җар куенина,
Җаныңны фида әйләрсең ышбу кызның җулына.
Иң алдагы кияү чанасы Җәләй картның капкасы турына килеп тә җитте.
Менә-менә атлар капка алдында өелеп торган кешеләрне бәргәләп һәм таптап
ишегалдына кереп китәчәкләр дип уйларлык дәһшәтле күренеш туды. Хатын-
кыз һәм бала-чагаларның кайберләре чыр-чу килеп читкә йөгерделәр. Әмма
атларга турыдан-туры гына кереп китәргә ирек бирелмәде. Ике таза егет кияү
чанасына җигелгән ике усал атның тезген һәм дилбегә башларыннан эләктереп
алдылар. Егетләр, барлык көч һәм авыр гәүдәләре белән асылынып, атларның
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
69
башларын түбән ияргә, аларны ничек тә үзләренә буйсындырырга һәм киредән
борып җибәрергә тырыштылар. Гатау белән Бәхтияр исә, дилбегәне каккалап
һәм атларны чыбыркы белән куркытып, егетләрне җиңү һәм ишегалдына кереп
китү өчен омтылдылар. Арттагы чаналар белән дә шундый ук хәл иде... Ләкин,
нәкъ умарта кортлары һәм аларның аналары шикелле үк, барлык мәсьәләне
кияү чанасының кайда булуы хәл кылганлыктан, әлеге ике таза егет янына
тагын берничә ир һәм егет килеп булыша башлады...
Атларның, чыннан да, баш бирмичә кереп китүләре мөмкин иде. Өчтерсәк
Хәсән белән Габдулла, үз урыннарында гына басып, мылтыкларын ату өчен
әзер хәлдә тоттылар. Бу вакытта инде, халыкның аяк астына чәчү өчен
әзерләнгән һәм зур агач табакка тутырылган бавырсакны алып, Хәнифә дә
өйалды түбәсенә менеп басты. Ә бәетчеләр, боларның берсенә дә игътибар
итмәгән кебек, бәет әйтүләрен һаман дәвам итте:
Мисле мәҗнүн кылды бәни
Бу гыйшыклык хәлләри,
Зәгъферан тик саргаепдур
Җан фәкыйрьнең йөзләри.
Атларны өч мәртәбә кире борып җибәрделәр. Егетләр үзләренең
батырлыклары белән мактанышып, башка кешеләр шушы вакыттагы ыгы-зыгы
кызыгыннан һәм бәет тыңлаудан кәефләнделәр.
Аһ, бәнем чын тәлимәм,
Догамыздыр ышбу яр,
Күрмәк өчен гөл йөзеңни
Газиз улдым би карар...
Кияү һәм бәет әйтүчеләр авылның һәрбер урамыннан икешәр һәм өчәр
мәртәбә үттеләр. Авылда, туйның булуы турында белмәгән, кабат-кабат
әйтелеп йөрелгән бәетне ишетмәгән кеше калмады. Атлар дүртенче мәртәбә
килгән вакытта, Җәләй карт үзе чыгып, егетләргә бу уенны туктатырга кушты.
Кешеләр барысы да, килүче атларга юл ачып, читән һәм койма буйларына
сыендылар. Әйләнә-тирәне искиткеч тирән тынлык каплап алды.
Көчле дәрт белән әйтелгән бәет авазлары ерактан ук яңгырап ишетелеп килде:
Бакчадагы гөл чыбыкның
Башина был-был кунар,
Зифа егет гүзәл яргә
Кочаклашып буй сынар.
Беренче ат капкадан килеп керүгә, Өчтерсәк Хәсән белән Габдулла һавага
таба мылтыктан атып җибәрделәр. Атлар, кинәт кенә сикергәләп читкә
тайпылдылар да тагын алга ташландылар. Мылтыктан атучылар икенчесен
корган арада ике-өч чана ишегалды уртасына кереп туктаган иде инде.
Дүртенче ат капкадан кергән вакытта көчле ату тавышлары яңадан кабатланды.
Өйалды түбәсендә басып торучы Хәнифә дә эшкә керешкән иде инде. Ул,
беренче ат капкадан кергәннән алып иң актык чана кереп туктаганга кадәр,
ишегалдына һәм кешеләр өстенә бертуктаусыз учлап-учлап бавырсак сипте.
Бәет тыңларга килүчеләр, ябырылып, берсен-берсе төрткәләшеп, җирдән
бавырсак җыярга кереште...
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
70
Кияү озата килүче кодалар чаналарыннан озак төшмәде. Алар, кайсылары
тезләнеп утырган, ә кайберләре чана өстендә аягүрә баскан килеш, берсен-
берсе кочаклап яки берсенең иңөстенә икенчесе таянып, һаман бәет әйттеләр.
Бавырсакларның кар астына һәм чана араларына кереп югалганнарына кадәр
эзләп алынды һәм көлешә-көлешә шунда ук ашалып бетелде. Шуннан соң гына
кешеләр бәет әйтүче кодаларның чаналары тирәсенә җыелды. Кодалар уртада калды.
Ишегалдында һәм урамда бәет тыңлау өчен кирәкле булган тынлык урнашты:
Суларыгыз эзгә үзгә, кулымда көмеш йөзек,
Күп илләрни гизеп йөреп тапмадым синдин төзек.
Гөлбакчада йөргән чакта, башмагыма кар тигән,
Рәхмәт төшсен әнкәсенә, сөйгәнеңә бар, дигән.
Иртә сөбхан җил исәдер, ярима сәлам, диген!
Мәхсудемез хасил улды, әлхәмделилла шөкер.
Шуның белән бәет әйтелеп бетте. Чана башына менеп баскан Бәхтиярның:
– Әссәламегаләйкем, кодалар! – дигән сүзләре яңгырап ишетелде.
Аңа каршы:
– Вәгаләйкемәссәлам! Әйдүк, хуш килдегез, кодалар!
– Әйдүк-әйдүк, төшегез чаналардан!
– Бик хуш килдегез! – дигән җаваплар кайтарылды.
Бу вакытта Миңлебай белән Бәхтияр өйалды ишеге янына барып басканнар
иде инде. Бәхтияр ишеккә куллары белән төрткәләп карады. Ләкин ишек
ачылмады. Бәхтияр, үзе белән килүчеләргә мөрәҗәгать итеп:
– Монда әле, егетләр, килүен килдек тә, кайтып китәргә туры килер, ахры,
– диде. Башкалар:
– Нәрсә, нәрсә бар тагын анда? – диештеләр.
– Ишекне ачмыйлар, кайтып китәргә туры килмәгәе, дим.
– Ачмасалар ни, тип тә ват! Анлык кына көч юкмы әллә синдә?
– Катып-туңып килгәч, ничек тә өйләренә кереп җылынырбыз инде, егетләр!
– Әйе, нәрсә булса да эшләргә кирәк.
– Бәхтияр үзе ишекнең телен белеп җиткерми торгандыр ул. Кая, үзем
барыйммы әллә булышырга?
Шулвакыт ишекнең эчке ягыннан «Ишек бавы» җырын әйтүче кызлар
тавышы ишетелде. Җырны Сәрвәр башлый, башка кызлар аңа кушылалар иде:
Ишек бавы бер алтын,
Безнең апай мең алтын,
Җылыныйм, дисәң, бер алтын
Бир, җизни, тыш бик салкын.
