Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИН ҖЫРЛАДЫМ ЯШӘҮ ТУРЫНДА

ТАТАР ИЛЕНӘ РӘХИМ ИТ!
Миңа соңгы елларда берничә мәртәбә Кавказда, Рәсүл Гамзатов, Кайсын
Кулиевларның туган якларында булырга туры килде. Мине анда дуслар чакырды.
Шагыйрь дуслар. Әлбәттә инде, Каф Тауларының биек түбәләренә карап сокланып,
тау араларындагы тирән упкыннарны да, куркыныч тарлавыкларны да, таудан шаулап
агып төшкән чишмә-елгаларны да, ап-ак, кояшта күзне камаштыра торган кар яткан
тау түбәләрен дә күп күрдем мин.
Әйе, Рәсүлнең дә, Кайсынның да артында таулар яткан. Аларны шул таулар шагыйрь
иткән. Соңгы елларда без Рәсүл Гамзатовның, карачай-балкар шагыйрьләренең,
авар шагыйре Мөхәммәд Әхмәтовның (Магомед Ахмедов) һәм балкар шагыйрьләре
Кайсын Кулиев, Кәрим Отаров һәм Муталип Беппаевның шигырь китапларын татар
укучысына тәкъдим иттек. Кавказда алган тәэсирләрдән үзем дә күп кенә шигырьләр
яздым. Рәсүл дә, Кайсын да безнең Сибгат Хәким, башкортларның Мостай Кәрим,
Наҗар Нәҗмиләрнең кордашы – бер заманда яшәгәннәр, бер чорда иҗат иткәннәр.
Аралашып, очрашкалап торганнар.
Быел Кабарда-Балкар Республикасының халык шагыйре, Ленин премиясе лауреаты,
СССР һәм РСФСРның Дәүләт премияләре лауреаты Кайсын Кулиевның (1917-1985)
тууына 100 ел тула.
Кайсын Кулинең хәтта бер чорда Казанга күченергә уйлап йөргән чаклары хакында
да сөйлиләр. Булгандыр да. Балкарларны туган җирләреннән, нигезләреннән аерып
Кыргызстанга сөргән авыр еллар бит. Әнә шул елларда сугыштан кайтып, туган
нигезен, әнисен, туганнарын күрергә зар-интизар булганда, башына нинди генә уйлар
кереп карамагандыр. Ләкин Кайсын Кули үз халкы белән була, аннан аерылмый. Ул
күргән авырлыкларны, казаларны үз иңендә күтәрә, үз йөрәгеннән кичерә. Шигырьләре
дә әнә шуңа күрә сөекле халкына, туган җирләренә, тауларына, аның тарлавыкларына,
кыя-ташларына тирән мәхәббәт белән сугарылган.
Кайсын Кулиевның шигырьләрен моңа кадәр урысча гына укыганым булды.
Тәрҗемә – тәрҗемә инде. Бигрәк тә төрки телдән урысчалаштыру, бөтенләй башка
шигырь калыбы, башка җөмлә төзелеше. Татар шагыйрьләренең дә шигырьдәге хис-
кичерешләрен урыс телендә төгәл биреп бетерә алмаганын беләбез. Балкар теленнән
урысчага күчергәндә дә шул ук нәрсәдер инде ул дип уйлый идем. Чынлап та шулай
икән. Кайсын Кули үз туган телендә бөтенләй башкача яңгырый. Балкар дусларым миңа
аның үз туган телендә чыккан күптомлыгын бүләк иттеләр. Һәм мин аны татарчага
аударырга булдым. Әлбәттә, бу китапны укучы балкар телен беләдер дип уйламыйм,
ләкин балкар шагыйренең шигырьләре татар телендә ничегрәк яңгыравы һәркем өчен
дә кызыклы булыр. Татар һәм балкар телләре бик якын, бераз аралашканда, бер-беребез
белән бик тиз аңлаша башлаган булыр идек. Тик андый аралашу мөмкин түгелдер
шул – безгә бер-беребездән шактый ерак араларда яшәргә язган. Шулай да бер нәрсә
юаныч бирә, ул – әдәбият, безнең язучылар, әсәрләр, шигырьләр, китаплар. Әйдәгез,
бер-беребезнең китапларын, шигырьләрен укып яшик. Шигырьләр безнең арадагы
күперләр булсын, шагыйрьләр – илчеләр, арадашчылар. Татар дөньясына рәхим ит,
Кайсын Кули! Балкар шагыйренең хисләрен татар күңеленә алып кер.
Рафис КОРБАН

Язгы күкрәү
Бәрелдеме бер-беренә ике тау,
Әллә арба таудан аска очтымы –
Яңгырады тарлавыкта күкрәү,
Тау башында уйнап торды очкыны.
Бу беренче язгы күкрәү авазы
Тарлавыкка гына сыеп калмады,
Тәгәрәде, таштан ташка бәрелеп,
Күкрәп торды бөтен Каф Тау аллары.
Карт-корылар, тыңлап күкләр күкрәвен,
Хәтерләде авыр сугыш юлларын:
Гөрелтесен тынмый аткан тупларның,
Давылларда үткән яшьлек елларын.
Еракта-еракта яңгырый күкрәү,
Кыядан кыяга барып орына.
Хикәят кебек тоела ул миңа
Киләчәк һәм үткән көннәр турында.


