ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА (мюзикл)

2 ПӘРДӘ, 13 КҮРЕНЕШТӘ
(Кол Галинең «Йосыф китабы» буенча иҗат ителде)
Катнашалар:
Я к у б – гаилә башлыгы.
Р а у и л
Ш ә м г у н
Я һ ү д
Л ә б и
Р ә й я л у н
Я ш ь җ ә р
Д а н
Й о с ы ф – Якубның Рәхиләдән туган улы.
И б н е - Й ә м и н – Йосыф белән бер үк анадан туган абыйсы.
Д и н ә – Якуб тарафыннан асрамага алынган кыз.
З ө л ә й х а – Мәгъриб патшасы Тәймус кызы: яше егермедә чакта, урта
яшьләрдә, өлкән яшьтә.
З ә й т ү н ә – Зөләйханың караучы кызы, пәри затыннан.
К ы й т ф и р – Мисыр патшасы, фиргавен токымыннан.
Р ә й я н – Кыйтфирның туганы.
Д ә г ы й р у л ы М а л и к – Мисыр сәүдәгәре.
Б ә ш и р – аның колы, соңыннан вәзир.
Б е р е н ч е , И к е н ч е , Ө ч е н ч е , Д ү р т е н ч е , Б и ш е н ч е ,
А л т ы н ч ы , Җ и д е н ч е , С и г е з е н ч е – М исыр хатын-кызлары.
И к м ә к ч е .
Ш ә р а б ч е .
К ы т а й ( х ы т а ) б и ю ч е л ә р е (Зөләйха хезмәтендә).
Г р е к ( р у м и ) а л ы п л а р ы (Зөләйха белән килгән цирк осталары).
С а к ч ы л а р .
Якубның беренче хатыныннан туган уллары.
Юныс САФИУЛЛИН (1947) – драматург; «Әллә өйләнергә инде?», «Пар канат», «Рәфкать
Бикчәнтәев» һ.б. исемдәге китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Казанда яши.
}
56
1 ПӘРДӘ
1 күренеш
Борынгы Кәнган сәхрасында кечкенә бер ыру рәвешендә яшәп яткан
ишле генә гаиләнең йорт-җире. Й о с ы ф йокыда. Саташа. Алдан йөгереп
И б н е - Й ә м и н , аның артыннан атасы Я к у б керә.
И б н е - Й ә м и н .
Атам, күр, Йосыф һаман саташа, әнә!
Я к у б .
Саташуы бит төшләнүеннән генә!
Мин дә бүген, улым, куркыныч төш күрдем:
Анагыз Рәхилә елый-елый килеп
Әйтте: зинһар, сакла Йосыфымны диеп.
И б н е - Й ә м и н .
Ә никтер ул минем төшләремә керми,
Миңа да бит авыр, нигә шуны күрми?
Йосыфын кайгырта – мин дә үз баласы...
Я к у б .
Улым, сиңа монда йорт саклап каласы!
Әнә, кырга эшкә китә туганнарың, –
Җиңгәләрең тизрәк хәзерләсен табын!
Динәгә әйт, җәһәт су китерсен монда!
Ибне-Йәмин чыга. Д и н ә су китерә. Йосыф түшәгенә торып баса. Каушый.
Й о с ы ф (карана, эзләнә. Әтисен күргәч, аңа йөгерә).
Әткәй!
Кайда ай һәм кояш, кайда унбер йолдыз?
Нигә болай калдым икән япа-ялгыз?!
Я к у б (Динәдән суны ала).
Алар төшеңдәдер, нинди төш күрдең соң?
Й о с ы ф (Якуб биргән суны эчә).
Нурлы кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз,
Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз!
Якуб Йосыфка сөйләмәскә ишарә итә. Касәне алып Динәгә бирә дә, «кит»,
дип ишарә ясый. Динә китә башлый, тик кызыксынуы җиңгәч туктала.
Төш мәгънәсен, атам, ничек юрап була?
Ходавәндәм миңа нинди язмыш кыла?
Динә ишек төбендәге паласны рәтләгәндәй итә.
Я к у б (уйларыннан айнып).
Ходай Тәгаләнең рәхмәтләре илә
Сиңа олы белем, зур дәрәҗә килә!
Кояш һәм ай нуры төшкән һәммә җирдә
Иманлы Йосыф дип таралачак даның,
Булыр Мисыр кебек патшалыгың,
Башын ияр сиңа хәтта абыйларың!
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
57
Й о с ы ф (шаккатып, дулкынланып).
Хәтта абыйларым миңа баш иярме?
Алар да әллә мине патша диярме?!
Ә нигә соң Ходай мине сайлады икән?!
Миннән лаеклырак булмады микән?
Атам, кара, мин, чыннан да, бик матур бит,
Беркем әйтми абыйларымны матур дип.
Атаем, мин Мисырда патша булу белән,
Кәнганнән сине Мисырга алып киләм!
Динә бу сүзләрдән куркып йөгереп китә.
Я к у б .
Хак Тәгалә чиксез кодрәт – алгучы да,
Масайсаң бернәрсәсез калдыручы да!
Шуңа, углым, тәкәбберлектән ерак йөр,
Кеше хакын бөтен нәрсәдән дә өстен күр!
Ләкин, углым, әманәттер, яхшы тыңла,
Төшеңне һичкемгә дә син мәгълүм кылма!
Хәтта туганны да котырта бит шайтан.
Абыйларың белсә, хәлләр булыр яман!
Туганнар керә башлый. Ата алдында Йосыфны оялтырга тырышалар.
Я һ ү д .
Кардәшебез Йосыф иркә дә соң бигрәк!
Р а у и л .
Иркә кайда, шунда була ялкау имгәк!
Ш ә м г у н .
Ник бармыйсың, Йосыф, безнең белән кырга?!
Ярдәм итәр идең маллар сугарырга!
Я һ ү д .
Көне-төне без мал артыннан йөрмәктә,
Михнәт чигеп, елкы-сыер, куй көтмәктә!
Я к у б .
Балаларым, күрәм, авыр эшләрегез,
Әмма Йосыфны сез юкка битәрлисез!
Ш ә м г у н .
Без эштән кайтканда, һәрчак ята йоклап!
Я к у б (тавышын күтәрә төшеп).
Чөнки көне-төне күчерә ул китап!
Т у г а н н а р .
Күчерә ул китап, күчерә ул китап!
Китап, китап, китап! Китап, китап, китап!
Р а у и л .
Атабыз, безгә мал табучылар кирәк!
Я к у б .
Мал табучы кирәк, китап язучы сирәк!
Мал табыгыз, иблистән дә сакланыгыз!
Арагызга керсә иблис ләгыйнь уе,
Дулар көнчелекнең явыз кара туе!
Йосыф углым, уянгансың, юынып ал!
Уллары әрле-бирле сугылып йөри башлый, Якуб Йосыфны ияртеп чыга.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
58
Я һ ү д .
Динә дөрес әйткән! Йосыф патша, диң, ә!
Л ә б и .
Аны өстен күрә, дөрес әйткән Динә!
Я һ ү д .
Атабызга Йосыф бездән кадерлерәк!
Л ә б и .
Ул Йосыфны бездән өстен күрә, димәк?!
Р ә й я л у н (мыскыллап).
Иманлы Йосыф бит китап күчерә!
Я ш ь җ ә р .
Туганнары ялан кырда мал эчерә...
Д а н .
Йосыф бит без түгел – Рәхилә баласы!
Р а у и л .
Атабыз гел мактый, изге, дип, анасы!
Д а н .
Хезмәтчегә саный Йосыф абыйларын!
Р ә й я л у н .
Кем генә соң аңлар кеше кайгыларын!
Р а у и л .
Әткәй өчен Йосыф тугры гүзәл бер җан.
Ш ә м г у н .
Әткәй берни белми – куенында елан!
Д и н ә (йөгереп керә).
Кычкырмагыз, миңа эләгер, атай сизсә!
Т у г а н н а р .
Кычкырабыз – бәла килә өстебезгә!
Д и н ә .
Нигә генә әйттем, кушачак куарга,
Үз баласы түгел бит – алды асрамага.
Р ә й я л у н .
Куа алмас, Динә, без сине якларбыз,
Үз сеңлебезне саклагандай сакларбыз!
Р а у и л .
Динә, Йосыф төшен тагын бер кат кабатлачы,
Монда җиде үлчәп, бер кат кискән яхшы!
Д и н ә .
Нурлы кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз,
Шул төшендә сәҗдә кылган аңа төп-төз!
Я һ ү д .
Унбер йолдыз, диме? Ансы бездер инде!
Ш ә м г у н .
Бүлмә! Тагын нидер дигән идең, Динә?
Динә.
«Хәтта абыйларым миңа баш иярме?
Алар да әллә мине патша диярме?!
Ә нигә соң Ходай мине сайлады икән?
Миннән лаеклырак булмады микән?
Атай, кара, мин, чыннан да, бик матур бит,
Беркем әйтми абыйларымны матур дип».
Булдымы инде, әткәй күргәнче китим!
(Кача-поса китә.)
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
59
Р а у и л .
Йә, Йосыфтан ни көтәргә безгә?
Бу төш аша бәла килә өстебезгә!
Т у г а н н а р .
Кара язмыш юраган атабыз безгә!
Ш ә м г у н .
Әгәр Йосыф төше чынга аша калса,
Әгәр дә ул, чыннан, патша булып алса,
Һәммәбез дә аңа коллык кылыр булса,
Т у г а н н а р .
Булыр бу эш безгә иң бәхетсез кыйсса!
Я һ ү д .
Рәхилә Йосыфы хәйлә кормак була,
Төшен сөйләп, бездән өстен чыкмак була!
Р ә й я л у н .
Атабыз төпчеген бездән артык сөя!
Л ә б и .
Күрми торса аны, йөзе кара көя!
Я ш ь җ ә р .
Бездән ике тапкыр артык өстен күрер!
Мирасны да аңа күпкә артык бирер!
Д а н .
Атайдан Йосыфны аерырга кирәк.
Алып китик кырга, юк итәргә кирәк!
Я ш ь җ ә р .
Атабыз янында без генә калалсак,
Д а н .
Аның сөеклесе без генә булалсак,
Я ш ь җ ә р .
Атабызга яхшы тәрбия кылырбыз!
Д а н .
Шул рәвешчә генә бәладән котылырбыз!
Т у г а н н а р .
Алып китик кырга, шунда ачыкларбыз!
Йосыфның чәчләрен тарый-тарый, Я к у б керә. Туганнар сәҗдәгә егыла.
Т у г а н н а р .
Кадерле атабыз, исраил атабыз,
Көн дә каршыңдабыз, сиңа җан атабыз!
Р а у и л .
Йосыф кадерлебезгә, кардәшебезгә,
Рөхсәт ит, әткәй, иркен дөнья күрергә.
Ш ә м г у н .
Йосыф безнең белән маллар көтеп йөрсен.
Зиһне артсын, шунда күңле күтәрелсен!
Й о с ы ф .
Атам, җибәр кырга туганнарым белән!
Я к у б (чәч тараудан туктап).
Бу уеңнан, Йосыф, канлы яшьләр түгәм!
Улларым, Йосыф беркая да бармас.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
60
Күргән төшемнән һич җаным тынгы тапмас.
Рәхиләмне күрдем, бик кайгылы иде:
Кырда унбер бәрән көттең, Якуб, диде,
Бәрәнеңнең берсен тартып алып, бүре
Куе чытарманның эчләренә керде.
Ш ә м г у н (аягүрә басып).
Кайгырма, атабыз, Йосыфны сакларбыз.
Барлык бүреләрне тураклап ташларбыз!
Й о с ы ф (тезләнә).
Рөхсәт ит, атаем, мин дә кырга барыйм,
Абыйларым белән матурлыкны карыйм.
Д а н .
Күргәннәрен кайтып сиңа сөйләп бирсен,
Үзе сөенгән күк сине сөендерсен!
Я к у б .
Ботак керсә тишеп, сукраер күзең,
Кара кодрәт сукса, кулдан китәр көчең!
Й о с ы ф .
Якуб атам, мине сөюеңне беләм,
Дәлиллисең моны нинди эшләр белән?
Я к у б .
Тезлән, дисәң, улым, тезләнергә риза (улы янына тезләнә),
Барырга рөхсәт юк, көтә алда иза!
Й о с ы ф (Якубның янына тезләнә, иңеннән коча).
Ходаемнан хөкем булса,
Көймәм батар, –
Ходай кушса, баткан көймәм өскә калкыр!
(Әтисе белән тора.)
Я к у б (Йосыфның чәчләрен үрә, өстенә ап-ак күлмәк алып кидерә).
Аллаһ бөек, күнәм, ярый, юл чыгыгыз! (Улларына.)
Төпчегемне саклап, хөрмәтләр кылыгыз!
Я һ ү д .
Юлда ул армас, чиратлап күтәрербез. (Йосыфны күтәрәләр.)
Чиксез кадерләрбез, хөрмәт күрсәтербез!
Пәрдә
2 күренеш
Мәгъриб җирләренең патшасы Тәймус сарае. З ө л ә й х а саташулы йокыда.
«Зөләйха төше». Сәхнәгә караңгылык иңә. Кыз торып баса, аңа таба
патша киемнәрендәге Й о с ы ф килә. Төш музыкасы.
З ө л ә й х а .
Менә тагын, егет, син төшемә кердең,
Менә тагын нурлы йөзләреңне күрдем.
(Ары таба көйләп әйтә.)
Акылымнан язам кемлегеңне белми,
Кешеме син, әллә явыз җен-пәриме?
Й о с ы ф (көйләп җавап бирә).
И, Зөләйха, мин дә синең кебек кеше,
Ходай кодрәтеннән яратылган бер җан.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
61
Сине миңа язган, мине сиңа язган,
Кавышулар килер безгә Хак Алладан!
З ө л ә й х а (көйләп).
Өченче ел инде бертуктаусыз янам,
Торган урыныңны, әйтче, егет, зинһар,
Син патшамны шуннан барып эзләп табам,
Мәхрүм итмә бар нәрсәдән, әйт, син кайдан?
Й о с ы ф (көйләп).
Хәтерлә шуны: мин Мисыр хөкемдары.
Очрашу Мисырда, теләсәң килерсең,
Сабырлыгың белән эшлә бу эшеңне.
Сабыр булсаң гына, син мине күрерсең.
Сәхнә яктыра. Зөләйха уяна. Елый-көлә. З ә й т ү н ә аны тотып ала.
З ө л ә й х а (уяна).
Хәтерлә шуны: мин Мисыр хөкемдары.
Очрашу Мисырда, теләсәң килерсең! (Елый, көлә.)
З ә й т ү н ә .
Чү, Зөләйха, алай бәргәләнмә, зинһар!
Һич курыкма, монда менә сакчың Таш Сын бар!
Таш Сын Ходам, Зөләйха кабат төш күргән,
Төшенә бит тагын теге ләгыйнь кергән!
З ө л ә й х а .
Юк, ул егет Мисыр хөкемдары икән,
Аның һәрбер сүзе, хәрәкәте күркәм!
Бик елагач кына ачты йөрәк серен.
Аның йөзе янган уттай балкый иде,
Мин – синеке, диде, син – минеке, диде.
Сине миңа язган, мине сиңа язган,
Кавышулар килә, диде, Хак Алладан!
З ә й т ү н ә .
Кит, явыз көч, үзем дә пәри затыннан!
Зөләйхамны барыбер синнән тартып алам!
Тфү, тфү… тфү! (Зөләйханы Таш Сын каршына китерә.)
Әйдә, тезләник Таш Сын каршысына!
(Таш Сын каршына тезләнеп рәхмәт укыйлар. Таш Сынны иркәләп үбәләр.)