– Җизни килгән икәнен дә, тышның бик салкын булуын да беләләр, ә үзләре
һаман кертмиләр, карагыз әле сез боларны, егетләр! Дөньяда шундый усал
балдызлар да була икән тагын, – диде Бәхтияр. Ул ишекне тагын да катырак
дөбердәтә башлады: – Ягез әле, кызлар, туңдырып бетердегез бит инде!
Ә кызлар берөзлексез үзләренекен җырлап торды:
Безнең апай гәүһәрдер,
Тәннәре чын мәрмәрдер,
Ләгыль, якут, гәүһәрдер,
Авызы балдыр, кәүсәрдер.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
71
Зур дәүләт ич, җизни, бу.
Тагын моннан зур ни бар?
Торма малың кызганып,
Җан бирсәң дә урыны бар.
Бәхтияр ишекне тагын да катырак дөбердәтә башлады. Ул:
– Мәгез инде, кызлар, бүлешегез шунда үзара, – дип сөйләнә-сөйләнә,
өйалды ишегенең өске ярыгыннан кызларга акча бирде.
Ләкин ишек һаман да ачылмады. Кызлар «ишек бавы» өчен акча сорауларын
дәвам итте:
Бирсәң, күп бир син безгә,
Без разый түгел әзгә,
Яудыр алтын, көмештән,
Бакыр төрмә кәгазьгә.
Бәхтияр тагын ишек ярыгыннан акча сузды, һәм кызлар ишекне ача да
башладылар. Әмма Бәхтиярның чамалап алып килгән акчасы бирелеп бетмәгән
икән әле. Ул, кеше-кара күргәнче биреп калу теләге белән, калган берничә тиен
акчасын тиз генә Сәрвәрнең кулына тоттырды һәм:
– Әй, кодача, алай ашыгып ачмыйлар аны! – дип, тегенең колагына гына
пышылдап куйды.
Кунакларны бик зурлап һәм хөрмәт белән өйгә керттеләр.
23
Кунаклар сәкегә утырышты. Өчтерсәк Хәсән аш өенә кереп киткән иде, ул
аннан кечкенә генә җиз ләгән белән гаять зур җиз комган тотып, иңбашына
баш-башлары кызыл белән чигелгән киң һәм озын сөлге салып чыкты. Ләгәнне
сәкенең уртасына куйды, аннан соң түр почмакта утыручы Миңлебайның
алдынарак шудырды да:
– Кияүдән башлап җибәрик әле, – диде.
Ул шулай табындагыларның һәммәсенең дә кулларын юдырып, авызларын
чайкатып чыкты...
Ашау әйберләреннән иң элек токмач килде. Токмачтан соң табак тутырып
ит һәм уллама бишбармак яки алдама дип тә атала торган куллама, аннан соң
кияү пилмәне һәм кияү бәлешләре китерелде.
Гадәт буенча үткәрелә торган туйларга туры китереп, Миңлебайдан
башкалар һәммәсе дә өс һәм баш киемнәрен (түбәтәйләр генә үз урынында
калды) салып утырдылар. Миңлебай исә, өй эчендә гаять эссе һәм бөркү булуга
да карамастан, өстендәге соры чикмәнен һәм аның өстеннән киелгән кара
җиләнен салмады. Җилән өстеннән чорнап-чорнап куелган кызыл билбавын
да чишмәде, башындагы камалы бүреген тагын да басыбрак куйды. Аның
маңгаеннан һәм битләреннән бөрчек-бөрчек тир тамчылары агып торды.
Чаршау артындагы кызлар, шаяртып, аның җилкәсенә инә белән чәнечтеләр.
Ләкин Миңлебай бер сүз дә әйтмәде һәм чыраен да сытып күрсәтмәде.
Кызларның сынауларына каршы ул түзәргә, бары тик түзәргә генә тиеш иде.
Бәхтияр, мәҗлесне күңелле итеп уздырыр өчен, үзенең барлык көчен салды.
Чаршау артындагы кызлар да аның белән күбрәк шаярдылар, аңа һәрвакыт
инә белән кадап, аны кычкыртып һәм сикертеп кенә тордылар. Бәхтияр, тәненә
инә кадалган саен:
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
72
– Харап итәләр мине монда, егетләр! Бу Сәрвәр кодача бигрәк усал булып
чыкты. Туйдырыйк әле шуларны бер, – дип сөйләнә-сөйләнә, аерым табак яки
тәрилкәгә салып, кызлар ягына токмач, ит, пилмән чыгарып торды.
Калай табага катырылган баллы бавырсак иң актыктан китерелде. Аны
чыгаручы Өчтерсәк Хәсән, подносны табын уртасына куйды да:
– Менә, кодалар, теләсәгез нәрсә эшләтегез! Пешерүе бездән булды, ашавы
– сездән, – диде.
Бәхтияр аның масаюлы кыяфәтеннән көлеп җибәрде, һәм ул шунда ук
кодасы белән «сатулаша» башлады:
– Ашавы сездән, дип соң, бу нәрсәне пычаксыз ашап булмый инде аны.
Ашатасыгыз килсә, пычак китерегез!
– Бездә пычак юк шул инде, кода, гафу итәсез!
– Әле яңа гына бәлеш кискән пычак та ярый безгә. Үз кеше итеп кенә, син
безгә шул пычакны чыгарып бир инде, Хәсән кода!
– Егет кешенең кесәсендә бер сум акча белән бер пәке йөрергә тиеш, диләр
бит. Шуның шикелле...
Хәсән кодасы белән эш чыгарлык булмагач, Бәхтияр Миңлебайга карап
сөйли башлады:
– Нишлибез соң инде? Монда, туганкай, синнән дә ныграк газапланып
утырган кеше юк, берәр әмәлен табасыңмы әллә? Кактырып-суктырып та
әйтеп куйдылар. Бер сум акчаны ишектән кергәндә биреп калдырдык... Синдә
юкмы соң берәр пычак кебек нәрсә?
Миңлебай:
– Бер нәрсә бар иде бугай шунда, казан кыргычы сымак кына, – дип сөйләнә-
сөйләнә, кесәсен актарырга кереште.
Аның кесәсеннән ялтырап торган ак калай саплы пәке чыкты. Бәхтияр, бу
пәкене кулында әйләндерә-әйләндерә, озак кына мактап торды. Шул арада
табындагыларның һәркайсысы өстеннән күз йөртеп чыкты да, пәкене бәетчегә
сузып:
– Моны син башкарып чык инде, Гыйльметдин абзый! – диде.
Гыйльметдин табын аша үрелеп кенә пәкене алды. Күзләрен челт-челт
йомгалап, ишек янындагы бала-чагага таба ияген һәм кып-кызыл түгәрәк
сакалын кагып куйды. Пәкене малайларга күрсәтеп кенә алды да:
– Ай-һай, пәкесе лә пәкесе! Үзе көмеш саплы, үзе алтыннан ясалган икән.
