ТӨШЛӘРЕМӘ КЕРЕП САГЫНДЫРА

Йөрәкләр сулык-сулык...
«Ирек» дигән изге сүзне
Дисбе сыман тезде еллар.
Еллар тезгән дисбеләрне
Сытты сукмак, изде юллар.
Ирек булып килгән язлар
Яфрак койды, көзләр булып.
Матди көрлек, рухи хөрлек
Калды бары сүзләр булып.
Юллар изге булмыйдыр шул,
Сәдакалар биреп кенә:
Ул юллардан бар да йөрде,
Тик йөрмәде... ирек кенә.
Аны еллар тагын тезде
Халык күңеле дисбесенә,
Акылларның аңлысына,
Йөрәкләрнең хислесенә.
Сүз иреге булып килә,
Тагын килә якты язлар –
Бар тавышка чыңламакчы
Сыкрап кына сызган сазлар.
Чыңласыннар!
Тыңласыннар
Аны изге юлдагылар:
Чыксын күңел зинданыннан
Хак сүзләре кулдагылар.
«Сүз иреге» дигән сүзләр
Кайта кабат,
Набат булып.
Хокук кайта!
Тик йөрәкләр
Никтер һаман сулык-сулык...
Сулык-сулык...


Ул – ышаныч
Бу тормышта сине ни яшәтә?
Ни көч бирә, дисең, замандаш?
Ник сорыйсың? Минем җавабым да
Синең соравыңа аваздаш.
Ул – ышаныч.
Шул ышаныч канат кагындыра,
Күккә чөя, җирдә кабындыра.
Ерак араларны якынайта,
Янып сөйгән ярны сагындыра.
Шул ышаныч, авырлыклар килсә,
Якын дуслар, диеп, җан ата.
Төннәрендә йолдыз саната да
Таңда кайчак борын каната.
Бу тормышта сине ни яшәтә?
Ни көч бирә, дисең, замандаш?
Тойгансыңдыр.
Минем җавабым да
Синең соравыңа аваздаш.
Ул – ышаныч.


Авыл
Авыл, авыл!
Безнең тамыр синдә,
Ябалдашлар монда булса да.
Сулыгып-сулыгып күңел сине сагына,
Шатлык белән тулы булса да.
Авыл, авыл...
Өсләреңдә давыл –
Яңа тормыш сине туздыра.
Безнең тарих, ахры, узганнарда
Кылынганны күпкә уздыра.
Уздырса да давыл, туздырса да,
Синең тамыр – безнең тамыр ул.
Сөт калыр, Ватан китәр –
Татар авылы, барыбер, калыр ул!

И балачак!
И балачак! Синдә калган инде
Чебиләгән ялан тәпиләр.
Синдә калган яшел болыннарда
Печән чапкан япь-яшь әтиләр.
Синдә калган, балакларны төйнәп,
Балык сөзеп йөргән инешләр.
Төшләремә кереп сагындыра
Әрәмәңдә җыйган җимешләр.
И балачак! Синдә калган инде
Яшерен яну, яшерен көюләр.
Күңелең төшкән зәңгәр күзле кызның
Тик шәүләсен күреп сөюләр.
Калган, калган, барысы да калган,
Уелып калган синдә, балачак.
Синдә калган барлык хис-тойгылар
Йөрәгемдә мәңге калачак!


Мин яшим синең өчен
Кемнәр ни өчен яшидер –
Мин яшим синең өчен.
Гомер буе дәртләндергән
Бер назлы көең өчен.
Кемнәр ни өчен яшидер –
Мин яшим синең өчен.
Балаларга җиткерә алган
Туган тел, җырың өчен!
Кемнәр ни өчен яшидер –
Мин яшим синең өчен.
Сине-мине үксетмәгән
Иделем, илем өчен!


Кыз бала
Бер ал чәчәк үсеп чыккан
Олы юл читләрендә.
Кояш нуры балкып тора
Ягымлы битләрендә.
Әй сөенә бәхетенә,
Дөньяга туганына!
Шаян җилнең күк буйлатып
Болытлар куганына.
Аның дөньяда барлыгын
Күреп алган кай ара.
Таҗларына куна-куна,
Күбәләкләр шаяра.
Безли-безли бал кортлары
Кытыклый керфекләрен.
Тарый-тарый, саный-саный
Шул керфек бөртекләрен.
Таҗлар җилпеп очар әле
Офыклар аръягына.
Узмасын тик өсләреннән
Дегетле арба гына...

Реклама