Рәхмәт догабызны кабул итче, Таш Сын,
Кылган һәр догабыз, кайнар теләгебез
Кабул була күрсен, күңелеңә ашсын!
З ә й т ү н ә .
Сөйлә, әйдә, аңа ниләр күргәнеңне,
Курыкмый гына әйт, изге теләгеңне!
З ө л ә й х а .
Мисыр хөкемдары минем теләккәем,
Шуны сорап тибә ярсу йөрәккәем!
(Таш Сын сүзсез тора. Зөләйха кабатлый).
Мисыр хөкемдары минем теләккәем,
Шуны сорап тибә ярсу йөрәккәем.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
62
З ө л ә й х а .
Дәшмисең? Дәшмәү – ризалык билгесе ул!
Таш Сын, атам Тәймуска син киңәшче бул!
Каршы килмәс сиңа, сөекле әткәем,
Мисырга барам, шунда ул бәгырькәем!
Пәрдә
3 күренеш
Сәхра. Кое. Туганнары Яһүдне Йосыф җилкәсенә бәйләп куйган хәлдә,
аны чыбыркылап куып керәләр.
Й о с ы ф .
Зинһар, ял бирегез, абыйларым, ардым
Намаз укырга да инде соңга калдым!
Д а н .
Күргән ялган төшең файда итмимени?!
Безне алдаларга тешең үтмимени?!
Й о с ы ф .
Туганнарым, нигә болай итенәсез?
Җиңелрәк булыр әгәр үтерсәгез!
Я һ ү д .
Йә, булды, җитәр, бауны чишегез,
Бу мескен өстеннән мине төшерегез!
Я ш ь җ ә р .
Гуаһ итсен башта ялган төш күрүен,
Без телибез аның гафу үтенүен!
Кичермәслек гөнаһ – атабызны алдау,
Бу мәңгелек җәза, көтә канлы богау!
Й о с ы ф .
Төшем минем һич кенә дә ялган түгел,
Сезне дә саф хисләр белән сөя күңел.
Ышанмыйсыз икән, риза – үтерегез!
Ш ә м г у н (пычак белән янап).
Үтермәсләр, димә, аһ син мәлгунь бер җан!
Атабызны безгә каршы куйган елан!
(Пычагы белән бауны кисә. Яһүд белән Йосыф икесе ике якка авып китә.
Йосыф торып сәҗдәгә баса.)
Р а у и л .
Намаз укымакчы, әүвәл тәһарәт ал!
Ләби, ярдәм итче, кулларына су сал!
Ләби җирдә яткан Йосыфка кое суын алып сибә.
Л ә б и .
Юдым күлмәгеннән канлы зур тапларны!
Я ш ь җ ә р .
Күңле кара калды – су гына пакьлармы?
Р ә й я л у н .
Атабыз юк монда чәчеңне үрергә.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
63
Р а у и л .
Атасы булмаса, бар олы агасы,
Ризамын чәченнән өстерәп йөрергә!
Чәченнән тотып өстерәп йөртә.
Ш ә м г у н .
Син мәкерле җанны хәзер үтерәбез,
Ялган төш юравын шулай бетерәбез!
Й о с ы ф .
Нинди гаеп ахыр миннән сез таптыгыз?
Бу гыйбрәтле хәлне миңа аңлатыгыз!
Р ә й я л у н .
Ялган төшләр сөйләп бездән өстен чыктың,
Газиз атабызның сөеклесе булдың.
Гаделлекне боздың, бердәмлекне җуйдың,
Уртак мираска син нәфсе кулың суздың!
Й о с ы ф .
Хәлем мөшкел, күңелдә зар, тәндә яра,
Йөрәгемне газап-михнәт чорный бара,
Ни кызганыч, атам Якуб мәхрүм кала,
Ул соң сездән нинди җавап ала ала?
Ш ә м г у н .
Тагын кызгандыра, бу юлы мин түзмәм,
Телен өзеп алып, телемнәргә теләм!
Йосыфка ташлана, тик аның көлүен ишетеп туктап кала.
Син нидән көләсең, акылдан яздыңмы,
Үткен пычак күреп, шулай шат булдыңмы?
Й о с ы ф .
Уйлар идем элек һәммәгезне сөеп, –
Абыйларым – минем сакчыларым, диеп:
Алар оранлылар, киек арысланнар,
Тия алмас миңа иң явыз дошманнар!
Явыз дошманнарым сез булып чыктыгыз,
Юк гаепләр тагып мине сыттыгыз...
Бу тәнемдә әгәр йөз мең җаным булса,
Барын сезнең өчен кылыр идем фида!
Я һ ү д (сөңгесе белән Шәмгун пычагын сугып төшерә).
Йәгез инде, җитте, үтермәгез аны,
Ялгыш үтерсәгез, үч алачак каны!
Д а н .
Аһ син, Яһүд, уртак антыбызны боздың,
Йосыфны кызганып, ярдәм кулың суздың,
Шулай итеп изге антыбызны сыздың,
Үз башыңа кайтыр бу вафасызлыгың!
Я һ ү д .
Үтерүләр бер дә гаделлектә булмас,
Кардәш карендәшен мал суйгандай суймас!
Алда җавап көтә, Аллаһыдан куркыйк!
Ахирәткә һич тә гөнаһ төяп бармыйк.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
64
Я ш ь җ ә р .
Йосыф җинаяте гафу кылынмаслык,
Үтермибез, дисәк, башка чара табыйк!
Я һ ү д .
Киңәшем шул: әнә, Гъад казыган кое,
Ташлыйк коега, ачы аның суы.
Ходай кушкан икән, үләчәк коеда,
Исән калуы да Ходайның кулында!
Т у г а н н а р .
Ташлыйк коега, ташлыйк коега!
Ходай әмре җитеп, үлем бирер шунда!
Йосыфны, кулдан кулга тапшырып, коега таба җибәрәләр.
Пәрдә
4 күренеш
Мисыр. Кыйтфирның Зөләйха өчен хәзерләткән сарае. Зөләйханың
Таш Сыны аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән.
З ө л ә й х а .
Ничәнче көн инде менә килгәнемә,
Юк бит үзен читтән күргәнем дә.
З ә й т ү н ә .
Йә, тынычлан, зинһар, Мисыр хөкемдары
Кунак җыя икән синең хөрмәтеңә!
Салдырган ул сарай синең хөрмәтеңә,
Бизәкләрен кара, алар нинди затлы.
Шикләнәсең икән, кабат укып карыйк,
Атаең Тәймуска язган җавап хатын. (Укый.)
«Кем теләсә мине, аны мин теләрмен,
Йөз мең теләк белән аны каршылармын,
Мал-милкемнең барын аңа багышлармын,
Чын күңелдән кабул кылам Зөләйханы!»
З ө л ә й х а (Таш Сын каршына тезләнә).
Әтием биргән Таш Сын, олы көчең күрсәт!
Ай ярымнар булган авыр юллар үткәч,
Өч елдан да артык кавышулар көткәч, –
Ник күренми соң ул, Мисыр хөкемдары,
Буш сарае белән каршылады бары!
Җаным белән сөйдем, Мисырына килдем,
Мисыр буйлап аны күпме эзләп йөрдем.
Күрешүләр көтәм, ә ул суза һаман.
Сагыш басты мине, утларында янам!
З ә й т ү н ә .
Чү, тыңлыйкчы әнә: быргы тавышлары! (Ишеккә бара.)
Ни дип хәбәр бирә Мисыр хөкемдары?
Ш ә р а б ч е (күренә).
Әзер булыгыз, ди, зур кунаклар килгән:
Бәйрәм белән котлый, очрашасыз тиздән! (Югала.)
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
3. «К. У.» № 10 65
Грек (руми) музыкасы астында төрле хәрәкәтләр ясап, алыплар чыгып
тезелә. Грек музыкасын Кытай музыкасы алыштыра. Зөләйха берничә
бию хәрәкәте ясый. Шул ук мизгелдә кытай биюче кызлары да кереп аңа
кушыла. Зәйтүнә биеп китә.
З ө л ә й х а (залдагы һәркемне сәламләгәч, Зәйтүнәгә).
Инде хөкемдарны эзләп табып җиткер:
Өзелеп-өзелеп аны көткәнемне,
Мең-мең газап күреп, вәгъдә өчен түзеп,
Дәһшәт белән тулы юллар үткәнемне!
Зәйтүнә чыккач, кабат Таш Сын каршына тезләнә.
Морадыма җитәм, җаным кебек сөйгән
Мисыр газизенең асыл йөзен күрәм!
Кавышулар якын, шуңа шөкер итәм.
Барча малым бүлеп фәкыйрьләргә илтәм!
Таш Сын Ходам, болар минем вәгъдә сүзем,
Йөрәк очрашуны көтә, бирче түзем,
Йөрәк кенә түгел, көтә ике күзем!
Зәйтүнә керә.
Караучы газизем, йә күрдеңме үзен?!
З ә й т ү н ә .
Фиргавеннәр белән шыгрым тулган заллар,
Кая карасаң да бүләк – затлы маллар!
Яңа кереп басты аның сакчылары,
Фиргавеннәр һәм дә Мисыр хөкемдары!
З ө л ә й х а .
Шатлык тулып таша, кайнап тибә йөрәк.
Кунакларны биеп каршыларга кирәк.
Кытайларның бию көйләре кабат яңгырый башлый. Зөләйха, затлы
тәхеткә утырып, Мисыр хөкемдарын каршыларга хәзерләнә. Залда бию.
Залга кергән К ы й т ф и р , Р ә й я н һәм башка фиргавеннәр Зөләйха белән
үзләре арасында барган биюгә сокланып карап торалар.
З ө л ә й х а (Зәйтүнәгә).
Кунаклардан кайсы Мисыр хөкемдары?
З ә й т ү н ә .
Танымыйм шул аны, төштә күрдең бит син...
З ө л ә й х а .
Мисырга чакырган егетне мин күрмим!
К а р а у ч ы к ы з .
Алайса рөхсәт ит, барып белеп килим.
З ө л ә й х а (кызны туктатып, аяк өсте күтәрелә).
Хөрмәтле кунаклар, мин Мәгъриб кызымын,
Эзләп килдем монда бәхетем йолдызын,
Тик күрмәдем никтер Мисыр Хөкемдарын.
Шаяртып көлә.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
66
Чакырды да качты, тәмам аптырадым!
Әйтегезче табып, ай кояшын көтә:
Дөньябыз аяусыз, гомер бик тиз үтә,
Табып өлгермәсә егет сөйгән ярын,
Бушлык кочып калыр, югалтыр ул барын!
Кыйтфир биючеләр арасыннан Зөләйхага килә башлый. Әмма алыплар,
төрле хәрәкәтләр ясап, аның юлын ябалар. Биюче кызлар читкә китә.
Чакырыгыз инде Мисыр хөкемдарын?
Янәшәмдә көтә аны затлы урын!
Кайда соң син, нурлым – Мисыр хөкемдарым?!
К ы й т ф и р .
Кыйтфир, диеп ата, мин ул хөкемдарың,
Мин ул синең эзләп тапкан асыл ярың!
Монда син килгәндә, мин тол калган идем,
Кара кайгы баскач, күренмичә йөрдем.
З ө л ә й х а (түзми, атылып Кыйтфирга бара, грек алыплары аңа юл
биреп кала, кыз, сөртенеп китеп, Кыйтфирның кочагына ава, Кыйтфир аны,
тотып алып, күкрәгенә кыса).
Мисыр хөкемдары, Мисыр хөкемдары!
Кайда тулган айдай балкып торган йөзең?!
Бал-шикәрдән татлы булган затлы сүзең?!
Кайда төшкә кергән Мисыр хөкемдары?!
Кыйтфирдан этелеп, Караучы кыз карамагына күчә.
К ы й т ф и р .
Мин ул – кайнар теләк белән каршылаучы,
Мал-милкемнең барын сиңа багышлаучы.
Миңа шатланмавың җанга сагыш салды,
Өзгәләнә, елый Мисыр хөкемдары!
З ө л ә й х а .
Көтә мине бүтән Мисыр хөкемдары!
Аңа вәгъдә бирдем, биргән вәгъдә – иман!
Аны миңа язган, мине аңа язган,
Син сөйләгән сүзләр һәммәсе дә ялган!
Р ә й я н .
Кыйтфир энесе мин, бар халыктан сораш,
Бөек Кыйтфир чынлап Мисыр халкына баш!
М и с ы р х а т ы н н а р ы :
Б е р е н ч е һ ә м И к е н ч е .
Мәгъриб кызы хаталанды, хаталанды!
Ө ч е н ч е һ ә м Д ү р т е н ч е .
Бөек Кыйтфир чынлап Мисыр хөкемдары!
Б и ш е н ч е һ ә м А л т ы н ч ы .
Кыйтфир кызны ихлас кабул кылып алды.
Җ и д е н ч е һ ә м С и г е з е н ч е .
Зөләйха кыз аңа хәзер хатун булды!
Зәйтүнә хәлсез Зөләйханы тәхетенә илтеп утырта.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
3.* 67
Р ә й я н (хат күрсәтә).
Тәймус ибне Талус хаты – атаңнан:
«Атым Тәймус ибне Талус, бел син анык,
Бер кызым бар минем, сиңа багышланган,
Шундый тәкъдир язган аңа Таш Пот Ходам
Күрәм, дисәң яучылар җибәр имди.
Хакыйкатьтер, сиңа кызымны тапшырам.
Мең дөягә мәһәр-җиһаз төяттерәм,
Мең качырга төрле нәрсә йөкләттерәм, –
Ул йөкләрдә затлы байлык булыр имди.
Тагын мең кол, мең караучы кызлар булыр,
Алар синең сараеңда хезмәт кылыр,
Һәр әмреңә буйсынырга әзер торыр,–
Кайсы хыта, кайсы руми булыр имди».
З ө л ә й х а .
Аһ! Атам язган хат ничек сезгә эләккән?! (Һуштан яза.)
К ы й т ф и р .
Гүзәл язды һуштан, итегезче ярдәм!
Зөләйхага ярдәмгә омтылган Кыйтфир якыннары юлына грек алыплары
каршы төшә. Фиргавеннәр, чигенә барып, сарай залыннан ук чыгып китәргә
мәҗбүр булалар. Залда Зөләйха янында тезләнеп торучы Кыйтфир белән
энесе Рәйян гына торып кала.
З ә й т ү н ә (Кыйтфирга).
Борчылма, хөкемдар, кыз кайгысы кыска,
Мәхәббәте кайтыр, кайгырмагыз юкка.
Зөләйха бик арды, сез дә ял итегез.
Зөләйха үзгәрер, ышанып көтегез!
К ы й т ф и р .
Мин ышанам аңа, амин, шулай булсын,
Ходай бу гүзәлне миңа насыйп кылсын!
З ә й т ү н ә .
Бик еракта калды Зөләйханың иле,
Кайтып китә алмый, ул синеке инде!
Р ә й я н .
Бик акыллы киңәш, абый, кабул итик,
Зөләйха терелсен, сабыр гына көтик.
Кыйтфир белән Рәйян чыгып китә. Зәйтүнә алыплар белән биючеләргә
дә китәргә боера. Зөләйха аңга килә.
З ө л ә й х а .
Аның исме Йосыф, нинди матур исем,
Тулган айдай балкып кабат төшкә керде!
Җитәкләшеп бергә Мисыр карап йөрдек,
Син – минеке, диеп, мин – синеке, диеп!
З ә й т ү н ә .
Саташма, Зөләйха, зинһар, сабырлык кыл!
Атаң биргән Кыйтфирның хатыны бул!
З ө л ә й х а .