Моны кайнеләрнең кайсысы эләктерер икән? – дип сөйләнә-сөйләнә, баллы
бавырсакны кискәләргә һәм кодалар алдына бүлгәләп куярга кереште. Сәлиха
белән Хәнифә исә, түгәрәк чынаякларга каты гына чәй ясап, берәм-берәм
кодалар ягына чыгарып тордылар.
Бүгенге көнгә карата Бәхтиярның тагын бер «зур» эше калды. Ул да
булса, «үзе көмеш саплы, үзе алтыннан ясалган» пәкене «кемгә әндерек!»
кычкыртырга кирәк иде. Бәхтияр ишек катындагы малайларга тиз-тиз генә
аңлата башлады:
– Менә шулай. Мин: «Кемгә әндерек?» дип пәкене югары күтәрүгә, «Миңа
әндерек!» дигән сүзләрне кайсыгыз элек кычкырса, пәке шуңа була... Кемгә
әндерек?!
Ишек катында торучы балаларның һәммәсе дә берьюлы:
– Миңа әндерек! – дип кычкырдылар һәм пәкенең кемгә булса да бирелүен
көтеп тора башладылар. Ләкин Бәхтияр пәкене тиз генә ычкындырырга теләми
иде. Ул:
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
73
– Юк, булмады әле. Кайсыгыз алдан кычкырганны да белми калдым. Йә,
кемгә-ә әндерек?
– Миңа-а әндерек! Миңа!..
Әмма уен малайлар өчен шактый ук күңелсез бетте. Малайлар янында,
үзенең әле сөйләшә дә белмәгән баласы Хөсәенне күтәреп, Сәлиха тора иде.
Туйның билгеле тәртипләре буенча, Мәрьямнең иң якын энесе шул Хөсәен
булганлыктан, бавырсак пәкесе аңа тиеш иде. Бәхтияр да:
– Булмады, бу егетләр кычкыра да белми икән. Әнә Хөсәен, ичмасам,
булдырды, – дип сөйләнә-сөйләнә, пәкене Хөсәенгә тоттырды...
Баллы бавырсактан бушаган подноска, хәлле-хәленчә дигәндәй, һәркайсысы
үзенең өйдән үк әзерләп алып килгән акчасын салды. Бәхтияр, төрле уен-
көлке сүзләр әйтеп, подносны Өчтерсәк Хәсәнгә алып бирде. Аның аш өеннән
әйләнеп керүен көтеп торганнан соң:
– Ярый, егетләр, хуш иттек, – диде...
Кунаклар, яшьләргә исәнлек-саулык, бәхетле тормыш теләп, таралыша
башлады...
* * *
Алар икәүдән-икәү генә калгач, бераз вакыт өй эчендә тирән тынлык хөкем
сөрде. Гадәт буенча, беренче башлап Мәрьям чыбылдык эченнән чыгарга,
Миңлебай белән ике куллап күрешергә һәм аңардан хәл-әхвәл сорашырга, ахыр
килеп, Миңлебайның чуалтып-чуалтып бәйләнгән кызыл билбавын чишәргә
һәм аның киемнәрен салдырып алып куярга тиеш иде. Ләкин, Сәлиха җиңгәсе
кабат-кабат өйрәтеп кертүгә дә карамастан, ул гадәтләрнең барысын да шулай
кушылганча гына эшләргә уңайсызланып, Мәрьям чыбылдык эченнән чыкмый
торды. Барысын да шулай алдан кушканча гына итеп эшләү, ничектер, бик тә
коры һәм гаять мәгънәсез кебек тоела иде аңа. Аның күңеле башкачарак бер
хәл булуын көтә иде.
Миңлебай исә, шушы тынлыкның үзеннән аерым бер тәм табып һәм
ләззәтләнеп, ишек янында баскан килеш кузгалмыйча гына торды. Ләкин
ул берничә секундка, бары тик берничә секундка гына шулай түзә алды. Ул,
бүреген салып сәкегә ыргытты да, маңгаендагы тир тамчыларын чикмән җиңе
белән сөртә-сөртә, чыбылдыкка таба бара башлады. Менә ул барып җитте,
менә ул чыбылдыкның бер кырыен ипләп кенә күтәрә башлады.
Нәкъ шул вакытта Мәрьям дә чыбылдык эченнән чыгып килә иде. Ул,
шундый кинәт очрашудан сискәнеп куйды да, бер генә авыз сүз дә әйтмичә,
Миңлебайның кочагына ташланды. Берсе өчен икенчесе утка керергә дә әзер
торган ике яшь кешенең кайнар иреннәре бергә кушылды. Һәм алар, берсен-
берсе кысып кочаклаган килеш онтылып, озак кына вакыт тын тордылар.
Мәрьямнең күзләреннән шатлык яшьләре, кайнар һәм татлы яшь бөртекләре
акты. Ул, Миңлебайның көчле күкрәгенә башын салып, балаларча гамьсез
һәм эчкерсез иркәләнү белән аңа сыенды, акрын-акрын гына аның куенына
сеңә барган кебек булды...
24
Җәләй карт кияве белән кызын кунак итүгә бер атна, аларның килеп-китеп
йөрүләренә бер ай вакытны чамалап, шул турыда Хисамый кодасы белән дә
сөйләшеп куйган иде. Ләкин аңа үзенең бу уйларын тормышка ашырырга
мөмкинлек булмады.
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
74
Миңлебай белән Мәрьямне «кияү мунчасы»на уяткан вакытта таң да атып
җитмәгән иде әле. Мунча Җәләйнең үз ишегалдында гына булганлыктан, кияү
белән кызны илтер өчен ат җигүнең кирәге булмады. Шулай да, кияү җиңгәсе
Сәлиха аларны мунча ишегенә кадәр озата барды. Ул, яшьләр уйный-көлә
мунчага кереп киткән вакытта:
– Оза-ак итеп, рәхәтләнеп керегез! Эссесе дә бик һәйбәт, суы да җитәрлек,
– дип, үз хезмәтен үзе мактап калды.
Миңлебайлар чыккач, Сәлиха тиз генә мунчага керде. Мунча яккан җиңги
өчен дип, кияүнең тәрәзә төбенә куеп калдырган бер сум акчасын алды.
Мунчаны яхшылап җыештырды. Шуннан соң мунчага Бәхтияр белән Хәнифә
киттеләр.
Кода-кодачаларны кияү мунчасына кертү эше кояш чыкканга кадәр дәвам
итте. Өчтерсәк Хәсән берөзлексез ат белән йөреп, тиешле кешеләрне ташып
торды. Ләкин Хисамый белән Мәгузә кияү мунчасына килмәделәр. Моны
ишеткәч, Сәлиха төкерекләрен чәчә-чәчә ирен тиргәргә кереште:
– Алар ни өчен шулай итәләр, дисең? Барысы да синең аңгыралыктан. Кем
дә кем төп кода белән кодагыйны адәм актыгына калдыра? Әйттем бит мин
сиңа, кияүләрдән соң ук кода белән кодагыйга әйтик, дидем.
Хәсән:
– Мин аларга яхшылык ягыннан уйладым бит. Артык кызу мунча карт
белән карчыкка ярамас, дип.
Хатыны аңа тынын алырга да ирек бирмәде:
– Уйладым да уйладым! Мондый вакытта уйлап кына калмыйлар аны.
Үзләреннән сорарга иде... Юк, мин моны өйдәгеләргә кереп әйтә алмыйм.
