ЧЫН ИСЕМЕН ТАРИХ САКЛАГАН

Беркем дә онытылмый!
Брест крепостенең тарихында
Сокланырлык мисал күрәсең:
Һушын югалтканчы бирелмәгән
Гаврилов-майор керәшен.
Вәхшиләргә Ходай Тәгаләнең
Бәддогасы төшсен, каргышы.
Бозга катырып та, сатылмаган
Татар генералы Карбышев.
Чара беткәч, дошман ут ноктасын
Үз гәүдәсе белән каплаган
Матросов – безнең Мөхәммәтҗан!
Чын исемен тарих саклаган.
Шәхси атаманы бозып кына
Батырлыкның төшми кыйммәте.
Зур хәрефләр белән язу тиеш
Шундый уллар биргән милләтне!


Өзелмәс бәйлелек
Җырчы җырчы булаламы,
Тыңлаучысы булмаса?
Язучылар кемгә кирәк,
Укучысы калмаса?
Театр, кино юкка чыгар,
Тамашачы килмәсә.
Рәсем ясау нигә хаҗәт,
Кеше кереп күрмәсә?
Иҗатчыны олылаучы,
Үстерүче – халкыбыз!
Без дә аны кадерләргә,
Яшәтергә хаклыбыз!

Бәлки, аңларлар иде
Дай свободу другим,
и ты обретёшь её сам.
Борынгы әйтем

Камчаткадан Кырымгача
Озын тукыма сузып,
Язып карыйк шул сүзләрне,
Калын хәрефләр сызып!


Безгә сугылган тамга
Даталарның төрлесе бар,
Иң каhәрлесе – минеке.
Язмышыма уелган сан:
Бер мең биш йөз илле ике.
Идел-йортым таркалган ел,
Илем хәзер читләрнеке.
...Бүтәннәргә сабак булсын
Бер мең биш йөз илле ике!


Илаhи өчлек
Өч сүз беләм мине җирдә
Дөрес яшәтә торган.
Мин аларны дога итеп
Көн дә кабатлап торам:
Кешеләргә – мәрхәмәт!
Гашыйкларга – мәхәббәт!!
Диндарларга – Мөхәммәд!!!


Нигә аңламыйлар?
В России всегда было
стыдно быть богатым.
Олигархлар сүзе

Безнең телгә күчергәндә
Аңлашыладыр күбрәк:
Байлыкны бит, талап түгел,
Эшләп тупларга кирәк!


Бетү тамашасы
Пәрдәнең алгы ягында
Чибәр кызлар такмак сүтә.
Куллар чабып куанабыз:
Татар яши, сәнгать үсә.
Пәрдәнең арткы ягында,
Туксан төрле сәбәп табып,
Чиста татар авылыннан
Түрә кайта мәктәп ябып...

Шишаралар эзлим
Клиндерләр эзлим, клиндерләр.
С.Хәким
Калды микән әле авылларда
Бәрәкәтле бәйрәм ясаучылар:
Утын ягып, мич төбенә салып,
Өйдә пешкән ипи ашаучылар?
Сагындыра бик еш әле генә
Мичтән алган күмәч-шишараның
Пешә-пешә әни өзеп биргән
Кыерчыгын тәмләп ашаганым.
Кибет ипиенең тәме башка,
Колмак исе ташлап киткәндерме?!
Әллә кайнар «кибән башы» ашап,
Авыз суым кибеп беткәндерме...


Телнең ачылу яше
Тәнкыйтьләргә кушмадылар,
Баса, тыя килделәр.
«Эш бирмәсләр, күтәрмәсләр,
Тел күрсәтмә», – диделәр.
Кимчелекне фаш итмәгәч,
Яхшырмады дөньясы.
Ризасызлык бит югыйсә
Алгарышның догасы.
Үсәсем юк, эш кирәкми,
Ярсуларым басылды.
Ни уйласам, шуны сөйлим,
Җитмештә тел ачылды...


Гомер бакчасында
Соң арада аякларым
Авырайды әллә нидән.
Өч төп бәрәңге казырга
Килми хәзер хәлләреннән.
Кая китте чүгә-калка
Биеп йөргән вакытларым.
Тыпыр-тыпыр сыный идек
Сәхнәләрнең сайгакларын.
Тәпи-тәпи күпме уздык
Басу, авыл юлларыннан,
Көч-гайрәтем туксангача
Җитәр дипме уйланылган?
Юк икән шул...Чутлап кына
Салынган ул йөрәгеңә.
...Зур бакчага карап торам,
Таяндым да көрәгемә...


Сатылып кына...
Сизмәдем дә үзем, кай арада
Юешләнеп беткән күз төбем.
Бер сәбәпсез генә агып чыккан,
Сөртеп алдым «хәсрәт бөртеген».
Елар чакта тыеп калынгандыр...
Олыгайдым шул, тапкан барыр юл.
...Чыгасы яшь озак елдан соң да
Чыга икән, чыга барыбер...

Күркәм гадәтләр
Сине бик тә кырыс, диләр,
Зәhәр диләр, усал.
Шулай кирәк, таптыйлар ич
«Мәми авыз» булсаң.
Сине бик тә гарьчел, диләр.
Рәхәтләнеп гарьлән.
Андый холык саклап калыр
Бинахактан, әрдән.
Сине бик тә көнчел, диләр.
Сәбәп булса, көнләш.
Тик тәртәне сындырганчы
Акыл белән киңәш.
Сине бик тә саран, диләр.
Хуплыйм, бигрәк әйбәт.
Сараннарга беркайчан да
Йокмый начар гайбәт.
Ул гадәтләр читтә кирәк,
Өйдә артып китә.
Минем янда күндәм булсаң,
Миңа бик тә җитә...


Коры куаныч
Кайберәүләр, бәлки, белмиләрдер,
Эчмичә дә була исереп.
Гашыйк булсаң, күңел исәрләнә,
Тәэсире зур сөю хисенең.
Уйларыңны тарта югарыга,
Канат куеп, җанны җилкетә.
...Ә мин күптән җирдән аерылмыйм,
Айнык йөрүләргә ни җитә...


Өмет
Кышкы ботинкаларымны
Юып, сөртеп, корытып,
Тартмаларга урнаштырдым,
Бар дөньямны онытып.
Күңелемдә сорау калка,
Белмим нәрсә дияргә:
Насыйп итәр микән Ходай
Тагын бер кыш кияргә?!

Реклама