Кыйтфирга беркайчан хатын булып бармам,
Йосыфымны сөям, аны эзләп табам!
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
68
З ә й т ү н ә .
Әйттеме соң, нигә монда чакырганын,
Үзен хөкемдар, дип, нигә алдаганын?
З ө л ә й х а .
Ихлас иде Йосыф, нигә алдаласын!
Артыгын мин аннан сораша алмадым,
Балдан татлы сүзләр әйтте – аңламадым,
Нурлы йөзен туйганчы карый алмадым!
З ә й т ү н ә .
Балдан татлы тик бер сүзен хәтерләче!
З ө л ә й х а .
Балдан татлы сүзнең эчтәлеге әче.
Болай үртәде ул, «сабыр ит», янәсе. (Көлә.)
«Сабырлыктан морад хасил була» икән. (Көлә.)
К а р а у ч ы к ы з .
Теге төштә дә бит сабыр булчы, дигән...
З ө л ә й х а .
Сабырлыгым минем дөрләп янды күптән,
Көтә-көтә мин бит тәмам сулып бетәм,
Җыеныйк та Йосыфны без эзләп китик!
З ә й т ү н ә .
Зинһар, кушкан җирдә сабыр итеп көтик!
З ө л ә й х а .
Хатыны булыпмы шушы карт Кыйтфирның?
З ә й т ү н ә .
Хатыны булырсың, сарайда торырсың! –
Көтеп Йосыфыңны, ахыр кавышырсың!
З ө л ә й х а (мыскыллы).
Йосыф өчен яратылган саф гәүдәмне
Пычраттырыргамы шул карт фиргавеннән?!
З ә й т ү н ә .
Тынычлан, сөя алмас сине Кыйтфирың,
Хәйләләрем белән сезне аерырмын.
Хаҗәте чыкканда, аңа мин барырмын,
Син булып киенеп, янында калырмын!
З ө л ә й х а (Таш Пот каршына тезләнә).
Таш Пот Ходам, тик син генә минем ярдәмчем,
Өметем – кавышу, шуны тизләтсәңче!
Йосыфны ит тизрәк Мисыр хөкемдары,
Мин – Зөләйха булыйм аның тугры яры!
Пәрдә
5 күренеш
Кәнгандагы кое. И б н е - Й ә м и н керә, елый-елый эзләнә. Коедан тавыш килә.
К о е д а н к и л г ә н т а в ы ш :
Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә иләәһә иллаллаһ!
И б н е - Й ә м и н (йөгереп коега бара).
Өч көн, өч төн йөрдем сине кырдан эзләп,
Син исәнсең икән, Ходайга мең рәхмәт.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
69
Син үлгән, дип, әти канлы яшьләр түгә,
Сакламагансыз, дип, абыйларны сүгә.
Син тагы аз гына түз, мин бау табамын,
Шуның белән сине коедан аламын.
Ш ә м г у н (тыңлап торган җиреннән атылып чыга да Ибне-Йәминне
тотып бугазына пычак тери).
Атабызны безгә каршы котыртучы көчек,
Эзләп йөрмә, дидек, тәки каптың килеп!
Суеп үзеңне дә коега салырмын,
Шунда Йосыф белән бергә тончыгырсың!
Я һ ү д ( к ү р е н ә ) .
Шәмгун, Ибне-Йәмин әллә тотылдымы?
И б н е - Й ә м и н .
Үтерәләр! Аһ кем анда, коткарыгыз!
Ш ә м г у н .
Атабызга сатмак булдың абыйларың,
Әнә шул зур гөнаһтан коткарырбыз!
Я һ ү д .
Хыянәтең өчен бирелә бу җәза,
Юкса безне көтә өйдә бәла-каза!
Ибне-Йәминне аяк астына бәйләп салалар.
И б н е - Й ә м и н .
Берни эшләмәдем болай җәзаларлык.
Я һ ү д .
Абыйларын олы итеп карамагач,
Киңәшләрен киңәш итеп санамагач,
Авыр җәза тиешлеген аңламагач...
Ш ә м г у н .
Менә шушы пычак бугазыңа керер!
Я һ ү д .
Бәлкем, Ибне-Йәмин акылына килер?
Атабызга ачмас абыйлары серен.
И б н е - Й ә м и н .
Серегезне белмим, күрдем әтиемнең,
Йосыф, дип, агызган канлы күз яшьләрен,
Мине дә үтерсәгез, ул сукыраячак.
Ш ә м г у н .
Абыйлары серен ул бик теләп ачачак,
Өйгә кайту белән, безне ул сатачак,
Ата һәммәбезне урамга куачак!
Барлык мирас шушы икәүгә калачак!
Я һ ү д .
Без бит унау, алар ике бөртек кенә!
Ике бөртек күмәк янында чүп кенә!
Ш ә м г у н (пычагын болгап).
Икесе дә безгә, безгә буйсыначак,
Азлар буйсынырга тиеш күпчелеккә!
Я һ ү д .
Йә син безне сатмам, диеп ант эчәрсең.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
70
Ш ә м г у н .
Яки шул коега кадалып төшәрсең!
Пычагын бугазына тери.
И б н е - Й ә м и н .
Икебез дә үлсәк, атабыз түзәрме?
Каным ага, каным белән чыга җаным!
Аһ, үләсем килми, җитәр, абыйларым!
Валлаһи, ант итәм, серләрне саклармын!
Я һ ү д (яфрак куеп, ярасын бәйли).
Акылың бар икән, безне тиз аңладың,
Ш ә м г у н (аягындагы бауны чишә).
Атла, әнә, көтү көтә абыйларың!
Я һ ү д .
Аларга да ант ит, серне тануыңны.
Ш ә м г у н .
Юкса җимерерләр сугып танавыңны!
Югалалар. Якында гына абыйлары белән очрашулары ишетелә. Юл
ягыннан сәүдәгәр М а л и к һәм чиләкләр белән бау тоткан Б ә ш и р кол
керә. Артта дөяләр үкерә, сакчылар тавышы ишетелә башлый.
М а л и к .
Бәшир колым, менә кое, су алырсың.
Бәшир шундук эшкә керешә.
Арыкларга суны тутырып салырсың,
Дөяләребезне ипләп сугарырсың.
Б ә ш и р (чиләк бәйләнгән бауны тарта).
Әнә, хуҗам, кара, килә әллә кемнәр,
Салмаслармы зыян, алар анда күбәү!
М а л и к .
Нык алыплар – минем тугры сакчыларым!
Б ә ш и р .
Чиләк бигрәк авыр, тутырган күк алтын!
Көч бетте, чиләкне, чыгара алмыймын...
М а л и к (ярдәм итә).
Ычкындырма, мин дә менә булышамын!
Йосыфны күреп иелә.
Чиләккә ябышкан, углан, миңа тотын!
Б ә ш и р .
Ләхәүлә, җен дип торам, алды котым.
Й о с ы ф .
Мин җен түгел, мине Ходай сайлап алган!
Б ә ш и р .
Ходай сайлаганын коеларга атмас.
Й о с ы ф .
Үкенерләр әле, Йосыф патша булгач!
Йосыфка бәһа юклыгын белеп алгач!
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
71
М а л и к .
Бәһаң шулай ук кыйммәтме, ничә алтын?
Й о с ы ф .
Беркем түли алмас миңа тиеш хакым!
М а л и к .
Таш Поттан бу миңа искиткеч зур бүләк,
Ир баласыз идем бит, угыллы булдым!
Туганнар аларны алка булып чолгап алалар. Абыйларын күргән Йосыф,
куркуга төшеп, ирексездән Малик күләгәсенә сыена.
Я һ ү д .
Бу безнең кол – иртән кырга качып китте!
Кяфер, аны табып, үзенеке итте.
Кайтарыгыз безгә качкан колыбызны,
Дәвам итәсегез килсә юлыгызны!
М а л и к .
Кайтарырга риза – риза булса үзе!
Р а у и л .
Безгә хуҗа була алмый коллар сүзе.
Бирмәсәгез әгәр безгә миннәт белән,
Һәлак булыр һәммәгез дә михнәт белән!
М а л и к .
Әйтеп торам кабат, алыгыз, ул – азат!
Минем колым булса, күрмәс иде газап!
Ибне-Йәмин килеп Йосыфны коча. Туганнар моңа ачулана. Шәмгунга ым
кагалар. Малик белән Бәширне дә камалыштан чыгармыйлар.
Ш ә м г у н (Ибне-Йәмингә төртеп).
Тиз оныттың, бала...
Ибне-Йәмин куркып читкә киткәч, Йосыфны тотып ала.
Без сатарбыз хәзер сине әнә аңа.
Й о с ы ф .
Кяфер бит ул, кол итәмсез мине шуңа?!
Ш ә м г у н .
Сайла-сайла, бездән булсын яхшылык, –
Бер ягыңда үлем, бер ягыңда коллык!
Й о с ы ф .
Җәллад ясаганчы туган абыйларны,
Мең артыктыр кяфер колы булулары!
Шәмгун Йосыфны Малик янына илтеп тезләндерә.
М а л и к (хәйләкәрләнеп).
Янә әйтәм, риза мин, колыгыз – азат,
Бер сүзсез кайтарам, ул сезнеке кабат!
Л ә б и .
Тыңла, кяфер: сатабыз бу колны сезгә,
Шарты шулдыр: илтегез бик ерак җиргә!
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
72
М а л и к (Бәширгә).
Бәшир колым, алып кил кәгазъ-каләмем!
Бәширгә сакчылык итеп, Шәмгун, Дан, Яшьҗәр озата бара.)
Беләсезме бөти язу кирәклеген?
Санап чыгу тиеш анда колыгызны
Сатарга мәҗбүр иттергән сәбәпләрне.
Тик аптырыйм, ничек сатмак кирәк аны,
Сездән артык күрке, гакълы, гадәтләре!
Я һ ү д .
Әткәебез бала килеш сатып алды,
Үсә төшкәч, безгә хәтәр көндәш булды.
Тора-бара инде явызланды тәмам,
Атабызга да баш булды мәкер белән!
Бәшир өч туган карамагында Маликка кәгазь, каләм китерә.
М а л и к (язу әсбапларын сузып.)
Ничә төрле гаебе бар, таныклагыз!
Дөрес булсын сату-алу шартларыбыз:
Сатарга ризалык бирдеме атагыз?
Я һ ү д .
Атабыз ризалык биргәнгә сатабыз!
Р а у и л (яза).
«Колыбызның нәкъ өч төрле гайбе бардыр...»
Качучыдыр...
Ш ә м г у н (өсти).
Урлаучыдыр...
Я һ ү д (дәвам итә).
Алдакчыдыр.
М а л и к .
Аңладым, гаепләре белән сатып аламын,
Ләкин юк кулымда сыңар бер алтыным,
Төрле-төрле комачым күп, бар атласым!
Л ә б и .
Тыңла, кяфер, без моңарга баралмыйбыз.
Р ә й я л у н .
Кулыбызга комач-атлас алалмыйбыз.
Я ш ь җ ә р .
Риза түгел без һич мондый сәүдәгезгә.
Т у г а н н а р .
Бу колыбыз өчен акча бир син безгә!
М а л и к .
Каян алып? Менә карагыз соң санап.
Янчыгын чыгарып, акчаларын җиргә сибә.
Бар монда тик унсигез тәңкә-йармакъ!
Ризалашсак табам бик күп кирәк-ярак...
Туганнар акчаларны җыеп алалар.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
73
Я һ ү д .
Унсигез йармакъны синнән санап алдык.
Р а у и л (таныкламаның соңгы юлларын яза).
«Барыбыз да бу сәүдәдән разый калдык,
Колыбызны сатуны без мәгъкуль таптык
Гаепләрен санап таныклама яздык».
Я һ ү д .
Риза булып моңа менә куллар куйдык.
Таныкламага куллар куелып, Маликка бирелә.
Ш ә м г у н .
Тик, кяфер, ышанма бу ялганчы сүзенә!
Аягыннан бау-богавын чишә күрмә.
Т у г а н н а р .
Мисыргача синең күзәтүдә барсын,
Ризыгы су һәм арпа икмәге булсын!
Туганнар читкә китә. Акча бүлешкән тавышлары гына ишетелеп тора.
Бәшир бөти-таныклама һәм язу әсбапларын кәрванга илтеп килә.
М а л и к .
Ник еглыйсың, углан, нидән кайгыларың?
Й о с ы ф .
Саубуллашмый китте туган абыйларым!
Рөхсәт бирсәң, яннарына барыр идем,
Бер туйганчы карап-күреп калыр идем.
М а л и к .
Күрмисеңме, алар сиңа ниләр кылды,
Теләделәр алар синнән аерылмакка,
Сатты алар сине миңа арзан хакка,
Йармакъ-тәңкә – кыйммәтсез ул, ул шундый вак,
Бер алтынның хакы мең дә дүрт йөз йармакъ,
Синең өчен алды алар шундый аз хак...
Бу бит өстеңнән чын-чынлап мыскыл кылмак.
Й о с ы ф .
Алар моны шулай кирәк диеп белде,
Теләкләре, морадлары шундый иде, –
Алар шуннан да артыкны белми инде,
Һәркем үзенә лаекны эшли инде.
Бер тәкәбберлегемә баш булалмадым!
Бәямне төшерде әнә шул масаюым!
Малик, күңеле тулып, Йосыфка «рөхсәт» дигән хәрәкәт ясый, ул киткәч,
күзен сөртә-сөртә, ташка барып утыра. Туганнары Йосыфны каршылый.
Т у г а н н а р .
Йосыф, син безнеке түгел, кире борыл,
Сатып алды сине кяфер, син аңа кол!
Й о с ы ф .
Туганнарым, миннән тәмам туйдыгыз сез,
Атаемнан мине мәхрүм кылдыгыз сез,
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
74
Оҗмах биреп, тәмуг сатып алдыгыз сез,
Ходай рәхмәтеннән мәхрүм калдыгыз сез.
Азат идем, коллыкка төшердегез сез,
Егълый-егълый атабыз да калыр күзсез,
Зинһар, атабызны саклап йөртегез сез!
Аһ, кызганыч, ничек коллык кылырмын мин,
Фиргавеннәр коллыгында торырмын мин,
Олыларым, тагы күрерменме сезне, –
Аерылырга тәкъдир мәҗбүр итте безне.
Бу язмышны Тәңредән дип белү кирәк,
Хак хөкеменә коллар разый булу кирәк.
Ризалыкны бирү кирәк җәзасына, –
Буйсынып баш иик Ходай казасына.
Туганнар кочаклашып елаша башлыйлар.
Я һ ү д .
Йосыф энем, сине кире алыр идек.
Р а у и л .
Кулың алып, тәүбәне дә кылыр идек.
Л ә б и .
Сатудан да кире кайткан булыр идек.
Р ә й я л у н .
Әмма ләкин атабызга ниләр диик?
Ш ә м г у н .
Атабызга тагын ялган әйталмабыз.
Я ш ь җ ә р .
Сине кире атабызга илталмабыз.
Д а н .
Бу эштә без һичбер чара кылалмабыз.
Р а у и л .
Син түз инде...
Ш ә м г у н .
Бу михнәткә.
Я һ ү д .
Йосыфыбыз!
Т у г а н н а р .
Иманлы Йосыфыбыз!
Й о с ы ф .
Тәүбә, әстәгъфирулла!
Туганнар китә. Малик, Бәширне ияртеп, һушсыз калган Йосыф янына бара.
Пәрдә
6 күренеш
Мисыр. Сарай. З ө л ә й х а ялгыз. З ә й т ү н ә йөгерә-атлый керә.
З ә й т ү н ә .