Бар, ничек кенә итеп булса да алып кил үзләрен!
Хәсән аларга өч мәртәбә барды, ләкин Хисамый һаман үзенекен әйтте:
– Без бара алмыйбыз, кода! Бу бер дә үпкәләүдән түгел. Уйламаган зур
кайгы килеп чыкты. Җәләй кода үзе безгә килсен дә, аның белән аңлашып
аласы эшләребез бар.
Шулай итеп, бу мәсьәлә зурга күтәрелде. Сәлиха уйлаганча шома гына үтеп
китмәде. Бу турыда Җәләй картка әйткәч:
– Хисамый кода алай мунча-мазар өчен генә үпкәләп йөрмәс. Нәрсә булса
да башка берәр эш бардыр, – диде дә, тиз-тиз генә киенеп, ашыга-ашыга
чыгып китте.
Ул киткәч, Мөршидә Сәлихадан сакланып кына сорап куйды:
– Әллә кияү белән Мәрьямнең арасы бозылганмы, килен? Араларында
ул-бу хәл сизмәдеңме?
– Юк-юк, җиңги, ул турыда уеңа да китерә күрмә! Киявебез бик матур, бик
күңелле генә йөри.
Мөршидә карчык, авыр гына көрсенеп:
– Шулай була күрсен инде, йә Рабби! – диде.
Озакламый, Хисамый кодасын ияртеп, Җәләй үзе дә әйләнеп кайтты. Сәлиха
аларны тәрәзәдән күреп калды һәм тиз генә чыгып китте. Мөршидә яулыгы
белән йөзен каплады, киштәдә элүле торган чаршауны төшереп, үзе почмак
якта бүленеп калды. Тегеләр ишектән килеп кергәч тә, ишетелер-ишетелмәс
кенә тавыш белән:
– Әйдүк, кода, исән-сау гына торасызмы? – диде.
Хисамый сәке кырыена барып утырды. Ул, сүзне бәлки Җәләй кодасы үзе
башлар дип көтеп торганнан соң:
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
75
– Бик күңелсез хәлләр бар әле безнең, кодагый, – дип сөйләргә кереште. –
Менә Миңлебай киявегезгә, берсекөнгә хезмәткә китәргә дип әйтеп язу килеп
төште. Берәр айсыз да китмәс әле дип уйлап йөри идек, – диде.
Мөршидә тыела алмыйча үксеп елый иде инде. Ул, күз яшьләрен алъяпкыч
итәге белән сөртә-сөртә:
– Ходаем! Бәхетсез балалар! Куй инде, бу кадәр боларга гына туры килеп
торыр икән, – диде.
Җәләй карт башта аны юатып карады. Мөршидә алай да тыелмагач:
– Син, әнисе, үзеңнең хатынлыгыңа барма әле! Еламагаең, гомерең буена
улап торсаң да, безнеңчә булмаячак бит, – дип тиргәп тә, үпкәләп тә әйтте. –
Менә шушы ике көн эчендә нәрсә эшләргә? Туйның эшен ничек итеп бетереп
алырга? Ана кеше булсаң, син менә шуны әйт!
Хисамый да Җәләй әйткәннәрне куәтләде:
– Кодагый, һәркайсыбызга да уңайсыз инде бу хәл. Ни эшләмәк кирәк бит,
авыр булса да түзәргә туры килә.
Ул, сүзен бүлеп, бераз гына уйланып алды. Аннан соң, бер Җәләйгә, бер
Мөршидә ягына карап, дәвам итте:
– Минем уемча, килен төшереп, туйның эшен бетереп алу яхшы булыр
иде. Вакыт бик кысынкы инде кысынкысын. Бары белән әмәлләрбез әле
шунда...
Мөршидә елавыннан тукталырга тырышты. Ул, ирексезләп аккан күз
яшьләрен яулык почмагына сөртә-сөртә:
– Килен төшерүне калдырып торсак та инде... Ике йорт арасында йөрер
иде әле шунда, Мәрьямне әйтәм, – диде.
– Алай итәргә ярамый! – дип, хатынына каршы төште Җәләй.
– Әйе, килен төшерми калсак, бик күңелсез була ул, – диде Хисамый да.
– Дус-дошман арасында да яхшы түгел. Ул бит, киявегез, бүген барып иртәгә
кайтыр өчен генә китми. Өч елга китә, нәкъ өч елга!
– Аптыраганнан әйтүем инде, кода, күңелеңә авыр ала күрмә тагын. Ничек
итеп әйтсәң дә, вай инде моңа, – диде Мөршидә.
Җәләй, мәсьәлә тәмам хәл кылынган кебек кискен генә:
– Мондый хәл булгач, кеше гайбәте, фәләне-фәсмәтәне дип торып булмый
инде, кода. Мөмкин булган хәтлесен генә әзерләнерсез дә, иртәгә бетереп тә
алырбыз. Без дә күп кеше җибәрмәбез...
Бу вакытта, аларны картлардан бер генә стена аерып торуга карамастан,
Миңлебай белән Мәрьям бернәрсәдән дә хәбәрле түгелләр иде әле. Миңлебай,
кайнар тары коймагы белән чәй эчкәннән соң, чыбылдык эчендә рәхәт кенә хәл
җыеп ята. Мәрьям чынаякларны почмак якка чыгарып йөри иде. Мәрьям, әле
«әй» дип тә, «әтисе» дип тә әйтергә күнекмәгәнлектән, Миңлебайны берничек
тә атамыйча гына сорау бирде:
– Сине бик тиз җибәреп куймаслар микән инде?
– Кимендә бер ай тотарлар әле. Бәлки, безнең бәхеттән, биш-алты айга да
сузарлар. Кайбер елгыларны шулай соң да алалар бит.
Мәрьям, Миңлебайның биш-алты айга калуы тәмам хәл кылынган шикелле
аңлап:
– Әмма шулай булса! Әмма сине тагын бер елга калдырып куйсалар! – диде.
Нәкъ шулвакыт, Миңлебайның берсекөнгә китәчәк икәнен әйтү өчен, алар
янына Сәлиха керде...
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
76
25
Төш вакытлары якынлашты. Ишегалды һәм капка әйләнәсе туй карау өчен
килгән кешеләр белән тулды. Кинәт кенә:
– Киләләр, киләләр!
– Килен килә! – дигән тавышлар әйләнә-тирәне шаулатып җибәрде.
Малайларның берсе, шул арада йөгереп барып, капканы ачып та куйды. Гатау:
– Капканы ачарга кем кушты сезгә? Әле беренче килүдә генә кертәләрмени!
– дип, бала-чаганы тирги-тирги капканы ябып куйды.
Иң алдагы килен чанасына Җәләйнең карт чабышкысы белән Лор-Лор
Ситдыйкның көрән аты парлап җигелгән. Алар, җиңел генә җил капканы
бәреп кереп китәрдәй булып, туп-туры Бәхтияр белән Гатауның өстенә килә
башладылар. Бәхтияр тиз генә аларның тезгеннәреннән эләктереп алды,
сул кулындагы мылтыкны Гатауга сузып, атларны киредән урамга борып
төшерә башлады. Ат башында унике-унөч яшьләр тирәсендәге юаш кына
бер малай иде. Ул өйдән үк өйрәтелеп җибәрелгән булса кирәк, Бәхтиярның
кыланышларына аның бер дә исе китмәде. Киресенчә, атларны яңадан урамга
борып төшерүдә ул үзе Бәхтиярга булыша башлады.