* * *
Шагыйрьләрнең йөрәгеннән үтә
Җир йөзенең барлык юллары.
Аңа барып тия, кайда гына
Атылса да мылтык уклары!
Кем өчендер төн карасы ятса
Кара шәүлә булып гүренә,
Шагыйрь өчен – анасының кара
Шәле булып бары күренә.
Чаларса да, сабый булып кала,
Ышанычын тәмам җуйса да,
Анасына сөеп караган күк
Карый шагыйрь бөтен дөньяга.
Сабый бала беренче кар күреп
Сөенсә дә, шагыйрь шатлана.
Кемгә төбәп атылса да уклар,
Шагыйрь йөрәгенә кадала.


Мәңгелек Тау1
Мәңгелек Тау, шундый исем биргән
Сиңа халкым, сөеп-яратып.
Сиңа карап намаз укыган ул,
Йортын салган сиңа каратып.
Сиңа карап тәрәзәсен уйган,
Синең якка ачкан ишеген.
Яшь аналар, синең хакта җырлап,
Тибрәткән сабый бишеген.
Синең яктан көн яктырган таңда
Сиңа карап кына ай чыккан.
Син таулының иң зур байлыгы, дип,
Фәкыйрьлеген фәкыйрь оныткан.
Мөһаҗирләр булып яшәгәндә,
Сине төштә бик еш күрдек без.
Читтә синең белән горурланып,
Бәхетлеләр булып йөрдек без.
Эшен башлап, балкар дога кылса,
Сиңа карап кылган ул аны.
Син – халкымның горурлыгы минем,
Син – намусы аның, вөҗданы.
Мөэмин булсам да мин, кыйбла эзләп,
Синнән читкә китеп калалмам.
Синнән китеп әҗәл тапканда да,
Каберемдә тынгы табалмам.
Мәңгелеккә килми җиргә кеше,
Беләм әҗәл бер көн аласын.
Без китәрбез мәңге кайтмаска дип,
Син – Мәңге-Тау, мәңге каласың.
Җирдән киткән
синең итәгеңдә
Кеше канын койган затлар да.
Син калгансын, сине саклап шәһит
Киткәннәрнең данын сакларга.
Мәңгелек Тау, мин үлсәм дә, рухым
Мәңге синең янда калачак.
Оныкларым сиңа, миндәй сөеп,
Гашыйк күзләр белән багачак!

* * *
Мин пәйгамбәр түгел үзем болай.
Ачышлар да ясамадым бугай.
Әмма ләкин булса җырымда
Нидер биек таулар турында,
Йә күкләрнең зәңгәр балкышы,
Тау суының җитез агышы,
Өрек ботагының тармагы,
Тарлавыкның кырыс тарлыгы, –
Бәхетле мин – Хода бәндәсе.
Яшәвемнең шунда мәгънәсе.
Пәйгамбәрлек күрмим үземдә.
Әмма сезгә әйткән сүземдә
Ишетелсә буран тавышы,
Өзелеп төшкән яфрак сагышы,
Чапкан үләннәрнең әрнүе,
Сулган бакчаларның кайгысы, –
Шатланам мин әнә шуңа да,
Шул бит инде бәхет дөньяда.
Мин пәйгамбәр сүзен әйтмәдем.
Ләкин минем җырда әйткәнем
Хәтерләтсә сезгә кырларның
Тургайлары сузган җырларын,
Чегемдагы ташлы юлларны,
Аналарның арык кулларын,
Аналарның моңлы күзләрен...
Йөрәк кайгысы һәм куану,
Сабыйларга карап юану, –
Мин шуларны яздым җырымда,
Пәйгамбәрлек күрмим мин монда.
Мин тормышны сөйдем, җырымда
Мин җырладым шуның турында.
Ак түбәтәй кигән тауларны,
Яшел язны, ап-ак кышларны,
Кыш агарткан тирәк-талларны,
Яз уяткан җырчы кошларны.
Менә шулар минем җырымда.
Мин җырладым яшәү турында.