Кабат җаның туңган, ятасың урында,
Уйлыйсың һаман да үлемең турында.
Базарга чакырдык, анда да бармадың...
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
75
З ө л ә й х а (торып утыра).
Нигә соң, нигә киңәшеңне тыңладым,
Синең сүзең белән карт кыз булып калдым.
Җиде ел бит үтте, бигрәк әрәм булды,
Йосыф белән тәки кавыша алмадым!
З ә й т ү н ә .
Аһ, Зөләйха, сизә күңел, кавышырсыз,
Бер-берегезне әле сез табышырсыз,
Бер-берегезгә берегеп ябышырсыз.
З ө л ә й х а .
Җиде ел бит инде хәтта төшкә керми.
Туктат алдауларны, алар берни бирми!
Өметсезлек йөзләремне дә сулдырды,
Озын кара чәчләремә чал кундырды!
З ә й т ү н ә .
Түз генә, йөзләрең кабат алсуланыр,
Озын кара чәчләрең үз төсен алыр!
З ө л ә й х а .
Ахмак бит син, кызый, Мисырдан ук куам!
З ә й т ү н ә .
Мин кыз түгел күптән, син аны беләсең!
Кусаң, Кыйтфирыңны, әнә, үзең сөярсең!
К ы й т ф и р белән Р ә й я н ашыгып керә.
К ы й т ф и р .
Зөләйхам, син юкка базарга бармадың!
З ө л ә й х а .
Авыру мин, Кыйтфир, зәгъфрандай саргайдым!
К ы й т ф и р .
Өйдә генә яту ул сулышны кисә,
Терелтер сине тиз, кояш нуры тисә.
Р ә й я н .
Зөләйха бикәбез, без сине көтәбез,
Синең белән бергә базарга китәбез.
Дәгыйр улы Малик анда сәүдә итә,
Алып кайткан колын күрсәң, нәкъ фәрештә!
З ө л ә й х а .
Дөньясыннан туйдым, мине үлем көтә. (Бөркәнеп ята.)
К ы й т ф и р (көн дә шундый сүзләр ишеткәч бик исе китми).
Базар кыза бара, бөтен Мисыр шунда.
Яше-карты – барсы Йосыф кол янында.
Йөз нурлары аның көн яктысын каплый,
Сатып алыр өчен беркем акча тапмый.
Зөләйха башындагы бөркәнчекне ача, тыңлый башлый. Кыйтфир белән
Рәйян зал буйлап йөренәләр.
З ө л ә й х а (Зәйтүнәгә).
Йосыф, диләр, ник саталар аны, кем ул?
З ә й т ү н ә .
Адәм баласына охшамаган бер кол.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
76
Өндәүчеләр аны бик тә мактадылар,
Алучылар һичбер гаеп тапмадылар.
Буе, дисәң – буе зифа, сылу үзе,
Йөзләре дә бик күрекле нурлы икән,
Теле матур, саф чишмәдәй, тугры сүзе,
Җитмеш ике телне белгән галим икән.
З ө л ә й х а (торып утыра).
Галимлеккә ул соң кайларда ирешкән?
З ә й т ү н ә .
Иң гаҗәбе – аңа унике яшь икән!
З ө л ә й х а .
Унике яшьтә галимме – ялганлыйлар!
Кабат капланып ята.
З ә й т ү н ә .
Ансы инде безгә нәмәгълүм – караңгы.
Мәгәр беркем аны сатып алалмады.
Кыйтфир газиз шунда диде: «Үзем алам,
Энҗе-мәрҗән, гәүһәр-якут барсын салам,
Чын бәһасен тизрәк игълан кыл син!»
Малик әйтте: «Үлчәвемә алтын сал син,
Авырлыгы аның Йосыф кадәр тартсын!»
Кыйтфир шундук мондый шартка ризалашты,
Шундук хәзинәчесен дә чакыртты,
Алтын арты алтын һаман килә торды,
Хәзинәдә алтыннары һич калмады,
Үлчәүгә ул нәкъ биш йөз мең алтын куйды, –
Алтыннары Йосыф кадәр тарталмады.
Зөләйха кабат торып утыра. Кыйтфир белән Рәйян гәпләшеп якынаялар.
К ы й т ф и р .
Өстәп шушы алтыннарга затлы атлас куйдым,
Ефәк парча, мисык-гамбәр барсын җыйдым.
Гәүһәр-якут, энҗе-мәрҗән тагын куйдым,
Барлык малым Йосыф кадәр тарталмагач,
Йосыф колны мин дә сатып алалмагач,
Мисыр малы аңа бәһа булалмагач –
Саташырлык дәрәҗәдә гаҗиз калдым!
Р ә й я н .
Мисыр малына без кушсак (Зөләйхага ымлап) Мәгърибнекен?
К ы й т ф и р .
Кушар идем, хәлдән килсә, бар мәшърикнекен!
Р ә й я н .
Чакырыйк әле, әйдә, Маликнең үзен!
К ы й т ф и р .
Ишетик шул, әйдә, сәүдәгәрнең сүзен!
Кыйтфир белән Рәйян чыгып китә.
З ө л ә й х а .
Бер кол өчен Мисыр малы җитмәс, имеш,
Юк, бу кол артында сер булырга тиеш.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
77
Мондый бәя Малик нәфесе түгелме?
Үлчәү дигәннәре дә әле дөресме?
Дөрес икән, ничек җиңел килә алтын?
Аеры үлчәсеннәр Кыйтфир алтыннарын.
З ә й т ү н ә .
Халык белән тулган сарай мәйданнары,
Кайтты капчык-капчык Кыйтфир алтыннары.
Йосыфны китерде Малик якыннары
Йосыф кулын үбә Мисыр хатыннары.
З ө л ә й х а (тәрәзәгә омтыла).
Аһ, Таш Пот санәм, кол түгел бу – Йосыф үзе!
Һуштан язып егыла, Зәйтүнә аны урынга илтеп яткыра.
Залга К ы й т ф и р , Р ә й я н һәм башкалар керә. Зөләйха янына киләләр.
Аны торгызып утырталар. М а л и к Й о с ы ф ны ияртеп керә.
К ы й т ф и р .
Зөләйха, кадерлем, күз салчы бу колга,
Балабыз булмады, без мохтаҗ угылга!
Зөләйха йөзен учы белән каплый.
Р ә й я н .
Сыңары белән булса да аңа күз сал,
Форсат бар чагында син аны күреп кал!
К ы й т ф и р .
Кадерлем, ул лаек улыбыз булырга,
Безнең белән бергә патшалык кылырга!
Зөләйханың битен ача. Әмма Зөләйха кабат һушсыз кала. Аны Мисыр
хатыннары уратып ала.
Тынычлык! Зөләйхам минем авырып китте.
Терелер ул, мәҗлесебез дәвам итсен!
Дәгыйр улы Малик, сиңа мондый сүзем:
Йосыф бәһасенә дөнья малы җитмәс,
Бүләк ит син миңа җитмәгән кадәрен!
М а л и к (баш ия).
Мин риза, тик әүвәл үзе белән сөйләшәмен!
Йосыфны читкә алып китә. Рәйян Кыйтфир белән икенче якка юнәлә.
Б е р е н ч е һ ә м И к е н ч е х а т ы н .
Зөләйхабыз чирле түгел, чибәр иде.
Ө ч е н ч е һ ә м Д ү р т е н ч е х а т ы н .
Бөтен Мисырны балкыткан гүзәл иде.
Б и ш е н ч е һ ә м А л т ы н ч ы х а т ы н .
Күптәнме соң әле чирләп киткәненә?
Җ и д е н ч е һ ә м С и г е з е н ч е х а т ы н .
Аһ, бик борчылам аның бирешкәненә.
З ә й т ү н ә .
Ун ел инде аны ниндидер корт кимерә...
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
78
Х а т ы н н а р (куркынып читкә китәләр).
Ко-о-о-рт?!
З ә й т ү н ә .
Юк-ла инде, әллә нинди төшләр күрә,
Кеме беләндер очрашырга тилмерә.
Хатыннар кабат якын киләләр.
Б е р е н ч е х а т ы н .
Гүзәл Зөләйхабыз...
И к е н ч е х а т ы н .
Гүзәл Зөләйхабыз...
Ө ч е н ч е х а т ы н .
...аңына килде!
Д ү р т е н ч е х а т ы н .
...аңына килде!
Б и ш е н ч е х а т ы н .
Күзләрен шар ачты...
А л т ы н ч ы х а т ы н .
Күзләрен шар ачты...
Җ и д е н ч е х а т ы н .
Мине күргәч көлде!
С и г е з е н ч е х а т ы н .
Мине күргәч көлде!
З ө л ә й х а .
Килдегезме? (Торырга итә, кабат хәле китә.)
З ә й т ү н ә .
...хәле начар, күрдегезме.
Зөләйханы саф һавага күчерикче,
Табиб биргән даруларны эчерикче.
Хатын-кызлар Зөләйханы балконга алып чыгалар.
М а л и к .
Йосыф, Кыйтфир шартына мин риза булам,
Шул бәһагә җиткән кадәр түләү алам.
Әйтче, зинһар, нигә кулларыңа нурлар иңгән?
Әле мондый хәлне мин беренче күрәм!
Й о с ы ф .
Кемлегемне сиңа хәзер сөйләп бирәм,
Сөйлим сиңа моны, ләкин бер шарт белән:
Кешеләрдән сакла минем бу серемне,
Иманлы Йосыф, дип атадылар мине.
Олы бабам Хак Ходаның тугры колы
Атам минем Якуб булыр, Исхак углы.
М а л и к .
Аһ, зур гөнаһ алдым, әйткән булсаң элек,
Сатмас идем, пәйгамбәрлегеңне белеп.
Илтер идем әткәеңә, азат кылып, –
Үзем калыр идем синең колың булып.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
79
Й о с ы ф .
Бу мөмкинлек күптән инде үтеп китте,
Җавап булып минем тәкәбберлеккә,
Тәңребезнең хөкеме булды, чара бетте.
Хак әмеренә буйсынырга вакыт җитте.
М а л и к .
Тыелырмын Йосыфны беләм диюдән,
Менә сату таныклыгын да бирәм!
Кесәсеннән танытманы алып, Йосыфка тапшыра.
Бу сереңне, пәйгамбәрем, белмәс һичкем,
Өстен һәммә эштән Ходай йөрткән хөкем. (Тезләнә.)
Пәйгамбәр, ялварам, чыкмады йолдызым,
Юктыр минем улым, бар тик алты кызым.
Й о с ы ф (кул күтәреп дога кыла).
Дәгыйр Мәлигенең җиде улы тусын!
Аталары кебек кешелекле булсын!
Кыйтфир энесен иярткән хәлдә Йосыфларга якынлаша.
К ы й т ф и р .
Малик, инде килешенгән вакыт үтте,
Алыш-биреш шарты ничек булып бетте?
М а л и к (башын иеп).
Хөрмәтлебез Кыйтфир, Мисыр хөкемдары,
Мәңге яшь булсын безнең Зөләйхабыз.
Шулдыр сезгә сүзем, Йосыф һич кол түгел,
Кабатлап та әйтәм, Йосыф – ирекле гөл!
Куйган шартларымны инде онытыгыз,
Йосыфны алыгыз – угыллы булыгыз!
Малик китә. Йосыф, Кыйтфир каршына тезләнеп, аның кулын үбә.
К ы й т ф и р .
Зөләйха, Мисырда яңа бер көн туды:
Ниһаять, безнең дә үз углыбыз булды!
З ә й т ү н ә (күренә).
Зөләйхагыз эчте табиб даруларын,
Уятыйммы, аям?
К ы й т ф и р .
...савыкканчы йокласын!
Савыккач әйтерсең: Йосыфны сакласын,
Аны миннән дә күп артык олыласын! (Китә.)
Зәйтүнә, Йосыфны ияртеп, Зөләйха янына уза. Сарайда тантана башлана.
Шәрекъ көйләре. Биюләр. Алыплар чыгышы.
Пәрдә
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
80
7 күренеш
Кыйтфирның Йосыфны уллыкка алганына алты ел вакыт узган.
Зөләйханың Йосыф өчен төзеткән сарае. Таякка таянган К ы й т ф и р ны
култыклап Р ә й я н керә.
Р ә й я н (алыпларга).
Әй сез, Йосыф тәхетен монда китерегез!
Хөкемдарыбызны шунда күтәрегез!
К ы й т ф и р .
Туйдырды инде ул тәхетләрдә утыру да.
Р ә й я н .
Туры килде микән мондыйда утырырга?
Алыплар Кыйтфирны тәхеткә утырталар.
К ы й т ф и р .
Гаҗәп җайлы икән, бар тарафны күрәм.
Р ә й я н .
Йосыфны Зөләйха гел зиннәткә төргән.
Тәхете ярар, күр сарай бизәлешен, –
Күпме байлык монда сарыф ителмешен!
Түшәмнәрдә гади түгел җәүһәр кәндил,
Агачлары алтын, түшәмгә үк җиткән,
Җимешләре, төрле-төрле асылташлар,
Алтыннан чигелгән Йосыф рәсеме белән
Сарайдагы бар диварлар шыплап тулган.
Ни өчен соң шулчаклы мал исраф булган,
Боларны берничек аңлый алмыйм туган?!
К ы й т ф и р .
Йосыф безнең үз углыбыз булсын, дидем,
Кабул кылган, әнә, Зөләйха бу сүзем.
Хикмәтле сарайга сокланып туялмыйм,
Сине ни борчыйдыр, һич аңлый алмыйм?!
Р ә й я н .
Йосыфны Зөләйха артык узындыра,
Өч йөз алтмыш кием әзерләгән аңа.
Һәр көнне Йосыфка яңаны кидертә.
Бу эшләрен бөтен кеше гаеп итә,
Мондый киемнәрне син кимисең хәтта.
К ы й т ф и р .
Рәйян энем, исең китмәсен боларга,
Үзем куштым аны шулай олыларга.
Зөләйха эшләре – минем сүзләрдән,
Минем сүзләремне гадел дип белгәннән!
Сулышлар киңәйде ганбәр исләреннән.
Йөрәгем еш тибә рәхмәт хисләреннән.
Р ә й я н .
Һич килешми, азыну болар, йа Хода,
Йосыф патша булган! Мин кара кайгыда!
К ы й т ф и р .
Бу сарайны карап йөреп, мин дә ардым,
Җитәр, калганнарын иртәгә карармын.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
81
Авыр гына тора, тәхеттән төшкәндә, таягы таеп китә, алыплар
аны тотып кала. Кыйтфирлар чыга. З ә й т ү н ә Мисыр хатыннарын
ияртеп кайта. Залга кергәч, алар телсез калалар. Бер-берсенә матурлыкны
күрсәтәләр, әмма тел әйләндереп сүз әйтә алмыйлар.
З ә й т ү н ә .
Әйе-әйе, шулай-шулай, матурмыни?
Мин дә бит шулай дим, дөньяда юк инде.
Һич сабыры калмады – гыйшкы җиңде,
Барысы Йосыф өчен, газиз Йосыфныкы!
Әйе шул, әйе, минем дә бар өлешем,
Мин өйрәткәнчә бу сарайның төзелеше.
Сарай салу артык иде, дидегезме?
Әллә соң сез шуны да белми идегезме?
Теге чакта аның хәлен күрдегезме?
Хатыннар аны урап ала.
Зөләйханың бигрәк мөшкел иде хәле,
Алары сер булсын, әйтми торам әле.
М и с ы р х а т ы н н а р ы (кинәт телгә килеп).
Әйтмәсәң дә ачык, үлеп гашыйк булган,
Дәртен басар өчен, зур сарай салдырган!
З ә й т ү н ә .