Миңлебай белән Мәрьям чыбылдык эчендә иде. Бәхтияр, үзенең шаян
сүзләрен аларга да ишеттерергә тырышып:
– Барыгыз әле, бераз туңыбрак килегез! – дип кычкырып калды. Аннан соң
янындагы малайларга борылып:
– Менә инде капканы ачып җибәрсәгез дә була, – диде.
«Таянчык бозавын» Барый, Миңлебайның кече энесе тотарга тиеш иде.
Ләкин ул, Барый, кечкенә генә ябык ала бозауны лапастан алып чыга алмыйча
аптырап бетте. Тагын аз гына азапланса, Барыйның кычкырып елап җибәрүе,
ә бавырсак чүпләргә килгән малайларның аңардан көлүләре, аны мыскыл
итүләре мөмкин иде. Моны барысыннан да алда Сәрвәр күреп өлгерде. Ул:
– Һай-й, үземнең кечкенә генә акыллы кодамны берсе дә күрми, – дип
сөйләнә-сөйләнә, Барыйның күңелен күтәреп, бозауны чыгаруда аңа булыша
башлады.
Күңеле белән һәрвакыт Сәрвәрне эзләп, күзләре белән аның һәрбер
хәрәкәтен күзәтеп, адым саен аңа сокланып йөргән Гатау, уңайлы мәлдән
файдаланырга һәм Сәрвәргә нәрсә булса да әйтергә, берәр сүз кушарга,
күңелендәген аңа сиздереп, аңлатып калырга теләп, кызу-кызу гына Барый
белән Сәрвәр янына барды.
Сәрвәр, Мәрьям апасы шикелле үк килешле генә таза тәнле, ак чырайлы,
сызылып кына торган нечкә кара кашлы, куе соргылт күзле бер кыз булып,
Мәрьямгә караганда шаянрак, һәрвакыт шат күңелле һәм уйнап-көлеп йөрергә
яратучан. Аның аз гына кыланыбрак, шул ук вакытта үзен-үзе түбәнсетмичә бераз
гына эрерәк тотып сөйләшүендә дә, көйдереп алырлык итеп карый торган үткен
күз карашында да Мәрьям белән нык охшашлык бар. Бишмәтсез генә, күкрәген
кабартарак төшеп, Миңлебай төрмәдән котылып кайткан көнне Мәрьям сөенечкә
биргән укалы камзул өстеннән ак алъяпкыч бәйләп йөрү аңа бигрәк тә килешә.
Мондый вакытларда Гатау аны тагын да ярата, аңа тагын да соклана төшә, аңардан
күзләрен ала алмыйча, озаклап-озаклап карап тора. Моны Сәрвәр үзе дә яхшы
сизенә. Һәм ул, юри Гатауның күзләрендә ут уйнатыр өчен, бишмәтсез генә һәм
күлмәк җиңнәрен сызганып, тыгыз беләкләрен күрсәтеп йөри.
Ә менә хәзер, салкында, аның беләкләре кып-кызыл булып, тагын да
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
77
матурланып торалар. Гатау, лапастан бозау чыгарышуда булышкан булып,
Сәрвәрнең уң беләгеннән кысып кына тотып алды. Сәрвәр Гатауның бу
кыланышына һичбер каршылык күрсәтмәде. Ул беләген һаман элекке
урынында, бозауның аркасында килеш калдырды. Аның соргылт күзләре матур
һәм бәхетле елмаялар иде. Гатау, мондый вакытта сүзсез калырга ярамый,
нәрсә булса да әйтергә кирәк дип уйлаганлыктан гына:
– Салкын тидерерсең, кодача! Өстеңә киеп йөрергә кирәк, – дигән булды.
Сәрвәр ягымлы гына елмаеп, беленер-беленмәс кенә башын чайкап һәм
авыз кырыен тартып куйды. Бу аның: «Ю-юк, кода, мин салкынның нәрсә
икәнен дә белмим», – дигән мәгънәне аңлатуы иде.
Шулвакыт малайларның:
– Киләләр, киләләр! – дип кычкырган тавышлары ишетелде.
Сәрвәр бозау яныннан китәргә теләде. Ләкин, беләгеннән кысып тоткан килеш,
Гатау аны җибәрмәде. Сәрвәр бу юлы да аңа телдән җавап кайтармады. Башта
елмаеп кына карап куйды. Аннан соң, лапас эчендәге тирес өеменә таба ымлап,
күзен кысты һәм кашларын уйнатып алды. Бу: «Озакламый мин җыештырырга
чыгам, ә син шунда килеп мине көтеп торырсың», – дигән сүзе иде аның. Гатау
да моны шулай аңлады һәм кызның беләген шунда ук ычкындырды. Аның кып-
кызыл беләгендә юл-юл ак таплар булып, Гатауның бармак эзләре төшеп калды.
Сәрвәр, ишегалдындагы кешеләр күрмәсен өчен, беләгенең шул урынын сул
кулы белән каплады да, кош тоткандай куана-куана йөгереп, аш өенә кереп китте.
Капкадан атлар керә башлады. Бәхтияр бер-бер артлы ике мәртәбә
мылтыктан атты. Атлар, мылтык тавышыннан куркышып, берсен-берсе
тыгызлап туктадылар. Өйалды түбәсендәге Хәнифә атлар һәм кешеләр өстенә
бавырсак сипте...
Бу арада Гатау белән Барый да лапастан чыкты. Алар «таянчык бозавын»
килен чанасы янына илтеп туктаттылар. Гатау, үзе генә тотмаганы өчен
энесенең күңелсезләнүен күреп, бозауның муенчак бавын чана үрәчәсеннән
эләктереп алды да Барыйга тоттырды. Ә үзе бераз читкәрәк китеп басты.
Бәхтияр, кар өстенә егыла-егыла бавырсак җыйган кешеләрне көч-хәл
белән аралап үтте дә артлы чана өстенә корылган чыбылдыкның бер кырыен
ачып җибәрде.
– Әйдүк, кунаклар, сау-сәламәт кенә килдегезме? – диде.
Миңлебай, дусларча елмаеп кына:
– Бик һәйбәт әле, үзегез сәламәтме? – диде һәм чанадан төшү өчен
урыныннан кузгалды.
Улының китүе кайгысыннан Мәгузәнең йөзенә сары коелган, күз төпләре
кара көеп калган, аның йөрерлек тә хәле юк иде. Аны өй ишегеннән килен
чанасына кадәр Гатау җитәкләп китерде. Ана, авыру кешенең интегүле юаш
тавышы белән сузып:
– Нихәл, килен, исән-сау гына килдеңме? – диде.
Мәрьям әле һаман да чанада утыра иде. Ул биеме килеп исәнләшкәч кенә
урыныннан кузгалды. Аның белән ике куллап күрешә-күрешә:
– Аллага шөкер әле, үзегез исән-сау торасызмы? – диде.
Мәрьям, бер кулы белән Мәгузәнең иңбашына, икенчесе белән ала бозауга
таянып, чанадан төште. Бишмәт кесәсеннән кечкенә генә бер төенчек алды.
Бу төенчектәге көмеш тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәне ул биеменә, ап-ак
дебет перчатканы таянчык тоткан Барыйга бүләк итте.
Инде хәзер Мәрьямнең өйгә керәсе, үзе килен булып төшкән йортның бусагасын
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
78
беренче мәртәбә атлап үтәсе калды. Аның кулында – ал, сары, зәңгәр ефәкләр
белән чукланган зур гына ак кулъяулык. Монысы, бием һәм биатай бусагасыннан
беренче атлап керү истәлеге итеп Миңлебайга биреләчәк бүләк. Мәрьям әнә шул
кулъяулыкны бишмәт җиңеннән чыгару белән, аңа өйгә керер өчен юл ачып, кешеләр
тиз генә як-якка тайпылды. Миңлебай кулъяулыкның бер почмагыннан тотып
алдан, Мәрьям исә, икенче почмагыннан тотып аңа ияргәне хәлдә, алар өйгә кереп
киттеләр. Кияү белән килен артыннан кодачалар, алар артыннан кодалар керде...
Мәҗлеснең башыннан алып ахырына кадәр – кодалар ягында да, шулай ук
кодачалар ягында да – сүз Миңлебай турында, Мәрьям турында, аларның бик
кызганыч рәвештә, туйлары да бетеп җитмәс борын аерылулары турында барды...
Мәрьямнең, ефәк күлмәк киеп, әллә нинди шәһәр хатын-кызлары шикелле
эчке киемнәрен кешегә күрсәтеп йөрисе килми иде. Ул, Хәнифә ахирәте аша
сүз җаен туры китереп кенә:
– Илдә-көндә булмаганны кыланып, кеше көлдереп булмас инде анысы, –
дип ишеттерде.
Мәгузә карчык та:
– Нишләп яратсын ул аны? Акылсызмыни ул – ефәк күлмәк киеп, гәүдәсен
сурайтып йөрергә?! – диде.
Моннан ун ел элек, ат чабышы вакытында, Җәләй карт Миңлебайга бүләк
иткән күлмәклек ефәкне, авылда алучы булмагач, Оренбург шәһәренә илтеп
саттылар. Аның урынына җете зәңгәр өстенә саргылт бизәкләр төшкән ситсы
алып, изүенә әйләнмәле-әйләнмәле укалар тоткан, ука әйләнмәләре өстеннән
тәңкәләр тезгән һәм җиде итәкле итеп тегелгән күлмәк, Мәгузә карчык әйтмешли,
бик затлы һәм күңелгә ятышып торган бүләк, кияү бүләге әзерләделәр.
Мәрьям бүген әнә шул матур гына бүләк күлмәген киде, аның өстеннән
«кетердәп торган» ап-ак алъяпкыч бәйләп алды. Кунак булып бер-ике чынаяк кына
чәй эчте дә, күлмәк җиңнәрен аз гына сызгана төшеп, кызу-кызу эшкә кереште. Ул
– үзен озата килгән агалары, җиңгәләре алдында эш белән сыналырга, үзе камырын
басып һәм токмачын кисеп ашын өлгертергә, чәен куеп эчерергә тиеш иде.
Киленгә су юлы күрсәтәбез дип, Мәрьямне бүген суга җибәреп
азапламадылар. Әмма өй эчендәге эшләрнең берсендә дә ул сынатмады.
Нәрсәгә генә тотынса да, куллары килешеп, ал да гөл итеп эшләп куя иде.
Яшь киленне шаярту, бүләк бирмәгән яки аз биргән өчен дип, җәеп куйган
токмачын үзе күрмәгәндә ертып китү кебекләр, гадәттә, Мәрьям шикелле уңган
киленнәргә карата да эшләнә. Әмма Мәрьямне алай шаяртып йөдәтүләр һич
тә булмады. Мәгузә карчык:
– Киленнең болай да борчулы вакыты. Аның тирәсендә чуалып йөрисе
булмагыз. Аңарда сезнең кайгы гына түгел, – дип, Гатауын да, Барыен да,
башка туган-тумачаларының бала-чагасын да алдан ук кисәтеп куйган иде.
26
Ә менә хәзер төн. Тышта җил дә, буран да юк. Ләкин чатнама суык. Бу –
тәрәзәләргә каткан боздан да, өй бүрәнәләренең шартлап-шартлап куюыннан
да аңлашыла.
Әмма өйдә җылы, хәтта эссе. Төннең-төне буенча алар сөйләшеп, берсен-
берсе иркәләп һәм юатышып чыктылар. Алар икесе бер түшәктә, икесе дә бер
юрган астында. Миңлебай чалкан яткан, Мәрьям аның киң күкрәгенә башын
салган да, аңа иркәләнеп, бөтен буе белән аңа сыенган. Аларның ялангач
тәннәре бер-берсенә тиеп торудан рәхәт таба.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
79
Алар таң алдыннан гына йокыга киттеләр...
Мәрьям ишекне каты гына дөбердәткән тавышка уянды. Миңлебай, бер
кулы белән Мәрьямнең муены астыннан, икенчесе белән аның күкрәк өстеннән
уратып алып кочаклаган килеш, тирләп кенә йоклый иде. Мәрьям күзләрен
ачты. Ул үзенең кайда булуын, башыннан нинди хәлләр кичүен хәтерләргә
тырышты.
Бу – Миңлебайларның зур өе иде. Кичә кич белән Мәрьямгә үз урыннарын
шушы өйгә җәяргә куштылар. Башкалар аш өендә йокларга булып, тик Гатау гына
үзенең дус-ишләреннән берәрсенә барып куну өчен дип урамга чыгып китте.
Мәрьям боларны башын юрган астыннан чыгарып карау белән үк хәтерләп алды.
Яшь килен бүген бик иртә торырга, мунча ягып, бием белән биатайны
хөрмәтләргә, алар мунчадан чыгышка ашын әзерләргә һәм чәен кайнатып
торырга тиеш иде. Болар турында уйлагач, Мәрьямнең күңеле куркып куйды.
Ләкин ул шунда ук Хәнифә ахирәтенең вәгъдәләрен хәтерләде. Кичтән үк ул:
– Мунча миченә үзем ут төртеп җибәрермен. Гатау мичкә белән су китерер.
Син инде, ахирәткәем, тыныч кына йокла, болай да рәхәтләнеп тора алмадыгыз,
– дигән иде.
Ишек кагу тавышын ишетеп урыныннан кузгалган вакытта Мәрьям
шуларны исенә төшерде. Һәм ул:
– Нәрсә генә булды икән? Оятка гына калмасам ярар иде, – дип борчылды.
Ишек кагу тагын кабатланды. Мәрьям, Миңлебайны уятмаска тырышып,
аның кулын үзенең күкрәге өстеннән акрын, бик акрын гына алып куйды.
Юрган астыннан шуышып кына чыгып, өстенә күлмәген, ялангач аягына гына
киез итеген киеп алды. Башына шәлен каплады да ашыга-ашыга ишеккә таба
китте. Ишекнең эчке келәсен ачып, тиз генә өйалдына чыкты.