Менә ансын мин әйтмәдем – бу сезнең сүз!
М и с ы р х а т ы н н а р ы .
Без әллә ниләр дә әйтербез, ә син түз.
З ә й т ү н ә .
Зөләйха изге, сез үзегез дә күрерсез.
М и с ы р х а т ы н н а р ы .
Ә изге булмаса, аңардан көләрбез!
З ә й т ү н ә .
Ак бәхетен күреп, әле кара көярсез!
Б е р е н ч е х а т ы н .
Монда Йосыфны сагынып килгән идем!
И к е н ч е х а т ы н .
Мин дә аны алты ел күрмәгән идем!
Ө ч е н ч е х а т ы н .
Үсеп җитеп, булган ди ул сылу егет!
Д ү р т е н ч е х а т ы н .
Йосыфны күрүе бит иң зур бәхет!
М и с ы р х а т ы н н а р ы .
Алып барчы безне Йосыф янына!
З ә й т ү н ә .
Ә кайда миңа дигән алтыннарыгыз?
Ярый инде, әйдәгез, ә юк, туктагыз,
Монда таба килеп ята Зөләйхабыз!
Бүген булмый, булмый, тизрәк китегез!
М и с ы р х а т ы н н а р ы .
Аһ, кайчангача шулай алдап йөртерсез?
З ә й т ү н ә .
Иртәгә тәхетендә утырган килеш күрерсез!
Хөллә итәгеннән дә хәтта үбәрсез!
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
82
М и с ы р х а т ы н н а р ы .
Күрәбез, күрәбез, күрәбез, күрәбез!
Хатыннар алтыннарын янчыкларга салалар, аһ-ух килешеп чыгалар.
З ө л ә й х а (ярсып керә).
Кайда Йосыф, нигә килми юынырга?
Көтәм-көтәм, белмим инде ни кылырга?
З ә й т ү н ә .
Унсигезе тулды, Йосыф күптән егет,
Юыныр үзе дә, йөрмәче борчылып!
З ө л ә й х а .
Син, димәк, котырткан, йөри шуңа качып.
Ирек бирми чәчен тарап үрергә дә,
Теләми бит мине хәтта күрергә дә!
Ялган киңәшләрең тотып булам харап!
З ә й т ү н ә .
Булмый инде сиңа һич кенә дә ярап.
З ө л ә й х а .
Могҗизалы сарай миннән төзеттердең,
Ун мең төрле нәкыш белән бизәттердең,
Энҗе-мәрҗән белән җиһазлансын, дидең,
Диварларын бәллүр белән эчләттердең,
Кызыл алтын булсын, дидең, агачлары,
Ефәк, алтын-көмеш булды яфраклары,
Диварларны бизәттердең җәүһәр таштан,
Атларны да саф көмештән ясаттырдың,
Атка алтын Йосыф сынын атландырттың!
Ник соң килми Йосыф, аны тәхете көтә,
Ул туганчы ук туган бәхете көтә!
Бар, тиз чакыр монда, Кыйтфир кушты, диеп!
З ә й т ү н ә .
Чакырам, тик аны аптыратма сөеп,
Син һаман карыйсың аңа бала итеп. (Китә.)
З ө л ә й х а .
Бала итеп карый алмыйм шул аңа! (Җырлый.)
Унөч ел элек үк чакырды Мисырга.
Үзе тумас борын ничек чакыралган?
Тумаса да, төшкә ничек керә алган?
Ул тумаган килеш очраштык без ничек?
Бергә булырбыз, дип, вәгъдәләр бирештек,
Йә әйт, Йосыф, шуннан, нәрсәгә ирештек, –
Бала һәм карт хатын булып күрештек?
Чакыргач Мисырга, Йосыфым, үзең
Ник качасың миннән тыңламый бер сүзем?
Берәр сәгать күрми торсам синең йөзең,
Өзгәләнә йөрәгем, бирче, Санәм, түзем!
Таш Пот сыны каршысына ава. Й о с ы ф керә.
Й о с ы ф .
Кыйтфир атам кайда? Ул чакырткан икән.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
83
З ө л ә й х а .
Кыйтфир бик ошатты синең сараеңны
Үзеңнең әлегәчә юк бит кергәнең,
Күпме чакырып та кереп күрмәдең!
Й о с ы ф .
Кыйтфир атам ошатты, дисең, и анам,
Бу сүзеңә, кичер, мин ышана алмам.
Бу сарайда шайтан-ләгыйнь коткысы бар,
Нәфсе хуҗа монда, җаныма урын тар!
З ө л ә й х а .
Өч ел төзеттем бу сарайны сиңа,
Рәхмәтең шушы булдымы инде миңа?
Егерме ел элек син төшемә кереп...
Й о с ы ф .
И Зөләйха анам, сөйлә инде белеп,
Унсигезем тулды әле яңа гына!
З ө л ә й х а .
Тыңла, моннан нәкъ унсигез ел элек,
Егерме яшь тулганда, төшемә кереп,
Гүзәллегең белән тәмам гашыйк итеп,
Син чакырдың мине назлы күрешүгә!
Шуннан бирле беркемгә дә карамадым,
Сафлыгымны да тик сиңа багышладым,
Ә син моны берничек тә аңламадың,
Инде ник качасың, килгәч хөкемеңә?!
Й о с ы ф .
Синнән түгел, куркам шайтан коткысыннан
Былчыранудан, Ходабыз ачуыннан.
Зөләйха, күлмәген салып, Таш сынның йөзен каплый. Зөләйханың эчке
күлмәге дә энҗе-мәрҗән белән чигелгән. Аягында алтын тәңкәләр чыңлый.
З ө л ә й х а .
Ачуланма, Таш Пот Ходам, күпне күрмә!
Менә, туклан, монда сиңа татлы хөрмә,
Синең алда һичбер гаебем юк минем,
Йосыф каршында да теләгем ак минем!
Иманлы Йосыф дип атыйлар бит аны,
Аның да бардыр бит тыпырчынган җаны!
Й о с ы ф .
Йа Зөләйха анам, син ни-нәрсә кылдың?
Чишендең дә җансыз Потны каплап куйдың.
Пот көчсез ул, кирәк түгел ябып кую,
Наданлык ул аңа Тәңре дип табыну, –
Изге эшкә яман эшне катыштыру.
Пот яралмыш кына, Алла – яралтучы!
Аннан качып котылалмый һичбер кеше,
Күреп тора Алла, һәрбер яшерен эшне.
З ө л ә й х а .
Буең-сының үсте, тәмам таң калырлык,
Сине күрү белән һуштан ук язарлык
Яңа туган айга охшаш бу кашларың,
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
84
Энҗеләрдәй тезелеп тора бу тешләрең,
Мишек-җофар исе чәчәдер чәчләрең,
Аһ, үз кулларым белән тарап үримче!
Й о с ы ф .
Йа Зөләйха анам, тыңлачы сүземне,
Әйткәннәрем аша аңлый күр үзеңне!
Минем тәннән җаным чыкса, син абайла,
Күркәмлекнең хәтрә кадәр нуры калмас.
Мәңге яратам, дигән гашыйк ярым да
Череп барган бу гәүдәмә карый алмас.
Тышкы матурлыклар бер алдавыч кына
Кеше гүзәллеге җаны аша туа, –
Җан исә буйсына Хак Аллага гына!
З ө л ә й х а .
Минем хәлем үзгә бу сүзләрдән айрык:
Минем синнән ваз кичәр дәрманым юк.
Сине сөеп, җанымны сиңа бәйләдем,
Алладан куркырга җитми көч-куәтем,
Фида кылдым сиңа барлык мал-мөлкәтем!
Кайда соң, Йосыфым, егетлек кодрәтең?!
Әйдә, утырыйкчы шушы тәхеткә,
Без чумарбыз икәү илаһи бәхеткә!
Тәхеткә этеп китерә.
Й о с ы ф (Зөләйхадан сакланып, тәхеткә менә).
Имансызның җаны һич тә камил булмас,
Ходай каршысында берни кыла алмас.
З ө л ә й х а .
Ялгышма, каршыңда мин – Зөләйха бары,
Иң бәхетсез җан бу: кабул итми аны,
Җаныннан да якынрак күргән яры.
Й о с ы ф .
Төшләр безгә зур сынаулар алып килә:
Якуб атамны күрдем бүген төшемдә,
Яман эштән нәфсеңне тый, Йосыф, диде,
Тагын шунда кисәтүле аять иңде:
«Уйнашлык кылучы кол булыр Иблискә!»
Тәхеттән төшеп баручы Йосыф Зөләйхага орына, тегесе һуштан язып ава
башлый, Йосыф аны тәхеткә утырта, Зөләйха аны үзенә тарта.
З ө л ә й х а .
Тукта инде, Йосыф, юкмы әллә ирлегең?!
Йосыф, тартылып китеп, тәхеттән төшә башлый, киеменең аскы өлешен
тотып тора торган бау, өзелеп, Зөләйха кулында кала. Залга кергән
Кыйтфир белән Рәйянны күргән Йосыф тәмам каушауда. Инде Мисыр
хатыннарын иярткән Зәйтүнә дә күренгәч, ялангач ботларын ябар өчен,
Пот өстендәге Зөләйха күлмәген ала. Зөләйха исә Йосыфның киеме белән
каплана.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
85
М и с ы р х а т ы н н а р ы .
А-а-а-а-һ!
Р ә й я н .
Кем рөхсәте белән кердегез сез монда?!
Сезне дә ташлаттырам төрмә-зинданга.
Бая минем ризыгыма агу салдылар!
Инде Зөләйхага да зур ау кордылар!
З ә й т ү н ә .
Бушатыгыз залны! Харап итәсез бит!
Мисыр хатыннарын залдан алып чыгып китә.
Р ә й я н .
Мин кисәттем, Йосыф патша булмакчы, дип.
Болар һәммәсе дә аның хикмәтләре!
Кәнган шымчысы үзе качып китсә дә,
Сатып алган агулаучылары әйтте.
К ы й т ф и р .
Алары кемнәр?
Р ә й я н .
Сарай хезмәтчеләре...
К ы й т ф и р .
Нинди эштә?
Р ә й я н .
Икмәкче белән шәрабче.
Зинданга яптым, хөкемеңне көтәләр.
К ы й т ф и р (көч-хәл белән тәхет итәгенә утыра, Йосыфка).
Йосыф, син ничек бу эшләргә баралдың?
Бу эшләрне эшләп бит син каралдың!
Вафасызлык эшләп, зур гөнаһлы булдың, –
Бөтен галәм алдында безне рисвай кылдың!
Зөләйха анаң күлмәген киеп калдың!
Авырлык белән тәхеткә менә.
Йа Зөләйха, ник син күлмәгеңне салдың,
Йосыфның киемен нигә киеп алдың?!
Зөләйха елый-елый чыгып йөгерә. Зәйтүнә керә. Рәйян Йосыфтан
күлмәген алып, Зәйтүнәгә бирә, тегесе Зөләйха артыннан чыга һәм
Йосыфның киеме белән әйләнеп керә. Йосыф киенә.
Р ә й я н .
Нишләп йөрде монда җиде ят хатыннар?
З ә й т ү н ә .
Зөләйхага гына әйтү тиеш аны!
К ы й т ф и р .
Чакырып китер каршыма Зөләйханы!
Һәм монда чуалган теге хатыннарны! (Зәйтүнә киткәч.)
Йосыф, ник әйтмисең, нәрсә булды, углым?
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
86
Й о с ы ф .
Тәңре күрер, күргәнендә һич ялгышмас,
Аның язган тәкъдирен кол аңлый алмас,
Тәңре угы һич тайпылмас юлдан читкә,
Каза угы ул максатка һәрчак җитә.
К ы й т ф и р .
Каза угы, дисең, гафу үтенмисең?
Й о с ы ф (тезләнеп).
Мин сәбәпче булдым мондый фетнәләргә,
Лаек мин һәртөрле усал шелтәләргә!
Мисыр хөкемдары, гафу ит колыңны!
Кызганмачы миннән төрмә-зинданыңны!
Зөләйха һәм Мисыр хатыннарын иярткән Зәйтүнә керә.
К ы й т ф и р .
Йа Зөләйха, Йосыф синнән гафу сорый,
Гафу ит син углыбызны минем хакка!
(Мисыр хатыннарына.)
Мисыр хатыннары, сез дә бире килегез,
Сараебызга кереп нишләп йөрдегез?
М и с ы р х а т ы н н а р ы .
Зинһар, гафу итче, Мисыр хөкемдары,
Максат – чынын белү, без илче нибары!
Р ә й я н .
Юк сүз сөйли алар, имеш, илчеләре,
Алдап-йолдап гайбәт җыеп йөрүләре!
З ә й т ү н ә .
Мисырның дүрт йөз хатыны җыелышкан
Ул мәҗлестә иләмсез зур гауга чыккан:
Зөләйхабыз хәлен сөйләп көлешкәннәр,
Зөләйха колына гашыйк, диешкәннәр.
Әмма бу хатыннар ышанмаган юк сүзләргә, –
Үзләре теләп әйләнгән илчеләргә!
К ы й т ф и р .
Монсы аңлашылды. (Зөләйхага.) Инде син бир җавап,
Ялвара Йосыфың, синнән гафу сорап!
З ө л ә й х а .
Гафу итәрмен мин аны, әгәр, Кыйтфир,
Шушы сарайга олы бер мәҗлес җыйсаң,
Миннән көлгән дүрт йөз хатынны чакырсаң,
Ул хатыннар көрсиләргә утырсалар,
Кулларына әфлисун, пычак тотсалар...
Алар каршыннан Йосыфны да уздырсаң!
Булыр миннән Йосыфка гафу-рахман!
Хатыннар да белер Зөләйха гаебен,
Тәңре дә күрсен миңа язган тәкъдирен!
Й о с ы ф .
Мәҗлес сынаулары миннән башка үтәр, –
Мине алда Ходай сынаулары көтәр.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
87
Р ә й я н .
Ходай сынаулары түгел, төрмә көтәр!
К ы й т ф и р .
Төрмә көтәме-юкмы, тикшерү булыр.
Иртәгә сарайда зур табын корылыр!
Дүрт йөз хатынга чакыру җибәрелсен,
Хәзер үк эшкә бар сарай күтәрелсен!
Пәрдә
8 күренеш
Шәрекънең дәртле көйләре. Идәннәргә җәелгән келәмнәр өстендә
ашъяулыклар, аларда көрсиләр, көрсиләрдә пычак, әфлисуннар. Көрсиләр
артында күп кенә хатыннар.
З ө л ә й х а .
И Мисырның иң күрекле хатыннары,
Зурлап килүегез өчен мең-мең рәхмәт!
Җитешегез, алдыгызда төрле нигъмәт,
Әүвәл әфлисун турагыз, шуннан чыгар иң зур хикмәт!
Хатыннар әфлисун турарга керешәләр. Залда ут сүнә, шулчак кулына
кызыл алтык табак тоткан, йөзе искиткеч нур белән балкучы Йосыф керә.
Хатыннар бертавыштан «Аһ!» дигән аваз салалар. Үзләре сизмичә, пычак
белән бармакларын турыйлар. Йосыф югала, ут кабат яна. Хатыннар
кискәләнгән бармакларын канлы кулъяулыкларга урыйлар.
Б е р е н ч е х а т ы н .
Валлаһидыр, бу коллары адәм түгел!
И к е н ч е х а т ы н .
Түгел, түгел...
Ө ч е н ч е х а т ы н .
Моның кебек кол булуы мөмкин түгел!
Д ү р т е н ч е х а т ы н .
Мөмкин түгел!
Б и ш е н ч е х а т ы н .
Моны күреп, ничек шашмый торсын күңел!