Ишек кагучы Хәнифә икән. Ул, Мәрьямне күрүгә аны кочаклап алып:
– Йә, ахирәтем, исән-сау гына йокладыгызмы? Әбәү, җаным, әле тәнеңдәге
тирләрең дә кипмәгән икән, – диде.
Мәрьям, Хәнифәнең бишмәт суыгыннан чымрап киткән тәнен куырып:
– Хай, ахирәт, син дә иртәрәк уятмагансың! – диде.
Хәнифә аны тынычландырырга ашыкты:
– Юк-юк, ахирәт, бер дә хафаланма! Мунчаны үз вакытында булдырдым.
Күптән үк керә дә башладык инде. Хәзер әтиеңнәр кереп ята.
– Шуңарчы уятмагансың икән! Аш-су яклары ничек соң?
– Барысы да әзер. Тизрәк киенегез дә, әтиеңнәр артыннан мунчага сез
барырсыз...
Мәрьям, ишек тоткасына кулын салып:
– Рәхмәт инде, ахирәт, бу яхшылыкларыңны гомеремдә дә онытмам, – диде
дә, ишекне акрын гына ачып, өйгә кереп китте.
Миңлебай һаман йоклый иде әле. Мәрьям аның киң маңгаен каплап торган
коңгырт куе чәченә, сулыш алган саен калкып, сулыш чыгарган саен түбән
тартылып кузгалгалап торган көчле күкрәгенә карап, берәр минут уйланып торды.
Мәрьям аны уятырга, аны шундый тәмле йокысыннан аерырга кызгана иде.
Менә Мәрьям аның янына утырды. Ул, сизелер-сизелмәс кенә итеп,
Миңлебайның тир белән юешләнгән маңгаен һәм каты гына чәч бөдрәләрен
үпте. Аннан соң:
– Йә, торасыңмы инде? – дип иркәләп кенә әйтте.
Миңлебай акрын гына күзләрен ачты, һәм Мәрьям аны кулларыннан тартып
торгыза башлады...
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
80
Алар мунчадан чыкканчы, Җәләй белән Мөршидәгә чәй эчерә тордылар.
Хисамый, Җәләйнең чынаягына чәй ясап бирде дә:
– Заманалар бик үзгәреп китте хәзер, кода, авырлашып китте! Ярлы казачиларның
хәлен патша белми микәнни? Күр инде, кичә туй, бүген хезмәткә, – диде.
Җәләй карт сакланып кына әйтеп куйды:
– Кеше сүзенә ышансаң, кода, әллә нәрсәләр бар хәзер дөньяда. Күрәсең,
патшаның үз хәле дә мөшкел булса кирәк... Фатыйма кодачаның иреннән хат
бар, диме?
– Әйе, хат та килгән, яныннан кеше дә кайткан. Ул Япон сугышыннан каты
гына яраланып чыккан. Сәламәтләнү белән аны кайсыдыр бер ерак шәһәргә
җибәргәннәр. Ә анда ике айдан артык эшчеләр чуалышы бара икән. Менә
шунда, тегеләрне тәртипкә салу өчен, казачилар кирәк булган.
– Аның елы да тулды бугай инде? Кайту турында әйтмәгәнме соң?
– Юк. Хәзергә Оренбурга гына кайткан әле. Менә шул буталышлар булып
торгач, кайту яклары да кыен күрәсең инде. Фатыйма ире янына киткән бит,
шуңа күрә туйга да килә алмады.
Шулвакыт шыгырдап капка ачылды. Кем дә булса урыныннан кузгалып
тәрәзәдән карарга да өлгермәде:
– Өйдәләрме-е? – дигән калын тавыш ишетелде.
Бу – авылның уряднигы Великороднов Степан Степанович иде. Хисамый,
башына бүреген, аягына кыска кунычлы киез итеген киеп, бишмәтен җилкәсенә
генә салды да, ишегалдына чыкты. Урядник аны күрү белән үк:
– Нусс! Хисамый Фатыйхович, Миңлебай чыгып киттеме әле? – дип сорады.
– Юк әле, господин урядник, җыенып бетә алмадык әле.
Урядник атының тезгеннәрен тарткалап куйды. Аның озын торыклы биек җирән
аты тыпырчынып, бер алга таба ымтылып, бер исә артка чигенеп алды. Урядник:
– Бер минут та торгызасы булмагыз, Хисамый Фатыйхович! Башка
авылныкылар үтеп китте инде. Безнекеләр дә хәзер чыгып бетәләр. Иртәгә
иртә белән Оренбургта булырга кирәк аларга.
Урядник килеп киткәннән соң, аш-суның тәме һәм ләззәте югалды. Ашыгыч
рәвештә Миңлебайны озату чараларын күрү, кайгырып елашулар башланды.
Бәхтияр белән Гатау, атларны юлга әзерләп куярга дип чыгып киттеләр.
Мунчадан соң, Миңлебай белән Мәрьям дә килеп керделәр.
– Әйдә, улым, утыр! – диде Хисамый. – Килен дә ашап-эчеп алсын. Әле
генә урядник килеп китте.
Җәләй, сөяк кимереп майланган кулларын тастымалга сөртә-сөртә:
– Син инде, кияү, уңны-сулны аера белә торган кеше. Үзеңә кирәген үзең
аңлап, хезмәтеңне яхшы гына үткәреп кайтырга тырыш. Безгә дөнья малы
кирәкми. Әнә, барысы да сезгә кала...
Бераз вакыт тын гына ашап утырдылар. Аннан соң Миңлебай:
– Әти, мин үзем генә китәрмен микән, берәрсе озата барырмы? – дип сорады.
– Килен белән Гатау Оренбурга кадәр озатып кайтырлар, – диде Хисамый.
Тәрәзәдән үрелеп кенә карап алды да: – Әнә, Бәхтияр Җәләй коданың атын җигеп
алып килде. Килен белән син чанага утырырсыз, Гатау синең атка атланыр...
Миңлебай белән Мәрьям юл киемнәрен киенеп алдылар. Мәгузәнең аларны
озата чыгарлык хәле юк иде. Авыру ана улын үз янына чакырып китерде дә,
аны муеныннан кочаклап алып:
– Исән-сау гына йөреп кайтырга язсын инде, балам! Шушы яшеңә кадәр
дөнья рәхәтен күреп үсмәдең инде, – диде дә үксеп елап җибәрде.
Н Ә Ф И К Ъ Я Һ У Д И Н
81
27
Миңлебай Мәрьям янына чанага менеп, аның белән бер юрганга төренеп
утырды. Гатау исә, күңеленнән бик риза булып, Миңлебай абзыйсының яхшы
иярле атына атланып алды. Кулындагы җиз башлы зур камчыны селеккәләп,
авылдан чыкканчы кешеләргә күрсәтеп һәм очынып барды.
Башка авыл егетләре Красногор күперен үткән һәм текә генә биек яр буендагы
зур авылга якынлашып баралар иде инде. Миңлебай аларны куып җитәргә
ашыкмады. Ул, егетләргә якынлаша башлагач та, дилбегәсен тартарак төште. Карт
җирән чабышкы, шунда ук юыртуыннан туктап, акрын гына атлап бара башлады.