А л т ы н ч ы х а т ы н .
Шаша күңел!
Җ и д е н ч е х а т ы н .
Кол дип әйткәннәре чын фәрештә икән!
С и г е з е н ч е х а т ы н .
Чын фәрештә икән!
З ө л ә й х а .
Инде белдегез авыруларым нилектән,
Туралды бармаклар, аны бер күрүдән,
Нәкъ җиде ел инде ул каршымда тора,
Гыйшкым шушы Йосыфка көннән-көн арта,
Гаҗиз булсам да, бармак тураганым юк,
Димәк, сабырлыгым сезнекеннән артык!
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
88
Шомлы көй. Зәйтүнә елап керә.
З ә й т ү н ә .
И Зөләйха, тол калдың – Кыйтфирың үлгән!
М и с ы р х а т ы н н а р ы .
И Зөләйха, тол калдың, хөкемдар үлгән!
Хатыннар югала. Зөләйха елап кергән Йосыфны юата башлый.
З ө л ә й х а .
Олы кайгы төште безнең башыбызга.
Й о с ы ф .
Тәңре зур сынаулар куйды каршыбызга.
З ө л ә й х а .
Таш Сыныбыз илтә сине тәхетеңә.
Й о с ы ф .
Ходам мине дәшә тоткын бәхетенә.
З ө л ә й х а .
Зинданны миннән өстен саныйсыңмы?
Тоткынны көтәләр анда типкәләргә!
Кулларым бирелгән сине иркәләргә,
Матурлыгың Хактан – сокланырга сөеп,
Рәнҗеттең, тоткынлык синнән өстен, диеп.
Й о с ы ф .
Рәнҗемә, Зөләйха, мин Ходайдан куркам
Үземә ярдәмгә Ходамны чакырам!
З ө л ә й х а .
Кыйтфир сине, патша итәм, дип ант эчте,
Өлгерә алмады, бакыйлыкка күчте.
Син зиндан сайласаң, Рәйян патша булыр,
Башыңа туктаусыз бәла явып торыр!
Й о с ы ф .
Язмышыбыз безнең Хак Тәңре кулында,
Бозыклык кылмау – колы ихтыярында.
З ө л ә й х а .
Йөрәгемдә, Йосыф, син салган зур яра,
Сөю утың белән ярамны дәвала! (Йосыфка сарыла.)
Й о с ы ф .
И Ходам, коткар безне гөнаһ кылудан,
Бозык эшләр эшләп оятка калудан,
Кыямәт көн Хак каршында хур булудан,
Ирешмәсен Иблис-ләгыйнь морадына!
Иманлыны Хак кодрәте табыштырыр,
Чын гашыйкларны мәңгегә кавыштырыр!
Р ә й я н (керә).
Әйе-әйе, зиндан белән кавыштырыр!
Абый үлгәч тә, уең гел бозыклыкта,
Боер, Зөләйха, ташлыйкчы тоткынлыкка!
Төзәлмәсә, чыгу юлын таба алмас,
Караңгы зинданнан мәңге котылалмас!
З ө л ә й х а .
Йосыф, мине күреп, акылын җуймагач,
Күңелдәге дәрткә дәрман табылмагач,
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
89
Миңа җаны-тәне белән буйсынмагач,
Сабырыма морад хасил булдырмагач!
Өметне сүндерде, йотсын үзен зиндан! (Китә.)
Р ә й я н .
Тәкәббер бу колны сарайдан алыгыз,
Фетнәчеләр кырына илтеп салыгыз!
Й о с ы ф .
Хөкемдар, миңа ярдәм ит төзәлергә:
Боер көне-төне китап күчерергә.
Р ә й я н .
Боерам, бу колга китаплар бирелсен,
Көн дими, төн дими шуларны күчерсен!
Алыплар Йосыфны алып чыга.
Пәрдә
2 ПӘРДӘ
1 күренеш
Зиндан. Икмәкче җиргә ятып ауный, шыңшый, шуыша, җиргә йодрыклары
белән төя. Шәрабче исә үз-үзе белән сөйләшеп йөри, кычкыргалап куя.
Cакал-мыегы үскән Йосыф алардан артта тәрәзә каршында китап күчерә.
И к м ә к ч е .
Үлсен иде, үлсен иде, мур кыргыры!
Зинданга тыгуына унбер ел тулды!
Унбер ел буе хәсрәт утында янам,
Унбер елда үлде хатын, үлде анам!
Ш ә р а б ч е .
Тукта, зинһар, кирәкмәгәнгә шаулама,
Китап күчерүчегә комачаулама.
И к м ә к ч е .
Булмый аңа берничек тә комачаулап,
Китап яза, намаз укый, бер дә харап,
Бирә алмыйдыр ул хәтта төш тә юрап.
Ш ә р а б ч е .
Нинди төш күрдең, йә сөйләп күрсәт,
Шуннан үземнекен сиңа бирәм сөйләп!
И к м ә к ч е .
Гарык булдым һәр тоткынга сөйләп йөреп,
Зиндан әхле рәхәтләнә миннән көлеп!
Ш ә р а б ч е (Йосыфка күрсәтеп).
Ул соң ни ди, ул да синнән көлмидер бит?
И к м ә к ч е .
Әйтеп торам, безнең кебек кеше түгел ул, дип.
Ш ә р а б ч е .
Юкка түгелдер лә китап күчерүе,
Әйдә, әүвәл сөйләп карыйк минем төшне.
И к м ә к ч е .
Сөйләп кара, бер дә аңа ышаналмыйм.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
90
Ш ә р а б ч е .
Хөрмәтлем, унбер ел инде зинданда без,
Сүзсез булдың, шуңа сине без белмәдек.
Кол булгансың Кыйтфир белән Зөләйхага,
Рәхәттән сөргәннәр безне сөргән кебек,
Унбер ел буе түздең һәрбер җәзага.
Икмәкче белән без бүген төшләр күрдек,
Хәлеңнән килерме шуларны юрарга?
Й о с ы ф .
Белмим, атам Якуб юрый иде белеп,
Бөтен Кәнган юратыр иде аңа килеп.
Ш ә р а б ч е .
Атам – Якуб, дидең, ул бер пәйгамбәрдер,
Китап язгач, үзең дә изгеләрдәндер,
Сыныйк, атаң хикмәте сиңа күчмәгәнме?
Юрап бирче безгә төштә күргәннәрне:
Өч тәлгәш йөземне сыттым мин төшемдә,
Койдым аны Кызыл алтын касәләргә,
Шунда мәлик Рәйян берсен алып эчте.
Касә тулы килеш кабат миңа күчте?
Й о с ы ф .
Сөен, Рәйян сине азат итә тиздән,
Кайтыр сарайдагы элекке дәрәҗәң.
И к м ә к ч е .
Шулай юрый алсаң икән минекен дә:
Төштә бик күп икмәк куеп баш өстемә,
Илтә киттем мәлик Рәйян өстәленә.
Юлда кошлар икмәкләрне чукыдылар,
Чукып бетергәч тә юк булдылар.
Й о с ы ф .
Хәтәр икән, туган, синең күргән төшең,
Бик аяныч, гаять мөшкел синең эшең.
Рәйян тиздән кисәр ашаячак ашың,
Хакыйкатьтер, син шуны бел: бетә башың!
И к м ә к ч е .
Аһ, алай булмасын, күрмәдем бу төшне!
Й о с ы ф .
Хак җибәргән казаның кире кайтмас көче!
Ак һәм Кызыл алыплар керә. Агы шат Шәрабче кырына килеп баса,
Кызылы елап утыручы Икмәкчене ашыктыра башлый.
Ш ә р а б ч е (әйберләрен җыя).
Әйтер сүзең юкмы, тапшырырмын, углан.
Й о с ы ф .
Кәнгандә бар Ягкуб, тереме мин – белми,
Күп елаудан сукырайган, һични күрми,
Эзләп табып, берәр Кәнган сәүдәгәрен
(Беләзек белән йөзек чыгара.)
Бүләк ит аңа әманәт беләзеген.
Ә бу йөзекне ул тапшырсын Ягкубка,
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
91
Иясе, дисен, зинданда – тоткынлыкта, –
Бер гаепсез хәсрәт кичә, дисен, синең күк,
Унсигез ел кавышу көтә нәкъ үзең күк.
Икегезгә ул бер дога өмет итә, –
Пәйгамбәр догасы максатка тиз җитә,
Инша-Алла, шуннан михнәтләр дә бетәр,
Сынауларда сынмаганны бәхет көтәр.
Шәрабче, бусы тугрылыгың өчен,
(Сүрәләр язулы медальон бирә.)
Күп тапкырлар сизәрсең изге сүзнең көчен.
Бу дөньясы килә-китә, вафасы юк,
Ахирәтне кайгыртканның бәһасе юк.
Пәрдә
2 күренеш
З ө л ә й х а .
Аһ кырык биш яшемнән булдым мин карчык,
Карчык булганчы балчык булуың артык. (Зәйтүнәгә.)
Нигә әкиятләреңне сөйләмисең,
Ялган белән майламыйсың, көйләмисең?
Йосыф, диген, Мисырга, диң, патша булды,
Көтә Зөләйхасы белән кавышуны! (Елый.)
З ә й т ү н ә .
Йә, кырык биш яшь хатын-кызга күп түгел,
Яңадан чәчәк ата аларда күңел!
З ө л ә й х а .
Алып кит син мине ерак сахраларга,
Мисыр салды мине газап-җәфаларга.
Каберем якын булмасын шушы Мисырга
Үләсем килми һич Йосыф Мисырында.
Китеп булсын иде кайтып туган якка.
Йосыфка мәхәббәтем чабудан тарта.
Зинданда үлмәгәнме әле – шуны бел!
З ә й т ү н ә .
Үлмәгән, китаплар күчерә икән гел!
З ө л ә й х а .
Үлсә, туган якларыма китәр идем.
Зинданда да саклый бит әлеге дине,
Кайчан наләт сугар икән шушы динне!
Тәмам юашланып калган Рәйян керә. Йосыфка төзеттергән тәхеткә менә.
Р ә й я н .
Ун көн элек миңа хикмәтле төш керде,
Бөтен патшалыгым моңа хәйран инде!
Авыруыңны белеп борчымадым сине,
Бөтен җирдән юраучылар килде.
Юрый алмадылар хикмәтле төшемне.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
92
Җитә алмас, диделәр, хикмәт гыйлеме,
Аңлатуы, диләр, моны мөмкин түгел,
Иңләп ала алмый моны безнең күңел.
Ярый, Зөләйха, борчылма, тизрәк терел.
З ә й т ү н ә .
Мәлик Рәйян, атна-ун көн элек моннан
Шәрабчене коткаргансың зинданыңнан,
Аңа да бит хикмәтле төш кергән булган,
Шәрабче төшен беркем юрый алмаган.
Шулай да берәүнең юш килгән юравы.
Нәкъ юраучы әйткәнчә коткарганнар аны.
Тагын болай диде Шәрабче хатыны:
Икмәкче дә төшен юраттырган икән,
Аның төшенә дә юрау төгәл килгән, –
Икмәкче башын җәллад балтасы өзгән.
Р ә й я н (дулкынланып).
Шәрабчене миңа табып китерегез!
Ш ә р а б ч е ( кызыл алтын касәләргә шәраб коя-коя керә).
Падишаһым Рәйян, табасы юк мине,
Көн тууга яныңда – олылыйм сине!
Ходайга ялварам, намазлар укыйм,
Хак Тәгаләдән сиңа ак бәхет сорыйм!
Р ә й я н (көлә).
Мөселман динен тота башлагансың,
Ә бу харам эшеңне ташламагансың.
Ш ә р а б ч ы .
Хак Ходайның дине саф күңлем өчен.
(Медальонны ача, үбә.)
Ә бу эшем мәлик сиңа ярар өчен.
Р ә й я н .
Ярый, куй бер читкә һәм әйт миңа шуны:
Төрмәдә төшеңне сиңа кем юрады?
Ш ә р а б ч е .
Булды андый хикмәт, җиһан шаһы Рәйян
Утыра зинданыңда бер гыйбри углан.
Хикмәт гыйльмен Тәңре-Сөбхан биргән аңа,
Хикмәтле төшне бары ул юрый ала.
Р ә й я н .
Тиз алып кил ул угылны каршыма!
Шәрабче китә. Караучы хатын-кыз Рәйянга шәраб алып килә, Рәйян
шәрабне кире кага.
Бу төшемне әгәр дөрес юрый алса,
Сере нидә икәнлеген ачып салса,
Аны мин бүгеннән үк вәзирем итәм!
З ө л ә й х а .
Ул угыл зинданга ничек керде икән?
К а р а у ч ы х а т ы н - к ы з .
Шәрабчегә әйткән: «Бу каза – Тәңремнән!»
Р ә й я н .
Тоткынлыкны күрде икән ничә еллап?
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
93
К а р а у ч ы х а т ы н - к ы з .
Унбер ел утыра, ди, китап язгалап!
З ө л ә й х а (аягына торып баса).
Мәлик Рәйян, әйтә алам: Йосыф кол бу! Рәйян.
Без зинданга ташлаткан Йосыф угылмы?
З ө л ә й х а .
Әллә үз кулларың белән чыгарамсың?
Р ә й я н .
Ни телисең, башка чарам бармы соң?
Тукта, әйт, моннан ни зыян – чыгарсам ни?
Йосыфның безгә зыяны тиямени?
Зиндан йолкып ата арадан чүпләрне,
Патша итә Йосыф кебек зирәкләрне!
Аяклары чылбырда булган, чәч-сакаллары биленә җиткән Йосыфны
алып кереп, Рәйян каршына тезләндерәләр.
З ө л ә й х а .
Йосыф, зинданны ник миннән артык күрдең?
Й о с ы ф .
Бу казаны миңа бүләк итте Тәңрем,
Шуңа синең алда юк һичбер гаебем.
Безнең барчабызны Иблис бозмак булды,
Безгә бар мәкерле гамәлләрен кылды.
Ш ә р а б ч е (Йосыфка гына).
Атаң Якуб елый-елый дога кылган...
Й о с ы ф .
Амин. Кабул булсын, атам, кылган догаң!
Р ә й я н .
Тыңла, Йосыф, җиде симез сыер күрдем,
Һәркайсының аркасына менеп йөрдем,
Берсеннән берсенә шулай күчә килдем.
Күрдем янә җиде сыер – болар арык,
Бар да хәлсез, бар да беткән арыкланып,
Ач торганнар бугай шуңа алар ябык, –
Симезләрен ашады шул җиде арык.
Тагын күрдем тулып җиткән җиде башак,
Янә корып-кибеп беткән җиде башак,
Бодайлары менеп китте күккә очып, –
Калды бары тик өч бөртек, җирдә торып.
Й о с ы ф .
Нәкъ җиде ел буе илдә иген уңар,
Төрле нигъмәт-азык белән дөнья тулар,
Аннары җиде еллык корылык китә,
Ачлык-кытлык фетнәсе Мисырны тетә.
Шуннан соңра Тәңре кыла мәрхәмәтләр,
Исәннәргә бирә шатлык-рәхәтлекләр.
Шуңа, Рәйян, җиде ел тоташтан иген игегез,
Уңышны аз тотып, башакта саклагыз!
Шуннан соң җиде ел еллык корылык булыр,
Алдагы уңыштан орлыкка калдырып,
Җиде ел буе иркенләп тукланыгыз!
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
94
Шуннан соң килүче ел башка булачак,
Аллаһы Тәгалә мул яңгыр яудырачак!
Ачлыктан исән калучылар ныгыячак,
Җимеш хутында үсемлек мае чыгачак,
Сыер, дөя һәм сарыклар савылачак!
Р ә й я н .
Сакчы, тиз салдыр Йосыфтан зынҗырларын!
Бирегез аңа киемнең асылларын!
Тоткынлыктан азат итәм, иректә кал,
Барлык вәзирләремә дә баш булып ал!
Ш ә р а б ч е (Йосыфка гына).
Кабул булды менә атаң догалары!
Й о с ы ф .
Әмма күрәселәребез безнең алда әле!
Р ә й я н .
Аңламадым, Йосыф, риза буласыңмы?
Бүгеннән үк минем янда калырсыңмы?
Вәзирлекне иңнәреңә алырсыңмы?
Минем белән бергә хөкем кылырсыңмы?
Й о с ы ф .
Иляһ миңа зур мәмләкәт насыйп кылды,
Зөләйха аябыз, нәрсә әйтер икән?
З ө л ә й х а .
Мин бүген үк Мисырыңнан китәм,
Вәзирлек кыл, яшә, мин комачау итмәм.
Й о с ы ф .
Һичберәүгә ярдәмеңнән син баш тартма,
Җәберләнгәннәрне тар коеларга атма.
Салып бәла утларына, яла якма,
Мескеннәргә ихлас миһербанлык сакла.
Рәйян белән Йосыф китә. Аларга Чәчтараш, Киендерүче иярә.
Зөләйха Зәйтүнә белән бергә чыга. Бәйрәм тантанасы яңгырый.
Пәрдә
3 күренеш
Кәнган. Якубның ярлы йорты. Урамнан бик моңлы авазлар килә. Бер
баланың: «Абыйлар, ачтан үләм, ярдәм итегез!» дип ыңгырашуы ишетелә.
Түрдә – ап-ак сакаллы, тәмам бетәшкән Якуб. Сул ягында Якубның
ачлыктан хәлсезләнгән уллары ята. Ишектән Якубның тагын берничә улы
абаланып диярлек керә.
Р ә й я л у н .
Ник бер тамчы яңгыр төшсен икән күктән.
Я ш ь җ ә р .
Коеның да суы инде күптән кипкән.
Д а н .
Эссе җил бар нәрсәне көйдереп үтте.
Л ә б и .
Кырыбызда бөтен нәрсә янып бетте.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
95
Я һ ү д .
Өметсезлек – һәр яңа көн кайгы ташый.
Ш ә м г у н .
Кеше анда берсен-берсе тотып ашый!
Д и н ә (кереп тезләнә).
Абыйлар, ачтан үләм, ярдәм итегез!
Ш ә м г у н .
Ничек керсәң монда, шулай чыгып кит!
Югыйсә үзеңне (пычагын болгап) суеп ашыйбыз бит!
Я к у б .
Улларым, уйлашыйк, болай яшәп булмый,
Мисыр якларына сәфәр чыгу кирәк.
Бар нәрсәне сатып, икмәк табу кирәк.
Я һ ү д .
Атабыз, анда да хөкем сөрә шул ук ачлык!
Р а у и л .
Бездән инде анда күпләр китте качып,
Күпләр хәтта барып та җитә алмаган.
Ш ә м г у н .
Атам кушса, мин хәзер үк юлга чыгам.
Л ә б и .
Атам кушса, мин дә Шәмгунга кушылам
Я к у б .
Мисырдагы хәбәрләрдән мин хәбәрдар,
Тугыз ел элек вәзире алышынган,
Игенчелекне дә үз өстенә алган,
Ашлык-игеннәрне бик күпләп иктерткән,
Суктырмый гына кибәннәргә өйдерткән,
Суккан бөртекне амбарларга бикләткән!
Мисырда җиде ел буе иген уңган,
Вәзир ярдәмендә Мисыр бик баеган!
Башлангач соңра бездәгедәй корылык,
Тирә-як илдә халык баргач кырылып,
Барысы да игенгә дип Мисырга агыла,
Игенне башта алтынга сатып ала.
Икенче ел бирәләр ат-качырларын,
Өченче ел – ефәкләрен-комачларын,
Дүртенче ел – терлекләрен, йорт-җирләрен,
Бишенче ел бирәләр угыл, кызларын,
Үзләре дә кол булганнар алтынчы елын.
Йә, угланнар, инде юлга җыеныгыз,
Уныгыз бер йодрык булып тупланыгыз!
Икмәкле Мисыр ягына кузгалыгыз,
Бар булган йоныбызны алып барыгыз,
Хөкемдарына бик ипләп ялыныгыз,
Хак Тәңрегә чын күңелдән табыныгыз!
Михнәтләрдән коткаручы бер Ул гына.
Т у г а н н а р .
Хак Тәңрегә чын күңелдән табынабыз,
Михнәтләрдән коткаручы, син Раббыбыз!
Пәрдә
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
96
4 күренеш
Зөләйха алачыгы. Ул урында ята.
З ә й т ү н ә .
Йосыф тагын йөртә гаскәрен яланда,
Бу юлы чыкмаска булдыңмыни анда?
Йосыф килгән саен шунда барыр идең,
Йосыф йөргән юлга чыгып басар идең,
Читтән генә аны тыңлап торыр идең.
З ө л ә й х а .
Сукырайдым мин, колагым да ишетми,
Йосыф йөзе һаман күз алдымнан китми.
Газиз идем – тол, гарип гаҗиз калдым,
Йосыф гыйшкы белән янып, ким-хур булдым.
Ә ул һаман күз алдымда көлеп тора,
Зифа буй-сыннары белән йөреп тора.
Мисырда мин олуг хатын булган чакта,
Кешеләргә җитәкчелек кылган чакта,
Газиз Йосыф минем колым гына иде,
Илаһына гыйбадәтләр кыла иде,
Гел шул Илаһ әмренә буйсына иде,
Илаһ аңа, әнә, олуг дәүләт бирде!
Көч-хәл белән күтәрелә, капшанып кына Таш Потны эзли.
Кайда соң син, каһәр суккан, Таш Пот Ходам?
Таба алсам, сине хәзер җиргә орам!
Бу көнгәчә сиңа хәлләремне сөйләдем,
Синнән ярдәм юклыгын һич белмәдем.
Таш Потны җиргә этеп төшерә. Таш Пот ватыла.
З ә й т ү н ә .
Аһ, Зөләйха, нишләдең, зур гөнаһ бит бу!
З ө л ә й х а .
Гөнаһ икән, читтә торсын, син аны ку!
Чукып алып, асыл ташларын сатып кайт,
Ташларны ашап булмый, ипи алып кайт!
Зәйтүнә Таш Пот башын алып чыга, Зөләйха, капшанып кына, калган
кисәкләрне дә табып, алачыгыннан тышка ташлый.
Хак Тәгалә, кылган гөнаһларым кичер,
Зөләйхаңны Йосыфның диненә күчер,
Догаларымны мин сиңа багышладым,
Ләә илаһа Иллалаһ Мөхәммәде Рәсуллуллаһ!
З ә й т ү н ә (ашыгып керә).
З ө л ә й х а .
Таш Пот башын миннән алдылар!
Кемнәр алды, каян килде ул явызлар?
З ә й т ү н ә .
Йосыф һәм Рәйян мине танымадылар,
Таш Сын башын күреп бик усалландылар,
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
4. «К. У.» № 10 97
Зөләйхадан урлаган, дип бәйләнделәр,
Минем артымнан озак куа килделәр.
Тукта, алар инде ишек артында йөриләр!
Зәйтүнә кача. Таш Сын башын тоткан Йосыф белән Рәйян керә.
Й о с ы ф .
Әссәламегаләйкем, хуҗа өйдәме?
Р ә й я н .
Өйдә юк, ахрысы, җавап бирмәде.
З ө л ә й х а .
Ни йомыш белән йөргәнегезне белик?
Р ә й я н .
Хөкемнән качкан карак хатынны күрик!
З ө л ә й х а .
Хөкемгә тартырлык нинди эш эшләгән?
Р ә й я н (Сын ватыкларын күрсәтә).
Таш Сынны ватып сатарга теләгән!
З ө л ә й х а .
Ул гаепле түгел, Сынны үзем ваттым.
Й о с ы ф .
Кеше Сынын ватарга бар идеме хакың?
Зөләйха мөлкәте иде бу, әйт, кем син?
З ө л ә й х а .
Һични күрми торган сукыр бер карчык мин.
Таш Сын башын капшый, аннары акрын гына Йосыфның йөзенә кагыла,
кычкырып.
Йосыф бит син?! Сукырайсам да таныдым,
Ә син мине күзле килеш тә танымадың!
З ә й т ү н ә (керә).
Бәшир вәзир эзли сине, мәлик Рәйян,
Бик ерак җирләрдән кәнганлеләр килгән,
Сәлам китергәннәр Якуб пәйгамбәрдән.
Р ә й я н .
Якуб пәйгамбәр, диләрме, мин бит белмим.
Й о с ы ф .
Бар, чакыр Бәшир вәзирне, монда керсен!
Караучы хатын-кыз чыга. Бәшир белән әйләнеп керә.
Й о с ы ф .
Йә Бәшир, әйт, нәрсә сорый кәнганлеләр?
Б ә ш и р .
Икмәккә дип алмашка йон китергәннәр.
Йоннары күп түгел, икмәк бик аз тияр.
Й о с ы ф .
Күбәүме үзләре?
Б ә ш и р .
Унау. Ай-йай кыю Шәмгун дигәннәре.
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
98
Й о с ы ф .
Мәлик Рәйян, болар минем абыйларым,
Җылы кабул итеп, азрак икмәк биреп,
Озатырга иде, кабат килегез, дип, –
Килгәч, икмәкне бушка алырсыз, диеп.
Әмма шарты да барлыгын алар белсен!
Шарты: Якуб нәби дә алар белән килсен,
Килсен янә хатыннары, балалары,
Нәкъ җитмеш өч кеше булыр алар бары!
Р ә й я н .
Йа Йосыф, борчылма, уңай хәл итәрбез.
Б ә ш и р .
Кирәк икән, Мисырга ук күчерербез!
Бәшир Рәйян артыннан чыга.
Й о с ы ф .
И Зөләйха, кайда синең дан һәм малың,
Зифа буең, озын чәчең, хуп җәмалың,
Кайда тулган айдай балкып торган йөзең,
Ничекләр итеп син бу хәлләргә төштең?
З ө л ә й х а (җырлый).
Тышкы матурлык чүп, дидең, хәтерлимсең,
Инде хәзер миннән шуны син телимсең?
«Тышкы матурлыклар, дидең, алдау гына,
Кеше гүзәллеге җаны аша туа,
Җан исә буйсына Хак Аллага гына!»
Менә мин дә буйсындым синең Ходаңа.
Әйе, кулдан китте тәмам бөтен нигъмәт,
Бере калмый юкка чыкты мал вә мөлкәт,
Вәләкин һич кимемәде гыйшык-хәсрәт,
Бертуктаусыз гыйшык утым яна көйрәп.
Й о с ы ф .
Гыйшык уты яна икән – аны күрү кирәк,
Әмма эчкә яшерелгән шул ул йөрәк.
Зөләйха икәнеңне дә раслау кирәк,
Син әлегә чит бер карчык кебегрәк.
Гыйшыклыкта тугры булып кала алган,
Гыйшык зарын аңлауга дәгъва кылган
Зөләйханы хатынлыкка сүзсез алам, –
Әгәр шушыларны ул дәлилли алса!
З ө л ә й х а (капшанып кына Йосыфка бара, кулы камчыга орына).
Рәхим итеп, бу камчыңны бир кулыма,
Кирәк булган дәлилне ул сөйләр сиңа, –
Сөйләмәсә дәгъвам ялган гына була.
Зөләйха камчы белән сөйләшкәндәй камчыга йөзе белән орына да аңа
сулышын өрә һәм камчыны кире Йосыфка суза, ут камап алган камчы
Йосыфның кулын пешергәч, ул аны атып бәрә.
Күрдеңме, Йосыфым, инде аңладыңмы,
Камчыга ут кабуга син таң калдыңмы?
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
4* 99
Кулыңны пешергәнгә дә түзмәдеңме?
Шушы ут кырык ел көйдерә бәгъремне!
Й о с ы ф .
Бу гыйбрәтле хәл, монда михнәтле хикмәт.
Бетеп михнәтләр, килергә тиеш рәхәт.
Хак Ходамнан рөхсәт сорап карыйм инде... (Теләк тели.)
Вәгъдә көнен Өмет өзми көткәннәрдән,
Хак кушканча сабыр итә белгәннәрдән
Бу Зөләйхаң рәхәтлеккә лаек инде,
Ходавәндә, ходавәндә, ризалык бир,
Зөләйхаңны никах кылып алыйм инде!
З ө л ә й х а .
Сүзләреңнән, Йосыф, миңа хәсрәт килде,
Ни әйтсәң дә, мин хатын-кыз бит инде.
Җамалымның күрке китте, малым да юк,
Күзем сукыр, үзем ямьсез котсыз карчык.
Өметсез бер шайтан гына дигән сүз бар,
Хак Тәгалә, күзләремнең нурын кайтар.
Йосыф йөзләренә тиң ит йөзләремне,
Йа Ходаем, булсам иде Йосыфка тиң пар...
Караңгылык иңә, яшен яшьнәп, күк күкри, җил исә, урамнан куркынган
З ә й т ү н ә атылып керә.
З ә й т ү н ә .
Зөләйха, берни күрмим, шундый караңгы!
Күк күкри, яшен яшьни, дөнья буталды,
Аһ, яндыра, бөтен җанымны ут алды!
Кабат балкыган яктылык бер-беренә таң калып карап торган Зөләйха
белән Зәйтүнәне яктырта. Алар элеккечә яшьләр һәм матурлар.
З ә й т ү н ә .
Чү, Зөләйха, тик тор, зинһар, дим, селкенмә, –
Көзге табып күрсәтәм моны үзеңә! (Йөгереп чыга.)
Й о с ы ф .
Сөбхан Алла, ходавәндә бу кем кызы, –
Кайдан килгән монда якты күк йолдызы!
Тулган айга охшап тора синең йөзең,
Матурлыгың – бүләге ул Тәңребезнең!
Көйләп дәвам итә.
Йә Зөләйха, хәтерлимсең теге көнне,
Бозык эшкә өндәдең син анда мине,
Андый эшне ул чак әгәр кылган булсак,
Килмәс иде безгә бу бәхетле морад.
З ө л ә й х а (көйләп җавап бирә).
Йосыфым син минем, сөеклем син минем,
Йөзләремә бәрмә инде ул гаебем.
Саклап калды кодрәт белән Тәңре үзе,
Ул фетнәдән сине, мине – икебезне.

Й о с ы ф .
Саклап калды, әйе, безне Тәңре үзе,
Йосыф белән Зөләйханы – икебезне.
З ө л ә й х а (гади сөйләм).
Рәхмәт яусын аңа – миңа сине бирде,
Теләк-максатларым бүген кабул булды,
Йөзем күрке һәм дәүләтем кайтты кире,
Рәхмәт-шөкер кылам аңа көне-төне.
Й о с ы ф .
Рәхмәт-шөкер кылыйк аңа көне-төне!
Пәрдә
5 күренеш
Мисыр. Йосыф Кәнгандагы атасы өенә охшатып салдырткан йорт.
Буяучылар диварларга соңгы нәкышләрне төшерә. Бәшир вәзир аларны
күзәтә, өйрәтә. Алыплар өстәлләр, көрсиләр күтәреп керә.
Б ә ш и р .
Өстәлләр, көрсиләр кирәкми, алыгыз,
Идәнгә йон паласлар җәеп салыгыз,
Киез паласларга җәймәләр җәегез,
Шунда мул итеп табын хәзерләгез.