Төнге тынлык хәзер юкка чыккан. Каршы яктан салкын җил исеп, юл
буенча карны себертеп тора. Мәрьям Миңлебайның аяклары тирәсендәге
юрган кырыен кыстыргалап куйды, ә үзе аңа тагын да якынрак сыенды. Ул,
чеметеп-чеметеп ала торган ачы җилдән капланып, битләрен Миңлебайның
күкрәгенә куйды.
Атларга атланып алдан баручы егетләрнең һәммәсе дә исерек. Анда
руслар өчен русча, татарлар өчен татарча көйгә гармун уйнап баручылар да
бар. Миңлебай белән Мәрьямгә һәр ике гармунның да өзек-өзек авазлары
гына ишетелеп, колак төпләрендә кышкы салкын шикелле үк шыксыз
«гоңгылдау»лар яңгырап тора. Гармун тирәсендәгеләрнең кычкырып
җырлаулары ишетелә.
Җырны яхшырак тыңлау өчен дип, Мәрьям акрын гына башын күтәрде.
Шулвакыт Миңлебай аңа елмаеп кына карап куйды. Ләкин Мәрьямгә бу елмаю
һич тә ошамады. Миңлебайның җитди кыяфәтенә мондый ясалма елмаю бөтенләй
килешми иде. Бу елмаюдан аның битләре һәм күз тирәләре җыерчыклана, күз
карашы юашлана һәм ул үзе кызганыч бер хәлгә керә. Мәрьям, яшь белән бозланып
каткан озын керфекләрен төшереп, яңадан Миңлебайның күкрәгенә йөзен салды.
Атлылардан дүрт-биш кеше, ниндидер онытылган әйберләрен кинәт
хәтергә төшергәндәй итеп, тиз генә артка борылдылар. Шулар арасыннан ук
берсе, гармунчыга таба камчы изәп, нәрсәдер кычкырды. Аның әллә нинди
начар сүзләр кушып сүгенүе ишетелде. Гармунчы һәм башка кайбер егетләр
дә тукталып көтә башлады.
Җирән чабышкы аларга атлап кына барып җитте, һәм егетләр Миңлебай
белән Мәрьям утырган чананы як-яктан камап алдылар.
Алар һәммәсе дә Алабайтал авылы егетләре булып чыкты. Барысы да форма
буенча тегелгән хезмәт киеменнән. Өсләрендә мамыктын сырып эшләнгән
күк гимнастёрка, ботларында шундый ук сырган чалбар, башларында зәңгәр
тасмалы күк фуражкалар. Аякларында күн итекләр.
Алардан берсе:
– Ә-ә, Миңлебай! Син нәрсә, болай юрганнарга төренеп туйга барасыңмы
әллә? – дип кычкырып җибәрде. Калганнары шаркылдап һәм Миңлебайны
мыскыл итеп көлештеләр.
Арттан икенче бер калын тавыш:
– Бирегез әле миңа шунда үтәргә! Нәрсә ул анда суфыйланып бара? – диде.
Ул, атының тезгеннәрен тарткалап, алга үтә башлады. Аның зур гәүдәле
кара аты, киң күкрәге белән башка атларны этәрә-этәрә чанага якынлашты.
Миңлебай аны тавышыннан ук таныган иде инде. Бу – Гәрәй исемле усал
һәм үзсүзле егет иде. Ул, тупас кына зур кулы белән Миңлебайның чикмән
якасыннан эләктереп алды да, аны күтәреп торгыза башлады. Аның икенче
А Т Л Ы К А З А К Л А Р
82
кулында аракысы яртылаш эчелгән шешә иде. Ул, шешәне Миңлебайга
сузып:
– Нәкъ синең өчен генә калдырылган иде бу, туган! Авызыннан гына эч тә
җибәр! – диде.
Миңлебай аңа ачуланмый гына елмаеп карады да, Гәрәйнең баш бармагын
бик нык каерып, аның кулын чикмән якасыннан ычкындырды һәм киредән
чанага утырды.
Гәрәй, Миңлебайның бу эшенә сокланып караганы хәлдә:
– Но, уңган егет син, туган! Көч тә бар, акыл да бар синдә. Мин синең
кебекләр белән сугышырга яратмыйм, – диде.
Башкалар тагын көлешеп алды. Тик бу юлы инде алар Миңлебайдан түгел,
бәлки үзләренең авылдашы Гәрәйнең тапкыр сүзле булуын яратып көләләр иде.
Миңлебай да көлеп җибәрде. Ул, бу хәлдән күңеле күтәрелә төшеп:
– Син әллә чынлап та минем белән сугышырга дип килгән идеңме? – диде.
Гәрәй, һичбер уен-көлкесез генә итеп:
– Синең урында башка кеше булса, валлаһи, кыйнап ташлый идек, – диде.
– Нәрсә өчен?
– Әллә кемнәргә ачу килә. Аракы йөрәкне талый. Менә шуның өчен!
Гәрәй сүзеннән кинәт кенә тукталып калды. Ул, Миңлебай янында утырган
Мәрьямгә таба ымлап:
– Син шул арада өйләнеп тә алдыңмы әллә? – дип сорады.
Миңлебай, башы белән генә ымлап һәм елмаеп, «әйе» дигән мәгънәне аңлатты.
Гәрәй, кулындагы шешәне һавада селтәп, авылдашларын кисәтеп куйды:
– Ипләп кенә, егетләр, сүгенәсе, начар сүз әйтәсе булмагыз анда!
Ул, аты чана кырыеннан атлап барган хәлдә, шешәсендәге аракыны тиз-
тиз генә эчеп бетерде. Гармунчы җиңел генә бер җыр көенә уйный башлады.
Егетләр җырлап җибәрде.
Гәрәй аракыдан бушаган шешәне ыргытып калдырды да, исерек башын ияр
кашагасына салып, җырга кушылмыйча гына тыңлап барды. Ә тегеләр җырлап
бетергәч, башын кинәт кенә күтәреп һәм бөтен гәүдәсе белән артка чайкалып:
– Эх-х! Тапкан маллар, сөйгән ярлар бар да ятларга кала, – дип, бөтен
даланы яңгыратып кычкырып җибәрде.
Егетләр өченче мәртәбә шаркылдап көлеште. Әмма хәзер алар үзләренең
дустын кызганып, аның белән бергә һәммәсе дә ачынып көләләр иде. Аларның
исерек көлү авазлары кар белән капланган киң далада шыксыз һәм авыр
тойгылар калдырып яңгырады.
Гәрәй һәм аның иптәшләре атларын чаптырып алга үттеләр. Миңлебай
юлга чыкканнан бирле үзен изеп килгән күңелсез уйлар эченә чумды. Ул бүген
– туган авылы, ата-анасы, туган-тумачасы һәм сөеп алган тормыш иптәше
белән генә түгел – яшьлеге белән дә, егет булып йөрүләре һәм кайбер хәлләрдә
өстәнрәк карап эш итүләре белән дә саубуллаша иде...
Ә буран көчәйгәннән-көчәя. Бер минут та үтмәде, барлык юлчылар да
– атлары, чаналары, гармуннары һәм җыр-моңнары белән – әнә шул буран
өермәләре эченә кереп күздән югалды.
1937-1941, Олы Әтнә, Татарстан