З ә й т ү н ә .
Үзем җәям идәнгә йон паласларны! (Булышып йөри.)
Й о с ы ф белән З ө л ә й х а керә. Уенчы уен коралында Кәнган көен
уйный. М а л и к Д ә г ы й р у л ы кереп баш ора.
М а л и к (бик шат).
Мәлик Йосыф, догаларың кабул булды,
Инде малайларның алтынчысы туды!
Й о с ы ф .
Әлһәмделилләһи, шөкер Раббыбызга!
Бәхет бүләк итсен Ходай барчабызга!
Б ә ш и р белән М а л и к рәссамчы янына баралар. Р ә й я н керә.
Р ә й я н .
Йосыф, кылганнарың тәмам таң калырлык,
Килгән иде Мисырга шундый корылык,
Бөтен илләр ятканда ачтан кырылып,
Синең аркаңда Мисыр яши сау булып.
Ходай биргән нурлы йөзләреңне күрәм,
Сыйфатларың күреп көн дә гаҗәпләнәм,
Эшләреңә синең тәмам хәйран калам,
Һәрчак гадел хөкем кыласың син, углан.
Әйтче, кайдан килде син Йосыфка болар?
Й о с ы ф .
Бирде Тәңрем-Сөбхан!
Р ә й я н .
Пәйгамбәр дип таныйм сине, мөэмин булам,
Ислам динен лаек күреп кабул кылам, –
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
102
Сиңа кулым биреп, булам чын мөселман.
Миннән бигрәк шаһлык сиңа лаек углан.
Абый сине патша итәм, дип ант эчте,
Вәгъдә үтәлмәде – бакыйлыкка күчте,
Ходай каршындагы бурычымны үтим,
Үз кулларым белән сине патша итим –
Мисырда йөрсен изге Йосыф әмере.
Бөтен халыкка таратыйм бу хәбәрне! (Чыгып китә.)
Алыплар тәлинкәләр чөеп керәләр. Югарыдан бик зур поднос кебек нәрсә
төшә. Анда төрле тәгамнәр.
Й о с ы ф .
Зөләйха, мин башка киемнәрне киим,
Мәҗлестәгеләрдән танымасын һичкем.
З ө л ә й х а .
Абыйларың, туганнарың?..
Й о с ы ф .
... хәтта әтием!
З ө л ә й х а .
Йосыфым, нинди кием табып китерим?
Й о с ы ф .
Зөләйхам, каршыла бары кунакларны!
Бәшир вәзирем, сиңа сүзем калган икән.
Мин хәзер дәрвиш суфый булып киенәм,
Кул изәүгә: «Суфый, кер, – дип! – чакырырсың, –
Бәетче суфый бу», – дип таныштырырсың!
Атам белән дә шуны ук кабатларсың,
Минем ишарә белән барып алырсың.
Йосыф китә. Бәшир белән Зөләйха туганнарны алып керә. Туганнар
гаҗәпсенеп өй эчен күзәтәләр.
Я һ ү д .
Кеше ышанмас моңа бу үз өебез!
Р а у и л .
Әллә инде сихерләндекме үзебез!
Р ә й я л у н .
Насыйп итте Хода могҗиза күрергә!
Л ә б и .
Тыңлагыз, уйнап тора Кәнган көйләре!
Д а н .
Һушымны алды татлы ризык исләре.
Л ә б и .
Табынга утырырга да вакыттыр инде!
Б ә ш и р .
Тагын берникадәр түзегез инде!
З ө л ә й х а .
Кунакларым, чакырам Якуб нәбине!
З ө л ә й х а белән Б ә ш и р дә чыга.
Я һ ү д .
Хатун үзе безгә хезмәт кылып йөри.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
103
Р а у и л .
Бу вәзир бездән бик күп алтын көтә бугай.
Ш ә м г у н .
Шуның өчен хатун кунак итә болай.
Р ә й я л у н .
Безне әти аркасында хөрмәт итә Ходай.
З ө л ә й х а Б ә ш и р б елән керә.
З ө л ә й х а .
Кадерле кунаклар, Якуб нәби арган...
Б ә ш и р .
Мәҗлес башлансын, ди, кушыла бераздан!
Ш ә м г у н .
Нигә болай зурдан кубып сыйлыйсыз сез?
Б ә ш и р .
Мисыр патшасы кушканны үтибез без!
(Уенчыга уйнарга ишарә ясый.)
Каршы алыгыз, Кәнганле кунакларым,
Суфый бәетче керә, ямьләнер табын!
Дәрвиш суфый кыяфәтенә кергән, ап-ак сакаллы Йосыф күренә.
Й о с ы ф .
Мактау шөкер һәм дан булсын бер Аллага,
Мөлке даим, үзе мәңге ул мәүляга,
Моннан соңра хикмәт таба күчәчәкмен,
Бер угылның әхвальләрен ачачакмын, –
Барыбызга бу кирәкле, гыйбрәт имди!
(Бәет сөйләгәндәй көйләп сөйли башлый.)
Унике бертуган иде алар элек,
Үсте алар уйнап-көлеп һәм сөенеп,
Әмма атага никтер якынайды төпчек,
Шуннан соң башланды арада көнчелек.
Җитмәсә төпчекләре бер төш күрде,
Атасы әлеге төшне юрап бирде,
Син Мисырның патшасы буласың, диде.
Туганнары бу юрауга хәйран калды,
Алдап төпчекне сәхрага алып барды,
Шунда алар аны коега салды.
Ш ә м г у н .
Белми сөйли – аны кырда бүре ашый!
Й о с ы ф .
Белеп сөйлим: алдап Якубтан алалар,
Чишендереп, Гад коесына салалар,
Котылырга аңардан ният кылалар!
(Кыйссаны көйләп дәвам итә.)
Соңра кайтып атага ялган сөйлиләр,
«Төпчегеңне бүре ашап китте», – диләр.
Аталары елап канлы яшьләр түгә,
Абыйлары эш үткәч кенә үкенә.
Я һ ү д .
Коедан чыгарылгач, ул кая киткән?
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
104
Й о с ы ф .
Коедан котылгач, абыйлары килгән,
Колыбыз, дип аны ялган сату кылган,
Сәүдәгәрдән алар сукыр тиен алган,
Өч гаебен санаган, таныклык язган!
Ш ә м г у н .
Бу суфый юри кергән, ара бутый ул!
Сикереп тора башлаган Шәмгунне сакчы алыплар кире утырта!
Й о с ы ф .
Алайса туганнарыңа сорау бирик,
Алар ничек уйлый икән, шуны белик,
Ялган сөйләдеме икән әлеге төпчек, –
Булалганмы патша? Булалмаса ничек?
Ш ә м г у н .
Ничекләр генә белмәк мөмкин соң аны?
Ашаган бит явыз бүре ул угланны!
Я һ ү д .
Инде оҗмах түрендәдер аның җаны!
Й о с ы ф .
Ата юравы ялган булып каламы?
Төпчеге Мисыр патшасы булмаганмы?
Инде ярый, монда бер таныклама бар,
Аны сезнең Кәнган телендә язганнар.
(Туганнарына бөти бирә.)
Моны Мисырда беркем укый алмады,
Чөнки гыйбричә язылган бу язулар.
Танытма туганнар кулында йөри.
Р а у и л .
Суфый, без дә бит бу язуны аңламадык.
Ш ә м г у н .
Мәгънәсенә төшенеп җитә алмадык.
Л ә б и .
Укып, без дә сезгә аңлата алмабыз.
Р ә й я л у н .
Аңламаслык язылган бу язмагыз.
Й о с ы ф .
Бәлкем, укып бирер аны Якуб нәби...
(Бәширгә ишарә ясый.)
Я һ ү д .
Ул бит сукыр, ничек укый алсын?!.
Сукыр Якубны җитәкләп Малик Дәгыйр улы керә. Туганнар каушый.
М а л и к .
Зөләйха, рәхмәт яусын Якуб нәбигә,
Йосыф дип исем кушты ул төпчегемә!
Минем Йосыфның да йөзе нурлы булыр,
Кешеләргә ул күп-күп игелек кылыр.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
105
Й о с ы ф .
Якуб нәби, монда бер таныклама бар,
Улларың да аны укый алмадылар,
Гыйбричә язылса да танымадылар!
Укып бирсәң икән шул бөтине безгә.
Я к у б .
Укып бирер идем, әгәр күрер булсам.
Й о с ы ф .
Аксак бик күп йөри, сукыр күпне күрә.
Укы!
Я к у б .
Укый алмыйм!
Ш ә м г у н .
Җитте, суфый! Сукыр ничек укый алсын?
Р ә й я н керә, сак һәм акрын үтеп, Йосыф белән Зөләйха янәшәсенә баса.
Й о с ы ф .
Якуб нәби, укы! (Әтисенең күзен үбеп сыпыра.)
Гаделлек өстен чыксын җир йөзендә!
Я к у б .
Бу ни?! Күрәм бит мин, рәхмәт сиңа, Ходай!
(Танытманы укый.)
«Йосыф атлы бу колыбызны сатабыз,
Ризалык бирде моңа безнең атабыз,
Йосыф колның нәкъ өч төрле гаебе бардыр:
Качучыдыр, урлаучыдыр, ялганчыдыр!»
З ө л ә й х а (каушап сикереп тора).
Йосыф – кол, дидегезме? Ул нинди Йосыф?
Зөләйха Йосыфка омтыла, әмма Бәшир аны тынычландыра.
Р а у и л .
Әти, башка укыма! Ялган таныклама!
Якуб.
«Унсигез йармакъны кулыбызга алдык,
Синең белән бу сәүдәне тәмам кылдык,
Һәммәбез дә бу бәһагә риза булдык,
Шуны раслап имзаларны куйдык».
Ш ә м г у н .
Атабыз, зинһар, ышанма, болар ялган!
Я к у б (елый).
Таныкламада менә сезнең кулларыгыз!
Сез Йосыфны ул вакытта алдадыгыз,
Бергә сәйранга чыгарга чакырдыгыз,
Сөйгән угылымны миннән аердыгыз,
Аерылу утында бәгърем яндырдыгыз!
Кайда минем Йосыф, кайда туганыгыз?!
М а л и к (Якуб каршына елап тезләнә).
Йосыфны абыйларыннан мин сатып алдым,
Йосыфны Кыйтфирга бүләк итеп бирдем.
Аерылганда Йосыфка мин антлар иттем:
ЙОСЫФ ҺӘМ ЗӨЛӘЙХА
106
«Сине белгәнемне беркем белмәс», – дидем.
Вәгъдә – иман, серне синнән дә сакладым,
Йосыфыңа биргән вәгъдәне сатмадым.
Р ә й я н .
Йосыфны бәлаләргә салганыгыз өчен,
Җинаятьчеләргә хөкем каты булыр!
Алыпларга ишарә ясый. Алар, дүрт озын сөңге белән алдан һәм арттан
килеп, каушап калган туганнарны тезләндерәләр һәм сөңгеләрне бугаз
турыларында бәйләп куялар.
Сезнең сыңар кулыгызны кистерермен,
Һәммәгезне муйныгыздан астырырмын,
Барчагызны мин җәзалап үтертермен,
Бер гөнаһсызны җәберләгән өчен!
Д и н ә .
Абыйларыма, зинһар өчен, тимәгез,
Иң зур гаепле кеше монда Динәгез!
Әләкләдем мин барып абыйларыма,
Минем әләк тора бу фетнә башында.
Р ә й я н .
Читкә кит, синең белән сүз соңрак булыр!
Й о с ы ф .
Рәхмәт, малик Рәйян, әйткән сүзеңә,
Тик хөкем итүне калдыр үземә!
(Өстеннән дәрвиш җиләнен сала.)
З ө л ә й х а .
Аһ, Йосыфым, нинди казалар күргәнсең?!
Мин сабырсыз булгач, зинданга кергәнсең,
Гафу сорап ялварам, хәләл җефетем!
Иманымны югалтмау минем өметем!
Р ә й я н .
Абый сине патша итәм, дип ант итте,
Вәгъдә үтәлмәде – бакыйлыкка күчте,
Ходай каршындагы бурычымны үтим,
Үз кулларым белән сине патша итим.
Мисырда йөрсен изге Йосыф әмере.
Бөтен галәмгә таратыйк бу хәбәрне!
Рәйян Йосыфка, таҗ кебек баш киемен кидереп, кулына патшалык билгеләрен
бирә дә чыгып китә. Сарайдагылар «Йосыф малик!» дип сәҗдәгә егылалар.
Р а у и л .
Бозык эшләребез өчен үкенәбез,
Андый юлга без моннан соң һич кермәбез,
Оныкларыбызга да гыйбрәт итәрбез,
Ялынабыз, инде безне кылчы азат,
Ходайдан алдык болай да бик күп газап!
Йосыф атасы каршына бара, тезләнеп башын ия. Күтәрелә. Атасы аны:
«Йосыфым – исән!» – дип елап кочагына ала.
Ю Н Ы С С А Ф И У Л Л И Н
107
Й о с ы ф .
Йа абыйларым, күтәрегез башыгызны,
Багышладым бөтен бозык эшегезне,
Гафу итәргә мин бүген риза сезне,
Кичерсә әгәр атабыз гаебегезне!
Я к у б .
Иманлы Йосыфның хәлләре хикмәтле,
Ходай биргән язмышы бик тә гыйбрәтле,
Нинди генә авыр сынаулар үтмәде,
Иманына һич тә хыянәт итмәде.
Иблис ләгыйньгә ул сөенеч бирмәде,
Явызлыклар каршында һич тезләнмәде,
Сабырлыгы белән барсын җиңә белде,
Шуңа Ходай аңа өстенлекләр бирде,
Кояш һәм ай яктысы төшкән бөтен җирдә,
Иманлы дип танылуга ирештерде!
Я һ ү д б е л ә н Ш ә м г у н и к е с е б е р г ә .
Кичерә күр без аңгыраларны, атабыз,
Хәтта кичермәслек булса да хатабыз,
Ходайдан бик куркып, сиңа җан атабыз!
Моннан ары иблисне шатландырмабыз!
Я к у б .
Гафу итүне һәм гафу ителүне
Хак Тәңребез иң зур бәхет итеп биргән...
Нишлим инде, хатагызны ярлыкадым,
Бөтен гөнаһ эшегезне гафу кылдым,
Бүген Ходай Тәгаләдән рәхәт алдым, –
Ходаем сезгә дә рәхәтлекләр кылсын!
Сакчы алыплар, Бәшир ишарәсе белән, туганнарны сөңгеләрдән азат итәләр.
Т у г а н н а р (көйләп әйтә).
Күп сынаулар куя фани дөньялары,
Җиңел түгел иман нурын саклаулары,
Җиңел түгел икән үзең булып калу,
Һичбервакыт алданмаслык уяу тору,
Намусыбызга кер кунмаслык оя кору!
Ата-анабыздан фатиха алулар,
Ахирәтне чын күңелдән кайгыртулар.
Караңгылык булып ала. Бөтен нәрсә бутала. Мисыр хатыннары туганнар
белән әвәрә килергә тотына... Котырткыч музыка башлана.
Й о с ы ф (өзгәләнеп).
Наданнарга гына берни бирми кыйссалар,
Зиһенлеләр акылын алар баеталар!
Иманга килүчеләргә гыйбрәт алар –
Мәрхәмәтле юллардан алып баралар!
Музыка тына. Бозыклык булып төшкән караңгылык күренешеннән сәхнә
арына. Аталары Якуб һәм дә мөселманча киенгән Йосыф белән Зөләйха аяк
астына туганнар елый-елый ташлана. Шатлык көйләре яңгырый.
Пәрдә

Реклама